Логотип Казан Утлары
Публицистика

„ОНЫТЫЛМАС ЕЛЛАР" ПОВЕСТЕНЫҢ ХУДОЖЕСТВО ЭШЛӘНЕШЕ



 «Онытылмас еллар» повестеның идеясен, образлар системасын, композициясен һәм тел-стиль чараларын өйрәнүнең зур әһәмияте бар. Әсәр оригиналь образлар аркылы бөтен бер тарихи чорны күрсәтеп бирә: авылдагы беренче бөтендөнья сугышы тудырган бөлгенлекләр, февраль буржуаз революциясе, данлыклы социалистик революция, гражданнар сугышының беренче еллары — повестьның өлгесен әнә шулар тәшкил итә. Повестьның сурәтләү объекты капиталистик бөлгенлекнең корбаны булган ярлы Галиуллаларның тар семья кысасыннан, гаилә вак-төякләреннән киң халык тормышына җәелә бара. Бик характерлы: язучы хәтта, Галиулладан кала башка геройларның өйләренә дә кереп чыкмаган. Вакыйгалар, башлыча, урамда, мәйданда, басуда, яу урыннарында бара. Кешеләрнең характеры, психологиясе шунда ачыла. Массовый сценалар вакытында да язучы геройларның индивидуаль сыйфатларын чуалтмый, хикәяләү дәвамында ул сыйфатларны үстерә бара. Повесть 7—8 яшьлек Хәлимнең гаҗәп садә, беркатлы уй-кичереш- ләрен, балачак ваемсызлыгын тасвирлаудан башлана. Хәлимнең уй- хәсрәтләре балалар тормышындагы вак күренешләр тирәсендә генә әйләнәләр. Әтисе Галиулла белән барганда башка малайларның аңа тузан сибеп кала алмаулары Хәлимгә тулы бер рәхәтлек бирә. Хикәяләү барышында без бу бәләкәй геройның төсе-бите, кыяфәте белән танышабыз. «Хәлим ябыграк булса да, эре сөякле, нык тәнле, каты куллы малай», «башкаларга буйсынудан бигрәк, үзе кеше өстеннән атаманчылык итәргә ярата». Хәрәкәттә портретның аерым детальләре дә күренеп-күре- неп китә. «Ай-яй, җил көчле икән монда: йөгереп барганда кәләпүшне алып кала язды!». Повестьның эченә тирәнрәк үтеп кергән саен, бу кечкенә геройның рәсеме үзгәрә, тулылана бара. Ләкин язучы өчен иң мөһиме — образның эчке табигатен ачу. И. Гази биредә Хәлимне нәкъ Хәлим итеп күрсәтә торган, аны башкалардан бөтенләй аера торган, баланы характерлаучы үзенчәлекле буяулар куллана — исеме әйтелмәсә дә, күз алдында нәкъ шул тере Хәлим торыр иде. Үлчәү тактасына да килеп баса ул — үлчәнгәч «пот та биш кадак тартуын» белә; гер ташына тотынып, көчен дә сынап карый, көче артмагач, моннан болай әнисенең сөтле токмачын икмәк белән ашамаска була: барыбер файдасы тими икән; үзен җәберләүчеләргә дә бурычлы булып калмый: бервакыт аларны мәзин, манарага менгән өчен, аннан таяк белән куып төшергән икән, моңа үч итеп, малайлар мәчеткә килгән кешеләрнең башмакларын
107 
 
буташтырып чыкканнар. Малайда әй- .юиэ-тирәдә барган вакыйгалар белом бәйләнеш көчәя, аңа актив мөнәсәбәт туа бара. Язучы үзенең кечкенә героен реаль тормыш эчендә күрсәтеп килә-кңлә дә, әкият дөньясына алып кереп чыга: әтисеннән айны астан сәнәк белән төртеп җибәргән кешеләр турында сөйлэттерә (тик Хәлим генә никтер ул кешеләрне күрми). Әтисе белән бакчада йөргәндә алар киләчәктә алма сатып баербыз дип хыялланалар. Ләкин бу —хыял гына. Язучы Хәлимне яңадан тагын ачы реаль тормышка китереп чыгара. Бала образын сурәтләгәндә язучы балаларча уйлый, аларча сөйләшә белә, аларның психологиясен бөтен нечкәлекләре белән сиземли һәм шуны табигый итеп укучыларга җиткерә. Шуңа күрә Хәлимнең кыланышлары, эшләре ясалма чыкмый. Менә карга боткасы пешерәләр. Малайлар Таифә әбиләрен сырып алганнар. Көтәләр. Тизрәк ботка ашыйсылары килә, һәммәсенең дә күзе аңа юнәлгән: әбиләре нинди хәрәкәт ясар. «Менә Таифә әбиләре, кашык очына эләктереп, бер тапкыр кабып та карады. Ул капты, малайлар йотып җибәрделәр». Җыйнак кына әйтелгән шушы юмор балаларның бөтен халәтен ачып сала. Хәтта социаль-тарихи вакыйгаларны сурәтләгәндә дә язучы алар- ны балалар аңы аркылы сурәтләүнең уңышлы формаларын тапкан. Мәсәлән, 1917 елгы февраль буржуаз революциясе булгач, малайлар кар тауларында «патша төшерешле» уйныйлар, олылардан ишетеп, алпавыт урманнарын «талыйлар» (ягъни юл буена тезелгән маяк чыбыкларына һөҗүм итәләр). Яз җитеп, крестьяннар үз ирекләре белән алпавыт җирен бүлә башлагач та, малайлар вакыйгадан читтә калмыйлар: басуда селәүчән эзләгән сыерчыклар шикелле, тавык күкәе җыябыз дип, чуалып йөриләр. Хәлим образы, аның менә шушы балалык сукмагын сурәтләүдән тыш, яшьлек чорына туры килгән олы вакыйгалар эчендә күрсәтелеп, тагын да тулылана. Язучы.үз алдына башта шушы чордагы крестьян баласының типик образын тудыру бурычын куйган дип уйларга мөмкин. Повестьның беренче вариантлары шулай дип хөкем итәргә мөмкинлек бирә. Әсәр байтак вакыт «Онытылмас еллар» исеме белән бергә, җәя эчендә генә «Хәлимнең яшьлеге» дип тә йөртелде. Димәк, беренче китапта авторның максаты — онытылмас еллар 
