Логотип Казан Утлары
Публицистика

СУГЫШ ҺӘМ ТЫНЫЧЛЫК


XXII 
I Пеләш Тауда, князь Николай Андреевич Болконскийның имениесендә, бүгениртәгә княгиня белән яшь князь Андрейның кайтуын көтәләр; ләкин бу көтү карт князь йортындагы тормышның ныклы тәртибен бозмый. Генерал-аншеф князь Николай Андреевич Болконский, җәмгыятьтәге кушаматы белән әйткәндә, Пруссия короле, Павел вакытында авылга сөргенгә җибәрелгәннән бирле, үзенең кызы княжна Марья белән һәм аның компаньонкаем мамзель Бурьен белән бергә, һич китмәстән, авылда яши. Яна патша тәхеткә утыргач та, башкалаларга керү рөхсәт ителүгә карамастан, ул һаман да бер дә китмичә, авылда яшәвендә дәвам итте, әгәр мин берәрсенә кирәк була калсам, Москвадан Пеләш Тауга йөз илле чакрым җирне үзе килер, ә минем үземә бернәрсә дә һәм беркем дә кирәк түгел, дип сөйләнде. Карт князьнең әйтүенә караганда, кеше бозыклык- ларының тик ике генә чыганагы бар: эшләмичә яшәү һәм ялган карашлар, шулай ук ике генә төрле яхшы сыйфат бар: эшчәнлек һәм акыл. Кызына тәрбия бирү белән ул үзе шөгыльләнә һәм, аңарда ике төп яхшы сыйфатны үстерү өчен, аңа алгебра белән геометрия укыта һәм аның бөтен тормышын өзлексез эш белән уздырта. Ул үзе һәрвакыт мәшгуль: я мемуарларын яза, я югары математика мәсьәләләрен чишә, я станокта тәмәке савытлары ясый, я бакчада эшли һәм имениесендә беркайчан да өзелми торган төзелеш эшләрен күзәтә. Эшчәнлекнең төп шарты тәртип булганга күрә, аның тормышында тәртип тә төгәллекнең иң соңгы чигенә җиткерелгән. Аның аш бүлмәсенә чыгуы һич тә үзгәрми торган бер үк төрле шартларда була, моның сәгате генә түгел, хәтта минуты да билгеле. Кызыннан алып хезмәтчеләренә кадәр, үз әйләнәсендәге кешеләр белән князь кырыс һәм һәрвакыт таләпчән, шуңа күрә дә, усал булмаса да, ул ү’зенә карата иң усал кеше дә тиз генә ирешә алмаслык курку һәм олылау тойгысы уята* Ул отставкада булса да һәм дәүләт эшләрендә бертөрле роль уйнамаса да, князьнең имениесе урнашкан губернаның һәрбер начальнигы аның янына килеп чыгуны үзенең бурычы саный һәм официантның биек бүлмәсендә, архитектор яки бакчачы яисә княжна Марья шикелле үк, князьнең билгеләнгән сәгатьтә чыкканын көтеп утыра, һәм бу официант бүлмәсендә һәркем, кабинетның чамасыз биек ишеге ачылып, кечерәк кенә гәүдәле карт килеп чыкканда шулай ук олылау, хәтта курку тойгысын кичерә; кыска буйлы, кечкенә коры куллы карт пудралы париктан була, аның соры кашлары салынып тора, һәм алар, князь каш җыерган чагында, янып торган акыллы, яшь күзләрнең нурын каплыйлар. 
1 Романның беренче том, ббренче кисәгеннән өзекләр.  
39 
 
Яшь князь белән яшь княгиня кайтасы көнне, иртә белән, гадәтенчә, княжна Марья билгеләнгән сәгатьтә, иртәнге сәламне бирү өчен, официант бүлмәсенә килеп керде һәм, курка-курка чукынып, эченнән генә догалар укыды, һәр көнне ул шушы бүлмәгә керә һәм һәр көнне, шушы иртәнге күрешү яхшы үтсен дип, догалар укый иде. Официант бүлмәсендә утырган, пудраланган карт хезмәтче урыныннан торып, пышылдац.кына: «Рәхим итегез», диде. Ишек артыннан станокның тигез генә авазлары ишетелде. Княжна, кыюсызланып кына, җиңел һәм салмак ачыла торган ишекне тартты да бусагада туктап калды. Князь станокта эшли иде, ул борылып карады да эшен дәвам иттерде. Бик зур кабинет төрле әйберләр белән тулган, болар һәрвакыт кулланыла булса кирәк. Өстендә китаплар һәм планнар яткан зур өстәл, библиотеканың ачкычлар эленгән биек пыяла шкафлары, аягүрә килеш язар өчен биек өстәл һәм аның өстендәге ачык дәфтәр, инструментлары таратып салынган һәм тирә-ягында йомычка коелган токарный станок, — болар барысы да өзлексез һәм тәртипле рәвештә төрле-төрле эш барганлыгын күрсәтәләр. Көмеш чигүле татар читеге кигән кечкенә аякның хәрәкәтләренә, көчле сеңгерле коры кулның станокка нык басуына караганда, князьдә әле алҗымаган картлыкка хас булган, күпкә чыдый торган көч барлыгы күренә. Берничә тапкыр әйләндергәннән соң ул аягын станок педаленнән алды, стамесканы сөртеп, аны станокка беркетелгән күн янчыкка ташлады һәм, өстәл янына килеп, кызын чакырды. Ул беркайчан да үзенең балаларына чукындырып фатиха бирми иде, хәзер дә ул княжнага бүген әле кырынмаган төкле яңагын куйды һәм, княжнаны кырыс кына, шуның белән бергә игътибарлы-иркәләүчән караш белән күздән кичереп: — Исәнме?.. Я, утыр! —диде. Ул, үз кулы белән язган геометрия дәфтәрен алып, креслосын аягы белән якынрак китерде. — Иртәге көнгә!—диде ул, тиз генә кирәкле битне табып һәм бер параграфтан икенчесенә хәтле каты тырнагы белән сызып. Княжна өстәлгә дәфтәре өстенә иелде. — Тукта, сиңа хат бар, — диде карт, кинәт кенә һәм өстәл турына беркетелгән янчыктан -адресы хатын-кыз кулы белән язылган бер хат алып, аны өстәл өстенә ташлады. Хатны күргәч, княжнаның йөзе кызыл таплар белән чуарланды. Ул ашыгып хатны алды да аңа иелде. — Элоизаданмы?—дип сорады князь һәм, әле таза саргылт тешләрен күрсәтеп, салкын елмаю белән елмайды. Княжна, юаш кына карап һәм юаш кына елмаеп: — Әйе, Жюлидән, — диде. — Тагын ике хатны үткәрәм дә өченчесен укыйм, — диде князь кырыс кына, — юкбарны күп язасыздыр дип куркам. Өченчесен укыйм. Княжна, тагы да ныграк кызарып һәм хатны әтисенә сузып: — Монысын да укыгыз, әткәй, — диде. Князь, хатны читкә этәреп, өзеп кенә кычкырды: — Өченчесен, дидем мин, өченчесен. — һәм ул, өстәлгә таянып, геометрия чертежлары ясалган дәфтәрне үзенә якынрак китерде. — Ну, сударыня, — дип, карт сүзен башлады. Ул, дәфтәргә караган килеш, кызына таба якынрак иелде, бер кулын княжна утырган креслоның аркасына салды, шулай итеп, княжна үзен бөтен яктан тәмәке исе белән һәм әтисенең күптән таныш картларчаәчкелтем исе белән чолгап алынган дип хис итте. — Ну, сударыня, бу өчпочмаклар берберсенә •охшашлы: күрәсезме, авс почмагы... Княжна әтисенең якында гына елтыраган күзләренә курка-курка күз •салгалады; княжнаның йөзендә кызыл таплар бер калкып, бер югалды,
40 
 
һәм аның бик каты курыкканлыгы, шул курку тойгысы аңа әтисенең иң ачык аңлатуларын төшенергә дә комачаулавы күренеп тора иде. Укытучы гаеплеме, әллә укучы гаеплеме, ләкин көн саен бер үк нәрсә кабатлана: княжнаның күз аллары томалана, ул бернәрсә дә күрми, бернәрсә дә ишетми, тик үзенең янында якында гына кырыс әтисенең коры йөзен хис итә, аның сулышын һәм исен хис итә һәм, тизрәк кабинеттан китеп, үз бүлмәсендә иркенлә мәсьәләне төшенү турында гына уйлый. Карт сабырын җуя башлый, үзе утырган креслосын, дөбер-шатыр китереп, я читкә этәрә, я якынрак китерә, кызып китмәс өчен бөтен көчен җыя һәм көн саен диярлек кыза башлый, ачулана, ә кайчагында дәфтәрне дә атып бәрә. Княжна ялгыш җавап бирде. — Менә, тинтәк түгелме! — дип кычкырды князь һәм, дәфтәрне читкә этәреп, jr из генә бер якка борылды, ләкин шунда ук урыныннан торып, бүлмә буйлап йөренде, куллары белән княжнаның чәчләренә кагылды һәм яңадан утырды. Ул, якынрак елышып, аңлатуын дәвам иттерде. — Алай ярамый, княжна, ярамый, — диде ул, княжна яңа дәресләре билгеләнгән дәфтәрен япкач һәм китәргә хәзерләнгәч, — математика бөек нәрсә ул, сударыня. Ә мин синең ахмак барыняларыбыз шикелле булуыңны теләмим. Түземең җитсә — ярата да башларсың. — Ул княжнаның битеннән кулы белән сыйпады.— Акылга да утырырсың. Княжна чыгып китәргә теләгән иде, ләкин әтисе аны ымлап туктатты да биек өстәл өстеннән битләре киселмәгән яңа бер китап алды. — Менә, Элоизаң сиңа тагын ниндидер Ключ таинства 2 җибәргән. Дини китап. Ә мин берәүнең дә диненә катнашмыйм... Караштырдым. Ал. Ярый, бар кит, бар кит! Ул княжнаның җилкәсеннән каккалады һәм аның артыннан ишекне үзе бикләп калды. Княжна үзенең бүлмәсенә болай да ямьсез, чирле йөзен тагы да ямьсезрәк ясый торган моңсу, курыккан кыяфәттә кайтты (аның бу кыяфәте бик сирәк үзгәрә иде), миниатюр портретлар белән бизәлгән, дәфтәрләр һәм китаплар белән тулган язу өстәле янына утырды. Ул, геометрия дәфтәрен өстәл өстенә куеп, ашыкмыйча гына хатны ачты. Хат княжнаның балачактан ук иң якын күреп йөргән дустыннан иде; бу якын дус Ростовларда исем бәйрәмендә булган Жюли Курагина иде. Жюли менә нәрсәләр язган иде:3 «Сөекле һәм чиксез кадерле дустым, аерылышу нинди коточкыч, нинди куркыныч нәрсә! Тормышымның һәм бәхетемнең яртысы сездә икәнлеге турында, безне аерган араның ерак булуына карамастан, йөрәклә- ребезнең өзелмәс җепләр белән бергә бәйләнгәнлеге турында үз-үземә никадәр генә тукысам да, рәхәттә яшәвемә һәм төрлечә күңел ачуларга да карамастан, аерылышкан вакыттан бирле йөрәгемдә туган яшерен моңны берничек тә баса алмыйм. Нигә без, узган җәйдәге кебек, бергә түгел, сезнең зур кабинетыгызда түгел, зәңгәр диванда — «серләр сөйләү» диванында түгел? Нигә мин, моннан өч ай элек булган шикелле, сезнең карашыгыздан, юаш, тыныч һәм сизгер карашыгыздан,, җан өчен яңа көч алудан мәхрүм? Сезнең ул карашыгызны мин шундый ярата идем һәм менә хәзер дә, сезгә шушы хатны язган минутта да мин аны үз алдымда күреп торам». Шушында хәтле укыгач, княжна Марья бер көрсенеп куйды һәм үзенең уң ягындагы трюмога карады. Көзгедә ямьсез, зәгыйфь гәүдә белән ябык йөз күренде, һәрвакыт моңсу булган күзләр хәзер көзгедә үзләренә аеруча өметсез карыйлар иде. «Ул мине юмалый», дип уйлады княжна һәм, борылып, хатны укуында дәвам итте. Ләкин Жюли үзенең дустың
                     2 Серләр ачкычы. 3 Хатлар һәм персонажлар телендәге кайбер фразалар оригиналда французча язылып, сноскаларда русча бирелгән булса да, без французча текстны бирмәдек (тәрҗ.). 
41 
 
