Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИ ТЕЛЕБЕЗГӘ КАРАТА



 Бөек юлбашчыбыз һәм остазыбыз И. В. Сталинның «Марксизм һәм тел гыйлеме мәсьәләләре» исемле гениаль әсәре марксизм-ленинизм тәгълиматын үстерүдә, аны тагын да тирәнәйтүдә, баетуда гаять зур хәзинә булып тора. И. В. Сталин үзенең бу бөек хезмәте белән совет тел гыйлеменең генә түгел, марксизм философиясенә һәм аның методологиясенә нигезләнгән барлык иҗтимагый фәннәрнең үсешенә дә ачык һәм туры юл күрсәтте, коммунистик җәмгыятьне төзү эшендә аларның иҗади рольләре нәрсәдән гыйбарәт икәнен ачып бирде. Фәннәр корифееның бу әсәре дөньяга чыгу нәтиҗәсендә бөтен галимнәргә, тикшеренүчеләргә — алар иҗтимагый фәннең нинди генә өлкәсендә иҗади-тикшеренү эшләре алып бармасыннар — барысына да иксез-чиксез яңа перспективалар, яңа иҗат мөмкинлекләре ачылды һәм аларны яңадан-яңа иҗат эшләренә, бөек Ватаныбызның данын, куәтен тагын да үстерүгә ярдәм итә торган, күп милләтле халкыбызны коммунистик рухта тәрбияли торган хезмәтләргә рухландырды. Марксизмленинизм тәгълиматының гаять әһәмиятле положениеләрен тагын да үстергән бу тирән теоретик хезмәт аларга чын иҗади илһам бирде. Чөнки И. В. Сталинның бәя биреп бетерә алмаслык бу хезмәте нәтиҗәсендә базис һәм өскорма мәсьәләсе, тел һәм базисның үзара мөнәсәбәтләре мәсьәләсе, сыйныфсыз социалистик җәмгыятьнең үзенчәлеге мәсьәләсе, бөтен дөньяда социализм урнашуга чаклы булган дәвердә һәм социализм урнашканнан соң булачак эпохада милли телләрнең язмышлары мәсьәләсе бик нык ачыкланды. И. В. Сталин, тел һәм тел гыйлеме турында моңа чаклы Маркс, Энгельс һәм Ленин тарафыннан бирелгән юнәлткеч положениеләрне тирәнәйтеп, бу фәннең марксистик нык нигезен салды. Ул тел гыйлемендә моңа чаклы яшәп килгән идеализмны, вульгар материализмны һәм метофизиканы тар-мар итте һәм бу фәннең чын марксистик принципларын урнаштырды, совет тел гыйлемен тирән торгынлыктан чыгарды. Совет тел гыйлемен бу торгынлыкка Н. Я. Марр һәм аның «шәкертләре» алып керделәр. Маррның тел гыйлеме органнарында җитәкчелек иткән «шәкертләре», үзләрен һәм хәлфәләрен һәртөрле тәнкыйтьтән саклап калырга маташып, тел мәсьәләләрен тикшерү һәм өйрәнү эшенә аракчеев режимы урнаштырдылар. Алар, фәнгә һәм фән кешеләренә хас булмаган бу режимны урнаштырып, тел гыйлеме мәсьәләләре буенча ирекле рәвештә фикер алышу мөмкинлеген бетерделәр, Маррның зарарлы идеяләрен тел белгечләренә көчләп тактылар, тел мәсьәләләрен бары Маррның «яңа тәгълиматы» буенча гына тикшерергә мәҗбүр итәргә азапландылар. Билгеле, мондый режим совет тел белгечләренең иҗат мөмкинлекләрен буды, совет тел гыйлеменә үсәргә, җәелергә, чәчәк атарга ирек бирмәде, «һәркемгә мәгълүм,.
105 
 
 
фикерләр көрәшеннән башка, ирекле тәнкыйтьтән баш’ка бер генә фән дә үсә һәм уңышларга ирешә алмый» II. В. Сталин үзенең бу гениаль теоретик хезмәте белән Маррның тел турындагы «яңа тәгълиматының» нигез баганаларын һәрьяклап каты һәм дөрес тәнкыйть астына алды, бу «тәгълиматта» чын фәннең тамчысы да юклыгын һәм аның марксизмнан бик ерак тора икәнен бөтен кеше төшенерлек итеп ачып бирде. Шулай итеп, И. В. Сталин совет тел гыйлемен Марр «тәгълиматыннан» тазартты, аның вульгар-социологик һәм идеалистик сөременнән азат итте һәм торгынлыктан чыгарды. Билгеле, Маррның һәм аның «шәкертләренең» тел гыйлеме өлкәсендәге «фәнни» хезмәтләре һәм атар алга әйдәгән «яңа тәгълимат» рус совет тел белгечләренә генә түгел, СССР халыклары тел белгечләренә дә, шул исәптән татар теле һәм әдәбияты өстендә эшләүче иптәшләргә дә йогынты ясамый калмады. Бу «яңа тәгълиматны» заманында Г. Алпаров, аннары Р. Хәкимова, Л. Җәләй һ. б. татар матбугатында полулярлаштырырга, мәктәп программаларына һәм дәреслекләргә кертергә тырыштылар. Г. Алпаров 1929 елда басылган бер мәкаләсендә «марксизмны гадиләштерүче һәм вульгарлаштыручы гына» булган, тел гыйлеменә чамасыз буталчыклык 'керткән һәм үзе дә буталып беткән Маррны бөек даһи Карл Маркс белән янәшә кую дәрәҗәсенә хәтле барып җитте: сБиология гыйлемендә Чарльз Дарвин, җәмгыять гыйлемендә Карл .Маркс нинди зур үзгәреш тудырсалар, тел гыйлемендә академик Марр шундый ук зур революция ясый» 19 20, дип язды. «Маркс, Гегель фәлсәфәсен кире әйләндереп, материализм нигезенә утырткан булса», имеш, Марр да, «дөньядагы телләрнең үссшләрендәге иске карашны кире әйләндереп» утырткан, телләр үсешенең яңа законын ачкан. Г. Алпа- ров Маррны безнең укучыларыбызга менә шундый даһи итеп танытырга, тел гыйлемендә революция ясаучы итеп күрсәтергә тырышты. 
                     19 И. Стали и. «Марксизм һәм тел гыйлеме мәсьәләләре», Татгосиздат, 28 бит. 20 Г. Алпаров. «Сайланма хезмәтләр», Татгосиздат, 1945 ел, 215 бит. 
Бу чагыштыруның ни дәрәҗәдә мәгънәсез, ни дәрәҗәдә нигезсез икәне безнең барыбызга да бик ачык билгеле. Г. Алпаровның бу мәкаләсе элек елларда, тел гыйлемендә Марр «тәгълиматының» йогынтысы көчле заманда, телчеләребез тарафыннан һичбер төрле тәнкыйтькә очрамады, хәтта, киресенчә, алар аны үзләренең практик эшләрендә кулланма материал итеп санап йөрттеләр һәм югары уку йорты студентларына дәреслек сыйфатында тәкъдим итеп килделәр. Бу мәкаләнең элек елларда бертөрле дә тәнкыйтькә очрамавын, билгеле сәбәпләрдән чыгып, беркадәр аңлап була, әмма бүген телчеләребезнең ул мәкаләнең ни дәрәҗәдә хаталы икәнен күрсәтеп үтмәүләрен һич тә төшенеп булмый. Профессор Г. Алпаровның татар телен өйрәнү, аны фәнни нигезгә салырга омтылу өлкәсендә хезмәте зур булды. Аның әдәби мирасында безнең өчен әле бүген дә шактый әһәмиятле булган әсәрләр юк түгел. Ул әсәрләр татар телен өйрәнүче яшьләргә кирәкле ярдәмче материал булып хезмәт итә алалар һәм итеп киләләр. Ләкин мәрхүм Г. Алпаровның нигездә уңай булган ул әсәрләре дә безнең бүгенге укучыларыбызга тиешле тәнкыйть аша үткәрелеп бирелергә тиеш иде. Кызганычка каршы, шундый тәнкыйтьнең әле һаман булганы юк. Партиябезнең үзәк органы булган «Правда» газетасы битләрендә тел гыйлеме мәсьәләләре буенча ирекле дискуссия үткәрелүгә һәм И. В. Сталинның «Марксизм һәм тел гыйлеме мәсьәләләре» исемле гениаль хезмәтенең басылып чыгуына өч ел вакыт узып китте. Бөек юлбашчыбызның бу хезмәте тел гыйлемендә зур революция ясады. Кайчандыр /Марр «тәгълиматы» позициясендә торган, тел гыйлеме мәсьәләләре буенча хаталар ясаган тел белгечләре генә түгел, хәтта тел гыйлемен марксизм классиклары тарафыннан күрсәтелгән юнәлештә өйрәнгән һәм шул дөрес юнәлештә
106 
 
