Логотип Казан Утлары
Публицистика

НЕФТЬ АЛДЫНГЫЛАРЫ 

 Бораулау мастеры Газим Гайфуллинга яшел конверт китереп бирделәр. Ул машина маена буялган кулын чүпрәккә сөртте дә, хатны укый башлады. Бик арган чагы иде аның. Кичә электромотор сафтан чыгып җәфалады. Бүген көне буе дип әйтерлек сыекчаны «җир йотып» — циркуляция югалып торды. Мастерның йөзенә кояш бик озак чыкмас кебек иде. Алай булмады. Хатны укый башлау белән ул елмаеп җибәрде, соңыннан көлеп тә куйды. Быел аңа хатлар шактый күп килә. Бакудан, Казахстаннан, Башкорт- станнан... «Кара алтын» яткан Татарстан девонын оста ачулары өчен котлыйлар, яңа уңышлар телиләр. «Безнең хезмәтебезгә югары бәя бирүегез өчен рәхмәт. Киләчәктә тагын да яхшырак эшләргә тырышырбыз» дигән җавап яза ул аларнын күбесенә. z Ә менә бусын язучыларга нәрсә дип әйтергә? Хат Тын океаннан. Аны Рифгать Гайфуллин белән Рәхим Зәйнуллин — ике диңгезче бергә язганнар. «Илгә сыек ягулыкны күп бирү өчен тырышып эшләвегез турында белдек,— дигәннәр. — Бик шәп бораулыйсыз икән. Сезнең белән элемтә тотасыбыз килә. Үзебез хәзерге көндә Тын океан флотында — матрослар. Яхшы хезмәт итәбез, әлбәттә. Биредә конституция белән йөкләнгән бурычыбызны үтәп бетергәч, сезнең якка барып, нефтьче булырга теләгебез зур. Киңәш бирмәссезме, ярдәм итмәссезме икән?» Газетада ялгыш басылгандырмы яки ата-аналарыинан килгән хатта төгәлсезлек киткәндерме, ничек булгандыр, матрослар бу атаклы мастерны кыз кеше дип аңлаганнар, «Газимә иптәш Гайфуллинага» дип мөрәҗәгать итеп, хатны беренче танышучы егетләр белән кызлар арасында була торганча, кинаяле сүзләр, күп нокталар белән очлыйлар. Ихтимал, Рифгать Гайфуллин: «Кара, фамилиябез дә туры килә, алайболай килешеп китсәк, үзгәртеп торасы да булмый икән» дип тә уйлап алгандыр. Нишлисең, андый ялгышулар була инде ул. Биредә яшьләргә ачуланмадылар. Мәсьәләне аңлатып яздылар. Мастер, барыннан да бигрәк, «Нефтьче буласыбыз килә. Нефть эше белән бик кызыксынабыз» дигән сүзләргә игътибар бирде. — Их, нефть! Кемне генә үзеңә тартып китермисең син... Хәзер маңгаенда җыерчыклар, башында көмеш бөртекләр күренә башлаган, уннарча урыннан «Кара алтын» чишмәсе ачып биреп, зур тәҗрибә туплаган Газим Гайфуллин үзенең беренче тапкыр шушындый теләк белән яна башлавын исенә төшерде. ...Ул әле колхозда бик тырышып иген игеп йөрүче егерме ике яшьлек егет иде. Мең тугыз йөз утыз өченче елны алар авылыннан ерак кына түгел урында, Ишембайда нефть таптылар. Бу кыйммәтле хәзинәне тизрәк һәм күбрәк чыгару эшен рәткә салуда крестьяннар да ныклап булыш
71 
 
лык итте. Ул чагында әле Ишембайда автмомашиналар аз, асфальт түшәлгән юллар юк иде. Башка авылдашлары белән бергә Газим да, үзенә беркетелгән җирән кашкасын җигеп, нефтьчеләр йөген ташырга килде. Алар я торак йортлар төзү өчен агач өстерәтәләр, я юл салуда эшлиләр. Буровойларга да барырга, теге яки бу кирәкяракларны төяп илтергә туры килә ал арга. Бу чагында инде иптәшләре Газимне тиз генә борып алып китә алмыйлар. Ул йөген ашыгыч кына бушата да күккә таба омтылып утырган корыч вышканы, аның уртасында гүләп торучы «җир тишү» машиналарын күзен алмыйча карап йөри, һәр килүендә шулай. — Нәрсә, әллә ошыймы?