Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФӘННИ ТЕМАЛАРГА


 Казан шәһәрендә яшәгән бөек кешеләр арасында рус халкының атаклы математигы Н. И. Лобачевский, поэзиядә Пушкин кебек үк, геометрия өлкәсендә үзенә мәңгелек һәйкәл төзеп калдырган галим. Аның фәнгә алып кергән яңалыгы, геометрия фәнен материалистик караштан чыгып аңлатуы — рус фәненең горурлыгы булып тора. Бүгенге көндә Лобачевскийның эшчәнлеге һәм тормыш юлы фән эш- леклеләре тарафыннан өйрәнелә, тикшерелә. 1951 елның февраль аенда Казан Дәүләт Университеты Лобачевский Невклид геометриясенең 125 еллыгына багышланган фәнни конференция уздырды. 1956 елда Н. И. Лобачевский ачышларына карата зур фәнни сессия уздырылачак. Аңа кадәр аның хезмәтләре аерым җыентык булып басылып чыктылар. Тат- госиздат та бу өлкәдә үзенең өлешен кертте, Җ. Тәрҗемаиов тарафыннан язылган «Лобачевский» исемле китапны IV татар телендә бастырып чыгарды. Язучы Заботин исә «Н. И. Лобачевский» исемле романын язып бетереп издательствога тапшырды. Җ. Тәрҗемановның китабы бөек галимнең ачышларын популярлаштыруны күздә тотып язылган, аның ачышларының тарихи әһәмиятен ачып салган, совет фәнендә Лобачевскийның тоткан урынын билгеләгән. Бу китапта Лобачевский эшчәнлеге социаль җирлек бәйләнешендә бирелә. Бу хәл исә, үз чиратында бөек м атем ат и к н ы ң прогрессив а ды м ы н ачыграк төсмерләргә ярдәм итә. Рус телендә чыккан әдәбияттан файдаланып, автор үзенең китабын әдәби художество чаралары белән баеткан, китап фәнни-популяр һәм фәнни-әдәби характерда язылган әсәр төсен алган һәм шуңа күрә бу китап аркылы Лобачевский образ буларак та күз алдына килеп баса. Автор Лобачевский белән укучыларны оста таныштыра. «Укырга, укырга килдем мин сиңа, Казан», дигән сүзләре белән үк бөек галим безнең каршыга тере кеше булып килеп баса. Китапта Лобачевскийның яңалыкка омтылуы, бөек математик булып формалашуы эзлекле рәвештә                      IV Җ. Тәрҗемаиов. Н. И. Лобачевский. Татгосиздат, Фән-тсхника әдәбияты редакциясе, 132 бит, бәясе 3 с. 95 тиен. күрсәтелә. Лобачевскийның фән нигезләрен үзләштерү өчен көрәше белән шул чор иҗтимагый төзелешенең аның омтылышларына каршы килүе параллель алып күрсәтелә. Бары тик искелеккә, торгынлыкка каршы көрәш нәтиҗәсендә генә Николай Ивановичның эшчәнлеге яңа ачышларга ирешә алды. Тәрҗема- нов бу мәсьәләне нәкъ шулай хәл кылган. Лобачевскийның гимназиядәге уку дәвере чордашларының истәлекләре аша күрсәтелә. Гимназия тормышына бәйләнешле рәвештә Казан тормышына, Россиянең социаль торышына ярыйсы ук тулы анализ ясала. Лобачевский математика фәненең әлифбасын рус культурасы мирасыннан өйрәнә башлады һәм шул байлык җирлегендә геометрия фәнендә зур борылыш ясады. Математика фәннәренә карата хөрмәт Лобачев- скийда бары тик рус фәне казанышлары җирлегендә туды. Аның үзе бик яратып искә алган беренче укытучысы — күренекле рус математигы Г. И. Карташевский була. Башта
118 
 
