Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЛАССИК ӘСӘРНЕҢ ТӘРҖЕМӘСЕ


 Талантлы совет язучысы Александр Александрович Фадеевның 1925—1926 елларда язылган «Тар- мар» 10 романы гражданнар сугышын чагылдырган иң күренекле •әсәрләрнең берсе. Романда Ерак Көнчыгышта хәрәкәт иткән бер партизан отрядының сугышчан тарихы бирелә. Отряд ак интервентлар һәм контрреволюцион казаклар чолганышында кала. Менә шул вакытта отряд гаять зур кыенлыклар кичерә: чолганышта калуга карамастан, дошман белән аяусыз көрәшә,> дошманның сугыш коралларын, кием- салымнарын үз кулына төшерә, кеше үтә алмаслык таулар һәм тайганың төпсез сазлыклары аркылы үтә һәм нәтиҗәдә, чолганышны зур тырышлык белән өзеп чыга. Гражданнар сугышы чорындагы кешеләрнең бер-берләре белән чиктән тыш катлаулы мөнәсәбәтләре романда зур осталык белән бирелгән. Менә отрядның командиры Левннсон. Автор бу образда шул чордагы большевик җитәкчеләрнең иң яхшы сыйфатларын туплап биргән. Левинсон күп кенә тормыш тәҗрибәләреннән соң «дөньяда булганны үзгәртү, туып килә торганны һәм булырга тиеш нәрсәне якынайту өчен һәрнәрсәне үз хәлендә күрергә кирәк», дигән шундый гади һәм шундый читен прешелә торган нәтиҗәгә килеп җиткән. Левинсон отрядның бөтен хәрәкәтен төп максатка — пролетариатның социализм өчен революцион көрәшенә юнәлдерә. Бу эштә ул халык массасына зур ышаныч белән карый, аларны революцион көрәштә тәрбияли һәм үзе дә «бөтен күңеле белән теләгән яңакешегә таба» күтәрелә, үсә бара. Әсәрдә төрле социаль катлауларның революциягә карашы гаять дәрәҗәдә оста күрсәтелгән. Партизан отрядының төп ядросын тәшкил иткән шахтерлар яшь Советлар республикасын саклауга үзләренең изге эшләре итеп карыйлар. Романның теп геройларыннан берсе шахтер- партизан Морозка үзен партизан отрядының аерылгысыз бер члены итеп карый һәм революциянең җиңүе өчен көрәшне үзенең изге эше итеп аңлауга үсеп җитә. Морозка эшчеләр сыйныфына хас булган дәрәҗәдә турылыклы һәм кыю, һәрбер кыенлыкны ыңгырашмыйча җиңеп чыга. Аның турында                      10 А. Ф а д е е в. «Тар-мар». Роман. Афзал Шамов тәрҗемәсе (тәрҗемәнең төзәтелгән икенче басмасы), Татгоснздат, 1953 ел, 188 бит, бәясе 4 сум 40 тиен. шахтер- партизан Гончаренко: «Үз егетебез— сатмас та, сатылмас та...», — ди. Әсәрдә крестьяннарның да, пролетариатның союзнигы буларак, революция эшенә якын ук килгәнлек* ләрен күрәбез. Моны Метелица образында бик ачык күрергә була. Отрядка килгәнче көтүче булган Метелица көрәш уты белән яна, аннан «бетмәс-төкәнмәс чишмә кебек яшәү көче, тормыш көче» бәреп тора. Шуның өчен дә ул «киң колачлы эшләрдән курыкмый», революция эше өчен җанынтәнен биреп көрәшә. Язучы бу образда крестьяннарның да 'революция эшенә, пролетариат җитәкчелегендә, якын
120 
 
