Логотип Казан Утлары
Шигърият

БӨЕК СҮЗ, ЗУР ИСЕМ


Партия — бөек сүз, партия — зур исец, Кадерләп, яратып йөрәктә йөртәсең. Илемдә партия сипкән нур, дисец, Балкытты бәхетле яңа чор иртәсен. Партия җитәкли, партия — юлбашчы! — Тик шулай беләбез һәммәбез аны без. Ул — безнең теләкләр, өметләр кояшы, Ул — безнең үлемсез һәм сүнмәс даныбыз. Хакыйкать сүзенең, гаделлек сүзенең Күңелләр кырына чәчә ул орлыгын. Халыклар күрә бу сүздә үзенең Эше дә', көче дә, хисе дә зурлыгын. Бу сүздә берләшә бердәмлек, ’кыюлык, Шат гимн итеп җырлыйбыз без аны. Язылды йөрәккә мәңгегә уелып: — Яшәсен партия — чорыбыз вөҗданы!