 
үстерергә тырышкан тел белгечләре дә, бу хезмәтне тирәнген өйрәнеп, үзләренең хезмәтләрен, эшләгән эшләрен тагын бер тапкыр күздән кичерделәр һәм, И. В. Сталинның тәгълиматыннан чыгып, тиешле нәтиҗәгә килделәр. Заманында әдәби хезмәтләрендә һәм фәнни эшчәплек- ләреидә төрле формаларда хаталар ясаган тел белгечләре үзләренең хаталарын тулысынча таныдылар һәм аларны төзәтергә керештеләр. Бу рус совет тел белгечләре һәм башка халыклар тел белгечләре дөньясында. Ә безнең татар теле һәм әдәбияты өстендә эшләүче иптәшләр дөньясында эшләр ничек тора соң? Әллә иптәш Сталинның гаять әһәмиятле күрсәтүләре, тел гыйлемендә чын революция ясаган теоретик хезмәте безнең татар тел белгечләренә кагылмыймы? Кагыла, билгеле. Шулай булгач, нигә соң алар иптәш Сталинның «Марксизм һәм тел гыйлеме мәсьәләләре» исемле хезмәте басылып чыкканнан соң, авызларына су алгандай, телсез калдылар? Нигә үзләренең әдәби хезмәтләренә, эшләгән эшләренә бер күз ташлап, нәрсәдә ялгыш- канлыкларын, нәрсәне аңлап бетер- мәгәнлекләрен ачыктан-ачык әйтеп, хаталарын чын күңелдән танып чыкмадылар? Дөрес, аларның кайберләре И. В. Сталинның «Марксизм һәм тел гыйлеме мәсьәләләре» исемле хезмәте басылып чыгу уңае белән Тел, әдәбият һәм тарих институтында үткәрелгән җыелышларда үзләренең хаталарын танып чыгышлар да ясадылар. Уннарча ел буенча ясалып килгән хаталарны ачып салу өчен институт бинасында, тар күләмдә үткәрел гәп җыел ы шла рда гына ашык-пошык ясалган белдерүләр җитәрлек идеме соң? Билгеле, җитәрлек түгел иде. Чөнки бу иптәшләрнең тел мәсьәләләре буенча Гулгаи хезмәтләре бер институт эчендә таралу белән генә чикләнеп калмады бит. Алар тел мәсьәләләренә багышланган уннарча мәкаләләр бастырдылар, китаплар чыгардылар, югары мәктәп кафедраларыннан торып, Маррның «яңа тә гъл и м атын» п оп ул ярлаштырырга тырышып, йөзләрчә, меңнәрчә студентларга тел гыйлеме өйрәттеләр, фәнни конференцияләрдә Маррның I үзен һәм аның «шәкертләрен» мактап, озыи
озын докладлар белән чыктылар. Безнең бу белгечләре- бездәп «яңа тәгълимат» турында «белем» алган студентлар, укытучылар һәм башкалар үз чиратларында, ул «белемне» илебезнең төрле почмакларына алып киттеләр. Күрәсез, тел белгечләребезнең хезмәтләре һич тә бер институт бинасы эчендә генә чикләнеп калмады. Шулай булгач, аларга, үзләренең хаталарын танып, алардан укыган иптәшләргә дә төшенерлек итен, ап-ачык итеп әйтеп, мәкаләләр белән чыгарга кирәк иде. Дөреслекне күрсәтер өчен әйтергә кирәк, тел белгечләреннән тик Р. Хәкимова гына, мәкаләләрендәге һәм укытучылык эшендәге маррчы- лык хаталарын танып, 1950 елда «Кызыл Т атарстаи» газетасында бер мәкалә белән чыкты, башка тел белгечләребез бик озак вакыт, телсез калгандай, тавыш-тыннарын чыгармый тордылар. Ниһаять, 1952 елны, иптәш Сталинның тарихи хезмәте басылып чыкканнан сон ике ел вакыт үткәч, «Совет әдәбияты» журналының 7 иче номерында иптәш Л. Җәләйнең «И. Б Сталин өйрәтүләре яктылыгында гомумхалык теле, гомуммилләт теле, әдәби тел һәм җирле диалектлар» исемле күләмле мәкаләсе басылып чыкты. Без бу мәкаләне бик кызыксынып каршы алдык. Чыннан да, озак еллар буенча татар телен һәм аның диалектларын өйрәнүгә күп көч куйган, югары уку йортларында студентларны укыту гына түгел, тел гыйлеме буенча аспирантларга җитәкчелек итүче һәм Тел, әдәбият һәм тарих институтының өлкән гыйльми сотруднигы булып хезмәт итүче иптәшнең тел гыйлеменә карата булган фикерләрен ишетү кызыклы иде. Иптәш Л. Җәләй мәкаләсенең укучыларыбыз өчен файдалы булган уңай яклары күп, әлбәттә. Без- нсц укучыларыбыз тел гыйлемен өйрәнгәндә, аның бу мәкаләсеннән, бил гел е, фа йд ал a 11 а ч а кл a р. Иптәщ
107 
 
 
Л. Жәләй безгә, И. В. Сталинның гсниаль хезмәтендәге күрсәтүләрдән чыгып, гомумхалык теле, го- муммилләт теле, әдәби тел һәм жирле диалектлар турында күп кенә әһәмиятле мәгълүматлар бирә һәм куйган мәсьәләләре укучыларга ачыграк аңлашылсын өчен татар теле тарихыннан мисаллар да китерә. Мәкаләсенең азагында ул, археология һәм тарих материалларына таянып, татар теленең беренче чыганакларын табуга юнәлдерелгән омтылыш та ясый. Дөрес, бу соңгы мәсьәләне ул тикшерелгән, өйрәнелгән һәм хәл ителгән мәсьәлә итеп түгел, ә мөмкин булган өйрәнү юнәлеше итеп кенә күтәрә. Ничек кенә булмасын, иптәш Л. Җәләйнең бу мәсьәләне күтәрүе һәм аны ачыкларга омтылыш ясавы безне шатландыра. Әгәр телчеләребез татар теленең чыганакларын, аның үсешен, тарихын һәм Маркс, Энгельс, Ленин, Сталин әсәрләрен тәрҗемә итәрлек милли әдәби тел булып оешып җитүен безгә фәнни нигездә тикшереп күрсәтәләр икән, алариың бу хезмәтләре безнең социалистик культурабыз өчен зур хәзинә булачак. Иптәш Л. Җәләй бу мәкаләсендә үзенең тел гыйлеме өлкәсендә ясаган хаталарын да танып китә: «Туп- туры һәм ап-ачык әйтергә кирәк, 11. В. Сталинның тел гыйлеме буенча гениаль хезмәтләре чыкканчы, безнең күпчелегебез, маррчы- ларның хата формуласына сукыр килеш иярү аркасында, телне «өскорма», «сыйнфый» күренеш санап килгән идек. И. В. Сталин безгә моның тирәнтен хата икәнлеген ачып бирде» *, ди. Чыннан да, телчеләребезпең күпчелеге озак еллар буенча Марр- ның «яңа тәгълиматы» йогынтысында яшәп килделәр һәм аның карашларын үзләренең әдәби хезмәтләрендә, укыту эшләрендә үткәрергә тырыштылар. Иптәш Л. Җәләй, хатасын таныганнан соң, гомумхалык теле, бердәм милли тел, әдәби тел һәм диал ектл а р ара сы н д а гы урта кл ы к- 1 «Совет әдәбияты» журналы, 1952 сл, •V 7, 113 бит. ны Һәм аерманы ачарга омтыла һәм ул аларны безгә иптәш Сталин өйрәткәнчә                      21 «Совет әдәбияты» журналы, 1952 ел, № 7, 117—118 битләр. дөрес ачып бирә. Авторның мәкаләсендә китерелгән бу карашларны без тулысымча уртаклашабыз. Ләкин мәкаләдә шундый уңай яклар белән бергә, авторның югарыда китерелгән дөрес фикерләренә капмакаршы булган һәм укучыларны соң дәрәҗәдә аптырашта калдыра торган урыннар да юк түгел. Мәсәлән, иптәш Л. Җәләй конкрет мисалларга күчеп, ачыграк итеп әйткәндә, татар милли әдәби теленең барлыкка килүе мәсьәләсенә күчеп, түбәндәге сүзләрне яза: «Капиталистик җәмгыятьтә хосусый милеккә, капиталга нигезләнгән анархия патшалык итә һәм менә шушы башбаштаклыкның буржуаз милли әдәби тел (?) төзелешендәге чагылышын түбәндәге конкрет моментларда күрәбез. Беренчедән, иң ачык анархия — буржуаз милли әдәби телнең (?) гомумхалык теленә нигезләнеп тә, эштә исә, төрле юллар белән аны читләтү тенденциясенең яшәп килүе. Бу хәл исә, конкрет алганда, җирле диалектларның берсен генә әдәбиятта активлаштырып та, калганнарын читләтү, хәтта аларга каршы антаго- низм тудырудан тора. Моның иң ачык мисалы итеп, татар буржуаз милли әдәби теле (?) яшәгән чордагы фактларны китерергә мөмкин. Мәгълүм ки, татар буржуаз милли әдәби теленә (?) нигез итеп урта диалектның Казан арты сөйләше алына»21, ди (курсив минеке, А. Ш.). Күрәсез, иптәш Л. Җәләй, «буржуаз милли әдәби тел» булган һәм бар, дип исбат итә. Ул «буржуаз милли әдәби тел» турында гомумән сөйләми, ә конкрет сөйли: «татар буржуаз милли әдәби теле яшәгән чордагы фактларны» китерә. Әгәр без, иптәш Л. Җәләй мәкаләсенең бу конкрет «фактлар» китерелгән юлларыннан чыгып, тел турында хөкем йөртәбез икән, ка- п ита л и сти к җә м гы ятьтә го м у м әя «буржуаз милли әдәби телләрнең» яшәгәнлеген, ә татар әдәби теле
108 
 
