Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗИРӘКЛЕК ҺӘМ КАЙГЫРТУЧАНЛЫК ТУРЫНДА


Тормыш депутат каршына бик күп төрле катлаулы мәсьәләләр китереп куя. Карыйсың, хат килгән: бер эшченең туганы авырып киткән, больницага урнаштырырга кирәк, ул шуны сорап язган, икенче бер хатта «пенсия эшләрен җайга салуны» үтенгәннәр. Менә зур бер конверт — колхоз җитәкчеләреннән. Төрле-төрле районнардан, төрле-төрле профессия кешеләреннән килә хатлар. Кайсы үтенеп сорый, кайсы таләп итә, кайберсе, безнең тормышыбызда очрый торган «туң йөрәкле җитәкчеләрдән» зарлана. Юкмыни әле бездә андыйлар?! Депутат булган кешегә һәр адымда үз сайлаучыларының шәхси эшләрен, семья мәсьәләләрен өйрәнергә, кешеләрнең язмышына актив катнашырга туры килә. Менә бу эштә, син үзеңне чын мәгънәсендә халык хезмәтчесе итеп сизәсең икән, кешеләргә карата иң зур кайгыртучанлык һәм зирәклек күрсәтергә тиешсең. Шунсыз мөмкин түгел. Шушы төп сыйфат булмаганда — кешеләрнең язмышы өчен борчылып яшәмәгәндә, депутат исемен күтәреп йөрүнең мәгънәсе юк. Бу эштә барысы да ансат кына, җиңел генә, тиз генә башкарыла дип уйлау ялгыш булыр иде. Бик авырдан хәл ителә, бик зур түземлелек сорый торган мәсьәләләр очрый. Кайчакта әле барлык үтенечләрне канәгатьләндереп тә булмый. Сирәк булса да юк-бар белән башны катыручы, бөтенләй игътибар итмәслек нәрсәләр дә язалар. Бездә хәтта рвачлык белән шөгыльләнүчеләр дә юк түгел. Андыйлар белән дә сөйләшергә кирәк. Мин бу язмаларда, үз тәҗрибәмнән чыгып, иҗтимагый әһәмияте булган берничә эпизод турында сөйләргә телим. 
БЕРГӘ — БЕР 
Яз иде. Тәрәзәмне ачып җибәрдем дә, битләрне сыйпап бүлмәмә тулган язгы һавага рәхәтләнеп, урамга карап тора башладым. Күк зәп-зәңгәр, бер генә болыт әсәре дә күренми. Еракта-еракта, шәһәр артында урыны-урыны белән әле эреп бетмәгән кар тимгелләре күренә. Бөтен җирдә яз исе аңкый, табигатьтә бар нәрсә уянып килә. Эштән кайткач, табигать матурлыкларына карап торсаң, бик күп яңа хисләр кичерергә мөмкин.

С2 
 
Әмма бу көнне миңа үзебезнең, нефть якларының табигатен озаклап карап торырга насыйп булмады. Әкрен генә ишек шакыдылар. Бусагада оялчан йөзле яшь кенә бер егет күренде. Өстендә погоннары алынган хәрби кием иде аның. Үзе — җыйнак һәм пөхтә. Егетләрчә җиңел генә сәламләште дә, шәхси эшләр белән мөрәҗәгать итәргә мөм- кинме, дип рөхсәт сорады. Менә шушы егет белән безнең арада кара- каршы бәрелеш булып алды. Миңа мөрәҗәгать итүче иптәшнең фамилиясе К. иде. Татарстанның нефть районнарына якынрак бер урыннан килгән ул. Сугышка кадәр унынчы классны бетергән икән, аннары үзе теләп фронтка киткән. «Миндә нинди йомышыгыз бар?» — дип соравыма каршы ул, эшкә нефть промышленносте предприятиеләренең берәрсенә урнашуда ярдәм итүемне сорады. Аның берәр һөнәргә өйрәнәсе килә иде. Егет белән сөйләшкәндә йөзенә карап утырам: бик яшь, бик мөлаем күренә. Шомырт кара күзләре акыллы карыйлар. Болай өстән генә, җиңел генә караганда, егетнең үтенечен үтәдең — эшең бетте. Әмма шул минутта башыма икенче уй килде: «Нигә,— дип уйладым,— егетt укуын дәвам итми? Булдыра алмыймыни?» — Әти-әниегез бармы? — дип сорадым мин. — Бар,— диде ул. Әти-әнисе аның шактый ук таза тормышлы кешеләр булып чыкты. Бу хәл минем баштагы фикеремне көчәйтеп җибәрде: К. тулы белем алырга тиеш. Ләкин, кызганычка каршы, егетнең алга таба укырга бик үк дәртсенеп тормавы беленде. — Андый хыял мәктәптә укып йөргән чакларда бар иде дә...