чорындагы Хәлимнең яшьлеген тулы итеп чагылдыру булган. «Онытылмас еллар»да Хәлим катнашкан вакыйгалар сурәтләнгәндә, хикәяләү ролен автор Хәлимгә тоттыра. Дөрес, турыдан-туры Хәлим үзе бик аз сөйли, аның бөтен әйткәне кыска-кыска җөмләләрдән, бер-ике сүздән тора, калганын автор ялгап алып китә, ләкин автор Хәлим табигатенә кереп сөйли, Хәлимнең уй- кичерешләре аркылы үткәреп сөйли. Ягъни персонаж сүзләрен, уй-киче- решләрен автор сөйләве белән ке- рештереп сөйли. Моның белән ул бертөрлелектән, бер тонлы һәм сүрән генә сөйләп торудан арына. Диалогларны укып ялыкканчы, автор хикәяләвенә, дөресрәге, автор сүзләренә төрелеп бирелгән герой сүзләренә, герой уйларына күчәсең. Автор герой булып, уйлый. Ләкин ул уйны үз сүзләре белән бирә. «Әнә нинди икән ул Идел! Киң икән! Пароходлар кайда соң?» — Шәмәрдән бабай, пароходлар ник юк? — Алар гел булып тормыйлар: менә килерләр әле. — Су уртасындагы әнә теге кара әйберләр нәстә? — Баржалар, тоз баржалары... Ничек алар Идел уртасында утырып калганнар соң? Анда шулай бик сай микәнни? Шәмәрдән бабасыннан сорамакчы иде дә, ярар инде: олы кешене алай гелән-гелән йөдәтмиләр аны, аптыратканны яратмыйлар алар» (280 бит). «Әнә нинди икән ул Идел! Киң икән! Пароходлар кайда соң?» дигән җөмләләр автор сүзе итеп бирелгәннәр. Ләкин без аларның бала соклануы, дөнья күрмәгән Хәлимнең гаҗәпләнүе, шуның үзе икәнлегенә шикләнмибез. Өстәвенә, моннан алда да сүз Хәлим турында бара иде. Диа
108 
 
логтан соң Хәлимнең уйлары шулай ук автор сүзе формасында белдерелгән. «Ничек алар Идел уртасында утырып калганнар соң? Анда шулай бик сай микәнни?» Язучы монда диалог белән автор сөйләме арасына күпер салмый, «Хәлим уйга чумды» формасындагы аңлатмалар да кыстырмый, туп-туры ялгап алып китә. Аннан соң тагын «Шәмәрдән бабасыннан сорамакчы иде дә...» дигән җөмлә — автор ремаркасы — бирелә һәм шуның икенче яртысында ук (монда да күперсез-нисез) Хәлим уйларына күчеш ясала: «...Ярар инде: олы кешене алай гелән-гелән йөдәтмиләр аны, аптыратканны яратмыйлар алар». Бу алым, билгеле, яңа түгел, ул байтактан бирле килә. Без моның матур үрнәкләрен Ш. Камал әсәрләрендә дә, А. Шамовның «Рәүфә» сендә дә очратабыз. Г. Бәширов аның нечкә һәм матур үрнәкләрен бирде. Ләкин Г. Бәшировта әле ул чагыштырмача сирәк очрый. Ә. И. Газида инде шактый активлашкан. Төп алым хокукын алу дәрәҗәсенә диярлек күтәрелгән. И. Гази аны, Хәлимнән башка, Фатыймага карата да, Шә- рифҗанга карата да, Якубны сурәтләгәндә дә куллана. Әгәр Хәлим вакыйгалардан аерылса, олылар сызыгы китсә, автор йөгәнне үз кулына ала, үзе тасвирлый. Шуңа күрә кем турында сүз баруга карап, повестьның сурәтләү тоны һәм почеркы да үзгәрә. Хәлимне язучы балаларга хас тел белән, крестьянны — крестьян психологиясен чагылдыра торган җанлы тел белән,* Якуб кебек җитәкчеләрне җитди, бераз китапчарак (корырак) тел белән сурәтли. Балалар дөньясы яки зурлар тормышы сурәтләүгә бәйле рәвештә повестьта ике сюжет сызыгы барлыкка- килә. Аларның берсе Хәлим сукмагы булса, икенчесе — олылар юлы. Бу ике тармак хәтта кайбер урыннарда янәшә дә бара. Билгеле, композициянең мондый төзелеше Хәлим бөтенләй олы вакыйгалардан аерылган хәлдә үсә икән дигән нәтиҗәне ясарга һич тә мөмкинлек бирми. Киресенчә, бөтен уңай шартлардан файдаланып, язучы аның образын иҗтимагый хәлләр эчендә сурәтләргә тырыша. Повестьта Хәлим язмышы күп җепләр аша гомуми вакыйгалар белән тоташа. Язучы Хәлимнең җитди вакыйгаларга катнашуын аның балалык беркатлылыгы, мавыгучан табигатьле булуы белән бәйли. Авырып үзе бара алмау сәбәпле, Галиулла 
җыенга улын җибәрә. Җыен бик җитди һәм беренче дәрәҗәдә әһәмиятле мәсьәләне хәл .итә: алпавыт Бикмурзин тартып алган ышна җирен һәм көтүлекне кире кайтару, бер уңайдан урманлы да булып калу. Зурлар эше булгач, Хәлим кебек малай биредә эзсез, шәүлә кебек кенә бирелгәндер инде дип уйларга мөмкин. Ләкин язучы бу күренешне тонык сурәтләмәгән, анда Миңнулланың, Гафиятнең, Якубның һ. б. сөйләүчеләрнең һәрберсенең үз характеры, үз тоны, сыйнфый йөзе һәм омтылышы ярылып яткан кебек, Хәлим дә масса эчендә югалмый. Аның җыенга катнашуында да язучы Хәлимнең балалык психологиясенә хас бер детальне кертмичә калмый. «Гафият абзый сөйли», дип уйлады Хәлим һәм, этә-төртә, кешеләрнең аяк арасыннан эчкәрәк үтмәкче булды. Ләкин кемдер аның чабуыннан тотты: — Кая керәсең? — Мин әти урынына,—диде Хәлим һәм, чабуын, тартып алып, эчкә кереп китте. Менә шушы бер җөмлә: «Мин әти урынына» сүзләре Хәлимнең бөтен кыяфәтен, бала көенчә олыларга охшарга тырышып басып торуын әйтә- дә бирә. Инде соңга таба Хәлим акрынлап дустан дошманны да аера башлый. Якубны тотарга дип авылга атлы казаклар килгәч, ул, «яшен ташыдай атылып чыгып» китә — бу хакта Якуб абыйсына белдерергә ашыга. Дөрес, Хәлим аркасын сыдырта-сы- дырта капка астыннан керсә дә, Якубка да, аның әнисенә дә бертөрле дә игелек күрсәтә алмый: алар инде күптән моннан киткәннәр. Ләкин шул кадәресе мөһим, Хәлим бу эшне ихлас • күңелдән башкара, Якубны явызлар кулыннан йолып алу өчен бөтен көчен куя.  