нан торып катнашканлыкларьрн күрсәтә. Романда вак буржуаз интеллигент булган Мечик образы Морозка һәм Метелица кебек образларга капма-каршы куелган. Мечик партизан отрядына да, революциянең җиңүе өчен көрәшергә дип түгел, бәлки шәһәрдәге бер генә төрле тормыш туйдырганлыктан, килеп эләгә. Ул үзенең җаны өчен дер калтырап тора, иҗтимагый интереслар турында уйларга да теләми, отрядтагы кешеләрне дошман күрә һәм партизаннар өчен иң хәлиткеч моментта үзенә ышанып килгән отрядка кабахәт рәвештә хыянәт итә. Роман бик зур трагик күренешне тасвирлау белән тәмамлана: аклар чолганышыннан бары 19 партизан чыга. Ләкин шуңа карамастан, партизаннар үз эшләренең дөреслегенә чын-чыннан ышаналар һәм алар шул дөрес эш өчен киләчәктә дә үз- үзләрен аямыйча көрәшергә әзерләр. Шуның өчен роман революцион дөреслекнең җиңәчәгенә укучыларда зур ышаныч тудыра. Рус әдәбиятының шундый күренекле әсәрен татар укучыларына җиткерү тәрҗемәче өчен зур җаваплы һәм мактаулы эш. Тәрҗемәче Афзал Шамов үз бурычын тулы- сынча анлап эш иткән. Әсәр татар теленә художестволы тел белән тәрҗемә ителгән, эчтәлеге дә укучыларга дөрес җиткерелгән. Рус теле идиоматик әйләнмәләрен тәрҗемәче, мәгънәгә туры китереп, татар теле идиоматик әйләнмәләре белән бирергә тырышкан. Мәсәлән, «Катись колбаской!..» әйләнмәсе «Алдыгыздан артыгыз яхшы!..» дип чын татар теле әйләнмәсе белән бирелгән. Мондый тәрҗемәләрне китапның башка урыннарыннан да бик иркенләп табарга була. Романның төзәтелгән икенче басмасын 1939 елда чыгарылган беренче басмасы белән чагыштырганда, без тәрҗемәченең классик әсәрләрне татар теленә тәрҗемә итүдә бик зур үсешен күрәбез. Моны раслау өчен берничә фактны күрсәтү дә җитә. Мәсәлән, оригиналның 6 битендә Морозканың икенче бер отрядка пакет илтергә җыенуы турында әйтелә. Морозка атып алырга сарайлар янына бара һәм шунда язучы ат сарайлары яны турында сөйли башлый һәм шул тирәне түбәндәгечә тасвирлый. «У конюшен, оседлав перевернутое корыто, подрывник Гончаренко чинил кожаные вьюки...» Димәк, бу җөмләдә логик субъект та «У конюшен» сүзе белән бирелә булып чыга. 
Тәрҗемәдә әнә шуны бирә алу, әсәрдәге тасвирлауларның ззлеклегеи саклауда һәм логик мәгънәне укучыларга дөрес җиткерүдә гаять зур әһәмиятле урын тота. Югарыда китерелгән җөмлә романның беренче басмасында түбәндәгечә тәрҗемә ителгән: «Подрывник Гончаренко, ат сарайлары янында, капланган тагарак өстенә атланып, әйбер төяп йөри торган күн капчыкларны ямый иде» (5). Бу басмада, беренчедән, тасвирлауның эзлеклелеге бирелмәгән: Морозканың китәчәге турында сөйләп киленә дә кинәт кенә подрывник Гончаренко турында сүз китә; икенчедән, ул җөмләдә логик субъект та «подрывник Гончаренко» сүзе белән бирелә. Әсәрнең без рецензияли торган төзәтелгән икенче басмасында бу хата бетерелеп, җөмлә түбәндәгечә төзелгән: «Ат сарайлары янында подрывник Гончаренко, йөзтүбән капланган тагаракка атланып, күн капчыкларны ямый» (5). Монда инде, җөмлә гомумән шомару белән бергә, оригиналдагы тасвирлау эз- леклеге дә сакланган: башта Морозканың китүе турында әйтелә, ул киткәндә атын алырга ат сарайлары янына бара. Менә шунда инде язучы эзлекле рәвештә «ат сарайлары яны» турында сөйләүгә күчә, аннан соң калган җөмләләрдә генә сүз- Гончаренко турында сөйләнә. Бу җөмләдә, оригиналдагы кебек үк, логик субъект «ат сарайлары янында» сүз тезмәсе белән бирелә. Тәрҗемәче мондый уңышлы төзәтүләрне күп кенә ясаган. Афзал Шамов бу басмада җөмләләрне шомарту, аларны кирәк урында җыйнакландыруга да бик зур игътибар *иткән. Мәсәлән, беренче басмадагы «Чирәм үсеп беткән юл елга буеннан ук бара иде» дигән җөмлә икенче басмада «Чирәмле 