— дип те- ләртеләмәс кенә җавап бирде ул, — узды инде ул вакытлар, аннан соң бит инде ни гомер узган. Кыскасы шул: кайдадыр күңел төбендә аның әле укуга булган дәрте сүнеп бетмәгән, әмма ул үзе, мәктәптән аерылганына шактый ук вакыт узганлыктан, булдыра алуына шикләнеп карый иде. — Я, ярый алайса, — дидем мин, — алай теләгегез булгач, мин сезне нефть промышленностена урнаштыра алам, тик... Егет, кара күзләрен тутырып миңа карады. — Тик шунысы бар,— дидем, аңа туп-туры карап.— Сезнең үз алдыгызга куйган бердәнбер төп максатыгыз, ягъни эшкә урнашып бер һөнәр алу хыялыгыз, минемчә, яшь кенә егеткә азрак шикелле. Зурракка омтылырга кирәк. Яз башланды гына әле быел. Тырышсагыз көзгә тикле өлгергәнлек аттестаты алырга да хәзерләнеп җитәрсез. Аннары — институт. Җаның теләгәненә бар. /Мондый җавапны көтмәгән иде ахры ул. Инде төзәлеп килә торган авыр ярасына кагылгандай, кинәт урыныннан торды, күзләрендә очкын кабынды. «Хәзер чыгып китәрме икән инде?» — дип уйладым. Юк, китмәде, учы белән битен сыпырып алды да саңгырау тавыш белән әйтеп салды: — Юк, иптәш /Мальцев! Мин сөйләшергә дип үземнең ахирәт дустыма килмәдем. Ул миңа шулай дип үгет бирсә бер хәл иде. Сез депутат кеше. Мин сездән үземнең үтенечемә җавап кына көтәм. Инде узган эшкә, булмастай эшкә вакыт үткәрмик. Сөйләп бетергәнен тынлап тордым да тагын урын тәкъдим иттем: кешенең бит киләчәге хәл ителә. А1ин аның дөрес хәл ителүен бик телим. Ул урындыкка килеп утырды утыруын, тик минем белән элеккечә яктырып сөйләшмәде. Бу сөйләшү мәгънәсез кебек тоелды, ахры, аңа. Ләкин мин сүземдә нык торам. — Шулай шул,— дидем,— дөрес әйттегез, сез дусыгызга барсагыз ул сезнең чынлыгы бик икеле булган сәбәпләрегез белән бик ансат кына ки

63 
 
лешер иде. Ә сез дусыгызга түгел, депутат янына килгәнсез. Шулай булгач, безнең сөйләшү дә икенче якка таба борыла. Шулай булгач... турысын сөйләшик: сез кайсы юл белән китсәгез илгә күбрәк файда китерә аласыз? Егетем үзенекен сукалый, янәсе, яңадан аларны хәтергә төшереп кара син... Ай-ай ансат кына, имеш... җиңел эшме, мөмкин хәлме? — Тырышмасаң, билгеле, бернәрсә дә барып чыкмый,— дидем мин, җитди итеп.— Тирләргә туры килер, анысында сүз дә булырга мөмкин түгел. Ләкин шул кадәресе бар: әгәр әйтик, хәзерләнгән вакытта укытучылар сезгә ярдәмгә килергә уйласалар? Ул чакта ни диярсез? Без бер-беребезгә карашып калдык. Егетнең йөзеннән борчылу шәүләсе узды. Аннары ул, дулкынланып, урыныннан торды, кайнарланып, үзенең риза икәнен әйтте: — Ярдәм булса... ул чакта эш башка... Ярдәм иттеләр аңа. Өлгергәнлек аттестатына ул экстерно уңышлы рәвештә имтихан биреп институтка керде. Совет кешесе һәм депутат буларак, бу адымым минем үземне дә рухландырып җибәрде. Безнең эштә, гомумән барыбызның да эшебездә, кешеләрнең язмышына формаль карарга ярамый шул. Җанлы кеше бит ул. Тыпдап кара син аны, аның нәтиҗәсен күз алдыңа китер, аннары гына ныклы бер карарга кил. Искәрмәсе булмаган кагыйдә юк, диләр бит. Кешеләр тормышында да андый искәрмәләрнең булуы бик ихтимал. Менә шул турыда тагын бер 'мисал китерәсем килә минем. 
