Логотип Казан Утлары
Роман

ЯЛАНТАУ КЕШЕЛӘРЕ

Беренче бүлек, 
Кама буенда 

Кама буенда яз ул елны, теләр-теләмәс кенә килгән кунак шикелле, ялындырып, бик озак көттереп, анда да чытык йөзле булып килдё: май аенда кар катыш яңгырлар явып торды. Җанга рәхәтлек бирә торган ямьле җәй һавасын күкрәкләре белән генә түгел, бөтен тәннәре белән суларга зарыккан Ялантау кешеләре язның мондый ягымсыз булуыннан ризасызлык белдерә башладылар. Таныш-белешләр бер-берсе белән очрашкан вакытта исәнлек-саулык сорашудан элек көннәрнең салкын торуыннан зарланырга керешәләр, үзара таныш булмаганнар исә, шул турыда уртак тел табып, танышып китәләр иде. — Җылы көннәр булыр микән соң бу ел? — Чынлап та. Әллә безнең Ялантауда җәй булмаска итә инде... Ләкин бу сүзләр һәрвакыт шаян тонда әйтеләләр, чынлабрак караганда, язның шулай салкын килүенә берәү дә артык боекмый иде. — Зарар юк. Мае салкын килгән ел — бәрәкәтле була ул. — Ничего. Май холодный — год плодородный... Ләкин май да үтеп китте. Ә кешеләр һаман баштанаяк киенеп йөрергә мәҗбүр иделәр әле. Ниһаять, инде июнь урталары якынлашып килгәндә, кояш өстенлек алды — менә дигән җәй кояшы! Төн караңгылыгына җир өстен каплап өлгерергә дә ирек бирмичә, тизрәк таң аттырырга ашыга торган, офык артына кереп, алты-җиде сәгать кенә ял итеп ала да, аннары тагы тәүлек буе диярлек күк йөзендә балкып яна торган кояш! Ул, шулай соңга калып килүе өчен үзенә ачуланмасыннар тагы дигәндәй, бөтен көченә тырышып, кайнарлаиып-кайнарланып, нур өстенә нур бөркеп янарга тотынды. Инде күптән терелгән булса да, җылылык җитмәү сәбәпле, һаман кысылыбрак, бөрешебрәк торырга мәҗбүр булган Кама буе табигате котырып янган җәй кояшының шифалы нурлары астында кинәт иркен сулап җибәргән кебек булды — дәррәү җанланып китте. Мең төрле яшеллек белән бизәлгән урманнар, тау-тау булып актарылган диңгез дулкыннарыдай бөдрәләнеп, кабарырга, калынаерга тотындылар. Ташкын астында юылып, чистарып чыккан тугай болыннарын каплаган бөдрә кыяклы сусыл үләннәр ниндидер тыелгысыз дуамаллык белән ашыгып үсә — күзгә сизелерлек тизлек белән югары күтәрелә башладылар. Кар бураны төсле сибелмәле ак чәчәккә күмелгән шомырт куакларыннан, тәлгәш-тәлгәш аксыл бизәкле яшел ефәккә төренгән балан әрәмәлекләрениән, үтә нәфис алсулыгы белән күзләрнең явын алып торган гөлҗимеш чәчәкләреннән һәм болын өстен чуарлаган
з. .с. ә.- X. 8. 17 
 
тузгак башлы ак чәчкәләрдән бөркелгән хуш исләр белән тулы һавада тугай читендәге урманнан ишетелгән кәккүк моңнары, биек-биек карама ябалдашларыннан чыңгылдап коелган сандугач сайраулары, кәлтә ерып йөргесез куе шырлыклардан, терекөмеш үтеп төшкесез еш үлән төпләреннән чыккан тартар кычкырулары һәм хисапсыз күп төрдәге башка кош-корт авазлары яңгырап тора иде. Болытлы көннәрдә гомумән караңгы чырай гына күрсәтүчән Кама суының да рәхимле кояш нурларына җаны эреп китте ахрысы: йөзе яктырды, көзге кебек булды. Ул тынычланды — мөлаемләнде, үзенең җылы, йомшак кочагына кешеләрне чакырып тора башлады. Ә Ялантау кешеләренә шул гына кирәк иде — ялындырып тормадылар. Киң күңелле Кама буеның беренче кунаклары, гадәттәгечә, балалар булды. Алар артыннан, озак көттермичә, зурлар да кузгалды. Җәйнең ямьле көннәрендә Кама буенда ямьсез, күңелсез урын булмый торгандыр. Анда, кайсы якка гына карасаң да, күзләреңне нинди ноктага гына төбәсәң дә, дикъкатеңне җәлеп итәрлек, нинди ягы белән булса да, сиңа җан азыгы бирерлек кызыклы, күңелле тамашага тап буласың... Палубаларына купшы киемле, шат чырайлы пассажирлар утырткан ап-ак теплоход, үзенең озын-озын дулкыннары белән ярларны капшап, бөтен елга буен кайнатып узып бара икән, яки ул горур, мәһабәт тавышы белән бөтен тирә-якны: сөзәк калкулык өстенә җәелгән Ялантау урамнарын, каршы як яр артында күкселләнеп күренгән калын урманнарны яңгыратып, кычкыра-кычкыра пристаньга борыла икән — ничек аңа борылып карамый түзәсең? Борылып карасаң, аңардан тиз генә күзеңне алып буламыни?.. Яки әнә, нинди зур пристаньга да тукталмыйча, мин ару-талуны белмим, пристань саен тукталып вакыт уздырырга да яратмыйм дигән- сымаи, көчле гөбердәп, ләкин кабаланырга да уйламыйча, буксир пароходы узып бара. Зур-зур ике баржа таккан ул. Баржалар икесе дә бик тирән утырган — алар су өстенә кул яссуы гына чыгып баралар. Ай-Һай күп йөк төягәннәр алар? Нәрсә төягәннәр икән? Нефть микән? Аларга каршы югары яктан икенче буксир килә. Анысы өч баржа өстерәгән. Баржа өсләрендә автомобильләр, йөк машиналары... Юк, бу баржаларның йөге ул машиналар гына түгелдер, эчләре дә тулыдыр. Югыйсә, бу кадәр тирән батмаслар иде... Эчләрендә нәрсә икән? Кая алып баралар икән? Әйдә, кая барсалар да, хәерле юл үзләренә. Бары да безнең өчен... Бөтен су өстен чуарлаган ап-ак каекларга карап тору да күңелле. Ул ал арның берсен-берсе узарга теләп, үзара ярышырга тотынулары'. Ул аларның пароход дулкыннарында әле югары чөелеп, әле бөтенләй күздән югалып тирбәлүләре!.. Кемнәр икән ул көймәләрдә? Әнә анда, ак маяктан ерак түгел, үзенең сиртмәле көймәсендә бер балыкчы карт утыра. Әйләнә-тирәдә кайнаган зур дөньяда эше юк аның. Ул үзенең ятьмәсенә мөкиббән киткән. Сиртмәгә тагылган ятьмә бишеген су төбенә төшереп җибәрә дә ул, балыклар тынычлана төшсен, ятьмә өстенә күбрәк җыелсыннар дип, озак-озак көтеп тора. Аннары ашыга-ашыга аны күтәрә башлый. Ятьмәсенә балык эләгеп чыгар микән, юк микән? Күп эләгерме икән? Нинди балыклар эләгер икән?.. Зур нәрсә түгел, шулай да ничек кызыксынмыйсың үзе белән? Ә Кама ярларындагы табигать күренешләре! Азмыни анда күзләрне дә, күңелләрне дә иркәли торган күңелле тамаша?.. Әйе. Җәйнең ямьле көннәрендә Кама буенда бар да күңелле, бары да кызык, җанга ягымлы... «Күрә-күрә туйдырадыр» дип тә шикләнмә: андагы тамашалар мәңгегә катып калган матур рәсем генә түгел, әле- дән-әле алмашынып, үзгәреп торалар алар...  
18 
 
Әнә шундый — җәйнең ямьле көннәреннән берсе иде. Хәтта алай гына да түгел, ул елгы озак көттереп килгән җәйдә булган ямьле көннәрнең дә иң шәбе иде. Өстәвенә шундый матур көн якшәмбегә туры килде. Ялантау кешеләре Кама буена ябырылдылар. Кояш офыктан аерылып, нарат биеклеге күтәрелгән вакытта Кама өсте чеп-чуар иде инде. Хисапсыз күп сандагы ап-ак, ап-ак каеклар, эреле-ваклы моторкалар, карап торырга тупас, ләкин ныклыгы, ышанычлылыгы белән ягымлы күренгән балыкчы көймәләре — өзлексез рәвештә аргы як ярга таба агылып тордылар. Барына да җәйгечә җиңел итеп, күбесенчә актан, алсу яки зәңгәрсудан киенгән кешеләр төялгән. Ул кешеләр бөтенесе дә яшь булып, егетләр белән кызлар гына булып күренәләр. Тик яннарында балалар да барлыгына карап кына, аларның бик күбесе инде әти-әни кешеләр икәнлеген сизәсең. Мотор тавышлары әкренәеп яки югалып торган араларда су өстендә күңелле булып гармонь, мандолина моңнары яңгырый, аларга кушылып җырлаган җыр өзекләре ишетелеп кала. ...Сандуга-а-ач... Сайрый чут-чут дип, Безнең илдән матур ил юк дип... ...Я друго-о-о-й такой страны не знаю, Где так во-о-ольно дышит человек... Кайнарлыгын һаман арттырганнан арттыра барган кояш төшлек турысына якынлашып килгәндә, киң елга читенең чиста ком яки чуер таш белән капланган урыннары трусиктан гына калган ялангач кешеләр белән шыгрым тулган иде инде. Әйе, Кама буеның, әлегечә, бар җире дә кызыклы, бар җире дә җанга якын, ягымлы чагы иде бу. Кая карасаң да күзләреңне күңелле тамаша көтә иде. Тик бу минутларда Кама буенда булган күп кешеләрнең бөтен игътибарлары тауларны, урманнарны яңгыратып гүелдәүче мәһабәт пароходларга түгел, дөнья чаклы баржалар өстерәп баручы батыр буксирларга да, яр буйларындагы гүзәл табигать күренешләренә дә түгел, бәлки зур елга тормышы өчен бик гади булган бер кечкенә тамашага — Каманың нәкъ урталыгында су өстеннән сөрәешеп күренүче кеше башларына таба тартылган иде. — Ерак киткәннәр!.. — Бу урында, шәт, Каманың киңлеге километрларга җитә яза торгандыр. — йөзә белгән кешегә күпмени ул? — Бире таба йөзәләрме? — Кемнәр икән соң үзләре? Ерактан, яр буеннан торып караганда аларның кем икәнлекләрен түгел, хәтта нинди кеше булуларын да: картмы — яшьме, ирме — хатын- кызмы икәнлекләрен дә чамалап булырлык түгел иде. Хәтта беренче карауга тиз генә күреп алу да читен иде аларны. Чөнки су өстенә тигезләнеп җитәргә ирек бирмичә, бер теге якка, бер бу якка үтеп торган пароход яки моторлы көймә дулкыннарында алар бер күренеп, бер югалып, тирбәлә-тирбәлә йөзәләр иде. — Ничәү соң үзләре? — Өчәү дип әйтимме? Әллә тагы бармы? — Өчәү. Теге якка чыкканда күмәкләр иде. Бүтәннәре аръякта калды. Ә болары кире борылдылар. — Кемнәр соң алар? — Безнекеләр. — Ә сез?..
2* 19 
 
Кызыксынучыларга ирекле рәвештә белешмәләр бирә-бирә яр буйлап түбән таба узып баручы ак трусиклы малай аптырабрак калды. Кама уртасында йөзүчеләрнең кемнәр булуын ул малай үзе дә белен бетерми иде. Чөнки алариы ул су читеннән шактый ераклашкач кына күрде. Башта ул, аны-моны уйламыйча гына, карасу ком җәелгән пляжда кайнашучы йөзләрчә кешеләр арасында буталып йөрде. Үз яшьтәшләре белән бергә комга ятып ауный, елга чите буйлап чаба да, атылып барып суга чума, аннары, үзенчә шактый эчкә кереп, йөзәргә тотына иде. Бер йөзүендә ул, яшьтәш малайлары белән кем узыштан китеп, ярдан ерак ук тирбәлеп торган кызыл маяк янына кадәр барып җитә язды. Моңарчы аның болай ук ерак йөзә алганы юк иде әле. Үзенең мондый уңышка ирешүенә малайның кәефе килеп китте. Ул инде, үзенә иптәшләренең кызыгып карап торуларын хис итеп, горурлана, аның белән генә канәгатьләнми, хәтта хәзер инде аңа яр читендәге бөтен кеше сокланып карыйдыр дип хыяллана иде. Ләкин аның куанычы озакка бармады: ул үзеннән үрдәрәк уилап-унбишләп кешенең маяктан да узып, эчкә кереп киткәнлекләрен күрде, һәм шунда ук бөтен горурлыгын онытып, үзеннән шәбрәк йөзүчеләрне карарга тотынды. — Кызык! Кая хәтле йөзәрләр икән? Тегеләр, бик җитди эшкә алынгандай, берсе дә кире борылырга уйламыйча, һаман ары таба — Каманың уртасына карап йөзәләр иде. — Әллә аргы якка ук чыгалар тагы? Кама аркылы йөзеп чыга алучы кеше ак трусиклы малай карамагында иң шәп кеше исәпләнә, кемнең дә булса аргы якка йөзеп чыгуын үз күзләре белән карап тору аның өчен иң күңелле тамаша иде. Ул инде үзенең бүген ераграк йөзүе белән горурланырга азаплануын гына түгел, янында иптәшләре барлыгын да онытып, тиз генә кире борылды. Ярга чыккач, йөгереп, калку урынга менеп басты да, бөтен күңеле белән бирелеп, аргы якка таба йөзүчеләрне күзәтергә тотынды. — Әйе, болай булгач, чынлап та аръякка киттеләр инде. Кемнәр сон анда шулкадәр? Әллә Камил абый үзе дә бар инде! Малай йөзүчеләр арасыннан үзе укыган мәктәпнең быел унынчы классын бетереп чыккан берничә кешене танып өлгергән иде инде. Аларның берсе Рифгать исемле егет иде. Икенчесе — кыз кеше, Миләүшәдер. Рифгать бар җирдә ул булмый калхмый... Малай тагы өч-дүрт кешене төсмерләде, һәм ул аларның шундый зур эшкә тәвәккәлләүләренә әз генә дә гаҗәпләнмәде. Бары сокланды гына ул аларга. — Их, шулар кебек йөзәргә өйрәнәсе иде! Шулай да арада бер кеше аны уйга төшерде. Беренче каравында ул аны ян ягыннан күреп, үзләренең мәктәп директорына охшатып калган иде. Аннан соң яхшылап күрә алмады. Хәзер инде ул аларның барының да җилкәләрен генә күрә. Әнә ул, директорга охшаган кеше, Рифгатьтән сулдарак колач салып бара. Ул башкаларга караганда тазарак: беләкләре юанрак, иңбашлары калын. Башына почмакларын төйнәп кулъяулык япкан булса кирәк... — Чынлап та, Камил абый үзе микән? Шундый олы, шундый җитди, кырыс кеше Рифгать кебек шаян малайлар белән бергә су кереп йөрер микәнни? Аның күңелендә шундый ачыкланып бетмәгән сорау барлыгын сизгән кебек, икенче бер малай мактанулы тон белән әйтеп тә куйды: — Камил абыйны күрәсеңме? Ак трусиклы малайның инде шиге бетте. «Әйе, үзе икән, Камил абын икән» дип күңеленә беркетеп куйды ул. Шулай да теге малайга сер бирәсе килмәде. Моңарчы бу турыда бернинди шиге булмаган кебек, эре генә җавап кайтарды: — Күрмичә... Әнә, башына ак кулъяулыктан төйнәп түбәтәй кигән. — Анысы күренми лә инде... — Баярак күренә иде...  
20 
 
Ак трусиклы малайны үз мәктәпләренең директоры белән горурлану тойгысы чолгап алды. Хәзер инде аңа башка берни дә кирәкми, ул бары Кама аркылы аргы якка йөзеп чыгып баручыларны гына күзәтә иде. Йөзүчеләр, бертуктаусыз аргы якка таба бару өстенә, агым аларны түбәнгә дә алып киткәнлектән, бик тиз ерагайдылар. Ераклашкан саен аларны күзәтү кыенлаша барды. Каманың нәкъ уртасына җиткән чакта аларның яныннан гына бер пароход узып китте — «Тукай» исемле пароход. Йөзүчеләр аның дулкынында чайкалганда күздән югалып- югалып тордылар. Хәзер инде малай аларның кайсы Рифгать, кайсы Миләүшә, кайсы Камил үзе икәнлеген дә саташтырды. Тик ул инде бөтенләй нокта шикелле генә булып калган башларның аргы як ярга якынлашуларын гына күрә иде. Ләкин анда да ялгышты: чөнки тегеләр, бу як ярдан торып караганда аргы як ярга барып җиткән кебек күренсәләр дә, чынлыкта Каманың урталыгын гына узганнар иде әле. /Малай аларның аргы як ярда — корыда күренүләрен көтә-көтә арып бетте. Шулай да алардан күзләрен алмады. Ниһаять, әллә ни гомер вакыт узганнан соң, тегеләр берәм-берәм яр буена чыгып баса башладылар. Чыгып баскан берсе бу якка карап кул болгый, ә бу яктан йөзләрчә кеше аларга җавап кайтара иде. Ак трусиклы малай исә аларга каршы сикерә-сикерә кул болгады. Аның белән генә дә канәгатьләнмәде, зур гына бер тал чыбыгы каерып алып, шуны селкеп торды. Ләкин аръякка чыгучылар барысы да яр өстенә күтәрелмәде. Яр читенә барып җиткән хәлдә, берничә кеше һаман судан башларын калкыта алмыйлар иде. Йөзүчеләрнең берсен дә игътибарсыз калдырмый күзәтеп торучы малай бу хәлне кайберәүләренең арыганлыгына юрады: шуңа күрә артта калганнар, һаман чыгып җитә алмыйлар, — дип уйлады. Ләкин ул тагын ялгышкан булып чыкты, йөзүчеләрне бинокль белән күзәтеп утыручы бер абый, аның күңелендәге хата нәтиҗәне төзәтергә теләгәндәй, әйтеп куйды: — Өчесе кире борылды. Ярга чыгып ял итеп тә тормадылар... Тик кемнәр икәнен генә аерып булмый хәзергә... Малайга тагы җитә калды: инде кире борылып бире якка таба йөзүчеләрне ул яңа кызыксыну белән җанланып күзәтергә кереште. Алардан артык ерагаеп калмас өчен, агымга ияреп, су чите буенча кырын-ярын атлый-атлый, иптәшләре яныннан аерылганлыгын һәм километр чамасы түбәнгә киткәнлеген дә сизмәде. Су чите буйлап атлау уңаенда аның юлына яңадан-яңа кешеләр тап килеп торды.- Ул, үзенә төбәп сорау биргән кеше булмаса да, сүз җаенда һәркемгә белешмә биреп үтә, шундый искиткеч шәп йөзүчеләрне белүе белән масаерга тели, алай гына да түгел, үзенең шулар белән бер мәктәп кешесе булуына горурлану хис итә иде. һәм, үзенең горурлык тойгысына таянып булса кирәк, Кама аръягына йөзеп чыгып, анда бөтенләй тукталмыйча, кире бу якка йөзеп китәргә батырлыгы җиткән кешеләрне ул үз танышлары итеп, аларның берсен һичшиксез Камил абыйсы, калган икесен әлеге Рифгать белән Миләүшә итеп кенә күз алдына китерә иде. Шуңа күрә дә, ниндидер таныш булмаган берәүнең «кемнәр соң алар?» дип кызыксынуына каршы да, икеләнеп тормыйча, безнекеләр,—дип җавап бирде. Тик теге кеше «ә сез кем?» — дип сорагач кына малай айнып киткән кебек булды. Үзенең кайсы мәктәптән икәнен әйтергә ашыкмады (белмәссен, сүзең ялган булып чыкса). Шулай да — җавапсыз калмады ул: — 5ез — Ялантау кешеләре, дип куйды. Сорау бирүче көлеп үк җибәрде: — Татарстан кешеләре дисәң, тагы да дөресрәк булыр. — Нигә алай гына дисең, СССР ныкылар диген!.. Малай үзеннән көлүчеләр белән сүз көрәштереп тормады, Кама өстендәгеләрдән күзен ала алмыйча, түбәнгә табан узып китте.  
21 
 
Халык күп җыелган урында берәр кеше нәрсәгә булса да текәлебрәк карап тора башласа, ул тирәдә булган башкалар да, кеше өчен бик табигый булган сукыр кызыксыну көченә бирелеп, шул берәү караган якка борылучан булалар. Кама өстендәгеләрне күзәтүчеләр дә шулай күбәйде. Башта алардан танышбелешләре күзләрен ала алмадылар. Аларның нәрсәгә шулай йотылып карауларын беләсе килеп, башкалар кушылды. Ә теге ак трусиклы малай кебекләр, нишләгәннәрен үзләре дә сизмичә, бу кызыксынуны су чите буйлап сибелгән бөтен кешеләргә таратып йөрделәр. Кама аркылы йөзеп чыгу (хәтта аны рәттән ике тапкыр йөзеп чыгу да булсын) — бу тирәдә сирәк очрый торган күренеш түгел. Бигрәк тә мондый җылы көннәрдә... Шулай да, андый йөзүчеләрне һәркем, һәр- кайчан кызыксынып карый. Бик күпләр Кама буенда болай да аз булмаган төрле кызыклы күренешләргә караганда бу тамашаны артыграк күрәләр. Кешене барыннан да элек кеше сокландыра. Әйе. Тик ул сокланырга лаеклы кеше генә булсын! Ә инде берәү Кама чаклы Каманы йөзеп чыгарга керешкән икән, аның кем булуы турында сорашып торасы да юк. Димәк, яшь, таза, менә дигән итеп йөзә белә... Өстәвенә кыю, тәвәккәл... Шулай, таза булу өстенә, оста йөзә белү өстенә—Кама аркылы чыгу өчен, батырлык, тәвәккәллек тә кирәк: утның-суның ялы-коерыгы юк, дигән бабайлар... Тик Кама өстендәге тамашаны күзәтүче йөзләрчә кешеләр берсе дә йөзүчеләрнең язмышлары өчен борчылу тойгысын хис итмәде. Әйтерсең алар, әкияттәге кебек, утта янмас, суда батмас батырлар. Бары да аларга фәкать сокландылар гына, һәркем аларга карап күңеленнән молодец дип әйтеп торды. Шулай да, Кама аркылы йөзүчеләргә карап сокланудан бигрәк, тынычсызланып, алар өчен җаны борчылып торучы бер кеше булды. Ул — бу ел гына үз мәктәбен бетереп чыккан яшьләр рәтеннән Кама аркылы йөзүе белән бөтен мәктәп балаларын горурландырган Камилнең хатыны, ире үк директор булган мәктәпнең хөрмәтле укытучысы — Сания иде. 

