Логотип Казан Утлары
Публицистика

Н. Г. ЧЕРНЫШЕВСКИЙ РОМАННАРЫН УКЫГАНДА


Яшьлек истәлекләреннән ) 
Николай Гаврилович Чернышевскийның «Нәрсә эшләргә» исемле романы турында беренче тапкыр Актүбә шәһәрендәге рус-татар мәктәбе; нең рус теле укытучысы Николай Федоровичтан ишеттем; Ул «рөхсәт ителгән» уку китаплары белән генә чикләнми иде. Аның дәресләрендә без Пушкинның күп кенә шигырьләре патша цензурасы тарафыннан тыелганлыгын, Радищев һәм Чернышевскийның халыкны азатлык көрәшенә чакырган китаплар язганлыгын белдек. 1914 елның яз башында, дәрестән буш көндә, Николай Федорович безне кырга алып чыкты. Аяз, җылы көн иде. Туфрак инде кипкән. Иртәнге җилдән әрем исе аңкый. Күз күргесез югарыда тургайлар сайрыйлар. Ояларыннан казып чыгарылган балчык өстендә, алгы аяклары белән борынын ышкып, йомран сызгыра. Әле кайчан гына яр буендагы таллыкларны каплап ташыган Иләк елгасы, тагын саегып, җәйге эзенә төшкән. Безгә, яраткан учителебез артыннан, балакларны сызганып, аксыл комлы кичү аша, яланаяк аргы якка чыгу бик тә күңелле булды. Кысан алачыклардан шушындый иркен далага чыккач, йөгерәсе, шаярасы, тормыш ачысын онытып торасы килде. Учитель үзе дә, шул ук тойгы белән дәртләнеп, безнең уеннарга катнашып китте. Бераздан ул безне, яр кырыендагы ялгыз тирәк ышыгына чакырып, Чернышевский романының кайсыдыр дәрестә телгә алынган герое — Рахметов турында сүз башлады. Ул заманда хатын-кыз аеруча нык изелә иде. революциядән элек хезмәт иясе татар__хатьш_-кызларь1ның аянычлы w„язмышын хәзер_г_е_буыц_ картлардан йшетещ китаптан 'укып кына белә. Алар туып-у.скән бөкре йортларны, и шелеп ayTi асын өче н, бает ы р ы к^беләнтерәткәннәр. Салам- нарын җил иоЖып'бетергән түбәләрдә алабута, кычыткан үсеп_з^ыра. Морҗаларыннан ачы төтен көйрәүче бу сукыр тәрәзәле өйләрдә, _кече яшьтән үк ирләрдән качып-посып, күл әгәдә. яшәргә өйрәтелгән ничәмә- Тшчә буын хатын-кызның гомере черегән.7 ~~ Аларның өсләрендә үзләре үк эрләп, тукып кигән алача күлмәк. («Алача да күлмәк суга ЗелмимГ ак атасы җиргә күк атам. Кычкырып ук җырлап һайн җибәреп, янган йөрәгемне юатам» — дип тикмәгә җырламаганнар...). Аякларында чабата. Башларында, бит-күз. капларга җайлап бөркәнелгән, арзанлы яулык. Чырайларында, — менә хәзер кем Дэ_булса башка сугар төсле, — өркү аралаш сагаю тойгысы; Моңсу күзләр, ди^НәК] йола чаршавы белән дүрт яктан өретелгән тормышка, кад> гап-сыкрап карыйлар. Заманасында Казан, Оренбүргдбащлары очсыз, җүңдәм эшче кулларны — соңгы чиккә җиткерелгән шушы ач хатын-кызлар арасыннар 
72 
 