юмаламый иде: чыннан да, княжнаның, зур, тирән һәм нурлы күзләре (әйтерсең, лә, ал ардан цайчагында көлтә-көлтә җылы нур ташый иде), шундый ямьле иде ки, бөтен йөзенең ямьсез булуына карамастан, шушы күзләр күп вакытта гүзәллекнең үзеннән дә ягымлырак булалар иде. Ләкин үз күзләренең яхшы карашын, ул үзе турында уйламаган минутларда була торган карашын, княжнаның беркайчан да күргәне юк иде. Көз- гегә карадымы, барлык кешеләрдәге кебек, аның йөзе дә табигый булмаган рәвештә киеренке ямьсез төс ала иде. Ул укуында дәвам итте. «Бөтен Москва сугыш турында гына сөйли. Минем ике абыемның берсе чит илдә инде, ә икенчесе ил чигенә поход чыга торган гвардиядә хезмәт итә. Сөекле государебыз Петербургтан китә һәм, мондагы хәбәрләргә караганда, үзенең газиз гомерен сугыштагы очраклылыкларга дучар итмәкче була, имеш. Ходай язсын да, Европаның тынычлыгын бозучы корсикан хәшәрәте алла мәрхәмәте белән безнең падишаһыбыз итеп куелган фәрештә тарафыннан җиңелсен. Ике абыем турында сөйләп тә тормастан, бу сугыш мине күңелемә иң якын кешеләрнең берсеннән мәхрүм итте. Мин яшь Николай Ростов турында әйтәм, аңардагы энтузиазм читтән генә карап торырга ирек бирмәде, ул, университетын ташлап, армиягә керде. Сездән яшермим, сөекле Мари, ул әле бик яшь булса да, аның армиягә китүе минем өчен зур кайгы булды. Узган җәйне мин сезгә сөйләгән бу егет чын мәгънәсе белән яшьләрчә саф күңелле, ә безнең заманда безнең егерме яшьлек картларыбыз арасында мондый чын яшьлекне бик сирәк очратырга туры килә! Ул искиткеч, яхшы күңелле һәм ачык сөйләүчән егет. Ул шундый саф һәм поэзияле бер егет, минем аның белән танышлыгым, бик кыска вакытлы булса да, күп газап чиккән бичара йөрәгемнең иң татлы Шатлыкларының берсе булды. Канчан да булса бер мин сезгә үзебезнең ничек саубуллашканыбызны һәм саубуллашкан чакта ниләр сөйләткәнебезне сөйләп бирермен. Боларның барысы да хәтердә әле... Ах! сөекле дустым, сез бәхетле, сез бу ялкынлы ләззәтләрне дә, бу ялкынлы хәсрәтләрне дә белмисез. Сез бәхетле, чөнки гадәттә хәсрәте ләззәтенә караганда көчлерәк була. Граф Николайның әле бик яшь икәнлеген һәм минем өчен тик дус кына була алуын мин бик яхшы беләм. Ләкин бу татлы дуслык, бу поэтик һәм саф мөнәсәбәт минем күңел азыгым инде. Ярый, бу турыда җитеп торыр. Бөтен Москваны биләгән төп яңалык — карт граф Безуховның үлүе һәм аның мирасы. Уйлап кына карагыз, өч княжна бик аз гына нәрсә алганнар, князь Василий бернәрсә дә алмаган, ә Пьер — бөтенесенең варисы һәм, өстәвенә тагын, графның законлы улы дип танылган, димәк, граф Безухов дип һәм Россиядәге иң зур байлыкның хуҗасы дип танылгач. Бу вакыйгада князь Василий бик әшәке роль уйнаган, шуңа күрә дә, Петербургка киткәндә, бик оялып-уңайсызланып киткән, дип сөйлиләр. Сезгә дөресен әйтим, мин васыять эшләрен бер дә аңлый алмыйм; тик шунсын беләм, без барыбыз да исеме белән генә атап, Пьер дип йөргән яшь егет граф Безухов булганнан бирле һәм Россиядәге иң зур байлыкларның берсенә хуҗа булганнан бирле, — мин кияүгә чыгасы җиткән кызлары булган аналарның һәм барышняларның үзләренең (җәя эчендә генә әйткәндә) миңа һәрвакыт бик юк кеше булып !<үренгән бу әфәндегә карата тоннары үзгәргәнен күзәтүдән кызык табам. Менә ике ел инде, барысы да миңа күбесен үзем дә белмәгән кияүләр юраудан кызык тапканга күрә, хәзер инде Москваның никах хроникасы мине графиня Безухова итте. Ләкин минем моны һич тә теләмәвемне сез аңлыйсыздыр. Җае чыккач, никахлар турында. Беләсезме, бөтен кешенең дә тутасы булган Анна Михайловна күптән түгел генә миңа бик зур сер итеп сөйләде, — сезне кияүгә бирергә җыеналар икән. Кемгә дисәгез — князь Василийның улы Ана- тольга. Бай һәм атаклы бер кызга өйләндереп, аның тормышын тәртипкә салырга уйлыйлар икән, әти-әниләренең күңеле сезгә төшкән. Бу эшкә ничек карарсыз, ансын белмим, тик мин сезгә алдан хәбәр итеп куюны
42 
 
үземнең бурычым санадым. Ул бик матур егет һәм бик әйттергеч дип сөйлиләр. Аның турында белә алганым менә шул гына. Ярый җитәр, күп лыгырдадым. Икенче битне язып бетерәм инде, әнкәй, мине ашыктырып, кеше җибәргән. Апраксиннарга көндезге ашка барабыз. Мистик бер китап җибәрәм, укып чыгыгыз; бездә ул китап бик зур уңышка очрады. Гәрчә анда кешенең зәгыйфь акылы җиңел генә аңлый алмаслык нәрсәләр булса да, ул бик яхшы китап; аны уку җанга тынычлык бирә һәм җанны бөекләндерә. Хушыгыз. Әткәгезгә минем хөрмәтемне белдерегез һәм мамзель Бурьенга миннән сәлам әйтегез. Сезне чын күңелемнән кочам. Жюли». «Р. S. Абыегыз турында һәм аның гүзәл хатыны турында миңа хәбәр итегез:». 
Княжна бераз уйланып торды да уйчан елмайды (аның йөзе нурлы күзләре яктысында бөтенләй үзгәрде) һәм, кинәт урыныннан торып, каты басып, өстәл янына килде. Ул кәгазь алды һәм аның кулы кәгазьдә тиз- тиз йөри башлады. Җавап хатында ул менә нәрсәләр язды: «Сөекле һәм чиксез кадерле дустым. Сезнең 13 ндә язган хатыгыз миңа зур шатлык китерде. Минем поэтик Жюли, сез әле мине һаман да яратасыз икән. Аерылышу турында күп кенә күңелсез фикерләр язган булсагыз да, ул сезгә гадәттәгечә тәэсир итмәгән булса кирәк. Сез аерылышудан зарлангансыз, ә соң мин, үзем өчен кадерле кешеләрнең барысыннан да мәхрүм калган кеше, әгәр әйтергә кыюлык итсәм, нәрсәләр генә әйтмәс идем? Ах, әгәр дә бездә дин юанычы булмаса, тормыш бик күңелсез булыр иде. Яшь егеткә күңелегез төшүен язган чагында, нигә сез мине бик каты бәгырьле итеп күрсәтәсез? Бу мәсьәләдә мин үземә карата гына бик каты кеше. Башка кешеләрдә мин бу тойгыларны аңлыйм һәм, үзем беркайчан да ул тойгыларны кичермәгәнгә күрә, аларны хуплый алмасам да, яраксызга да чыгармыйм. Ләкин миңа болай тоела: сезнең шикелле поэтик һәм мәхәббәткә бирелүчән яшь кызга яшь егетнең матур күзләре бүләк иткән тойгыларга караганда, христианнарча якыныңны сөю, дошманнарыңны сөю лаеклырак та, шатлыклырак та һәм яхшырак та. Граф Безуховның үлү хәбәре безгә сезнең хатыгыздан алданрак килеп җиткән иде. Әткәемә бу хәбәр бик каты тәэсир итте. Ул әйтә, граф Безухов бөек гасырның соңгы ике вәкиленең берсе иде, ди, хәзер инде чират миңа калды, ди, ләкин ул чират мөмкин хәтле соңрак килсен өчен, мин үзем булдыра алганның бөтенесен дә эшләрмен, ди. Безне мондый бәхетсезлектән алла үзе сакласын! Пьер турындагы фикерегезгә кушыла алмыйм. Мин аны бала чагымнан ук беләм. Миндә аның турында, ул һәрвакыт саф күңелле, дигән тойгы калган, ә кешеләрнең бу сыйфатын мин бөтенесеннән артык күрәм. Ә инде аның мирас мәсьәләсенә һәм князь Василийның бу мәсьәләдә уйнаган роленә килсәк, монсы аларның икесе өчен дә бик күңелсез. Ах, сөекле дустым, безнең илаһи коткаручыбызның әйткәннәре, бай кешенең оҗмахка үтүенә караганда, тәвәнең инә күзеннән үтүе җиңелрәк, дигән сүзләре— искиткеч дөрес сүзләр! Мин князь Василийны һәм аннан да бигрәк Пьерны кызганам. Шундый яшь кеше шул хәтле зур байлык йөген күтәргән, — аңа күпме кызыктыргыч сынаулар аша үтәргә туры киләчәк! Әгәр дә миннән, дөньяда барыннан да бигрәк нәрсә телисең, дип сорасалар,— мин әйтер идем: иң ярлы хәерчедән дә ярлырак булырга телим, дияр идем. Сөекле дустым, миңа үзегездә шул хәтле шау-шуга сәбәп булган бер китап җибәрүегез өчен сезгә мең тапкыр рәхмәтләр укыйм. Ләкин сезнең миңа язуыгызга караганда, ул китапта бик күп яхшы әйберләр арасында кешенең зәгыйфь акылы ирешә алмастайлары да бар
43 
 
