Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОБРАЗЛАРНЫҢ ОРИГИНАЛДАГЫЧА БИРЕЛЕШЕ ӨЧЕН


 Узган елны Татгосиздат тарафыннан Л. Воронкованың кече яшьтәге балалар өчен язылган «Городище авылы» дигән китабының татарчага тәрҗемәсе басылып чыкты Вакыйга Бөек Ватан сугышы чорында яңа гына дошман тырнагы астыннан котылган Городище авылында бара. Немецлар Городище авылының бөтен байлыгын авыл халкының үз күз алдында яндырып бетерәләр. Халык урманда землянкаларда яшеренеп яши башлый. Ниһаять, көтелгән сәгать—азатлык сәга-  
125 
 
т, те суга. Городище кешеләре авылларына яңадан әйләнеп кайталар. Әле сугыш дәвам итә. Ләкин авыл халкы беренче мөмкинлек белән авылны ' торгызу эшенә керешә. Билгеле, эш җиңел генә бармый. Колхоз председателенә— Груияның әтисенә ярдәм i сорап күп урыннарга барырга, күп йөрергә туры килә. Яз якынлаша. Авылда эшче көчләр җитешми. Ләкин коллектив көч, бергәләп эшләү , барлык авырлыкларны җиңә. Менә шушы хезмәт процессында Груияның тугыз-ун кешедән торган кечкенәләр бригадасы үсеп чыга. Груня иптәшләрен оештыра, алариы үз артыннан ияртә белә. Менә ул Городищега бәрәңге белән җибәрелгән һәм юлда баткан машинадан бәрәңге ташый. Юл пычрак һәм бик газаплы була. «Өйгә бик соң, караңгы төшкәч кенә кайттылар, Груня бик арды. Капчык бавы киеп кайтудан аның кулбашлары сызлый иде. Аңа үзләренең җылы өйләрендә шулкадәр җылы, шундый күңелле күренде. Бу кичне кичке ашка әзерләнгән чөгендер шулкадәр тәмле, ә салам тутырылган матрац шулкадәр йомшак иде» (14 бит). Бу, балага гына түгел, зурлар өчен дә, үз хезмәтеңнән тәм та- бып ләззәтләнү бик табигый. Кечкенәләр бригадасында бригадир булып эшләү җиңел булмый. Груняга бпк күп кыенлыкларны җиңәргә, ялкау Раисаны юлга бастырырга, үз сүзле, ачу саклаучан, шул ук вакытта эшчән Ромашканы да өйрәтергә кирәк була. Городище авылы «каккан гына кадәр яндырылса»да, кешеләрен Партия, туган ил мый, беренче мөмкинлек булу белән ярдәм кулын суза. «Гадәттән тыш очрашу» исемле бүлектә бу момент бик ачык сурәтләнгән. Районнан килгән «начальник» бөтен җирне карап йөри, хәтта Груня белән сөйләшергә дә өлгерә. «Начальник» вакыт үтү белән бар да элеккечә булыр дигәч, Груня аннан: ’« — Городище да элеккечә булачакмы?»— днп сорый. «—Тагын да яхшырак булыр. Сумалалы бүрәнәләрдән йортлар салырбыз, түбәләре ялтырап, тәрәзәләре балкып торыр. Әтәчләр кычкыра башлар. Урам буйлап көтүләр үтәр...»,—ди «начальник». Бу гади сүзләрдән кичәгедән матур булып туачак киләчәкне, тормыш турылыгын сизәсең. Кылганнар басып киткән авыл урынына яңадан «сумала исе аңкып торучы» йортлар 
салынып, тыныч тормыш башлануына һичшиксез ышанасың. Сүз тәрҗемә әсәре турында барганлыктан, безне оригиналдагы мәгънә һәм форма берлеген дөрес саклап бирү нинди дәрәҗәдә эшләнгән булуы кызыксындыра. Гомумән алганда, тәрҗемәче Н. Гайсин бурычын нигездә башкарып чыккан, ләкин бу әле эшнең яхшы үтәлүе турында сөйләми. Тәрҗемә эше язучы бирергә теләгән барлык нечкәлекләрне, оригиналдагы мәгънә һәм форма бердәмлеген саклап, аңа иҗади килә белүне сорый. Ә әсәрне тәрҗемә итүче Нур Гайсин иптәш бу нечкәлекләрне бик җиңел, яисә артык «иҗади» рәвештә карап, күп урында оригиналдагы образлар тулылыгын, аларның хәрәкәт, торыш килбәтләрен бозып бирә. Оригиналда, автор Груияның тышкы портретын сурәтләп: «...стали отчетливо видны ее светлые волосы до плеч, ее маленькое лицо с прижмуренными от печного жара глазами» !, дип бирә (4 бит). Шул ук юлларны тәрҗемәче «...аның биленә кадәр төшкән аксыл чәчләре, мич кызуыннан бераз кысылган кечкенә күзләре аермачык күренеп китте», (4 бит) дип биреп, автор бирергә теләгән иң өстенә кадәр төшкән аксыл чәчле кызчык урынына «чәче биленә кадәр төшкән», җиткән кызны укучыга тәкъдим итә. Ә «маленькое лицо с прижмуренными глазами» — дигән өлешне «бераз кысылган кечкенә күзләре», — дип, тәрҗемәче Груияның кечкенә, мөлаем, балаларга гына хас йөзен кечкенә күзләргә алмаштырып, оригиналдагы образны бөтенләй боза. Гомумән, тәрҗемәче, «бил» сүзен яратарак төшә, ахрысы, ул «разминая плечи» дигән өлешне дә «билен язып», дип (38 бит), «вдруг толчок в спину» дигән өлешне дә «биленә кинәт төртү» дип (48 бит) тәрҗемә итә.
казы- аның оныт- 