121 
 
• юл елга буеннан бара» (5) дип кенә бирелгән. Әсәрнең икенче басмасында аерым сүзләрне дөрес куллануга һәм әдәби телдәгечә тәрҗемә итүгә дә әһәмият бирелгән, мәсәлән, оригиналдагы «обидное» сүзе беренче басмада «әрнүле итеп» (11) сүзе белән бирелгән булса, ә икенчесендә ул «мыскыллы итеп» (10) дип русчада би- \ релгән мәгънәсенә туры китереп ? тәрҗемә ителгән. Шулай ук, әдәби телгә ныклап - кереп урнашмаган сүзләрне, мәсә лән, «икърар итәргә» (119) сүзен, әдәби телдә киң кулланыла торган сүзләр белән, мәсәлән, «танырга» (113) сүзе белән алыштыруны да тәрҗемәченең уңышлы адымы дип санарга кирәк. Тәрҗемәче рус теленең грамматик . формаларын да куллана. Әйтергә кирәк, ул формалар, татар телендә күп таралган булганлыктан, колакка ят булып ишетелмиләр. Мәсәлән, рус телендәге сыйфат формасын (ый) тәрҗемәче татар телендә бик күп таралган сүзләр белән бергә ала: «казенный йөрүләр» (3 б.), «химический карандаш» (45), «постоялый двор» (87) һ. б. шундый формалар аерым очракларда татар теленә чит формалар итеп карала алмыйлар, чөнки алар, рус теле йогынтысында, халыкта бик күп таралганнар. Афзал Шамов үзенең, тәрҗемәсендә рус теленнән калька юлы белән татар телендә яңа сүз дә . ясый, мәсәлән «барабанить» сүзен-, нән калька юлы белән «барабанлау» (45) сүзе ясалган. Менә шул югарыда китерелгән мисаллар гына да (ә яхшы тәрҗемә үр иәкл әрен ә а иды й м иса лл арны әсәрдә рәттән диярлек табарга була) А. Шамовның тәрҗемәне, күңел салып, иҗади рәвештә, башкарып чыкканлыгы турында сөйлиләр. Шуның белән бергә, тәрҗемәдә кимчелекле урыннарны да очратырга була. Шулардай характерлырак- лары түбәндәгеләр. «Сказать правду, спасенный не понравился Морозке с первого взгляда» (11) —«Дөресен әйткәндә, Морозка әле генә коткарган егетне күрү’ белән үк ошатмады» (10). Татарча җөмлә ачык түгел, егет берәрсен коткарганмы, әллә егетне Морозка коткарганмы?! Безнеңчә, «Морозка әле генә үзе коткарган егетне күрү белән үк ошатмады»,— дип тәрҗемә иткәндә дөресрәк булыр иде. Аннан соң русча җөмләләрне татарчага әйләндергәндә, артык сузып, сүзләр өстәп, 
мәгънәне сыекландыру фактлары да очрый. Мәсәлән: — «Левинсон поехал по строю и, вернувшись на середину, поднял руку. Она повисла холодно и строго (59). — Левинсон ат өстендә строй буйлап үтте һәм урта бер җиргә кире кайтып, 1кулын күтәрде. Кулын шулай салкын кырыс кыяфәт белән бераз күтәреп торды» (69) — дип тәрҗемә ителгән. Бу мисалдагы икенче җөмлә русчадагы җөмләгә туры килми, мәгънәсе дә бик нык тоныкланган. Менә шундый артык сүзләрне эченә алган җөмләләр булу белән бергә, әсәрнең татарчасында уңышсыз кыскартып алынган җөмләләрне дә очратырга була. Мәсәлән, «За рекой разноголосо пели девчата» (27) җөмләсе татарча «Елга аръягында кызлар җырлый» (29) дип кенә кыскартып һәм төссезләндереп бирелгән. 