икән, аңлашылмый торган, димәк, бертөрле дә файда китерүе мөмкин булмаган китап укып утыру, минемчә, кирәксез эш ул. Кайбер кешеләрнең, мистик китаплар укып, үз фикерләрен бутауларын мин һич тә аңлый алмыйм, андый китаплар тик акылда шик кенә тудыралар, хыялны борчыйлар һәм христиан гадилегенә капмакаршы булган арттырып сөйләү характеры тәрбиялиләр. Иң яхшысы Апостолларны һәм Евангелиене укыйк. Бу китаплардагы серләрне чишәргә азапланмыйк, чөнки ничек итеп без, гөнаһлы бәндәләр, тәкъдирнең куркынычлы һәм изге серләрен шушы дөньяда ук белә алыйк? — Без бит әле тән кабыгына төренгәнбез, һәм шул кабык безнең белән мәңгелек арасында үтелмәс пәрдә булып тора. Иң яхшысы — илаһи коткаручыбыз безгә шушында, җир йөзендә куллану өчен калдырган бөек кагыйдәләрне өйрәнү белән чикләник; шул кагыйдәләр буенча яшәргә тырышыйк һәм менә нәрсәне аңларга тырышыйк: үз акылыбызга никадәр азрак ирек бирсәк, аллага шулкадәр күңеллерәк булыр (чөнки ул үзе күндермәгән һәрбер төрле белемне кире кага) һәм алла бездән яшергән серне никадәр азрак төпченсәк, үзенең илаһи акылы белән ул моны безгә шулкадәр тизрәк ачып бирер. Әти миңа кияү турында бернәрсә дә әйтмәде. Ул тик князь Василийдан хат алганын һәм аның килүен көткәнен генә әйтте, иргә чыгу мәсьәләсенә килсәк, мин сезгә, сөекле һәм чиксез кадерле дустым, шуны әйтәм: минем фикеремчә, никах ул алланың бер хөкеме һәм аңа буйсынырга кирәк. Минем өчен никадәр генә авыр булмасын, әгәр аллаһе тәгалә минем өстемә хатын һәм ана бурычларын йөкләргә тели икән, мин ул бурычларны, көчем җиткәнчә, дөрес башкарырга тырышырмын, алла миңа ир итеп кемне генә бирсә дә, үземнең ул кешегә карата булган тойгыларымны өйрәнеп торуны тиеш тапмам. Мин абыемнан хат алдым, хатыным белән бергә Пеләш Тауга кайтам, дип яза. Ләкин бу шатлык кыска вакытлы гына булачак, чөнки ул, безне калдырып, сугышка китә, алла белсен, ул сугышка без ничек һәм ни өчен катнашканбыздыр. Сездә генә, төрле эшләрнең һәм дөньяның үзәгендә генә, түгел, бәлки монда да, шушы кыр эшләре һәм шушы тынлык эчендә дә (шәһәр кешеләре гадәттә авылны шулай күз алдына китерәләр), сугыш авазларының яңгырашлары ишетелә һәм бик начар тәэсир итә. Әткәем мин һич тә аңлый алмый торган походлар һәм алга барулар турында гына сөйли, ә өченче көнне, мин, гадәтемчә, ял вакытымда авыл урамында йөргәндә, үзәк өзгеч күренешкә очрадым. Бу — бездә алынган һәм армиягә җибәрелә торган бер партия рекрутлар иде. Армиягә китүчеләрнең аналары, хатыннары һәм балалары нинди хәлдә булганын күрсәгез иде, китүчеләрнең дә, калучыларның да ничек үксеп елаганнарын ишетсәгез иде! Әйтерсең лә, кешеләр безне мәхәббәткә өйрәткән һәм җәберсенүләрне бәхилләргә өйрәткән илаһи коткаручыбызның законнарын онытканнар да бер-берсен үтерү осталыгын үзләре өчен иң яхшы сыйфат итеп саныйлар. ^Хушыгыз, минем сөекле һәм яхшы күңелле дустым. Илаһи коткаручыбыз һәм аның изге анасы сезне үзләренең изге һәм кодрәтле канатлары астында сакласыннар. Мари». 
Елмаеп торган мамзель Бурьен, тиз-тиз сөйләүчән ягымлы көр тавышы белән, р хәрефен сакау әйтеп: Ә сез хат җибәрәсезме, мин җибәрдем инде,—дип сөйли башлады, Һәм ул үзе белән бергә княжна Марьяның үтә җитди, күңелсез һәм чытык атмосферасына җиңел уйлаучан-шат күңелле һәм үз-үзеннән канәгать икенче бер дөнья алып керде. Княжна, мин сезгә әйтеп куюны тиеш табам, — дип өстәде ул, тавышын акрынайта төшеп, — князьнең кәефе бик начар,—диде ул, р
44 
 
хәрефен аеруча сакау әйтеп һәм бик рәхәтләнеп үз сөйләгәнен үзе тыИг лап.— Михаил Ивановичны ул бик каты тиргәде, ул шундый чытык йөзле* Әйтеп куям, беләсез ич... — Ах. сөекле дустым,—диде княжна Марья. — Мин сездән мина беркайчан да әтиемнең кәефе нинди икәнлеге турында сөйләмәвегезне үтенгән идем бит. Мин әтиемне хөкем итәргә базмыйм һәм башкаларныи да моны эшләмәүләрен теләр идем. Княжна Марья сәгатькә карады һәм, клавикордта уйнарга тиешле вакытның инде биш минуты үткәнен күреп, курыккан кыяфәт белән диван бүлмәсенә китте. Уникедән алып икегә кадәр, куелган тәртип буенча князь ял итә, ә княжна клавикордта уйный иде. 
XXIII 
Ак чәчле камердинер йокымсырап һәм чиксез зур кабинетындагы князьнең, гырлавына колак салып утыра иде. Өйнең икенче ягыннан, ябык ишек артыннан Дюссек сонатасының егермешәр тапкыр кабатланучы кыен пассажлары ишетелде. Нәкъ менә шул чагында болдыр янына карета белән бричка килеп туктады, каретадан князь Андрей чыкты, ул үзенең кечкенә генә хатынын каретадан төшереп, аны алга үткәрде. Ак чәчле, париклы Тихон, официант бүлмәсеннән башын чыгарып, пышылдап кына, князь әле йоклыйлар, дип әйтте дә ашыгыч кына ишекне япты. Князьнең улы кайтуы да һәм һичбер төрле гадәттән тыш вакыйгалар да көн тәртибен бозарга тиеш түгеллеген Тихон бик яхшы белә иде. Князь Андрей да моны, Тихон шикелле үк, яхшы белә иде булса кирәк; ул, шушы мин күрмәгән вакыт эчендә әтинең гадәтләре үзгәрдеме икән дип белергә теләгән кебек, сәгатькә күз төшерде һәм үзгәрмәгәнлегенә ышанып, хатынына: — Ул егерме минуттан торыр. Княжна Марья янына керик, — диде. Кечкенә княгиня соңгы вакытта калынаеп киткән иде, ләкин аның күзләре һәм сизелер-сизелмәс мыеклы, елмаюлы тар ирене ул сөйли башлаганда, электәге шикелле үк, ягымлы һәм күңелле күтәрелделәр. Ул тирә-ягына каранып, бал хуҗасына мактау сүзләре әйткән кебек, үзенең иренә: — Бу дворец бит! Әйдәгез, тизрәк, тизрәк! — диде. Ул, борылып карап, Тихонга да, иренә дә, аларны озата барган официантка да елмайды. — Мари күнекмәләр белән шөгыльләнәдер ахры? Тын гына барыйк, ул безне күрмәсен. Князь Андрей нәзакәтле һәм моңсу чырай белән аның артыннан барды. Аның кулын үпкән картка ул узып барышлый: — Син картайгансың, Тихон, — диде. Клавикорд ишетелгән бүлмә алдында ян ишектән аксыл чәчле матур француженка атылып килеп чыкты. Мамзель Бурьен шатлыктан тәмам акылыннан язган кебек күренә иде. — Ах, княжна шундый шатланыр!—диде ул. — Зарыгып беттек! Әйтим үзенә. — Юк, юк, зинһар димеи... Сез мамзель Бурьен; мин сезне беләм, каенсеңелем сезне бик дус күрә бит. Ул безне көтми дә торгандыр! — диде княгиня, аның белән үбешеп. Алар һаман кабатланып торучы пассаж ишетелгән диван бүлмәсе ишеге янына килделәр. Князь Андрей туктап калды, ниндидер күңелсез нәрсә көткән кебек, чыраен сытты. Княгиня бүлмәгә керде. Пассаж бүленеп калды; кычкырып җибәргән • тавыш ишетелде, княжна Марьяның авыр адымнар белән басып килүе
45 
 