«ЗАКОНСЫЗ» БЕР ПЕНСИЯ ТУРЫНДА 
Кабул итү бүлмәмә урта яшьләрдәге бер хатын — гражданка Т. керде. Аның төсе киткән, нәрсәгәдер борчыла иде ул. Иренең фронтта үлгәнлеген, ире өйдә чагында хуҗа хатын булып, соңыннан берникадәр вакыт эшкә урнашып эшләвен сөйләп бирде. Әмма авыру аркасында ул эшкә яраксыз булып, икенче группа инвалидлыкка чыккан. Сөйләшү вакытында мин шуңа төшендем: Т. әллә ничә тапкыр Райсо- беска гариза язган, собес оешмасының югарырак инстанцияләренә дә мөрәҗәгать итеп караган, ләкин аңа эш стажың җитми, дип пенсия билгеләмәгәннәр. Гражданка Т. өстәлгә чыгарып салган калын бер төргәк документлар пенсия билгеләүдән баш тартуның, юридик яктан караганда, дөрес икәнен күрсәтәләр иде. Шулай булгач, аңа ярдәм итү мөмкин хәл түгел. Әмма депутат каршында бөтенләй таяныр җире булмаган ярдәмчесез хатын утыра. Хәле начар аның. Якын туганнары Ватан азатлыгы өчен көрәштә үлеп беткәннәр. Менә шул турыда уйларлык бар бит. Тиз генә җавап биреп булмый, билгеле. Шуңа күрә документларны алып калып, күрешү көне билгеләргә туры килде. Кабинетта бер ялгызым калдым. Өр-яңадан барысын уйлап, барысын тикшереп чыктым. Белешмәләрне карадым. Т. нең хәле, чыннан да, авыр иде. Авыру аркасында ул сәламәтлеген югалткан, эшләрлек көче юк, хәтта үзенең балаларын тәрбияләрлек тә көче калмаган. Аларны балалар йортына урнаштырганнар. Нишләргә? Җавап бер: аның гаризаларын кире кагучылар хаклы булса да, гражданка Т. пенсия алырга тиеш. Барлык совет кешеләре кебек үк, аның картлыгы тәэмин ителгән булырга тиеш. Безнең совет хөкүмәте җанлы кешене язмыш кулына калдырмый. Буржуаз чынбарлыктан безнең аермабыз да шунда. Нәкъ шушы принципка таянып, СССР Министрлар Советына үтенеч белән керергә карар кылдым, әлеге хатынга искәрмә рәвешендә, пенсия, билгеләсеннәр. Кирәкле барлык документларны Москвага җибәрдем.  
64 
 
Озак та үтмәде, кешеләрнең ихтыяҗларына зур кайгыртучанлык белән караучы хөкүмәтебез әлеге хатынга акчалата пенсия билгеләде. Бу авыру хатынның хөкүмәт карарын Партиягә һәм Хөкүмәтебезгә нинди кайнар рәхмәт белән каршы алуын әйтеп бирү кыен. Депутат ул, минемчә, гади бер дәүләт эшлеклесе түгел, сайлаучыларның өлкән иптәше һәм шул зур семьяның әтисе дә ул. Теге яки бу эшне тикшергәндә әзер сукмактан китә алмый ул. Иң авыр, үтәп булмый дигән эшләрне дә хәл итәргә туры килә аңа. Менә шундый эшләрнең тагын берсе турында сөйләшик, алайса... 
БЕР СЕМЬЯНЫҢ КАЙГЫСЫ ҺӘМ ШАТЛЫГЫ 
Хәтерлим әле, шулай беркөнне, шакып-нитеп тормыйча, ишектән ике балалы бер хатын килеп керде. Ләм-мим бер сүз әйтмичә, балаларын урындыкка китереп утыртты, аннары елап кызарып беткән, сулып калган йөзен миңа таба борды: күзләре аның ниндидер гаять зур кайгысы барлыгын сөйли иде, өстәвенә мин аның йөкле булуын төшенеп алдым. Ул, тынгысыз кечкенәләрен көч-хәл белән көйләп утырткач, яулык төенен тавыш-тынсыз гына чиште дә, аннан бер язу чыгарып, миңа сузды. Гариза иде бу. Гаризада шундый бер хәл турында язылган иде. Шушы йөкле хатынны нәниләре белән бер ялгызын калдырып, ире ташлап киткән. Хәзер ул итәк тулы балалары белән ничек яшәргә, кая барып сугылырга белми һәм үзенең шушы бәхетсез тормышына минем катнашуымны үтенә, соңгы өметем сездә, ди. Гариза мәктәп балалары яза торган дәфтәр битенә төрле-төрле якка кыйшайган тигезле-тигезсез почерк белән язылган иде. Күрәсең, ул аны бер утыруда гына язмаган, бик озак йакыт, бүлеп-бүлеп, зур көч куеп язган. Ике төштә кара җәелгән урын бар: елый-елый язган ул аны. Тел белән әйтеп биреп булмый торган авыр шәхси кайгы бу хатынны депутат янына китергән. Ул ярдәмгә мохтаҗ. Ләкин ничек ярдәм итәргә? Ташлап киткән иренә алимент түләтергәме? Юк, бу иң ансат юл. Сүз безнең җәмгыятьнең бер күзәнәге булган совет семьясы турында бара. Мәсьәләгә берьяклы гына килү — материаль ягын кайгырту