Логотип Казан Утлары
Роман

ЯЛАНТАУ КЕШЕЛӘРЕ

Икенче бүлек

Аерылышу 


I Пристаньнан шәһәр үзәгенә шактый ерак булганлыктан, ул араны берәүнең дә җәяүләп үтәсе килми иде. һәм ике арада өзлексез йөреп торган автобусларның моңарчы берәүне дә җәяү кайтырга мәҗбүр иткәннәре юк иде әле. Гади көннәрдә генә түгел, бөтен шәһәр халкы кубарылган ял көннәрендә дә өлгерәләр иде алар. Ә бүген, Кама буена сибелгән меңнәрчә кеше барысы берьюлы кайтырга ябырылгач, бу автобуслар бик азаеп — күзгә дә күренмәс булып калдылар. Шуңа күрә күпчелек, машинага утыру өчен этешә-төргешә чиратка тыкшынуга караганда, үз аяклары белән кайтуны артык күрде. Пристаньнан башланып китеп, яр буйлап шактый сузылганнан соң, шәһәрнең кырый урамнарына кереп югалган таш юл өсте өзлексез агып торган җәяүлеләр тезмәсе белән тулды. Камил белән Сания дә, уллары Хәсән белән бергә, җәяүлеләр арасында иделәр. Әле бүген иртән генә шундый үз булып, шундый ияләшенгән, шундый таныш булып күренгән Ялантау шәһәре аларга шушы берничә сәгать вакыт эчендә бөтенләй үзгәреп киткәнсыман тоелды. һәрвакыт машинада үтелә торган юлдан җәяүләп кайту үзе генә дә бик зур үзгәреш иде шул. Гадәттә сизелми дә кала торган бу юл бик озын икән. Шәһәрнең Кама буйларына ук төшеп җәелгән кырый урамнары, ул урамнар буенча тезелеп киткән бер этажлы агач өйләр, өй тирәләрендәге яшелчә-җимеш бакчалары — очсыз-кырыйсыз дәрәҗәдә күп икән алар. Бу тирәгә еш килеп йөрмәгәнгә, килергә туры килгән чакларда да машина тәрәзәсе аша ялт итеп күзгә чалынып кына кала торган булганга, ул өйләр, ул урамнар онытылып беткәннәр икән. Алар хәзер, җәяүләп яннарыннан карап узганда бөтенләй Ялантауга да охшамыйлар кебек, ниндидер бер ят авылсыман булып күренәләр... Алар бары да ниндидер сәер тынлыкка чумганнар. Ә шул тын өйләр яныннан үткән таш юл өстендә тынычсыз ыгы-зыгы. Ашыга-ашыга шәһәр үзәгенә таба агылучы җәяүлеләрне читкә тайпылдырып, автобуслар үтә, җиңел автомобильләр, йөк машиналары уза. Узган берсе өзлексез рәвештә гудок биреп баралар... Менә сулъякта затон башланды. Хәрәкәтсез калган иске баржалар, җансыз буксир пароходлары тезелгән затон буйлап аз гына күтәрелүгә, биек итеп эшләнгән такта койма сузылып китә — пароход төзәтү заводы коймасы. Моннан берничә сәгать элек кенә, иртәнге кояшка елмайган төсле ялтырап, бөтен тирә-ягына күңелле саргылт яктылык сибеп һәм нарат исе бөркеп утырган бу өр-яңа койма да хәзер уйга калгансыман булып күренә.  
                     1 Дәвамы. Башы журналның 8 санында. 

 
Завод коймасы буйлап шактый баргач, таш юл уңга борылып, тауга күтәрелә — шәһәрнең үзәк урамнары башлана. Күбесе ике этажлы йортлардан торган бу урамнарда хәрәкәт тагы да тынычсызрак иде. Асфальт җәелгән яки урыны-урыны белән киң-кин. җәенке ташлар түшәлгән^ тротуарлар буйлап теге якка да, бу якка да йөреп торучы җәяүлеләр бары да диярлек, һич кичектерергә ярамый торган бик әһәмиятле эш артыннан йөргән кебек, ашыгалар. Сирәк-сирәк кенә үтә торган автомашиналар да гадәттәгедән зуррак тизлек белән баралар. Менә урам ташларын каты яңгыратып, дагалы атка атланган бер кызылармеец килеп чыкты да, җан фәрманга чабып, үтеп китте. Ул арада, аның артыннан куарга чыккандай, күн киемле, дүрткел күзлекле кеше утырган бер мотоцикл күренде; күренде дә, ук шикелле атылып, күздән дә югалды; аргы кварталдагы урам-бакча артына борылды, ахрысы, аның ярсулы мотор тавышы чаттагы таш йортларга бәрелгәндәй, миләрне тетрәтерлек булып яңгырады да, күпереп утырган яшел бакча йомшаклыгына батып, тоныкланды, югалды. Аның урынына тигезсез урам ташлары өстендә дыңгырдаган арба тавышлары ишетелә башлады. Камилгә'бу тавышлар, бу ыгы-зыгы — һәммәсе бөтенләй яңа булып, ят булып, сугыш тудырган тревога булып тоелды. Әйтерсең, бүген башланган сугыш минуты белән бөтен нәрсәне үзенең рәхимсез законнарына буйсындырып та өлгергән. Әйтерсең, урамнан узган һәр кеше, һәр машина сугыш таләп иткән ашыгыч һәм җаваплы эш артыннан шулай чаба. Кешеләр генә түгел, хәрәкәтсез утырган йортлар, каралтылар да хәзер Камилгә бүтән булып күренәләр. Өй артларындагы кечкенә-кечкенә түр-бакчаларда әле һаман чәчәк атып утырган сиреньнәр дә, бу шәһәргә аеруча ямь биреп торучы урам-бакча эчләрендә бер-берсе белән ярышып үскән зифа буйлы купшы топольләр дә, бөдрәләренең йомшаклыгы күзгә үк сизелеп торган куе ябалдашлы юкә агачлары да бүтән. Дөрес, аларның тышкы күренешләрендә үзгәреш юк, бары да үз урынында. Тик алар: моңсу тәрәзәләре белән урамнарга карап утырган икешәр катлы өйләр, өй тирәләрендәге каралтылар, бакчалардагы агачлар.— бу минутларда һәммәсе дә җанлы шикелле булып, уй-тойгылары барсыман булып күренәләр. Үзгәреш аларның уйларында — тойгыларында кебек. Бөтен нәрсәдә ниндидер куркыну катыш гамь бар кебек. Әйтерсең, аларның тышкы кыяфәтләреннән күңелләрендәге уйлары укылып тора: «безгә ни булыр инде хәзер?» — дип борчылалар кебек алар. «Ятим калырбыз микәнни?» Бакчалы квартал чатына җитеп, сулга борылган чакта, Камил урам колонкасыннан су алып торучы бер хатынның тынычлыгын күреп, әллә ничек сәерсенеп калды. Өстенә чәчәкле сарафан кигән, йомыры гына гәүдәле яшь кенә хатын чиләген кран астына утырткан да, ялангач таза беләкләрен гамьсез генә бөгеп бөеренә таянган хәлдә, чиләге су белән тулганны көтә. Менә аның чиләге тулды. Ул ашыкмыйча гына кранны япты, ашыкмыйча гына чиләкләрен алды да, көянтәсен иңенә җайлап, бераз боргаланып торды, аннары искиткеч бер тынычлык белән, акрын гына атлап, бакча буйлап китеп барды. Ул хатын Камилгә саңгыраудырсыман тоелды. Үзәк урамга борылып өч-дүрт өй үтүгә, тагын бер сәер тамаша очрады. Бер капка төбендәге скамьяда өстенә Саниянеке кебек киң генә халат кигән юан гына бер хатын, урамдагы тынычсыз хәрәкәткә бөтенләй игътибар итмәгән кыяфәттә, бөтен дөньясын оныткандай гамьсезлек белән, челтәр бәйләп утыра иде. Оек яки бияләй дә түгел, — челтәр! Камилгә бу кеше дә чукрактыр кебек тоелды. Югыйсә, бөтен ил өстенә шушындый хәвеф-хәтәр килгән көндә, бөтен шәһәр шушылай кайнап торганда, ничек шулкадәр гамьсез булырга кирәк. Аның тизрәк кайтып җитәсе, эшләрнең ничек торганлыгын беләсе килә иде. Бәлки, инде аны армиягә чакырган повестка көтеп ята торгандыр... 

 
Ләкин Санияне ашыктырырга мөмкин түгел икәнлеген тоя иде ул. Шулай да, түземсезләнеп, тизрәк атласак булмыймы? дигән чырай белән Саниясенә борылды. Ә Сания ул теләгәннең нәкъ киресен эшләп куйды. — Тукта, Камил,—диде ул, ашыкмыйча гына. — Бераз гына утырып алыйк. — һәм ул, Камил җавап биргәнне көтмичә, бер капка төбендәге буш скамьяга утырып та өлгерде. — Утырыгыз сез дә... Хәсән! Камил, утыр, ашыкма ул кадәр. Камил скамьяда утырган Саниясенә карап, ни әйтергә белми беравык сәерсенеп торды: Сания нәкъ әлеге челтәр бәйләп утыручы хатын кебек тыныч ҺӘХМ гамьсез кыяфәттә иде. — Нәрсә булды сиңа, Сания? — Берни дә юк. Ә сиңа ни булды? — Тизрәк кайтып җитәргә иде. Күрәсең бит!.. — Күрәм, каушагансың син, Камил. — Ничек каушаган? — Кая болай ашыгасың? Күп булса, биш-ун минутка тизрәк кайтуың белән нишләмәкче буласың син? — Ничек? Минем тизрәк беләсем килә. Дөресен, тулысын... — Белербез, Камил, белербез. — Әти, сугыш озак булырмы? — Әйтә алмыйм, улым, — диде Камил, ашыгып кына. — Мин дә бит әле син ишеткәнне генә ишеттем. — Аннары ул тагы Саниягә мөрәҗәгать итте.— Бик зур вакыйга бит бу, Сания! — Беләм, бик зур вакыйга! — Әти, син сугышка китәсеңме? — Китәрмен, улым,—диде Камил һәм, моңа Саниянең ничек каравын беләсе килеп, хатынына күз салды: Саниянең йөзе, баягыча, гамьсез диярлек дәрәҗәдә тыныч иде. — Әйе, —дип дәвам итте Камил. — Мин дә бармасам, кем барсын сугышка... Чынлап та, Сания, бәлки, иртәгә үк мин биредә булмам... — Гаҗәп түгел. Камил Саниядән мондый тынычлык көтмәгән иде. Вак-төяк борчуларга да нервысы кузгалып, елап бара торган чагы,—дип уйлаган иде ул аның турында, — бу коточкыч хәбәрнең авырлыгын күтәрә алмыйча, бөтенләй авырып егылмагае, дип курыккан иде. Менә күрә: Сания тыныч. Хәтта искиткеч тыныч. Әллә бу хәбәр үзенең бөтен җитдилеге, бөтен тирәнлеге белән аның аңына барып җитмәгәнме әле? — Ягез, кузгалдык, — диде Сания һәм артык ашыкмыйча, шулай ук артык җай да булмыйча, торып та китте. «Юк, Сания аңлый. Барын да аңлый. Бөтен тирәнлеге белән тоя... Шулай да тыныч...» Менә алар шәһәр уртасындагы Ленин мәйданына килеп җиттеләр. Көн саен берничә тапкыр үтеп китәргә туры килгәнлектән, артык илә- шенеп, күзгә дә чалынмас булып калган бу мәйдан тирәсе дә Камилгә яңа булып күренде. .Әнә алты урам чатын берләштергән мәйданның сулъяк читендә — ике урам арасындагы киңлекне алып утырган зур бакча. Бакча алдында тактадан ясалган һәм әле яңарак кына зәңгәрсу төскә буяп куелган трибуна. Трибунадан әз генә уңдарак — биек-биек агачлардан торган бакчаны уеп кергәҢ чәчәк түтәлләре уртасында Ленин һәйкәле. Гадәттә Камил бу күренешләргә бәйрәм көннәрендә генә игътибар итә торган иде. Зур митинг вакытларында, революцион бәйрәмнәр уңае белән Ялантау кешеләре колонналарга тезелеп, шушы мәйдан аша үткән чакларда, трибуна өсте урындагы партия-совет җитәкчеләре белән тула; гранит нигезгә бастырып, биек итеп ясалган юлбашчы сыны андый көннәрдә ничектер аеруча тересыман булып, ничектер тирән мәгънәле булып күренә иде. Әйе, бөтен бәйрәм мәҗлесләренең түрендә, барлык тан

 
таналы җыеннарның иң хөрмәтле урынында — ул! һәркем шулай аңлый иде моны. Бүген исә, мәйданга махсус җыелган халык булмаса да, трибуна өсте буш торса да, Камил бу тирәдән гадәттәгечә игътибарсыз гына үтә алмады. Бигрәк тә юлбашчы рәсеме аңа бүген аеруча җанлы булып, аеруча тирән мәгънәле булып күренде. Мәйдан аша узган һәр кешегә төбәлеп, әйтә кебек ул: — я, иптәш, кадерле совет кешесе, син моңарчы үзеңнеи Ватаныңны ничек сөйгәнеңне намуслы хезмәтең белән дә күрсәттек- Телең белән дә, күкрәк киереп, бөтен дөньяга ишеттерерлек итеп әйттең,— дия кебек. — /М.енә хәзер синең патриотлык көчеңне утта сынар көн җитте. Син моңа әзерме? Сынатмассыңмы?—дия кебек... Бер караганда, ул үзенең җитди күз карашын мәйдан аша шәһәр Советы йортына төбәгәнсыман күренә, советны тизрәк кузгалырга, халыкны азатлык өчен бөек көрәшкә күтәрергә өнди кебек тоела... һәм Камил, гүя ул күргәнне күрергә теләгәндәй, мәйданның уңъягын иңләп салынган шәһәр Советы бинасына борыла. Зур-зур парадный ишекләре белбн мәйданга караган ике этажлы таш йорт. Татарстан бәйрәме якынлашу уңае белән, аны моннан берничә көн генә элек агартып куйдылар. Ул яктырып, матурланып калды. Шулай да аңа әлләни зур үзгәреш кермәгән кебек иде. Ә менә бүген Камилгә ул йорт та бөтенләй яңа булып күренә. Әйтерсең, Камил берничә ел рәттән читтә йөреп кайткан да ярым онытылган таныш йортын яңадан күрә, һәм ул йорт хәзер аңа эченә бик күп тирән серләр яшергән кебек тоела. Аның эчендә бетмәс-төкәнмәс байлык, бетмәс-төкәнмәс көчләр чыганагы бар кебек. Аның Камилгә күптән таныш булган бик гади һәм кечкенә- кечкенә бүлмәләрендә хәзер үтә җитди, үтә әһәмиятле эшләр кайнап торадыр кебек... Шәһәр Советы бинасының мәйданга чыккан зур ишеге турысына килеп җиткәч, Камил, нәрсәдер исенә төшкән кебек, кинәт кенә тукталып калды. — Сания,—диде ул, — сез барыгыз, кайта торыгыз. Мин бирегә кереп чыгыйм. Бәлки, мәгариф бүлеге мөдире дә биредәдер. — /Минем дә Газиз абыйны күреп чыгасым килә, — диде Сания.— Бар, улым, син үзең генә кайта тор. Ачкыч Гашия апада. Мә, тот боларны. Хәсән, гадәттә, әти-әнисе белән бергә чыккан чакларында иркәләнә, алардан аерылып китәргә яратмый, карыша торган иде. Бүген ул бер сүз дә әйтмәде. Хәтта бер үзенә чиләк белән сумка күтәрүне дә авырсынмады. — Ярар, — дип кенә җавап бирде дә китеп тә барды. Әйе, Хәсән дә бүтән иде хәзер. — Сиңа да кайтырга кирәк иде, — диде Камил Саниягә.— Өлгерерсең әле. — Юк, кереп чыгыйм. Мин бит депутат кеше. — Беләм, шулай да, синең хәлеңдәге кешегә... Ләкин аларның икесенә дә шәһәр Советы йортының эченә керергә туры килмәде. Алар ишеккә килеп җиткәндә генә шәһәр Советы председателе Газиз Баязитов үзе килеп чыкты. Баязитов шәһәр Советында инде күптән эшләүче, партия-совет эшендә сыналган, Ялантау кешеләре алдында зур авторитет казанган җитәкчеләрнең берсе иде. Гади эш көннәрендә өстенә һәрвакыт, затлы трикодан тегелгән булса да, артык күзгә ташланмый торган карасу соры костюм, башына гади кепка киеп йөри торган тыйнак, акыллы җитәкченең бүген, шушындый минутта бөтенләй бәйрәмчә киенгән булуы беренче карауга Камилгә дә, Саниягә дә ничектер сәер тоелды. Өстендә энәдән-җептән генә чыккан күксел коверкот толстовка белән, бер балагына әз генә үлән яшеле тигән яңа ак чалбар иде аның, толстовка эченнән күренгән күлмәк якасы да, башындагы фуражкасы да яңа ачылган мәк чәчәгедәй ак иде... Камил аны мондый кыяфәттә күргәч, беравык ни дияргә белми апты

 
рабрак калды. Ләкин председательнең ашыгуын, тукталып торырга уйламыйча, китеп баруын күреп, тизрәк сүз кушты. — Иптәш Баязитов, — диде ул һәм исәнлек-саулык сорашып тормыйча, кыска гына итеп сорау бирде. — Ишеттегезме? — Ишеттем,—диде Баязитов. Ләкин ул тукталып тормады, тик Камил белән Саниянең үз артыннан килүләрен күреп кенә, адымын бераз әкренәйтте. — Без Кама аръягында идек,—диде Камил. — Иптәш Молотовның чыгышын үз колагыбыз белән ишетә алмадык. Нәрсәләр... — Иптәш Молотовиы мин үзем дә ишетә алмадым,— диде Баязитов, аны бүлдереп, — мин дә, нәкъ сезнең кебек, күңел ачарга чыккан идем. Урам чатына килеп җиткәч, ул, Камил белән Санияне үз артыннан ияртеп барырга яхшысынмагандай, беразга тукталды. — Менә, райком бюросына ашыгам. — Газиз абый, — диде Сания, — депутатларны җыймыйсызмы? — Җыярбыз... — Баязитов тагы нидер әйтергә теләп, авызын ачты да, Саниягә карап, тыелып калды. Аннары, гадәтенә каршы буларак, кырыс кына тавыш белән Санияне тынычландырып куйды. — Ә сез, Сания, борчылмагыз. Сез бит отпусктагы кеше. Тыныч кына өегездә ятыгыз. Вакыт җиткәч, кирәк булса, үзебез әйтербез... Я, хушыгыз, минем әле өстемне алыштырып чыгасым да бар. Камил председательне туктатуы өчен үзен акларга һәм гафу үтенергә теләгәндәй: «Гороно мөдире биредә түгел микән, шуны гына белеп чыгарга теләгән идем димәкче булган иде дә, Баязитов тагы аңа әйтеп бетерергә ирек бирмәде. Камил авызыннан «Гороно...» дигән сүз чыгуга, аны бүлдереп: — Гороно мөдире дә бюрода,— диде һәм китеп тә барды. Камил өчен Баязитов шәһәр Советы председателе буларак кына түгел, Миләүшәнең әтисе буларак та якын һәм үз кеше иде. Укытучылар — мәктәп җитәкчеләре шулай инде алар: балалары яхшы укыган ата-ана- ларны аеруча үз итә торган булалар. Ләкин хәзер ул да Камилгә бүтән булып күренде. Юк, кичәге Баязитов түгел бу. Түгел. Кичә ул тыныч иде. Сабыр иде, көләч иде. Танышларыннан кем белән очрашса да, ачык чырайлы, йомшак сүзле, һәркемгә карата нечкә күңелле аталарча кайгыртучан холыклы иде. Шуңа күрә ул, яшенә күрә, олысыманрак та булып тоела, күп вакытта ана үзеннән олырак кешеләр дә Газиз абый дип, Газиз ага дип дәшәләр иде... Ә бүген?! 'Хәер, ул бүген дә шул ук кайгыртучан холыклы Баязитов. Ләкин бүген аның кайгыртуы да ничектер бүтәнчәрәк, эшлеклерәк, кырысрак. Аның эчендә ут яна бүген! йөрәк уты аның ак йөзенә таза кызыллык йөгерткән. Шул ут аны яшәртебрәк, җегәрлеләндеребрәк җибәргән. Юк, бүген аны кырыктан узып барган кеше дип булмый... Хәтта аның бүген, шушындый минутларда шулай бәйрәмчә киенгән булуы да игътибарга алынмаска тиешле очраклы хәл генә түгел кебек/ Әйтерсең, бу безнең илнең соңгы минутка кадәр тынычлык яклы булып килгәнлеген гәүдәләндереп күрсәтү өчен махсус туры китерелгән символ! Шәһәр Советы председателенең шулай актан киенгән булуы аша дошманның никадәр мәкерле, никадәр кара эчле, хыянәтчел булуы тагын да ачыграк күренә кебек... Камилгә шулай Ялантауның бөтен җире үзгәргән булып тоелды. Аның аеруча җанланып, җитезләнеп киткән кешеләре генә түгел, бакчалары, һәйкәлләре генә дә түгел, һәр йорты, һәр почмагы, һәр күренеше яңа. тирән мәгънә белән тулы булып күренде. һәм юкка гына алай түгел иде бу. Ул көнне яңа чор туды. Кичәге көн, •моннан егерме ел элек булган көннәр җөмләсенә кереп, еракта — тарих- •нын арткы сәхифәләрендә калды. Егерме еллап сузылган тыныч төзелеш чоры бетте. ЯнД, тарихи чор башланды — Бөек Ватан сугышы чоры.