—дип сорыйлар аннан. — Алырлармы соң? — Хезмәт сөючәи булсаң, алырлар. — Эш дигәндә — була ул. Авылда мине «йөк аты» дип йөртәләр. — Ләкин тәбәнәгрәк икәнсең шул. Рычаг янында эшли алмассың. Буең җитмәс,— дип куркытмакчы булды бер шаянрак эшче. — Аның каравы төптән юан мин,— дип җавап бирде Газим. — Синең кебекләр бирегә күп кирәк, әйдә кил. Озак та үтмәде, Газим Гайфуллин нефть промышленносте эшчесе булып китте. Башта ярдәмче эштә эшләде. Аннан верховой булып күтәрелде. Биредән бораулаучы ярдәмчесе булып «төште» ул. Аны нефтьче стахановчылар курсында укыттылар. Тырышып өйрәнде егет. Курсны бетергәч, бораулаучы итеп билгеләделәр. Газим эштән аерылмыйча бораулау мастерлары хәзерли торган өч еллык курсларны да «тырышлыгы өчен рәхмәт алды» дип язылган мактау кәгазе белән тәмамлады. Бу үсеш баскычын санап үтү генә ансат. Менә башласаң, шактый текә ул. Мастер булуны әйткән дә юк, бораулау эшчесе һөнәрен үзләштерү өчен дә күп тир түгәргә, бик нык баш ватарга кирәк. Бер ярым яки ике километрга сузылып төшкән трубаларны күтәрү яки төшерү вакытында, мәсәлән, үзең башкара торган эштә әз генә гамьсезлек күрсәтсәң, белмичә хәрәкәт итсәң, миллион сумнан артык торган буровойны һәм анда эшләүче иптәшләреңне сафтан чыгаруың бик мөмкин... Гайфуллин үзенә килә торган хатларның авторларына җавап язганда, башка киңәшләр белән бергә: «Бу һөнәрне ныклап ярата алырсызмы, пычраклыкларыинан чирканмассызмы, авырлыкларыннан курыкмассызмы, укырга, өйрәнергә иренмәссезме?» дигән сораулар тезеп җибәрә. Тын океаннан язган Рифгать белән Рәхимгә дә шундый сораулар куйды ул. Ул үзе — хезмәткә бик җаваплы карый торган кеше. Бөтен дөньясын онытып, тәүлекләр буена ашамый йөргән чаклары да була аның. Иптәшенең бу «авыруын» хатыны Рәшидә яхшы белә һәм билгеле вакыт җиттеме: — Бүген ашадыңмы әле? Оныта күрмә тагын,— дип шалтыратып тора. Газим Гайфуллин эшен шулай бирелеп башкаруы һәм һәрвакыт җиренә җиткереп үтәве белән Ишембайда вакытта ук дан казана. Шулай булгач, бер дә гаҗәп түгел, турбобур дигән бораулау машинасы чыккач, Башкортстанның атаклы бораулаучыларыннан Куприянов һәм башкалар белән бергә, аны Бакуга турбиначылар хәзерләү өчен оештырылган беренче курска җибәрәләр. Ул курсны 1949 елда уңышлы тәмамлый һәм мастер дәрәҗәсен ала. Бу вакытта инде Татарстанда нефтькә бораулау эше киң җәелә башлый. Яңа нефть районы бик күп кадрлар сорый. Азәрбайҗаннан, Урал һәм Башкортстаинан килгән нефтьче осталар арасында Газим Гайфуллин да була. Ул вакытта әле, башлыча, ротор белән бораулыйлар, станок-айга ике йөз — ике йөз илле метр гына җир бораулап төшәләр иде. Буровойга бирелә торган энергиянең алтмышсиксән проценты трубаларны әйләндерүгә китә, шуның өстенә трубалар әледән-әле өзелеп торалар иде. Бу
72 
 
