Логотип Казан Утлары
Публицистика

МОАБИТ ТӨРМӘСЕНДӘ ЯЗЫЛГАН ШИГЫРЬЛӘР



 I Халыклар азатлыгы һәм бәйсезле- ге өчен көрәшүче ике ялкынлы коммунистны 1943 елда Германиядә фашист-палачлар үлем җәзасына хөкем итәләр. Икесе ике илдә туып, икесе ике илдә тәрбияләнеп үскән, бер-берсен бервакытта да күрмәгән һәм белмәгән бу ике көрәшче-комму- нист икесе дә бер үк вакытта диярлек, ләкин икесе ике урында бер үк төсле батырлык, чыдамлылык үрнәге күрсәтәләр. Аларның берсе Чехословакия коммунисты, журналист — Юлиус Фучик, икенчесе совет офицеры, коммунист, татар совет шагыйре — Муса Җәлил. Советлар Союзы халыклары бөек Ватан сугышы елларында нинди генә батырлык үрнәкләре күрсәтмәделәр. Бөтен дөньяны таң калдырган очучылачыинар, дәһшәтле артиллеристлар, горур пехотачылар, гайрәтле танкистлар, кыю флотчылар һәм курку белмәс партизаннар, барлык совет халкы — мәңге онытылмас баһадирлык эшләделәр. Николай Гастелло, Лиза Чайкина, Зоя Космодемьянская, Олег Кошевой, Александр Матросов, Газинур Гафиятуллин, Памфиловчылар, Сталинград батырлары, Алтын йолдызлы меңнәрчә совет уллары һәм кызлары — Үлгәндә дә йөрәк туры калыр Шигыремдәге изге антына. Бар җырымны илгә багышладым, Гомеремне дә бирәм халкыма. Муса Җәлил. 
болар һәркайсы үзенә хас батырлык, үзенә хас фидакарьлек адымы ясады, һәркайсы совет кешесенең олы йөрәген 
бизәүче бер нур булып балкыды. Юлиус Фучик белән Муса Җәлил шул батырлыкка үз нурлары белән килеп кушылдылар. Алар коммунистлар партиясе тәрбияләп үстергән корыч ихтыярлы көрәшчеләр буларак күз алдына килеп басалар. Батырлык һәм чыдамлылык үрнәге булып әверелгән Юлиус Фучик, муенына үлем элмәге салынганнан соң да үзенең ялкынлы һәм үч алу тойгысы белән тулы репортажын язуда дәвам итте. Ул тормышны, азатлыкны, кешелекне сөюен белдереп, халыкларны уяулыкка чакырды. Муса Җәлилнең дә баш өстендә палач балтасы асылынып торды. Шуңа карамастан, совет офицеры, коммунист шагыйрь үзенең сыналган үткен коралын — ялкынлы шигырьләр язган каләмен ташламады. Ул үзенең энҗе бөртекләре кебек нәфис эшләнгән, гаять тыгыз эчтәлекле, совет халкының һәм коммунист көрәшченең батырлык рухын һәм корыч ихтыярын бөтен матурлыгында чагылдырган шигырьләрен иҗат итте. Соңгы җырым палач балтасына Башны тоткан килеш языла, — 

1С0 
 
 
ди шагыйрь. Шагыйрьнең фашизмга каршы, күкрәк киереп, ялгыз көрәшкәндәге батырлык һәм чыдамлылык күрсәтүе үзе гаҗәпләнерлек хәл, шуның өстенә ул үлемгә хөкем ителгәннән соң һәм җәзалану, кыйналуларны кичереп, физик яктан бөтенләй хәлсезләнгәннән соң да, коммунист буларак, көрәшнең яңа юлларын эзли, үзен һаман стройда күрә һәм поэтик сүзне үткен корал итеп, дошманга удар ясап торудан тукталмый. Бу, әлбәттә, таң калырлык батырлык! Баш очында палач балтасы асылынып торган чагында язылган шигырьләр фашизмны гаепләү документлары булып кына калмыйлар, алар шул ук вакытта совет кешесенең саф намусын һәм мораль бөеклеген раслаучы документлар булып торалар. Әкияттәге серле йомгак булып, Җырым калды сүтелеп юлымда. Сез табарсыз килеп шушы эздән Мине соңгы йөрәк җырымда. Шагыйрьнең җырлар йомгагы аның үз тормышын гына чагылдырмый. Муса Җәлил хак сүзнең көченә тирәннән ышана, фашист балтасы да җырны үтерә алмый, фашист төрмәсе дә аны бикләп тота алмый, җыр суда да батмый, утта да янмый, чит илләрне әйләнеп, таулар, урманнар кичеп, Туган илгә кайта. АҮуса Җәлилнең соклангыч поэтик көчкә ия булган «Кошчык» исемле шигыре бар. Анда шагыйрьнең тоткынлыкта үткән авыр көннәре һәм кайнар йөрәк моңнары сурәтләнә. Эмоциональ хис белән ул, кошчыкка мөрәҗәгать итеп, шигырьләрнең халыкка барып җитүенә һәм алар- ның халык тарафыннан кабул ителүләренә ышанганын әйтә: Оч син илгә нәфрәт һәм мәхәббәт Җыры булып тоткын шагыйрьнең. — ди ул кошчыкка һәм: Ук шикелле үткен канатыңнан, ч Таң шикелле якты җырыңнан Таныр сине халкым, — «Бу, дип, аның Соңгы җыры көрәш кырыннан. Чәнечкеле чыбык бәйләсә дә, Дип, шагыйрьнең аяк-кулларын, Бер көч тә юк җирдә богауларлык Аның кайнар йөрәк моңнарын», — дип халыкка булган өметен белдерә. Кошчык поэтик образ, ул шагыйрьнең йөрәк моңы. Аны богауларлык көч юк, чөнки ул саф йөрәк җимеше һәм намуслы халкына барып ирешәчәк бүләк. Ул үзенең җырына бөтен тормышын сала: Сездә минем бөтен тойгыларым, Сездә минем керсез яшьләрем. Сез үлсәгез, мин дә омтылырмын, Яшәсәгез, мин дә яшәрмен. Әйе, шагыйрь хаклы иде. Муса 
Җәлилне фашист-палачлар җәзалап үтерделәр, ә аның җырлары исән калдылар. Алар хәзер барлык укучыларга билгеле булдылар. Alyca Җәлилнең югары художестволы, халыкчан рухлы әсәрләренә яңа дәфтәрләре өстәлде. 
II 1941 елда Гитлер бандалары изге Ватаныбызга бәреп кергәч, Муса Җәлил совет сугышчылары сафына басты. Ул, барлык совет халыкларының уллары белән бергә, кулына корал алып, социалистик Ватаныбызны сакларга китте. Кыска вакытлы хәрби курсларны тәмамлаганнан соң, Муса Җәлил политработник итеп Волхов фронтына җибәрелде. Анда фронт газетасында, военкор буларак, алгы ут сызыгында эшләде. Ул шигырьләр дә язып торды. 1942 елда язган бер хатында ул «Ватан сугышы минем иҗатыма борылыш бирде һәм анда яңа күтәрелеш ясады. Дөресме?» —дигән иде. Бу — чыннан да шулай. Ватан сугышы башлангач, бер ел вакыт эчендә М. Җәлил ялкынлы патриотизм пафосы белән сугарылган шулкадәр күп шигырь язды, алар шагыйрь иҗатын яңа баскычка күтәрделәр. Ләкин аиың фронт тормышы озакка сузылмады. 1942 елның июнь башыннан Муса Җәлилдән хәбәр килми башлады. Бик озак вакыт шагыйрьнең язмышы билгесез булып торды. Шагыйрьне яратып укучы меңнәрчә хезмәт ияләре, бу хәлдән бик борчылып, редакциягә хатлар язып, аиың хәлеи сорашып тордылар. Озак вакыт тикшерү нәтиҗәсендә, Мус-а Җәлилнең тормыш юлы ачыкланды.

101 
 
 
1942 елның июнь ае. Волхов фронтында каты сугышлар бара. Шул чакта шагыйрь, күкрәге каты яраланып, чолганышта кала һәм ярым һушсыз яткан хәлендә дошман кулына эләгә. Аннары аны концентрацион лагерьга илтеп ташлыйлар. Шагыйрьнең сагышлы җырларыннан аның бөтен фаҗигале юлын күз алдына тулысынча бастырырга мөмкин. Сугыш антына турылыклы булып, соңгы чиккәчә Ватан өчен, халык өчен аяусыз көрәшкән офицер сугыш кырында көрәшеп үлүне зур бәхет итеп саный. Ләкин язмыш аңардан көлә: 
Язмыш көлде, үлем кагылмыйча Үтте яннан минем тирәләп. Соңгы чиктә чаян үзен чагып үтерә, бөркет ярдан түбән ташлана, мин дә бөркет идем, ди шагыйрь: Ышан, илем, шундый бөркет идем Мин дә соңгы минут килгәндә, Әзер идем, мәгърур канат җәеп, Ташланырга ярдан түбәнгә. Нишлим, сугыш дустым-пистолетым Соңгы сүздән кинәт баш тартты. («Кичер, илем!».) «Бүреләр» исемле шигырендә Муса Җәлил фашистларның авыр яралыны да ерткычларча үтерүләрен яза. Сугыш кырында иснәнеп бүреләр йөри. Менә, бүреләр башлыгы — карт бүре, кешеләр канына исереп, сугыш кырында яткан бер авыр яралы янына килеп туктый: 
Яралы ыңгыраша, саташа, Каенга терәгән башкаен. Кызганып егетне, җил белән Тибрәнеп, сыкрана аккаен. Кызганып егетне елыйлар Миләүшә һәм лалә чәчәге. Тәгәри үләнгә, чык түгел, Гөлләрнең гөнаһсыз яшьләре. Сугыш дәһшәтеннән, үлем лееннән бөтен табигать сыкрана. Бу кадәр кан коелудан гөлләрнең дә яшьләре түгелә. Бүрегә, күрәсең, шул гына кирәк, ул кан тели. Ләкин: Яралының зәгыйфь сулышы Бәрелде бүренең борынына. Юк, бүре тимәде, сак кына Борылып юнәлде юлына. Бүре, яшәү сулышы тоеп, авыр яралыга кагылмыйча уза, ә менә таң белән «кешеләр» киләләр һәм яралы егетне күреп, аның, истән ауган булса да, яшәве өметле икәнен белгәч: Кешеләр егетнең тәненә Кыздырып шомполлар бастылар. Туйганчы җәфалап, соңыннан Ялгыз аккаенга 
астылар. Муса Җәлилнең язмышы шушы шигырьдәге авыр яралы язмышы белән уртак. Дөрес, аның яшәү сулышын тойган ерткычлар шундук асып куймаганнар, озак һәм тагын да катырак җәзалау өчен сөйрәп алып киткәннәр. Үзенең шигырен М. Җәлил: Бүреләр, аһ... ләкин бүреләр Бу кадәр үк ерткыч түгелләр, — дигән тирән мәгънәле сүзләр белән тәмамлый. Бүре — ерткыч, ләкин фашистларның ерткычлыгы әйтеп бетерерлек кенә түгел. Муса Җәлил үзенең кайдалыгын белеп, фаҗигале хәлен аңлагач, көн саен йөз учакта әдәм ите кыздырыла торган вәхшәтле концлагерьдан ничек тә котылу чарасына керешә. Шундый тәртип монда: акылы барның Балта белән башын чабалар. Ишекләре бикле килеш яна Карт аналар, бала-чагалар, — дип сурәтли шагыйрь үзенең күргәннәрен. Ул лагерьдан качу өчен үзенә иптәшләр эзли һәм күмәк рәвештә качу чарасына керешә. Көрәш авыр, көчләр тигезсез, максатка ирешү бик нык саклык, егетлек һәм тәвәккәллек сорый. Шул хакта иптәшләрен кисәтеп, Муса Җәлил болай ди: «Без үлемнән көчлерәк булырга тиешбез! Коммунистларның бурычы — кешеләрне фашист концлагереннан йолып алу! Яки көрәштә үләргә! Башкача булу мөмкин түгел!» ди. Бу сүзләрдә коммунист шагыйрьнең ныклы карары, зур омтылышы, халыклар азатлыгы өчен тормышын багышлавы ачык чагыла. Ленин — Сталин партиясе тарафыннан бөек идеяләр яктылыгында тәрбияләнгән Муса Җәлил өчен фашизм коллыгында газапланучы гөнаһсыз кешеләрне азат итү — изге эш. Шул юлда үләргә мөмкин, ләкин бер генә минутка да коллык белән килешеп яшәргә ярамый! Шагыйрьнең намусы һәм вөҗданы, барлык акылы һәм
102 
 