һәм үбешү авазлары ишетелде. Князь Андрей бүлмәгә килеп кергәндә, княжна һәм княгиня куллары белән тотынышып, иреннәре беренче минутта кая килеп тигән булса, шул хәлдә каты үбешеп торалар иде, ә алар бер-берсен тик бер генә тапкыр, князь Андрейның туенда, аз гына вакытка күргәннәр иде. Мамзель Бурьен, кулларын йөрәгенә куеп, тәүфыйклы елмаеп, алар янында басып тора, һәм ул елап җибәрергә дә, көлеп җибәрергә дә хәзер кебек күренә иде. Князь Андрей иңбашларын жыерды һәм, музыка сөюче кешеләр фальшь нота ишеткәндә чырайларын сыткан кебек, чыраен сытып куйды. Ике ханым бер-берсеннән аерылыштылар; аннары тагын, соңга калудан курыккан кебек, бер-берсенең кулларыннан тоттылар, үбешә һәм кулларын тарта башладылар, аннары тагын бер-берсенең битләрен үбә башладылар һәм, князь Андрей һич тә көтмәгәндә, икесе дә елап җибәрделәр, аннары тагын үбешә башладылар. Мамзель Бурьен да еларга тотынды. Князь Андрей бераз уңайсызланып калды шикелле; ләкин ханымнарның икесенә дә үзләренең елаулары бик табигый тоелды; әйтерсең лә, алар бу күрешүнең башкача булуы мөмкинлеген уйларына да китермиләр иде. — Ах, сөеклем!.. Ах, Мари!.. — дип. ике ханым кинәт берьюлы сөйли һәм көлешә башладылар. — Ә мин төшемдә күрдем. — Алайса, сез безне көтми дә идегез?.. Ах, Мари, сез шундый ябыккансыз. Ә сез шундый тазаргансыз... — Мин княгиняны шунда ук танып * алдым, — дип куйды мамзель Бурьен. — Ә 'мин уйламаган да идем... Ах, Андрей, ә мин сине күрми дә торам. Князь Андрей сеңелесе белән кул үбешеп күреште, һәм аңа, син элек- тәге шикелле үк елак икәнсең,—диде. Княжна ДАарья абыйсына таба борылды һәм аның шушы минуттагы нурлы зур кара күзләренең яра- тучан, җылы, юаш карашы күз яшьләре аша князь Андрей йөзенә текәлде. Княгиня берөзлексез сөйләвендә булды, сизелер-сизелмәс кенә мыеклы тар өске ирен әледән-әле бер генә секундка түбән төшеп, кирәк урында, алсу аскы иренгә тиде, аннары тагын, тешләре дә, күзләре дә ялтырап, елмаю балкыды. Княгиня Спасски тавында булып узган һәм аның хәзерге хәле дә куркыныч тудыруы мөмкин булган бер вакыйга турында сөйләде, аннары шунда ук бертоташтан тагын сөйләп бирде: ул күлмәкләренең барысын да Петербургта калдырган, ә монда алла белсен нәрсә киеп йөрер инде, Андрей бөтенләй үзгәргән, Китти Одынцова бер карт кешегә кияүгә чыккан, княжна Марья өчен менә дигән кияү егет бар, ләкин бу турыда соңыннан сөйләшербез. Княжна Марья һаман да әле абыйсына сүзсез генә карап тора һәм княжнаның гүзәл күзләрендә мәхәббәт тә, моң да бар иде. Княжнаның уйлары җиңгәсенең сөйләгәннәренә бәйләнешсез рәвештә үз тәртибендә акканлыгы күренеп тора иде. Җиңгәсе Петербургтагы соңгы бәйрәм турында сөйләгән чагында, сүз уртасында, княжна абыйсына мөрәҗәгать итте: — Сиң шулай чынлап та сугышка китәсеңмени, Андрей, — диде ул, көрсенеп. Лиза да авыр сулап куйды. — Хәтта иртәгә үк, — диде абыйсы. — Ул мине монда калдырып китә, алла белсен нигә китә торгандыр, монда аның югарырак урынга күтәрелүе дә мөмкин иде... Княжна Марья аның сүзләрен ахырына кадәр тыңламады һәм үз уйларының җебен дәвам иттереп, иркәләүчән күзләре белән җиңгәсенең корсагына ымлап, аңа мөрәҗәгать итте: — Мөгаенме? Княгиняның чырае үзгәрде. Ул авыр сулап куйды. — Әйе, мөгаен,—диде ул. — Ах! Бик куркыныч бу...  
46 
 
Лизаның ирене салынды. Ул үзенең йөзен каенсецелесенең йөзенә якын китерде дә һич көтмәгәндә тагын елап җибәрде. — Ана ял итәргә кирәк, — диде князь Андрей, чыраен сытып. — Шулай бит, Лиза? Син аны үз бүлмәңә алып кит, ә мин әткәй янына керим» Ул ничек, һаман да шундыймы? Княжна шатланып җавап бирде: — Шундый, һаман да шундый; белмим тагын, синең күзеңә ничек күренерг — Шул ук сәгатьләрдәме, аллеяларда йөрергә чыгамы? Станогы да шундыймы? — дип сорады князь Андрей, һәм аның сизелер-сизелмәс елмаюы, әтисен яратса да, аны хөрмәтләсә дә, аның йомшак якларын да аңлый икәнлеген күрсәтте. — Шул ук сәгатьләрдә, станок та шул ук, аннары тагын математика һәм минем геометрия дәресләрем,—дип шатланып җавап кайтарды княжна 'Марья, әйтерсең лә, аның геометрия дәресләре тормышындагы иң шатлыклы тойгыларның берсе иде< Карт князьнең йокыдан тору вакыты җитсен өчен кирәкле булган егерме минут вакыт үткәч, Тихон килеп, яшь князьне әтисе янына чакырды. Улы кайту хөрмәтенә карт үзенең тормыш тәртибендә бер үзгәреш ясады: улын аның бүлмәсенә көндезге аш алдыннан киенгән чагында кертергә кушты. Князь, борынгыча чикмән киеп, пудраланып йөри иде. Князь Андрей әтисе янына килеп кергәндә дә (ул кунак бүлмәләрендә чагындагы кебек чыраена берәзгәләнү чыгарып һәм кыланып түгел, бәлки Пьер белән сөйләшкән чагындагы кебек, җанланган чырай белән килеп керде), карт үзенең киенү почмагында, сафьян белән сырган киң креслода, башын Тихонның куллары иркенә куеп, пудроманттан утыра иде. — Ә! Сугышчы! Бонапартны җиңмәкче буласыңмы? — диде карт һәм, парикның Тихон кулында үрелә башлаган толымы мөмкинлек биргән дәрәҗәдә, пудраланган башын селекте. — Булмаса инде син ныклап тотын, югыйсә, ул тиздән безне дә үзенең подданныйлары итеп язып куяр. — Саумы! — Шул сүзләрне әйтеп, карт яңагын сузды. Аш алды йокысыннан соң картның кәефе яхшы иде. (Ул, көндезге аштан соң көмеш йокы, ә аш алдыннан алтын йокы, дип сөйли иде.) Ул салынып торган куе кашлары астыннан улына шатланып карады. Князь Андрей, әтисе янына килеп, аны ул үзе күрсәткән төшеннән үпте. Әтисе яратып сөйли торган темага — аның хәзерге хәрби кешеләрне, ә бигрәк тә Бонапартны үчекләвенә князь Андрей җавап кайтармады. Ул, әтисенең битендәге һәрбер сызыкның хәрәкәтен җанланган һәм хөрмәт күрсәтүчән күзләре белән җентекләп: — Әйе, менә сезнең янга кайттым, әткәй, үзем генә дә түгел, йөкле хатыным белән, — диде. — Сәламәтлегегез ничек соң? — Туганкаем, ахмаклар белән азгыннар гына сәламәт булмыйлар, ә син мине беләсең: иртәдән алып кичкә чаклы эштә, тәүфыйклы, димәк» сау-сәламәт. — Аллага шөкер, алайса, — диде улы, елмаеп. — Алланың монда бертөрле дә катнашы юк. Я, сөйлә, — дип дәвам итте ул, яраткан темасына күчеп. —^Немецлар сезне Бонапарт белән стратегия дип атала торган яңа фәнегез нигезендә сугышырга ничек өйрәттеләр? Андрей елмайды. — Аңыма килергә ирек бирегез, әткәй, — диде ул елмаеп, һәм аның елмаюы әтисенең йомшак яклары аңа әтисен хөрмәт итәргә комачауламавын күрсәтте. — Мин бит урнашмаган да әле. — Алдыйсың, алдыйсың,—дип князь кычкырып ук җибәрде, һәм ул, нык үрелгәнме икән дип белер өчен, толымын селкетеп карап, улының кулыннан тотты. — Хатының өчен өй хәзер. Княжна Марья аңа күрсәтер һәм бер йөк юкбарны лыгырдар. Хатын-кызның эше шул аның. Хаты
47 
 
