Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӘНГАТЬНЕҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ ҺӘМ АНЫҢ ИҖТИМАГЫЙ ТОРМЫШТАГЫ УРЫНЫ


 * Совет сәнгате алга, коммунизмга баручы безнең җәмгыятебездә әһәмиятле культура-тәрбия функциясен үтәргә тиеш. Социалистик культураның аерылгысыз өлеше буларак, ул совет халкын коммунистик тәрбияләү эшенә хезмәт итә.- Ком-' мунистлар партиясенең һәм Совет дәүләтенең кайгыртучанлыгы аркасында безнең сәнгатебез зур уңышларга иреште. Коммунистлар пар- , тиясенең лениичылсталинчыл зирәк милли политикасы СССР халыклары культурасының һәм сәнгатенең бик нык алга китүен тәэмин итте. Совет власте елларында илебездә бөтендөнья әдәбиятының алтын фондына кергән күп кенә әсәрләр тудырылды. Совет сәнгате — дөньяда иң идеяле, иң алдынгы сәнгать. Ул совет халкының, бөтен прогрессив кешелек дөньясының тормыш интересларына якыннан бәйләнгән. Совет сәнгатенең тагын да күтәрелүе өчен марксизм-ленинизм классиклары хезмәтләренең, идеологии мәсьәләләр буенча Үзәк Комитет карарларының һәм партиянең XIX съезды карарларының гаять зур әһәмияте бар. Алар,- илебездә коммунизм төзү бурычларын, бөтен дөньяда тынычлык, демократия һәм социализм өчен көрәш бурычларын үтәү юлында совет художникларын, сугышчан иҗади эш программасы белән коралландыралар. Коммунизм төзелеше совет сәнгате алдына торган саен катлаулырак яңа бурычлар куя, чөнки совет кешеләренең идея һәм культура дәрәҗәсе, аларның эстетика таләпләре үлчәүсез үсте һәм туктаусыз үсүендә дәвам итә. Бу сәнгать әсәрләренең идея-художество дәрәҗәсен, художникларның мастерлыгын тагын да күтәрүне таләп итә. Шулай ук бу марксистик-ленинчыл эстетиканың төп проблемаларын хәл итүне таләп итә. Художество иҗаты тәҗрибәсен йомгаклаучы фәнни теориядән башка художество практикасы алга бара алмый. Марксистик-ленинчыл эстетика кешенең дөньяны художество ягыннан төшенүе законнарын, сәнгать үсешенең закончалыкларын, аның аеруча гомуми булган төп законнарын өйрәнә. Сәнгатьнең башка иҗтимагый күренешләр белән элемтәсен ачканда совет эстетикасы Маркс — Ленин положениесен кулланып эш итә. Бу положение болай ди: иҗтимагый күренешләрнең барысының да, җәмгыятькә хезмәт күрсәтү кебек шундый гомуми үзенчәлекләрен исәпкә алмаганда, аларны бер-берләреннән аерып тора торган һәм фән өчен барыннан да әһәмиятлерәк булган специфик үзенчәлекләре бар. Сәнгатьнең спецификасын билгеләү, барыннан да элек, аның иҗтимагый ролен дөрес аңлау өчен кирәк. Коммунистлар партиясе сәнгать өлкәсендә үзенең политикасын үткәргәндә аның специфик үзенчәлекләрен һәм объектив үсеш законнарын, хезмәт ияләрен коммунистик тәр
78 
 
бияләүдә аның әһәмиятле ролен исәпкә ала. 
Марксизм, сәнгатьнең ахыр чиктә җәмгыять тормышының материаль шартлары белән билгеләнүен күрсәтеп. сәнгатьне эзлекле материалистик аңлауны бирде. Җәмгыятьнең объектив законнарын ачу сәнгатьнең җәмгыятьтәге экономик строй белән, политика һәм башка иҗтимагый күренешләр белән элемтәсен аңларга, аның бурычларын һәм иҗтимагый тормыштагы урынын билгеләргә мөмкинлек бирде. Сәнгатьнең урыны һәм функцияләре турындагы мәсьәләне хәл иткәндә марксизм-ленинизм сәнгатьнең, күп буржуаз теоретиклар әйткәнчә биологик күренеш түгеллеген, бәлки иҗтимагый күренеш икәнлеген истә тота. Хезмәт барышында кешенең фикерләве һәм сөйләве, аның сизү органнары: матурлыкны күрә белүче күз, музыканы аера белүче колак һаман яхшыра килгәннәр. Тик хезмәт аркасында гына кеше кулы сәнгатьнең иң бөек яңалыкларын тудыра алырлык дәрәҗәгә күтәрелгән. Хезмәт процессында кешеләр үзләренең материаль ихтыяҗларын канәгатьләндерә торган әйберләрне генә түгел, бәлки үзләренең рухи, эстетик таләпләрен канәгатьләндерә торган әйберләрне дә тудыралар, үзләренә, Маркс әйткәнчә, «матурлык законнары буенча» тормыш обстановкасы тудыралар. Алар әйберләрне файдалы гына түгел, бәлки матур да, шатлык һәм эстетик тәм бирә торган итәргә дә омтылалар. Материаль җитештерүдә дә художество иҗаты элементлары бар. Халык тормышның барлык байлыкларын иҗат итүче булу белән бергә, иң бөек художник та ул. Халык материаль байлыклар да, рухи байлыклар да тудыра. Хезмәт һәрвакытта да мәгълүм • җитештерү мөнәсәбәтләре шартларында барганлыктан сәнгатьнең үсеше һәм аның характеры иң элек җәмгыятьнең экономик строеннан килеп чыга. Сәнгать тарихы күрсәткәнчә, сәнгатьнең, аның төрле- төрләренең һәм формаларының, бигрәк .тә киң халык массасы тудыра торган сәнгатьнең үсеше өчен иҗтимагый формацияләр һәммәсе дә бер үк дәрәҗәдә уңайлы түгел. Колбиләүчелек, феодализм һәм капитализм стройлары хезмәт ияләре массасының талантларын бастыралар. Социализм, киресенчә, тарихта беренче 
тапкыр җәмгыятьнең барлык членнарын эксплуатациядән азат итә, хезмәт ияләренең барлык иҗат көчләрен һәм сәләтләрен азат итә һәм җәелдерә; шул нигездә халыкның художество талантлары, художество иҗаты алга китә. Чын халык иҗатының иң бөек чәчәк атуы тик социалистик, коммунистик җәмгыятьтә генә булырга мөмкин. Социализм вакытында материаль җитештерү өлкәсендәге хезмәт тә үзенең иҗади рухлануы ягыннан торган саен күбрәк дәрәҗәдә художник хезмәтенә ' ошый бара. Ләкин бу, билгеле, коммунизм вакытында художество хезмәте белән матерналь-производство хезмәте арасында аерма булмас, дигән сүз түгел. Алар арасында аерма калачак. Художник билгеле бер культура байлыклары тудыра. Бу байлыклар сәнгать әсәрен күз белән күреп һәм сизеп аңларлык итә торган материаль средстволарда чагыла һәм шулар белән беркетелә. Ләкин болар рухи байлыклар. Сәнгать — рухи культура элементы. Сәнгатьтә төп нәрсә аның идея эчтәлеге. Шунлыктан сәнгать памятииклары, гәрчә аларның идея эчтәлеге материаль гәүдәләнештәй башка яшәмәсә дә, материаль культура памятииклары белән тиңләштерелә алмыйлар. «Пролеткул ьтчыла р»ның художество иҗатын материаль җитештерү белән тиңләштерергә омтылулары марксистик материализмны әлбәттә идеализмга алып бара торган вульгар материализм белән алыштырырга маташу иде, сәнгатьне бетерергә тырышу иде. Шулай ук «пролеткультчыларының һәм башка вульгарнзаторлар- ның, сәнгать турыдан-туры җитештерүче көчләрнең үсеше дәрәҗәсенә
79 
 
бәйләнгән, дип әйтүләренең дә марксизм белән бернинди уртаклыгы булмады. Рухи культураның специфик элементы сыйфатында сәнгать — өскорма тәртибендәге күренеш; өскорма исә җитештерүгә турыдан-туры, бәйләнмәгән, бәлки базис аша бәйләнгән. «Политик экономияне тәнкыйть итүгә карата» дигән хезмәтендә үк инде К. Маркс сәнгатьнең үсешендә кайбер чорларның материаль җитештерүнең торышына турыдан-туры яраклашмауларын күрсәтеп үткән иде. Өскорма тәртибендәге барлык башка күренешләр шикелле үк, сәнгатьнең дә торышы турыдан- туры җитештерүнең дәрәҗәсе белән түгел, бәлки җитештерү мөнәсәбәтләренең торышы һәм характеры белән билгеләнә. Чыннан да, борынгы грек сәнгатенең әле хәзердә дә үзләренең художество әһәмиятен югалтмаган бөек әсәрләре җәмгыятьнең җитештерүче көчләре үсешенең шактый түбән баскычында туганнар, ә хәзерге буржуаз сәнгать, төп капиталистик илләрдә промышленность үсешенең югары дәрәҗәдә булуына карамастан, үлеп бара, череп таркала. Капитализм сәнгатьне товарга әйләндерә, ул сәнгатькә, поэзиягә дошман. Ул художникның иҗат эшен табыш алу максатларына буйсындыра, аны буржуазиянең эстетика интереслары коралына әверелдерә. Антагонистик җәмгыять шартларында бөек художество әсәрләре сыйнфый каршылыклар чагылышы булып, халык массасының эксплуататорларның изүенә каршы сыйнфый көрәшенең * чагылышы булып туалар. Сәнгать үзен тудырган базисны турыдан-туры да, шулай ук җитештерүнең шул вакыттагы ысулына туры килә торган политик идеяләр, мораль, философия һәм иҗтимагый аңның башка формалары аша да чагылдыра. Шуның белән бергә, сәнгать кебек шундый специфик иҗтимагый күренешне аңлау өчен аның үзен тудырган базис белән элемтәсен белү генә җитми. Грек сәнгате турында Маркс болай дип яза: «Мәсьәләнең кыенлыгы грек сәнгатенең һәм эпосының иҗтимагый үсешнең мәгълүм формаларына бәйләнгән булуын аңлауда түгел. Кыенлык алариың безгә әле һаман да художество тәме биреп торуларын һәм мәгълүм бер мәгънәдә норма һәм кул җитмәслек үрнәк булу әһәмиятен саклап килүләрен аңлауда». Мәгълүм бер экономик базиста үсеп чыккай бөек сәнгать әсәрләре бу базиска 
караганда озаграк яшиләр, сакланып калалар һәм яңа җәмгыять строе шартларында культура мирасы булып хезмәт итәләр. Экономик базис бетү белән үк аның нигезендә үскән бөтен сәнгать үлә, дип әйтү марксизмны вульгарлаштыру була. Социалистик революция, капиталистик базисны, буржуаз дәүләтне һәм хокукны бетереп, пролетариат диктатурасы, социалистик идеология хакимлеге урнаштырып, яңа, социалистик җәмгыять тудырып, шул ук вакытта үткәннән калган художество әсәрләреннән дә баш тартмый, бәлки алариы халыкка хезмәткә куя. Үткәннең бөек сәнгать әсәрләре, үз заманнарын, алдынгы прогрессив көчләрнең социаль изүгә һәм эксплуатациягә каршы көрәшен дөрес чагылдырып, яңа җәмгыять строе шартларында да тәрбия чараларыннан берсе, эстетик тәм табу чыганагы булып хезмәт итә алалар һәм итәләр. Чын сәнгать үзен тудырган җәмгыятьнең ихтыяҗларыннан үсеп чыга һәм шул ук вакытта аның бетми торган эстетик әһәмияте була. «Сәнгатьтә чын гүзәллекне вакыт җиңә алмый» диде композитор А. Ы. Серов. Культура һәм сәнгать өлкәсендә үзгәрешләр акрынлап кына туалар. Алар үзләреннән алда булган культура мирасы белән элемтәне читкә какмыйлар, киресенчә, алга куялар. /Мисал өчен рус эпосын алып карыйк. Мәгълүм ки, ул борынгы рус дәүләте туган чорда барлыкка килде һәм IX—XVI гасырлар буена үсә барды. Рус халкының героик тарихын дөрес чагылдыручы традицион былина эпосы әле дә яши, аның бик зур таныпбелү, тәрбия һәм идея-художество көче бар, без аны культура мирасы элементы
80 
 