109 
 
Хәлим торган саен хезмәткә, вакыйгаларга ныграк тартыла бара. Ул көтү көтеп үз хезмәтеннән тәм таба, канәгатьләнү хисе таба. Гафияткә җир тырмалашып, эштән кайтканда, үзләренең өе турыннан бөтенләй горурланып үтә, әнисе күрсен, янәсе: улының ничек итеп эшкә ярый башлаганын. Хәлимнең иҗтимагый эшләре һәм көрәшләре алда әле. Ә беренче китапта вакыйга үзәгендә крестьяннар һәм аларның көрәшләре тора. Әгәр Хәлим образын сурәтләүдә сюжет сызыкларының беркадәр аерылып китү моментлары күзгә чалынса, крестьяннар хәрәкәтен сурәтләүдә инде бөтенләй башкача. Катлаулы’ вакыйгалар барганда да язучы образлар җебен чуалтмый, ул җепләрне крестьяннар көрәше тирәсендә үреп •бара. Галиулла яшьтән үк үзен басып, кысып торган ярлылыкны җимереп, җәбер-золым киртәләрен ватып, үзенә иркен, бәхетле тормыш төзергә ■омтыла. Моңа ул баштарак, яшьлек куәте ташып торган чагында, тырыш хезмәтем белән ирешермен, дип исәпли. Ләкин капиталистик мөнәсәбәт яшәгән шартларда ул, аттай эшләп, никадәр генә көч түкмәсен, максатына ирешә алмый, арысландай гайрәте акрынлап сыза бара, сәләтле- лёге көннән-көн какшый, ә инде мал табу нияте белән караңгы күмер шахталарына төшкәч, якты хыяллары калын ташкүмер катламы астында сытылып, челпәрәмә килә, үзе гарипләнә. Капитализм чорында Галиулла язмышы барлык хезмәт иясе халкы өчен дә уртак язмыш. Аннан тик дөньяны тамырыннан актарып ташлау юлы белән генә котылырга мөмкин. Галиулла моны соңга таба төшенә, билгеле. Большевик Якуб кайткач, дөньяны бер дер. селкетеп алырга дип талпынып та куя, аны үзгәртергә кирәклеген, бары тик шунда гына чын бәхет киләчәген дә сизенә, ләкин инде аның канаты сынган, яшьлек көче югалган, тик: көрәшергә кирәк, дигән матур, якты хыяллар гына калган. Ул инде җир селкетеп көрәшүче .Якуб, Шәрифҗан, Миңнулла, Гафиятләргә изге теләктә торудан да артык уза алмый. Персонаж буларак, аның теле дә уфтану, омтылу, хыяллануны чагылдыра. Сөйләшүе салмак, хәлсез, лексиконы — каралты тирәсендә кулланыла торган сүзләрдән гыйбарәт. Повестьның сюжет сызыгын башта Хәлим белән бергә Галиулла алып бара. Иң 
әүвәл сәхнәдә Галиулла һәм Хәлим күренә. Галиулланың тормышын ачыклауга язучы берничә бүлекне багышлый. Җыйнак һәм җайлы итеп аның үсмер чагын, «дөньяны кочарлык булып» йөрүләрен әйтеп китә, аны вакыйга барган көннәргә китереп бәйли, һәлакәтле язмышын күрсәтә. Шуннан соң Галиулла сәхнәдән төшә. Повесть буена аның турындагы җылы истәлекләр генә кабатланып бара, ә төп вакыйгалар эчендә Галиулланың авылдашлары, замандашлары Миңнулла, Гафият һ. б. катнашалар. Шулар арасында һәм әдәби эшләнеше, һәм характеры, һәм индиви- дуальләштерелгән тип булуы ягыннан Берьярым Миңнулла образы аерылып тора. Татар совет әдәбиятында ул оригиналь образ. Комик итеп, бераз дуамалрак итеп сурәтли аны язучы. Берьярым Миңнулла, кеше кебек, ишектән дә иелеп кенә керми, «икегә сынып керә». Әсәрдә юмор үзмаксат өчен генә, повестьны күңелле итү өчен генә кертелмәгән. Оптимистик Миңнулланың ярлы, күңелсез тормышын язучы юмор аша күрсәтә, биредә көлке белән ачы тормыш күңелсезлеге аралаша. Аның хәтта җирән биясе дә чамадан тыш арыклыгы белән, бер яктан, хуҗасының коточкыч фәкыйрьлеген күрсәтсә, икенчедән, шул хәлендә дә кешнәп торуы белән Миңнулланың яшәүгә омтылышын күрсәтүгә ярдәм итә. Юмористик образ тудыруда язучы күп төрле алымнар куллана. Авторның үзенең хикәяләү стиле, персонажларның Миңнулла турында кызык итеп сөйләүләре, җитди генә вакыйгалар барганда да Миңнулланың бер мәзәк әйтеп ташлавы яки аның турында берәр кешенең көлке сүз
110 
 
кушуы — язучы боларпың һәммәсен дә җаен туры китереп бик урынлы файдалана. Миңнулланың хәтта җырлавы да кешечә генә түгел. «...Озын аякларын ат корсагы аркылы салындырып, борынгы җыр мыгырдап кайта иде ул: Бумаҗи күлмәген киеп, Чәй ясады тумачый». Автор Миңнуллага ярылып яткан ачык характер биргән: озын буе, сары сакаллы чандыр йөзе, озын муены һәм көлкеле табигате белән ул беренче күренештә үк укучы күз алдына килеп баса. Җир һәм урман алу хакында барган җыен картинасын гына искә төшерик. Халык арасыннан чәчрәп чыга ул. Аның инде җир алуга булган омтылышы да Гафиятнекеннән көчлерәк. Чөнки ул гаделсезлекне үз җилкәсендә татыган кеше. Беренче революция чорында казак камчысы астыннан үткән, шунда сыңар күзен чыгарган (Миңнулладагы бу революцион традицияне язучы күп мәртәбәләр басым ясап әйтеп китә). Шуңа күрә инде ул хәзер, февраль буржуаз революциясе җиңеп, социалистик революция ситуациясе көннән-көн куера барган бер вакытта, «нишләргә?» соравына, Гафият кебек: «Анысын син әйт инде» дип кенә чикләнми, ә бәлки «шаярмагыз минем белән, минем ка- рахтерым кызу. Без барырбыз да, җирен дә алырбыз, урманын да кисәрбез, ә син авызыңны күтәреп калырсың әле» (47—48 битләр), — дип, кискен карарны аермачык итеп белдерү дәрәҗәсенә җитә. Язучы повесть буена бу тезисны үстерә, киңәйтә, аңа конкрет эчтәлек бирә. Табигый ки, крестьян сыйныфының иң түбән катлау вәкиле, пролетариат революциясенә иң якын торган Миңнулла, соңга таба бу хәрәкәткә гади катнашучы булып кына түгел, бәлки аңа җитәкчелек итүче дә булып китәргә тиеш, һәм ул шулай була: Миңнулла совет члены итеп сайлана. Билгеле, һәр яңалыкны крестьян зур каршылыкларны җиңеп кенә кабул иткән кебек, монда да эш шома гына үтми. Башта Миңнулла сайланырга ризалык бирми, сайлый башлагач, ат сорап Якубның теңкәсенә тия. («Ил өчен мин бик күп страдать иткән кеше, дип, аркасындагы нагайка эзләрен күрсәтмәкче булып, күлмәген сала башлагач, Якуб туктатып калган, имеш».) Ләкин шулай да сайлана. Аңлы 
