Логотип Казан Утлары
Шигърият

УҢЫШ МАРШЫ 

 
Уңышка без ирешербез, Җир, өчләтә тудыр! Иптәш уңыш, хөрмәтлебез, Әйдә, түргә утыр. Берәм-сәрәм юкка гына Ник безгә тирләргә? Әйдә, тизрәк берләш, туган, Колхозга, артельләргә. Җирләребез безнең яхшы, Җнр ул безгә терәк. Тик Чәчәр өчен арышны Җирне парлау кирәк. Ачлыктан теш шакыганчы, Ныклы итеп кычкыр: — Бетсен безне газаплаучы Нәләт төшкән өчкыр! Корткычларга без яхшылап Хәзерләрбез үлем, Себерелер кырдан кулак, Саранча, чүп-үлән. Әйдә, актарыйк һәммәсен, һәркем җавап бирсен, Тракторлар күгәрмәсен, Кырда гөрләп йөрсен. Басу шаян җил астында Үтәр фәннәр юлын. Агроном иптәш, сиңа Бирәм дуслык кулын. Җир моннан сон түзә алмый Аны ерткалауга,

27 
 
Әзерлән син, комсомолия, Алгы походларга. Бетсен караңгы авыллар, Уянсын һәр надан. Артка калмас СССР Америкалардан. Уңышка без ирешербез, Җир, Өчләтә тудыр. Иптәш уңыш, хөрмәтлебез, Әйдә, түргә утыр! ЯШЬЛЕК СЕРЕ Чокырга, көймәгә сыенып, Аракы белән тамак юып Акыручылар, чинаучылар җыены, — Юк! — Болар түгел «Яшь буын»! Язгы төндә, чибәрлек өчен Киемнәр модасы белән кәкерәйтеп буен, Клеш белән бульвар себерүче, — Юк! - Бу түгел «Яшь буын». Канында кымырҗу ишетеп, Тормыш таңының алсуын Романнарга корбан итүче, — Юк! Ул түгел «Яшь буын». Шушы яшьлекме? Юк һәм булмас! Егерме яшьтә булу гына аз. Кемнәр көрәшчеләрнең сирәгәйгән сафына Барлык балалар исеменнән дәшәр: «Җирдәге тормышны үзгәртү хакына Киләбез!» дияр, менә шулар яшьләр.  
28 
 
бу исем — бүләк Сугышчан КИМ га берләшкәннәргә, Хезмәт көннәре балкып, гөрләп Торсын өчен көрәшкәннәргә! Ә. Давыдов тәрҗемәләре. 
ИҢ ЯХШЫ ШИГЫРЬ 
Сорауларның язып чәнечкелеләрен, Яудыра аудитория кыенлаштырырга теләп минем хәлне. «Шигырьләрегезнең иң яхшы дигәнен, иптәш Маяковский, укыгыз әле». Өстенлек бирергә кайсы шигырьгә соң? Таянып өстәлгә, тотынам уйларга. Укыйммы тегесен, әллә монысын? Кайсысын гына соң укырга боларга? Шигырь искеләрен селеккәләп карыйм, зал көтә тын алмый. Шунда менә «Северный рабочий» газетасының секретаре килеп әйтте миңа әкрен генә... Акырдым кинәт мин югалтып поэзия тонын, Иерихон трубасыннан катырак итеп, . залга: «Иптәшләр! Эшчеләре һәм гаскәрләре Кантонның Шанхайны алган!» Калай изәләрмени уч белән тукмап, көчәяләр овацияләр, басылмый асла: биш минут, ун минут, унбиш минутлап  
Яшьлек — 
29 
 
Кулын чабып торды Ярославль. Чакрымнарны гүя каплап алды давыл, җавап итеп Чемберлен җибәргән ноталарга һәм җитте Кытайга, — корыч танавын бордылар Шанхайдан дредноутлар да. Бөтен поэтик җепшек лайны мин, поэтик даннарның иң шәпләрен хәтта гади, газета фактына тиңли алмыйм, Кул чабып торганда Ярославль ул фактка. Дөньяда эшчеләр семьясын пресслап ныгытучы бердәмлектән дә көчле якынлык хисе бармы? Котла, Ярославльдәге май язучы һәм тукучы, Кытай кулиларын — таныш булмаган туганнарны. Әхмәт Исхак тәрҗемәсе. 
КЕМП „НИТ ГЕДАЙГЕ*3 
Юньсез төнгә бөтенләй рөхсәт итмәскә иде авызыннан чыгарырга бу чаклы йолдыз чагаларын. Мин палаткада ятам. Лагерь исеме: «Нит гедайге». Күңел ятмый. Мәгънәсез һәм көенечле бары... Хәл иткән кебек: «уламаскамы, әллә уларгамы» — дип, сиреналар Гудзон өстендә тыналар улап. Уламасыннар иде. йокылы пассажирларга бит  
                     3 Кемп — лагерь дигән (инглизчә), «ниг гедайге»—«кайгырма» дигән сүз (еврей телендә). Ныо-Иорк янындагы җәйге эшче поселок исеме. 
30 
 
уянырга, уйларга, ашарга, сөяргә кирәк була... Мәңгелек борын төбеннән үк очып үтә — чиксез сәгатьләр койрыгын тузгытып. Бар кешеләр Күлмәк-штанлы булыр иде, әлбәттә, әгәр дә, вакыттан сәгатьләр урны на киндер булса тукытып. Вакытны күчерү каешына жиксәңче, күчереп бушка әйләнүдән эшкә! Сәгать вакытны күрсәткәнче, вакыт сәгатьне йөртсен иде гадел рәвештә. Америкалы... әйтер идем... тапкан горурланырлык нәрсә. Нью-Йорк белән күз буйый. Күрдек без аны. Күккә өелеп менә этажлар, йөзләрчә. Этажлар да түбәләр. Шул гына бары. Без коммунизмга төпсез яр аша туп-туры күпер салдык, — йөз ел озынлык. Соң шул күпердән түбәнгә без тәкәббер карап, кылып тамаша, башкалардан аерылып борын чөябезме? — юк. Күперләр белән без башын катырмыйбыз беркемнең дә. Күпер дигән корылма ул салкын тидерү өчен шәп. Бик озак тора алмассың өйсез дә, андый күперенке күпердә генә яшәп. Социаль тормышта да  
31 
 
шундый ук тәртипсезлек. Көнгә өч долларыңны ал да тай, торма әрләшеп. Ә Фордныкы ничә? Я, Кулидж, әйтегез сез элек, шул тормышмы инде? Нигә уйнарга күз бәйләшеп! Кешегә (хәтта Фордка) күпме кирәк соң? Форд миллион Фордка утырган, үзенең буе — аршын гына. Мистер Форд, сезнең кипшенгән артыгыз өчен азмыни соң ике данә иркен машина? Артканын — М. К. X. га. Эләрбез рәсемегезне. Чәпәп куяр идек хәтта монументыгызны. Балалар баш иярләр иде очратсалар үзегезне. Мистер Форд — бирегез! Бирер ул... Тот капчыгыңны! Палатка артында ята караңгы чырайлы дөнья. Шул боеклыкка ракета булып керә төшем: «Кыю сугышырбыз барыбыз да Срветлар власте өчен...» Юньсез төн яртысы нинди төш күрдерә! Ләкин, төшме бу? Төш ничек болай яңгырый алсын. Бу- «Нит гедайге» лагере комсомоллары җыр белән йөздерә Москвага таба борып Гудзон елгасын. 20. IX. 1925. Нью-Йорк. С. Б а т т а л тәрҗемәсе.