Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хроника

СТАЛИНГРАД МУЗКОМЕДИЯ ТЕАТРЫ ГАСТРОЛЬЛӘРЕ Август аенда Казан театрларында Сталинград музыкаль комедия театры үзенең гастроль спектакльләрен күрсәтте. Театр коллективы тарафыннан совет композиторларының: «Ирекле җил», «Клоун улы», «Иң кадерле», «Утлар» һәм башка әсәрләре куелды. И. Дунаевскийның «Клоун улы» исемле цирк артистлары тормышыннан алып язылган опереттасы (Сталин премиясе лауреаты Е. Помещиков һәм В. Типот тексты) аеруча осталык белән башкарылды. Театрның режиссеры Г. Васильев рольләрнең сүз һәм вокаль берлеген булдыруга ирешкән. Спектакльдәге җырлар геройның аерым эмоциональ күтәрелеше булып чагылалар. Спектакльнең һәр вокаль өлеше төп вакыйгаларның агышы белән алып барыла. Бу берлек нәтиҗәсендә геройларның эчке дөньясы тулы чагыла. Күз алдына чын тормыш картинасы килеп баса. Артистлардан Ю. Богданов (Максим ролендә), В. Спасский (Данил Трофимович ролендә), И. Куралеснна (Ирина ролендә), Б. Никитин (Иван ролендә) үз рольләрен уңышлы башкаралар. РСФСРның атказанган артисты А. Ильинский тарафыннан сәхнәгә куелган «Иң кадерле» (Сталин премиясе лауреаты В. Со- ловьев-Седой музыкасы, В. Масс һәм М. Червинский тексты) колхоз кешеләренең рухи үсешеп күрсәткән спектакль дә Казан тамашачыларында җылы тәэсир калдырды. Спектакль совет кешесенең яңа тормыш төзү өчен көрәшкә омтылышына ятышлы рәвештә шатлыклы җыр атмосферасында бара. И. Куралеснна, В. Никитин, И. Остапенко иптәшләр образларны зур уңыш белән башкаралар. Театр коллективы совет композиторлары әсәрләреннән башка Ж. Оффенбахның «Жюстина Фавар»ы, И. Штраусның «Ярканат» шикелле классик спектакльләрен дә күрсәтте. Спектакльләрдә баш дирижер Д. Пекарский, баш художник Ф. Красин. Г. Полей, Г. Боярский, П. Рутннский, Т. Тихонова кебек сәнгать мастерлары катнаштылар. Театр коллективы үзенең гастроль спектакльләрен зур җаваплылык хисе белән башкарды.
 КАЗАНДА УКРАИНА АРТИСТЛАРЫ Украинаның Т. Г. Шевченко исемендәге Днепропетровск драма театры Качалов исемендәге Казан Зур драма театры бинасында һәм шәһәрнең төрле район клубларында, Зеленодольск шәһәрендә, Юдино тимер юлчылары клубында тамашачыларга үзенең иҗат эшен демонстрацияләде. Театр үзенең гастроль спектакльләрен Л. Дмитерконың 1657—59 елларда Украинадагы тарихи вакыйгаларны сурәтләгән «Мәңге бергә» (Үз. ССРның атказанган сәнгать эшлеклесе 10. Мейтус музыкасы, постановканың художнигы Сталин премиясе > лауреаты Н. Королев) исемле әсәрен кую белән башлап җибәрде. Спектакльдә Үз. ССРның халык артисты, Сталин премиясе лауреаты 3. Хрукалова, УССРның атказанган артисты, Сталин премиясе лауреаты Н. Ильиченко, УССРның атказанган артисты, Сталин премиясе лауреаты В. Овчаренко, УССРның халык артисты. Сталин премиясе лауреаты В. Вер- менич, УССРның халык артисты Г. Мори- ныч һ. б. катнаштылар. Постановканың режиссеры —УССРның атказанган артисты. Сталин премиясе лауреаты И. Корбинский. Украина артистлары тарафыннан куелган «Шельменко деньщик», «Наталка-Полтавка», «Трембита», «Йөз миллион», «Запорожец Дунай аръягында» һ. б. спектакльләр Казан тамашачыларында зур канәгатьләнү тойгысы калдырды.
 БАШКОРТ ДӘҮЛӘТ АКАДЕМИЯ ТЕАТРЫ ГАСТРОЛЬЛӘРЕ Быелгы җәйге сезонда Казанга гастрольгә килгән Башкорт Дәүләт Академия театры спектакльләрен тамашачылар яратып карадылар. Казан хезмәт ияләренә театр коллективы рус, башкорт, татар драматургларының күренекле әсәрләрен күрсәтте. Гастроль спектакльләрендә БАССРның атказанган артисты Р. Сыртланов, РСФСРның атказанган артисткасы Юсупова, РСФСРның атказанган артисты А. Мөбәрә- ков, РСФСРның һәм БАССРның халык артисты Ә. Зөбәеров, Башкортстанның атказанган артисты Ә. Садыкова, БАССРның халык артисты А. Бохарский һ. б. сәнгать мастерлары катнаштылар. Театр коллективы «Салават» (Б. Бикбай), «Онытылмас 1919 ел» (В. Вишневский), «Асылъяр» (М. Фәйзи), «Рәйхан> (Н. Исәнбәт), «Баҗалар» (И. Абдуллин) һ. б. спектакльләрне башкарды.