Логотип Казан Утлары
Романнан өзек

ТУГЫЗЫНЧЫ ДУЛКЫН' 



31 
Саблон, Америка журналисты Смайлс белән, «Метрополь» ресторанында утыра һәм аракы эчә иде. Ул ачулы: — Икрасы яхшы, ләкин монда эшләп булмый. Унбер көй инде мин Москвада. Руслардан кем белән сөйләшкәнем бар? Министрлык чиновнигы белән дә «Интурист»тагы кыз белән — бүлмә хакында. Шайтан белсен нәрсә бу!.. Смайлс алтын тешләрен күрсәтеп көлеп куйды. Көлгән чакта, ул карт японга охшый; ул моны белә һәм беренче танышканда ук, әлбәттә, үзенең утыз дүрт яшьтә икәнен һәм бабаларының Америкага Кент графлыгыннан килгәнлекләрен әйтә 7 8. — Мин монда ел ярым торам, — диде ул, — үземә сөйләшергә туры килгән русларны бармак белән саный алам. Мин дәрес алырга тырышып карадым, бераз русча сөйләшәм, хәер моның әһәмияте юк. Берәр кешедән, фәлән урамга ничек барырга, дип сорасаң, ул аңлатып бирә, хәтта синең белән чатка кадәр барып, өйрәтеп тә җибәрүе мөмкин, ләкин аның белән берәр җитди нәрсә турында сөйләшә башласаң, телен йота. Мин кешеләрдән Германия турында, шулай ук сугыш булырмы-юкмы. дип сорашканым бар, алар бер сүз дә дәшмиләр яки газета теле белән җавап бирәләр. Бер кеше дә сезгә кунакка килмәс, хәтта алкоголик та сезнең белән утырып эчмәс. «Тимер пәрдә», «Кытай стенасы» дип сөйләнәләр— болар барысы да киметеп әйтелгәннәр, Россия — стратосфера, Көнбатыш кешесе монда чын мәгънәсе белән буыла. Алар үзләре турында бик югартын уйлыйлар, һәрбер мәктәп баласы үзен великан дип, ә Трумэнны бөҗәк дип саный. Бәлки бу икейөзлеләнүдер. Үтеп баручыларның минем машинамны бик сокланып караганнарын мин берничә
                     7 Илья Эренбургныц үз романын «Тугызынчы дулкын» дип атаган булуы очраклы хәл түгел. Роман башыннан ахырына кадәр тынычлык өчен, яңа сугыш утына каршы көрәш темасы белән сугарылган. Бөтен дөнья халыкларының тынычлык өчен көрәше көннәи-көн көчәя, яңадаи-яңа миллионнарны үзенә тарта. Ул гаять көчле дулкын шикелле күтәрелә. Диңгез буенда яшәүчеләрнең, бигрәк тә балыкчыларның, диңгездә сәяхәт итүчеләрнең борынгы ышанулары буенча, тугызынчы дулкын иң көчле, иң һәлакәтле дулкын. Романның авторы тынычлык өчен бара торган хәрәкәтне шушы иң куркынычлы дулкынга охшата һәм шуңа күрә романга шундый исем биргән дә. 8 Кент графлыгы — Англиянең графлыкларыннан (өлкәләреннән) берсе. Монда Смайлс бабаларының Англиядән чыкканлыкларына ишарә ясала. 
29 
 
тапкыр күрдем. Алар минем «шевролст»ыма шулай карыйлар икән, минем рухи дөньямны күреп аларның нинди уңайсыз хәлдә калачакларын күз алдына китерергә мөмкин, ә мин гади америкалы гына бит... Саблон ашап утыручыларны кызыксынып карады. Күрше өстәл артында егет белән кыз утыра. Саблон аларның яратышуларын шунда ук аңлап алды. Кыз читкә караган арада егет аны сокланып күзәтә, ә соңыннан ашыгып аска карый. Кыз тартына. Аларның икесенең дә ашыйсылары килгән булса кирәк, ләкин алар мондый түбән эшкә исләре китмәгәнне күрсәтеп, теләр-теләмәс кенә диярлек ашыйлар. Саблон, аларга карап, акрын гына көлде, әйтерсең ул алар белән бер сүздә булган. — Беләсе иде, нәрсә турында сөйләшәләр икән бу гашыйклар? — дип сорады ул Смайлстаи. Смайлс тагын алтын тешләрен ялтыратып алды. — Сез мондагы гадәтләрне белмисез әле. Алар ГБ агентлары ’, безне күзәтеп утыралар. Гомумән монда сөешүчеләр юк: кешеләр «жил- площадегыз бармы», дип кенә сорыйлар, — алар бүлмәне шулай дип атыйлар, — шуннан бала үрчетә башлыйлар. Саблон ышанмыйча башын селкеп куйды: — Ә минемчә, болар сөешәләр. Мин беләм, руслар яхшы актерлар, ләкин бу кадәр оста уйнап булмый инде... Ул тагын эчте дә: — Бәлки сезнеке дә дөрестер, — дип мыгырданды. — Африкага баргач та мин башта бернәрсә дә аңламадым. Төшенергә кирәк. Ә төшенеп булмый... Мин агентлыкка монда ярты ел торырга вәгъдә иткән идем, атнадай артыкка түзә алмам дип уйлыйм... Саблон Парижда журналистлардан кача иде, минем өчен алар кызыклы кешеләр түгел: алар үз тормышлары белән яшәмиләр, тәэсирләнү, шатлану, ачулану сәләтен акрынлап югалта баралар; аларның тавышлары да тавыш түгел, яңгырау гына, ди иде ул. Монда ул Америка журналистлары арасына килеп эләкте: ул аралашучан кеше, ә башка иптәшләре булмады. Ул сүрән генә уйга калды: бәлки руслар роботлардыр 9 10, ләкин, чыннан да, Смайлс та алардан шәп түгел. Саблон тирәсендәге журналистларның тормышы күңелсез иде. Айга берничә тапкыр күңел ачулар булгалый, нинди булса да илчелектә кабул мәҗлесе үткәрелә. Журналистлар борчылалар: чакырырлармы икән безне? Кабул мәҗлесләрендә алар, дипломатлар белән, Москвада эшләргә мөмкин түгеллек турында сөйләшәләр, һәр матур хатын ГБ агенты; Португалиядә, хәтта Исландиядә булу яхшырак; язарлык бернәрсә юк — зур корал заводлары булган Тулада туктарга мөмкин булмагач, Ясная Полянага бару ахмаклык булыр иде... Дипломатлар аларның сүзләрен җүпләп торалар. Башта коктейль эчәләр, аннары — тар даирәдә — виски һәм аракы: берәүләр тизрәк Москвадан китү өчен, икенчеләре русларны җиңү өчен. Журналистлар арасында дөнья күргәннәре дә бар, алар сугыш елларында үзләренең бик яхшы яшәгәнлек- ләре турында сөйлиләр: Вышинский пресс-конференцияләр үткәрә иде, мәҗлесләрдә күп кенә совет кешеләре була иде, рус кызлары кайчакларда чит ил кешеләре белән бииләр иде. Тормышта бик күп вакыйгалар була иде; бервакытны «Ассошиэйтед пресс» хәбәрчесе, үзенең «Юнайтед»тагы коллегасы пресс-конференция турында отчетны вакытында бирә алмасын өчен, аның машинасының покрышкасын тишкән иде; министрлык бинасында берничә журналист үзләренең бер иптәшен русларга яхшы караган өчен канга батырганчы кыйнаганнар иде;
                     9 ГБ — государственная безопасностьның кыскартылганы. Дәүләт иминлеге органнары дигән сүз. 10 Роботлар — чех сүзе. Кыен эшләрне кеше акылы белән эшләнгән кебек башкара торган автомат. 
30 
 
герой заманалар иде. Ә хәзер Москва — сөрген, газетада басылганнарны гына тапшырырга туры килә, монда күтәрелү мөмкин түгел... Саблон русларның сугышка ничек хәзерләнүләре турында язарга теләвен әйткәч, журналистлар көлделәр. Томсон аңа әйтте: — Кызыл мәйдандагы парадлардан башка тагын нәрсә күрмәкче буласыз? Инде бик артык бәйләнсәгез, ихтимал, бер өч айдан балалар яслесен күрсәтерләр; ул чит ил кешеләренә күрсәтү өчен махсус оештырылган була; бинаны пычратмасыннар өчен анда балаларны сез килүдән ярты сәгать элек кенә китерәләр. Виски эчегез, каныгызны бозмагыз. Парижга кайткач, теләгәннәрегезне барысын да язарсыз, ә сезнең Москвада булуыгыз мәкаләләрегезнең дәрәҗәсен күтәрер. Саблон Франция илчелеге секретарена, әлеге Нивель 1 әйткән де Шомонга шалтыратты. Де Шомон бик шатланды, Саблонны бик яхшы завтрак белән сыйлады. Ул эстет иде; яшь чагында ул, Ыивельгә охшарга тырышып, шигырьләр язган. Америка журналистлары беләи булган беседа дан соң ул Саблонга гадәттә булмаганча акыллы һәм нәзакәтле мәҗлестәш булып күренде. Ләкин сүз руслар турында кузгалгач, де Шомон америкалылар әйткәннәрнең барысын да раслады: — Таныш булмаган кеше белән сөйләшергә тырышмагыз — шунда ук үзегезне илдән куарлар. Күтәренке рухлы корреспонденцияләр языгыз. Аларны басмаска дип мин шифр белән хәбәр итәрмен. Монда сез, миңа эшләргә агентлык комачаулый, ләкин Парижга кайткач, дөресен сөйләп бирәчәкмен, дип әйтә аласыз. Сезгә игътибар бирә башларлар, сез чит ил кешеләре белән үзләренә сөйләшергә рөхсәт ителгән бик аз гына русларны күрерсез. Аларның сөйләгәннәренә ышанмагыз, әмма игътибар белән тыңлагыз — кайчакларда алар ычкындырып ташлыйлар. — Нивель миңа, монда... ризасызлык күрсәтүче кешеләр бар, дигән иде. Де Шомон көлде: — Бәлки ул минем депешаларыма таянып әйткәндер. Мин бу турыда хәбәр иткәлим — аның рухын төшермәскә кирәк... Ишеткәнсездер инде, монда селекция белән мавыгалар. Бервакытны миңа каен җиләге исе килә торган ясмин китерделәр, Мичуринскида үстергәннәр. Белмим, кемгә кирәктер бу, ясминның үз исе тәмлерәк бит, мин сезгә әйтәм — алар селекция белән саташалар. Алар нәкъ газетада язылганча уйлаучы яңа төр кешеләр үстереп чыгарганнар. Бу режим тудырган кешеләр, билгеле, бу режимга чын күңелдән бирелгәннәр, ләкин алар үзлекләреннән уйларга күнекмәгәннәр, шуңа күрә сөйләшә белеп сөйләшсәң, кайбер нәрсәләрне әйтеп ташлаучы кешеләргә очрарга мөмкин. Әгәр сез шуны эшли алсагыз, совет ишегенә ачкыч алырсыз... Де Шомон ханым дипломатия корпусындагы дамаларның иң дәрә- җәлеләреннән берсе иде. Үзенең ире политика турында Саблон белән сөйләшкән арада ул мода журналы карап утырды, әледән-әле кунакка карап елмаеп куйды; елмаю аңа килешә иде һәм ул тик төнлә генә, крем сөртеп, иннеген бетергәч кенә, елмаюдан туктый. Саблон русларның гореф-гадәтләре турында сораша башлады. Де Шомон көлде һәм: — Москвичкалар артыннан йөрергә маташмагыз, — диде — алар аның кадерен белмиләр, ә сезне илдән куулары мөмкин... Де Шомон ханым тагын елмайды: — Саблон әфәнде рус хатыннары артыннан йөрергә теләр, дип Уйламыйм мин. Мин әйтмим, алар барысы да гарипләр дип, ләкин алар- нь1ң киенүләре коточкыч, монда модалар ун ел соңга калып килә. Аннан СОҢ мондагы хатынкызлар үз артларыннан йөрүгә күнекмәгәннәр. Алар иРләр шикелле эшлиләр. Аларга карасам, миңа уңайсыз булып китә... — . 'Нивель- Саблонны Москвага хәбәрче итеп, ләкин чынлыкта СССР турында ялг'ац мәкаләләр язу өчен җибәргән кеше.  
31 
 
