ЛЕНИН ТАУЛАРЫНДА
★ (Юл язмалары)
Без, Язучылар Союзы оештырган экспедиция членнары, Ленин тауларына салынган Москва университетын карарга чакыруны биш куллап каршы алдык. Ләкин бик тиз арада безнең бу шатлык хисебезгә ышанмау хисе килеп кушылды. Автобус Кырым күперенә килеп керү белән экскурсоводыбыз университетта кырык сигез мең бүлмә булуын, ә коридорларының гомуми озынлыгы йөз дә ун километрга җитүен әйтте. Бу хәбәрне ишетү белән мин ачык күңелле бер сталинградчыны искә төшердем. — Кич белән чәй эчәргә килеп чыгыгыз әле, сөйләшеп утырырбыз, — дигән иде ул үзенең бер танышына. Ә танышы аның чәй белән бик дус түгел иде, ахрысы, ачулы гына әйтеп кунды: — Чәй эчәргә дип җиде кат җир читенә барыргамы?! — Соң бер урамда торабыз ла- баса! — Рәхмәт, туган, әйтүеңә! Актыктан мин бу сөйләшүнең бөтен мәгънәсенә төшендем. Ике таныш яшәгән урам Сталинградның Үзәк проспекты икән, ә озынлыгы аның илле биш километр! Кырым күперен узгач, автобус уңга борылды һәм иркен Калуга буйлап чаба башлады. Без университетны карап бетерә алырбызмы икән дип сөйләшә башладык. Әгәр менеп-төшүләрне, ке- репчыгып йөрүләрне исәпкә алып, без һәрбер бүлмәне, әйтик, унар минут карасак, университетны карап бетерергә безгә... сигез мең сәгать вакыт кирәк булачак, аргач ял итүне дә исәпкә алсаң — нәкъ өч ел. Кешеләр елмаешып куйдылар. Бу чакыру әлеге сталинградчының шаяртуына бик охшаган иде. — Әйе,—дип көрсенде беребез.— Ә шулай да, анда укыган кеше университетның бөтен төшен күрәчәк. Тиз генә исәпләп алдык. Дөрес бит. Мөмкин хәл бу, ләкин бер шарт белән. Унтугыз яшьлек студент һәрбер бүлмәдә яртышар көн генә булырга теләсә, университетны ул сиксән биш яшьлек карт булып бетереп чыга икән! Шулай булгач, үзеннән-үзе аңлашыла, безнең эпоханың соклангыч архитектура памятнигы белән танышу өчен бирелгән бер көн эчендә без бик күп нәрсә карый алмаячакбыз. Мөмкин кадәр күбрәк күрү, экскурсиябезне файдалы итеп үткәрү өчен шундый бер карарга килдек: һич югында фасадларны, Үзәк залларны, кабинет һәм аудиторияләрне карарга, барлык утыз сигез этажны да күреп чыгарга кирәк. Ләкин бу карардан да баш тартырга туры килде. Без Үзәк корпусның тышкы периметры ике километр ярым икәнен белдек. Шулай булгач, аны әйләнеп йөреп, биш километр тизлектә прогулка ясап, карарга кирәк, һәрбер этажны тиз-тиз генә унбишәр минут кына карап үткәрсәк тә тугыз сәгать ярым вакыт үтә. Бинаның эчке ягын карарга тагын шул кадәр. Калуга заставасыннан соң шоссе, елга белән янәшә баргаңы хәлдә, әкренәкрен уңга борылды һәм
68
автобус ашыкмый гына тауга күтәрелә башлады. Ленин тауларына якынлашып киләбез инде. Таш юлның ике ягына юан-юан юкәләр утыртканнар. Тамырлары ныгып җитмәгән әле күрәсең, кәүсәләре өч яклатып «катанка»лар белән беркетелгәннәр. Агачлар артында иске Москваның калдыклары: вак чиркәүләр, җиргә елышып утырган йортлар күренгәләп кала — болар элекке фәкыйрь бистә күренешләре. Якын көннәрдә бу урында миллион квадрат метрлы торак йортлар салыначак һәм ул чакта инде университет шәһәр читендә түгел, шәһәрнең уртасында булып калачак. Автобус тауга күтәрелә. Вакыт аз һәм кадерле. Без университетның «биографиясе» белән танышып алабыз. Ул бик карт та һәм сабый кебек яшь тә. Аны моннан ике гасыр элек 1755 елда Михайло Васильевич Ломоносов нигезләгән. Бу — узен нигезләүченең исемен йөртүче беренче рус университеты. Биредә, Ленин тауларында (элекке Воробьев таулары) университетның ике атаклы шәкерте халыкка һәм Ватанга намуслы хезмәт итү турында, Москвага карап, ант иткән җирдә, өченче гасырга чыгып, университет үзенең яңа тормышын башлый. 