итеп файдаланабыз. Былина батырларының, Ватанны куркусыз яклаучыларның образлары һәм алар гәүдәләндерә торган идеаллар: Ватанга, халыкка турылыклы булу, патриотизм һәм изүчеләргә нәфрәт, батырлык хәзер дә совет халкына якын. Ләкин, әлбәттә, үткән буыннардан калган художество мирасын үзләштерү процессының аны механик аңлау белән бернинди дә уртаклыгы юк. Кагыйдә буларак, хәзерге әкиятчеләр (сказительләр) иске бы- линаларны үз заманнарының әхлак- эстетика таләпләренә карата үзгәртәләр. «Мирасны саклау, һич тә, мирас белән генә чикләнеп калу дигән сүз түгел» диде В. И. Ленин. Бу сәнгатькә дә кагыла. Кешеләрнең эстетик ихтыяҗларын үткәннең сәнгате үзе генә канәгатьләндерә алмый: җәмгыять сәнгатьтән хәзерге тормыш сорауларына җавап көтә. Сәнгать һәм әдәбият мәсьәләләре буенча Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты карарларында художество әсәренең әһәмиятлелеге барыннан да элек аның хәзерге заманны ни дәрәҗәдә тирән чагылдыруына, аның халыкка ни дәрәҗәдә аңлаешлы һәм якын булуына бәйләнгән икәнлеге аеруча күрсәтеп үтелә. Сәнгать үзенең табигате ягыннан яңаны иҗат итү, чөнки художник әсәрләренең темаларын һәм сюжетларын үткән тормыш түгел/бәлки художникның үз заманындагы җанлы тормыш билгели. Үткәннең иң яхшы, прогрессив традицияләрен сакламыйча һәм иҗади төстә баетмыйча торып сәнгатьтә яңа нәрсә иҗат итү мөмкин түгел. Традицияләр һәм новаторлык сәнгатьнең үсешендә бер-берләренә диалектик бәйләнгәннәр. Марксистикленинчыл эстетика үткәннең алдынгы традицияләрен нигилистларча инкарь- итүне дә, формалистик ялган новаторлыкны — новаторлык хакына новаторлыкны да читкә кага. Партия Үзәк Комитеты идеологии эш турында үзенең сугыштан соң кабул иткән карарларында сәнгатьтә ялган новаторлык юлына баскан һәм сәнгатьнең рса- листик, демократик традицияләрен санга алмаган, халыкка каршы булган, формалистик юнәлешләрне бик каты тәнкыйть итте. Ләкин классик мираска нигилистик карашны алга сөрүче һәм новаторлыкны ялгыш аңлаучы әдәбият белгечләре бар әле. Мәсәлән, С. Трегуб «Живой с живыми» дигән китабында В. В. Маяковскийның новаторлыгын «шартлау» 
дип, рус телен һәм шигырь язуны бетерү дип карый. С. Трегуб традицияләрне формалистларча аңлый: ул традицияне «шигырь эшләүнең» формаль алымнарына, ысулларына кайтарып калдыра. Болай караганда, аның шагыйрьләрне идея-иҗат сыйфатлары ягыннан түгел, бәлки формаль рәвештә генә «Маяковский мәктә- бе»нә кертүе, мондый «дәвам итте- рүчеләр»нең хәтта йомшак әсәрләрен дә тәмам күтәреп мактавы, В. В. Маяковскийның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүче иң күренекле совет шагыйрьләрен икенче планга куюы бер дә гаҗәп түгел. С. Трегуб һәм аның артыннан баручылар совет поэзиясен һәм аның иң бөек вәкиле В. В. Маяков- скийны аннан элекке рус классик поэзиясеннән аералар һәм шуның аркасында Маяковскийның новаторлыгы да, аның идең-иҗат юлын да дөрес итеп аңлата/ алмыйлар. Марксистик-ленинчыл эстетика классик мирасның гаять зур прогрессив ролен күрсәтә; совет сәнгате бу мирастан файдалана, маркс- изм-леиинизмның дөньяга карашы һәм эшчеләр сыйнфы диктатурасы эпохасында бу сыйныфның яшәү һәм көрәш шартлары күзлегеннән карап, баета һәм иң югары, яңа тарихи нигездә иҗади төстә үстерә. Сыйныфларның дөньяга карашын гәүдәләндергәндә сәнгать «политикадан тыш», сыйнфый көрәштән тыш була алмый. Сыйныфлы җәмгыятьтә сәнгатьнең «сыйныфтан өстенлеге», «сыйныфтан тышлыгы», «партиясезлеге» теориясе, ул сыйныфларның реаль каршылыкларын, идеология һәм культура өлкәсендә сыйныфларның һәм партияләрнең көрәшен томалап калдыра торган буржуаз, идеалистик теория.  
81 
 
Әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләре буенча партия Үзәк Комитеты карарларында художество иҗатында идеясезлекне, аполитизмны алга сөрә торган, «сәнгать сәнгать өчен» дигән теориянең зарарлы һәм нигезсез икәнлеге һәрьяклап күрсәтелде. Буржуазия идеологлары буржуаз сәнгатьне политикадан тыш, сыйныфлардан тыш итеп күрсәтәләр, ә чынлыкта ул монополистик капиталның пычрак, комсыз интересларына буйсындырылган. "Үзенең тамырлары белән халык массасының нәкъ эченә үтеп керә торган, иң алдынгы, ахырынача революцион сыйныф белән — эшчеләр сыйныфы белән элемтәдә булган алдынгы, демократик һәм социалистик сән- ' гать буржуазиянең массаның аңын томалаучы, сатлык, реакцион сәнгатенә каршы тора. Буржуаз җәмгыятьтә бердәм милли культура, бердәм милли сәнгать булырга мөмкин түгел, чөнки буржуаз җәмгыятьнең милли культурасында хаким буржуаз культура белән демократик, социалистик культура элементлары арасында көрәш бара. Буржуаз милләтчеләр бу фактны яшереп калдырырга тырышалар. Алар сәнгатьнең үсешен сыйныфлар көрәшеннән тыш «бердәм агым» итеп күрсәтергә маташалар. Милләтчеләр гомумән бер милләтнең милли сәнгатен һәм милли культурасын икенче бер милләтнең милли сәнгатенә һәм культурасына ниндидер дошман бер нәрсә итеп каршы куялар. Чынлыкта исә дошман сыйныфларга бүленгән җәмгыятьтә бөтен культура үсеше антагонистик каршылыклар көрәше аша, сыйнфый көрәшнең билгеләүче йогынтысы астында бара. Сәнгатьтә иске белән яңа арасындагы көрәш көрәшүче сыйныфларның интересларын һәм дөньяга карашын чагылдыручы төрле художество мәктәпләренең һәм юнәлешләренең көрәше формасында бара. Җәмгыятьнең алдынгы көчләре гомерләре бетеп бара торган көчләргә каршы көрәштә демократик, революцион сәнгатьтән файдаланалар. Димәк, сәнгатьтә алдынгы, революцион-демократик юнәлеш гомерләре бетеп бара торган сыйныфларны бәреп төшерүгә, яңа строй хакимлеген урнаштыруга булышлык итә. Капитализм шартларында культураның һәм сәнгатьнең сыйнфый характеры милли культураның специфик үзенчәлекләренең гомумиле- ген, 
милләтнең төрле сыйныфлар тарафыннан төрлечә аңлана торган культура байлыкларының гомуми- леген инкарь итми. Милләтнең психик төзелеше, тегеләйме-болаймы, шул милләттә булган барлык сыйныфлар вәкилләре иҗатында чагыла. Милләтнең иң яхшы сыйфатларын һәрвакытта да хезмәт ияләре массасы, җәмгыятьнең алдынгы көчләре һәм сыйныфлары гәүдәләндереп килде һәм бу иң яхшы сыйфатлар алдынгы, реалистик сәнгатьтә иң тулы һәм иң дөрес төстә чагылалар. Яңа, социалистик эпоха кешеләре өчен үткән буыннарның алдынгы сәнгатенең бетми торган тәрбия һәм эстетик әһәмияте дә шуның белән аңлатыла. Яңа бөтендөнья сугышына хәзерләнгәндә империалистик буржуазия, хезмәт ияләренең аңын кешене дошман күрү агуы белән агуларга омтылып, аларны идеологии хәзерләү чараларының берсе сыйфатында реакцион сәнгатьтән файдалана. Капиталистик илләрнең китап базары аморализмны һәм ерткыч рә- химсезлекне, үтерүләрне, талауларны һәм башка көчләүләрне мактаучы кабахәт детектив, порнографик романнар кебек «сәнгать әсәрләре» дип аталган нәрсәләр белән тутырылды. Империалистик буржуазия, иң реакцион, художествога иң каршы булган әйберләрне, һәртөрле формалистик һәм натуралистик «мәктәпләрне» һәм «мәктәпчекләрне» һаваларга күтәреп мактап, революцион, демократик сәнгатькә каршы котырынган һөҗүм алып бара. Ләкин империалистик буржуазия тыелгысыз үсеп бара торган тынычлык, демократия һәм социализм көчләренә каршы тора алырлык хәлдә түгел. Капитализм илләрендә хәзерге буржуаз сәнгатьнең рухи
6. *с. Ә.“ № 9. 
82 
 