 
кайнар хисе, кешелек горурлыгы һәм яшәү сулышы — изге көрәш өчен багышлана, фашизмны җимерүгә юнәлә. Эзе калсын керсез намусыңның Нп үтсә дә синең кулыңнан. Көчлелегең белән горурланма! Кешелегең белән горурлан! ...Син яшәмә җирдә файдасыз бер Түмгәк булып тигез урында. Янып калсын гомерең маяк булып, Үзеңнән соң килгән буынга. («Бер үгеть.) Кешелек турында шагыйрь шулай яза. Үзенең тормышын ул нәтиҗәле эш өчен багышлый, файдасыз бер түмгәк булып яшәүдә кешелек сыйфаты юк, дип карый. Моның гаҗәп тапкыр һәм көчле әйтелгән булуы һәркемгә ачык, шуның өстенә ул чын күңелдән әйтелгән, көрәш программасы булып яңгырый торган сүзләр. Вөҗданы, намусы әйдәгән изге максат өчен ул кулыннан килгәннәрнең барысын да эшли. Тоткыннарга йөрәк сүзе белән эндәшә, шигырь язып тарата. Озакламыйча аны фашистлар Берлинга күчергәннәр. Муса Җәлил Берлинда фашистларга каршы пропаганда алып барган. Ләкин бер явыз хыянәтченең доносы буенча, аның патриотик изге эше ачылган Һәм шагыйрь үзенең иптәшләре белән бергә кулга алынган. Бу турыда Муса Җәлил үзе болан язып калдырган: «Әсирлектә күп азаплар чигеп, кырык үлемнән калып, ахырында Берлинга китерелде. Берлин- да сәяси яшерен оешмага катнашуда, совет пропагандасы таратуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды». Муса Җәлилне фашистлар үлем җәзасына хөкем итәләр, ләкин хөкем карарын җиренә җиткерергә ашыкмыйлар. Үлем җәзасын көтеп, Муса Җәлил бик озак утыра һәм шул вакыт эчендә бик күп шигырьләр иҗат итә. Билгеле, үлемгә хөкем ителгән тоткынның барлык шигырьләрне дә язып калдырырга һәм туган иленә юнәлдерергә мөмкинлеге булмый. Шуңа карамастан, төрле кәгазьләрдән җыештырып үзе ясаган ике дәфтәргә (блокнотка) ул бик вак хәрефләр белән йөзгә якын шигырь язып калдырган. Кечкенә кулдагы дәфтәрнең катыргы тышлыгына шагыйрь: «Әсирлектә һәм тоткынлыкта— 1942. IX—1943. XI— арасында язганнарым — 125 шигырь һәм поэма. Ләкин кая языйм? — үзем белән бергә үләләр»,—дип язган. 
Муса Җәлилнең 1942 елның сентябренә кадәр дә, 1943 елның нояб- рениаи соң да шигырьләр иҗат итүе билгеле. «Яңа ел теләкләре» исемле шигыре 1944 елның 1 январенда язылган. Бу — аның соңгы шигыре. Шул рәвешчә аның төрмә шигырьләре 125 белән чикләнеп калмый. Концентрацион лагерьда листовка рәвешендә язылып, тоткында газапланучылар арасында таралган шигырьләре дә шактый булган, һәрбер адымда үлем сагалап торганда, аларны саклап калу, әлбәттә, мөмкин булмаган. Безнең кулга килеп җиткән бу ике дәфтәрдә барлыгы 112 шигырь, туларның 19 исемдәгесе кабатланган. Күрәсең, шагыйрь, берсе югалса, икенчесе калыр дип, иң үткен язылган шигырьләрен, иң мөһим темаларга багышланганнарын, аның тормышын һәм тойгыларын тулырак күз алдына бастырырлык булганнарын ике дәфтәргә дә теркәп калдырган. Бер дәфтәрне Муса Җәлил җәзаланыр алдыннан, 1944 елның башында, күрше камерада утыручы дустына— Бельгия партизанына биргән. Берлинны алганда Совет Армиясе тарафыннан азат ителгән Бельгия партизаны Муса Җәлил шигырьләрен соңыннан Брюссельдәге Совет коисульствосыиа тапшырган. Икенче дәфтәре шулай ук кулдан кулга күчеп сакланып калган һәм Совет язучылары Союзына җибәрелгән. Дәфтәрнең тышлык исеме игътибарны җәлеп итәрлек түгел. Ул бик гади генә сөйли шикелле. Немец телендә рус, немец, төрек сүзлеге һәм шигырьләр өчен, дигән тыйнак кына сүзләр укыйсың. Шигырьләрнең эчтәлеге белән танышканчы, аларның нинди шартларда язылуларын күреп китәргә кирәк. Шигырьләрнең язылу вакытлары, аерым сүзләрнең язылып бетмәве, күп нокталар, «фашист» сүзен «черчет» сүзе белән алыштыруы (татар
103 
 
 
хезмәт ияләре укучыларына бу сүз шагыйрь Әхмәт Исхакның «Каракаш батыр» исемле поэмасы аша билгеле. Әхмәт Исхак черчет ханын басып алучы хан образы итеп ала) һ. б. — болар барысы да Муса Җәлилнең гаять авыр шартларда иҗат итүе турында сөйлиләр. Шагыйрь нормаль тормышта, үз өендә, үз илендә, тыныч шартларда иҗат итүдән мәхрүм, ул сыйнфый дошманның тозагында, баштанаяк коралланган дошман сагы күзәтүендә яши. Аның кәгазе дә, карасы да юк, ә «язасы килә, язасы!». Аның өзгәләнеп әйткән бу сүзләре төрмәнең каты режимын аңларга булышалар. Билгеле, шундый хәлдә яшәгән кеше үзенең сыйнфый дошманы турында да, җан дуслары турында да ымнар, ишарәләр куллана. Партия сүзен дә, юлбашчы исемен дә ачыктан-ачык яза алмый, чөнки партия, юлбашчы исемен язып саклаган кешеләрнең фашистлар башын кисәләр. Муса Җәлил үзенең әсәрләрен тоткыннар арасына таратып, бердән, аларны көрәшкб өндәсә, шул ук вакытта, «Безнең авыр яшерен көрәшне» сөйли торган әсәрләрнең туган илгә кайтып җитүе өчен дә борчыла. Үзе бәлки исән дә калмас, ә менә җырлар исән калсыннар! Чыннан да, фашистларның тар- мар ителүе, азат халыкларның гадел хөкем чыгарулары, совет көрәшчеләренең күңелендә Аның (юлбашчының) образы яшәве турында шагыйрь ачыктан-ачык язган булса, ул шигырь бәлки сакланып кала алмас иде. «Хөкем алдыннан» исемле шигырендә Муса Җәлил шуларны ымлап яза. Ул үзенең хөкем ителүе турында түгел, бәлки фашизмны хөкем итү турында җырлый. «Черчетләр ханы» дип шигырьгә икенче исем бирә, җәяләр эченә «Кылыч хан трагедиясенә» дип язып куя. Каным белән язган соңгы җырым Бул гаепләү акты черчеткә. «Черчеткә» сүзенең астына сызгач, шигырьнең кырыена гарәп хәрефләре белән кире яктан «актси- шаф» — (фашистка) дип язган. Яки менә «Вәхшәт» шигырен алып карыйк. Исеме үк әйтеп тора, ул фашистларның коточкыч ерткычлыклары турында сөйли, ләкин сатлык җаннар кулына эләккән сурәттә, аларның яман күзләрен икенче якка 
бору өчен язучы шигырьне «пьесадан. 1919 ел хатирәсе» дип куйган. «Исерек майор» сүзе өстенә «маев» дип язган. «Соңгы үпкә» исемле шигырьдә шундый юллар бар: Ә син минем керсез йөрәгемне Вәхши этләреңнән талаттың? Бу шигырь ике дәфтәрдә дә кабатлана, башта язылып, икенче бер кеше кулына тапшырылган дәфтәрдә «вәхши этләреңнән» сүзе танымаслык итеп бозылган. Үләр алдыннан оештырылган дәфтәрендә алар сызылмаган. Исемсез бер шигырьдә илгә басып керүче дошман турында языла, ләкин дошманның исемен ачыктан- ачык әйтү мөмкин түгел. Шуңа күрә дошман исеме яшерен бер тамга белән бирелергә уйланган. Муса Җәлилнең ул тамгасы бик озак һәм иптәшләрнең ярдәме белән генә «Иоган» сүзен белдергәнен ачыкларга мөмкин булды. Герман төрмәсен шагыйрь мыррман төрмәсе дип ала. Мәскәү килеп безне коткарыр, дигән ачык фикерне ул шулай ук яшеребрәк бирә. Аның дәфтәренә иң элек Д1әскәү дип язылган, шул ук сүзне ул Мәсгут дип төзәткән. Икенче бер шигырендә безне азат итәргә Москат килер дип аңларлык итеп язган. Муса Җәлил гарәп сүзләрен дә иркенрәк куллана, надан һәм аңгыра сатлыкҗан бер укуда аңламасын өчен сатлыкҗанны «Хаин» дип, үтерүчене «Катыйль» дип гарәп сүзләре белән атый, вәхшәт һ. б. шундый сүзләр куллана. Болар барысы да Муса Җәлилнең телне чүпләргә теләвеннән яки жаргонга бирелүеннән түгел, бәлки иҗат иреге булмаудан килеп чыккан. Дәфтәргә язылган шигырьләрнең тышкы күренешләре генә дә аларның гаять авыр, кысынкы шартларда мәйданга килүләрен күрсәтәләр. Бу иҗатның исән калуы өчен шагыйрьнең нинди көч куюы турында да алар күп нәрсә сөйлиләр.  
104 
 
 
Бу дәфтәрләрне тирән дулкынлану белән кулга аласың, беренче юлларыннан ук ул үзенә бәйли, авторга хөрмәт һәм ихтирам хисләре уята. Шигырьләрне кат-кат укыйсың, укыган саен һәрбер сүзнең мәгънәсе тирәнрәк ачыла, шагыйрьнең кичереше тулырак, интонациясе ачыграк ишетелә. Алар шулкадәр җанлы һәм тирән хисле язылганнар, әйтерсең, автор дәһшәтле хикәясен синең каршыңда торып үзе сөйли, йөрәктән чыккан моңнарын җырлый. Ул дәфтәрдән зур шагыйрьнең үзен күргән кебек буласың, аның кичерешләре, хисләренең үткенлеге, дулкынлану һәм ярсулары, өмет һәм ышанулары, нәфрәт һәм ачу ташкыны шулкадәр ачык, шулкадәр көч белән бөркелә— аны үз йөрәгең тибеше итеп кабул итәсең. Муса Җәлил, зур художник буларак, үзенең эчке дөньясындагы аерым бер күренешнең рәсемен куе буяуларда сурәтләп кенә калмый, ул хис һәм "фикерләрен Ватан азатлыгы өчен барган көрәшнең бөек идеясе белән сугара, Ватанга, Совет халкына, партиягә, сугышчан антка турылыклы булу идеясе итеп гәүдәләндерә. Нинди авырлыклар һәм газапланулар кичерсә дә һаман Совет халкының потенциаль көчен хис итеп тора, Совет халкының җиңүенә, хаклык һәм гаделлекнең тантанасына якты ышанычы сүрелми. Муса Җәлил — шул героик данлы совет халкының улы. Шуңа күрә дә ул һәрвакытта үзен туган илнең солдаты итеп күрә, нинди генә авыр хәлдә калмасын — көрәштән туктамый, иң читен хәлдә дә күңелен сындырмый, төшенкелеккә бирелми, «алар түгел, ә без гаепләүче алар- ны», дип әйтерлек көчнең йомшармавын сизә. Ул яшәүнең мәгънәсе Ватан өчен, азатлык өчен, туган халык өчен көрәшүдә дип саный. Бөек идея өчен йөз гомере булса, йөз гомерен дә багышларга хәзер торуын әйтә: Мин ант иттем җанны кызганмаска Саклар өчен халкым, илемне, Йөзәү булса гомерең, син барсын да Шушы юлга бирмәс идеңме? («Дуска*.) Ул үзенең героик көрәше һәм ялкынлы шигырьләре белән совет кешесенең мораль-политик бөеклегенә дан җырлый, бөтен дөнья прогрессив көчләре ихтирам иткән совет кешесенең бөек рухына Гимн җырлый. 
Алдый алмас мине түбән ләззәт, Вак тормышның чуар пәрдәсе, Шигыремдәге чынлык, ут һәм сөю — Яшәвемнең бөтеи мәгънәсе. («Җырларым».) Муса Җәлил йөрәге һәм хаклык кушканны чын күңеленнән яза һәм Ватан каршында биргән антына кер кундырмыйча, кыю ир булып тормыш юлын уза. Батырлык һәм илгә турылыкны Шушы үлем белән белдерик. Безнең яшьлек шушы хисләр белән Данлы иде, көчле иде бит!!. («Дуска».) Әнә шул рәвешчә, Муса Җәлил,, үлемен дә җыр итеп яңгыратып, коммунист шагыйрь исемен горур күтәреп, азатлык көрәше юлында; шаһит була. Аның дәфтәрләре шул турыда сөйлиләр, шигырьләренең гомуми, эчтәлеге шуннан гыйбарәт. 
III Муса Җәлил 1906 елның (2) 15 февралендә Оренбург (хәзерге Чкалов өлкәсе) губернасы, Мостафа авылында крестьян семьясында дөньяга килә. Ул башта авылда укый, әтисе шәһәргә күчкәч, Хөсәения мәдрәсәсенең башлангыч классларына керә. Революция елларында ул яшьләр арасындагы көрәшләргә катнаша башлый, 1919 елдан комсомолда эшли. Муса бик яшьтән шигырь язарга керешә. 1916 елда инде ул кулына каләхМ ала. 1917 елда беренче бөтендөнья сугышына каршы шигырь яза. Ләкин алар басылмаганнар. 1919 елда Оренбург шәһәре акгвардеецлар тарафыннан чолганып алынган вакытта, ул Төркстаи фронты коммунистлары тарафыннан чыгарыла торган «Кызыл йолдыз» газетасына шигырьләр китерә. Ак бандаларга каршы нәфрәт белдереп, эшче-крестьян яшьләрен Кызыл Армия сафларына чакыра, Кызыл Армиянең җиңүен тели. Аның «Бәхет» исемле шигыре «Кызыл йолдыз»ның
105 
 