 
тарихына килгәндә, «татар буржуаз милли әдәби телнең» яшәгәнлеген расларга тиеш булабыз. Капиталистик җәмгыять — сыйнфый җәмгыять. Шулай булгач, анда «буржуаз милли әдәби тел» булган икән, «эшче милли әдәби теле» дә булырга тиеш бит. Бу нәрсә дигән сүз соң? Телләрнең сыйнфый икәнлеген раслау түгелме соң бу? Раслау. билгеле. Ләкин иптәш Л. Җәләй мәкалә сенең берничә урынында үзе үк милли телнең һәм шулай ук әдәби телнең дә сыйнфый продукт булма- ганлыгын кабат-кабат әйтә: «Буржуазиянең үзенә аерым теле юк һәм андый нәрсә була да алмый», ди. Шулай итеп, иптәш Л. Җәләй, мәкаләсенең бер урынында, II. В. Сталинның гениаль хезмәтендәге күрсәтүләргә таянып, телнең сыйнфый түгеллеген, аның «җәмгыятьтә аралашу чарасы буларак, үзен иҗат итүче, үстерүче кешеләрнең барысына да уртак хезмәт күрсәтә» икәнен раслый, ә шул ук мәкаләсенең икенче урынында инде, татар мил'ли әдәби телендәге «конкрет» фактларга күчкәч, кинәт үзенең бу дөрес карашын онытып, «татар буржуаз милли әдәби тел» турында язарга керешә. И. В. Сталинның тарихи хезмәте, басылып чыгып, миллионнарча халыкның белем хәзинәсенә әверелгәннән соң, иптәш Л. Җәләйдән бер үк мәкаләдә шундый капма- каршы раслауларны ишетү бик гаҗәп, билгеле. Бу нәрсәне күрсәтә соң? Бу шуны күрсәтә: автор теориядә, И. В. Сталин хезмәтендәге күрсәтүләргә таянып, дөрес позициядә торса да, практик эшкә күчкәч, татар әдәби теле тарихыннан «конкрет» материаллар китерә башлагач, яңадан үзенең элекке хата карашына кайта, әдәби телне сыйнфый тел дип расларга тотына. Маррчылар телләрне шулай «сыйнфый» категория итеп санадылар. И. В. Сталин, маррчыларның тел мәсьәләсендә бер төрле тарихи фактлар белән дә беркетелмәгән примитиванархистик карашларын тәнкыйтьләп, аларныц хаталары нәрсәдән гыйбарәт икәнен бик ачык күрсәтте. Алар тарафыннан ясалган «беренче ялгыш шунда ки, алар телне өскорма                      22 И. В. Стали и. «Марксизм һәм тел гыйлеме мәсьәләләре», 15—16 битләр. 23 Шуида ук, 16—17 битләр. белән бутыйлар, — диде И. В. Сталин. — Алар, өскорма сыйнфый характерда икән, тел дә гомумхалык теле булмаска, бәлки сыйнфый булырга тиеш, дип уйлыйлар. Ләкин, югарыда инде әйткәнемчә, тел белән өскорма икесе ике төрле төшенчә, марксист алар- ны буташтыра алмый. Икенче ялгыш шунда ки, бу иптәшләр буржуазия һәм пролетариат интересларының капма-каршылыгын, аларның рәхимсез сыйнфый көрәшен җәмгыятьнең таркалуы дип, дошман сыйныфлар арасында һәртөрле элемтәләрнең өзелүе дип а ңл ы йл а р. Ал арны ң фикеренчә, җәмгыять таркалган һәм бердәм җәмгыять юк инде, бәлки сыйныфлар гына бар икән, ул чакта җәмгыять өчен бердәм телнең дә кирәге юк, милли телнең дә кирәге юк. Әгәр җәмгыять таркалган һәм гомумхалык теле, милли тел инде юк икән, ул чакта нәрсә кала соң? Сыйныфлар һәм «сыйнфый телләр» кала. Аңлашыла ки, һәрбер «сыйнфый телнең» үзенең «сыйнфый» грамматикасы — «пролетар» грамматика һәм «буржуаз» грамматика булачак. Дөрес, дөньяда андый грамматикалар юк, ләкин бу хәл ул иптәшләрне аптыратмый: алар мондый грамматикаларның килеп чыгачагына ышаналар» L И. В. Сталин, бу «теориянең» фән белән бертөрле дә бәйләнеше юклыгын 'күрсәтеп, маррчыларны бик каты тәнкыйть итә: «Марксизм мәсьәләләрендә надан булу һәм телнең табигатен бөтенләй аңламау гына безнең кайбер иптәшләребез- дән җәмгыятьнең таркалуы турында, «сыйнфый» телләр, «сыйнфый» грамматикалар турында әкият сөйләткән» 22 23, ди. Бәлки Л. Җәләй иптәш «милли әдәби тел» белән «милли әдәбиятны» бутагандыр? Юк, моны бутавы мөмкин түгел. Мәкаләсендә ул әдәбият турында түгел, ә «буржуаз милли әдәби тел» турында сөйли
109 
 
 
һәм бу сүзләрне берничә урында кабатлый. Әллә милли әдәби тел белән милли тел арасында чыннан да сыйнфый аерма бармы? Андый сыйнфый аерманың юклыгы авторга ачык билгеле. Без моны иптәш Л. Җә- ләйнең үз мәкаләсеннән китерелгән өзек белән үк раслый алабыз. Ул журналның 116 битендә әдәби тел турында түбәндәге сүзләрне яза: «Әдәби тел шулай ук тарихи категория булып тора, — ди ул.— Әдәби телне ниндидер «сыйныфлар» тудырган «продукт» итеп карау — маррчыларны буржуаз карашка илтеп чыгарган, фәнгә дә, марксизмга да ятмый торган бер адашу гына, әлбәттә», ди (курсив минеке, А. Ш.). Иптәш Л. Җәләйнең бу карашы чыннан да дөрес. Бөек Октябрь революциясенә чаклы яшәп килгән әдәби телебезне, ягъни Г. Тукай, Г. Камал, Г. Коләхметов һ. б. үз әсәрләрен иҗат иткән әдәби телебезне «татар буржуаз милли әдәби теле» дип атау «фәнгә дә, марксизмга да ятмый торган бер адашу гына, әлбәттә!» Шулай ук без иптәш Л. Җәләйнең диалектларга карашы белән дә килешеп бетә алмыйбыз. Иптәш Л. Җәләй үзенең мәкаләсендә әдәби телебезнең чыганагы булып торган диалект мәсьәләсенә бик кыска гына тукталып үтә. Әгәр ул үзенең киләчәк мәкаләләрендә телебезнең кайсы диалектка нигезләнү мәсьәләсенә киңрәк, җентеклерәк тукталса, аның аерым диалекттан гомумхалык теле һәм милли әдәби тел булып җитешү баскычларын тарихи рәвештә ачып бирсә, бик яхшы булыр иде. Иптәш Л. Җәләйдән без шундый хезмәтне көтә алабыз. Чөнки ул — телебезне һәм аның диалектларын өйрәнү өлкәсендә гаять зур хезмәт күрсәткән телчеләребезнең берсе. Аның «Татар диалектологиясе» һәм «Диалектологик сүзлек» исемле оригинал әсәрләрендә халкыбызның һәм телебезнең тарихын өйрәнү өчен бик әһәмиятле материаллар тупланган. Ул әсәрләрдә татар әдәби теленең төптә кайсы диалектка нигезләнүе һәм үсү процессында кайсы диалектлардан чыганаклар алу мәсьәләсен фәнни                      24 «Совет әдәбияты» журналы. № 7 118 бит. 25 И. В. Сталин. «Марксизм һәм тел гыйлеме мәсьәләләре», 10 бит. 1 И. В. Сталин. «Марксизм һәм тел гыйлеме мәсьәләләре», 39—40 битләр. рәвештә ачып бирергә ярдәм итәрлек материаллар бар. Ләкин татар теле диалектларын өйрәнү буенча шундый әһәмиятле әсәрләр биргән Л. Җәләй нигәдер милли әдәби телебезнең нигезе итеп бер бөтен диалектны алмый, ә бары «урта диалектның Казан арты сөйләшен» генә ала. «Мәгълүм ки, татар буржуаз милли әдәби теленә нигез итеп урта диалектның Казан арты сөйләше алына. Калган диалектларны исә шуңа көчләп буйсындыру юлы тотыла. Көчләп буйсындыруның методы ул диалектларны бөтенләй татар теле итеп санамаудан гыйбарәт була» 24 (курсив минеке, А. Ш.), «хәтта аларга антагонизм каршы тудырудан тора», ди автор. Иптәш Л. Җәләйнең сүзенә ышансак, милли әдәби телебезнең туу процессында һәм аның үсешендә «урта диалектның Казан арты сөйләшеннән» башка диалектларның әдәби телебезне баетуда бертөрле дә рольләре булмаган, хәтта алай гына да түгел, алар «бөтенләй татар теле итеп» тә санамаганнар икән. Дөрес, ул моны, үз сүзләре белән әйткәндә, «татар буржуаз милли әдәби теле яшәгән чордагы фактлар» итеп ала. Без «буржуаз» дигән сүзне сызып ташлыйбыз, чөнки иптәш Сталин безне, «милли телләр сыйнфый телләр түгел, бәлки милләтләрнең членнары өчен гомуми һәм милләт өчен бердәм булган гомумхалык телләре»25, дип өйрәтә. Чыннан да шулай, автор әйткәнчә, татар милли әдәби теленең туу процессында һәм аның үсешендә «урта диалектның Казан арты сөйләшеннән» башка диалектларның әдәби телебезнең сүзлек составын үстерүдә бертөрле дә роле булмадымыни? Башка диалектлар «бөтенләй татар теле итеп» саналмадылар м ы ни? Юк, һич тә алай түгел! Дөрес, кайберәүләрнең көнбатыш диалекты дип йөртелә торган диа
110 
 