 
Камил ул төнне рәтләп йоклый алмады. Нәрсәләр турында гына уйлагг карамады ул! Тик нәрсә турында гына уйласа да, һаман бер нәтиҗәгә- килеп тукталды: әйе, аның урыны фронтта булырга тиеш. һәм ул иртәгесен, махсус чакыру кәгазе килгәнне көтеп тормастан, военкоматка барып, үзен Кызыл Армия сафына алуларын сорады. Яна гына райкомнан кайтып кергән хәрби комиссар аца сабыр итәргә киңәш бирде. — Кирәк булгач, үзебез хәбәр итәрбез, — диде. Камил борылып кайтты. Тик тынычлык таба алмады. Хәзер инде ул фронттан бүтән нәрсә турында уйлый да алмый, үзен фронт кешесе итеп кенә күз алдына китерә, өе дә аңа хәзер озын фронт юлында очраган вакытлы бер станция булып кына тоела иде. Газетада иптәш Молотов чыгышын укыгач, бу уңай белән язылган башка материалларны да күреп, митингларда да булгач, аның фронтка омтылышы арта гына төште. Шундый ярсулы көтү хәлендә тагын ике көн узды. Камил артык сабыр итә алмыйча, райкомга китте. Тик анда да бик-ашыктырмадылар. Райком'секретаре Башкирцев аны тыныч һәм. нәкъ әүвәлгечә ачык йөз белән каршы алды. — Ни хәл, борынгы дус?—диде ул, үз итеп. — Эшләр ничек? — Эшләр шәп иде дә... — диде Камил һәм, Башкирцевның шушындый вакытта болай тыныч каршы алуына ничек җавап бирергә белмичә, аптырабрак калды. Башкирцев аның җавабын көтеп тормады, хәл-әхвәл сорашуында дәвам итте. — Санияң ни хәлдә? Ләкин Камил үзенең фронт турындагы уйларыннан аерыла алмады. Бик җитди итеп, үзенең бирегә нинди үтенеч белән килгәнлеген әйтеп бирде. — Мин таза, сәламәт. Коммунист. Урыным фронтта дип беләм. — дип бетерде ул үзенең сүзен. Аның шулай ярсып, ялкынланып сөйләвенә каршы, Башкирцев бик тыныч кына итеп бер сорау бирде: — Мәктәбең кемгә кала? — Армиягә чакырган вакытта кешедән урыныңа кем кала дип сорап торалармыни инде, иптәш Башкирцев? — Сине бит әле чакырмыйлар? — һәр хәлдә, мәктәп директоры булырлык кына кешеләр табылыр инде. — Син инде, Камил, педагог кеше, Антон Семеновичны яхшы белә торгансыңдыр? Макаренконы әйтәм. — Беләм. — Шактый күренекле совет педагогы бит ул, ә? — Әлбәттә, совет педагогиясе фәненә бик зур хезмәте тигән кеше. — Беләсез инде, ул тәрбиячесез калган балалардан коммуна төзегән, шунда эшләгән кеше. — Әйе, зур тәҗрибә иясе. — Шул коммунарлар коллективында уналты ел эшләгән. Ул шунда тәмам үз булып бетә. Ә беркөнне тоталар да, Антон Семеновичны капыл гына икенче эшкә күчерәләр. Макаренкога китәргә кирәк була. Бу хәбәрне ишеткәч, коммунарлар — инде күптән олы кеше булып беткән ирләр — күңелләре йомшап, елаша башлыйлар. Антон Семеновичның үзе өчен дә бу аерылышу җиңел түгел... Шулай, моның китәр вакыты җитә. Актык минутлар. Ул үзенең сөекле коммунарларына актыккы саубуллашу сүзләрен әйтә. Коммунарлар аны елый-елый тыңлыйлар. Антон Семенович үзе дә чак еламый. Шунда кинәт аның күзләре рояльгә төшә. Күрә бу: рояль өстенә тузан кунган. Макаренко, берничә минуттан бө
I 9 
 
теиләйгә китәсе кеше, саубуллашу рече сөйләп торган җиреннән бүленеп, сорау бирә: — Бүген кем дежурный? — ди. Әйтәләр. — Биш сәгатькә арест! — ди Макаренко. Актыккы саубуллашу минутлары, шулай да үз бурычын тиешенчә үтәмәгән коммунарны гафу итми, җәзасын бирә. Я, ничек? — Кызык. Бусын ишеткәнем юк иде әле. — Мин киткәч, теләсәгез нишләгез дими, ә? Камил Башкирцевның тел төбе кая барганын сизеп, акланырга тырышты. — Ул инде тыныч вакытта булган эшләр, иптәш Башкирцев. Башкирцев нәтиҗәгә күчте, аның тавышы кискенәйде, кырысланды. — Менә шул, Камил туган, — диде. — Ниятең изге. Тик сабырсыз булма. Вакыты килер. Чиратың җитәр. Китәрсең. Әзер тор. Шулай да онытма: бүген син фронтта түгел әле. Юл кешесе дә түгел. Тыл кешесе. Мәктәп директоры. Бүген, менә биредә торып, фронтка нинди ярдәм итә аласыз? Укытучыларыгыз, балаларыгыз? Ә үзеңә китәргә туры килсә, мәктәбең кемгә кала? Нинди хәлдә кала?.. Башкирцевның мәсьәләне болай куюы Камилне айнытып җибәргән кебек булды. Югыйсә, ул бөтен күңеле, барлык уй-тойгылары белән фронтка китү хыялына гына бирелеп, биредәге тормышны бөтенләй диярлек күрмәс дәрәҗәгә килгән иде. Мәктәпкә, шәһәр тормышына багланышлы эшләрнең хәзер инде аңа бернинди катнашы юк кебек тоела башлаган иде. Ә хәзер, әйтерсең, аның күзләрен томалап торган ниндидер игътибарсызлык томаны таралып китте дә, ул әйләнә-тирәсендәге барлык әйберләрне, үзенә күптән таныш һәм күңеленә якын булган барлык тормыш күренешләрен әүвәлгечә, тыныч вакыттагыча ачык итеп күрә башлады. Әйе, райком секретареның кабинеты да нәкъ әүвәлге хәлендә икән. Шул ук якты, иркен бүлмә. Шул ук кызыл сукно белән капланган озын өстәл, аның ишеккә караган як башында Камилгә күптән таныш булган зур гөл — пальма. Өстәл әйләнәсендә ярым йомшак итеп эшләнгән—төпләре һәм аркалары кара күн белән тышланган имән урындыклар. Ә өстәлнең түр як башына терәп аркылы куелган зур язу өстәле артында, ишектән керүчеләргә йөзе белән Башкирцев үзе утыра. Йөзе тыныч. Өстендә шул ук яшел бостон гимнастерка. Аның артындагы тәрәзәсез стенада — Ленин белән Сталинның икесе бер скамьяга утырып төшкән рәсемнәре. Бераз түбәндәрәк һәм сулдарак зур итеп эшләнгән район картасы. Картадан өстәрәк — барометр. Барометр теле көннәрнең аязга баруын күрсәтә. Әйе, бары да нәкъ тыныч вакыттагы кебек. Калын пәрдәләре күтәрелеп куелган зур тәрәзәләр аша күренгән юкә агачлары да тып-тын утыралар. Уңъяк стенада авыр-авыр герләре салынып төшкән шкафлы сәгать. Ул искиткеч бер тынычлык белән, ашыкмыйча гына, онытканда бер исенә төшкәндәй генә бәреп, шалт-шолт йөреп тора. Ләкин— бер Камил генә түгел, бөтен Ялантау активы бик яхшы белә — ул сәгать үз эшен карусызвбашкара: һәр минутны рәхимсез төгәллек белән санап бара ул һәм, вакытның кадерен белегез дип кисәткәндәй, чирек сәгать үткән саен шаңылдап, кабинетта булган һәркемне кисәтеп тора... Камилгә Башкирцев алдында ничектер уңайсыз булып китте: ул үзенең моңарчы ниндидер ачыкланып җитмәгән каушау халәтендә йөргәнлеген аңлап алды. Әйе, башланып киткән сугыш, безнең өчен генә түгел, бөтен кешелек дөньясы өчен зур бәла булса да, һәм ул дошман тарафыннан хыянәтчел рәвештә башланса да, Башкирцев өчен көтелмәгән хәл булмаган, күрәсең. Ул аңа бик аек карый икән. Шулай шул: сугыш бит ул фронтта гына хәл кылына торган нәрсә түгел. Бөтен кеше фронт турында гына уйлап, биредәге эшенә кул селти башласа, үзе табигый булмас иде.
10 
 
— Әйе, — диде Камил үзенең гаебен аңлаган тавыш белой, — миН үземнең кайда икәнемне онытыбрак җибәргәнмен. Анысын төзәтермен- Шулай да, иптәш Башкирцев, минем урыным фронтта булырга тиеШ дип беләм. Билгеле, райком секретаре да аны бик яхшы аңлады. Аның янына Камилгә кадәр дә байтак кеше килеп өлгергән иде инде, һәм Башкирцев үз янына андый заявление белән килүчеләргә тирән ихтирам белән карый, аларга соклана гына түгел, хәтта, район күләмендәге җитәкче буларак, аларның фидакарьлеге белән үзе дә горурлана, аларга чын күңеленнән рәхмәт укый, тик бу тойгыларын аларның үзләренә белдерергә тырышмый, шул ук вакытта аларның изге теләкләрен һәр очракта сүзсез гамәлгә ашырырга да ашыкмый иде. Чөнки тойгылар ташкынының нәрсә икәнен белә иде Башкирцев. Ватанны сөю, дошманга нәфрәт, илебезнең бәйсезлеге, халкыбызның азатлыгы өчен җан аямый көрәш кебек изге тойгылар нигезендә күтәрелгән ташкын булса да, үз ихтыярына куйсаң, аның тиешсез юнәлеш алып, зарар китерүе дә бик мөмкин. Билгеле, сугыш башланган икән инде, анда җиңеп чыгу өчен иң җаваплы, иң зур фидакарьлек һәм геройлык сорый торган, иң куркыныч һәм шуның белән бергә иң мактаулы урын — фронт. Коммунист булган кешенең мондый вакытта, бер минут кичекмәстән, фронтка китәргә ашкынуы бик табигый. Башкирцев үзе дә, гитлерчыларның безгә һөҗүм итүләре турында ишеткән беренче минутларда гел фронт хакында гына уйлады. Аның күз алдына үзенең, уналтыунҗиде яшьлек малай килеш, кулына корал тотып, Колчак бандаларына каршы сугышып йөргән чаклары килде. 1919 нчы елның язы иде. Колчак бандалары котырып, Ялантау өстенә килә башладылар. Ул көннәрне Ялантауны дошманга бирү — Кызыл Армия өчен, Совет хөкүмәте өчен гадәттән тыш авыр югалту булачак иде. Чөнки Ялантауга тупланган байлык чиксез зур иде. Ялантау затонында кышлаган зур елга флоты бар иде анда, дөнья чаклы икмәк һәм заводлар өчен хәзерләнгән тау-тау чимал запасы бар иде. Бу байлыкларны, ябырылып килгән дошманга бирмәс өчен, я юкка чыгарырга, я тизлек белән эвакуацияләргә кирәк. Эвакуацияләү өчен су юлы ачылганны көтәргә кирәк. Кама өстендә яңа гына боз кузгалып килгән чак... Юк! Революция өчен шулкадәр кыйммәт булган байлыкны әрәм итү большевиклар эше түгел, һәм партиянең өяз комитеты өяз советы белән берлектә сугышчан карар кабул итә. Су юлы ачылып, барлык байлыкны эвакуацияләп беткәнче, ничек тә, дошманны Ялантауга җибәрми торырга! һәм бу карарны тормышка ашыру өчен, дошманга каршы сугышучы Кызыл" Армия гаскәрләренә ярдәмгә отряд оештырылды. Дүрт батальоннан торган ул сугышчан отряд ике көн эчендә юктан бар булып аякка басты һәм шунда ук шәһәргә көнчыгыш яктан килү юлы өстендә үзенә сугышчан участок алып, оборонага урнашты. Башкирцев та шул отрядта иде. Сугыш эшендә башлап шунда чирканыч алды ул. Батырларча сугыштылар алар. Дошманның бик күп ярсулы атакаларын кире кайтардылар. Ялантауда тупланган байлыкның мыскалы да дошман кулына эләкмәде. Ләкин «аз кан коелмады анда. Күп коммунистлар Совет власте өчен Ялантау төбендә корбан булдылар... » «Юк, меңнәрчә-меңнәрчә яхшы кешеләребезнец тормышларын биреп, елгалап каныбызны агызу бәрабәренә яулап алынган азатлыкны бернинди дошманга да бирмәбез! — дип уйлады Башкирцев, тешен кысып. — Коллыкның да, чын азатлыкның да нәрсә икәнлекләрен үз җилкәсендә татып белгән халык бервакытта да яңадан коллыкка төшмәс!» Ул инде үзен күңеленнән кулына корал тотып фронтта сугышып йөрүче итеп хис итә иде. Ләкин бу тойгылар аның күңелендә озак вакыт өстенлек ала алмадылар. Тойгылар тәэсиренә бирелү — җитәкче кеше өчен куркыныч хәл
11 
 
ул. Башкирцев кебек, җитәкчелек эшендә күпьеллык тәҗрибәсе булган иптәшләр моны бик яхшы беләләр. Җитәкче үзендәге генә түгел, башкалар йөрәгендәге тойгыларны да йөгәнли белергә, аларга дөрес юнәлеш бирә алырлык булырга тиеш. Хәзер исә, бигрәк тә. Башкирцев сугыш дигән нәрсәнең никадәр зур һәм чиксез катлаулы процесс икәнлеген, аның тылда калганнардан да фронттагылардан ким булмаган дәрәҗәдә өлгерлек, тапкырлык, түземлелек һәм фидакарьлек сораячагын бик тиз аңлап алды. Әйе, хәзер һәр адымыңны бик нык уйлап, үлчәп атламасаң, шуның белән бергә, вакытында атлап өлгерә алмый калсаң яки тиешеннән элегрәк атлап куйсаң, төзәлмәс хата ясавың да бик тиз. Әйе, үзең теләп фронтка китәргә әзер икәнеңне белдереп куй, ләкин брредәге эшең өчен җаваплы икәнлегеңне, хәТта, сугыш вакыты буларак, икеләтә җаваплы икәнлегеңне бер генә минутка да онытма... һәм Башкирцев үз районындагы җаваплырак эштә булган кешеләрне фронтка җибәрү мәсьәләсендә дә мөмкин кадәр тирәнтен уйлап эш итәргә тырышты. Кемнең бүген, кемнең иртәгә китүе дә барыбер түгел иде аңа... Аның янында булып чыкканнан соң, Камил дә сабырлана төште. Ләкин тынычлану түгел иде бу. Киресенчә, аның егәрлеге артып китте. Беренче чиратта ул үзенең укытучыларын оештырып алды. Ирләрдән булган яшьрәк укытучылар армия сафына алынып өлгергән иде инде. Җәйге ялга чыккан укытучылар — ирләре булсын, хатын-кызлары булсын— үзләре үк ялларын ташлап кире кайттылар. Хәтта алай гына да түгел, күптән пенсиягә чыккан карт укытучылар да килеп, фронтка китүче яшь иптәшләрен алыштырырга теләкләре барлыгын белдерделәр. Шуларның берсе — Сөләйман Гафуров иде. Зуррак классларда укучы балалар да, берәр эшкә кирәгебез юкмы дип, чакырганны көтмичә үк, мәктәпкә — комсомол оешмасына килә торган булып киттеләр. Билгеле, эш табылды. Укытучылар һәм укучы балалар үз көчләре белән мәктәпкә кирәкле ремонт ясарга, күптән түгел -китереп куелган утынны кисеп өяргә тотындылар. Хәзер инде Камил үзен мәктәпнең мәңгелек хуҗасы дип хис иткәндәй тырыша: үзе китсә дә, үзе генә түгел, барлык ир-ат укытучылар китеп бетсә дә, мәктәбен хуҗалык ягыннан кыен хәлгә калмаслык итәргә тели иде. Зур укытучылар коллективы һәм йөзәрләгән балалар өчен мәктәпнең үз хуҗалыгындагы эш, әлбәттә, бик аз булып калды. Ә һәркем көн-төн белән исәпләшмичә эшләргә әзер. Теләсә нинди эш бир син аларга. Тик ул илнең көчен ныгытуга хезмәт итә торган эш кенә булсын! Хәтта Камил бераз кыенсынып калды... Мондый вакытта ^укытучылар өчен иң лаеклысы — халык арасында агитация-аңлату эшләре алып бару булырга тиеш иде. Ләкин анысы да ул көннәрдә бик читен тоелды. Фронттагы хәлләрнең безнең гаскәрләр өчен гадәттән тыш авыр булуы бик күпләргә аңлашылып җитми иде. Әйе, Кызыл Армияне фәкать җиңүче армия итеп кенә күрергә гадәтләнгән идек без. Ә монда... Ничектер, халык алдында әйтергә тел әйләнми... юк, дошман каршында чигенә белмәскә тиеш иде Кызыл Армия! Юк, бу бер күңелсез аңлашылмау гына булырга тиеш. Менә-менә туктатырга тиеш безнекеләр дошманны. Бүген булмаса, иртәгә. Туктатып кына да калмаслар... Ләкин нишләп соң болай?.. Бу кадәр?.. Хәтта Башкирцевның үзендә дә бу хәлгә аңлатма биргәндә ниндидер кыенсыну сизелә кебек иде. Менә шунда бөтен ил өстендә юлбашчы тавышы яңгырады. — Сезгә мөрәҗәгать итәм мин, дусларым!—дип башлады юлбашчы һәм иң элек һәркемнең йөрәгендә туган сорауларга, аларны үз колаклары белән ишетеп торган шикелле, туры, ачык җаваплар бирде. Юк, ул берәүне дә тынычландырмады, дошманның көчен азайтып, ил өстеиә килгән ’куркынычны кечерәйтеп күрсәтергә дә теләмәде. Рәхимсез дөреслекне бөтен тулылыгы белән әйтеп бирде ул:  
12 
 