Ялантау шәһәрендәге өченче номерлы урта мәктәп, унынчы классны тәмамлап чыгучыларга багышлап, шушы көннәрдә генә саубуллашу кичәсе уздырган иде. Шуның дәвамы төсендә, бүген мәктәп коллективы Кама буена күмәкләп ял итәргә чыкты. Камил үзе аеруча шаян, шат күңелле иде. Мәктәп коллективы уртасына килеп керү белән, ул, минем директорлыгымнан тарсынмагыз, бүген һәркемгә теләгәнчә уйнарга, шаярырга мөмкин дигәнсыман, уйнарга, көләргә, көлдерергә тотынды. Ә мәктәп директоры булган кешегә үз мәктәбендә укучы балаларны көлдерү бер дә кыен түгел. Тик ул үзенең әзрәк шаярырга нияте барлыгын гына сиздерсен — шул җитә. Балалар аның иң гади сүзләреннән дә рәхәтләнеп көләргә әзер торалар. Аның һәрбер гади хәрәкәте хуплап каршы алына... Директорның күңеле күтәренке булу — укытучылар коллективы өчен дә бик әйбәт. Әйе, укучы балалар өчен дә, укытучыларның үзләре өчен дә иң күңелле, иң бәхетле көн иде бу. Яшьләр, балалар, пляжга килеп җитү белән, бөтенесе дә өсләрен чишенеп ташладылар да комда аунарга, суда коенырга тотындылар. Класслар яки төрле группалар арасында төрле күләмдә йөзү ярышлары, йөгерү-сикерүләр башланды. 
22 
 
Укытучылар да, балалар төркеменнән читтәрәк комлы ярга терәлеп үскән таллык арасына килеп урнашу белән, бары да диярлек су киемнәреннән генә калдылар. Кайсы кояшта кызынырга, кайсы су коенырга тотынды. Кайсыберләре, иңбашларына кармак чыбыкларын күтәреп, арырак, су буеның аулаграк урыннарын эзләп киттеләр. Камил үзе дә, аяклары комга тиюгә үк, өстендәге челтәр майкасы белән ак чалбарын салып иңбашына элгән иде инде. Ул шулай күлмәк- штаннарын иңбашына элеп, бер кулына кечкенә чиләк тоткан, икенче кулының беләгенә плащен салган хәлдә, күзләрен тиз-тиз йөртеп, урнашырга җайлырак урын эзләргә кереште. Бөтен җире тиешенчә тигез килгән таза гәүдәле бу кешенең һәр әйткән сүзендә генә түгел, һәр хәрәкәтендә дә шаянлык, ягымлы мутлык сизелеп тора иде. Тик ул үзенең иң якын кешесенә — Саниясенә карата гына үзен җитди тотты, аның белән мөнәсәбәттә сак булырга тырышты. Хатынына сүз кушкан вакытта аның тавышы яшь баланы иркәләгәндәге яки авыру кешене юаткандагысыман йомшак булып чыга иде. Чөнки Сания уен-көлке белән мавыгырлык түгел иде шул. Ул озакламый икенче бала анасы булырга җыена иде. Бик табигый буларак, шхшындый гүзәл җиргә килгәч тә, шундый матур, киң күңелле кояш үзенең шаян нурлары белән иркәләп, рәхәт кенә итеп кытыклап торса да, Сания башкалар шикелле ыргырга-сикерергә ашыкмады. Эре-эре бизәкле зәңгәр ефәктән тегелгән халатын да салмады. Укытучылар төркеменнән һәркем аңа ихтирам күрсәтергә әзер тора, һәркем үзенчә яхшы дип тапкан урынны аңа тәкъдим итә иде. Ләкин аңа игътибар күрсәтүдә бөтенесенә караганда да җитезрәк кеше Камил үзе булып чыкты. Ул бөдрә-бөдрә таллар арасыннан бик матур бер урын табып, Санияне шунда чакырды. — Кил бире, Сания, диде. Менә шәп урын. Бөтен Кама күренеп тора. Аяк асты да түгел. Күләгәсе дә менә дигән... Ул кулындагы чиләкне җиргә утыртты да ялангач беләгенә салган плащен сирәк үлән белән капланган ком өстенә җәеп куйды. Камил тәкъдим иткән урынга Саниягә кадәр аларның уллары Хәсән килеп җитте. — Әти, шушында куям боларны? Малай уң кулына тоткан зур авызлы камыш сумканы җиргә җәйгән плащ өстенә таба сузып, әтисенә карады. — Тукта, әниең утырсын. Сумканы әнә тал төбенә куй. Җиргә. Кармакларны ал... — Актармый тор,—диде Сания, сабыр тавыш белән, — үзем алып бирермен. — Ул ашыкмыйча гына Камил җәеп куйган плащ өстенә килеп утырды. — Кая, сумканы китер әле бире. Ул арада Хәсән янына Камил килеп җиткән иде инде. — Ярар, Сания, син мәшәкатьләнмә. Үзебез карарбыз. — Алайса миңа шуннан «Совет әдәбияты»н алып кына бир әле. — Менә ул! Тик... — Камил журналны кулына алган килеш, аны Саниягә тоттырырга уңайсызланып, бераз икеләнеп торды. —; Тик... монда килгәч тә һаман укып утыру бик шәп булмас инде ул... — Минем өчен шуннан шәбрәк нәрсә булсын тагы... Саниянең үз-үзенә карата әйткән бу акыллы ирониясе белән килешмәү мөмкин түгел иде. Камил үзе дә күңеленнән аңа кушылды: әйе, аның хәлендәге хатын-кыз өчен шунда — күләгәдә журнал карап утырудан да ары китү кыендыр... Ләкин Саниянең үзенә болай дип әйтәсе килмәде аның. Әйтсә, аны җәберләрсыман тоелды. Бу минутта гомумән кызык хәлдә иде Камил. Аны олы кеше өчен көлке дә, шул ук вакытта ягымлы да булган бер тартыну, уңайсызлану
23 
 
тойгысы биләп алган иде. Әйтерсең, ул Саниясе каршында гаепле кеше» Әйтерсең ул, Сания шулай авыру кеше кебек күләгәдә генә утырырга мәҗбүр булганда, үзенең шундый таза булуыннан, иелгән-бөгелгән вакытларында беләк һәм күкрәк мускулларының түгәрәкләнеп, тыгыз- ланып китүеннән ояла. Әйтерсең ул үзенең, инде утызның өс ягына чыккан булуына карамастан, һаман шулай яшь егетләр кебек саклануы өчен хатыны каршында гаепле! Әйтерсең, ул үзенең башындагы чәчләренең шулай йомшак булып, кара ефәк кебек кабарып, үзләреннән-үзләре дәртләнеп, җилпенеп торулары өчен, җентекләп караганда соры булсалар да, яшәү уты белән янып торганлыктан кара булып күренгән күзләренең һаман яшьлек, шаянлык чаткысы очырулары өчен хатыныннан гафу үтенә. Әйтерсең, ул аңа әйтә: «Саниям, ди, син мине, йөземнең шулай карасу ал булып янып торуы өчен, гомумән син шушындый хәлдә булганда, үземнең шушылай күңел ачасым, уйныйсым, көләсем, балык тотасым, суда йөзәсем килеп торуы өчен, зинһар кичер инде», ди. Саниянең үзенә карата: «минем өчен күләгәдә журнал карап утырудан да шәбрәк нәрсә булсын тагы?» дигән ирониясенә каршы Камил нәкъ әнә шундый тонда җавап бирде: — Син инде, Сания, арттырыбрак җибәрәсең, — диде ул, аны юатырга теләгәндәй. Аннары үз-үзен гаепләгән тавыш белән дәвам итте. — Хәер,—диде, — мин кармак салып килгәнче журнал караштырып торсаң да була шул. Аннары инде... — Ә син минем турыда борчылма, Камил,—диде Сания бик гади һәм ачык итеп, — бар. Зинһар миңа карап кысылып торма, йөз, чум. Җаның теләгәнчә рәхәтлән... Камилгә кинәт рәхәт, җиңел булып китте. Ул Саниясенең холкын белә иде инде... Әйе, Сания чынлап әйтә. Аның бервакытта да, беркемгә дә үз капризы белән тарлык китерүче буласы килми. Берәр кеше аңа хөрмәт йөзеннән үз теләкләрен тыеп, кысылып тора икән, ул Санияне газаплый гына. Ул бер кеше аның иң якыны булса да, хәтта Камил үзе булса да, шулай... Камил табигый хәленә кайтты. Аның өске кырыйлары почмакланып, түбә чәчләре астына китеп югалган киң ак маңгае бөтен йөзенә акыл нуры төшереп торасыман иде. Хәзер инде ул, укытучылары белән киңәшмә үткәргән чакларындагы шикелле, нык, хәтта кискен тавыш белән •сөйләүгә күчте: — Ярый, болай итәбез, — диде ул, өзеп-өзеп. — Мин хәзер кармаклар алып көймәгә төшәм. Анда мине көтеп утыралар. Подпуск салабыз. Аннары коенып, бераз йөзеп алырмын. Ул арада безгә ухалык балык кабып та өлгерер. Син, Хәсән, утын җыеп, чиләк белән су кайнатырсың, балык пешерербез. Аннан соң бераз болында йөреп алырга була... — Яхшы, яхшы, — диде Сания. — Бар. Тик кара аны, артык саксыз кыланма. Су күрсәң такать тота алмавыңны беләм. Яшел башлы үрдәктән бер дә ким түгел... Шулай да онытма: суда чыланмый торган кавы- рыйларың юк синең, бармак араларында ярыларың да юк.. Якын тирәдәгеләр көлешеп куйдылар. Камилнең күңеле тагын да ’күтәрелә төште. Ул инде баягыча тартынып тормыйча, мактанып та куйды: — Үрдәк нәрсә ул! Суга төшсәк балык белән ярышабыз без. Сөләйман абзый, ә! Шулай бит? Өстенә ак ефәк чесучадан тегелгән костюм, башына чиккән түбәтәй кигән, Максим Горький фасонында үстерелгән озын чал мыеклы кеше, нәкъ шундый мыеклы кешеләргә генә хас булганча, ягымлы итеп •елмайды. — Шулай, шулай! Камил сыната торган егет түгел. Молодец. — Рәхмәт, Сөләйман абзый. Әзер торыгыз. Хафизә апа белән икегезне үзебезнең тал төбенә балык шулпасы ашарга чакырабыз. Сәгать Тукта, мичәгә дип әйтим, Сания, сәгать ничә әле?  
24 
 
Сания киң халат җиңен кайтарып, ап-ак беләгенә килешеп торган кечкенә сәгатенә карап алды. — Бар инде, бар,—диде ул, — унберенче киткән... — Балыкның самай шәп каба торган чагын ычкындыргансың шул инде, Камил туган, — диде Сөләйман. — Әллә кунак чакырмасаң да ярармы? Эчендә һәрвакыт балыклар йөзеп йөрсә дә, Кама суы балык шулпасы дигән сүз түгел бит әле. — Безгә җитәрлек кенә балыкны мин аны теләсә ни вакытта тотам. Ярый. Кыскасы, балык шулпасы өлгергәч, безнең күләгәгә. Башкаларга вәгъдә итмәгез... Әйдә. Хәсән. Мин озакламам, Сания. — Ярый, ярый. Бар, күңелең булганчы йөре! Камил кармакларын алып, йөгерә-йөгерә суга таба төшеп китте. Хәсән дә аның артыннан нярде. Алар белән бергә тагын берничә кеше кузгалды. Бары да Кама кочагына — суга атлыктылар. Тал күләгәсендә журнал карап утырган Сания янында әлеге Максим Горький мыеклы Сөләйман абзый белән аның карчыгы Хафизә апа гына калды. Алар шактый вакыт бер-берсенә сүз кушмыйча, җәйге елга буеның матур күренешләрен карап, саф һавасын сулап, рәхәткә талып тордылар. Сөләйман абзый дигәннәре бөтен Ялантауга таныш булган карт укытучы иде. Ул, инде күптән пенсиягә чыккан булса да, мәктәп җә- мәгатьчелегеннән аерылмый, яшәүнең мәгънәсен һаман да күбрәк шул мәгариф эшчеләре арасында таба торган кеше. Укытучылар — яше, карты — бары да аны яраталар. Төрле җыелышларда, киңәшмәләрдә, секцияләрдә булсын, шушылай күмәкләшеп ял итәргә чыккан чакларда булсын, аны рәхәтләнеп, биш куллап үз араларына алырга әзер торалар. Ни өчен аны шулай яраталар? Бу турыда беркем үзенә сорау биреп тормый. Тик һәркем шуны гына тоя: ул чын хөрмәткә лаек кадерле карт. Бик күп яшь укытучылар, бәлки, бу турыда үзләренә хисап биреп тә тормыйча, аның бәхетле картлыгына сокланалардыр. Бәлки, аның хәзерге хәле йөзендә үзләренең киләчәкләрен күреп, күңелләренә тынычлык таба торганнардыр... Әйе, начар картлык түгел! Сөйгән карчыгың белән тигез картаю!.. Авырып-сырхап, хәлсезләнеп ятмыйча, үз аякларың белән Кама аръякларына кадәр китеп йөрү!.. Дүрт-биш бала үстерү! Ул балаларның барының да кеше булып чыгуы, сине зур кайгыртучанлык белән карап, тәрбияләп торулары!.. Болары бер хәл. Барыннан да күңеллерәге — үзеңдә укып чыккан йөзләрчә кешеләрнең нинди кадерле дәрәҗәләргә күтәрелгәнлекләрен үз күзләрең белән күреп, аларның даны турында үз колакларың белән ишетеп тору!.. Бөтен яшьләрнең сине шулай үз итеп, хөрмәт итеп, үз араларына чакырып торулары!.. Укытучы өчен әзмени?.. Ә карт үзе бу турыда ничек уйлый икән соң? Ул, костюмын салмыйча гына аякларын сузып ком өстендә утырган килеш, су өстендә* кайнашучы яшьләрне күзәтеп торган җиреннән кинәт кенә дәртләнеп, кузгалып куйды. — Их, үземнең дә шул Камил кебек чагым булса!.. Егет йөрәкле кеше. Яратам үзен. Сокланам... Сания рәхәткә талып күләгәдә утырган җиреннән кымшанмыйча гына аның белән сөйләшергә кереште. — Олы яшьтәге кешенең яшь кешегә соклануы бер дә гаҗәп эш түгел, Сөләйман абзый,—диде ул. — Ә менә йшьләрне сокландырырлык картлыгың булу — анысы һәркемгә эләкми. — Андый картлыкны менә шушы сезнеке кебек яшьлек үзе тәэмин- итә аны. Күләгәгә кермичә, башына ак ефәк шәл салган хәлдә, аякларын бот төбенә кадәр эссе комга күмеп утырган Хафизә дә сүзгә кушылды.  
25 
 
— Тик менә балагыз әз, — диде. — Шунысы әйбәт түгел. Белмим, хәзергеләр балалары күп булудан нигә курка торганнардыр? — Икәү булса, җитә инде ул, Хафизә апа. — Без менә дүрт бала үстердек. Тагы бишәү булса да бик таман булган икән, дибез. Үсеп җиткәч, бер дә күп булмый икән ул бала... — Әйе, балаларыгыз әйбәт... Алай дигәннән, Сабитыгыз китеп тә барган икән? — Китте шул. — Тагын бераз кунак булып яту кирәк иде. Шушындый матур көннәр башлангач кына... — Чакыртып алдылар. — Аның эшләре яхшы бара торгандыр инде?.. Балалары турында сорашкан кешене Сөләйман үзе дә, Хафизәсе дә яраталар иде. Бер улларының армия сафында командир булуы, төпчек кызларының инде университетта укып йөрүе турында әйтү күңелле иде аларга. Ә инде олы уллары Сабит турында сүз чыкса, Сөләйман аның белән горурлану гына түгел, хәтта бераз мактанудан да тыела алмый. Тик мактанчыклыкның әйбәт сыйфат түгел икәнлеген яхшы белгәнгә күрә, ул, мактануын яшерү өчен, һич югында бераз йомшартыбрак күрсәтү өчен, ул турыда сөйләгәндә шаян тонга күчә. Әле дә шулай булды. Ул Саниянең Сабит турында сорашуына шаярган булып кына җавап бирде. — һәй! — диде. — Аның эшләр ярый. Озакламый доктор исеме алырга җыена! һи-һи-һи!.. Химия фәннәре докторы — профессор Сабит Сөләйманович Гафуров була инде, димәк! һи-һи-һи!.. «Сөләйман о в и ч!» Шәпме? Хафизә картының шулай балаларча мактануына бераз тартынгандай итә: — Тукта, ашыкма, — ди. — Диссертациясен якламаган бит әле. — Яклый инде, яклый. Профессорлар караган бнт. Академик та мактаган... — Командирыгыздан хат киләме, Сөләйман абзый? Анысы ниләр яза? Сөләйман инде җитдиләнеп, хәтта бераз кырысланып китте. — Әллә ни күңелне борчырлык хәбәрләр язмый язуын да... ул язмаса да күренеп тора шул: дөньялар тыныч түгел... Хәерлегә котырмый бу фашистлар... Таллык артыннан шаулаша-шаулаша бер төркем кызлар килеп чыкты, һәм тал күләгәсендәге тынлыкның, салмаклыкның көле күккә очты. — Менә кайдалар алар! — дип кычкырып җибәрде берсе. — Әллә Сания апа шушында да китап укып утыра инде?! — Куегыз, Сания апа! Шушындый көнне... — Без сезне үзебез белән болынга алып китәргә килдек. Чәчәк жыярга. — Сөләйман абзый, сезне дә, Хафизә апа да, әйдәгез. Бүген болында бигрәк матур. Кызлар Саниягә дә, картларга да авыз ачарга да ирек бирмичә, өзлексез такылдау белән генә чикләнмәделәр, куллары белән үк килеп тотына башладылар. — Әйдәгез, әйдә. Өйгә кайткач та утырырга өлгерерсез. Кызларның шулай олылар каршында тартынып тормыйча, бөтенләй үз кешеләрчә кыюлык һәм әрсезлек белән чакырулары Санияне дә, Сөләйман белән Хафизәне дә ачуландырмады гына түгел, киресенчә, алариы рәхәтләндереп, җиңеләйтеп җибәргән кебек булды. Яшьләр белән болында йөреп килергә күңелләреннән бик риза иде алар. Шулай да,, берсе дә сикереп торырга ашыкмады әле. Ялындырырга тотындылар.  
26 
 
— Кирәкмәс,—диде Сания. — Үзегез генә барыгыз. Безнең белән •сезгә күңелсез булыр. Сөләйман да шул үк сүзне куәтләгән булды. — Кая инде, без сезнең арттан иярә алабызмыни? Кызлар үз сүзләрендә нык тордылар. Хафизә дә аларны яклады. — Барыгыз, бар, — диде ул Саниягә, — күңел ачып йөрегез. Сезнең хәлдәге кешегә йөрү файдалы. Син дә бар, Сөләйман. Сиңа да саф һавада йөрү зарар итмәс. — Әлбәттә, әлбәттә, — дип шаулаштылар кызлар. — Сезнең үзегезгә дә бик әйбәт булыр, Хафизә апа. — Мине борчымагыз инде, кызлар, — диде Хафизә, — мин шушылай аякларымны комга күмеп утырыйм әле. Биредә әйберләр янында калырга да бер кеше кирәк бит. Ә сез барыгыз, бар... Сания белән Сөләйман урыннарыннан тордылар. Хафизәнең комда калуына артык каршылык күрсәтүче булмады. Алар шаулашып-көлешеп, ыргып-сикереп торган шаян яшьләр уртасында таллык арасына кереп барганда, су буеннан йөгереп Камил •килеп чыкты. — Сания, син кая киттең? Сания ашыкмыйча гына артына борылып карады. — Нәрсә бар? — Мин кармакларны салдым. Су коенырга төшәбезме? — Мин менә кызлар белән бераз болында йөрергә булдым. — Болында? Алайса мин дә сезнең белән. Камил йөгереп Саниясе янына килеп җиткән иде инде. — Синең бит су коенасың килә? Йөзәсең килә?—диде Сания. — Килсә ни. — Бар, коен, йөз. Бик теләсәң, коенгач эзләп табарсың. Камил аны аңлады. — Ярый, — диде. — Бик ерак китмәгез. Сак кына йөрегез. Кызлар барысы бер авыздан аны тынычландырырга тотындылар. — Беләбез, беләбез, Камил абый, без әллә кая китмибез. Аларга Сөләйман да кушылды. — Бар, бар, — диде ул, шаярып. — Сания өчен курыкма. Арыса, •үзем култыклап йөртермен. — Ярый, хәерле юл. Камил бераз уйчанланып калды һәм ашыкмыйча гына атлап, су буена төште. Шау-гөр килеп кайнашып яткан балалар арасыннан тыныч кына узып, зурлар янына килде. Бала-чага белән тулган комлыкның агымга югары як читендә мәктәпне бетереп чыгучы яшьләрдән бер төркем бик житди төстә нәрсәдер киңәшеп торалар иде. Камил шулар янына килеп тукталды. Аны күрүгә яшьләрнең барысының да йөзләре яктырып китте. — «Әһә, менә Камил абый үзе дә безнең белән!» — диешеп, директорларын уратып алдылар. Шулар уртасында Камил суга керде. Шулар белән бергә йөзеп китте... Хәсән малайлар арасында — яр буенда калды. Әтисенең шулай ерак йөзүен карап тору күңелле иде аңа, рәхәт иде. Шундый әтиең булу белән малайлар алдында горурлану үзе ни тора... Дөрес, Хәсән, теге ак трусиклы малай шикелле, бөтен кешегә ишеттереп шатланмады. Горурлануын бөтен кешегә күрсәтеп, Кама буенда чабып йөрмәде. Эчтән шатланып, эчтән горурланып торды, һәм ул йөзүчеләрнең хәрәкәтен теге малайга караганда үткенрәк тә күзәтте. Бигрәк тә әтисен бер дә күзеннән яздырмады. Кемнәрнеңдер аргы як яр буена чыгып басуларын күргәч, ул, әти арттарак калды ахры дип, бераз күңелсезләнә дә башлаган иде, ләкин әтисенең аргы як читкә кадәр барып житеп тә, ярга чыгып ял итмичә үк кире борылганлыгын аңлап алгач, аның кәефе тагын да күтәрелә төште. Ул инде ташып баргаи
27 
 
горурлыгын үз күкрәгенә генә сыйдыра алмый башлады. Тик шатлыгын теләсә кем белән уртаклашырга теләмәде — әнисе янына — болынга чапты. Чуарлыклары һәм хәрәкәтләре белән чәчәктән чәчәккә кунган күбәләкләргә ошаган, ә тавышлары белән, өзлексез «чар-чарр» килеп торулары белән чәүкә өерен хәтерләтүче кызлар төркемен болын әрәмәлеге арасыннан эзләп табу читен булмады. Кочак-кочак чәчәкләр җыйган кызлар уртасында Хәсән үзенең әнисе белән Сөләйманны күрде. Сания кулына кечкенә букет тоткан, Сөләйман бер көлтә итеп төрле үләннәр, карлыган яфраклары, гөлҗимеш чыбыклары кочаклаган иде. Хәсән берәүгә дә тукталып, сүз кушып тормады, туп-туры әнисе янына килде. — Әни, беләсеңме: әти Каманы тын да алмыйча ике рәт йөзеп чыга! Сания Хәсәннең шундый ашыгып, сулышына буыл а-буыл а әйткән хәбәренә бик сабыр гына, тыныч кына җавап бирде: — Молодец инде ул, синең әтиең... Сөләйман үлән җыюыннан кинәт тукталып, гаҗәпләнебрәк калган иде. — Ничек, ничек? — диде ул, Хәсәнгә карап.—Тын да алмыйча, ике рәт?.. — Әйе, теге якка да, бу якка да... — Бусы өчен мактамыйм әтиеңне. Хәсән «ни өчен?» дип сорап тормады. Ни өчен мактамавын Сөләйман үзе дә аңлатып бирмәде. Сания дә берни әйтмәде. Ашыкмыйча гына су буена таба борылдылар. — Алар әнә теге турыда инде хәзер,—диде Хәсән. — Агым аларны түбән алып китте. Сания белән Сөләйман Хәсән артыннан ияреп, түбәнгәрәк киттеләр һәм бераздан таллыкка ук килеп терәлгән су читенә килеп чыктылар. — Әнә алар. Йөзүчеләр Каманың яртысын үткән булсалар да, ярдан бик ерак иделәр әле. Сания бер сүз дә дәшмәде. Сөләйман күзен кулы белән күләгәләп, бераз вакыт сүзсез карап торганнан соң, тыныч кына итеп әйтеп куйды. — Ала-а-ай! Шуларның берсе чынлап та синең әтиеңмени? — Әнә, уң яктагысы. Алар тагын Кама уртасында йөзүчеләрне сүзсез генә күзәтергә тотындылар. Ул арада артта — таллар арасында кемнәрнеңдер кыштырдап килүе ишетелде. Шунда ук ниндидер бер хатын-кыз Саниягә дәште. — Сания, синме бу? Сания артына борылып карауга башына челтәрләп эшләнгән салам эшләпә, өстенә ак бизәкле күксел креп-дешиннан тегелгән җиңсез күлмәк кигән яшь, ачык чырайлы хатынны күрде. — Фәрдәнә? Әллә берүзе инде? Бер үзем булсам бик шәп булыр иде дә бит!—диде Фәрдәнә •бер үк вакытта җитди дә, шаян да тон белән. — Кая инде ул безгә* Җибәрер Фоат берүзеңне... Ул Сания белән бик якын танышларча игеп, аның бөтен беләген кочагына кысып исәнләште; шул ук вакытта, бернинди оялу яки тартыну билгесе күрсәтмичә, ләкин бик әдәпле һәм килешле итеп, сүз арасында гына Сөләйман белән дә күрешеп алды. Хәсәнне дә игътибарсыз калдырмады. Тагын кемнедер эзләнеп, тирә-ягына каранып куйды. — Миңа әйтәсең. Син үзең ялгыз күренәсең әле монда. Кайда Камилең?.. 
28 
 