белән генә эш бетми. Семьяны татуландыру турында уйларга кирәк. Д4енә шул юл белән киттем дә мин. Балаларның әтисе кая киткән, кайда эшли,— шуларны белдек. Шундый бер план кордым: завод җәмәгатьчелегенә таянып эш итәргә. Заводның директоры, парторгы, профсоюз комитеты председателе белән сөйләштем. Мин дигәнчә килеп чыкты: завод җитәкчеләре минем белешмәгә бик җитди карадылар. Алар үзләренең сотрудникларының семьясын шефлыкка алырга вәгъдә бирделәр. Шул ук көнне миңа телефон буенча шундый бер күңелсез хәл турында хәбәр иттеләр: семьясын ташлаган кеше белән сөйләшеп караганнар, әмма ул, бу минем шәхси эшем, ул турыда сөйләшүне кирәк тапмыйм, дигән. Ул чакта завод коллективы әлеге ирнең яңа хатыны белән сүз кузгаткан, һәм ул хатынга мәсьәләнең бик ямьсез булуын аңлатканнар. Шуннан соң ул хатын обстановкага дөрес бәя биргән, һәм үзендә килеп чыккан хәлне төзәтерлек батырлык тапкан. Депутатка да аның белән сөйләшергә туры килде. -Күмәк көч белән әлеге ирне хатыны янына кайтару насыйп булды. Шуннан соң берничә ай вакыт узды, бу вакыйга көндәлек мәшәкать белән бәлки бөтенләй онытылган да булыр иде. Ләкин шундый бер хәл булды. Көннәрдән беркөнне ишеккә каты-каты сукканнарын ишетәм. Рәхим итегез, дим. Кабинетка елмаеп торган якты чырайлы бер хатын килеп керде. Кулына өр-яңа одеалга төреп алсу йөзле имчәк баласы күтәргән ул. Бу әлеге хатын иде, аларның семьялары яңадай тату һәм бәхетле яши башлаган.


 
БЕР ӘБИ ҺӘМ АНЫҢ ОНЫГЫ 
Тагын шундый бер үтенеч карарга туры килде. Үтенеч белән килүче кеше битенә җыерчыклар кунган җитмеш яшендәге әби иде. Ул, таякка таянып, көч-хәл белән генә атлап керде. Үзенең, үтенечен дә олы кешеләрдә була торган хәлсез-салмак тавыш белән әкрен генә сөйләп утырды. Аның кызы бар икән, элек буфетчица булып эшләгән. Товарларны кабул итеп алганда ялгышлар җибәргән, шуның аркасында акчасы тулмаган. Әбинең кызы, растратада гаепләнеп, хезмәт төзәтү лагерена җибәрелгән. Тиздән аның ире үлгән һәм аларның сигез яшьлек улы, ягъни әбинең оныгы, әби белән торып калган. Шулай итеп бу семьяда ике кеше бар: берсе бик яшь, берсе бик карт. Бу ике ярдәмчесез кешенең тормыш яклары шактый кыенлашкан, һәм карчык хөкем ителгән кызын, баланың анасын, гафу итүләрен сорап үтенеч-хат язган. Карчыкның үтенече шулкадәр гади, шулкадәр чын һәм ихлас күңелдән язылган, аны һич дулкынланмый укып булмый иде. Бу үтенечтә кыска гына итеп семьяның, бөтен фаҗигасы әйтелгән һәм берсе бик яшь, берсе бик карт булган ике кешенең авыр тормышы сурәтләнгән, шулар- ның барысы шәһәр советының документлары белән расланган. Депутат ничек хәл итәргә тиеш бу язмыщйы? Үзеннән-үзе ачык, әби белән оныгына депутатның ярдәме бик кирәк, һәм мин әбигә, һичбер икеләнеп тормыйча, ярдәм итәрбез, дип вәгъдә бирдем. Билгеле, урында гына хәл итеп була торган түгел, шактый катлаулы мәсьәлә бу. Шуңа күрә Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы аркылы СССР Верховный Советы Президиумына әбинең кызын гафу итү турында представление җибәрдем. Депутатның хаты — теге яки бу эш буенча югары власть вәкиленең фикере инде ул. Минем фикерем гаеплене гафу итү иде. һәм Хөкүмәт аны кире какмады. Кыз әнисенә, ә әнисе улы янына кайтты. Шушы урында бер фикер белән уртаклашасы килә. Зирәклек һәм кайгыртучанлык ул — теге яки бу хәл турында ах-вах килеп йөрү түгел. Ул — барыннан да элек, кешеләр язмышын кайгырту максатына ирешүдә тырышлык, ярты юлда туктап калмау. Гөнаһны яшерер хәл юк, бездә әле кайгы килгән кешеләр белән «кайгырышып» аңа әллә ни хәтле вәгъдәләр биреп, аны юатып йөрүче, ләкин аның хәлен җиңеләйтүгә берничек тә булышмаучы «зирәк» иптәшләр дә юк түгел. Совет кешеләренең бер-берсе турында искиткеч кайгыртулары фактын күрергә туры килгәне бар миңа. Бу факт турында шулай ук укучылар белән сөйләшәсем килә. 