ярлылыгына демократия өчен, тынычлык өчен, социализм өчен көрәшүче прогрессив художникларның иҗаты каршы тора. Пабло Неруда- ның. Поль Робсонның, Говард Фастның, Луи Арагонныц, Андрэ Стильнең, Джеймс Олдриджиың һәм империалистик реакциягә һәм агрессиягә каршы көрәшүче хезмәт ияләре массасының уйларын һәм өметләрен чагылдыручы башка художникларның иҗаты әнә шундый. Алар үзләренең әсәрләре белән хезмәт ияләре массасын халыклар дуслыгы, социалистик гуманизм рухында, тынычлык, азатлык, демократия идеяләре рухында тәрбиялиләр. Халык массасының теләкләрен һәм өметләрен чагылдыручы алдынгы сәнгать һәрвакытта да изү һәм эксплуатацияләү строена каршы юнәлдерелгән була һәм нәкъ менә шуңа күрә дә үзенең танып- белү, эстетик һәм культура-тәрбия әһәмиятен гасырлар буена саклап килә һәм аны берничек тә инде изү һәм эксплуатация строен яклаучы, түбәнгә тәгәрәүче, реакцион сәнгать белән тиңләштереп булмый. Шулай итеп, сәнгать антагонистик җәмгыятьтә бердәм түгел. Гомере бетеп бара торган эксплуататорлар строена хезмәт итүче сәнгатьне бу стройга дошман булган, алдынгы революцион сыйныфларга, халыкка хезмәт итә торган сәнгатьтән аерып карый белергә кирәк. Эксплуататор сыйныфларның череп бара торган әдәбиятын һәм алдынгы, демократик, революцион художникларның иҗатын бер үк өскормага, мәсәлән, реакцион капиталистик базис өстендәге өскормага кертүче әдәбият белгечләре антагонистик җәмгыятьтә өскорманың хаким эксплуататор сыйныфлар кулында изелгән сыйныфларга каршы юнәлдерелгән корал булып хезмәт итүен оныталар. Алар, өскорма антагонистик җәмгыятьтә изүчеләргә дә, изелүчеләргә дә хезмәт итә, ягъни базисны ныгытуга да, шулай ук аны җимерүгә дә бер үк дәрәҗәдә хезмәт итә дип күрсәтмәкче булалар. Чынлыкта исә базис өскорманы нәкъ менә үзенә оешырга һәм ныгырга актив булышлык итсен өчен, үзен тудырган базисны сакласын өчен тудыра да. Җәмгыятьтә сәнгать барыннан да элек культура-тәрбия функциясен үти; ләкин ул кешеләрне өскорманың башка элементлары өчен—- философия, мораль, дәүләт, хокук һ. б. өчен специфик булган чаралардан аерылып тора торган үзенә 
бертөрле чаралар белән тәрбияләргә тиеш. Реалист художник тормышны художество образлары формасында сурәтли, аларда шул җәмгыятьнең, сыйныфның иҗтимагый-эстетик карашларын гәүдәләндерә. Кешеләрнең художество карашлары— алар, гүзәл, күтәренке булган нәрсәләр турындагы карашлар, аларның гүзәллек турындагы төшенчәләренә туры килә торган ка- , рашлар, димәк, гүзәллеккә нәрсәнең каршы торуы, нәрсәнең гарип һәм сәләмә икәнлеге, кешенең нәрсәне читкә кагуы турындагы карашлар. Художество карашлары җәмгыять, сыйныф кешеләренең гүзәллеккә булган ихтыяҗын, эстетика ихтыяҗларын гәүдәләндерәләр. Бу карашлар, башка иҗтимагый карашлар шикелле үк, җәмгыятьнең экономик строен чагылдыралар һәм бу строй үзгәрү белән үзгәрәләр. Алар барыннан да элек әдәбият һәм сәнгать әсәрләрендә гәүдәләнәләр һәм театр, кино, шулай ук музейлар, китапханәләр, күргәзмәләр, клублар һәм башка культура учреждениеләре аша таралалар. Сәнгать эчендә политик, мораль, философик һәм башка идеяләр дә була, ләкин шулай да ул үзенең спецификлыгын югалтмый, чөнки аларны художество образлары формасында гәүдәләндерә. Шулай булмаганда ул сәнгать булмас иде. Белинский болай ди: «шигырь нинди генә матур фикерләр белән тулган булмасын, ул үз заманындагы мәсьәләләрне никадәр генә көчле чагылдырмасын, әгәр анда шигърият булмаса, анда матур фикерләр дә, бернинди мәсьәләләр дә була алмый һәм анда күрергә 
6* 83 
 
мөмкин булган бердәнбер нәрсә, ул — начар үтәлгән яхшы ният кенә» (Әсәрләр, III том, 789 нчы бит). Сәнгатьнең специфик бурычы шунда ки, ул кешеләрнең рухын мәгълүм әхлакэстетика идеаллары аша тормышны художество образларын сурәтләү юлы белән, кешеләрнең эстетик таләпләрен һәм художество зәвекъларын канәгатьләндерү һәм үстерү юлы белән калыпка сала. Бу реалистик сәнгатьнең. һәммә әсәрләренә дә, шул исәптән Гогольның «Ревизоры» яки «Үле җаннары» кебек сатирик әсәрләргә дә кагыла; Гоголь үзенең әх- лакэстетик идеалын үзенең әсәрләрендә сурәтләнгән тискәре характерлар аша күрсәтте. В. Г. Белинский сүзләре белән әйткәндә, ул укучыда «бөеклекне һәм гүзәллекне күзәтүне һәм, тормыштагы түбән һәм әшәке күренешләрне сурәтләп, идеалга сусауны» тудырды. Чиркангыч, кабахәт нәрсәләрне сурәтләүне сәнгать максат итеп куймый. Тик төшенкелеккә бирелгән, табигый хисләргә һәм акылга дошман булган сәнгать кенә әшәке күренешләргә мәхәббәтне эстетик законга әверелдерә. Алдынгы сәнгать, киресенчә, әшәкелекне, кабахәтлекне фаш итә, алдынгы иҗтимагый көчләр позицияләреннән, аларның эстетик идеаллары позицияләреннән торып һәм шушы идеаллар хакына тормышның үлеп бара торган формаларын читкә кага. Алдынгы сәнгать өйрәтә, алга чакыра, кешеләрнең иң яхшы сыйфатларын ача һәм җәелдерә, үрнәк алу өчен үрнәкләр тудыра. Бу сыйфатлар бигрәк тә совет сәнгатенә хас. Ул совет кешеләрен коммунистик җәмгыятьне актив төзүчеләр итеп тәрбияли. Совет әдәбиятының һәм сәнгатенең иң яхшы әсәрләре совет халкының геройлыгын, коммунизм өчен көрәштә, хезмәт ияләрен тәрбияләүдә, совет җәмгыятенең мораль-политик бердәмлеген ныгытуда Коммунистлар партиясенең оештыру һәм җитәкләү ролен дөрес итеп гәүдәләндерә. Д. Фурмһновның «Чапаев»ы, М. Шолоховның «Күтәрелгән чирәм»е, Н. Островскийның «Корыч ничек чыныкты»сы, А. Фадеевның «Яшь гвардия»се, Б. Полевойның «Чын кеше турында хикәя»сс, П. Павленконың «Бәхет»е кебек совет әдәбияты әсәрләрендә Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә совет кешесе характерының ничек формалашуы һәм ачылуы күрсәтелгән, аның тормышының, 
хезмәтенең, батырлыкларының һәм көрәшенең гүзәллеге һәм бөеклеге күрсәтелгән. Павел Корчагин, Давыдов, Чапаев, Мересьев, Воропаев кебек образларның тәрбияви әһәмияте нәкъ менә шуның өчен гадәттән тыш зур, чөнки аларда тормыш дөреслеге югары эстетика белән, күтәренке гүзәллек белән бергә кушыла. Партия эше өчен бу көрәшүчеләрнең образлары миллионнарча совет кешеләренә үрнәк булып хезмәт итәләр. Сәнгать өчен тормыштагы күренешләрнең барысының да бер үк дәрәҗәдә иҗтимагый-эстетик әһәмияте бар дип һәм гүзәл дигән төшенчә, идеал төшенчәсе үзе үк марксистик-ленинчыл эстетикада кулланылмаска тиеш дип санау ялгыш. һич тә алай түгел! Партия Үзәк Комитеты үзенең «Драма театрларының репертуары һәм аны яхшырту чаралары турында»гы карарында, совет язучылары һәм театрлар алдына «пьесаларда һәм спектакльләрдә совет җәмгыятенең тормышын аның туктаусыз алга барышында сурәтләргә, совет кешесе характерының ...иң яхшы якларын тагын да үстерүгә һәрьяклап булышлык итәргә» дигән бурычны аеруча ачык итеп куйды. Совет сәнгате яңа, коммунистик мораль кешеләрен өйрәтергә, коммунистик идеалларны урнаштырырга тиеш. Сәнгатьнең иҗтимагый функциясе иптәш Сталинның совет язучылары турында, алар кеше рухының инженерлары, дигән формуласында тирәнтен гәүдәләнгән. Сәнгать предметы турындагы мәсьәләне дә нәкъ әнә шул положение күзлегеннән карарга кирәк. Чын сәнгать үзенең игътибар үзәгенә кешене, аның тышкы дөньяга
84 
 
мөнәсәбәтен, аның эшен, хисләрен, интересларын куя. Табигать тә художникның күзеннән төшеп калмый. Ләкин табигатьне сурәтләгәндә сәнгать кешенең табигатькә, Ватанга мөнәсәбәтен ача. Бу пейзаж сәнгатенә дә кагыла. Мәсәлән, С. Чуйков «Ватанымның тыныч басуларында» дигән картинасында Советлар Кыргызстаны пейзажының гүзәллеген күрсәтте. Монда художникның игътибар үзәгендә тауларның алсу тезмәсе белән урап алынган тугайлар арасында инде урып- жыелган иксез-чиксез колхоз кырлары тора. Кыргызстанның элекке ландшафтын үзгәрткән бу басулар күчмә Кыргызстанга социализм китергән яңалыкны күрсәтәләр. Совет рәсем сәнгате безнең илебезне художество ягыннан гомумиләштереп сурәтли, совет кешесенең үзенең социалистик Ватанына, шул исәптән туган -табигатенә дә патриотик мөнәсәбәтен чагылдыра. Реалист художник беркайчан да үзенә генә хас булган тар хисләр һәм настроениеләр рамкасына яшеренми. Шуның ,белән бергә ул табигатьне бер дә уйламый-нитми копияләү белән генә дә канәгатьләнми. Художник өчен табигать ничек кирәк алай күчереп кенә алына торган әйбергә әверелә торган яки аның үзенә генә хас булган кичерешләре арасында «эреп югала торган» урында сәнгать бетә. Импрессионистлар моның үрнәге була алалар. Алар табигатьнё субъективистларча сурәтләделәр. Шуның белән бергә, В. В. Стасов әйткәнчә, күптән инде импрессионистлар «...колорит, буяу, һава, яктылык ягыннан үзләренең шундый әһәмиятле экспериментларында... кешене дә, айың рухын да, кешеләр катнашкан вакыйгаларны да, безнең яшәвебез составына керә торган, аны үрә торган бөтен һәм бөтен нәрсәләрне оныттылар» (Сайланма әсәрләр, II TONJ, 1951 ел, 57 бит). Шулай булгач, пейзаж өлкәсендә дә импрессионизмның һәлак булганлыгы бер дә гаҗәп түгел. Сәнгать җәмгыять тормышын аның бөтен конкретлыгында синтетик бер бөтен итеп сурәтли. Совет сәнгате тормышны аның революцион үсешендә сурәтләп, яңа дөньяны бу дөнья кешеләренең образлары аша, аларның эшләре, батырлыклары аша ача. Совет сәнгатенең игътибар үзәгендә коммунизм өчен көрәш тора. «Эшләрне аңламаганда кешеләрне дә 
аңлап булмый» дип язды Ленин Горькийга. Иң яхшы дигәндә дә «көрәшнең мәгънәсен аның партияле һәм политик әһәмиятен аңларга мөмкин түгел» (Әсәрләр, 34 том, 355 бит). Кешеләрнең һәрбер җәмгыятьнең, димәк, коммунистик җәмгыятьнең дә яшәү нигезе булган иҗтимагый- хезмәт эшчәнлегеннән башка совет кешесенең рухи тормышын да аңларга мөмкин түгел. Шунлыктан бөек коммунизм бинасын төзүче кешеләрнең рухи йөзен аларның иҗат характерын һәм хезмәт бөеклеген сурәтләү аша ачу социалистик реализм сәнгатендә хаклы рәвештә зур урын алды. Ф. Гладковның «Цементы, М. Шолоховның «Күтәрелгән чирәм»е, Л. Леоновның «Сот»е, М. Шагинянның «Гндроцентрал»е, Ф. Панферовның «Бруски»е, Ы. Погодинның «Темп» пьесасы, А. Кор- нейчукның «Украина далаларында» пьесасы кебек китаплар, Б. Иоган- сонның «1919 елны узел тимер юл станциясе», В. Мешковның «Серп и молот» заводында», П. Котовның «Кузнецкстрой — беренче домна» дигән полотнолары һәм башкалар— совет сәнгатенең үсеш юлында әһәмиятле маяклар. Алар совет кешеләренең героик хезмәте пафосын ачалар. Шулай ук соңгы вакытларда коммунизм төзүчеләрнең иҗат хезмәтен чагылдыра торган күп кенә әсәрләр тудырылды: С. БабаевскийнынГ «Алтын йолдыз кавалеры», В. Ажаевның «Москвадан еракта»сы, Г. Николаеваның «Урак өсте», В. Кочетовиың «Жур- бины»лары, шулай ук Д. Шостако- вичның «Урманнар турында җыр» ораториясе, В. Макаровның «Батыр елга» исемле вокаль сюитасы кебек музыка әсәрләрен дә искә төшереп үтәбез.
85 
 