рәвештә җитәкчелек эшенә керешергә теләүдән бигрәк, Маликның Миңнулла күңеленә каты бәрелгәне өчен сайлана. «Малик... безгә андый дуамал юләрләр кирәкми, хуҗалык рәтен белә торган адәм рәтле кешеләр кирәк», дип әйткән. Шул хәтле хурлауга Миңнулла, әлбәттә, түзә алмаган. Урыныннан сикереп торып: «Тотыгыз мине, юкса мин аны үтереп ташлавым ихтимал», дип кычкырган. Шулай дип Маликка ташланган чагында күлмәк чабуыннан тотып калганнар, ди, үзен. Шуннан соң Миңнулла, тәмам ярсып китеп: «Җалуниегез дә кирәкми, атыгыз да кирәкми, Маликка үч итеп, сайланырга ризалык бирәм, сайлагыз мине!» дип әйткән» (165 бит). Миңнулла образын бирүдә язучының иҗади уңышы шунда, ул бу кешенең революцион омтылышын һәм революцион эшен күрсәтү белән бергә, Миңнулланың аңында булган каршылыгының һәм сыйнфый психологиясенең . уңай якка үзгәрә баруын ышандырырлык итеп ачкан. Повестьта урта хәлле крестьян Гафият образы да үзенчәлекле урын алып тора. Миңнулла хәтле үк калку һәм индивидуаль характер белән сурәтлән- мәсә дә, Гафият шактый үзенчәлекле образ. Әлеге авыл җыенында укучы Гафиятнең икеләнүен, ике арада чайкалып торуын сизде. Урта хәлле крестьян ул, бер яктан, хезмәт иясе булса, икенче яктан, — хосусый милекче. Ләкин аның хосусый милеген арттырырга тырышуы эксплуатациягә нигезләнмәгән. Ул байлыгын бары тик үз көче, үз хезмәте белән генә ишәйтергә, җиң сызганып эшкәртерлек җир алырга омтыла. Менә шушы ноктадан башлап Гафият образының социаль һәм психологик яктан үсеше тасвирлана. Аның характерындагы төп үзенчәлек — бер яктан, үз тормышын экономик ныгыту өчен омтылу (шушыңа
111 
 
тагын күп еллардан бирле урнашып килгән һәм күңелендә тирән тамыр җәйгән саранлык психологиясе өстәлә), икенчедән, революцион хәрәкәтләргә кушыла бару. Язучы Гафияттәге кире, вак, кешенең эчке рухын ямьсезләтә торган сыйфатны беренче карауда хәтта сизелмәслек нечкә, үткен көлү тоны белән сурәтли. Миңнулла характерын тасвирлау беләи Гафият психологиясен ачып салу арасында аерма бар. Язучы Миңнулланың эчке рухын, хезмәт иясенә хас булганча, саф итеп, беркатлы һәм кайнар омтылышлы итеп күрсәтсә, Гафияттәге вак милекчелек психологиясең ачы көлү белән тасвирлый. Язгы сабаннан кайткан чакта Гафият белән Миңнулланың очрашуын, шул чактагы тәмәке вакыйгасын хәтерегезгә төшерегез. «Үз чиратында Гафият тә бик озак актарынды: кулы баядан бирле тәмәке эчендә йөрсә дә, һаман таба алмаган булып азапланды ул: янәсе, кесә төбендә генә калган, бармакка эләкми. — Тузаны гына калган икән, — дип, Гафият бер чеметем вак тәмәке чыгарып бирде». Биредә кечкенә генә деталь аркылы төп сыйфатны чагылдыру да, кешенең эчке психологик хәле дә бирелгән. Вак милекчелек гасырлар буена крестьянның рухын ваклан- дырган, гарипләндергән, крестьянны коллективтан аерган, комсыз иткән. Укучы Гафиятнең үзенә мөмкин кадәр күбрәк каерып алырга омтылуын тоя, күбесенчә үз рәхәтен кайгыртуын сизә. Шуңа күрә укучыда Гафияткә мыскыллы караш уяна. Язучы, шул рәвешчә, Гафиятнең вак буржуаз психологиясен бер-бер артлы ача. Икенче яктан, язучы аның элгәре- ге юашлыгыннан, авылның көчлелә- ренә гаять пассив формада, җитмәсә аулакта гына каршылык күрсәтүеннән көлә. Гафият «ачуын тирән яшерде һәм уңай туры килгән саен Маликка вак-төяк зыян итүдән тыела алмады: әле кырдагы чүмәләләрен ишеп китте, әле каз бәпкәләрен бәреп үтерде, әле урмандагы утыннарын чәчеп ташлады». Хәзергә Гафиятнең Маликка китергән зыяннары да аның чүмәләсен ишеп китүдән уза алмый. Ләкин җир өчен кузгалган олы көрәштән Гафият читтә калмый. Шуңа күрә аның турында кордашлары: «— Куркытырсың Гафиятне: җир дигәндә ул арыслан авызына керерга әзер»,—дип сөйлиләр, һәм ул көрәшә. Чөнки пролетариат революциясе аңа җирбирә, рәхәт тормыш бирә. Менә шунда 
инде Гафият, гомерендә беренче тапкыр, иркен су- _лап куя, чын бәхетне үз кулында тотып карый. Хезмәт иясе инстинкты Гафиятне совет властен яулап алган көрәшчеләрне якларга мәҗбүр итә. Дөрес, политик аңы бик зәгыйфь әле аның. Сыйнфый чыныгу җитешми. Вакы- ты-вакыты белән хәтта «Теләсә нинди власть булсын иде, тик менә җирне кире алмасыннар иде дә алпавытны яңадан җилкәгә атландырмасыннар иде. Малик -кебекләрнең дә авызлыгын катырак тартканда зыян итмәс иде», дип тә фикер йөртә, шунда теләсә нинди властьның да алпавытны, кулакны авызлыкларга ниятләмәвен, киресенчә, Идел артыннан ябырылган кара көчләрнең нәкъ менә алпавыт, кулаклар мәнфәгатен күздә тотканын төшенеп җиткерми. Моны Гафияткә аклар килгәч башланган ачы тормыш кына аңлатып бирә. Ләкин кискен моментта ул Малик һәм Дәүләтьяровлар лагерена күчми, бәлки Якуб, Шәрифҗан, Миңнуллалар ягына авыша. Якуб- ның большевикчыл ышанычлы сүзе һәм ныклы характеры, Миңнулланың көрәшне тайпылышсыз дәвам иттерүе Гафиятне советка тагын да ныграк якынлаштыра. Әгәр дә авылда социалистик революция җиңгән икән, моның белән игенче пролетариат җитәкчелегенә, большевиклар партиясе җитәкчелегенә бурычлы. «Онытылмас еллар» повестенда бу фикер шактый калку итеп күрсәтелгән. Әгәр дә татар совет әдәбиятында без К. Нәҗминең «Язгы җилләр» романында Мостафаның, авылдан шәһәргә күчеп, анда революцион аңы үсүен һәм революцияне җитәкләүче профессио
