Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИ ТЕЛНЕ ӨЙРӘНИК


(Ә. Еникинең «Рәхмәт, иптәшләр!» повестена карата)
 «Совет әдәбияты» журналында Ә. Еники иптәшнең «Рәхмәт, иптәшләр!» исемле повесте басылып чыкты һәм ул әсәр матбугат битләрендә үзенә уңай бәя алды инде. Без повестьның идея эчтәлегенә, образларының бирелешенә тукталмастан, аның теле турында берничә фикер әйтергә уйлыйбыз. Безнең татар матбугатында язучылар телен өйрәнүгә багышланган хезмәтләр бик аз. Булган хезмәтләр дә яңа таләпләргә, сталинчыл методологиягә нигезләп, тел белеме сорауларына җавап бирү югарылыгы нда тор м ы йл а р. Әсәрнең теле бай булу әсәрдәге идеяләрнең укучыга барып җитүләрен ничаклы җиңел һәм тиз үтәсә, аның ярлы, эшләнмәгән булуы әсәрне укучыдан шул чаклы ераклаштыра. Бу дәгъвасыз һәм мондый теләкне язучы алдына халык бик борыннан ук куйган: сөйлим дисәң, сүзләрең матур булсын. Бәетләрнең барысы да балкып торсын!.. — дигән XII йөз шагыйре Низами Гаиҗави. Бу таләп көн тәртибеннән төшмәгән, киресенчә, хәзерге көнне тагын да көчәйгән, тагын да катлауланган. Без үзебезнең язучыларыбыздан бер нәрсә сорыйбыз: аларның сүзләре балкып, дулкынланып торсын, идеяләре ташып, ашкындырып, коммунизм өчен көрәшкә җилкендереп, дәртләндереп, омтылдырып торсын. Язучы мондый чараларны әдәби телдән ала. Әдәби, тел, гомуңхалык теленә нигезләнгән килеш, шушы халыкны ң _ җә мәг атьч елек фикере, психологиясе, тормышны танып-бе- лүе, культурасы формалашу процессында туган, камилләшкән һәм фән- йи, әдәби эш кәр телгән ст и л ь л әр сум^ масыннан тора^ Язучы, билгеле, үзенең тематикасы, жанры һәм әсәрендәге вакыйгалар барышына карап, әдәби тел стильләренә төрлечә мөнәсәбәттә була, һәм аның сүз остасы булуы, әдәби телгә урнашкан стиль төрлелекләреннән тулысынча файдалана алу өсте- нә, үзеннән нинди яңалык кертә алу белән билгеләнә. Бу нәрсәне филологиядә «индивидуализация» дигән термин белән атыйлар. Мәсәлән, Ә. Еникинең «Рәхмәт, иптәшләр!»ен- дә авыл советы председателе Сөләй- мановның рече аның үз характерына, образ буларак типлыгына, ипләштереп индивидуальләштерелгән. Әйтергә кирәк, бу алым уңышлы чыккан. Иң әһәмнятлесе — Сөләйманов сөйләмендә без Әмирхан Еники стилизациясе бар, дип әйтә алабыз, чөнки, сынау өчен, соңгы 5—6 ел аралыгында чыккан прозаик әсәрләрдәге авыл советы председательләренең сөйләмнәрен бер-берсенә чагыштырып карасак та, Сөләйманов телендә үзенә хас аермаларны һичшиксез һәм күпләп табачакбыз. Сөләйманов сөйләменең үзенә хас ягы — аның сабыр, тактикалы калыпка салынган, чынлыкны туры әйтеп бирә торган һәм культуралы стильгә корылган булуында. Сөләйманов образын без аның сөйләү телен типиклаштыру аша да
122 
 
 
күрәбез. Язучы, иптәш Маленков билгеләгәнчә, типиклыкны һәр көйне һәм һәркемдә кабатлана торган ниндидер стандарт, ниндидер шаблоннан чыгып түгел, бәлки мәгълүм бер социаль төркем кешеләргә, совет идарәсе җитәкчеләренә лаеклы реалистик мөмкинлек күзлегеннән карап формалаштырган. Әйтергә кирәк, Ә. Еники — тел өстендә җитди эшли торган, үз стилен бик җентекләп, пөхтәләп эшкәртә торган язучы. Укучылар аның телен яраталар. Әнә шул үзенә таләпчән язучыдан укучылар күбрәкне өмет итәләр, аца тагын да зуррак таләп куялар. Без дә аныц телендәге кайбер моментларга тукталырга уйлыйбыз. Ә. Еникинең телендәге типиклык әсәрдә эзлекле алып барылмый. Мәсәлән, шул ук җыелыш, Сөләйманов