Логотип Казан Утлары
Публицистика

В. Г. КОРОЛЕНКО


(Тууына йөз ел тулуга карата)
 Совет җәмәгатьчелеге В. Г. Коро- ленконың тууына йөз ел тулуны билгеләп үткәндә, М. Горькийныңбу сүзләре совет кешеләренең йөрәкләрендә рус культурасының бөеклеге, аның иң яхшы вәкилләре белән горурлану хисләре уятып, үзенчәлекле яңа эчтәлек белән тула. «Зур һәм көчле йөрәкле» Коро ленконың исеме алдынгы рус язучылары арасында хаклы рәвештә мактаулы урынны алып тора. Зур язучының әйткән сүзе — аның эше диләр. Бу формула Короленкога бигрәк тә туры килә. Аның әдәби әсәрләре һәм публицистик мәкаләләре шулкадәр үткен булганнар, шулкадәр әһәмиятле мәсьәләләрне күтәргәннәр, аларга Россия генә түгел, Европа җәмәгатьчелеге дә игътибар иткән. Короленко чын-чынлап «каләм сугышы» алып барды. Язучының һәр чыгышы зур иҗтимагый әһәмияткә ия иде. «Этик көчләрне... уятучы Короленко Л. Н. Толстойга караганда да активрак һәм тормышка якынрак» — дип биргән бәясе белән А. М. Горький Короленко сүзенең көченә һәм үткенлегенә басым ясый. Ләкин Короленко сүз белән генә көрәшмәде. Тормыш таләп итә икән, ул, каләмен калдырып, актив җәмә-  «Белеп торам, яңа Россия төзүнея бөек эшендә зур һәм көчле йөрәкле кеше булган намуслы рус язучысы В. Г. Коро- ленконың гүзәл хезмәте дә лаек бәясен табар». М. Горький. гать эшлеклесе булды, халык массалары белән турыдан-туры бәйләнешкә кереп, трибун булды. Бу зур рус язучысының һәрбер эше аның табигатенә хас булган иң гүзәл сыйфатын — сүзенең эшеннән аерылмавын күрсәтә иде. Үзенең күп кырлы эшчәнлеге белән В. Г. Короленко «яңа Россия төзү» көнен якынлаштыруга омтылды, халык массасы интересларын яклап, патша самодержавиесенә каршы армыйталмый көрәште. Халыкка намуслы рәвештә бирелеп хезмәт итүе — аның иҗатының прогрессивлыгы чыганагы иде. Королен- коның дөньяга карашында аерым йомшак яклар һәм каршылыклар булды, ләкин болар аның иҗатындагы төп нәрсәне, халык интересларын чагылдыруны каплый алмыйлар. Нәкъ менә шушы халыкка булган хезмәте өчен Короленконы В. И. Ленин «прогрессив язучы» дип атады да. * В. Г. Короленко 1853 елның 15 июлендә Житомир шәһәрендә туган. 1871 елда ул Ровно гимназиясен тәмамлый һәм Петербургка китә. Ул анда технология институтына
81 
 
 

 
 
укырга керә. Ләкин Короленко биредә укый алмый, ярлылык аркасында аны ташлап чыгарга һәм тамак туйдыру өчен төрле эшләр белән шөгыльләнергә мәҗбүр була. Короленкога яңадан укырга керү өчен бары тик 1874 елда гына мөмкинлек туа. Ул Петров-Разумов (хәзерге Тимирязев) академиясенә укырга керә. Нигездә разночинец балаларыннан торган демократик фикерле студентлар академиянең бюрократик администрациясенә оппозицион карашта булалар. Ярлылыкны үз җилкәсендә татыган Короленко студентлар белән бик тиз якынлаша һәм тиз арада студентлар хәрәкәтен оештыручыларның берсе булып өлгерә. 