 
һәр образның үзенә генә хас сыйфатларын саклап тәрҗемә итү, образны оригиналдагыча күз алдына китерү өчен ярдәм итә. «... Сказала мать своим негромким голосом» дигән юл тәрҗемәдә «...диде анасы әкрен генә» дип бирелә. Бу тәрҗемә образны, үзенә генә хас спецификасын, әлбәттә, бирә алмаган. Груняныц анасы тыныч, юаш хатын. Моны автор «диде анасы үзенең йомшак тавышы белән» дип, безнең күз алдыбызга аны тулысыңча китереп бастыра. Тәрҗемәдәге «әкрен генә» сүзе Груняныц әнисенә шул вакыт өчен генә хасмы, әллә ул образга гомумән характерлымы — ачык бирелмәгән. Настасья Звонкованы тәрҗемәче «башына ат бөркәнгече бәйләгән» дип бирә. Тәрҗемәне укыганда, ат бөркәнгече бик зур була бит ул, аны ничек бәйләп йөреп булсын дип, ирексездән оригиналга мөрәҗәгать итәсең. Ә автор аны «в платке из конской попоны» дип бирә. Аерым деталь — ләкин образ ике очракта ике төрле күз алдына килә! «Отец быстро встал, надвинул шапку и застучал палкой к двери» дигән җөмлә «әтисе тиз генә урыныннан торды да, бүреген киде һәм таягы белән ишеккә шакыды», — дип, геройның хәрәкәтен бөтенләй бозып күрсәтә. Ә, безнеңчә, бу 
җөмләне, «әтисе тиз генә урыныннан торды да бүреген киде һәм таягы белән шакылдап ишеккә таба китте»— дип тәрҗемә итәргә кирәк иде. Автор: «отец заволновался, затеребил свой короткий светлый ус»,— ди (5 бит). Ә И. Гайсин иптәш бу юлларны «әтисе борчылып кыска аксыл мыегын, сыпырып алды»,— дип бирә. «Сыпыру» сүзе бу урында бөтенләй уңышсыз, чөнки ул тыныч хәрәкәтне белдерә. Ә монда мыек тырпайту турында сүз бара. «Груня опустила глаза и уставилась в розовый кусочек разбитого блюдца»,— дигән (25 бит) җөмләне дә «Груня башын иеп ватык алсу чынаяк кисәгенә карап торды»,—дип тәрҗемә ителә, ә сүз күзләрне түбән төшерү турында бара. Нәтиҗә итеп шуны әйтәсе килә: тәрҗемәченең образларны оригиналдагыча үз спецификасын саклап бирү урынына, күп җирдә кирәгеннән артык «иҗади» тәрҗемә авыруына бирелүе күренә. Ә бу, алда күренгәнчә, образларны төссезләндерә, образларны оригиналдагыча бирелешеннән аера һәм аларны тәрҗемәче образына әйләндерә. Образлар оригиналдагыча үз тулылыкларын сакларга тиешләр — бу тәрҗемәченең беренче бурычы.