 
лсктта сөйләтүче мишәрләрне яисә көнчыгыш диалектында сөйләшүче Себер татарларын татар телендә сөйләшмиләр дип әйтүләре бик мөмкин. Ләкин моңа карап кына, ул диалектларның грамматик төзелешләренә һәм төп сүзлек фондына игътибар итмичә, алармы татар теленнән сызып ташларга ярамын. Алар татар милли теленең аерым диалектлары булып яшәп килделәр һәм яшәп киләләр. II. В. Сталин диалектларның милли телләргә нигез булулары турында безне түбәндәгечә өйрәтә: «...Кайбер җирле диалектлар, — ди ул, — милләтләр төзелү процессында милли телләргә нигез була алалар һәм үзләренә аерым милли телләр булып үсә алалар. /Мәсәлән, рус теленең Курск — Орел диалекты (Курск — Орел «сөйләме») белән шулай булды. Ул рус милли теленә нигез булды. Украин теленең Полтава — Киев диалекты турында да шуны ук әйтергә кирәк. Ул украин милли теленә нигез булды. Мондый телләрнең калган диалектларына килсәк, алар үзләренең аерымлыкларын (самобытность) югалталар, бу телләргә кушылалар һәм алар эчендә юкка чыгалар» һ Ы. В. Сталин милли телгә нигез булып алынган диалектның калган диалектларны «читләтүе», «аларга каршы антагонизм тудыруы» һәм аларны бөтенләй тугаи тел итеп санамау турында бер нәрсә дә әйтми, ә, киресенчә, «телләрнең калган диалектларына килсәк, алар... бу телләргә кушылалар һәм алар эчендә юкка чыгалар», дип раслый. Бу кушылуны механик рәвештә кушылу итеп уйларга ярамый. Гомум- халык теленә нигез булып алынмаган башка диалектлар да төп диалектта җитешмәгән, ләкин гомум- халык теленең үсеше өчен кирәк булган сүзләрне гомуми хәзинәгә кушалар, аны баеталар һәм акрынлап үзенчәлекләрен югалталар, го- мумхалык теле эчендә юкка чыгалар. Ләкин кайчакларда моның киресе дә була дип өйрәтә И. В. Сталин: бер телдә яшәп килә торган диалектлар бер милли тел булып кушылып китмиләр, ә берничә тугандаш телнең башлангычы булалар. «Үсеш өчен кирәкле экономик шартлар булмау аркасында әле милләт булып әверелмәгән халыкның бердәм 
теле бу халыкның дәүләт булу ягыннан таркалуы аркасында җимерелә, ә бердәм телдә әле югалырга өлгермәгән җирле диалектлар җанланалар һәм алар үзләренә аерым мөстәкыйль телләр төзелүгә нигез бирәләр. Ихтимал, мәсәлән, бердәм монгол теле белән эш нәкъ әнә шулай торгандыр» !. Аннары иптәш Л. Җәләйнең татар «милли әдәби теленә нигез итеп урта диалектның Казан арты сөйләше» алынган дигән раславын да шик астына аласы килә. Нигә Казан арты сөйләше генә? Нигә Бәрәңге сөйләше, Тау ягы сөйләше дә алынмаган? Яисә урта диалектның башка сөйләшләре дә алынмаган? Нигә әдәби телнең нигезе итеп урта диалект үзе түгел, ә бары «Казан арты сөйләше» генә алынган? Телчебез, мәсәлән, үзе дә «Татар диалектологиясе» исемле китабының 30 битендә Бәрәңге районында яшәүче татарлар «географик яктан һәм үзләренең телләре белән Әтнә теленә, ягъни Казан арты сөйләшенә якын торалар», дип яза. Тау ягы сөйләше турында да ул шул ук карашта тора. Тау ягында торучы татарлар «үзләренең тарихлары белән борынгы болгарларга якынрак торалар һәм аларның телләрендә дә бу момент күбрәк сакланган», ди ул. Шулай булгач, татар милли теленең нигезе итеп Казан арты сөйләшен генә алу аны чамадан тыш тарайту түгелме? Монда шуны да истә тотарга кирәк: әдәби тел билгеле бер җирле диалектка нигезләнеп тудырылса да, үсеше тарихында аның сүзлек фонды белән шул диалектка тулысынча туры килмәве дә мөмкин. Чөнки башка диалектлар да әдәби телнең үсешенә билгеле дәрәҗәдә хезмәт итәләр, төп диалектта булмаган сүзләр белән аны баеталар, үстерәләр. 
1 Шунда ук, 40 бит. 
111 
 
 
Милли әдәби телгә нигез ителеп, теге яисә бу диалект нинди хәлиткеч сәбәпләр аркасында алына сон? Монда диалектның лингвистик торышы, аның башка диалектларга караганда эшләнгәнрәк һәм сүзлек фондының баерак, тулырак булуы төп сәбәп булып торамы? Юк, әлбәттә. Монда төп сәбәп булып лингвистик торыш түгел, ә иҗтима- гый-политик хәл алынырга тиеш, — ягъни милли әдәби тел туган чорда кайсы диалектта сөйләшүче халык илнең иҗтимагый-политик һәм культура тормышында әйдәүчелек ролен тотса, милли әдәби тел дә шул диалект нигезендә төзелә башлый. Бу яктай чыгып хәл иткәндә дә, безнең милли әдәби телебез туган чорда татар иҗтимагый-политик һәм культура тормышында бары Казан арты кешеләре, ягъни Казан арты сөйләшендә сөйләшүчеләр генә әйдәүчелек ролен тотканнар дисәк, дөрес булып бетмәс. /Минемчә, милли әдәби телебезгә нигез ителеп урта диалектта сөйләшүче Казан татарлары теле алынган дисәк, дөресрәк булыр. Билгеле, бу хәлдә без Казан шәһәрендә яшәгән татарларны гына түгел, Казан артында, Тау ягында, хәзерге Бәрәңге районында һәм башка урыннарда яшәгән, ләкин үзләренең телләре белән Казан татарларына бик якын торган татарларны да күз алдында тотабыз. Нәрсә соң ул милли тел һәм әдәби тел? Телнең үсеше җәмгыятьнең үсеше белән органик рәвештә бәйләнгән. Телләр ыруг телләреннән кабилә телләренә, кабилә телләреннән халыклар телләренә һәм халыклар телләреннән милли телләргә таба үсәләр. Бу үсеш процессында «тел һәркайда, үсешнең барлык этапларында җәмгыятьтә кешеләрнең аралашу чарасы буларак, җәмгыять өчен гомуми һәм бердәм булды һәм социаль хәлләренә карамастан, җәм* гыять членнарына бертигез хезмәт күрсәтте» ’. «Капитализм килеп чыккач, феодаль таркаулык беткәч һәм 1 И. В. Сталин. «Марксизм һәм тел гыйлеме мәсьәләләре», 10 бит. милли базар барлыкка                      26 И. В. Сталин. «Марксизм һәм тел гыйлеме мәсьәләләре», 10 бит. 27 Шунда ук, 18 бит. 28 I I. В. Ста л и н. Әсәрләр, 2 том, 333 бит. 29 Шунда ук. килгәч, халыклар милләт булып, ә халыкларның телләре милли телләр булып үскән» Милли тел — милләтнең гомуми теле ул. Милли тел ул кинәт кенә тумаган. Халыкларның милләт булып оешулары ни дәрәҗәдә катлаулы һәм ничаклы озак дәвам итсә аларның телләре дә шундый ук катлаулы һәм озак процессны үткәргәннәр, милләт белән бергә формалашканнар. «Милли тел милли культураның формасы» 26 27. «Милләт - - кешеләрнең тарихи рәвештә оешкан ныклы гомумилеге, бу гомум илек телнең, территориянең, экономик тормышның, һәм культура гомуми! легендә гәүдәләнә торган психик төзелешнең гомумилеге нигезендә барлыкка килгән була»28. Шушы дүрт билгенең, ягъни телнең, территориянең, экономик тормышның һәм психик төзелешнең бөтенесе бергә булганда гына милләт була ала. «Шуны ачык әйтергә кирәк, күрсәтелгән билгеләрдән берсе дә, аерым-аерым алганда, милләтне билгеләү өчен җитәрлек түгел. Ул гына да түгел: милләтнең милләт булудан туктавы өчен бу билгеләрдән берсенең генә булмавы да җитә» 29. Әдәби тел исә — милләт булып оешкан халыкның гомум милләт теле. Әдәби тел—ул тарихи категория, аны да шулай ук кинәт туган итеп уйларга ярамый. Ул да шулай ук озак һәм катлаулы процессны үткән. Әдәби телнең, кайбер хәлләрдә, милләт оешканчы ук тууы мөмкин. Чөнки иптәш Сталин тарафыннан күрсәтелгән һәм милләтнең оешуы өчен төп шарт булып торган дүрт билгенең дүртесе дә (ягъни телнең, территориянең, экономик тормышның һәм психик төзелешнең гомумилеге) берүк вакыт барлыкка килмәгәннәр, «...милләтнең элементлары — тел, территория, культура гомумилеге һ. б. — күктән төшмәгәннәр, алар
112 
 