1876 елда ул академиядәге полиция режимына каршы студентлар протестында катнаша һәм шуның өчен Вологда губернасына сөрелә. 1877 елда Короленко тагын да укырга омтылып карый. Ул Петербургтагы тау институтына керә. Ләкин аңа тиздән югары уку йорты стеналарын яңадан (һәм бу юлы бөтенләй) ташларга туры килә. Революцион эшкә катнашуыннан шикләнеп, полиция Короленконы башта Глазовка, аннан Березово авылына сөргенгә җибәрә. Короленко биредә гади халыкның хокуксызлык һәм хәерчелек белән тулы тормышын өйрәнә. Биредә булачак язучы беренче тапкыр «халыкка йөрү» белән генә авыл ярлыларының тормыш, көнкүреш хәлләрен үзгәртеп булмаслыгын аңлый. Березово авылында Короленко народниклыкка тәнкыйть күзе белән карый башлый. Короленко 1881 елда, яңа тәхеткә менгән Александр III кә турылыклы булудан баш тарткан өчен, Якутиягә сөрелә. Бу сөрген чоры Короленконың дөньяга карашы. формалашуда зур роль уйный. Сөргенгә барганда ул күп кенә народниклар белән таныша, алар белән булган әңгәмәләрдә, бәхәсләрдә Короленко народникларның патша самодержавиесенә каршы көрәш методларының ялгышлыгын тулысыңча аңлый. Народниклар ялгыштылар, чөнки алар, иптәш И. В. Сталин әйткәнчә, «крестьяннарны да кирәгенчә өелмиләр һәм аңламыйлар иде», чөнки 
«народниклар патша самодержавиесенә каршы көрәшне халыктан башка тик үз көчләре белән генә дәвам иттерергә карар бирделәр...» «Минем замандашымның тарихы» исемле әсәрендә В. Г. Короленко народникларның крестьян массаларыннан, халык тормышыннан аерымлыгына гаҗәпләнүе турында яза. Короленко народникларны «халыктан аерылган революционерлар» дип, ә аларның эшчәнлекләрен «халыктан башка көрәш трагедиясе» дип атый һәм 80 еллардагы народникларга үзенең тарихи дөрес булган бәясен бирә. Народниклар эшчәнлегенең чикләнгәнлеген аңлавы аның иҗатында бик нык чагыла. Бу аны бигрәк тә иҗатында зур урын биләгән крестьян темасының яктыртылуында күренә. Чынбарлыкта халык тормышын белмәгән язучы-народниклар (Зла- товратский, Нефедов, Засодимский һ. б.) рус крестьянының характерына дини йолалар һәм язмышка буйсыну хас дип чыгалар һәм шуның белән алар патриархаль авылны идеаллаштыралар. Бу идеаллаштыру чынлыкта исә халыкка булган ялган мәхәббәт иде, ул авылда үсә барган объектив каршылыкларны шомарту иде. Короленко башка юл белән китә. Себердәге тормыш материаллары җирлегендә язылган «Макарның төше» исемле хикәясендә инде Короленко Макар йөзендә язучы-на- родникл арның «мужикларыннан» төбе-тамыры белән аерылган рус крестьянының типик образын тудырды. Короленко крестьянны идеаллаштырмый, ә киресенчә, аның тормышын бизәмичә, ничек булган, шулай итеп, тулы килеш гәүдәләндерә. «Аны (Макарны — И. А.) бөтен гомере буена кудылар, төрле ясаклар түләүне таләп итеп, аны старосталар һәм старшиналар да куды, мохтаҗлык һәм ачлык та куды, каты суыклар һәм эсселәр, яңгырлар һәм яңгырсызлыклар да куды. Туңган җир һәм усал тайга да куды!.. 