БЕР МАЛАЙНЫ ДӘВАЛАУ ТУРЫНДА 
Җәйге бер матур көндә ерак бер колхоздай минем янга бер хатын килде. Иренең фронтта үлеп калуың, үзенең дүрт бала белән яшәвен сөйләде. Малайларының берсе ун яшьлек Володяга бик кечкенәдән бәхетсезлек килгән, бишек баласы чагында ул бик каты авырган да, тәпи баса алмаган. Әнисе авыл врачларына күрсәтеп караган, дәвалап та йөргәннәр — файдасы тимәгән. Шулай итеп ел артыннан ел уза, малай үсә, ләкин аягына баса алмый, дүрт аяклап, мүкәләп кенә йөри. Малай укырга керә. Мәктәпкә әнисе күтәреп илтә, кыш көне чанага утыртып йөри. Тиздән мин шул колхозга юл алдым. Әлеге малай торган йортны эзләп таптым. Малай белән, аның укытучысы белән таныштым, һәм мин шушында үзебезнең кешеләрнең гаҗәеп киң күңелле булуына төшендем. Язгы-көзге юеш көннәрдә Володяны әнисе мәктәпкә алып йөри алмый, өйдә генә утыра малай. Володяларга укытучысы үзе килеп йөри, бергә 5. -с. ә,- № б5

66 
 
укыган иптәшләре булыша. Укытучы һәм иптәшләре ярдәмендә Володя нке ел буе бик зур теләк белән әйбәт укып килә. Укытучы бу классның балаларын шундый итеп тәрбияләгән, алар Володя белән үзләре арасында һичнинди аерма күрмиләр, аның гариплегенә балаларча кызгану хисе белдермиләр, Володя да алар кебек үк пионер, алар кебек үк кызыл галстук тагып йөри. Семьяда Володяның кайчан да булса бер аягына басачагына булган өмет сүнмәгән. Әнисе дә, улы да депутатка зур өмет белән карыйлар. Ул шатландыра алырмы икән соң алармы? Малайны сәламәтләндерү өчен нәрсә кирәк? Мин моны башта берничек тә күз алдыма китерә алмадым. Шулай да беренче эш итеп китапханәдән Борис Полевойнын «Чын кеше» исемле повестен алып кайтып, шуны укып күрсәтергә кирәк дигән фикергә килдем. Бусын укытучының эшләвен үтендем. Повестьның герое Мересьевның эше семьяда ныклы ышаныч тудырыр, өметләрен көчәйтеп җибәрер, дип уйладым. Үзем мин малайны аягына бастыру өчен бөтен чараларны күрергә булдым. Шәһәрнең иң өлкән хирургына консультациягә бардым. Барысын баштанаяк сөйләп бирдем, малайны карап, үз фикер-нәтиҗәгезне әйтегез, дидем. Карадылар. Нәтиҗә шактый кызыклы булып чыкты. Авыру бик җитди, ләкин махсус медицина учреждениесе — ортопедия институты шартларында хирургик алымнар белән дәвалап карарга була икән. Өлкән врачка рәхмәт әйттем дә, Володяны Казан ортопедия институтына китерү якларын кайгырта башладым. Татарстан АССРның Сәлә- мәтлек саклау министры урынбасары иптәш Бикчурин минем үтенечемә игътибар белән карап, озак та тормый институтка направление җибәрде. Институтның врачларына, малайны аякка бастыру өчен нишли аласыз, барысын да эшли күрегез, дип хат язып салдым. Володя берничә ай дәваланып ятты. Ике операция ясадылар, гипс белән катырдылар һәм аягүрә басарга өйрәттеләр, соңыннан әллә ничә ел мүкәләп йөргән гадәтеннән аерып, култык таягы тотарга өйрәтә башладылар. Володя хәзер өендә. Врачларның әйтүенә караганда, беркадәр йөргәннән соң, ул култык таягын да ташлаячак. 