 
беренче битендә «Кечкенә Җәлил» имзасы белән басылып чыга: Шулай, эшчем, кораллан, бар сугышка, Юлыңнан кайтма снн, кирәк егыл — үл!— дип тәмамлана аның ул шигыре («Кызыл йолдыз», № 65, 1919 ел). «Кызыл йолдыз» газетасында «Кечкенә Җәлил»нец унлап шигыре басылган. Шул вакыттай алып аның әдәби эшчәнлеге һәм таланты ачыла бара. Гражданнар сугышы вакытыннан алып совет халкының көрәшен һәм хуҗалыкны аякка бастырудагы беренче адымнарын күзәтеп барган яшь шагыйрь халыктан аерылгысыз була. Комсомол оешмасы аша ул киң масса совет яшьләре белән тыгыз аралаша, алар белән бер адымга басып бара, аның интереслары белән яши. Шуңа күрә аның иҗат үсешен совет иленең гомуми үсешеннән һич аерып карап булмый. Соңыннан ул, үзенең поэтик эшчән- легенә йомгак ясап, болай дип язган иде: Ал кояшлы бәхет бакчасында Чәчәк аткан нәфис гөл төсле, Сугарылып халкым нуры белән, Җимешләнеп җырым җитеште. Чагылдырды җырым шат илемдә Данлы, иркен, рәхәт яшәүне. Чишмә төсле җырым тамчысыннан Яшь күңелләр үсте, яшәрде... («Әйдә, оирярым!» 1941.) Бу чыннан да дөрес әйтелгән. Муса Җәлилнең сугышка кадәр егерме ел вакыт эчендә язган әсәрләре совет халкының көрәш һәм тормыш юлын күтәренке пафос, ягымлы бер горурлык белән яктырталар. Ул яңа тормыш корылып ятканда — шул яңалыкның, социалистик тормышның бөеклеген, матурлыгын җырлады, көрәшчеләрне зурлады, урнашып килгән яңа мөнәсәбәтләрне күрә белде һәм аларны, дулкынланып, югары күтәрде. Аның поэзиясенең көчле ягы — яңалыкны хис итүдә булды. Ул совет яшьләренең Ленин — Сталин идеяләре белән рухланып көрәшүләрен, хезмәттә күрсәткән батырлыкларын, дуслык, иптәшлек мөнәсәбәтләрен сурәтләде. Халык бәхете өчен, хаклык өчен бөтен тормышын багышлаган, ашкынып белемгә һәм хезмәткә ташланган яшьләрнең күркәм кешелек сыйфатларын сурәтләп, аларның көрәштә батыр, куркусыз, чыдам булулары турында дистәләрчә шигырьләр иҗат итте. Безне завод, 
Шахта учаклары Тимер белән бергә үстергән. Безнең канда Давыл яратылган Тимер коллективның көченнән. Без үсәбез эштә, киңәштә Кайный-кайный утта — көрәштә,— ( «Юнгштурм».) дип язды ул 1930 елда. Бу совет яшьләренә бирелгән дөрес характеристика иде. Совет яшьләренең канында аккан давыл көчен, коллективизм хисен шагыйрь тирән канәгатьләнү белән җырлады. Ул совет яшьләрендәге җиңелмәс көчнең яшәвен күрсәтте, явызлыкка каршы, илгә коллык алып килергә азапланучы дошманнарга каршы көрәштә бу көчнең үзен күрсәтәчәген, яшьләр йөрәгендә ялкынланып кабынган дәртнең сүрелмәячәген әйтте. Шигырьләр белән беррәттән М. Җәлил драмалар язды һәм алар сәхнәләрдә уйналдылар. Ком чүлендә арган юлаучыга Су бирүче чишмә шикелле — Мин, дусларым, сезгә җырларымда Мәңге сүнмәс өмит китердем. Мин җырладым сезгә сөю дәртен, Яшәү бәхтеи, җиңү шатлыгын. Ай шәүләсе төшкән чишмә төсле Төннәрендә бирдем яктылык, — («Чишмә», 1937.) Шагыйрь үзе турында болай дип язарга хаклы иде. Ул чыннан да яшәү бәхетен, җиңү шатлыгын, чын күңелдән сөю һәм сөелү матурлыгын бик күп лирик әсәрләрендә һәм поэмаларында җанландырды. Шагыйрь үз көченә нык ышанган совет патриотының дәртле, ашкынулы, оптимистик, урыны белән җитди, вакыты белән шаян, уенчак хисләрен матур итеп гәүдәләндерде. Совет яшьләре аны үз шагыйре итеп таныдылар, аның эмоциональ көчле, моңлы, саф һәм халыкчан җырларын бөтен ил белән күтәреп алдылар, аны бөтен халык җырлады. Муса Җәлилнең әсәрләре бик күп җыентыкларда басылып чыкты. Ул әсәрләрнең проблемалары күп, тематикасы киң иде. 1940 елда Муса Җәлил «Хат ташучы» исемле зур поэма бирде. Бу
106 
 
 
поэма аның иҗат уңышы иде, тәнкыйть аны мактап каршы алды. Чыннан да, шагыйрь гади генә сюжет аша совет яшьләренә хас социалистик характерны, хезмәткә социалистик мөнәсәбәтләрне чагылдырды. Иҗтимагый эштә үзенең шәхси кимчелекләрен бетереп, моральполитик яктан югары күтәрелүче яшьләр аның поэмасында үзәк урында тордылар. Иҗтимагый эшне намус белән, чын күңелдән башкару — поэманың герое Тимербулатны үстерә, кешелек сыйфатларын баета, бәхеткә алып килә. Хезмәт аның өчен дан эше, намус эше, батырлык эше. Совет кешесе нәкъ әнә шул хезмәттә сынала да. Муса Җәлил, шул рәвешчә, совет кешесенең поэтик чагылышын барыннан да элек аның хезмәтендә ача: эштә, көрәштә совет кешесенең иҗтимагый интереслары шәхси интереслар белән очраша, ди язучы, һәм үзенең тар, эгоистик карашларын җиңеп, иҗтимагый интереслар өстенлек алганда — совет кешесе үзенең иң матур характеры белән таныла. Бөек Ватан сугышы алдыннан гына язылган «Ильдар» (Лачыннар) либреттосында да поэмадагы вакыйга характерына охшашлы драматик ситуация бирелә. Ильдар фронтта Арслан частена хезмәткә килә. Ул Арсланнан Саҗидәне көнләп йөри, аны күрә алмый. Бервакыт Арсланның, разведкада засадага эләгеп, авыр хәлдә калуы беленә, аны коткарырга кирәк. Бер караганда, Арсланның язмышы Ильдар- ны борчымаска тиеш иде шикелле. Ләкин Ильдар туган ил мәсьәләсе куелгач, Совет Армиясенең намусы турында сүз чыккач, вак интересларны бер якка ташлый, эгоистик карашларны оныта һәм: Ул күрсәтте чиксез батырлыкның, Чын дуслыкның чиксез үрнәген, Ул күрсәтте батыр эше белән Туган илен ничек сөйгәнен. Ильдар Ватан каршындагы изге бурычны алгы планга куя һәм, өс- тенә алган эшне намус белән башкарып чыгуы аркасында, данга, батырлыкка ирешә. «Хат ташучы» поэмасындагы Тимербулат кебек үк, Ильдар да иҗтимагый бурычны үтәгәндә сынала, шул эштә кешелек сыйфатын үстерә. 
Бер яктан, Арсланга булган көнчелек, аны күрә алмау хисе, икенче яктан, Ватан каршында үтәлергә тиешле бурыч — фронт шартларында бергә килеп очрашалар, бәрелешәләр. Ләкин Ильдар көнчелек хисен җиңеп чыга. Арсланның батырлык үрнәге, үлехм каршында да изге бурычны ахырынача җиткерү турында кайгыртуы Ильдар и ы сокландыра. Ул Арсланда кешелекнең югары сыйфатларын, батырлык, фидакарьлек үрнәген күрә. Муса Җәлил үткен конфликтлы драма иҗат итә. һәркемне мавыктыра торган мәхәббәт мотивлары, «йөрәк» проблемасы — Ватанчылык идеяләре белән, Туган илне саклау һәм аның өчен тормышыңны бөтенләйгә багышлау идеяләре белән аерылгысыз булып әверелә. Ша- гыйрь-драматург мәхәббәт , темасын үстерә, зурайта; шәхси интересларны Ватан интересларыннан, бөтен халык интересларыннан аерылгысыз итеп күрсәтә. Бу урында Муса Җәлилнең татар совет операсы тудырудагы хезмәте турында да әйтеп үтәргә кирәк. Ул, татарча беренче студия оешкан көннән алып, Ватан сугышына киткәнче, татар совет операсы репертуарын тудыру, үстерү юлында армый- талмый эшләп килде. Шагыйрьләрне либретто язу эшенә, композиторларны опера музыкасы язу эшенә туплады. Беренче либретто һәм опералар турыдаи-туры аның булышлыгы, иптәшләрчә ярдәме, киңәше белән мәйданга килделәр. Ул үзе дә «Алтын чәч», «Ильдар» опералары өчен либретто язды. Бу ике әсәр безнең татар совет культурасы тарихында күренекле урый алып торалар. Поэтик яктан да, драматургии яктан да алар оста художник, зур ша- гыйрь-драматург каләме белән эшләнгәннәр. Шагыйрь үзенең фантазиягә байлыгын да, конфликтларны кискенләштереп бирү осталыгын да, образларны эзлекле рәвештә көрәш һәм бәрелешләрдә үстереп, тулыландыра белүеи дә күрсәтте. Совет патриотизмы идеясен художестволы итеп гәүдәләндерде.  
107 
 