6. „с. Ә.“ № 7. 81 

82 
 
 
Кусац хайван бара, ләкин кая барганнарын белмәгәнлектәи, җиргә карый... Макариың хәле дә әнә шулай булды». Нәрсә соң Макарны хайван хәленә китереп җиткерә? — хикәядә менә шушы сорауга җавап бирелә. Җавап моңа бер генә: Макарныц әйләнәтирәсендәге социаль шартлар. старосталарның һәм старшиналарның, попларның, заседательләр- нең һәм исправникларның изүе. Шулай итеп, Короленко хикәясе, чынбарлыкны дөрес чагылдырганлыктан, патша самодержавиесе строеның чын йөзен фаш итү көченә ирешә. Бу нәрсә — рус мужигының тормышындагы социаль шартларны читләтеп узган, ә аның йомшак якларын бизәп күрсәткән язучы-на- родникларның әсәрләренә ят иде. Әлбәттә, рус крестьяны тормышын кырыс һәм дөрес итеп чагылдыруда Короленко ялгыз түгел иде. Ул 60—70 еллардагы революцион демократларның һәм демократ язучыларның (Решетниковның, Слеп- цовның һ. б.) алдынгы традицияләрен яңа тарихи шартларда дәвам иттерде. Әйтергә кирәк, Короленко бу традицияләрне дәвам иттерү белән генә чикләнми, аларны үстерә. Әгәр дә рус крестьяннарының хәерчелеген һәм хокуксызлыгыи чагылдыру белән генә чикләнсә, ул, әлбәттә, әдәбиятта яңа сүз әйтә алмас иде. Короленконың новаторлыгы шунда, ул крестьян образында яшәп килә торган социаль стройга каршы протест тууын сурәтләде. Поплар һәм старосталар да, ачлык һәм салкын да, усал тайга да Макардагы кешелек хисләрен үтерә алмыйлар, аңарда язмышка буйсыну хисләре тумый. «Аның йөрәгендә түземлелек бетә» һәм ул үзенең судьяларына каршы сугыш игълан итә. Макар боларның барысын төштә күрә, ләкин уянгач та аңарда халыкның изүчеләрдән үч алу сәгате киләчәгенә ышанычы сүнми. Шулай итеп, Короленко «Макар төше» исемле хикәясендә үк ииде народниклар традициясеннән читләшә һәм 60—70 еллардагы демократ язучыларның традицияләрен үстерү юлына баса. «Елга шаяра» исемле хикәя Короленконың иҗат йөзендәге башка якны характерлый. Бу хикәя «Макар 
төше»нә караганда соңрак языла. Хикәянең герое Тюлин — елгада перевозчик булып эшләүче гади рус крестьяны. Коточкыч яшәү шартлары аны эчкечелеккә бирелергә мәҗбүр итә. Тюлин тормыш төбенә төшә. Укучы геройның бик күп тискәре сыйфатларын күрә. Ләкин алар Тюлипның характерында төп рольне уйнамыйлар. Куркыныч минутта, елга шаярганда Тюлин үзгәрә. Аның рухи һәм физик көчләре ачыла. Бернинди кимсетүләр дә, бернинди изү дә халыкның рухи гүзәллеген, аның чын талантын юк итә алмый. Хикәянең эчтәлегеннән әнә шушы идея 'калкып чыга һәм шул идея андагы художество үзенчәлекләре белән бергә күз алдына Тургеневның «Аучы язмалары» традицияләренең дәвамы, булып килеп баса. Короленко Себердә художник буларак формалаша. Биредә аның «Соколинец», «В дурном обществе». «Убивец», «Мороз», «Черкес» кебек күренекле әсәрләренең сюжетлары туа. Бу әсәрләрнең күбесенең беренче вариантлары сөргендә үк физик хезмәт белән тулы булган көннәрдә язылганнар. Ләкин сөргеннең төп нәтиҗәсе кулъязмаларда түгел. Короленко Себердә халыкның чын тормышын белә, гади рус крестьянын чын күңеленнән ярата һәм аның интересларын бөтен гомере буенча якларга сүз бирә. 1884 елда Короленко сөргеннән кайтарыла. Бу елның азагында Короленко чын-чынлап язу эшенә керешү исәбе белән Нижний-Новго- родка юнәлә. Шулай итеп Короленконың бөтен яшьлеген суырып алган сөрген чоры тәмамлана. 