кимчелекләрне бетерү, бай нефть вәгъдә иткән Татарстан җизләренең каты токымнарын турбина ярдәмендә бораулап үтү, илгә нефтьне күбрәк бирү бурычы бәген җитдилеге белән килеп басты, һәм 1950 елны, биредә дә инде бораулауда турбобур кулланыла башлады. Баулы җирләренә, беренче кайткан турбобурларның, берсе белән Газим Гайфуллин җитәкчелегендәге бригада эшләде, һәр яңа эшнең үз кыенлыгы булган кебек, турбобурга да кырын караучылар табылды. Ләкин яңалык монда да җиңеп чыкты. Бригада 1951 елда алтмыш икенче номерлы скважинаны бораулаганда станок-айга биш йөз җитмеш сигез метр тирәнлекне үтте. Ул чагында бу югары тизлек, дип исәпләнә иде. ...Яка чор яңа күрсәткечләр тудырды. Өч йөз егерме бер номерлы скважинаны бораулый башлауның беренче көннәре иде. Буровойга Райком секретаре белән берләшмә начальнигы килде. — Татарстанда турбина белән бораулауның өстенлеген күрсәткән кешеләр бит сез,— диделәр алар,— скважинаны су белән үтүдә дә башлап җибәрүче була алыр идегез. — Ишелүчән поддаманнк катлавын да су белән үтәргә дисезме? — Әйе. — Хәзер үк осталык җитеп бетәр микән соң? — Җитәр дип уйлыйбыз. КПССның XIX съезды карарын беләсез. Бу бишьеллык ахырына нефть чыгаруны сиксән биш процентка арттырырга кирәк. Татарстанда бу күрсәткеч тагын да югарырак булырга тиеш. Мастер кепкасын артка таба этте дә, башың кашып алды һәм ягымлы юаш карашы белән янында басып торган бригада членнарына таба, борылып: — Ничек уйлыйсыз, иптәшләр? — дип сорады. — Оста хирург сиздерми операция ясаган шикелле, ул хәтәр катлауны тагын да тизрәк үтеп, кароттаж ясауны, саклау колонналары төшерүне кызулатсак, эш барып чыгар шикелле,— дип җавап бирде озын буйлы коммунист Хәмзә Алиев. — Без тәвәккәлләү ягында,—диделәр аның вахта членнары. Моңа кадәр нефть катлавын ачканда юдыргыч сыекча сыйфатында су кулланып караучылар булган иде инде. Шушы ук Баулы бораулау конторасының икенче бер мастеры Мөгаллим Гыймазов бригадасы, мәсәлән, поддаманиканы балчык измәсе урынына су белән үтеп, эш бетә дигәндә генә, скважина ишелеп байтак эшне кире кайтып эшләргә, яңадан балчык измәсе кулланырга мәҗбүр булды. Мастер Гайфуллин Гыймазов буровоенда булган бу сабак турында уйланып йөргән, аның эшендәге уңай һәм тискәре якларны өйрәнгән, ялгышларын кабатламас өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында төпле- фикергә килгән иде инде. Вахта членнары да аныңча уйлагач, райком секретарена һәм хуҗалык җитәкчеләренә, беренче көнне үк булмаса да, икенче көнне: — Ярый, тәвәккәллибез,— дип җавап бирде. һәм бу яңа эшкә ныклап хәзерләнергә тотынды. Өенә кайту белән техник инструкцияләр, китаплар алып, үзен кызыктырган мәсьәләгә кагылышлы урыннарын укыды. «Скважиналар бораулаганда борау ваткан токымнарны юдырып чыгаручы сыекча итеп үзле балчык измәсе кулланырга. Шунсыз тау токымы кисәкләрен скважинадан чыгарып булмый. Чиста су кулланмаска. Чөнки ул турбина өчен зарарлы», дип язылган иде кулланмаларда. Инструкциядә: «Поддаманик, әлбәттә, бик яхшы сыйфатлы үзле балчык измәсе белән генә үтелергә тиеш» дип аерым кисәтеп әйтелгән иде. Газим бу күрсәтмәләр белән килешергә теләмәде. «Их, агай-энеләр, агай-энеләр! Бу китап һәм инструкцияләрне кабинетта гына утырып, түшәмгә карап кына язгансыз, ахры, — дип уйлады ул.— Куәтле техниканы, бигрәк тә хәзерге көчле насосларны, Икенче Баку