— Дело идет, таким образом, о жизни и смерти Советского государ' ства, о жизни и смерти народов СССР, — диде, — о том — быть народам Советского Союза свободными, или впасть в порабощение. Нужно, чтобы советские люди поняли это... Шулай да, Камилгә җиңелрәк булып китте. Хәзер инде ул алда яткан көрәш юлының никадәр катлаулы, никадәр авыр һәм озыи икәнен ачык күрә, шуның белән бергә үзендә ул юлны ерып үтәрлек көч барлыгын да тоя иде. Ул, көрәштә үз урынын яңа тапкан шикелле, бөтенләй алмашынып китте: ару-талу дигән нәрсәне бөтенләй онытып, көн-төн белән дә исәпләшмәстән, эшләргә тотынды. Хәзер инде аның өчен үзе башкарган хезмәтне «бусы мәктәп эше, бусы райком эше, бусы шәһәр Советы эше» дип бүлеп тору юк иде. Бер генә нәрсәне белә иде ул хәзер- Шулай, юлбашчы әйткәнчә, безнең эшебез — хак эш, җиңү безнең якта булырга тиеш. Тик ул җиңүне без аяусыз көрәштә үз көчебез белән яулап алырга тиешбез. Камил иң башлап үзенең укытучылар отрядын юлбашчы сүзләрен халык арасында -аңлату эшенә туплады. Тиз арада, шәһәр хуҗалыгында булсын, җәй уртасы җитү белән көн- нән-көн күбәя һәм кыза барган авыл хуҗалыгы эшләрендә булсын — кеше көче җитмәү сизелә башлады. Камилнекеләр моңа да сүзсез әзер иде. Алар халык арасында аңлату эшләре алып бару белән бергә, пароход һәм баржаларга йөк төяшү, печән хәзерләү, ашлык урып-җыю кебек эшләрнең берсеннән дә читтә калмадылар. Болар өстенә сугыш белеменә өйрәнү эшләре дә көчәйде. Ирләр турыдан-туры кулларына корал тотып дошманга каршы сугышу эшенә өйрәнсәләр, хатын-кызлар санитарлык курсларына, ПВХО түгәрәкләренә йөрделәр... Камил баштарак көн саен диярлек үзен военкоматка чакырып алуларын көтеп, шундый таза ир кеше булган хәлдә һаман фронтка җибәрелмәвенә уңайсызланып йөрсә дә, соңга таба, биредә дә эш җитәрлек булганлыктан, ул турыда артык уйламый башлаган иде. Тора-бара хәтта аның күңелендә: «бу арада гына чакырмый торсалар да ярар иде» дигән бер теләк туа башлады. Чөнки Саниянең бала тудырыр көннәре якынлашып килә иде. Камил белән Сания гомумән бер-берсенә карата үтә игътибарлы кешеләр иде. Аларның семья тормышында ниндидер бөтен семьяларда да булып бетми торган бер нечкәлек бар иде шикелле. Камил моны үзе аеруча бер үткенлек белән хис итә, һәм аңа бу семья фәкать барлык членнары бергә булганда гына бөтен булып яши алырсыман тоела иде. Әйтерсең ул семья, кечкенә сәгать шикелле, катлаулы һәм сизгер булган нечкә кисәкләрдән төзелгән бер механизм: кечкенә бер кисәген аерып алсаң да, ул хәрәкәт итүдән туктарга тора... Кыскасы, ир белән хатын икесе бер бөтен хасыйл итү дәрәҗәсендә бер-берсенә якынаешканнар, ияләнешкәннәр иде инде. Семьяда өченче кеше булган Хәсән бу бөтенлекне тагын да ныграк итеп беркетеп куйган һәм семьяга дүртенче кеше өстәлүен көтү уңае белән бу якынлык соң дәрәҗәдә көчәйгән иде. Билгеле декрет нигезендә махсус ял да биргәч, Сания инде, ире күзлегеннән караганда, бөтенләй эшкә ярамый торган авыру кешегә әверелеп калган; тормыш иптәшенә хөрмәт һәм ярдәм йөзеннән болай да өй хуҗалыгындагы эшләрнең яртысын үз өстенә алырга тырышкан Камил инде бөтенләй төпкә җигелгән, йөкле хатын өчен авыр дип тапкан барлык өй эшләрен үзе башкарырга тотынган иде. Сугышның беренче көннәрендә аңарда, табигый буларак, гражданлык тойгысы бик нык өстенлек алды. Ул, әлбәттә, семьясына баглы булган бернинди нечкә тойгылар белән исәпләшеп тормастан, тизрәк фронтка китү турында гына сөйли иде. Саниясе дә аның бу омтылышын бик дөрес аңлый, үзенең авыр хәлда булуы белән иренең изге, якты теләкләренә тап төшерергә теләми, аңа
13 
 
фронтка китү ниятен тизрәк тормышка ашыру эшендә мөмкин кадәр уңайсызламаска, киртә булмаска тырыша иде. Әйе, бу хәлнең барыбер котылгысыз икәнлегенә төшенә иде ул һәм, бүген булмаса, иртәгә киләсе аерылу көнен мөмкин кадәр салкын сабырлык белән каршы алырга хәзерләнә иде. Ул көн башта ук килгән булса, бәлки, Сания өчен җиңелрәк тә булган булыр иде. Ләкин алай булмады. Көннәр үтте, ай үтте — Камилне һаман чакырмадылар. Ниһаять, Камил сугыш вакытындагы тыл тормышына шактый ияләшеп тә өлгерде. Ул сугыш вакыты таләп иткәнчә, биш-алты төрле йөкләмә алып бару өстенә, үзенең семья тормышына игътибар итәргә дә. вакыт тапты. Саниясен өй эшләреннән бөтенләй диярлек азат итеп, аның урынына да үзе җигелде. Билгеле, боларның берсен дә авырсынмады ул. Хәзер инде тик бер генә нәрсә куркыта иде аны: — Әгәр Санияне шушы хәлдә калдырып китәргә туры килсә, миннән башка нишләр бичара?—дип хафалана иде ул. — Юк, үзем киткәнче котылып өлгерсә генә ярар иде... Әйе, Сания котылганчы үземне чакырмый торсалар гына ярар иде. Унбиш кенә көн... һич югында ун көн... бер атна... Ләкин аның бу теләге кабул булмады: чакырдылар, алдылар, кирәк әйберләрен алып, хезмәт урыны һәм өе-семьясы белән эшләрен өзеп, җыенып килер өчен бер тәүлек вакыт бирделәр. Тукта... Нигә соң мине беренче көнне үк, үзем сорап барган чакта алып җибәрмәделәр? Нигә болай, бу кадәр вакытсыз?.. Юрамалый, үч иткән шикелле... Атнаун көн генә булса да, бу көнне кичектереп торуны сорап карыйсымы әллә? Кемнән сорарга соң? һәм аның күз алдына тагын Башкирцев килеп басты. 
Камил райкомга килеп җиткәндә Башкирцев яңа гына кайдандыр кайтып төшкән иде булса кирәк, ул үзенең машинасыннан егетләрчә җиңеллек белән сикереп чыкты да, озакламый тагы каядыр барырга тиешлеген белдереп, шоферына беркая да китмәскә кушты һәм, тиз-тиз атлап, райком бинасының урам ишегенә юнәлде. Нәкъ ишек янында Камилне күреп алды ул: — Исәнме, Камил? — диде. — Миңамы? — Сезгә, иптәш Башкирцев. — Әйдәгез. Алар йөгерә-атлый райком бинасының баскычына менеп киттеләр. Эчтә, кабинет янында секретарьны берничә кеше көтеп тора иде. Башкирцев берәү белән дә исәнләшеп тоймады, тиз-тиз атлап үтеп барышлый гына: «Л4ица килүчеләр, әйдәгез» диде дә кабинетына керде. Ул үз өстәле янына барып җитүгә, аның каршына олы гына яшьтәге бер авыл кешесе килеп басты һәм, бернинди кереш сүз әйтеп тормастан, үз хәле турында сөйләргә дә тотынды: — Председатель булып калдым калуын да, иптәш Башкирцев, — диде, — эшләр бер дә мин дигәнчә... Башкирцев аны бүлдереп, утырырга тәкъдим итте. — Утыр, Гайнетдин абзый. Кыска гына итеп әйтеп бир: эш нәрсәдә? — Урак өсте, үзең беләсең. Инде бөтен кешене укмаштырып, кызып урырга тотындым дигәндә генә, тоталар да берәүне Военкоматка чакыралар, армиягә алалар... — Сугыш вакыты, Гайнетдин абзый, берни әйтеп булмый. Хәзер колхоз эшендә гомумән армиягә алынырлык яшьтә булган ирләргә исәп тотарга ярамый. 
14 
 
— Исәпләмим дә. Анысын аңлыйм. Тик менә, бер кешене чакыралар’ икән, шуны озатам дип, бөтен нәсел-нәсәбе куба. Кайбер көнне, шулариь* озатып, ярты колхоз пристаньга төшеп китә... — Аңлашылды, — диде Башкирцев һәм кабинеттагы башкаларга дЯ ишетелерлек итеп, үзе сөйләп китте. — Менә әле генә берничә колхозда булып кайттым. Үз күзләрем белән күрдем: андый куркыныч бар. Бу мәсьәләдә бик сак булырга кирәк. Өлгергән ашлыкны вакытында җыеп ала алмау — бу дошманга ярдәм итү дигән сүз. Армиягә китүчеләрне әй- бәтләп озатыгыз. Анысы кирәк. Озатуны шунда, колхозның үзендә оеш- тырырга мөмкин. Тик башбаштаклыкка юл куймагыз. Урак эше бер минутка да тукталмасын! — Менә мин үзем шулай итмәкче булам да, «бик каты кылынасың, диләр, кеше ут эченә китә, әллә кайта, әллә юк, син рәтләп саубуллашырга, бәхилләшергә дә ирек бирмисең», диләр. — Әйтмәсләр, аңлатыгыз. Монда да фронт! Фронтта барысы белән дә исәпләшеп торып булмый. Яхшы. Бу турыда үзебез дә чара күрербез, барыгыз. Моны вакытында искә алып, бирегә килүең бик яхшы, Гайнетдин абзый. Югыйсә, бездә кайберәүләр эш үткәч килә дә, «нихәл итәсең, татар акылы төштән соң», дип аклана башлый. — Шул-шул менә, — диде Гайнетдин, урыныннан торып. — Ярый, рәхмәт, иптәш Башкирцев. Син болай дигәч, нишләргә икәнен хәзер мин үзем беләм инде. Хушыгыз... Гайнетдин чыгып китүгә, Башкирцев каршына икенче бер яшьрәк кеше килеп басты. Камилнең ул кешене очратканы бар иде барын, ләкин, танып бетерә алмый иде. — Иптәш Башкирцев, — диде ул кеше, ярым үтенүле, ярым таләпчән тавыш белән. — Мин тагы килдем. Мәгез! — ул Башкирцев алдына заявление язылган бер бит кәгазь ыргытты.—Җибәрегез мине фронтка. — Иптәш Галләмов, нигә сез болай сабырсызланасыз? — Түзә алмыйм мин биредә... Мондый вакытта... Минем яшьтәшләрем, таныш иптәшләрем фронтта кан койганда... тылда үткән һәр көнем җинаять кебек миңа... Камилгә кинәт бик уңайсыз булып китте. — Коммунист кешегә болай килешми, — диде Башкирцев, шелтәле тонга күчеп. — Заводыгыз ничек эшли? Менә шуңа җавап бир син. Продукцияне ничек үзләштердегез? Бүгенге көндә норма үтәү генә, җитми. Фронтка булышлык итү өчен нинди чаралар күрәсез? Бүген, хәзерге минутта синнән шул сорала... Камилнең хәтеренә төште: бу Галләмов пароходлар төзәтү заводы каршындагы партоешма секретаре икән. Әйе, бер конференциядә чыгып сөйләгән иде. — Димәк, син бүген биредә кирәк әле,—дип дәвам итте Башкирцев.— Заводның эшен ныгыт. Киткән кешеләр урынына яңа кадрлар булдыр, эйрәт, үстер... Ә фронтка китәргә кирәк булса, чакырып әйтербез. Әзер 1енә бул. Сугыш белемеңне күтәрә тор. Әнә Камил! — Башкирцев ияге белән генә Камил ягына ымлап алды. — Ул да, синең кебек,, сугыш башланган көнне үк заявление тотып килгән иде. Менә хәзер вакыты килде. Чакыртып алдылар. Тотмыйбыз. Камилгә тагын да уңайсызрак булып китте. Димәк, аның армиягә чакырылуы Башкирцевка инде билгеле! Хәзер инде ул үзенең фронтка җибәрүне кичектерергә сорау нияте белән бирегә килүен ничек тә үзенә гафу итә алмый иде. Әйе, аңа тизрәк китәргә кирәк. Вакыт әрәм итәргә ярамый. Район Мәгариф бүлегенә дә барасы бар. Өендә дә эшләрен карыйсы бар. Аңа ни барысы бер тәүлек вакыт бирелгән. һәм ул, Галләмов чыгып китүгә, Башкирцев янына ашыкты: 
15 
 
— Зинһар мине гафу итегез, иптәш Башкирцев,— диде.—Мин ашыгам. Сезнең белән саубуллашып чыгарга гына керүем иде. — Ярый, Камил. Хәерле юл телим сиңа. Исән йөреп, сау кайт, җиңүче булып кайт. Семьяң турында борчылма, онытмабыз. Ярдәм кирәк булса, ташламабыз. — Рәхмәт, иптәш Башкирцев. Мин сезгә ышанам. һәм ул Башкирцев белән саубуллашып, бу минутта райком секретаре кабинетында булган бүтәннәргә дә баш иде дә, чыгып китте, тизрәк Мәгариф бүлегенә ашыкты. Анда да булырга, мәктәпкә дә кереп чыгарга —директорлыкны, алдан уйлап куелганча, Сөләйман Гафуровка тапшырып калдырырга кирәк иде. һәм Камил боларның барына да өлгерде. Семьясы янында булырга, өй эшләрен карарга аның бер кич вакыты калды. Бер кич! Вакыт дигән төшенчәнең шуннан да кыска өзеге булырга мөмкинме? Ул бер кич эчендә ни генә эшләргә, ничек кенә хәзерләнеп өлгерергә, ничек кенә итеп җыенырга мөмкин соң? Ул бер кич вакыт эчендә җан дустыңа — гомер юлдашың булган хатыныңа, йөрәгеңнең аерылмас кисәге булган балаңа — синнән шулкадәр озакка, әллә тагы мәңгегә аерылып кала торган иң якын кешеләреңә ни генә әйтеп өлгерергә мөмкин?!. Шулай хис иткән иде Камил. Ләкин, гаҗәпкә каршы, алай булып чыкмады. Хәтта озын тоелды ул бер кич. Ир белән хатын бу кичне башка көннәрдәгегә караганда бик аз сөйләштеләр. Сөйләнгән сүзләр, күбесенчә, бер-берсен тынычландырырга тырышудан гыйбарәт булды. Камил үзе өчен аз гына да борчылмавын, нинди авырлыкларга төшәргә туры килсә дә, аның өчен — ир кеше өчен — берни түгел икәнлеген, тик өйдә калганнар өчен генә борчылуын, аларны бер генә минутка да оныта алмаячагын — аның өчен иң авыры шул икәнлеген әйтте. Сания исә, моның киресен — өйдә, туган җирендә, күрше-күлән, та- ныш-белеш арасында берни дә түгел икәнлеген — алар өчен тик Камил кайгысы гына кайгы булачагын сөйләде. Камилдән мөмкин кадәр үзен сакларга тырышуын үтенде. Камил аңа каршы үзенең, һичшиксез, сәламәт килеш әйләнеп кайтачагын әйтеп ышандырырга тырышты. Аннары берни дә эндәшмичә йөргән улын тынычландырырга азапланып карады. Аңа әтисе юкта үзен ничек тотарга, әнисенә һәрвакыт булышырга киңәшләр бирде. Тик бу көн эчендә сөйләнгән сүзләр һәммәсе дә, ничектер, ят булып, ятышсыз булып, уңайсыз булып, хәтта хиссез булып, салкынсы- ман булып чыктылар. Бер-берсенә үтә якын булган кешеләр җитди кичереш минутларын .бергә уздырган чакларында гомумән аз сөйләшүчән булалар. Тирән, катлаулы тойгылар каршында сүз бик көчсез булып кала. Хәтта ул мондый чакларда үзенең гадәттәге көчен дә югалта. Тойгылар бер-берсен сүзсез яхшырак аңлашалар. Камил белән Сания дә бер-берсенең эчке халәтен күбрәк сүзсез аңлаштылар. Менә Камил. Ул урлап-урлап кына Саниясенә күз төшерә. Саниясе моны сизмәсә, ул аңардан озак-озак күзен алмый тора. Карап тора-тора да, үзе дә сизмәстән, тирән итеп көрсенеп куя. Гыйшык утында янып йөргән егет чакларында да Саниягә шулай урлап кына озакозак карап торган вакытлары була иде аның. Ул вакытларда егет кызның ниндидер хыялый сафлык балкытып торган ак йөзендә, саналып торган тигезлек белән тезелгән озын керфекләрендә, тиңсез нәфислек бөркеп торган ул керфекләр, арасыннан мәңге ачылып бетмәслек серләр сирпеп караган коңгырт кара күзләрендә кеше ихтыярыннан өстен булган бер көч барлыгын тоя һәм шул сихри көчкә җиңелә баруның әйтеп бетергесез ләззәтен татый иде. Бу сихри көчкә' йотыла
16 
 