Нижний-Ыовгородта да Короленконың тормышы күңелле башланмый. Бу елларда Иижнийда, Россиядәге башка шәһәрләрдәге кебек үк, 80 еллардагы хөкүмәт реакциясе
6* 83 
 
 
һәм полиция режимы нәтиҗәсендә туган төшенкелек настроениеләрс чәчәк ата. Короленко әдәбиятка әнә шушы шартларда кереп китә. 1885 елның мартында «Русская мысль» журналында аның «Макар төше» исемле хикәясе басылып чыга һәм укучылар арасында зур уңыш казана. Тиздән берсе артыннан берсе «Со- колинец», «В дурном обществе» хикәяләре, «Сукыр музыкант» повесте басылалар. 1887 елда Короленконың «Очерклар һәм хикәяләр» җыентыгы чыгу аңа әдәбиятта алдынгы урынның берсен яулап алырга мөмкинлек бирә. Шушы ук чорда аның иҗатында зур урын биләгән публицистик эшчәнлеге дә башлана. Короленко Волга буе шәһәрләрендә чыга торган газеталарга, бигрәк тә Казанда чыга торган «Волжский Вестник» газетасына әсәрләрен җибәреп тора. «Волжский Вестник» та Короленко публицистикасының төп юнәлеше билгеләнә. Аның бу елларда басылып чыккан очерклары, мәкаләләре крепостной тәртипләргә каршы көрәшкә өндиләр. Волга буенда һәм Казанда барган иҗтимагый хәрәкәткә Кор ол е н кон ы ң йогы 11тыс ы н Күрсәтү өчен 1896 елда «Волжский Вестник»та басылып чыккан аның «Диңгез» исемле аллегорик әсәренә игътибар итү дә җитә. Короленко бу әсәрендә төрмәдән чыгып давылда ачык диңгезгә ташланган кыю качкынны сурәтли. Үлемгә нәфрәт белән карау, кайнап торган якты тормыш өчен көрәшкә чакыру — «Диңгез»дәге бу мотивлар «Волжский Вестник» битләреннән яңгырыйлар һәм укучыны демократик рухта, патша самодержавиесенә каршы нәфрәт рухында тәрбиялиләр. Язучының газеталарда басылып чыккан төрле мәкаләләре дә зур иҗтимагый әһәмияткә ия иделәр. Ул мәкаләләрдә Волга буендагы тор- м ы ш вакыйгалары тур ы да н -ту р ы чагылыш таба. Короленконың мондый әсәрләре бергә тупланып аерым китап булып та чыгалар. Аларның күбесе самодержавиегә каршы гаепләү акты ролен уйныйлар. «Ачлык ел» исемле бер китабында язучы 1891—92 елл ардагы урта Волга буендагы ачлыкны сурәтли. Ачлык булган урыннарда язучы үзе йөри һәм ачтан интегүче 
крестьяннарга ярдәм оештыруда актив эш алып бара. Ачлык турындагы мәкаләләрендә Короленко, реакцион алпа- в ытл а р н ы ң д ә л ил л әренә к а р ип я буларак, бер үк фикерне, крестьяннарның аяныч хәлдә калулары үзләреннән түгел икәнен әйтеп килә һәм ачлыкның крестьяннарның социаль яшәеш шартларыннан булуын аңлата. Короленко авылдагы хезмәт иясе крестьяннары исәбенә яшәгән паразит катлауларны: алпавытларны, крестьяннарны, земский начальникларны камчылый. Ачлык елгы күзәтүләреннән чыгып, Короленко халык кайгысына эксплуататорлар гаепле, дигән нәтиҗәгә килә. Короленконың идея үсешендә бу китап гаять зур роль уйный. Ул язучы һәм народниклар арасында булган кискен аерымлыкны тагын бер кат ачып бирә. Короленконың китабы народникларның крестьян общинасы турындагы легендаларын тәнкыйть итте. Народниклар крестьян общинасында каршылыклар юк, һәм бу общинаны үстерү аша кешене кеше изүен