Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕК РУС ЯЗУЧЫСЫ

* (Л. Н. Толстойның тууына 125 ел тулуга карата)
 Лев Николаевич Толстойның исемен әйтү белән генә дә, без аның бөеклеген, зурлыгын күз алдына китерердәй башка берәр чагыштыру эзләргә тотынабыз. Бөек язучыны Россиянең үзе кебек үк мәһабәт, зур, куәтле бер образ белән янәшә куясы килә. Бу хәл табигый да. Чөнки Толстойны Россиядән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Ул гына да түгел, Россияне белми торып, Толстойны тудырган тарихи чорны өйрәнми торып, аның әсәрләрен аңлау, иҗатының безнең заман өчен булган әһәмиятенә бйя бирү мөмкин түгел. Менә шуңа күрә дә В. И. Ленинның Толстой иҗатына бөтен бер эпоханы чагылдыручы дип бәя биргән тарихи мәкаләләре безнең өчен төп методологик кулланма булып торалар. В. И. Ленинның Толстой турындагы мәкаләләре бөтен әдәбият фәненә, шул җөмләдән Толстойны өйрәнү эшенә кыйммәтле хәзинә булдылар. Ленин карашынча Толстойның бөеклеге нидән гыйбарәт соң? Толстой әдәбиятка крепостное право беткәнче үк килә һәм 1905 ел вакыйгаларын да үз күзе белән күрә. Толстой Россиянең иҗтимагый тормышын зур кызыксыну белән күзәтеп бара һәм үзенең ярты гасыр буена сузылган эшчәнлеге дәверендә, шул чордагы Россиянең язмышы өчен иң әһәмиятле вакыйгаларны — беренче рус революциясен, ягъни крестьян буржуаз революциясен хәзерләгән вакыйгаларны — чагылдырган искиткеч художество әсәрләре иҗат итә. Толстой, халык интересын, газап чиккән хокуксыз крестьяннар интересын яклап, самодержавие строен бөтен яктан рәхимсез фаш итә. Крестьян революционлыгы белән бәйләнешле булуы аркасында Толстой, Ленин фикеренчә, «...үзенең хезмәтләрендә шул чаклы күп бөек мәсьәләләр куя алды һәм шундый художество көченә күтәрелә алды ки, аның әсәрләре бөтен дөнья матур әдәбиятында беренче урыннарның берсен алдылар» Ленин Толстой иҗаты «бөтен кешелек дөньясының сәнгать үсешендә алга атланган бер адым» булды днп билгели. Толстойның бөеклеге шунда—ул үзенең әсәрләрендә беренче рус революциясенең зур мәсьәләләрен искиткеч үткен итеп куя ала. Ләкин ул аларны чишә белми. Толстой революцияне хәрәкәткә китергән көчләрне аңламый, шуңа күрә социаль явызлыкны, изү-изелү, тигезсезлекне бетерү өчен иң утопик, ул гына түгел, реакцион рецептлар тәкъдим итә. Аның үз-үзецне әхлакый яктан камильләштереп,* явызлыкка көч белән каршы тормыйча, тормышны үзгәртергә омтылуы — иҗатында каршылыклар тудыра. Бу каршылыкларны В. И. Ленин «Лев Толстой рус революциясенең көзгесе» дигән мәкаләсендә ачып бирде. 1 Ленин әдәбият турында. Татгоспздаг. 1947 ел, 61 бит.  
