Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗЕМСНАРЯДЧЫЛАР


(Казан портын төзүчеләр турында икенче очерк) I Пыяла рубкада, почмакта, кечкенә генә ак өстәл тора. Өстәлдә вахта журналы ята. Без аның битләрен ача барабыз. «...Вахтаны эштә кабул иттем, багермейстерның икенче ярдәмчесе Валентин Медведев». Яна битне ачабыз, һаман шул бер үк имза: багермейстерның икенче ярдәмчесе Валентин Медведев. Нинди кеше икән бу «икенче ярдәмче?». Ни өчен аның исемен әйткән саен багермейстер Николай Алексеевич Козякин мыек астыннан гына елмаеп куя. Бу кеше үзе турында: «тымызык күлдә корт уйный», дип әйткән иде бит әле. Ниләр белә икән ул Валентин Медведев турында? Сөйләтәсе иде аңардан. Ләкин Николай Алексеевичның җәелеп сөйләшергә бер дә исәбе юк кебек. Земснаряд язгы ташкыннардан соң бик киң булып җәелгән Идел ярында эшли. Рубкадан карасаң — дүрт якта да тимгелләнеп торган су гына күренә. Бүтән земснарядлар беркадәр алдарак туктаганнар. Порт мәйданын су баскан. Аның урынын су эчендә калган биек коперга һәм анда-санда су эченнән күренеп торган такта сарайларга һәм иң калку урыннарга күчерелгән хәрәкәтсез экскаваторларга карап кына билгеләргә мөмкин. Николай Алексеевич идарә рычагларын әле алга күчерә, әле үзенә тарта, башын күтәреп манометрга карап ала. Безгә ул яны белән тора. Яннан караганда аның йөзе кош башын хәтерләтә. Күз почмагында вак җыерчыклар аның үзе әйткәнгә генә түгел, чынлыкта да хәйләкәр «карт» икәнлеген күрсәтеп торалар. Земснарядның бөтен экипажы комсомолец яшьләрдән торганлыктан, капитан Сатунин белән Козякинны, сакал-мыеклары булмаса да, «безнең картлар» дип йөртәләр. Әмма Николай Алексеевичның картлар исемлегенә керергә теләге һич тә юк бугай. Менә ул безгә таба борылды. Аның күзләрендә инде хәйлә түгел, ә борчылу сизелә иде. — Сез аны герой ясамакчы буласызмы? — Бу сорауны ул ни өчендер шыпырт кына бирде һәм тирә-ягына каранып алды. — Нишләп алай дисез, Николай Алексеевич? Без аның турында арттырып язарга уйламыйбыз. Бәлки, әле бер нәрсә дә язмабыз. Безнең бу сүзләребездән соң багермейстерның күзләрендәге борчылу, шикләнү, сагаю белән алмашынды.   Юк, сез минем сүзләремне ялгыш аңладыгыз бугай,—диде УЛ. Валентин турында язмаска кирәк дип әйтмим бит. Яшь булса да эшен белә. Яхшы эшли ул... Ләкин... ничек дип аңлатырга инде сез- гә  ул тирәягына каранып алды һәм, берсе ишетеп калмагае
75 
 
дигәндәй, тавышын тагын әкренәйтте. — Валентинны мин яратам. Аңа үз улыма караган кебек карыйм. Шуңа күрә, зинһарлап сорыйм, аны герой ясый күрмәгез. Яшь әле ул... Аягы таюы бар... Башы әйләнер... Ә безнең эштә аягың тайса да, башың әйләнсә дә бер генә урынга — борт артына, суга төшәсең. Менә шул. Николай Алексеевич яңадан манометрга карап ала, уң як тәрәзәдән рефулер очына — пульпага күз төшерә, рычагларны күчерә, аннары безнең янга утырып, ике кулын майланып беткән тез башларына куеп, көлемсери төшеп сөйләргә керешә. — Бервакытны, сугышка кадәр әле, минем янга- менә сезнең кебек бер бик чибәр корреспондент килеп төште. Андый кунаклар бездә, билгеле, сирәк була. Без бит юл өстеннән читтәрәк яшибез. Экипаж членнары моның язучы икәнен сизеп алганнар да, юк йомышны бар итеп, әледән-әле минем янга кереп торалар. Ә кунак аңа-моңа карамый шатыр-шотыр яза да яза. Бер дәфтәр язды бугай. Мин, исем китеп, 'уйлап торам: нәрсә яза бу күзлекле абзый, ул кадәр күп язарлык сөйләмәдем дә бугай. Барлык сораганы исем-фамилиям булды да, план турында булды. «Процент, процент кирәк», ди безгә. Ярый, процент кирәк икән, рәхим ит, 150 дим. Аз, ди, башын селкә. Нишләтәсең • дим, ни бары шунда, гаепләштән булмасын. Менә бер заман бу дәфтәрне кесәгә салды, лейкасын чыгарып, менә бүгенге шикелле кырынмаган-нитмәгән кыяфәтнәмамны — чалт! — рәсемгә төшереп алды. Анысына әлләни исем китмәде. Рәсем нинди генә булса да иясенә охшар, охшамаса да дөнья җимерелмәс. Минем эчемне дәфтәрдәге язулар тырный. Түзмәдем, нәрсә ул хәтле яздыгыз, дип, иптәш корреспонденттан туп-туры сорадым. Басылып чыккач күрерсез, ди. Ярый, күрербез, дим. Менә бер заман газета килеп төште. Атакай гынам! Шундый иттереп сурәтләгән бу мине — хет хәзер үк Михаил Иванович Кремльдән миңа самолет белән орден җибәртсен. Бөтен экиһажда янәсе мин бер үзем, планны да бер үзем үтим, имеш. Бөтен коллективның тырышып эшләгән эшен миңа тоттырган. Күтәрә алырмы дип тә уйламаган. Герой булгач, күтәрер инде дигәндер... Җитмәсә, каһәр суккан, йөз иллене ике йөз иллегә сикертеп, бик асат кына миннән тагын бер айлык планны үтәткән бу. — Николай Алексеевич кулын селкеп алды. — Оятымнан кеше күзенә күренергә куркып йөрдем. Ул чакта земснарядтан бөтенләй китә яздым... Ә кайберәүләрнең менә шулай күккә чөеп мактау җаннарын эретеп җибәрә. Анысы да була. .Мин яшьләр судносында ике картның берсе икәнмен, үземнең балаларымны шушындый хәвеф-хәтәрләрдән, бер дә көтмәгәндә күктән очып төшеп, һавага күтәреп алып китүче тилгәннәрдән сакларга тиешменме? Тиешмен! Менә шул, хөрмәтле иптәшләр. Ул урыныннан торып, рубкадан чыкты да, түбәндә эшләп йөрүче кызларның берсенә кычкырды. — Аня, Валентинны чакырып кил әле. Күп тә үтмәде, төз буйлы, үткен кыю карашлы, форменный фуражкасын көяз генә кыңгыр салып кигән егет рубка ишеген ачты. — Иптәш багермейстер, сезнең чакыруыгыз буенча... Николай Алексеевич аңа сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмичә: — Менә танышыгыз, корреспондентлар, — диде. Кара тутлы йөзле, кара күзле, өске ирененә сызылып мыек чыга башлаган (менә шушындый мыек турында инде: «чыгар-чыкмас мыегымны кызлар сорый калфак чугына», дип җырлыйлар!), янып, атлыгып торган Валентин, тигез ак тешләрен күрсәтеп елмаеп, кулын сузды. — Медведев. Менә кем икән ул «икенче ярдәмче», менә кем өчен Николай Алексеевич аталарча борчыла икән. Дөресен әйткәндә, башта без аны күз алдыбызга бүтәнчәрәк китергән идек. Нишлисең, күңелле алдану.  
76 
 