 
акрынлан, капитализмга кадәрге чорда ук туа барганнар» Әдәби тел, шул телнең мөмкинлекләреннән чыгып, билгеле кагыйдәләргә нигезләнгән, эшкәртелгән, уртак норма хәленә китерелгән үрнәк тел ул. М. Горький, халык теле һәм әдәби телнең нәрсәдән гыйбарәт икәнен билгеләп: «Телнең халык тарафыннан барлыкка китерелүен хәтергә төшерү урынлы булыр. Телне әдәби телгә һәм халык теленә бүлү, ул безнең «чи» телебез һәм мастерлар тарафыннан эшкәртелгән телебез бар дигән сүз генә», ди. Менә шул эшкәртелгән, безнең мәктәпләребездә укытыла торган тел әдәби тел була. Ләкин аны бары матур әдәбият теле генә дип уйларга кирәкми. Ул безнең барлык әдәбиятыбызның, журналл арыбызның, газеталарыбызның теле, — кыскасы, язу теле. Мәктәп дәреслекләре, газеталар, журналлар һәм аеруча матур әдәбият безнең эшкәртелгән телебезнең, ягъни әдәби телебезнең халык арасында ныгуына, аның сөйләү теле булып әверелүенә бик зур ярдәм итәләр. Халкыбызның культурасы үсә барган саен, әдәби телебезнең сөйләү теленә тәэсире шул дәрәҗәдә арта бара. Шулай итеп, әдәби телебезнең тууына төп нигез булып тормаган диалектлар акрынлап үзләренең аерымлыкларын югалталар, әдәби телебезгә якынлаша баралар һәм аның эчендә эреп югалалар. Тел безнең әдәбиятыбызга һәм культурабызга хезмәт итә. «Хәлбуки, культура белән тел икесе ике нәрсә. Культура буржуаз һәм социалистик булырга мөмкин, ә аралашу чарасы булган тел һәрвакыт гомумхалык теле була һәм ул буржуаз культурага да, социалистик культурага да хезмәт итә ала»30. Төрле сыйныфларның һәм төрле социаль катлауларның культураларына хезмәт итә торган «...тел, аралашу коралы булу белән бергә, көрәш коралы һәм җәмгыятьне үстерү коралы»3 да булып тора. 1 И. В. Сталин. Әсәрләр, 11 том, 369—370 битләр. 2 И. В. Сталин. «Марксизм һәм тел гыйлеме                      30 Берин-берип — берәм-берәм. 31 Мивә — җимеш. 
мәсьәләләре», 17 бит. 3 Шунда ук, 20 бит. Тел язучының иҗат коралы, көрәш коралы булганлыктан, язучы аңа карата битараф хәлдә була алмый. Ул, аның барлык мөмкинлекләреннән, байлыгыннан, сурәтләү чаралары н н а н ф а й д а л a 11 ы п, үзенең әдәби әсәрләрен иҗат итә, һәм аның каләме аркылы үткәй тел төзелешендә язучының үзенә генә хас тел үзенчәлеге урнашып кала. Җирле бер диалектка нигезләнеп туган әдәби тел, кагыйдә буларак, халыкның, милләтнең гомуми теле булып әверелә. Ләкин әдәби тел булып гомумхалык, гомум милләт теле генә түгел, кайбер тарихи шартларда чит телләрнең дә теге яисә бу халыкка әдәби тел булып хезмәт итүләре мөмкин. Мәсәлән, урта гасырларда Көнбатыш Европада латин теле, ә Якын Көнчыгышта урта гасырларда гына түгел, хәтта соңрак та күп кенә халыкларга гарәп теле һәм фарсы теле әдәби тел Вазыйфасын үтеп килделәр. Халыкларның туган телләре белән бертөрле дә бәйләнеше булмаган, халыкның билгеле бер диалектыннан яшәү чыганагы алмаган мондый ясалма телләрнең, дөресрәге, «китап телләренең» бары вакытлыча гына яшәүләре мөмкин иде. Чыннан да ул шулай булды. Татар телендәге язма әдәбиятның тарихына килгәндә, анда XIX йөзнең икенче яртысына чаклы, әдәби тел вазыйфасын үтәп, «төрки теле» яшәп килде. Бу тел шул заманнарда яшәгән, билгеле бер территориясе, культурасы булган нинди дә булса аерым бер халыкның ана теле түгел. Ул — татар, кыпчак, чыгтай, госманлы телләреннән оештырылган корама бер тел. Бу телдә татарлар арасына ислам дине белән кергән, ана телебезгә бертөрле дә бәйләнеше булмаган гарәп һәм фарсы сүзләре дә бик күп иде. Бу фикерләрне раслау өчен борынгы әдәбиятыбыздан кайбер өзекләр китерик. 
Суфилык мивәләре31 пешеп етмеш, Мән андин берин-берип 2 татсам ирде. 
113 
 
 
Ул мивәнең ләззәтидип мәет улубән Үздин китеп, иссез булып ятсам ирде. Башларына таҗ күтәрмеш, суфи мән, тир32 33, Тәнләрене ’симерткәнчә харам еяр. Ихлас юк, галәм халкын алдаю, күр, Күкеле туймаз, бу галәмне йотар ирде. (XVII йөз ахырларында яшәгән Мәүла Колыйның «Суфилар» исемле шигыреннән.) Бу шигырьдә без татар халык теленнән алынган берничә сүзне генә күрәбез. Алар: «пешеп», «ул», «башларына», «күр», «күңеле», «бу», «йотар» һ. б. сүзләр, аннары «китеп, иссез булып ятсам» дигән бер җөмлә. Калганнары гарәп, фарсы һәм үзбәк теленнән алынган сүзләр. Яисә менә икенче бер үрнәк: Фәсахетдин кемә кем тиксә бәһрә. Иасаих әйләгәп әһле диарә. Хакимләрдән калай сүз — дер вә җәүһәр. Гакыллу кемсә алыр аиы әзбәр. (Мәгънәсе: Сүзгә осталык берәүнең өлешенә тисә, ил халкына уЛ үгет бирер (бирсен). Хакимнәрдән калган сүзләр — энҗе һәм җәүһәрләр алар. Акыллы кеше аларны алып үзләштерер.) Нәсихәткә әһелләр үтде китде, Безнең диккә сөхән нәүбәте йитде. Шикаять әйләрмен яр вә дустан, Шикаять изһар идәрем шул әләмднн. (Мәгънәсе: Үгет-нәсихәтчеләр дә киттеләр, инде сүз чираты безгә җитте. Дус-ишләремнән зарланам һәм шуның кайгысыннан серемне язам.) (1730—1815 елларда яшәгән Г. Утыз Имәни шигырьләреннән.) Гәрчә бу шигырь алдагы шигырьдән бер гасыр соңрак язылган булса да, без анда аерым татар сүзләрен генә очратабыз, күңелебезне үзенә тартырлык татарча бер җөмлә дә таба алмыйбыз. Татарча сүзләр түбәндәгеләр: «кем», «әйләгән», «сүз», «алыр аны», «үтде, китде», «йитде», «дустан» һ. б. Менә шундый әсәрләрдән тагын бер үрнәк: И дәрига, такать сабырым, карарым калмады, Изтирарә дөшмешем чөн ихтиярым калмады. Дөшде гамь кәрдабенә шимдн вөҗүдем кимәсе, Шөйлә баттым кем, мәтагым, рәхәт парәм   калмады. Касд идарем җаныма, чөн сусамышым каныма, Варлыгыма илтифат игътибарым калмады. Ошбу нәфсем афәтендин гәр хәлас итсәң бәни, Үзгә куркулардыйн аслан зинһарым калмады. (Шәмсетдин Зәкидән. 1865 елда үлгән.)                      32 Мәет улубән — исерек булып, исереп.’ 33 Тир — дияр, дн. 
Бу шигырьдә дә татар сүзләре бик аз: алар бары «калмады», «кимәсе» (көймәсе), «баттым», «җаныма», «каныма», «и^сәң», «үзгә куркулардыйн» һ. б. сүзләрдән генә гыйбарәт. Бу шигырьләрдә безнең ана телебездә булган аерым сүзләр, аерым җөмлә кисәкләре генә алынган, ә калганнары безнең бүгенге әдәби телебезгә ят һәм чит булган, аңлашылмый торган сүзләр. Бу әсәрләрнең телләре, билгеле, ул замандагы җирле гомумхалык теленнән үзләренең сүзлек составы белән дә, хәтта күп кенә очракта грамматик төзелеше белән дә бик нык аерылып торганнар, киң катлауга аңлашылмаганнар, бары укымышлылар аңлый торган китап теле булып кына яшәгәннәр. Халык исә бөтенләй башка телдә, җәмгыятьнең барлык членнарына аңлашыла торган ана телендә сөйләшкән. Татар мәкальләре арасында бик борынгыдан килгән, «төрки барның күрке бар», дигән бер мәкаль сакланган. Бу мәкальдә «төрки» танучы кешенең башкалардан, ягъни шул заманның әдәбиятын, китапларын укый белмәүче кешеләрдән «күрке» белән аерылып торуы чагылган. Бу мәкаль үзе генә дә ул заманда «төрки» танучыларның күп булмаганлыгын күрсәтеп тора. Кемнәр соң алар? Ф. Әмирхан 1908 елда «Әльислах»та бастырган «Әдәбиятка гаид» исемле мәкаләсендә, аларның кемнәр икәнен ачарга тырышып, бу авторлар турында түбәндәгеләрне яза: алар «бездә, әүвәлге Мисыр жрецлары шикелле, ялгыз зыялылар сыйнфын (катлавын, А. Ш.) тәшкил иткән рухани- ларыбызның Бохарада егермешәр ел тәхсыйль итеп сартлашкан (үзбәк- ләшкән, А. Ш.) вә үз телләрен оныткан... вә шуңа күрә дә, татар теленә өстән генә карап, тәхсыйльне
8. ,С. Ә.- № 7. 
114 
 
