Логотип Казан Утлары
Шигърият

МУСА ҖӘЛИЛ ШИГЫРЬЛӘРЕ 


ДУСКА 
(А. А.) 
Кайгырма, дус, яшьли үләбез, дип, Без алмадык сатып гомерне, Үзебезчә яшәп, үзебезчә Без чиклибез аны түгелме? Билгеләми гомер озынлыгын Еллар саны, картлык җитүе, Бәлки менә шушы үлем безгә ? Мәңге бетмәс яшәү китерер? Мин ант иттем җанны кызганмаска Саклар өчен халкым, илемне, йөзәү булса гомрең, син барсын да Шушы юлга бирмәс идеңме? Шатландыра безне көн дә илнең Бер-бер яңа уңышын ишетү; Нинди зур көч читтә — үз-үзеңне Халкың белән бергә хис итү. Мин тиремне саклап исән калсам, Үлем миннән аша сикерсә, Шул яшәүме булыр, «хаин!» диеп,. Ил битемә минем төкерсә? Юк, теләмим мин бу «исәнлекне», йөрәк минем моңа үчекмәс. Кешеме мин илем үги иткәч, Җирдә миңа эчәр су беткәч?! Юк, кайгырма, дускай, безнең гомер Ил гомеренең тик бер чаткысы Без сүнсәк тә безнең кыюлыктан Арта бары аның яктысы. Батырлык һәм илгә турылыкны Шушы үлем белән белдерик,  
1943 
55 
 
Безнең яшьлек шушы хисләр белән Данлы иде, көчле иде бит!! Чикләнсә дә гомер, яшьлек безнең Эзсез сүнә, диеп уйлама! Әйтсен яшьләр: менә шулай яшәп, Шулай үлсәң иде дөньяда. 
X. 43. 
ХӨКЕМ АЛДЫННАН 
(«Кылыч хан» трагедиясенә) 
ЧЕРЧЕТЛАР ХАНЫ Хөкем җитте, безне чыгардылар һәм тезделәр бер буш урынга. Кояш батты, ахры теләмәде Бу хурлыкка шаһит булырга. Үлән юеш иде, әллә чыктан, Әллә җирнең зарлы яшеннән, Урман, таулар, күлләр... бар да куркып Томан арасына яшеренгән. Тышта салкын, Бары аяк белән Тойдым җирнең таныш җылысын. Җир йөрәкне минем җылытмакчы Анам төсле өреп сулышын. Кайгырма, җир, йөрәк калтырамас Синең өстә чакта аяклар. Аның исме белән ачылган тел, Үлгәндә дә аны кабатлар. Менә алар, черчет хакимнәре, Кызыл күзле, юеш танаулы. Тик белсеннәр, алар түгел, ә без Гаепләүче бүген аларны. Җиз балтасын җәллад кайраганда, Эт ләззәтен тоеп канында, Черчетләргә каршы соңгы сүзне Без әйтербез хөкем залында. Килер ул көн, халык хөкем итәр, Карар булыр кискен һәм кыска. Каным белән язган соңгы җырым, Бул гаепләү акты фашистка 
’ «Фашистка» дигән сүз кире яктан язылган.
XI.1943 
56 
 
ШАТЛЫКНЫ КАРШЫЛАП 
Кайгы, миннән тизрәк кит инде, Синең көнең бетте бит инде. Кунак булдың миндә җитәрлек, Бер уйласаң, ис тә китәрлек. Айлар буе минем бүлмәмдә, Булып ямьсез кара күләгә, Боектырып назлы күңелне, Карауладың минем гомерне. Киендердең мине карадан, Яңагымны эчкә батырдың. Шатлык килде миңа яңадай, Кайтты илгә җиңеп батырың. Кайтып керде дәртле, сөйкемле. Өйгә кояш кергән шикелле. Кая монда урын кайгыга, Кайгы хәзер үзе кайгыра. Бар зарымны хәзер оныттым, Кара шәлем салып ыргыттым. Йөздә күрәм таңның алсуын, Баса алмыйм йөрәк ярсуын. Тәрәзәмне ачтым кояшка, Кояш башка бүген, көн башка, һәммә җирдә шатлык, иркенлек, Син бит, иркәм, моны китердең. Бүлмәм бүген гөлгә өртелгән Шатлык, бәхет, әйдә, уз түрдән! Ә син, кайгы, тизрәк кит инде! Сиңа урын бетте бит инде. Х.1943 
КАТЫЙЛЬГӘ18 
Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда, Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә, Кирәк икән, үләм аягүрә, Балта белән башым киссәң дә. Меңен түгел, бары йөзен генә Юк итәлдем синең сыңарның һәм халкымнан кайткач шуның өчен Мин тезләнеп гафу сорармын. XI.1943 
ИКЕ ЙӨЗЛЕ ДУСКА 
Киемем минем кырык ямаулы да, Күңелем саф аның каравы. Син купшы, тик тузган йөрәгеңнең Җитмеш җиде төрле ямавы.  
                     18 Катыйльгә- үтерүчегә. 
57 
 