чыгышына чаклы, бик киеренке, 1951 —1952 елларда авыл советы сессиясенә җыенган кешеләргә хас типик була ала торган тотнаклылык, тәртиплелек фонында бармый. Киресенчә, андагы репликалар, кычкырынулар моннан 20—25 еллар артта калган заманны, колхоз төзелешенең тәүге елларын хәтерләтәләр («Совет әдәбияты», 1952 ел, 8 сан, 23—24 битләрдәге исемнәре билгесез кешеләрнең диалогларына күз салыгыз.) Гомумән, аноним хатлар кебек, аноним репликалар да әсәрдәге тел типиклыгын бозалар. Моның сәбәбе бик ачык. Автор совет кешеләренең бүгенге көнне ирешкән культура югарылыкларын тотып ала белмәгән, тышкы күренешләр, натурализм, примитивизм белән мавыккан. Димәк, образларның типиклыгын билгеләгәндә, аларның телләрен типиклаштыруның юллары, метод һәм алымнары мәсьәләсе дә органик бәйләнештә каралырга тиеш. «Рәхмәт, иптәшләр!» повесте телен җентекләп күзәтү безнең алга берничә принципиаль мәсьәләне китереп бастыра. Аларның кайберләренә тукталып үтик. Беренчесе — гомумхалык телендәге сүзлек фондын дөрес һәм киң кү- ләмдә куллану мәсьәләсе. Бу үзе берничә тармактан тора. Алыйк, мәсәлән, гомумхалык теленең сүзлек фондына урнашмаган, борынгы китап телендә генә йөреп тә, инде бөтенләй ташланган 
һәм ташланырга тиешле сүзләрнең хәзерге көнне әсәрләргә кертелү фактын. «Рәхмәт, иптәш- ләр!»не укыган кешеләр түбәндәге сүзләр һәм сүз тезмәләрен очрата алалар — «аның кодрәте белән...», «тәкатен корытты», «Кәримәнең сыерларга мөгамәләсе йомшак», «могъ- тәбәр», «гамәл дәфтәре», «акылы белән икърар итү», «хуплап каршы алу», «хак сүз», «ходай насыйп итсә», «зарур», «дикъкать белән», «га- оциз булып»... Бу мисалларда асларына сызылган сүзләр хәзерге татар әдәби теленә ятышмыйлар, чөнки, беренчедән, боларны халык аңламый, икенчедән, без боларны үз лексик фондыбыздагы сүзләр белән бик җиңел алмаштыра алабыз. Еники иптәш «мөгътәбәр» дигән архаистик жаргонны казып чыгара. Эшлекле, булдыклы, атаклы, алдынгы, данлы, тирә-якта дан тоткан, танылган... кебек синонимнар кай җирләре белән ул сүздән калыша! Аннары шуны да әйтергә кирәк, бу сүзләрне куллану борынгы якта да тик дини лексиконда гына йөргән сүзлекне алуга нигезләнгән. Мәсәлән, «аның кодрәте белән...» дигәндәге кодрәт сүзен элек тә тик дин тирәсендә генә йөрткәннәр ич. Бу сүзне татарның көч, җегәр сүзләре белән алмаштырып булмый идемени? Җыелыштагы кешеләрнең диалогларында әйтелгән «полный кушылам», «чистый!» «вот нәрсә», «и тормам да» кебек сүзләр дә колакка бик ятымсызлар. Димәк, Еники иптәш, әсәрнең телен әнә шундый сүз, сүз тезмәләре белән чуарлауны нормаль күренеш итеп саный булып чыга. Дөрестәйдә, шулай уйласа, һичшиксез, ул ялгыша. Шулай ук принципиаль икенче мәсьәлә итеп, әсәрнең телендәге тавтологик күренешләрнең күп, чамадан артык булуларын санарга була. Алар үзләре берничә төркемнән торалар. Мәсәлән, «Әмма шулай да», «Ә бәлки», «Әллә югыйсә».... кебек бәйлек, теркәгеч, модаль сүзләр әдәби сөйләмгә ятышмый торган тавтологик калыпка салып кулланганнар. «И шулай ук», «Әмма шу
123 
 
 