112 
 
налга әверелүен белсәк, «Онытылмас еллар»да Якубның крестьяннарны көрәшкә күтәрүен күрдек. Элекке авыл кешесе булган Якуб, шәһәргә барып, пролетарлашып ’ китә. Рус эшчесе большевик Столяров аны ышанычлы һәм кискен адымнар белән, һәрвакыт сизгер рәвештә һәм якын кайгыртучанлык күрсәтеп, революция давылы уртасындагы кыяга менәргә өнди: Якубның һәр уңышына чын күңелдән куана, политик яктан чыныгырга ярдәм итә, коммунист игеп тәрбияли. Якуб — авылдагы крестьян хәрәкәтләрен оештыручы. Бөтен вакыйгалар да, теге яки бу ягы белән, ахыр чиктә, Якубка килеп тоташалар. Шуңа күрә, социаль әһәмияте, повестьтагы урыны белән, Якуб, һичшиксез, әсәрнең төп герое итеп сурәтләнгән булырга тиеш, дип уйлыйсың. Чөнки аны укучы күп төрле сыйфатлары белән, күп төрле вакыйгалар, күп төрле көрәшләр эчендә очрата. Коммунистик ышанганлык, теләсә нинди кыен хәлләрдә дә югалып калмау, революция юлына аркылы төшкән дошманнарны җиңеп, халык бәхете өчен көрәшү — әнә шулар Якуб образының төп сыйфатлары. Революция эшенә җаны- тәне белән бирелү — шушы төп сыйфат характерлый Якубны. Беренче тапкыр туган авылына кайтканда әле ул халык хәрәкәтенә җитәкчелек итү бурычын да куймый. Ләкин пролетариатның революцион табигате аны шуңа чакыра. Ул белә, игенчене якты көнгә чыгару — эшче сыйныфының бурычы. Киң җилкәле, мәһабәт гәүдәле, кискен һәм ышанычлы карарлы булуы белән генә дә ул крестьяннар арасында үз кеше, якын һәм аңлаешлы җитәкче булып таныла. Шуңа күрә аңа бөтен кайгы- хәсрәтләреңне яшермичә сөйләргә мөмкин. Якуб крестьян күңеленә өмет һәм көрәш чаткысы сала. Беренче әңгәмә вакытында ук крестьяннарга ышна җирен алу кирәклеге хакында сөйли, шул юлда корал кулланырга димли. Крестьяннарның моңа тулы хакы бар, ди. Урамнарда, мәйданда, үз өендә, бакчада, пристаньда, мунчада, яшерен яки ачык рәвештә, яктыда яки караңгы вакытта, крестьяннар белән әңгәмәләр уздырып, ул аларны көрәшкә димли, моның ачык юлларын күрсәтә. Язучы Якубның большевистик корыч ихтыярын урыны-урыны белән шактый оста итеп, ышандырырлык итеп күрсәтә алган. Ә укучыларны ышандыру көче, билгеле булганча, әдәби әсәр өчен иң 
әһәмиятле таләпләрнең берсе ул. Большевик образын сурәтләүдә И. Гази башка куп кенә әсәрләрдә була торган схематизмнан беркадәр котылган. Коммунистлар партиясе аңарда, барыннан да бигрәк, сыйнфый зирәклек тәрбияләгән, төрле сыйнфый катлауларга, аларның социаль психологиясеннән һәм революциягә карашыннан чыгып, төрлечә якын килергә өйрәткән. Якуб, хәтта, вакыйганың иң кискен һәм иң киеренке чагында да (андый вакытта, гадәттә, вак-төякләргә игътибар итеп тә җиткермисең) җитәкчелек сәнгатенең әнә шул үзенчәлекләрен, төрле кешенең төрле характерын искә алып эш итә. Якубның бу сыйфаты Егоров белән сөйләшү моментында бик ачык күрсәтелгән. Идел буенда аклар белән кызыллар арасында канлы сугыш бара. Минут саен артып торган яралыларга беренче медицина ярдәме күрсәтеп бетерүгә ирешү өчен, медицина работникларына бу хакта җайлап аңлатырга кирәк, ләкин кайбер очракларда бераз өркетеп алу да зыян итмәс. Якуб Егоровка әнә шундый киңәш бирә: «— Тукта әле! Китә башлаган Егоров яңадан борылды. — Билеңдәге ул коточкыч нәрсәңне я салып калдыр, я кесәңә яшер. Шул кыяфәтең белән барып керсәң, йөрәкләрен алырсың. Анда халык бик нечкә. Кайткан чакта аптекага кагыл. Хуҗага әйт: больница сораганның бөтенесен бирсен. Анда кергәндә бу нәрсәңне тагып керсәң дә ярый. Курыксын бераз» (265 бит). Ләкин, әсәрдә Якубка күп урын бирелүгә дә карамастан, без аны баш герой итеп сурәтләнгән дип әйтә алмыйбыз. Язучы аның революцион
8. „с. ә.- № 9. 113 
 
эшчәнлеген генә, революцион характерын гына бирә, ә индивидуаль сыйфатларына игътибар итеп җиткерми. Шуна күрә әсәрдә Хәлим яки Миңнулла образлары Якубка караганда җанлырак та, индивидуальрәк тә чыккан. Чөнки аларның ачык характерлары, эчке дөньялары, эчке кичерешләре бар. Якубның индивидуальләштерелеп җиткерелмәве, башлыча, анда бер кешедән икенчесен аера торган сыйфатларның, характер үзенчәлекләре- нең-азрак булуында. Якуб башка әсәрләрдә бирелгән революционер җитәкчеләрдән характер үзенчәлекләре белән аерылып тормый. Аның шәхси тормышы, нечкә интим хисләре юк дәрәҗәсендә. Сүз уңаенда әйтергә кирәк, язучы, гомумән, үз геройларының эчке интим хисләрен сурәтләүдән читтә торырга тырыша. Нигә, мәсәлән, Шә- рифҗанның дәртле мәхәббәтен тасвирламаска? ЛАоның белән җитди теманы яктыртучы әсәрнең җитдилеге кимер идемени? Киресенчә, художество көче артарак төшәр иде, Шәрифҗаиның башта күренгән кыю характерын үстерергә ярдәм итәр иде шикелле. Бу килеш ул — беренче чыгышында кыю һәм кайнар йөрәкле булып танылган Шәрифҗан солдат, соңга таба юаш командирга әверелә һәм башкалардан нык аерылып торган образ булудан бигрәк, Якубның сүз тыңлаучан кече энесе формасында килеп баса. Ә мәхәббәт ситуацияләре, бәлки, образны күп җанландырган булыр иде. Язучы, гомумән, үзенең әсәрендә хатын-кызларга тиешле урын бирмәгән, дисәк тә ялгыш булмас. Якуб образын сурәтләүдә башка кимчелекләр дә бар. Якуб эшчәнлеге турында сөйләгәндә,, урыны-урыны белән, язучы аның эш нәтиҗәсен әйтеп кенә китә, күрсәтеп бирми. «Бер тапкыр Якуб, Сараланга килеп, аларга каршы һәм, гомумән, эсерларга, милләтчеләргә каршы бик усал итеп сөйләгәч, кулаклар Якубны хәтта кыйный яздылар. Шундый хәтәр минутта үзен тота белмәгән булса, бәлки, кыйнаган да булырлар иде. Ләкин ул үзен бик нык тотып, кыен хәлдән исән-сау котылды» (210 бит). Ләкин Якуб үзен ничек нык тоткан, нинди юллар белән, нинди кешеләр аркылы мондый бәлаләрдән, кулаклар һөҗүменнән котылган, нинди формаларда чагыла ул? — Язучы моны укучыга күрсәтми. Мондый хәл аерым дәрәҗәдә «Онытылмас елларда»гы яшәү яки үлем өчен барган 