бетерергә мөмкин дип уйлыйлар. «Общинаның үзендә үк интереслар каршылыгы кайный» —дип Короленко общинадагы сыйнфый диференциацияне күрсәтеп яза. Общинада ерткыч кулаклар байый, ә ярлы-ябагай хәерчелектә яши. 1887—1893 елларда Короленко еш кына Нижний Новгородтан китеп йөри. Аркасына котомка асып җәяүләп ул Россиянең күп кенә районнарын йөреп чыга. Халык тормышы белән таныша, аларны үзенең әсәрләрендә чагылдыра. Шуның белән бергә Короленко редакторлык эшен алып бара, күренекле рус язучылары белән очраша, яшь язучыларга булыша. Ул Г. Успенский һәм А. Чехов белән бик дус була, шул ук елларда Л. Толстой һәм Н. Г. Чернышевский белән якыннан таныша. 1889 елны Короленко Горький белән очраша һәм бу очрашу ике язучының да иҗат биографияләреи
84 
 
 
дә күренекле вакыйга булып кала. Короленконың үз иҗатына никадәр зур йогынты ясавы турында А. М. Горький соңыннан болан дип язды: «В. Г. Короленко минем әчеп башкалардан бер читтә, аерым позициядә тора, моның әһәмияте әлегә кадәр җитәрлек дәрәҗәдә билгеләнмәгән иде. Минем үземә бу зур һәм күркәм язучы рус халкы турында аңа чаклы башка беркем дә әйтә алмаган күп нәрсәләрне әйтте...» М. Горькийны Короленконың рус халкына булган гади, чын күңелдән һәм аек мәхәббәте үзенә җәлеп итә. Бу мәхәббәт елдан-ел үсә һәм конкрет төс ала. 1891 елны Короленко Америкага сәяхәткә барып кайта һәм шушы вакытта аның рус халкына булган мәхәббәте тулысынча ачылып җитә. Сәяхәт нәтиҗәсендә Короленко Америка демократиясенең ялганлыгын фаш итеп «Телсез» исемле повестен яза. Америка тормышының коточкыч каршылыклары, эшсезлек, расачылык, прессаның сатылган булуы язучы тарафыннан кискен тәнкыйтькә алына. Повестьның баш герое Матвей гади рус крестьяны, үзенең авылдашлары белән бергә бәхет эзләп Америкага китә. Әмма тиз арада ул бу илдә бәхет тә, ирек тә таба алмаячагына ышана. Америкада «кеше кешегә — бүре» принцибы хакимлек итә, ирек акчага сатып алына. «Бер-берсенең бугазларын өзгәләшәләр— менә нинди икән ул ирек», әнә шулай дип Короленко үзенең герое авызыннан кабахәт капиталистик конкуренцияне каплап торган Америка демократиясенең асылын билгели. Америкага барып кайту Королеи- коның патриотик тойгыларын яңа эчтәлек белән баета. «Биредә генә (Америкада — И. А.) бөтеи йөрәгең белән сизәсең һәм акылың белән аңлыйсың, безнең халык — кара һәм ирексез халык — шулай да үзенең табигате белән бар халыклардан яхшырак! Бу коры сүз һәм славянофиллык түгел. Безгә азатлык җитми һәм без аңа лаеклы»,—дип язды ул. Короленконың шушы сүзләре чыннан да коры сүз дә, славянофиллык та түгел иде. Язучы нинди дә булса милләтчел тойгылардан ерак торды. Киресенчә, ул бөтен гомере буе вак милләтләрне изүгә каршы көрәште, халыклар арасында дуслыкны, хезмәт ияләренең интернациональ 