— Кем булырга? Тормышта нинди һөнәр сайларга? Ул көн кайчан килеп җитәр? Тизме? Юк, ул көн тиз генә килеп җитмәс әле. Аңарчы әле әллә нихәтле сулар агачак, аңарчы әле... Син үзеңнең яшь үсмер күңелең белән алда торган көннәрне саныйсың һәм, аларның күплегенә исең китеп, каядыр сикерергә теләгәндәй, күзләреңне чытырдатып йомасың. Ләкин ул көн сиздер ми-сиздер ми генә килә дә, синең барлык бүтән уйларыңны башыңнан куып чыгарып, алдыңа килеп баса: — Кем булырга? Синең алдыңда зур тормышның ишекләре ачык, әйдә, рәхим ит. Дөрес, бу турыда сиңа кадерле укытучыларың да, ата-аналарың да, өлкән туганнарың да, син үзең уйланудан бик күп элек киңәш бирә башлыйлар. Ләкин кара туфракка күмелгән орлык та вакыты җитмичә шытып чыкмаган кебек, син дә ул киңәшләргә вакыты килеп җитмичә, рәтләп колак салмыйсың. Алар синең бер колагыңнан керәләр дә икенчесеннән чыгалар. Синең колагыңа тукысалар да, күңелеңнән: юк, бу миңа түгел әле дия бирәсең. Шулай көннәр, атналар, айлар үтә. Менә җиденче класс өчен бирелгән имтиханнар да артта калды инде. Имтихан көннәрендә Валентин Медведевның бөтен уйлары дәреслекләрдә генә иде. Тормышта нинди генә шатлык яисә кайгы булса да, аңа алар барысы да менә шушы дәреслекләр эченнән генә чыга күк тоела иде. Хәзер инде ул дәреслекләр әйбәтләп төреп, бау белән бәйләп куелган, ә тормыш һаман бара. Валентин инде аның дәреслекләр киртәсенә генә сыймаганлыгын да бик ачык күрә. Ул үзенең киләчәге турында җитди итеп уйлана башлый. Ә яшүсмернең киләчәге аерылгысыз рәвештә аның булачак профессиясе белән бәйләнгән: Кем булырга, нинди һөнәр сайларга? Өстенә буй-буй тельняшка кигән, кара чәчле, кечкенә кара күзле үсмер малай, иягенә таянып, тәрәзәдән карап тора. Кыен аңа, бик кыен. Җиде еллык белем белән генә бу катлаулы мәсьәләнең очына чыгуы бик читен. Еракта Идел күренә, пароходлар, баржалар, катерлар үтә. һәм үткән берсе ниндидер күзгә күренми торган нечкә җепләр белән Валентинның күңелен Идел тарта. Ул күптән инде тельняшка булдырды, су юлчылары кия торган фуражка сатып алды. Билгеле, болар барыннан да элек олыларга кызыгып караудан килеп чыккан нәрсәләр. Ләкин кызыгу гынамы соң? — Мин сезгә яхшылап аңлатып бирә алмам инде,—ди Валентин, шул кабатланмас көннәрен искә төшереп. — Нәрсәдер минехм күңелемне Иделгә тарта иде. Мин үземнең тормышымны Иделдән башка күз алдына китерә алмый идем. Уйлап кына карагыз: ничәмә-ничә гасыр буенча кешеләр үзләренең тормышларын Иделгә багышлаганнар. Тулы булмаган урта мәктәпне бетергән елның көзендә Валентин Медведев Горький шәһәрендәге елга техникумына укырга керә. Менә шунда инде аның озын еллар буенча күңелендә йөрткән хыяллары тормыш белән кушыла, чынга әверелә башлый. Ул җаны-тәне белән укырга бирелә, яңадан дәреслекләр аның күңелен үзләренә тартып алалар. Тик ял көннәрендә генә ул Идел буена төшеп, заманыбызның бөек очучысы Валерий Чкалов һәйкәле янына барып утыра. Аннан Сормово заводларының төтенле трубалары, Ока сулары белән Идел сулары килеп кушыла торган атаклы «Стрелка», Идел аръягындагы киң тугайлар күренә. Кояш нурларында серле көзгесыман җемелдәп еракка-еракка сузылган Иделгә карап, Валентин ярсу йөрәген тыя алмыйча: — Тизрәк укуны тәмамлыйсы иде, тизрәк эшли башлыйсы иде,— дип пышылдый үз-үзенә. һәм менә өр-яңа кительләренә техник-лейтенант погоннары таккан,
77 
 
эмблемалы фуражкаларын кыңгыр салыбрак кигән яшь, чибәр командирлар «Волжский-16» земснарядының палубасына күтәреләләр. Алар арасында багермейстерның икенче ярдәмчесе итеп билгеләнгән Валентин Медведев та бар. Иптәшләре арасында ул үзенең яшьлеге, зифа буе һәм матур чырае белән аерылып тора. Земснаряд командиры Павел Николаевич Сатунин яшьләрне өске палубада каршы алды, һәрберсе белән кул биреп күрешкәннән һәм беркадәр танышканнан соң, елмаеп әйтә куйды: — Болай булгач, без бит барыбыз да бер техникумнан булып чыктык әле. Моннан егерме ел элек, 1933 елда, мин дә Горькийдагы елга техникумын тәмамлаган идем бит. «Ә мин әле ул чакта әнием карынында гына булганмын» дип уйлап алды Валентин һәм аның күңелендә командирга карата хөрмәт туды. Егерме ел эчендә ул нинди генә тәҗрибә тупламагандыр! Соңыннан, техникумда бергә укыган һәм земснарядта механикның икенче ярдәмчесе итеп җибәрелгән дусты Игорь Думчев белән икәүдән- икәү калгач та Валентин шул турыда сүз ачты. Түгәрәк йөзле, зәңгәр күзле, юан гәүдәле Игорь кулындагы гитарасына чиертеп: — Без бит синең белән, Валя, шахматистлар,—диде, — ә шах- матистта— түземлелек, аллага шөкер. Өйрәнербез дә, укырбыз да. Экипаж кешеләре белән Валентин бик тиз танышты — суднода барысы да диярлек яшьләр иде һәм күбесе шул ук Горький шәһәрендәге ремесленныйдан һәм техникумнан килгәннәр иде. Багермейстер Николай Алексеевич Козякин белән Валентин аеруча дуслашты. Тәҗрибәле багермейстер беренче көннәрдән үк аны үз күзәтүе астына алды. Ул сәгатьләр буенча яшь егеткә үзенең тәҗрибәсе турында сөйләде, аның белән бергә вахтада торды. Карар күзгә артык йомшак күңелле булып күренгән Николай Алексеевич эштә бик таләпчән һәм әз генә кимчелекләр өчен дә бик каты кыздыручы кеше булып чыкты. Валентин суднога килгәндә, земснаряд кышкы затонда тора иде әле; күп тә үтмәде, земснаряд Казан порты төзелеше районына китәргә һәм туфрак чыгару эшенә керешергә боерык алды. Земснарядтагы ремонт эшләре төгәлләнүгә, буксир да килеп җитте. Ул, земснарядын сөйрәп, Идел киңлегенә алып чыкты. Менә шул көннән башлап земснарядның беренче вахта журналы ачылды, һәм коллектив тормышында яңа көннәр яки су юлчылары теле белән әйткәндә: навигация башланды. Вахталар, авраллар, трубаларны, якорьларны күчереп куюлар, ә кичләрен, киң Идел өсләрен яңгыратып, күмәкләшеп җырлаулар, биюләр китте. Валентин үзенең беренче вахтасына хәзерләнде. Хезмәттә беренче мөстәкыйль адымны атлагандагы көчле дулкынлануны кемнәр генә кичермәгән. Л4еиә син вахтада, менә син нәрсәдер эшлисең, ләкин бу эшнең нәтиҗәсе зачет книжкасындагы билге булып түгел, ә халкың башкарган бөек, иҗади эшнең бер өлеше булып гәүдәләнәчәк. Диңгез кебек җәелгән Идел буйлап земснаряд Казанга якынлаша. Җылы апрель иртәләре өчен хас булган аксыл томан эченнән, Валентинга рәсемнәр буенча гына таныш булган шәһәр калка. Кремльнең ак башнялары, биек таш йортлар, бик күп сандагы завод трубалары, су күтәрә торган башнялар торган саен ачыграк күренәләр. Менә буксир земснарядны аның эш урынына — Яңа бистә турысына китереп куйды. Порт булачак урын хәзер су белән капланган. Земснаряд туктаган урыннан Яңа бистәгә кимендә ике-өч километр җир бар. Земснаряд командиры Павел Николаевич Сатунин команданы тагып бер мәртәбә җыйды һәм бу юлы инде алда торган бурычны урында аңлатып бирде. Якорьлар куелгач, земснаряд эшли дә башлады. Беренче вахтага,
78 
 