Саблон көлде: — Бер Америка журналисты миңа, монда гомумән сөешмиләр, дигән иде, ә мин «Метрополь»дә ике гашыйкны күрдем... — Бәлки алар чит ил кешеләре булгандыр,—диде де Шомон ханым. — Шулай булмаса, сез уңышка очрагансыз — ак каргалар күргәнсез. Монда яшьләр хәтта мәхәббәтнең нәрсә икәнен дә белмиләр. Романнарда алар машиналар белән ничек эш итәргә кирәклекне өйрәнәләр. Кинога барыгыз — я сугыш, я төзелеш. Мин актерлар бер генә булса да үбешкән бер генә совет картинасы да күргәнем юк... Саблон тагын көлде; де Шомон ханымның иренә бик оста хыянәт итүе турында аның сыңар колак белән генә ишеткәне бар иде һәм, шунлыктан, монда аңа мәйдан юктыр, ахрысы, дип уйлады. Тагын берничә атна үтте. Саблон һаман күңелсезләнә барды. Аңа мәхәббәт маҗаралары да, газета сенсацияләре дә кирәк түгел, ул Советлар Союзының тынычлыкка куркыныч тудыруын раслый торган җанлы мисаллар табарга теләде. Еш кына ул болай уйлады: әгәр минем үземнең шикләнүләремне кире кага торган берәр нәрсә күрсәм, ялгышымны бик теләп икърар итәр идем, ләкин мине руслардан аерып торган кебек күренгән стена тиздән сугыш булачак диюче кешеләрнең әйткәннәрен барысын да раслый. Шулай да Саблон китмәскә булды: ул эшне намус белән башкарып чыгарга ярата иде. Ул үзенең Африкага, Мексикага, Испаниягә барганын хәтерләде. — һәркайда да ул танышлар тапты, төрле кешеләр белән сөйләште; үзе белән сөйләшүчене үзенә карата белгәнлектән аңа көн саен уннарча кешеләр эч серләрен сөйлиләр иде; ул нәтиҗә ясаганчыга кадәр, үзенең күргәннәре һәхм ишеткәннәре турында озак уйлый иде. Монда исә беркем дә бер сүз дә сөйләми. Ул үзенә үзе сөйләнде: шәһәр тыныч яши шикелле. Бакчаларда -- аналар һәм балалар; йөкле хатыннар күп; театрлар тулган; кызлар купшыланалар, фойеде әйләнеп йөрү аларны спектакль шикелле үк кызыксындыра булса кирәк, де Шомон ханым ни генә әйтмәсен, ләкин Сокольникида йөзләрчә сөешеп йөрүчеләрне күрергә мөмкин, алар үз-үзләреи дөньядагы барлык сөешүчеләр шикелле тоталар. Якшәмбе көн кешеләр ягымлырак, ачык йөзлерәк күренәләр; Горький урамында чәчәк саталар, анда ниндидер гуляниесыман нәрсә бара. Хәрбиләр күп түгел, күзгә ташланып тормыйлар. Кешеләр тыныч булып күренәләр, тик алар халык белән тулган троллейбуста яки магазиннарда — прилавкага үтә алмаганда гына борчылалар. Әйе, Москва Парижга караганда күп тынычрак. Ләкин бу нәрсә соң — тынычлыкка омтылумы, әллә үз көчеңә ышанумы? Де Шомон Саблонга газета кисентеләре күрсәтте; аларда сугышка өндәү юк иде, ләкин кичке газетада басылган бер мәкалә Саблонның ачуын китерде. Анда француз сынлы сәнгате турында ирония белән язылган иде. Башка газеталарда аңа бик тәкәббер булып күренгән җөмләләр бар иде. Алар яшьләрне бездән чиркана торган итеп үстерәләр, дип уйлады ул. Бөтен дөньяны басып алырга хәзерләнү менә шушы инде. Үзләренең танк дивизияләрен Горький урамы буйлап йөртмәсләр бит яки реактив самолетларны мәйданнарга чыгарып куймаслар. БОКС та 11 кабул мәҗлесендә Саблон яшь кенә бер кыз белән танышты. Тәҗрибәсез зәңгәр күзләр. Ул французча яхшы сөйли, тәрҗемәче булып эшләвен әйтте. Саблон аны сораулар белән күмде. Кыз аңа сайлауларның ничек үтүен, производствоның ничек оештырылуын, судның ничек эшләвен, сәламәтлек саклауга һәм халык мәгарифенә дәүләтнең күпме акча тотуын аңлатып бирде. Ул үзенең һәрбер аңлатуын «Капиталистик илләрдән аермалы буларак» дигән сүзләр белән баш-  
                     11 ВОКС — Всесоюзное общество культурной связи с заграницей — Чит илләр белән культура элемтәсе Бөтенсоюз җәмгыяте. 
32 
 
лады һәм «Билгеле, Франциядә мондый нәрсә юк» дигән сүзләр белән тәмамлады. Саблон игътибар белән тыңлады һәм кыз ышанучан французны ышандырдым, дип уйлады. Ул сөйләп бетергәннән соң Саблон сорады: — Ә менә сездә нинди булса да йомшак яклар бармы? Мәсәлән, суд ял гышл а р ы бул ы р га м өм ки н м е? — Сез бездә сыйнфый суд юклыкны онытасыз. — Ә менә, завод директорының ахмак яки, аннан да начаррагы, карак булып чыгуы мөмкинме? — Нигә сезнең башыгызга шундый сораулар килә? Директор итеп иң талантлы, иң намуслы кешеләрне билгелиләр. Саблон көлде: — ;5цладым- Хәтта сүзегезне дәвам иттерә дә алам... Сездә корылык булмый торгандыр, чөнки сез хуҗалыкны план белән алып барасыз. Сездә семья драмалары да юк дип уйларга кирәк; аңлы гражданин һәрвакыт үзенә яраклы хатын сайлап ала, ә гражданка кимчелексез ирне сайлый. Ә ракны сез әлбәттә бетергәнсез инде, чөнки ул капиталистик җимереклеккә бәйләнгән. Ул инде китәргә дә җыенды. Ул Көнчыгыштан килә торган куркыныч турында тизрәк язарга тели иде. Шулай да тагын бер ай Москвада үткәрергә, күбрәк дәлилләр җыярга булды. Ул матбугат бүлеге сотруднигына мәктәпләрне, клубларны, больницаларны карарга теләвен әйтте. — Билгеле, әгәр бу хәрби сер булмаса, — дип өстәп куйды ул, көлеп. Ул мәктәпләрдә, эшчеләр клубларында булды; бер кичне көтепха- нәдә үткәрде; француз теле укытучысы — яшь кенә хатын белән танышты; француз сүзләрен бик үк дөрес әйтмәвеннән кызарып китүче бу хатын үзенең гадилеге белән Саблониың игътибарын тартты; аннан соң аның күргәннәре дә аңа-ошап китте: мәктәптә балалар бик тырышып укыйлар, ә тәнәфес вакытларында шаяралар; клубта лекция булды, аннары яшьләр биеделәр, бу биюләр аны көлдерде; мГЗнем әнием дә шулай биегәндер инде, ләкин күңелле булгандыр, дип уйлады ул. Ул көтепха- нәгә килүчеләрнең нинди китаплар алуларын карап торды: алар совет авторларын укыйлар, ләкин иске язучыларның да әсәрләрен күп сорыйлар; Саблон аларны белә: Толстой, Тургенев, Чехов; бер яшүсмер «Сөрелгәннәр»не 12 сорап алды, бер кыз Мопассан томын алып китте. Шулай да Саблон үзендә ышанмаучылык тудырган күренешләрне барысын да язып алды: «Ни өчен аларда малайлар кызлардан аерым укыйлар? Педагогларның җаваплары буталчык: бәлки бу сугышка хәзерләнүгә бәйләнгәндер? Лектор гади америкалының тынычлыкка омтылуы турында сөйләгәндә ул кадәр кул чапмаганнар иде, ә менә Кытайдагы җиңүләр турында сөйләгәндә күбрәк кул чаптылар. Укытучы политграмота дәресләре турында сөйләде, мораль мобилизация шушыдыр инде. Мин аңа нацизм турында әйткәч, ул миңа, бу инде иске нәрсә, хәзер нацистлар урынын америкалылар алды, дип җавап бирде. Көтеп- ханә стенасында мин Париж «зонасы» фотографияләрен күрдем, анда «Франциядә хезмәт ияләре менә шулай яшиләр» дип язылган иде,— мондый пропаганданың нәрсәгә алып баруы ачык». Саблон тагын бер больницага керде: аңа өлкән врачның депутат икәнен, яшь кеше түгеллеген, билгеле, коммунист икәнлеген, инглизчә белүен әйткәннәр иде. Ул врачны ошатты; акыллы кеше, бөтенесен тулы аңлатып бирә. Чал чәчле, арыган кыяфәтле, күз төпләре шешенгән; алтмыш яшьтән дә ким булмаса кирәк, ләкин күзләре җанлы, үзен тотуы да яшьләрчә. Аның белән больница турында гына сөйләшмәскә иде. Вакытым юк, дип әйтер инде, риза булса да теге тәрҗемәче шикелле генә җавап бирер... Шулай да Саблон сынап карарга булды:
                     12 «Сөрелгәннәр»— Виктор Погоның мәгълүм романы («Отверженные»). 


 
— Сезнең берничә буш минутыгыз табылмасмы? Мин сезнең белән врач дип түгел, хәтта депутат дип тә түгел, просто кеше дип сөйләшергә телим. Врач сәгатенә карап алды: — Яхшы. Бер сәгать вакыт табармын. Әйтегез әйтәсе сүзләрегезне. — Әйтегез әле, доктор, сезнең илегездә суд ялгышлыклары булырга мөмкинме? — Нәрсә, сезнеңчә без аллалармыни? Халык суды төшенеп бетмәү фактлары булгалый, шуннан — кассация, ә өлкә суды хөкем карарын раслый. 1<ыш көне мин, депутат буларак, бер эшне сүтәргә тырышып карадым. Чынлыкта гаебе булмаган бер кешене хөкем иттеләр, бөтен дәлилләр аңа каршы булды, ә мин беләм — бик намуслы кеше, просто мәгънәсез хәлгә килеп эләккән. РСФСР Верховный судына мөрәҗәгать иттем. Беләсезме, тагын хөкем карарын расладылар, эшне яңадан карау өчен сәбәпләр юк, точка. Мин тынычландым. Менә сез әле генә әйттегез, минем белән депутат дип түгел, кеше дип карап сөйләшергә телим, дидегез. Мин аңламыйм, нигә сез болай аерасыздыр. Билгеле, бик яхшы кеше булырга, ә шулай да депутат булып сайланмый калырга мөмкин, бусы аңлашыла аның, ләкин син инде депутат икәнсең, кеше дә булырга тиешсең. Менә шул. Мин Союз Прокуратурасына киттем, бөтенесен сөйләп бирдем. Өченче көн хат алдым; эшне яңадан караганнар, әлеге кеше инде өендә утыра, мине кунакка чакыра... Бездә суд туры, ә ялгышу ул — кеше эше. Сез нәрсә, берәр кешене якларга телисезме? — Юк, юк! Мин монда беркемне дә белмим бит. Кешеләрне күрергә килдем, ә чынлыкта «Метрополь»дә Америка журналистларын гына күрәм. — Әйе, ул компанияне бик үк хөрмәтле компания дип әйтеп булмый. Сугыш вакытында мин аларның берсен күргән идем. Сәгать саен операция, хәл бик авыр — немецлар инде Москва янында дип әйтергә мөмкин. Ә ул сенсация эзләп килгән... Я, хуш, миңа сезнең нинди йомышыгыз бар соң? — йомышым юк. Рөхсәт итсәгез, мин сезгә тагын ике яки өч сорау бирер идем. Мин беләм, сез коммунист, димәк, сезгә үзегезнең строегыз безнекеннән күбрәк ошый. Хәер, мин үз строебызны һич тә якламыйм... Әйтегез әле, сездә яраксыз булган, менә, әйтик, җитәрлек тәҗрибәсе булмаган, эшне алып бара белми торган завод директоры булырга мөмкинме? — Гафу итегез, сез ничә яшьтә? — Кырык дүрттә. — Менә, күрәсезме, бала түгел, ә бөтенләй балаларча сорау бирәсез. Без нәрсә, сезнеңчә, — кешеләрме, әллә фәрештәләрме? Мин сезгә туп- туры әйтәм: без монда яңа җәмгыять төзибез, кабахәт күренешләрдән котылырга тырышабыз. Без күп нәрсәләр эшләдек инде; намуслы кеше булсагыз, күргәнсездер... Ә күп нәрсәләрне эшлисе бар әле. йортны түбәсеннән сала башламыйлар. Властьны алмаштыру — иң әһәмиятле, ләкин иң тиз эш. Экономиканы үзгәртү — озаграк — монда минутлар белән түгел, еллар белән саныйлар. Ә иң озагы — аңны үзгәртү. Сез, бездә наданнар бармы, дип сорыйсыз. Бар. Жуликлар да очрый. Безнең газеталарны укып карагыз — әле берәр идиотка китереп сугалар, әле алдакчыны фаш итәләр. Беләсезме, без карыйбыз: әгәр дурак тиешсез урынга утырган булса, димәк, без күрми калганбыз, аны аннан алырга кирәк, бәрәңге казысын, файдалырак эш, артык баш вату да кирәк түгел Җаваплы урынга жулик үтеп керә аламы? Билгеле керә ала — шунын өчен ул жулик та. Ә менә мин бер газетада укыдым, — әгәр ялгышсам төзәтерсез, — сездә чеклар белән ясалган иң пычрак бер эш фаш ителгән— ә жуликлар һаман парламентта утыралар. Шулай булганмы, юкмы? з. .с, Ә.“ № 7. 33 