лай ук», «Ну ләкин», «Ә бәлки» — болар телне бозалар, аның аһәңен дә, логикасын да түбәнәйтәләр. Аннан соң повестьта телебезнең грамматик төзелешенә хас синонимии (мәгънәдәш) формаларны үз урыннарында кулланмау, сөйләмне төрләндермәү дә очрый. Татар телендә хәзерге заман хәл фигыльнең юклыгын өч төрле форма белән әйтемләргә мөмкин. Әсәрдә ул формаларның тик берсе кулланыла. Мәсәлән, «ашыкмыйча, кабаланмыйча гына...» «фикер агымын бозмыйча, кабаланмыйча...», «дәшмичә калырга булдыра алмады», '«әйтмичә калырга», «булдырмыйча торып» һ. б. Әйткәнебезчә, буйдан буйга әнә шул «мыйча-мичә» эчпошыргыч моното- иик кабатланып барыла. Әгәр дә автор стильнең монотонлыгын сизсә, шушы <очб/м«/а»ны «мый» һәм «мае- тан» кушымчалары белән кирәкле урында алмаштырып, һәм әйтелеш, һәм эчтәлеккә стилистик төрлелек кертә алыр иде. Мәсәлән, «ашыкмый, кабаланмый гына» һәм «фикер агышын бозмастан... кабатламас- тан...» дип әйтергә буламы? Була һәм кирәк тә. Гына-генә кисәкчәсен кирәгеннән артык күп куллану белән дә текст бозыла. Әйтелгәннәрне раслар өчен бер генә җөмләгә күз салыйк: «Ә Сөләйманов Нургалинең бу хәлен гүя күрмәмешкә салына — һаман шулай үзенең туры гәүдәсен иркен генә тотып, халык өстенә ачык соры күзләре белән тыныч кына карап, үзара әңгәмә алып баргандай, ашыкмыйча гына сөйләвендә дәвам итә» («С. Ә.» № 9, 40 бит). Бу җөмләгә тулы анализ ясасак, әллә ниләр килеп чыгачак. Беренчедән, монда кабатланган өч «гына»ның өчесе дә артык, чөнки «иркен тотып», «тыныч карап», «ашыкмыйча сөйләвендә...» дип әйтү дөрес тә, спай да. Икенчедән, «гүя» булгач, «күрмәмешкә са- лына»ның кирәге юк, күрмәгәндәй дип әйтү җитә. «Үзара әңгәмә алып баргандай» — озын, «үзара әңгәмәләшкәнчә» дип әйтү — җыйнак, «сөйләвендә дәвам итте» формасы шулай ук дөрес түгел. Сөләйман үзе дәвам итми, аның сүзе, сөйләве дәвам итә, димәк, «сүзен дәвам иттерде» кирәк. Җөмлә башындагы «Ә» кирәкми дә, татарча да түгел. «Гүя»- кереш сүз — ике яктан өтер 
белән алынырга тиеш. Автор «өчен» теркәгечен, «белән» бәйлеген куллануда да артык монотонлыкка бирелә. Ашалый, • аша, аркылы, үтә, үтәли сүзләре үз урыннарында кулланылмый. Авторча, кояш «тәрәзә аша» өйгә керә. Кадәр, чаклы, хәтле сүзләрен дә үз урыннарында йөртүгә әһәмият бирелми, шунлыктан «кадәр» сүзе күп кабатлана һәм ул сөйләмнең эчтәлеген сыегайта. «Ансат кына», «гүя» сүзләре артык күп кабатлана, боларның бит синонимнары, мәгънәдәшләре бар. «Ансат кына»ны «тиз генә», «җиңел генә», «берьюлы гына», «бер кизәнүдә», «эһ дигәндә» һ. б. белән; «гүя»не исә «әйтерсең», «кебек», «сыман», «лай-ләй» чаралары белән алмаштырырга, төрләндерергә була һәм кирәк. Җөмләдә сүз тәртибе дигән бер кагыйдә бар. Аерата, язучы моңа әһәмият бирергә тиеш, юкса бик күңелсез очраклар килеп чыгарга мөмкин. Менә берничә мисал: «Сессиядән соң Нургали туры өенә кайтып китте» («С. Ә.» № 9, 43 бит). Монда туры өй, ягъни туры сүзе өйгә аергыч булып әверелә, кирәк — өенә туры кайтып китте. Иң дөрес һәм җыйнагы «Сессиядән Нургали өенә кайтып китте» булыр иде, чөнки «соң» һәм «туры» сүзләре бу фразага мәгънә өстәмиләр. «Егерме ел буенча туган колхозына бөтен җаны-тәне белән иткән хезмәтен болай ансат кына сызып ташларга ирек бирмәс ул, юк бирмәс» (шунда ук, 42 бит). Бу фразада «Егерме ел буенча туган колхозына...» тезмәсе ике төрле хатаны эченә алган. Беренчедән, вакыт һәм урын озынлыгын аңлатканда буенча түгел, буена дип әйтәбез, мәсәлән, ел буена, көн буена, урман буена, урам буена..., икенчедән, «егерме ел буена туган колхоз...» килеп чыга. Мондагы «егерме ел буена» «иткән хезмәт»кә карый. Сүз тәртибе дөрес түгел. «Авылда бер генә аяклы мал да калмаган иде». Бу фразаны ничек аңларга? Дөрес, тел төбе аңлашыла, ләкин җөмлә үзенчә сөйли: «бер генә аяклы мал», ягъни аягы бер генә