билгеле, багермейстер Николай Алексеевич Козякин үзе чыкты. Ләкин Валентин да рубкада иде, һәм ул өйрәтүчесенең һәр хәрәкәтен үтә зур кызыксыну белән күзәтеп торды. Менә Николай Алексеевич электромоторларны тоташтырды һәм әллә ничә тонналык авыр сосун әкрен генә суга төшә башлады. Тагын берничә минуттан рефулер трубаларында су шауларга тотынды. Барысы да уң як тәрәзәгә борылдылар. Биредән рефулерның очы күренә иде. Анда юан трубадан кинәт су ыргылып чыга башлады. — Пошла! Пошла!—диде Валентин шатланып. Ләкин шатланырга иртәрәк иде әле. Капитан да, багермейстер да, тирән бер киеренкелек кичереп, рефулердан бәреп чыккан суның төсе үзгәрүен көттеләр. Суның төсе үзгәрүе — сосунның су белән бергә ком суыра башлавын күрсәтә. Ләкин су әле һаман төсен үзгәртми, каралмый. Валентинның шатлыгы тирән борчылу белән алмашынды: — Нигә бу болай?!. — Шауламагыз, — диде аңа Николай Алексеевич, кисәтеп. — Сосун- ны икенче урынга күчереп карыйк. Ләкин кат-кат күчерүләрнең дә файдасы булмады — трубадан бары тик су гына бәреп тора иде. Шуңа да карамастан, багермейстер белән капитанның үтә тыныч булулары, үзара әкрен генә сөйләшүләре Валентинны җәберсетеп җибәрде. Ул аларның әле берсенә, әле икенчесенә карый иде. Аның аптырап каравын өлкән командирлар сизделәр, ахрысы. — Кызарга ярамый, иптәш Медведев,—диде Сатунин. — Менә бергәләп уйлашып карыйк әле. Безнең земснаряд хәзер Идел өстендә түгел, ә язгы ташкынның сулары белән капланган кыр өстендә тора. Быел үзегез беләсез, Идел ике атнага иртәрәк ташый башлады. Бу сирәк очрый торган хәл. Туфракның өске катламы бераз эрегән, ә асты — эреп өлгермәгән. Туң җирне сосун суыра алмый... Нишләргә? Минемчә, Идел ярына кайтырга. Тирән су астындагы туфрак бер вакытта да туң булмый. Шулай итеп без, уртадан башлап ярга таба түгел, ярдан башлап ү’зәккә таба барачакбыз. Бу тәкъдим үзен бик тиз аклады. Земснаряд ярга күчеп эшли башлауга, рефулердан карасу төстәге фонтан бәрергә тотынды. Ниһаять, Валентин Медведевның да вахтага басар сәгате килеп җитте. Ул эчке дулкынланудан чак-чак кына калтырый төшкән кулы белән вахта журналына беренче тапкыр: «Вахтаны эштә кабул иттем. Багермейстерның икенче ярдәмчесе В. Медведев» дип язып куйды. Аннары идарә итү урынына басты. Каршында нечкә телен кыймылдатып торган манометрга күз төшерде. Капитан белән багермейстер, кулларын артларына куеп, сүзсез генә аның эшен күзәттеләр. Аннары Валентинның берүзе дә эшли алуына ышанып булса кирәк, шулай бер сүз әйтмичә чыгып киттеләр. Менә кояш нурлары тулган пыяла рубкада Валентин Медведев бер үзе. Аңа земснаряд кадәр земснарядны ышанып тапшырдылар, аның боерыкларын машина бүлегендә эшләүче мотористлар да, механиклар да, вахтада торучы барлык бүтән эшчеләр дә һичбер сүзсез үтиләр. Валентин иңнәренә бик зур, моңарчы булмаган зур җаваплылык төшкәнен тойды һәм нәкъ менә шушы сәгатьтә аның тормышында нәрсәдер үзгәреп киткәндәй булды. Яшь багермейстерның күңеле шатлык белән тулды. Моңарчы да аның шатлык сәгатьләре аз булмады. Әмма бу минуттагы шатлык үзенә бер төрле, кояш нурларында ялтырап яткан язгы Идел кебек зур да, тирән дә, көчле дә иде. Бу кешенең мөстәкыйль хезмәткә җитлегү шатлыгы иде... Валентинның карашы шикле рәвештә тынып калган манометр теленә төште. Нәрсә бу? Нигә туктаган бу? Манометр трубкасына ком тулганмы әллә? 
79 
 
Медведев, судно телефоны янына килеп, машиналар бүлегенә шалтыратты. — Кем бу? Сизовмы? Саша, сезнец манометр күпме күрсәтә?.. Шулаймы? Трубка тыгылган. Өрдереп чистартыгыз. Бераздан манометр теле, җан кергәндәй, селкенеп куйды. Нәкъ шул минутта рубкага Сатунин килеп керде. — Барамы? — Бара, иптәш капитан. — Пульпага күз төшер әле. Валентин сискәнеп китте. Рефулердан су гына бәреп чыга иде. Димәк, тагын туң туфрак. Павел Николаевич башын селекте. — Алай булмаска тиеш. Сосунны чистартырга кирәк. Кайчак сосун да тыгыла. — Күтәрәбезме? — Күтәрик. Валентин электромотор рычагларын күчереп куя. Көчле лебедкалар эшли башлый. Барабаннарга корыч трослар урала һәм су астыннан, бик зур балык башы кебек, сосун әкрен генә килеп чыга. Сосунга туң туфрак кисәкләре тыгылган икән. Маруся Торопова белән Аня Подъёлышева, көймәгә утырып, сосун янына ашыгалар. Бу кызларның көймәгә сикерүләрендә һәм сосунны чистартуларында гажәп бер өлгерлек һәм җитезлек бар иде. Валентин аларга сокланып башын чайкап куйды. — Суга егылырбыз дип тә курыкмыйлар бит. — Бу кызларның давыл вакытында якорь куйганнары да бар, син аларны алан тиз генә суга төшерергә ашыкма әле,—диде капитан. Чистартылган сосун яңадан суга төшерелә. Валентин уң як тәрәзәдәй пульпага карый. Башта аннан аксыл су бәреп тора, аннары су куе соргылт төскә керә. — Нормально,—ди Валентин. — Әйе, — дип дөресли капитан. Вахтадан соң Валентин, иптәшләре белән көймәгә утырып, күңел ачарга чыкты. Аның бүген җырлыйсы, шаярасы, көләсе килә иде. Судно кызларын шаккатырып, гитарада төрле такмаклар башкарды, әллә нихәтле көлке вакыйгалар сөйләде. Ә кич белән каютасына кайткач, тумбочка өстеннән Горькийның «Минем университетларым» дигән китабын алып укый башлады. Ул Горькийны барлык бүтән язучыларга караганда да Идел-анабызга һәм аның кешеләренә булган кайнар мәхәббәте өчен ярата иде. Китап укып утырганнан соң, ул ятып һәм кулларын баш астына куеп уйлана башлады. Менә берничә ел земснарядта эшләгәч, ул су институтына укырга китәчәк. Анда, ә бәлки аңарчы ук, Валентин кемнедер очратырга тиеш. Кемне?.. Анысын Валентин әле үзе дә белми. Тик тормыш юлында аны очратуына гына ышана. Валентин Медведев белән без берничә тапкыр очраштык. Соңгы тапкыр земснарядтан киткәндә Николай Алексеевич безне читкәрәк чакырып: — Герой ясамассыз бит?—дип сорады. Без аңа, укып чыккач, күрерсез дидек. Ул, көлемсерәп башын селкеп калды. II Ул көнне Саша Сизов бөтенләй йокламады. Кеше күңеле шундый инде ул: кайгы басса да, шатлык килсә дә чишмә суы кебек тыныч кына, тирбәлми генә ага алмый. Әлбәттә, төрле кешенең кичереше төрлечә. Берәүләр, үзләрен кая куярга белмичә, аһваһ килеп йөриләр, күп сөйләшәләр, җырлыйлар, көләләр яки тирән өметсезлеккә төшәләр, үзләре Дә интегеп бетәләр, башкаларны да ахыр чиккәчә аптыраталар, икенче
80 
 