34 
 
— Гомумән шулай... — Менә күрәсезме? Билгеле, бездә жулик, әгәр ул башлы булса, яшеренә ала, аны тиз генә фаш итә алмыйлар, ләкин ул кайчан булса да эләгә. Ә бездә андыйларпы башларыннан сыйпамыйлар... Врач үзенең бераз тупаслыгы һәм шуның артына яшерелгән кик күңеллелеге, эчкерсез җаваплары, сөйләмнең җанлы тоны белән Саблон- га ошаганнан-ошый барды. — Тагын бер нәрсә... Мин сезгә бер тәрҗемәче кызга биргән сорауларымны кабатладым. Ләкин ул миңа бөтенләй башкача җавап бирде: бернинди суд ялгышлары да, бернинди жуликлар да. Ал да гөл. Каян килгән бу, мин ачыктан-ачык әйтәм, — мактанчыклык? — Ул кешеләрне төшенеп бетми торгандыр. Киләсе елны миңа алтмыш яшь тула; әлбәттә шатланырлык бернәрсә дә юк, ләкин кайбер тәҗрибәм бар. Миңа алдан әйтеп куйдылар: ниндидер бер әшәке агентлыктан француз журналисты киләчәк, диләр. Саблон — нәрсәдер минем исемә төште, сорыйм: балаларны газаплаучылар турында китап язган кеше түгелме, дим. Әйе, шул, диләр. Билгеле, ул вакыттан бирле ун ел үтте инде. Кешеләр үзгәрәләр... Мин сезне бик ягымлы каршы алмадым— шайтан белсен, дөньяда ниләр булмас, кемнән килгәндер әле ул, дип уйладым. Яртылаш Франция, яртылаш Америка агентлыгы, диләр; әлбәттә инде, йөз проценты белән дошман агентлык. Ә менә сез миңа ошадыгыз, минемчә сез намуслы кеше. Шуңа күрә мин сезнең белән кеше белән сөйләшкән шикелле сөйләштем дә. Әгәр тагын теге америкалы килгән булса, мин аңа әлеге тәрҗемәче кыз шикелле җавап кайтарган булыр идем. Андыйлар белән кешечә сөйләшеп буламыни? Кыз сезнең кемнәрдән килгәнегезне белгән, каян аерып бетерсен ул кешеләрне, үз гомерендә кеше ярым кеше генә күргәндер, шуңа күрә формаль җавап биргән дә. Мин аны гаепләмим. Инде берәр кешене гаепләргә кирәк икән, сезне гаепләргә туры килә: ни өчен сез шундый агентлыклар белән буталып йөрисез? Саблон җавап кайтармады; бераз дәшми торды. — Ярар,—диде ул аннары, — ул кызны калдырып торыйк. Мин монда ике ай инде, берничә тапкыр сөйләшергә тырышып карадым... Кешеләр әллә телне аңламыйлар, әллә сөйләшергә теләмиләр. — Бик табигый. Тел мәсьәләсе әле ансы зур бәла түгел... Телләрне җитәрлек белмиләр белүен, анысы дөрес. Мин кайчандыр гимназиядә французча өйрәнгән идем, укый беләм, сөйләргә дисәң — бармый. Инглиз телен мин соңга табарак өйрәндем, күрәсез, ул да йомшаграк, практика юк, фәнни әдәбиятны гына карап барам. Кызым французча өйрәнде, карап торуга сөйләшә алыр шикелле иде, ләкин сугыштан соң хатын- кызлар делегациясе килгәч, ул бер француз хатынын очраткан иде, тартына, «булмый», ди... Үткән җәйне мин авылда булдым, Москвадан ике йөз километр, анда унъеллык мәктәп бар, французча өйрәтәләр, балалар тартынып тормыйлар, мин алардан сораштым, нәрсәдер шунда французча такылдадылар... Сезгә дә тырышып карарга кирәк иде, бездә әдәбият бай, аннары әйтергә мөмкин, дәүләт тә яңа, өйрәнерлек нәрсәләр бар... Ә менә мин, Франция авылларында рус телен укыта торган мәктәп бардыр, дип уйламыйм... Болар ул кадәр әһәмиятле түгел. Мин сезгә ни өчен безнең кешеләребезнең сезнең белән теләп сөйләшмәүләрен аңлатып бирергә телим. Тик менә вакытым аз. Хәзер, шалтыратыйм әле, — бәлки утырышлары соңрак башланыр. Бу безнең бер кимчелегебез: кайчакларда икегә дип әйтәләр дә, өчкә киләләр... Ул телефоннан шалтыратты, ачу белән нәрсәдер мыгырданды, соңыннан Саблонга борылды: — Ярый әле сорадым, өчтән алда башланмый икән, үзләре икедә дип яздылар... Димәк, вакыт бар. Сез әйтәсез, руслар сезне ышанычсыз каршы алдылар, дисез. Бик табигый. Моның ничек килеп чыкканын
з* 35 
 
уйлап карагыз. Без коточкыч сугыш күрдек, искә төшергәндә дә йөрәк чемердәп китә... Саблон аны бүлдерде: — Мин каршылык күрсәтүдә катнаштым. Без яшерен газета чыгардык. Гестапочылар мине кулга алдылар, миннән «Сталинград нуры» дигән мәкалә таптылар... Мин елдан артык Освинцемда утырдым, мине сезнекеләр коткарды... — Менә, күрәсезме, димәк, сез Америка ялчысы түгел, кайбер нәрсәләрне аңлый аласыз. Сезне руслар азат иткән чакта, беркем дә сезгә ышанмыйча карамагандыр, кочаклаганнардыр, аракы белән сыйлаганнардыр,— шулаймы, түгелме? Мин Освинцемда булмадым, без Познань- нан Бреславльгә киттек, ләкин мин лагерьларны күрдем... Французларны коткардык, башкаларны да, — бервакыт өч йөзләп англичаины азат иттек... Ул чагында бездән беркем дә курыкмады... Эльбада без америкалылар белән очраштык, безнекеләр аларны «яхшы егетләр!» диделәр, биеделәр, җырлар җырладылар. Минем кызым Наташа тугызынчы майда Кызыл мәйданда ике Америка очучысын һавага чөйгәнлекләре турында сөйләде. Бездә халык кинәле түгел: ачуланса да тиз кайта. Аларның икенче фронтны вакытында аямауларыннан, алдатуларыннан безнекеләр никадәр һәлак булдылар бит! Я, ярар, җиңү икән җиңү инде, нәрсә искене искә төшереп торырга һәм башкалар, — кыскасы, ул чагында бернинди дә ачу юк иде. Тугызынчы майда барысы да куандылар, ә унында иртә белән уянгач, күрделәр — зур-зур шәһәрләр җимерелгән, сугыш барган арада кешеләр хәерчеләнгәннәр, беләсезме, мин Белоруссия буйлап үттем, берәр өйгә барып керсәң — чашка юк, суны консерв банкаларыннан эчәләр. Никадәр кеше югалтканыбызны мин әйтеп тә тормыйм инде!.. Авыр булды, ләкин кешеләр аңладылар: маңгай тире белән ябыштырырга туры киләчәк, ялгыз сугыштык, ялгыз төзәтербез дә. Кырык алтынчы елны корылык китереп бәрде. Кыскасы, бәхетсезлекләр муеннан иде. Ләкин, беләсезме, безнең халык түземле халык. Әлбәттә, сугыштан соң кешеләр ял итәргә теләделәр. Мин врач, беләм — авырый башладылар — сугыш барганда әле авырмадылар, үзләрен нык тоттылар, ә хәзер гипертония дә, гомуми хәлсезлек тә, нерв системасы да... Ләкин күрделәр: ял итәргә вакыт түгел. Могҗизалар күрсәттеләр, билләһи! Сез менә элек җимерелгән шәһәрләрнең берәрсен карап карагыз, Сталинград ерак булса, Миискинымы шунда. Анда минем киявем эшли. Аның белән сөйләшергә мөмкин, кызык кеше, французча да белә... Торгыздык. Менә бервакытны, — бу кырык алтынчы елны булды, мин әле Германиядән кайтып кына төшкән идем, — радио янында утырам, әйләндергәлим — музыка тыңлыйсым килгән иде, ни ишетим — кемдер инглизчә такылдый. Мин тыңлый башладым. Америка матбугатына күзәтү тапшыралар Әйтерсең, кичә генә булган хәл, әле дә исемдә калган: бер кабахәте шунда безнең өскә хәзер үк атом бомбасы ташларга тәкъдим итә. «Алар аякка басып өлгергәнче», ди. Нәкъ үз сүзләре... Халыкның ачуы чыкты. Кешеләр әйтәләр: «Безнең якын кешеләребез үлде, шәһәрләребез янды, ә алар диңгез артында утырып калдылар, хәзер безгә һөҗүм итәргә телиләр»... Ә сез гаҗәпләнәсез: нигә ышанмыйлар, дисез. Каян килгән бу ышанмаучылык, дисез. Менә шуннан — туп-туры йөрәктән. Бәлки сез әйтерсез: «Мин француз, минем катнашым юк», диярсез. Сездә катнашы булганнар бик күп. Французларның төрлесе бар, моны безнекеләр генә белә. Сезнең шахтерларыгыз забастовка башлагач, уборщица Паша минем янга килде, ун сум акча китергән, миннән шул акчаны Франциягә җибәрүне үтенде. Ә сез аңлыйсызмы, аның өчен ун сум нәрсә ул? Ул үзе өч йөз сиксән сум ала. Сезнең кем икәнегезне белмиләр, шуңа күрә сездән сакланалар. Мин үзем дә белмим: яхшы тәэсир калдырасыз, кайчандыр яхшы китап та яздыгыз, ә агентлык турында һаман да миңа аңлатып бирә алмадыгыз...  
36 
 
Саблон тагын җавап бирмәде: ул үз уйларына чумган иде: врачмын җавапларына сокланды ул һәм шул ук вакытта аның эчендә протест кайнады — ул үзенең иске дәлилләренә ябышмакчы булды. — Ләкин ни өчен сез шундый көчле армия тотасыз? — Сез нәрсә телисез, америкалылар хәрби базалар төзесеннәр, көн саен бомба белән янасыннар, ә без үзебезне ничек саклау турында уйлап та карамыйкмы? Сез — журналист, димәк, газеталар укыйсыз, хәзер әйтеп карагыз, кем тәкъдим итте коралларны гомуми кыскартуны? — Бу, сез сугышка хәзерләнмисез, дигән сүз түгел. Сез беләсезме, без сездән ни өчен куркабыз? Чөнки сез үз идеяләрегезиең дөреслегенә тиешеннән артык ышангансыз. — Бер дә бәйләнми, хәтта — ахмаклык. Әлбәттә, без үз строебызның гаделрәк, акыллырак икәненә ышанабыз. Без, әйтергә мөмкин, прогресска ышанабыз. Без болай исәплибез: әгәр тоташ-тоташ илләрне җимер- мәсәләр, яшьләрне кырып бетермәсәләр, башка халыклар безнең идеяләргә килеп җитәчәкләр. Безгә сугыш кирәкми. Ә менә америкалылар үз тәртипләренең ныклыгына бик нык шик тоталар, Көнбатыш эшчеләре дә бездән үрнәк алмасыннар өчен безне бөлдерергә телиләр. Декартны13 яратасызмы? Яратсагыз логиканы онытмагыз. Форрестол сезгә тәэсир иттеме? Миңа бик зур тәэсир ясады. Билгеле, акылдан язганнар һәр- кайда да бар, ләкин хәрби министрның туп-туры үз постыннан җүләрләр клиникасына китеп баруы, — бусы инде, беләсезме, яхшыга түгел... Врач сәгатенә карап алды: — Хәзер вакыт җитте... Тагын сөйләшергә теләсәгез, рәхим итегез. Тик алдан шалтыратыгыз, бүген генә сез бик уңышлы туры килдегез — минем көнем бик тыгыз, көпчәктәге тиен шикелле әйләнәм дә торам. Доктор Крыловны сорарсыз. Исемем Дмитрий Алексеевич. Французлар аталары исемен әйтмиләр, шуңа күрә сезгә истә тоту җиңел булмас, хәер, сездә Дмитрий дә юк, ә бездә һәр авылның әлбәттә үз Митясы табыла. Я, сәламәтлек телим! Ә агентлык турында һаман да сез миңа җавап бирмәдегез... Саблон больницадан бик уңайсызланып чыгып китте. Бөтен нәрсәгә карата аңарда беренче тапкыр шик туды. Чыннан да, бу доктор хаклы булса? Ул бу фикерне кумакчы булды: ул аның җан тынычлыгын боза иде. Ул докторның берничә тапкыр «Трансок»14 турында сораганын исенә төшерде. Мин аңа нәрсә дип җавап бирә ала идем? Ихтимал — пычрак эштер. Нивель — акыллы кеше, ләкин аның җаны бормалы-бор- малы, аңа таяну кыен. Хәер, газеталарның барысыннан да начар ис килә, иснәмәү яхшырак... Әлбәттә, доктор әйткән сүзләр турында уйлап карарга кирәк, ләкин мәхәббәтле бер коммунистны очрату белән минем бөтен фикеремне үзгәртү көлке булыр иде... Мин малай түгел, мине алай тиз генә ышандыра алмаслар... Ул илчелеккә китте — де Шомон янына газеталар алырга керәсен әйткән иде. Де Шомон ирония белән сорады: — Теге көнне сез, мәктәптә булдым, дигән идегез. Бүген яследә булгансыздыр инде. Атлантика пакты турында имчәк балалары нәрсә сөйлиләр? Саблон көлмәде: — Бүген мин ике сәгать буена бер совет врачы белән сөйләштем. Акыллы кеше, кояшта да таплар барлыкны икърар итә. Шулай да нигездә, билгеле, какшамаслык — коммунист. — Ул берәр нәрсәне тәнкыйть иттеме?   Юк, ул монда, мәсәлән, суд ялгышлары булырга мөмкинлекне яшермәде.
                     13 Декарт — Рене Декарт — Франциянең мәгълүм философы. 14 «Трансок»—демократия илләрендә, шул исәптән СССРда пропаганда алып бару, шпионлык мәгълүматлары җыю өчен Америкада төзелгән оешма. 
37 
 