 
читенәйтеп, үз халәтләрен монополиядә тотарга тырышучылар» пде, ди. Чыннан да, ул заманнарда безнең әдәбиятыбызны тудыручыларның иң зур өлеше Бохарада, Сәмәр- кандта, Мисырда, Бәйрутта һәм башка шуның кебек шәһәрләрдә укыган, үзебезнең Татарстан территориясендә укыган булса да, барьЛ дини мәдрәсәләрдә гарәпчә һәм фарсыча укыган, халык телен ким-хур итеп күргән муллалардан, шәкертләрдән гыйбарәт булган. Каюм Насыйри да «төрки» танучыларның кем икәнлеге турында үзенең 1870 елларда язылган «Хита- бәте лиәһле Казан» («Казан халкына мөрәҗәгать») исемле кулъязмасында түбәндәге сүзләрне яза: балаларыгызны сез «мәдрәсәдә бер хәлфә кебек нәрсәгә бирәсез ки, (ул) үзе дә сезнең балаларыгыздан әдвән балаларыгызга ни укытырга кирәкне белмәйдер, хәтта ни нәрсә укытканын үзе дә белмәйдер. Бина- гаһ34 35 балаларыгыздан: «Энем, ни нәрсә укыйсың?» дип сорасаң, «Фә- заилешшөһүр» яки «Бакырган» вә «Йосыф китабы», дип җавап бирәдер һәм шуның белән мәдрәсәдән чыкарлар. Ул баладан ни мәгърифәт өмет итмәк кирәк», ди. Димәк «төрки телендә» язылган китапны укучы балалар гына түгел, хәтта аларны укытучы хәлфәләре дә аңлап бетермәгәннәр икән. Бу сүзләр ул замандагы әдәбият теле булган «төрки теле» белән гомумхалык теле арасында күк белән җир аермасы барлыгын күрсәтеп тора. «Төрки телендә» язылган әдәбияттан башка ул заманнарда татарлар арасында гарәп телендәге дини китаплар да яшәп килгәннәр. Алар дөньяви әдәбият белән бертөрле дә бәйләнеше булмаган дини китаплар булганлыктан, гәрчә аларның кайберләре татарларның үз вәкилләре каләме белән язылган булса да, без аларны татар әдәбияты дип саный алмыйбыз. Безнең әдәбият тарихында XIX йөзнең соңгы яртысына чаклы «төрки теле» өстенлек алып килде. Бу әле ул заманнарда җәмгыятьнең оөтен членнарына аңлашыла торган                      34 Әдвән — түбән. 35 Бинагаһ — көтмәгәндә. 
гомумхалык телендә авыз иҗаты яисә халыкның аерым вәкилләре тарафыннан кайбер әдәби әсәрләр иҗат ителмәде дигән сүз түгел. Андый әсәрләр булганнар һәм бар. Мәсәлән, менә XVIII йөзнең ахырларында иҗат ителгән халык иҗатыннан бер үрнәк: Пугачев патша бар, диләр, Пустау бишмәтләре тар, диләр; Җаек та буе яу җирләрен Айкап та йөргән шул, диләр. Пугачев патшаны күрсә идең, Алларыннан буй бөгеп үтсә идең; Аргамак менеп, дан тотып, Җаек яуларында йөрсә идең. Болар Пугачев хәрәкәте турында татар хезмәт ияләре тарафыннан җанлы халык телендә чыгарылган җырлар. Бу җырларда безгә аңлашылмаган чит сүзләр яисә грамматик төзелеше белән безнең ишетү тойгыбызга ят булган алымнар юк. Чын татар телендә, татар теле грамматикасының барлык кагыйдәләрен саклап язылган җырлар алар. Ләкин бу җырлар, кызганычка каршы, Пугачев хәрәкәте заманында ук язылып алынмаган. Аларның еллар үтү һәм халык авызында өзлексез күчеп йөрү белән билгеле дәрәҗәдә үзгәрүе дә бик мөмкин. Шулай да без, ул җырлардан чыгып, нигездә татар халкының XVIII йөздәге авыз иҗаты теле һәм сөйләү теле белән таныша алабыз. Бу җырлар һәм татар халык иҗатының башка материаллары безгә бер нәрсәне бик ачык раслый: гасырлар буенча китап теле булып яшәп килгән «төрки теле» беләк шул замандагы авыз иҗаты теле арасында бик зур аерма булган. Без моны бик борынгы заманнарда чыгарылган, аерым документларда сакланган яисә халкыбыз тарафыннан буыннан буынга күчерелеп алып киленгән мәкальләрдә дә күрәбез. Мәсәлән, татар халык мәкальләре арасында «Ялгызның җәясе дә югалыр, күмәкнең угы да югалмас», «Барма ханга, үзе килер малга», «Яхшы булса — бидән, яман булса — колдан», «Колга кол дисән, өлгесе килер, бигә кол дисәң, көлкесе килер» һәм башка шуның кебек мәкальләр бар. Бу мәкальләр* 
s* 115 
 
 
нең бик борынгы заманнарда, сугыш коралы булып ук хезмәт иткән, ханнар, биләр яшәгән, хезмәт ияләрен хайван сыйфатында кол итеп сатарга һәм сатып алырга мөмкин булган чорда ук чыгарылганлыгы эчтәлекләреннән күренеп тора. Билгеле, бу мәкальләрнең дә гасырлар узу белән бергә тел ягыннан беркадәр үзгәрүе мөмкин. Шулай да алар безгә «төрки теле» белән шул замандагы сөйләшү теле арасында зур аерма булганлыгын бик матур раслап торалар. Шиһабетдин Мәрҗани тарафыннан язылган «Мөстәфад-ель-әхбар»- ның 2 иче кисәгендә 1788 елда язылган бер алыш-биреш документы бар. Бу документны ул ничек язылган булса, шул хәлендә Мортаза бине Габделгазиз мулладан күчереп алган. Ул түбәндәгедән гыйбарәт: «Тарих мең дә йите йөз дә сиксән сигезенче елда январьның сигезенче көнендә Казан өязенең Арча округының Иске бистәнең йомышлы кеше Йосыф Динмөхәммәт угылы саттым үземнең хәсымә36 тигән колымны Казанның Иске бистәсенең Исмагыйль Апанай Хафиз угылына йөз сум хак берлә (.) Ушбу мәзкүр колларым Алат юлында Арча округында Күшәр илендә йорт белән торгучыдыр (.) /Мәзкүр колларым әүвәл Бикбау Сәедкәй угылыны(,) хатыны Нәсыйхә(,) бер кызы(,) сабый угылы Бикчантай берлә икенче колымның угылы Мортаза /Мөэмин угылыны(.) Вә дәхи шул Күшәр илендә кайсы кем Бикбау били торган йирләрем һәм печәнлегем көллесе Исмагыйль агайгадыр». (Җәяләр эченә алынган тыныш билгеләре минем тарафтан куелды, А. Ш.) Мулла кулы белән язылган яисә! русчадан тәрҗе^мә ителгән бу документ та хәтта сүзлек составы һәм грамматик төзелеше белән «төрки телендәге» шул заман китапларыннан халыкчанлыгы белән бик ны’к аерылып тора. Яисә менә халык ‘ иҗатыннан тагын бер үрнәк: Бусы 1812 елгы Ватан сугышына багышланган «Рус-франңуз сугышы бәете». Бу бәет Казан дәүләт университеты гыйльми көтепханәсенең көнчыгыш кулъязмалары бүлегендә                      36 Хәсымә — өлешемә. 
саклана торган варианттан, «1858 елда язылган нөсхәсеннән үз имласы, үз шәкеле белән күчерелеп алынган». Без монда аның кайбер юлларын гына күчерәбез. Мендем тдуиың башына, атым яздым ташына, Бу француз азган икән үзенең газиз башына. Дүрт-биш кердек сугышка, каннар билдии актылар. Сугышларны бетергәч, безгә медаль тактылар. Французның атл’ары тигез җирдә дулыйлар, Кутузовның казаклары французны турыйлар. Французны кудык без, үз иленә сөрдек без, Французларны куганда күп суларны йөз- ’ дек без. Бу бәет тә татар телендә, татар теле грамматикасының төп кагыйдәләрен саклап язылган. Бәетләр халык авыз иҗаты булып саналсалар да, мин бу бәетне «язылган» дип алам. Бәетләр күп очракта язма рәвешендә сакланалар һәм еш кына каләхм белән дә иҗат ителгән булалар. Бу бәетне чыгаручы автор үзе дә аны язганлыгын әйтә: Бу бәетне язган чакта каләмнәр камыш иде, Өйгә керсәң, тышка чыксаң, шатлыклы тавыш иде. «Рус-француз сугышы бәете» гәрчә «1858 елда язылган нөсхәсеннән күчерелеп алынган» булса да, без аны 1812 елгы Ватан сугышы беткән елларда ук язылган дип уйлыйбыз, чөнки бәетләр вакыйганың барышында яисә шул вакыйга булып үтү белән, аның барлык детальләре истә чагында чыгарылалар. Шуңа карап, без дә бу бәетне 1812 елгы Ватан сугышы бетү белән үк озакламыйча чыгарылган дип раслый алабыз. Гомумхалык телендә инде ул заманнарда халык иҗаты әсәрләре генә түгел, аерым язучылар тарафыннан әдәби әсәрләр дә иҗат ителгәннәр. 1797—1860 елларда яшәгән, үзенең шигырьләре белән танылган Га б дел җа б б а р Ка н д а л ы й 
116 
 
 
ның әсәрләре шундый. Без түбәндә аның «Мулла белән абыстай» исемле шигыреннән өзек китерәбез: Тотынышып кулың кулга, Үзең кергән сары тунга, Кая киттең болай, хәзрәт, Абыстайны салып уңга? Үзең түргә утыргансың. Авызыңны тутыргансың. Төгәл кәефне коргансың. Абыстай утырып уңга. Синең өчен тавык чалган, Суган, балтырганын салган, Син әйткәч, чакырып алган, Егермесен сатып унга. Качырма син бу форсатны, Чәеңә сал бавырсакны, Тутыр бик яхшы корсакны, Икенче калмасын сонга. Сиңа атап тавык суйгач, Ашап-эчеп тамак туйгач, Кесәгә ун тиен куйгач, Чәй эчеп, төн буе кунма. Димәк, XIX йөзнең беренче яртысында инде «төрки телендә» язылган әдәбият белән беррәттән гомум- халык телендә язылган әдәби әсәрләр дә күренә башлый. Халкыбызның күпчелегенә аңлашылмый торган «төрки телендәге» әдәбият әкренләп үзенең позициясен яңа әдәбиятка, гомумхалык телендә язылган, сүзлек составы, грамматик төзелеше белән халыкка үз булган ана телендә язылган әдәбиятка бирергә мәҗбүр була. Бу урында без бүгенге татар әдәби теленә фәнни нигез салган, аның беренче грамматикасын төзегән, аны татарчалаштыру өчен бик зур һәм озак көрәш алып барган бөек мәгърифәтче Каюм Насыйриның исемен хөрмәт белән искә алып китмичә булдыра алмыйбыз. Бу өлкәдә ул, беренче буларак, гаять зур һәм нәтиҗәле эш алып барды, татар теленең татар халкы өчен әдәби тел генә түгел, бәлки фәнни тел дә була алуын әсәрләре белән исбат итте. XIX йөзнең икенче яртысында Россиядә капиталистик мөнәсәбәтләрнең җәелә баруы һәм рус прогрессив культурасының татар культурасына ясаган уңай йогынтысы аркасында күтәрелеп чыккан татар мәгърифәтче интеллигенциясенең иң күренекле вәкиле булган Каюм На- сыйри үзенең бик күп төрле фәнни хезмәтләрендә рус культурасыннан үрнәк алган кебек, татар әдәби теленең үсеш юнәлешен билгеләгәндә дә рус әдәби теленең мөстәкыйль үсешеннән үрнәк алды. Ул үзенең барлык практик эшендә алдынгы рус культурасына таянды һәм шул җирлектә татар культурасын, татар әдәби телен 
тудыруны, эшләүне максат итеп куйды. Татар культурасына берничә гасыр көчле йогынты ясап килгән һәм аның үсешенә гаҗәп зур киртә булып торган феодаль көнчыгыш культурасының реакцион күренешләренә каршы һәм XIX йөзнең соңгы чирегендә көч алып киткән төрекчелеккә каршы көрәше аның татар милли культурасын үз җирлегендә саклап калырга теләү генә булмады, бәлки аны алдынгы рус Жультурасына якынайту, аның прогрессив идеяләре белән сугарырга тырышу да булды. Ул әдәби телебезне корамалыктан, фарсы, гарәп һәм төрки сүзләрдән коткару өчен көрәш ачты, аны халкыбызның җанлы теленнән алынган сүзләр белән баетты, киң катлау аңлый алырлык тел дәрәҗәсенә күтәрергә тырышты. Шул заман язучыларының «булды» урынына «улды», «бар» урынына «варэ, «бирде» урынына «вирди» язуларыннан көлде, татар телен бозып бик зур хата ясауларын әйтте. «Кәлди» дип язма, «килде» дип яз, «кәтди» дип язма, «китте» дип яз, «дәгел» дип язма, «түгел» диген! «Кәрәк» дип язма, «кирәк» дип яз!> диде. Монда бер нәрсәне ачык әйтергә кирәк. Каюм Насыйри теле әле без күнеккән, без укый һәм яза торган тел дәрәҗәсендә халыклашкан тел түгел. Без аның әсәрләрендә саф татарча төзелгән, шомалыгы, халык- чанлыгы белән күңелләребезне рәхәтләндерә торган җөмләләр белән беррәттән, гарәп, фарсы сүзләре белән шактый чуарланган җөмләләрне дә еш очратабыз. Гәрчә ул үзе, саф татарча итеп, «алабыз», «салабыз», «үзебез» дип сөйләшкән булса да, заманының орфография кагыйдәләренә буйсынып, «аламыз», «сала- мыз», «үземез» дип, «м» белән дә яза. Шулай да Каюм Насыйри теле
117 
 