7* 
99 
 
«Тол сто й и ы ц эсэ р л эр ен дэге, к а - рашларындагы, тәгълиматларындагы һәм мәктәбендәге каршылыклар чын- чынлап кычкырып күзгә бәрелеп торалар,—дип яза В. И. Ленин.— Бер яктан — рус тормышының тиңләштерелмәслек картиналарын гына түгел, бәлки бөтен дөнья әдәбиятында беренче урында тора торган әсәрләр биргән гениаль художник. Икенче яктан — Христос белән саташучы бер алпавыт. Бер яктан — җәмгыятьтәге ялганга һәм фальшька каршы искиткеч көчле, турыдан-туры һәм чын күңелдән ясалган протест, икенче яктан — «толстойчы», ягъни халык каршында күкрәгенә сугып: «мин әшәке, мин кабахәт кеше, ләкин мин әхлагымны яхшырту белән шөгыльләнәм; мин инде ит ашамыйм һәм хәзер дөге котлетлары белән генә тукланып торам» дип сөйләүче, рус интеллигенты дип атала торган таушалып беткән истерикалы елак. Бер яктан з— капиталистик эксплуатацияне рәхимсез тәнкыйть итү, хөкүмәтнең көчләүләрен, суд һәм дәүләт идарәсе комедиясен фаш итү, байлыкның үсүе һәм цивилизациянең казанышлары белән эшчеләр массасындагы хәерчелекнең, кыргыйлануның һәм михнәт чигүләрнең үсүе арасындагы каршылыкларның бөтен тирәнлеген ачып салу; икенче яктан — көчләү юлы белән «явызлыкка каршы тормаска» диваналарча үгет бирү. Бер яктан, иң аек реализм, барлык һәм һәртөрле маскаларны ачып ташлау; — икенче яктан, дөньядагы иң кабахәт нәрсәләрнең берсенә, атап әйткәндә: дингә өндәү, казна хезмәтендәге поплар урынына чын күңелдән ышанган попларны куярга омтылу, ягъни иң нечкә һәм шуңа күрә бигрәк тә кабахәт динчелекне үрчетү. Чынлап та: Фәкыйрь дә син, бай да син, Көчле дә син, көчсез дә син — Анабыз Русь» 7 Кычкырып торган бу каршылыкларның объектив мәгънәсе бар. Алар беренче рус революциясенең, Толстой белән бер позициядәге патриархаль крестьяннарның көчле ягын да, көчсез ягын да чагылдыралар. Әнә шуңа күрә Ленин Толстойны рус револю циясенең көзгесе дип атый. В. И. Ленин үзенең мәкаләләрендә, башлыча, Толстойның соңгы чор иҗатына бәя биргән. Моңардан, әлбәттә, Толстой иҗатының Ленин тарафыннан билгеләнгән                      7 Ленин әдәбият турында. Татгосиздат, 1947 ел, 56—57 битләр. каршылыклары аның баштагы әсәрләренә хас түгел икән дигән нәтиҗә чыгарырга ярамый. Шуның белән бергә, Толстой башта ук халык массалары интересын чагылдыра башлаган дию дә дөрес булмас иде. Толстой, үзе әйтмешли, йөз миллионлаган крестьяннарның адвокаты булып катлаулы идея эволюциясе узганнан соң гына җитешә ала. Бу идея эволюциясенең асылы аристократик дворяннар позициясеннән патриархаль крестьяннар позициясенә күчүдән гыйбарәт. Л. Н. Толстой 1828 елның 9 сентябрендә Ясная Полянада туган. Булачак язучыга 14 яшь тулгач, Толстойның семьясы Казанга кардәшләре янына күчеп килә. 1844 елда Лев Толстой Казан университетының башта көнчыгыш факультетына укырга керә, аннары юридик факультетка күчә. Толстой биредә тырыш студент булып саналмый, еш кына лекцияләргә бармый, сынауларын начар тапшыра. Замандашларының күп кенә истәлекләренә караганда, булачак язучы, барлык аристократик студентлар шикелле үк, кәеф-сафа чигеп, ваемсыз гомер кичергән. Шундый истәлекләрнең тәэсиреннән булса кирәк. Толстой Казанда уздырган чорның аның идея ягыннан формалашудагы роленә тиешле бәяне бирмәү тенденциясе хәзер дә яшәп килә әле. Әмма Казан булачак язучының тормышында, аның иҗат биографиясендә зур роль уйный. Казанда яшәгәндә алган тәэсирләре Толстойга үзенең күп кенә әсәрләрен язганда материал булып кына калмый, бәлки аның дөньяга карашындагы беренче орлык шунда салына, бу орлык соңыннан аның^ бөтен иҗатын җимеш- ләндереп үсеп китә. 