— Әнә ул! — Ә-ә-әнәвеме? Кама уртасында? Фәрдәнәнең шундый бер катлы итеп, нее китеп кызыксынуы барыннан да бигрәк Хәсәнгә ошады. Ул дәртләнеп-дәртләнеп әтисенең кемнәр белән, кайчаннан бирле һәм күпме йөзүен сөйләп бирде. — Энекәем!—диде Фәрдәнә, күзләрен тәгәрәтеп һәм учын-учка сугып куйды.—Әнә кеше нишли!.. — Нәкъ шул минутта ул үзенең әле генә тал арасыннан килеп чыккан ирен күреп алды, һәм аңа мөрәҗәгат» итеп сөйләргә тотынды. — Ә син?! Ни үзең рәхәтләнеп су коена белмисең, нн миңа ирек бирмисең... йөрибез шунда, әбиле-бабайлы кебек... Фоат, хатынының өзлексез такылдавына бөтенләй игътибар итмәгән кебек, иске танышлары белән сүзсез генә исәнләшергә, күрешергә тотынды. Ләкин Фәрдәнә иренең тынычлыгына карап аны битәрләүдән туктамады. Фоат Сөләйман белән күрешә башлагач, ул үзенең сүз укларын Сөләйман тирәсенә юнәлдерде.—Мөгаен әнә Сөләйман абый да су коенып чыккандыр әле, — диде. — Хафизә апа да коенгандыр. Ә> Сөләйман абый? Сөләйман шаянланып, тамак кырып куйды. — Эһем, 1\ама буена килгәч, коенмый кайтмыйсың инде аны... — Әнә, әйттем бит... Юк, әби белән бабай гына да түгел без, тиле белән җүләр... — Туктале, Фәрдәнә, — диде Сания, — нигә син һаман Фоатны битәрлисең? Коенасың килсә, төш тә коен. Нигә аны Фоаттан сорап торасың? Фоат, гаепле кеше шикелле, басынкы гына тавыш белән, акрын гына итеп: — .Маляриясе бар аның, — дип куйды. — Әнә! Якын да җибәрми. Утызынчы елны ук инде бизгәк белән авырган идем. Ун елдан да артык. — Малярия егерме елдан соң да килеп чыга ул. — Үзе миннән элек авырган. Әнә бит ничек киенеп йөри. Шушындый эсседә... Фоат чыннан да мондый эссе көн өчен артыграк киенгән иде. Өстендә пиджагы, чалбары һәм кепкасы бер иштән тегелгән соры костюм иде аның, аягында яшел брезент туфли иде. Ләкин Фәрдәнә әйткән сүзләр аның әз генә дә ачуын китерә алмадылар, ахрысы. Ул, аларны бөтенләй ишетмәгән кеше кебек, тыныч кына тонда үзе сөйләргә тотынды. — /Минемчә, Камилнең алай итенеп йөрүе акыллылык түгел... Сөләйман да аңа кушылгандай: — Мин үзем дә бик мактап бетермим,—дип куйды. Сөләйманнан мондый сүз ишеткәч, Фоат тагы да ачылыбрак китте,, батыррак итеп сөйләргә тотынды. — Әйе, әйе. Камил бит инде яшь малай түгел. Үзе малай атасы. Җитмәсә, икенче бала атасы да булырга тора... Әнә яшьләргә, бала- чагасы булмаганнарга ярый ул. Малайларга. Йөрсеннәр мактанып, җүләр- чакларында. Кем каршында җавап бирәләр алар? Ә Камил бит!.. Җавапсызлык бу аның тарафыннан, җиңел акыллылык... Сания үзен никадәр тыныч тотса да, Камилнең Кама,аркылы йөзеп йөрүен ишеткәч, аның күңел төбендә ниндидер ямьсез борчылу корты кыймылдап куйган иде. Камилгә үпкә тойгысы да кузгалгансыман булды. Ләкин Сания ул тойгыларга бирелергә теләмәде. Үзенең сәламәт акылын эшкә җигеп, Кама аркылы йөзүнең Камил өчен кат-кат сыналган гади хәл икәнлегенә үз-үзен ышандырып та куйган иде. Көтмәгәндә генә таллык арасындагы караңгы сукмакларның берсеннән килеп чыккан Фоатның Камил турында шундый күңелсез сүзләр сөйләве аның күңел төбендә яшеренеп яткан әлеге борчылу кортларын тагын кузгатып җибәрде. Шулай да Сания һаман ул ямьсез тойгыларга җиңелергә теләми, йомшарып китмәс өчен, һаман көрәшә иде әле.  
29 
 
— Ә сез, Фоат, Камил өчен борчылмагыз, — диде ул шактый тыныч тавыш белән. — Минемчә, сезнең үз хәсрәтегез үзегезгә җитәрлек. Фоат, аның бу сүзләрен бөтенләй ишетмәгәндәй, үзенекен дәвам итте. — Күрегез инде моны!—диде ул, кемнедер җаны әрнеп шелтәләгән тавыш белән. — Шундый хәлдәге хатыныңны яр буенда ялгыз калдыр да кит имеш. Мондый чагында бит хатын-кызга аеруча тынычлык кирәк... Ирең шулай кылынып йөргәч, ничек нервларың тыныч торсын? Суның бит аның тотыныр җире юк... Күп кирәкмени кешегә... йөзә белә, имеш, йөзә белүдә мени эш!.. Чынлап тикшереп карасаң, йөзә белмәгән кешегә караганда йөзә белгәннәр күбрәк батып үлә торгандыр әле... Сөләйманның ачуы килә башлады, ахрысы. Ул кырт өзеп кенә: — Кирәкмәс сүз сөйлисең кем, Фоат!—дип куйды. — Яшь кеше кебек сөйләмисең! — Нигә? Йөзә белмәгән кеше ул, ичмасам, тирәнгә керми, ә... Фәрдәнә аңа артык дәвам итәргә ирек бирмәде. — Җитте, Фоат, — диде ул, кискен генә. — Кара козгын кебек каркылдап торма, кешенең күңелен бозып! — Ул кинәт кенә тавышын йомшартып, Санияне тынычландырырга кереште. — Карама шуңа, Сания, акыллым. Камилгә берни дә булмый аңа, әнә алар, маякка җитеп килә инде... Моңарчы, ачуланган тавыш белән булса да, һаман шаярып сөйләшкән Фәрдәнәнең кинәт җитдиләнеп, кискенләнеп китүен сизеп, Фоат тынып калды. Ни булды моңа? Ул Фәрдәнәсенә карады. Ләкин аның күзләре Саниягә тукталды. Саниянең йөзе агарып, чырае бозылып киткән иде. Фоат ни әйтергә белми аптырап калды. Шул ук вакытта сүзсез торырга да уңайсызланды, ахрысы. — Әй бу хатын-кызны әйтәм,—дип куйды. — Бер сүз әйтер хәл юк: хәзер елап җибәрергә генә торалар... Саниянең чыннан да елыйсы килә иде. Ул үзенең тынычлыгын югалтмаска, ялган пошынулар йогынтысына бирелеп йомшармаска теләсә дә, булдыра алмады. Фоатның аны кызганган булып, Камилне битәрләгән булып әйткән шомлы сүзләре аңа начар тәэсир итте. Саниянең башта Фоатка ачуы килде. Аннары ул үзенә үзе чыннан да кызганыч тоелды. Аның елыйсы килә башлады. Кеше алдында елап җибәрмәс өчен, ул, бөтен ихтыяр көчен җигеп, үз-үзен кулга алырга тырышты һәм еламады. Ләкин эчке кичерешен йөзенә чыгармыйча булдыра алмады, күрәсең, Фәрдәнә, аның борчылуын күреп алып, тынычландырырга ашыкты. — Зарар юк, мин борчылмыйм,—диде Сания, — Камилне беләм бит мин... Мин тик болай гына, башым әйләнеп киткәндәй булды... Сөләйман абый, әйдәгез Хафизә апа янына... Үзебезнең тал күләгәсенә.— Сания хәтта елмаеп та куйган булды. Тик йөзе агарып киткән булганлыктан, аның елмаюы да кызганыч күренде. Алар яр буйлап кире югарыга — үзләренең баягы урыннарына таба юнәлделәр. Фәрдәнә алар белән иде. — Фәрдәнә, безгә кайтырга вакыт, — диде Фоат. — Нинди кайту ди ул?! Йөрик әле. Әйдә, әйдә, сөйләмә дә. Фоат та, теләр-теләмәс кенә булса да, алар артыннан атлады. Ә Хәсән бу вакытта әтисеннән күзен ала алмыйча, яр буйлап тагын да түбәнгәрәк киткән иде. Ул шунда — әтисен каршыларга калды... 
3 Бу минутта Камил үзе дә йөзү рәхәтен татып туйган иде инде. Дөрес, әйтерлек арымаган иде ул, кирәк булса, бәлки, шул йөзүдән тукталмыйча, Каманы өченче кат йөзеп чыгарга да хәленнән килер иде.  
30 
 
Тик ахырга таба бөтенләй мәгънәсез булып күренгән бу йөзүнең озаклыгы ялыктырган иде аны. Башта, яшьләр төркеме белән бергә йөзеп киткәндә, аңа бик күңелле булды. Ул әле һаман да бөтен тирә-ягын әйләндереп алган шат күңелле яшьләрнең үзендә укып чыккан кешеләр булуына шатланып туя алмый иде. Бары да менә дигән кешеләр бит! Ә бит аларныц төрле чаклары булды. Шатландырган чаклары да, бик каты теңкәгә тиеп, ачу китергән чаклары да булды. Хәзер аерыласы килми үзләреннән. Бер аерылгач, әллә яңадан күреп була алариы, әллә юк... Яшьләр үзләре дә, шуны ук хис иткән кебек, араларында Камил абыйлары булганга аеруча шат күренәләр. Кадерле укытучылары, яраткан директорлары булган кешегә хөрмәт күрсәтергә тырышканлык- лары һәр сүзләреннән сизелеп тора... Камил шундый күңелле урталыкта йөзеп, Каманың аръяк ярына барып җиткәнен сизми дә калды диярлек, менә-менә ярга чыгам дигәндә генә аңа бер кыз дәште. — Камил абый, арымадыгызмы? Мәктәпне иң яхшы бетереп чыгучы кызларның берсе иде бу. Үзе көлеп-шаярып сөйләшергә яратучан үткен кыз иде. Камил дә аңа, өлкән абыйларча гына булса да, шаярып җавап бирде. — Арыдым, Миләүшә, дигән булды,—кире борылып китәргә уйлап торам. — Арысагыз, башта яр буена чыгып ял итәргә кирәк. Аннары кире теге якка йөзәрсез. — Ә сез үзегез? — Ә без Сания апага сездән сәлам әйтә торырбыз. — Миннән алда кайтып җитмәкче буласызмыни? — Без ярга чыгып тормыйбыз, әнә, маяк турысыннан кире борылабыз. Теге яктан ук шулай сөйләшеп чыктык. — Тагы кем сезнең белән? Миләүшә жавап биреп өлгермәде, берникадәр үрдәнрәк, яр читенә бик якын куелган ак маяк кырыннан яшь егет тавышы ишетелде. — Әйдә, Миләүшә, борылдык! — Ә-ә... Рифгатьмени?—диде Камил. — ХУШЫГЫЗ, Камил абый, без теге якка! — Ә мин сезнең үзегезне генә җибәрмим. — Чынлап та, Камил абый,—диде Миләүшә шатланып, — әйдәгез- безнең белән. Камилнең үз тәнендә шундый яшьлек, шундый рәхәт җиңеллек хис иткән чагы иде бу — Миләүшәнең чакыруына каршы уйланып та тормады, бары тик: «ярга чыгып вакыт уздырыр хәлем юк, Сания апагыз, янына кайтасым килә» дип, шаяртып кына куйды. һәм алар кире борылып китеп тә бардылар. Тик ярдан бераз ераклашкач, Камил үзенең зур төркемнән аерылып, болай эшләвен килештерми башлады. Ләкин яңадан борылырга исәпләми иде. Тагын бераз китеп, Каманың уртасына якынлаша башлагач, ул инде үзен Рифгать белән Миләүшә янында артык кеше итеп тоя башлады. Бу ике яшьнең бер-берсеиә карата аеруча нечкә мөнәсәбәттә булулары Камил өчен сер түгел иде инде. Ул моны саубуллашу кичәсендә сизгән иде. Әйе, алар берберсен яраталар, йөзсеннәр иде икәү, рәхәтләнеп... Жаннары теләгән сүзләрен сөйләшеп! Миңа ни калган сон монда... Ул, алардан аерыла төшү өчен, үзен агымга каршырак тотып, үрләп йөзеп карады. Шулай ярга туры йөзсәм, тегеләр агым белән түбән китеп ераклашырлар, дип уйлаган иде, ләкин алай булып чыкмады: яшьләр Камилдән күреп, үзләре дә шулай үрләп йөзәргә тотындылар. Аннары Камил үзе агып китеп алардан ераклашмакчы булды: йөзүдән бөтенләй диярлек тукталып, агым ихтыярына бирелде. Болай да булмады: тегеләр Камил нишләсә, шуны эшлиләр иде. Укытучыларын
31 
 
нан аерылып икәү генә калырга яхшысынмадылар, күрәсең, һәм Камилгә инде бик күп вакыт үткәндерсыман тоела башлады. Ниһаять, каршы як ярга якынлаша башлагач, яр буендагы таллык читендә торган кешеләр арасыннан ул үзенең Саниясен танып алды да, аның йөрәге әрнеп китте. Шуннан торып та Саниясенең борчылганын сизгән кебек булды ул. Ул арада Саниянең таллык арасына кереп күздән югалуы аны тагын ныграк хафаландырды гына... Хәзер инде аның өчен йөзүнең рәхәте юк иде. Аңа тизрәк ярга чыгарга кирәк, бары шул гына. Саниясе бик каты борчылмаган булса ярый... Аларны ярдан шактый эчкә йөзеп кереп, бер көтү малай каршы алды. Хәсән дә шулар арасында иде. Ул туп-туры әтисенең янына ук килде һәм әтисенә әйтер сүзе булмаса да, шатланып: — Әти!—дип кычкырды. Камил аңа карап елмайды. — Әниең кайда? — Әни шушында килгән иде дә, Сөләйман абыйлар белән тегендә киттеләр. Күләгәгә. — Ярый, без дә хәзер шунда барырбыз. Камил һәм Миләүшә белән Рифгать шау-гөр килеп торган малайлар урталыгында яр буена чыктылар. Көтеп алган кадерле кунаклардай, шул ук төркем уртасында, яр буен каплаган тал арасындагы сукмаклар буйлап, югарыга таба киттеләр. Шат күңелле яшьләрнең шулай хөрмәтләп каршы алулары Камилнең күңелен күтәреп җибәргән булса да, ул үзенең Саниясе каршында гаепле икәнлеген оныта алмады. — Бигрәк озак йөрелде, — дип борчыла иде ул. — Бер сәбәпсезгә бит... Ул, йөргән-йөргән икән инде, ичмасам эшне бетереп кайтыйм, яңадан Сания яныннан китеп йөрергә туры килмәсен дип, шул ук вакытта, әзрәк балык күтәреп кайтсам, Сания күзенә күренергә дә җиңелрәк булыр дип, бер уңайдан кармакларын да карап кайтырга булды. Яшьләр төркемен үз юлларына җибәреп, үзе Хәсән белән бергә көймәгә төшеп китте. Бу вакытта Санияләр элекке урыннарына килеп җиткәннәр иде инде. Таллы яр буйлап акрын гына атлый-атлый бик озак бардылар алар. Сания, инде шактый сабыр кыяфәттә Фәрдәнәләр, Сөләйманнар белән төрле дөнья хәлләре турында сөйләшеп барса да, бөтенләй үк тынычланып җитә алмады, ахрысы: ул Камил турында уйламаска тырышты һәм уйламады да. Шулай да Камил кайгысы аның күңеленең кан җиреннәндер чыгып бетми, өзлексез йөрәген тырнап килә иде. — Ярга ерак калмаган иде бит, хәзер чыгып җиткәндер инде, — днп уйлый иде ул Камил турында. — Ул хәзер безнең арттан йөгерәдер... Менә, менә куып җитәргә тиеш ул безне... Хәзер үк булмаса да, Хафизә апа янына барып җиткәнче безгә килеп кушылырга тиеш... Алар Хафизә янына да килеп җиттеләр. Тик Камил юк иде әле. Ни булды икән аңа? Маяк янына ук килеп җитә язган иде бит? Нигә шунда көтеп алмадым соң мин аны? Нигә киттем?.. Сания, күңеленә авыр булса да, мондый күңелсез уйлар тәэсиренә бирелергә теләмәде. Берни булмагандай, Камил җәеп калдырган плащ өстенә килеп утырды. Кулындагы чәчәкләр букетын рәтләштерде, аннары, кызыксынудан да бигрәк, күңеленә килгән шул ямьсез сорауларны оныту өчен, Фоаттан хәл-әхвәл сорашырга тотынды. — Сез хәзер бер дә күренмисез, Фоат, ничек яшисез? — Эш күп. — Укытучыныкына караганда азрак түгелмени? — Мин бит укытучылыкны эше күп булганга дип ташламадым. Тынычсыз эш булганга киттем. Ә хисапчылык эше, көне буе конторадан  
32 
 
китәргә ярамаса да, артык нервны борчымый... Безнең артельдә инде бигрәк тә. Кешесе дә күп түгел. Планы да таманча... Сүзгә Сөләйман да кушылып китте. — Нинди артельдә эшлисез? — «Агач аргамак» артеле. Уенчык атлар эшли. Тагын шундый... — һе!—дип куйды Сөләйман. — Алтын кебек балаларны агач аргамакка алыштыраммы соң мин. — Укытучылык эше, әлбәттә, мактаулы эш,—диде Фоат, Сөләйманга каршылык күрсәтмичә, — ләкин минем кебек кешегә ярамый. Сәламәтлек нык кирәк укытучы булырга. Нервлар бик нык кирәк. — Берсе дә гади кешенекеннән артык кирәкми. Тик яратырга гына кирәк аны — мәктәпне. Фоатның сүзне икенчегә борасы килде. — Әллә безнең Камил Каманы тагы бер тапкыр йөзеп чыгарга булды инде, — диде ул. — Нишләп һаман юк? Болай да шул турыда борчылудан үзен көчкә тыеп утырган Саниянең Камил турында тагын сүз кузгатасы килмәде. — Сөләйман абый, — диде ул, Фоатның соңгы сүзен бөтенләй ишетмәгән кеше кебек, — сезгә хәзер, укытмагач, эшсез яшәү күңелсез түгелме? — Эшсез яшәсәм, һичшиксез, күңелсез булыр иде. Эшсез яшәмим. — Нәрсә эшлисез? — Бер китап язам. Педагоглык тәҗрибәләрем буенча гомер буе язып килгән көндәлекләрем бар, башымда кайнаган фикерләрем... Шу- ларны бер тәртипкә салам... — Менә анысын яхшы эшлисез, Сөләйман абый... Кеше сөйләшкәнне тыңлап утыра торгач, беркатлы Фәрдәнәиең үз ире өчен гарьлеге килеп җитте ахрысы, сүз җае килгәнен-ниен көтеп тормыйча, кистереп кенә әйтеп куйды: — Нигә?» Балалар уенчыгы эшләү өчен дә педагог булу кирәк! Аның бу сүзен чынга алырга да, көләргә дә 'белмичә, һәркем аптырап калды. Бераз вакыт сүзсез тордылар. Ниһаять, Сөләйман сүзне ялгап алып китү җаен тапты: — Һе! — дип куйды ул, гадәтенчә. — Алайга китсә, педагоглык ул тегүчегә дә кирәк... Аш пешерүчегә дә... Әйе... Аш дигәннән, нишлибез, Хафизә? Бу Камилнең балык шулпасы дигәне, белмим... Әллә бул- маса, Санияне үзебезнең күләгәгә чакырабызмы?.. Шулай, Саниянең сабырлык көчен сынарга теләгәндәй, сүз тагын Камилгә борылды. Кайда булды ул? Фоатның шомлы юраулары әллә чынлап та раска килдеме? Берәр хәл булдымы әллә аңарга? һәм Сания, артык сабыр итә алмыйча, Камилне эзләп яңадан яр буйлап китәр чиккә җиткән иде инде. Нәкъ шул минутта тал куагы артыннан Камил тавышы ишетелде. — Булды, Сөләйман абый! Хәзер балык шулпасын өлгертәбез! Камилгә кадәр тыны-көне бетеп, кулына шактый зур корбан балыгы тоткан Хәсән килеп чыкты. — Менә,— диде ул, еш-еш сулап. — Әтидә тагы да зуррагы бар. Берсе ычкынып китте, анысы... Хәсән сүзен әйтеп бетерә алмады, Камил үзе күренде. Ул, кулына Хәсән аягы буе тере судак тоткан килеш, Сания каршына килеп басты. Саңагыннан талчыбык үткәрелгән балыкның җиргә тия язып торган коерыгы хәлсез генә селкенә, Камилнең тагын да алсуланып, матурланып киткән йөзе шатлык елмаюы белән балкый иде. Мондый балык эләктерү шатлыгыннан бөтен пошынуларын оныткан иде инде ул. Сания хәзер аны куанып каршы алыр, ә Сөләйман подпускыга шундый балык эләккәнгә хәйран калыр, дип көткән иде. — Әле ышанмас карт
33 
 