гимназия укытучысы, соңыннан университетта профессор булып эшләгән бу талантлы математик үзенең бөтен белемен, энергиясен яшь Лобачев- скиины тәрбияләүгә бирә, үз укучысының көчен күреп соклана. «Фәнгә карата чиксез мәхәббәт, чынлыкны эзләүдә бетмәс дәрт, тирән гыйльми фикер йөртүгә һәм математиканың материаль нигезләренә төшенүгә кыю омтылыш — яшь Николай Ло- бачевскийдагы бу кадерле сыйфатларның барысы да Григорий Ивановичның турыдан-туры йогынтысы астында туган булса кирәк» (14),— дип Тәрҗемановның язуы тарихи дөреслекнең чагылышы булып тора. Чыннан да, беренче чиратта Лобачевский рус математика фәне җимешләрен өйрәнде, аны югары баскычка күтәрде. Казанда 1804 елда университет ачыла, кабул ителгән беренче студентлар арасында өч туган: Александр, Николай, Алексей Лобачев- скийлар да булалар. Тәрҗеманов Лобачевскийның студентлык елларын характерлаучы шундый истәлекләрне керткән — алар барысы да аның тормышка аек күз белән каравын, үзбаш тырышып эшләзен, профессорлар лекциясен тыңлау белән генә канәгатьләнеп калмыйча, үзлегеннән шул чорда басылып чыккан барлык әдәбият белән танышып баруын, аларга иҗади килә белүен күрсәтеп торалар. Проф. Бартельс катлаулы мәсьәләләрне студентлардан чиштерә. Шул мәсьәләләрнең күбесен Лобачевский үз варианты белән чишкән, чишүнең үз вариантын уйлап тапкан. Аның сәләтлелегеннән күп кенә академиклар гаҗәпкә кала торган булганнар, һәм гади, һәм катлаулы мәсьәләләрне ул төрле юллар кулланып эшләгән, төрле яклап исбатлап чыгарган, үзе тәрбияләгән студентлардан шуны ук таләп иткән. Схоласт укытучылар белән яңалыкка омтылучы Лобачевский арасында бу елларда бик күп каршылыклар килеп чыга, һәрвакыт алга омтылучы Лобачевский мондый киртәләр каршында туктап калмый, аларны җимереп үтә, дини кысуларга каршы күтәрелеп чыга. Ул елларда инспекторлар аның өстеннән бер-бер артлы рапорт язып торганнар, аны көчләп динле итәргә тырышканнар. Тик тормышны яхшы белүе, фәннең нигезләрен тирән үзләштерүе аңа бу баткаклыктан чыгарга ярдәм итәләр. Ул университетта яшәп 
килгән иске карашларны яклый торган режим белән килешә алмый, яңалыкка омтыла. Укучының китаптан, шулай ук Ло- бачевскийпың лекция тыңлау, реакцион инспекторларга, руханиларга каршы килү вакытларын да күрәсе килә. Бөек галим студент елларында ук инде төрле кысуларга каршы салкын канлы була белгән, кирәк вакытта үтергеч җавап биргән. Лобачевский, магистр (аспирант) булып университетта калгач, Ньютон, Даламбер, Лаплас һ. б. галимнәрнең өйрәтмәләрен бик тырышып өйрәнә, гыйльми ачышлар өстендә эшләвен тагын да тирәнәйтә төшә, м атбу г атт а чыгарырлык х ез м этләр яза башлый. Ләкин китапта аның геометрия фәненә булган омтылышларын күрсәтүгә тиешле урын биреп җиткерелмәгән дип әйтәсе килә. Дөрес, Карташевскийдан соң Бартельс һәм башка профессорлардан ул геометрия фәне буенча дәресләр алмый, бәлки үзлегеннән өйрәнә һәм бөек м атем ати к-геом етр ик бул ы п фор - малаша. Бу уңай белән, Лобачевскийның үзенә сүз биреп, аның дөньяны материалистларча аңлавын күрсәтүгә игътибар ителсә, һичшиксез, китапны тулыландыру булыр иде. Чөнки идеалистик уйдырмаларга каршы көрәштә, Лобачевскийның характеры ачыла. Лобачевский 23 яшендә профессор исемен ала. Лобачевскийга җиң сызганып эшләү өчен бөтен ишекләр ачык инде дип уйларга мөмкин. Тик чынлыкта хәл бөтенләй башкача була. Тәрҗемановның бу урында Лобачевский алдында торган перспективаларны сызып кына куеп, шуның артыннан ук Александр I нең чиркәү полиция-режимын, Магницкий эпохасының кабахәтлекләрен эзлекле язып китүе уңышлы. Китапта Эвклид геометриясен аңлатуга шактый урын биреп, шул
119 
 