берәүләр исә, барлык кайгы-шатлыкларыи эчтән кичереп, бүтәннәрнең күзенә ташланмаска, аларны әз генә булса да борчымаска тырышалар. Беренчеләренең кичерешләре никадәр сай, шау-шулы һәм тиз үтүчән булса, икенчеләренең йөрәк кичерешләре шулкадәр тирәнрәк, озаграк һәм көчлерәк ага. Хәер, һәр күңелнең үзенә бер дөнья хасил иткән, кабатланмас кичерешләрен болай гади генә итеп икегә бүлү — хакыйкатькә туры килеп бетми. Әмма яхшымЫ, яманмы, кешеләр борын-борыннан ук һәр нәрсәне икегә бүлеп карарга өйрәнгәннәр һәм шуңа күнеккәннәр. Өлкән моторист Александр Сизовның бу ике төркемнең кайсысына якынрак торуын яки бу ике төркемнең берсенә дә керү-кермәвен алдан әйтеп куюның һичбер хаҗәте юк, укучы моны соңыннан үзе дә күрер. Төнге сәгать икенчедә Сизов земснарядның машиналар бүлегенең алгы өлешендә урнашкан кысынкы каютасыннан иркен палубага чыкты. Җылытылган машина мае һәм тагын әллә нинди исләр белән тулы бөркү трюмнан соң апрель иртәсенең салкынча һавасы аңа аеруча саф һәм рәхәт булып тоелды. Ял көннәрендә генә кия торган кыска бушлатын иңенә салган, башына аксыл чәчен бераз чыгара төшеп эмблемалы фуражка кигән егетнең «җиде төн уртасында» эшсез йөрүен күргән лебедчица кызларның берсе, аның яныннан үткәндә чәнчеп әйтеп куймыйча түзә алмады: —Саша, свиданиега чыктыңмы әллә? — Әйе, су кызы белән серләшеп утырырга чыктым әле,—дип шаяртты егет һәм, борт янына килеп, салкын дымлы тимерләргә ике кулы белән тотынды. Идел өстендә таң сызылып килә иде. Диңгездәй җәелгән елга тонык кына ялтырап ята. Урыны-урыны белән чем-кара яки пыяласы- ман яп-якты. Ослан таулары, яр буендагы карасу әрәмәлекләр, уйга калгандай, серле тынлык эченә чумганнар. Порт төзелеше мәйданында һәм шәһәр янында исәпсез-хисапсыз утлар җемелди. Ерактан диңгез кебек җәелгән киң Идел уртасыннан, таң алдындагы шушы утларга карап торганда башка нинди генә якты уйлар килми дә, күңелне нинди генә кыю хыяллар канатландырмый. Бигрәк тә яшь йөрәкне... Яшь гомереңнең бары тик егерменче язын каршылыйсың, ләкин си- на: син инде тормышта күп нәрсәне беләсең, төшенәсең, күрәсең кебек тоела, ә синең алдыңда колачын җәйгән киләчәкнең иге дә, чиге дә, матурлыкта, бәхетлелектә тиңдәше дә юк кебек. Шатлыгың эчеңә сыймый. Дөньядагы бар нәрсәне онытып, таң матурлыгы белән ләззәтләнәсең, ә түбәндә вак-вак дулкыннар земснаряд бортына берөзлексез бәрелеп торалар. Күк йөзе яктырганнан-яктыра бара, йолдызлар инде сүнгән. Тик офык буенда гына, адашып калган бер йолдыз, яшь мотористны үз янына чакыргандай зәңгәр күзен кыса. Саша аяк астындагы тимер палубаның әкрен генә дерелдәвем тоя. Дизельләрнең гөжләүләре ишетелә. Бу гөжләүләр салмак кына тирбәлгән музыкасыман бик озак дәвам итәләр һәм ничектер үзләреннән- үзләре тынгандай булалар. Чынлыкта исә алар бер дә тыймаган, тик моторист егет колагы гына аларны, сәламәт кеше үз йөрәгенең тибешен ишетмәгән кебек, ишетми башлый. Ләкин бервакыт ниндидер ят тавыш ишетелә һәм егет шунда ук сискәнеп китә, сагая. Аннары тиз генә артына борыла, күңеленнән борчулы уйлар йөгереп үтеп китәләр. Бу борчылуны йөрәге кинәт авырта башлаган кешенең борчылуы белән генә чагыштырырга мөмкин. Дизельләр — судноның йөрәге. Анда кечкенә генә тоткарлык булса да, бөтен земснарядның эшенә зыян киләчәк. Сизов, бер кулы белән бушлатын тотып, түбәнгә ашыга башлый, ләкин ярты юлда туктап кала. Ят тавыш югала, яңадан күңелне тыныч- .ландыра торган тигез ритм дәвагл итә.

«I 
 
Сизов, вахтада торучы иптәше турында уйлап, эченнән: «Молодец, Данников!» диде һәм, элекке урынына кайтып, яңадан Иделгә күз салды. Берничә генә минут үтте кебек. Ләкин шул берничә минут эчендә күк йөзе шактый агарып өлгергән. Караңгылык пәрдәсе белән өртелгән шәһәр биналары ап-ачык күренә башлаган, бигрәк тә ак йортлар. Кремль стеналары ачык һәм гаҗәеп матур булып күренәләр. Идел буйлап пассажир пароходы килә. Ул әле шактый ерак, күренми дә, әмма аның су чупылдатуы бу иртәнге тын минутта аермачык ишетелә. Пароходны күзәтү өчен Сизов тимер баскычлардан өске палубага күтәрелә. Ул үтеп баручы пассажир пароходларга карап калырга кечкенәдән үк ярата. Әле малай чагында ук ул Иделнең текә ярына килеп утыра да узып баручы пароходка карап уйлана һәм үзенең дә шул зәңгәр пароходларга утырып, каядыр еракка-еракка, диңгезләргә китәсе килә иде. Ул пароходларда кешеләр бара. Кая баралар? Ни өчен баралар? Кемнәр икән алар? Бу уйлар малай чагында да аның күңеленә киләләр иде, хәзер дә ул шул сорауларны үз-үзенә тезә бирә. Билгеле, ул аларның җавабын таба алмый, шулай булса да бу сораулардан соң аның күңелендә, бөркү көн уртасында җиләс җил исеп куйгандай, ниндидер яхшы бер тойгы урнашып кала. Уйланырга яраткан Сизов рубкада вахтада торучы багермейстер ярдәмчесе Валентин Медведевның күзенә чалынмыйча гына аргы башка үтәргә теләгән иде, ләкин Валентин аны күреп алып, янына чакырды. Әгәр биредә Сатунин яки Козякин булса, ихтимал, алар: «нишләп бу вакытта буталып йөрисең», дип, Сизовны орышкан һәм йокларга озаткан булырлар иде. Валентин исә Сашаның яшьтәше һәм дусты булганлыктан, комсорг урынбасарына мондый кисәтү ясаудан ерак тора иде. — Нихәл, Саша, күзгә йокы кермиме әллә? Саша багермейстер ярдәмчесенең нәрсәгә төрттерүен бик яхшы төшенде һәм гадәтенчә оялчан гына елмаеп куйды. — Тәмам көйдергән икән үзеңне, Саша. Болай йөрсәң, навигация ахырына чаклы күләгәң генә калачак бит. Саша бу мәсьәләгә артык исе китмәгәнлеген белдерергә теләгәндәй, ике кулын чалбар кесәсенә тыгып, әкрен генә сызгыра башлады. Ләкин йөрәгең шатлыктан ташып торганда сереңне яшереп буламыни. Телгә йозак салырга мөмкин, анысы синең ихтыярында. Әмма күзләреңне нишләтәсең. Гашыйкларның күзләрендәге нурны сукыр кеше генә күр- мәсә күрмәс. Валентин кара кашын сикертеп куйды. — Әллә Тосяң киләме, Caliia? Сизов башын чайкаган була, ләкин йөзендәге һәрбер сызык: «килә, әйе, килә. Бәйрәмгә килә!» дип кычкыра иде. — Кызыгам сиңа, Саша. Бәхетле егет син. Ниһаять, Сизовның да теле ачылды. — Кеше бәхетенә кызыкма, — диде ул, көлемсерәп. — Үз бәхетең дә, әнә безнең өстә уйнап очкан акчарлак кебек, тиздән яныңа килер. Валентин, мәгънәле елмаеп, күзен кысып куйды. — Кара әле, Саша,—диде ул, — син шигырьләр дә язасыңмы әллә? Акчарлаклар турында сөйли башладың. — Мин язмыйм, ә менә син язарсың. Мин бүтәннәр язганны гына күчерәм. Борылыштан ап-ак пароход килеп чыкты. Аның калын тавышлы гудогы алсу нурга коена башлаган Идел өстендә бик озак яңгырап торды. Аннары палубадан гармонь тавышы ишетелде. Кемдер гармонь уйнап җырлый иде. 
(. ,С. Ә." № 8.