Совет кешеләренең тирәнтен реалистик, дөрес образларын художник геройларның шәхси тормышларында аларның .иҗтимагый эшләренә органик төстә бәйләп ачкан чакта тудыра ала. «Зур тормыш» кинофильмының икенче сериясендә төп кимчелекләрнең берсе, партия Үзәк Комитеты карарында әйтелгәнчә, нәкъ менә фильмны куючыларның Донец бассейнында Совет дәүләте үткәргән торгызу эшләренең чын колачы турында дөрес караш бир- мәүләреннән, совет кешесе образын бозып күрсәтүләреннән гыйбарәт булды. Авторның совет кешесен иҗтимагый тормыштан чыгарып ташларга, аның хезмәтенең тарихи әһәмиятен киметеп күрсәтергә маташуы тормыш хакыйкатен бозып күрсәтүгә һәм, димәк, идея һәм художество өзеклекләренә китерә. Совет художниклары совет кешесенең тормышын аның бөтен тулылыгы белән — хезмәттә генә түгел, бәлки көнкүрештә, шәхси тормышта да ачарга тиешләр. Ләкин күп кенә әсәрләрдә производство технологиясе кешене яшереп калдыра, аның тормышы производство эшенә генә кайтарып калдырыла. Мондый әсәрләр чынлыкны бозып күрсәтәләр, үзләренең тәрбия функцияләрен үтәмиләр, чөнки совет кешесенең мораль йөзен аның бөтен бөеклеге һәм матурлыгы белән ачып бирмиләр. 
Сәнгатькә аның үзенә аерым предметы гына түгел, бәлки үзенең чынбарлыкны танып-белү методы да хас. «Политик экономияне тәнкыйть итүгә карата» дигән хезмәтенә кереш сүзендә Маркс дөньяны танып-белүнең фәнни, теоретик һәм практик ысуллары белән аны таныпбелүнең художество ысулы арасындагы аерманы күрсәтә. Марксистик-ленинчыл эстетика социалистик реализмны тормышны аның революцион үсешендә дөрес һәм тарихпкоикрет сурәтләүне таләп итүче һәм хезмәт ияләрен коммунизм рухында тәрбияләүне бурыч итеп куючы художество методы дип билгели. Социалистик реализм сәнгате, кешелек дөньясының художество практикасын гомумиләштереп, аны яңа, югары баскычка күтәрә. Социалистик реализм позицияләреннән торып, марксистик-ленинчыл эстетика үткәндәге сәнгатьнең барлык казанышларына тәнкыйть күзлеге аша карап бәя бирә. Сәнгатьнең дөньяны танып-белү- дәге 
специфик методы чынбарлыкны, тормышны художество образлары формасында чагылдыру ысулы. Кайчакларда художество образы аша фикерләүне логик фикерләүгә каршы китереп куялар, аларны фикерләүнең бөтенләй ике төрле ысулы дип карыйлар. Болай карау дөрес түгел: фәнни танып-белү дә, художество образлары аша танып- белү дә объектив дөньяны чагылдыра, иҗтимагый практика процессында үсә һәм сизенүләрдән, турыдан-туры күзәтүләрдән акыл нәтиҗәләренә, гомумиләштерүләргә һәм соңыннан, хакыйкать үлчәве буларак, практикага китерә. Ләкин фәнни категорияләрнең һәм художество образларының гомуми гносеологик нигезе барлыкны дөрес күрсәтеп тә, художество образлары фәнни төшенчәнең иллюстрациясеннән башка нәрсә түгел, дип әйтүчеләр дә дөрес эшләмиләр, алар фәнни танып-бе- лүгә чагыштырганда чынбарлыкны художество образлары аша чагылдыруның спецификасы турындагы мәсьәләне алып ташлыйлар. Фәннән аермалы буларак, сәнгать чынбарлыкны төшенчәләрдә түгел, бәлки художество образларында чагылдыра. Бу образларда гомуми, аерым һәм ялгыз күренешләр туры- дан-туры эстетик-хис ягыннан аңлашылырлык итеп сурәтләнәләр. Художник тормышны фотографиягә төшереп алмый, бәлки тормыш күренешләрендә типик булганны художество образлары белән күрсәтеп бирә. Реалистик художество образын тудыру процессы, ул типик обстановкадагы типик характерларны күрсәтү. Күзәтү, чагыштырып карау, иң характерлы сыйнфый үзенчәлекләрне санлап алу һәм бу үзенчәлекләрне бер шә- хестә туплау алымнарын яхшы үзләштергән әдипләрне без талантлы әдипләр дип саныйбыз, диде
86 
 
А. М. Горький. «Эдоби образ, социаль тип шулай тудырыла». Сәнгатьтә типиклаштыру — ул, сурәтләнә торган вакыйгаларның, күренешләрнең, характерларның һәм аларны тудыра торган шартларның социаль асылын художество образларында ачып бирү ысулы. Художник үзенең әсәрендә үзе сурәтли торган иҗтимагый күренешләрнең һәм характерларның асылын никадәр конкретрак, тирәнрәк һәм ачыграк күрсәтә белсә, аның әсәренең иҗтимагый тәэсире шулкадәр көчлерәк булачак. Нәкъ менә художество образлары, күренешләрнең асылын — типик обстаиовкада типик характерларны — чагылдырып, художникның тәэсирләрен һәм фикерләрен, аның әсәренең эчтәлеген укучының, тамашачының, тыңлаучының тормыш тәҗрибәсенә бәйлиләр. Сәнгатьтә типиклык — ул, художество чаралары белән гомумиләштерүнең, күренешләрдә гомуми, иң әһәмиятле нәрсәне аерып күрсәтүнең продукты. Ләкин типик нәрсәләрдәге гомумилек аерым нәрсәне, индивидуаль нәрсәне читкә какмый. Алпавытлар һәм капиталистлар сыйныфларын характерлаучы социолог өчен теге яки бу алпавытның яки капиталистның башкаларда булмый торган индивидуаль сыйфатлары әһәмиятле түгел. Художник өчен исә бу сыйфатларның зур әһәмияте бар. Пушкин әйткәнчә, художникта «кешене төшенә белү һәм берничә сыйфат аша гына аны бөтен гәүдәсе белән җанлы кеше итеп күрсәтү сәләте» булырга тиеш. Менә шушы инде кешене конкрет иҗтимагый мөнәсәбәтләр белән тудырылган, мәгълүм бер социаль тип итеп күрсәтү дигән сүз. Художество образында һәрбер кечкенә генә сыйфат та сурәтләнә торган характерның һәм вакыйганың асылын тсгеләйме-болаймы ачып бирә, аның зур әһәмияте бар, ул образны ышандырырлык һәм җанлы итә. Художество образының үзләренең араларында очраклы билгеләр дә булырга мөмкин булган, башкаларда булмый торган индивидуаль билгеләре гомуми сыйфатка органик төстә бәйләп биреләләр, бу гомуми, төп, типик сыйфатны ачуга хезмәт итәләр. Әгәр типик образ, вакыйга үзенә хас булган индивидуаль сыйфаттан тыш, ниндидер гомуми абстракт бер нәрсә итеп бирелсә, художество образы үзенең тарихи конкретлыгын югалта һәм схемага әверелә. Шуның шикелле үк гомуми, типик сыйфатка бәйләмичә алынган индивидуаль 
сыйфат та тормышны дөрес чагылдыра алмый. Ялгыз, очраклы сыйфатны, күренешне абсолютлаш- тырганда күренешләрне тышкы яктан, өстән генә, күзгә күренгәнчә генә сурәтләү яссы, натуралистик язып бирү (описательство) килеп чыга. Натурализмның художествога каршы булуы, ягъни сәнгатьтәге реакцион юнәлеш нәкъ менә шунда ки, ул аерым, очраклы күренешләрне тотып ала һәм, чынбарлыкны бозып күрсәтү максаты белән, күзгә генә шулай күренгәнне чыннан да булган итеп күрсәтә, массаның аңын томалый.’ Шулай итеп, художество образлары һәм фән категорияләре объектив дөнья күренешләренең гомуми ҺӘХМ әһәмиятле якларын, закончалыклы элемтәләрен ачалар. Фән төшенчәләренә чагыштырганда художество образының спецификасы шунда ки, ул гомумиләштерү (типиклаштыру) стадиясендә дә конкрет сиземләү чагылышын саклап кала, гомуми күренешне иидиви- дуальләштерелгәи характер, конкрет вакыйга формасында ачып бирә. Художество образының та- нып-белү ягыннан гына түгел, бәлки идеяэстетика ягыннан да кыйммәте бар, ул кешеләрнең эстетик хисләрен һәм таләпләрен канәгатьләндерә. Художество образлары аша та- ныпбелү процессында художникның иҗат фантазиясе, хыялы гаять зур роль уйный. Тормышны объектив дөрес чагылдыру нигезендә тудырылган художество образы һәрвакытта да безгә турыдаи-туры хис итү бирә торган нәрсәдән аерылып тора. Художник охшаш, тугандаш күренешләрне, тормыштагы типик хәлләрдә һәм шартларда ке
87 
 
шеләр характерларының һәм мөнәсәбәтләренең үсешендәге әһәмиятле билгеләрне һәм тенденцияләрне гомумиләштерә торган образлар тудыра,— димәк, тормышның үзендә очрый торган нәрсәләрдән аерылып тора торган ниндидер башка күренешләрне, образларны тудыра. Художество әсәре фантастик сюжетка корылган булырга мөмкин; кайчакларда образлар тышкы яктан фантастик төс алалар. Мәсәлән, Салтыков-Щедринның «Бер шәһәрнең тарихы»нда ми урынына чапкан ит тутырылган һәм органчик куелган шәһәр башлыклары сурәтләнә. Ләкин характерларны һәм күренешләрне аңлау һәм аңлату тирәнтен реалистик булып кала. «Бер шәһәрнең тарихы»на һөҗүм ясаган кешеләргә каршы килеп, Салтыков- Щедрин болай дип язган иде: «Мәсьәлә Брудастыйның башында «Юл куймам!» һәм «Бетерермен!» романсларын уйный торган органчик куелган булуда түгел бит, мәсьәлә үзләренең бөтен тормышлары шушы ике романстан торган кешеләр булуда». Фантазия, сатира, гротеск, әгәр алар мәгълүм характерның, типнын үсеш тенденциясен дөрес тотып ала белсәләр һәм моның нәрсәгә китерүен күрсәтсәләр, реализм принципларына һич тә каршы килмиләр. Сәнгать тормышның иң әһәмиятле якларын тирәнрәк ачарга, «төгәлләнгән тип», төгәлләнгән образ тудырырга мөмкинлек бирә торган художество күпертүеннән ваз кичми. Һәм мондый образ фикёрнең чынлыктан читкә очып китүе түгел, киресенчә, аны тагын да тирәнрәк төшенү дигән сүз. Капиталистик җәмгыять мөнәсәбәтләренең асылын фаш иткән чакта, марксизм-ленинизм классикларының еш кына иллюстрация итеп реалист художниклар әсәрләрен китергән булулары бер лә тикмәгә түгел. Реализмга каршы сәнгатьтә эш башкачарак тора. Монда инде фантазия чынбарлыкны бозып күрсәтә һәм бозып күрсәтү реакцион сыйныфлар тарафыннан белә торып беркетелә һәм үзләренең сыйнфый ипте рссл ары өчен фа й д а л а и ы л а. Реакцион буржуаз художниклар тормышны дөрес чагылдырудан баш тарталар һәм бу акча янчыгы хуҗалары тарафыннан узындырыла (шул исәптән материаль яктан да), чөнки аларга капиталистик стройның кешегә дошманлыгын, эксплуатация асылын фаш итү куркынычлы. Бу художниклар игътибарны әһәмияте булмаган, очраклы 
күренешләргә юнәлдерәләр. Алар капитализмның һәртөрле череклеген һәм кабахәтлеген юри белә торып берьяклы гына сурәтләп һәм бизәп күрсәтеп, чын тормышны бозып аңлаталар. Мәсәлән, сюрреалистлар һәм абстрактник дип аталган художниклар черегән өрлекләрне һәм черемәне аеруча яратып сурәтлиләр һәм аларны «гомуми әһәмияте булган символлар» итәләр. Аларда художество образлары мистик-символик төс ала. Монда художникның субъектив башбаштаклыгы чыннан да әйтеп бетергесез. Буржуаз художниклар, тормышны дөрес сурәтләүдән баш тартып, реакцион идеяләргә өндәп, художество формасы өлкәсендә дә нәтиҗәсез булып чыгалар. Антиреалист- ларның гомумине дә, индивидуальне дә бер генә яклы күпертүләре художество образының — чынбарлыкны сурәтләүдә сәнгатькә генә хас булган форманың бетүенә китерә. Хәзерге заманның төшенкелеккә бирелгән буржуаз сәнгате һәртөрле «дәһшәтләр» белән куркытырга ярата. Реакцион художниклар үзләренең саташкан хыялларын чын итеп күрсәтергә омтылып, бик еш кына, табигатьтән өстен итеп күрсәтелгән нәрсәне «предметлаштыру» өчен, бик күп натуралистик детальләрдән файдаланалар. Мәсәлән, сюрреалист С. Далиның якын иярченнәре Матта һәм Танги шулай эшлиләр. Алар кешенең йомшаклыгын һәм бер нәрсәгә дә тормавын символлаштыручы, катып калган, үле табигатьне сурәтлиләр. Төшенкелеккә бирелгән буржуаз сәнгатьтә үлеп баручы капитализм тарафыннан тудырылган курку, дучар ителгәнлек хисе, пессимизм гәүдәләнә. Формализм һәм натурализм — буржуаз сәнгатьнең таркалуы күренешләре.
88 
 