Де Шомон колакларын торгызды: — Бу табыш бит. Фамилиясе ничек аның? Саблон кашларын җыерды: — Белмим, сорамадым. Без аның белән очраклы төстә генә «Метрополь» кафесында таныштык. Ул кинәт урыныннан торды. — Рөхсәт итегез, мин газеталарны алыр идем дә китәр идем — бүген район театрына барырга җыенам, анда ниндидер үзешчәнлек. Де Шомон ханымга миннән сәлам әйтегез. 
32 Саблопга «минем көнем бик тыгыз», дип әйткән чакта, Дмитрий Алексеевич ашарга барырга җыенуы турында уйламаган иде, утырыштан клиникага кайтырга туры киләчәк бит, ә сигездә доклад, шуның өстенә «Центросоюз»га кереп чыгарга кирәк. Ул сәгатенә карады: шулай итеп, көндезге аш югалды, буфетта гына ашармын инде, анда тиз бирәләр... Ул кайнар чәйне кызык кына итеп өрә-өрә эчте, бик тәмләп бутерброд ашады. Пешерелгән казылыкны тупас азык диләр, ә минемчә искиткеч тәмле... «Леля, сезнең казлыгыгыз искиткеч!» диде ул буфетчыга, — агарынган, арыган хатын елмаеп куйды. Дмитрий Алексеевич уйга калды: ике сәгатьне французга әрәм иттем. Каян беләсең, нинди кешедер ул? Бәлки җибәргәннәрдер, ә бәлки намуслы кешедер, әйтү кыен. Күзләре намуслы күренә, ә үзе өйрәтеп куйган шикелле сөйли, кәефе киткәнлеге сизелеп тора. Ярый әле мин аңа барын да сөйләп бирдем, бераз уйлансын, шайтан белсен, алар нәрсә турында уйлый торганнардыр, мин каян белим?.. Намуслы кеше булса, тора-бара аңлар, ә бул- маса — саташа бирсен, аңа кадәр кемнәр саташмаган, курыкмыйбыз, сүтелмибез әле... Ә менә икенче стаканны, Дмитрий Алексеевич, эчә алмыйсың инде, утырышка барырга вакыт! Ул шыгрым тулган автобуска көчкә генә керде, юл уртасында аякларын ике якка аерып басып торган егеткә елмайды: «Мин сезне кыстым бугай». Егет каушап калды: «Юк, юк!» диде ул һәм бер читкә- рәк тайпылды, хәтта авыр сулап та куйды. Маяковский мәйданында автобус озак торды. Крылов сәгатенә карады: өлгерәм, автобустан төшкәч, өч минутта барып җитәм... Ә шулай да шәп бит, ә никадәр машина! Үткән елны мондый тыгызлык юк иде, бер ел эчендә чыккан машиналар. Ярты сәгатьтән инде ул профессор Вайсблатт лекциясен тыңлый иде. Профессор авыртуны басуның яңа методлары турында сөйләде. Крылов янына ябык һәм зәһәр телле доктор Борщевский утырган; аның йөзендә тирән ышанмаучылык: ул карандашы белән өстәлгә кага һәм авыз эченнән генә сөйләнә: «Тикшерәсе бар... Җентекләп тикшерергә кирәк»... Ә Крылов дәфтәренә нәрсәдер яза һәм, сокланып елмая: карагыз, нәрсә уйлап тапканнар!.. Ул үз практикасында сакланып эш итүчән: «Ярый, яхшы, мин аның борынын төзәтермен, ә ул шуның аркасында бәлки тазга әйләнер. Әллә үземдә сынап карыйммы икән?» Шулай да яңа алымнар яки яңа препаратлар турындагы хәбәрләр аны шатландыралар: кешенең нәрсә булса да уйлап табуы күңелле... Докладны тыңлап бетергәннән соң ул доктор Борщевскийга әйтте: — Сез дөрес әйтәсез — башта тикшерергә кирәк, ләкин идеясе, әйтергә кирәк, бик әйбәт... Ул таушалган куен дәфтәрен кесәсенә тыкты һәм «Центросоюз»га китте. Аиы управление мөдире Орловский каршы алды. Крылов керә- керешкә үк кызып китте: — «Путь Ильича» колхозы өчен машина бирү турында килдем мин, февраль аенда ук язган идем.  
38 
 
Орловский, тыңлап торганнан соң, җавап бирде: — Без өлкәгә ике йөз кырык машина билгеләдек, артык бирә алмыйбыз... — Сез мине Облисполкома бармаган дип уйлыйсызмыни? Иң элек шунда бардым. Сез бу машиналарны чират тәртибендә билгеләгәнчегә кадәр үк инде аларны бүлеп куйганнар. Менә нинди хәлләр, ә колхоз бик шәп, мин анда булдым, беләм. Машина бирсәң, алар үзләрен күрсәтәчәкләр. Ә машинасыз — коры сөйләнү генә... Чәчү борын төбендә генә, бер машина бирергә туры килер... Ул тагын ун минутлар сөйләде; аның тавышы һаман көчәя барды. Орловский аның кызарган йөзенә, кара, үткен күзләренә, күз асларындагы зәңгәрсу шешләргә карады һәм кинәт аның машина алмыйча китмәячәген аңлады... Орловскийның өләшү өчен билгеләнмәгән, үзенең уенча кара көнгә калдырылган егерме ике машинасы бар иде. Ул Крыловның ниндидер звено җитәкчесенең талантлары турындагы сүзләрен бүлдерде: — Ярар, бирербез. Крылов шатланып чыгып китте. Әй, шатланырлар инде, диде ул үз-үзенә. Фамилиясен язып куярга кирәк, игътибарлы кеше икән, башка вакытта туптуры аңа барырмын... Тукта әле, ничек соң аның фамилиясе? Крылов, гадәтенчә, бер фамилияне дә хәтерли алмый иде. Ул куен дәфтәренә «Ястребцов» дип язып куйды һәм шунда ук шикләнде: бутадым, ахрысы... Ул «Центросоюз»да кимендә бер сәгать үтәр дип уйлаган иде, бөтен зшне егерме минутта бетерде. Искиткеч көн — һаман уңыш. Җырчы турында да сөйләшеп чыгарга өлгерермен, ахры... Крыловның консерватория профессоры Звягинцевны берничә тапкыр күргәне бар иде, шунлыктан артыгын сөйләп тормастаи, сүзне кызу тотты: — Мин сезгә бер кыз турында сөйләшергә килдем! Искиткеч сопрано, белгечләр тыңлап карадылар, сокландылар. Кызы әрәм. Анасы үлгән, атасы икенче группа инвалид, бик яхшы кеше, герой, ләкин контузиядән соң бирешкән... Ул Машеньканы — кызның исеме Alania, — тоткан да сәүдә институтына биргән. Тавыш бик сирәк була торган тавыш, әмма башы бик үк эшләп бетерми, исәпкә начар — «Әтием кушты» — һәм башкалар, кыскасы, кайда алсалар, шунда кергән инде. Шайтан белсен, нәрсә килеп чыккан: сандугач — ә кая илтеп тыкканнар! Прилавка артына... — Сезнең туганыгызмы? — Юк, нишләп булсын... Профессор Звягинцев елмайды: — Гафу итегез, мин уйламаган да идем, сез депутат буларак... — Ул минем сайлаучым түгел. Просто, атасы акылга утырган, миннән аны ничек булса да сезгә күчерүне үтенә, — кызның эче поша башлаган. Мин аның атасы белән бергә сугышта булдым, бергә чолганыштан чыктык, ул чагында ук инде карап торуга бик йомшак кеше иде, ләкин, беләсезме, үзен күрсәтте бит — үтеп чыктык, кырык беренче елны, иц әшәке вакытта. Капитан... Фамилиясен исемә төшерә алмыйм. Зубарин, бугай... Хәзер, карыйм әле. Крылов ашыгып куен дәфтәрен актара башлады. — Зуйкин. Билгеле инде, Зуйкин. Мария Михайловна Зуйкина, утызынчы елны туган... Больницада Крылов авыруларын карап чыкты; бөтенесе тәртиптә иде. «Мамикоиьянның температурасы төшми, шәп түгел, болай ярамын, иртәгә тикшерергә кирәк»,—диде ул доктор Семушкиига. Студентка Зайцеваны шатландырды:  
39 
 
— Иртәгә чыгарырбыз. Әйттем бит, операция җиңел дип, хәзер сезнең бөтен ангиналарыгыз бетәр инде. Кайсы факультетта? — Филологиядә. Диплом эше хәзерлим. — Нәрсә турында? — Ромэн Роллан иҗаты. — Яхшы сайлагансыз. Дөресен әйткәндә, мин «Җан-Кристоф»ны җиңеп чыга алмадым, ә менә «Кола Брюньон»ны өч тапкыр укыдым, синең алдыңда кәгазь түгел, ә кешеләр торган шикелле күренде. Шулай түгелме? Докладка Крылов вакытында килеп җитте; ул арткы рәткә килеп утырды һәм, уң колагын кафедрага якынрак итәргә теләгәисыман, башын чак кына сулга кыйшайтты. Докладны күптән инде урманнар утырту проблемасы өстендә эшләүче биолог Шебаршин ясарга тиеш иде. Крылов аның турында Наташадан ишеткәне бар: Наташа яшь имән үсентеләренә микоризаның 15 тәэсире турында диплом эше язган чакта, Шебаршин аңа булышкан булган. Наташа атасына болай дип сөйләгән иде: «Ул бик яхшы теоретик, аның китабы биологиядә күп нәрсәләрне әйләндереп ташлады, ә менә син күрсәң иде аның траншеяда имән чикләвекләре белән маташканын! Ул очканда да югары оча, җирдә дә нык басып тора. Мин уңышка ирешә алсам, әлбәттә, аның аркасында ирешкән булырмын». Күрше рәттә профессор Пашков утыра. Ул Крылов белән күңелле генә исәнләште: — Дмитрий Алексеевич, сез дә мондамыни? Мин сезне көздән бирле күргәнем юк бит... Сезгә ике яклап кызыклы булыр инде — миңа Наташаның урман үстерү станциясендә эшләвен әйткәннәр иде, хәер, минемчә сез үзегез дә бу турыда сөйләдегез шикелле. — Сентябрьдә китте. Күптән түгел хат алдым. Язарга вакыты юк, эш бик күп, ди. Сизеп торам инде: минем Наташа мавыгып киткән... Билгеле инде, зур эш башлана, әйтергә кирәк, табигатькә каршы көрәшкә керәбез. Наташа үз станцияләрендәге бер картның: «Тиздән без эссе җилләрне кулга эләктерербез», дип әйткәнен яза... Дмитрий Алексеевич бик кызыксынып тыңлады: аны профессор Яблоковныц тиз үсә торган усак сорты үстереп чыгарганлыгы турындагы сүзләре дә, имәнне оялап чәчү дә, коры саннар да дулкынландырды: беренче айларда туксан биш мең гектардан артык утыртылган... Дмитрий Алексеевич зәһәр җилле сары далаларның җанлануларын, яшәрүләрен, сафлануларын, дулкынлануларын күз алдына китерде. Теге француз бездән куркуларын әйткән иде: хәрби союзлар төзиләр, Фон- тенблога Монтгомерины китереп утыртканнар. Чыннан да без һөҗүм башладык, ләкин аларга каршы түгел, корылыкка каршы... Доклад беткәч, Крылов кием элгече янында кинәт профессор Михеевны күрде. Икесе дә көлештеләр. Моннан кырык ике ел элек алар бергәләшеп Москвадагы беренче гимназиянең зур актовый залында басып торганнар иде... Алар бик сирәк очраштылар, ләкин очрашкан саен шатландылар. Гимназиядәге елларны, шаяруларны, укытучыларны, яшьтәшләрен искә алдылар: иске гадәт буенча алар бер-берсеиә «син» дип, ләкин «Дмитрий Алексеевич» һәм «Иван Васильевич» дип эндәшәләр. Алар бергә чыктылар. Көн җылына төшкән, һавада апрельнең беренче сулышы сизелә, бу сулыштан агач бөреләре бүртә башлый, кошлар төньякка ашыгалар, ә кызлар, тынычсызланып, күрше квартирадан килгән пианино тавышын, җил, яңгыр тавышларын, караңгы баскычтагы аяк тавышларын тыңлыйлар.  
                     15 Микориза — үсемлекләрдә була торган һәм тамыр аша туклыклы матдәләр суыруга булышлык итә торган гөмбә җепләре. 
40 
 
— Миңа кереп чыгар идең, Дмитрий Алексеевич, ничек торганны карарсың, берәр сәгать утырырбыз. Кырык алтынчы елдан бирле күргәнем юк бит... Крылов берсүзсез риза булды. Михеев Пушкин мәйданыннан ерак түгел генә яңа йортта тора икән. Лифт эшләми, «Ремонтка туктады» дип язып куйганнар. Михеев көлеп куйды: — Гафу ит, мин сиңа алдап әйтеп куймадым. Ул еш кына ремонтта була, ә саннар игътибарга алынмый. Крылов гаҗәпләнде: — Нинди саннар? — Бик гади — алтмыш икенче яшькә киттем, ә сигезенче катта торам. Ул акрын гына менде, площадка саен озак туктап торды. Крыловка да менү җиңел булмады, ләкин ул сиздермәскә тырышты. ДАихеев җитди кыяфәт белән әйтте: — Ашыкма, Дмитрий Алексеевич, без спортчылар түгел, мин ишетәм бит, паровоз шикелле сулыйсың... Крыловның Михеевка беренче килүе иде. Ул кечкенә квартираны кызыксынып карады. Бер бүлмәдә китаплар, кулъязмалар, газеталар өелгән язу өстәле, Михеев йоклый торган диван һәм улының — беренче курс студентының тар гына кровате тора. Икенче бүлмә Михеевнын хатыныныкы, анда аш өстәле һәм буфет куелган, бөтенесе җыештырылган, тәрәзәләрдә гөлләр, буфет өстендә вазалар. — Хатын партия җыелышында, ә ААиша кинога китте. Әйтәләр бит, тыгыз булса да, күңелең иркен булсын диләр. — Синдә бик яхшы, Иван Васильевич. Җыйнак... Минем бер артык бүлмәм бар иде, анда Наташа тора иде, анысын бер студентка бирдем... Ул, күңелсезләнеп, үзенең ялгызлыгы турында уйлады, ләкин бу аның, йөзендә дә, тавышында да сизелмәде. — Китапларың күп икән, Иван Васильевич. — Тиешеннән артык — тыгызлыйлар, Мишага борылырга да урын юк. Ул бүтән якка карый: атасы Петрга кадәрге рус иле белән кызыксына, ә малае төзелеш институтына керде. — Минем исемдә, син актер булу турында хыялланган идең... — Ул чагында мин тарихны яратмадым. Минем туганнан туган абыем бар иде, ул тарих факультетына керде. Мин аңа әйттем: «Нәрсәсенә кызыгасың шул фиргавеннәргә? Чүпрәк-чапракчы, шурум-бурум- чы...» дидем. Үзем юридик факультетка киттем, соңыннан кире уйладым, тарих белән мавыгып киттем... Исеңдәме безнең тарих укытучысы? «Я, Михеев-Ротозеев, ал таягыңны» 16 дип әйтә торган иде ул миңа. Алар иптәшләрен искә ала башладылар. Селезнев үзен «кыз малай» дип атаганнары өчен еш кына мыгырданып йөри иде, ә бит герой булып үлде — Архангельскида англичаннар газаплап үтерделәр. Чебышев Төркиягә качты: анда ул өйрәтелгән борчалар күрсәтеп йөргән дип сөйләделәр, соңыннан ачтан үлгән. Ковалевский журналист булып китте, ул сугышта һәлак булды — чолганышка эләккән... — Дмитрий Алексеевич, син «Чижик»ны хәтерлисеңме? Шевелевны? Ул һәрвакыт чәчен подежик кырдыра иде... Исендәме, Столешников тыкрыгында төчкертә торган порошок сатып алып, аны немец теле дәресенә алып килгән иде. Карл Фридрихович бер сәгать буена төчкереп утырды. Шевелевны кумакчы булганнар иде... Ул геолог булды, кырык алтынчы елны Сталин премиясе алды. Кичә миңа аның Ташкентта үлгәнлеген әйттеләр. Гомумән, аз калдык инде. — Әйе, снарядлар якын төшәләр, — диде Дмитрий Алексеевич. 
                     16 ...ал таягыңны — начар җавап биргән өчен куелган «1» билгесе. 
41 
 