82 
 
Хорошо весной на Волге... 
Кояш чыгып килгәндә, киң Идел өстендә яңгыраган моңлы гармонь һәм гаҗәеп җыр Саша Сизовны әйтеп бетергесез рәвештә ләззәтлән- дерде. Аның кулында гармонь булса, ул да нәкъ менә шулай уйнар һәм нәкъ менә шушы җырны җырлар иде бит: 
...Ой, хорошо весной по Волге Плыть на лодочке с тобой... Бары тик пароход күздән югалгач кына, билгесез гармоньчы турында уйлыйуйлый, Сизов түбәнгә төште, рефулер басмасында, трубалар эчендә гөрләгән суга һәм понтоннарга килеп кагылучы дулкыннар тавышына колак салып берничә минут туктап торды, аннары көймәгә утырып, брандвахтага китте. Брандвахтаның кечкенә тәрәзәләренә ак пәрдәләр корылган. Барысы да йоклый. Александр, иптәшләренең йокыларын бүлмәскә теләгәндәй, сак адымнар белән генә басмага үтте. Биредә ул тукталды. Брандвахтага ни өчен килүен ул үзе дә белми иде. «Берәрсе күрсә, йоклаганда саташып йөри бу, дип уйлавы мөмкин», дип көлемсерәде ул һәм кемнең дә булса шулай уйлау, хәтта «лунатик» дип кушамат тагу мөмкинлеге аны бер дә җәберләмәде. Чү! Кемдер әкрен генә гитара чиертә түгелме. Кем булыр икән? Володя Лосевмы әллә? Юк, ул хәзер вахтада. Кем соң? Сизов экипаждагы барлык гитарачыларны күз алдыннан үткәрде, ләкин аларныц кайсы икәнен аныклый алмады. Шуннан ул, кызыксынуын җиңә алмыйча, аргы башка, лебедкалар арасына үтте. Күр син аны! Лебедчица Маруся! Бер дә уйнамый торган иде бу кыз, нишләп белер-белмәс кулына гитара алган? Әллә шыпырт кына, башкалардан яшеренеп уйнарга өйрәнәме? Суднода музыка түгәрәге оештыру турында күптән сүз булган иде, бюроның, шул җөмләдән комсорг урынбасары Сизовның да бу эшкә кулы җитмәде. Бик каты шелтә ишеткән кеше кебек Саша колакларына кадәр кызарып китте. Кинәт Маруся гитарасы өстенә йөзе белән капланды һәм бу хәлне күреп аптырап калган Саша аның үксеп җибәрүен ишетте. Нишли бу кызый? Акылындамы? Бераздан Маруся башын күтәрде. Коңгырт чәчләре тузгып төшкән, соры күзләрендә, энҗе бөртекләредәй, яшь тамчылары ялтырый. Кояшның тәүге нурлары белән яктыртылган бу кызга Сизов таң калып карап торды. Аның Маруся бу кадәр матур булыр дип һичкай- чан уйлаганы юк иде. Ләкин шушы сихри матурлык түгел, ә моннан бик күп тирәнрәк булган дуслык, кешелек тойгысы егетне кызның кайгысын уртаклашырга чакыра иде. Бәлки, аны берсе кыерсыткандыр, бәлки, ул өеннән берәр күңелсез хәбәр алгандыр? Сизов кызга таба беренче адымын атлаган иде инде, ААаруся, гитара кылларын белер-белмәс чиертеп, әкрен генә җырлап җибәрде: 
Кто колечко мое носит, Волга-матушка река... «Ах, йөзеген югалтканга, елап утыра икән бу кызый», дип Сизов мәсьәләне берьюлы төшенеп алды һәм шунда ук уйлап куйды: «Нигә бу кызлар йөзекләрен яхшылап җыеп йөрмиләр икән». Ләкин үзенең дә төнне йокысыз үткәрүен исенә төшереп, башын чайкады: «Әллә, әкәмәт, мин дә юк йөзегемне югалтканмын инде». Хәзер Марусядан ни булды дип сораштырып торуның, гомумән аның янына барып борчып йөрүнең кирәге юк иде инде, йөзеген кем йөртүен үзе дә белмәгәч, аңа бүтән беркем дә ярдәм итә алачак түгел. Бары тик вакыт кына ярдәм итәчәк. Бер дә бер көнне ул «йөзекне  
с 83 
 