ТИЕШ БУЛМАГАН ҮТЕНЕЧЛӘР 
Депутат сайлаучыларга һәрвакыт булыша алмый, кайвакыт аңа тиеш булмаган үтенечләр белән дә киләләр. Хәзер мин сезгә менә шундый бер хәлне, кабул итү вакытында: «юк, булмый!» дип өзеп әйтергә туры килгән вакыйганы сөйләргә телим. Мин гражданин С. ны кабул иттем. Ул үз теләге белән Бөгелмәгә эшкә килгән. Бик әйбәт эш! Татарстанның нефтьчеләр шәһәре көннән-көн үсә бара. Биредә, илебезнең барлык почмакларындагы кебек, эш сөюче кешеләр бик кирәк. Шуңа күрә С. ның Бөгелмәгә килүендә гаеп итәрлек бер нәрсә дә юк. Ләкин ул кабул итү бүлмәсенә кергәч, дәлилсез-нисез болай диде: — Шәһәр Советы председателе — бюрократ. — Ни өчен?—дип сорау бирдем мин. — Мин квартира таләп иттем, ә ул сөйләшергә дә теләми. — Ул сезнең белән сөйләшергә теләмәдемени? С. ык-мык итә башлады. Мин биредә нәрсәдер алай түгел икәненә төшендем. Председательнең телефон номерын җыйдым да, С. белән алар арасында нәрсә булганны сорадым. Эш болай булган икән: Шәһәр Советында жактовый квартира алуның билгеле бер тәртибе барлыгын әйткәннәр. Квартира алырга теләүчеләр исемлеккә языла, беренче чиратта квартира сугыш һәм хезмәт инвалидларына һәм Совет Армиясе саф
67 
 
ларыннан кайтучыларга бирелә. С. ка гариза язарга тәкъдим иткәннәр. Ләкин ул шәһәр Советында үзен әдәпсез тота, монда «кереп оялагансыз», «бюрократлашкансыз», «борыныгызны чөйгәнсез» дип кычкырынырга тотына. — Мин сезне өйрәтер кеше табармын,—дип яный да, ул депутат янына килә. С. ның эшен җентекләп тикшерергә туры килде. Ул квартира таләп иткән вакытта Шәһәр Советының буш торак мәйданы' булмаган. Аның өстәвенә чиратта торучылар да бар, аларга да квартира кирәк. Нишләргә сон, мондый чакта? Тик бер генә нәрсә кала — аңа бүген үк квартира бирү мөмкинлеге юк; шулай булгач, гомуми тәртипкә буйсынып, чиратка басарга туры килә. Мин С. ка шушы җавапны бирдем. Ул, ярсып: — Күрәсең, беркайда да дөреслек юк! — диде. Минем дә ачуым чыкты. С. белән нык кына ачуланышырга туры килде. Ләкин аны ышандыру кыен иде. «Өскә» язам, барыгызны «кояш яктысына чыгарам»,— дип өркетергә тотынды ул. — Языгыз,— дидем мин,— язу беркемгә дә тыелмаган. Кая теләсәгез шунда языгыз! Шуның белән без аерылдык. С. претензияләренең нигезсез булуын аңладымы, әллә ул депутатны «өркетергә» теләп тә, берни дә чыкмагач, шуның белән тындымы — анысын1 белмәдем, әмма Бөгелмәгә аның хатлары әйләнеп кайтмады. Без аның белән бүтән очрашмадык. Тагын шундый бер кыен хәл булды. Миңа ирле-хатынлы Т. лар килде. Аларның өлкән улы, исереп, урамда сугышкан һәм бер гражданинны пычак белән яралаган. Аны хөкем иткәннәр. Җибәргән кассацияләрен Верховный суд якламаган. Ир белән хатын хәзер минем ярдәм итүемне сорыйлар. Мин, эшнең нәрсәдә икәнен белгәч, аларга туптуры әйттем: — Улыгыз эшенә күрә җәзасын алган. Аны кызганыр урын юк. Мин сезгә бернинди дә ярдәм күрсәтә алмыйм һәм күрсәтергә дә теләмим. Билгеле, Т. лар депутатка үпкәләп чыгып киттеләр. Ләкин ул аларга йөзләренә карап, ачык хакыйкатьне әйтте, сайлаучылар арасында тиз генә популярлык казанырга теләп рияланып тормады. 