барган саен аның бөтен барлыгын чолгап алган рәхәт ялкын көчәя, егет дөрләп кабынып китәр чиккә җитә иде. Ләкин чын мәхәббәт ул булмаган икән әле. Камил моны соңрак аңлады. Беренче ялкыннар сүрелеп, берничә ел үткәч кенә төшенде. Саниянең теге вакытларда баш әйләндергеч булып тоелган тышкы матурлыклары Камил өчен күренми, күренсә дә алай шаштырмый торган булып калдылар. Аның урынына икенче төрле матурлык, күзгә күренми торган эчке матурлык ачылды. Ул матурлыкны тотып алу кыен, аңлау да читен аны. Ләкин ул Камилнең тормышын тутырып тора. Ул, ничектер, алтынчы тойгы шикелле. Әйтик, күзләре сәламәт кеше күрү рәхәтен һәрвакыт тоеп тормый. Күзләренең үзе өчен ни дәрәҗәдә кадерле булуы турында да уйламый. Ләкин сукыраю куркынычы астында калса, бик тырышып, аларны саклау чарасын күрә. Ә инде сукырайса, нинди бәхеттән аерылганлыгын гомер буена әрнеп исенә төшерә. Камил өчен Сания дә әнә шулай булып, аның өчен бердәнбер булып, алыштыручысы табылмас дәрәҗәдә үзенеке булып әверелгән хәзер. Әйе, Камил өчен Санияне алыштырырлык, аның шикелле үк якын, аның шикелле үк үз булырлык башка кешенең дөньяда булу^1 мөмкин түгел. Юк, теге вакыттагы — егет чактагы — беренче танышу көннәрендәге якынлык кына түгел бу. Дөрес, ул вакыттагы ярату хисләре дә көчле иде. Хәтта хәзергегә караганда ялкынлырак та иде ул хисләр. Ләкин алар, ул хисләр, ул чакта бик яшь иделәр әле. Камилнең йөрәгенә хәзерге шикелле тирән итеп, тармаклы итеп тамыр җәеп өлгермәгәннәр иде. Ә хәзер... Камилнең юлга аласы әйберләре күптән хәзерләнеп беткән иде инде. Ул хәзер, бөтенләй тик утырмас өчен генә дигәндәй, әллә кайчан ук хәстәрләнеп куелган каләмкәгазьләрен барлап, тәртипкә китереп азаплана. Ара-тпрә, телгә килеп, берәүгә дә мөрәҗәгать итмәгән тонык тавыш белән, әйтсәң дә, әйтми калдырсаң да ярый торган берәр әһәмиятсез сүз әйтеп куя. Үзе һаман әледән-әле Саниясенә карый. Карый һәм тоя: маңгай һәм өске ирен читләренә тутлы таплар сызылган бу хатынның аның өчен никадәр якын икәнлеген тоя, тиңсез кадерле, бәһасез кыйммәт булуын хис итә. Саниянең бераз ябыга төшкән ак йөзендә дә, кайчандыр Камил йөрәгенә ут үрләтеп янган күзләрендә дә хәзер тулы тынычлык, хәтта гамьсезлек билгеләреннән башка нәрсә юк кебек. Аның ап-ак юл калдырып, уртадан аерып таралган коңгырт-кара чәчләре, бизәкле сатиннан, кыландырмыйча гына, киң итеп тегелгән халаты — һәммәсе гади, һәммәсе тынычлык аңкытып тора. Хәтта аның хәрәкәтләре дә шундый. Ләкин Камил өчен аның бөтен торышында, бөтен хәрәкәтләрендә әйтеп бетергесез серләр бар. Сания, иренгәнсыман кыяфәт белән, ак-йомшак беләкләрен салмак кына хәрәкәтләндереп, кечкенә яулык өстенә нидер чигеп азаплана. Юк, гади, мәгънәсез хәрәкәтләр генә түгел бу. Вакыт ( уздыру өчен генә тотылган кул эше түгел: йөрәк эше, мәхәббәт эше! Ул Камилгә, озын юл истәлеге итеп бирер өчен, бүләк әзерли. Ак батист яулык почмагына зәңгәр ефәк белән К. С. хәрефләре чигә. Аларны чәчәкләндереп, берберсенә аралаштырып чигә. «К» сын имгәтмичә «С» сын, «С»сын бозмыйча «К»сын, аерып ала алмаслык итеп, бер-берсенә ишеп чигә ул аларны. Камилнең йөрәгендә кинәт Саниясен кызгану хисе кабынып китте. Керсезлекнең, тулы сафлыкның, шәфкать һәм изгелекнең җанлы үрнәге булган, бөтен шатлык һәм кайгыларын Камилгә багышлаган шул хатынның, шушындый авыр хәлдә чагында, бүген-иртәгә бала тудыру алдында торган — якын кешесенең ярдәменә, нечкә кайгыртуларына шул кадәр мохтаҗ булган минутларында аерылып калуы никадәр газаплы! Бу аерылу билгеле бер вакытка гына булса бер хәл иде. Билгесез бит! Кем белә, бәлки ул мәңгегәдер. Әгәр шулай булса, нишләр бу мескен хатын? Камилгә нәрсә! Ул ир кеше, үлеп калуы да берни түгел аңа. Сания кызганыч...


 
Камилгә Сания белән бергә үткәргән ун елдан артык гомере бик аз булгансыман тоела башлады. Аңа булган мәхәббәтен, ихтирамын бик аз күрсәткән кебек булды. Кайчандыр аны җәберләгән чаклары да булуын, бервакыт, ниндидер эш белән кичкә каршы өйдән чыгып киткән чагында, Саниясе «тиз кайтасыңмы?» дип сорагач, аңа җавап бирми китүе кебек ваклыклар исенә төшеп, йөрәген өзгәләргә тотынды... Ник алай җәберләргә кирәк булган инде аны! Кызгану — ярату түгел диләр. Хата фикер. Икесе бертуган тойгы алар. Саниясен кызгану хисе буар чиккә җитте Камилне. Саниягә карап торган саен көчәя бара иде ул тойгы. Менә Сания, нидер ишеткән кебек, эшеннән кинәт тукталып, сагаеп калды һәм, күтәрелеп карамыйча гына, Камилнең кулына үрелде. Камил каршылыксыз сул кулын аның ихтыярына тапшырды. Сания аны тиз генә тартып алып, учы белән үзенең эченә басты. Камилнең бармаклары Сания карынында бала кыймылдаганны тойды. Тыгызлыкка тарсынып, ачуланып тибенгәнсыман, кинәт-кинәт, каты-каты итеп, әтисенең учына бәрелә иде ул. Ата да, ана да елмайдылар. — Мине көтмичә китәсең, дип ачулана ахрысы ул миңа,— диде Камил. — Юк, ачуланмый ул! — Ә нишли соң? — Әти юкка борчылмасын, ди ул. Без бирешерлек түгел, ди. Камилнең Санияне кочагына аласы, иркәләп үбәсе килде. Тик,- өстәлнең аргы башында кәгазь-катыргылардан нидер ясап утырган улына карап, уңайсызланып калды. Сания дә үзенең баласын онытып җибәргәнлеген сизенеп алды. — Хәсән, ятырга вакыт инде сиңа, улым, — дип дуйды. Хәсән бүген әти-әнисенә карата аеруча тыңлаучанлык күрсәтә иде. Уенчыкларын тиз генә җыеп куйды да сүзсез урынына барып ятты. Ул да тыныч түгел иде, билгеле. Ләкин башкарак тойгы иде аңарда: әтисе киткәнгә кайгырудан бигрәк, инде әтиләре күптән сугышка киткән иптәшләре арасында бүгеннән башлап тигез хокуклы кеше булуына канәгатьләнү тойгысы иде. Шул ук вакытта ул үзенең әтисеннән аерылганда кайгыра алмавына, җылыйсы килмәвенә уңайсызлана һәм нәрсәдәндер куркына да иде. Тик Хәсән үзенең бу тойгыларын әти-әнисеннән яшерергә тырышты, йокысы качкан булса да, урынына яту белән, йоклаганга салышты. 

Камил белән Сания ятыр алдыннан икәүләшеп ишек алдына чыктылар. Тышта сирәк-сирәк йолдызлы, ярым якты җәйге төн җиткән иде инде. Бу минутта Камилгә үзләренең ишек алды моңарчы бервакытта да булмаган дәрәҗәдә якын булып, үз булып тоелды. Бу шәһәр, бу йорт, бу ишек алды хәзер аңа туып-үскән җиреннән дә якын иде. Аның гомеренең иц матур өлеше: семья бәхете, үз хезмәтенең җимешләрен тату шатлыгы, дуслары белән аралашу истәлекләренә бай чагы шушында үтте бит. Менә моңсу тынлыкка чумып утырган кечкенә бакча. Төн булганлыктан, ул, бөтен агачлары бергә кушылып, тоташ серле караңгылыктан гыйбарәт булып күренә. Ишек алдының тыкрыкка караган як читендәге бу кечкенә бакча Камилләр бирегә килгәнче үк бар иде инде. Тик ул вакытларда анда күкчәчкә, сөмбел кебек агачлар гына үсә иде. Тыкрык ягына караган койма буена утыртылган камыр җимеше агачларын һәм ишек алды ягыннан тотылган рәшәткә буендагы бердәнбер шомырт куагын санамаганда, бакчада җимеш бирә торган агачлар бөтенләй юк иде. Чөнки бу йортның әүвәлге хуҗалары, барыбер бала-чага урлап бетерә дип, һәм, 2. „С. Ә.- № 9

18 
 
гомумән, карак иләштерүдән куркып, алма, чия кебек җимеш агачлары утыртуны кирәк тапмаганнар. •Бу йортны үз заманында шәһәрнең зур сәүдәгәрләреннән саналган Хәтерле Фәхрүш дигән кеше салдырган. Ул сәүдәгәр, укый-яза белмәүче надан кеше булган хәлдә, үзенең кибетләрендә нинди товарлары күпме булуын, кемнән күпме аласы барлыгын энәсеннән җебенә, тиененнән- тнененә кадәр белеп торган ди. Приказчик һәм конторщиклары аны бервакытта да алдый алмаганнар. Ләкин Хәтерле Фәхрүш кушаматы аңа моның өчен генә бирелмәгән әле. Үз кешеләре арасында аның исемен, күбесенчә, Фәхри абзый, яки Фәхретдин әфәнде дип, зурлап телгә ала торган булганнар. Кушаматның тарихы болай килеп чыккан. Бервакытны, әле бөтенләй малай чагында, Фәхри, әтисенең кибетендә берүзе калган булган. (Аның әтисе дә сәүдәгәр булган, тик ул фәкать бер бакалея кибете генә тоткан.) Шул чагында Фәхри ниндидер бер мужик егетенә бер әчмуха чәй саткан. Егетнең бер тиен акчасы җитмәгән. Бер тиен кимет инде, дип бик ялынгач, Фәхри — малай кеше — атай малы жәл түгел, дигән күрәсең, «ярар, бер тиен синдә булыр» дигән дә, чәйне биреп җибәргән. Мужик егет кибеттән чыккач, Фәхрүшне утырттым дип шатланып, яшереп калган бер тиененә икенче кибеттән тоз алып, кайтып киткән. Аннан соң күп еллар үтеп, Фәхри үзе зур сәүдәгәр булган. Теге егет тә, күптән инде, менә дигән сакаллЫ-мыеклы, балалы-чагалы мужик булып җиткән. Бервакыт Фәхри бай бөтен тирә-як авыллардан бодай җыеп, баржага төятә икән. Аңа бодай саткан кешеләр акча алырга килгәннәр. Касса янында Фәхри бай үзе дә булган. Менә шунда бер кара сакаллы мужик, нәрсәдәндер риза булмыйча, «бер тиен арттыр инде» дип ялына башлаган. Фәхри аны «бер тиен арттыр инде» дип ялынуыннан танып алган да: «Ә, син теге вакытта миңа бер тиен бурычлы булып калган идең, арттыру түгел, синнән киметергә кирәк», — дигән. — Кайчан? — дигән мужик, коты очып; ул, әлбәттә, үзенең Фәхридән кайчандыр — егет чагында ук чәй алганлыгын күптән оныткан булган. Фәхри аның исенә төшергән һәм чыннан да бер тиен арттыру өмит иткән мужикка бер тиен ким түләткән. Мужик ни әйтергә белми аңа карап торган да: «Хәтерле Фәхрүш икәнсең, дуңгыз», — дип куйган. Якын- тирәдәге кешеләр көлеп җибәргәннәр һәм шуннан башлап Фәхри бай Хәтерле Фәхрүш булып киткән... Беренче дөнья сугышы елларында Хәтерле Фәхрүшнең эшләре тагы да шәбәйгән. Шул елларда ул үзенең кызын өяз түрәләреннән берәүгә кияүгә биргән. Бик шәпләп туй иткәннәр һәм Фәхри, үзәктән ерак булмаган урамнан урын алып, үзенең кызы белән киявенә йорт салдырып биргән. Стеналары такта белән тышланып, зәңгәргә.буялган бу ике этажлы, яшел түбәле йортта түрә кияү белән бай кызы тыныч, бәхетле тормыш таба алмаганнар. Кияү кеше, патшаның һәм байларның гадел хезмәтчесе буларак, гражданнар сугышы елларында большевикларга каршы актив көрәшүчеләр сафында булганлыктан, кызыллар җиңә башлагач, аклар белән бергә качкан һәм шуннан кайтмаган. Аның белән бергә хатыны да юкка чыккан. Хәтерле Фәхрүш үзе исә, Совет власте урнашканның беренче елларында кайдадыр югалып торган да, хәрби .коммунизм чоры үтеп, НЭП чоры башлангач, яңадан шәһәрдә күренә башлаган. Тик ул чакта инде ул элекке Хәтерле Фәхрүшнең өрәге кебек кенә булып калган. Анын әүвәлге даны урынына хәзер ничек зарлануы турында анекдот кына сөйли башлаганнар. — «Әти мәрхүм әйтә торган иде, — дип зарлана икән Хәтерле Фәхрүш. — Башың исән булсын, башың исән булса, мал табылыр, дип әйтә торган иде, —ди икән. — Башыма пычагым да булганы юк, ә мал кайда? Табыла, пычагым...»


 
Аның үзенең дә, киявенең дә йортларын конфисковать итеп, коммуналь хуҗалык карамагына тапшырганнар. Түрә «кияү йортына ике эшче семьясын урнаштырган булганнар. Өске этажда торучы эшченең бер улы инженер булып җитеп, Казандагы зур заводларның берсендә эшли башлаган һәм шунда урнашып, семьясын да алдырган. Нәкъ шул чорда бирегә килгән югары белемле ике укытучыга — Камил белән Саниягә — инженер семьясыннан бушап калган шул квартираны бирделәр. Барлы-юклы кием запасы салынган бер кечкенә фанер чемоданнан һәм китап тутырылган бер читән сандыктан башка мебельләре, икесенә бер калай чәйник белән яртышар литр су сыешлы кружкаларыннан башка савыт-сабалары булмаган Камил белән Саниягә беренче мәлгә бу өч бүлмәле квартира, әле бөтенләй бушатылып та бетмәгән булуына карамастан, бөтен бер клуб кадәр булып күренде. Әйе, квартира бөтенләй бушап бетмәгән иде әле. Аның бер бүлмәсендә элекке хуҗаларның челтәр төпле тимер кроватьлары белән зур-зур гына ике өстәлләре калган, кухня стенасында асылмалы буфет тора иде. Аларны да алып чыккач, бигрәк коточкыч булыр монда, —дип уйлады Сания. Алар күңелләреннән Казандагы уку йортының гомуми торак бүлмәсен сагынып куйдылар. Шундый аптырашта торганда, квартираның элекке хуҗаларыннан берсе, Камил белән Сания каршына килеп, гафу үтенергә тотынды. — Әгәр сезгә артык тыгыз булмаса, зинһар шушы кровать белән өстәлләр калып торсын. Шулай ук кухнядагы буфет та... Әгәр бик тыгызлый торган булсалар, утын сараена чыгарып торырга мөмкин булыр. — Ә без ал ардан файдалансак?—диде Камил, шаярган булып. — Рәхим итегез. Әгәр кирәк булса, үзегезгә үк сатып алып калыгыз... — Хәзергә сатып ала алмыйбыз. — Җаегызны карарсыз. Соңыннан түләргә дә мөмкин булыр. — Яхшы, калсыннар,—диде Камил, — килешербез... Шулай башланып киткән тормыш торган саен тулылана, түгәрәкләнә барды. Хәзер инде аларның өендә җайлы, уңайлы, культуралы тормыш өчен кирәк булган бөтен мебельләр, савыт-сабалар, кием-салым — барысы да бар иде. Ә бакча мәсьәләсе болай булды. Бу йортка килеп керү белән Камилнең күзе шул бакчага төште (ул вакытта Камил дә, Сания дә уңайлы квартира табуның семья өчен никадәр әһәмиятле эш булуы турында уйлый белмиләр иде әле, бакча әһәмиятлерәк күренде аларга, яшь кешеләргә). Беренче карауга бик матур, бик сөйкемле тоелган бакча, җентекләбрәк карый башлагач, Камилгә ярым ташландык хәлдә калган булып күренде. — Кем карый моны?—дип кызыксынды Камил. Аскы квартирада торучы семьядан берсе кулын гына селкеп куйды: — Бер генә хуҗа булмагач, кем карасын аны! — Тагы кемнәр тора соң бу ишек алдында? Бу ишек алдында тагы бер кечкенә өй бар иде. Ул өйдә элек әлеге түрә хуҗаның хезмәтчесе торган. Аннары шул ук хезмәтче шушы тирәдәге өч-дүрт йортка дворник булып эшли башлаган. Ә инде Камилләр бу шәһәргә килгән елларда ул дворник, үзе торган өйне, дворниклыгы белән бергә, ниндидер ерактагы авылдан килгән Муллаҗан исемле бер кешегә калдырып, каядыр киткән булган. Санияләр бу квартирага килгән вакытта ишек алдының түрендәге кечкенә өйдә үзенә карата күп яшь булган хатыны һәм биш-алты яшьлек кыз баласы белән әнә шул Муллаҗан исемле дворник тора иде. Алар, берсе дә бакча белән кызыксынмаган булып чыктылар, һәм Камил бакчаның шулай тәрбиячесез калып, коруга таба барган хәлдә икәнен белгәч тә, аны үз карамагына алды. Иң элек ул аның киртәсен 