Сәнгать һәм әдәбият мәсьәләләре буенча партия Үзәк Комитеты карарларында формализмның һәм натурализмның бер үк антирсалистик методның ике ягы икәнлеге, сәнгатьтә аның бетүен, терәлешкә килеп кергәнлеген күрсәтә торган, халыкка каршы булган агымнар икәнлеге аеруча күрсәтелде. Сәнгатьтә формализм агымнарын буржуаз эстетиканың идеалистик теорияләре җәелдерә; бу теорияләр буенча сәнгатьнең спецификасы бөтенләе белән формаль алымнарга кайтып кала. Моңа капмакаршы буларак, марксизм, художество әсәренең формасы аның идея эчтәлеге белән билгеләнә, ул идея эчтәлегенә туры килергә тиеш, аның белән гармонияле бердәмлектә булырга тиеш, дип өйрәтә. Шундый бердәмлек булмаганда, чын художество әсәре юк. Коммунистлар партиясенең көндәлек ж.итәкчелеге, марксизм-ленинизм идеологиясе-аркасында безнең илебезнең сәнгате, социалистик реализм методы нигезендә, зур уңышларга иреште. Ләкин совет сәнгате үсешендәге бу уңышлар артында зур гына кимчелекләр барлыкны күрмәү ялгыш булыр иде. Бездә әле формализм һәм натурализм калдыклары бетерелмәгән, төссез һәм кайчакларда бөтенләй халтура әсәрләр чыгарыла. Моның өчен, художниклар белән беррәттән, әдәбият һәм сәнгать белгечләре дә гаепле. Аларның кайберләре сәнгатьтә натурализмны һәм аның калдыкларын яклауга объектив төстә алып бара торган ялгышлар ж.ибә- рәләр. Мәсәлән, Н. Онуфриев, «Әдәбият белеменең һәм тәнкыйтьнең кайбер проблемалары турында» дигән мәкаләсендә, «сәнгатьтә абстракт схемалар»га бик урынлы каршы чыкса да, «типик образ шушы чынбарлыкның рәсеме генә, статуясы гына», художество образлары, алар реаль кешеләрдән төшереп алынган рәсемнәр генә, дип әйтүе һәм художество образының гади рәсем, ‘статуя, фотография түгеллеген, бәлки художество аша гомумиләштерүнең нәтиҗәсе икәнлеген күрсәтмәве белән үзе үк ялгыш юлга керә (карагыз: «Ученые записки института мировой литературы имени А. М. Горького», 1952 ел, 14 бит). Болай караганда художникның бурычлары гадиләште- релә, художество образын тудыру күренешләрне һәм характерларны механик күрсәтүгә кайтарып калдырыла. Художество гомумиләштерүе проблемасы алып ташлана. 
Әлбәттә, художник тормышта мәгълүм социаль күренешнең асылын чагылдыра торган прообразларны таба ала. Мәсәлән, И. Е. Репин язган протодиакон портретын яки совет язучыларыннан А. Фадеевның «Яшь Гвардия» һәм Б. По- левойның «Чын кеше турында хикәя» романнарын искә төшерергә мөмкин. Ләкин хәтта кулдан ясалган портрет та әле беркайчан да гади күчермә генә булмый. В. Г. Белинский әйткәнчә, бөек художник язган портретта кеше дагерротипта (фотографиядә) булганга караганда күбрәк ошый, чөнки «...бөек художник, үткен сызыклар белән, кешенең эчендә булган бөтен нәрсәне һәм бу кешенең үзе өчен дә, ихтимал, яшерен сер булган нәрсәләрне тышкы якка чыгара». Реалистик сәнгать үзендә тормыш дөреслеген гәүдәләндерә, бу дөреслек реаль тормыш күренешләрен художество образында гомумиләштерүне читкә какмый, киресенчә, алга куя. Соңгы вакытларда сәнгать работниклары арасында сәнгатьтә типик нәрсәне метафизик төстә героикка каршы куя торган, тормышта иң еш очрый торган әйберләрне механик рәвештә күрсәтүгә кайтарып калдыра торган, тискәре күренешләрне типиклыктан, сәнгать мәйданыннан чыгарып ташлый торган теориянең шактый киң таралган булуында эстетика өлкәсендә эшләүче галимнәр һәм тәнкыйтьчеләр күп яклардан гаепле. Бу теория, бигрәк тә драма әсәрләрендә, көрәшнең, характерлар бәрелешенең булмавына, иң яхшы дигәндә дә яңа һәм тискәре персонажларны бер- берсенә статик каршы куюның гына булуына китерде. Кайбер тәнкыйтьчеләр, «конфликтсызлык» теориясен алга сөреп, В. Лацисның «Яңа ярга» романын
89 
 
дагы Айвар образының типиклыгын шик астына куярга маташтылар. Алар, кулак Тауриня семьясында тәрбияләнгән батрак малае Айвар үзенең тәрбиягә алган атасы белән араны өзә һәм халык ягына күчә икән, бу типик түгел, чөнки Айварның характеры һәм аның тормышында булган хәлләр, алар сирәк була торган нәрсәләр генә, диделәр. Чынлыкта исә Айвар кулак Тауриня семьясына очраклы рәвештә килеп эләккән булса, аның кулак семьясы белән араны өзүе очраклы хәл түгел, бәлки колхоз хәрәкәте үскән чорда законлы күренеш. Шуның өстенә романга нигез итеп Айварның Тауриня белән араны өзүе түгел, бәлки иске тәртипләрне кискен төстә җимергән моментта латыш халкының тормышын сурәтләү алынган. В. Лацис тарихи дөреслекне бозмый, ул аны дөрес бирә. Художество әсәре аеруча күренекле яки бик сирәк була торган шартларда гына эш итүче кешеләрне дә сурәтли. Хәлләр һәм кешеләр дөрес бирелгән булса, аларның типиклыгын инкарь итү ялгыш булачак. Мәсәлән, «Владимир Ильич Ленин» поэмасында В. Маяковский Ленинны «иң кешелекле кеше» итеп тә, эшчеләр сыйныфының даһи юлбашчысы итеп тә күрсәтә. Маяковский үзенең поэмасында партиянең, халыкның һәм юлбашчының аерылгысыз бердәмлеген бик матур итеп ачып биргән. Типик нәрсә массовыйлык белән чикләнми, ә массовый күренеш үзе һич тә уртача, төссез күренеш белән бер дәрәҗәдә түгел. Хезмәт ияләренең массовый геройлыгы Бөек Октябрь социалистик революциясенең бөтен эпохасының иң характерлы билгесе. Бу — совет халкының, Коммунистлар партиясенең типик сыйфаты. Тормышны дөрес күрсәтә торган. совет сәнгате бу массовый геройлыкны художество образларында ача. Шул ук вакытта массовыйлыкны сурәтләү характерларның ачык күренеп тора торган билгеләрен читкә какмый, киресенчә, күздә тота. Мәсәлән, В. Кетлин- скаяиың «Безнең тормыш көннәре» («Дни нашей жизни») романында заводтагы партия оешмасының Һәм гади совет кешеләренең көндәлек тормышы күрсәтелгән. Завод директоры Немиров, райком секретаре Раскатов, бригадир Пакулин, слесарь Саша Воловик, инженер Полозов Һәм башкалар үзләрендә совет кешеләренең, хезмәтчел патриотларның гомуми сыйфатларын гәүдәләндерәләр. Шуның белән бергә, аларның Һәрберсе үзенә бертөрле, һәрберсенең үзенең 
тормыш юлы бар, һәрберсенең ачык күренеп торган производство тормышы һәм шәхси тормышы бар; автор аларның шәхси йомшаклыкларын, һәм кимчелекләрен яшерми. Ләкин гомумән алганда бу теләсә нинди кыенлыкларны җиңә алырлык, туктаусыз алга баручы, нык оешкан, бердәм партия коллективы. Художество образы, әгәр ул иҗтимагый үсешнең объектив тенденцияләрен дөрес күрсәтсә, ачса һәм урнаштырса, бигрәк тә нәтиҗәле була. Чын художник күп нәрсәне башкаларга караганда алданрак күрә. Мәгълүм ки, Энгельс Баль- закка нәкъ менә киләчәкнең чын кешеләрен ул чагында әле табарга гына мөмкин булган урында күргән өчен югары бәя бирде. Иҗтимагый үсеш законнарын белмәгән элекке реалистларга караганда совет художникларының бик зур өстенлекләре бар. Социалистик сәнгать эшлеклеләре бердәнбер дөрес булган карашны — диалектик материализмны үзләштерәләр, табигатьнең һәм җәмгыятьнең үсеш законнары турындагы марксизм- ленинизм фәнен өйрәнәләр һәм бу аларга чынбарлыкны сәнгать чаралары белән тирәнрәк чагылдырырга ярдәм итә, аларга үсеш тенденцияләрен күрергә, яңа нәрсәне туган чагында ук тотып ала белергә, яңаның җиңүе юлларын күрсәтергә ярдәм итә. Яңаны күрә белү совет художнигы өчен иң кыйммәтле сыйфат. Тормышны аның үсешендә дөрес сурәтләве белән художник сурәтләнә торган күренешләргә художество образларында, типик характерларда булган идеяләр һәм эмоцияләр аша үзенең бәясен бйрә.
90 
 
