Хроника
МИРХӘЙДӘР ФӘЙЗИНЕ ИСКӘ АЛУ
9 июльдә Татарстан Язучылар Союзы тарафыннан Казан дәүләт "педагогия институтының Актлар залында классик дра- матуг»г Мирхәйдәр Фәйзинең үлүенә 25 ел тулуга багышланган җыелыш уздырылды. Җыелышта язхчылар. журналистлар партия, совет работниклары, укытучылар, студентлар катнаштылар. М. Фәйзинең иҗаты һәм тормыш юлы турындагы докладны иптәш А. Гомәр ясады. Докладтан соң профессор М. Фәйзуллин М. Фәйзи турында үзенең истәлекләре белән уртаклашты. Җыелышның художество бүлегендә «Татарстанның X еллыгы» исемендәге культура сарае каршындагы үзешчән сәнгать түгәрәге тарафыннан зур концерт бирелде. Концертның беренче бүлегендә М. Фәйзинең «Асылъяр» пьесасыннан өзек күрсәтелде. Икенче бүлектә татар халык көйләре, татар сонет композиторларының әсәрләре башкарылды, татар совет шагыйрьләренең аерым шигырьләре укылды. Клубның хореография түгәрәге членнары төрле биюләр белән чыктылар.
КАЗАНДА МАЯКОВСКИЙ КӨННӘРЕ Татарстан хезмәт ияләре совет эпохасының талантлы шагыйре, Ватаныбызның ялкынлы патриоты Владимир Владимирович Маяковскийның тууына 60 ел тулу көнен киң күләмдә билгеләп үттеләр. Предприятиеләрдә, югары уку йортларында, клубларда, уку өйләрендә Маяковскийның тормышы һәм иҗади эшчәнлеге турында беседалар, лекцияләр уздырылды. В. И. Ленин исемендәге Татарстан республика китапханәсендә, Казан дәүләт университетының гыйльми китапханәсендә һәм башка китапханәләрдә һәм уку залларында шагыйрьнең әсәрләреннән күргәзмәләр оештырылды. М. Горький музее В. В. Маяковскийның юбилей көненә М. Горький исемендәге культура һәм ял паркында шагыйрьнең тормышын һәм иҗади эшчәнлеген чагылдырган күчмә күргәзмә оештырды. 17 июльдә Казан галимнәр йортында ТАССР Совет Язучылар Союзы тарафыннан оештырылган В. В. Маяковскийга багышланган зур кичә булды. Кичәдә эшче һәм хезмәткәрләр, язучылар, укытучылар, студентлар һәм укучы яшьләр катнаштылар. Кереш сүз белән Сталин премиясе лауреаты Гомәр Бәширов чыкты. В. В. Маяковскийның тормышы һәм иҗаты турындагы докладны шагыйрь Әнвәр Давыдов ясады. — Тынычлык һәм коммунизм өчен, кешелек дөньясының бәхетле киләчәге өчен көрәштә алгы сафта баруы белән, безнең көрәштә җанлы сугышчан булып актив катнашуы белән — диде докладчы, — Маяковский совет халкы өчен, прогрессив кешелек дөньясы өчен чиксез кыйммәтле. Аның ялкынлы шигырьләре бүгенге көндә лозунг булып яңгырыйлар. Аның строфаларын дөньядагы барлык тынычлык сөюче кешеләр кабатлыйлар. Алардан тынычлыкка дошман булган барлык кешеләр куркуга төшәләр. А\әсәлән, Америка оккупацияләгән зонада 1949 елда Маяковский шигырьләренең җыентыгы чыкканнан соң генерал Клейның ничек куркып калуын исебезгә төшерик. Маяковский — яңа поэзияне, социалистик реализм поэзиясен тудыручыларның берсе, ул — тынычлык өчен ялкынлы көрәшче, илебездә коммунизм төзүгә актив катнашучы. Шуңа күрә, безгә, әдәбиятчыларга, Маяков- скийдан туктаусыз өйрәнергә кирәк, һәм бүген, данлыклы юбилей көнендә, «безнең совет эпохасының иң яхшы, иң талантлы шагыйре» булган Маяковскийдан ничек өйрәнүебез турында турыдан-туры, ачыктан- ачык әйтергә кирәк. Начар өйрәнәбез. Өстән генә өйрәнәбез. Тормышыбызның һәр тармагына үтеп керү буенча да, көндәлек эшебез булган поэтик осталыгыбызны үстерү буенча да уңышлакрыбызны совет поэзиясенең Маяковский иҗатында чагылган югары ноктасы, биеклеге белән үлчи алмыйбыз. Совет патриотизмы темасын гына алып карыйк. «Совет паспорты турында шигырь- ләр»не искә төшерик. Бу шигырьне һәр совет кешесе дә белә. Ә безнең шигырьләр күбесенчә укып чыгу белән үк онытылалар. Мондый шигырьләр совет кешеләренең шатлыгын тулы итеп бирә алмыйлар. Чөнки безгә тормышның эчендә кайнау җитми. Шуңа күрә тормышка актив йогынты ясау дәрәҗәбез дә түбән.