пыца мин бик шат. Утыр да сөйли башла. Михельсонның армиясен аңлыйм мин, Толстой армиясен дә аңлыйм... гаскәрне бер үк вакытта төшерергә... Көньяк армия нәрсә эшләячәк? Пруссия, нейтралитет... монысын, мин беләм. Австрия ничек? — Ул креслосыннан кузгалды һәм аңа киемнәр бирә-бирә артыннан йөгергән Тихон белән бергәләп, бүлмә буйлап, йөри башлады. — Швеция ничек? Померания аша ничек үтәрләр? Князь Андрей, әтисенең бик ныклап сораганын күреп, башта теләмичә генә, аннары һаман җанлана барып, һәм, сөйли торгач, ирексездән, гадәтенчә, рус теленнән француз теленә күчеп, булуы күздә тотылган кампаниянең операцион планын аңлатырга кереште. Ул менә нәрсәләр сөйләде: Пруссияне нейтралитет хәленнән чыгарып, сугышка катнаштыру' өчен, туксан меңле армия аңа куркыныч салырга тиеш, бу армиянең бер өлеше Штральзуидта швед гаскәрләре белән кушылырга тиеш, ике йөз егерме мең австреецлар, йөз мең руслар белән бергәләп, Италиядә һәм Рейнда хәрәкәт итәргә тиеш, илле мең рус һәм илле мең англичан гаскәре Неапольгә төшерелергә тиеш, һәм нәтиҗәдә биш йөз меңле армия төрле яктан французларга һөҗүм итәргә тиеш. Князь Андрей шуларны сөйләгән чагында карт князь, гүяки аны бөтенләй тыңламаган кебек, аз гына да кызыксыну белдермәде һәм, йөри-йөри киенүендә дәвам итеп, өч тапкыр аны кинәт кенә бүлде. Бер тапкыр ул, аны туктатып: — Акны! Акны!—дип кычкырды. Бу — Тихон аңа ул теләгән жилетны бирми дигән сүз иде. Икенче тапкыр ул, йөрүеннән туктап, сорау бирде: — Хатының кайчан бала табасы? — һәм, шелтәләгән кебек, башын чайкап әйтте: — Яхшы түгел! Дәвам ит, дәвам ит! Өченче тапкыр, князь Андрей сөйләп бетергәч, карт князь картларга хас ясалма тавыш белән җырлап җибәрде: «Мальбрук походка киткән. Алла белсен кайчан кайтыр». Улы елмайды гына. — Мин моны үзем хуплый торган план дип әйтмим,—диде ул.— Тик мин сезгә нәрсә барын гына сөйлим. Наполеон да үз планын төзегән иде, моңа караганда начар түгел. — Ну, син миңа бер дә яңа нәрсә әйтмәдең. — Карт уйга калды һәм тиз-тиз генә эченнән кабатлады: «Мальбрук походка киткән. Алла белсен кайчан кайтыр». — Аш бүлмәсенә чык. 
XXIV 
Пудраланган һәм кырынган карт князь билгеләнгән сәгатьтә аш бүлмәсенә чыкты, анда аны килене, княжна Марья белән мамзель Бурьен һәм князьнең архитекторы көтәләр иде, үзенең тоткан урыны буенча бик әһәмиятсез саналган бу кеше андый хөрмәткә лаеклы булмаса да,, князьнең бик сәер теләге белән аны табынга утырталар иде. Тормышта дәрәҗә аермасына бик нык игътибар итүче һәм губернадан килгән зур чиновникларны да табынга сирәк утыртучы князь бер почмакта шакмаклы кулъяулыгына борын сеңгереп утыра торган архитектор Михайла Ивановичны үрнәккә алып, кинәт кенә кешеләрнең барысы да тигез икәнлеген исбат итүчән булып китте һәм күп тапкырлар кызын, Михайла Иванович синең белән миннән бер дә ким түгел, дип ышандырырга тырышты. Аш янында князь, барыннан да бигрәк, телсез кеше кебек утыручы Михайла Ивановичка мөрәҗәгать итүчән булды. Өйдәге бүтән барлык бүлмәләр шикелле үк чамасыз биек аш бүлмәсендә өй кешеләре һәм һәрбер урындык артына баскан официантлар князьнең чыкканын көтәләр; кулына тастымал тоткан дворецкий серви- ровкага караштыргалап ала, лакейларга күз кыса, һәм берөзлексез әле сәгатькә, әле князь килеп керергә тиешле ишеккә тынычсызланып күз сала. Князь Андрей үзе өчен әле яңа булган бик зур алтын рамага карап
48 
 
тора, рама эчендә князь Болконскийларның генеалогия агачы 4 күрсәтелгән, ә аның каршындагы шундый ук зур рамада таҗ кигән хуҗа князьнең5 начар гына эшләнгән (йорт художнигы эшләгән булса кирәк) рәсеме куелган, бу князь исә Рюрик токымы дип һәм Болконскийлар нәселенең башы дип исәпләнергә тиеш. Князь Андрей’ шушы генеалогия агачына карап, башын чайкады һәм көләсене китерерлек дәрәҗәдә охшаган портретны күргәндәге кыяфәт белән елмайды. Аның янына килеп баскан княжна /Марьяга князь Андрей: — Менә шушының буенча да әтине бик белеп була! — диде. Княжна Марья абыйсына гаҗәпләнеп карады. Ул абыйсының нәрсәгә елмайганын аңламады. Әтисе эшләгән эшнең барысы да аның күңелендә изге хөрмәт тойгысы уята иде һәм ул тикшерелергә тиеш түгел иде. — һәркемнең үзенең Ахиллес үкчәсе6 була,—дип князь Андрей дәвам итте.— Аның шундый зур акылы белән шундый вакчыллыкка бирелү! Княжна Марья, абыйсының шундый кыю фикер йөртүен аңлый алмыйча, аңа каршы төшәргә теләде, ләкин нәкъ шул чагында кабинет эченнән көтелгән аяк тавышлары ишетелде: тиз-тпз атлап, күтәренке күңелле князь килеп керде, ул һәрвакыт шулай, үзенең ашыгыч манералары белән порт эчендәге каты тәртипне юри бозган кебек, тиз-тиз атлап йөри иде. Ул килеп кергән секундта зур сәгать икене сукты, кунак бүлмәсендәге икенче сәгать тә нечкә тавышы белән шуны ук кабатлады. Князь туктады; салынып төшкән куе каш астыннан елтырап торган, кырыс, тере күзләр, барысына да карап чыккач, яшь княгиняга тукталдылар. Патша килеп чыккач, сарай кешеләре нинди тойгы кичерә торган булсалар, бу вакытта яшь княгиня да шундый ук тойгы кичерде, бу тойгыда курку белән ихтирам бергә кушылган иде, үзенә якын кешеләрнең барысында да карт князь шундый тойгы тудыра иде. Ул княгиняның башыннан сыйпады, аннары ипсез хәрәкәт белән аның җилкәсенә суккалады. — Мин шат, мин бик шат, — диде ул һәм, аның күзләренә тагын бер тапкыр текәлеп карады да, тиз генә китеп, үзенең урынына барып утырды.— Утырыгыз, утырыгыз! Михаил Иванович, утырыгыз. Килененә ул үзе янында урын күрсәтте. Официант княгиня өчен урындыкны күчерде. — һо, һо!—диде карт, аның түгәрәкләнгән биленә күз салып.— Ашыга төшкәнсең, яхшы түгел! Ул салкынча, коры, күңелсез көлү белән көлеп җибәрде, һәрвакытта- гыча, күзләре белән түгел, авызы белән генә көлде. — Йөрергә кирәк, йөрергә, мөмкин хәтле күбрәк, мөмкин хәтле күбрәк йөрергә, — диде ул. 9 Кечкенә княгиня аның сүзләрен әллә ишетмәде, әллә ишетмәгәнгә салышты. Ул оялган кыяфәттә тик кенә торды. Князь аңардан әтисе турында сорады, ә княгиня сөйли башлады да елмайды. Князь аңардан таныш-белешләр турында сорашты: княгиня тагы да җанланыбрак китте, князьгә кемнәрнең сәлам әйткәнен һәм шәһәр гайбәтләрен сөйли башлады. — Бичара графиня Апраксина ирсез калды. Елый-елый күзләре сукырая инде, мескеннең, — диде ул, торган саен җанлана төшеп. Ул җанлана төшкән саен князь аңа һаман да кырысрак карап торды һәм кинәт, аны инде җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнеп, аңың турында ачык бер фикергә килгән кебек, аңардан читкә борылды да Михаил Ивановичка эндәште:
                     4 Генеология агачы — нәсел исемлеген күп тармаклы агач рәвешендә күрсәткән рәсем. 5 Хуҗа князь — владетельный князь, монарх хокуклары белән файдаланучы князь мәгънәсендә алынды (тәрҗ.). 6 Ахиллес үкчәсе — йомшак ягы дигән мәгънәдә (борынгы грек мифологиясендә күрсәтелүенчә, Ахиллесның үкчәсеннән башка җиренә ук үтмәгән). 


 
— Ну, ничек, Михаил Иванович, безнең Буонапартеның эшләре начар бит. Князь Андрейның (карт князь үзенең улын һәрвакыт шулай атый иде) миңа сөйләвенә караганда, аңа каршы бик зур көчләр туплана ди! Ә сезнең белән без һаман да әле аны буш кешегә сынап йөри идек. • «Сезнең белән без» Буонапарт турында кайчан шундый сүзләр сөйләшкәнне Михаил Иванович һич тә белми иде, ләкин ул моның карт князь яраткан әңгәмәне башлап җибәрү өчен генә кирәклеген аңлый иде, һәм ул, моңардан нәрсә килеп чыгасын үзе дә белмичә, яшь князьгә гаҗәпләнеп карады. Князь, архитекторга таба күрсәтеп: — Минем Михайло Иванович бөек тактик ул! —диде үзенең улына. һәм әңгәмә яңадан сугыш турында, Бонапарт турында, шулай ук хәзерге генераллар һәм дәүләт кешеләре турында башланып китте. Карт князь, хәзерге эшлеклеләрнең барысы да хәрби эшнең һәм дәүләт эшенең әлифбасын да аңламый торган малай-салайлар гына дип, Бонапарт ул —мәгънәсез бер француз кисәге дип, аның уңышка ирешүе дә аңа каршы куярга Потемкиннар һәм Суворовлар булмаганга күрә генә дип ышана, һәм аның шулай ышануы күренеп үк тора иде; алай гына да түгел, карт князь хәтта менә ничек дип ышана иде: Европада бертөрле дә политик кыенлыклар юк, сугыш та юк, тик ниндидер курчак уены гына бар, хәзерге кешеләр, эш эшләгәндәй кыланып, курчак уйныйлар. Князь Андрей әтисенең яңа кешеләрдән көлүенә кәефләнеп түзеп торды һәм, бик шатланып, әтисен әңгәмәгә тартты, аның сөйләгәнен тыңлады. —Үткәндәге нәрсәләрнең барысы да яхшы булып күренә,—диде ул, — ә соң шул ук Суворов Моро куйган капкынга эләкмәдемени һәм, шул капкыннан чыгу юлын таба алмыйча аптырап калмадымыни? — Моны сиңа кем әйтте? Кем әйтте? — дип кычкырды князь. — Суворов! — һәм ул үзенең тәлинкәсен атып бәрде, ә Тихон бик җитез генә тәлинкәне эләктереп алды. — Суворов!.. Уйлап сөйлисеңме, князь Андрей. Ике: Фридрих һәм Суворов... Моро! Әгәр Суворовның куллары буш булса, Моро плен төшкән булыр иде; ләкин Суворовның кулларында хофс-кригс-вурст-шнапс-рат асылынып тора иде. Аңа шайтаның да шатланмас. Менә сугышта үзегез күрерсез, бу хофс-крист-вурст-ратларның нәрсә икәнен белерсез. Суворов аларны ипкә китерә алмады, Михайло Кутузовка кайда инде ул! Юк, дускаем, — дип дәвам итте карт князь,— сез Бонапартега каршы үз генералларыгыз белән генә эш чыгара алмассыз; французларны алырга кирәк, бер-берсен танымыйча, үз кешеләрен үзләре тукмасыннар. Немец Паленны Новый-йоркка, Америкага, француз Мороны китерергә җибәрделәр бит, — диде ул, шул елны Морога рус хезмәтенә керергә тәкъдим ителүенә ишарә ясап. — Могҗизалы хәлләр! Әллә соң Потемкиннар, Суворовлар, Орловлар немецлар идеме? Юк, туганкай, я сез анда барыгыз да акылдан шашкансыз, я булмаса мин акылымнан мәхрүм калганмындыр. Бирсен ходай үзегезгә, ә без карап торыйк. Аларда Бонапарте бөек полководец булган! һм!.. — Мин боерыкларның барысы да яхшы дип һич тә әйтмим, — диде Андрей, — тик мин шунысын аңлый алмыйм, ничек итеп сез Бонапарте турында шулай хөкем йөртә аласыз. Көлсәгез көлегез, ә Бонапарте шулай да бөек полководец! — Михайла Иванович! — дип кычкырды карт князь архитекторга, ә архитектор, мине оныттылар инде дип өметләнеп, кыздырган иткә тотынган иде. — Бонапарте бөек тактик дип сөйләгән -идем бит мин сезгә? Менә ул да шуны ук әйтә. ■— Бик дөрес, ваше сиятельство,— диде архитектор. Князь тагын үзенең салкын көлүе белән көлеп җибәрде. 4. .C, ә.- №9 49