1948 елда СССР Министрлар Советы аны төзү турында карар кабул итте. 1949 елның 15 январенда Үзәк корпус котлаваныннан экскаватор беренче чүмеч балчыкны чумырып алды. 1953 елның көзендә аның мәһабәт ишекләре алты мең кешелек студентлар армиясе өчен ачылачак. Ленин тауларына салынган бу мәһабәт университет — безнең куәтебезнең, тапкырлыгыбызның һәм акыл көчебезнең шаһиты. Аның егерме корпусы ике миллион ярым кубометр урын биләп тора. Шуның яртысы Үзәк корпус. Бу Москвадагы барлык биек йортларның күләменә тигез. Университет һәм аның паркы алып торган мәйдан үзе генә дә кайбер шәһәрләр кадәр бар — өч йөз егерме гектар. йортның авырлыгы шулай ук әкияттәгедәй. Аның каркасына һәм корыч скелетына гына җитмеш поезд күгәрми торган корыч, йөз сиксән поезд бетон, утыз бер мек биш йөз
тимер юл платформасы кирпеч киткән. Төзелешкә төзү материаллары китерү өчен махсус тимер юл төзелгән. Ярты миллион квадрат метр күләмендәге идән һәм баскычлар мрамор, гранит, керамика, известь ташы һәм плиткалар куеп эшләнгән, бер /ярымга якын квадрат километр штукатурланган, бер ярым 1квадрат километр түшәм һәм стеналар буялган. Үзәк корпусның башнясына ике барометр, ике термометр, дүрт сәгать 'куелган. Аларның диаметры 8,5 метр, авырлыгы биш тонна. Бу сәгатьнең минутлык телен баһадир гына күчерә алыр иде, аның авырлыгы сигез пот. Сәгатьнең пружинасын бору өчен дүрт ат көче кирәк. Бу эшне дүрт киловаттлы электр лебедкасы башкара. Термометрлар сәгать төсле түгәрәк. Хыялга биреләбез. Менә-менә коточкыч зур булып бина үзе күренергә тиеш. Үзенең зурлыгы белән йөрәкне алыр кебек. Менә автобус тауга күтәрелде, Москва елгасына таба трамплины чыгып торган чаңгы тавына җиттек. Сулда күк фонында бинаның барыбызга да рәсем буенча таныш сызыклары күренде. Менә ул тулысынча безнең күз алдында: астан өскә таба кими-кнмн килә дә, уртасына җиткәч, кисәк кенә күккә менеп китә. Илле биш метрлы колгасы сузыла, башында биш почмаклы йолдыз, йолдызы башаклар белән уралган. Вертикаль кисәкләренең күп булуы, якты сары төскә буялган стеналар, йортны бик җиңел 1кебек итеп күрсәтәләр, карау белән күңел шатланып тора. Берни дә басып, сытып тормый, хәтта бераз сәеррәк тә. Хыялда коточкыч зур итеп күз алдына китерелгән бина үзе дә ул кадәр зур булып тоелмый. Бу гаҗәеп фән сарае авторлары СССР Архитектура Академиясенең действительный членнары Л. В. Руднев һәм С. Е. Чернышев аны шундый итеп төзегәннәр, җир йөзендә бөтен нәрсәне төзүче иҗат кешесе аның коточкыч зурлыгын күреп кур
69
