Поэзия
С. ГЫЙЛЕМХАНОВ ★
БУ КИТАП
Гади китап түгел — Аны ачсам, Бөек юлын күрәм халкымның, Сүзләр очкын булып йөрәгемдә Кабындыра яшәү ялкынын. Зур да түгел, Алтыннар белән дә Язылмаган, дуслар, Тик аның Битләреннән төшә таң яктысы Киңлегенә бөтен дөньяның. Укыйм.. Менә күкрәп узган еллар Тавышын ишетәм кебек, һәм гүя, Күз алдында давылларны кичеп, Алга уза туган партия. Аңа кушылып, баррикадалардан Күтәрелә завод уллары, Бортларына сибелә «Аврорааның Туып килгән ал таң нурлары. Смольный. Зал. Трибунада Ленин. Тавышын гүя ишетәм мин аның, Кешелеккә даһи хәбәр итә Башлануын яңа эраның. Кичләрендә кулыма тотсам аны, йокы кача арган күземнән; Мин яңа көч алам бу китапның һәр юлыннан, һәрбер сүзеннән. Талчыкканда сиңа көч бирә ул, Адашканда юлың табасың, Туган илгә булган мәхәббәтнең Кайнар утын шуннан аласың. Аның көче диңгезләрне бергә Тоташтыра, таулар күчерә, Далаларда утлар кабындыра, Шиңми торган гөлләр үстерә. Әй, партиям, Чиксез бер горурлык Белән карыйм үткән юлыңа, Ул көч бирә бөек эшең өчен Көрәшергә синең улыңа.
12
ШӘРӘФ МӨДӘРРИС
КОММУНИСТЛАР Поэмадан өзек
Кызыл мәйдан — киң сәхнә, Марш басып шуннан, — Узган безнең зур тарих, Мәңге үлмәс зур дан. һәм бу гигант сәхнәгә Килеп керде гөрләп,— Совет власте тудырган Колач җитмәс шөһрәт. Тора ачык күренеп, Менә шушы мәйдан, — Даниядәге уйсудан, Гаитидагы таудан. Тора ачык күренеп, Бөтен-бөтен җирдән: Миссисипи ярыннан, Хуан-хэдән, Нилдән. Кремль. Бөтен дөньяга Яңрый аның чаңы. Коммунизм крепосте, Кешелекнең җаны. Кремль! Тора нык басып, һәм бара ул атлап, — Ирек, хаклык, туганлык, Тынычлыкны яклап. Яктылыклар чишмәсе — Кояш булса көндез, Балкый кичен биредән Рубин ташлы йолдыз. Кремль! Алмый сулышын Аннан башка — ил һич. Шунда торган. Шушында Иҗат иткән Ильич. Монда чакта гел шулай йөрим хәйран калып: Иртәнкичен Мәйданда Халык, халык, халык...
13
...Әнә бер карт. Күз салам Узган-барган саен. Булмый ләкин китереп — Сөйләшергә — җаен. Чәчләрендә-көмеш чал, Ап-ак кыска мыек. 3 о нт-та я г ы кул ы нда, Атлый азрак кыек. Үзен берәү әйбәтләп, Култыгыннан алган, Иелә төшеп бабайга, Нидер сорый аннан. Читтән генә боларга Текәп торам күзем. Бабай сөйли. Ишетәм Аның бөтен сүзен. — Син дә, мин дә Ленинның Дусты идек, улым. Я әйтеп бир: юкмыни Мактанырга — урын? Синең белән үттек без Партиябез юлын. Я, аннан да зур бәхет, Бармы җирдә, улым? Ватан өчен барын бир, Бирмә аерып, бүлеп. Үлсәк тә без үләрбез Коммунистлар булып! — ...Карап торам, уйланам. Уйларымда — гел ул. Ленин белән очрашкан, Нинди кеше, кем ул? йөрәк әйтә: «бар, сораш, Сөйләмәсме, үтен!» Акыл әйтә: «килешмәс, Борчый күрмә үзен!». Барам. Тагын әйләнәм. Менә, тагын алар. Сөйләшәләр нәрсәдер, Бабай әйтте: — Ярар! Торам улын күзәтеп. Кырыс йөзле. Таза. Атлаганда мәһабәт, Нык һәм тыныч баса. Уйлыйм болай: «Күрәсең, Тумышыннан — эшче. Чуенлаткан — битләрен Домнадагы эссе».
14
Үткея карый күзләре. Киң һәм таза күкрәк. Торган саен күзәтеп, Сокланасың күбрәк. «Карап аның күзеннән Күрә булыр һәркем, — Корыч рухын, көчле, нык Ихтыярын, дәртен». Шулай диеп уйладым, Карап торып аңар. «Аталыуллы эшчеләр, Ветераннар — алар!» Бәлки илгә аларның Билгеледер даны. Балкый алар йөзеннән . Русның бөек җаны. Таныш малай. Туктатып, Сорау бирәм моңар: — Аталы-уллы... Беләмсең, Кемнәр булыр болар? — һи, син, абый, болар бит... Танымыйсың никтер... Берсе — Попов Владимир, Берсе — Попов Виктор! — Нәрсә дисең? Поповлар? Менә сиңа хикмәт! ... Искә төште очерклар... Чыкты бугай бишләп. Шунда кинәт күрәм күк Безнең гасыр башын; Кышкы сарай алдының Канга каткан ташын... Ул — бер эшче. Үзеннән Ташып тора гайрәт. Баррикада өстендә — Тишкәләнгән байрак... «Варшавянка». Атышлар. Пресня тора күкрәп. Ветераным кычкыра: — Патроннарны күбрәк! һәм ул менә сөргендә. Таптый тайга карын. Якынайта ерактан Революция таңын. Менә Питер. Октябрь. Көн дә азрак җилле... Гөрли, гөжли Смольный. — Революция җиңде!
—Танымадым баштарак, Иптәш Попов, син ич! — Ветеранның кулыннан Килеп тота Ильич... ...Менә, безне сытарга Ыргый ярты дөнья. Инде күрәм бабайның Улын хәзер Донда. Антантаның боҗрасы — Бөтен-бөтен якта. Чаба егет һөҗүмгә Алмачуар атта. Үткен кылыч сызгыра, Иңрәп тора дала. Атлар арый. Кан белән Катып бетә дага... Менә егет Кремльдә. Каушый ләкин ничек! Каушамаган һич тә ул Күпме ут-су кичеп. Капшый егет өсләрен, Кыса ныграк билен. Көтмәгәндә каршына Килеп чыга Ленин! Тыныч хезмәт. Төзелеш. Ургый мичтә ялкын. Әйтә кече ветеран: — Куәтлерәк янсын! Аның исме мактала, Кереп җырга, телгә, һәм ул төшә рәсемгә Сталин белән бергә. Тагын сугыш. Москвада Зениткалар залпы... Китә кече ветеран Фашистларга каршы. Москва чите кырлары, Сырты карлы дамба... Смоленск. Варшава. Ә аннан соң — Эльба. ... Аталы-уллы эшчеләр, Коммунистлар алар. Алар исме күп еллар Маяк булып янар! Алар исме язылган Алтын белән каеп. Алар безнең Ватанга, Партиябезгә лаек! 1953.