20 
 
ныгыту чарасын күрде — бала-чага кереп сындыру, мал-туар кереп таптау куркынычыннан коткарды. Аннары аны еллар буенча җыелып томалаган чүп-чардан арындырды. Кирәкмәс куаклардан чистартты да җимеш агачлары утырта башлады. Кама аръягыннан дүрт-биш төп карлыган куагы алып кайтып утыртты, унлап төп чия үрчетте. Әкренләп, биш төп алмагач та утыртып, аларның төрлесен төрле сорт белән ашлады. Портташ күршеләр Камилнең уртак бакчага болай чынлап ябышуына баштарак кырын карадылар. Тик берәү дә эндәшми иде әле. Башлап Муллаҗан телгә килде. Камилнең шул кечкенә бакчадан кайчан да булса табыш штә башлау ихтималы барлыгын күз алдына китерүдән һәм моңарчы үзенең шуңа акылы җитмәүдән туган көнчелегенә чыдый алмадымы, әллә, дворник буларак, үзен бу ишек алды өчен җаваплырак кеше санапмы, беркөнне кызмача килеш кайтып керде дә Камилгә бәйләнә башлады. — Син, энем, — диде, — үзең болай укымышлы кеше булсаң да, җайсызрак яткан нәрсәне сәрмәү тирәсенә үз бармагың үзеңә кәкре икән, ээе... Камил аны тиз генә аңлап җитмәде. — Нәрсә әйтергә телисез, Муллаҗан абзый? — Ләкин бит, синең кулың кычыткан кебек, ул бакчага минем дә, бәлкем, әллә кайчаннан бирле кулым кычытып килгәндер дә... ээе... — Алай булгач, аны тәрбияләүдән кем тыйды соң сезне? — Минем генә түгел, бәлкем әнә Ычтапан күршенең дә уйлаган чаклары булгандыр. Их, дигәндер, бу бакчага җимеш утыртып, сатып ятсан бик шәп булыр иде дә, дигәндер, ээе... — Нигә утыртмаган соң? Кем тыйган? — Кем тыйган, кем тыйган! Кем тыйсын! Мине ул тыйган, аны мин тыйган... «Уртак малны эт җыймас» дигән бабайлар, менә шул тыйган, — ээе... — Юләрлек бит ул, Муллаҗан абзый, алай бер-береңнән шикләнеп бакчаны корту... — Эт җыймаганны син җыям дисең икән инде... ай-һай, барып чыгармы икән. Уртак малга кул сузган кешене бездә... ээе... — Нәрсә сез, — диде Камил шактый җитди тавыш белән, — саташасызмы әллә? Сез мине шушы бакча белән сату итәргә җыена дип уйлыйсызмы? Минем аны бөтенебез өчен күңел ача торган бер аулак почмак итәсем килә. Моны сез кайгыртырга тиеш идегез. Моңарчы шул эшкә акылыгыз җитмәгән икән инде, яхшылык теләгән кешегә андый әшәке сүзләр әйтергә оялыгыз. — Ярар, ярар, сез яхшы инде, без начар, ээе... Муллаҗанга шуннан ары бәйләнергә ирек бирмәделәр. Хатыны Гашия чыгып, аны тыйды. — Нә^рсә .син монда юкны лыгырдап йөрисең, Муллаҗан,— диде ул, ачуланып. — Әйдә, кер, ят, исерек баш! — Аннары Камилгә борылып, гафу үтенгән тавыш белән: — Шул исерекнең сүзен чынга ала күрмәгез тагы, ни сөйләгәнен үзе дә белми ул, — диде. Муллаҗан, киреләнеп, «Как белми!» ди башлаган иде, Гашия, аңа артык авыз ачарга да бирмичә, җилтерәтеп өенә алып кереп китте. Камил, башын чайкап, күңеленнән генә: «менә ахмаклык» дип куйды да бакчаны үзе теләгән хәлгә китерү эшен дәвам иттерде. Күрше-күләннән аңа каршы килүче дә булмады, ярдәм итүче дә күренмәде. Бакча беренче елны ук үзенең татлы җимешеннән — эре-эре карлыганнарыннан авыз иттерә башлады. Камил бакчаны тәрбияләп эшкә кертүдә ялгыз булса да, аның җимешләреннән файдалануны күршеләре белән уртак итеп куйгач һәм аны карап-күзәтеп торуны дворникның үзенә тапшыргач, барына да ошап китте. Хәзер инде аны һәркем бер үк вакытта үзенеке дә, шуның белән бергә вакытсыз һәм тәртипсез рәвештә кагылырга ярамый торган изге күрше хакы да итеп карый башлады. 
21 
 
Тәрбиягә каршы бакча үзе дә искиткеч юмартлык күрсәтте: ике-өч елдан ул үзен караучыларга әчкелтем татлы, сусыл чия авыз иттерде. Соңгы елларда матур-матур гына алмалар да бирә башлады. Дөрес, кечкенә инде ул бакча, аның биргән җимешләре дә йорт хуҗаларының кирәген капларлык дәрәҗәдә түгел. Шулай да, бик матур күңел юаткыч, ул бөтен ишек алдына ямь биреп, һәркемне караган саен куандырып тора.., — Шушы бакчага караган саен син исемә төшәрсең инде, —дип куйды Сания. — Бу бит синең бакча. Камил аны кочагына кыса төште. — Корытмагыз аны, Сания, яме?.. Корытмаска тырышыгыз. Икенче көнне иртән Саниянең кәефе начаррак иде. Шуңа күрә Камил аның белән өендә генә саубуллашып, җыелу пунктына ялгызы гына китәргә булды. Хәсәнгә дә өйдә калырга, әнисе янында торырга кушты. Алар ишек алдына чыкканда өстенә купшы итеп, иңбашларын күпертеп тегелгән бизәкле алъяпкыч кигән таза гына, түгәрәк кенә хатын озын саплы себерке белән бакча буен себереп йөри иде. Камилләрне күрүгә, ул эшеннән тукталып калды, һәм үтә үз кешеләрчә ачык чырай белән, елмаеп: — Исәнмесез... Кая җыендыгыз болай?—диде. — Ә, Гашия апа,—диде Камил, аның елмаюына каршы елмаеп,— өеңә кереп саубуллашып чыкмакчы идем әле үзең белән. Хуш инде, күрше, китәм бит. Менә! — Камил иңбашларын күтәреп, аркасындагы капчыгын селкетеп куйды. Гашия әсәренде, аның йөзенә шаккаткан кеше кыяфәте чыкты. — Бүген үкме?—диде ул, исе китеп. — Нигә ул кадәр ашыктың? Тыныч вакытлардагы кебек дисбительнигә китү генә түгел бит. Шушы хәлдәге хатыныңны ташлап... — Гашия Саниягә борылды һәм шул ук секундта аның йөзендәге гаҗәпләнү билгесе куркыну чырае, белән алмашынды. — Нихәл соң, Сания? Әллә кәефең начармы? — Өшебрәк торам. — Нервдандыр, — диде Камил. — Син кер инде, булмаса, Сания. — Зарар юк. — Сорар идең, ичмасам, яхшылабрак, — диде Гашия үпкә катыш шелтәле тавыш белән. — Бер унбиш көнгә генә булса да, калдырырлар иде... Калдырырлар иде, нигә калдырмасын, белмәгән кешеләрең түгел... — Вакыты шундый. Берни эшләр хәл юк. Шулай туры килә. Син инде, Гашия апа, моңарчы яхшы күрше булып килдең, рәхмәт. Мин киткәч тә Санияне онытма. Бу араларда бигрәк тә... Үзең беләсең. — Белми теге! Ул яктан борчылма. Онытаммы соң Санияне! Аллам сакласын. Син бер дә кайгырма. Бар. Хәерле юл. Исән йөреп, сау кайт. — Ул кинәт кулындагы себеркесен нык итеп бакча рәшәткәсенә сөяп куйды.— Себермим. Белмәдем, тотынмаган да булыр идем. Гашиянең бу хәрәкәте Хәсәнгә аңлашылып җитмәде, ахрысы, кызыксынып, сорау бирде: — Ә нигә себермисең, Гашия апа? — Нигә була димени? Кеше юлга чыкканда себермиләр, шул. Камил көлеп, Хәсәннең башыннан сыйпап куйды. — Шундый йола бар, улым. Ярый, хушыгыз. Әйбәт кенә, исән-сау гына торыгыз... 

Камил килеп җиткәндә хәрби комиссариат бинасы каршындагы урам бакчага йөзләрчә кешеләр җыелып өлгергән иде инде. Тик, китүчеләр дә, китүчеләрне озата килүчеләр дә бергә бутала иде әле. Камил беренче мәлдә кайсы төркем янына барып тукталырга белми, аптырабрак калды. Аңа таныш кешеләр күп иде биредә. Тик алар берсе
22 
 
дә хезмәтләре яки семья тормышлары буенча аның белән уртаклыгы булган якын кеше түгел иделәр. Менә аның колакларына кайдандыр — сәрви куаклары артыннан күңеленә якын таныш тавышлар ишетелде, һәм аңа кинәт кенә, ничектер, үз мәктәбендә, зур тәнәфес вакытында ишек алдында басып торган кебек булып китте. Ул арада сәрви куаклары артыннан чынлап та күңелле, җанга ягымлы төркем булып, аның укучылары килеп чыкты. Хәер, хәзер инде алар аның укучылары түгел. Дөресрәге — быел аның мәктәбен тәмамлап чыккай яшьләр. Араларыннан берничә егет армия сафына китәләр икән, калганнары аларны озата килгәннәр. Барыннан да алда Камил каршына Рифгать килеп басты. Аның белән янәшә Миләүшә. — Камил абый!—диде Рифгать, шатлыклы елмаеп, — әллә безне озатучы булып сез барачаксызмы? Бу сораудан Камил ничектер уңайсызланыбрак киткән кебек булды. Ләкин ул мондый уңайсызлану тойгысының нидән килүен аңламады әле. һәм ул тойгы белән исәпләшергә дә теләмәде. Үзен бик иркен тоткан хәлдә, бик гади итеп, көлеп җавап бирде: — Нигә озатып кына булсын? Сезнең белән бергә барам. — Безнең белән? — Нигә гаҗәпләнәсез? Әллә мин сезнең белән бергә сугыша алмаслык кешеме? Инде хәзер Рифгать уңайсыз хәлдә калган кебек булды. Кинәт кенә үзенең укытучысы белән, гади укытучы гына да түгел, ни- чәмә ничә еллар буенча һаман олылап, хөрмәт итеп килгән мәктәп директоры белән бер сафка басу уңайсыз иде аңа. Әйтерсең, ул көтмәгәндә генә шундый өлкән кеше белән бер дәрәҗәле солдат булып китүе өчен үзе гаепле инде. һәм ул, акланырга теләгән кешесыман, юаш кына итеп: — Сез инде, Камил абый, безнең командир булырсыз, — дип куйды. Ләкин яшь кеше тарафыннан өлкән абыйсына карата фәкать яхшы ният белән генә әйтелгән бу сүз Камилгә үткен чәнечкеле тәнкыйть сүзе булып ишетелде. «Шулай шул, — дип уйлады ул күңеленнән, — мин бүген сезнең арада командир булырга тиеш идем. Ә мин...» һәм әле кичә генә директор булган кеше бүген үзенең укучы балалары каршында кызарып китте. Чөнки гомуми белеме, культура дәрәҗәсе һәм политик аңлылы- гы югары дәрәҗәдәге кеше булуга карамастан, алай гына да түгел, ун елга якын стажлы партия члены булуга карамастан, командир булырлык дәрәҗәдә хәрби белеме юк иде аның. Оят иде аңа. Юк, сугыш теләмәү, татулык сөю билгесе түгел бу, гамьсезлек билгесе! Ул үзенең кичәге укучысына күңелендәген әйтеп бетермәде. — Белмим шул, — дип кенә куйды, елмаеп. — Командир булу өчен укытучылык биргән тәҗрибә генә җитәр микән? Ул арада Миләүшә сүзне икенчегә борды һәм мондый урында хатын- кызларга гына килешә торган власть иясе тоны белән Камил абыйларына карата үпкә катыш шелтә белдерергә тотынды: — Шулай килешәмени инде, Камил абый, — диде, — шундый зур, шундый куркыныч юлга чыгасыз. Ә укучыларыгыз белән саубуллашырга да уйламагансыз. Без бит сезгә бик зур итеп озату оештырган булыр идек. — Шунысыннан курыктым да шул, Миләүшә. Андый озатулар оештырып торырга, китүче бер мин генәмени? Үзегездә ни хәлләр бар соң? — Озакламый Казанга барырга җыенам. — Университетка? — Әйе. Әти дә, әни дә шунда куәтлиләр. — Әллә сез үзегез моңа каршымы? — Уңайсызланам уңайсызлануын да... — Ни өчен?  
23 
 
— Минем дә фронтка китәсем килә иде. Комсомолка бит. — Бөтен кешегә дә фронтка китеп бетәргә димәгән. — Әллә шушында гына калып, заводка керергәме дигән уем да бар иде дә, әти... — Университетка барырга кирәк, — диде Камил, кырт өзеп. — Әтине дә алулары мөмкин бит. — Газиз абыйнымы? Әллә аны да чакыралармы? — Әлегә чакырганнары юк югын... Көтмәгәндә якындагы юан агач артыннан Фоат тавышы ишетелде: — Чакырырлар болай булгач,—диде ул гадәтенчә ярым ачулы, ярым зарланган тавыш белән, — әтиегезне дә чакырырлар, үзегезне дә. Барысы да тавыш килгән якка борылдылар. Якында гына, бакчаның ямен җибәреп утырган, бөтен җирен гөмбә басып беткән, яфраклары сирәгәйгән авыру усак агачына иңе белән сөялгән хәлдә, Фоат басып тора иде. Ул өстенә-башына таушалып-ёөтәр- л.әнеп беткән иске киемнәр кигән, аякларында коргаксып беткән сандали. Аның чырае җитди. Иреннәре, мәңге ачылмаска сүз биргәндәй, бер-бер- сенә кысылып ябылганнар. Әгәр үзе белән электән танышлыгың булмаса, йөзенә карап, әле генә Миләүшәгә җавап биргән кеше шушыдыр дип уйларлык та түгел. Шунда ук, Фоат сөялгән усактан читкәрәк тайпылып, гөмбәсе йокмасын дип шикләнгәндәй, бер якка таба янтаеп үскән ап-ак каен бар; шул каенга таянып, Фәрдәнә тора. Анысы, ире белән чагыштырганда нәкъ киресенчә, туйга килгән шикелле бизәнеп, киенеп-ясанып килгән. Өстендә зәңгәрсу җирлеккә күкле-яшелле эре-эре чәчәкләр төшерелгән кытай ефәгеннән тегелгән купшы күлмәк, аягында күксел ефәк оек һәм шундый ук төстәге хромнан эшләнгән биек үкчәле туфли. Ә үзе, ниндидер бик кызык тамаша күргәндәй, Камилгә караган да сабыйларча беркатлылык белән елмая. Тик, артык яшь кеше булмаганлыктан, бу беркатлылыгы аны сабыйларча самими итеп түгел, бәлки чибәр генә, гаепсез генә бер ахмак итебрәк күрсәтә. Өйрәнелмәгән шартларда очрашырга туры килгәнлектән, кичәге укучылары каршында Камил үзен киеренкерәк тотарга мәҗбүр иде. Хәтта үз кордашларыннан якынрак танышлары булмагач, ул үзен ничектер ялгыз да хис итә кебек иде. Шуңа күрә, көтмәгәндә Фоат белән Фәрдәнә килеп чыккач, аңа җиңелрәк булып киткәндәй тоелды. — Әйдүк, Фәрдәнә,— диде ул, Фәрдәнәнең гамьсез елмаюы йогынтысына бирелә төшеп. — Кайсыгыз озата? Сез Фоатнымы, әллә Фоат сезнеме? Хәер, туктагыз, Миләүшәгә ничек дидегез әле сез, Фоат? «Болай булгач» дидегезме? Шулай дидегез бит: «болай булгач, әтиегезне дә чакырырлар, үзегезне дә»? Әйе? Фоатның мәңге ачылмаска ниятләгәндәй кысылган иреннәре ярты гына секундка ачылып-ябылгандай булды һәм шул арада бер-ике авыз сүз ычкынып калды: — Шулай дидем. — Мичек булгач, ягъни? Фоатның авызы яңадан ачылырга ашыкмады. Аның өчен Фәрдәнә .җавап бирде. — Фоатны да чакыргач, дигән сүз, ха, ха, ха... шулай бит, Фоат? Фоат дәшмәде. Тик Фәрдәнәнең аңа исе китмәде. — Ярар, сөйләшәсе килгәч, сөйләшер әле, — диде дә, Камилнең семьясы турында сораштырырга тотынды. Яшьләр, өлкәннәрне тыныч калдырып, үз юлларына киттеләр. — Кайда соң синең Санияң? — диде Фәрдәнә. — Әллә озата да килмәгән инде? — Үзем алып килмәдем. Аның хәле шундыйрак. Фәрдәнә кинәт җитдиләнә төште: — Ничек, әллә авырый башлагач калдырып киттегез?  
24 
 
— Юк. алай ук түгел шикелле! — Бәләкәегез булмагандыр бит әле? Фоат тагын ачулы гына итеп, капыл гына бер сүз әйтеп куйды. — Бәләкәйләреңнең кемгә кирәге бар соң хәзер! — Туктагыз әле, Фоат, ни булды соң әле сезгә? — диде Камил, аны юатырга теләгән тавыш белән. — Ник сез бүген болай тискәре ягыгыз белән тордыгыз? — Аның бер бүген генә түгел инде. — Юк, шулай да, нәрсәгә ачуландыгыз? — Ачуланмый ни. Белеп торалар бит инде: кеше армиягә яраксыз. Шулай да алалар. — Нигә соң сезнең ул кадәр яраксыз буласыгыз килә? — Яраклы булсам рад кына булыр идем. Тик барыбер Казаннан борып кайтарачаклар. Артык эш кенә ясыйлар. Хөкүмәткә никадәр расход, кешене никадәр бимазалыйлар. — Бәлки кайтармаслар, берәр эшкә яратырлар үзегезне. — Бу йөрәк белән нәрсәгә ярыйм мин... бу ашказаны белән... — Армия дигән нәрсә бит ул, фронт дигән нәрсә — сугыш вакытында бик катлаулы, бөтен кешене дә алдың да, кулына мылтык яки пулемет тоттырып, алгы сызыкка җибәрдең дигән сүз түгел. Сәламәтлеге йомшаграк кешеләр башкарырлык эшләр дә җитәрлек анда. — Белмим инде, эшләр минем кебеккә калса, белмим... — ул, кинәт исенә нидер төшеп, түш кесәсенә тыгылды. — Чәнчелеп китсен, даруымны алмаганмын бит, — диде, тагын да борчыла төшеп... — Фәрдәнә, мә әле, шушы рецепт белән аптекага гына барып кил. Күбрәк бирсәләр дә ярар... Кая куйдым соң шул шайтан сабагын! — Ул түш кесәсендә казынып, ниндидер искереп беткән кәгазьләр китереп чыгарды да, аларны тиз генә кире салып куйды. — Чәнчелеп кенә китсен икән, теге пинжәк кесәсендә калган. Бар, тиз генә бул әле. Фәрдәнә ашыкмыйча гына урамга таба атлады. — Бәлкем, Исак Саломоновичка да кереп чыгарсың,— дип кычкырды Фоат аның артыннан. — Комиссар белән үзе сөйләшеп карасын. Барыбер Казаннан борып кайтарачаклар бит, диген... Атла инде тизрәк, җан көеге, йөгер... Ләкин Фәрдәнә үзенең йөреш тизлеген үзгәртмәде, акрын гына, вәкарь белән генә атлап, урам-бакча буенча китеп барды. — Шайтан токымы!—дип куйды Фоат. — Тфу! Камил, аның көчсез ачу җыерчыклары белән ямьсезләнгән чытык йөзенә карап, сүзсез уйга калды: кем соң бу үзе? Ул арада хәрби комиссариат кешесе чыгып, килүчеләрне барлый башлады. Рифгать белән Миләүшә яңадан Камил янына килеп бастылар. Камилгә җиңел булып китте. Ул иркен сулап куйды. Елмаеп, йөзе белән яшьләргә борылды. Озакламый, китүчеләр озата килүчеләреннән аерылып, бер сафка тезелделәр. Бер команда астында хәрби комиссариат бинасының ябык ишек алдына таба атладылар... 6 Икенче көнне аларны караңгылы-яктылыдан пристаньга алып төшеп киттеләр. Пароход юк иде әле. Гадәттә мондый иртәләрдә тып-тын була торган Кама буе ул көнне шаулап-гөрләп торды. Бөтен'дебаркадер өсте, басмалар, яр буенда яткан мичкәләр, юан-юан аркан өемнәре, тегендә-монда серәешеп күренгән зур- зур таш өсләре өзлексез кыймылдап, мыжгып торган кешеләр белән капланды. Китүчеләрнең күбесенең берничә озата килүчесе бар иде. Бер-берсенә. тугантумачалык, агай-энелек, дус-ишлек җепләре белән бәйләнгән кеше
25 
 