73 
 
районы шартларын исәпкә алмагансыз. Безнең яклар тәҗрибәсе каты токымнарны балчык измәсе белән түгел, су белән үтүнең яхшырак нәтиҗә бирүен күрсәтә. Бу мәсьәләдә хәзер һич шик калмады. Ихтимал, китабы- i гызиың поддаманик катлавын бораулап үтү турындагы бүлеген дә сызып 7l ташлап, яңадан язарга туры килер. Чөнки моңа кадәр без үткәргән кайбер эшләр шул турыда сөйли». Үзе белән ярышучы икенче бер атаклы мастер Мөгаллим Гыймазов бсседасы басылган газетаны алды ул. Анда болай диелгән иде: «Күптәнге нефть районнарында, ягъни башка геологик шартларда, бораулауның. күпьеллык практикасы белән яхшы дип табылган һәм закон- лаштырылган ротор алымы һәм бораулау бары тик үзле балчык измәсе белән генә алып барылырга тиеш, дигән иске теория җиһазларның бөтен егәренә эшләүләрен нык чикли иде. Бораулаган вакытларда балчык измәсе хәзерләп өлгерә алмаган чакларыбыз була һәм, бораулауны туктатмас өчен, без кайвакытларда суны жиңелчә болганчыкландыру белән генә чикләнә һәм шундый «измә» ярдәмендә бораулый идек. Мондый чакта безне гаҗәпләндерә һәм уйландыра торган нәтиҗә килеп чыкты: су белән бораулаганда эш начарланмый, ә киресенчә, яхшыра. Соңыннан без су белән бораулау мөмкинлеген кыюрак рәвештә сынап карадык, йөз илле метрга кадәр балчык измәсе җибәреп борауладык. Кондуктор төшергәч, йөз илле метр тирәнлектән башлап, турыдан-туры су белән бораулый башладык һәм бу яңалыкның гаять зур өстенлекләрен практикада исбат иттек. Балчык измәсе урынына су куллану борауның забойда эшләү шартларын яхшыртып кына калмады, ә бәлки сыекчаның үзлелеге, куелыгы, сыланучаилыгы кимү һәм күләме арту исәбенә турбобурның куәте дә артты...» Гыймазоз ирешкәннәрне дә узып китү юлларын эзләде Гайфуллин. Билгеле, Мөгаллим скважина юлының сиксән-туксан процентын су белән борауласа да, түбәнге ишелүчән поддаманик катлавын су белән үтү бурычын уңышлы хәл итә алмады. Нефть катлавын балчык сыекчасы белән ачарга мәҗбүр булды. Гайфуллин моның белән канәгать түгел.... Поддаманикны да су белән юдырып үтү мәсьәләсендә сөйләшү өчен < күршедәге дус инженерына һәм бригадасының ял итүче вахта членнары 1 ? t. янына барып киңәшеп утырды ул. Бу кичне күпчелек сердәшләре мәсьә- » ләнең өлгергән икәнен әйттеләр һәм Гайфуллин бригадасы аны хәл итә- алыр дип ышандырдылар. Шулай, хәзерге алдынгы мастер бораулау эшенең теориясе белән таныш һәм ул теге яки бу күренеш һәм тәҗрибәдән дөрес нәтиҗә ясый ала иде. Ул производствода тәвәккәллек таләп иткән сынаулар үткәрә һәм үзенең тәвәккәллегендә төгәл исәпкә таяна. Бик урынлы әйтәләр: инженерлар культура-техник дәрәҗә ягыннан эшчегә тигезләнмиләр, ә эшчеләр үзләре инженерлар дәрәҗәсенә күтәреләләр. Билгеле, Гыймазов та, Гайфуллин да, күп кенә башка мастерлар да уй-фикерләрен инженерлар белән уртаклашалар. Барып чыгарлык эш икән, алар белән бергәләп план төзиләр, сызмаларын ясыйлар. Бездә эшчеләр белән инженерлар арасында иҗади хезмәттәшлек туктаусыз ныгый. 