уңай белән геометрия фәненең тарихына тукталып китү — аерым игътибарга лаеклы күренеш. Тәрҗеманов иптәш геометрия фәне үсешен җитештерү көчләренә, практик тормышка бәйләнешле рәвештә тикшерә, төрле идеалистик карашларны тиешенчә тәнкыйть итә, фәнне материалистик нигездә аңлата. Лобачевский ачкан «бирелгән яссылык бирелгән турыга карата бер нокта аша ике параллель туры үткәреп була» теоремасын тормыштан алынган мисаллар ярдәмендә күрсәтеп китә, ягъни авыр математик төшенчәне гади итеп аңлатуга ирешә. Мәсәлән, Кояштан җир өстенә сибелүче нурларның параллель нурлар булып төшүен ышандырырлык итеп сөйләп китүне хәтерлик. Ул нурлар җир өстенә килеп тоташканчы, үзләренең параллель нурлар булуларын саклыйлар. Шушындый мисаллар белән Лобачевский теоремасын ышандырырлык дәлилләү, кабатлап әйтергә кирәк, практик тормыш белән бәйләнгән Лобачевский геометриясен дөрес аңлату дигән сүз. Икенче яктан, шушы рәвешчә катлаулы математик теоремаларны аңлату, аларны көндәлек тормыш белән бәйләү — укучыларда геометрия фәненә карата хөрмәт уята. Лобачевскийның егерме еллар чамасы ректор булып торган вакытын сурәтләгәндә, автор сүзне Лобачевскийның үзенә бирә. Бөек галимнең үзенең сөйләве буенча аның бөтен бөеклеге, дөньяга карашы, гуманизмы, патриотлыгы, илен яратуы, актык сулышына кадәр халкына хезмәт итәргә хәзер торуы матур ачыла. «Тарихта тиңе булмаган ректор» дип исемләнгән бүлектә тарихи чынбарлык вакыйгалары чын-чынлап әдәбиләштереп, художество чаралары аша сурәтләнә. Лобачевский тере булып күз алдына килә — аның тормыш-көнкүреш шартлары гәүдәләнә. Лобачевскийның студентларга мөнәсәбәте ачыла, шул уңайдан Лев Толстой, А. Пушкин, М. Лермонтовлар да искә алына. Лобачевский галим буларак кына түгел, яхшы педагог, җәмәгать эшлеклесе буларак та гәүдәләнә. Хәзерге көндә Казан шәһәренең мактанычы булган университет бинасын төзүдә Лобачевскийның эшчән- леге дә китапта тулы чагыла. Бу вакытта ул, укыту һәм фәнни эшләр белән шөгыльләнүенә карамастан, төзү эше белән дә турыдантуры җитәкчелек итә, хәтта архитектор хезмәтен дә үти. 
Кыскасы, китапта Лобачевскийның катлаулы тормыш юлы тулысы белән диярлек гәүдәләнә. Китап тирән социаль җирлек белән сугарылган. Социаль җирлекне киң планга салып яктырту, реакцион һөҗүмнәргә тиешле бәя бирү, идеалистик концепцияләрне фаш итү — Лобачевский казанышларын ачыграк күрсәтергә ярдәм иткән. Күп кенә китапларда Лобачевский- ны Европа математиклары тәрбияләде дигән уйдырма яши иде, Тәрҗеманов китабы мондый кимчелекләрдән арынган, рус математика мәктәбенең уңышлыкларын күрсәтеп, Ватаныбыз математика фәненең тарихи юлын дөрес яктырткан, китабының тәрбияви кыйммәтен күтәргән. Лобачевский геометрия фәнендә яңа юлны сызды, ләкин замандашлары аның бөек хезмәтен тиешенчә бәяләмәделәр, аның революцион а д ы м ы н ту кта ты р г а тырыштылар, ничек кенә булмасын Лобачевскийны фән юлыннан алып ташларга омтылдылар. Лобачевский үз гомерендә бөек ачышларына, хезмәтенә тиешле бәя ала алмады! Басылып чыккан Лобачевский китапларына реакцион профессорлар пычрак аттылар, яла яктылар, һәркайда аның дәрәҗәсен төшерергә тырыштылар. Үлгәннән соң 15 ел үткәч кенә Лобачевский исеме бөтен дөньяга билгеле булды. Тәрҗеманов бу мәсьәләгә карата күп кенә истәлекләрдән мисаллар китерә. Алар — бик кызыклы һәм шул ук вакытта чынбарлыкны дөрес ачып салалар. Китапның әһәмияте зур. Авторның фәнни-популяр әдәбияты өлкәсендә эшләве уңышлы һәм бу эшне ул киләчәктә дә дәвам итәр дип ышанасы килә