кып калмый. Кеше үзен бу йсрт алдында хаким итеп тоя, аның иң яхшы иҗади ягы менә шунда. Автобус күптән түгел төзелгән яңа парк яныннан узган арада (парк эчендә бөек укымышлыларның бюстлары чагылгалап кала), без университетның иң кырый «корпусларында 184 профессор яшәячәген ишетәбез. Галимнәрне урнаштыр}' өчен инде бар да әзер, бер стильдә эшләнгән мебельгә тикле бар. Бу мебель озак сроклы түләү шарты белән аларның үзләренә бирелә. йортның «канат»ларында 6000 гә якын студент урнаша, шулар эчендә 750 аспирант, һәрбер студент 8 квадрат метрлы, ә аспирантлар 12 квадрат метрлы үзенә аерым бүлмәдә яшәячәкләр. Бүлмәләрдә бар да хәзер. Китап һәм кием кую өчен стена эченә кертеп эшләнгән шкафлар, язу һәм ашсу өстәле, ике кресло, кровать, диван бар да бертөсле. Үзәк корпусның өске биек өлешендә математика, геология һәм география факультетлары, китапханә, музейлар, актлар залы, клуб, ашханә, спорт залы һәм бассейн урнаша. Иң өстә шпиль астында музей өлеше, җир катлауларын өйрәнү һәм университет тарихы музейлары булачак. Безнең экскурсияне университетның күп колонналы алдында төзелеш коменданты Владимир Иванович Ларин {каршы ала. Университетка керә торган үзәк юлдан гранит баскыч буйлап массив имән ишеккә киләбез. Ишек өстендә төрле фәннәрнең бронза эмблемалары. Без гранит идәнле иркен залга килеп чыгабыз. Стеналар, колонналар — Кавказ мраморы белән Урал мраморыннан бертөсле итеп сайлап эшләнгәннәр. Югары менеп, өскә күтәрә торган 24 лифт урнашкан вестибюльгә керәбез. Иң биек өлешкә күтәрелгәнче Үзәк биналарны карыйбыз, һәркайда бронза һәм мрамор стеналар эченә яшерелгән электр утлары көн яктысы биреп торалар. Икенче этажда актлар залы алдында мең ярым кеше сыешлы фойэ. Аларның берсендә торцевой стена буенда бронза креслоларда Иван Петрович Павлов белән Иван Владимирович Мичурин. Фризларда бөек рус укымышлыла- рының барельефлары. Икенче фойэ- да кара-каршы Жуковский белән
Менделеев «утырганнар». Алар өстендә фризларда — көнбатыш укы- мышлылары. Актлар залы — колонналы. Тәрәзәләрдә ефәк шторлар. Мебель йомшак. Залның урта бер җирендә сигезәр тонналы сигез люстра — барысында да көн яктысы. Президиум артындагы стенага дүрт колонна ясалган. Аттикта — «Халыклар дуслыгы» барельефы. Колонналар арасында якты мозаик панно — уналты мәһабәт байрак Советлар Союзының куәтен — халыклар дуслыгын гәүдәләндерә. Биредә шулай ук мозаика белән җыйган ике дата: «1755—1953» — Ломоносов исемендәге Москва университетының нигезе салынган һәм аның Ленин тауларында төзелеп беткән вакыты. Бу — хөкүмәтебезнең һәм Коммунистлар партиясенең университетның данлыклы ике йөз еллык юбилее уңае белән куйган бүләге. Актлар залына акустика һәм вентиляция кую мәсьәләсе көн тәртибенә аерым куеп тикшерелгән. Бирегә һава чистартылып, махсус җылылыкта һәм дымлылыкта кабул ителә. Бу башка бүлмәләрдә хәзер шулай. Актлар залыннан соң ашханәләрне карыйбыз. Биредә агачтан юнып эшләнгән матур натюрмортлар куелган. Агачның шәбен, ярылмый торганын сайлап эшләгәннәр. Мен ә сту дентл арның к л у б л а р ы. Аларның берсе сигез йөз кеше сыешлы, ярым түгәрәк итеп эшләнгән, балконы бар. Урта бер җирендә бронза һәм пластмассадан ясалган зур гына ярым шар—люстра. Тәрәзәләре юк, ә үзендә яп-якты. көн яктысы, һәм бераз гына җиләс тә, һаваның агышын сизеп торасың. Клубның икенчесе, шулай ук бик үзенчәлекле, унике (колоннасы бар, аларны бизәү өчен дип түгел, конструкция өчен шулай кирәк булганга эшләгәннәр. Шунда ук Үзәк өлештә алтышар йөз кеше сыешлы ике лек
70