АКТИВ ТӨЗҮЧЕ БУЛЫРГА 
Депутат — коммунизм җәмгыятен актив төзүче. Ул дәүләт күләмендәге мөһим мәсьәләләрнең ялгыш хәл ителүләренә риза булып кала алмый. Кешеләрнең шәхси язмышлары турында кайгыртучанлык күрсәткән кебек, биредә дә ул башлап йөрергә, зирәклек һәм кайгыртучанлык ‘күрсәтергә, куйган дөрес максатыннан «таш яуса да» тайпылмаска тиеш. Югары власть вәкиле буларак, депутат һәрбер яңаны, прогрессив нәрсәне якларга һәм совет хуҗалык төзелешендәге торгынлык белән, үсәргә комачаулый торган катып калган нәрсәләр белән көрәшергә тиеш. Мин бу урында депутат эшендә очрый торган кайбер шундый моментлар турында сөйләргә телим. Татарстанның бер урынындагы нефть ятмалары өчен технология эшләнгән иде, депутатның фикере буенча, бу технологияне камилләштерергә, үстерергә мөмкин. Инженер-геолог буларак, ул үз фикерен әйтте. Әмма инженер фикере белән килешмәделәр. Ул чакта инде ул СССР Верховный Советы депутаты буларак чыгыш ясарга, бу мәсьәләне Нефть промышленносте министрлыгы каршына куярга мәҗбүр булды. Биредә аңа һәм инженер, һәм депутат булып чыгыш ясарга туры килде. Аның фикеренә колак салып, технологияне кабат карап чыктылар. Нәтиҗәдә мәсьәлә яцача хәл ителде, һәм илебезнең акча һәм материаль средстволарына гаять зур экономия ясалды. Тагын шундый бер хәл. СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалында эшләүче бер фәнни работник депутатка Татарстан укымышлылары- 5*
68 
 
ныц цемент промышленносте өчен әһәмиятле чимал чыганагы табуларын әйтте. — Сез, депутат буларак,— ди укымышлы,— нефть промышленностена бу ачыш турында әйтеп карамыйсызмы? Бер дә яшерен-батырын түгел, Татарстан нефтьчеләре цементның төрле-төрле маркаларын бик күп күләмдә ерактай китертәләр. Укымыш- лыныц әйтүе мине шатландырып җибәрде, чын күңелдән кулын кыстым аның. Галимнең тәкъдимен без «Татнефть» берләшмәләре начальнигы иптәш Шмарев белән җентекләп тикшердек тә Нефть промышленносте министрлыгына тиз арада Татарстанда үз чималыннан эшкәртү өчен цемент заводлары төзетү турында үтенеч яздык, һичбер шикләнми әйтергә мөмкин, Хөкүмәт безнең бу үтенечебезне яклап чыгачак. 
ДЕПУТАТНЫҢ ХАТЫ 
Депутат булган кешегә бик еш җитәкче органнарга хат белән мөрәҗәгать итәргә туры килә. Депутатның хаты жалоба яки үтенеч түгел, бәлки халык вәкиленең теге яки бу эш буенча фикере, шуңа мөнәсәбәте. Табигый, депутат сайлаучыларының соравын үзе генә башкара алмаганда, җитәкче органнар күп вакыт аңа ярдәм итәләр, шундый мисалларны әллә ничаклы китерергә мөмкин. Татарстанның бер район җитәкчеләре миңа хат яздылар: Сталинградтан аларга өстәмә биш трактор килергә тиеш булган. Әгәр тракторлар вакытында килеп җитмәсә, язгы чәчү эшләренең бик нык тоткарлануы мөмкин. Мин үтенечне алу белән бу турыда завод директорына хат язып салдым. Завод директоры Макоед, депутат хатына игътибар белән карап, тракторларны үз вакытында җибәрү өчен барлык чараларны күргән, һәм җибәргәч бу турыда, миңа аерым хәбәр итте. Тимер юлчыларга да хат яздым. Алар да эшне тизләтте, МТС машиналарны үз вакытында алды, язгы чәчүне үз вакытында үтәп чыкты. Бөгелмә шәһәрендә эшләүче драма театрына өстәмә җиһазлар һәм төзү материаллары кирәк булды. Бу мәсьәлә байтак вакытлар хәл ителми яткан. Дирекция шул эш буенча миңа мөрәҗәгать итте. Күрелгән чаралар кирәкле нәрсәләрне алырга дирекциягә мөмкинлек бирде. Театр .хәзер шәһәр халкына хезмәт күрсәтүен яхшырта төште. Бездә бик күп очракта депутат күтәргән мәсьәләләр — олымы ул, кечкенәме,— бик тиз карала, бик тиз хәл ителә. Әмма, кызганычка каршы, бу әле бар урында да эш ал да гөл дигән сүз түгел. Безнең ксшеләребез- нең ихтыяҗларына бюрократларча җавапсыз карау, аларның сорауларын хәтта бөтенләй .игътибарсыз калдыру фактлары да бар. Кайбер җитәкчеләр депутатның хатын алалар да, рәтләп карап та тормыйча, өстәл астына тутыралар, хат язучының җанлы кеше булуын истән чыгаралар. Андый очракларда үзебезнең хезмәттәшләргә — шул өлкәдән сайланган СССР Верховный Советы депутатларына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр буласың. Гражданка Габдрахманова Ворошиловград өлкәсе Лисичанск шәһәренең райсобесына үзенә пенсия билгеләү турында мөрәҗәгать итә. Ләкин бертөрле дә җавап алмый. Бу эш буенча миңа СССР Верховный Советы депутаты иптәш Руденкога хат язарга туры килде. Бары тик шуннан соң гыиа мәсьәлә хәл ителде. Гражданка Чернякова әлә ничә айлар буена Куйбышев шәһәре ЗАГС- ына (Ленинград урамы) туу турында таныклык күчермәсе җибәрүләрен сорап яза. ЗАГС мөдире, Черняковага гына түгел, хәтта депутат хатына да җавап язмады. Мондый башбаштаклык турында Куйбышев шәһәрендә чоручы А. А. Белянскийга — СССР Верховный Советы депутатына — белдерергә туры килде. Ул мәсьәләне бик тиз әйләндереп чыгарды, гражданка Чернякованың эшенә җавапсыз карауга чик куйды.  