Бер минуттан ул калын тавыш белән тагын башлады: — Мин хәтерлим, сии бер гимназистка артыннан йөргән идең, гаҗәп бер фуражка сатып алдың—сыек зәңгәр, бик киң. Сез гимназия каршындагы бакчада очрашырга булдыгыз. Ә мин тоттым да фуражкаң өстенә утырдым, ул яньчелде, син миңа каеш белән ташландың. Исеңдәме? Ул Москваны; кычкырып, шау-шу килеп, Пречистенка буйлап күтәрелгән конканы; извозчикларны, аларның бертуктаусыз солының кыйммәтләнүе турында сөйләшүләрен; Хамовиикидагы, Дорогомилово- дагы, Преснядагы бик кечкенә агач йортларны, каланчаларны, янгыннарны, халыкның бу янгыннарга бәйрәмгә барган шикелле баруларын; тал песиләре базарын, анда «америка кешеләре» һәм «каенана теле» сатуларын; Охотный рядпы, лабазникларны, колакларына алкалар кигән, камчылы казакларны; чәй эчүләрне, үзләренең давыллы яшьлек елларында катып калган дөньяны искә алдылар. — Ул чагында безгә хәзерге Москваны күрсәтсеннәр иде,—диде Крылов, — ышанмас идек. Уйлап кара, никадәр төзедек бит! Күптән түгел мин Владимир шоссесында булдым — анда алачыклар да түтәл бакчалары иде, — карасам, зур шәһәр, кая барырга да белмәдем. Бик шәп заманда яшибез, үләсе килми: тагын егерме елдан нәрсәләр булыр икән, күрәсе иде... Ул кинәт кузгалды һәм ыгы-зыгы килә башлады: — Бер кәгазь кисәге белән конверт таба алмассыңмы? Тагын онытканмын... Бу, беләсеңме, депутатлык эше буенча. Бездә завод салдылар. Яхшы завод, мин ике тапкыр карадым, әйтергә мөмкин, шәһәрнең мактанычы. Аларга торак йортлар салу өчен акча бирделәр, ә алар тотканнар да цех төзегәннәр. Директор—төпле кеше, ләкин бик шөһрәт яратучан, әйтергә мөмкин, кылый күзле: ике күзе белән дә начальствога карый, ә эшчеләр өчен күзе юк. Күп эшчеләр шәһәргә урнаштылар, ә башкалары тулай торакта. Берсе миңа хат язган, хаты кесәмдә, ниндидер көнчыгыш фамилиясе шунда... Алибеков. Ул тулай торакта, хатыны тулай торакта, шуның өстенә хатыны, хәзергечә әйтсәк, декретный ялда икән. Бәхет бар, бүлмә юк. Хәзер райком секретарена язам, ул игътибарлы кеше. Югыйсә, тагын кесәмә тыгармын да онытырмын. Өченче көн йөртәм инде, безобразие!.. Крылов язган арада Михеевның хатыны кайтып керде, өстәл хәзерләде. — Әйдә, Дмитрий Алексеевич, чәй эчик, — диде Михеев, — капкалап алыйк. Крылов бик тәмләп ашады һәм кинәт уңайсызланып китте: — Евгения Ивановна, сез гаҗәпләнмәгез, минем бөтенесен йота баруыма, — әйтергә мөмкин, бүген ашамаган идем, ничектер туры килмәде. — Хәзер «соңгы хәбәрләр»,—диде Михеевның хатыны, — мин радионы куйыйм әле. «Чиләбедән хәбәр итәләр: трактор заводы эшчеләре шушындый йөкләмәләр алдылар... Алма-Атада яңа клубның тантаналы ачылышы булды... Производство күтәренкелеге киңәя... Ригадагы тәмәке фабрикасы эшчеләре Беренче майны яңа уңышлар белән каршыларга хәзерләнәләр... Измаил өлкә комитеты пленумы иртә культураларның югары дәрәҗәдә чәчелгәнлеген күрсәтеп үтте...» Крылов мыгырданып куйды: — Күңелсез итеп сөйлиләр. Эшләр искиткеч, ә тыңлыйсы килми. Кайчакларда мин тыңлыйм да сүгенә башлыйм... Бөтенесе үзгәреп тора, борылып та карарга өлгермисең, шәһәр үсеп чыккан, кая инде шәһәрләр, — кешеләр үсә, ә алар, поиомарьлар шикелле кагалар да кагалар... «Чит ил хәбәрләрен тапшыруга күчәбез».  
42 
 
Михеев елмаеп куйды: — Хәзер менә тыңлап кара. ««Дейли пьюс» газетасының хәбәр итүенә караганда, президент Трумэнның соңгы чыгышы уңае белән хәрби предприятиеләрнең акцияләре күтәрелгән... Голландиянең «Де Ваархайд» газетасы Голландиянең маршалл Монтгомерига буйсындырылган кораллы көчләренең арттыры- лачагын хәбәр итә... Үткәй айда Италиядә эшсезләр саны йөз җитмеш мең кешегә арткан...» — Бу турыда син ничек уйлыйсың, Дмитрий Алексеевич? Крылов көлде: - Син яхшырак беләсең, син тарихчы. Мин бит күбрәк борын белән тамак тирәсендә йөрим. Тарихи яктан караганда, бу ничегрәк була икән, беләсе иде? — Череп бара торган строй күбесенчә авантюрага ябыша. Бик ерак заманнар турында мин әйтеп тә тормыйм инде, ләкин син исеңә төшер әле: өченче Наполеон, кайзер, безнең Николай. Мин уйлыйм, шушындый мөмкинлек... — Алай булса, алар просто дураклар. Нәрсә алар, безнең, Гитлер айгырларын авызлыклаганыбызны онытканнармыни? Борчак патша заманында булмаган бит, бераз уйлап карасыннар иде... Син кара: кычкыралар, шаулыйлар, яныйлар, ә без барыбер үз эшебезне эшлибез. Мин Шебаршинны тыңлаган чакта уйлап алдым әле: нигә алар шулкадәр көчәнәләр. Без, мәсәлән, зур-зур имәннәр утыртабыз... Әле дә исемдә, мин Американың бер журналында Техастагы давыл турында укыган идем. Исләре китеп язганнар — сенсация. Давыл килеп чыккан да җирнең бөтен өске катлавын куптарып алган, йөз меңнәрчә кешеләр бер телем икмәксез калганнар. Утыртсыннар иде агачлар, акчалары да бар шикелле, белгечләре дә. Ә алар: бомба да бомба. Бервакытны бездә бер Америка белгеченең ничек итеп бөтен үсемлекләрне юк итү өстендә эшләве турында язганнар иде. Шайтан белсен нәрсә бу, хәтта аларның кеше булуларына ышанасы да килми... Бүген минем больницага бер француз журналисты килде, мине сораулар белән күмде — авырулар турында түгел — просто, карашлар һәм башка шундыйлар... Ул миңа Көнбатышта борчылуларын, яңа сугыш турында сөйләнүләрен әйтте, шуның өстеиә аларның башларына без аларга һөҗүм итәргә хәзерләнәбез дигән фикер кереп урнашкан. Менә шуннан килеп чыга инде: безне куркытырга теләгәннәр, ә үзләре үзләреннән курыкканнар... Михеевның улы Миша кайтып керде. Ул озын буйлы егет, оялчан һәм шунлыктан кайчакларда үзен артык иркен тоткан кебек күренә; куллары бик озын, тавышы кинәт бастан дискантка күчә. Ул Крылов белән исәнләште һәм, ашыга-ашыга, салкын котлетны ботарлый башлады. — Нигә бик соң?—дип сорады Евгения Ивановна. — Беләсең бит инде, Надяны озатырга кирәк иде, ә аннан троллейбуска кадәр бер сәгать диярлек килергә кирәк, — диде ул, әллә уңайсызланып, әллә ачуланып. Аннары ул Крыловка үз институтларындагы профессорның биек йортлар проектлары төзүдә катнашканлыгы турында сөйләде. Крылов кызыксынып тыңлады, башын селкеп торды. Миша, үзен бирелеп тыңлаучыны тапканлыктан, мавыгып китте: — Университет үзенең эчтәлеге һәм формасы ягыннан коммунизм идеясен чагылдыра торган беренче бина булачак. — Билгеле,—диде Крылов һәм кинәт сәгатькә карады. — Карагыз әле, өченче чирек! Гафу итегез, Евгения Ивановна, мин сезне борчыдым. Менә бергә укыган иптәшең белән очрашу ничек була ул. Урамда кичкә караганда да җылыта төшкән: көньяк җиле, ашыга- ашыга, Москвага яз алып килә. Крылов өенә җәяү китте. Ул бернәрсә
43 
 
•турында да уйламады, тик күңелне кузгата торган, хуш исле һава гына сулап барды. Алгы якка кергәндә аны шатланып Томка каршы алды. Өченче елны Крылов ташландык бер эт алып кайткан иде. Ул хәйләкәр күзле, кара борынына ак йоннар үскән һәм артык кыска кәкре аяклы, ләкин карт эт нде. «Ау эте белән такса катыш, әйтергә мөмкин, яңа токым» — диде Крылов. Ул үзенең танышларына аучылыкны яратканга күрә эт алганлыгын, ә Томканың чын ау эте икәнен әйтте. Чынлыкта исә ул бу этне үзенең ялгызлыгына аптыраганнан алган иде; ул Томканың аны шаулап каршы алуына, төнлә әйләнгәләп ятуына, гырылдап йоклавына, ә кайчакларда саташып өрүенә шатлана иде... Хәзер Томка үзен-үзс белешмичә бүлмә буйлап әйләнгәләде, ахырында ятты һәм авыр сулап, зур кызыл телен чыгарды. «Үзеңне көчек баласы шикелле тотасың», — диде Дмитрий Алексеевич һәм, нәкъ минем шикелле, бернәрсә дә уйламый картайган, дип уйлап куйды. Бөтен бәла да шунда шул: йөрәк картаймый, анда-монда сугыласың, дулкынланасың, ә элекке көч юк. Наташа бүлмәсендә торган студент өйдә юк иде. Крылов көлеп куйды: берәр Надяны, я Машаны озата киткәндер әле. Яшь кеше мондый төндә өйдә утырамы соң? Ул Томканы чыгарып җибәрде дә укырга утырды: йокысы килми иде аның. Үзен кызыктырган романны укыганда Крылов еш кына, автор белән түгел, геройлар белән бәхәсләшә. Бу юлы да шулай булды: кинәт ул күзлеген салды һәм күңеленнән каршы төшә башлады: юк, иптәш Листопад, алай ярамый... Сезнең анагыз бик яхшы хатын, аңардан өйрәнергә мөмкин иде. Сез үлгән хатыныгызны аңлый алмагансыз... Билгеле, машинаны аңлауга караганда кешене аңлау кыенрак, ләкин сез коммунист бит, ә бу нәрсәгә булса да мәҗбүр итәргә тиеш... Ул китапны бер читкә куйды да тәрәзә янына барды. Аның каршында Москва, зур яңа биналар, ә алар арасында аның балачагындагы кечкенә йортлар һәм еракта — елга, күпер, Кремль башнясы. Боларны ул күзе белән күрүдән бигрәк күңеле белән күрде. Ул үзенең еш кына хатыны белән шушы тәрәзә янында басып торганын исенә төшерде. «Квартира кечкенә, аның каравы күренеш бик матур» дия иде Варя... Ул Варвара Ильиничнаны шулкадәр ихтирам белән искә алды, хәтта бер генә минутка Москва да томан эчендә югалып калды. Ул Варяны үзенең янында итеп сизде, аның нечкә кулын сыйпады. Варя һәрвакыт үзенең атсыз бармагына анасы бүләк иткән фирүзә кашлы йөзек киеп йөрң иде. Җаным, Варенька, нинди яхшы тордык без синең белән!.. Ял итәргә Наташага барырга кирәк булыр. Вася да шунда булыр әле... Бер генә минутка Крылов күңелсезләнде: алар синең турыда кайгыртмаслар... Наташа хәзер үскән инде, шимбә көн аның туган көне, телеграмма җибәрергә онытмаска кирәк — егерме тугыз яшь. Яхшы кыз ул... Минем кызым булган өчен түгел, йөрәге киң. Листопад шундыйга эләккән булса, ул аны өйрәткән булыр иде. Бу инде Нонна түгел, формула түгел, кайнар, бер яратса инде, хисләргә саранланмый, граммлап үлчәми... Васька да башсыз булыр шикелле. Васьканы бик күрәсе килә. Алар киткәнгә ярты ел инде... Дмитрий Алексеевич оныгын бик ярата: аныңча Васенька ул нәкъ үзе, тик «бераз яхшыртылган гына». Малай бик тере, бер дә тыныч кына тора алмый, бертуктаусыз: «Ә ни өчен?» — дип сорап кына тора, класста беренче шаян, ә укуын яхшы укый — бөтенесен бик тиз аңлап ала. Ул рәсем ясарга ярата һәм һәрвакыт корабльләр ясый. Бәлки моряк булыр, дип уйлап куйды Крылов. Менә күптән түгел ул хат җибәргән. «Бабай, миңа буяулар җибәр, балык тотарга кармак кирәк», — ә хат астына дулкынланган диңгез, таш кыялар ясаган, биек дулкын өстендә кызыл флаг таккан корабль. Каян уйлап таба бу моны? — Дмитрий 
44 
 