 
феодализм чоры әдәбияты язылган «төрки теленә» һәм XIX йөз ахырында татар буржуаз идеологлары тарафыннан алга сөрелгән, халыкка көчләп тагарга тырышылган төрекчелек жаргонына каршы куелган, саф татарчалыкка таба үсә, җәелә барган халыкчан әдәби тел булды. Әдәби телнең үзгәрүе шул әдәбиятны укучы социаль катлаулардагы үзгәрешләр белән бик нык бәйләнеп йөри. XIX йөзнең икенче яртысында яңа социаль катлауларның барлыкка килүе, үсүе, ныгуы, культура тормышында катнашуы үскәннән- үсә баруы, мәгърифәтчелек хәрәкәтенең ж.әелә башлавы әдәби телнең дә халыклашуын, үсүен, җәмгыятьнең барлык сыйныфларына да аңлашыла торган тел булуын таләп итә. «Ләкин кешеләр, аерым социаль группалар, сыйныфлар телгә һич тә аермасыз карамыйлар. Алар телне үз интересларында файдаланырга, аңа үзләренең аерым лексиконнарын, үзләренең аерым терминнарын, үзләренең аерым, әйтелмәләрен көчләп тагарга тырышалар. Бу яктан алганда, бай сыйныфларның халыктан аерылган һәм халыкны дошман күрүче югары катлаулары: дворян аристократиясе, буржуазиянең югары катлаулары бигрәк тә аерылып торалар. «Сыйнфый» диалектлар, жаргоннар, салон «телләре» барлыкка килә»37. Безнең әдәби телебез тарихында XIX йөзнең соңгы чирегендә башланып киткән төрекчелек агымы да менә шундый «сыйнфый» жаргоннарның берсе булды. Төрекчелек хәрәкәтен Кырым мирзасы пантюркист Исмагыйль Гаспринский үзенең 1883 елда чыга башлаган «Тәрҗеман» газетасы аркылы төрек- татар халыклары арасында «эштә, фикердә, телдә берлек» лозунгысы белән бик тырышып пропагандалый башлады, аларны гомуми әдәби телгә өндәде. Татар халкын дошман күргән татар буржуаз идеологлар Г аспринскийның бу лозунгысын күтәреп алдылар, «Тәрҗеман» теленә ияреп, татар халкына бөтенләй ят һәм чит булган ясалма телдә әдәби әсәрләр иҗат итә башладылар. Алар Исмагыйль Гасприиский- ны үзләренең эштә, фикердә һәм телдә идея остазлары                      37 И. В. Сталин. «Марксизм һәм тел гыйлеме мәсьәләләре», 11 бит. икәнен ачык- тан-ачык әйтеп чыктылар. Югары катлау татар буржуазиясе вәкиле пантюркист Йосыф Акчура үзенең «Голүм вә тәварих» китабының сүз башында «тәгъбиратең әксәрәсе госманлы төрекчәсеннән алдынгы кеби, затәи мөкадцимә карыйларың аз чук гомум төрек әдәбиятына ва- кыйф кешеләр улачагын тәсәүер ит- декемдән, бер чук зосуста остазым Исмагыйль мирза Гаспринскийның «Лисаны гомуми» дидеке төрекчә илә язылмасыны мәгъкул санадым», дип язды. Төркия шпионы Гаспринскийга мөритлеккә кул биргән бу гарип җан, хәлфәсенең «лисаны гомумиен» татар халкына көчләп тагып, аны төрекләштерү, халкыбызны һәм җиребезне төрек феодалларына сату хыялы белән янып йөргән иде. Ләкин аның бу зыяндашлы хыялы барып чыкмады, беренче рус революциясе елларында большевиклар партиясе җитәкчелегендәге рус революцион хәрәкәтенә масса күләмдә кушылып киткән татар хезмәт ияләре аның бу хыялын челпәрәмә китерделәр. Шулай да бер дөреслекне әйтми калырга ярамый: мирза Йосыф Акчура татар халкын сата алмаса да, үзе сатылды, революциягә чаклы у'к ватанын ташлап, Төркия- гә китте, солтан аягына барып егылды. XIX йөзнең соңгы чирегендә һәм XX йөзнең башында татар буржуаз интеллигенциясе арасында, Г. Тукай сүзләре белән әйткәндә, «төрекчә сөйләшеп маймылланучы шәкертләр, башларына фәс киеп, «госман- лыез, әфәндем», дип йөрүче хиф- фәтләр» аз булмады. Әдәби телдә төреклекне яклап һәм шуны үзләренең әдәби әсәрләре аша татарлар арасында беркетергә тырышучыларның иң күренекле вәкилләре Гафил бине Габдулла (Риза Фәхретдинов). Муса Акъегет-задә һәм башкалар булдылар. Пантюркистлар көчләп тагарга теләгән бу жаргон, үзеннән-үзе билгеле, татар халкына ят һәм чит
118 
 
 
булды, ул аны үзенең әдәби теле итеп кабул итмәде, нәфрәт белән кире какты. Татар демократик язучыларының күпчелеге кулларына каләм алган көннән үк, әсәрләрен гомумхалык телендә, татар телендә яза башлады, әдәби тел мәсьәләсендә, Каюм Насыйри башлап җибәргән татарчылык позициясендә торып, пантюркистларга каршы көрәш ачты. Безнең тарихыбызда беренче әсәрләрен гарәпфарсы теле йогынтысына бирелеп язып чыккан демократик язучылар да булды, ләкин аларның берсе дә пантюркистлар тарафыннан алга сөрелгән * төрекчелек тәэсиренә бирелмәде. Алар гарәп-фарсы теле йогынтысыннан тиз айныдылар, татар халкының үз телендә язарга керештеләр. Билгеле, андый әсәрләрне пантюркистлар һаулашып, өреп каршы алдылар, бу әсәр урам телендә язылган, шулай булгач, ул инде сәнгать әсәре була алмый, дип расларга азапландылар. Татар классик драматургы Г. Камал үзенең, 1898 елда язылып, 1900 елда басылып чыккан, беренче әсәре булган «Бәхетсез егет» драмасының ахырында бу турыда түбәндәге сүзләрне язып чыкты: «Бәгызе кешеләр бу китапны, бигрәк урам телендә чыгарылган икән, дип көләрләр, бәлкем. Әмма ни зыян? Көлсеннәр. Дәхи дә шундый, бар кеше дә аңларлык урам телендә булган китаплар булучылыгы насыйп булсын». Бу сүзләр әдәбият дөньясына беренче әсәре белән чыккан яшь язучының татар әдәби теленең үсеш юнәлешенә дөрес караганлыгын күрсәтү белән бергә, аның шул карашны тормышка урнаштырыр өчен, милли әдәби телебезнең чәчәк атуы өчен көрәшкә һәм аның өчен барлык авырлыкларны күтәрергә әзер икәнен дә ачык күрсәтеп тора. Татар әдәби телен генә түгел, татар халкының үзен дә госманлы төрекләрдән йоттырырга, аны чалшайган бер фәс хакына коллыкка сатарга хәзер булган, Истамбул каһвәханә- ләренә карап гыйбадәт кыла торган хиффәтләр көлә бирсеннәр, әмма ул «шундый, бар кеше дә аңларлык урам телендә булган китаплар» язачак, татар әдәби телен миллионнарга аңлашыла торган тел итү өчен көрәшәчәк! Аның «Бәхетсез егет»                      38 «Мөтәфәррика» кыйсемендәге мизаны берлә — «төрлеләр» бүлегендәге үлчәве белән. ахырына язылган, берничә юлдан гына торган сүзләре яшь драматургның шундый изге бөек максаты турында сөйли. Каюм Иасыйриның әдәби телдәге дөрес принципларын дәвам иттерүче Г. Камал бу изге көрәштә ялгыз калмады. XIX йөзнең азагында һәм XX йөзнең башында җәелеп киткән рус революцион хәрәкәте, аеруча алганда 1905—07 елгы революция, татар хезмәт ияләре арасына большевизм идеяләренең керүе һәм прогрессив рус культурасының татар культурасына булган уңай йогынтысы — болар барысы да татар әдәби телен халыкчанландыру фронтын үстерде һәм ныгытты. Г. Камал, Г. Тукай, М. Гафури, Г. Коләхметов, Ш. Камал, Ф. Әмирхан һ. б. бу фронтның алдынгы вәкилләре булдылар, үзләренең әдәби һәм • публицистик әсәрләре белән төрекчелеккә каршы каты көрәш алып бардылар. Татар халкының бөек улы Г. Тукай татарларны төрекләштерергә азапланучы пантюркистларның, «Тәрҗеман» газетасының политик йөзен һәм аларның татар халкын Төркиядән йоттырырга хыяллануларын үзенең 1906 елда язган ««Тәр- җеман»ның татарларга галәкасы» исемле мәкаләсендә дөрес ачып бирде. ««Тәрҗеман»ның без татарларга галәкасы (бәйләнеше) бөтенләй юктыр,—диде ул. — Чөнки, әв- вәлән, аның теле безнең телемезгә бөтенләй кире бер Кырым теледер. Икенче, ул, хәзерге хөррият диңгезе ташыган вакытта да һаман черносотенный мәсләк тотып, һәммә бюрократларның, хәтта ишаннар вә муллаларның хәерхаһедер», диде. Г. Тукай бу кара йөзле газетаның максаты татар халкын хурлыкка һәм коллыкка төшерү икәнен бик ачык аңлады. ««Тәрҗеман», зинһар, үзенең «мөтәфәррика» кыйсемендәге мизаны берлә 38 безне үлчәп тә азап
119 
 