сыйнфый көрәшнең дә кискенлеген беркадәр йомшарта төшә. Ләкин болар аерым кимчелекләр. Тулаем алганда, татар әдәбиятында Якуб образының әһәмияте, һичшиксез, зур. Бу образда без рус пролетариаты тәрбияләгән, сыйнфый көрәш чыныктырган коммунистны күрәбез. Пролетар интернационализмга турылыклы буларак, Якуб милли чикләнүне белми, аңа каршы рәхимсез көрәшә, политик аңнары түбән булган крестьяннар арасында милли дуслык идеяләрен тарата, теләсә нинди милләт кабыгына төренгән «деятель»нең пролетариат һәм крестьян интересын, ил интересын сатучы булуын, буржуазиягә, Маликларга хезмәт итүче булуын фаш итә. Шулар арасында иң зәһәре һәм мәкерлесе, крестьяннар өчен иң куркынычлысы — милләтче эсер Дәү- ләтьяров. Аның мәкерле омтылышы — бер бөтен Россия дәүләтен икегә ярырга тырышу. Повестьта Дәүләтьяров аерым эпизодларда гына укучы күзенә чагылып кала. Ләкин шунда да язучы аның төп сыйфатын күрсәтергә, укучылар хәтерендә калдырырлык, алар күңелендә бу типка карата тирән нәфрәт уятырлык итеп сурәтләүгә ирешә. Дәүләтьяровның шундый рәсемен язучы аның үзенчәлекле теле аркылы сурәтли. Якуб каршында Дәүләтьяров үзенең икейөзлелеген яшерә, үзен изге ниятле кеше итеп күрсәтергә азаплана. Ләкин Якуб инде андый кыланышларга аек карап бәя бирә. Шуңа күрә Дәүләтьяров, чын йөзен яшерергә теләп, бормалы-сырмалы, купшы сүзләр сөйләп азапланса да, ахыр чиктә үзен-үзе генә фаш итә. Бу повестьта без тагын бер мәртәбә татар буржуаз милләтчеләренең кара фикерләрен конкрет образ
114 
 
мисалында күреп үтәбез һәм бары тик пролетар-болыиевикларның гына милләтләрне, рус халкы җитәкчелегендә, социализмга — азат тормышка алып килүләрен күрәбез. Татар әдәбиятында К. Нәҗми һәм башка күренекле язучылар бу теманы, халыклар дуслыгы темасын, көинән-көн тиранрәк чагылдыра баралар. Авылны аклар биләгән чорда, милләтче Дәүләтьяровның Маликлар белән мәҗлестәш булып утыруы, авылның. революцион җитәкчеләрен асып кую турында, чит ил ярдәме турында явыз ниятләр коруы һич тә очраклы хәл түгел. Чөнки Малик йөзендә Дәүләтьяров үзенең сердәшен таба. Ә Малик, үз чиратында, комсыз планнарын тормышка ашыру өчен, Дәүләтьяровлар йөзендә ныклы таяныч сизә. Малик — кулак тибы. Язучы Маликны, башка геройлардан үзгә буларак, аерым алым белән тасвирлый. Әгәр Хәлимне сурәтләгәндә аның балалык эчке дөньясына үтеп керсә, аның балалык рухын ачса, крестьяннарны хәрәкәттә күрсәтсә, алар позициясеннән торып, алар белән янәшә булып, шул чагында үзе күргәннәре турында сөйләсә, Малик хакында исә ул үзе күргәнен сөйләми, бәлки крестьяннардан сөйләтә, Маликның эшенә крестьяннар бәя бирә. Укучы күбесенчә Маликның явызлыкларын крестьян авызыннан ишетә. Моның сәбәбе — язучы үзенең төп максаты итеп крестьяннар хәрәкәтен күрсәтүендә. Язучы бөтен игътибарын крестьяннар тирәсенә туплаган. Алар язмышы аркылы Маликның комсыз психологиясе ачыла. Галиулла кебекләрне бөлдергән кеше ул. Миңнулла аңа ерып чыга алмаслык бурычка бата. Малик бөтен авыл хезмәт иясенең канын суыра. Ул кешеләргә дә товар итеп кенә карый. Аңа дуслар күбрәк мал каеру өчен генә кирәк. Бу момент аның үз телендә чагыла. Курманаев әфәнденең зур урында эшләвен белгәч, ул болай ди: «Зур түрә булсаң,, әйдә, чәйгә алып китәм үзеңне» (57 бит). Повестьта Маликның, әнә шул талау психологиясе белән беррәттән, аның реакцион чыгышларын үстереп бирү дә күздә тотылган. Башта без Маликны авыл бае итеп, бу паразит сыйныфка хас булган талау һәм алдау сыйфатлары белән күрәбез. Акрынлап аның революциягә каршылыгы үсә килә. Ул турыдан-туры совет властена саботажлык итү юлына баса, артык икмәкләрен яшерә, шуның белән 
экономик хәлсез яшь революцияне буып ташларга ниятли. Ләкин язучы бу юнәлештә Маликның революциягә каршы көрәшен җитәрлек политик үткенлек белән тасвирламаган. Малик ялгыз. Анын үз сыйныфы, шушы сыйныфның партиясе белән тыгыз бәйләнеше юк. Повестьта Малик көрәшкә сәләтсез, юаш итеп бирелә. Әмма мондый куелыш тарихи дөреслеккә туры килеп бетми. Ул революция чорында барган сыйнфый көрәшнең кискенлеген аңларга комачаулый, капма-каршы көчләрнең бәрелешеннән туган көчле очкынны күрсәтми. «Киләчәкнең хуҗасы булган алдынгы, яңа нәрсәне сурәтләгәндә, совет художнигы аңа каршы тора торган иске нәрсәнең көчен киметеп күрсәтмәскә тиеш... Бу процессны ачу өчен, художникның тискәре образларны үткенәйтеп һәм тулыландырып күрсәтергә хакы бар» («Коммунист» журналы, № 21, 1952 ел). Тик Соңгы өлештә генә, авылга аклар килгәч кенә, Малик чын мәгънәсендә милләтче эсер Дәүләтьяровларга, Курманаевларга якынлаша. Монда инде автор Маликның сыйнфый йөзен шактый ачык чагылдырган. 