Алексеевич гаҗәпләнде. Үрдәк йөзә торган буадан башка нәрсә күргәне юк, ә үзе һәрвакыт диңгез ясый... Тәрәзәдән беренче үтеп баручылар күренде. Янгын яктысы кебек, тәрәзәләргә кояш төште. Москва ал һәм җылы иде... Бер-ике сәгать йоклап алырга кирәк, иртәгә эшлисе эш күп. Нинди иртәгә булсын — бүген... Ул көннең зур, кыен һәм кызыклы булачагы турында уйлады: ике операция, лекция, больница хезмәткәрләренең җыелышы. Алда әле тагын йөзләрчә шундый көннәр бардыр... Ул үзенең авыру икәнен, арымаска тиешлеген аңлый иде. Врачлар шулай диләр, Наташа да шулай дип яза. Ләкин хәзер ял итә торган вакыт түгел... Санаторийга бару белән туарылачакмын. Үзеңне нык тотарга кирәк, Дмитрий Алексеевич, ничек башлагансың—шулай бетерергә — бөтен тавыш белән... Йокларга яткач ул французны исенә төшерде, исенә төшерде дә кызганып куйды. Күзләре бик матур, ә тормышы җирәнгеч. Агентлык, Америка журналистлары, сугыш турындагы уйлар. Тыны беткәне күренеп тора. Ниндидер мәгънәсез тыпырчыну. Шулай яшәргә мөмкинме инде? Аңа шушы тормышны — ал һәм якты тормышны бераз бирәсе иде... Ул уйлап бетермәде: йокыга китте. 
43 
Эссе җәй башланды, ә Саблон һаман Москвада. Ул, инде шуннан да артык калу ахмаклык булыр, дип уйлады — ул инде карый алганнарның бөтенесен карап бетерде, шуның өстенә хатыны да көтә, Бре- таньга китәм, дип яза, ә кызы инде каникулга чыккан; ләкин ни өчендер ул китүен һаман кичектереп торды; беркөнне пионерлар лагеренда үткәрде, Ясная Полянага барып килде, Киевта булды. Кайчандыр аны яратмаган кешеләр «авантюрист» дип атаганнар иде — аның тормышында ерак сәяхәтләр, һич көтмәгән мавыгулар, кыю һәм еш кына хәтәр эшләр дә булды. Ул Парижга кайтудан, Нивель белән очрашудан, Бан- нелье белән, Бедье белән, Россиягә киткәнгә кадәр үзенең фикердәшләре дип саналган кешеләр белән сөйләшүдән курыкты. «Метрополь»нең бөркү бүлмәсе аңа җәннәт булып күренде, ул анда тормыштан качып яшәде. Ул үзенең балачагы турында яза башлады; артка борылып карап ул буталчык һәм аңлаешсыз юл күрде, ләкин бу юлның башы гына аның өчен якын иде — уеннар, гаҗәпләнү, балада була торган беренче үпкәЛәүләр. Аның язуы тагын бер китап язарга теләгәннән түгел иде: йстә калганнары турында уйлаганда ул үзенә яшәргә комачаулаган нәрсәләр турында оныта иде. Ул эсседән хәлдән тайган тузанлы Москва буйлап күп йөрде, озаклап бакчаларда утырды, мороженый ашады. Ул ничек кирәк алай русча сөйләшергә өйрәнде һәм кайчакларда кешеләр белән, беренче атналарда булган кебек кызыксынудан түгел, бәлки кайгырудан һәм ялгызлыктан сөйләште. Ул инде русларны аңлый алмаячагын күптән төшенде — алар утыз ел буена французлар яки англичаииар яшәмәгәнчә яшәгәннәр, аларның үз төшенчәләре, үз шатлыклары, үз хәсрәтләре бар. Ул бернәрсә турында да сорашмады һәм кешеләр аның белән гадәттәге әйберләр турында — һава турында, үзләренең балалары турында яки чит илдә яшәүнең кыенлыгы турында сөйли башласалар, куанды. Ул аларның сүзләрендә яхшы күңеллелек, кайчакларда башка дөньядан килгән кеше белән кызыксынуны, ә кайчакларда беркадәр кызгануны хис итте. Бервакытны ул Измаил паркында изге кыяфәтле бер карт белән сөйләшеп киттс/Карт бераз французча белә иде. Карт революциягә 

•15 
 
кадәр Тамбовта адвокат булганлыгын, яхшы гына акча эшләгәнлеген, 1912 иче елны Ниццедә булганлыгын, анда карнавал күргәнлеген сөйләде. Хәзер ул улы тәрбиясендә тора. Улы—зур белгеч. Саблон картның совет тәртипләрен яратып бетермәгәнлеген аңлады һәм, мин аны килгәч тә күргән булсам, бәлки шатланган булыр идем, Нивель шундыйлар турында хыяллана бит, дип уйлады. Аның фикерләрен аңлагандай булып, карт әйтте: — Революция башланганда мин кырык ике яшьтә идем, андый вакытта кешегә үзгәрү кыен... Ә менә улым ул чагында унсигез яшендә иде, — мин иртә өйләндем, — улым башкачарак фикер йөртә. Ул үзенең эшләү өчен зур мөмкинлекләре барлыкны әйтә... Ә оныклар, алар инде просто, башкача яшәү мөмкин түгел дип саныйлар. Мин үземнең революциягә кадәр ничек яшәгәнлегем турында сөйләгәндә, алар я көләләр, я ачуланалар. Олысы яз көне мәктәпне тәмамлады, ул миңа туп-туры әйтте: — «Боларны онытырга вакыт инде, бабай»,—диде. Саблон кашларын җыерды: — Минемчә мин монда яши алмас идем... Карт елмайды: — Сез читтән карыйсыз, шуңа күрә шулай ул... Мин торырга теләмим дип әйтмәдем, нигә инде шул яшькә җиткәч, ялганлап торырга?.. Революциягә кадәр мин яхшы яшәдем... Ләкин башкалар да бар иде, халык хәл итте. Кайберәүләр качтылар, сез аларны Парижда очраткансыздыр. Аида бер Тамбов адвокаты кылычка кадап шашлыклар биреп торган диләр... Ә мин китмәдем. Хәтеремдә ялгыш калмаган булса, шул ук революция вакытында сезнең бер ватандашыгыз «Туган илне башмак табаны белән алып китеп булмый», дип әйткән бит. . Немецлар Москва өстенә очып килгәндә мин түбәдә дежур тордым, карт син, дигәннәр иде, ләкин мин үземнекен иттем... Ул чагында мин бер генә нәрсә турында — аларны куып җибәрү турында гына уйладым... Күптән түгел мин «Америка тавышын» тыңладым, ниндидер бер дезертир чыкты, Америкада яхшырак, минем яхшы квартирам бар, америкалылар безгә булышлык итәргә телиләр, диде. Мин моның вөҗдансызлык икәнен әйтеп тормыйм инде, ләкин бу шулкадәр ахмаклык! Сугыштан кемнең булса да тормышы яхшырамыни? Алардан берәү дә безнең турыда кайгыртуны сорамый бит... Менә сез француз, тегеннән килгән кеше; беләсе иде, сез бу турыда нәрсә уйлыйсыз икән? Саблон көчәнеп кенә җавап бирде: — Минме? Мин бернәрсә дә уйламыйм... мин сугышны дошман күрәм. Әгәр миңа сугыш булмый калмаячак дисәләр, мин үз-үземне үтерермен шикелле сизәм. Саблон Ыивельдән берничә телеграмма алды, берсенә дә җавап бирмәде. Нивель тышкы эшләр министрлыгыннан белешмә сорады. Де Шомон юкка гына гостиницага шалтыратып маташты: Саблон телефонга килмәде. Ахырында де Шомон «Метрополь»гә барып килергә булды. Саблон төрек халатыннан утыра һәм үзенең сигез яшьлек малай чагында энесе үлүне ничек кичергәнлеге турында яза иде. Де Шомонны күргәч, ул чыраен сытты: — Сез мине руслар кулга алганнардыр дип уйлаган идегезме? Күрәсез, бөтенесе тәртиптә. Язам... Де Шомон Саблонны пешерә башлады: дусларны онытырга ярыймыни, җитмәсә тагын чит илдә? Де Шомон ханым бик борчыла. Парижда барысы да борчылалар... Саблон аны бүлдерде: — Атна саен хатыныма язам, аннан да хатлар алам. Кичә телеграмма алдым — хатыным мине көтмәскә булган, кызым белән Кемперлсга киткән. Анда безнең кечкенә генә өебез бар. Ул якларда булганыгыз бармы?

46 
 
Де Шомон Бретаньның көньяк өлеше белән таныш түгеллеген, ләкин Кемперле турында күп тапкыр яхшы сүзләр ишеткәнлеген әйтте. Бераз дәшми торганнан соң ул яңадан үзенең ни өчен килгәнлеге турында сөйләргә кереште: — Безнең уртак дусыбыз Нивельнең үтенечен китердем: ул агентлыкның сездән мәкаләләр алмавын сезнең исегезгә төшерергә кушты. Нивель борчыла, авырмадымы икән ди... «Уртак дусыбыз» дигән сүзләр Саблонның ачуын китерделәр, ләкин ул тыелып калды һәм Парижга кайтканчы бернәрсә дә язарга теләмәвен һәм, ихтимал, тиздән кайтачагын, семьясы янында ял итәргә теләсен әйтте. Де Шомон сөйләшүне дәвахМ иттерергә теләде, Саблонның нәрсә өстендә эшләвен, Толстой йорты ошаганмы-юкмы икәнлекне сорашты, Франциядә һәркемнең Германия проблемасына һаман борчылып торуын әйтте. Саблон караңгы чырай белән бер -сүз дә дәшми утырды. Шул ук көнне кич белән де Шомон шифрлы телеграмма җибәрде. Ул Саблонның илчелеккә килергә теләмәвен, бер поляк коммунистыннан башка чит ил журналистлары белән очрашмавын, политик мәсьәләдә Смайлс белән талашканлыгын һәм Саблонның большевиклар ягына чыгарга һәм Москвада калырга булганлыгы турында Смайлсның ачык- тан-ачык әйткәнлеген хәбәр итте. Соңыннан де Шомон Смайлстан алынган информацияләрнең бик үк дөрес булуына ышанып җитмәвен, ләкин үзендә Саблонның бик начар тәэсир калдырганлыгын өстәп куйды. Бу хәбәр Нивельне тәмам чыгырыннан чыгарды, гадәттә тотрыклы булса да бу юлы ул үзен тота алмады һәм Мэрига «сары биләмче:, дип кычкырды. Ул Саблон аркасында үзенең һәлак булачагын аңлый иде. Сенатор кеше сайлауны минем үземә тапшырды, мин ААосквага Саблонны җибәрдем. Билгеле, бу ахмаклык булды: Саблон клоунланырга ярата, бервакытны ул Франко турында язып үз газетасын утыртты инде... Ләкин барыннан да элек Лоу 17 гаепле: русларның яшь балалар түгеллеген һәм бер тапкыр үзләренә каршы чыккан кешене кертмәя- чәкләрен аңларга тиеш иде. Миңа Саблонга мөрәҗәгать итүдән башка эш калмады. Ул миңа русларның политикасына ачуы килгәнне әйтте. Кем уйлаган инде, алар аны аздырырлар дип? Моны акыллы кешегә генә аңларга мөмкин, ләкин җирән дикарьга түгел. Ул үзенең Миссисипиен бөтен дөнья дип уйлый... Смайлс Саблонның руслар белән килешкәнлеген әйтә. Аның фаш итүләр белән чыгуы мөмкин, бу хәзер модада. Дөрес, мин аның белән бик үк ачык сөйләшмәдем, ләкин кем белә, аңа мәсьәләне де Шомон сөйләп бирмәдеме икән? Әгәр Саблон җирәннең планнарын белсә, бу бөтен «Трансок»ның җимерелүе дигән сүз. Хәзер Костер Прагада, Грейзен Варшавада. Коммунистларның процесс оештырулары мөмкин. Минем роль бик әшәке булачак. Минем боларның берсе*белән дә кызыксынмавымны, минем шагыйрь икәнемне, минем шигырьләремә Поль Валериның югары бәя биргәнен кем булса да искә алырмыни?.. Бераз тынычлангач Нивель, иң начары көтелмәгән хәл алдында калу, дигән карарга килде. Ул сенаторга русларның Саблонны сатып алырга маташуларын хәбәр итте. Кайбер мәгълүматларга караганда, алар бернәрсәгә дә ирешә алмаганнар. Билгеле, куркыныч бар: Саблон бик яхшы журналист, ләкин кимчелекле кеше, ул акчаны яратмый түгел, бөтенесен көтәргә мөмкин... Лоу ярсыды, Саблонны да, киявен дә, барлык французларны да каһәрләде: сатлык җаннар! Безнең шундый вөҗдансыз милләткә ни өчен ярдәм итәргә тиешлегебезне Маршалл беркайчан да миңа аңлата алмас. Нивельне куарга кирәк, ул бернәрсәгә дә ярамый. Мэрига акча җибәреп торырмын, теләсә аны үз тәрбиясендә тота алыр. Хәер, Нивель
                     17 Лоу — сенатор. 
47 
 