100 
 
Толстойның күп кенә фәннәрдән өлгермәве һәм «кәеф-сафалы» тормышы университетта укыла торган коры, казенный, схоластик дәресләрдән килеп чыккан тышкы күренеш кенә була. Толстой тирән кичерешләр белән яши. Булачак язучының соклангыч талантын чагылдыручы бу кичерешләр кайчакта тышка да бәреп чыгалар. Мәсәлән, шундый бер хәлне искә төшерик. Университетның бердәнбер диярлек прогрессив укымышлысы, Лев Николаевичның үсешенә зур йогынты ясаган профессор 'Мейерның тәкъдиме буенча, Толстойстудент Екатерина II нең «Наказ»ын тикшерә. Моны һич тә очраклы бер мавыгу дип карап булмый. Бу тикшерү эше шул чорда ук Толстойны кызыксындырган, озак-озак уйланырга мәҗбүр иткән һәм соңыннан да гомер буе, бәген иҗат дәверендә аны дулкынландырган мәсьәләләрнең берсе — алпавытларның крепостной крестьяннарга мөнәсәбәте мәсьәләсе була. Толстойны шул үзе яшәгән эпоханың төп мәсьәләсе — алпавытлар һәм крестьяннар мәсьәләсе кызыксындыруын күрсәтүче әллә нихәтле фактлар бар. Шундый фактларның берсе — аның Казанда яшәгән вакытын тасвирлаучы әдәби әсәрләре. Аның автобиографик трилогиясенең герое Николенька Иртеньев, коточкыч бер куркыну белән, кешеләрнең материаль тормышларындагы аерма алар арасында социаль дошманлык уты кабыза икәнне аңлый башлый. Николенька, аристократ әтисенең өендәге байлык белән крестьян өендәге хәерчелекне күреп, газаплы уйлар кичерә. Яшьлек чорында ул Николенька бу газаплы уйлардан котылу юлын (билгеле чын юл булмый ул) әхлакый яктан кешеләрне камил ьләштерүдә күрә. Шулай итеп, Толстойның В. И. Ленин билгеләгән кычкырып торган каршылыклары аңлы тормыш юлына аяк басу белән үк башлана. 1847 елда Толстой университетны ташлап чыга һәм, үз крестьяннарының тормыш көнкүрешен яхшыртырга дигән ныклы бер карарга килеп, Ясная Полянага кайта. «Алпавыт иртәсе» исемле повестьта Тол сто й н ы ң к р есть я н м әс ьә л әсенә икеләнүле карашы трилогиясенә караганда да көчлерәк күренә. Яшь князь Дмитрий Нехлюдов хокуксыз крестьяннарга кайнар теләктәшлек белдерә. Үз имениесе карамагындагы җирне сатып бирү юлы 
белән ул крестьяннарга ярдәм итмәкче була. Нехлюдовның мондый ташламалары, ә л бәттә, к р естья н н а р н ы кан әгать- ләндерә алмый, чөнки алар крепостное правоның бөтенләй бетерелүен телиләр. Шуңа күрә дә Нехлюдов үз проектының крестьяннар тарафыннан бик салкын каршы алынуын күрә. Нехлюдов алпавытлар белән крестьяннар арасындагы каршылыкны чишә алмый, чөнки аңарда әле дворяннар сыйныфына социаль багланыш хисе көчле, шул ук вакытта ул үз сыйныфының гадел булмавын аңлый. Шуның өчен ул гадиләшү һәм үз крестьяннарына әхлакый якынаю юлына баса. Рус крестьянының тормышын реалистик чагылдыру, Толстойның «Алпавыт иртәсе» повестеннан башлап 60 нчы елларга тикле сузыла. Бу елларда Толстой Ясная Поля- иада яши, Кавказда хәрби хезмәттә була, Севастополь өчен сугышларда катнаша һәм, отставкага чыгып, чит илләрдә йөреп кайта, аннары укыту эше белән шөгыльләнеп «Ясная Поляна» исемле журнал чыгара. Бу чорда инде Толстой танылган -зур язучы булып җитешә. Аның «Балачак», «Үсмерчак», «Яшьлек», «Урман кисү», «Севастополь хикәяләре», .«Өермә», «Ике гусар», «Казаклары һ. б. әсәрләре басыла. Толстой әле бу әсәрләрендә дә, «Алпавыт иртә- се»ндәге кебек, укымышлы дворян аристократиясе позициясендә тора. Иҗтимагый әһәмияте зур булган темаларны алуына карамастан, ул аларны әле халык позициясеннән чыгып яктырта алмый. Әмма анын әсәрләре гади халыкка кайнар мәхәббәт белән, халык көченә ышану һәм аның авыр язмышына теләктәшлек белдерү белән сугарылган. Үзе- иең социаль чикләнгән булуын сизү һәм шул тойгылар эчендә газаплану Толстойның хәтта беркадәр вакыт иҗат активлыгын да киметә. Бу хәлне шулай ук Боткин, Дружинин,
101 
 
Анненков кебек либераль буржуа вәкилләре белән очрашу да көчәйтеп җибәрә. Бу «саф сәнгать» теоретик- ларының йогынтысында Толстой, үз алдына саф психологик анализ бурычын куеп, социаль эчтәлек икенче планга чигерелгән «Семья бәхете» дигән роман, «Альберт», «Өч үлем» дигән хикәяләр яза. Әмма бу вакытлы гына хәл була. Даһи Толстой әле өлгереп кенә килә. Алда ул киң колач белән җәелеп үсеп китә. 
