Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАНДА 1952 ЕЛДА МАТБУГАТ


 Совет хөкүмәте һәм Коммунистлар партиясе хезмәт ияләренең белем дәрәҗәләрен күтәрүдә бөтен мөмкинлекләрне тудыра. СССР да ел саен 40—50 мең исемдә китап басьш чыгарыла. 1952 елда Москва Бөтенсоюз Китап палатасы китап язмасына (№№ 1 — 52) 44 мең 576 исемдә китап теркәлгән. 1951 елда шул ук вакытта 39.957 исемдә китап теркәлгән иде. Республикабыз башка республика һәм өлкәләр белән берлектә туктаусыз алга бара. Чыгарылган китапларның еллык тиражы елдан-ел арта. 1952 елда Татарстан Дәүләт Китап палатасы 557 исемдә китап теркәде. Бу китапларның күләме 3 353 басма табак, 5 миллион 914.296 данә 557 исемдәге китаплар — фән тармакларына түбәндәгечә бүленә: 1. Марксизм-ленинизм классиклары әсәрләре — 55 исемдә, 290 басма табак, 482 мең 300 данә. Шулар эчендә — В. И. Ульянов-Ленинның әсәрләре 22 исемдә, 132 басма табак, 170 мең данә. И. В. Сталин әсәрләре 28 исемдә, 136 басма табак, 276 мең данә. Гомуми политик әсәрләр 62 исемдә, 303 басма табак, 696 мең данә. Шулар эчендә иптәш Маленковның КПСС ның XIX съездында ясаган отчет доклады 45 мең данә һәм КПСС ның уставы 55 мең данә. 2. Фәнни-техника буенча 18 исемдә, 51 басма табак, 52.158 данә. 3. Авыл хуҗалыгы буенча 61 исемдә, 248 басма табак, 166.746 данә. 4. Дәреслекләр һәм методик әсәрләр 118 исемдә, 1296 басма табак, 3 миллион 116 мең данә. Шулардай 34 исемдә, 278 басма табак 847.225 данә рус телендә. 5. Матур әдәбият 84 исемдә, 629 басма табак, 711 мең данә. Шулардай 75 исемдә, 567 басма табак, 598 мең 544 данә татар телендә һәм шулар эчендә 45 исемдә, 335 басма табак, 300.000 данә оригинал әсәрләр, 30 исемдә, 624 басма табак, 716 мең данә рус һәм башка телләрдән татар теленә тәрҗемә ителгәннәр. Шулар эчендә Кытай язу- чыларының әсәрләре, «Халык демократия илләре әкиятләре», казах теленнән Аит Муканов, атаклы төрек шагыйре Назыйм Хикмәт шигырьләре һәм башкалар. 6. Балалар әдәбияты 35 исемдә, 152 басма табак, 264 мең данә. Шулардан 4 исемдә, 14 басма табак, 27 мең данә рус телендә һәм 16 исемдә 90 басма табак, 114 мең данә рус һәм башка телләрдән татар теленә тәрҗемә ителгәннәр. 7. Медицина буенча 22 исемдә, 67 басма табак, 108.266 данә китап басылган һәм шулардан 8 исемдә, 9 басма табак, 45.306 данә татар телендә. 8. Төрле әдәбият 82 исемдә, 257 басма табак, 316.500 данә. 9. Сукырлар өчен әдәбият, 14 исемдә, 60 басма табак, 958 данә. Тираж ягыннан 1952 елда 1951 елга караганда 757 мең данә артык китап чыгарылды. 1952 елда барлыгы 15 исемдә, 156.528 басма табак, 921 мең данә гыйльми хезмәтләр, журнал һәм башка вакытлы матбугат чыкты. Татарстанда 1952 елда барлыгы 121 исемдә (күп тиражлы газеталарның исәбен китап палатасы алып
126 
 
 