шатланыр гына әле: һәрбер француз берәр хатын тәрбиясендә тору турында хыяллана... Ләкин хәзергә Нивельгә кагылырга ярамый — үзе ерып чыксын. Лоу, әйтеп торып, җавап яздырды: «Хатыгызны алдым, ачыктаи-ачык әйтәм, җиңел акыллы булуыгызга шаккаттым. Җитди эшләргә шигырьгә караган шикелле карыйсыз, ахрысы. Хәер, һәммәсе турында да соңыннан сөйләшербез. Русларның Саблонга нәрсә тәкъдим итүләрен белергә тырышыгыз, үзегез шул ук суманы тәкъдим итегез, хәтта ун-егерме процент күбрәк тә бирергә мөмкин. Шул ук вакытта, әгәр шикләнүләрегез дөрескә чыга калса, аны пычракка батыру өчен бөтенесен хәзерләгез. Дәрәҗәсен төшерерлек документлар сайлагыз. Үзегезнең кулыгыздан килмәсә, Прагадан Бил Костерны чакыртыгыз. Акчаны кызганмагыз, нинди пычрак җан икәнен бөтен дөнья күрсен». Бераз уйлагач, Лоу тагын өстәп куйды: «Хәзергә моны беркемгә дә, хәтта Билга да белгертмәскә кирәк. А1атериалны үзегез сайлагыз, ләкин сакланып эш итегез. Фактларга нигезләнгән, камчылый торган мәкалә хәзерләгез. Хәзергә дәшмәскә тәкъдим итәм, бәлки хәбәрләр расланмас, мин бу турыда алладан сорыйм һәм хаклыкның җиңәчәгенә ышанам». Нивель Лоуның хатын укыгач көлеп куйды: ул җирәннең Саблонның җанын коткаруны сорап гыйбадәт кылуын күз алдына китерде. Хәер, монда бернинди дә күңелле нәрсә юк, Лоуның ярсыганлыгы хатыннан күренеп тора. Миңа шәп булмас... Нивель, Костер стиленә якынлашырга тырышып, мәкалә язды. Смайлс хаклы булып чыкса, агентлык мәкаләне таратачак. Билгеле, Ыивель үз исемен куймас — бу аның жанры түгел... Нивель күп кешеләр тарафыннан сатылмый торган кеше дип саналган Саблонның чынлыкта комсыз кеше икәнлеге, акча хакына хәтта үзенең семьясын да сатарга сәләтле икәнлеге турында язды. Франкога каршы юнәлдерелгән мәкаләләре өчен ул Испания анархистларыннан Веласкисның ике картинасын алды, алармы икенче бер кеше аркылы Бразилиягә сатты. Каршылык күрсәтү вакытында ул «Ла патрн» группасына керде һәм гестапога информация биреп торды. Немецлар аның исеменә Женевага ай саен Швейцария франкы белән алты мең җибәреп тордылар. Мәкалә түбәндәге сүзләр белән тәмамланды: «Бу хыянәтченең Кремльнең утыз тиен көмешенә кызыкканлыгы беркемне дә гаҗәпләндермәс. Ләкин Москваның шундый субъект ярдәменә калган булуы Вашингтон үткәрә торган нык политиканың үзенең җимешләрен биргәнлеген күрсәтә. Кызылларның таянырлык кешеләре калмады һәм алар хәтта «Дейли уоркер»ның. «Юманите»иың һәм «Унита»ның беркатлы укучылары да ышанмый торган узгынчыны сатып алалар». Саблои әле һаман Москвада иде. Яңгырлар башланды, хәзер инде ул номерыннан сирәк чыга; язу теләге бетте; ул вакытын кая куярга белмәде. Хатыныннан хат килде, ул Бретаньда бик күңелле икәнлекне хәбәр итә. Мадлен еш кына диңгезгә бара, коена, кояшта каралды, теннис уйный, атасын бик көтә. Бакчада аның яраткан анемоинары чәчәк атты. Танышлардан берәү дә юк, тик балыкчы Жерве генә килеп китте, Саблои кайчан кайта, дип сорады, — омар ауларга алып бармакчы була. Хатны укыгач, Саблон тәрҗемәчегә шалтыратты: «Прагага кайчан самолет китәсеи белегез әле, мөмкин кадәр тизрәк китәргә телим». Кинәт ул уйлады: кая ашыгахМ мин? Ул үзенең китүен яңадан кичек- термәкче булды, ләкин тәрҗемәчедән уңайсызланды. Ул бер генә көнгә булса да калырга булды: доктор белән саубуллашырга кирәк. Ул больницага шалтыратты. «Яхшы, иртәгә өчтә килегез» диде Крылов. Крыловның рухы төшенке иде, — бу хәл аңарда бик сирәк була. Ә сәбәпләре бик күп. Кичә партия җыелышында Кулагин урыисызга доктор Цвибельгә ташланды: дөрес, Черемисов аны кыздырып алды 
48 
 
алуын, ләкин барыбер күңелсез тәэсир калды. Крылов үзенең өч балалы пациенткасы өчен бүлмә сорап торак бүлегенә мөрәҗәгать иткән иде, аннан да «юк» дигән җавап килде. Наташа хат җибәргән: Кырымга барырга җыенуын һәм Васяиың да шунда барачагын язган. Дмитрий Алексеевич ялны оныгы белән үткәрергә теләгән иде, ләкин Кырымга бармаска булды — нигә яшьләргә комачауларга? Төнлә йөрәге борчыды, тора алмам, дип курыкты, ләкин иртә белән эшкә чыкты; шулай да аяклары тыңламады, ул көч-хәл белән генә палаталарны йөреп чыкты: ул, ачуланып, үзенең бирешә башлавы турында уйлады, хәзер нитроглицерин да күп вакыт ярдәм итми, ә яңа йөрәкне аңа беркем дә куймаячак... Шулай да Саблон кабинетка кергәч, Крылов елмайды — кеше алдында нигә сынатып торырга?.. Ул французга күтәрелеп карады: — Нигә төсегез киткән? Авырыйсызмы әллә? Дәваланырга кирәк... Ял итмәгәнсездер, җәй көне Москва бер азап кына, яшеллекләр әле аз... — Иртәгә китәм. Күрешергә килдем. Бретаньга — үземнекеләр янына. — Менә анысы яхшы! Анда һава искиткечтер, океан, әйтергә мөмкин, йод. Бездә тору ничегрәк булды соң? Карап бетердегезме? — Дөресен әйткәндә, начар булды. Күп нәрсә югалттым, бернәрсә дә тапмадым. Крылов аңа ышанмыйча карады: — Нәрсә югалттыгыз соң сез монда? Бәлки агентлыгыгызныдыр? — Үземне. Саблон кинәт айнып китте: нигә мин бу сүзне әйттем инде. Ул көләр. Ләкин Крылов көлмәде. — Минем анам бик динле иде, мин бала чакта ул миңа евангелие укый иде. Анда бик матур бер образ бар: орлык үсәр өчен үлә. Бәлки сез дә шундый хәлдәсездер... ЛАенә мин никадәр яшәүчән булсам да шуңа охшашлырак бернәрсә кичердем, күптән, кырык ел элек. Үләргә җыенган идем... — Кем коткарды соң сезне? — Кешеләр... Бер студент белән таныштым, ул мине үзенең иптәшенә алып барды, анда унлап кеше бар иде... Аңа кадәр мин үзем турында уйлый идем. Үлә калсаң — хакыйкать нәрсәдә, ә үлүен, әлбәттә, үләчәксең, гомумән бернәрсәнең дә файдасы юк, һәм башкалар — бу репертуар сезгә таныштыр инде. Ә анда мин үзләре турында уйламый торган кешеләрне күрдем. Талканлыгымны аңладым... — Нәрсәне тапканлыкны? — Халыкны таптым. Үземне. Хәзер медицина гомерне озайту проблемасы өстендә эшли. Билгеле, бу бик әһәмиятле. Ләкин кеше күпме генә яшәсә дә, үлемнең котылгысызлыгын аңлау калачак, бу аның бөтенесен бозуы мөмкин. Ә бит үлемсезлек тә бар... — Сезнең анагыз шулай уйлагандыр? — Юк, ул ышанган гына иде, ә мин — беләм. Үлемсезлек — ул кешеләрдә, тормышта, аның мәгънәле булуында, синең фикереңне кем булса да буыннар эстафетасында дәвам иттерәчәк булуында. Күптән түгел мин Гераклит турында укыдым. Бик кызык кеше! Менә шул. Аның хезмәтләре белән хәзерге вакытта без эшли торган проблемалар арасында турыдан-туры элемтә бар. Ә бит егерме биш гасыр үтеп киткән. Саблон көлде: — Мин Горькийның Чехов турындагы истәлекләрен укыдым. Горький үзенең Чеховка якынлашканлыгын, ә Чеховның аны күрмәгәнлеген искә төшерә. Чехов скамьяда утыра һәм эшләпәсенә кояш шәүләсе төшерергә тырыша икән. Бу гади нәрсә, моны без барыбыз да эшлибез... Ә сез — бәхетле кеше, сез бу шәүләне тоткансыз шикелле сизенәсез. Сезнең өчен бер дөреслек кенә бар. Хәтта хәзер дә үз принципларыгызга турылыклы булып калдыгыз — Пирронны түгел, Гераклитны китердегез. Ә минемчә һәркемнең үз дөреслеге бар...  
*1. .с. ә.- № 7. 49 
 
— Юкка сез мине догматиклар рәтенә кертәсез. Табылган белемнәр җыентыгы бар, алар тулыланып кына калмыйлар, яңарып та торалар. Павлов яки Эйнштейн килеп чыга һәм һәркем күрә: кайбер аксиомалар ялгышуга нигезләнгән булганнар. Бу нәрсә социологиягә дә кагыла. Мин социалистик хуҗалык капиталистик хуҗалыктан акыллырак дип саныйм икән, бу әле социализм минем өчен төгәлләнү дигән сүз түгел. — Ләкин сез инкарь итә алмыйсыз бит: сезнең идеалыгыз — бөтен кеше бертөрле уйлый торган һәм бертөрле хис итә торган җәмгыять? — Менә анысы алай түгел инде! Хәтта ачу да килә, ярты ел монда торгансыз, ә шундый мәгънәсез сүзләр сөйлисез. Идеал — кешене азат итү; ул үзе теләгәнчә үсә алырга тиеш. Сез көләсез? Әйтегез әле, сез уйлаганыгыз бармы: кем безне кысылырга мәҗбүр итә? Сез. Юк, сез үзегез түгел, сезнең агентлыкның хуҗалары, кыскасы — безнең ирешкән әйберләребездән баш тартуыбызны тели торган кешеләр. Минем исемдә, теге вакытта сез бездә тәртипсезлекләр барлыкны әйтергә теләмәгән кыздан зарланган идегез. Ул чагында мин сезгә аның ни өчен шулай сөйләгәнен аңлатып биргән идем. Хәтта бәлки ул шулай уйлый да торгандыр, ләкин без аңарда фанатизм тәрбияләгәнгә күрә түгел, бәлки сез аны шулай уйларга мәҗбүр иткәнгә күрә. Утыз ике ел инде сез чатта посып торасыз, ничек итеп безне суярга икән дип уйлыйсыз, ә соңыннан киләсез дә сорыйсыз: ни өчен без, әйтергә мөмкин, нечкә хисләр белән эш итмибез. Сез миңа үзегезнең каршылык күрсәтүдә катнашканлыгыгызны әйттегез. Мин беләм инде, сез анда юк-бар белән чуалмагансыздыр... Менә шул. Хәзер инде күз алдыгызга китерегез: ул чагында сезгә нинди булса да бер швейцарияле килгән дә әйткән ди: «Ни өчен сез Францияне, азатлыкны, дәрәҗәне яклыйсыз? Бу, беренчедән, бик примитив, икенчедән — бәхәсле, өченчедән — мәгънәсезлек. Иң яхшысы — куаклар арасына таралыгыз һәм үзегезнең кичерешләрегезнең һәммәсенә дә анализ ясагыз»,—дип әйткән, ди. Беләсе иде, сез нәрсә дип җавап бирер идегез? Саблон бөтен гәүдәсе белән урыныннан торды. Ул моңсу иде: — Сез мине терелтмәдегез терелтүен. Шулай да бөтенесе өчен рәхмәт сезгә... — Мии сезне терелтергә җыенмадым да. Бәлки сезне тормыш терелтер, анысы икенче мәсьәлә... Димәк, иртәгә китәсез? Мин беркайчан да Парижда булганым юк, китаплардан укып кына беләм, искиткеч шәһәр булып сизелә ул миңа. Кайчандыр Белинский, Париж халкы кайгыны бетерә алмый, чөнки аңарда рух шатлыгы тиешеннән артык күп, дигән иде... Ярый, хәерле юл телим сезгә. Ә менә агентлыгыгызны ташлагыз — шунда ук күңелегез күтәрелеп китәр. Больницадан чыккач Саблон, шулай да минем китүем яхшы, дип уйлады. Аларда ниндидер тирән ышанганлык бар, бу йогышлы... Ә мин коммунист булмаячакмын. Бәлки алар хаклыдыр да, ләкин бу миңа ошамый. Миңа сөйләгәннәр иде: Мичуринскида тәҗрибәләр ясап караганнар, чиягә ниндидер яраксыз бер агач ялгаганнар, акация бугай (бәлки башка агачтыр, хәтерләмим), җимешләре агулы булып чыккан. Минем белән дә шулай булды... Моннан сызарга вакыт. Аэродромда ул де Шомоины очратты һәм гаҗәпләнде: — Минем китәсем не кем әйтте сезгә? Де Шомон елмайды: — Нигә сез миңа әйтмәдегез? Минем бурычым — ватандашымны озату. Де Шомон ханым сезгә чын күңелдән сәлам әйтергә кушты... Кич белән сез Парижны күрәчәксез. Сездән көнләшергә генә кала... Саблонның ачуы чыкты. Минем китәсемне кем әйтте икән аңа? Шулкадәр иртә килеп җиткән!  
50 
 