Толстойның халык массалары ягына чыгуы «Сугыш һәм тынычлык» исемле героик эпопеяне тудырудан башлана. Дөрес, моңа хәзерлек эше шактый ук алдан була. Иҗатының беренче чорында ук язылган «Севастополь хикәяләре»н шушы планда алып карарга кирәк. «Севастополь хикәяләре»ндә Толстой, рус әдәбиятында беренче буларак, сугышны «тигез, матур рәтләрдә музыка белән, барабаннар сугып узу итеп түгел, бәлки ничек булган шулай: кан, үлем, газаплар» итеп күрсәтә. Ул сугышның төп ге- ' рое булган халыкның иң матур мораль сыйфатларын ача, рус солдатының батырлыгына дан җырлый. «Сугыш һәм тынычлык» романында Толстой төп игътибарны шулай ук халыкны сурәтләүгә юнәлтә. Романның иҗат ителү тарихы бик гыйбрәтле. 1812 елдагы Ватан сугышында төп көч булган халыкны күрсәтү өчен, Толстойга романның өлгесен әллә ничә тапкырлар киңәйтергә туры килә. Язучының нияте халыкны күрсәтү була һәм бу ният романда бик матур гәүдәләнә: һичбер шикләнми әйтергә мөмкин, «Сугыш һәм тынычлык» эпопеясенең төп герое — халык. Бородино сугышын,, Шинграбин кичүен һәм партизаннар хәрәкәтен тасвирлаган картиналар рус халкының гаять зур батырлыгын ачып бирәләр. «Севастополь хикәяләре»идә- ге кебек, биредә дә язучы сугыш турындагы ялган уйдырмаларны җимерә, халыкның газапларын, аһ-зарын күрсәтү аркылы сугышның бөтен вәхшилеген ача. «Севастополь хикәяләре»нә караганда да биредә Толстой тирәнрәк художество көче белән өстен катлауның ялган патриотизмын фаш итә, халыкның искиткеч б атырл ы гы н сур әтл и. Солдатлар искиткеч тәвәккәллек һәм сабырлык белән Бородино сугышына 
хәзерләнәләр. Бу хәлиткеч һөҗүмгә һәм физик һәм рухи көч аз таләп ителми. Шуңа күрә алар шау- шусыз, акыру бакыруларсыз һөҗүмгә җыеналар, чиста күлмәкләр кияләр, аракыдан баш тарталар, ә һөҗүм вакытында, Ватан алдындагы бурычларына турылыклы булып, батырлык үрнәге күрсәтеп үләләр. Кайбер тикшеренүчеләр, «Сугыш һәм тынычлык» романының төп героен халык дип билгеләп, моңа мисалга бик еш кына массовый сцена- ларны, турыдан-туры халык үзе тасвирлаган картиналарны алалар. Ләкин бу мәсьәләгә киңрәк карарга кирәк. Сугышта халыкның хәлиткеч көч булуын раслау пафосы массовый сценаларда гына түгел, бу пафос романның бөтен организмында, бөтен катлаулы образлар системасында сизелә. Уңай геройларның берсен дә бу пафостан башка аңлау мөмкин түгел. Толстой фикере буенча, кешенең кыйммәте аның халыкка мөнәсәбәте белән билгеләнә. Кутузов һәрвакыт солдатларның настроениесенә колак сала, үзенең хәрби эшендә армиясенең мораль яктан хәзерлегенә һәм патриотик хисләренә таянып эш итә. Кутузов Москваны французларга калдыра, ул моны бөек стратег булганга, алдан күргәнгә генә эшләми, үз иленең чын патриоты булганга, халык көченә тирәнтен ышанганга эшли. Халык белән үзеңне һаман бергә тою — менә нинди сыйфат, Толстой уенча, Кутузовны бөтен халык полководецы иткән. Шушы ук хис — халык-белән үзеңнең бергәлегеңне тою — капитан Тимохин, Наташа Ростова, Пьер Безухов, Андрей Болконский кебек уңай геройларда да сизелә. Шушы хис аларның ягымлы образын тудырган. Бу җәһәттән соңгы ике персонаж бик кызыклы. 