лач, дип уйлаган иде ул, соңыннан елмаеп, — мондый судак под- пускыга эләкми ул. Көмеш кармакка' эләктергәнсеңдер, дияр... Ә Камил аца бу сирәк очрый торган хәлнең ничек булуын тәмләп сөйләп бирер: кармакка башта бер чабак капканлыгын, ә судакның шул чабакны йотканлыгын әйтер һәм: — «Монысы гаҗәп түгел, кармакны өздермичә шундый зур балыкны судан тартып чыгара ала белу ни тора» — дип мактаныр... Ләкин эшләр бөтенләй Камил көткәнчә булып чыкмады. Саниянең Камилне күрүгә, ничектер кызганыч булып, иреннәре дерелдәп китте, ул Камилгә ачуланырга теләде, аңа — кайда йөрисең шулкадәр, гамьсез?!—дип үпкә белдермәкче булды. Ләкин бер сүзен дә юньләп әйтә алмады, ташып барган күңелен тыя алмыйча, балаларча кычкырып елап җибәрде. Камил, кулына судагын тоткан хәлдә, елмайган иреннәрен җыеп алырга да онытып, нишләргә белми аптырап калды. — Туктале, Сания, — диде ул, ниһаять, — сиңа ни булды? Сания өчен Сөләйман җавап бирде. — Шулай дөньяңны онытып йөрергә ярыймыни?—диде ул, Камилне шелтәләп. — Кама аръягына чыгып йөрүеңнең нигә кирәге бар? Кемне шаккатырмакчы буласың? Сөләйманга Фоат та кушылып китте. — Чыннан да, Камил... Хатын-кызны белмисеңмени? Андый чакта нервлары бик нечкәргән була бит аларның... Пәрәвез җебе кебек кенә кала... Хәзер өзелергә тора... Кагылырга куркыныч... өрергә дә ярамый... — Я, җитәр, Фоат!—диде Фәрдәнә, ачуланып. — Ул кадәр нечкәләп тормасаң да ярар. Камилне әрләргә кирәк булса, Сания үзе әрләр. Әйдә, киттек. — Китмәгез,—диде Сания, яшен сөртеп. — Миңа карамагыз, болан гына бу. Үтте инде. — Ул чынлап та, күңеле бушап, бераз җиңеләеп өлгергән иде инде. Хәзер инде аңа Камил кызганыч тоела башлады. Мескен, Каманы рәттән ике тапкыр йөзеп чыккан. Нинди зур балыклар тоткан. Д1өгаен, үзен мактауны көткәндер. Бәлки мине шатландырам дип уйлагандыр. Ә мин... Җитмәсә бары да тиргиләр үзен... Ул тавышын мөмкин кадәр йомшак итеп чыгарып, һаман аптырашта торган Камилгә дәште. — Кая, Камил, ул балыкны чистартыйк инде. Тизрәк пешерергә кирәк... Камилгә җан керде. — Хәзер үзем чистартып алып менәм, — диде ул. — Әнә чалбар кесәсеннән пәкене генә алып бир. — Юк, син учак ягын рәтлә. Балыкны үзем карармын. Китер монда. Ай-яй, бигрәк зур. Үзең тоттыңмы соң? — Үзем булмыйча! Нишләп йөргән дип беләсең мине... Якын-тирәдәге башкалар да җанланып китте. — Болай булгач, балык шулпасы өметсез түгел,—диде Сөләйман, шаярып, — әйдә, Хафизә, без дә карап кына тормыйк. Бар, син Саниягә булыш, ә без Камил белән башка ягын карарбыз. Камилгә тагын күңеллерәк булып китте. Ниһаять, аның Фоат һәм Фәрдәнә белән исәнләшергә тиешлеге дә исенә төште. — Зинһар гафу итегез, Фәрдәнә, — диде ул, гаепле елмаеп. — Ничектер бөтенләй көтелмәгәнчә килеп чыкты бит. Исәнләшергә дә онытканмын. Фәрдәнә урынына Фоат җавап бирде. — Зарар юк, була торган хәл,—дип Камил белән үзе килеп күреште. — Безнең янга килеп чыгуыгыз бик әйбәт булган,—диде Камил. _________ 
 Күптән күренгәнегез юк иде. Менә бергәләп уха ашарбыз. Озак көтәргә туры килмәс. 
з. .C. ә." № 8.  
34 
 
Фәрдәнә, гадәте буенча, шунда ук үзләшеп, әрсезләнеп китте. — Без аны бергәләп бик тиз өлгертербез, — диде. — Берәү дә тик тормас. Бар син дә, Фоат, утын җыеш!.. Шулай бөтенесе дәррәү кузгалып китеп, балыкны тизрәк пешерү чарасына керештеләр. Хатын-кызлар су буена төште, Сөләйман учак урыны хәзерләп, яр буенда калды. Камил белән Фоат утын җыярга таллыкка кереп киттеләр. — Сезнең белән бергә булгач, яшь чаклар искә төшеп китте, — диде Камил. — Малай чаклар. Интернат балалары белән бергә шушында чыгып, тешләр камашканчы яшел карлыган ашап йөргән чаклар... — Бар иде андый вакытлар... Әйе, Фоатны күрү, Камилгә һәрвакыт үзенең балачагын исенә төшерә иде. Ихтимал, Фоат белән алар арасындагы танышлыкның бөтенләй сүнеп бетмичә, очрашкан чакларда һаман әз генә булса да яңарып торуының сәбәбе дә шунда булгандыр. Югыйсә, хәзер инде алар апасында хезмәт ягыннан бернинди уртаклык калмаган кебек, уртак интересларга нигезләнгән семья дуслыгы да юк иде. Шуңа күрә, юллары туры килеп очрашкан чакларында бер-берсен сагынышкан кешеләр булып күренергә тырышсалар да, бер-берсенә бик ачык йөз күрсәтеп, елмаеп исәнләшсәләр дә, алар, бер минут үтүгә, нәрсә турында сөйләшергә белми аптырап калалар, әгәр инде бер-берсе янында озаграк торырга мәҗбүр булсалар, таныш кешеләр булган хәлдә сүзсез торырга килештермичә, шул — әлеге дә-баягы — малай чакларын искә төшерергә, шул замандагы уртак танышлары турында сорашырга тотыналар иле. Бу юлы андый уңайсыз хәлдә калырга туры килмәде. Аларны утын җыю эше мавыктырды. Камил җирдә егылып яткан берничә агачны алып, сыйдырып карады. — Юк, коры түгел. Биредә, тал арасында дым күп. Әйдәгез, арырак барыйк. — Миңа костюм белән куе әрәмәлеккә керергә җайсыз. — Костюмыгызны салырга иде. — Ярар инде... Фоат нәрсә әйтергә теләгәндер: «костюмны салмасам да ярар инде» диюе булгандырмы, «арырак кермәсәк тә була» дигәндерме — Камил аны анламады һәм аңларга да тырышмады. — Ярар алайса, мин үзем генә, — диде дә, дымлы таллык арасыннан үтеп, тугай әрәмәлегенә чыкты. Биредә коры чыбык-чабык әрәмә арасы тулып аяк астында ауный, аларны эзләп торасы да юк иде. Ләкин көтмәгәндә генә Камилнең игътибарын икенче бер күренеш үзенә тартты. Ул аяк астына иелеп, бер-ике агач күтәреп алуга, якында гына кемнәрнеңдер куакларны кыштырдата-кыштырдата йөгерешеп узганын ишетте. Ул арада куаклыкның болын белән тоташып киткән җирендә, ак чәчәкләр беләи аралашып, кеше биеклеге булып үскән тугай үләне арасында, бер кыз башы күренде. Әкияттәге кебек матур-матур болын чәчәкләреннән үргән таҗ кигән кыз! Шундый яшь, шудный нәфис, мөлаем йөзле ул. Шундый матур итеп һәм шундый саф, шундый акыллы итеп елмая... Чү! Миләүшә ич бу? Әле генә Камилнең үзе белән, Рифгать белән бергә Каманы кире йөзеп чыккан Миләүшә! Шундый зур, шундый өлгергән кызмыни соң ул? Әле моннан бер сәгать элек кенә дә бала иде түгелме соң? Ул кемнәндер яшеренә, кемнәндер курыккан була. Ә үзе курыкмый. Менә ул кинәт ыргылмакчы, куе үлән арасына чумып югал- макчы булды, ләкин өлгерә алмады, ян-ягыннан капыл гына бер егет килеп чыкты да, үзен эләктереп тә алды. 
35 
 
— Ой, Рифгать! Бетте, бетте! Больше не буду. Җибәр! Рифгатьнең кызны җибәрәсе килмәде. Кыз ычкынырга теләде. Теләде микән? Ай-Һай! Ул ничектер ычкынырга тырышып тартылган саен Рифгатьнең кочагына ипләнебрәк кысыла гына бара шикелле. Менә алариың йөзләре йөзгә якынайды. Иреннәре иренгә килде... Егет кызның янып торган йөзен кинәт үз йөзенә кысып, иреннәреннән үбеп алды... Кыз күзләрен йомып бер мизгелгә хәлсезләнеп калган кебек булды да, аннары кинәт аңына килгәндәй, көч белән тартылып, егетнең кочагыннан ычкынды һәм башыннан коточкыч бер зур вакыйга кичергән кеше кебек, йөзен каплап, әрәмәләр арасына ташланды... Камил көтмәгәндә үзенең мондый күренешкә тап килүеннән уңайсызланды да, куанган шикелле дә булды. 'Моңарчы бит ул аларны — .Миләүшә белән Рифгатьне бары тик акыллы, укуга зирәк, булдыклы, өметле балалар сыйфатында гына белә иде. Менә хәзер ул алариың пиде балалыктан аерылып баруларын, зурлар җөмләсенә килеп керүләрен күрде, һәм педагог буларак кына түгел, гомумән кеше буларак, ике яшьнең шушындый җаваплы борылыш минутларында дөрес юлда булуларын аңлады. Үзендәге нинди эчке сиземнәр ярдәме беләидер. Камил шуны күрде: Рифгать белән Миләүшә аның күз алдында давылланып, котырып күтәрелгән хисләр өермәсе астында калдылар һәм ул хисләр стихиясе аларга зарар китермәде. Әйтерсең, алар нишләгәннәрен үзләре дә аңламыйча, тойгыларының сафлыгына сынау үткәрделәр һәм сынау нәтиҗәсендә мораль сафлык өстенлек алды. Укытучы өчен тантана иде бу... Юк, укытучы өчен генә түгел! — Дөнья нинди матур!—дип уйлады Камил. — һәм яшәгән саен аиың яңа матурлыклары ачыла бара. Бер заман безнең өчен дә шулай булгандыр: сөйгәнең белән аулакта очрашу дөньяда иң зур, иң әһәмиятле мәсьәлә булып тоелгандыр. Әйе, бар иде андый чак. Камил елмаеп куйды. Аның үзенең шулай Саниясе белән беренче тапкыр үбешкән чагы күз алдына килде... — Ә без болар кебек үк яшь түгел идек... Хәер, безнең яшьлек бүтәнрәк шартларда үтте... Әйе, алариың яшь чаклары бүтәнрәк шартларда үтте шул. Әйдәгез, Камил шулай елмая-елмая утын җыя торсын, Санияләр балык чистартып йөрсеннәр — барысы бергәләп, балыкларын пешерсеннәр, ә без алариың үткәннәре турында бераз сөйләп алыйк. 

Камил, ярты гомерен кешегә эшләп үткәргән ярлы крестьян семьясында туды. Өстәвенә, әтисе беренче бөтендөнья сугышында үлеп калганлыктан, аның башлангыч белем ала торган беренче еллары мәктәп күрмичә узган иде. 1921 нче елгы ачлыкта анасы да үлгәч, аны күрше авылда ачылган балалар йортына алдылар. Яшь совет хөкүмәте, ул елларда гадәттән тыш авырлыклар кичерүенә карамастан, балалар йортлары ачып, тәрбиячесез калган яшь балаларның гомерен саклап калу чараларын күрде. Ләкин ул заманда хәзерлекче педагоглар бик аз булганлыктан, балаларга тиешенчә культура тәрбиясе бирү, аларны укыту эшләре күп кенә урыннарда, бигрәк тә үзәктән ерак авылларда, бик кызганыч хәлдә иде. Дөрес, шундый хәлләрдә дә Камилләрне укытырга тырышып карадылар. Ләкин рәте-чираты булмады. Укырга омтылышлары аеруча зур булган балалар гына, күбрәк үз алларына тырышып, хәреф тануга ирешә алдылар. Балалар йортында, бик ярлы булса да, көтепханә кисәге бар иде. Очраклы рәвештә генә җыеп китерелгән ун-упбши китабы булган бу көтепханә дәртле балаларга шактый ярдәм итте. Ә Камил
36 
 
укуга дәртлеләрдәи булып чыкты. Дөрес, андагы китапларны рәтләп аңлый алмады ул. Бер китапта «Белегез алла берлеген, ислам дине хаклыгын...» дигән юлларны укыса, икенче бер китапта: «Аллалар шарлатаннар тарафыннан уйлап чыгарылган уйдырма» дигән юлларны күреп, чәчләре үрә торды. Өченче бер китаптагы: «Бардыр, бердер, шәриге вә тиңдәше юктыр — ул нәрсә — эш» дигән сүзләр аны төн йокламый уйланырга мәҗбүр иттеләр. Китаплар арасында, күп битләре ертылып беткән булса да, Тукай шигырьләре бар иде. Камил шул китапка килеп тукталды. Күп кенә сүзләрен аңламаган хәлдә дә, аңардан аерыла алмас булды. Бу китап, барыннан да элек, аңарда укуга булган мәхәббәтне көчәйтте. Өч наданга алмашынмас бер язу белгән кеше Мәгърифәт эстәр, иренмәс һич кеше булган кеше... Эх, укыйсы иде бит, укыйсы! Нәрсә генә укырга соң? Ничек кенә итеп?.. Нәкъ Камилнең шул теләген белгән кебек, кемдер аларның тормышына зур үзгәрешләр кертте. Балалар йортын тараттылар. Андагы балаларны, төрле группаларга бүлеп, төрле җирләргә җибәрделәр. Аларның бер өлеше ул вакытта кантон үзәге булган шушы Ялантау шәһәрендәге җиде еллык мәктәптә укып йөрүче балалар интернатына килеп эләкте. Камил дә шулар арасында иде. Ул биредә үзенә бик күп иптәшләр тапты. Фоат белән дә шунда очрашты. Фоат, аңардан яшьрәк булуына карамастан, ул вакытта Камилнең буе җитмәслек югарылыкта тора иде. Камилгә Фоат белән танышып сөйләшү дәрәҗәсенә ирешү өчен бер-ике ел тырышырга, аңа читтән, түбәннән генә карап, сокланып йөрергә туры килде. Бу интернатта электән торган балаларның иң түбән дигәннәрен дә Камил баштарак үзеннән югарыга санап йөрде. Тик зирәклеге өстенә артык тырыш та булуы белән үзен танытып, беренче елда ук дүртенче класска күтәрелгәч кенә, ул үзен интернатның тулы хокуклы кешесе итеп тоя башлады. Ә инде дәрестән тыш мәсьәләләрдә, уенда берәүдән дә калышмады гына түгел, бик тиз арада өстенлек тә алды. Кечкенәдән күбрәк үз көнен үзе күреп үскән малай б.улганлыктан, иптәшләре арасында тапкыррак та, кыюрак та, хәтта көчлерәк тә булып чыкты. Шулай да үзүзеннән канәгать түгел иде әле ул. һаман да үзеннән яшьрәк балалар белән бер класста утыруына эче поша иде. Шуңа күрә, ул баштарак җәйге каникул вакытларында да укудан тукталмады. Вакыт-вакыт бөтенләй онытылып китеп, уенкөлкегә, ял итүгә хакы юк кеше шикелле, көннәр буенча укып утыра торган булды. Түгелгән көч бушка китмәде: икенче елны ул тагын да зуррак сикереш ясады. Хәзерлеген, тырышлыгын һәм яшь ягын да искә алып, аны дүртенче класстан туры алтынчыга күчерделәр. Шулай итеп, ул Фоат белән бер класста укый башлады. Фоат, әтисе мөгаллим булганлыктан, кечкенәдән үк китап күреп үскән малай иде. Әч-дүрт яшендә чагында ук ул хәреф тануы, шигырьләр ятлавы, картадан эрерәк шәһәрләрне, күл һәм елгаларны табып күрсәтә белүе белән әти-әнисен дә, аларга килеп-китеп йөри торган кунакларны да шаккатыра торган булган. Мәктәптә укыган чагында да игътибар зур иде аңа. Иң башлап ул вакытта мәктәп мөдире булган Гыйбадулла Заһиди үзе аны бик югары күтәрә иде. Хәтта ул, Фоатны үзе белән тиң дәрәҗәгә куйган шикелле, кайбер мәсьәләләр буенча аерым рәвештә аның белән озак-озак сөйләшеп утырырга да ярата иде. Укытучылар арасында да, укучылар алдында да аны күкләргә чөеп мактый: «Бу бала киләчәктә, һичшиксез, милләтебезнең зур кешесе булыр, ул үзенең шөһрәте белән безнең мәктәбебезнең исемен тарихта мәңгеләштерер^ дип раслый торган иде. «Үзем шөһрәт иясе була алмадым инде, шушы баланы кеше итеп чыгарырга сәбәпче була алсам, милләткә зур хез
37 
 
мәтем булыр, киләчәктә аның тәрҗемәи хәлен язучылар, шаять, минем исемемне дә телгә алырлар» дип хыяллана, аны бәйрәм саен үзенә кунакка чакыра, унөч-ундүрт яшьлек малайга баш шо дәрәҗәсенә барып җитә иде. Кыскасы: укытучылар да, укучылар да Фоатка зур өметләр баглап килделәр. Зирәклеге белән бөтен мәктәп каршында дан казанган Фоатның үзен кызгандыра торган бер ягы бар иде тагын: ул бик еш үзенең сәламәтлегеннән зарланырга ярата иде. Шуңа күрә дә — бигрәк тә укытучылар — бу мәсьәләдә борчылалар, аңа карата, бик тиз төшен ватылуы мөмкин булган кыйммәтле савыт белән эш иткән шикелле, сак кыланалар иде. Шундый сәбәпләр аркасында, Фоатның күп кенә кире яклары да, ачу китергеч капризлары да бик җиңел гафу ителеп килде. Нәтиҗәдә, аның болай да җитәрлек булган көйсезлекләре арта гына барды. Ул масайды, иркәләүне сөя башлады һәм кәефенә ярама- ганрак төстә әйтелгән кечкенә сүзләргә дә үпкәли торган булып китте. Хәтта укучы иптәшләреннән берәрсе аның белән тиң дәрәҗәдә өлгереш күрсәтсә, аны да үзен җәберләү итеп кабул итә башлады. Әллә кайдан, авыл арасыннан килеп чыккан билгесез генә бер малайның шундый зур уңышларга ирешүе баштарак Фоатның бик каты ачуын китерде. Ул, эченнән Камилне дошман күреп йөргән хәлдә, тышыннан берни дә белдермәскә тырыша, аның барлыгын бөтенләй белмәгәнгә, сизмәгәнгә салына, аның белән бервакытта да сөйләшми, Шулай итеп аны кимсетергә тели иде. Ләкин ул аңа бөтенләй сүз кушмыйча булдыра алмады. Чөнки башка укучылар Камилнең мондый тизлек белән алга китешен игътибарсыз гына калдырмадылар. Аның белән кызыксынучылар күбәйде. Камил белән рәхәтләнеп сөйләшә, аның тормышы — үткәне турында сораша башладылар. Беркөнне шулай, өч-дүрт укучы Камил тирәсенә җыелып сөйләшеп утырганда, малайлардан берәү, сокланып, Камилгә әйтеп куйды: — Сип әле болай гына да калмас идең, җиденче класс булса, быел ук җиденчегә дә күчәр идең, — диде. Моңа колак салып утырган Фоат түзмәде, Камилгә карап мыскыллы елмайды да, йөрәгенә кадарга тырышып, болай диде: — Сиңа инде, бу яшең белән вузда булу кирәк иде. Булмаган икән ииде, өйләнеп, бала үрчетеп, җир сукалап авылда ятар идең, күсәк! Артык тирән уйларга яратмый торган малайлар кычкырып көлеп җибәрделәр. Шул тирәдә уралучы кызлар да чыркылдап куйды. Камил кызарды. Ләкин тынычлыгын югалтмады. Фоат аның яшькә зуррак булуын арттырып, бик нык күпертеп әйткән булса да, каршы килмәде. Салкын кан белән җитди итеп җавап бирде: — Нихәл итәсең, байтак гомер әрәм үткән шул. Вузны бераз соңгарак калып бетерергә туры килер инде. Ә өйләнү мәсьәләсендә, килен көтеп торган әнием юк әле,—диде. Аннары, Фоатка туп-туры карап, бераз эндәшми торды да: — Нигә минем зурлыгымнан куркасыз, курыкмагыз, мин сезне тотып кыйнамам, — диде. Тагы бераз торгач:—Үзегез һөҗүм итмәсә- гез, — дип өстәп куйды. Малайлар аның сүзләреннән дә кычкырып көлделәр. Камилнең салкын канлылыгы, яшькә олырак булуына күрә, үзен җитдирәк тота белүе малайларга ошады. Аңа тагын да зуррак ихтирам белән карый башладылар. Бу хәл генә Фоатның күңелен үзгәртмәгән иде әле. Ул эченнән Камилне дошман күрүендә дәвам итте. Тик Камил аңа карата начар уйда булмады, аның укуга сәләтле булуына хөрмәт йөзеннән, аны начар кешеләр җөмләсенә кертергә ашыкмады. Ул үзе генә җиңеп чыга алмаган кайбер мәсьәләләрдә түбәнчелек белән Фоатка мөрәҗә
38 
 
гать итә, аңардан булышуын үтенә иде. Камилнең үзен болай тотуы Фоатка да ошап китте. Ул инде Камил турында: «кешене таный белә торган егет икән» дип уйлый башлады һәм аның белән иптәшләрчә сөйләшә, үзенең кайбер уй һәм тойгыларын да бүлешә торган булды. Фоат теге яки бу фәнгә кагылган мәсьәләләрдә булсын, әдәбият- сәнгать әсәрләре турында булсын, үзенең шактый җитди фикер йөртә алуы белән Камилне һаман сокландыра бара иде. Аның аркылы Камилнең үзенең дә^күп нәрсәләргә күзе ачылды. Шуңа күрә Камил Фоатның гадәтендә булган күп кенә алама якларны гафу итеп кенә калмый, иптәшләре арасында аңа карата кискен чыгышлар булган чакларда аны яклый да иде. Ә Фоатның яклауга мохтаҗ булган чаклары күбәйгәннән-күбәя барды. Соңгы классларда укыганда бу хәл аеруча күзгә бәрелә башлады. Мәктәп мөдире үзе һәм тагын берничә укытучы иске карашлы кешеләр булганлыктан, бу мәктәптә балаларны коммунистик рухта тәрбияләүгә җитәрлек игътибар бирелми, хәтта киресенчә, иске рухта тәрбияләү өстенлек алып килә иде. Дини әдәпләргә, милли гадәтләргә ригая зур иде анда. Ләкин көннән-көн ныгый барган совет хөкүмәте җирлегендә Коммунистлар партиясенең кайгыртуы белән барлыкка килгән бу мәктәп үз чорының алдынгы кешеләре аяк басмый торган утрау булып кала алмады. Ачык тәрәзәләрдән бөркеп кергән саф һава шикелле, партия йогынтысы килеп керде анда. Башта ул йогынты бик зәгыйфьсымаи тоелды. Бу яңа йогынтыны татар балалары өчен чир белән бер итеп кабул итүче иске тәрбиячеләр аңардан бик җиңел котылмакчы булдылар. Балаларны томаудан саклаган шикелле, аларны беркая да чыгарып йөртмәү юлы белән ул йогынтыны туктатып булыр, дип уйладылар. Ләкин заман үзенекен алды. Башта шундый кечкенә булып, хәтта, куп кенә ак сакаллы кешеләр өчен көлке булып тоелган бу агым киләчәктә бөтен дөньяны буйсындыра алырлык көчкә ия булган тарихи хәрәкәтнең бер тармагы булып чыкты. Ул гасырлар буенча илне басып килгән һәм Совет власте булганның соңында да бик күп урыннарда шактый көчле хәлендә саклануда дәвам иткән динчелек, милләтчелек, сәүдәгәрлек калдыкларына каршы аяусыз көрәш ачты. Чынлап та, бу зур көрәш мәктәп эчендә бик кечкенәдән башланды. Шәһәрдә шул елларда гына клуб ачылган иде. Клуб каршында комсомол ячейкасы бар иде. Ячейка яшьләр өчен һәркөнне кич спектакльләр, концертлар, әдәби кичәләр уздыра башлады. Кагыйдә буларак, һәр спектакль яки концерт алдыннан доклад яки лекция куела иде. Ни турында гына сөйләнми иде ул докладларда! Революцион көрәш тарихына баглы мәсьәләләр турында дисеңме; дөньяның яратылышы, күк-кукрәү, яшен яшнәү, җил исү кебек хәлләрнең нидән булулары турында дисеңме, кешенең кайдан килеп чыгуы турында кирәкме, физкультураның файдасы, тәмәке тартуның, аракы эчүнең, аллага ышануның зарарлары турында дисеңме — берсе дә калмый иде. Яңа тормыш, гыйшыкмәхәббәт турыларында бик кайнар, рәвештә фикер алышулар була иде анда. Берсениән-берсе кызыграк, җанлырак үтә иде алар. Мәктәптәге зуррак балалар шул кичәләргә йөрүдән кызык таба башладылар. Андыйлар башта бер-ике генә булды. Тора-бара күбәя башладылар, һәм тиз арада күпчелек клуб юлыннан кайтмый торган булып китте. Анда алар шәһәрдәге башка мәктәпләрдә укучы һәм төрле җирләрдә эшләүче яшьләр белән таныштылар. Шәһәрдә «Совет- партия мәктәбе» дигән мәктәп бар икән, анда укучылар бары да диярлек егетләрдән генә тора икән, клуб эшендә иң актив катнашучыларда алар икән — шуны белделәр. Алар белән таныша, дуслаша башладылар. Камилләр укый торган мәктәптә буйга җитеп килгән матур-матур
39 
 
