Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПАРТИЯ —СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫН РУХЛАНДЫРУЧЫ 


Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең илле еллыгын безнең илебез халыклары, зур дата, олы бәйрәм итеп билгеләп үттеләр. Бу олы бәйрәмне, шулай ук, чит илләрдәге тугандаш партияләр, тынычлык, демократия ҺӘхМ социализм лагере илләренең хезмәт ияләре массалары, бөтен алдынгы кешелек билгеләп үтте. «ВКП(б) тарихы, — ди иптәш Мао Цзэ-дун, — иң югары синтез, соңгы йөз ел эчендә бөтен дөньядагы коммунистик хәрәкәтнең иң югары гомумиләштерелүе, теория белән практика бердәмлегенең бөтен дөньяда бердәнбер тулы кыйммәтле үрнәге ул». Менә шуңа күрә дә Советлар Союзы Коммунистлар партиясен җир шарының барлык почмакларында бөтен дөнья революцион һәм эшчеләр хәрәкәтенең беренче удар бригадасы дип хөрмәтләп йөртәләр. Маркс һәм Энгельс тәгълиматын дәвам иттерүче бөек Ленин моннан ярты гасыр элек эшчеләр сыйныфының сугышчан партиясен төзеде. Бу үзенең марксистик программасы, революцион тактикасы, бердәм ихтыяры һәм корыч дисциплинасы булган яңа тип партия иде. 1903 елның 30 июлендә Ленин РСДРПиың Икенче съездын ачты. Бу көн тарихка Россиядә марксистик партиянең туу көне булып кереп калды һәм шушы көннән башлап партия эшче-крестьяннарның хак эше өчен гаять дәрәҗәдә зур, титаник көрәш алып бара. Аның тарих сәхифәләре бик зур сынаулар һәм бөтен дөнья күләмендәге тарихи җиңүләр белән бизәлгән. 1917 елның октябренда безнең илебез халыклары, Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә, Бөек Октябрь социалистик революциясен ясадылар. Алпавытлар һәм капиталистлар Россиясе, халыклар төрмәсе булган Россия җимерелде. Яңа, азат тормышның таңы туды. Дөньяда беренче тапкыр эшче крестьяннарның социалистик дәүләте төзелде. Бу — кешелек тарихында яңа эраның — капитализмның җимерелү, социализм һәм коммунизмның тантана эрасының башлануы булды. 
Җирдә тормыш булмас иде — Кояш нурын сипмәсә; Безгә бәхет булмас иде — Компартиябез булмаса, — / дип җырлый совет халкы. Кешене кеше эксплуатацияләвеннән азат булган бу яңа социалистик җәмгыять, халыкның иҗади көчләрен тулысымча ачып җибәрү өчен, барлык мөмкинлекләрне тудырды. Кул-аякларыннан коллык богауларын өзеп ташлаган халык, бөек Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә,