69 
 
Күптән түгел тагын шундый бер хәл булды. В. Н. Никулина дигән бер кыз Ташкентта Хамза исемендәге музыкаль мәктәптә укый. Аннары ул Бөгелмәгә күчеп килә. Киткән чакта ул документларын алып китә алмый, җибәрүләрен сорап дирекциягә хат язса да җавап килми. Шушы эш турында Үзбәкстанның Министрлар Советы каршындагы Сәнгать эшләре идарәсенә хат язарга мәҗбүр булдым. Сәнгать эшләре идарәсе бүлеге начальнигы иптәш Артемьев имзасы белән хат килде: документлар җибәрелгән. Бактың исә, тикшермәгән дә ул аны. Вакыт уза да уза, Никулина документларны ала алмый. Үзбәкстанның Министрлар Советына мөрәҗәгать итми торып, документлар килмәде. Тагын шундый җитәкчеләр да бар, вәгъдә итүен итәләр, барысы да эшләнер, кайгырмагыз диләр, әмма үз сүзләренә үзләре хуҗа була белмиләр. Моннан бер ел чамасы элек Баулы нефтьчеләре, миңа үтенеч белән килеп, балалар өчен музыкаль мәктәп ачуда ярдәм итүемне сорадылар. Шул юнәлештә беркадәр эш тә эшләнде. Музыкаль белем алырга теләүче балаларның исемлеге төзелде (аларның саны берничә дистәгә тула иде), мәктәп өчен бина хәзерләнде, укытучылар табылды, ике пианино алынды. Мәктәпне ачу өчен рөхсәт сорап, мин Татарстан АССР Министрлар Советы каршындагы Сәнгать эшләре комитетына иптәш Рәхмәтул- линга мөрәҗәгать иттем. Ул ике айга чаклы миңа җавап язарга да кирәк дип тапмады. Мин аңа тагын җавап сорап мөрәҗәгать иттем. Рәхмәтуллин бу хатка да җавап язуны кирәк дип тапмады. Көтеп-көтеп тә хат ала алмагач, мин Татарстан АССР Министрлар Советы Председателе иптәш Азизовка язарга мәҗбүр булдым. Ниһаять, алты ай тавыш-тынсыз ятканнан соң, бу хатка каршы иптәш Рәхмәтуллин мине куандырып җавап язды. Мәктәп 1953 елның башында һичшиксез ачылачак, дип ышандырды ул хатында. Шул турыда мин сайлаучыларыма белдердем. 1952 ел узды, 1953 ел узып бара. Ләкин мәктәп ачуга рөхсәт килми дә килми. Март аенда тагын иптәш Рәхмәтуллинның тынычлыгын бозмый хәл булмады, бу юлы инде телефоннан сөйләштек. Иптәш Рәхмәтуллин тып-тыныч кына мәсьәләнең әле хәл ителмәвен белдерде — шаккаттым да калдым. Депутат тотынган эшен ахырынача җиткерми кала алмый. Ни хәл итәсең, СССР Культура Министры иптәш Пономаренконың ярдәм итүен сорарга туры килде. Һәрбер депутат үз сайлаучылары алдында гаять зур җаваплылык сизә. Депутат — халык хезмәтчесе, аның халык интересларыннан башка интересы юк. Депутат үз халкын сөя һәм аңа чын хакыйкатьне җиткерә. Ул безнең кешеләребезне аларның авыр минутларында юата, җылы сүзе, киңәше һәм нәтиҗәле эше белән булыша