ләр, бергә-бергә оешып, вак-вак төркемнәргә бүленделәр, һәр төркемнең үзенә генә хас булган хәрәкәте, үз тавышы бар иде. Берәүләр елганың читенә үк барып урнаштылар да, бик озаклап утырырга ниятләгән кебек, капчыкларын чишеп, ашъяулыкларын җәеп, ашау-эчү мәҗлесе корып җибәрделәр. Берәүләр, тынычрак почмакларны сайлап, башкаларга ишеттермичә генә, үзара нидер сөйләшү белән мәшгуль булдылар. Берәүләр үзләренең нинди урынга туктауларына да, тирә-якларында кемнәр булуга да әһәмият бирмичә, әйтәсе сүзләре күптән әйтелеп беткән кебек, сөй- ләшми-нитми, тик кенә басып тордылар. Берәүләр исә, безнең бүгенге йөрәк хисләребез бөтен дөньяга фаш булсын дигәндәй, ярсып-ярсып гармонь уйнарга, җырларга, биергә тотындылар. Андый төркемнәр, «Рәхим итегез, безнең түгәрәк һәркемгә ачык» дип кычкырып торгансы- ман, киң күңелле булып күренә иде. Шунлыктай булса кирәк, озата килүчеләре булмау сәбәпле, кая барып бәрелергә белми йөргән «ялгыз башлар» да күбрәк шулар тирәсенә елыштылар. Тәртипкә салынмаган бу чиксез зур җыенның үзәге шуидадырсыман булып күренә иде. Камил белән Фоат бергә иделәр. Яннарында озата килүчеләре булмау сәбәпле, икесенең дә күңелләрен туктаусыз көтү халәте чолгап алган иде. — Менә, менә Фәрдәнә килеп җитәргә тиеш. — Менә, менә Сания килеп җитәргә тиеш. Әйе, Сания кичә кичен Камиле янына килеп, күңеле күтәренке булу белән ирен шатландырып киткән иде. Пристаньга да төшәргә булган иде. — Нигә һаман килми соң ул? Камил өчен дә, Фоат өчен дә шушындый сораудан, шушындый зарыгып көтүдән башка нәрсә юк иде бу минутта. Борын төбендә өзлексез алмашынып торган йөзләрчә хәрәкәтләргә күзләре сукыр, бөтен тирә- якны тетрәтеп, ярсып уйналган гармонь тавышларына, шашып җырланган җыр авазларына колаклары чукрак иде аларның. — Ичмасам, сезнең Фәрдәнә килсен иде тизрәк, — дип куйды Камил, сабырсызланып. — Өйдән чыгып китмәс борын ук онытып та өлгерде, күрәсең,— диде Фоат. Камил күкрәге белән генә көлеп куйды һәм, «тагы нинди әкәмәт сүз әйтер икән бу Фоат?» дигәнсыман, эндәшми тора бирде. — Иблис токымы! —дип куйды Фоат, ниндидер нәфрәт катыш гасаби тавыш белән. — Нәрсә?—диде Камил, тыныч кына, — Фәрдәнә турында шундый сүзне чынлап әйтүегезме бу? — Бер дә шаярасым килеп тормый. Фоатның бит мускуллары тартып-тартып куйды. — Их! — диде ул, бөтен йөрәген чыгарып атарга теләгәндәй, тирән көрсенеп. — Хатын-кызны белмисез әле сез. Камил ни әйтергә белми беравык аптырап, тотлыгып торды. Фоатны бер бәрүдә аңына китерерлек көчле, куе мәгънәле сүз әйтәсе килде аның, тик андый сүз табылмады. — Хатын-кызны түгел, ирләрне дә белеп бетермим, күрәсең, әле мин,— диде ул, юаш кына итеп. — Әйе, балачактан ук таныш дип йөргән ирләрне дә белеп бетермим, күрәсең. Бу сүзләрне әйткәндә ул, туп-туры итеп, Фоатның күзләренә карап торды. Фоатның, күзләрен читкә борып, эндәшми торуын күргәч, шелтәле тавыш белән өстәп куйды: — Ичмасам, бүген, мондый минутта андый сүзләрне эчеңдә калдыра белергә кирәк, Фоат, оялырга кирәк. — Эчендә эт үлмәгән хатын булса, шушындый минутта йоклап ятыр идемени кеше! —Ашыгасыз, Фоат, урынсыз нәтиҗә чыгарырга ашыгасыз. Фәрдәнә андый бәягә лаек хатын түгел. Ул, минемчә, просто...  
26 
 
I — Әнә бит, әнә, басып килешләрен генә карагыз сез аның! — Фоат башы белән шәһәр ягына ымлады.— Центральный урамга буй күрсәтергә чыккан кызмыни! Камил, ике арада туа башлаган ямьсез бәхәсне онытып, Фоат ымлаган якка карады. Шәһәргә таба үрләп сузылган аксыл таш юл өстеннән, гадәтенчә, ашыкмыйча гына, вәкарь белән генә атлап, Фәрдәнә төшеп килә иде. Кичәгечә нәфис итеп киенгән иде ул. — Җитмәсә, авызын ерып килә әле, — дип куйды Фоат. Алар, халык арасыннан аерылып, Фәрдәнәгә каршы атладылар. Фоат Фәрдәнәнең үзләре янына килеп җитүен көтмәстән үк сүз башлады: — Бәйрәм щәрифләр котлы мөбарәк булсын! —диде ул ирония белән. Фәрдәнә дә аңа шундый ук ирония белән жавап бирде. — Ашыкма, карт, Казаннан әйләнеп кайтмагансың ич әле, башта әйләнеп кайт, шунда бәйрәм булыр. Ул Фоатка хәзергә башка сүз әйтмичә, Камил белән исәнләште. — Ну, Камил, ашыктыгыз, бәлки тагын ярты гына көн торсагыз» тәбрик иткән булыр идем үзегезне. — Нигә, нәрсә бар? — диде Камил, каушап. Фәрдәнә аңа елмаеп жавап бирде. — Санияне больницага озатып килдем. Камил тәмам куркынып, агарынып китте. — Больницага?! — Әйе, тудыру йортына. Нәтижәсен белеп килим дигән идем дә, китеп барырсыз дип, бирегә ашыктым. Ул һаман елмаеп сөйләшә иде. — Мин аңламыйм, — диде Камил, шикләнеп. — Нигә елмаясыз сез? — Минемчә, кеше үлгәндә генә елыйлар. Ә без туасы кеше турында сөйлибез. — Тумаган бит әле ул. Бала тудыруның нәрсә икәнен белмиммени мин! Чынлап та, бер-бер хәл бармы әллә? Бу вакытсыз көлүегез мине тынычландыру өчен генә түгелме? Дөресен әйтегез. — Ялганларга исәбем дә юк! — Айларга теләмим мин сезнең бу ваемсызлыгыгызны,— диде Камил, ачулы борчылып, — зинһар, житдирәк булыгыз, Фәрдәнә. — Бер дә борчылмагыз, Санияне беләм мин: аңа берни дә булмаячак. Беләсегез килсә, бала тудыру күңелле эш ул. Берни түгел-. Бәрәңге ашаудан да җиңел. — Фәрдәнә! — Җитте,— диде Фәрдәнә, зур кара күзләренә шаян җитдилек чырае биреп, — Сания сезгә борчылмаска кушты! Приказ! «Сания кушты» дигән сүз Камилне кинәт йомшартып, җылытып, рәхәтләндереп җибәрде. Саниянең үзен күргән кебек, аның үз тавышын ишеткән кебек булды ул. — Ә малай, Хәсән кайда калды икән? — Аның янына күршегез кереп калды. Гашия. — Әйе, Гашия яхшы күрше. — Борчылмагыз, Сания кайтканчы, аңа мин үзем әни булып торырмын. Мин дә сездә куначакмын. Ул арада Фоат та дусларча йомшак тонга күчеп, Камилне тынычландырырга булышты. — Ул яктан борчылмагыз инде сез, Камил. Фәрдәнә аиы булдыра ул. Әз генә картая төшәсе бар: менә дигән кендек әбисе буласы кеше. Шулай бит, карчык? — Я, я, телеңә салынма,—диде Фәрдәнә,— картаерга җыенмыйм әле. Солдаткы буласы кеше, үзең беләсең.  
27 
 
Камил бу шаян тонга кушыла алмады. Ул һаман җитдилек саклап, тирән дулкынланган хәлдә, Фәрдәнәгә рәхмәт әйтергә ашыкты: — Рәхмәт сезгә, Фәрдәнә. Онытмам. Әйе. Сания башка бер сүз дә әйтмәдеме? — Тагын... үзегезне сакларга приказ бирде. — Әйе, бусы да аныңча, — диде Камил, үз алдына сөйләнгән тавыш белән.— Әйе. Шулай да нинди җайсыз вакытка туры килде... Ул үзенең эчке уйларына батып, сүзсез калды. Фәрдәнә Фоатка борылды. — Я, карт, нәрсәгә иренеңне күперткән идең әле син? Камил аерылу алдында торган ир белән хатын янында үзенең өченче кеше икәнен аңлап алды. Су эчәсе килүгә сылтап, яр өстенә, инде ачыла башлаган кибетләр, лареклар янына күтәрелде. Авыр иде аңа. Бала көтү минутлары — ата күңеленең иң нечкәргән чагы ул. Мондый минутларда ата кешенең хисләре ирләргә хас булмаган дәрәҗәдә үткен- ләшүчәи була. Башка вакытларда бөтенләй игътибарсыз үтелә торган ваклыклар да ниндидер әһәмияткә ия булалар, биеклеккә күтәреләләр. Камил моны үзенең беренче баласын көткән минутларда аңлап алды. Дөресрәге, бала көткән минутларда ук түгел, бераз соңрак, хисләр әсиреннән котылгачрак, акылы аркылы кичерде ул аларны һәм байтак вакытлар үзенең шул чактагы халәтеннән үзе көлеп йөри торган булды. Ул вакытта заманалар тыныч иде әле. Яңа гына башланып килгән җәйнең иң матур көннәреннән берсе иде. Тудыру йортының да яңарак кына салынган чагы иде. Шәһәр читеннән башланып, Кама ярларына барып терәлгән гүзәл әрәмәлек эченә кертеп •салганнар иде аны. Камил әнә шул йортның, әле ул вакытта ярым кыргый урманнан гыйбарәт булган бакчасы эчендә сәгатьләр буенча көтеп утырды. Әйтеп аңлатуы читен булган тойгылар белән кызып янган хәлдә, Саниясе турында нинди хәбәр алып чыгасыларын көтеп утырды ул. Матур, җылы җәй көне булганлыктан, Камил ул көнне бик җиңелчә киенгән иде. Өстендә ачык якалы ак күлмәк белән ак чалбар, аякларында оексыз киелгән сандали генә иде аның. Күпереп, күкрәп утырган бакча эчендә берничә минут кая барып бәрелергә белми йөргәч, ул болын чәчәкләре белән аралашып, куе булып үскән үлән арасына кереп утырды. Бераз үлән чәйнәп утыргач, аяклары янында гына кырмыска оясы барлыгын сизде. Аның бу урынга килеп утыруы кырмыскалар өчен гадәттән тыш зур вакыйга булды, ахрысы: алар арасында ыгы-зыгы купты. Вак- вак кына кара кырмыскалар бик тиз арада Камилнең ялангач аягын сырып алдылар. Бик мөһим эш артыннан йөргән шикелле, аның аяклары өстендә ашыгып-ашыгып чабышалар иде алар. Кайберәүләре кинәт кенә тукталалар да, кайсы яктан куркыныч бар икән дигәнсыман, сагаеп торалар, кайберәүләре исә, тынычлыкларын бозучы бу «дошман»га булган көчле ачуларына чыдаша алмагандай, кадалып-кадалып Камилнең аягын тешлиләр иде. Камил үз тәне өстендә шулай тузынып йөргән кырмыскаларга искиткеч бер тынычлык белән карап торды. Башка вакытта булса, ул, билгеле, бу хәлгә болай тыныч кына түзеп тора алмас иде. Аягын тешләүче кырмыскаларны үтерә-кыра учлары белән сыпырып төшерер иде дә, икенче бер урынга күчәр иде. Ә ул көнне, ул минутларда!.. Күңеле нечкәргән иде аның. Кырмыскаларның кытыклауларына да эче пошмады, ачытып- ачытып тешләүләренә дә исе китмәде. Аларга карата дусларча нечкә ихтирам күрсәтте. Хәтта, аларның борчылып йөрүләрен күргәч, үтә йомшарып китеп, нәни балалар белән сөйләшкән төсле, үзләре белән сөйләшергә тотынды. — Борчылмагыз, бәгырькәйләрем, борчылмагыз,— ди иде ул,— ку- рыкмагыз, рәхәтләнеп тешләгез, мин сезгә тимим...  
28 
 
Берничә сәгатьтән сон, аклыгы-пакьлыгы белән фәрештәләргә тиң булып күренгән сестра чыгып, аны яңа гына дөньяга килгән улы белән тәбрик итте. Саниянен, дә исәнсау икәнлеген ишетте Камил. Аның ул минутлардагы шатлыгы бернинди үлчәүгә дә сыярлык түгел иде... Ә хәзер... Чиксез авыр аңа. Бөтен барлыгын ниндидер юнәлеше ачык булмаган хәвефле хисләр өермәсе чолгап алган аныц. Л\енә ул яр өстендә, кибетләр алдын киртәләгән рәшәткәләрнең берсенә ике терсәге белән таянган хәлдә, югарыдан түбәнгә, бөтен дебаркадер тирәсен каплап алган халык төркеме өстенә карап тора. Читтән караганда барысы бергә укмашып, бөтен пристаньны сарып алган корт иле кебек булып күренгән бу зур төркем эчендә кемнәр генә булмагандыр ул көнне. Нинди генә тирән хисләр кайнамагандыр анда,, нинди генә ачы уйлар тумагандыр! Күпме генә гөнаһсыз дуслык, күпме генә саф мәхәббәт, күпме генә якын туганлык хисләре кан еламагандыр! Үзенең һәм якыннарының ни дәрәҗәдә кадерле икәнлеген йөрәк сызлануы белән хис итмәгән бер генә кеше булдымы икән анда? Юктыр. Бит һәркем үзе бер дөнья, һәр кеше берәүнең алтыннан кыйммәтлесе, җаннан ка- дерлесе!.. Ләкин бу хисапсыз кешеләр дулкыны эчендәге хисләр ташкыны тышка бәреп чыгарга өлгермәгән иде әле. Салмак кына кузгалып торган өзлексез хәрәкәт һәм шул хәрәкәттән күтәрелгән тигез гөрелте өстендә ниндидер сәер, тантаналы тынычлык хөкем сөрә иде. Ниһаять, бөтен пристаньны каплаган төркем тетрәп, гөжләп китте. Аерылышу минутларының якынлашуы турында хәбәр биргән кебек» монлы итеп гүелдәгән пароход тавышы шау-шуны кинәт көчәйтеп, куертып җибәрде. Ыгы-зыгы купты. Камил дә ихтыярсыз урыныннан кузгалды. Шаулап-гөрләп торган төркем эченә тартылды. Пароход дебаркадерга килеп тукталуга, төркем эчендәге буталыш, шау-шу тагын да көчәя төште. Кычкырып-кычкырып елау тавышлары ишетелә башлады, онытылыпонытылып кочаклашулар, үбешүләр китте, һәркем үз тавышын ишеттерергә теләгәндәй кычкыра, әле тегендә, әле монда ачу белән бирелгән команда тавышлары яңгырап китә, ләкин алар үзләре дә күбесенчә шау-шуны көчәйтергә генә булышалар иде. Камил саубуллашу өчен Фәрдәнә янына килде. Фәрдәнә аңа һаман да, гадәттәгечә, тыныч күренде. Тик аның да йөзе җитдиләнгән иде инде... — Хуш, Фәрдәнә, Саниягә әйт: минем өчен тыныч булсын... Фәрдәнәгә әйткән соңгы сүзләре шул булды аның. Аннары ул ашыга- ашыга тыгылышып пароходка керүчеләр төркеменә кушылып китте һәм тиз арада пароходның өске катына күтәрелеп, дебаркадерга караган палубага чыгып басты. Пароход икенче свистокны биргәндә, дебаркадер өстендә бөтенләй мәхшәр иде инде. Нинди дә булса бер хәрәкәтне аерып күрү яки берәр тавышны аерып ишетү мөмкин түгел иде хәзер — бөтенесе бергә кушылып буталган иде алар һәм бу шашып кычкырышкан тавышлардан туган "шау-шу өстендә, җан әрнеткеч булып, хатын-кыз елавы яңгырый иде. Күтәрә алмаслык авыр булып китте Камилгә. Бу ни бу? Шулай ук безне мәңге яңадан кайтмаска озаталармыни соң?.. Үзе дә еларга хәзер иде Камил. Тик, аның күңелендә туган бу шомлы сорауларга җавап бирергә теләгәндәй, төркем арасында бер карт аерылып күренде, йөзе уттай янган ап-ак сакаллы бу карт, кечкенә, чандыр йодрыгын югары күтәргән хәлдә, ярсып-ярсып ниләрдер кычкыра идо. Камилнең бөтен дикъкате ничектер шул картка тартылды һәм бер миз* гелдә аның колакларына шул картның гына тавышы ишетелә торгам булып калды.  
29 
 
— Бетереп кайтыгыз, измәсен изегез мәлгуньнең!.. Башкасын ишетмәде Камил. Ләкин тиңсез кайнарлык белән әйтелгән ■бу сүзләр яр буендагы бөтен ыгы-зыгыга, бөтен пристаиьие яңгыраткан барлык шау-шуларга, кычкырышларга бер мәгънә биреп җибәргән кебек булды. Камилнең бөтен тәне кызып, янып китте. Бик зур җаваплылык ’йөкләде аңа бу сүзләр. Шуның белән бергә, аның күңеленә батырлык, ныклык, ышаныч та бирделәр алар. Пароход кузгалып китте. Озакламый шау-шу тавышлары югалды. Хәтта пароход эче тып-тын булып калды. Ләкин әлеге сүзләр Камилнең колак төбендә һаман яңгырап торган шикелле тоела, ул алариың тәэсиреннән айный алмый бара иде. — Бетереп кайтыгыз! Измәсен изегез мәлгуньнең!.. 