50 
 
— Бонапарте туган чагында ук бәхетле булып туган. Аның солдатлары бик шәп. Аннары ул беренче булып немецларга һөҗүм итте. Ә немецларны ялкаулар гына тукмамый. Дөнья яралганнан бирле немецларны һәркем тукмый. Ә алар берәүне тукмамыйлар. Тик бер-берсен гено тукмыйлар. Бонапарте әнә шулариы тукмап шөһрәт алды. һәм князь, аның фикеренчә, Бонапарте үзенең барлык сугышларында, хәтта дәүләт эшләрендә дә ясаган ялгышларны тикшерергә тотынды Улы бәхәсләшмәде, ләкин нинди генә дәлилләр китермәсеннәр, аның да, карт князь шикелле үк, үз фикереннән кайтмаячагы күренеп тора иде. Князь Андрей бәхәсләшмәскә тырышып тыңлады һәм ирексездән шуңа гаҗәпләнде: менә бу карт кеше, күнме еллар буе беркая чыкмыйча авылда утырган килеш, соңгы елларда Европадагы хәрби һәм политик хәлләрне барлык детальләрендә һәм нечкәлекләрендә ничек белә ала икән һәм шулар турында фикер йөртә ала икән. ’ — Син мине, бу карт эшләрнең ничек торганын белми, дип уйлыйсыңмы?— дип йомгаклады ул. — Ә минем менә кайда ул! Мин төннәр буе йокламыйм. Ярый, синең бөек полководец кайда соң, ул үзен кайда күрсәтте соң? — Моны сөйләү озынга китәр иде, — дип җавап бирде улы. — Я бар, үзеңнең Бонапартең янына кит. Мамзель Бурьен, менә сезнең коллар императорының тагын бер табынучысы!—дип кычкырды ул саф француз телендә. — Сез беләсез, князь, мин бонапартистка түгел. — «Алла белә кайчан кайтыр...» — дип князь ясалма тавыш белән җырлап җибәрде, тагы да ясалмалырак тавыш белән көлеп, өстәл яныннан кузгалды. Кечкенә княгиня бәхәсләшү вакытында һәм аннан соң аш янында һаман да сүзсез утырды, куркынып әле княжна Марьяга, әле каенатасына караштыргалады. Алар өстәл яныннан кузгалгач, княгиня үзенең каенсеңелесен култыклап аны икенче бүлмәгә алып чыкты. — Сезнең әткәгез нинди акыллы кеше, — диде ул,.— мин аңардан бәлки шуңа күрә курка торганмындыр. — Ах, ул шундый яхшы!—диде княжна. 
XXV 
Князь Андрей икенче көнне кич белән китәргә булды. Карт князь,, үзенең тәртибен бозмыйча, көндезге аштан соң үз бүлмәсенә керде. Кечкенә княгиня каенсеңелесендә иде. Князь Андрей, эполетсыз юл сюртугы киеп, үзенә билгеләнгән бүлмәдә, камердинеры белән бергәләп юлга җыенды. Ул, колясканы һәм анда чемоданнарның ничек салынуын үзе карап, атларны җигәргә кушты. Бүлмәдә князь Андрей һәрвакыт үзе янында йөртә торган әйберләр генә: шкатулка, ашамлыклар тутырган кечкенә көмеш сандык, ике төрек пистолеты һәм кайчандыр әтисе Очаково яныннан алып кайтып, бүләк итеп биргән кылыч кына калды. Князь Андрейның бу юл әйберләре барысы да бик тәртипле саклана иде: барысына да яңа, чиста, постау чехол киертелгән һәм барысы да бик пөхтәләп тасмалар белән бәйләнгән. Үз эшләрен уйлап эшләргә сәләтле кешеләр китү минутларында һәм тормышта үзгәреш булган минутларда гадәттә җитди фикер йөртү на- строениесенә биреләләр. Мондый минутларда, гадәттә, үткән гомер тикшерелә һәм киләчәкнең планнары төзелә. Князь Андрейның чырае бик уйчан һәм^ягымлы иде. Ул, кулларын артка куеп, кызу адымнар белән бүлмәнең бер почмагыннан икенче почмагына йөри, үзе алга караган, уйчан гына башын селкеп куйгалый. Аңа сугышка китү куркынычмы,
51 
 
әллә хатынын калдыру, күңелсезме, — бәлки, тегесе дә монысы да бардыр, ләкин үзен мондый хәлдә күрүләрен теләмичә булса кирәк, өялдында аяк тавышлары ишеткәч, ул ашыгып кулларын ычкындырды, шкатулканың чехолын бәйләгән кебек булып, өстәл янында туктады, һәм, һәрвакыттагыча, аның нәрсә уйлаганын белү мөмкин булмаган, тыныч кыяфәтенә керде. Бу княжна Марьяның авыр адымнары иде. — Миңа әйтүләренә караганда, син инде ат җигәргә дә кушкансың,—диде ул, сулуы кабып (ул йөгереп килгән булса кирәк), — ә минем әле синең белән аулакта бик сөйләшәсем килә иде. Тагын күпме вакытка аерылышабыздыр, анысын алла белә. Мине^м керүемә ачуланмыйсыңмы? Син бик үзгәргәнсең, Андрюша, — дип өстәде ул, үзенең шундый соравын аңлатып биргән кебек. Ул «Андрюша» сүзен әйткән чагында елмаеп куйды. Күрәсең, шушы кырыс матур ир кешенең балачакта бергә уйнап үскән ябык һәм шаян малай Андрюша икәнлеге княжнаның үзенә дә сәер тоелды булса кирәк. Князь Андрей аның соравына елмаю белән генә җавап кайтарып: — Ә Лиза кайда? —диде. — Ул бик арыды да, минем бүлмәмдә диванда йокыга китте. Андрей, синең хатының хәзинә бит, — диде ул, абыйсы каршына диванга утырып.— Ул бөтенләй бала әле, шундый ягымлы, шундый шат күңелле бала. Мин аны бик ярата башладым. Князь Андрей бер сүз дә дәшмәде, ләкин княжна аның йөзенә иронияле һәм мыскыллаучан төс чыкканын күреп алды. — Ләкин вак-төяк кимчелекләргә карата гафу итүчән булырга кирәк; алар кемдә юк соң, Андрей! Син шунсын онытма, ул югары җәмгыятьтә тәрбияләнеп үскән. Аннары хәзер аның хәле ал да гөл түгел, һәркемнең хәленә керергә кирәк. Аңлаган кеше барысын да кичерер, диләр. Уйлап кына кара, үзе гадәтләнгән тормыштан соң, иреннән аерылып бер ялгызы шушы хәлендә авылда калу ул мескенгә җиңелме әллә? Бу бик авыр. Без, аларны үзебез үтәли күрәбез дип уйлаган кешеләрнең сөйләгәнен тыңлаган чакта ничек елмайсак, князь Андрей да үзенең сеңелесенә карап, шулай елмайды. — Син авылда яшисең һәм бу тормышны коточкыч дип исәпләмисең бит, — диде ул. — Мин башка мәсьәлә, минем турыда нигә сөйләп торырга! Мин башка тормышны теләмим, һәм тели дә алмыйм, чөнки башка бертөрле тормышны да белмим, ә син уйлап кара, Андрей, югары җәмгыятьтә тәрбияләнгән яшь бер ханымга гомеренең гүзәл елларын авылда бер ялгызы ябылып үткәрү... бер ялгызы дип әйтәм, чөнки әткәй һаман эштә, ә мин... син мине беләсең... яхшы җәмгыятькә өйрәнгән ханым өчен мин бер дә шат күңелле иптәш була алмыйм. Ә мамзель Бурьен үзе генә... — Бер дә ошамый ул миңа, сезнең Бурьеныгыз, — диде князь Андрей. — О юк! Ул бик сөйкемле, һәм яхшы кыз, барыннан да бигрәк, кызганыч кыз ул. Аның, беркеме дә юк. Дөресен генә әйткәндә, аның миңа кирәге дә юк, хәтта ул миңа уңайсызлый да. Үзең беләсең, мин һәрвакыт кыргый идем, ә хәзер бигрәк тә шулай? Мин ялгызым булырга яратам... Әткәем аны бик ярата. Ул һәм Михаил Иванович — менә шушы ике кешегә карата әткәем һәрвакыт ягымлы һәм яхшы, чөнки алар әткәемнән изгелек күрәләр. Стерн әйткән бит: «Кешеләрне без, алар безгә эшләгән яхшылык өчен сөюдән бигрәк, үзебез аларга эшләгән яхшылык өчен сөябез»,— дигән. Әткәем аны ятим хәлендә урамда табып алды, бик яхшы җанлы кыз ул. Әткәем аның матур итеп укуың ярата. Кичләрен ул әткәемә кычкырып укый. Бик яхшы укый ул. — Ләкин, дөресен генә әйткәндә, Мари, минем уемча, сиңа кайчакта әтинең характеры авырга киләдер?—дип князь Андрей кинәт сорау бирде.  
52 
 