 
Шагыйрь иҗат иткән образлар оригиналь һәм язучының эстетик карашларын өйрәнү өчен дә бик мөһим. Муса Җәлил Туган ил азатлыгы, аның бәйсезлеге, халыкның хөрлеге һәм бәхете өчен көрәшүчеләр образын чын күңелдән сөеп, дулкынланып сурәтли. Тугзак карчык, Җик, Алтынчәч образлары — ирек һәм бәйсезлек өчен көрәшүче образлар. Халык үлми, халык мәңге яши, басып алучылар вакытлыча аны кол итсәләр дә, халык буйсынмый, көч җыеп, үзенең хакын даулый, батыр улларын яуга чакыра. Җ и к. Кояш дәрт бирде миңа, Җир сәләт бирде миңа! Сер сынатмас атым бар, Җирдә ятмас халкым бар, Юханы юк итәргә Илгә биргән антым бар, — дип көрәшкә, ризалык сорый һәм яуда җиңеп чыга; басып алучы хан коллыгыннан үз халкын азат итә. «Алтынчәч» һәм «Ильдар» шаги й р ьнең драматик поэмалары. Аларның әдәби вариантлары аерым китап булып та басылып чыктылар. Бу әсәрләрдәге образлар системасы Муса Җәлилнең Ватан сугышы чорында язган әсәрләренә бик нык бәйләнгәннәр. Изге Ватан образы, азатлык идеяләре, кешелек дөньясының бәхете өчен көрәш идеяләре белән аерылгысыз булып торалар. Муса Җәлил социалистик ил ба- ты рл ары н ы ң, совет п атр 11 отл арының типик характерларын тирәннән аңлый һәм күрсәтә. Ильдар, Арслан, Тимербулат, Фәйрүзә һ. б. образлар шундыйлардан. Колхозчы кызМаһи- ра («Ильдар») совет кешесенә хас бер кызыксыну белән Армиянең көрәш юлын күзәтә һәм аның җиңүе белән рухланып, хезмәтендә уңышка ирешә: Ак томанны ярып төн ягына Лачыннары очты илемнең, Бирмәс өчен дошман тырнагына Бер карышып да туган җиремнең. Лачыннарның данлы җиңешләре Өлге булды минем чигүгә. Кич утырып чиккән чигешләрем Дәрт тудырсын яңа җиңүгә, — дип җырлый ул һәм совет сугышчыларына үзенең йөрәк җылысын салган бүләген хәзерли. Ул чигешенә өлгене дә лачыннарның данлы җиңүләреннән ала. Маһира, һәрбер совет патриоты кебек, Ватанның азатлыгын, аның бәйсезлеген үзенең бәхете итеп карый. Туган ил образы иң көчле, иң олы хисләр белән аның йөрәгенә кереп урнашкан. 
Совет Армиясе — халыкның үз баласы. Шуңа күрә илне саклаучы — ил каршында кадерле кеше. Көрәшченең даны, батырлыгы белән бөтен халык горурлана. Сабира карчык Ильдарпы армиягә озатканда болай ди: Улкайларым, сезне балам төсле Якыи күреп сөеп озатам. Кайсы ана сөяр куркак улны, Сезне күреп күңел юатам. Халык, шул рәвешчә, көрәшчеләрне батырлыкка' рухландырып тора. Армия белән халык өзелмәс йөрәк җепләре белән бәйләнгән. Бу бәйләнеш кызларның бүләк хәзерләүләрендә, Маһираның чигешләрендә, сугышчы семьясын бөтен колхоз белән кайгыртып торуда, фронтка җибәрелгән хатларда чагыла. Кызларның сугышчыларга язган хатында бик характерлы юллар бар: «Фин халкына нурын чәчсен Безнең ил йолдызлары», — дип язалар алар. Безнең ирекле илебезгә каршы сугыш ачкан ак финнар совет халкында никадәр тирән нәфрәт уятмасыннар, ләкин фин хезмәт ияләренә җылы караш, уңай теләктәшлек сүрелми. Азат илнең якты нурлары аларның күңеленә барып керсә иде, безнең ил йолдызлары аларның йөрәгенә нур сипсә иде, дигән зур, гуманистик идея ята биредә. Бу гуманистик карашлар совет халкының олы җанлылыгыинан туганнар. Совет кешесенә икенче бер ил халкын җәберләү, аларның җирен басып алырга омтылу кебек империалистлар өчен генә хас булган карашлар чит һәм ят. Б өте н халыкның кайгыртуын, аның мәхәббәтен күреп торган, халыкның азатлык шәфкате белән дулкынланган, бөек идеяләр белән рухланган көрәшчеләр «Туган ил каршында үз бурычымны данлы үтәрмен» дип сүз бирәләр һәм ул коры сүз генә булып калмый. Шагыйрь үзенең образларын авыр
108 
 
 
сынаулар аша уздырып, җиңүгә алып килә, халык мактап сөйләрлек батыр итеп үстерә. Үзе турында уйламый Ул үлем алдында да Бу сүзләрне, Арсланга сокланып, Ильдар әйтә. Арслан үз бурычын үтәгән, ул каты яралы. Ильдар га ул, урман аръягыннан дошманның удар хәзерләвең штабка җиткерергә боера, аны коткарырга, вакыт әрәм итмәскә куша. Әнә шундый фидакарьлек — туган илне чын күңелдән сөюдән туа. Шул ук вакытта Ильдар да үзе турында һәм үзенең шушы вакытта үтәлергә тиешле бурычы турында гына уйламый, ул үзенә өстәмә бурыч ала һәм яралы командирны чолганыштан күтәреп алып чыга. Сугышка кадәр булган иҗатында Муса Җәлил әнә шундый типик хәлләрне һәм совет кешесенә хас булган характерларны гәүдәләндерде. Бөек Ватан сугышы башлангач, шагыйрь үзе дә ил саклаучылар сафына килеп басты, үзенең сөеп гәүдәләндергән геройлары белән тагын да якынайды, алар белән тагын да тыгызрак аралашты. Ул бөтен тамырлары белән Туган илгә, совет халкына тоташкан иде. Совет халкының азатлыгын һәм якты бәхете өчен җанын аямыйча көрәшү — башка сугышчылар кебек үк аның да изге максатына әверелде. Тар окобым — Чиге капма-каршы Ике көчнең, ике дөньяның. Хәл ителә анда кешелекнең Киләчәге, якты идеалы. Сизәм, дускай, бөтен халыкларның Күзе хәзер безгә караган. Йөрәккә көч, кулга сәләт өстәп, Сәлам ява һәрбер каладан, — («Окоптан хат», 1941.) Кешелек дөньясының киләчәге, аның якты идеалы хәл ителгән көрәштә бөтен совет халкының героик сулышын тоеп, сонгы тамчы канына кадәр Ватанга, социализм иленә турылыклы булырга ант иткән шагыйрь— сугышта да батыр, иҗатында да көчле булды. 
IV Муса Җәлилнең Моабит төрмәсендә язган шигырьләр циклы ныклы өйрәнүне сорый. Фикер һәм хис өчен бай азык бирә торгаи бу шигырьләрнең язылу тарихы да игътибарга лаеклы. Алариың дөньяга килүләрендә дә шагыйрьнең батырлыгы, рухи ныклыгы 
күренә. Моабит дәфтәрләренә табигый шартларда өстәл артына утырып язылган әсәрләр теркәлмәгән. Төрле кәгазьләрдән үзе теркәп ясаган дәфтәрләргә төрмә сакчысыннан яшеренеп, нәни карандаш очы белән язылган ул шигырьләр фаҗигале тормыш турында бик күп нәрсә сөйлиләр. Ф а ш и ст л арның тоткыннар и ы рәхимсезлек белән газаплаулары турында, бер система белән кешеләрне яндырып, асып, тереләй күмеп котырынулары турында бик күп китаплардан, истәлекләрдән укырга мөмкин. Аларда һичбер арттыру юк. Юлиус Фучикның ялкынлы репортажларында фашистлар җәзасының йөрәк тетрәткеч күренешләре сурәтләнә. Муса Җәлил дәфтәрләрендә дә шомлы күренешләр җитәрлек чагылган. Күк күкрәде кинәт, җил сызгырды, Җир елады кысып тешләрен. Нинди ачы бу яшь, нинди кайнар! Нишләдең син, җирем, нишләдең! Әйт син миңа, миллион еллар яшәп, Син бакчалы, күлле, чәчәкле, Күрдеңме тик бер кат үз гомереңдә Мондый хурлык, мондый вәхшәтне?! «Алар» балаларны, аналарны кырга куып чокыр казыталар һәм шул чокыр кырыена тезеп аталар. Бер ана, тереләй күмелмәс өчен, баласын мылтык астына тотып, икәү бергә егылалар. Бу ерткычлыкны күреп жир-ана үкси, елгалар үкерә, кургаш болытлар җиргә иеләләр. «Бу көйне мин мәңге онытмам»,— ди Муса Җәлил һәм йөрәк ярырлык вәхшәтне йөрәк каны белән язып, ул илгә мөрәҗәгать итә: Күтәр, илем, :хаклык байрагыңны, Буян җирнең каплы яшенә, Үлем булсын нуры, ана канын, Бала канын эчкән вәхшигә! Карт аналарны, бала-чагаларны үтерүдән тәм тапкан иң кабахәт ерткычлыкка каршы кискен протест белән тулы шигырьләрендә Муса Җәл ил натурализмга б и р ел м н чә, каины өшетә торгаи дәһшәтне сиздерә. 
109 
 
 
Эх сез, шомлы әбием әкиятләре, Кая сезгә җитү чынлыкны?! Сүз җитәрме сөйләп аңлатырга Бу йорттагы вәхшәт, коллыкны! («Серле йомгак».) Әнә шундый, шомлы әкиятләрне артта калдырып, ерткычлыкның иң явыз формалары белән кешелектән көлгән фашистлар беркемне дә кичермиләр, беркемне дә исән калдырмыйлар. Шагыйрь газапларның авырлыгын образлар аша сурәтләп, ел эчендә алтмыш яшьлек картка әверелүне, ми күперү, йөрәк кабаруны яза. Таш капчыкларның шатлыкны, шуклыкны суырып, алар урынына картлык, кайгы, ютәл бирүен әйтә. Шуның өстенә «һәр таң көтә мине дар агачы»,—ди шагыйрь. Тоткынлыкта газапланучы шагыйрьнең чынлыгы шундый авыр, шундый газаплы. Ул тар таш капчыкта, аны төрлечә җәзалыйлар, ишек бикле, ишекне саклаучының салмак йөреше дә аңа «йөрәгемә кадак каккан кебек» («Сакчы») тоела. Ләкин шагыйрь үзенең җәзалануы, аңын югалтканчы кыйналулары турында бөтенләй диярлек язмый. Ул фашистлар ерткычлыгын өченче затка, икенче кеше вакыйгасына күчерә. Җәзалауларның бөтен авырлыгын ул үз тәнендә күтәргән. Аны газаплаганнар, һушыннан язганчы кыйнаганнар һәм салкын ташка салганнар, ач тотканнар, су бирми асраганнар, һәрбер допрос — үзе бер үлем. Шагыйрьнең ачлыктан, салкыннан шешенгән, богаудан җәрәхәтләнгән кул - а я кл а р ы а н д ы й до п р осл а р д а н соң бөтенләй селкенә алмаслык хәлгә киләләр. Ләкин аның акылы якты кала, йөрәге нык тора. Ул күңеле белән һаман яңа шигырь иҗат итә, шулар аркылы үзендәге эчке көчне туплый, көрәшне дәвам иттерә. Шигырьләрне кәгазьгә төшерергә аның мөмкинлеге дә, шулай ук хәле дә булмый. Үлемгә тиң допрослардан соң, Моабит төрмәсенең салкын, юеш һәм караңгы тар камерасында, концлагерьның базларында хәлсезләнеп ятканда язылган шигырьләрен, A'lyca Җәлил соңыннан, язылу вакытын күрсәтмичә, кәгазьгә күчергән. һәр эшне шундый төгәл һәм пөхтә башкара торган Муса Җәлил өчен бу гаҗәпләнерлек хәл. Күрәсең, шагыйрь кайбер шигырьләрнең язылу вакытын аныклый алмаган. Әнә шундый хәлдә шагыйрьнең авыр кичерешле уйларга 
бирелүе табигый. Үлемгә хөкем ителүнең, дар агачы силуэтының, палач балтасының бөтен кара дәһшәте аның йөрәге аша кичә. «Соңгы үпкә» исемле авыр тойгылы шигыре нәкъ шул хәлне күз алдына бастыра. Шагыйрь анда дөньяны каргап, үпкә белдереп китүен әйтә, чөнки ул фашистлар дөньясы, аларның газабына хәле җиткәнче түзгән, иксез- чиксез сабыры агып беткәнче чыдаган, ә ул дөнья аңа соңгы сулышында иренен чылатырлык су бирми, кояш нурын күреп үлүдән, туган туфрагына күмелүдән мәхрүм итә! Анам кабере — туган туфрагыма Куеп үлсәмче, дип, йөземне, Нигә миңа төрмә кабер булды, Ник кан юды йоклар урынымны? Муса Җәлилнең шигырьләре арасында бу — иң авыр, иң тирән кайгылы әсәр. Ул тормышны өзелеп сөеп тә яшәү мөмкинлеге юклыгыннан газаплана. Аның яшәү даулап типкән йөрәге шагыйрьнең үлемгә хөкем ителү хәле белән конфликтка керә. Җирне әллә артык сөйгән өчен Җылысыннан мәхрүм булдыммы? — дип сорый Муса Җәлил һәм үзенең зарын сөйли: Дөнья, сине Ләйлә төсле күреп, Мәҗнүн гыйшкы белән яраттым, Ә син минем керсез йөрәгемне Вәхши этләреңнән талаттың! Бик характерлы, шушы зарлы үпкәләүдә дә тормышны каргау, пессимизм чаткысы сизелми. /Монда бары караңгы чынлык, яшәүгә булган мәхәббәтнең, ирек, шатлык яктысының тупас көч тарафыннан киселү чынлыгы гына бар. Шагыйрьнең соңгы юллары Туган илгә багышланган. Аерып мине анам-ватанымнан Кай җирләргә китереп ташладың. Еласам да үксеп, үз илемнең Туфрагына таммый яшьләрем. Туган илем, үксез улың булып, Үләм инде читтә тилмереп, Яшем барсын сиңа елга булып, Каным шытсын кызыл гөл булып. 
110 
 