 
яллаганнар. Иген-үлән көйгән кытлык елларда, тамак ялгарлык урын эзләг\ шәһәргә килгән һәм үзе башкарырдай кул эшен таба” алмый тинтерәгән сала кызларының хәле тагын да. авыррак. Капка’ТашГ'кТгы- лып йөри торгач, аларның бер өлеше — «тәтәй» асраучы азгыннар тырнагына барып кабалар иде... Рус теле укытучысы безгә Чернышевскийның «Нәрсә эшләргә» романы турында сөйләгән чагында, минем күз алдымнан берәм-берәм әнә шул изелгән, тапталган, хокуксыз, бәхетсез хатын-кызлар уздылар. Чернышевскийның узган йөзнең алтмышынчы елларында ук шул хәлне күрүе, хатын-кызларны ирекле, тулы хокуклы, бәхетле тормышка бары тик революция аркасында гына чыгару мөмкинлеген аңлавы — безгә аеруча көчле тәэсир ясады. Ул чагында инде мин Тукайның йөрәк тетрәткеч ярсулы тойгы белән I язылган «Эштән чыгарылган татар кызына» исемле шигырен яттан белә I идем. Мәҗит Гафуриның «Татар хатыны», Миргазиз Укмасыйның «Ки- лен»е, Шәриф Камалның «Сулган гөл»е — революциядән элек татар хатынкызларының ачы язмышын сурәтләгән бу әсәрләр шулай ук таныш идс. Чернышевскийның «Нәрсә эшләргә» романы турында Тургай даласында уздырылган беседадан соң ул әсәрләрнең эчтәлеге тагын да тирәнрәк аңлашылды. Ул чагында Габдулла Тукайның, Гафур Коләхметовның бу романны яратып укыганлыклары безнең яшьтәшләргә анык билгеле бул- маса да, аларның Чернышевскийлар традициясен үз иҗатларында дәвам ^иттерүләрен шушы беседадан соң ачык күрдек. Чернышевский романындагы уңай геройларны Николай Федорович безнең күз алдыбызга җанлы үрнәк итеп бастырды. Рахметов, Кирсанов, Лопухов һәм Вера Павловнага без үз арабызда яшәгән якын дуслар итеп карарга өйрәндек. Ләкин безне рус революцион-демократик әдәбияты күтәргән бөек идеяләр рухында тәрбияләргә омтылучы Николай Федоровичка патша чиновниклары Актүбәдә артык яшәргә ирек бирмәделәр. Озакламыйча империалистик сугыш башланды. Шәһәр урамнары фронтка озатылучы солдатлар белән тулды. Шул ук вакытта полиция империалистик сугышка каршы агитация алып баручыларны төрмәгә, сөргенгә җибәрергә кереште. Николай Федорович та шулар арасына эләкте... Н. Г. Чернышевскийның тормышы һәм иҗаты белән киңрәк танышу миңа бары тик революциядән соң гына мөмкин булды. 1921 елны» Москвада хәрбипедагогик институтта укыган чагымда, миңа А. В. Лу- начарскийның әдәбият тарихы буенча берничә лекциясен тыңларга туры килде. Ул безгә институт китапханәсендә Чернышевскийның бишенче ел революциясе аркасында гына дөнья йөзен күрә алган ун томлык әсәрләр җыелмасы барлыгын әйтте. Аны шунда ук алып укырга теләүчеләр шул хәтле күп булып чыкты, «Нәрсә эшләргә» һәм «Пролог» кебек романнарны, кемнеңдер тәкъдиме буенча, кичләрен тулай торакта күмәкләп укудан башка чара калмады. Безнең торак ач җәнлекләрнең үкерүе колак төбендә үк яңгырап торган зоопарк күршесендә, Волков тыкрыгындагы йортка урнашкан иде. Чернышевский романнарын укырга керешкәч, без ул тавышларны ишетмәс булдык. Хәтта ачыгу тойгысы да ничектер онытылды (ул елны без көнлек паектан Волга буендагы ачларга һәм шефлыгыбыздагы балалар йортына өлеш чыгара идек). Безнең өчен, Совет Армиясе сафында хезмәт итүче яшьләр өчен, Чернышевскийның безнең әби-бабайлар изелеп яшәгән чорда, Алексеевский равелин төрмәсендә иҗат иткән якты образлары, аларның идеаллары, азатлык өчен көрәшләре, югары мораль сыйфатлары аеруча якын һәм кадерле иде. Безнең буын шул идеалларны, өметләрне тормышка ашыру бәхетенә иреште. Тагын берничә ел вакыт узды. Ниһаять, мин күптәнге теләгемә ирештем: Чернышевскийның туган шәһәренә — матур йортлары, төз урамнары, яшел бакчалары белән данлыклы Саратовка барып чыктым. Октябрь
73 
 