бәйләнешен ныгытуга көчен куйды. «Телсез» повестенда да инде Короленко изелүчеләр арасында милли тойгыларга караганда социаль мөнәсәбәтләрнең көчлерәк булуын күрсәтте. Таныш булмаган шәһәрдә озак йөрүләрдән соң Матвей Америка эшсезләре оештыргаг? протест митингысына эләгә, һәм биредә үзе кебек үк йортсыз, эшсез кешеләр арасында Матвей беренче тапкыр үзенең ялгыз түгел икәнен, хезмәт ияләренең зур массасы белән берлектә булуын аңлый, һәм бу аның күңелендә канәгатьләнү тойгылары уята, аның дәрәҗәсе күтәрелә. Матвейда сыйнфый аң уяна, ул үзенең хәленә төшенә башлый, аның милли тойгылары арткы планга күчә, хәзер инде ул «телсез» кеше түгел, митингта ул капиталистик стройга үзе шикелле нәфрәт туплаган, оешкан кешеләрнең телен бик яхшы аңлый. Милләтләрнең тигез хокуклылыгы мәсьәләсе Короленконы Америкадан кайтканнан соң да бик нык дулкынландыра. Башкача булуы да мөмкин түгел. Патша хөкүмәте хезмәт ияләрен сыйнфый көрәштән читкә тарту өчен халыклар арасында милли дошманлык уты кабызды. Короленко вак милләтләрне җәберләүнең һәртөрле күренешенә каршы кайнар протест белән чыга һәм дөреслекне табу өчен теге яки бу эшне төшендерүдә турыдантуры үзе катнашырга тели. Иҗтимагый эшче һәм публицист буларак, изелгән халыкларның милли интересларын яклаучы буларак, Короленко атаклы Мултан процессында үзен бик нык танытты. Патша суды 1895 елда бер группа удмурт крестьяннарын кешене корбанга чалуда гаепләп, каторга җәзасына хөкем итә. Бу коточкыч каты һәм нахак җәзадай ярсыган крестьяннар судтан кассация таләп итәләр. Берничә айдан Алабуга шәһәрендә тагын суд була. Бу судта Короленко да 
85 
 
 
катнаша. Суд икенче тапкыр удмуртларны гаепли. Короленко судның гаделсезлеген күреп, ничек итеп булса да бу эшне яңадан тикшерүләрен булдырырга, удмуртларны акларга дигән кискен карарга килә- Короленко судка бик нык хәзерләнә, удмуртлар өстенә яккан гаепләрнең патша чиновниклары оештырган ялган икәнен ача. Ниһаять, караңгы бер өяз шәһәре Мамадышта өченче тапкыр суд була. Короленко биредә яклаучы булып катнаша. Үзенең чыгышларында ул удмуртларның гаепсез булулары турында кире кагып булмаслык дәлилләр китерә. Бигрәк тә аның соңгы тәмамлау сүзе көчле була. Язучы шундый гади һәм ышандыргыч итеп, чын күңелдән дулкынланып сөйли, моны үз күзе белән күргән берәү «барысы да тыңлап йотылдылар, бу сүзләрдән тетрәнделәр» дип белдерә. Мултанчыларны яклау гаять зур уңыш белән тәмамлана — алар ту- лысынча акланалар, ә мултан эше турындагы хәбәр Короленконың мәкаләләре, хәбәрләре буенча бөтен дөньяга тарала. Шул рәвешчә, Короленко удмурт халкын яладан коткара, шул рәвешчә патша самодержавиесенең милли политикасын фаш итә. Мултан вакыйгасы язучының, Нижний Новгород чоры тормышында һәм иҗатында соңгы әһәмиятле вакыйга була. Нижнийда үткәргән еллары азагына якынлаша, бу Короленконың иң җимешле иҗат еллары була. Бу елларда язылган иң яхшы художество әсәрләре Короленконы әдәбиятта алдынгылар сафына күтәрәләр, ә аның иҗтимагый эше һәм публицистик мәкаләләре аңа бәхәссез мораль авторитет китерәләр. Ә бу авторитетның җәмгыятькә никадәр көчле тәэсире турында М. Горький бик яхшы итеп әйтте, ул бу елларны (1866—1896) «Короленко эпохасы» дип атады. 