кызлар күп иде. Партия мәктәбе егетләре белән дуслашу иң элек шулар арасында башланды. Мәктәпнең зуррак малайлары бу хәлгә башта бик нык хурландылар. Чынлап та, хурланырга да урыны бар иде шул: кызлар үз мәктәпләрендәге малайларга, ничектер, егет итеп карамыйлар, аларны бертуган энеләре яки абыйлары шикелле күрәләр иде. Бертуган кешең белән нишлисең! Әрепләшергә дә мөмкин аның белән, сугышырга да; бик яхшыга китсә инде, бергәләп шаярырга яки дәрес хәзерләргә мөмкин. Ә ииде нечкә хисләрне, йөрәк тойгыларын бүлешүгә килгәндә, ничек инде үз туганың белән? Уйга да килми торган нәрсә ич бу!.. Кызлар гына түгел, малайлар да үзләре белән бергә укый торган кызларга карата шундый мөнәсәбәттә иделәр. Аны сизүче дә, аңа игътибар итүче дә юк иде. Тик арага чит егетләр килеп кысылгач кына малайлар үз яннарындагы кызларга икенче төрлерәк күз белән карый ала башладылар. Көнләшү китте. Бәйләнешү, ызгышулар, сүз көрәштерүләр китте. Сүз көрәштерүгә килгәндә исә, клуб тирәсендә электәнрәк йөргән яшьләр, бигрәк тә партия мәктәбе егетләре, искиткеч чая булып чыктылар. Алар янында интернат малайлары бөтенләй дөнья күрмәгән өй тавыгы булып, берни белми торган нарасый бала булып калдылар. Бик күбесе моңарчы аллага ышанып йөриләр иде әле. Араларында ураза тотучылар да бар иде. Клубта булган фикер алышуларда катнашырга түгел, хәтта әдәм рәтле сорау бирергә дә кыюлыклары җитми иде. Үзләренең шундый артталыкларын күргәч, җидееллык мәктәп укучылары тирән уйга төштеләр. Башта алар өчен моңарчы иң зур кеше булып килгән укытучыларыннан таяныч эзләп карадылар. Беркөнне шулай физика дәресендә утырганда бер малай кинәт кенә сикереп торды да, туп-туры укытучының күзләренә карап, мондый сорау бирде: — Мөгаллим абый, алла бармы, юкмы? Карт укытучы берни дә әйтмәде, ачу белән каты итеп ишеген ябып, дәресне ташлап чыгып китте. Балалар ни дияргә дә белми аптырашып, тып-тын булып калдылар. Бераздан укытучы кире әйләнеп керде дә: «Моннан соң миңа андый сорау бирәсе булмагыз!» дип, дәрес бирүен дәвам иттерергә тотынды. Башка укытучылар да мондый рухтагы сорауларга шундыйрак җавап бирделәр. Нәтиҗәдә, балалар арасында ризасызлыклар туа башлады. Алар үзләрендә туган тынгысыз сорауларга җавапны читтән, клуб тирәсендәге кешеләрдән эзли торган булып киттеләр. Камил, интернат малайлары арасындагы зуррак егетләрнең берсе буларак, клуб тирәсендәгеләр белән тизрәк танышты. Иң башлап анын күзенә ташланган һәм аны сокландырган кеше — Комсомолның кантон комитеты секретаре Башкирцев үзе булды. Башкирцев Петр Тихонович шәһәрдәге генә түгел, бөтен кантон күләмендәге яшьләр арасында исеме телдән төшми торган данлыклы егет иде. Шушы Ялантау затонындагы пароходлар төзәтү заводында эшләүче слесарь семьясында туган, бала чагыннан күрше малайлары белән бергә шәһәрнең бөтен әйләнә-тирәсен, якындагы яланнарны, әрәмәлекләрне, тау-ташларны, Кама буйларын — берсен дә калдырмыйча айкап үскән, шушы ук шәһәрдә башлап мәктәпкә барган, шушында ук революцияне каршылаган; атасы гражданнар сугышында үлеп калгач, революция дошманнарына карата каны катып, буйга үсеп җитәр-җитмәстәи, канлы көрәш фронтына кереп киткән, аннары Казаннан җибәрелгән махсус инструктор ярдәме белән Ялантау шәһәрендә башлап комсомол комитеты оештырган бу егет кайларда’ гына булмый, ниләр генә эшләми
40 
 
иде! Шушы ук шәһәрдә ачылган беренче баскыч партия мәктәбе биргән белем белән генә коралланган хәлдә, нинди темаларда гына докладлар сөйләми иде икән ул! Аның өстеиә тагын, яшьтән үк татар малайлары белән дә аралашып үсү сәбәпле, татар телен дә яхшы үзләштергән булуы аңа ике телдә дә рәхәтләнеп сөйләшергә мөмкинлек бирә, нәтиҗәдә аны рус яшьләре дә, татар яшьләре дә тигез дәрәҗәдә аңлап, үз итеп, яратып каршы алалар иде. Шундый зур авторитет иясе булган кешенең, шундый зур җитәкченең. шәһәрдәге бөтен яшьләр белән шундый гади иптәшләрчә мөнәсәбәттә булуы, үзенә электән таныш кешеләр беренче тапкыр күргән малайлар белән дә итеп сөйләшүе Камилгә бик яхшы тәэсир яратып, ничек тә аның белән танышырга, башлады. Ләкин җаен табу җиңел түгел яшьләрдән кимендә өч-дүрт кеше уратып вакытын, буш вакытын бер дә туры китереп булмый иде. Бәлки шулай, җаен таба алмыйча, Камилгә бик озак йөрергә дә туры килгән булыр иде әле. Бәхеткә каршы, Башкирцев үзе ярдәмгә килде: Камил җаен тапканчы, канткомол секретаре үзе аның белән танышып өлгерде. Башкирцев интернат балалары турында күптән белә һәм алар белән кызыксынып килә иде. Алар арасында инде күптән комсомолга керерлек яшькә җиткән балалар барлыгы сер түгел иде аңа. Соңгы вакытларда интернат балаларының комсомоллар клубы тирәсенә килеп йөри башлауларын ул бик тиз күреп алды. Партия мәктәбе укучылары белән интернат балалары арасында сәер аралашу фактлары булганлыгын да сизде, һәм ике коллектив арасында туган бу аралашуны тизрәк нормаль юлга төшерү чарасына кереште. Партия мәктәбендә укучы яшьләр барысы да комсомол сафында иде, хәтта араларында инде партия члены булырга өлгергән кешеләр дә бар иде. Яшькә дә зуррак, тормыш, эш тәҗрибәсенә дә баерак кешеләр иде алар. Шуңа күрә, үзе дә шул мәктәптә укып чыккан Башкирцевка алар белән аңлашу бик җиңел булды. Ул аларга интернат балаларына карата үзләрен өлкән абый итеп тота белергә киңәш бирде. Мәктәпкә комсомол йогынтысы кертү эшендә аларның җаваплы булуын, комсомолның кантон комитетына бу эштә ярдәм итәргә тиешлекләрен аңлатты. Партия мәктәбе укучылары моны бик тиз төшенеп алдылар. Ә интернат балалары белән сөйләшү катлаулырак эш иде. Бердән, анда комсомол оешмасы юк иде әле; икенчедән, аларның җитәкчеләре арасында иске караштагы кешеләр булуы эшне кыенлаштыра иде. Шуңа күрә, андагы яшьләр белән уртак тел табу өчен, иң элек ул яшьләрнең үзләре арасыннан кешеләр табып, актив тупларга, аннары шул актив ярдәме белән балаларны иске укытучылар бирә торган зарарлы тәрбия йогынтысыннан аралау, аларга яңа, коммунистик тәрбия бирү буенча көрәш башларга кирәк иде. Башкирцев интернатның зуррак малайлары, зуррак кызлары белән үзе танышлык булдырырга кереште. Шулай беркөнне кич, чираттагы докладыннан соң Башкирцев, гадәттәгечә, бер төркем яшьләр уртасында көлә-көлә нидер сөйләнеп, клуб ишегеннән килеп чыкты. Шунда ул аларга кадәр урамга чыгып өлгергән яшьләр төркеме эченнән үзенә йотылып карап торучы Камилне күреп алды, һәм шунда ук, күптәнге танышын очраткан шикелле, Камилгә карап елмайды да: «Нихәл, Камил? Әйдә, киттекме?» дип, аны култыклап алды. Камил Башкирцевны уратып алган актив комсомоллар төркеме эчендә бөтерелеп, ни булганына да төшенеп җитмәстән, алар белән бергә китеп барды. Кая таба киттеләр алар — Камил анысын капыл гына төшенмәде. Төшенергә дә теләмәде. Тик рәхәт иде аңа. Аның өчен бик зур дәрәҗә, чиксез зур хөрмәт иде бу! Башкирцев чаклы Башкирцев сине белсен әле! «Камил!» дип исемең белән дәшсен әле!  белән генә түгел, гомерендә ачык итеп, үз нтеп һәм җитди итте. Камил аны күңеленнән сөйләшергә җай эзләп йөри иде: Башкирцевны һәрвакыт алган була, аның ялгыз 
41 
 
Бара торгач, алар шәһәр бакчасына кереп киттеләр. Ул арада Камил Башкирцевның үзе белән генә торып калды. Бусы Камил өчен тагын да зуррак дәрәҗә! Беренче тойгылар үтте. Башкирцев аңардан интернаттагы хәлләр, андагы яшьләрнең ничек яшәүләре, нәрсәләр уйлаулары турында сораштыра башлады. Укытучылар турында да Камилнең фикерен беләсе килде. Канткомол секретареның сораулары шундый гади, шундый табигый булып чыкты ки, Камил, аз гына да кыенсынмыйча, тартынмыйча, алар- ныц барысына да диярлек шактый ачык, тулы җаваплар биреп барды, хәтта Башкирцевның кайбер сорауларына җавап бирә алмаганда да ул моңа уңайсызлану хис итмәде, кызармады. Ниһаять, Башкирцев аның белән саубуллашып, үз юлына китте. Камил шәһәр бакчасында ялгыз калды. Әнә шул минутта Камил үзенең йөзләрчә балалардан, яшьләрдән һәм укытучылардан торган коллектив эчендә югалып калган әһәмиятсез бер җан иясе генә түгел, ә бәлки шул зур коллективның тулы хокуклы, тулы җаваплы бер члены икәнлеген тонды. Шул минутта ул үзенең теге яки бу балага карата гына түгел, теге яки бу укытучыга карата да аерым фикере барлыгын һәм аның фикерләре белән зур-зур кешеләрнең дә исәпләшә икәнлекләрен белде. Бертөрле генә кеше булып чыгып киткән Камил ул көнне интернатка бөтенләй икенче кеше булып кайтып керде. Башкирцев Камил белән бергә укучы тагын берничә кешене күреп сөйләшкән иде. Өстәвенә партия мәктәбе егетләре дә хәзер интернаттагы яшьләргә карата үзләрен икенче төрле тота башладылар. Тиз арада мәктәптәге зуррак балаларның күпчелеге, алыштырып куелган шикелле, үзгәреп китте. Аларда күп кенә укытучыларына карата моңарчы булган ихтирам какшады. Тәрбиячеләр дә сизенделәр. Мондый хәлләргә чик куярга тырышып карадылар алар. Укучыларга дәрестән башка берни белән дә мавыкмаска, рөхсәтсез беркая да чыгып йөрмәскә кушкан каты-каты приказлар чыгарылды. Ләкин аларның тәэсире аз булды. Клубта күтәрелгән мәсьәләләр мәктәп эченә дә ияреп кайттылар. Балалар арасында кызу бәхәсләр күтәрелә торган булып китте. Укытучыларга да ул бәхәсләрдән читтә калу мөмкин түгел иде. Шул чорда Фоат укытучылар өчен таяныч булды. Укытучыларга тел тидермәү ягында иде ул. Бәхәс вакытларында болай да җиңү читен иде аны. Өстәвенә, укытучылар белән бер сүздә дә булгач, өстенлек һаман аның ягында кала килә иде. Тик ул өстенлек озакка бара алмады. Өзелмәс бәхәсләрнең, чыгырыннан чыгып китү дәрәҗәсенә күтәрелгән ызгышларның нәтиҗәсе булып, мәктәпкә яңа укытучылар килде. Программага яңа фәннәр кертелде. Кайбер иске укытучылар бу мәктәпне калдырырга мәҗбүр булдылар. Мөдир дә алмашынды. Мәктәп каршында комсомол ячейкасы оештырылды. Бу үзгәрешләр вакытыннан иртәрәк «үсеп» китеп, иркәлеккә бирелгән Фоатның кәефен бик нык боздылар. Аның дәрәҗәсе төште. Иптәшләре арасында аны кыерсытучылар да күбәйде. Малай үзен таянычсыз калган хис итте. Ул инде, картлык баскан кешенең яшь чакларын сагынганы шикелле, үзенең үткәндәге күңелле көннәрен искә төшереп юана торган була башлады. Шулай да иптәшләре арасыннан болай тиз генә төшеп калу белән килешергә теләмәде ул. Берничә көн буена берәү белән дә сөйләшмичә уйланып йөрде дә, комсомолга керергә сорап, «гариза» бирде. Тик ячейкада торучылардан күп кенә кеше аны алмау ягында иде. Менә шул вакытта Камил яклады аны. Фоат турында төрле яклап уйлагач, малайны читкә кагарлык сәбәп таба алмады ул. Аны, киләчәктә безгә файда китерергә тиешле, шул рухта тәрбияләнергә тиешле кеше дип, комсомолга алуны куәтләде. Яңа җитәкчеләр дә аның фикерен якладылар, Фоат комсомол сафына алынды. Ләкин ул инде үзенең әүвәлге дәрәҗәсенә күтәрелә алмады. Аның даны, элекке авторитеты
42 
 
кире кайтмады. Ул ^мәктәпне уртача күрсәткечләр белән генә бетереп чыгып, шул ук шәһәрдәге педтехникумга керде. Ә Камил җиденче классны иң алдынгыларның берсе булып тәмамлады. Аннары, укуын дәвам иттерү өчен, Казанга килде. Җитди укырга теләге булган егетләр өчен ул елларда мәктәп ишекләре аеруча кин ачылган иде. Камил башта махсус хәзерлек курслары үтеп, институтка керде. Институтка кереп укый башлауның беренче көннәрендә үк аның күңелен бер кыз үзенә тарта башлады. Дөрес, ул кызда артык күзгә бәрелеп торырлык матурлык та, купшылык та юк ңде шикелле. Аның яшендәге күп кызларга хас булганча, юккабарга кычкырып көлеп тә бармый, яшьлеген, дәртен кая куярга белмәгәндәй ыргыпсикереп тә йөрми, үзен басынкы һәм сабыр тота иде. Тик аның чиста һәм зур булып ачылган коңгыр кара күзләрендә, башкаларныкы белән чагыштырганда зуррак булган томансу ал йөзендә, уртадан аерып таралган кара чәче астыннан аеруча ак булып күренгән киң маңгаенда һәрвакыт сабыйларча саф күңеллелек нурлары балкып тора иде. Камил кызларга караш мәсьәләсендә гомумән үзен җитди тота торган кеше иде. Урынына, вакытына карап, кызлар янында җанланыбрак китә һәм шаян сүзләр әйтә белә торган булса да, ул бервакытта да дөньясын онытыр чиктә алар белән мавыгып китмәде, кызлар күңелен җиңүдә уңышка ирешүләре белән мактанучы егетләр җөмләсенә кермәде. Шуңа күрә бер кыз да аның күңел түренә кереп утыра алганы юк иде әле. Бу кызны күргәч тә капыл гына нечкә хисләргә бирелмәде ул. Шулай да бу тыйнак чырайлы, якты йөзле кыз һәрвакыт йолдызлар арасында ай шикелле булып аның күзенә ташлана торган булып китте. Алай гына да түгел, хәтта Камил аны үзен күреп тормаган чакларда да тоя башлады. Менә алар беренче курста бергә, бер аудиториядә, уртак лекциядә утыралар. Камил алдагырак партада, ә теге кыз — арттарак. Камил аны күрми. Шулай да күп вакыт аның шушы бүлмәдә булуын, үзенең шундый эчке сафлык нуры балкытып торган ачык йөзе белән бөтен бүлмәгә ямь биреп утыруын тоя... һәм бу тойгы егет йөрәгендә һаман үсә, зурая барды. Тик аны Камил бик озак вакытлар буенча тирән сер итеп эчендә генә саклады. Бу тойгы аңа укырга, белем алырга, институт күләмендәге җәмәгать эшләрендә актив катнашырга бервакытта да комачауламады. Киресенчә, аның тормышына һәрвакыт бер мәгънә биреп, ямь биреп, аны укуга, эшкә дәртләндереп, яшәүгә, алга омтылуга рухландырып торды. Теленнән берни әйтмәгән, үз ихтыяры белән бернинди йогынты ясамаган хәлдә, Камилне шулай үзгәртүче, аның рухын яңа эчтәлек белән баетучы ул кыз — Сания иде. Кем соң ул Сания? Кайдан килеп керде ул бу уку йортына? Уку йортына гына түгел, рөхсәтсез-нисез Камилнең күңеленә үтеп керде. Гомерендә кире чыкмаслык булып, аның йөрәк түренә узды? 

Сания, шушы Ялантау шикелле ук, халыкның күп кенә өлеше татарлардан торган өяз шәһәрләренең берсендә туды. Аның әтисе шул шәһәрдә Самат учитель дип танылган кеше иде. Белемне бик кыйбат хакка гына сатып алырга мөмкин булган заманда, ярлы семьядан чыккан килеш, укымышлы кеше булу юлына аяк баскан Самат, «гыйлем эстәү»нең бөтен җәфа һәм газапларын башыннан кичерү аркылы гына учитель була алган. Шуңа күрә ул үзенең бөтен гомерен хаклык өчен,
43 
 
гаделлек өчен, бөтен халыкны бәхетле итү өчен көрәшкә багышлады. Тик аның хаклыкны, гаделлекне аңлавы узенчәрәк булды. Гаделлек халыкны ир-атка, хатынкызга һәм руска, татарга, шулай ук... байга, ярлыга аермауда, дип белә иде ул. һәм учитель, мондый хәлгә ирешү өчен бөтен халыкка тигез дәрәҗәдә аң-белем бирергә кирәк, дигән нәтиҗәгә килде дә, бар көчен салып, балалар укытырга кереште. Хаклыкның, гаделлекнең кайчан да булса бер өскә чыгасына ышанып, үз эшен чын дәрт белән сөеп, янып, рухланып эшләде, аны яраттылар, хөрмәт иттеләр. Ул, халык учителе буларак, үзендә укып йөрүче балаларга русча грамота бирү, аларны төрле яхшы гадәтләргә өйрәтү белән генә чикләнмәде, шәхси тормышында, семьясында үзен чын кешечә тоту ягыннан да башкаларга үрнәк булырга тырышты. Бу мәсьәләдә аның принциплары бик гади иде. Әйтик, иске тәрбия тарафдарлары «ир кеше хатынга хуҗа, хатын ирнең колы» дигән карашталар икән, культуралы кеше андый булырга тиеш түгел. Һәм Самат үзенең хатынына, белем ягыннан тиң булмаса да, чын кеше итеп карады, аны тормыш иптәше итеп яратты, аңа һәрвакыт чын күңеленнән хөрмәт күрсәтеп килде. Үз балаларына тәрбия мәсьәләсендә исә, аның татлы хыяллары аеруча зур иде. Аларны ул «чын мәгънәсендә гүзәл кеше, камил кеше менә шушындый булырга тиеш!» дип әйтерлек итеп үстерү турында хыялланды. Аныңча, баланы иң нык боза торган нәрсә аларны кыйнау, аларга каты җәза бирү иде. Шуңа каршы буларак, ул үз балаларын какмады, сукмады гына түгел, аларга ачулы тавыш белән дә дәшмәскә тырышты. Балаларның һәр капризларына каршы күркәм сабырлык күрсәтеп, аларны йомшаклык белән тынычландыру, яхшылык белән җиңү юлын тотты. Физик яктан булган төрле травмалар кешенең рухына зарар китерә дип, үз балаларын егылу, бәрелүләрдән дә, йогышлы авырулардан да бик нык саклады. Ләкин саф күңелле ата никадәр генә сабырлыклар күрсәтеп тырышмасын, аның беренче ике кызы ул көткәнчә булып чыга алмадылар. Өч яшькә җиткәнче киләчәктә могҗизалар күрсәтердәй зирәк, зур талант иясе булып күренгән балалар, зурайган саен гадиләшә бардылар. Матурлыклары белән дә, зирәклек һәм тырышлыклары белән дә берәүне дә шаккатыра алмадылар. Хәтта, киресенчә, аларның бөтенләй юк- бар өчен сугышып баруларын, бер-берсенә карата рәхимсез булуларын, эшкә ялкаулыкларын, хезмәтне сөймәүләрен күреп, Самат учитель хәйран кала гына барды. Аның баштагы татлы хыяллары җимерелде. Ул үзенең нәрсәдәдер бик җитди ялгышканлыгын сизенде. Ләкин ул ялгышның нәрсәдә икәнен таба алмый иде. Шуңа күрә ул инде үзенең өченче баласын көткәндә артык татлы хыялларга бирелә алмады. Бусы малай булып чыкса, бәлки, ир баланы тәрбияләү бүтәнчәрәк булыр, дигән бер өмете бар иде, анысы да акланмады. Тагын кыз бала туды. Аңа Сания дип исем куштылар. Самат, әлбәттә, үзенең принципларын үзгәртмәде. Ләкин аларны энәсеннән җөбенә кадәр җиренә җиткерү өчен дә әүвәлге кебек нык тормады... Тавыш-гауганың, ызгыш-талашның ни икәнен белмәгән менә шушы тыныч семьяда Сания ун ел тәрбияләнде. Төпчек кызы зурайган саен Саматның аңа булган өмете һәм мәхәббәте арта бара иде. Соңгы елларда инде ул зур тарихи үзгәрешләр тәэсирендә үзенең моңарчы нәрсәдә хаталанганлыгын да аңлый башлаган иде. Бөек Октябрь революциясе аңа күп кенә нәрсәләрне яңача төшендерде. Әйе, чүлмәктә урман үстереп булмаган кебек, бер семьяда гына яңа җәмгыять кешесе тәрбияләп булмый, күрәсең... Ул үзенең алдына зур изге теләк куеп та, аны җитәрлек аңлап бстмәгәнлеген, аның өчен көрәштә үзенә иптәшләр эзләмичә, ялгыз
44 
 