ция залы. Клубтан арырак — спорт биналары, коену бассейны. Бассейнның тирәнлеге дүрт метр. Сикерү өчен өч вышка ясалган. Ярышларны карау урыны да бар — бинаның кырыенда буйдан-буйга балкон ясалган. Бөтен бассейндагы су алмашып тора, кирәкле температурага җиткәнче җылытыла, чөнки бассейн ел буе эшли. Бинаның биек өлешендәге аскы катлауны карап йөрү белән үк инде үзеңдә арыганлык тоя башлыйсың. Без шулай да өскә күтәрелергә телибез. Күтәрүче лифтлар тизлекләре ягыннан өч төрлегә бүленәләр. Без иң тиз, секундына өч метр ярым йөри торган лифтка утырабыз. Кабинасы иркен, егерме кеше сыя. Менә ишек ябылды, кнопкага бастылар. Бер тавыш юк, барган да сизелми, тик астан нәрсәдер басып торгандай тоела, ләкин икенче карауда ул тойгы да уза, электр счетчигының берьюлы өч этаж аркылы сикерүе генә күренә: 12, 15, 18, 21... Менә ничек икән, һәр этажны санап торырга счетчик өлгерә дә алмый! «Станция»гә якынлашканны сизәбез, идән аяк астыннан шуып китә. Кабинадан чыгу белән кызык нәрсәләрне карарга яратучы кайберәүләр әле лифт куелмаган бер урынга аска карадылар, аннан көчле җил китереп бәрде, башлар әйләнеп китте. Югарыдан караганда, бөтен Москва уч төбендә кебек күренә. Тәрәзәне ачып җибәрәбез: күз алдында Кремль!.. Әнә Дрогомилов яр буендагы, Восстания, Смоленский мәйданындагы биек йортлар. Әнә күптән түгел генә төзелгән биек өч йорт башкаланың Садовое !коль- ңосын матурлап тора... Бу биек йортлар Москваның тышкы күренешен мәһабәт итеп күз алдына бастыралар. Ленин тауларына салынган Москва университеты башкаланың көньяккөнбатыш районнарының архитектура үзәге булып тора һәм ул совет эпохасының монументаль бинасы — Советлар дворецы белән гармониягә керәчәк. Әнә университет белән Москва елгасы арасындагы яңа парк буйлап ялтырап яткан ике тасма сузыла. Шушы асфальт тасмаларның ике ягына фонтаннар һәм скульптуралар куелган киң гранит баскыч күтәреләчәк, елга аша күпер салыначак.
Москва елгасының борылган урынындагы ярым утрау буйлап элеккеге Новодевичье монастыреннан уңда рак, Хамовник аша Советлар дворецына, аннан Кремльгә кик магистраль сузылачак. Магистраль буенда парк һәм ике йөз мең кеше сыешлы стадион төзеләчәк. Шулай итеп, заманыбызның ике бөек архитектура памятиигы Совет властеның тантанасын, бездә фәннең чәчәк атуын символлаштырачак. Без, менгән кебек үк, зур тизлек белән аска төшәбез. Төшеп җитә- рәк лифт әкренәя, үкчәләргә басым сизелә, кабина туктап, ишекләр ачылгач та әле һаман түбәнгә очу дәвам иткәндәй тоела. Университет шәһәрчегендәге башка корпусларның эчке биналарын карап йөрү өчен вакыт калмаган иде инде. Бөтен җирдә соңгы эшләр бара, илебезнең биш йөздән артык заводы фән сарае өчен хәзерләгән данлыклы заказларны, йөзләрчә миллион сумга төшкән җиһазларны, урнаштыралар. Яңадан төп корпусны «үтәли* чыгып, кайдан кереп киткән булсак, шул җирдән килеп чыктык. Ләкин моннан китәсе килми иде. Күпләребез башларыбызны артка ташлап, бинаның детальләрен, аның архитектура һәм скульптура бизәкләрен карадык. — Ә беләсезме сез, — диде бер оптимист, — безгә инде монда, әлбәттә, укырга туры килмәячәк. Дөресен генә әйткәндә, биздек инде без укудаи. Ә менә безнең балаларга... Аңа беркем дә җавап бирмәде. Ләкин бу вакытта барысы, биредә укыячак һәм эшләячәк кешеләр турында уйлаганнардыр. һәм һәркем эчтән генә бу кешеләргә — үзләренең балаларына кешеләрчә яхшы күңеллелек белән көнләшкәинәрдер