 
революциясеннән соц биредә, В. И. Ленин тәкъдиме буенча, бөек рево- люционер-демократныц тормышын, көрәшен чагылдырган музей оештырыла. Менә ул — Чернышевский туган, яшьлек еллары һәм гомеренең соңгы көннәре шунда узган тарихи йорт. Балконлы, колонналы фасады Волга ярындагы бакчага караган бу йортта Чернышевскийның кулъязмалары, китаплары, фотографияләре, өйдә һәм сөргендә кулланган әйберләре тупланган. Музей бүлмәләрендәге күргәзмәне карап узган чагында, Чернышевскийның яшьтән үк үзенең барлык акыл һәм йөрәк көчен халыкка, революцион көрәшкә багышлавын, искиткеч тырыш эшчәнлеген күреп, дулкынланасың. Саратовта чагында ук ул немец, латын, француз, грек, гарәп, фарсы һәм татар телен өйрәнә. Күргәзмәдәге кулъязмалар арасында мин аның үзе өчен төзегән татарча әлифбасын, сүзлеген һәм ярлы бер сукбайның биш сорау белән патшаны аптырашта калдыруы турындагы татарча легенданың текстын очраттым. Бу вакытта инде Чернышевский яшерен революцион оешма члены Ханыков белән дуслаша һәм коллыкта яшәүче крестьяннарны революцион восстаниегә чакырып воззвание язарга хәзерләнә. Шуның белән берлектә ул үз заманындагы барлык әдәбият, тарих, философия әсәрләрен укырга да, иҗат эше белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Ял итүне белми торган бу ялкынлы эшчәнлек — төрмә стеналары эчендә дә, сөргендә дә кимеми. Суд көнен көтеп, Алексеевский равелин казематында яшәгән ике еллап вакыт эчендә Чернышевский башкарган кулъязма хезмәтләр 205 табаклар чамасы исәпләнә. Димәк ул һәр ай саен уибер-унике табаклык зур бер китап күләмендә оригиналь әсәр язган яки тәрҗемә иткән. Шул җөмләдән ул «Нәрсә эшләргә» романын 1862 елның декабренда яза башлап, 1863 елның апрелендә төгәлли. Чернышевский музеен гадәттәге кызыксыну тойгысы белән генә күздән кичерү мөмкин түгел. Андагы һәрбер экспонат, һәрбер документ — тирән уйлар, дәртле тойгылар тудыра. Чернышевскийның боярлар кул астында изелүче крестьяннарга атап язган воззваниесен күргәч, мин күңелемнән Каюм Насыйри белән Габдулла Тукайны искә алдым. Патша хөкүмәте Чернышевскийны эзәрлекләгән караңгы елларда татар халкы эченнән күтәрелгән мәгърифәтче Каюм Насыйриның әдәби эшчәнлеге башлана. Коточкыч авыр, кысан заманада башлана бу эшчәнлек. Менә аның 1858 ел апрелендә язган хатыннан берничә юл: «Ялгызлыктан башка читен эш бармы икән?.. 15 елга якын мәдрәсәдә яттым. Миңа һичбер тиң чыкмады, ялгыз булдым. Семинариядә ике ел торамын, анда һәм ялгыз. Ни итмәк кирәк, белмимен, мин кая барсам да дөнья тар...» Тагын бер елдан ул икенче бер хатында шуны ук кабатлый: «Мин бер китап яздым. Саф татар телендә... Словарь ясадым... Ләкин бастырырга һичбер сәбәп юк. Акча юк... Белмимен ничек бастырырмын икән». Каюм Насыйри, татар халкының тарихында беренче буларак, рус галимнәренең ярдәме белән, физика, математика, география, әдәбият, рус теле укыта торган мәктәп ачарга тырыша. Ләкин купецлар яшәгән иске Казанда бу бердәнбер мәктәп өчен уңайлы йорт табылмый. Насыйри Мокрый урамындагы бер подвалда укытырга мәҗбүр була. Подвал өстендә фәхешханә. Күршедә сыра залы, ишек алдында кабак. Хәтта шул ташландык урында да укыту эшен алып барырга татар реакцион байлары ирек бирмиләр, полициягә әләкләп, мәктәпне яптыралар. Шул ук язмышны, шундый ук эзәрлекләүләрне халык шагыйре Тукайга да татырга туры -килә. 1911 елның язында Тукай Саратовта була. Ул утырган пароходта халыкның маңгай тире исәбенә «франт- шик»ларча киенгән татар алпавыты бара.  
74 
 
 
«Ул хәзер туктар сиңа, и ач авыл, мохтаҗ авыл! Җимерек өй каршында ич оҗмах кеби кәйфиясе. Җаннарым, күз нурларым, сез бу мәһабәтне күреп, Җан ачып, «Во как!» дисез, мазлум мужиклар семьясе». Изелеп, таланып яшәгән крестьяннар ул елны бөтенләй ач калалар. Волга буйларын гизеп, ачлыктан кырылучы меңнәрчә хезмәт ияләренең кайгысын уртаклашып, Тукай ялкынлы воззвание теле белән «Көзге җилләр» шигырен яза: «Иң сөекле эшче әүләдем бу ел ач калды, дип, Изге, шәфкатьле анабыз — мәрхәмәтле җир елый. Куйса монда корткалар төшкән тешен алтын белән, Бер телем икмәк дип, анда назлы нечкә бил елый...» Утлы нәфрәт тулы бу юлларда бөек революционер Чернышевский идеяләренең яшәве көн кебек ачык. «Чернышевский һәм Добролюбов,— ди иптәш Жданов, — әдәбиятны халыкка изге хезмәт итү дип карыйлар. Патша строе шартларында Россия демократик интеллигенциясенең иң яхшы вәкилләре шушы саф теләкле югары идеяләр өчен һәлак булдылар, каторгага, сөргенгә киттеләр. Бу данлыклы традицияләрне ничек онытмак кирәк?» Совет халкы, Коммунистлар партиясе Николай Гаврилович Черны- шевскийны, шушы бөек революцион традицияләргә нигез салучыларның иң күренекле вәкиле санап, олылап искә ала, аның әдәби мирасын тирән ихтирам белән өйрәнә, халык интересы өчен шундый батыр көрәшчеләр, бөек патриотлар җитештергән туган илебезне коммунизмның тулы тантанасына алып бара. 
Июль, 1953.