ЕГЕТ КӨЧЕ 
Ул кабатлап лачын йөрәгенең Изге антын сөйгән халкына, Автоматын асты аркасына һәм атланды акбүз атына. 
Егет үткән юлда сафлар сынды, Туплар ауды, танклар ватылды. Кайдан алды егет мондый көчне, Кайдан алды мондый ялкынны? 
Байрак итеп илгә турылыкны, Утны, суны кичте бу егет. Автоматы түгел, аты түгел, Анты белән көчле бу егет. I9.XI.1943 
КАНДАЛА 
Төрмә күңелсез, анда тычканнар һәм сәке тулы кандала туе. Кайвакыт шулай мин эч пошканнан Кандала чүплим, ятып көн буе. һәм уйлыйм үзем: төрмә нигезен Ватасы иде, сүтәсе иде. Кандала итеп хуҗаның үзен Тотасы иде, сытасы иде. 
ХЫЯЛ 
Ялыктырды инде бикле тормыш, Көне-төне һаман бер төрле. Ирексезлек, тарлык йөрәктәге Бар өметне, дәртне үтерде. Таш диварлар алды шатлыгымны, Биреп картлык, кайгы, ютәлне. Ишегемә барсам, ишек бикле, Тәрәзәмә килсәм, челтәрле. һәр таң көтә мине дар агачы, Кайгы арта кайгы өстенә. Яшәү миңа татлы хыял гына, Шатлыкларым авыр төш кенә. Сирәк-мирәк тимер челтәр аша Таң нурлары күктән коела. Ал яулыгын ябынып минем янга Бәхетем килә төсле тоела.
58 
 
Сөйгән кызым кебек елмаер да, Үбәр төсле үрелеп нрнемпән. һәм чакырып ирек бәйрәменә Ул җитәкләр төсле җиңемнән. Әйтер төсле: «Мине юкка гына Көтмәдең син көн дә зарыгып. Килдем сиңа ирек, яшәү алып, Гомерең таңы булып кабынып». Хыял, хыял!., нинди ләззәтле сип, Ташламыйсың мине һич кайчан. Бу тарлыкта ялгыз нишләр идем, Ярый әле син бар, ичмасам! Беләм, ләкин яшәү килмәс миңа, Бар хыялым шунда табылыр: Бәхет, яшәү илгә бүләк итеп, Җиңү таңы тиздән кабыныр. XI.43 
СОҢГЫ ҮПКӘ 
Эче1ң тулы каргыш, үпкә белән Китәм инде җирнең өстеннән. Мескен әни мине юкка гына Күз нурларын түгеп үстергән. Юкка гына күкрәк сөтен имезеп Бишек җыры җырлап тирбәткән. Дөньясына нәфрәт, каргыш булып Чыкты ул җыр минем йөрәктән. Әйтче, дөнья, синең газабыңа Түзмәдемме хәлем беткәнче? Түзмәдемме... иксез-чиксез сабырым Яшем белән агып беткәнче? һәр хәшәрәт җирдә теләгәнчә Суда йөзде, суда җебенде. Ә мин менә соңгы сулышымда да Чылаталмыйм кипкән ирнемне! Мин күрмәдем дуслык... дус уриына Богау кысты минем кулымнан. Кояш... ул да үләр минутымда Мәхрүм итте мине нурыннан. Үләм, дидем, ярый, тик кайгырдым, Күреп үлсәмче, дип, кызымны! Анам кабре — туган туфрагыма Куеп үлсәмче, дип, йөземне! Нигә миңа төрмә кабер булды, Ник кан юды йоклар урынымны?  
9—12 
59 
 