124 
 
 
булган мал да калмаган булып чыга. «Кире урынына утырды» — дисә, монысын без «тискәре урын» итеп аңлыйкмы? Шул рәвешчә, жөмләдә сүз тәртибе дигән законлылыкка игътибар итү кирәк булып чыга. «Сүзлек составы телнең нинди хәлдә булуын чагылдыра: сүзлек составы никадәр бай һәм күпьяклы булса, тел шул кадәр бай һәм шул кадәр алга киткән була»42, — ди И. В. Сталин. Бөек юлбашчының бу күрсәтмәсен язучы иптәшләр иң элек үзләренә методологик юнәлеш итеп алырга тиешләр. Чөнки сәнгатьчә әсәрнең теле уйгын һәм тойгын фикерләүнең иң нечкә төсмерләрен тулы чагылдыра алырлык булуы төп шарт. Әдәби әсәрләрдә сүз һәм сүз формалары — грамматик чаралар, төрле мәгънә төшенчәләре өстенә эмоциональ, эстетик функцияләр дә алалар. Моңа төрле тип сурәтләү чаралары, фразеологик, идиоматик берәмлекләр бик зур ярдәм итәләр. Без күп очракларда менә шушы моментка игътибар бирмибез, әсәрләребезнең теле тонык, җансыз, суык булып чыга. Язучының телгә иҗатчы булып килүе кирәк. Ул, гомумхалык телендәге байлыкны урынлы куллана белү белән бергә, үзеннән иҗат итәргә, сүзлек фондын баетырга, үстерергә тиеш. Үкенечкә каршы, безнең язучылар бу юлда шактый саранлык күрсәтәләр. Алар, туры әйтергә кирәк, хәтта гомумхалык телендә аерым мәгънәләргә беркетелгән сүзләрне бутап, бозып куллану кебек гамьсезлек күрсәтүгә барып җитәләр. Мәсәлән, Еники иптәш «ни» белән «нәрсә»не бер үк мәгънәдә йөртә, буташтыра. «Берни күзенә күренми, бернәрсә уйламый...» («С. Ә.» № 9, 43 бит). Бу дөрес түгел, чөнки гомумхалык телендә ни логик, абстракт төшенчә, күренешләр, хәлләрне, нәрсә исә физик, материаль әйберләрне белдерә, аларның алмашлары була. Мәсәлән, каләм, кәгазь, китап, өстәл, утын, аш, бүлмә һ. б. — болар физик әйберләр, ягъни нәрсәләр, ә уй, фикер, сөйләү, тыңлау, акыл, акыл сату,.. — болары логик, абстракт төшенчәләр, ягъни ниләр булалар. Димәк, «күзенә берни күренми» дип әйтү дөрес түгел,                      42 И. Сталин, «Марксизм һәм тел гыйлеме мәсьәләләре», 20 бит, 1951 ел. 43 И. Сталин, «Марксизм һәм гел гыйлеме мәсьәләләре», 19—20 битләр, 1951 ел. «бернәрсә ренми» кирәк, шулай ук «бернәрсә уйламый» да хата, «берни уйламый» кирәк. «Әче» белән «ачы» да халык телендә ике мәгънәгә беркетелгәннәр: әче — кислый, ачы — горький. Автор исә, бик зур абайсызлык күрсәтеп, «әче җимеш», «әче җил» формасында әнә шул бер «әче»не кабатлый бирә. Бу бит әдәби телне, аерым диалектларда сакланган ярлылык, берьяклылык белән алмаштыру, ярлыландыруга алып бара. Ниһаять, халь (положение, обстоятельство) белән хәл (көч, сила) сүзләрен аермау да телебезне бозу, ярлыландыру юлын тотудан бүтән күренеш түгел. Ә Әмирхан иптәш, «бу бик аяныч хәл бит!» (№ 9, 39 бит) дип, «халь>- не «хәл» мәгънәсендә бирә. Әзерләнү урынына хәзерләнү дип язу да шуның бер чагылышы булып тора. Безнең орфографиябездә телебезнең эчке законнарына каршы килә торган чатаклыклар байтак һәм ул чатаклыкларны язучылар булышлыгы белән генә бетерү мөмкин булачак. «Фикерләү белән турыдан-туры бәйләнештә булганлыктан, тел сүзләрдә һәм җөмләләрдәге сүзләр бәйләнешендә фикерләү эшенең нәтиҗәләрен, кешенең танып-белү эшенең уңышларын терки һәм беркетә һәм, шулай итеп, кешелек җәмгыятендә фикер алышу мөмкинлеген тудыра» 43, — дип өйрәтә И. В. Сталин. Телнең шундый көчле чара булуын без бер минутка да онытырга тиеш түгелбез.