1896 елда Короленко Петербургка күчә. Башта ул «Русское богатство» журналының беллетристика бүлегендә эшли, аннары журналның редакторы була, Короленко биредә дә самодержавиене туктаусыз фаш итүче 
булып кала, бу эштә ул иҗтимагый трибуна итеп журналны файдалана. Ләкин Короленконың н а р о д н и кл ы к рух ы н д а г ы журналда катнашуы аңа кире тәэсир итми кала алмаган. «Русское богатство» журналында язучының дөньяга карашының йомшак яклары калкып чыга. Ул народникларга, аларның карашларына тәнкыйть күзе белән караса да, народникларның реакцион ягын тулысынча аңлый алмый. Ә народниклар бу вакытта, Ленин билгеләвенчә, «мещан оппортунизмына... әйләнгән» иде. Короленко рус революциясенең үсү юлларын дөрес аңламады. Моны народниклар хәрәкәтенең йогынтысы дип карарга кирәк. Короленко пролетариатның — революциянең язмышын хәл итәргә чакырылган сыйныфның тарихи ролен аңламады. Пролетариатның революцион көчен аңламаганга, шулай ук аның революцион теориясен — марксизмны аңламаганга күрә, Короленко үзенең художестволы әсәрләрендә эшчеләр хәрәкәтен һәм эшчеләр сыйныфы вәкилләренең образларын тиешенчә күрсәтә алмады. Ләкин Короленконың дөньяга 'карашында булган йомшак яклар «Русское богатство» журналындагы эш- чәнлегенең дә прогрессив әһәмиятен юкка чыгармыйлар. 1913 елда, Короленко «Русское богатство»да редактор булып эшләвен дәвам иткән чакта, большевистик «Правда», язучының юбилее уңае белән, «Коро- лен’ко кебек кешеләр сирәк һәм кыйммәтле» дип язып чыкты. Петербургта табигатьтән һәм халыктан ерак хәлдә яшәү, редакция эше Короленконың иҗат темпын беркадәр киметәләр- Ләкин язучы тиздән, 1900 елда, башкаланы ташлап, Полтавага күчә, анда ул инде гомеренең азагына тикле яши. Полтавада Короленко яңадан үзендә иҗади күтәрелеш сизә, ул биредә «Казаклар янында» исемле зур гына очерк, «Салкын», «Дәүләт ямщиклары», «Соңгы нур» исемле хикәяләр яза. Болар язучының себер хикәяләре белән аваздаш. Короленко болардан тыш Пугачёв җп
86 
 
 
тәнчелегендәге крестьян күтәрелеше турында тарихи роман язу өстендә эшли, ул аны Петербургта ук яза башлаган була. Башкаладан китсә дә, Короленко илнең иҗтимагый тормышыннан аерылмы!!, киресенчә, ул аның үзәгендә була. Горькийныц академиягә сайлануын патша хөкүмәте кире какканлыгын ишетеп, 1902 елда Короленко, Чехов белән бергә, почетный академик исеменнән баш тарта, ә 1903 елда инде ул, матбугатта «13 иче номерлы йорт» исемле мәкалә белән чыгып, патша самодержавиесенең Кишиневта эшләгән яңа җинаятен, еврей погромы оештыруын фаш итә. Стол ы п 11 н р еа к m i ясе е.т л а рында Короленконың иҗат эшчәплеге тагын да көчәя. Интеллигенциянең күпчелек өлеше таркалу һәм түбән төшү чоры кичергәндә, әдәбиятта модернизм һәм декадансиың һәртөрле агымнары килеп чыккан бер чорда. Короленко шул заманның алдынгы кешеләре белән бергә көрәшне көчәйтә. Язучының яңадан- яңа публицистик әсәрләре туа («Сорочин трагедиясе» — 1907; «Бытовое явление»—1910; «Бейлис эше» дип танылган суд процессы турында мәкаләләр һ. б. әсәрләр). Шул елда цензура рөхсәт итми торган әсәрләр бастырганы һәм хөкүмәтнең политикасын фаш иткән мәкаләләре өчен Короленконы берничә тапкыр судка тарталар. Гаять күп иҗтимагый эш алып бару хөкүмәтнең эзлекле эзәрлекләүләренә карамастан, Короленко бу елларда художестволы әсәрләр язуын туктатмый, бу чорда Короленко «Замандашымның тарихы» исемле фундаменталь әсәре өстендә эшли. Язучы биредә үз чордашының рухи үсешен күрсәтергә тели, ләкин автор үзенең уйлаган китабын ахырынача башкарып чыга алмый, берничә кисәген — «Балалык һәм уку еллары» дигән өлеше!! генә язып бетерә. Әсәрнең бу өлешендә Короленко үзенең рухи үсешен, формалашуын гәүдәләндерә. Ләкин автобиография материаллары әсәрдә өстенлек алмый. Әсәрнең төп герое аркылы Короленко үз замандашының типик сызыкларын бирә, аның үсешен тарихи киң фонда ала. Шуңа күрә Короленконың бу китабы автобиографик әсәр рамкаларыннан күп өлеш читкә чыгып 