102 
 
Андрей Болконский һәм Пьер Безухов— югары аристократия җәмгыяте вәкилләре. Ләкин аларда үз сыйныфларында булган комсыз эгоизм сыйфатлары юк. Шуңа күрә дә алар үз сыйныфларының гаделсезлеген тоя башлыйлар. Шушы хис Андрей Болконский һәм Пьер Безуховлар- ның рухи үсешен билгели, шушы хис аларның үз сыйныфларына булган карашларын үзгәртә. Бу бик авыр һәм катлаулы процесс. Андрей белән Пьерда ул төрлетөрле формаларда чагыла. Андрей Болконский башта үзенең Тулоны турында, Наполеон кебек хәрби карьера алу турында хыяллана. Аустерлиц сугышында каты яраланган Андрей бөтен хыялларының шөһрәт артыннан куу икәненә төшенә. Хәрби карьера турындагы хыялларын ташлап, ул отставкага чыга. Наташага булган мәхәббәт хисе Андрей Болконскийны рухи яктан тагын да үстереп җибәрә, ләкин бу, озак та үтми, рухи кризис белән алмашына. Бородино сугышыннан соң Андрей, үлем эчендә ятканда, әхлакый сафланып, яңарып китә. Ул тормышның максаты халык белән якынаюда һәм үз-үзеңне әхлакый камильләштерүдә дигән уйга килә. Пьерның гади халык белән якынаюы тагын үзенә бер төрле. Толстой фикеренчә, рус крестьяннарының рухи йөзен үзендә гәүдәләндергән Платон Каратаев белән танышу Пьер Безуховның сыйнфый чикләнгәнлектән чыгуына этәргеч көч була. Андрей Болконский белән Пьер Безухов узган юл — халыкка якынаю юлы, Толстойның үзенең халыкка килү юлы. Шулай итеп, халык турындагы идея, аның бөеклеге турындагы идея «Сугыш һәм тынычлык» романының бөтен тукымасына сеңә, бөтен романның органик лейтмотивы булып китә. Билгеле, Толстой үзенең геройларын соңгы чиктә китереп туктаткан фәлсәфә — явызлыкка көч белән каршы килмәү фәлсәфәсе — язучының дөньяга карашындагы йомшак ягы. Толстой үзенең көчсезлеген Кутузов һәм Платон Каратаев образларының трактовкасында да күрсәтә: Кутузов язмышка ышана. Платон Каратаев, рус крестьян вәкиле буларак, пассив итеп, тормыш белән килешеп яшәүче, басынкы һәм дини сабыр итеп, идеаллаштырылып тасвирлана. Бу — рус патриархаль крестьянының иң реакцион сыйфатлары. 
Әмма романның төп эчтәлеге, халыкның героизмын гәүдәләндерү бу идея чатаклыкларын күмеп китә. «Сугыш һәм тынычлык» романы Толстойның, художник буларак, осталыгы үсүдә яңа бер этап була. Н. Г. Чернышевский матбугатта Толстойның беренче әсәрләре чыгу белән Толстойның «Кеше җанының диалектикасын» күрсәтүдәге осталыгын билгеләгән. Бу осталык — кешеләр психологиясенә тирәнтен үтеп керү — «Сугыш һәм тынычлык» романында иң югары ноктасына менеп җитә. Толстой иҗатында психологизм үзмаксат итеп куелмый, Толстой пси- хологизмының социаль әһәмияте бар. Шуңа күрә «Сугыш һәм тынычлык» романындагы геройларның иң интим хисләре дә укучыны төп темадан читкә алып китми, алар геройларның (һәм Толстойның үзенең) идея эзләнүләре белән бәйләнештә тора. 
ТОЛСТОЙ «СуГЫШ ҺӘхМ тынычлык» әсәрен 1863—1869 елларда яза. Ни барысы биш-алты ел эчендә әлләиичә томлы эпопеяны тудыру, һәм озак та тормый гаять бай тормыш материалы туплаган яңа әсәр өстендә эшли башлау өчен чын мәгънәсендә ге- ниаль художник булу кирәк. Толстой шундый художник була. Толстой 1873 елда «Анна Каренина» романын яза башлый. Үзен-үзе һичбер кабатламыйча, ул биредә рус тормышының художество көче ягыннан соклангыч картиналарын бирә. Бу юлы Толстойны русның тарихи үткәне түгел, бүгенге көне, дөресрәге реформадан соңгы чынбарлык кызыксындыра. Язучы гаять көчле реалистик сурәтләр белән рус тормышының катлаулы һәм бик тиз үсеп барган вакыйгаларын бирә. В. И. Ленин «Толстой һәм аның эпохасы» дигән мәкаләсендә «Анна Каренина» романыннан Левинның «бездә хәзер бар нәрсәнең асты- өскә килде, яңасы оешып кына килә
103 
 
