Поэзия
ӘНВӘР ДАВЫДОВ ★ ҖЫРЛАРЫМ
Яшел каен җилгә ниләр сөйли, Бармы синең тыңлап торганың? Күңелемнең бөтен тирәнлеген Сезгә генә ачам, җырларым. Тик сез генә кайгым, шатлыгымны, — Барсын-барсын кабул итәсез, Сезнең белән ачуым ялкын була, Сезнең белән теләк — киртәсез. Сезнең белән илгә мәхәббәтнең Бөеклеген иркен тоясың, — Минскидан Камчаткага кадәр Ничек җитәр иде колачым, Ничек кушылыр иде кайнар сулышым, Кавышкандай якын дусына, Йөз ел аша килә торган таңның Ал ялкынлы рәхәт сулышына? Янымдагы иң кадерле кешем Мине аңламаган вакытта, Серләремне минем җиткерәсез, Кеше булса, хәтта котыпка. Сөюемне минем, нәфрәтемне, — Барсын-барсын кабул итәсез, Сезнең белән ачуым ялкын була, Сезнең белән теләк — киртәсез. 1953.
БИСТӘ ҖЫРЫ
Кояш бата, бистә — кичке нурда, Бакчалары бөрки хуш исен. Юкка, җаным, шаулы матурлыкны Зур урамнан гына эзлисең, Өзгәләнеп күңелем көтсә дә, Күренмисең безнең бистәдә. Яңа бистә хәзер шатлык белән Күз төбәгән Идел ягына, Көчле кулын анда болгый-болгый Экскаватор безне чакыра, Диңгез туа безнең бистәдә, Килеп, иркәм, күреп китсәнә.
Комбинатта матур мех тегәбез Батыр егетләргә кияргә, Бөтен диңгезләрдән килер монда Пароходлар аны төяргә, Кайда гына алар китсә дә, Дан диярләр безнең бистәгә. Ачык тәрәзәдән ишетелер Капитанның сәлам тавышы, Ләкин сыймас, сыймас корабларга Сине сөюемнең сагышы, Көтәм, иркәм, көтәм, килсәнә, Якты портка — яңа бистәгә. 1953.
АХУСА ҖӘЛИЛ ТУРЫНДА БЕР ИСТӘЛЕК
йөрәгемдә саклыйм бу тойгыны, Бәлки шуңа бигрәк кыендыр. Мин ун яшьлек бала вакытымда Аның күкрәгенә сыендым. Малайга ни? Курку-оялу юк. Ул уйлардан әле таза баш. Никольскийдагы !) бер бүлмәгә Керә идем мин көн аралаш. Малайга ул кызык булса җитә, Күп кирәкми аңа сихерләр. Муса абый миңа каршы утырып Укый иде көлке шигырьләр. Мин шаркылдыйм. Ләкин көлү нәрсә? Бераз көлдең, чыктың — оныттың. Юк, башка бер аерым матурлыгын Саклап яшим мин бу минутның. Кинәт әйткән җитди сүзеннәнме, Әллә күзенең якты нурыннан, ТойдЫхМ шунда, ышанычлы кеше Җитәкләде мине кулымнан. Үтә алам, дидем, аңа тотынып, Яланаяк, каты юллардан, Таңда салкын чыклы болыннардан, Төнлә шаулап торган урманнан. Зур йөрәкнең тибеше. Якын сулыш. Бер киртә юк безнең арада. Олы кешене шулай якын тою Никадәрле кыйммәт балага. Еллар суытмаслык ышаныч белән Аның күкрәгенә сыендым, йөрәгемдә саклыйм бу тойгыны, Бәлки шуңа бигрәк кыендыр... 1953. 1 Москвада бер урам. Хәзер 25 октябрь урамы. 30 нчы елларда Муса Җәлил редакцияләгән «Октябрь баласы» журналы редакциясе шунда урнаша иде.
1953.
ӘХМӘТ ЕРИКӘЙ ★ БЕР КИЧНЕ Бер кичне йолдызлар Җемелдәп торганда, Мин чыктым былбыллар Сайравын тыңларга.
Бакчада, каршымда Елмая гармрньчы: «Акыллым! —ди миңа, — Гомерлек яр булчы!..»
Мин әйтәм шаярып: «Гармоньчы түгел син, Сереңне гармоньда Аңлата белмисең!..» < Шуннан соң ул кинәт Сыздырып җибәрә: Яфраклар, йолдызлар, Күңелләр тибрәнә.
Мин тыңлыйм, җилкенәм... Ни өчен?., һич белмим!.. Ә үзем сиздермим, Егеткә сер бирмим.
МӘХМҮТ ХӨСӘЕН ★ АН СИ УН Университетта җыр кичәсе бара. — «Урман кызы»! Бөтен зал тына. Кореялы яшь студент егет Чыгып баса халык алдына.
Кемдер кызыксына: — Ялгыш әйтмәдеме? Әйтүчедән сорыйк булмаса... Җырлый егет, гүя, урман шаулый, Күңелләрне таныш моң баса. — Әйт, Ан Си Ун, безнең бу җырларга Кем ул сине гашыйк иттерде? — Совет иле, — ди Ан, — Ул тудырган Дуслык мине монда китерде.
1953.