Казанда аларны туп-туры Татарстан хәрби комиссариатының озату пунктына китерделәр. Сугышка кадәр клуб булган ике катлы бинаның зур залы алар килгәнче үк тулган иде инде. Бөтенесе бер читкә җыеп куелган чиксез күп урындык, почмакларга кысылган йомшак диван өсләрендә генә түгел, тыныч вакытта йөзләрчә кешеләр иркенләп танцевать итә торган киң идән уртасында да буш урын табу кыен иде ул көнне. Залның түрендәге сәхнә калкулыгы өстенә урнашкан кешеләр, берсе өс- тенә берсе өелешкәнсыман, түбәләре белән түшәмгә терәлә язып торалар иде. Бөтен тәрәзәләр ачык булуга карамастан, эсселеккә, бөркүлеккә чыдарлык түгел иде анда. Бер генә яңа кеше керерлек тә урын юк кебек иде инде. Шулай да, ул залга Камилләр белән килгән зур команда да сыйды. Җитмәсә кемнәрдер: «Рәхим итегез, тарсынмагыз, түрдән узыгыз!» дип шаяртырга да мөмкинлек таптылар әле. Тик яңа керүчеләрнең шаярырга ниятләре юк иде. — Тозларга тутыралармы әллә безне монда? — диде Фоат.— Ужас бит бу! Безобразие бит, карале! — Күп шауламагыз инде,— дип җавап бирде аңа Камил,— җайлырак урнашу ягын карагыз тизрәк. Бәлки тагы керерләр әле... Биредә аларга озак күңелсезләнергә туры килмәде. Яңа командаларга бүлделәр үзләрен. Яшьләрне, барысын бер командага тезеп, алып чыгып киттеләр. Рифгать тә шулар арасында иде. Шактый кызу һәм коры тотсалар да, Рифгать Камилне күреп, аның белән саубуллашып китәргә җаен тапты. — Безне училищега җибәрәләр,— диде ул.— Танк училищесына диләр. Артиллериягә диючеләр дә бар, кайсы дөрестер. — Бик яхшы,— дип җавап бирде аңа Камил.— Кайсы дөрес булса да, училищега китүегез бик яхшы... Фронт ягыннан һаман авыр хәбәрләр генә килеп торган вакытта яшьләрнең училищега җибәрелүе турында ишетү Камилне чыи-чыннан куандырды. Аның күңеле күтәрелеп китте. Озак та үгми аларны медицина комиссиясенә чакырдылар. Команда клубның түрендәге тар баскычлар буйлап өске этажга күтәрелә башлады. Камил комиссиягә беренчеләрдән булып керде һәм бик тиз кире әйләнеп чыкты да ашыга-ашыга киенергә тотынды. — Сез бик тиз,— диде Фоат.— Я, нәрсә диделәр? — Билгеле инде: яраклы. — Яхшылан каран та тормыйлармы әллә? — Карыйлар. Каратасың килсә, бик нечкәлән тә карыйлар. Ә мин... нәрсәдән зарланыйм. Бернинди чирем юк. — Ашыкмаска кирәк иде.  
30 
 
Лучше хат языйм дидей. Белеп булмый, я бик кызу тотарлар. Сез- нен арттан биреп җибәрергә өлгерергә кирәк. — Ә мине кайтарырлар дисезме? Әлбәттә. Сәламәтлек начар дисез ич, үзегез әйтәсез. — Калучылар бар микән сон? — Ник булмасын. Кеше чынлап та авыру икән... ә л арада комиссия бүлмәсеннән башкалар чыга башлады. Фоат инде алар белән кызыксынырга тотынды. Ә Камил, аулаграк тәрәзә төбен табып, Саниясенә хат язарга утырды. Таныш түгел кешеләр белән аралашу, әледән-әле үзгәреп торган яңа әйләнә-тирә Камилне турыдан-туры өенә, гаиләсенә баглы булган хисләрдән шактый нык аерып өлгергәннәр иде инде. Саниясенә хат язарга теләп, кулына кәгазъ-каләм алу белән, аның, күңеле тагын нечкәреп китте. Ул, ни дип сүз башларга, сөекле хатынына ничек дип мөрәҗәгать итәргә белмичә, кинәт аптырап калды. Мондый газаплы аерылышу фаҗигасын гомерендә беренче тапкыр кичерүе бит әле аның. Моңарчы булган аерылышып торулар — берәр айга ял йортына барып кайтулар яки Казанга командировкага китеп, ун-унбиш көн йөреп әйләнүләр һәм шул чакларда, өзелеп сагынышкан булып, гыйшык хатлары язышулар — барысы да уен гына булган икән алар. Яңадан кавыша алмау куркынычы булмаган аерылышу — аерылышу да түгел икән ул. Әйе, мәхәббәт яңарту гына икән. Ә инде бусы! Юк, уен түгел бу! Өстәвенә Саниянең шундый билгесез хәлдә больницада ятып калуы бу фаҗигалы аерылышуны Камил өчен тагын да дәһшәтлерәк итте. — Ни хәлдә икән, мескенем? Исән-сау котылдымы икән? Камил, әлбәттә, аны исән итеп кенә күз алдына китерә алды. Ничектер, башкача булуы мөмкин дә түгел кебек тоелды аңа. Әйе, башкача булуы белән ничек килешә алсын ул? Шушындый хәлдә аерылышу фаҗи- гасы үзе генә дә җитәрлек түгелмени? Нинди бала тудырды икән? Таза, микән? Кызмы икән, малаймы икән? Хәер, анысының әһәмияте юк. Сау гына булсын!.. «Саниям!» дип язып куйды Камил. Бу сүзне язган минутта дулкынланудан куллары калтырады аның. Шулай да, Камил канәгатьләнмәде. «Саниям!» Ул бит мәктәптән өенә записка язып җибәрергә туры килгән чакларда да шулай дип яза иде. Бу хат андый записка гынамы соң? Бәлки бу Камилнең Саниясенә хат аркылы актыккы эндәшүедер. Бөтен эчке халәтен, Саниягә булган мәңгелек мөнәсәбәтен аңлаткан сүз табасы иде. Санияне гомер буена яндырып торырлык ялкынлы сүз булсын иде ул. Сания аның гади иптәше генә түгел, аның тормышы бит. Аның йөрәге бит ул! Йөрәге! Йөрәк! йөрәктән дә кадерле агъза бармы? Йөрәктән башка яшәргә мөмкинме?.. «Саниям» дигән сүз янына «йөрәгем!» дигән сүз өстәлде... Бераздан ул сүз янына тагын җәяләр эченә алынган: «әйе, йөрәгем!» дигән сүз язып куелды. Камил тагы бераз вакыт хәрәкәтсез утыргач, тойгыларын аңлатырга сүз таба алмыйча бөтенләй хат яза алмый калырмын дип курыккансы- ман, тиз-тиз генә язарга тотынды: — «...Бу хатымны тизрәк Фоат артыннан биреп җибәрергә өлгертим дип ашыгам...» Нәкъ шул минутта ул үзенең артында Фоат тавышын ишетте: — Ашыкма, Камил, — диде Фоат сәер тыныч тавыш белән. Камил кинәт аңа борылды. * — Нәрсә? Нишләдең син, Фоат? — Фоат солдат, диген! Моңарчы бер-берсенә һаман «сез» дип дәшкән кешеләр, ничектер үзләре дә сизмичә, «син» гә күчеп киттеләр.  
31 
 
— Тукта әле, нәрсә сөйлисен, син, Фоат? — Алдылар. Годен. — Булмас ла! — Булмаган кая, стройга яраклы диләр әле. Камил, Фоатның йөзенә текәлеп караган хәлдә, сүзсез калды. Фоат аныц күз карашында шикле һәм шелтәле сорау билгесе күрде. Мондый карашы өчен ул Камилгә ачуланырга да, ачуланмаска да белмәде, тик үзе дә берни аңламагансыман, иңбашларын җыерып, кашларын югары күтәреп, гаҗәпләнү билгесе күрсәтеп кенә куйды. — Гарнизон комиссиясенә җибәрүләрен сорап карамадыңмы? — дип төпченде Камил. Фоат, «барыбер бер үк нәтиҗә булачак» дигән мәгънә аңлатып, кулын гына селкеп куйды. «Гаҗәп! Нинди кеше соң бу Фоат! Гомер буена сәламәтлегеннән зарланып килде. Әле бит Ялантаудан киткәндә генә, барыбер Казаннан борып кайтаралар дип, пыр тузды. Шул кеше, имеш, капыл гына стройга яраклы? Үзе дә артык каршы килми бит. Гарнизон комиссиясенә җибәрүләрен дә сорамаган. Шулай ук кешенең гомер буена симулянт булып яшәве мөмкин микәнни? Чынлап та, авырып яткан чагы булдымы соң аның? Шайтан белсен, каян бергә туры килде соң?..» Камил үз күңелендә туган бу шикле уйларны тышка чыгарырга, кирәк тапмады. Ул яза башлаган хатын алып йомарлады да, шикле уйларын Фоатның үзенә сиздермәс өчен, аңа карап елмаеп куйды. — Алдылар дисең, алайса, Фоат, ә? — Шулай булып чыкты, күрәсең. — Зарар юк, алганнар икән, бик яхшы. Димәк, кешедән ким җирең юк, таза дигән сүз. — Үзем дә шуны уйлап торам,—диде Фоат. — Сәламәтләнү өчен курортка да, амбулаториягә дә барып йөрисе юк икән, военкомат комиссиясенә генә бар икән.— һәм ул Камилнең күз карашында яңадан кабынып киткән шикле сорау билгесенә җавап урынында, шактый җитди итеп: — Валлаһи, беркайчан да мине медкомиссиядән болай шатландырып чыгарганнары, юк иде, — дип өстәп куйды. — Ярый, без инде, болай булгач, озын сәфәргә бергә чыгасы кешеләр. Сөйләшербез. Ә хәзер өйгә хат язып салырга кирәк. Сания нихәлдә икән минем, Сания? 

Иркен, якты бүлмә. Җилсез, кояшлы җәйге иртә булу өстенә, бу йорт шәһәр шаушуыннан һәм урам тузаннарыннан зур бакча белән дә аерылган булганлыктан, бүлмәнең ике тәрәзәсе дә тутырып ачылган. Нәфис ботаклары тәрәзәгә кереп торган шомырт куаклары аша челтәрләнеп үткән кояш нарлары уңъяк стена буендагы кровать өстенә төшеп уйныйлар. Ул кроватьта Сания ята. Кояш нурлары тәэсир иткән булса кирәк, ул уяу. Ул, урыныннан кузгалмыйча гына, каршы як стена буендагы кроватьларга күз сала. Анда ятучы ике ана йоклыйлар әле. Бүлмәдәге дүртенче кровать буш: ак җәймәләр өстенә күпертеп куелган мамык мендәр киләсе кунагын көтә-көтә зарыккансыман күренә. Сания гаҗәеп бер тынычлыкка талган. Ул үзенең бөтен тәне буйлап рәхәт җылылык йөгерүен, тыгызланып-тыгызланып күкрәгенә сөт төшүен тоя. Бүлмә эченә, йомшак кына булып, өзлексез саф һава бөркелеп тора. Сулышны киңәйтә, җанны рәхәтләндерә торган хуш ис аңкып-аңкып куя: әйе, аңкып-аңкып кына куя, ә өзлексез аңкып тормый ул. Әзәзләп,  
32 
 
сизелер-сизелмәс кенә булып, бәрелеп китә дә, югалып тора. Андый алмый каласын,: тукта, нинди ис бу? Шомырт чәчәге исе дисәң, бик соц... Бал исе кебек... Әйе, бал исе, тик нинди чәчәктән килә ул?.. Юк, әнә ул тагын килеп бәрелде, көчлерәк булып, аңлаешлырак, танышрак булып аңкыды... Роза исе... Роза өчен соң түгел микәнни... Юк, юкә чәчәге... Юк, жиләк исе... Әйе... Әйе, бары да бар. Бары да таныш, җайга ягымлы якын ис. Бөтен тойгыларыңны иркәли, сөя торган үз ис, туган ис. Ул әзлексез аңкып тормый. Шуңа күрә дә, аны өзлексез тоеп торасың... Җәй уртасы. Ә язгы чәчәкләргә хас булган хуш исләр... Әйе, бу бакча кар төшкәнгә кадәр чәчәкләрдән, гөлләрдән өзелми... Кама ягыннан ямансу гына итеп пароход кычкырганы ишетелде. Саниянең чәчәк исләренә аралашып туган матур хыяллар белән нурланган ак йөзенә, кояшны каплаган болыт күләгәсесыман булып, хәсрәт шәүләсе төште. Ул авыр көрсенеп куйды: — Сугыш корытмас микән ул гөлләрне? Ләкин хәсрәт болыты басып өлгерә алмады аны, ишек артында бишек- арба тәгәрмәче сайраган тавыш ишетелде дә, аның караңгылана башлаган чырае тагын яктырып китте. «Балам килә... Кил, бәгырем, кил... Кил, күз нурым, сагынып беттем үзеңне...» Ишек ачылган тавышка каршы як стена буендагы кроватьларда ятучы ике ана да уянды. Аларның берсе Фәния исемле, әле беренче генә баласын тапкан яшь хатын иде. Бирегә Сания килгәнче үк тудыру азапларыннан котылган иде инде ул. Баласы да таза, үзенең дә хәле яхшы иде. Шулай да ул берничек тә тынычлана алмый, гадәттән тыш хафалана иде. Хафалануының сәбәбе шул: аның ире — йөк машинасында шофер булып эшләүче егет — сугыш башлануның икенче көнендә үк машинасы белән бергә фронтка киткән. Аны өзелеп яраткан һәм аның белән кавышканнан бирле тормышны тоташ бәхеттән генә тора итеп аңлап килгән Фәния өчен бу хәл шундый коточкыч булып күренгән ки, хәтта ул — җидееллык мәктәп бёлеменә ия булган акыллы, аңлы кыз һәм соңгы көннәргә кадәр дөньяга караш мәсьәләсендә «безгә диңгез тубыктан» ди- гәнсы.ман, ваемсыз җанлы булган шаян табигатьле яшь килен — төрле хорафатларга ышанучы надан кеше хәленә төшеп, шомлануларга бирелгән. Җитмәсә бу бүлмәдә башта бер ялгыз гына яткан ул. Ә шомланган кеше өчен ялгызлык аеруча авыр була. Шуңа күрә дә ул Санияне — үзенең әүвәлге укытучысын — анасы кебек күреп каршы алды. Саниянең исән-сау котылганлыгын һәм хәле җиңеләюгә барганлыгын белеп алгач та, ул, сабыйларга хас беркатлы ышанучанлык белән, аңа үзенең бөтен эч серләрен, зар-моңнарын бушатырга тотынды. — Нишләрмен? Ничек торырмын мин аңардан башка, ничек түзәрмен? — дип өзгәләнә иде ул. — Ничек болай булды соң бу? Мин бит бо- лай булыр дип башыма .да китерми идем... Юк, ялганлыйм... Күңелемә килгәне бар иде... Артык бәхетле булуымнан шикләнә идем. Бигрәк ярата идем шул мин Салихымны! Көнбатышта сугышлар башлангач, күңелемә килде: ай-һай, миңа бирелгән бу бәхет мәңгегә түгелдер, ахры, бу кадәр бәхетнең гомере озын булыр микән? — дип шикләндем. Тик ул чакта мин ул шикләр белән исәпләшергә теләмәгән идем. «Йөрмәгез, козгын кебек, коркылдап!» дип, күңелемнән куып кына чыгарган идем мин ул кара уйларны. Минем бәхетемне беркем дә тартып ала алмас! — дип гайрәтләнгән идем. Әйе, карчыкларның: «Күңелгә килгән алга килми калмый» дигәннәре шушы, күрәсең... Сания аны тынычландырырга тырышты. — Син үзеңне бәхетсез дияргә ашыкма әле,— диде.— Сине бәхетле иткән мәхәббәтеңә берни дә булганы юк бит әле синең. — Ничек булмасын инде? Сөйгән иптәшемнән аерылдым. Җитмәсә менә бала белән... — Ә син «җитмәсә» димә, «ярый әле, бала белән калдым» диген.
з. .с. ә,- № 9 33 
 
— Ай, Сания апа, ичмаса, әтисе дә күрмәде бит үзен... — Күрер. Беләсеңме нәрсә, Фәния акыллым, синең кебек юләр ча* гымда минем башыма нинди хыял килә иде? Юләр хыял булган, шулай да кызык. Миндә Камилне синнән ким яратмый идем, улда мине. Мәхәббәтебезнең сафлыгына, ныклыгына ышана идем. Ул гына җитмәгән күрәсең, мәхәббәтебезнең нинди авырлыкка очраганда да какшамаслык нык нигезгә корылганлыгын сынап карыйсым килә иде. Шуны сынап карарга берәр җае чыкса әйбәт булыр иде, дип хыяллана идем. Менә, җае чыкты. Сезнең дә, безнең дә — барыбызның да мәхәббәтебез, бәхетебез утта сынала хәзер. Тик мин, андый юләр хыялга бирелгән чагымда, бу кадәр рәхимсез, каты сынауны күз алдыма китерми идем. Шулай да, ышанам: бүген никадәр генә авыр булмасын, алда тагы никадәр генә авырлыклар күрергә туры килмәсен, ахыр чиктә барыбер безнең бәхетебез исән калыр. Утта янмас, суга батмас ул, бары чыныгыр гына. — Ай, шулай гына булсае. — Шулай булыр, Фәния акыллым. Тик син шОхМлы уйларга бирелүдән саклан, ышанычыңны югалтма... Саниянең бу сүзләре тормыш тәҗрибәсе аз булган яшь анага бик тиз тәэсир иттеләр. Хәтта кирәгеннән артык та булып китте. Фәниянең коточыргыч шомлы шикләнүләре әкияттәге кебек матур очрашуларга, аллы-гөлле киләчәккә баглы булган өметле хыяллар белән алмашынды. Әнә ул бүген дә шатланып уянды. — Сания апа, җаным, Салихны төшемдә күрдем,—дип, җанланып, үзенең куанычын белдерергә теләде ул. Тик Сания аңа игътибар итә алмады: шул минутта аңа баласын китереп бирделәр. Бүлмәдәге өченче ана, шактый олы яшьтәге хатын булып, Фәния кебекләргә хас булган кысыр хәсрәт яки коры куаныч тойгылары белән исәпләшергә яратмый торган кеше иде. Фәниянең бүген күргән төше турындагы сүзләрен бөтенләй ишетмәгән дә кебек күренде, ул. Шулай булса да, бүлмәдә аның барлыгы Фәниягә дә, Саниягә дә билгеле бер дәрәҗәдә тынычлык бирә иде. Аны әле кичә генә, бирегә килгәнче үк туып өлгергән баласы белән бергә, якындагы бер колхоздан китерделәр. Ул, бүлмәдәгеләрнең кемнәр булуы белән дә кызыксынмыйча, үз алдына сөйләнгән тавыш белән зарлана-зарлана, кроватька урнашырга тотынды: — Харап иттеләр,— диде ул, үкенгән тавыш белән.— Монда бер килеп эләксәң, җиде-сигез көнсез җибәрмиләр инде... Ай әттә генәсе, өемә генә илтеп куймадылар шунда... Сания белән Фәния, төрле сораулар бирә-бирә генә, аның кем икәнен һәм сөйләгән сүзләренең мәгънәсен ачыклый алдылар. Ул Зөбәрҗәт исемле бер тырыш колхозчы икән, бригадирның тыюына карамастан, соңгы көнгә кадәр эшкә чыкмый калмаган, баласын да өендә түгел, басуда — урак урган җирендә тапкан икән. Шуннан аны, баласы белән бергә, ашыгыч ярдәм машинасына салып алып киткәннәр дә, «өемә генә илтеп куегыз» дип тарткалашуына карамыйча, бирегә китергәннәр... йокысыннан уянуга, аның да баласын китереп өлгерделәр. — Кирәкле кишер яфрагы,—дип кулына алды ул баласын һәм ияге белән ачык тәрәзәгә ымлап:— әнә нинди матур көннәр эшсез әрәм була, синең арканда, — дип куйды.— Я, я, мыгырдама, мә, үлеп барган булуы... кеше кисәге... Аның бу сүзләре, ачулануга охшаган тавыш белән әйтелсәләр дә, йомшак булып, иркәләү сүзләре булып яңгырыйлар иде. Фәниягә, баласын кулына алуга ук, кызыл ашъяулыкка төрелгән төенчек белән кечкенә записка керттеләр. — Ашъяулыкны кире чыгарырга кушты,— диде төенчек кертүче. — Имезеп бетерим инде, көтсеннәр әзрәк,— диде Фәния һәм, тумбочка өстенә куелган төенчек белән запискага кагылмыйча, баласы
34 
 