-әле» дигән сүзләрен искә төшереп, 1861 — 1905 еллар өчен шуннан да үткенрәк характеристика бирү мөмкин түгел икәнен әйтә. Әйе, Россиядә бар нәрсәнең, асты- өскә килгән. 1861 елгы реформа капиталистик мөнәсәбәтләргә киң юл ачып җибәрә. Хәзер бу мөнәсәбәтләр әкрен, ләкин нык адым белән, иске мөнәсәбәтләрне кысырыклап, җиңә килә. Әмма реформа азатлык бирү урынына яңа богаулар алып килә. «Крепостнойлык богаулары урынына кешеләр башка төр богаулар уйлап таптылар» (Некрасов). Болар барысы Толстойга хаким сыйныфларны рәхимсез рәвештә фаш итү чыганагы •булып торалар. Романда феодализмга каршы тәнкыйть капитализмга каршы тәнкыйть белән килеп кушыла. Хаким сыйныфлар һәрьяклап Толстойның сатира утына эләгәләр. Крестьян массаларының коточкыч авыр тормышларын һәм Левинның авыл хуҗалыгын яңадан корырга азаплануын сурәтләве белән, Толстой хаким сыйныфларның экономик көчсезлеген ача. Хаким сыйныфларны фаш итүнең икенче сызыгы Каренин образы белән бәйләнгән. Ул — бюрократик карьера баскычыннан бик тиз өскә үрмәләүче дәүләт эшлеклесе. Әмма бернинди тышкы уңышлары да аның коры, җансыз һәм, ниһаять, булдыксыз кеше булуын яшерә алмыйлар. Каренин — шул чордагы рус иҗтимагый строеның политик һәм административ көчсезлеген гәүдәләндерүче образ. Романның иң көчле якларыннан берсе — барыннан да бигрәк хаким сыйныфларның көчсезлеген фаш итү. Өстен катлауларның, һәртөрле инануларын кире кагып, чын бәхеткә ирешергә • теләгән яшь кенә хатын Анна Каренина мисалында Толстой акча капчыгына бәйле җәмгыятьтә чын кешелек мөнәсәбәтләренең була алмавын ачып сала. «Анна Каренина» романы рус тормышының бөтен бер эпохасын эченә алган, фаш итү көче гаять зур булган әсәр ул. Шуңа күрә дә ул роман рус критик реализм әдәбиятының иң көчле әсәрләреннән санала. «Сугыш һәм тынычлык» эпопеясында һәм «Анна Каренина» романында Толстойның халык массалары ягына күчүе турында әйткән идек. Ләкин бу әсәрләрдә әле язучының беркадәр үз сыйныфы белән багланышы да сизелә. Толстойның үсешендә кинәт борылыш һәм, 
патриархаль крестьяннар ягына чыгып, дворян аристократиясе белән бөтенләй араны өзүе аның «Яңадан туу» романы (1889— 1899) белән бәйләнгән. Фаш итү көче һәм буржуаз җәмгыятьнең гаделсезлегенә каршы протест көче ягыннан бөтен дөнья әдәбиятында «Яңадан туу» романына тиң булырлык әсәр юк. һичбер арттырмый әйтергә мөмкин, биредә Толстой полиция — самодержавия строеның барлык-барлык пычрак якларын көл итеп ташлый. Язучының моңарчы барлык язганнары (ә язганнары аның гениаль рәвештә күп һәм гениаль рәвештә яхшы) Толстой- ның «Яңадан туу» романында әйтелгән гаепләү сүзенә хәзерлек шикелле булып тора. . Ләкин әйтергә кирәк, Толстой үзенең бу әсәрендә дә үзе фаш иткән нәрсәләрдән тиешле нәтиҗәләр ясый алмады һәм ясый да алмый иде, чөнки крестьян революционлыгының чикләнгән һәм каршылыклы булуы моңа бик нык комачаулый. «Яңадан туу» романында Нехлюдов (Толстой аның аркылы үзенең тенденциясен белдерә) үзен чолгап алган мохитның коточкыч кабахәтлеген тоя. Кайчандыр үзе алдаган Катюша Маслованың трагик язмышында ул үзен генә гаепле итеп сизми, бәлки үзенең сыйныфын һәм бөтен иҗтимагый стройны гаепли. Бу стройның яраксыз булуын аңламаганга күрә дә Нехлюдов аның белән көрәшкә чыкмый, ул Инҗил китабыннан (Евангелиедан) җан тынычлыгы эзли һәм тормышның бөтен мәгънәсе, кешеләр арасында гаделлек урнаштыруның бердәнбер чарасы—инҗилнең вәгазьләрен каршылыксыз үтәү дигән уйга килә. Нехлюдовның бу рецептлары көлке бернәрсә. Халыкның эксплуататор сыйныфлар белән исәп-хисап көне килеп җитәчәген уйлаганда, алар тагын да көлкерәк булып калалар. Шулай итеп, «Яңадан туу» романында Толстойның дөньяга кара