...Куе яшел яфраклы урман тавына урнашкан буровойда көи-төн эш кайный. Кешеләрнең һәр хәрәкәте исәптә. Алар «сынавыбыз уңышлы чыкса ярар иде» дип дулкынланалар, кичерешләр үткәрәләр. Борау каты токымны бертуктаусыз кимерә. Мастер улакларны әледән-әле барып карый. Чиста хәлендә кереп киткән су скважинадан куе сөт кебек булып агарып чыга. Әнә улак төпләренә утырып калган вак кисәкләр чинаяк пыяласы кебек каты. — Хәзер борау шундый ак һәм каты токымда эшли,—ди мастер һәм ротор өстәле янына килеп, борау трубасына колагын куеп, тыңлап тора,—
74 
 
борауны артык тота язгансыз. Бусын чыгарып, яңасын куярга!—дип команда бирә. Борауларны вакытында алмаштыру — бригаданы алдынгы иткән шартларның, берсе. Кайбер бораулаучылар борауны скважинада мөмкин кадәр озаграк тотарга, тәмам үтмәсләнеп, тешләре ашалып беткәнче эшләтергә омтылалар. Алар шуның белән инструментны төшерү-күтәрү операцияләрен сирәк ясап, бораулауда алга китәбез, дип уйлыйлар. Гай- фуллинныкылар, башка алдынгы бораулаучылар кебек, моның киресен эшлиләр. Алар борау үткенлеген югалта, шомара башладымы, трубалар колоннасын күтәреп, аңа борау беркетәләр. Болай эшләгәндә, билгеле, төшерү-күтәрү эше күп вакытны ала. Ләкин аның каравы, яңа борау кыршылган борау шикелле бер урында таптанып тормый, токымнарны тизрәк кимереп үтә. Аның соңында икенче ягы да бар. Инде борау үтмәсләнгән, тешләре ашалган икән, димәк, аның диаметры да кими, нечкәрә төшкән дигән сүз. һәм мондый борау белән эшләүне дәвам иттерү скважина диаметрын да нечкәртә баруга китерә. Шул хәлдә үтмәсләнгән борауны алып, аның урынына яңасын куйсаң, ул скважинага сыеша алмый. Байтак җирне яңадан бораулап төшәргә кирәк була. Бу чагында борау тагын үтмәсләнә. Шулай итеп, бер урында таптану килеп чыга. ...Эш матур гына барганда, кинәт буровой тынып калды. Алда торган яңа эшкә хәзерлек күрү, дуклынлану аркасында ял итә алмаган мастер ерак та түгел җәелеп үскән киң ябалдашлы каен төбенә ятып йокыга киткән иде. Ул тик буровойдагы җиһазларның шаулап эшләүләре вакытында гына тыныч йоклый ала торган кеше. Тынычлык урнашу белән уянып, борау янына йөгереп килде. — Нигә туктадыгыз? — Су юк. — Сусыз гомумән скважинаны бораулап булмый икәнен, балчык измәсез эшли торган буровойга су аеруча күп кирәк булуын конторада бик яхшы беләләр ич. Ләкин, үч иткән кебек, бу турыда кирәгенчә кайгыртмыйлар, һаман иске алым белән эшлиләр.— Гайфуллин, шулай дип сөйләнә-сөйләнә, культбудкадагы телефон янына йөгерде. — Оныткансыз? Ничек? Башка бригаданың буровоен туктатып торып булса да, безгә бирәбез дисезме? Анысы тагын нәрсә? Безнең трестта, акыл белән бүлгәндә, су запасы җитәрлек. Мин бер бригадага өстенлек биреп, икенчесен начаррак тәэмин итүгә каршы. Озакламый су килә, һәм бераздан аны насослар скважинага куа башлыйлар. Газим Гайфуллин бик яхшы хуҗа да. — Ичмасам, сиңа җиһаз һәм материалларны никадәр күбрәк бирсәк, шулкадәр файда китерәсең,— диләр аңа склад работниклары. — Кайбер мастерлар бик саксыз кыланалар, җиһазлары әллә ни арада сафтан чыга, материалларны әрәм-шәрәм итеп бетерәләр, хәтта кайберләрең юлда барышлый ук төшереп калдыралар... Бу сүзләрдә дөреслек зур. Гайфуллин складтан бирелгән әйберләрне кадерләп тоту гына түгел, юлда, урамда аунап яткан кайбер тимер-томырларны да буровойга алып килә: киләчәктә туларның ук кирәк булып чыгуы бик мөмкин. ...Бер эш тәүлеген, икенчесе алмаштыра бара. Менә инде борау бер мең җиде йөз илле метр тирәнлектә әйләнә. Биредән комлы нефть катлавы ерак түгел. Ләкин аңа кадәр әлеге куркынычлы поддамаиикны бораулап үтәргә кирәк. — Әнә аның күк төстәге балчыгы чыга башлады инде, игътибарны’ көчәйтегез,— ди мастер, улакны карап. Буровойдагыларның күзе әле басымны, әле тирәнлекне күрсәтү приборларында, әле улакта. Мастер үзе, ротор квадратыннан чыгып торган труба янына килеп, ике километрга якын тирәнлектә турбина ничек эшлә- вен тыңлый. 