Романда рус теленең фразеологик әйләнмәләрен татар теленең мәгънә ягыннан шуңа туры килә торган фразеологик әйләнмәләре белән бирүгә зур гына игътибар ителгән булса да, кызганычка каршы, әле бу өлкәдә дә кимчелекләр юк түгел. Мәсәлән, «Через месяц зарастут, или я — не Сташинский» (12) җөмләсе татарчага: «Бер айдан тәмам төзәлер, төзәлмәсә — мин Сташпн- ский булмам» (12), — дип бирелгән. Бу җөмләнең икенче бүлегендәге сүзләр генә татарчага күчерелгән, ә фразеологик әйләнмә тулысынча диярлек русча килеш калган. Безнеңчә, ул әйләнмәне татарчага: «...төзәлмәсә, — исемем Сташинский булмасын», —дип уңышлы гына тәрҗемә итеп булыр иде. Тәрҗемәдә грамматик формаларны дөрес кулланмау очраклары да
122 
 
бар. Алар теге яки бу дәрәҗәдә тәрҗемәиен стилен йомшарталар һәм кайбер вакытта мәгънәгә дә зыян китерәләр. Мәсәлән, «Аңа каршы /Морозка, аның аңлашылмас читләшүен сизеп...» (55) дигәндә «аңлашылмас» аергычының формасын грамматик яктан дөрес кулланылган дип булмыйк Чөнки сыйфат фигыльнең бу (ырар, мас-мәс) формасы хәзерге татар телендә аергыч булып бик сирәк кулланыла, ул форма бары һәрвакыт булып тора торган билгене белдерә торган сүзләр белән генә килә һәм аның аергыч булып йөрүе дә аерым сүзләрдә катып калган рәвештә генә очрый. Мәсәлән, сүнмәс ялкын, янар тау. барыр юл, үлмәс кеше һ. б. ш. Ә югарыдагы җөмләдә эш башкача- рак тора: анда сүз бер кешедән икенче кешенең вакытлы рәвештә генә читләшүе турында бара, шулай булгач, анда «аңлашылмый торган читләшү» дип әйтү дөресрәк булыр иде. — «Барысы да Морозкаиы (?) взводка кайтып яхшы итте дигән фикергә килделәр» (66). Бу җөмләдәге «Морозка» сүзенә ялганган төшем килеше кушымчасы (иы) бөтенләй артык. Билгеле, кайбер очракларда, халык телендә шулай әйтелергә мөмкин, ләкин әсәрдә авторның ү'з сөйләме һәрхәлдә әдәби эшкәртелгән җөмләләрдән торырга тиеш. Аерым җөмләләрнең мәгънәләрен тәрҗемәдә дөрес бирү өчен, тәрҗемәченең әсәрдәге гомуми эчтәлекне күз алдында тотуы гаять зур роль уйный. Роман нигездә әнә шулай тәрҗемә ителгән дә. Ләкин, шуның белән бергә, әсәрнең гомуми эчтәлегенә туры килми торган җөмләләр дә юк түгел. Мәсәлән: — «... взводы перемешались, никто не знал, где кто находится, командиров не слушались, ■—отряд распался на отдельные, не зависящие одна от другой части» (138) — «...взводлар аралашып беткәннәр, кемнең кайда икәнен берәү дә белми, командирларның сүзләрен тыңламыйлар — әйтерсең (?), отряд бер-берсе белән һич тә бәйләнешле булмаган аерым частьларга бүленгән» (165). Беренчедән, бу җөмләне гомумән шомартасы бар, икенчедән, җөмләгә русчасында булмаган «әйтерсең» сүзен өстәп, тәрҗемәче оригиналда бирелгән мәгънәне бозган. Романның шул җөмлә кергән бүлегендә күренгәнчә, сүз чынлап та отрядның берберсе белән һич тә бәйләнеше булмаган частьларга таркалуы турында бара һәм ул югарыда китерелгән русча җөмләдә дә шулай бирелә. Ләкин тәрҗемәче, ни 
өчендер, аны чынлап таркалу дип аңламыйча, татарча җөмләгә «әйтерсең» сүзен китереп кыстырган?! Әсәрдә кайбер сүзләрне дөрес тәрҗемә итмәү һәм дөрес кулланмау кебек кимчелекләрне дә күрсәтеп үтәсе килә. Мәсәлән: «Отряд Левинсона стоял на отдыхе уже пятую неделю — оброс хозяйством: заводными лошадьми» (36) җөмләсендәге «заводными лошадьми» сүз тезмәсе «завод атлары» (41) дип тәрҗемә ителгән, шундый ук тәрҗемәне без 83 биттә дә табабыз. Әсәрнең гомуми эчтәлегенә һәм «заводными» нисби сыйфатының формасына караганда, русча җөмләдә сүз һич тә «завод атлары» турында бармый; «заводными» сыйфаты «завод» (производство урыны) сүзеннән түгел, бәлки «водить» (бу очракта җитәкләп, тагып алып барыла торган запас атларга карата әйтелә)- сүзеннән ясалган. Әгәр ул сыйфат «завод» сүзеннән ясалган булса, аның формасы да «заводскими» булыр иде. Татар әдәби теленә кереп урнашкан рус теле терминнарын татарчага тәрҗемә итүне дә уңышлы алым дип булмый. Мәсәлән, шундый алым итеп «квадратный» (64) сүзен «дүрткел» (76), «разведка» (71) сүзен «күзәтчеләр» (83) дип тәрҗемә итүне алырга була. Югарыда китерелгән кимчелекләр һәм шуңа охшашлы башка җитеш- сезлекләр яхшы тәрҗемәнең сыйфатын билгеле дәрәҗәдә түбәнәйтәләр. Алар әсәрнең киләсе басмасын әзерләгәндә бетерелерләр, дип ышанасы килә.