104 
 
шындагы көчле һәм көчсез яклары тагын да ачыграк күренде. Бу романда «кешелек дөньясын коткару өчен яңа рецептлар ачкан пәйгамбәр буларак, Толстой көлке бер кеше... Россиядә буржуаз революция башлану заманында миллионнарча крестьяннарда туган идеяләрне һәм настроениеләрне чагылдыручы булуы ягыннан Толстой бөек» *. «Яңадан туу» романын язган чакта, Толстой җәмәгать эшләренә дә якыннан торып катнаша, публицистик мәкаләләр белән чыга. «Иван Ильичның үлеме», «Караңгылык патшасы», «Тере мәет», «Крейцер сонатасы», «Хажи Морат», «Балдан соң», «Мәгариф җимешләре» һ. б. шундый көчле әсәрләре шушы чорда язылганнар. Бу әсәрләрдә Толстойның реализм көче, «Яңадан туу» романындагы кебек, иң бөек ноктасына җитә. Язучы соңгы сулышына кадәр үзенең ижат принципларына турылыклы булып калды, дөреслекне язды. Тормышының соцгы көннәрен Толстой Ясная Полянада үткәрә. Ул үзенең тук тормышы белән крестьян семьяларының ярым ач яшәүләре арасындагы аерманы бик авыр кичерә, күңел газапларына чыдый алмыйча, әлләничә тапкыр имениесеннән чыгып китәргә җыена. Ниһаять, 1910 елның көзге бер караңгы төнендә ул Ясная Полянаны ташлап китә һәм, үпкәсенә салкын тидереп, 7 ноябрьда Астапово станциясендә үлә. Тормыш хакыйкатен, дулкынланып, ярсып күрсәткән, М. Горький сүзләре белән әйткәндә, «бөтен бер эпоха кичергәнгә йомгак ясаган» Толстойның бөек сәнгате безнең хаклы горурлыгыбыз ул. * 
Художник үзенең ижатында үз халкының характерын никадәр тирән һәм тулы итеп күрсәтә алса, аның әсәрләренең халыкара әһәмияте шулкадәр зуррак була. Художество иҗатының закончалыкларыннан берсе әнә шунда. Толстой чын мәгънәсендә үзҗир- 
лекле, бөек рус язучысы. Аның әсәрләренең дөнья күләм әһәмияте нәкт> шуның белән аңлатыла, аның әсәр' ләренең башка милли әдәбиятлар үсешенә гаять зур йогынты ясавь8 да шуның белән аңлатыла. Бу йогынты нинди юнәлештә бара? Толстой турында Ленин мәкаләләрендә без бу сорауга тулы җавап табабыз. Толстой ижатының дөнья күләм әһәмиятен билгеләп, Ленин болай дип язды: «Художник булу ягыннан аның бөтен дөнья күләмендәге әһәмияте, фикерләүче һәм вә- газьләүче булу ягыннан аның бөтен дөнья күләмендә билгеле булуы, бо- ларның һәр икесе, рус революциясенең бөтендөнья күләмендәге әһәмиятен үзенчә чагылдыра» ’. Шулай итеп, В. И. Ленин Толстойның дөнья-күләм әһәмиятен художник Толстойда гына түгел, фикерләүче һәм вәгазьләүче Толстойда да күрә. Шулай булгач, Толстойның азатлык хәрәкәтенә һәм башка милли культураларның үсешенә йогынтысын тикшергәндә без аның һәм көчле һәм көчсез якларын исәпкә алырга тиешбез. Шулай якын килгәндә, теге яки бу милли культура җирлегенә килеп эләгү белән аның әсәрләре тирәсендә ни өчен кайнар көрәш башланып китүен аңлау кыен түгел. Татар милли культурасы җирлегендә шулай ук Толстой ижаты тирәсендә каты көрәш барган. Бөек рус язучысы татар җәмәгатьчелегенә Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр үк билгеле була. Революциягә кадәр үк Толстойның күп кенә әсәрләре татар теленә тәржемә ителгәннәр. Шунысы кызыклы, ул чорда Толстойның татар теленә, башлыча, дини-әхлакый вәгазьләрен чагылдырган философик трактатлары һәм публицистик мәкаләләре тәрҗемә ителә. Бу һич тә очраклы күренеш түгел. Ул чорда матбугат милли буржуазия кулында иде, буржуаз матбугат, бик табигый» Толстойның йомшак якларын пропагандаларга тырыша, чөнки алар милли азатлык хәрәкәтен сүндерү бурычын үтиләр. Татар халкының алдынгы уллары, социаль һәм милли азатлык өчен
 1 Ленин әдәбият турында. Татгосиздат, 1947 ел, 57 бит.
                     8 Ленин әдәбият турында. Татгосиздат,. 1947 ел, 60 бит. 