 
Нинди көчле юллар! Анда никадәр зар һәм кайгы, никадәр дөньяда яшәүгә мәхәббәт хисе, үлем ачысын татып тетрәнү һәм дошманга нәфрәт! Күз яшьләренең мәгънәсен аңлаучы, көрәштә тамган канның кадерен белүче Туган ил халкында, туган туфракта аның өметләре, хыяллары чәчәк атачак, ул шуңа ышана һәм шуның белән юана. Шул рәвешчә, шагыйрьнең трагедия белән тәмамланган тормышы азат, бәхетле Ватанның патриотик җыры булып әверелә, тоткын көрәшченең кайгысы да кешелекнең дошманнарына каршы нәфрәт көче булып баса. Шагыйрь ф а ш и ст ерткычлыгын, төрмә газапларын нәфрәт ялкынына салып, Туган илгә мәхәббәтне көчәйтү өчен файдалана, ирекнең, Ватанның изгелеген, җаннан кадерле булуын аңлату, хис иттерүгә юнәлтә. Туган илдән, иректән кадерле бернәрсә дә юк. Татымадым элек мин һичкайчан Мондый көчле, мондый әрнешле, Йөрәктәге дәртне һәм нәфрәтне, Мәхәббәтне, үчне, сагышны! Әле сиздем кеше йөрәгенең Шундый көчле яна алганын. Аһ үкенеч, ләкин бу ялкынны Мин илемә бирә алмадым. («Авыру сызмалар».) «Соңгы үпкә» шигыре 1943 елның Октябренда язылган, «Авыру сызмалар» *1942 елның сентябрендә. 1943 елда язылган шигыре авыр тойгылар белән сугарылуына карамастан (аның бик каты кыйналганнан сон. иҗат ителүе дә бик мөмкин), ул шигырьдә эчке рухи ныклык сизелә. Газаплы хиснең нәфрәт һәм көрәш көченә әверелүе ачык чагыла. «Авыру сызмалар»да исә нәкъ шул эчке рухи ныклык әле чыныгып өлгермәгән. Анда көрәшне дәвахМ иттерү мөмкин түгел дигән бер курку чаткысы күренә. Чыннан да, Маобит циклына игътибар белән карасаң, бу фикерне ачык расларга мөмкин. Баштарак язылган шигырьләрдә ачыну, борчылу, өзгәләнү, тирән сагыш моңнары, көрәш мәйданында үлүнең бәхет икәнен әйтеп җырлау зур урын ала. Тоткынлыкка эләккәч язылган беренче шигырьләрендә: Кил син миңа, үлем, бары гомерем Коллык белән төгәлләнмәсен! — («Кичер, илем!», 1942.) кебек мотивлар яңгырый. Ләкин торган саен шагыйрьнең эчке көче ныгый, чыныга 
бара, көрәшне дәвам иткән саен аның ихтыяры үсә һәм корычлана. Туфрак күмәр мине, күмә алмас Ялкынлы җыр тулы күңелне. «Үлем» диеп әйтеп буламы соң Җиңеп үлгән мондый үлемне? («Ышанма», XI. 43.) Җиңү турында ул әнә шундый тимер ышаныч белән яза. Дөрес, тоткын күңеле дулкынланмый тормый, бик ачы газаплы көннәр аны ташламыйлар, ләкин ул газаплануның натуралистик күренешләрен бирүдән, мелодраматик сызлану хисләре сыздырудан үзен ерак тота һәм бөтен иҗаты белән партиялелекнең гүзәл чагылышын күрсәтә, сугышчан гуманистик лирика бирә. Үлемгә хөкем ителгәннән соң да хөкем карары бик озак җиренә җиткерелми. Палачлар аның рухын сындырырга тырышканнар, ләкин максатларына ирешә алмаганнар. Ул хаклык өчен, халык һәм изге Ватан өчен көрәштән чигенмәгән. Мин тиремне саклап исәп калсам, Үлем миннән аша сикерсә, Шул яшәүме булыр, «хаин!» диеп Ил битемә минем төкерсә?! Юк, теләмим мин бу «исәнлекне», Йөрәк минем моңа үчекмәс. Кешеме мин илем үги иткәч, Җирдә миңа эчәр су беткәч?! («Дуска».) Илен, халкын сатучы сатлыкҗан- ны (хаинне) —Муса Җәлил бөтен каны, 'сулышы белән дошман күрә. Аның «яшәвен» — иң түбәнлек, җирәнгеч бернәрсә итеп сурәтли. Сат- лыкҗан — явызлыкның колы, аңа нәфрәт белән: «юк сиңа кешечә көн итү», — дип әйтә. Намуслы кеше, илен, халкын сөйгән кеше бервакытта да шундый түбәнлеккә төшмәс. Чөнки чын көрәшче гомерне сатып алмый, үзенчә көрәшеп чикли. Юк, кайгырма, дускай, безнең гомер Ил гомеренең тик бер чаткылы. Без сүнсәк тә, безнең кыюлыктан Арта бары аның яктысы. («Дуска».) 
111 
 
 
Төрмә тәрәзәсенең тимер челтәре аша сирәк-мирәк төшкәй таң нурлары да аны сөендерә, ул нурлар ал яулыгын ябынган бәхет булып күренәләр, ул татлы хыяллары белән көчле булып яши һәм көрәшә, чөнки ул «бәхет, яшәү илгә бүләк итеп, җиңү таңы тиздән кабынуына» бик нык ышана. Үтерелү көне якынлашкан саен Муса Җәлилнең йөрәге тагын да як- тырак яна, тагып да дәртлерәк тибә. Аның ялкынында совет көрәшчесе — коммунистның кешелек язмышы өчен дөрләгән дәртле геронк тормышы гәүдәләнә. Ул үлемсез йөрәк, аның ялкыны сүрелмәс, ул һаман балкып, көрәшкә өндәп, коммунизм һәм гаделлек өчен көрәшүчеләрне дәртләндереп, үлем китерүчеләргә, сугыш чукмарларына нәфрәт чәчеп, коллыкны гаепләп торыр! Килер ул көн халык хөкем итәр, Карар булыр кискен һәм кыска. Каным белән язган соңгы җырым Бул гаепләү акты фашистка. («Хөкем алдыннан».) 1944 елның башында язылган «Яңа ел теләкләре» исемле иң соңгы шигырендә дә Муса Җәлил җиңү турында яза. Яңа елга теләкләрен белдереп, ул болай ди: Алып килсен җиңү куанычын, Дуслар белән күрешү шатлыгын, Нуры белән юып үпкәләрне, Ютәлләрнең алсын актыгын! Югарыдагы мисаллар шагыйрьнең ихтыяри куәте ныгый барганына ышандыралар. 
V Муса Җәлил сугышка кадәр үзен шагыйрь итеп танытмаган яки бер генә әсәр дә язмаган булса иде, без аны шушы тоткынлыкта, палач балтасы астында язган шигырьләренә карап та зур шагыйрь дип таныр идек. Язгы чәчәк кебек, алар тормыш һәм көрәшнең хуш исен бөркиләр, азатлык даулап ярсыган йөрәкнең иң күркәм хисләрен тойдылар. Мин кабыздым җырда ялкын итеп, Йөрәгем һәм хаклык кушканны. Җырым белән дусны иркәләдем. Җырым белән җиңдем дошманны. («Җырларым».) Шагыйрь әйтмичә калу һич мөмкин булмаган уй һәм тойгыларын гына теркәп барган. Шуңа күрә алар тыгыз 
эчтәлекле, тирән хисле. Шагыйрьнең күп кенә юллары, афоризм булып, көндәлек тормышка кереп китәрлек, алар халык зирәклеге белән еллар буе иҗат ителгән мәкальләр кебек тапкыр һәм үткен, җый нак әйтелгәннәр. Мисал өчен, 1943 елның декабрен- да, җәзалап үтерелү алдыннан гына язылган «Батырлык турында» исемле шигырен алып карарга мөмкин. Бу шигырьнең һәрбер юлы безне уйланырга мәҗбүр итә, сәнгатьчә пөхтә эшләнүе һәм тапкыр фикерләре белән сокландыра. Муса Җәлилнең яшәү программасы, тормышының асыл мәгънәсе булып яңгыраган бу шигырь — эчке мәгънә белән бәйләнмәгән афоризмнар җыелмасы түгел. Анда батырлык темасы үзәктә тора. Шагыйрь чын батырның көрәш юлын, яшәү сулышын сурәтли, аның ныклыгын, корыч табигатен гәүдәләндерә. Шигырь озын түгел, аны тулысы белән күчерергә мөмкин. Беләм, егет, синең җырыңда Күп илеңә сөю, якынлык. Тик әйт: авыр сугыш юлында Син күрсәттең нинди батырлык? Син бастыңмы сафка, кыенлык, Кайгы йөген илең тартканда? Кыенлыкта күренә кыюлык, Ил батырны сыный батканда. Ирлек сорый көрәш егеттән Ирешер өчен бөек өмиткә. Ирлек китәр качсаң иректән, Ирлек белән иреш иреккә. Коткарырмы ялыну-елаулар. Тоткын итсә дошман йөрәкне? Буа алмас ләкин богаулар Кылыч йөртә белгән беләкне! Ни мәгънә бар эзсез яшәүдә, Түбәнлектә, тарлык, кимлектә? Яшәү хозурлыгы хөрлектә, Гомер озынлыгы ирлектә. Ил онытмас бирсәң каныңны Ватан өчен изге көрәшкә. Хаин каны тама чиләккә, Батыр каны тама йөрәккә. Батыр үлә, үлмәс ат алып, Батырлыклар белән макталып, Исмең калсын, үзең үлсәң дә, Тарихларда укып ятларлык. Күрәсез, монда афоризм булып, мәкаль булып китәрлек, тыгыз эчтәлекле тапкыр юллар тулып ята. Алар беренче укуда ук күңелгә сеңеп калалар. Чөнки бу юллар саф
112 
 