 
ланмасын, «Милләт» 39 исемендәге зилләт тә 40 чыгармасын һәм шулар берлә безне алдарга да уйламасын, «Камусе гыйльми» дә41 сатмасын. Барыбер без алданмыйбыз, алданмыйбыз дигәч, алданмыйбыз», диде. Татар халкы буржуаз милләтчеләрнең, ватаннарын һәм кешелек өчен иң мөкатдәс булган барлык нәрсәне сатарга әзер торган һәм саткан пантюркистларның бизәкле шалтыравыкларына алданмады, ал- данмаслыгын Ватаныбызның бөек патриоты булган улының теле белән каты һәм ачык итеп әйтте: «Барыбер без алданмыйбыз, алданмыйбыз дигәч, алданмыйбыз», диде. Пантюркистлар тарафыннан куелган әдәби тел мәсьәләсе ул тел белән генә чикләнә торган мәсьәлә түгел иде. Аның төбендә культура мәсьәләсе, татар халкының үсеп барган культурасын кайсы юл белән алып китү, ягъни прогрессив идеяле рус культурасы юлы белән- ме, яисә реакцион Азия культурасы юлы беләнме алып китү мәсьәләсе ята, тагын да ачыграк итеп әйткәндә, татар халкының язмышын, аның киләчәген рус халкының язмышы, аның киләчәге, революцион хәрәкәте белән бәйләү яисә бәйләмәү мәсьәләсе ята иде. Буржуаз милләтчеләр, пантюркистлар татар халкын алдарга ничек кенә тырышсалар да, булдыра алмадылар. Татар халкы үзенең язмышын, киләчәген, азатлыгын олы туганы булган рус халкы белән, аның революцион эшчеләр сыйныфы белән, Ленин—Сталин партиясе белән бәйләде. 1910 елларда инде төрекчеләрнең кикрикләре шактый шиңде, Г. Тукайның сүзләре белән әйткәндә: «Газеталар да, «бондан», «бәйлә» кеби сүзләрне генә калдырып, татарча яза башладылар; китап вә рисаләләр дә татарча чыга; без, татарлар, һаман да татарлар булып калдык. Төрекләр Истәмбулда, без монда». Бу әле көрәш бетте, төрекчеләр тындылар, үзләренең хыялларыннан кайттылар дигән сүз түгел иде. Әдәби тел өлкәсендә аннан соң да безнең демократик язучыларыбызга, 
                     39 «Милләт»—1906 елда Кырымда Исмәгыйль Гаспрннский тарафыннан чыгарылган газета. 40 Зилләт — хурлык. 41 «Камусе гыйльми» — фәнни сүзлек. 
журналистларыбызга һәм телчелә- ребезгә озак көрәшергә туры килде. Татар буржуазиясенең югары катлау вәкилләре, пантюркистлары, жу р н а л истл ары, «Мөсел м а н итти - факы» партиясенең идеяләре белән сугарылган карагруһчылар Бөек Октябрь революциясе көннәренә кадәр төрекчелек идеяләрен пропагандалауда дәвам иттеләр. Алтын промышленнигы Рәмиевләр акчасына чыгарылып килгән «Шура» журналы һәм «Вакыт» газетасы Россия татарлары арасында пантюркизхм идеяләре таратучы органнар булып килделәр һәм төрекчелек белән сугарылган корама телдә, үзләренә хас бер жаргонда чыгарылдылар. 1917 елда, Бөек Октябрь революциясенә чаклы берничә ай элек, Москвада бөтен Россия мөселманнарының беренче съезды булып үтте. Анда да татар буржуаз идеологлары тел мәсьәләсен тагын күтәрделәр, һәм съезд бүгенге Татарстан, Башкортстан, Үзбәкстан, Төрекмән- стан, Казахстан, Кыргызстан, Азербайджан һәм башка республикаларда яшәүче җирле халыкларның балалары өчен ачылган яисә ачылачак мәктәпләрдә нинди телдә укыту мәсьәләсе турында «мәҗбүри» карар кабул итте. Ул карарда түбәндәге сүзләр язылган иде: «Ибтидаи мәктәпләрдә уку һәрбер кабилә төркесенең үз шивәсендә булыр, икенче урта мәктәпләрнең баш сыйныфларында гомуми төрек теле аерым дәрес булып укылыр, ә соңгы сыйныфларда исә уку теле гомумән төрек теленә якынлаштырылыр. Гали мәктәпләрдә уку гомумән төрек телендә генә булыр». Шулай итеп, татар буржуаз идеологлары үзләренең соңгы сулышларына чаклы татар халкы һәм башка халыклар арасында уку һәм әдәби тел итеп төрек телен урнаштырырга азапландылар. Асылда исә бу карарның төп максаты телгә генә түгел, ә бик еракка төбәлгән иде. Пантюркистлар
120 
 
 
бу карарлары белән бүгенге милли республикаларда яшәүче татарларны, башкортларны, үзбәкләрне, төрекмәннәрне һәм башка халыкларны, «мөселман» дип атап, үз байраклары астына алдалап тупларга, аларның дини хисләрен үрләтергә һәм, шуннан файдаланып, аларны рус пролетариатының революцион хәрәкәтеннән аерырга һәм яңадан коллыкка төшерергә тырыштылар. 1917 елда инде алар татар, башкорт, үзбәк, казах һәм башка халыклар яши торган территорияләрдә я хан, я әмир булу һәм Теркин вассаллыгын кабул итү турында хыялландылар. Ләкин аларның бу хыяллары да барып чыкмады. Бөтен Россия халыкларына азатлык китергән Бөек Октябрь революциясе аларның бу черек хыялларын челпәрәмә китерде, ә үзләрен мәңге баш күтәрә алмаслык итеп тар- мар итте, халкыбызны аларның зарарлы чиреннән коткарды. Шулай итеп, безнең милли әдәби телебез «төрки теленә» һәм төрекчелек жаргонына каршы көрәштә туды. Бу көрәштә ул дин белән һәм көнчыгыш культурасының йогынтысы белән килеп кергән гарәп, фарсы сүзләреннән дә арына, халыклаша барды, миллионнарга аңлашыла торган әдәби тел булып әверелде. Милли әдәби телебезнең сүзлек фондын баетуда гасырлар буенча тудырылган халык иҗатының, прогрессив рус культурасының, рус әдәбиятының һәм бай рус теленең йогынтысы чамасыз зур булды. XIX йөзнең икенче яртысында бөек мәгърифәтче Каюм Насыйри тарафыннан фәнни нигезгә салынган, XX йөзнең башында Г. Тукай, Г. Камал, М. Гафури, Г. Коләхме- тов, Ш. Камал һәм башка алдынгы язучылар каләме белән чарланган, эшкәртелгән, аларның классик әсәрләрендә бирелгән, «Урал» газетасы битләрендә урын тапкан әдәби тел — татар халкының милли әдәби теле ул. 1917 елга чаклы безнең әдәби телебез шундый юл белән үсте. Бөек Октябрь революциясеннән соң ул татар совет әдәбияты теле булып әверелде, Татарстан совет республикасының дәүләт теле итеп игълан ителде һәм халыкчан рухта тагын да камилләшү юлына басты. Соңгы утыз биш ел 
эчендә әдәби телебез тарихта булмаган тизлек белән үсте, камилләшә барды, аның сүзлек составы тулыланды, бай рус теле һәм рус әдәбияты йогынтысында аңа бик күп яңа сүзләр өстәлде, күп кенә сүзләрнең мәгънәсе үзгәрде, халкыбызга аңлашылмый торган, телебезгә бары дин аркылы гына кергән гарәп, фарсы сүзләре лексикабыздан төшеп калды һәм грамматикабыз да билгеле дәрәҗәдә яхшырды. Билгеле, телебезнең бу үсеше ансат кына, көрәшсез генә дәвам итмәде. Буржуаз милләтчеләр һәм аларның калдыклары озак еллар буена телебезнең үсешен туктатырга, аны артка өстерәргә маташып килделәр, аны гарәп, фарсы телләре тәэсирендә яшәтергә, татар халкына аңлашылмый торган дини сүзләрне лексикабызда сакларга азапландылар. Ләкин аларның бу маташулары тагын барып чыкмады. Татар хезмәт ияләре һәм аның интеллигенциясе әдәби телебезне буржуаз милләтчеләр йогынтысыннан тазарттылар һәм аны бөек Коммунистлар партиясенең тел һәм культура өлкәсендәге тарихи күрсәтмәләре нигезендә үстерделәр. Шулай итеп, безнең әдәби телебез марксизм-ленинизм классик әсәрләрен, рус классик матур әдәбияты һәм бүгенге совет матур әдәбияты әсәрләрен, шулай ук башка халыкларның классик һәм бүгенге әдәби әсәрләрен чын ана телебездә, әдәби телебездә тәрҗемә итәрлек дәрәҗәгә кадәр үсеп җитте.