75 
 
— Басымны, су бирүне, тизлекне тагын да арттырырга!—ди ул. Тагын тывдый: — Уңышлы бара. Кичкә таба комлы пластка төшеп җиттеләр. Нефть катлавы су белән ачылды! Мастер буровойдагы хәрәкәтне тагын да үткенрәк төстә күзәтә һәм, җаваһлы операция ясаучы хирург кебек, үз җитәкчелегендәгеләргә әле теге, әле бу эшне башкдрырга кушып йөри. Чөнки инструментны чыгарып кароттаж ясау, аның нәтиҗәсенә карап саклау трубалары төшерү вакыты җиткән иде. Нефть катлавын балчык измәсе белән ачканда ул кадәр ашыкмыйлар иде. Хәзер эшне бик кызу тотарга кирәк. Бораулау трубаларын алу белән кароттаж ясау, кароттаж ясау белән саклау трубаларын төшерү арасында бер генә сәгать тә өзеклек булдырырга ярамый. Чөнки трубалары алынган скважина ишелеп, нефть юлының тагын томалануы ихтимал. Бу зур авария дигән сүз. Буровойны башлаганда: — Гайфуллин бригадасы бу бурычны хәл итә алмас. — Ничек инде ул поддаманикны балчык белән сылатмый үтеп булсын?— диючеләр дә табылган иде. — Бүредән курыксаң, урманга барма,— дип җавап бирде аларга Газим. Аның үз бригадасында ышанмаучылар булмады, әлбәттә. Мәсьәлә җитәрлек дәрәҗәдә хәзерләнгән һәм кешеләр бурычны уңышлы үтәп чыганакларына ышаналар иде. Татарстан АССР Верховный Советы депутаты мастер Газим Гайфуллин, нинди генә эш башкарырга туры килмәсен, бригадасы членнарына башта яхшылап аңлатып бирә. Инде аңларга теләмәүче, эшкә салкын караучы бар икән, аны тәртипкә чакыра, киңәшмәдә җәмәгать тәнкыйте астына куя. Ул үсәргә теләгәннәргә булышлык итә, үстерә. Дисциплина бозучыга, аның кем булуына карамастан, тиешле чараны күрә. Михаил Поляков бораулау ярдәмчесе иде. Ләкин эшкә ялкау булган. Әйтүләр, тәнкыйть итүләр ярдәм итмәгәч, аны бригада составыннан ук чыгарганнар. Гайфуллин, хәтта үзенә туган кеше булган Гайсинны да, эчүчелек белән шөгыльләнгәне өчен, бригада членлыгыннан алуларын сораган. Алар урынына яңа көчләр алып, тырышып өйрәтә ул. Мансур Сәликов әле күптән түгел верховой булып эшли иде, тырыш булганга, аны хәзер бораулау ярдәмчесе иткәннәр. ...Өч йөз егерме беренче буровой уңышлы төгәлләнде. Алга якты максатлар куеп, ару-талуны белми эшләгән эш моңа кадәр көнчыгыш районнарында булмаган матур нәтиҗәләр бирде: 97 көнгә билгеләнгән бораулау эше егерме дүрт көндә төгәлләнде! Бораулау тизлеге станок-айга ике мең ике йөз алтмыш бер метр булды. Скважинаны төбенә кадәр су белән үтү мөмкинлеге расланды. Дәүләтнең дүрт йөз мең сумга якын акчасы янга калды! — Рәшидә, бурыч уңышлы хәл ителде! Бик ардык. Бүген әле ашамаган булуым да искә төште. Өйгә кайтырга чыгам. Кунакларым да бар. Табынны хәзерләбрәк торсаң яхшы булыр иде,— дип шалтыратты мастер өенә, урман эченнән Акбуаны алып. Таулы урман араларыннан сузылып киткән асфальт юл, ачык басуга чыгып бераз бару белән, Акбуага борылып керә. Матур да, зур да булып үсә соң бу гүзәл поселок! Аның киң урамнарының ике ягы буйлап тезелеп киткән матур стильдәге, яшәү өчен уңай итеп салынган икешәр-өчәр катлы йортлар, берәр генә семья торуга җайланган ак һәм кызыл шифер яки черепица ябылган коттеджлар әллә кайдан балкып күренеп торалар. Биредә нефтьчеләр яши. һәркайсының дип әйтерлек өе әйләнәсендә алма, чия, тополь агачлары үсеп утыра. Күп кенә бакчаларда гөлләр — георгин, астра, роза чәчәкләре. Бакчаларда кыяр, суган, кәбестә, укроп