өстснә барып утырды. Аның күз алдына кыш ремонтка туктый торган затон һәм Звенигово « затонга килеп йөрүче аксыл чәчле, зифа буйлы Кыз, башыи кыңгыр 
салып назланып кына елмая, әйтмичә генә, егетне Идел буена, уенга чакыра, юк шул, яшел Идел буйлары алар өчен түгел, затонга да кайта алмый. Хезмәте шундый аның, җәй буе ул сөйгәненнән, кешеләрдәй читтә, Идел уртасында яки Кама, Ветлуга ярлары буенда яшәргә тиеш. Аның каравы кыш көнендә ул гел бер урында эшли һәм һәркөн саен сөйгәнен күрә. Саша кесәсеннән алсу конверт чыгарды. «Милый любимый Сашок...» Май бәйрәменә Казанга килергә вәгъдә иткән. Бүген егерме тугызы, иртәгә утызы. Иртәгә, яки берсекөнгә килеп тә җитәр. Дөрес, земснаряд бәйрәм көннәрендә дә тәүлек буенча эшләячәк, ләкин бәйрәм — су уртасында да бәйрәм инде ул. Тантаналы җыелыш та, капитанның рәхмәт белдергән приказы да, үзешчән түгәрәкнең концерты да булачак. Билодя Лосев белән Щербаков бу юлы да тамашачыларны утырган урыннарында биетәчәкләр. Тося белән аларның уенын карап утыру никадәр кү- нелле булачак. Тося әле Володяның таланты турында яхшылап белми дә, Володя Лосев сәхнәдә чын комиклардан бер дә ким уйнамый, ә җырлый башласа, кызлар бөтен дөньяларын оныталар. Ул быел музыка мәктәбенә укырга керү турында хыяллана. Талант! Бергә ремучнли- щега килделәр, бергә укыдылар, бергә эшлиләр. Киләчәктә... Мотористның бер заман кулына дирижер чыбыгы тотып, оркестр алдына килеп басуы, очарга теләгәндәй, ике кулын селкәселкә оркестрга җитәкчелек итүе сәеррәк сәеррәген дә, ләкин Лосев үзе моңа бик нык ышана. Үзе ышангач, билгеле, барып чыгачак! Комсорг Ваня Крутиков та «өйдә» булса, бәйрәм концерты тагын да күңеллерәк үтәр иде. Земснарядта гармоньчылар күп, ләкин Ваня Крутиков кебек оста уйнаучылары аз. Бәйрәм алдыннан бер дә көтмәгәндә авырып китеп, больницага ятты ул. Иртәгә кайтырга кирәк булыр. Ваня Крутиков — таза гәүдәле, кара чәчле, кара Сизовның иң якын дусларыннан берсе. Бу дуслык чакта ук башланды. Алар бер группада укыдылар, деләр, бергә комсомолга керделәр, бергә армиягә флотта хезмәт итәргә хыялландылар. Ваня Сашаның барлык серләрен белә һәм- әгәр сәламәт булса Тосяны каршы алырга да икәү бергә төшәрләр иде. Аңардан ул үзенең эч серен, башкалардан яшереп йөргән кебек, яшерми иде. Маруся инде җырлаудан күптән туктаган, гитара кыллары чыңлавы да ишетелми. Күрәсең, мескенкәй, йөзеген кем алып киткәнлеген белә алмыйча интегеп, каютасына кереп бикләнгәндер дә, хәзер күзләрен зур итеп ачып, түшәмгә карап яки мендәр читен тешләп елап ята торгандыр. Әйдә еласын, шифасы булыр! Кояш шактый югары күтәрелгән. Идел буйлап кайсы югары таба, кайсы түбән таба ашыгып барган пароходларның, үзйөрешле баржалар- • ныц, буксирларның, бик күп сандагы катерларның пыялаларында, ал флагларында алтын нурлар уйиый. Саша урыныннан тора. Тәнендә гаҗәп бер җиңеллек һәм көч, күңелендә әйтеп бетергесез шатлык һәм куану тоя ул. Вахта башланырга байтак вакыт бар әле, ләкин Саша барыбер ятып йокламаячак. Мондый таңнарда егет күзенә йокы керәмени!.. 
Капитан рубкасы земснарядның мие булса, — машиналар бүлеге 
урлап киткән» шаян егетне аның алдына менә шушындый бер якты тайда китереп бастырыр әле. Саша ыргакларына Идел төбенең комы ябышып калган зур якорь көне земснарядлар поселогыннан шул Тося килеп басты, гүя шулай тел белән Саша көрсенеп куя, Көз җитмичә Саша 
барып хәлен белеп күзле егет — Саша әле ремесленныйда бер бүлмәдә яшә- китәргә һәм мор- күңел 

81 
 
аның йөрәге. Аннан машина мае, мазут исе белән катнаш җылы һавл бөркелә, йөрәкнең кан тамырлары типкән кебек, штоклар берөзлексез биеп тора, су төбендәге йомыры сосун аркылы суырта торган куәтле турбина әйләнә, пар казаннарының кай җиреннәндер чыжлап пар чыга. Түгәрәк сәгатьләргә охшаган төрле приборлар нечкә телләрен әкрен генә кыймылдатып торалар. Дизель янында эш киемнәре майланып беткән япь-яшь матрослар йөри. Алар барысы да ремесленныйдан һәм бер-берсенә гаҗәп дәрәҗәдә охшаганнар. Саша Сизов, майлы кулларын сүскә сөртэ-сөртә, механизмнарны күзәтә, кирәкле урыннарга май сала, нәрсәләрнедер борып куя, манометрга, тахометрга, водомерга күз төшерә һәм кочегар Катаевка ягулык өстәргә куша. Кочегарны без гадәттә баһадир гәүдәле, корымга, күмер тузанына буялып беткән ир уртасы кеше итеп күз алдына китерергә күнеккәнбез. Ләкин ян ишектән башы күренгән япь-яшь малайның: — Есть, иптәш өлкән моторист,—дип, хәрбиләрчә бик җитди итеп боерыкны үтәргә ашыгуын күргәч, беркадәр исәпкә калып торасың. — Кем бу? Шушы малай кочегармы? Виктор Катаев Чкалов ремесленное училищесын Сизовтан бер ел соң, 1952 елда тәмамлый һәм шуннан бирле земснарядта эшли. Ябык кына йөзле, оялчан карашлы бу комсомолецпы командирлар да, иптәшләре дә яраталар. Вахтадан буш вакытта ул китаплар укый, яки гитарада чиертеп: ...Товарищ, не в силах я вахты стоять, Сказал кочегар кочегару... — дип әкрен генә көйләп йөри. Телефон шалтырый башлады. Аппарат янында басып торган механик ярдәмчесе трубканы алды. — Галкин тыңлый!.. Есть, есть иптәш багермейстер!—диде ул һәм, башын күтәреп, биек басмада басып торгаи икенче бер мотористка кычкырды: — Гладков, Коля, самый полный... Николай Галкин белән Николай Гладков та, Александр Сизов укыган училищены тәмамлап, әле ремесленныйда чакта ук дуслашып өлгергән шаян, күңелле егетләр. Аларның бу дуслыгы биредә дә, земснарядта да дәвам итә иде. Ике атна буена диярлек дуслар «Журбины» китабын укыдылар. Алар барысы да яшь инженер Зинага күңелләреннән гашыйк булдылар, һәм земснарядтагы кызларга Зинаның кушаматларын тага башладылар. Тик үзенең йөрәген Тосядан башка бер кемгә дә күрсәтмәскә дип бикләп куйган Саша Сизов кына Зинага мөкиббән китмәде. Аның каравы Сашаны Журбиннар семьясының гүзәл татулыгы, берлек, дуслыгы һәм бер-берләрен чын күңелдән яратулары дулкынландырды. Аеруча охшаганы Алексей Журбииның сеңелесе Тоняга һәм Тоняиың абыйсына булган кайнар мәхәббәте, дуслыгы булды. Сашаның да колхозда Людмила дигән апасы, Аня исемле сеңелесе бар. Ул аларны бик ярата, сагына, һәм һәрвакыт ярдәм итеп, бүләкләр җибәреп тора. Шулай булмыйча! Туганнарын ярата белмәгән кеше, башкаларны ничек яратсын ди. Дуслары Сизовның мәхәббәте турында да беләләр һәм Тосяны каршы алырга барыбыз да барабыз дип торалар. Полный оркестр белән каршы алырга әзерләр. Ләкин Саша үзе моңа каршы — аиыц Тося белән икәүдән-икәү генә очрашасы килә. Югыйсә соңыннан әллә нәрсә сөйләүләре бар, болай да кайсыдыр: «Сизов аз ашый, каты сөя», дип авызыннан тере саескан очырган әле. — Бигайбә, дуслар,—ди ул, елмаеп, — мәхәббәт эшендә өченче кеше артык.