Билгеле, дөньяга эмоциональ караш художникка гына түгел, бәлки һәрбер кешегә хас нәрсә. Галим дә шулай ук үзе өйрәнә торган күренешләрне бер дә исе китмичә күзәтеп торучы гына түгел. Ләкин сәнгатьтә эмоциональлек специфик функцияне башкара. Ул художникның предметка мөнәсәбәтен чагылдыруга гына түгел, бәлки бу предметның асылын ачуга да, аңа эстетик бәя бирүгә дә хезмәт итә һәм, шулай итеп, художество иҗатының иң кирәкле, иң әһәмиятле элементы булып тора. Мәсәлән, «Давыл хәбәрдесе турында жыр»ында А. М. Горький эпитетларны («горур Давыл хәбәрчесе», «ахмак пингвин»), метафораларны («Кошның кыю тавышында болытлар шатлык ишетәләр») һәм башкаларны махсус сайлап алу юлы белән юаш һәм куркак пингвиннарга чирканып карауны чагылдыра һәм Давыл хәбәрчесе образын романтик героика даны белән бизи; ул бу эпитетлардан һәм метафоралардан, ритмикадан һәм музыкадан художество образлары төзү өчен файдалана. «Давыл хәбәрчесе турында җыр»- га сатираның һәм революцион-ро- мантик патетиканың бердәмлеге, — 1905 елгы революция алдыннан көрәшүче политик көчләрнең урнашуларын, якынлашып килүче революцион давылны һәм аның, революциянең, ныгып урнашуын көтүне аңлата торган бердәмлек хас. 1906 елның августында басылып чыккан, «Давыл алдыннан» дигән мәкаләсендә В. И. Ленин, массаны революцион тәрбияләү чарасы сыйфатында «Давыл хәбәрчесе турында җыр»дан файдаланып, аның идея- эмоциональ пафосын тирәнтен ачты. Ленин болай дип язды: «Безнең бөек көрәш алдында торуыбызны бөтен билгеләр күрсәтеп тора... Куркак либераллар хөкүмәткә янау өчен генә бу киләчәк көрәшкә ишарә ясый бирсеннәр, бу чикләнгән мещаннар «акыл һәм хиснең» бөтен көчен яңа сайлауларны көтүгә куя бирсеннәр, — пролетариат көрәшкә хәзерләнә, тату һәм күтәренке күңел белән давылга каршы бара, сугышның иң көчле урынына ыргыла. Куркак кадетларның «үзләренең симез гәүдәләрен куркып тау тишекләренә яшерүче ахмак пингвиннарының гегемониясенә чик куярга вакыт. «Давыл тагын да көчәйсен!» (Әсәрләр, 11 нче том, 117 бит). 
Художник үзенең субъектив кичерешләрен генә , түгел, бәлки халык хисләрен, аның иастроеииеләрен һәм омтылышларын никадәр тирәнрәк чагылдырса, художество әсәренең эмоциональ тәэсире шулкадәр көчлерәк була. А. Д4. Горькийиың «Давыл хәбәрчесе турында җыр»ы миллионнарның акылларына һәм йөрәкләренә нәкъ менә шуның өчен үтеп керде, чөнки ул алдынгы кешеләрнең революцион омтылышларын, Россиянең киң халык масса-, сының өметләрен һәм хыялларын чагылдырды. Сәнгать әсәрләрендә тормышка эмоциональ образ бәясе—ул һәрвакыт социаль бәя була, ул иҗти- магый-тарихи чынбарлыкның художникның аңында үзенә бертөрле чагылуы һәм ул художество образлары системасы аша күрсәтелә. Художество әсәрендә эмоциональлеккә идея юнәлеш бирә һәм ул бөтенләе белән идеягә хезмәт итә. Сәнгатьтә идеяләр художество образлары аша, типик шартларда типик характерлар аша күрсәтелә. Әсәрнең художество образлары, алар әсәрнең бөтенлеген тудыра торган мәгълүм бер идея-художе- ство бердәмлеге дигән сүз. Мәсәлән, А. М. Горькийиың «Тормыш төбендә» пьесасының төп идеясе капиталистик җәмгыятьнең әшәке якларын фаш итү. Безнең күз алдыбыздан, бер яктан, «тормыш төбе» вәкилләре, икенче яктан, кунып чыгу йортының ерткыч һәм комсыз хуҗалары — үз корбаннарының актык җелекләрен суыручы Костылев һәм аның хатыны Василиса үтә. Пьеса мал җыючының комсыз кулының хәтта буржуаз җәмгыятьнең иң тирән «төбенә» кадәр үтеп керүен күрсәтә. Котылу юлы кайда соң? Билгеле, баронныкы кебек югалган байлык турында хыяллануда түгел, кешеләрне имгәтүче һәм гарипләндерүче капитализм шартларында
91 
 
 
эшкә ашмаслык бәхет турындагы мәгънәсез хыяллануларда түгел, Лукаиың юата һәм юана торган ялганнарында түгел. Пьесадагы кешеләр һәм аларның үзара мөнәсәбәтләре аша Горький укучыны һәм тамашачыны революцион нәтиҗәләргә китерә. Чын сәнгать әсәре, тормышны дөрес күрсәтеп, шул ук вакытта художникның. аңа булган мөнәсәбәтен дә күрсәтә. Тормышны сурәтләүдә художникның партиялелеге, аның төрле иҗтимагый күренешләргә мөнәсәбәте, аның сыйнфый симпатияләре һәм антипатияләре, карашлары һәм идеаллары күренә. Шунлыктан бер үк художество әсәрен төрле сыйныфлар төрлечә каршы «алалар һәм төрлечә бәя бирәләр. Самодержавиене яклаучыларның — «азатлык, даһилык һәм дан па- .лачларының» — Пушкинның революцион идеяләр белән сугарылган әсәрләрен нинди дошманлык белән каршы алтайлыклары, үткән йөзнең 60 нчы елларында сәнгатьтә крестьян мәсьәләсенең нинди үткен торган- > лыгы, буржуазиянең һәм аның ялланган журналистларының «пролетар революция хәбәрчесенең» — А. М. Горькийның иҗатын ничек котырынып пычратырга маташкан- лыклары һәркемгә билгеле. Марксистик-ленинчыл эстетиканың сәнгатьтә партиялелек турындагы положениесе художество әсәрләренә бәя бирүнең иң дөрес үлчәвең бирә. Ул демократия һәм социализм лагере художникларының иҗат эшен билгели һәм аңа юнәлеш бирә. Сәнгатьтә коммунистик партиялелек шунда ки, художник вакыйгаларны эшчеләр сыйныфы һәм аның авангарды Коммунистлар партиясе күзлегеннән карап сурәтли һәм бәяли. Коммунистик партиялелек художниктан тормышны сурәтләүдә ахырынача туры булуны, боргаланмауны, халыкның намусы булуны, үзенең югары иҗтимагый 'бурычын — халыкка хезмәт итү бурычын үтәүне таләп итә. Совет х у до ж и и к л а р ы үз л ә р е н е ң иҗат эшләрендә Коммунистлар партиясе политикасын, совет халкының яшәү нигезе булган, халык интересларын дөрес чагылдыра торган политиканы кулланып эш итәләр. Партия Үзәк Комитетының «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турындагы карарында: «Дөньяда иң алдынгы әдәбият булган совет әдәбиятының көче шунда ки, аның халык 
интересларыннан башка, дәүләт интересларыннан башка бүтән һичнинди интересы юк һәм булуы да мөмкин түгел» диелә. Совет художнигы тормышны, Коммунистлар партиясенең һәм Совет дәүләтенең политикасын белсә һәм тирәнтен аңласа гына, дөньяга марксистикленинчыл караш аның аңына һәм художество практикасына органик төстә кергән булса гына, үзенең бөек бурычын — кеше рухы инженеры булу бурычын лаеклы төстә үти ала. Художникның дөньяга карашындагы кимчелекләр аның иҗатында һәрвакыт тискәре төстә чагылалар. Мәсәлән, ике башлангычның — яхшылыкның һәм явызлыкның мәңгелек көрәше турындагы мистик-ду- алистик философия Э. Казакевичны «Далада икәү» дигән повестьта җитди иҗат уңышсызлыгына китерде. Шулай ук аның яңа әсәре «Дусның, йөрәге» дә бу философия йогынтысыннан котыла алмаган: ул котылгысыз дучар ителгәнлек идеясе белән сугарылган. Бу идеяне автор тарафыннан повестьның үзәгенә куелган капитан Акимов күтәреп йөри. Акимовның һәлак булуын ул безгә чит булган «бөтендөнья хәсрәте», «язмышка күндәм буйсыну» философиясе призмасы аша карый, ул социалистик Ватан хакына Акимовның батырлыгын түгел, бәлки гомумән «корбан булуны» поэтиклаштыра. Бу повестька пессимизм төсе бирә. Язучы, скульптор, художник һ. б.— белә торыпмы яки аксызданмы — һәрвакытта үзенең әсәрләрендә эз калдыра торган мәгълүм бер дөньяга карашны кулланып эш итә. Дөньяга бөтенлекле, ачык марксистик-ленинчыл караш художникка югары идеяле әсәр тудырырга мөмкинлек бирә, чынбарлыкның әһәмиятле элемтәләрен һәм мөнәсәбәт
92 
 
ләрен ачыкларга, төп нәрсәне икенче дәрәҗәдәге әйбердән, әһәмиятлеме әһәмиятсездән аерып карарга ярдәм итә. Хәзерге шартларда дөньяга марксистикленинчыл караш — чын реалистик, югары идеяле художество әсәрләре тудыруның иң кирәкле шарты. 
Художникның иҗат методы тормышны мәгълүм бер дөньяга караш аша таныпбелү нигезендә үсә. Ләкин художникның дөньяга карашына карата аның методы үзенең чагыштырмача мөстәкыйльлеген саклый, дөньяга караш белән метафизикларча тиңләштерелә алмый. Моны социализмга кадәрге сәнгатьнең күп кенә реалистлары мисалында күрергә мөмкин. Аларның .иҗатында реализм методы белән табылган объектив хакыйкать, аларның дөньяны ялгыш аңлауларына карамастан, үзенә юл сала алды. Мәсәлән, тормышны һәрвакыт дөрес күрсәтеп килгән Бальзак үзенең сыйнфый симпатияләренә һәм юкбарга ышануларына каршы барырга мәҗбүр булды. Ул үзенең художество әсәрләрендә, аристократларга симпатиясе булуга карамастан, аларның әлбәттә һәлак булачакларын тирән- тен ачты, буржуаз җәмгыять дөньясында дворяннарның үзләренең капиталистик ерткычлык юлына керүләрен күрсәтте. Бальзак, буржуаз җәмгыятьнең ачыктан-ачык күренеп торган каршылыкларын тагын да ача төшеп, халык вәкилләренең һәм республикачы геройларның бик яхшы образларын тудырды. Шулай ук Л. Н. Толстойның реакцион дини-этик карашлары белән аның әсәрләрендә тормышны реалистик сурәтләү арасындагы каршылыклар, народникларның субъектив социологик карашлары белән авылның катлауларга бүленүен, авылга капитализм үтеп керүне күрсәткән народник язучыларның иң яхшы әсәрләрендә реформадан соңгы рус авылын реалистик сурәтләү арасындагы каршылыклар да билгеле. Димәк, элекке вакыттагы күренекле художниклар реалистик метод аркасында, тормышны дөрес сурәтләү аркасында үзләренең әсәрләренә үзләренең дөньяга карашларының чикләнгәнлеген мәгълүм дәрәҗәдә җиңә алганнар. Ләкин дөньяга караштагы кимчелекләр, сыйнфый хорафатлар хәтта Толстой яки Бальзак кебек бөек художникларның да реализм көчен һәм 
колачын котылгысыз чикләгәннәр. /Мәсәлән, Толстойның явызлыкка каршылык күрсәтмәү турындагы реакцион идеяләре «Сугыш һәм тынычлык» романында Платон Каратаев образын идеаллаштыруда күренәләр. Ка- ратаевта патриархаль крестьяннарның йомшак яклары, утопик хыяллары гәүдәләндерелгән. Бальзакнын. ялгыш карашлары, монархия канаты астында сыйнфый дошманлыкны килештерергә мөмкинлек турындагы хыяллары «Кеше комедиясе»ндә тискәре төстә күренделәр. Аристократларны сурәтләүдә Бальзак дөньяны ялгыш аңлау тәэсире астында тормыш дөреслегеннән чигенгән урыннарда ул «Княгиня Ка- диньянның серләре»ндәге д’Артез яки «Опека турындагы эш»тәге д’Эспар кебек «аяклы изгелек»нен. абстракт схемалары белән эш итә. Үткәндәге күп кенә реалистларның иҗатында дөньяга караш белән объектив эчтәлек һәм аларның иҗатының әһәмияте арасында булган каршылыклар аларның, чынбарлыкны дөрес сурәтләп тә, иҗат практикасында үзләренең күп кенә ялгыш карашларыннан чигенергә мәҗбүр булуларыннан килеп чыккан. Художник эш итә торган җанлы материалның, Горький тарафыннан бик дөрес әйтелгәнчә, аның симпатияләре һәм антипатияләре башбаштаклыгына «каршылык күрсәтү» сәләте бар. Үткәндәге бөек реалистларның үзләренең әсәрләрендә үзләренең шәхси симпатияләреннән һәм сыйнфый карашларыннан, үзләренең сыйнфый хорафатларыннан өстен торулары кебек фактларны нәкъ менә җанлы материалның художникның субъектив башбаштаклыгына шундый «каршылык күрсәтү» көче белән аңлатырга мөмкин дә. Чын художестволы әсәр тудыру өчен художник үз карашларын, 