Мондый сорауга княжна Марья башта гаҗәпләнде, аннары куркып китте. — Минамы?.. Минамы?.. Мина авырга киләме?!—диде ул. — Ул һәрвакыт кырыс иде, ә хәзер инде, минем уемча, авыр табигатьле була башлаган,—диде князь Андрей, күрәсең ул, әтисе турында шулай җиңел сөйләве белән үзенең сеңелен аптырашта калдырырга яисә аны сынап карарга уйлый иде булса кирәк. — — Синең бөтен ягың яхшы, Андрей, ләкин синдә ниндидер фикер масаюы бар, — диде княжна, әңгәмәнең агышыннан бигрәк үзенең фикер агышын күзәтеп, — ә бу бик зур гөнаһ. Әти кеше турында хөкем итәргә мөмкинме әллә? һәм әгәр мөмкин булса да, безнең әткәбез шикелле кешенең табыну тойгысыннан башка нинди тойгы уятуы мөмкин? Мин аның белән шундый бәхетле, шундый канәгать. Тик мин сезнең барыгызның да, минем шикелле үк, бәхетле булуын теләр идем. Абыйсы ышанмыйча башын селекте. — Минем өчен тик бер генә нәрсә авыр, — мин сиңа дөресен әйтәм, Андрей, — ул да булса — әтиемнең дин турындагы фикерләре. Мин аңламыйм, шундый зур акыллы кеше ничек итеп инде көн шикелле ачык нәрсәне күрми икән һәм ничек итеп ул шулай ялгыша ала икән? Менә шушы минем бердәнбер бәхетсезлегем. Ләкин соңгы вакытта бу яктан да мин яхшыру күләгәсен күрәм. Соңгы вакытта аның мыскыл итүләре ул хәтле үк зәһәр түгел, һәм ул бер монахны кабул итә, аның белән озаклап сөйләшә. Князь Андрей мыскыллап, ләкин иркә тавыш белән: — Ну, дускаем, монах белән сез дарыны бушка әрәм итәсез, дип куркам,— диде. — Ах, дускаем! Мин аллага дога кылам һәм ул минем догамны ишетер дип өмет итәм, Андрей, — диде ул бер минут сүзсез торганнан соң юаш кына тавыш белән, — минем сиңа бик зур бер үтенечем бар. — Нинди үтенеч, дускаем? — Юк, башта син миңа, кире какмам дип, вәгъдә бир. Моның сиңа бертөрле дә кыенлыгы булмас, һәм моңарда синең өчен лаексыз бернәрсә дә юк. Ләкин бу минем өчен бер юаныч булыр. Вәгъдә бир, Андрюша, — диде ул, кулын ридикюленә тыгып һәм анда нәрсәнедер кулына тотып; аның кулына тоткан нәрсәсе үтенеченең нигезе иде булса кирәк һәм үтенечнең кабул ителүе турында вәгъдә алмыйча торып ул шушы нәрсәнедер ридикюленнән чыгара алмыйдыр булса кирәк. Ул ялынучан, юаш караш белән абыйсына карады. — Хәтта минем өчен бу бик кыен булса да... — дип җавап бирде князь Андрей; эшнең нәрсәдә икәнлеген инде ул төшенә башлаган иде шикелле. — Син теләсәң ничек уйла! Синең дә әткәем шикелле икәнеңне мин яхшы беләм. Теләсә нәрсә уйла, ләкин моны минем өчен эшлә. Эшлә, зинһар! Минем әтиемнең әтисе, безнең бабабыз, барлык сугышларда аны тагып йөргән... — кулында тоткан нәрсәне княгиня һаман әле ридикюлен- кән чыгармый иде. — Я син вәгъдә бирәсеңме? — Әлбәттә бирәм, эш нәрсәдц,соң? — Андрей, мин, образ алып, сиңа фатиха бирәм, ә син шул образны беркайчан да салмаска вәгъдә бир... Бирәсеңме? — Әгәр ул ике потлы булмаса, муенны аска таба тартмаса... Синең күңелең булсын өчен...—диде князь Андрей, ләкин шул ук секундта, бу мәзәкне әйткәндә сеңеленең йөзе әрнүле төскә кергәнне күреп, ул үкенде.— Мин бик шат, чынлап әйтәм, бик шат, дустым, — дип өстәде. — Үз иркеңә каршы буларак бу образ сине коткарыр һәм сине ярлыкар, сине үзенә каратыр, чөнки хакыйкать тә, тынычлану да тик аңарда гына, — диде княгиня, дулкынланудан калтыранган тавыш белән; ул ике кулы белән абыйсы алдында Гайсаның көмеш ризалы, кара кыяфәтле һәм
53 
 
нечкә итеп эшләнгән көмеш чылбырлы образын тантаналы бер төстә тотып тора иде. Ул чукынды, образокны үбеп, аны Андрейга бирде. — Зинһар, Андрей, минем өчен... Аныц зур күзләрендә яхшы һәм юаш нурлар балкыды. Бу күзләр, аның чирләш ябык йөзен яктыртып, ул йөзгә гүзәл төс бирделәр. Абыйсы образокны алырга теләгән иде, ләкин княгиня аны туктатты. Андрей моны аңлады, чукынды һәм образокны үпте. Аның чырае бер үк вакытта иркә дә иде (аның күңеле нечкәргән иде) һәм мыскыллап көлемсери дә иде. — Рәхмәт сиңа, дустым. Княжна князь Андрейның маңгаеннан үпте һәм тагын диванга утырды. Алар сөйләшми генә утыра бирделәр. — Мин сиңа сөйләдем инде, Андрей, һәрвакытта булганыңча, яхшы һәм киң күңелле бул. Лизаны каты хөкем итмә,—дип сөйли башлады ул. — Ул шундый ягымлы, шундый яхшы, ә хәзер аның хәле бик авыр бит. — Мин сиңа, Маша, хатынымны нәрсәдә булса шелтәлим дип, яки мин аңардан канәгать түгел дип бернәрсә дә әйтмәдем шикелле. Болар- ның барысын да нигә сөйлисең син? Княжна Марьяның йөзенә кызыл таплар чыкты, һәм ул, үзен гаепле санаган кебек, туктап калды. — Мин,сиңа бернәрсә дә сөйләмәдем, ләкин сиңа инде сөйләгәннәр. һәм бу миңа күңелсез. Княжна Марьяның маңгаенда, муенында һәм яңакларында кызыл таплар тагы да ачыграк беленделәр. Ул нәрсәдер әйтергә теләде, ләкин әйтә алмады. Абыйсы аңлады: кечкенә княгиня көндезге аштан соң елаган, бала табуның бәхетсез булачагын алдан сизенәхм дип, шуңардан куркам дип сөйләгән, һәм үзенең язмышыннан зарланган, каенатасыннан һәм иреннән зарланган. Елаганнан соң ул йокыга талган. Князь Андрей сеңелесен кызгана башлады. — Бернәрсәне бел, Маша, мин үземнең хатынымны һичбер нәрсәдә шелтәли алмыйм, шелтәләгәнем юк һәм беркайчан да шелтәләмәм, шулай ук үз-үземне дә аңа карата бернәрсәдә дә шелтәли алмыйм; һәм бу, мин нинди генә хәлләрдә булсам да, һәркайчан шулай булыр. Ләкин әгәр син дөресен белергә телисең икән... минем бәхетлеме икәнлегемне белергә телисең икән? Түгел. Ә ул бәхетлеме? Түгел. Бу нидән шулай? Белмим... Моны әйткәндә ул урыныннан торды, сеңелесе янына килде дә иелеп, аның маңгаеннан үпте. Князь Андрейның күзләрендә акыллы, яхшы, гадәттә булмаган нур балкый иде, ләкин ул үзенең сеңелесенә карамый, бәлки аның башы аша ачык ишекнең караңгылыгына карый иде. — Аның янына керик, саубуллашырга кирәк. Юк, син үзең генә бар, аны уят, ә мин хәзер барып җитәрмен. Петрушка!—дип кычкырды ул камердинерына, — кил монда, җыештыр, монысын утыргычка куй, ә монысын уң якка куй. Княжна Марья, урыныннан торып, ишеккә таба китте. Ул тагын туктады. — Андрей, әгәр син аллага ышанса идең, ул сиңа хәзер үзең сизми торган мәхәббәтне бирсен дип дога кылыр идең, һәм синең догаңны алла ишетер иде. — Әйе, шулай булса иде! —диде князь Андрей. — Бар, Маша, мин дә хәзер килеп җитәрмен. Сеңелесенең бүлмәсенә таба барганда, бер өйне икенче өй белән тоташтырган галереяда, князь Андрей ягымлы елмаеп торган мамзель Бурьенны очратты, бүген өченче тапкыр инде ул, бик күтәренке күңелле һәм беркатлы кыяфәттә елмаеп» аулак урыннарда Андрейга очрый иде.