И. Гази үз әсәренең сәнгатьчә эшләнүенә, сурәтләү чараларына бик зур игътибар бирә, һәрбер сүзне үлчәп, урынлы куллану, тел байлыгыннан иң төгәл һәм фикерне ачык белдерердәй сүзләрне генә сайлап алу, туктаусыз эзләнү — Ибраһим Газига хас сыйфат. Әсәрнең телен язучы кат-кат эшкәртә. Б ил геле булга мча, «Он ытылм ас сллар» повеете — язучының, аерым бүленеп торулар белән, уннарча ел эшләү җимеше ул. Ибраһим Газиныи шушы әсәрен күздә тотып, 1940 елда ук «Совет әдәбияты» (№ 5—6) тү
8* 115 
 
бәйдәгечә язды: «Хәзер ул берничә елдан бирле эшләп килә торган озын .хикәясен тәмам итү алдында тора». Шул елда ук инде «Хәлимнең яшьлеге» дигән баш астында моның берничә бүлеге басылып чыкты («Авыл җыены» — № 5-6, «Патшаны төшергәч» — № 7, «Озын Миңнулла»— № 11). Әгәр дә шушы өзекләрне китаптагы бүлекләр белән чагыштырып карасак, телнең сизелерлек үткенләнүен, образларга баюын күрәбез. Журналда басылган вариантында әле тел кытыршылыгы үзен шактый сиздерә. Кабатлаулар очрый. «Төн уртасында әтәчләрнең берсе кычкырса, бөтен авыл әтәчләре кычкыра башлыйлар» («Совет әдәбияты», 1940 ел, № 11). Кабатлау, гадәттә, аерым мәгънәгә басым ясаганда, берәр нәрсәне хәтергә сеңдерерлек итеп тасвирлаганда гына үз максатына ирешә. Биредә кабатлау хикәяне тоныкландыра. Түбәндәге мисал язучының әдәби сүзгә таләпчән булуын аеруча ачык күрсәтә. «Хәлим, учына кар йомарлады да, төзәп, чыпчыкларга таба җибәрде» (№ 5—6). Хәрәкәт бик көчсез бирелә. Ә ул балалар телендә ифрат үткен әйтелә. Әнә шуны сиземләп, язучы аны үзгәрткән: «Хәлим, карны йомарлады да, төзәп агач башына тондырды» (45 бит). Хәрәкәт үзенә тиешле сүз белән белдерелгән. Күренә ки, язучы һәр очракта ачык мәгънәле сүзләрне алырга омтыла. Шушы юлда элек пассив кул- л а н ы л г а н сүзләрне а кти вл а шт ы р а, аларга эмоциональ буяу сала, шуның белән татар теле лексиконын баета. Без, мәсәлән, татар әдәби теленең лексикасын бөтен байлыгы белән теркәргә тиеш булып та, ул бурычны чама белән генә үтәгән «Татарча-русча сүзлек»тә тап булу, м;илдертү кебек сүзләрне очратмыйбыз. Ә Ибраһим Гази аларны бик уңышлы һәм урынлы файдалана. Чыннан да, әгәр дә: Маликның күк айгыры «нинди җилдертеп килә» урынына башка берәр сүз куйсак, хәрәкәтнең динамикасы шулкадәр көчле бирелмәс иде. И. Газиның татар теле лексикасыннан файдалануда күп кенә эзләнүләре күзгә бәрелә. Ул хәтта, сөйләү теленә нигезләнеп, ассимиляция, ягъни авазлар йотылу законыннан чыгып, «апкайтканнар» (алып кайтканнар) формаларын да әдәби норма итеп куллана. Моның ни дәрәҗәдә уңышлы яки уңышсыз булуы турында бәхәскә кереп тормастан, киләчәктә әдәби норма булып формалашырмы, юкмы, ул хакта күрәзәлек 
итмәстән, хәзергә аларның шактый сәер яңгыравын, ләкин шул ук вакытта сөйләм телендә нәкъ шулай әйтелүен, өстәвенә, кайбер язучыларда да (Ә. Еникидә, мәсәлән,) аларның очраштыруын искә төшерергә мөмкин. Ибраһим Гази синонимнарны шактый киң куллана. «/Менә тагын ян урамнан, аннары мулла тыкрыгыннан, аннары пожар сарае чатыннан, аннары күл буе урамыннан арбалар, җәяүлеләр, чалгы һәм сәнәк күтәргән ирләр, урак тоткан хатыннар, кызлар чыга башлады һәм, урамны тутырып, түбән очка таба агылдылар» (167). /Моның әһәмияте «урам» сүзенең дүрт төрле синонимын тезеп чыгуда гына түгел. Язучы нәкъ менә шушы синонимнар аркылы халыкның төрле яктан (ян урамнан да, тыкрыктан да, чаттан да) агылуын күз алдына китерә. Ә шуны ян урамнан, мулла урамыннан, пожар сарае урамыннал дисәң, укучыда хәрәкәтнең киңлеге турында тәэсир калмас иде. Хикәяләү тонык чыгар иде. Синонимнарның төп функциясе биредә әнә шул киң колачлы хәрәкәтне бирүдә. Ибраһим Гази эпитетларны, башка өлкән язучыларыбыз стиленнән үзгә буларак, чагыштырмача аз куллана. Ул аларны, башлыча, ике төп максаттан чыгып файдалана: беренчесе — хәрәкәтнең динамикалы- лыгын күрсәтү өчен. Казаклар килү хәбәрен ишеткәч, «Хәлим, яшен ташыдай, атылып чыгып китте» (92 бит). /Малайлар «Чыпчык өере кебек, дәррәү күтәрелеп, авылга таба очтылар». Икенчесе — картинаны яки вакыйганы күргәзмәле итү. Бу эпитетлар табигый, гади, төгәл һәм халыкчан булулары белән характерланалар. • Геройларның характеры ни дәрә
116 
 
җәдә ачык билгеләнүенә карап, персонажларның. теле дә пндивидуаль- ләштерелеп бирелгән. Геройларның характеры аларның сөйләү темпын, темпераментын, сөйләү куәсен билгеләсә, үз нәүбәтендә, персонажларның теле образларның характерын, дөньяга карашы дәрәҗәсен ача. Автор ремаркасыннан башка да Миңнулла тавышын Г афиятнекеннән, Якуб сөйләвен Шәрифҗанныкыннан, Хәлим шаулавын Галиулла яки Фатыйма сүзеннән аерган кебек, мулла вәгазен дә Маликның властьлы каты тавышына тиңләштермисең. Хәлим теленә сабыйларча беркатлылык, кыска-кыска ж.өмләләр хас. Галиулла сөйләвеннән басынкы, хәлсез тавыш ишетелә, ләкин киләчәккә өметле аваз яңгырый. Фатыйма типик авыл хатыны теле белән сурәтләнгән. Сөйләшүендә табигатенә туры килә торган мөлаемлек һәм кырыс мөнәсәбәт чиратлаша. Якуб- ның аңлатуларында укучы нык ышанычлы, көчле ихтыярлы, сабыр холыклы оештыручы һәм җитәкчене сизә. Ачы телле Миңнулла ныгышларыннан шаянлык, яшәүгә булган көчле омтылыш сизелә. Беренче тапкыр күренгән авыл җыенында ук, әле гомуми төстә генә булса да, төрле катлауларның характеры, психологиясе, ОхМтылышы, шушы омтылышны тормышка ашыруга булган ихтыяры чагылып кала, соңыннан алар үстерелә, төрле буяулар белән баетыла. Гафият бик иркенләп җир юклыгы турында зарлана, аның кирәклеген дә бик ачык итеп әйтеп бирә, ләкин җирне ничек алырга? — Гафият моңа туры җавап кайтарырга шикләнә. — Ансын син әйт инде!—дип кенә чикләнә. Бик характерлы җавап бу. Ул нәкъ менә Гафият кебек урта хәлле крестьянның кыю теләге белән йомшак ихтыяры арасындагы каршылыкны чагылдыра. Ә инде ярлы Миңнулланың тавышы (һәм тип, һәм индивид булу ягыннан) шактый нык аерылып тора: аның һәр сүзе ярсулы ихтыярны чагылдыра. Халык хәрәкәтенең массовый күренешләрен бирү — язучының, художник буларак, уңышы. Укучы повестьта чын мәгънәсе белән халыкның революцион сулышын тоя. Крестьяннарның турыдан-туры бәрелешү картиналарын 14. Гази крестьянның үз теле, үзендәге җорлык һәм ирония белән бирә, җитди политик 