хәрәкәт итеп ялгышканлыгын төшенде. Ләкин кайгырмады. Үзе уйлаганнан башка юллар белән булса да, картайган көнендә хаклыкның, гаделлекнең өстен чыгуын күреп, куанды. Хәтта инде анарда үзенең төпчек кызын—зирәк акыллы Саниясен гомер буе хыялында йөрткән менә дигән кеше итеп күрү өмете дә яңадан терелгән иде. Ләкин аңа бусы насыйп булмады, ул бер мең тугыз йөз егерме беренче елны ваба чире белән авырып, үлеп китте. Сөекле хатыны да аңардан башка ямь таба алмады, ахрысы, озак тормыйча, карты артыннан китте. Шул вакыттан башлап, Саниянең төп тәрбия урыны совет мәктәбе булды. Аның өчен бөтенләй яңа тормыш башланды. Бу яңа тормыш, яңа әйләнә-тирә, яңа иптәшләр якын да, ят та иде аңа... Менә ул тәрбиячесез калган балалар өчен ачылган интернатта тора, совет мәктәбендә укып йөри. Менә ул пионерка. Аның муенында янып торган кызыл галстук. Бу галстукны таккан кеше — яхшы кеше булырга тиеш. Ә яхшы кеше булу ничек була? Анысын, үзенчә, белә иде инде Сания: яхшы гадәтләргә, әдәпкә әтисе өйрәткән иде аны. Пионерка булган кеше, нәкъ аның әтисе өйрәткәнчә, кешеләргә карата яхшы күңелле булырга, үзеннән көчсезләргә һәрвакыт ярдәм кулын сузарга, үзеннән олыларга ихтирам күрсәтергә тиеш; тыйнак булырга, чиста йөрергә, тәртипле булырга, укуда да, эштә дә тырышлык күрсәтергә тиеш... Саниягә болар бары да бик яхшы аңлашыла. Шундый булу аның өчен бер дә кыен түгел, хәтта рәхәт тә әле. һәм ул — шундый. Шуңа күрә аны иптәшләре дә, вожатыйлары да, алар арасына килеп йөрүче комсомол абыйлары да — барысы да яраталар. Әйе, мондый гына яхшы кеше булу — берни түгел. Моннан зурракларына да түзәр иде әле Сания. Әтисе аны, яхшы кеше булу өчен, күбрәк нәрсәләргә дә өйрәткән иде бит. Тормышның төрле чагы була, һәрвакыт күңелле, рәхәт, бары да җитеш булып кына тормый. Бик авыр хәлләргә калганда да түзә белергә, сабырлык күрсәтә белергә кирәк, һәрбер кыенлыкка, башыңа килгән хәсрәткә акыл белән карап, сабыр була белсәң, нинди кыенлык та сине җиңә алмый...- Самат учитель бик аңлаешлы, гади сүзләр, гади мисаллар белән боларны да төшендергән иде аңа. һәм Сания әтисе үлгән көннәрдә шул акылларны хәтеренә төшереп, артык сабырсызланмаган да иде. Хәтта бәрелә-сугыла елаган анасын тынычландырды әле: — Әни, болан итмә, бәгърем,—диде ул аңа зур кешеләрчә, — бар кеше дә үләчәк бит. Бер үлгәч, кеше барыбер кире терелми бит... Елап файда юк... Ун яшьлек баланың шундый сүзләр әйтүе авыр хәсрәттән шашыныр чиккә җиткән ананы чынлап та бераз тынычландырды. — Бу кадәр атаңа охшарсың икән, кызым! — дип кочагына алды аны әнисе. — Атаң урынына син калдың, ахры, инде... Шул ук елны, тормышлар авыраеп китеп, көннәрне ачлы-туклы уздырырга туры килгән чакларда да Сания атасының киңәшләрен исенә төшерде. Аларны искә төшерү чынлап та аңа түземлек һәм тынычлык бирә иде... Ә шулар өстенә әнисе дә үлеп киткәч, ничек авыр булды... Сания анда да сабырлыгын җуймады. Әйе, шул арны да белә иде Сания... «Пионерка кеше бөтси кыенлыкларга түзә белергә тиеш» дисәләр дә аңлар иде ул һәм килешкән булыр иде. Пиоиеркаларга карата әйтелгән сүзләрнең, бирелгән киңәшләрнең Сания өчен аңлашылып бетми торганнары да бар булып чыкты. Алла юк, диләр. Пионерка аллага ышанмаска тиеш, диләр. Ә Саниянең әтисе алай дип әйтми иде. Дин сабакларына да өйрәтмәде ул аьы өйрәтүен. Шулай да алла юк дип әйтми иде. «Кешеләрне барын
45 
 
да алла тигез итеп яраткан,—ди иде бит ул. — Руслар да, татарлар да, чувашлар да, башкортлар да — бары да; ярлылар да, байлар да, ирләр дә, хатыннар да алла каршында бертигез. Шуңа күрә аларны берсен яратып, берсен дошман күрергә ярамый, барын да бертигез күрергә кирәк»,—ди иде... Ә менә пионерка алай булырга тиеш түгел. Руслар, татарлар, башкортлар, чувашлар — алары бер, әйе, монысы шулай, Саниянең әтисе әйткәнчә. Ә байлар белән ярлылар бер түгел... Пионерка байларны, сатучыларны яратмаска тиеш, муллаларны да шулай. Алар халыкны җәберләүчеләр, алар — дошман. Әнә Нәҗияне, сатучы кызы булганы өчен, пионерга да алмадылар. Ә Саниянең кайчандыр Наҗия белән дус кына булып уйнаганы да бар иде. Хәзер инде ул аңа дошман булырга тиеш микәнни? Ничек ул аңа дошман булыр икән? Нәрсә өчен? Боларны аңлау читен иде Саниягә. Барын да аңлау өчен еллар кирәк иде. Бик күп белергә, бик күп укырга кирәк иде. Күп укыды Сания. Рус әдәбияты һәм рус телендә басылып чыккан дөнья әдәбияты классикларының әсәрләрен берсен дә . калдырмагандыр ул. һәм ул китаплар аңа дөньяны тануда, яхшыны яманнан аерырга өйрәтүдә бик зур ярдәм иттеләр. Баштарак аның күңелендә һичбер нинди көч каршында да какшамас авторитет булып урын алган Самат учитель, тора-бара классик әсәрләрдә сурәтләнгән әдәби образларның берсе шикелле генә булып калды. Шундый, җайга якын, җылы, ягымлы образ булып саклана иде Самат аның йөрәгендә. Ләкин Сания хәзер аны, үзеннән кечкенәрәк кешене кызганган кебек, кызгана иде, күп мәсьәләләрдә аның белән бәхәсләшә дә ала иде... Кыскасы: унъеллык мәктәпне бетереп чыгып, педагогия институтына кергән вакытта Сания үзенең кем икәнен шактый тирән аңлаган һәм, агымга ияреп кенә түгел, акылы белән дә, күңеле белән дә килешеп, комсомол сафына кергән кыз иде инде... Ирләргә-егетләргә мөнәсәбәттә, гыйшык-мәхәббәт мәсьәләләрендә Сания бик озак вакытка кадәр балалык саклады. Унҗиде-унсигез яшьләрендә чагында ул бу мәсьәләдә бөтенләй сабый диярлек иде әле. Ләкин мәхәббәт тойгыларыннан гомумән мәхрүм кеше дә түгел иде, әлбәттә. Хәтта аның бу тойгыны үзендә бик яшьли сизеп, аның белән ләззәтләнеп йөргән чагы да булды. Мәктәптә укып йөргән чагында кызлар төсле нәфис кенә бер малайга гашыйк булган иде Сания. Тик ул гыйшык теге малайга, аның үзенә дә сиздермичә, читтән генә сокланып карап торудан, бик яшерен урыннарга аның исемен язып, аны тагын шунда ук бик җетнекләп бозып куюдан һәм ул малайның башка кызлар белән биегәнен яки сугышканын күргәндә күңелдән генә көнләшеп йөрүдән гыйбарәт иде. Саниянең бу тойгысын үзеннән башка берәү лә сизмәде, әлбәттә, һәм аның ләззәте дә шунда иде. Әгәр дә аны ул матур малай үзе яки башка берәү белә калса, бу тәмле тойгы шунда ук бетәр, тәмсезләнер төсле тоела иде. Әмма ләззәтле дә соң яшерен газап, яшерен яну. Бар микән, белмим, моның миннән бүтән аңлаучысы? Тукайның шушы шигырен укып күкрәгенә кыскан чаклары була иде Саниянең. —- Бар, бар андый кеше, ул менә мин!—дип, аулакта гына елап та куя иде кыз. Сания шулай яшерен янып йөргәндә, икенче бер малай аның үзенә гыйшык хаты язып тапшырды. Кызның бу хәлдән тәмам коты очты. Җавап язмау гына түгел, бөтенләй ул малайның күзенә күренмәс булды. Малай шактый әрсез булып чыкты; ахрысы, җаен табып, Санияне очратты да ни өчен җавап бирмәве турында сорады. 
46 
 
\г . . толОпчсез! шп кенә җавап бпрде аңа Сания һәм тизрәк ^адрган кач\ чгьш карады. Озакламый теге матур малай турында да—дөресме, ялганмы — начар хәбәрләр ишетелә башлады. «Ниндидер кызлар белән йөргән, имеш, ниндидер хатын белән йоклаган, имеш» кебек сүзләр Сания колагына да килеп керделәр. Кыз бала хыялында яшереп сакланган гүзәл чәчәк янып көлгә әйләнде. Сания, югары мәктәпне бетермичә торып, гомумән ул мәсьәләләр турында берни дә уйламаска үзеи-үзе ныгытып куйды һәм бөтен күңеле белән укуга бирелде. Институтта укый башлагач, аңа бөтенләй яңа иптәшләр белән очрашырга туры килде. Аның белән бергә укучы хатын-кызлар арасында төрле кешеләр бар иде. Яшь ягыннан олырак булган берничә студентка ирләргә-егетләргә караш мәсьәләсендә үзләрен тәҗрибәлерәк исәплиләр һәм үзләре генә булган чакларда, Сания карамагында шактый оятсыз исәпләнгән хәлләр турында бер дә тартынмый сөйләшәләр иде. Саниянең оялуын, кызаруын күргәч, аны балага санап, көләләр алар. Кайберләре, юрамалый кылана дип, аның шундыйлыгына ышанмый азапландылар. Ләкин Сания боларның берсенә дә әһәмият бирмәде. Бу мәсьәләдә үзе кебегрәк булган бер рус кызы белән килешеп, дуслашып алды да, «тәҗрибәлеләргә» ошарга аз гына да тырышмыйча, укуын белде. Ләкин егетләрдән качмый иде инде ул. Төрле әдәби кичләрдә алар белән парлашып биергә дә, киио-театр- ларга, паркларга барырга да, бергәләп дәрес хәзерләргә дә каршы килми иде. Тик теге яки бу егетнең бик аз гына тотнаксызлык күрсәтүенә дә юл куймый иде Сания. Андыйлардан бик тиз ераклаша иде. Мондый гадәте өчен егетләр аңардан бизмәде, әлбәттә. Киресенчә, аңа күбрәк хөрмәт күрсәтергә тиеш табалар иде алар, һәм аның алдында үзләрен инсафлы тотарга тырышалар иде. Сания белән яхшы мөнәсәбәттә булу аларның үзләренә дә керсез бер рәхәтлек бирә иде. Күп-кенә студентлар, үзләренең булачак семья тормышлары турында яшерен хыял йөрткән чакларында, тормыш иптәшләрен Сания булыр төсле итеп күз алдына китерәләр иде. Ләкин бу турыда Саниянең үзенә әйтү түгел, ымларга да базмыйлар иде алар. Шундыйларның берсе Камил булды. Егет бөтен барлыгы белән аңа гашыйк булган хәлдә, мөмкин кадәр Саниянең үзенә сиздермәскә тырышып, кайчан да булса аның күңеле йомшаруын көтә һәм ул, әлбәттә бер заман йомшарыр дип, минем мәхәббәтемә тиң мәхәббәт белән җавап бирер дип өмет итә иде. Билгеле, бу хәл үзеннән-үзе шулай килеп чыгар дип. гамьсез генә көтеп ятмый иде инде ул. Зур чыдамлык һәм түземлек белән Санияне өйрәнә, аның характерындагы бөтен нечкәлекләрне үзләштерергә тырыша, аның йөрәгенә якын килү өчен нинди ышанычлы юллар барлыгын эзли иде. Шундый нияттә йөрүче башка егетләр барлыгын да сизә иде Камил һәм җитди куркыну белән аларның хәрәкәтен дә бик нечкәләп күзәтеп тора иде. Икенче берәр егет аңа кадәр Саниянең йөрәген үзенә аударып куймагае дип шикләнә иде ул. Әгәр дә Сания берәр кешене ярата башласа,беттең дигән сүз: ул яратса кире кайтырлык итеп яратмаячак, әлбәттә, — моны сизә иде егет. Шуңа күрә, моңарчы бер егетнең дә Сания йөрәгенә туры юл таба алмавын күреп, күңеленнән генә рәхәтләнә һәм ул егетләр үткән юлны да өйрәнә, аларның хаталарын да искә ала бара иде. Дөрес, Камил, институт күләмендәге җәмәгать эшләрендә актив катнашучы, үткер, кыю егет булса да, хатын-кыз мәсьәләсендә тәҗрибәле кеше түгел иде, ләкин мәхәббәт барына да өйрәтә иде аны: сизгерлек тә, тапкырлык та, бетмәс энергия дә бирә иде аңа мәхәббәт. Сания дә үз тирәсендә суфый гына булып йөргән егетләр арасында күңелләренә серле тойгылар яшергән кешеләр барлыгын сизенә иде,  
47 
 
Тик монысы өчен аларга ачулана алмый иде инде ул. Алай гына да түгел, аның йөрәгенә төрле яклап төзәлгән яшерен мәхәббәт уклары кыз күңеленә бөтенләй тәэсирсез дә калмадылар. Институтта укуына өч ел тулып килгәндә ул үзе дә мәхәббәт турында ешрак уйлый торган булып китте. Бервакыт ул Камилне бик матур итеп, йөрәгенә бик якын кеше итеп, төшендә күрде. Шундый рәхәт булды ул төш, Сания хәтта уянгач та аның ләззәтеннән аерыла алмый йөрде. Ләкин вузны бетермичә бу мәсьәләләр турында уйламаска дигән карарын исенә төшереп, бу тәмле тойгыны күңеленнән көчләп куып чыгарды. Аның нияте ашыкмаска иде. Шулай да ашыга төшәргә кыстадылар аны: тормыш үзе, гомумән әйләнә-тирә бу мәсьәләне көчләп сузарга ярамаганлыгын әйттеләр. Көтелмәгәндә генә мондый бер вакыйга булып алды. Институтның физмат бүлеген бетереп, аспирантурада калучылар арасында аеруча алдынгылыгы белән дан алган бер студент бар иде. Аның турында һәркем, бик тиз күтәреләсе, якын киләчәктә зур галим буласы кеше дигән фикердә иде. Профессорлар да, сирәк очрый торган зур талант, дип кенә бәя бирәләр иде аңа. Шулар өстенә тагын ул кеше үзе, артык купшыланырга яратучылардан булмаса да, яшь һәм күрер күзгә шактый чибәр егет иде. Мондый һәрьягы килгән егетнең йөрәк эше белән кызыксынучы, аның семья мәсьәләсен ничегрәк корырга ниятләвең белергә теләүче кызлар да күп иде, әлбәттә. Тик егетнең бу турыда ни уйлавын, аның күңеле кемнәр тирәсендәрәк чуалуын ачык белүче кеше юк иде әле. Беркөнне, бөтенләй уйламаганда, Саниягә шушы егеттән яучы килеп чыкты. Дөрес, яучы дигәч тә, шәригать тәртипләре буенча оештырылган, сыңар балагын чыгарып килгән яучы түгел иде инде. Егетне дә, кызны да яхшы белүче Бәдәр исемле олы гына яшьтәге бер студентка иде. һәрвакыт профкомда эшләүче актив булуы белән дә мәгълүм кеше иде үзе. Яучы, гадәттәгечә, сүз җае китереп, егетне мактарга тотынды. Саниянең дә ул кеше турында гомуми фикергә кушылганлыгын белгәч, бөтенләй канатланып китте һәм, ниһаять, Саниядән сөенче алгансыман, тантаналы тавыш белән куанычлы сер итеп кенә әйтеп куйды.ч — Беләсеңме, ул бит сиңа өйләнергә карар бирде,—диде. Сания ии әйтергә дә белмәде; үзен, шундый беркатлыга санап, шаярталар дип уйлады ул. Чырае кинәт җитдиләнеп китте. — Гафу итегез, мин сез уйлаганча ук бала түгел,—диде ул үпкә катыш ачулы тавыш белән, — шаяруыгыз ифрат урынсыз һәм мәгънәсез. Бәдәр бөтенләй кәефләнеп көлеп җибәрде. — Ь1шаимас дидем шул үзем дә. Шаяра торган кешеме соң мин? Бигрәк тә синең кебек кыз белән шаярырга ярыймы соң- Ышанма- сыңны белеп, яздырып алдым, менә. Күрсәтмәм дә дигән идем инде. Ул Саниягә дүрткә бөкләнгән кәгазь кисәге тоттырды. Саксызлык белән генә ертып алынган дәфтәр бите иде бу. Аның бер ягына югары математикада кулланыла торган билгеләр, цифрлар һәм хәрефләр язылып, сызгаланып беткән, икенче ягына гади карандаш белән рус телендә'мондый сүзләр язылган иде: «Хөрмәтле Сания иптәш! Минем исемнән Сезнең белән сөйләшергә Бәдәр иптәшкә тапшырам. Минем теләкләремне Сезгә ул әйтер. Сезне минем тәкъдимемне аңларлык сәләхыятле кыз дип белэм. Үтенечемне кире какмассыз дип ышанам. имза». Сания заппсканы укып беткәч, көләргә дә ачуланырга да белмичә, беравык аптырап, гаҗәпләнеп торды. Ниһаять, түзә алмады, кычкьь рып көлеп җибәрде: 
48 
 
— Юк, действительно түгел бу: штампы юк, номеры юк, датасы юк, печате юк! — Я. син көлмә инде, шуның өчен миңа тапшырды да бит. — Юк, чынлап та, язгач-язгач, рәсми итеп, командировочное удостоверение итеп язарга кирәк иде, әйе: «Дано настоящее удостоверение тов. Бадар в том, что она действительно командируется в пятую комнату для...» — Ярар, көлмә инде,—дип бүлдерде аны Бәдәр. — Кешесенә күрә гәнаһысы гафу итәрлек бит, шулай түгелме? Сания кинәт җитдиләнеп китте. — Ярый, кешесенә күрә гафу итәм,— диде ул.— Барыгыз, әйтегез үзенә, башка кеше мине шулай хурлаган булса, мин аны болай гына калдырмас идем? Авторитеты төшмәсен дим, бәлки ул чынлап та галим буласы кешедер. Ләкин мин моннан соң ул кешенең күзенә күренмәячәкмен! Бу турыда яңадан авыз ачасы булмасын! — Тукта әле, Сания, юләрләнмә әле син... — Артык сөйләшмим, гафу итегез. Сезгә дә азрак акыллырак булу кирәк иде. Сез миннән олырак кеше шикелле. — Шуңа күрә дә әйтәм... — Артык күтәрә алмыйм мин бу мыскыл итүне, ишетәсезме! Яучы да артык сүз озайтуның файдасы юклыгын аңлады, ахрысы, «ай юләр кыз, юләр кыз» дип, үз алдына мыгырдана-мыгырдана чыгып китте. — Хатын кирәк булган имеш берәүгә, ахмак!.. — дип куйды Сания үз алдына. Ялгыз калгач, аның йөрәге тагы да ярсый төште. Синең белән шәхси танышлыгы да булмаган, гомерендә бер тапкыр йөзгә йөз килеп сөйләшкәне дә булмаган бер кеше кинәт кенә сине үзенә хатын итеп алырга карар бирсен имеш! Малмыни соң ул Сания?!. Хурлыгыннан елар чиккә җиткән иде кыз. Ләкин ул еламады. Гадәтенчә, кинәт кенә үзен кулга алырга кирәклеген исенә төшерде. Ул һәрвакыт шулай: берәр нәрсәгә ярсып гасабыйлана башласа, . кинәт кенә үзен кулга алу өчен акыл көчен эшкә җигә торган иде һәм акыл белән тойгылар көрәшендә һаман акыл өстенлек ала иде. Бу юлы да шулай булды. — Тукта әле син, нигә бу кадәр исең китте? — дип үзенә-үзе бер сорау кую җитте аңа: ул тынычланып, салкын кан белән фикер йөртүгә күчте. Әйе, ни булган соң? Ни өчен ул егетне бу чаклы каты хөкем итәргә? Бәлки, ул Санияне хурлау турында уйламагандыр да. Бәлки, ул аңа чын күңелдән гашыйктыр, тик, тәҗрибәсе булмау сәбәпле, тойгыларын ничек анлатырга белми аптырагандыр, үзенең Сания янына килергә кыюлыгы җитмәгәндер. Әгәр дә Сания үзе шулай берәүгә гашыйк булса, шул берәүгә иргә чыгасы килсә, үзе барып, шул теләген матурлап әйтә алыр идеме? Ай, кая ул!.. Ә шунда берәр иптәше килеп, аңа бу теләген тормышка ашыруда булышлык күрсәтергә өстенә алса, моның ни гаебе бар? Бәлки, биредә яучы булган кешенең тупаслыгы булгандыр... Юк, ул бит Сания түгел, ир кеше бит ул. Иөрәгендәген әйтә алмаса, башка берәр юл белән сиздерер иде. Ичмасам әзрәк игътибар күрсәтер иде. Ухаживать итәр иде... Ә бәлки, ул чынлап та шундый тирән акыл иясе булгач, аңа карата мондый шомарган таләпләрне кую кирәкмидер? Бәлки, Сания үзенең киләчәге, шәхси тормышы турында уйлауны көчләп кичектереп килүе белән хаклы түгелдер? Тормыш иптәше буласы кеше, бәлки, Сания көткәнчә, үзеннән-үзе килеп чыгып, котылгысыз бер мәхәббәт ялкынына чолгап алу юлы белән барлыкка килми торгандыр? Бәлки, чынлап та аның joMep юлдашы булырга тиешле кеше шулдыр... Ашыктымы әллә Сания?