Җирне әллә артык сөйгән өчен Җылысыннан мәхрүм булдыммы? 
Дөнья, сине Ләйлә төсле күреп, Мәҗнүн гыйшкы белән яраттым. Ә син минем керсез йөрәгемне Вәхши этләреннән талаттың. 
Айрып мине анам-ватанымнан Кай җирләргә китереп ташладың. Еласам да үксеп, үз илемнең Туфрагына таммый яшьләрем. 
Туган илем, үксез улың булып, Үләм инде читтә тилмереп. Яшем барсын сиңа елга булып, Каным шытсын кызыл гөл булып. 
БЕР ҮГ ЕТ 
(Кешелек турында) 
"Мин күп күрдем филдәй кешеләрне, Киң күкрәкле, тимер бәдәнле, Тик күрәсе иде эше белән Кеше булган иң чын әдәмне. 
Кем сокланмас көчкә, тимер сынса Һәм су чыкса баскан эзеңнән. Тик ни файда, көчең филдәй булып, Эшең булса чыпчык тезеннән. 
Эзе калсын керсез намусыңның Ни үтсә дә синең кулыңнан. Көчлелегең белән горурланма! Кешелегең белән горурлан! 
һәр адмыңда синең туры акыл, Көчле йөрәк эзен күрсеннәр. Кылыч белән түгел, турылык һәм Чынлык белән көчле кешеләр. 
Син яшәмә җирдә файдасыз бер Түмгәк булып тигез урында. Янып калсын гомрең маяк булып, Үзеңнән соң килгән буынга. 
Утта булган балчык кире купмас, Эштә булган тимер тутыкмас. Эш күрсәткән ирне ил онытмас, Каберенә эзне суытмас.

12.XII.43 
60 
 
 
СЕРЛЕ ЙО МГА К 
Әкияттәге серле йомгак булып Тәгәрәде тормыш сукмагым. Озак бардым: ахры көн батканда Шушы йортка барып туктадым. Әкияттәге дию патшасыдай Р1орт хуҗасы чыкты каршыма, Балта аскан, бөркет үләксәсен Бүрек птеп кигән башына. Әкияттәге төсле тимер капка, Күз кадәрле тишек капкада. Дию карап һәркөн шул тишектән Корбаннарын санап мактана. Дию өчен көн дә йөз учакта Кәбап кыза әдәм итеннән; Шушы йортта икән кара бәхтем, Мине илдән тартып китергән. Эх, сез, шомлы әбием әкиятләре, Кая сезгә җитү чынлыкны?! Сүз җитәрме сөйләп аңлатырга Бу йорттагы вәхшәт, коллыкны! Кая гына аяк атласаң да, Саклый монда дию тозагы, һәр тыкрыкта үлем күләгәсе, һәр ишектә коллык йозагы. Шундый тәртип монда: акылы барның Балта белән башын чабалар. Ишекләре бикле килеш яна Карт аналар, бала-чагалар. Дию өчен зыйфа билен бөккән, Мәхрүм булып аштан, иректән, Илләреннән куып китерелгән Хөрмә кебек кызлар, егетләр. йөрәк елый, таныш яңакларда Канлы яшь һәм сулган төс күреп. Күргәннәрем шомлы әкият кебек, Кичергәнем авыр төш кебек. Нәүбәт җитәр миңа, тик мин үлгәч, Җырларымны минем кабатлар Мин юлымда туктап назлап үткән Гөлҗимешләр, гөлләр, наратлар. Әкияттәге серле йомгак булып Җырым калды сүтелеп юлымда, Сез табарсыз килеп шушы эздән Мине соңгы йөрәк җырымда.  
61 
 