85 
 
Вахта ахырга якынлаша иде. Сизов машина бүлегендә һәм өстә эшләүче барлык комсомолецларны һәм яшьләрне күреп, бүген, аштан сон, Май бәйрәме уңае белән кызыл почмакта беседа булачагын әйтеп чыкты. Аннары вахтасын икенче сменага тапшырып, әйбәтләп юынды да, чиста киемнәр киеп, конспектларын карарга кереште. Беседасын ул кичә үк хәзерләп бетергән иде. Ул сүзгә оста булмаса да, гадәттә бик тыныч һәм бер дә борчылмыйча сөйли иде. Бүген ниндидер эчке бер хис аны гадәгтәгечә генә сөйләмәскә, кешеләрнең күңелләренә дә үз күңе лейдә ташыган кебек шатлык, ышаныч, дәрт салырга чакыра. Карандаш белән генә язылган һәм күбесенчә «Агитатор блокнотымнан күчереп алынган юллар бу юлы аны канәгатьләндермәде. Дөрес, Май бәйрәменең тарихы һәм халыкара әһәмияте турында анда бик матур әйтелгән. Ул хакта Сизов шуннан артыгын әйтә дә алмас иде. Ә менә земснарядның уңышлары, кешеләре, җитешсезлекләре турында ул байтак нәрсә әйтә алачак бит. Сизов, конспектларын җыеп, земснаряд командиры Павел Николаевич Сатунин янына брандвахтага киңәшкә чапты. Рефулер буйлап йөгереп барганда, артына борылып, мачтада җилфердәгән ал вымпелга сокланып карап алды. Бу вымпел аларның земснарядына социалистик ярышта җиңеп чыккан өчен бирелгән. Үткән елгы навигациядә «Волжский-16» земснаряды елга төбеннән планнан тыш 200 мең кубометр туфрак-ком чыгарды. Ә быел планнан тыш күпме булачак? һәрхәлдә ике йөз мең генә булмаячак. Яңа Казан порты төзелешендә эшләүче башка земснарядлар арасында «Волжский-16» күп алда бара, планны арттырып үти, бүтәннәр теге яки бу сәбәп белән тик торганда да биредә эш тукталмый. Сизовның күңеле куаныч белән тулды. «Волжский-16» — комсомол яшьләр судносы. Димәк, комсомол бюросының да, «агитатор иптәшнең дә» бу эштә өлеше бар. Понтоннар өстенә куелган юан трубалар яныннан сузылган һәм баскан саен сыгылып торган басма буйлап ашыгып бара-бара, Сизов экипажның иң яхшы эшчеләрен күңеленнән санап чыкты. Алар барысы да комсомолецлар иде... Экипаж капитаны Сатунин комсорг урынбасары телгә алган кешеләрнең берсенә дә каршы килмәде, әмма беседа вакытында хезмәт дисциплинасына, уяулыкка аеруча басым ясарга киңәш итте. — Бәйрәмне бәйрәмчә үткәрү — кешеләрнең табигый теләге, — диде ул, — бәйрәмдә һәркемнең күңел ачасы килә. Ләкин безнең агрегат, үзең беләсең, бәйрәм көннәрендә дә туктамый торган объектларның берсе. Бу көннәрдә без аеруча уяу булырга тиешбез. Без Идел уртасында, безгә бер дошман да якын килә алмый дип тынычланырга урын юк. Горький шәһәрендә миңа бер татар карты һаман әйтә торган иде: бүрек астында бүре юк димә. Моның мәгънәсе шул: без уяулыкны югалткан җирдә һәрвакыт мәкерле дошман эшли, шуңа күрә дисциплина, дисциплина һәм тагын бер тапкыр дисциплинаның кирәк булуы турында истән чыгарма, иптәш комсомол. Ярга чыгарга теләүчеләр бәйрәм көннәрендә күп булачак. Кайберәүләрнең «кунак» чакырулары да .мөмкин. Шуңа күрә без үзебезнең кайда икәнлегебезне, безгә халкыбыз нинди куәтле техника ышанып тапшыруын һәркемгә аңлатырга, төшендерергә тиешбез. Бу сүзләрне ишеткәч, Сизовның башы түбән салынып төште, йөзе караңгыланып китте. Сатунин егетнең бу кичерешен шунда ук аңлады (ул инде Сашаның төне буенча йокламавын да, сөйгән кызын-көтүен до белә иде). Ләкин аны тынычландырырга ашыкмады. Саша урыныннан авыр гына торды. — Аңлашылды, иптәш капитан. Китәргә рөхсәт итегез. Сатунин, урыныннан торып, Сизов янына килде.  
86 
 
— Пигә башыңны идең, комсорг? Агитатор шундый булырга тиешмени. Сизов башын күтәрде һәм командирга туры итеп карады. Анык зәңгәр күзләре сагышлы, ләкин алдашмый иде. — Минем сүзләрем авыр булдымы әллә? Я, әйт, бәлки ярдәм итәрмен? — Юк, иптәш капитан, сез ярдәм итә алмыйсыз. Миңа беркем дә ярдәм итә алмый, — диде Саша, тирән эчке кичереш белән.—Мин бер төрле эшләп, икенче төрле сөйли алхмыйм. Рөхсәт итегез китәргә. — Барыгыз, — диде Сатунин, уйчан гына һәм күңеленнән «горур егет, тагын төне буе йокламас, ләкин йөрәге сыкравын бүтәннәргә белгертергә теләми», дип уйлап алды. Аннары брандвахтаның тар коридоры буйлап үтеп (кызыл почмакта комсомолецлар җыела башлаганнар иде инде), палубага чыкты. Иделдән якты утлары белән балкып пароходлар үтә, йолдызларны каплап авыр болытлар томрый, төньяктан салкын җил исә. Павел Николаевич папирос кабызды, һәм йөзе белән төньякка борылды. Яңгыр гына явармы, әллә кар бураннар да китерерме бу салкын болытлар? Һәм борчылып рефулерга карады. Әлегә артык зур булмаган дулкыннар понтоннарга бәрелеп чәчриләр иде. 
Беренче Май көнне иртәдән үк яңгыр коя башлады. Җил көчәйде. Дөрес, машиналар бүлегендә яңгырның чиләкләп коюы да, җилнең ачы итеп сызгыруы да ишетелми иде. Ара-тирә палубага, саф һавага чыкканда гына көннең никадәр ямьсезләнгәнлеген күрергә мөмкин. Сизоз үз гомерендәге барлык «майларны» күз алдына китерде һәм бәйрәмдә мондый ямьсез көннең булуын хәтерли алмады. Аның күңелендә Май бәйрәме үзенең якты кояшы, аяз күге, күңелле демонстрацияләре, шат җырлары белән сеңеп калган иде. Аннары сөйгән кызын исенә төшерде — килсә чыланып бетәчәк ич! Шунда ук көрсенеп тә куйды, Тося, яңгыр түгел таш яуса да киләчәк, ә менә ул... Капитан каршында урынсызга эреләнмәдеме соң ул? Сораса, Павел Николаевич, бәлки, каршы килмәс иде. Шул ук вакытта үзенең беседа вакытында бәйрәм көннәрендә аеруча уяулык, дисциплина турында сөйләгән сүзләре исенә төште һәм ул ихтыярсыздан кызарып куйды. «Минем кай җирем башкалардан артык... Бүтәннәргә бәйрәм көннәрендә суднодан китәргә ярамый икән, миңа гына ташлама булмас». Ләкин Тосяның яр читендә, аның каршы килеп алуын көтеп, яңгыр астында бер үзе басып торуын күз алдына китергәч, Сашаның йөрәге сызланып китте. Нишләргә? Ичмасам, ярга чыгучы да юк — Тосяга телеграмма җибәрергә кушар иде. Ләкин телеграммада ничек дип язарга? Килмә, мин каршы чыга алмыйм дипме? Әллә бүтән бер хәйлә уйлап табаргамы? Әллә башыңны иеп, капитаннан миңа ярга чыгарга рөхсәт ит дип сораргамы? Юк, юк, болар берсе дә ярамый. Нишләргә сон? Нишләргә икәнен Саша белми иде. Шул каршылыклы уйлар эчендә аптырап торганда Саша яныннан көтепханәдә эшләүче Маруся Торопова йөгереп үтеп китте һәм туктамыйча гына: — Саша, радиодан хәбәр иттеләр, Казанда демонстрация көндезге бергә кичектерелә, — диде. Бу хәбәрнең егетнең эчке кичерешләренә һичбер төрле бәйләнеше булмаса да, Сизов нигәдер җиңел сулап куйды. Ул, мәсьәләнең ниндидер уңай бер чишелеше табылганына ышанып, гөрләп торган машиналар бүлегенә төшеп китте. Беренче Май көнне Тося килмәде. Саша Сизов кулына бинокль тотып, яр буйларын бик озак, туңып беткәнче күзәтте. Ярга йомыш белән’чыккан завхоз Тосяны (Сизов аңардан бу турыда бик үтенеп
87 
 