белән булашуда дәвам итте. — Я, кап инде, — ди иде ул рәтләп имә белмәгән баласына.— Әнә, синнән яшьрәкләр дә нинди оста имә, мә, мә... Чыннан да, Зөбәрҗәтнең дә, Саниянен, дә балалары имү ягыннан ялындыра торган булып чыкмадылар, һәм аналар өчен куанычлы хәл иде бу. Әйе, яңа туган баладан имә белүдән дә зуррак нәрсә таләп ителми һәм бу зур эшне тиешенчә үтәгән бәби — герой. Әнә Саниянең кызы туеп та өлгерде. Сания аны иркәләп «сөйләндерергә» тотынды. — Я, туйдыңмы, кызым? Я, әйт инде бер сүз... әй бюрократ, көлгән кебек ит, ичмасам... Абау, шул хәтле җитди булу килешми инде яшь кешегә... Ул арада Зөбәрҗәт тә баласына: — Я, бетте инде, бетте, җитәр,— дип, күкрәген баласының авызыннан тартып алды ул.— Нәрсә мыгырдыйсың? Күп булса, астың коры түгелдер әле. Рәтләп карый беләләр дисеңме монда. һәм ул баласын чишеп, актарып карарга, аны «үс-үс» дип, үстерергә тотынды. Нәкъ шул вакытта ишектән килеп кергән няня аның бу эшен бер дә яратмады. — Чишәргә рөхсәт юк дип, әйттек бит инде, апа, — диде ул, ачуланып. — Чишсә, ни була соң, үз балам ич? — диде Зөбәрҗәт, бер дә исе китмичә.—Астын карамыйсыз да, чиштерергә куркасыз. — Китер, китер,— диде няня, баланы үз кулына алып һәм, аны әйбәтләп төрә-төрә, Зөбәрҗәткә җавап бирде: — Монда чакта аның өчен борчылма инде син, апа кеше. Чишәргә рөхсәт, итмәсәк, кендеген-мазарын канатырсыз дип рөхсәт итмибез, инфекция эләгүе бар. — Я, я, остармасана. Аны гына белмәскә, ун бала үстергән кеше булыр бу апаң. Унысы да алма кебекләр. Унберенчесе дә үсәр. — ^Мактанма,— диде няня. Уникене үстереп, унөченче бала белән килгән кешеләр дә үткәне бар безнең кулдан.— Шулай дисә дә, унберенче баласын тапкан анага карата күңелендә ихтыярсыз туган ихтирам йомшартты аны. Ул, бала исеменнән сөйләнгән булып, сакауланып кына: «Я. әннә, асуланма инде безгә, 6Q3 киттек» диде дә баланы алып чыгып китте. Сания белән Фәния икесе дә сокланып һәм, нигә икәнен үзләре дә аңламыйча, куанып, Зөбәрҗәткә карадылар. — Ә олысы ничә яшьтә, Зөбәрҗәт апа?—диде Сания. Ләкин Зөбәрҗәт аңа җавап бирмәде, тәрәзәгә карап башын селкә- селкә кемгәдер зәһәрсез генә ачуланырга тотынды: — Син генә җитмәгән идең, и сакаллы сабый, сакаллы сабый! Шушындый көндә минем эштән калып ятуым гына аз иде... Тәрәзә каршындагы шомурт куаклары арасыннан килеп чыккан кара сакаллы кеше Зөбәрҗәтнең ачулануына каршы куанычлы елмаю белән җавап бирде: — Ә, менә кайда икән син! Шаулап яхшы иттең: ачулануыңнан таныдым. Югыйсә, тыш яктан карап, өй эчендәге кешене күрүе читен. Я, нихәлең бар? Исәнлекме? — Үзең килеп йөрмәсәң, бала-чага беткәнмени сиңа? Колхозда уракка кеше җитми ләбаса, олы юләр. — Я, я инде, үзем килмичә, ничек йөрәк түзсен... Кайда кечкенәң? Күрсәтәсеңме? — Күрсәттеләр ди. Әнә, әле генә алып чыгып китте. — Эхма, күрәсем икән. Кайсы тәрәзәдә икәнеңне эзләп йөрдем бит,— диде әти кеше.— Ничек соң үзе, тазамы болай? — Дүрт кило юграк диделәр. Җитәр, көне-төне дигәндәй, эшләп йөргән хатыннан шулай булгач та. Тапкан саен тугыз кадаклы бала димәгән1.  
з* 35 
 
— Дүрт кило юграк булгач, тугыз кадакка гына бетми инде ул. — Шулаймыни әле... Әйе шул. Болай кулга да салмак кына күренә — Эхма, күреп кайтырмын дигән идем үзен... Болай шәп имәме соң? Ул арада бүлмәгә, башка балаларны алырга дип булса кирәк, баягы няня әйләнеп керде. — Әнә, үзеннән сорап кара,—диде Зөбәрҗәт, башы белән няняга ымлап,— бәлки алып кереп күрсәтер... — Әйе шул, әйтеп кара әле үзең. — Карале, няня, акыллым,— диде Зөбәрҗәт, юмалап. — әнә, әтисе килгән бит, улымны күрәсем килә, ди. Әллә, кыен булса да, алып кереп, күрсәтеп кенә аласыңмы үзенә. — Әтисе?! Ай, тәрәзә аша күрешергә рөхсәт ителми бит,— диде няня, куркынып.— Ничек кердегез сез анда? Әти кеше аңа карап ягымлы елмайды. — Ничек булса да кергән икән, күреп китим инде улымны, үскәнем. Менә, күчтәнәч тә китердем үзегезгә. Мә әле, Зөбәрҗәт, кара үзең. — Юк, юк, алай итмәгез, тәрәзә аша бирергә ярамый. Әйберегезне ишектән, тиешле кеше аша бирерсез. Ә үзегез күренми генә торсагыз... — Я, я, кач инде, атасы, болай булгач, — диде Зөбәрҗәт, няняның йомшарганын сизеп алып.— Шауламый гына тор. Әти кеше шунда ук җиргә чүккән булды. — Постым. Няня, гафу үтенгән кебегрәк итеп, Сания белән Фәниягә борылды: — Сез ачуланмыйсызмы? — Күрсәтегез, күрсәт,— дип җавап бирде аңа Сания. Ә Фәниянең бөтен чырае: «Бу турыда миннән сорап тору кирәкмени?» дигән мәгънәне аңлата иде. Няня җәһәт кенә чыгып китте дә, бәбине күтәреп, әйләнеп тә керде. — Менә, карап алыгыз инде үзенә бер. Нәкъ үзегезгә охшаган. Суйган да каплаган. — Моның кай җире миңа охшасын инде,— дигән булды әти кешее кәефләнеп һәм баласын җентекләбрәк карарга, аңа төрле мәгънәсез сүз ләр кушарга тотынды. Аларның бәхетенә сокланып карап торган Сания тойгыларын яшереп кала алмады, баласы белән сөйләшкән булып, күңелендәген тышка чыгарды: — Әнә, бәбинең әтисе килгән. Синең әтиең өйдә булса, ул да килгән булыр иде, күчтәнәч китерер иде. — Ул арада, Фәниянең үзенә ашамлык китергән әнисе турында няняга нәрсәдер әйтүен ишетеп, аңа да игътибар иткәнлеген белдерде.— Әнә, теге бәбинең әтисе өйдә булмаса, әбисе бар, ичмасам. Ә синең әбиең дә юк... Тик аналарга балалары белән озак юанырга бирмәделәр: няня алар- ны берәм-берәм алып чыгып куйды. Тәрәзәгә килгән әти кеше дә, хатыны белән баласын күрүдән, һәр икесенең дә таза икәнлеген белүдән бик канәгать булып һәм алып килгән күчтәнәчләрен дә, няня балалар белән мавыккан арада тәрәзә аша гына калдыру әмәлен табып, кайтып китте. — Кара аны, Зариф, артык үзең килеп йөрмә инде! Кәримә генә килер. Фәһимә килсә дә ярар! —дип кычкырып калды аңа Зөбәрҗәт һәм шунда ук, берни булмагансыман, бая өзелгән сүзне ялгап, дәвам итәргә тотынды. — Олысы егерме биш яшендә, хәзер фронтта инде. Агроном иде... — Кемне әйтәсең, Зөбәрҗәт апа,— диде Сания, аны аңламыйча. — Әле үзең «олысы ничә яшьтә» дип сораганнан әйтәм. Олысы егерме биштә. Икенчесе дә армиядә инде. Анысы яңа гына духтырлыкка бетергән иде. — Әә, онытмагансың икән. Чынлап та, уиавысы да исәнме, Зөбәрҗәт апа? 
36 
 
— Исәннәр. Бер кызым укыта. Берсе әнә колхозда бригадир... Калганнары укып йөриләр әле. — Кайда укыйлар? — Икесе шушында, унъеллык мәктәптә. Кечкенәрәкләре... — Шушында? Исемнәре ничек? — Берсе Кәримә Хөснуллина, берсе Фәһимә Хөснуллпна. — Кәримә? Фәһимә? Минем укучыларым икән бит! — Шулай укмыни? — диде Зөбәрҗәт, бөтенләй ачылып китеп.— Әй, белми дә торам. Сания апалары шул син икән, алайса... — Бик зирәк, бик акыллы балалар. — Бик яратып сөйлиләр үзләре дә. «Сания -апа» дип кенә торалар өйдә дә. Алайса, синен, ирең Камил булып чыга инде? Бик беләм. Бик ачык кеше. Ул килеп җыелыш җыйдырганда беребез дә бармый калмый идек. Бигрәк ачык аңлатып сөйли торган егет. Әмма пар да килгән булгансыз икән. Исән-сау әйләнеп кайта гына күрсен инде...— Зөбәрҗәт бөтенләй телдәрләнеп китте. Ул инде Саниягә авыз ачарга да бирми сөйләнә иде.— Районда белмәгән кеше юк инде аны. Шундый кешене дә сугышка алуларын әйт син. Исән генә булсын инде. Үзеңнең бүтән беркемең дә юкмыни соң? Әниең дә юкмыни? Бер улым бар дигән идең, ул кемдә калды соң? Ашарга китерүче дә юк мәллә үзеңә? Аны баярак әйткән булсаң, атасына әйтеп җибәргән булыр идем. Берәрсеиә килергә кушкан булыр идем. Синең кебек кешегә болай ялгыз ятырга теге... — Юк, мин алай ук ялгыз түгел,— диде Сания,— яхшы күршеләрем бар минем, якын танышларым бар, килделәр. Бүген килеп йөрмәскә үзем куштым. Кирәксезгә нигә мәшәкатьләргә кешене? Монда бит болай да... Ләкин Саниягә башлаган сүзен әйтеп бетерергә бирмәделәр. Авыру аналарга китергән әйберләрне ташып йөрүче няня, банкага утыртылган чәчәкләр букеты һәм кәгазь төргәкләр белән тың-тулы җәтмә сумка күтәргән хәлдә, горур елмаеп, бүлмәгә килеп керде: — Сания апаларын оныталармы соң!—диде ул тантана белән.— Сиңа болар, Сания, акыллым. Укучы балаларың китергән. Бер укытучыгыз да бар. Бер көтү җыелып килгәннәр. — Ул чәчәкләр букетын Сания кроватеның баш .очында торган тумбочка өстенә утыртып, җәтмә сумканы ялтыр шарлы кровать почмагына элде. — Менә, язулары да бар. — Ай рәхмәт төшкере балалар икән,— диде Зөбәрҗәт һәм күңеле нечкәрүдән ихтыярсыз агып киткән күз яшьләрен сөртеп алды.— Бигрәк акыллы эшләгәннәр. Укы әле, нәрсә язганнар икән? Ләкин Сания балалардан килгән хатны кычкырып укый алмады: аның үзенең дә күңеле йомшарган иде. — Мә, Фәния туганым, укып бир әле. Авыруларга китерелгән әйберләрне ташучы няня хатны, Сания кулыннан алып, Фәниягә бирде. — «Хөрмәтле Сания апа!—дип укый башлады Фәния. — Сезгә үзебезнең яшь йөрәкләребездән кайнап чыккан сәламнәребезне җибәреп, исән-сау булуыгызны теләп калабыз һәм сезне яңа гына дөньяга килгән нәни кызыгыз белән котлыйбыз. Сез тыныч булыгыз, кадерле Сания апа, без — тугызынчы һәм унынчы класс укучылары — Сезгә һәрвакыт...» Хат укуны шунда бүлә^ргә туры килде: бүлмәдәге буш торган дүртенче кроватька яңа кеше кертеп урнаштырдылар. Яңа керүче кеше, эре сөякле булганлыктан, ябыклыгы аеруча күзгә бәрелеп торган бер хатын иде. Өстенә кайчандыр яшел төстә булган, ләкин юа-юа тәмам агарып калган халат кидерелгән иде аның; ул халатның бөтенләй чем-ак булмыйча, әз генә соргылт шәүлә йөгертелгәи булуын фәкать кроватька җәелгән ак җәймә җирлегендә генә сизәргә мөмкин иде. һәм ул халатны кигән хатынның сулган, хәлсезләнгән йөзе дә нәкъ шул төстә иде.
37 
 
мвнг  -------------------------  ------------------------------  
Юк, яңа баладан котылган ана йөзендә була торган гади, тыныч хәлсезлек кенә түгел иде бу. Кансызлык һәм хәлсезлек өстенә, зәңгәр күзләренең дә, төпсез хәсрәткә баткан кыяфәттә, бер ноктага текәлеп, хәрәкәтсез калган булуы аның чыраен тәмам карарга имәнеч итеп күрсәтә иде. Палата эчендәге һәркемдә, бик табигый буларак, бу бәхетсез ананың язмышы ничек булганлыгын беләсе килү тойгысы туды. Ләкин аңа сорау бирергә беркем дә җөрьәт итә алмады. Сорау бирергә дә кызганыч иде ул. Аның өчен бер авыз сүз әйтү дә мен. газаптырсыман күренә иде. Шактый озакка сузылган тирән тынлыкны башлап Зөбәрҗәт бозды. — Бигрәк хәлең авыр, ахрысы, бичара!—диде ул сак кына тавыш белән. Яңа кергән хатын да телгә килде һәм, гаҗәпкә каршы, аның тавышы көткәнгә караганда көррәк булып чыкты. — Мин сезнең телегезне аңламыйм,—диде ул рус телендә.— Минем кем икәнемне беләсегез килә булса кирәк... һәм ул, яңадан сорау биргәнне дә көтмичә, бүленеп хәл ала-ала, берничә җөмлә белән үзенең тарихын сөйләп чыкты.— Балаларны алдан озатканнар иде... Балалар төялгән эшелонны бомбага тоткан, нәләт. Ике балам шунда һәлак булды... Инде иптәшкә бусы булыр дисәм... Актыккы өметем дә өзелде: вакыты җитми туды. Үле туды. Бомба астында килүләр нәтиҗәсе... Ә мин бит шулар өчен... Шул балалар өчен ирем белән бергә партизан булырга калмаган идем... Бигрәк ялгыз калдым... Коточкыч ялгыз... — Ә сез ул кадәр кайгыга төшәргә тырышмагыз,— диде Сания, аны юатып. — Безнең арада ялгыз булмассыз кем... Гафу итегез, исемегезне белмим. — Ольга Дмитриевна. — Әйе, Ольга Дмитриевна, безнең арада ялгыз булмассыз. Фәния дә, Саниягә кушылып, бая бүленеп калган хатның укылып бетмәгән җиреннән бер җөмлә укып куйды: — «Үзегезне ялгыз дип уйлый күрмәгез, Сания апа. Безнең илдә, безнең заманда ялгызлык газабы дигән нәрсә юк һәм булмаска тиеш...» Сания бу сүзләрне бәхетсез хатынга тәрҗемә итеп күрсәтте, ул сүзләрнең кемнәр тарафыннан һәм ни өчен язылуын сөйләп бирде. — Рәхмәт сезгә... Юатыгыз мине шулай, юатыгыз... Миңа җиңелрәк... Күңелләренең иң нык нечкәргән чакларында, ирләренең җан эреткеч йомшак иркәләүләренә аеруча мохтаҗ минутларында болай булып калган аналар әнә шулай бер-берсен юатыштылар. «Юк, юк, сез ялгыз түгел; юк, юк, без ялгыз түгел» дип, һәркайсы кабатлады. Шулай да ирләре яннарында булмаудан туган ачы сагыш, балаларыбыз тумыштан ук ятим булып калмагае дип куркыну тойгысы аларның йөрәк төбендә кургаш шикелле авыр һәм салкын булып, өзлексез сизелеп тора иде. Камил киткәнгә булыр-булмас бер атна гына узган булса да, Саниягә бу ара бикбик озак булып тоелды, һәм хәзер инде аңа Камиле әллә кайларга, кошлар очып җитмәс ерак җирләргә киткәндер, көне-төне өзлексез улап, үкереп торган ут астында дошманга каршы сугышып йөри торгандыр кебек күренә иде. 
(Дәвамы бар.)