 
АЛМАН ИЛЕНДӘ 
Синме сон. бу — бөек Маркс иле һәм давыллы Шиллер ватаны? Тоткын итеп сиңа китерде дә, «Кол» дип мине немец атады. Әйт сип миңа: утлы, «Рот-фронт»лы Көннәреңне кая югалттың? Нигә мине — Клара әбисенең Сөйгән улын — кыйнап елаттың? Шулай дипме сине белә идем, Гёте белән шашкан чагымда? Бетховенның кыю симфониесе Ник яңрамый мәрмәр залында? Хөр йөрәкле Гейне гашыйгына Хуҗаң тимер богау кигезде. Карл белән Роза каны тамган Төрмәләрнең бозын имезде. Мин күрмәдем синдә кояш нурын, Баскан аны канлы тузаның. Тик таныдым батыр Тельман яткан Подвалларның авыр йозагын. Шулай укмы, Карл Либкнехтны һәм Розаны буып үтергән Бурзайларың бер көн алып чыгып Ыргытырлар мине күпердән? Кая соң сез Гейне һәм Марксны Тыңлап үскән мәгърур егетләр, Алар бакчасында үскән гөлләр, Вельгельм Тель, Энгельс кебекләр? Арагызда кем бар — Цеткин улы, Тельман егетләре — кайсыгыз? Ишетегез корыч ирек тавышын, Төрмәләрне безнең ачыгыз? Саф-саф булып тагын 19 нчы Елгы төсле җырлап килегез, һәм күтәреп өскә уң йодрыкны, «Рот-фронт» дип җавап бирегез. Борыгыз муенын комсыз карчыганың, Кояш чыксын Алман җиренә. Күтәрелсен Тельман трибунага, Маркс, Гейне кайтсын иленә. Арагызда кем бар — Цеткин улы, Тельман егетләре— кайсыгыз? Ишетегез бөек хаклык сүзен, Төрмәләрне безнең ачыгыз.  
62 
 
 
кылы ч 
«Кылыч белән кергән, Кылычтан үләр» Александр Невский. 
— Аягында, егет, күн итек, Көмеш саплы кылыч билендә. Аргансыңдыр авыр юл үтеп, Кунып китче минем өемдә! 
Төреп сине ефәк юрганга, Йоклатырмын пазлап, иркәләп. Кан, яшь белән жирне юарга Өлгерерсең әле иртәгә! 
Зифа буйлы купшы офицер Яшь хатынның сүзен ишетте Гайрәтләнеп көяз башкисәр Каты ябып керде ишекне. — Чибәр хатын, сине яраттым, Кем син үзең, белмим исемеңне, Табып китер тавык, аракы! Җәй урныңны, чишен өстеңне! 
Хатын суеп тавык пешерде, Аракысын салып эчерде. Майлы күзле майор бу сыйдан Кәефләнде, тәмам исерде. 
Кадерен белеп юмарт бу өйнең Ул тарттырды итек кунычын. Салып бирде аннан мундирын, Көмеш саплы матур кылычын. 
Майор ятты, Юан корсаклы, — Я, ач, диде, миңа кочакны! Сузып аңа ялап кылычны Хатын әйтте аңа шул чакны: — Син хурладың минем җиремне, Син үтердең минем иремне, Инде тагын йөрәк хисемне Калҗа итеп сиңа биримме? Килешсә дә кылыч билеңә, Көтмә бүген ярдәм кылычтан! Кылыч белән кердең илемә, Үлемең булыр шушы кылычтан. Шуннан хатын сузып яткырды Бу котырган камыр батырны. Көмеш сабына кадәр кылычны Йөрәгенә аның батырды.  
63 
 
 
Сый җитәрлек булды тилегә! Тыпырчынма, майор, тынычлан! Кылыч белән кердең илемә һәм үлемең булды кылычтан. 
ЯРАЛАР 
Безнең белән бергә авыр йөкне Күп тарттыгыз, чибәр сеңелләр! Җиңегездә җылы кан эзләре, Күзегездә кара сөремнәр! Яралыны юып бәйләдегез, Күтәрдегез җиргә ауганны. Чәчләреннән сыйпап йоклаттыгыз Походларда йөреп арганны. Яралылар сезнең җылы кулдан Савыгып кире җиргә бастылар. Рәхмәт сезгә, илнең иркәләре, Көләч йөзле, кыйгач кашлылар! Җиңү белән куып бар кайгыны Гөлләр кочып илгә кайттыгыз. С өе иде р де талган к ү! 1,ел л ә р н е йөзегездән төшкән яктыгыз! Тик, сеңелләр, чибәр кыз кардәшләр, Бик күп әле илдә яралар. Яраланып ауган зур калалар, Аналары үлгән балалар. 
Авыр сулап яткан таш йортларга Хәят бирсен җитез кулыгыз. Терелтегез үлгән шәһәрләрне, Үксезләргә ана булыгыз! Батыр каны сеңгән басуларга Тамсын хәзер алтын тирегез! Сез җиңдегез яуны, Җимереклекне, Бөлгенлекне инде җиңегез! 
Ш А Г Ы Й Р Ь 
Төн утырып шагыйрь шигырь язды, Ак кәгазьгә тамды яшьләре. Тышта давыл иде. Бертуктаусыз Күк күкрәде, яшен яшьнәде. Җил ишектән кереп өстәлдәге Кәгазьләрне чәчте, туздырды. Аннан чыгып тышка, йөрәк яргыч Ачы тавыш белән сызгырды.
64 
 