 
йөрәктән әйтелгәннәр, үткен акылның олы хис белән тапкыр килеп кушылуыннан туганнар. Баштагы юлларда шагыйрь үз намусына үзе эндәшә. Патриотизм, туган илне сөю — декларатив сүзләр белән түгел, эш белән күрсәтелергә тиеш, ди Муса Җәлил. Илгә авырлык килгәндә, кайгы йөген никадәр күбрәк тартсаң — шунда чын сөю күренә, ил каршында батырлык күрсәткәндә патриотизм көчең чагыла. Соңгы тамчы каныңа кадәр көрәшергә, кыенлыкта кыюлык күрсәтергә, бер карыш чигенмәскә, чөнки батырлыктан качсаң, ирек тә, хөрлек тә, бәхет тә кача — ирлек белән иреш иреккә! Зур шагыйрьнең көчен сиздерә торган югары сәнгатьтә бөек көрәш идеясе бирелә. /Монда эчтәлек белән форма бик тыгыз бәйләнгән. Шагыйрьнең югары идеалы — изге көрәш максаты, аның канына сеңгән, ул шул идеал белән яши, бөек максатка ашкына. Шуңа күрә ул Ватан өчен изге көрәштә кешелек сыйфатларын, батырлык үрнәкләрен тулысы белән чагылдырырга дигән ышаныч белән яши. Шуңа күрә ул сат- лыкжаннарны бөтен кан тамырлары белән дошман күрә. Хаин каны тама чиләккә, батыр каны тама йөрәккә! — ди шагыйрь. Бик мәгънәле әйтелгән бу. Чыннан да сатлыкҗан- ның гомере — эт үлеме белән очлана. Аның канын чиләк белән помой чокырына гына түгәргә мөмкин. Ә батыр каны — үлемсез. Батыр каны башкаларның йөрәгеннән үзенә урын ала һәм ул яңа бер тормыш белән яши башлый, ул икенче батырларда яшәү дәвамын таба! Шуңа күрә батырның гомере дә еллар саны белән түгел, бәлки канын Ватан өчен изге көрәштә файдалана белү белән исәпләнә. Әйе, Муса Җәлилнең тоткынлыкта иҗат ителгән шигырьләре зур сәнгать көченә ия булып торалар һәм алар үзбашка яши алырлык поэзия үрнәкләре. Шулай да шагыйрьнең элекке иҗатыннан алар- ны аерып карау дөрес булмас иде, чөнки ул иҗат шагыйрьнең иң авыр шартларда, кыска вакыт эчендә, атылган йолдыз кебек, күк йөзендә бер балкып алуы түгел. Ул — Муса Җәлил иҗатының дәвамы, анык югары ноктага менеп очлануы. Шуңа күрә дәфтәргә теркәлгән шигырь
ләр ялгыз үзләре генә дә зур шагыйрьнең таҗы булып яши алуларына карамастан, аларны авторныи элекке иҗатыннан аерып карарга ярамый. Муса Җәлилнең «Шагыйрь» һәм «Шагыйрь сые» исемле лирик парчалары бар. «Шагыйрь» исемле лирик җырда язучының төн утырып j иҗат итүе күрсәтелә. Тышта давыл. 1 яшен, дәрья дулкынлана. Ә шагыйрь бүлмәсендә көннән яктырак; хисләре давылланып ак кәгазьгә ага. Тан. алдыннан ул туктый, язганнарын җыеп яндыра да үзе чыгып китә. Ни өчен автор нәти$кәсез эшне сурәтләгән? Төне буе иҗат итүнең бер генә дә җимеше юкмыни? Нәрсә язды ул, нинди хисләр ак кәгазьгә ташыды? Билгеле, Муса Җәлил шагыйрьнең мәгъиәсезгә төн уздыруын бирергә теләми. Давыл, яшен, дәрья дулкыннары—болар барысы да иҗатчының хисе, аның кичереше. Шагыйрь торды тынып таң алдыннан, Язганнарын җыйнап яндырды. Үзе китте чыгып... Җил басылды, Давыл тынды, ал таң кабынды. Күрәсез, бу картина шагыйрьнең рухи рәсеме беләи янәшә йөри. Шагыйрь тынып торганда, давыл да тына. Шагыйрь язганнарын яндырды һәм ал таң да кабынды. Менә бу янәшәлек безгә беркадәр шагыйрьнең тоткынлыкта иҗат итү хәлен, обстановкасын һәм иҗат итүченең үзендәге трагик кичерешне аңларга ярдәм итә. Без инде шагыйрьнең һәрвакытта да фикерне ачыктан- ачык сурәтли алмавын, эзоп теле беләи язарга мәҗбүр булуын әйткән идек. Төн утырып шагыйрь нәрсә язды? Нинди хисләр аны ярсытты? Язганнарын биреп җил иркенә Таңда үзе кая ашыкты? Без тоткын шагыйрьнең үз иҗатын иреккә чыгаруын, җил иркенә — башка кешеләргә таратуын аңлыйбыз. Йөрәктән давылланып чыккан җырлар тоткыннар кулында ятып каламы, сүнәме, әллә янамы. Ша
113 
 
 
 
гыйрь ал арның януын тели, ул утта яндырылу дигән сүз түгел, бәлки җиңү таңы булып кабыналар дигән сүз. Чөнки ул җырлар мәгънәсез хисләр өермәсе түгел, бәлки көрәш җырлары, җиңү таңын кабындыру өчен янган хисләр, һәм лирика Муса Җәлилнең көрәш идеясен чагылдырып тәмамлана да: Давылланып көчле җилләр исәр Йокыгызны бүлеп кичләрен, Давыл белән туган таң нурлары Сөйләр сезгә аның хисләрен. Муса Җәлилнең пафосы көчле һәм олы фикерне эченә ала. «Шагыйрь сые» исемле әсәрдә шагыйрьнең кунак сыйлавы сурәтләнә. Шагыйрь дусларын йөрәк бакчасына алып керә һәм моң тулы йөрәгеннән ялкынлы җырны бокалларга салып эчерә. Билгеле, тормышта мондый хәл булмый, ләкин без бу сыйның поэтик көчен хис итәбез. Монда да никадәр тирән хис булса, шулкадәр мәгънә бирелгән. Муса Җәлил үзенең эстетик принцибын ачык сурәтли. Ул— шагыйрьнең иҗат җимеше халыкның йөрәгенә кереп утырырлык, аның яшьлек дәртен уятырлык булсын, дигән фикер әйтә. Ак сакаллы, туксан яшьлек бабай да шагыйрьгә рәхмәт укый: Күп татыдьш ачы-төчене мин Туксан еллык тормыш юлымда. Күптән җуйган дәртле яшьлегемне Таптым бүген синең җырыңда. Димәк, шагыйрь дөрес, чын һәм изге фикерләрне әйтеп бирү белән генә чикләнмәскә, бәлки шул фикерләрне йөрәге аша кичереп, халыкның күңеленә барып керерлек итеп сурәтләргә тиеш, чөнки шигырьнең иҗтимагый әһәмияте көчле, ул көрәш чарасы, тутыкмый торган, җиңүгә алып килә торган корал. Шуңа күрә Муса Җәлил шигырьләренең эчтәлегенә дә, формасына да нык игътибар итә. Ул үзенең йөрәгендә чарланып җиткән хисләрне, формалашып өлгергән фикерләрне генә яза. Алар кәгазьгә төшкәнче үк инде ниндидер бер сынауны узган шигырьләргә охшыйлар. Чыннан да, шигырьләр Моабит дәфтәрләренә язылу тәртибе белән теркәлмәгәннәр. Шигырьнең туу вакыты буенча дәфтәрнең башында булырга тиешлесе дәфтәрнең соңына теркәлгән һәм киресенчә. Шагыйрьнең иҗаты, лачын йөрәгеннән чарланып чыккан 
тойгылары, хисләре бик озак аның күңелендә йөргәннәр. Шагыйрь бер генә минутка да үзен кадерле Ватаннан, бөек халкыннан аерылган итеп хис итми. Таң кызыллыгын дуслар кулындагы байрак итеп күргән Муса Җәлил, ниндидер юллар белән Туган илнең героик көрәше турында өзек-өзек хәбәрләр ишетә. Шатландыра безне көн дә илнең Бер-бер яңа уңышын ишетү; Нинди зур көч читтә үз-үзеңне Халкың белән бергә хис итү, — дип ул төрмәдәге дустын юата («Дуска»). Халыкның көчен, куәтен, аның җиңү адымыһ, батыр сулышын тоеп тору — тоткын шагыйрьне чын сәнгать әсәрләре тудыруга ил- һамландыра. 
VI Бөек Ватан сугышы елларында совет шагыйрьләре политик лириканың гаҗәп матур үрнәкләрен бирделәр. Яшәү көче бирә торган патриотизм идеясе көчле тавыш белән яңгырады. Уртак фикерләрне шагыйрьләр үзләренең лирик калыпларына салып җырладылар. Бөек Ватан сугышы елларында кайнар хис белән моңланып һәм ярсып җырлаган Фатих Кәрим поэзиясе белән iMyca Җәлил шигырьләре арасында уртак авазлар да, охшашлык та көчле. Ниндидер бер сизенү белән поэтик ярышка чыккан кебек, Ф. Кәрим һәм М. Җәлил, сугышчан политик лирика жанрында эшлиләр һәм эмоциональ көчле, ачык фикерле, нәфис эшләнгән җырлар иҗат итәләр. Икесе ике стильдә, үзләренә генә хас булган аһәңлелек һәм пөхтәлек белән алар уртак фикерне, патриотик хисләрне, бөек идеалга омтылуны гәүдәләндерделәр. Матурлык сайлауда мине Кем куып җитор икән, Сөюдә һәм сөенүдә Мине кем җиңәр икән. 
8. „с. ә.» № 6. 
114 
 
 
Яшәдем, яшел урманнар Иркәләде, көйләде, Инде мин сугыш кырында, Тик бер генә теләгем: Дошманга ялкын сибүче Җнл булып барсам иде, Тәвәккәллек, батырлыкта Җыр булып калсам иде, — («Теләк», 1942). Фатих Кәрим фронттан шулай язды һәм бу совет халыкларының уртак теләкләре, уртак омтылышлары иде. Муса Җәлил дә җиңү турында, ирлек күрсәтеп, җыр булып яңгырарлык батырлык күрсәтеп көрәшү һәм ирекне яулап алу турында язды. Ике шагыйрь икесе дә тормышларын да, иҗатларын да халыкка, Ватанга багышладылар, Ватанның турылыклы уллары булдылар, батыр көрәшче һәм көр тавышлы җырчы булдылар. «Тормышны бөтен авырлыгы, матурлыгы белән ярату» (Ф. Кәрим) хисе көчле булганга, алар туган илнең җиңүе өчен яшьлекне, йөз тапкыр килсә дә, шушы юлга багышларга әзер тордылар. Үләм икән, үкенечле түгел Бу үлемнең миңа килүе, Бөек җыр ул — бөек Ватан өчен Сугыш кырларында үлүе. («Ватаным өчен», 1942). Фатих Кәрим бөек Ватан өчен үлүнең изгелеген әйтү белән бергә аның гомере булып яшәячәк балалар турында язды. Муса Җәлил азат илебез һәм халык өчен көрәшкәндә батырларча үлүне үлемсезлек яулап алу дип карады: Билгеләми гомер озынлыгын Еллар саны, картлык җитүе, Бәлки менә шушы үлем безгә Мәңге бетмәс яшәү китерер! («Дуска»). Үлеммени безгә үкенечле, Халкың өчен булса үлемең! («Авыру сызмалар»). Ике шагыйрьнең иҗатында чагылган уртак мотивлар, аваздаш моментларны башка шагыйрьләрдән дә китерергә була, билгеле. Бу табигый. Чөнки алар солдат һәм шагыйрь буларак, көрәшче һәм халыкның алдынгы улы буларак, бер үк идеалларга омтылалар, бер үк максатка баралар. Фатих Кәрим белән Муса Җәлилнең Ватан сугышы чорындагы иҗатларында охшашлылык тышкы күренештән һәм уртак фикерләр әйтүдән бигрәк, поэтик җылылык белән, чын күңелдән, ясалмалыкны якын җибәрмичә, декларатив корылыктан качып, күңелгә ята торган нәфис шигърият тудыруга кайтып кала. Муса Җәлил белән Фатих Кәрим шигырьләре, авыр шартларда 
язылуларына карамастан, поэзиянең гүзәл үрнәге булырлык эшләгәннәр: алар Ватан сугышы чорындагы татар совет поэзиясен югары күтәрәләр. Alyca Җәлилнең һәм Фатих Кәримнең тормышы, көрәш һәм иҗатлары — совет халкының батырлык сәләте һәм иҗат эш- чәнлеге никадәр соклангыч һәм җыр кебек гүзәл икәнен раслыйлар. Бу юлларны салып барган чакта, Уйга төшермисең үлемне... Исән булсам, җиңү шатлыгында Мин котлармын тиздән илемне. Ә хәзергә прикладыма салып, Окопларда язган җырымны, Туп гөрселдәп торган җирләрдән Сезгә сәлам итеп җибәрәм. («Дусларга», 1942). Фатих Кәримнең иҗат шартларын сурәтләгән бу юллар сугыш рәхнм- сезлеген күз алдына бастыралар. Ләкин шулай да, бу тормыш — Муса Җәлилнең хыялында чиксез бәхет булып сурәтләнә. Баш өстендә палач балтасы асылынып торганда, Муса Җәлил үзенең күңелендәге сагышлы җырны җырлый. Ул, карлыгач булсам, туган илгә очып кайтыр идем дип, алтын балык булсам, йөзеп кайтыр идем дип, аргамак булсам, чабып кайтыр идеАм дип җырлый да, соңгы куплетын түбәндәгечә тәмамлый: Юк, барысыннан да элек, Тик булса иде ирек, Кылычым булса кынымда, Карабиным кулымда, Сине саклап, туган җирем, Мин ирләрчә үләр идем Данлы сугыш кырында. Шагыйрьнең туган илгә багыш- . ланган җылы хисләре, саф мәхәббәт һәм тирәннән бирелгәнлек тойгылары төрле формаларда, төрле поэтик образлар аша сурәтләнә. Муса Җәлил, туган илгә булган мәхәббәтне, азатлык өчен җаныңны аямый көрәшүдә генә күрсәтергә мөмкин дип карый, һәм аның күз алдында һәрвакыт батыр көрәшче 
8 115 
 
