Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хроника

ФӘННИ КОНФЕРЕНЦИЯ
  
СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы, Татарстан Язучылар Союзы һәм Казан Горький музее 30—31 майда бөек рус язучысы А. М. Горькийның үлүенә унҗиде ел тулуга багышланган XII фәнни конференция оештырдылар. Конференция филиалның конференц-залында үткәрелде. Конференциядә галимнәр, укытучылар, студентлар һәм аспирантлар катнашты. Докладлар белән Москва һәм Казан галимнәре чыкты. Филология фәннәре докторы Б. А. Бяликныц (А. М. Горький ис- мендәге дөнья әдәбияты институтыннан) «А. М. Горький драматургиясе принциплары» исемле тирән эчтәлекле докладын конференциягә катнашучылар аеруча зур кызыксыну белән тыңладылар. Филология 
16 июньдә Татарстан Язучылар Союзының Г. Тукай исмендәге клубында атаклы татар драматургы Г. Камалның үлүенә егерме ел тулуга багышланган җыелыш уздырылды. Җыелышның рәсми бүлегендә филология фәннәре кандидаты доцент М. Гайнуллин Г. Камалның тормышы һәм 
фәннәре кандидаты Г. Халит «Горький һәм татар әдәбияты» дигән темага, филология Фәннәре кандидаты Нур Гыиззәтуллин Крви Нәҗминең' «Язгы җилләр» романында Горький традицияләре турында доклад ясадылар. Шулай ук, филология фәннәре кандидатлары И. А. Рахлин, Е. А. Колесникова, ТАССР Дәүләт музееның гыйльми секретаре Е. Г. Бушканец, Казан А. М. Горький музее фәнни сотруднигы 3. П. Ершова һ. б. докладлар белән чыктылар. А. М. Горькийның хатыны Е. П. Пешкова А. М. Горький турында истәлекләр сөйләде. Концерт бүлегендә Казан театры артистлары А. М. Горький әсәрләрен башкардылар. 
ҖЫЕЛЫШЫ 
иҗади эшчәнлеге турында доклад ясады. Докладтан соң зур концерт булды. Кон цертта Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе композитор 3. Хәбибуллин, артистлардан Д. Сиражетдинова, Ә. Яһудин, Бәхтиярова, Ахтямова һ. б. иптәшләр катнаштылар.
 
ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ ШАГЫЙРЬЛӘР СЕКЦИЯСЕНДӘ 25 июньдә уздырылган чираттагы утырышта Н. Дәүли шигырьләре укып-тикше- релде. Шигырьләр турында докладны С. Баттал ясады. Докладчы һәм чыгыш ясаучы Ш. Маннур, С. Хәким, 3. Мансур, Ә. Давыдов, Г. Хуҗиев, М. Хөсәен, Н. Арсланов, Г. Латыйп, М. Садрн һ. б. иптәшләр Н. Дәүли шигырьләре турында җитди фикерләр әйттеләр. Н. Дәүлинең соңгы елларда язылган шигырьләрендәге уңышлы һәм кимчелекле якларга киң тукталдылар. Шигырьләрдәге кимчелек итеп, детальләрнең таркаулыгы, тема һәм идея берлеге булмау, обстрактлык, авторның чынбарлыктагы вакыйгаларга пассив мөнәсәбәттә булуы күрсәтелде. Н. Дәүли үзенең соңгы сүзендә иптәшләрнең дөрес тәнкыйтьләрен кабул итүе, яңа әсәрләр өстендә эшләгәндә ул кимчелекләрне бетерергә омтылачагы турында сөйләде. ЯШЬЛӘР КОМИССИЯСЕ 26 июньдә башлап язучы Р. Байтимировның шигырьләрен укыптикшерде. Чыгышларда катнашучы Г. Иделле, С. Баттал, М. Хөсәен, Ф. Хөсни, 3. Нури, Ә. Кари һ. б. иптәшләр Р Байтимировның күп кенә шигырьләре декларатив, сурәтләү чараларына ярлы булулары турында сөйләделәр. Шигырьләрдә вакыйгалар образлар аша бирелмәгән, фикер төгәллеге җитешми. Иптәш Байтимиров телгә дә җитәрлек әһәмият бирми. Шигырьләрдә тел чатаклыклары күп, техник эшләнешләрендә дә төгәлсезлек ачык сизелә. ТӘРҖЕМӘЧЕЛӘР СЕКЦИЯСЕНДӘ 24 июньдә Татарстан Язучылар Союзы каршындагы тәрҗемәчеләр секциясе Л. Н. Толстойның «Сугыш һәм тынычлык» романының М. Максуд тарафыннан ясалган татарчага тәрҗемәсен укып-тикшерде. И. Гази, 3. Нури, А. Шамов. М. Әмир, Ф. Хөсни, А. Гомәр, Ә. Давыдов, Я. Халитов һ. б. иптәшләр тәрҗемәнең сыйфаты турында сөйләделәр. Чыгышларда аерым әйләнмәләрне, оригиналдагы үзенчәлекле урыннарны татарчага тәрҗемә итү һәм кайбер тәрҗемә принциплары буенча бәхәсләр булды. Бу зур осталык һәм күп хезмәт таләп ителә торган эшне М. Максуд иптәш нигездә уңышлы башкарып чыккан дип табылды. Кайбер йомшак эшләнгән урыннарны җентекләп яңадан карап чыгу өчен тәрҗемәчегә файдалы киңәшләр бирелде. Утырышта иллегә якын кеше катнашты.