сораган иде) күрмәгән. «Бер-бер сәбәп чыгып килә алмый калдымы әллә?», дип борчылды Саша. Төнлә, йоклап ятканда, ул өч тапкыр ’рәттән кабатлана торган озын гудок тавышы ишетте һәм, куркып, урыныннан торды. Бу — аврал, тревога сигналы иде. Бу сигналны ишетү белән земснарядтагы, брандвахтадагы барлык кешеләр, төннең яки көннең теләсә кайсы вакытында булса да, эш урыннарына ашыгырга тиеш. Күз ачып йомганчы, Саша урыныннан сикереп торды һәм машиналар бүлегенә йөгереп чыкты. Моторлар туктаган иде. — Ни булды? Нигә туктаттыгыз?—дип сорады ул, вахтадагы иптәшләреннән. — Өскә чык!—дип кычкырды өлкән механик. Сизов палубага йөгереп чыккач, көчле жил аны аяктан бәреп ега язды. Ул, чайкалып китеп, лебедкага барып ябышты. — Рефулерны сакларга! — дип кычкырды өстенә брезент плащ кигән капитан. Сизов берьюлы барысын да аңлап алды — ул ял иткән арада тышта давыл башланган, дулкыннар рефулерны өзгәннәр яки ярга чыгарып ташлаганнар булса кирәк. Ул бер төркем елгачылар белән рефулер басмасы буйлап йөгерде. Понтоннар чайкала, дулкыннар юан трубалар аркылы сикерәләр. Берничә минут үтүгә Сизовның бөтен киемнәре манма су булды. Ә Идел дулкыннары минут үткән саен көчлерәк шаулыйлар, рефулер очындагы будка каршында колгага тагылган электр лампочкасы яшен уты кебек яктан-якка чайкала һәм менә-менә өзелеп суга очар төсле тоела. Өч йөз метрларга сузылган рефулерның урта бер җирендә юан трубаларны бергә тоташтыра торган тимер болтлар сынган. Аларны яңалар белән алыштырып ныгытмасаң, дулкыннар, авыр трубаларны понтоннар өстеннән йолкып алып, су төбенә ташлаячаклар. Ул чагында земснарядның эше бик озакка тукталачак. Рефулерның коерыгын жнл әллә кая, икенче урынга елыштырган. Аны яңадан үз урынына күчерү — коточкыч авыр хезмәт. Ике колач юанлыгындагы трубаларны буксирлар ярдәменнән башка тарттыруны уйлама да. Якорь да урыныннан кузгалган, аны икенче урынга елга уртасына диярлек күчереп куярга кирәк. Валентин Медведев командалыгында бер төркем кешеләр, якорьны күчерер өчен көймәгә утырып кузгалып та киттеләр инде. Көймә әле дулкыннар сыртына күтәрелә, әле дулкыннар арасында калып күздәй югала. Ләкин ишкәкчеләр һаман ишәләр. Валентин аягүрә баскан... Таң алдыннан башланган давыл көне буе дәвам итте. Җитмәсә, яңгыр урынына кар ява башлады. Брандвахта, судно түбәләре һәм палубалар кар белән капланды. Бер генә минутка да салкын су эченнән чыкмый эшләгән кешеләрнең куллары күшегеп, иреннәре күгәреп бетте, тешләре-тешкә тими башлады. Сизов башкалар кебек, әле өзелгән трубаларны ялгашты, әле рефулерны саклау чараларын күреште. Хәзер ул инде үзенең сөйгән кызы турында да, эчке газаплары турында да бөтенләй оныткан иде. Земснарядта туган гомуми куркыныч һәм иптәшләренең һәр минут саен суга бату куркынычына карамастан, үз-үзләрен аямыйча эшләүләре алдында аның шәхси кичерешләре бик кечкенә иде. Якорь салырга киткән көймә исән-сау әйләнеп кайтты. Яңа урынга салынган якорь рефулерны бик нык тота башлады. Хәзер дулкыннар аңа ул кадәр куркыныч түгел иде. Чыланып беткән, ләкин кыю җитез очкын кебек чәчрәп торган Валентин беренче булып көймәдән сикереп төште. Саша аңа сокланып карады: әйе, бу егет давыл кошы булачак’ Кичкә таба давыл басыла башлагач, Сатунин мотористларны машина бүлегенә кайтарды. Буксир килеп рефулерны яңадан үз 


 
урынына куйганчы байтак вакыт үтәчәк. Шул арада мотористлар меха* низмнарга профилактика ясап өлгерергә тиешләр. Арудан, туңудан көч-хәл белән генә атлый-атлый, Сизов машиналар бүлегенә килеп керде. Биредә җылы һәм ышык иде. Сизов пар казаны янында басмага утырды һәм күзләрен йомды. Аның күгәргән иреннәре дер-дер калтырый иде. Алданрак кайткан һәм киемнәрен алыштырырга өлгергән иптәшләре аңа да тизрәк коры киемнәр кияргә киңәш иттеләр. Сизов киемнәрен алыштырып чыкканда, өлкән механик мотористларга профилактика буенча күрсәтмәләр бирә башлаган иде инде. Сизов аның: — Безнең аркада земснаряд бер генә минутка да простой ясамаска тиеш. Җиңнәрегезне сызганыгыз, егетләр!—дигән сүзләрен генә ишетеп калды һәм җиңнәрен сызгана башлады. Профилактика— механизмнарга җиңел ремонт ‘ясау бетеп, земснаряд яңадан эшли башлагач, Александр Сизовны ашыгыч рәвештә капитан янына чакырдылар. Павел Николаевич дождевигын салган, әйбәтләп кырынган, бәйрәм формасын кигән килеш үз каютасында хатыны һәм балалары белән чәй эчеп утыра иде. — Саша, — диде Павел Николаевич, беркадәр көлемсерәп, — хәзер синең өчен дөньяда иң кыйммәт нәрсә — нәрсә? — Иокы, Павел Николаевич. Капитан хатыны белән мәгънәле генә карашып алды. — Алайса, Саша, бар йокла. Сизов урыныннан кузгалмады. Капитан шаяртыр өчен генә аны монда чакырмаган, әлбәттә. — Бер-бер эш бармы әллә, иптәш капитан? — Эш бар иде барын да, синең йокың килә бит. Башка берәүне җибәрергә туры килер. — Нинди эш?—дип сорады Сизов сүрән генә. — Яр башында бер кыз басып тора диләр. Безгә килмәкче икән. Шуны көймә белән алып кайтырга җибәрмәкче идем. Хәерле булсын... — Павел Николаевич, үзем барам, үзем!—дип кычкырды Саша һәм ишекне дә япмыйча йөгереп чыгып китте. Диңгездәй җәелгән һәм давылдан соң тынып калган Иделне ярып көймә бара. Ишкәк ишүче егет, көймәдә арты белән утырып алга барырга мәҗбүр булуга җанытәне белән көеп, әледән-әле башын борып алга карый. Еракта, Яңа бистә кырыендагы дамбада, иңнәренә зәңгәр плащ салган бер кыз басып тора. Бу ул, ул, егет күңеле алдамый! Саша яңадан каерылып-каерылып ишә башлый. Ул земснарядның ишкәк белән селтәнгән саен кечерәя, ерагая баруын күрә, ләкин яр башында торган кызны күрә алмый. Шуңа күрә бераз ишә-ишә дә туктап яңадан артына борыла һәм бераз күтәрелә төшеп, кулын болгый башлый. Янәсе ара ерак түгел инде