105 
 
көрәшүче революцион демократия вәкилләре Толстой иҗатында демократик культура һәм иҗтимагый хәрәкәтләр җанлануга юл ачкан беренче рус революциясенең, чагылышын күрәләр. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай 1906 елда ук үзенең бер публицистик мәкаләсендә бблай дип язды: «Безнең милләт тә башка милләтләрдәге кеби хамисез 9 фәкыйрь вә эшче халыкның файдаларына тырышучы, биш фәкыйрь кешене бер бай этенә алыштырыр вакытлар үткәнлеген аңлаучы вә аңлатучы егетләргә мохтаҗ. Безнең милләт тә Пушкиннарга, граф Лев Толстойларга, Лермонтовларга мохтаҗ». Тукайның Толстойга булган мәхәббәте бу сүзләрдә бик ачык күренә. Тукай үз-үзенә әхлакый камильләш- терүгә өндәүче вәгазьче Толстойны түгел, «эшче халкының файдасына тырышучы» Толстойны, йөз миллионлы крестьян массасының яклаучысын кабул итә. Тукай Толстой иҗатының халыкчан булуына югары бәя бирә. Ул соңгы сулышына тикле Толстой мирасын бозып күрсәтүче татар буржуаз милләтчеләре белән көрәшеп килә. «Мөбәрәк тәсбих өзелде» исемле лирик элегиясендә Тукай алдынгы татар интеллигенциясе исеменнән Толстой үлеменә тирән кайгы белдерә, соңыннан буржуаз газеталарда Толстой үлеменә некролог урнаштырып, Толстойны дини сабырлык һәм басынкылыкны вәгазьләү дип күрсәткән мәкаләләр басылгач, Тукай «Ялт- йолт» журналында Толстой турында «Мәшһүр татарларның фикерләре» дигән,махсус мәкалә белән чыга, буржуаз милләтчеләрнең бунтчы Толстойны бозып күрсәтергә маташуларын кискен рәвештә тәнкыйть итә. Толстойның татар культурасы һәм әдәбият үсешенә булган йогынтысын аның иҗаты тирәсендә барган идея- политик көрәш белән генә чикләп калырга ярамый. Толстойның йогынтысы төрле юнәлешләрдә бара. Каюм Насыйри ижатын шушы ноктадан чыгып махсус тикшерү Толстой педагогикасының уңай яклары бөек татар мәгърифәтчесенең педагогик карашларына 1 Яклаучысыз. 
                     9 Ленин әдәбият турында. Татгосиздаг. 1947 ел, 61 бит. 
 
йогынты ясавы турында кызыклы нәтиҗәләр бирер иде. Заһир Бигиев, Фатих Амирхан, Ш. Камал һ. б. язучыларның әсәрләрен тикшерү Толстойның демократик татар язучыларына иҗат йогынтысы булганны күрергә мөмкинлек тудыра. Бу язучыларның әсәрләрендә куелган зур социаль темалар, кешеләрнең берберсенә булган катлаулы мөнәсәбәтләре аша психологик планда чишелә. Толстойның алдынгы традицияләре бүген дә яши. Бүгенге татар совет әдәбиятының Ш. Камал, А. Шамов, К. Нәҗми, Г. Бәширов һ. б. иптәшләрнең әсәрләрендәге уңышларны бу традицияләрнең уңай йогынтысыннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Безнең көннәрдә Толстой киң катлау хезмәт ияләренең байлыгы булып әверелде. В. И. Ленинның алдан күреп әйткән сүзләре чынга ашты: «Толстой, массалар алпавыт һәм капиталистлар изүен бәреп төшереп, үзләре өчен кешечә тормыш шартларын барлыкка китергәч, алар тарафыннан һәрвакыт кадерләнәчәк һәм укылачак...» 1 Толстойның әсәрләре СССР халыкларының барлык телләренә диярлек тәрҗемә ителгән. Аның татар телендә «Хаҗи ..Морат», «Балачак», «Урман кисү», «Алпавыт иртәсе», «Балдан соң», «Яңадан туу» һ. б. әсәрләре массовый тиражлар белән аерым китаплар булып басылганнар һәм хрестоматияләргә кертелгәннәр. Тиздән татар телендә «Сугыш һәм тынычлык», «Хаҗи Морат»ның яңа басмасы һ. б. әсәрләре басылып чыгачак. Толстой әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итүдә А. Шамов, М. Максуд һәм С. Әдһәмова кебек иптәшләрнең зур көч куюларын билгеләп узасы килә. Киләчәктә бу мактаулы эшкә квалификацияле тәрҗемәчеләр күбрәк тартылсын иде. Бөек рус классикларының уңышлы тәрҗемәләре милли культураларны үстерүче фактларның берсе икәнен онытырга ярамый.