— Минем Парижга китүемне каян беләсез? Бәлки мин Прагага Коминформбюроның яшерен киңәшмәсенә бара торганмындыр. Де Шомон прексездәп елмайды. Ул сөйләвеннән туктады, әледән-әле сәгатенә карады һәм кыз самолетка утырырга тәкъдим иткәч иркен сулап куйды. Хәзер инде ул Смайлсның хаклы булуына шикләнмәде. Хәзер инде мин Саблонның ни өчен яшеренеп торганлыгын, китәчәген миңа ни өчен әйтмәгәнлеген аңладым. Коминформ турындагы аның бу ахмак шаяруы аның кәефе нинди икәнлекне күрсәтә. Шунда ук де Шомон Саблонның очып киткәнлеген, тагын да ары китәчәкме, әллә Прагада калачакмы — анысы билгесез икәнлекне Парижга хәбәр итте. Ул руслар белән килеш- кән дип уйлау өчен бөтен нигезләр бар. Нивельгә кисәтеп куярга кирәк Самолетта Саблон күзләрен йомып утырды: аны йоклый дип уйларга мөмкин иде, ләкин ул газаплы уйлар уйлады. Чыннан да, кич Парижмыни?.. Өстәл артына утырырга һәм мәкаләләр язарга туры килер, ахрысы. Нивель мип язганнарны барысын да кабул итәргә булды. Ләкин аның сүзендә тормавы мөмкин. Мин редакцияләргә йөреп үз- үземне көчләп тага алмыйм... Кәрзингә ташлау өчен язу — ахмаклык. Нәрсә яза алам соң мин Россия турында? Ихтимал, мип Смайлска караганда күбрәк күргәнмендер, ләкин бу аз. Руслар сугыш теләмиләр, дип язаргамы? Билгеле, бу әһәмиятле, монда килгәнгә кадәр мин уйлаган шикелле үк миллионнарча кешеләр, бүген булмаса иртәгә Совет танклары Елисей кырларына килеп чыгачак, дип уйлыйлар. Ләкин, руслар сугыш теләмиләр, дип әйтү генә аз, ни өчен икәнен аңлатып бирергә кирәк, аларның нәрсә белән яшәүләрен сөйләп бирергә кирәк. Мин аны беләммени? Мин аларның ничек йорт салганнарын, ничек ситсы ясауларын, ничек биюләрен күрдем, кайберләре белән сөйләштем, болар барысы да бик кызыклы, ләкин һич аңлашылмый. Мин французның Москвада күргәннәре турында роман яза алыр идем, ләкин русларның нәрсә белән яшәүләре турында мин яза алмыйм. Әгәр мин, минем белән сөйләшкән кешеләр тынычлык телиләр, дип әйтсәм, миңа әйтәчәкләр: «Әлбәттә, ләкин Кремль түгел», диячәкләр. Хәзер инде мин оппозиция турында сөйләнүләрнең мәгънәсезлек икәнен беләм, ләкин исбат итә алмыйм. Бу бик катлаулы, аларның политикасы шәхси тормыш белән бергә үрелеп бара. Ни өчен теге архитектор хатыны белән тормый? Мин аларны аңламыйм. Ничек мин алар турында яза алыйм инде? Прага аэродромында аңардан, урыныгызны сакларгамы, дип сорадылар: ике сәгатьтән самолет Парижга очып китәргә тиеш, «һич кирәк түгел, мин ял итәргә телим», дип җавап бирде ул. Ул үзенең бу карарына бала шикелле шатланды, көн буе Прага урамнарында йөрде. Аның күзләре ниндидер таныш һәм аңлаешлы бер нәрсәдә ял иттеләр; ни өчен үзенә шундый җиңел булып киткәнлекне ул кинәт кенә аңлый да алмады; Прага Франциянең борынгы шәһәренә, ул үзенең балалык вакытын үткәргән шәһәргә охшый иде, — анда да шулай ук кулларын киң җәеп җибәргән изгеләр статуялары, кызарып килә торган виноград яфраклары белән үрелгән таш стеналар, хәтта кыюсыз егет белән кыз да бер-берләренә ныграк кысыла торган тар урамнар... Икенче көнне ул информация министрлыгы вәкиленә Прагада берничә көнгә калырга теләвен белдерде. Вәкил аның нәрсәләр карарга теләвен сорашты. Саблон җавап бирде: — Бернәрсә дә кирәкми. Әгәр гаеп итмәсәгез, мин урамнарда йөрер идем яки номерымда утырыр идем. Ул Баннелье белән килгән Прага профессорын исенә төшерде. Әйе, аларда бөтенесе әле күптән түгел генә булды, элек алар безнең шикелле яшиләр иде. Аларда ризасыз кешеләр булу табигый. Билгеле, башкалар да бар — бөтенесен әйләндереп ташларга теләүчеләр. Москва үрнәге 
4« 51 
 
җитмәгән, чехларның үзләренең теләкләре кирәк булган. Франция дә икегә аерылды. ЛАин ышанам, Баннелье Гароны төрмәгә яптырырга тели. Ә коммунистлар өстен чыксалар? Гаро Бапнельены тыныч калдырмаячак. Болар барысы да аңлашыла, тик менә минем «беркемнеке дә булмаган җиргә» килеп керүем аңлашылмы!’! — аңа ике яклап аталар. Гомумән минем чехларда эшем юк, руслар да җиткән инде... Ул көнне тыныч үткәрде; ул үзен турист дип хис итте. Ул фасадлардагы портретларны да, флагларны да күрмәскә тырышты. Ул бик озак шәһәр буйлап йөрде, озын, буталчык ишек алларына керде; анда кешеләр утыралар, нәрсә турындадыр тыныч кына сөйләшәләр; балалар үзләренең гадәттәге уеннарын уйныйлар; пычранган шикелле таплы борынлы песи баласы кычкыра. Саблон музейга керде. Бер карт художникның картиналары, бигрәк тә, бер семьяның портреты гаҗәпләндерде. Балаларның йөзләре искиткеч көч белән ясалган иде, алар кешенең тормышы башланган чакта була торган, ә соңыннан юкка чыга торган ягымлы фаҗигалелекме чагылдыралар иде. Саблон каталогка карады — «Пуркннья». Гаҗәп, аның бу исемне беркайчан да ишеткәне юк иде... Ул гостиницага тынычланып кайтты. Аның хатыны, кызы бар. Ул бернәрсә дә язмаячак. Мәктәп каникуллары бетәргә әле ерак. Жерве белән омар тотарга барырга мөмкин, бакчада утырырга, Мадлен белән чыгып йөрергә... Кичке аштан соң ул гостиница холлында утырды, халыкны карады. Менә болары швейцариялеләр, коммерсантлар, сәүдә эшләре белән килгәннәр, куркынып кырын күзләре белән генә плакатларга карыйлар. Менә теге икесе Франция коммунистлары, сөйләшүләренә караганда — көньякныкылар, алар аксыл чәчле чехка докерларның ничек көрәшүләре турында сөйлиләр. Тегеләре совет кешеләре, Саблон алар белән очып килде, алар әдәпле генә утыралар, үзара акрын гына сөйләшәләр. Англичанин виски эчә, дипломат булса кирәк. Аннан ерак түгел генә — бер негр белән ак хатын, негр канәгать; авызын ерган, тешләрен күрсәткән. Саблон көлеп куйды: динлеләр һәм динсезләр утырган Нух көймәсе, йокларга китәргә мөмкин. Иртә белән ул номерында гына ашады. Телефон шалтырады: түбәндә аны Франция илчелеге пресс-атташесы Отфей әфәнде көтә. Саблоиның ачуы чыкты: нәрсә тагын сөйрәлеп килгән инде? Мин рәсми кеше дә түгел шикелле... Бәлки Нивель тырышып йөри торгандыр? Ул юри озак кырынды, туалетын тәмамлаганнан соң, креслога утырды, трубкасын кабызды: көтәр әле... Отфей бик арык; ул һәрвакыт нәрсәгәдер борчылган кыяфәттә; Саблон белән исәнләшкәннән соң, ул елмаймакчы булды, ләкин бу аның йөзен тагын да ямьсезләндерә төште. — Безгә Париждан хәбәр итүләренә караганда, сез Прагада берничә көнгә тукталырга уйлагансыз икән. Илче сезне үзенә көндезге ашка чакырды. Мин дә, үз чиратымда, әгәр сезгә файда китерә алсам, үземне бәхетле санар идем. Сезне политик обстановка кызыксындыра торгандыр?.. Саблон көтмәгәндә көлеп җибәрде: — Кунакчыллыгы өчен илчегә миннән тәшәккер белдерегез. Кызганычка каршы кабул итә алмыйм — ябыгырга булдым, ач диэтада утырам. Инде сезгә килсәк... белмим, сез миңа нәрсә белән ярдәм итә алырсыз икән? Мин Пуркинья белән якыннанрак танышырга булдым... — Бу бик җиңел эш,—диде Отфей. — Тик мин үзебезнең картотекабыздан карарга тиешмен. Ул журналистмы, әллә җәмәгать эшлек- лесеме? Саблон тагын көлде: — Ул үлгән, кадерле Отфей әфәнде, менә мәсьәлә нәрсәдә. Шулай итеп, миңа сезнең ярдәмегез кирәкми инде. Ләкин мин сезгә тәшәккер
52 
 
дән гаҗизмен. Танышу һәм безнең ил челекләребездә шундый һәйбәт кешеләр эшләүне күрү бик күңелле булды. Ә хәзер сез мине гафу итегез инде... Минем эшем бик күп... Отфейның ачуы килде, шулай да ул ягымлылык белән сорады: — Сез монда озак булырсызмы әле? — Озак түгел — ихтимал, бер яки ике ел... Ул, җәберсенеп, өченче тапкыр көлде, Отфейга кулын сузды һәм гостиницадан чыкты. Отфей Саблонның характеры бик начар дип ишеткәне бар иде, ләкин мондый хәлне ул һич тә көтмәгән иде. Дөрес, илче сак булырга кирәклекне әйтте. — Саблон тегеләр ягына чыккан, дигән хәбәрләр бар. Шулай да... Мин ике тапкыр Докло белән сөйләштем, ул әдәпле иде. Ә бу качак, монархның үзенә караганда да моиархистрак... Беләсе иде, нәрсә эшләргә уйлый икән ул Прагада? Прашек аларның французча тапшырачак көчле радиостанция төзергә теләүләрен әйткән иде. Ихтимал, бу эшне Саблонга тапшырырлар... Отфей хыялга бик бай иде, шуның өстенә ул үзе уйлап тапканнарның барысына да шунда ук үзе дә ышана башлый иде. Ул илчегә болан дип доклад ясады: — Саблон килүдән баш тартты, гомумән үзен бик әшәке тотты. Аны монда озакка җибәргәннәр икән, үзе, ике елга, диде. Ул Франция өчен радиотапшырулар оештырырга тиеш. Нивель ефәк яулык белән маңгаен сөртте: кара син, кабахәтне! Коточкыч заман, беркемгә дә ышанып булмый, турылык та юк, намус та юк. Ул үзенең Саблон турындагы мәкаләсен яңадан укып чыкты һәм өстәп язып куйды: «Бу шакшы сирена Прага микрофоны алдында утырып, французларны аздырырга җыена. Аның тирәсендә коммунистлар атып үтерә торган яхшы күңелле кешеләр, священниклар, офицерлар, студентлар тез чүгәләр, ә Саблон әфәнде безгә совет җәннәтендә кешеләрнең рәхәттә яшәүләре турында сөйләячәк. Без Прага сиренасына ышанмыйбыз, без беләбез, әгәр коммунистларны көч белән авыз- лыкламасаң, иртәгә Париж урамнарында, кызыл ерткычларның һөҗүме турында кисәтү ясап, гадәттәге сиреналар улый башлаячак». Ул мәкаләсен өләшү өчен тапшырмакчы булган иде дә, ләкин соңгы минутта гына, салкын канлы булырга, дип уйлады. Саблон башласын әле, бер сәгатьтән мәкалә һәммә редакцияләрдә булыр. Шул арада Саблон Прагада йөрде. Отфей белән сөйләшү аның кәефен кырды. Ул бөтенесенә ачулы иде. Нивель мине тыныч калдырырга теләми. Дөрес, алар миңа күп аванс бирделәр. Ләкин шул кадәр бәйләнергә ярамый бит инде!.. Унҗиде ел инде мин журналист, ә мондый нахаллыкны күргәнем юк иде. Акча ягы начар... Мин юлга чыгар алдыннан ук инде хатыи, агымдагы хисапта бик аз калды, дигән иде... Язарга туры килә. Нивель түләргә тиеш, хәтта кабул итмәсә дә... Мин, руслар тынычлык телиләр дип язармын, бу — бәхәссез. Иң көлкесе — мине коммунист дип саныйлар. Ә болар берсе дә миңа ошамый. Нигә алар һәммә җиргә дә плакатлар куйганнар, хәтта трактирларга да. Витриналарда товарларга караганда плакатлар күбрәк. Мин монда тора алмас идем... Ул гостиницага кайтканда, холлда кичә ул күргән Франция коммунистлары утыра иде. Аларның берсе: «Америкалылар Саблонга бик күп түләгәннәр, хәзер инде ул...» дип сөйләп утыра иде. Саблонны күргәч, тынып калды, газета укыган булып күренде. Саблон эченнән генә сүгенеп куйды һәм номерына менеп китте. Ул күңелсезләнеп утырды һәм нәрсә эшләргә белмәде. Бәлки ашап алыргадыр? Ашыйсы килми, ләкин моңа бер сәгать, хәтта сәгать ярым да китәчәк... Кинәт ишек кактылар. Ул тыныч кына ишекне ачты — 


 
горничиыйдыр дип уйлады. Бүлмәгә таныш булмаган бер кеше килеп керде һәм шатланып кычкырды: — һело, месьо Саблон! Менә сезнең белән шушы нәләт төшкән Прагада очраштык!.. Бил Костерның зиһене искиткеч иде. Моннан биш ел элек, Париж азат ителгәч үк, ул бер кичне Саблон белән үткәргән иде, алар икәүләшеп бер шешә виски эчтеләр. Аннары ул тагып берме, икеме тапкыр Саблонны урамда очратты. Ул аны бик яхшы исендә калдырды һәм үзенең дусы дип санады: үзенең юлына аркылы төшәргә маташкан кешеләрдән башка, ул үзе белән очрашкан кешеләрнең барысын да дус дип саный иде. Саблонның Прагада икәнен белгәч, Костер шатланды. Ул бер-ике рюмка салырга да өлгергән булса кирәк, — чөнки үзен гадәттәгедән иркенрәк тотты. Ул Саблонның иңбашына сукты: — Я, эшләр ничек? Безнең «боссыбыз» хәзер бер бит... Мин сезгә тәкъдим белән килдем... Безнең «босс» шигырь язып маташа. Миңа укып күрсәтте... Берсе төртеп язган шигырь. Аңлыйсызмы, тотылган балык комда буылып ята, ә ниндидер бер сволочь утырган да мәңгелек яшәү турында уйлый. Шәпме?.. Менә мин күрәм, синең кәефең начар. Саңакларың кипкән булса кирәк. Минем суым бар. Ул куе җирән пиджагының зур кесәсеннән шешә чыгарды һәм аны язу өстәленә куйды: — «Вайт хоре», иң яхшы марка. Түбәндә чүп-чар гына яки сливаныкы. Әйдә әле вискига чумыйк, комда буылып ятмыйк. Киттекме? Саблон Костерны күрәсе дә килми, ләкин ул вакытын кая куярга белмәде һәм җавап бирде: — Киттек. Габдулла Төхфәт тәрҗемәсе.