 
Тау-тау булып дәрья дулкынланды. Яшен сукты калын имәнне. Эчпошыргыч шомлы тынлык басты. Тирәдәге карсак өйләрне. 
Тик төн буе шагыйрь бүлмәсендә Ут балкыды көннән яктырак. Давылланып аның йөрәгеннән Ак кәгазьгә хисләр актылар. 
Шагыйрь торды тынып таң алдыннан, Язганнарын җыйнап яндырды. Үзе китте чыгып... Җил басылды, Давыл тынды, ал таң кабынды. 
Төн утырып шагыйрь нәрсә язды? Нинди хисләр аны ярсытты? Язганнарын биреп җил иркенә Таңда үзе кая ашыкты? 
Давылланып көчле җилләр исәр Йокыгызны бүлеп кичләрен, Давыл белән туган таң нурлары Сөйләр сезгә аның хисләрен.
65 
 
 
НУРИ АРСЛАНОВ 
ҮЛЕМСЕЗ ШАГЫЙРЬГӘ Муса Җәлилгә. Элек синең белән без якыннан Таныш түгел идек: Тик укучың булып белә идем Сине шагыйрь итеп. Хәзер мин дә гүя бик якының, Иске дустың синең, Дустың синең барлык халыклары Бөек туган илнең. Шагыйрь, Каның белән язган сүзләр Җанга ялкын сала, Синең эшең, батыр исемең белән Күңел горурлана. Бар аналар бала имезгәндә Күкрәк сөтен биреп, Теләк теләр: — бала синең кебек Батыр булсын, — диеп. Баш өстеңдә фашист палачлары Балта күтәргәндә, Син йөрәгең тибешен тыңлагансың, Үлем көткән хәлдә. Зәгыйфь тәнне мөмкин газапларга һәм буярга канга, Мөмкинме соң хисләр белән янган Җанчы богауларга! Моабитның тимер ишекләре Шартлап ачылганда, Ирек давылы шаулап килгән чакта, Син булмадың анда... Син булмадың, исән калучылар Богауларын салды, Югалдың син, ләкин яхшы атың Мәңгелеккә калды. Язгы җилләр белән шигырьләрең Кайтты туган илгә, Җырларында үлемсезлек тавышы Яңгырап торыр җирдә. 
5. „с. ә.- № 7.
66 
 
 
ГАЛИМҖАН ЛАТЫЙП ★ СИН ҖЫР БУЛЫП КАЙТТЫҢ 
Тоткынлыкта озак газап чиктең, Шунда үтерелдең. Ләкин дошман сине түгел, Муса! Син дошманны күмдең. Җырны фашист төрмәләргә бикләп, Үтермәкче булды. Мөмкинмени туфрак белән күмү Тормыш кебек җырны. Чәнечкеле тимер чыбыкларга Кунган урман кошы, Туган илең якларына таба Җырың булып очты. Таң атканда, апрель җиле белән Килде ул кош безгә. Үлемсез булып кайттың син, шагыйрь, Туган җиребезгә. Факел итеп синең җырларыңны Күтәрәбез өскә. Ул җырларның сүнмәс яктылыгы Туган җиреңә төшә. Телләребез бармый һич әйтергә: Шагыйрь үлде, — диеп. Без терелтеп сине өр-яңадан Кабатлыйбыз сөеп.