51 
 
— Ах, мин сезне үз бүлмәгездә дин уйлаган идем,—диде ул, ни өчендер кызарып һәм күзләрен түбән төшереп. Князь Андрей аңа кырыс карады. Князь Андрейның йөзенә кинәт ачу чыкты. Ул мамзель Бурьенга бер сүз. дә әйтмәде, ләкин, аның күзләренә карамыйча, маңгае белән чәчләренә шундый бер нәфрәт белән карады, француз кызы кызарып, бер сүз дә әйтмичә, китеп барды. Князь Андрей сеңелесенең бүлмәсе янына килеп җиткәндә княгиня инде уянган иде, һәм аның сүз артыннан сүзне ашыктырып торган шат авазы ачык ишектән ишетелә иде. Ул, әйтерсең лә, бик озак сөйләми торганнан соң сөйли иде һәм бушка үткән вакытның үчен алырга тели иде. — Юк, күз алдына китереп карагыз, карт графиня Зубова, чәч толымнары да ясалма, теше дә ясалма, әйтерсең лә, ул үзенең картаюыннан үзе көлә... Графиня Зубова турындагы нәкъ менә шул ук фразаны һәм нәкъ менә шул ук көлүне чит кешеләр барында Андрей үзенең хатыныннан биш-алты тапкыр ишеткән иде инде. Ул бүлмәгә әкрен генә килеп керде. Алсу йөзле, юан княгиня, кулына эш тотып, креслода утыра һәм Петербург истәлекләрен, хәтта андагы аерым фразаларга хәтле искә төшереп, өзлексез сөйли иде. Князь Андрей, аның янына килеп, башыннан сыйпады һәм, юлдан соң аның ничек ял иткәнлеген сорады. Ул җавап бирде дә тагын үзенең сүзен дәвам иттерде. Алты ат җигелгән коляска подъездда иде инде. Ишек алдында көзге караңгы төн иде. Кучер колясканың тәртәсен дә күрми. Болдырда фонарь тоткан кешеләр ыгы-зыгы киләләр. Бик зур өйнең киң тәрәзәләрендә ■утлар балкыган. Алгы бүлмәдә яшь князь белән күрешеп калырга теләүче дворовыйлар җыелган. Залда өй кешеләренең барысы да басып торалар: Михаил Иванович, мамзель Бурьен, княжна Марья һәм княгиня. Князь Андрейны әтисе кабинетына чакырганнар, әтисе аның белән аулакта күрешергә теләгән. Барысы да аларның чыкканын көтәләр. Князь Андрей кабинетка килеп кергәндә, карт князь карт кешеләр кия торган күзлектән һәм ак халаттан-иде, бу халаттан ул үзенең улыннан башка беркемне дә кабул итми иде. Карт князь өстәл янында язып утыра иде: Ул борылып карады. —- Китәсеңме? — һәм ул тагын яза башлады. — Саубуллашырга кердем. — Менә моннан үп,— дип, ул яңагын күрсәтте,— рәхмәт сиңа, рәхмәт? — Сез миңа ни өчен рәхмәт әйтәсез? — Кичекмәгәнең өчен, хатының итәгенә ябышып ятмаганың өчен. Барыннан да элек хезмәт. Рәхмәт сиңа, рәхмәт! — һәм ул шытырдаган каләмнән кара чәчрәтеп, язуында дәвам итте. — Әйтәсе сүзең булса, сөйлә. Бу ике эшне мин бергә эшли алам, — дип өстәде ул. — Хатыным турында... Аны сезнең кулыгызга ташлап китүем өчен мин болай да оялам... — Нигә алдыйсың? Нәрсә кирәк, сөйлә. — Хатынымның бала табар вакыты җиткәч, Москвадан акушер китертегез... Акушер шушында булсын. Карт князь язуыннан тукталды һәм, аңламаган кебек, кырыс күзләре белән улына карады. Князь Андрей, уңайсызланган кебек: — 1Мин беләм, әгәр натурасы ярдәм итмәсә, берәү дә ярдәм итә алмый,— диде. — Мин бик яхшы аңлыйм, миллион анадан тик берсенең генә бәхетсезлеккә очравы мөмкин, ләкин бу аның һәм минем фантазиябез. Аңа әллә ниләр сөйләп бетергәннәр, ул төшендә дә күргән, һәм ул курка. •— һм... һм... — диде карт князь үз-үзенә, һәм хатны язуында булды.— Эшләрмен. Ул хатка кул куйды, кинәт һәм тиз генә улына таба борылып, көлеп җибәрде.

55 
 
’’ — Эшләр начар, ә? — Нәрсә начар, әткәй? — Хатын!—диде карт, кыска гына һәм бик мәгънәле итеп. — Мин аңламыйм, — диде князь Андрей. — Әйе, берни эшләр хәл юк, дускаем, — диде князь, — алар барысы да шундый, барысын да аерып бетерә алмассың. Син курыкма: берәүгә дә әйтмәм; ә син үзең беләсең. Ул сөякчел кечкенә кулы белән улының кулыннан тотып селекте, гүяки кешене үтәли күрә торган җитез күзләре белән аның йөзенә карады һәм шул ук салкын көлүе белән тагын көлеп җибәрде. Улы көрсенде, шушы көрсенүе белән ул әтисенең аны аңлаганын икърар итте. Карт, хатны бөкләп, конвертка салуында дәвам итте, гадәттәгечә тиз-тиз хәрәкәт белән кулына сургуч, печать һәм кәгазь алды, аларны бер читкә ыргыта барды. Хатны ябыштырганда ул өзек-өзек итеп: Нишләмәк кирәк? Матур шул! Мин барысын да эшләрмен. Син тыныч бул, — диде. Андрей бер сүз дә дәшмәде: әтисенең аны аңлавы аның өчен күңелле дә, күңелсез дә иде. Карт, урыныннан торып, кулына хатны бирде. — Менә нәрсә,—диде ул, — хатының турында кайгырма: эшләргә мөмкин булганның бөтенесе дә эшләнер. Хәзер -инде минем әйткәнемне тыңла: бу хатны Михайло Илларионовичка бир. Мин яздым, ул сиңа яхшы эшләр кушсын, адъютантлыкта озак тотмасын: бик әшәке хезмәт! Син аңа әйт, мин аны һаман дә истә тотам һәм яратам. Аның сине ничек кабул итүе турында хат яз. . Әгәр ул үзе яхшы булса, хезмәт ит. Николай Андреич Болконскийның улы берәүгә дә мәрхәмәт өчен генә хезмәт итмәс. Я, хәзер монда кил. Ул, сүзләрнең яртысын әйтеп бетермичә, бик кызу сөйли, ләкин улы аны аңларга гадәтләнгән иде. Карт князь улын бюро янына китерде, аның капкачын ачып ящикны тартып чыгарды һәм эре, озын, кысынкы хәрефләр белән язылган бер дәфтәр алды. — Мин синнән элек үләрмендер. Менә белеп кал, монда минем язуларым. Аларны, мин үлгәннән соң, государьга тапшырырсыз. Ә менә монда ламбард билеты белән хат: бу — Суворов сугышларының тарихын язган кешегә премия. Академиягә җибәрерсез. Монда минем ремаркаларым, мин үлгәч, үзең өчен генә укып чык, файдасы тияр. Андрей, әтисенә, сез озак яшәрсез әле, дип әйтмәде. Моны әйтүнең кирәк түгеллеген ул аңлый иде. — Барысын да үтәрмен, әткәй!—диде ул. — Я, хәзер сау бул! — карт князь улына үзенең кулын үбәргә бирде һәм аны кочаклап алды. — Бер генә нәрсәне хәтереңнән чыгарма, князь Андрей: әгәр сине үтерәләр икән, минем йөрәгем әрнер... — ул көтмәгәндә туктап калды һәм кинәт кычкырган тавыш белән дәвам итте:—ләкин әгәр мин синең үзеңне Николай Болконский улыдай итеп тотмаганыңны белсәм, миңа... карт кешегә... оят булыр!—дип чәрелдәде ул. Аның улы, елмаеп: — Монысын миңа әйтеп тормасагыз да була иде, әткәй, — диде. Карт тынып калды. — Мин сездән тагын шуны үтенергә теләгән идем, — дип князь Андрей дәвам итте,— әгәр мине үтерсәләр һәм әгәр дә минем улым булса, аны, кичә сезгә әйткәнемчә, үзегездән җибәрмәгез, ул сездә үссен... зинһар. — Хатыныңа бирмәскәмени?—диде карт һәм көлеп җибәрде. Алар сүзсез генә бер-берсе каршында басып тордылар. Картның җитез күзләре туптуры улының күзләренә төбәлгәннәр иде. Карт князьнең йөзендә, түбәнге өлешендә нәрсәдер калтыранды. — Саубуллаштык... бар кит! — диде ул, кинәт кенә. — Бар!—дип кычкырды ул, кабинет ишеген ачып, ачулы һәм көчле тавыш белән.


 
Ишектән князь Андрей килеп чыкты, һәм бер генә минутка, ачулы тавыш белән кычкырган, ак халат белән картлар күзлеге кигән, париксыз картның ишектән сузылган гәүдәсе күренеп калды; князь Андрейдан княгиня белән княжна: — Нәрсә булды, нәрсә булды?—дип сорадылар. Князь Андрей авыр сулыш алды, бертөрле дә җавап кайтармады. — Ну, — диде ул, хатынына мөрәҗәгать итеп, — һәм бу «ну» салкын мыскыллау булып яңгырады, гүяки князь Андрей: «хәзер инде сез үзегезнең әкәмәтләрегезне эшләгез», — дип әйтә иде. Кечкенә княгиня, агарынып һәм иренә курку белән карап: — Андрей, инде вакытмыни? — диде. Князь Андрей княгиняны кочаклады. Княгиня кычкырып җибәрде һәм, һуштан язып, аның иңбашына ауды. Ул саклык белән генә княгиня ауган иңбашын бер читкә алды, аның йөзенә карады һәм ипләп кенә аны креслога утыртты. — Сау бул, Маша, — диде ул акрын гына үзенең сеңелесенә, аның белән кул үбешеп саубуллашты һәм тиз-тиз атлап бүлмәдән чыгып китте. Княгиня креслода ятып калды, мамзель Бурьен аның чигәләрен уды. Княжна Марья, җиңгәсен тотып торган килеш, елаган гүзәл күзләре белән һаман да князь Андрей чыгып киткән ишеккә карады һәм аны чукындыруында булды. Кабинеттан, мылтыктан аткан кебек, князьнең ачуланып еш-еш борын сеңгерүе ишетелә иде. Князь Андрей чыгып китү белән, кабинет ишеге тиз генә ачылды да, ак халатлы картның кырыс фигурасы күренде. — Киттеме? Ярый, бик яхшы, — дип, ул һушсыз яткан кечкенә княгиняга ачу белән карады, шелтәләп башын селекте һәм шап иттереп ишекне япты. М. Максуд тәрҗемәсе