 
образы яки акбүз атка атланган лачын йөрәкле кеше сыйфатында («Егет көче»), яки унбиш укчыга каршы берүзе сугышкан солдат төсендә («Кызыл ромашка»), яки ерткыч дошманны куып баручы батыр җайдак булып («Сандугач һәм чишмә»), яки иле өчен батырларча көрәшеп егылган, ләкин бөтен ил кайгыртуы, сөйгәненең кайнар мәхәббәте белән йөз үлемнән терелеп, яңадан аякка баскан үлемсез егет («Күлмәк») кыяфәтендә күз алдына килеп баса. Аларда җылы лирика- шулкадәр көчле, без батыр көрәшчеләр белән янәшә шагыйрьнең үзен күрәбез, аның эчкерсез уй һәм тойгыларын кабул итәбез. Менә, «Сандугач һәм чишмә» балладасы. Халык авыз ижатыиың асыл ташларын эшкәртеп, аны үзенчә яңа төсләрдә чагылдырып торган бу әсәр — шагыйрьнең соклангыч уңышы дип каралырга тиеш. Ул асыл таш кырларында поэзиянең җылы нурлары балкый. Гади генә сюжетта матурлык һәм бөеклек, гадилек һәм олы җанлылык бирелгән. Тирән мәгънә шундый бер җиңел һәм күңелгә ятышлы әдәби калыпка салынган, аны чын поэзия итеп аласың. Табигатьнең иркә кошындагы тәвәккәллектә, чишмәнең моң баскан чәчәкле буйларында әйтеп бетергесез матурлык сурәтләнә. Чишмә белән сандугач бер-бер- сен сөешәләр: Бәйләде аларны Ялкынлы саф сөю. Саф сөю алдында Нечкәреп баш ию. һәр иртә сандугач Чишмәдә коена. Бу аңа чиксез зур Дан булып тоела. Иркәли таң кошын Зөбәрҗәт тамчылар. Әйтче, бу күренешкә Сокланмый кем чыдар? Таңнарның берендә, сердәше янына килгәч, сандугач чишмәнең кайгылы тынлыгын күрә. Нәрсә булган? Кичә ил дошманы, яшеренеп, чишмә суын агулап киткән, чөнки ул дошманны яшь батыр куып килә икән. Куып килүче батыр, инешне кичкәндә, су эчәр һәм шул минут агуланып үләр, ә дошман котылыр, тагын көн күрер. Чишмә сандугачка — сердәшенә шундый хәбәр сөйли һәм ил батырын бәладан коткару өчен киңәш сорый. Сандугач кайгырмаска куша. Килде ил батыры Мылтыктан, кылычтан, Йөрәге һәм анты Катырак корычтан. Илгә саф мәхәббәт Ярсыта йөрәген, Дошманны юк итү Аның бар теләге... 
Ул инде озак көрәшкән, арыган һәм бик нык сусаган. Чишмәне күргәч тә, егет атыннан төшә һәм суга омтыла. Шул вакыт сандугач үзенең җыры белән батырның игътибарын ала. Кош бик матур итеп сөю, көрәш, үлемсезлек турында, чын дуслык турында сайрый. Егет аның хисләрен аңласа да, таң кошының телен белми. Серле җыр аның иң нечкә күңел кылларын чиртсә дә, үлем сагалап торуын төшенми һәм егет суны эчәргә иелә. Шул вакыт сандугач, егетнең ирененә сугыла һәм бер тамчы су эчә дә шундук чишмәгә егыла. Чишмә сөйгәнен үз кочагына ала, ул чайкала, ярларга ташлана, аның суыннан ташлар карала. Егет бу серле күренешне аңлый һәм атына атланып дошманны куып китә. Ил батырына, шул рәвешчә, туган илнең табигате, кошлары, елгалары көч һәм дәрт биреп торалар. Таң кошы, иркә кош нәрсә турында җырлый? йөрәге һәм анты корычтан каты булган илебез батырын хөрмәт итеп, сандугач бөек хисләр турында сайрый. Ул көрәшчене, үлемне җиңеп, алга барырга өнди, көрәштә дан белән сугарылган сулыш турында әйтә. Ул совет кешесенең, чишмә суы кебек саф, сандугач җыры кебек матур хисләрен яңадан кабындырып җибәрә. Дөньяның матурлыгын югалтып, дөньяны агулап йөргән дошманны җиңү идеясы өчен, саф сөю һәм чын дуслык өчен, көрәштә кабынган тормышның алдагы матурлыгы өчен сандугач үзен корбан итә. Бу — гали күренеш,— ди шагыйрь. Батыр бу галилекне тирәннән аңлый. Ул улы хөр илнең һәм бөек атаның, 
116 
 
 
Ялкынлы йөрәктән Ул сөя Ватанын. Яшәде ул сөеп, һәм үләр бер көнне Нәкъ мәгърур сандугач һәм чишмә шикелле. Теләсә нинди шагыйрьне сокландырырлык кызыклы сюжетта Муса Җәлил Туган ил һәм аның, бәйсез- леге өчен көрәш темасын табигатьнең көчләрен активлаштыру юлы белән сурәтли. Табигать көченең героик һәм поэтик матурлыгын җанландыра, шул көч һәм матурлыкның ил батырларына актив ярдәм итүләрен күрсәтеп, Туган илгә мәхәббәт үстерә, изге көрәшкә рухландыра. Көрәшче егет хөр илнең һәм бөек атаның улы, ялкынлы патриот. Аның Ватанга булган мәхәббәте һәм, сандугач кебек чын күңелдән ,сайрап, батырларча үләргә хәзер торуы бик аңлаешлы. Тимер чыбыклар белән уратылган концентрацион лагерьда, тоткынлыкның баштагы көннәрендә—1942 елның июлендә иҗат ителгән бу баллада шагыйрьнең үз биографиясенә охшый. Ул, нәкъ шул сандугач кебек, иң бөек хисләрне уята торган җырларын бирә һәм, совет кешесенең намусына тап төшермичә, батырларча һәлак була. Шагыйрь халык иҗаты мотивларын бик күп әсәрләрендә файдалана һәм патриотизм хисен көчле итеп гәүдәләндерүгә ирешә. «Күлмәк» исемле шигырьдә егет, әкияттәгечә, сөйгәне җибәргән күлмәкне киеп терелә. Шагыйрь, «әкиятме бу?» дип сорый да, «әйе!» — дип җавап бирә. Шигырьнең сюжеты әкияттәгечә эшләнгән, ләкин ул чынбарлыкка нигезләнеп, совет халкының яшәү көче, батырлык сәләте бирә торган мәхәббәтен реалистик төстә сурәтли. Миллионнарча совет сугышчылары туган-үскән илдә яшәүче атааналарның, сөйгән ярларның кайнар мәхәббәтеннән яшәү уты алып көрәштеләр, кырык үлемнән исәп чыктылар, җиңүчеләр булып кайттылар. Шигырь халыкның шул көчле мәхәббәтен тәкъдир итүче совет көрәшчесенең йөрәк хисләре булып сурәтләнә: Азмы күрдем окоп алларында Мин үлемнең кыргый биюен, Йөз үлемнән мине тартып алды Синең керсез кайнар сөюең. Йөз үлемнән калдым, йөз үлемнән Терелеп бастым аякларыма. Яшең белән чиккән күлмәгеңне Киеп кайттым менә яныңа. 
Әкият сюжеты шул олы фикергә күчеп, үзенә башка бер матур һәм тәэсирле лирикага әверелә. Монда да шагыйрьнең туган илгә булган мәхәббәте үзенчә бер яңа чагылышта балкый. Халык авыз иҗаты таң калырлык сюжетларга, искиткеч образларга бик бай. Халык арасыннан чыккан, ана сөте белән туена башлаганнан алып, халык иҗатының чиксез бай хәзинәсе турында ишетеп килгән, аның гүзәллекләренә хәйран калып, фантазиясен канатландырган Муса Җәлил фольклорны үз иҗатында фикерен тулырак, образлырак бирү өчен, эмоциональ кичерешләрне тирәнрәк чагылдыру өчен файдалана. Дөрес, шагыйрь бервакытта да халык авыз иҗатын турыдан- туры күчереп алмый, әзер сюжетларны шул килеш файдаланмый, ләкин ул фольклор образларын үзенең поэтик тукымасына матур бизәк итеп салып китә, фольклорның рухын көчәйтеп, үстереп җибәрә һәм оргинальлеккә ирешә. Халык әкиятләрендә, халык җырларында җилләр аша хәбәр алу, кошлар ярдәме белән нәрсә дә булса эшләү мотивлары бик күп вариантларда бирелә. Муса Җәлил дә бу мотивлардан файдалана һәм реалистик хәлнең бөеклеген, серле матурлыгын аңларга ярдәм итә. «Кошчык» шигырендәге кошчык образы — шагыйрьнең тоткынлыкта иҗат ителгән саф җырларын Ватанга, туган халыкка җиткерүче образ итеп алынган. Халык иҗатындагы аргамаклар, акбүз атлар— Муса Җәлилнең геройларына ярдәм итүчеләр, турылыклы дуслар булып биреләләр. «Ана бәйрәме» исемле күләмле генә шигырен дә Муса Җәлил халык иҗаты нигезендә эшләп, гаҗәп көчле образлар бирүгә ирешкән. Ана өч баласын очар кош итеп далага очырган. Сагышлы ана аларның язмышын белергә тели: «Кая илтә язмыш юлларын, Җиңүгәме, әллә үлемгә?» —
117 
 
 
дип сорый. Аның соравы беркемгә дә конкрет юнәлтелмәгән. Җавап бирү өчен ана янына көньягыннан күгәрчен очып кайта һәм олы улының Кырымда сугыш кырында үлүе турында сөйли. Ананың кайгысы зур, аның чәчләре агара. Ул зур өмет белән җилгә эндәшә. Уртанчысы, бәлки, исәндер, Жил аңардан миңа исәдер. Жил уйнаклап тәрәзә төбендә Нидер әйткән төсле кылыпды. — Әйтче, җилкәй, йөргән җирендә Күрмәдеңме минем улымны? Җил дә, нәкъ халык иҗатында- гыча, анага кайгылы хәбәр сөйли: уртанчы улы да сугыш кырында *үлгән, «алмаз кылычы» кулыннан төшмәгән, йөрәк тибеше тынганчы көрәшкән. Җил сүзләре аша шагыйрь батыр образын шулай сурәтли. Ананың сагыштан күзләре сукырая, аның йөрәге телгәләнә. Берүк сүзләрне кабатлап, ана тагын үзенең зарын сөйли, бу поэтик алым белән шагыйрь ана зарын көчәйтеп күрсәтә: Өч баламны очар кош итеп, Мин очырдым шомлы далага, Әйтегезче, зинһар, үз итеп, Хәсрәтеннән көйгән анага... Ләкин: Никтер очмый күктә күгәрчен, Җил дә тынган, йоклый күрәсең. Ана образы — ул җыелма образ. Бөек Ватан сугышы елларында үзенең балаларын ил сакларга, дошманны тармар итәргә җибәргән сагышлы аналарның вәкиле ул. Аның йөрәге яралы, аның кайгысы тирән, ул бик күп корбаннар биргән кеше, иң газиз улларын югалтып хәлсезләнгән, сукырайган ана. Шулай ук аның бөтен нәселе бетәрмени, аның якты киләчәге булмасмыни, аның яралары төзәлмәс һәм ул хәл алмасмыни?! Ана—тереклек бирүче изге көч, ул — газиз Ватан, кадерле Туган ил! Шагыйрь ана образы аша бөтен Ватанның язмышын, халыкларның киләчәген сөйли. Муса Җәлилнең Ватан көченә ышануы, халык энергиясенең чик- сезлегеиә күңел беркетүе, якты җиңү көннәренең якынлыгына инануы нык булуын шушы шигырьдән дә күреп була. Ул ананың сагышы шатлыкка күчүен, яраларының төзәлүен, күзенең ачылуын гәүдәләндерә. Монда да шундый ук матур образлар, нурланып торган бизәкләр бирелә. Таң алдыннан ана уянды, Җир тетрәткән тояк тавышына, Тәрәзәгә килеп таянды, Чик-чама юк аның сагышына. Шыңгырдатып тавышын даганың Бер ат килә 
ярсый йөрәге. Ат өстендә улы ананың, Иң кечесе — өзелеп сөйгәне. Ананың кече улы кем? Шагыйрь аны көрәштә җиңеп кайткан, Алтын медальле, җиңү байрагы тоткан батыр итеп сурәтли. Аны таң нурлары, кошлар сайравы каршылый. Ананың күзе күрми, ләкин ул күңеле белән сизә — аның улы кайткан. Ул үзенең алмаз кылычында ил саулыгын, җиңү шатлыгын алып кайткан. «Ил саулыгын» — дигән сүзләр аерым игътибарга лаеклы. Аны батыр егет әйтә һәм иленә яшәү дәрте, тормыш алып кайтуын, яраланган илне савыктыру өчен хезмәткә кайтуын белдерә. Халыкның потенциаль көчен, омтылышын тирәннән аңлаган Муса Җәлилнең поэтик алдан күрүчән- леге чыннан да тормышта расланды. Якты таңнарның берендә, ил саулыгын, җиңү шатлыгын хәбәр итеп, җиңү көне килде. Совет халыклары туплар белән казылган, җәрәхәтләнгән илебезне партия җитәкчелеге астында аякка бастырдылар, тагын да матуррак төскә керттеләр. Ана алды алсу байракны, Күзен сөртте, күзе ачылды. Каршысында тора гайрәтле, Киң күкрәкле батыр лачыны, — ди шагыйрь. Бу да бик көчле һәм бик тапкыр алдан күрүчәнлек белән әйтелгән. Җиңү байрагына күзен сөртеп, сукыр күзләре ачылган ана — җиңүдән соң төзәлгән җәрәхәтне символлаштыра. М. Җәлил бу шигырьне язганда җиңү көне килмәгән иде, ләкин шагыйрь Моабит төрмәсендә утырганда, 1943 елда ук инде, җиңүнең якты сурәтен ачык күрә, шул хыял белән мавыгып, рухланып, халык көченнән дәрт
118 
 