хәрәкәтне аерым дәрәҗәдә гадиләштерсә дә, укучы вакыйгаларның кискенлеген һәм киеренкелеген ачык сизә. Кыскасы, халык уйларын, теләкләрен, омтылышларын халыкча әйтеп бирә язучы, «йорт саен йөреп, өелеп-өелеп торган сары бүрәнәләрне язып чыккач, халыкны җыярга боердылар. Менә бервакыт урамнардан, тыкрыклардан, кара болыт булып, халык агыла башлады: кайсының кулында имән казык, кайсының — тимер сәнәк, ә бертөрлесенең билендә балталар да ялтйолт итеп китә иде. — Тирес чыгара идем,—диде Гапсаттар, хәйләкәр елмаеп, — начальниклар килгән дигәч, ашыгып, тимер сәнәкне дә куярга онытканмын. — Мин дә менә, — дигән булды икенче берәүсе, — балтаны утынлыкта калдыру урынына монда күтәреп килгәнмен. Хатын туздырыр инде: казан астына утын ваклыйсылары бар ие бугай» (69). Монда крестьяннарның «начальниклар»га карата тирән нәфрәте дә, ирониясе дә, көрәш темпераменты да чагыла. Повестька, гомумән, юмор хас. Шушы массовый сценаларны И. Гази аз гына сүзләр белән дә җанлы итеп сурәтли. Анда катнашкан кешеләрнең төрле-төрле сөйләү алымнары, ыгы-зыгы, тавыш-гауга вакыйганы, экранда күренгәндәй, күз алдына бастыра. «Отряд килү турындагы хәбәр яшен тизлеге белән таралып өлгерде. Озакламый бөтен авыл, таяк тыгып бутаган кырмыска оясы кебек, айкалырга тотынды: урамнарда ирләр, хатын-кызлар, бала-чага йөгерешеп йөри башлады; күрше күршесенә йөгереп керде; кемнәрдер урам аркылы чабып уздылар; хатыннар, башларын тәрәзәләрдән тыгып, урамдагылар- дан сорадылар: «Белмисезме — ник килгәннәр икән?» «Якубны сорашканнар ди бугай». «Яшеренеп өлгер
117 
 
де микән сон.?» «Бүген иртә белән Казанга киткән, ди». Улда түгел ирләр тавышы: «Күрше, барасыңмы?» «Тукта, сәнәкне алыйм». «Сәнәк нигә ярый ул — ливорвертыңны ал!» — «Хатын әллә кая яшереп куйган аны». Шунда ук хатын-кыз тавышы: «йөрмәгез, зинһар! Бәреп үтерерләр үзегезне!» «Гапделхак! Җаным! Барма инде!» — «И, ходаем! Тыңлатып буламы соң алар- ны!» (93 бит). Кешеләрнең күп төрле сөйләшү алымнары, сорау, кызыксыну, киңәш, үгетләү, ялвару — болар һәммәсе дә катлаулы хәрәкәтне күрсәтү өчен хезмәт итә. Авылда пролетариат революциясе җиңде. Крестьяннарның шушы әйтеп бетергесез куанычын Ибраһим Гази аеруча көчле итеп, реалистик һәм укучыны дулкынландырырлык итеп тасвирлаган, аны игенченең гади итеп чын күңелдән фикер йөртүе аркылы күрсәтеп биргән. Крестьян социалистик революцияне үзенчә аңлый. Революция, аның өчен, җирле, ирекле булу. Игенчеләр Шәрифҗан- нан Халык комиссарларының җирләрнең һич кичекмәстән крестьян комитетларына күчүләре турындагы радиограммасын каткат укыталар, ул кәгазьне кулдан-кулга күчереп, иң кадерле әйбер итеп, һәммәсе дә капшап карый. «— Менә әйбәт! Шулай диде дә бер карт, кулын сузып Шәрифҗанга таба килә башлады: — Бир әле, улым, үз кулым белән бер тотып карыйм әле шул кәгазьне. — Әле син тотып карамаган идеңмени? — Яңарак кына килде бит ул» (234—235 битләр). Шушында берәүнең: «Әле син тотып карамаган идеңмени?» — дип ихлас күңелдән гаҗәпләнүе, икенчесенең: «Яңарак кына килде бит ул», — дип җитди рәвештә җавап кайтаруы революциянең игенчегә нинди зур бәхет китерүен ачык чагылдыра. Укучы, повестьны уку дәвамында, авылда һәм илдә барган зур тарихи вакыйгаларны бер-бер артлы күздән кичерә. Беренче империалистик сугыш тудырган авылдагы шомлы киеренкелек; хезмәт иясенең бу талау һәм кан кою сугышына актив нәфрәте; алпавыт имениеләрен төтен итеп күккә очыру; патша төшерелүгә авыл кешеләренең мөнәсәбәте; массовый күләмдә алпавыт урманын кисү; кораллы отряд оештыру; алпавыт биләгән ышна җирен тартып алу вакытында кара-каршы бәрелеш; авылда совет төзү; ярлыларга алпавыт мөлкәтен 
бүлеп бирү — пролетариат җитәкчелегендә авылда социалистик революциягә хәзерлек эшләре алып бару, экономик һәм политик көрәшләр әнә шулар. Әгәр дә авылдагы хәлләрне язучы конкрет картиналарда, конкрет кешеләр катнашы белән күрсәтсә, шәһәрләрдә һәм гомумән ил күләмендә булган тарихи вакыйгаларны автор ерактан ишетелгән аваз формасында, шәһәрләрне, авылларны үтеп ирешкән хәбәр төсендә әйтеп китә. Нәтиҗәдә хәтта тарих белән хәбәр- дәш булмаган кеше дә яхшы аңлый: Миңнуллалар авылында барган көрәш — ул, гомуми хәрәкәтнең бер чагыл ы ш ы; шушы н д ы й үзенчәл екл е алым белән язучы ил күләмендә гомумиләштерүгә ирешә. Повестьта кайбер тел кытыршылыклары да бар. Әллә нигә бер булса да, урынсыз кулланылган сүзләр очрый. Кайбер җөмләләрдә грамматика законнары эзлекле сакланмаган. «Чыгалмыйча калган дүрт яралы бик борчыла башладылар» (270 бит). Бу урында — сан белән фигыль ярашуында— «Дүрт яралы борчыла башлады», дип әйтергә кирәк булган. Урыны-урыны белән И. Гази кешеләрне сурәтләүдә чама хисен онытып җибәргәли, ягъни кайсы геройдан сөйләтүен истән чыгара. «Шәриф- җан, — диде Якуб, — әллә ни ерак калмады, мин хәзер тәпи-тәпи дә барып җитәрмен, бар, син кайт» (172 бит). Якубның шушындый балачыл тел белән сөйләшүенә һич тә ышанып булмый. «Тәпи-тәпи» дип Хәлим әйтсә, бер хәл иде. Югарыда китерелгән мисаллар, алар — җиңел төзәтерлек кимчелекләр. Тулаем алганда, И. Газиның теле шаян бизәкләр белән баетылган, художестволы, үткен тел; язучы үзенең повестенда гомумхалык теле


 
нең күп төрле үткен формаларын, стиль үзенчәлекләрен файдаланган. Геройларның, социаль табигатеннән, профессиясеннән, дөньяга карашы дәрәҗәсеннән, яшеннән һәм, ниһаять, темпераментыннан чыгып билгеләнә торган тел үзенчәлекләрен тотып алган һәм аны оста итеп чагылдырган. Гомумхалык 
теле нормаларыннан читләшмичә, персонажлар сөйлЪшен ачык итеп стильләштергән. «Онытылмас еллар» — сугыштан соң татар совет әдәбиятында тудырылган уңышлы әсәрләрнең берсе. Повестьның алдагы бүлекләрендә язучы беренче китаптагы уңай якларны тагын да үстерер дип ышанабыз.