бармый), 10.834 (еллык тиражы 51 миллион 559.980 данә) газета чыгарылды. Үткән елга караганда быел район газеталарының саны ике мәртәбә артты. Әгәр элек район газеталары атнага бер генә номер чыккан булса, 1952 елның май аеннан башлап атнага ике номер чыга башлады. Әгәр без бу газета санының артуын СССР күләмендә үткәрелгән булуын игътибарга алсак, тик кәгазь промышленностеның гына да ике мәртәбә үсәргә тиешлеген күрәчәкбез. Әлбәттә, эш бер кәгазьдә генә түгел, ул зур чараны гамәльгә ашыру өчен урыннарда бик күп типографияләрне яңа көчле машиналар белән тәэмин итәргә туры килде. 1952 елда барлыгы 94 исемдә, 95 басма табак, 690 мең данә афишалар, листовкалар басылып чыкты. Шулардан 49 исемдә, 40 басма табак, 349 мең данә рус телендә, 5 исемдә, 8 басма табак, 10. 500 данә чуваш телендә һәм 3 исемдә 9 мең данә рустатар телендә. Илебездә китап чыгару эшенең алга китүе белән берлектә, культура почмакларының саны да һәм анда булган китап фонды да артты. Республикабызда 1952 елда барлык китапханәләрнең саны 524 булган булса, 1953 елда ал арның саны 717 гә җитәчәк. Шулар эчендә республика китапханәсе 1, район китапханәләре 70, шәһәр эчендәге китапханәләр 47, авыл китапханәләре 56. Бу 717 китапханәдән тыш тагын профсоюзлар карамагында 47 китапханә, гыйльми-техник учрежде- нияләрдә 27 китапханә, югары уку йортларында 9 китапханә, урта мәктәпләрдә 23 китапханә, педучили- щелар карамагында 8 китапханә һәм төрле ведомостволар карамагында 10 китапханә бар. Шулай итеп 717 китапханәдән тыш тагын 151 китапханә булып, республикабызда барлыгы 868 китапханә эшли. Китапханәләребезнең сан ягы белән бергә соңгы елларда аларның китап фондлары да бик күп артты. /Мәсәлән, әгәр 1946 елда культура- агарту учрежденияләренә караган китапханәләрнең китап фонды 1 мил- ЛИОН 166 мең 692 данә булган булса, 1952 елда китап фонды 2 миллион 
886.550 данәгә җитте. Республикабыздагы китапханәләрнең китап фонды артканын бибколлектор тарафыннан китапханәләргә җибәрелгән китап саныннан} да күренә. Бибколлектор 1951 елда 812 мең 400 данә китап җибәргән булса, 1952 елда китапханәләргә 826 мен 500 данә китап җибәргән. Китапханәләребездә укучыларның саны да елдан-ел арта бара. Мәсәлән: әгәр 1946 елда 134.212 китап укучы булган булса, 1952 елда китап укучыларның саны 443.552 гә җитте. Республика китапханәсенең үзе генә 1952 елда 579.209 китап биргән һәм шулардан 294.397 данәсе абонемент аркылы һәм 302.812 данә китап уку залында бирелгән. Республикабызда иң бай китапханәләрдән саналган Казан Университеты карамагындагы гыйльми китапханәсендә 1952 елда 3401 укучыга 283.383 мәртәбә ел буена 734.290 данә китап бирелгән. Гыйльми китапханә 1952 елда укучыларга 123 мең данә гомуми- политик китап биргән. Шулардан, иптәш Сталинның КПСС ның XIX съездында сөйләгән рече (барлыгы 110 данә) 603 тапкыр бирелгән; иптәш Маленковның КПСС ныц XIX съездында ясаган отчет доклады (222 данә) 863 тапкыр бирелгән. Иптәш Сталинның «СССР да социализмның экономик проблемалары» дигән әсәре (226 данә) 1466 тапкыр бирелгән. 1953 елда матбугат эшебез тагын да зур адымнар белән алга бара. 1953 елның үткән 4 аенда гына Татарстан Дәүләт Китап палатасына 171 исемдә китап килеп кергән. Аларның барлык тиражы 2 миллион 781.393 данә. Югарыда китерелгән саннар, ул коры саннар гына түгел, алар өлкәбезнең экономик һәм культуралы үсешен күрсәтәләр. Боларның барысы да бөек Коммунистлар партиясенең милли политикасы җиңешен күрсәтәләр. Бу уңышларга, әлбәттә> безнең халкыбыз социалистик дәүләттә генә ирешә алды.