 
аның идеяләреннән бетмәс-төкәнмәс көч алып, бик кыска бер вакыт эчендә куәтле социалистик держава төзеде, иң алдынгы фән, иң югары культура, иң гүзәл сәнгать үстерде. Совет әдәбияты гомуми халык эшенең бер кисәге булып әверелде һәм ул туган көненнән башлап халык интересларына, хезмәт ияләре массаларын капитализм изүеннән азат итү эшенә аңлы рәвештә хезмәт итеп килә башлады. Совет власте елларында совет әдәбиятының иҗтимагый йогынтысы, тәрбияви роле гаять’ дәрәҗәдә үсте, меңләгән укучылар массасы белән бәйләнеше бик нык киңәйде. Кайчандыр, эшчеләр хәрәкәтенең әле башланган елларында, Шушеп- скоеда сөргендә ятканда, Ленин миллионлаган хезмәт ияләре өчен китаплар язарга мөмкинлек булсын дип хыялланган иде. Хәзер бу хыял — безнең чынбарлык. Безнең китапларыбызны эшсезлектәи симереп, вакытын ничек үткәрергә белмичә миңгерәп яткан бай-бичәләр түгел, ә коммунизм төзүче халык — шәһәр һәм авыл хезмәт ияләре укыйлар. Халык китапханәләренең йөз меңләгән саны артканнан арта бару белән бергә, без һәрбер алдынгы эшченең һәм колхозчының өендә дә китап шүрлекләре артканын күрәбез. Китап өйнең яме булып әверелде. КПСС Үзәк Комитетының күрсәтмәләре, идеология мәсьәләләре буенча чыгарган карарлары һәм XIX съезд карарлары совет әдәбиятын идеясезлеккә һәм политикадан читләшкәнлеккә каршы, тормышны бозуга һәм халтурага каршы, формализмга һәм эстетлыкка, космополитизмга һәм буржуаз милләтчелеккә каршы көрәшкә коралландырды. Партия совет язучыларын безнең чынбарлыгыбызда көн саен туып килә торган яңаны күрә һәм әсәрләрендә шуны чагылдыра белергә, искелекне, капитализм калдыкларын камчыларга өйрәтә. Партия совет әдәбиятын, совет язучыларын рухландыручы һәм юнәлдерүче ул. Шуңа күрә дә партиянең героик тәҗрибәсендә тәрбияләнгән совет язучылары хаклы рәвештә кеше рухының инженерлары дип аталалар. Эчтәлеге белән социалистик, формасы белән милли татар совет әдәбияты гомуми совет әдәбиятының аерылгысыз бер кисәге. Ул, шулай ук, Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә яңа тормыш төзүче совет халкының тормышын художество образлары аркылы чагылдыруга, совет патриотизмын һәм халыклар дуслыгын чагылдыруга үзенең иң яхшы көчләрен биреп килде һәм килә. Бөек рус әдәбиятының гүзәл үрнәкләрендә тәрбияләнеп, шулардан колач киңлеге алып Галиәсгар Камал һәм Мәҗит Гафури, Шәриф Камал һәм Һади Такташ, Муса Җәлил һәм Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Нур Баян һ. б. язучыларның иҗатлары үсте. Бүгенге көннең дистәләрчә язучылары партиянең рух бирүче көче, идеаллары нигезендә үзләренең яңадан яңа әсәрләрен тудыралар. Партия гомуми совет әдәбиятын үстерүдә әйтеп бетергесез кайгырту- чанлык күрсәткән кебек, татар совет әдәбиятын да аякка бастырды, җитәкләде, аңа җитди ялгышларыннан арынырга ярдәм итте. Әгәр дә бүгенге көнне татар совет язучыларының иң яхшы әсәрләре рус теленә һәм СССР халыклары телләренә генә түгел, чит ил телләренә дә тәрҗемә ителеп, бөтен дөньяга танылалар икән, без биредә дә, барыннан да элек, Коммунистлар партиясенә бурычлыбыз. Татар совет язучылары чорыбызның алдынгы кеҮнеләре, әйдәүчеләре— коммунистларны чагылдыруга, аларның онытылмас җанлы образларын тудыруга бик зур көч салдылар. Ялкынлы коммунист образларын без Шәриф ага Камалның пьеса һәм повестьларында, — бигрәк тә «Матур туганда» романында күрдек. Безнең көннәрдә татар совет язучылары тарафыннан тудырылган коммунист образлары — Айвазов- лар, Халявиннар («Язгы җилләр»), Айсылулар, Мансуровлар («Намус»), Мирвәлиләр («Ташкыннар»), Якуплар («Онытылмас еллар») меңләгән укучыларның иң яраткан геройлары булып җитештеләр.


 
Кызганычка каршы, безнең тәнкыйтьчеләр татар совет әдәбияты тудырган коммунист образлары турында бүгенгәчә әле очраклы мәкаләләр белән генә чикләнәләр. Коммунист образын без һәр язучының диярлек әсәрендә күрәбез. Ләкин күп кенә әсәрләрдә коммунист образы тулы канлы итеп түгел, ә гел яхшы сыйфатлардан гына торган бер яклы схема рәвешендә, стандарт образ итеп бирелә. Мондый стандарт образларның, билгеле, бернинди дә көче һәм әһәмияте юк. Партия һәм халык язучылардан тормышны дөрес итеп чагылдыруны, аны каршылыклары һәм кыенлыклары, уңышлары һәм кимчелекләре белән тасвирлауны таләп итә. Аерым коммунистларның эшчәнлегендә кимчелекләр һәм хаталар булуы мөмкин һәм бар. Аларны күрсәтмичә, томалап калдыру совет әдәбиятының эше түгел. Партиянең эшчәнлеге аерылгысыз рәвештә халык тормышы белән бәйләнгән, халык үзенең уңышларына Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә ирешә. Димәк, язучылар, әгәр дә әсәрләрендә тормыш дөреслеген бирергә телиләр икән, алар халыкны һәм халык тормышында партиянең ролен күрсәтергә тиешләр. Социалистик реалиЗхМ шуны таләп итә. Бу — зур һәм кыен бурыч. Ләкин совет язучылары, партия ярдәмендә бу бурычны һичшиксез башкарып чыга алачаклар.