 
Әйе, ни өчен Бәдәр «юләр» диде аны? Бәдәр акылсыз кыз түгел бит, Саниягә караганда тормышны күбрәк күргән, күбрәк белгән кеше! Бәлки әле соң түгелдер, эшне төзәтергә дә мөмкин бит! Салкын акылның, тартынып кына булса да, мондый килешүчәнлеккә баруын ишеткән йөрәк тойгылары тузынып каршы күтәрелделәр: — Нинди хурлык, ә мәхәббәт?!—дип кычкырды ул тойгылар. Сания аларның көче зур булуын белә иде. Шулай да, күңеленнән сүз көрәштерүдә дәвам итте.— Мәхәббәт! Кайда соң ул? Мин хыял иткән мәхәббәт гомумән бармы соң ул? Булса, кем алып килер аны миңа?! — Ә Камил? Әллә кайдан, тирәннән, йөрәк түреннән килде бу тавышсыз аваз. Сания уз алдына үзе җылынып, кызарып китте. Шунда ук тагы акыл встенлек алырга тырышты: Камил дияргә нинди нигезең бар соң синең? Камилнең күңеле кемнәрдә икәнен кайдан, беләсең син? Нәрсә әйткәне бар соң аның сиңа ул тикле? Барып ялынмакчы буласыңмы? Үзең яучы җибәрмәкче буласыңмы? Тукта, тукта, син үзең сөясеңме соң әле аны?.. йөрәгендә Камилгә карата ниндидер яшерен, татлы тойгы яшәгәнлеген шушы минутта гына чынлап хис итте Сания һәм, кызлык гомерендә беренче мәртәбә буларак, бу тойгы каршында калтырап төшмәде. — Тукта, акыллым, — диде ул үзалдына үзе, сабыр гына елмаеп.— Бу мәсьәләдә йөрәк катнашыннан башка беркая да бара алмыйсың син. Яклама шул юләр математикны... Яхшы кара туфракка күмелеп тә, дым җитмәү аркасында шыта алмыйча интегеп, яңгыр көтеп яткан таза орлык шикелле, моңарчы Сания йөрәгендә бикләнеп хәрәкәтсез яткан Камил шәүләсе шул көннән башлап җанланып китте. Саниягә яңа рух кертеп җибәрде ул. Шулай да, Сания үз йөрәгендә кабарып, үсеп барган бу тойгыны Камилнең үзенә сиздерергә ашыкмый иде әле. Камил, үзенең Саниягә булган мәхәббәте вакытсыз ачылудан куркып, никадәр сак, сабыр хәрәкәт иткән булса да, Сания сизә иде аны һәм Камилнең йөрәге аңардан башка кешегә тартылмас дип ышана иде. Кыскасы, Камил белән үзе арасында мәхәббәт электры үткәрелгәнлегенә икеләнми иде. Ул электрның күзгә күренми торган җепләре тартылган, кирәкле урынга йөзле лампа борып куелган, фәкать включательне борып җибәрәсе генә бар — ул, һичшиксез, гөлт итеп кабынып китәчәк һәм мәңге нурлар сибеп, янып торачак. Ә ул серле включатель Сания кулында. Әйе, моның шулай булуына икеләнми иде Сания, тик включательне борырга гына ашыкмый иде. Ләкин тагын ашыгырга мәҗбүр иттеләр аны. Шул ук атна эчендә әлеге зур галим буласы егетнең өйләнүе турында әйттеләр. Шаккатты Сания. Әйтерсең, аны хурлап йөзенә пычрак бәрделәр. Беренче мәлгә ул аның кемгә өйләнүе белән дә кызыксынмады. Саниягә тәкъдим ясаганнан соң бер атна да үтмәс борын аның икенче кешегә өйләнү факты үзе генә дә җитәрлек иде. Шундый йөрәк белән Саниягә тәкъдим ясарга ничек җөрьәт иткән ул? Бу аның, үзенчә, Саниядән үч алуымы? Юрамалай, Санияне мыскыл итәр өчен эшләнгән интригамы әллә бу?.. Сания үз күңелендә туган бу ямьсез тойгыларны кешегә сиздермәс өчен, тизрәк үзен кулга алырга ашыкты. Бер дә исе китмәгәндәй, тыныч Тавыш белән генә: — Кемгә өйләнгән? — дип куйды. Кызыксынудан да түгел, тик мондый вакытта гадәт буенча бирелә 4 вС. Ә." № 8. 49 

50 
 
торган тәртиптә генә бирелгән гади сорау иде бу. Ләкин аның җавабы Сания өчен тагын да шаккатыргычрак булып чыкты. — Бәдәргә өйләнгән!—диделәр. Сания бөтенләй фикер йөртүдән гаҗиз калды. Акылына сыйдыра алмый иде ул бу хәбәрне. Тик, башкалар алдында сүзсез калмас өчен генә, ни әйтергә теләгәнен үзе дә аңлап җитмичә: — Пар килгәннәр инде, — дип куйды. — Нинди пар булсын, адӘхМ көлкесе,—дип кемнәрдер каршы төште, сүз көрәштерергә тотындылар. Ләкин Сания ул сүзләрнең берсенә дә рәтләп мәгънә бирерлек хәлдә түгел иде. Оят иде аңа. Үзе өчен түгел, югары мәктәптә укучы кешеләрнең, совет студенты исемен күтәрүчеләрнең мәхәббәтне шулкадәр кимсетүләре, һәркемнең гомерендә бер генә тапкыр килүе мөмкин булган шундый югары тойгыны шулкадәр түбән төшерүләре өчен ояла иде ул. Болан уйлавы белән хаклы идеме Сания, түгел идеме — ул үзе моңа хисап бирмәде Тик шул вакыйгадан соң ул теге серле включательне тизрәк борырга булды: югыйсә, белмәссең, бу ирләр дигәнең, юләрлек эшләргә дигәндә... 

Камил белән Сания гомумән еш очрашалар иде. Дөрес, ул очрашуларда алар икәүдәи-икәү генә булмыйлар, һәрвакыт диярлек яннарында тагын берничә иптәшләре дә була иде. Билгеле, андый очрашулар вакытында бер-берсенә карата булган яшерен тойгыларын бүлешү турында уйларга да туры килми иде аларга. Матур үтә иде көннәр. Бергәләп эшләү дә, бергәләп уйиау-көлү дә гаять күңелле була иде. Ә инде, нинди дә булса берәр очраклы сәбәп чыгып, икәүдән-икәү генә калырга туры килсә, Камил белән Сания арасында уңайсыз тынлык урнаша торган иде. Бигрәк тә Камил уңайсызлана иде андый чакларда. Билгеле, рәхәт иде аңа. Тик ул үзенең Санияне күңелсезләндермәслек бер генә суз дә әйтә алмавына борчыла, ахмак кеше төсле күренеп, аны үземнән биздермәсәм ярар иде, дип газаплана иде. Шул ук вакытта Санияне ялгыз калдырып китүне дә килештерми, аның яныннан китү өчен табигый гына булган сылтау да таба алмый интегә иде. Мондый чакларда башлап Сания үзе аның яныннан китә иде. Нинди сылтау табып китсә дә килешә иде аңа — кыз кешегә, нинди сылтау белән китсә дә, һәрвакыт Сания өчен бик табигый булып чыга иде. Ләкин Камил тынычланып кала алмый иде. — Минем яннан качты, — дип газапланырга тотына иде ул, чәчләрен йолкырдай булып. — Качмый нишләсен соң миннән, нишләргә белми катып торган утын агачыннан... Тфү, бозау... Берәр мөгезсез сыер хур итәр дә куяр әле менә үзеңне!.. Нинди үзләштерүе мөмкин булмаган фән булды соң бу Сания? йөрәк ачкычын нинди диңгез төпләренә яшергән соң ул пәри кызы?.. Камил белән Сания, гадәттәгечә, тагын коллектив эчендә очраштылар. Яна гына башланган җәйнең матур көннәреннән берсе иде. Күмәкләшеп культура-ял паркына киттеләр алар. Сания аеруча шат, аеруча җанлы иде ул көнне. Паркка бер үзе хуҗа булган шикелле, ул үзен 
1 Күп еллар үткәннең соңында, теге кешенең чынлап та күренекле галим булып китүен — хөкүмәт бүләкләре алу дәрәҗәсенә ирешүен ише1те Сания, таныш-белеш- ләре аркылы аның Бәдәр белән матур гына семья корып, балалар үстереп торуы турында да белде. Тик ни өчендер аларның чын мәгънәсендә бәхетле булуларына бервакытта да ышанып бетә алмады. 
4* 
51 
 
бик иркен тота, башкаларга караганда күбрәк йөгерә, күбрәк сикерә, күбрәк көлә, күбрәк сөйли иде. Даган атынасы да килде анын, парашют белән сикерәсе дә килде, карусельдә дә бөтерелде, шайтан таганына утырып та әйләнде, хәтта буш мичкә корсагына басып, егылмыйча, аны аяклары белән тәгәрәтеп тә йөрде. Шундый җиңел, шундый җитез, шундый килешле булып чыга иде аның хәрәкәтләре, хәтта аның үз компаниясендәге кешеләр генә түгел, паркта йөрүче чит кешеләр дә сокланып туя алмыйлар иде аңа. Камил аңардагы бу үзгәрешкә ипчек дип тә бәя бирергә белмичә, аптырашта калды. Ниндидер хәвефле уйлар кереп урнашты аның күңеленә. Нишләгән бу кыз? Юкка гына болай кыланмый бу. Ниндидер бер җитди үзгәреш бар аңарда. Әйе, аның күңеле, йөрәге белән баглы үзгәреш. Ниндидер шатлык аңа тынгы бирми, бугай. Күңелендә ни барын иптәшләренә әйтеп бирәсе дә килә шикелле үзенең... Әйтеп харап итмәсә генә ярар иде... Тәгаен, ул кемгә булса да гашыйк булган һәм аны яшерә алмас чиккә килеп җиткән. Шулай ук бу Саниянең Камил өчен мәңгегә югалуы булырмы икәнни? Ничек соң Камил аны моңарчы сизмәде? — Камил, нигә бүген сез болай күңелсез, — диде Сания. Камил көчләнеп көлеп җибәрде. — Нишләп күңелсез булыйм? Күңеллелегем шундый, күрәсең. — Юк, юк, сез нигәдер күңелсез. Ә минем сезнең белән танцевать итәсем килә. Камилнең шиге тагын да арта төште. Әгәр дә ул бу минутта күңе- лендәген әйтсә: «Ә минем танцевать итәсем килми» дигән булыр иде. Ләкин Сания каршында ихтыярсыз иде егет, күңелендәген әйтә алмады: — Рәхим итегез, мин бик рәхәтләнеп!—дип җавап бирде ул аңа.— Тик биредә күбрәк хәзерге Европа танецларын гына уйныйлар бит. — Уйнасалар ни, сез аларны беләсез ич... Әллә, минем белән биергә булгач, оныттыгызмы? — Сезнең белән биер өчен дигәндә белмәсэм дә өйрәнгән булыр идем. Тик сез үзегез ул танецларны өйрәнергә теләмәгән идегез, бугай? — Өйрәтерсез... — Әйдәгез, киттек, — диде Камил. Алар артыннан бөтен компания кузгалды. — Ә сезгә безнең биегәнне карап торырга рөхсәт юк,—диде Сания. — Әһә, әһә, аңлашыла!—дип тамак кырды берәү. — Кара аны, Камил, — диде икенчесе, шаярган булып, — Санияне бездән аерсаң, кирәгеңне бирербез. Камил белән Сания бию мәйданына таба атладылар. Компания, Саниянең кисәтүен шаяртуга санап, һаман алар артын* нан иярә иде, Сания тагын бер кисәтте. — Иярергә рөхсәт юк дим бит!—диде ул, көлә-көлә артына борылып... — Туктагыз әле, чынлап та үзләрен генә җибәреп карыйк әле. — Әйе шул, озакка түзәрләр микән?.. — Калыгыз, кал, безне көтмәскә дә мөмкин, — диде Камил, шаярып; үзе, бу сүзгә Сания ни әйтер икән дип, яшерен генә аны күзәтте. — Әйе, әйе, — диде Сания дә. — Көтмәскә мөмкин. Бер егет ясалма рәвештә тирән көрсенеп куйган булды: — Ай, бәхил бул, Сания! — Хуш, хуш. Бәхил... Камил Саниянең бу шаяруын һаман аңламый иде әле. Чынлап та
52 
 
ана ни өчендер тпз генә Европа биюләрен өйрәнергә дә кирәк булган, дип шикләнде ул. Кем өчен болан хәзерлим сон мин аны? Шулай Ук соңга калдым микәнни? Ни өчен моңарчы бу тикле куркып йөрдем соң мин? Сөюем турында, ичмасам, ымлап кына булса да, иик сиздереп карамадым? Ә хәзер соң инде. Саниянең күңелендә карар бар. Ә аның карарын үзгәртү мөмкинме соң? Көләр генә. Алар үрмәле гөлләр белән киртәләнгән бию мәйданы янына килеп җиттеләр. Камил тукталып, тагын икеләнеп калды. — Сания, сез мине шаяртасыз гынамы, әллә чынлап та биергә телисезме? — Курыкмагыз, Камил, мин сезне оятка калдырмаслык кыиа бии беләм. Камил кызарып китте һәм: — Чүгез, чү! Ачулана гына күрмәгез, — диде дә билет кассасына йөгерде. Тик кесәсендә бер тиен дә акчасы юк иде аның. Башка кызга булса, Камил үзенең нинди хәлдә икәнен яшерми әйтергә тартынмаган булыр иде. әлбәттә. Ләкин Сания каршында «акчам юк» дип әйтергә яки аның үзеннән билет алдырырга батырлыгы җитмәде. Шулай да, бер генә минутка да аптырап калмады ул. Билет сатучы хатынга студентлык удостоверениесен тоттырды да, акрын һәм бик серле тавыш белән: — Мәгез, тик зинһар, хәзергә сөйләшмичә генә ике билет бирегез, соңыннан исәпләшербез, — диде. Билет сатучы хатын егетнең хәлен тиз аңлап алды. Серле генә елмаеп, Камилгә ике билет тоттырды. Аннары ул аңа тагын нидер әйтмәкче иде дә, өлгерә алмый калды, ул арада Камил; аңа рәхмәт әйтергә дә онытып, Сания янына барып җиткән иде инде. Алар мәйданга керү белән төркемгә кушылып, вальска әйләнергә тотындылар. Вальсны һәм гомумән электән киң урын алган классик танецларны яки халык биюләрен яхшы белә иде Сания, ярата да иде ул аларны. Тик ул елларда яшьләр арасында хәзерге Европа танецлары белән мавыгу бар иде. Урта һәм югары уку йортларында, шулай ук төрле клуб каршыларында яшьләр өчен Европа танецларына өйрәнү түгәрәкләре оештырылган иде. Сания ул биюләрне тиз генә кабул итә алмады. Бигрәк тә фокстрот белән танго ошамый иде аңа. Егетләр белән кызларның бер-берсенә кысылышып, аякларын аралаштырып бетерүләре әдәпсезлек, оятсызлык булып күренә иде. Шуңа күрә дә Сания, агымга ияреп, ул танецларны өйрәнергә керешкән булса да, артык мавыгып китә алмады. Егетләрнең чакыруын кабул итмичә, кызлар белән генә тотынышып, биеп азапланды. Ләкин танец өйрәтүче егет аның болай дәртсез йөрүен яратмады, аңа егетләр белән тотынып өйрәнергә тәкъдим итте. Сания тыңламагач, аны үзе алып өйрәтмәкче булды. — Менә болай биергә кирәк, — дип, Санияне кысып кочагына алды да,— тартынмагыз, тартынмагыз, кыюрак, якынрак, — дия-дия, аны өстерәп йөртә башлады. Шул юл белән күп кенә кызларпы җиңә һәм аларны бию белән бик тиз мавыктыра ала торган егет иде ул. Ләкин Сания бик тиз генә аның ихтыярына бирелеп китмәде. — Темперамент җитми!—дип карады өйрәтүче. Аныңча, бу замечание кыз кешене гарьләндерергә, аны җанлана төшәргә мәжбүр итәргә тиеш иде. Тик Саниягә барыбер тәэсире булмады. Ул бераз өстерәлеп, егет белән тартышып йөрде дә: — Гафу итегез, азат итегез мине, — дип, аның кулларыннан ычкынды.
53 
 
Чыннан да, ят ир кеше белән бер-ике минут кочаклашып йөрү Сания өчен газап булды. Үз тәне чит кеше тәненә кагылудан ямьсез чиркану тойгысы гына калды аңарда, һәм ул бу танецларны өйрәнү түгәрәгенә йөрмәс булды. Аның үз-үзен болаң тотуына иң нык игътибар итүче кеше Камил иде. Санияне яхшы аңлый иде ул һәм аның егетләр белән биюдән баш тартуына күңеленнән бик канәгать иде. Шул ук вакытта үзе дә, Сания каршында начар тәэсир калдырмас өчен, аның күңелендә шик тудырырлык кызлар белән парлашып биюдән ераграк булырга тырышты. Я егетләр белән, я булмаса, яннарында ирләре дә булган олырак яшьтәге хатыннар белән генә парлашып өйрәнә иде. Сания түгәрәк заиятиеләрендә бөтенләй күренми башлагач, Камил дә китмәкче булган иде дә, башланган эшне ташламыйм, кеше белгәнне белү зарар итмәс дип, өйрәнүендә дәвам итте. Ә инде хәзер, Сания аны бию мәйданына чакыргач, Камил үзенең теләсә нинди танецны яхшы белүен тоеп, күңеленнән куанып куйды. Ләкин, Саниянең хәзерге Европа танецларына өйрәнмәгәнлеген исенә төшереп, бераз борчылды. Шуңа күрә дә, бию мәйданына кереп, тизрәк искедән таныш вальска кушылып китәргә ашыкты... «Вальс беткәч, нишләрбез инде? Тагын берәр таныш бию уйнасалар, яхшы булыр иде. Әгәр дә фокстрот уйный башласалар... Фокстрот кына бер хәл, катлаулы «па»лар ясамыйча, юргалап йөреп кенә чыгарга да булыр. Әгәр инде танго яки вальс-бостон кебекләрен уйнап җибәрсәләр... карап торырга туры килер микән?.. Белгән кешеләр арасында өйрәтеп азаплану да уңайсыз булачак бит...» һәм, Камилгә үч иткәнсыман, вальс бетеп бер минут чамасы тын алуга, оркестр танго уйный башлады. Камил ни дияргә дә белми аптырап торганда, Сания үзе килеп аңа тотынды. — Әйдәгез! — дип кузгалып та китте һәм Камил өчен бөтенләй көтелмәгән дәрәҗәдә яхшы итеп бии белә торган булып чыкты. Камил аңа башта бик куркып кына, кыюсыз гына тотынган иде. Сул кулы белән Саниянең бармак очларын гына чеметеп тоткан хәлдә, уң кулының баш бармагын гына аның биленә тидереп, учын һавага җәеп йөрде. Сания әдәпсезлек санар дип куркып, күкрәге белән дә аңа терәлмәскә тырышты. Болай бию җансыз һәм читен иде. — Кыюрак булыгыз!—дип җибәрде Сания акрын гына. Камил үзенең юашлыгыннан кызарып китте һәм кинәт кыюланып, Санияне кысыбрак алды. Үз тәнендә Сания тәненең әйтеп бетергесез рәхәт җылылыгын, йомшаклыгын тоя башлады ул. Алар, һавада йөзгән шикелле, җиңел итеп биеп киттеләр. Мондый рәхәт биюне бервакытта да татыганы юк иде әле Камилнең. Бөтен тирә-якны әйләндереп алган йөзләрчә кешеләр күренмәс булды аңа. Музыка тавышы да ишетелмәс булды. Бу минутта Камил өчен дөньяда үзе белән Саниядән башка бернәрсә дә юк иде... Ничек булды соң әле бу?.. Кайдан болай кинәт кенә килеп керде аның кочагына бу тикле зур бәхет?! Саниянең ниндидер адәм акылы ирешмәслек сихри нурлар белән алсуланган йөзе аның күзләренә шулкадәр якын, аларны өзлексез күреп тору шулкадәр рәхәт! Бәхетле елмаю белән нурланганнан нурлана барган ул гүзәл йөздән Камилнең битенә өзлексез рәвештә ләззәтле, хуш исле бер җылылык бәрелеп тора. Әллә нинди күңелләрне исертә, башларны әйләндерә торган рәхәт җылылык... Бар икән дөньяда рәхәтлек!.. Музыка туктады. Ирләр кесәләреннән ап-ак, ап-ак кулъяулыкларын чыгара башладылар, хатын-кызлар моңарчы беләкләренә асып йөргән җилпәзәләрен канатландырып, җәеп җибәрделәр, һава төрле-төрле одеколон исләре белән тулды. Камил рәхәтлек исереклегеннән айнырга теләмәгәндәй, иренеп кенә Саниянең билен җибәрде һәм аның уң кулын кысып тоткан килеш
54 
 
ычкындырмыйча гына култыклап алды. Сания аның бу хәрәкәтенә каршылык күрсәтмәде, хәтта үзе үк аңа кысыла төшкән кебек булды. .Алар яңа рәхәткә талып, сүзсез калдылар. — Сания, болай оста итеп биергә сез кайчан өйрәндегез?—диде Камил бераздан. — Бүген,—диде Сания, шаян елмаеп, — менә әле генә. Ул арада музыка румба уйный башлады. Камил белән Сания тагын, бер-берсен сүзсез аңлашып, аякларын бер-берсенә бәрә-бәрә биеп киттеләр. Сания бу биюне дә яхшы белә иде... Чынлап та кайчан өйрәнеп өлгергән ул бу биюләрне? «Бүген» ди ул, «менә әле генә» ди... Билгеле, шаян җавап иде бу, гөнаһсыз ялган иде. Шул ук вакытта хәкыйкать тә бар иде бу сүздә. Әйе, Саниянең, бу биюләрне моңарчы болай дәртләнеп, яратып һәм бу кадәр килештереп биегәне юк иде. Ләкин әле генә түгел, элегрәк өйрәнгән иде ул аларны. Сания һәрвакыт бер эштә дә яшьтәшләреннән, иптәшләреннән калышмаска тырыша торган кеше иде. Шуңа күрә ул, бию түгәрәге занятие- ләрен ташлап киткән булса да, барыбер башкалар белгәнне өйрәнмичә тынычлана алмады. Ләкин моның өчен яңадан бию түгәрәгенә баруны, күңелен чиркандырган теге өйрәтүче егеткә буйсынуны мәҗбүри дип тапмады, үзе белән бергә торучы иптәш кызларыннан өйрәнергә булды. — Нигезен белсәм, кирәк вакытта катып калырлык булмаса, миңа шул җитә,— диде ул. — Дәртем төшеп, биергә туры килсә, мин аны ничек бизәкләргә белермен... һәм шулай булып чыкты да. Камил белән биегәндә инде ул, моңарчы хәзерге Европа биюләрен күрмәгән кыз диярлек түгел иде. Ә Камил өчен исә, Саниядән дә оста, аңардан да җиңел танцевать итүче кыз бөтенләй дөньяда ук юксыман тоелды. Онытылып биеделәр алар. Оркестр нинди көй уйнаса, һәр икесе шуңа әзер иделәр. Шактый вакыт узган, җәйге озын көн үтеп, кояш нурлары электр яктысы белән алышынган иде инде. Камил боларның берсен дә сизмәде. Төне буена шулай Сания белән биергә хәзер иде ул. — Әйдәгез, җитәр,—диде аңа Сания. — Ашыкмыйк әле, Сания, арымагансыздыр бит? — Әйдәгез, вакыт соң. Кассаны яба башларлар. — Нинди кассаны?—диде Камил берни аңламыйча һәм, әллә ул минем белән кинога барырга да җыенамы дип, күңеленнән шатланып куйды. — Билет кассасы! — Кинога барасыгыз киләме? Концерткамы? — Юк ла... Менә шушы без бии торган площадкага керү өчен билет сата торган кассаны әйтәм. Камилнең ниндидер ямьсез сизенүдән тәннәре чымырдап китте. Ләкин сынатырга теләмичә, һаман берни дә аңламаганга салынып, көлеп куйды. — Яба бирсеннәр, безгә бит бирегә керү өчен яңадан билет аласы юк. — Анда бит сезнең удостоверениегез бар, аны алып калырга кирәк, — диде Сания. Бик гади бер эш турында әйткәисымаи, тыныч һәм мөлаем җитдилек белән әйтте ул бу сүзне. Камил ни әйтергә белми сүзсез аның ихтыярына буйсынып, мәйданнан чыгуга таба атлады. Сания аны кассага таба бора башлагач, җәзага алып барылган кебек куркып, тукталып калды ул.  _  Кирәкми, Сания, мин аны үзем иртәгә килеп алырмын. — Ярамый, Камил. Беләсезме, сезнең тарафтан җинаять бу. Мәгез! 
55 
 