95 
 
аның белән рәхимсез эш иткәнсез, ул бөтен гомере буена «ул чытык» белән, Алексей Александрович белән тора адтмый иде бит инде, диләр». Толстой елмаеп куйган һәм Пушкин белән булган бер вакыйганы исенә төшергән. «Бервакытны Пушкин үзенең дусларыннан берсенә: «Беләсеңме, минем Татьянам мине нинди хәлгә калдырды! Ул иргә чыккан. Мин аңардан һич тә моны көтмәгән идем», дигән. Мин дә Анна Каренина турында шуны әйтә алам. Гомумән минем геройларым һәм героиняларым кайчакларда бөтенләй мин көтмәгән нәрсәләр эшләп куялар: алар мин теләгәнне эшләмиләр, чын тормышта эшләнергә тиешле эшләрне чын тормышта булганча эшлиләр». Монда сәнгатьнең тормышны дөрес күрсәтүне таләп итә торган объектив законнары эш итә. Л4оны үзенең «Тармар» романы өстендә ничек эшләве турында сөйләгәндә А. Фадеев та раслый. «Тар-мар»ны язган чакта, ди А. Фадеев, мин беренче тапкыр шундый хәлгә очрадым: элек уйлаганнарның күбесе әсәргә берничек тә сыймады. Геройларның үзүзләрен тотуларын, аларның психологияләрен, тышкы кыяфәтләрен, кыланышларын һәм башка шундыйларны беренче тапкыр билгеләгәннән соң, роман языла барган саен, теге яки бу герой ничектер баштагы нияткә үзе төзәтмәләр кертә башлый — образның үсешендә аның үзенең логикасы ки-, леп чыккандай була. Художество иҗаты практикасы күрсәткәнчә, әсәрне тудыру барышында, тормышны өйрәнү тәэсире астында авторның идея максаты ачыклана, кайчакларда бөтенләй үзгәрә, конкретлаша, яхшыра. Мәсәлән, Л. Н. Толстой «Сугыш һәм тынычлык» романын башта, барлык персонажларны өч семья линиясенә — Тол сто йл арга, В ол ко иски йл арга һәм Куракиннарга бүлеп куеп, дворяннар тормышыннан хроника итеп язарга уйлаган. Ләкин романны язу барышында ул баштагы планын үзгәрткән һәм бөтен игътибарын 1812 елгы Ватан сугышы героикасына юнәлдергән, халыкны төп герой итеп, үзенең семья романын эпопеяга әйләндергән. һәркайдагы кебек, художество иҗатында да идеяләр логикасы объектив әйберләр логикасын билгеләми, бәлки объектив әйберләр логикасы идеяләр логикасын билгели. Чын сәнгатьнең көче тормышны дөрес сурәтләүдә. Художник 
тормышны дөрес сурәтләве белән үк инде белә торып яки үзе дә сизмәстән чынбарлыкның объектив законнарына таяна. Художникның эше фактларга һәм х уд ожеств о чараларыннан файдалануга аңлы, иҗади карашны күздә тота. Ләкин бу әле һич тә иҗатның объектив сәнгать законнарына буйсынуына каршы килми. Киресенчә, художник сәнгать әсәрен, чынбарлыкны дөрес чагылдырып, сәнгатьнең объектив специфик законнарының таләпләрен үти алган шартларда гына тудыра ала; моның өчен ул тормышны өйрәнергә һәм художество иҗатының специфик законнарын, үзенең профессиональ осталыгы законнарын белергә тиеш. Мәсәлән, рәсем ясаучы художник үзенең художество эшендә перспектива законнары белән исәпләшми кала алмый. Реалистик рәсем сәнгатендә күләмнәр һәм буяулар берсе дә буталмыйлар, тәртиптә булалар. Алар күп буяулы һәм күп формалы предметлы дөньяның объектив дөрес картинасын ача торган, бөтенлекле һәм бәйләнешле бердәмлек төзиләр. Рәсем ясаучы художник, арткы планга таба кечерәеп бара торган сызыклар ярдәме белән, реаль әйберләрнең ераклашуын, якты һәм кара контрастлар ярдәме белән аларның берберләренә карата якын яки ерак урнашканлыкла- рын күрсәтә. X у до ж н и к к а ч ы н б а р л ы к н ы планлаштыруда һәм сурәтләүдә ярдәм итә торган ысуллар, алымнар тарихи үсәләр. Художество иҗатының алымнары һәм ысуллары күп гасырлар буена художество практикасы процессында барлыкка килгәннәр. яхшыра барганнар һәм аларның закон көче бар. Рәсем сәнгатендә перспектива һәм композиция, 

94 
 
тормыш тәҗрибәсе, дөньяга караш нигезендә художникның аңында туган максат әле художество әсәренең беренче шарты гына. Сәнгать әсәре тудыру өчен художник үзенең максатын тормышка ашырырга тиеш, ә моның өчен күзәтүләрнең материалын художество ягыннан төшенергә, яңадан тикшереп чыгарга, гомумиләштерергә, художество образлары тудырырга, эчтәлек һәм форма бердәмлегенә ирешергә кирәк. Марксистик-ленинчыл эстетика, художество осталыгын үзләштерми торып, кеше рухы инженеры булырга мөмкин түгел, дип өйрәтә. Художество осталыгы техникага гына кайтып калмый. Ул тормышны белүне һәм аны художество образлары формасында тирәнтен күрсәтә белүне күздә тота. Хәлбуки, бездә әле, техника гына булсын, калганы үзеннән-үзе килеп чыгачак, яки, кызыклы тема гына булсын, ә аның ничек бирелүе икенче дәрәҗәдәге эш, дип уйлаучы художниклар бар. Мәсәлән, моны кайбер художникларның 1952 елгы Бөтенсоюз художество күргәзмәсенә куелган әсәрләре раслый. П. Соколов- Скальның «Пугачев» полотносы темасы ягыннан бик эчтәлекле: художник крестьяннар восстаниесе җитәкчесенең халык белән бердәм-, леген күрсәтергә теләгән. Ләкин бу тема картинада тулысынча гәүдәләнә алмаган: анда органик композицион бердәмлек юк, Пугачев образы икенче дәрәҗәдәге гади персонажлар белән капланып калган, алпавытлар примитив күрсәтелгәннәр. Е. Данилевскийның «Корычны сынау», Л. Фәттаховның «Игеннәр өлгерде» картиналары һәм башка шундыйлар тамашачыда эз калдырмыйлар: алар картинадагы кешеләрнең психологиясен ачмыйлар, теманы өстән генә хәл итәләр. Чын сәнгать әсәре, ул идея эчтәлегенең һәм художество формасының органик бердәмлегеннән тора; аңарда форманың һәммә элементлары да идея эчтәлегенә туры киләләр. Әгәр бу бердәмлек булмаса, тормыш дөреслеге, реализм бозыла. Үзләрендә алдынгы идеяләр булмаса да, ләкин җәмгыять кешесенең характерын ачык чагылдырган һә# шунлыктан аларның эстетик әһәмияте булган әсәрләр булырга мөмкин, дигән «теорияләр» ялгыш һәм зарарлы («Вопросы литературоведения в свете трудов И. В. Сталина по языкознанию» дигән җыентыкта М. Добрынин мәкаләсен карагыз. 1951 ел, 78 бит). 
Алдынгы идеяләре булмаган әсәр реакцион яки, иң яхшы дигәндә дә, җа н л ы художеств о н ы ң та н ы п - бел ү агачында буш чәчәк. Кайчакларда художник тормышны дөрес күрсәтүгә хыянәт итеп куя, ләкин ул бу хыянәтен бернинди хәйләкәр алымнар һәм чаралар белән дә яшерә алмый. Сәнгатьне өйрәнүгә карата кулланылган марксистик-ленинчыл та- ныпбелү теориясе художество иҗатының нигезе сәнгатьтә чынбарлыкны * чагылдыруның объектив законнарыннан гыйбарәт икәнлекне күрсәтә. Бу объектив законнар барлыкны инкарь итүче кеше эстетиканың аларны өйрәнә торган фән икәнен дә инкарь итә. Реакцион буржуаз эстетиканың фәнни яктан ялганлыгы иң элек шунда ки, ул художество иҗатының объектив законнарын инкарь итә һәм гүяки чынбарлык белән дә, сәнгать законнары белән дә хисаплашмыйча, үзенең художество интуициясе, хыялы, фантазиясе белән генә кулланып иҗат итә алучы художникның субъектив башбаштаклыгын сәнгатьнең бердәнбер «законы», дип игълан итә. Бу теорияләрнең берсенең дә фән белән дә, сәнгать белән дә бернинди уртаклыгы юк. Художество иҗатының бөтен практикасы күрсәткәнчә, художникның иҗаты реа- л изм н ы ң иҗади п р и н ци п л а р ы н да һәм барыннан да элек тормышны дөрес сурәтләүне таләп итүдә иң тирән һәм иң тулы гәүдәләнгән таләпләргә буйсына. Берничә мисал китереп үтик. Н. Ржаиов үзенең Л. Н. Толстой турындагы истәлекләрендә бервакытны бөек язучыга болай дип әйткәнлеге турында сөйли: «Сез Анна Каренинаны вагон астына ташланырга мәҗбүр итеп, 