Без сатираны да, Маяковскийча, җитеш- сезлекләргә, капитализм калдыкларына, ялагайларга, бюрократларга, безнең алга баруыбызга комачаулый торган барлык нәрсәгә каршы көрәшкә бөтен үткенлеге белән юнәлтмибез әле. Маяковский капиталистик дөнья турында, сугыш уты кабызырга омтылучылар турында үтергеч шигырьләр язды. Ә без еш кына газеталарның 4 -битенә урнаштырылган хәбәрләрне рифмага салып теркибез. Мондый шигырьләрне соңгы хәбәрләрне тыңлаганнан соң укуы гаять тә ялыктыргыч була. Маяковский әсәрләрен тәрҗемә итү өлкәсендә дә әле җитәрлек эшләмибез. Тәрҗемәләрдә еш кына Маяковский стиле, аның образлары йомшак бирелә, зәгыйфьләнде- релә. Татар дәүләт издательствосы да Маяковский әсәрләрен тәрҗемә иттерү, бастырып чыгару өстендә җитәрлек эш алып бармый. Бөек Маяковский безнең арабызда яши. Ул үлемсез. Без аның традициясенә турылыклы һәм лаеклы булырга тиешбез. Докладтан соң Украинаның Т. Шевченко исемендәге Днепропетровск драма театры. Башкорт дәүләт академия драма театры, Казан опера һәм балет театры, Тукай исемендәге татар дәүләт филормониясе артистлары һәм татар совет шагыйрьләре катнашында зур концерт булды.
Шагыйрьләрдән 3. Нури, Ә. Давыдов,. Ә. Исхак иптәшләр Маяковскийның татарчага үзләре тәрҗемә иткән әсәрләрен укыдылар. Маяковский әсәрләрен уку һәм төрле концерт номерында башкару белән Т. Шевченко исемендәге Днепропетровск драма театры артистларыннан УССР ның атказанган артисты Хорошун, М. Володаренко, Е. Назаренко. И. Гультен, В. Каменецкий, Башкорт дәүләт академия драма театры артистларыннан Әсгать Мирзагитов, Казан опера һәм балет театры артистларыннан Татарстанның атказанган артисткасы Т. Ут- ропина, О. Логинова, Татар дәүләт фнлор- мония артистларыннан И. Алексеева, В. Лебедев һ. б. иптәшләр катнаштылар. 18 июльдә М. Горький музеенда үткәрелгән кичәдә Никольский «В. В. Маяковскийның сатирасы» һәм Е. Бушканец «Маяковский Казанда» дигән темаларга докладлар укыдылар. Докладтан соң зур концерт булды. 19 июльдә М. Горький исемендәге культура һәм ял паркында С. Никольский «В. В. Маяковский — совет эпохасының иң талантлы шагыйре» дигән темага лекция укыды. Лекциядән соң «Маяковский» исемле кинокартина күрсәтелде.