китә һәм 60— 80 елларда демократик интеллигенциянең формалашуы турындагы зур тарихи эпопеяга әверелә. Иҗат эшчәнлегенең соңгы елларында Короленко Успенский, Чехов, Чернышевский һәм башкалар турында күп кенә истәлекләр һәм реалистик сәнгать принципларын яклап, әдәбият тарихы турында хезмәтләр яза. Бөек Октябрь революциясен Короленко олыгайган һәм авыру хәлендә каршы алды. Әйтергә кирәк, кайбер идея ялгышлары Короленко- га Октябрь революциясенең әһәмиятен аңларга комачаулыйлар. Ләкин язучы революциядән читтә дә калмый. Бу елларда бөтен илне чолгап алган иҗтимагый күтәрелеш язучыны кабат рухландыра. Авыру һәм ’картайган булуына карамастан, Короленко иҗтимагый эшнең уртасында була, ачыгучыларга ярдәм оештыра, «Балаларны коткару лигасы» белән җитәкчелек итә һ. б. 1921 елның кышында Короленконың авыруы көчәя һәм 1921 елның 25 декабреида ул үлә. Атаклы рус язучысын күмгәндә йөз меңнән артык кеше үзләренең кайгыларын белдерү өчен язучыны озата барды. Бу факт үзе генә дә Короленконың иҗаты халык тарафыннан никадәр тәкъдир ителә икәнен ачык күрсәтә. 
Безнең көннәрдә, «Яңа Россияне төзү» көннәрендә, Короленконың. исеме үзенә лаеклы урынны алды. Совет халкы Короленконы гомер буе үз иленең якты киләчәге .хакына көрәшкәне өчен искә ала. тәкъдир итә. Короленко бүген дә безнең белән яши. Космополитизмга, милләтчелеккә, көнбатыш алдында колларча баш июгә каршы көрәшкәйдә — патриот Короленко да безнең белән, СССР халыкларының дуслыгын ныгыту өчен көрәшкәндә — Короленко 


 
 
да безнең белән; без халыкларның милли бәйсезлеге өчен көрәшүче Короленковы оныта алмыйбыз; без дөньяда иң алдынгы әдәбиятны тудырганда, Короленконың реалистик традицияләрен әйләнеп үтә алмыйбыз. Короленконың әдәби мирасы милли әдәбиятны үстерүдә дә зур роль уйный. Безнең көннәрдә халыклар үзләре турында язган язучының әсәрләрен ана телендә укый алалар. Короленконың әсәрләре татар теленә дә тәрҗемә ителгән. Короленконың әсәрләрен татарчага тәрҗемә итү буенча зур эш күрсәтүче Бөек Ватан сугышында һәлак булган язучы К. Басыйров булды. Ул Короленконың «Макарның төше», «Елга шаяра», «Урман шаулый», «Утлар» исемле классик әсәрләрен тәрҗемә итте- Шулай ук язучы Г. Әпсәләмовның бу өлкәдә уңышлы эшләвен күрсәтергә кирәк. Ул Короленконың «Җир асты балалары» исемле әсәрен тәрҗемә итте. 
Урыны туры килгәндә әйтми булмый, Короленко иҗаты татар әдәбиятында аз тарала әле. Язучының йөз еллык юбилее уңае белән, татарчага тәрҗемә ителгән әсәрләрен Татгосиздатның кабат бастыруы, әлбәттә, яхшы эш, ләкин ул гына җитми, Короленконың «Телсез», «Сукыр музыкант» кебек атаклы әсәрләре тәрҗемәчеләрне көтеп яталар. «Телсез» повестен тәрҗемә итү бүгенге көннең актуаль сорауларына җавап бирер һәм Американын икейөзле ялган демократиясенә каршы көрәштә ярдәм итәр иде. «Сукыр музыкант» повестеның яхшы тәрҗемәсе Короленконың художество мастерлыгы турында татар укучысына тагын да киңрәк төшенчә бирер иде. Бу юбилей көннәре язучының әдәби мирасын өйрәнүдә яңа этәреш бирергә тиешләр. Бу исә язучыны иң зур хөрмәт итү булачак.