7. „С Ә.“ №9. 97 
 
тормышын тирәнрәк өйрәнүдән, безнең бөек халкыбызга лаеклы зур художество әсәрләре иҗат итүдән гыйбарәт». Партиянең XIX съезды тарафыннан совет художниклары алдына куелган бурычлар бөек һәм изге. Коммунистлар партиясе совет сәнгате работникларын халык таләпләре дәрәҗәсендә булырга гына түгел, бәлки аны алга алып барырга, миллионнарча совет кешеләренә хас булган иң яхшы сыйфатларны ачарга чакыра. Совет художниклары бу юнәлештә зур уңышларга ирештеләр. Ләкин ирешелгәннәр белән тынычланырга ярамый. Безнең сәнгатебезнең күп кенә тармакларында әле җитди артта калу бар. Бу бигрәк тә опера кебек синтетик музыкаль формалар өлкәсендә эшләүче композиторларга кагыла. Хәтта иң яхшы операларда да безнең заманның уңай геройлары өстән генә сурәтләнәләр. Бу Д. Кабалев- скийның «Тарас семьясы» операсыннан Степан, Ю Мейтусның «Яшь Гвардия» операсыннан Проценко һәм Валько, Т. Хренниковның «Давылда» операсыннан Листрат образларында ачык күренә. Хезмәт ияләрен коммунизм рухында тәрбияләүдә партиягә һәм Совет дәүләтенә булышу, безнең тормышыбыздагы барлык тискәре күренешләргә каршы, совет халкының дошманнарына каршы көрәшү белән бергә, совет художниклары тулы бәяле сатирик әсәрләр дә^ тудырырга тиешләр. Партия безгә совет Гогольләре һәм Щедриннары кирәклекне, совет тормышында сатира өчен материал юк дип уйлау дөрес түгеллекне күрсәтә. Безнең тормышыбызда әле кара һәм гарип күренешләр һәм типлар аз түгел, капитализм • калдыклары әле яши. Совет дәүләте дошманнарының һәртөрле зарарлы карашлар таратырга, аларны күпертергә һәм көчәйтергә, җәмгыятебезнең, тотырыксыз элементларын идеологии яктан чертеп таркатырга маташуларын онытырга ярамый. Соңгы вакытта совет сәнгате эш- леклеләре сатирик характерда күп кенә әһәмиятле әсәрләр тудырдылар. К. Симоновның һәм С. Мар- шакның күп шигырьләре, Я. Таланның памфлетлары, А. Якобсонның «Шакаллар» пьесасы, художниклар Кукрыниксл арның, Б. Ефимовның каррикатуралары һ. б- шундыйлар. Ләкин безнең язучыларыбыз, композиторларыбыз, художникларыбыз әле хезмәт ияләрен коммунистик 
тәрбияләүнең һәм дошманнарны фаш итүнең сатира кебек куәтле коралыннан аз файдаланалар. Совет художниклары сугыш уты кабызучыларны фаш итәргә, тынычлык һәм демократия лагере көчләрен ныгытырга, кешеләребезне социалистик Ватанга һәм Коммунистлар партиясенә чиксез бирелгәнлек рухында, совет дәүләтенең оборона сәләтен барлык чаралар белән ныгыту турында кайгыртучанлык, тышкы һәм эчке дошманнарга каршы көрәштә килешмәүчәнлек һәм тай- пылмаучанлык рухында, политик уяулык рухында тәрбияләргә тиешләр. Совет художниклары дөньяга марксистикленинчыл карашны үзләштерергә, үзләренең художество осталыкларын үстерү өстендә туктаусыз эшләргә тиешләр. Коммунистлар партиясе эстетика мәсьәләләрен кыюрак һәм тирәнтенрәк тикшерергә, буржуаз культураның һәм буржуаз сәнгатьнең черек йогынтысына каршы, формализм һәм натурализм калдыкларына һәм күренешләренә каршы, эстетикада идеалистик һәм вульгарлаштыру карашларына каршы көрәшергә чакыра. Марксистик-ленинчыл эстетика проблемаларын сәнгатьнең барлык специфик үзенчәлекләрен конкрет өйрәнү нигезендә хәл итәргә кирәк. Фәнни дискуссияләрне киңрәк җәелдерергә, эстетиканы XIX съездның тарихи карарларыннан, СССР да коммунистик җәмгыять төзү өчен көрәш практикасыннан килеп чыга торган бөек бурычлар дәрәҗәсенә күтәрү өчен эстетика мәсьәләләре буенча фикерләр көрәшен, тәнкыйтьне һәм үзара тәнкыйтьне киңрәк җәелдерергә кирәк. «Коммунист» журналы, № 6, 1953 ел.

әдәбиятта сурәтләүнең эпик, драматик һәм лирик ысуллары, музыкада мелодия, гармония, инструментовка законнары һ. б. — болар барысы да сәнгатьнең күп гасырлар буена үсеп килүенең, объектив дөнья законнарын белүгә һәм файдалануга нигезләнгән художество практикасының нәтиҗәсе. Художник һәрвакыт үзеннән алда булганнарның тәҗрибәсенә таяна, яңа эпоха тудырган яңа эчтәлеккә туры китереп, бу тәҗрибәне баета һәм үстерә. 
Социалистик реализм сәнгате булган совет сәнгатен кешелек дөньясы тарихында яңа эпоха тудырды. Бу эпоха безнең илебездә социалистик революциянең җиңүе, социалистик строй урнашу, коммунизм төзү белән характерлана. Бу — пролетар революция тарафыннан бөтен дөнья күләмендә тарихи әһәмияте булган иҗади, аңлы эшкә күтәрелгән, Коммунистлар партиясе җитәкчелегендәге халык массасының иң бөек революцион активлыгы эпохасы. Социалистик өскорманың барлык башка элементлары шикелле, совет сәнгате дә социалистик базисны ныгытуга актив хезмәт итә. Тормыш дөреслегенә, марксизм-ленинизмның бөтен нәрсәне җиңүчё идеяләренә турылыклы булган совет сәнгате безнең илебезнең хезмәт ияләрен коммунизмның җиңүе өчен көрәшкә рухландыра, үзенең специфик чаралары белән массаны коммунистик тәрбияләүдә актив катнаша. Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә совет сәнгате гаять зур уңышларга иреште, ул кешелек дөньясының художество үсешендә яңа, югары этап булды. Совет сәнгатендә, художество иҗаты тарихында беренче тапкыр, киң катлау хезмәт ияләре массасы яңа тормышны чын иҗат итүчеләр итеп, коммунизмны актив төзүчеләр итеп күрсәтелде. Совет сәнгате художество образлары формасында совет халкының данлыклы эшләрен күрсәтә, совет кешеләренең социалистик аңы үсүне, алариың геронк батырлык- л арының чыганакларын күрсәтә. Безнең сәнгатебез үзенең табигате белән үк оптимистик. Ул дөньядагы иң бөек иҗтимагый стройны чагылдыра, коммунизм эшенә хезмәт итә. Совет сәнгате безнең илебездән читкә, еракларга үтеп, совет халкының героик эшләрен чагылдыра. 
Совет сәнгатенә хас булган социалистик эчтәлек яңа, социалистик иҗтимагый мөнәсәбәтләр белән — эксплуатациядән азат булган работникларның иптәшләрчә хезмәттәшлеге һәм социалистик ярдәмләшүләре мөнәсәбәтләре белән тудырылды. Эксплуататор сыйныфлар булмаган, социаль һәм милли изү булмаган социалистик строй базасында үсеп, безнең сәнгатебез совет халкының моральполитик бердәмлеген, халыклар дуслыгын, тереклек бирүче совет патриотизмын гәүдәләндерә. Ләкин бу әле, социализм вакытында сәнгатьнең үсеше тыныч кына, көрәшсез генә бара дигән сүз түгел. Ул черек буржуаз культура йогынтыларына — формализмга, натурализмга, космополитизм, милләтчелек идеологиясенә һ. б. каршы килешмәүчән көрәштә, — совет кешеләренең аңында капитализм калдыкларына каршы көрәштә үсә һәм яхшыра бара. Коммунистлар партиясе совет халкын әдәбиятның һәм сәнгатьнең иң яхшы әсәрләре аша коммунизм рухында, тормышның һәммә өлкәләрендә дә безгә чит булган һәртөрле идеологик күренешләргә каршы килешмәүчән көрәш рухында тәрбияли. Үзәк Комитетның эше турында партиянең XIX съездына ясаган докладында иптәш Маленков бол ай диде: «Җәмгыять тормышында яңаны, яктыны тәрбияләп үстерү өчен, искергән һәм үлек нәрсәне тамырыннан ук йолкып ташлау өчен бөек көрәштә безнең әдәбият һәм сәнгать работникларына гаять зур бурычлар йөкләнә. Безнең язучыларыбызиың, художник- ларыбызның, композиторл арыбызның, кинематография работникларының бурычы совет җәмгыятенең
7. .С. ә.- №9. 97 
 
тормышын тирәнрәк өйрәнүдән, безнең бөек халкыбызга лаеклы зур художество әсәрләре иҗат итүдән гыйбарәт». Партиянең XIX съезды тарафыннан совет художниклары алдына куелган бурычлар бөек һәм изге. Коммунистлар партиясе совет сәнгате работникларын халык таләпләре дәрәҗәсендә булырга гына түгел, бәлки аны алга алып барырга, миллионнарча совет кешеләренә хас булган иң яхшы сыйфатларны ачарга чакыра. Совет художниклары бу юнәлештә зур уңышларга ирештеләр. Ләкин ирешелгәннәр белән тынычланырга ярамый. Безнең сәнгатебезнең күп кенә тармакларында әле җитди артта калу бар. Бу бигрәк тә опера кебек синтетик музыкаль формалар өлкәсендә эшләүче композиторларга кагыла. Хәтта иң яхшы операларда да безнең заманның уңай геройлары өстән генә сурәтләнәләр. Бу Д. Кабалев- скийның «Тарас семьясы» операсыннан Степан, Ю Мейтусның «Яшь Гвардия» операсыннан Проценко һәм Валько, Т. Хренниковның «Давылда» операсыннан Листрат образларында ачык күренә. Хезмәт ияләрен коммунизм рухында тәрбияләүдә партиягә һәм Совет дәүләтенә булышу, безнең тормышыбыздагы барлык тискәре күренешләргә каршы, совет халкының дошманнарына каршы көрәшү белән бергә, совет художниклары тулы бәяле сатирик әсәрләр дә" тудырырга тиешләр. Партия безгә совет Гогольләре һәм Щедриннары кирәклекне, совет тормышында сатира өчен материал юк дип уйлау дөрес түгеллекне күрсәтә. Безнең тормышыбызда әле кара һәм гарип күренешләр һәм типлар аз түгел, капитализм • калдыклары әле яши. Совет дәүләте дошманнарының һәртөрле зарарлы карашлар таратырга, аларны күпертергә һәм көчәйтергә, җәмгыятебезнең, тотырыксыз элементларын идеологии яктан чертеп таркатырга маташуларын онытырга ярамый. Соңгы вакытта совет сәнгате эш- леклеләре сатирик характерда күп кенә әһәмиятле әсәрләр тудырдылар. К. Симоновның һәм С. Мар- шакның күп шигырьләре, Я. Таланның памфлетлары, А. Якобсонның «Шакаллар» пьесасы, художниклар Кукрыниксларның, Б. Ефимовның каррикатуралары һ. б- шундыйлар. Ләкин безнең язучыларыбыз, композиторларыбыз, художникларыбыз әле хезмәт ияләрен коммунистик 
тәрбияләүнең һәм дошманнарны фаш итүнең сатира кебек куәтле коралыннан аз файдаланалар. Совет художниклары сугыш уты кабызучыларны фаш итәргә, тынычлык һәм демократия лагере көчләрен ныгытырга, кешеләребезне социалистик Ватанга һәм Коммунистлар партиясенә чиксез бирелгәнлек рухында, совет дәүләтенең оборона сәләтен барлык чаралар белән ныгыту турында кайгыртучанлык, тышкы һәм эчке дошманнарга каршы көрәштә килешмәүчәнлек һәм тай- пылмаучанлык рухында, политик уяулык рухында тәрбияләргә тиешләр. Совет художниклары дөньяга марксистикленинчыл карашны үзләштерергә, үзләренең художество осталыкларын үстерү өстендә туктаусыз эшләргә тиешләр. Коммунистлар партиясе эстетика мәсьәләләрен кыюрак һәм тирәнтенрәк тикшерергә, буржуаз культураның һәм буржуаз сәнгатьнең черек йогынтысына каршы, формализм һәм натурализм калдыкларына һәм күренешләренә каршы, эстетикада идеалистик һәм вульгарлаштыру карашларына каршы көрәшергә чакыра. Марксистик-ленинчыл эстетика проблемаларын сәнгатьнең барлык специфик үзенчәлекләрен конкрет өйрәнү нигезендә хәл итәргә кирәк. Фәнни дискуссияләрне киңрәк җәелдерергә, эстетиканы XIX съездның тарихи карарларыннан, СССР да коммунистик җәмгыять төзү өчен көрәш практикасыннан килеп чыга торган бөек бурычлар дәрәҗәсенә күтәрү өчен эстетика мәсьәләләре буенча фикерләр көрәшен, тәнкыйтьне һәм үзара тәнкыйтьне киңрәк җәелдерергә кирәк. «Коммунист» журналы, № 6, 1953 ел.