76 
 
түтәлләре. Аларның хуҗалары эштән кайтып, кичләрен һәм ял көннәрендә әнә шул үсемлекләрне тәрбияләп йөриләр. — Соцгы вакытларда өйдә аз булырга туры килде,— ди Гайфуллин, ишек алдындагы түтәлләр арасыннан үткәндә,— шуңа күрә үсемлекләргә тиешле тәрбия бирә алмадык. Моннан соң бераз вакыт бүлә алырбыз инде... Сап-сары нарат агачыннан эшләнгән залы, йокы һәм балалар бүлмәсе, су һәм газ трубалары .кергән иркен кухнясы, бөтенләй дип әйтерлек пыяла белән әйләндереп алынган зур террасасы булган бу коттеджга Газим Гайфуллин узган ел күчкән. — Рәхмәт партиягә һәм хөкүмәткә, нефтьчеләрнең, тормышын яхшырту турында алар даими рәвештә кайгырталар. Торак йортлары һәм культура учрежденниеләре саны елдан-ел күбәя бара,— диде ул, зур күтәренкелек белән. Гайфуллин, башка нефтьчеләр кебек мул тормышта яши. Кием-салымы, зур стена сәгате, пружиналы койкасы, яна өстәл һәм урындыклары, яхшы радиоалгычы — барысы да бар, барысы да җитәрлек. Рәшидә белән Газимның үз балалары булмаган. Алар моннан ун-ун- биш еллар элек Миңсылу исемле ятим бер кыз баланы тәрбиягә алып, аны үз кызлары итеп яздырганнар. Миңсылуның яңа ата-аналары аны белемле, акыллы, Ватанга файдалы кеше итеп тәрбияләү өчен бөтенесен эшлиләр. Кыз үзен һич тә ятим хис итми. Ул, башка нефтьчеләрнең балалары белән бергә, яңа унъеллык мәктәптә укый. — Бәхетлеләр без имә? — ди ул, әти-әниләрнә карап. — Әйе, кызым, безнең илдә хезмәт иясе кеше чиксез бәхетле була. — Әти, син үзеңнең бүген ирешкәннәрең белән тулы канәгатьме? — Юк, кызым! — Нигә? Рекорд куйгансыз, шуның өстәвенә тагын поддаманикны су белән үткәнсез бит! — Әгәр без тагын да төгәлрәк эшләгән булсак, скважинаны алданрак тапшырган булыр идек. Икенчедән, хәзер мин алдынгы буровойларда бу режимны тагын да тулырак куллану турында уйланам. Кире чигенмәгәем, дим. Шуннан шикләнәм,— ди Гайфуллин Миңсылуның башыннан сыйпап. Ул өстәлдә яткан «Правда» газетасының соңгы номерын алды. Газетада аның танышы һәм якын дусы Баку бораулаучыларыинан Шәриф Фәткулиевның яңа җиңүе — станок-айга биш мең дүрт йөз утыз ике метр бораулап төшү турында хәбәр басылган. Озакламый Шәрифтән бәлкем хат та килеп җитәр һәм анда: «Бер урында тормыйк, дус» дигән сүзләр язылган булыр. — Шулай шул, дус, һаман алга барырга кирәк безгә, — диде Газим һәм радиоалгычны көйләп жибәрде. Радио Баулы турында җырлый иде: ...Алсуланып кояш чыга, Баулы өстен балкыта, Баулы нефте — кара алтын Бөтен җирдә дан тота. Тибрәлдереп тал яфрагын Таң алдыннан җил исә шул, Шатландырып күңелләрне Баулы шәһәре үсә... Мастер террасага чыкты да, аның киң тәрәзәсен ике якка ачып җибәреп, җырның чынбарлыкка туры килү-килмәвен тикшергәндәй, Баулы өстеннән карашын йөртеп чыкты һәм: — Әйе,- бу яклар, бөтен илебез белән бергә, күңелләрне куандырырлык булып гөрләп үсә. Без аны әле тагын да матуррак итәрбез,— диде.