Ул аңа өч сумлык акча бирде. Камил гаепле баласыман көчәнеп көлеп куйды. — Нигә инде аны сизмәгәнгә генә салынмадыгыз, Сания? Нигә аны әйтеп, мине болай уңайсыз хәлгә куйдыгыз? — Моның белән генә бетмәде әле, мин сезне тагын да уңайсызрак хәлгә куярлык сүз әйтергә җыенам. Камил тәмам коелып төште. Үзенең нишләгәнен дә аңлар-аңламас хәлдә, Сания кулыннан акчаны алып, кассага таба юнәлде. Бетте... Актык сәгатем сукты, дип уйлады ул. Әйе, аның болай үзгәрүе, үзен бу кадәр иркен тотуы, башта уйлаганымча, юкка гына түгел. Ул кемгә булса да гашыйк һәм аны иптәшләренә дә ишеттермичә түзә алмый... Тукта әле, нигә соң ул аны әйтү белән мине уңайсыз хәлгә куям дип уйлый?.. Димәк, ул минем үзенә гыйшык тотып йөрүемне дә сизгән? Нинди мәкерле кыз булды бу? Нигә болай башымны әйләндерде соң ул минем! Җитмәсә, нигә бүген ул мине үзенең сихерле канатларына утыртып, күккә күтәрде? Катырак егылсын дипме? Бөтенләй башын ярсын дипме! Ул кассадан ике билет һәм бер сум акча алып килеп, Саниягә сузды. — Нишләдегез сез? — диде Сания, гаҗәпләнеп. — Ә? Нәрсә? — диде Камил, куркынып, ахрысы, һәм кинәт үзенең нәрсә эшләгәнен аңлап алды, кире кассага йөгерде. Сания тәмле генә елмаеп башын иде дә, читкә борылды: «Юләр, менә юләр...» Камил каты авыруга бирешергә теләмәгәндәй, гәүдәсен төз тотарга, аякларын нык-нык басарга тырышып, Сания янына әйләнеп килде. — Булды, Сания, хатамны төзәттем. Мәгез бер сумыгызны. Ике сумын иртәгә обязательно... — Анысын әйтмәсәгез дә була. — Әйтмим, бетте. Тик, зинһар, сез дә миңа, бүгенгә генә булса да, берни дә әйтә күрмәгез! — Нигә? — Бер генә көн булса да белми торыйм... — Ә сез аны күптән беләсез. — Нәрсәне?—диде Камил, җанлана төшеп. Аның күзләрендә өмет чаткылары күренә башлады. — Әйдәгез... Алар кайсы юнәлештә бару турында бер-беренең ниятләрен сорашмыйча ук, ком сибелгән киң аллея буйлап бакчаның түренә таба атладылар. Бераз киткәч, шулай ук киңәшмичә генә, сулга аерылып киткән тар сукмакка керделәр. Киңәшмичә генә тирән, караңгы чокырга төшеп киттеләр. Тауга күтәрелделәр. Тагы төштеләр. Караңгы, шомлы сукмакларны үтеп, ай яктысы сибелгән киң ачыклыкка, көзге кебек ялтырап яткан Казанка елгасы буена килеп чыктылар... Камил бернәрсә дә аңламый, тик ара-тирә генә аңына килгәндәй булып, үз-үзенә сорау бирә: «Санияме соң бу?» дип гаҗәпләнә һәм кызның ниндидер тәмле серләр белән күләгәләнгән йөзенә карап-карап куя иде. Алар үзара киңәшмичә үк, ачык тигез чирәм өстенә утырдылар. Камил, нидән икәнен үзе дә аңламыйча, тәнендә җиңелчә калтырау сизә башлады. — Әллә туңасызмы?—диде Сания. — Юк. Мин тынычлана алмыйм, Сания, әйтегез! — Нигә сез аны миннән сорыйсыз? — Нәрсәне? Сезнең үзегез генә белом дип йөргән серегезне әйтмәкче идем •мин сезгә. — Беткән баш беткән, әйтегез.  
56 
 
Сания авызын учы белән ышыклап, Камилнең колагына пышылдады. — Сез мине сөясез!.. Камил кинәт кенә җавап бирмәде. Сания дә ашыктырмады аны. Сулу алырга шомланырлык тирән тынлык урнашты. Ерактан, артта калган биек агачлар арасыннан, таулар өстеннән музыка тавышы яңгырап ишетелде. Әкияттәге кебек серле иде дөнья. — Әйе, — диде Камил, көрсенеп. — Кызганычка каршы, андый бәхетсез кеше бер мин генә түгел. — Башкаларында минем эшем юк. Ә сез ни өчен бәхетсез? — Белмим. — Шулай ук минем йөрәгемдә ни барын әз генә дә сизмисезмени сез? — Сизәм дә кебек, ләкин ялгышсам нишләрмен, дип куркам. — Сез шулай куркакмыни, Камил? — Сез куркытып бетердегез мине, Сания. Сания тагын аның колагына пышылдады. — Синең белән рәхәт миңа, Камил! Камил үз колакларына үзе ышанмыйча, катып калды. Ерактан килгән музыка тавышы көчәебрәк ишетелә башлады. Якында гына сандугач сайрап җибәрде. — Синең белән, дисезме? Ялгыш әйтмәдегез, «сез» түгел, «син» әйе! — Әйе, синең белән... Камил кинәт аңа ташланмакчы, кочып алмакчы булды. Ләкин нин^ дидер эчке көч һаман аны «сак бул! Сания бит бу!» дип кисәтеп тора иде. — Сания! — диде Камил, сулышын күкрәгенә сыйдыра алмыйча һәм, әйтергә теләгәнен әйтә алмый, тагын тукталып калды. — Нәрсә? — Үбәм мин сине! Сания бармаклары белән аның чәчен туздырып җибәрде һәм юаш, мөлаем тавыш белән ишетелер-ишетелмәс кенә итеп: — Ул турыда әйтеп торалар микәнни!—дип куйды. Егет белән кыз күкрәкләре, иреннәре белән, бөтен җаннары, йөрәкләре белән бер-берсенә суырылып, тиңсез рәхәткә талдылар... Ах, ул ләззәтле минутлар! Мондый бәхетле минутны егерме ел буе янып көтәргә һәм, аны татыганның соңында, аның ләззәтле истәлеге белән тагын кырык ел җылынып яшәргә мөмкин!.. Башлап Сания үзен кулга алды. Гаҗәеп бер елдамлык белән Камилнең кочагыннан суырылып чыкты да: — Җитте! — диде. — Юк, җитмәде әле, җитмәде, — диде Камил һәм, үз-үзен тыя алмыйча, тагын Саниягә үрелде. — Җитте, — диде Сания, ышандырырлык итеп. — Күбрәге бер елдан соң булыр, институтны бетергәч! — Бер ел буе ничек түзәрмен мин, Сания! — Түзә алмасаң, бер елдан соң да булмас... Бөтенләй дә... — Тузәм, тик син минеке генә бул. — Әйе, бүгеннән башлап без «син минеке, мин синеке булыштык». Синдә дә, миндә дә бронь хәзер... һәм чынлап та, институтны бетергәнгә кадәр, алар арасында мондый очрашулар бик сирәк кабатланды. Шулай да аларның хәзер бер-берсенә карата «ярәшелгән» кыз белән «ярәшелгән» егет хәлендә булулары бергә укыган иптәшләре өчен дә* сер түгел иде инде.  
57 
 
Институтны тәмамлау көннәре якынлашу белән, һәр студент үзенең якын киләчәге турында уйлый башлый, һәркемнең әйбәтрәк урынга — үзәктәй якынрак районга яки культура ягыннан югарырак булган зуррак шәһәргә эләгәсе килә. Ә инде институтны бетергәннең соңында турыдан-туры Казанның үзендә үк эшкә урнашып калу зур бәхет исәпләнә. Камил өчен әнә шундый бәхет кочагын ачкан иде: институтта чагында үзен актив җәмәгать эшчесе итеп таныткан кеше булуы аркасында, аны Казанда калдырырга билгеләгәннәр иде. Камил моңа бик шатланып, Санияне дә Казанда — үз янында калдыру чараларын эзләргә кереште. Бу вакытта алар загста язылышып, рәсми төстә ирле- хатынлы булып киткәннәр иде инде. Институтны бетереп чыгучыларны эшкә билгеләүче комиссия, әлбәттә, яңа гына өйләнешкән ике яшь кешенең бергә булырга теләүләренә каршы килмәде. Ләкин Санияне дә Казанда калдырырга мөмкинлек таба алмады. — Әгәр дә бик бергә буласыгыз килә икән, — диделәр аларга,— менә Ялантау шәһәрендә яңа гына ачылган урта мәктәп бар. Барыгыз шунда. — Ялантау!! Камил үзенең яшьлек-үсмерлек чоры истәлекләре белән бәйләнгән бу шәһәргә китәргә каршы түгел иде. Тик Сания белән бергә китәргә генә булсын! Камил белән бергә китәргә Сания дә каршы килмәде, әлбәттә... Камил үзенә инде күптән таныш булган бу шәһәрне шактый үзгәргәндер, үскәндер, зурайгандыр дип уйлаган иде. Беренче карауга ук алай булып чыкмады. Шәһәрнең тышкы күренешендә артык күзгә ташланырлык үзгәрешләр юк иде. Киресенчә, ул хәзер, Казаннан соң, ничектер, тагын да искерә төшкән, элек биекбиек булып күренгән йортлары да тәбәнәгәеп калгансыман тоелды. Хәтта аның, күге дә, күгендә йөзгән болытлары да Камилгә Казан күгенә, Казан болытларына карагайда тәбәнәгрәк булып күренделәр. Шулай да Камил әз генә дә күңелсезләнмәде. — Зарар юк, — диде ул, Саниясен тынычландырырга теләгәндәй. — Бер күз ияләшкәнче генә шулай күренә ул. Ләкин Сания үзе дә боегырга җыенмый иде. Чыннан да, Ялантау шәһәре күренешләренә аларның күзләре бик тиз ияләште. Күзләре ияләшеп алгач, Камил инде андагы үзгәрешләрне дә күбрәк һәм ачыграк күрә башлады. Соңгы елларда яңа мәктәпләр саны арткан иде шәһәрдә, көтепханәләр күбәйгән иде. Элекке шәһәр клубы урынына бик зур итеп культура йорты салынган. Шәһәрдә өзлексез рәвештә драма театры һәм кинотеатр эшли; Камилгә электән таныш булган шәһәр бакчасы өстенә, Кама буенда — урманга тоташтырып эшләнгән культура-ял паркы ачылган иде. Шундый ук урманлы яр буенда салынган больница да Камил өчен яңа күренеш ’булды. Ә биредәге кешеләр исә, шәһәргә беренче килүче булган Сания өчен генә түгел, Камилнең үзе өчен дә барысы да яңа "булып күренделәр. Ул үзенең электән яхшы белгән танышларыннан башлап Баш- кирцевны очратты. Башкирцев күптән түгел комвузны бетереп чыгып, биредә райком секретаре булып эшли башлаган иде. Башкирцев Камилне квалификацияле яңа кадр итеп, бик шатланып каршы алды. Камил өчен дә бу очрашу зур шатлык булды. Тик ул һаман да, нәкъ әүвәлге кебек, Башкирцевка өлкән иптәш итеп кенә карый ала. аны олылап хөрмәт итә, аның белән фәкать эшкә кагылган җитди мәсьәләләр турында гына сөйләшергә тырыша иде. Аннары килеп, ул биредә үзенең иске танышларыннан Фоатны күрде. 
58 
 
Фоат, педтехникумны бетереп чыгып, башлангыч мәктәпләрнең берсендә укытырга керешкән һәм өйләнеп тә җибәргән иде. Хатыны Фәрдәнә эчкерсезлеге бөтен хәрәкәтләреннән күренеп торган ачык чырайлы, күңелле кеше булса да, Фоат үзе шактый чытык йөзле һәм һәрвакыт сәламәтлегеннән зарлана торган авыр кеше булып чыкты. Билгеле, Ялантауга килеп төшү белән Камилнең дә, Саниянең дә, яңа танышлары булып өлгергән иде инде. Алар, мәктәпнең үзендә булсын, район мәгариф бүлеге тирәсендә яки укытучылар йорты бүлмәләрендә булсын — көннәнкөн арта, күбәя барды. Камил белән Сания бөтен дәрт һәм көчләрен биреп, мәктәп эшенә тотындылар. һәм беренче елда ук аларны мәктәп күләмендә генә түгел, шәһәр күләмендә дә алдынгы укытучылардан саный башладылар. Икенче елны исә, Саниянең активлыгы сизелерлек дәрәҗәдә кимеп китте. Бу аның ана булуы белән багланган хәл иде. Ана булу, әлбәттә, хатын-кызларга бик зур өстәмә хокуклар бирә торган, аларның гомуми эштән, җәмәгать эшләреннән билгеле бервакытка аерылуларын аклый торган хәл. Шуңа күрә ул, гадәттә, ана- булган кешедә, һәркемгә мөкатдәс булган коллектив хезмәттән аерылып торуы өчен, артык борчылырга урын калдырмый. Сания дә билгеле бервакыт үткәнгә кадәр тыныч булды. Ләкин аңарда бу тынычлык озакка бармады. Сәламәтлеге ныгып җитү белән, ул үзенең иптәшләреннән, кайнап торган җәмәгать эшләреннән шактый нык аерылырга мәҗбүр иткәнлеген күреп, борчыла башлады. Аналык бурычларын да изге саный иде ул. Баланың ана тәрбиясенә бөтенләе белән мохтаҗ булган чорын үткәреп җибәргәнче, байтак вакыт узып китте. Сания, әгәр дә тагын бер бала булса, үзе өчен бала карап өйдә утырудан бушамый торган хатынга әверелеп калу куркынычы барлыгын күрде. Камил дә бу мәсьәләдә аңа кушылды. Шулай да Саниянең әүвәлге активлыгы тулысы белән кире кайта алмады. Дөрес, ул үз эшенә бирелгән укытучы булудан туктамады. Ләкин төрле җәмәгать эшләре алып барырга семьясыннан вакыт арттыра алмый башлады. Әкренләп, аның комсомол яше дә үтеп китте. Ә Камилнең активлыгы артканнан-арта барды. Соңгы елларда аны мәктәпнең директоры иттеләр. Еллар үткән саен алар бу районның, бу шәһәрнең үз кешеләренә, тамырланган патриотларына әверелә бардылар. Үзләрендә укып чыккан яшьләрнең югары мәктәпләргә керүе шатлыкларын татыдылар алар. Ил өчен кадерле кешеләр тәрбияләп чыгарулары белән горурлану тойгысының нәрсә икәнен белделәр. Баласы зурайган саен, Саниянең дә активлыгы арта барды. Хәтта аны соңгы елларда шәһәр Советына депутат итеп тә сайладылар. Бу арада аларның бердәнбер балалары булган Хәсән шактый үскән, мәктәпкә кереп укый башлау яшенә җиткән иде инде. Л1енә шул малай көтмәгәндә генә атасы белән анасын шактый тирән уйга калдырырлык бер сорау китереп куйды: — Нигә минем абыем юк?—диде ул. — Апамда, энемдә, сеңелемдә юк? Бүтән малайларның бар бит? Ата белән ана күңелен тәмам тетрәтеп җибәрде бу сорау. Сигез- тугыз яшьлек балага хас беркатлылык белән бирелгән сорау булып кына түгел, халык тарафыннан белдерелгән үпкәле шелтә булып яңгырады ул алар өчен. Ата белән анага, ничектер, оят булып китте... һәм менә шул сорауның нәтиҗәсе буларак, без Санияне икенче бала анасы булырга хәзерләнеп йөргән хәлендә күрәбез. 8 Камиленә үпкәләп, елап алганнан соң, Сания бушанып, җиңеләеп калды, яңгыр артыннан чыккан кояш шикелле ачылып, яктырып китте. Ә башкаларга шул гына кирәк: тик Сания генә кәефсезләнмәсен. Алар
59 
 
татланырга, көләргә әзер. Мондый ямьле урынга ялга чыккан көнне инде — бигрәк тә... Хәтта Фоат та үзенең Фәрдәнәсе белән көлә-көлә сөйләшә. — Балык ашарга дигәч, син бигрәк шәбәеп киттең әле,—дигән була. Өч таш өстенә утыртып, астына ут ягылган чиләк тирәсендә кайнашучы Фәрдәнәсе, гадәтенчә, аңа чәнечтереп җавап бирә: — Үз ирең тотып ашата белмәгәч, балык тансыкласаң да гаҗәп түгел шул. Бу арада балык пешеп өлгергән иде инде. Сания тал күләгәсендә аш урыны хәзерли, савыт-саба шалтырата, Камил аңа булышып, аның тирәсендә очып кына йөри иде. Менә ул, ашыга-ашыга, бер кочак итеп, куе яфраклы тал тармаклары җыеп алды да аларны аш урыны кырыена китереп салды. — Менә сиңа мендәр, Сания, утыр. — Айһа-а-ай, — диде Саниясе. — Бигрәк уздырып җибәрдең, йомшак урынны син аны әнә Сөләйман абын белән Хафизә апага тәкъдим ит. — Аларга да булыр... — Әй, әй, — дип кычкырды Сөләйман, шаян җитдилек белән. — Сез алай безне бик картайтып җибәрмәгез әле. — Борчылмагыз, Сөләйман абзый,—диде Камил.—Яшәртә торганын да табарбыз. — Аннары ул тагы Саниясенә борылды. — Ә син, Сания, утыр, утыр! Мәшәкатьләнмә. Калган ягын үзебез карарбыз. — Минем өчен ул кадәр тырышмасаң да ярар. — Тырышмыйча! Елап котымны алдың бит. — Еласа, йөрмә әллә кая китеп... — Әллә кая китү буламыни? Үзе йөз дә йөз, ди. Су коен, ди. Ә йөзә башлагач... — Аръякка хәтле йөзмәскә дә була бит. йөзгәнсең икән инде, нигә тагы шундук кире борылырга? Кеше кебек, тукталып ял ит. — Ә мин тизрәк синең янга кайтырга ашыктым. — Әгәр шунда батып китсәң... — Батты, ди. Безнең биредә юри батып үләм дисәң дә баталмыйсың. Освод ирек бирми... Сүзгә Фоат та кушылмый кала алмады. — Ә синең ишеткәнең юкмыни, — диде ул, — суга батучыны коткару эше — суга батучы кешенең үз кулында диләр. — Юк, ул безнең освод егетләре турында әйтелгән сүз түгел. Безне- келәрнең, — ичмасам шунда берәрсе бата да башламый, — дип, эчләре пошып йөри... — «Берәрсе» димиләрдер әле, «берәр кыз» диләрдер... Шулай бер-берсё белән шаярып сөйләшкән арада алар берсе дә тик кенә тормады. Аш урыны хәзерләнде. Сөләйман белән Хафизә, өлкән кунаклар сыйфатында, түргә — тал куагының төбенә үк кереп, яшел яфрак түшәлгән урынга утырдылар. Җитмәгән җиренә газета яки сөлге ялгап җәелгән ашъяулык өстенә төрле төстәге һәм төрле зурлыктагы тарелкалар, кружкалар, кашык- калак кебек савыт-сабалар тезелде. Фәрдәнә корымга буялган кайнар чиләкне газета кәгазе белән тотып, табын кырыена китереп утыртты... Сания аңа аш чүмече урынына кечкенә кружка тәкъдим итте һәм чиләк тирәсенә тарелкалар куя башлады. — Безнең Хәсән кайда йөри соң, нишләп ашарга килми ул? Хәсән! Камил печате бозылмаган бер бутылка портвейн китереп чыгарды. — Менә монысы, Сөләйман абзый, яшәртә торганы... Нәкъ шул минутта Кама буенда ниндидер сәер, шомлы җил исеп куйган кебек булды. Су читендә кайнашучы төркемнәрдән өзлексез рәвештә килеп торган күңелле шау-шу бер мизгелгә тынып калды. Тынып калгач кына беленде: чылтырап аккан чишмә тавышына ияләшенгәндәй, 


 
ул шау-шуга да няләшенгән булган икән, күңелле шау-шу, ямьле җәй көннәрендәге Кама пляжы өчен табигый булып, Каманың үз тавышы булып әверелгән дә, колакка да кермәс булган икән. Шундый ияләшен- гән шау-шуның бер мизгелгә әкренәеп, тукталып калуы, аннары шунда ук гадәттәгедән көчәеп, тынычсызланып китүе Камилне дә, Камил янындагы бүтәннәрне дә шомлы сискәндереп җибәрде. — Нәрсә бар? Әллә чынлап та берәрсе баттымы? Ул арада атылып-бәрелеп Хәсән килеп чыкты. Бик каты йөгергән булса кирәк: аның йөзе ут кебек яна, үзе еш-еш сулый, юньләп сүзен әйтә алмый иде. — Әти!.. Сугыш!.. — Ә?.. Сугыш?.. Хәсән артында Рифгать белән /Миләүшә күренделәр. — Әйе, Камил абый, — диде Рифгать, сабыр булырга тырышып. — Безнекеләр аръяктан ишетеп чыкты. Радио аша иптәш Молотов әйткән: Гитлер гаскәрләре безгә һөҗүм иткәннәр... — Бүген иртән безнең бик күп шәһәрләрне бомбага тотканнар... Кызыл Армиягә хәзер приказ бирелгән... Бу минутта Кама өсте шәһәргә таба ашыгучы йөзләрчә көймәләр белән тулган иде инде. Көймәләргә һәм елга аркылы халык ташу өчен махсус йөри торган тагылма баркасларга төялгән кешеләр хәзер инде тын "гына баралар. Дөрес, арада, шундый көннәрдә була торганча, артыграк кәефләнгән кешеләр дә юк түгел: кычкырып җырлап җибәрүчеләр дә бар. Тик ул җырлар хәзер ял көнендә Кама буена чыгып, туйганчы кәефләнгән кешеләрнең гамьсез моңнары булып түгел, бәлки сугышка китәргә җыенган никрут җырлары булып яңгырыйлар: ...Бирмәбез совет властен Гитлер бандитларына... Мы мирные люди, но наш бронепоезд Стоит на запасном пути... 
...Чәчәк белән бизәрбез, ди, Җиңелмәдек, җиңелмибез, Җиңелмәбез, җиңәрбез... 
Кайдадыр, ниндидер пароход, тавышын бер көчәйтеп, бер әкренәйтеп, гудок бирә. Ул да хәзер тревога сигналы булып ишетелә. Һәркемнең чырае җитди. Шундый күңелле ялдан соң шәһәргә — үз өйләренә кайтып баручылар да димәссең. Әйтерсең, алар шәһәргә — өйләренә түгел, фронтка китеп баралар... (Дәвамы бар.)