 
алып яши. Җиңүнең корбаннар бирүен, каннар түгеп киләсен әйтә. Шигырьнең азагында Муса Җәлил ана образының озын монологын бирә һәм аның патриотик хисен гәүдәләндерә. Ана лачыннарына батыр көрәш җырын өйрәтеп үстергән. Алар изге Ватан өчен кан түккәннәр, ә кече улы җиңү таңы алып кайткан. Һич үлмәгән төсле улларым, Өем тулы кызлар, егетләр, Туя алмыйм тыңлап җырларын, Минем балаларым кебекләр. Бер кайгырсам ике шатланам, һәр тамчысы хәләл сөтемнең, Илдә мәңге үлмәс ат белән Үлә белгән уллар үстердем. Ил шатлыгы белән йөрәгенең авыр ярасы төзәлгән ана образы шундый ягымлы булып, изге булып күз алдына баса. Күрәсез, шагыйрь халык иҗаты энҗеләрен үзенең олы фикерләрне реалистик сурәтләүдә, совет чынбарлыгын бөтен гүзәл перспективасында җанландыруда бизәк итеп файдалана. Анда турыдан-туры әкият сюжеты да, әзер образлар да күчерелмәгән, бәлки халык иҗатындагы сурәтләү чаралары яңадан эшкәртелеп бирелгәннәр. 
VII Матурлыкны хис итү һәм язган юллар өчен үзеңдә җаваплылык тою Муса Җәлилдә аеруча көчле. Шуңа күрә темасы кабатланган булса да, ул аның яңача чагылышын эзли, фикерне ялангач килеш калдырудан бик нык саклана. Моның өчен шагыйрь чәчәклечуклы сүзләр дә эзләми, төчеләнеп тә маташмый, эчке кичерелешләрен үзе генә аңларлык итеп нечкәртү белән дә шөгыльләнми. Ул күңелендә яралган дул- кыннарның и җти м а гы й я ңгы р а ш ы - на әһәмият бирә. Интим хисләр авторның үзе өчен генә аңлаешлы һәм үзенә генә кадерле булып калмасыннар, бәлки халык тарафыннан үз итеп кабул ителсеннәр өчен Муса Җәлил нәкъ архитектор, төзүче кебек эшли. «Төзүче» шигырендә хезмәтне зурлау белән бергә, язучының үз иҗат принципларында да ишарә ясала. Шагыйрь төзүченең хезмәтен^ соклана. Файдасыз яткан таштан, балчыктан ул башы болытларга тиеп тора торган дворецлар сала- Йортның башта «каны»да, «җаны»- да булмый, ә менә бер вакыт шул ташлар искиткеч 
кыяфәткә кереп сафка басалар. Аның эчендә җан, тормыш, шатлык, матурлык һәм ямьлелек. «Тудыра аны иҗат һәм хезмәт» дип нәтиҗә ясый шагыйрь. Төзүче — төзү материалларыннан оста файдаланган кебек, шагыйрь дә үз әсәрен сөеп, җанын биреп эшли, йөрәгендә кабынган тойгыны һәм фикерне ачык бер калыпка сала, аңа күлмәк кидерә, укучы тоярлык һәм фикерен уятырлык бец хәлгә китерә. Шуңа ирешү өчен мәгънәнең бөтен оттеиокларын сиздерерлек сүзләр эзли. ЛАуса Җәлил поэтик сүзне бик нык эшкәртә, халык җырларындагы кебек кыскалыкка, матурлыкка, аһәңлелеккә ирешә. Укучы аның музыкаль авазын ишетә, фикерләрнең тәэсирен сизә. Шуңа күрә Ватан турындагы, батыр көрәшче һ. б. турындагы шигырьләр төрле көйләргә башкарылган моңлы һәм сагышлы җыр булып, дәртле һәм гайрәтле симфония булып ишетелә. Әсәрдә хиссез фикер бирелергә мөмкин, ул чакта поэзияме сон ул,—дип сорый В. Белинский, һәм киресенчә, ди ул, тойгысы булган әсәр фикерсез була алмый. Тойгы никадәр тирән булса, фикердә шулкадәр көчле була. Муса Җәлилнең иҗатына шул күзлектән карамый мөмкин түгел. Ни өчен аның поэзиясе күңелгә ята, фикерләре чын итеп кабул ителә? Муса Җәлилдә фикерне чын итеп күрсәтә торган поэтик хис көчле, шагыйрьдә күңелен биләгән фикергә җаны белән бирелү, аның пафосы белән сулау көчле. VIII Мәхәббәт газабы — иң изге, иң күтәренке һәм иң индивидуаль газап дип таныла. Муса Җәлилнең мәхәббәт хисләре, туган илнең азатлык идеясе белән үрелеп, гаять соклангыч күтәренке бер төс ала. 
119 
 
 
Ул сөйгәне белән аерылышу газабын бөтен җаны белән тоя, мәхәббәтнең яшәү көче бирүен, үлем килгәндә дә сизеп тора. Шуңа күрә гаҗәп саф һәм нечкә, рухны үстерә, йөрәкне сафландыра торган сөешү турында ул һәркемнең күңелен рәхәт тирбәлдереп җырлый. Көрәш озак, юлы авыр булыр, Син көт, бәгърем, өзмә өметеңне. Уттан, судан исән алып кайтыр Мәхәббәтең сөйгән егетеңне. («Сөеклемә»). Менә «Сөю» исемле бер матур җыр. Егет йөрәген ачып, назлы кызга сөюен белдерә, тик кызның «мин дә» дигән сүзен ишетми. Кыз яратып юри әйтмиме, әллә чыннан да яратмыймы? Ләкин егетнең йөрәге сөю белән канатлана һәм сугыш башлангач, ул сөйгәненнән аерылып, ут чүленә килә. Сөю аны алга җитәкләде, Ярасыннан канын киптерде. Кызы өчен, туган йорты өчен Ул алдында булды көрәшнең. Ләкин җиңү таңы кабынганда, егетне ядрә ега, ул саташа, аны үлем исе исертә. — «Сөям...» диде, һәм ул иркәсенең: — «Мин дә!» дигән тавышын ишетте. Сөйгәнеңнән аерылу читен, саубуллашканда «ярты җаның кала өзелеп», корыч түземлелек кирәк. Сөйгән ярыңнан — тормыш юлдашыңнан ерак алып киткән юлларны шагыйрь, аяк эзләре белән түгел, йөрәк хисе белән салынган итеп күрә («Юллар»). Бик сагындым таныш кырларымны, Урманымны, күпер башымны, Бик сагындым мин өзелеп сөйгән Нечкә билем, кара кашымны. («Юллар»). Көрәш юллары авторны кая гына илтмәсен, алар туган илгә кире кайталар, сөеклесе янына илтәләр. Юллар, юллар, мине илкәемнән Аерып ерак алып киттегез. Яна дәртләр, яңа хисләр белән Сөйгәнемә кире илтегез. Тәэсирле, эмоциональ моңлы җыр ишетәбез, сөю тойгыларының Ватанга булган мәхәббәт хисләренә кушылып ташыганын сизәбез. Муса Җәлил интим мәхәббәт хисләрен үзенең бөек идеалыннан, көрәш максатыннан аерып алмый, шуңа күрә бу олы хис, нәфис тойгы шагыйрьнең үзенеке булып кына калмый, бөтен халыкныкы булып әверелә. 
«Кылыч» шигырендә ире көрәштә үлгән хатынның турылыклы мәхәббәте аның дошманнан үч алу вакыйгасы аша сурәтләнә. Кылыч белән кергән дошманны хатын элек сыйлый, ләкин кочакны ачар вакыт җиткәч, җирне хурлаган өчен, ирен үтергән өчен, кылычтан үтерә: Инде тагын йөрәк хисемне Калҗа итеп сиңа биримме? — ди ул дошманга. Монда совет хатынкызларының мораль сафлыгы, горурлыгы һәм мәхәббәт көче бирелгән. «Яшь ана» шигырендә дә тормыш чынлыгы сурәтләнә. Сугыш давылы узган җир, ана гәүдәсе ята, яшь бала елавы ишетелә. Дошман качып бара. Куа аны арттан ядрә булып. Ана каны, бала күз яше. Бала тавышын ишетеп, күрше кызы Сәрвәр баздан чыга һәм ул баланы үзенә ала. Ул яшь балага ана булып китә. Аның олы җанлы- лыгына, бишек җырларына тан калып, шагыйрь ил кызларына дан җырлый: Күңелем оч минем канатланып, Аның җырын тыңлап узганда, Рәхмәт сиңа, илем! Шундый йөрәк Биргән өчен безнең кызларга. Максим Горькийның «Кыз һәм үлем» исемле мәхәббәт турындагы поэмасы юлбашчыбыз И. В. Сталин тарафыннан гаять югары бәя алган иде. И. В. Сталин — үлемне җиңә торган мәхәббәт турындагы поэманы Гётеның «Фауст» трагедиясеннән көчлерәк дип тапты. Горькийның пафосы белән җырланган үлемне җиңүче мәхәббәт Муса Җәлил каләме аша безнең көннәргә күчерелә һәм сугыш кырларында солдатларга үлемне җиңәргә ярдәм итә. Югарыда китерелгән шигырьләрдә без моның җырларын ишеттек инде. «Сержант» шигырендә нәкъ шул
120 
 
 
фикернең поэтик чагылышы бирелә. Лирик герой белән сержант, сугышта җиңеп, илгә кайталар. Сержант ике ел буе Урал кызы Ламигадан хат алып торуын һәм хәзер Ламига янына кайтуын яза. Хат аша танышып кызны сөйгән патриотның мәхәббәте саф һәм олы. 1\ыз хаты белән аны юатып, туңса җылытып, үлсә терелтеп торган. Һөҗүмгә бардым Саклап шул хатны Куен кесәмдә, Үкенмәс төсле Идем шул чакны Хәтта үлсәм дә. Сержант шундый керсез мәхәббәт турында сөйли, герой, сержантның хат салган кесәсен минут саен капшап торуына, ягымлы елмаюына карап, мәхәббәтнең җылылыгы, чиксез матурлыгы турында хисләнә. Бик күп батырларны исән-сау илгә алып кайткан кызларны мактый. Шагыйрь мәхәббәт ялкынында таң калырлык көч барлыгын тойдыра, уй һәм фикерләребезгә ятышлы азык бирә. Рус халкының кар кызы турындагы гүзәл әкиятенең поэтик образлары нигезендә бөек рус драматургы А. Островский үзенең «Снегурочка» әсәрен яза. Шул ук әкиятнең ширбәтен эчеп, Муса Җәлил «Кар кызы» исемле баллада иҗат иткән. Язга таба җиләс бер көндә, шаян балалар, кар әвәләп кыз сыны ясап куялар. Кич белән, уйнап арыгач, балалар кайтып китәләр, ә кардан ясалган кызны салкын катыра. Төн буе апрель җиле, кызны сөеп, әкият сөйләп чыга. Ул батыр кояшны һәм язны мактый. Карбикәнең мактауга исе китми. Нәрсә ул ялкын карга һәм бозга, Карбикә белми мәхәббәт хисен. Таң ата, кояш чыга. Кояш нурдан, ялкыннан кызга букет суза. «Сөю ул шундый, серле, тылсымлы, боз йөрәкне үбеп эретә». Кыз кояшка гашыйк була. Кар кыз белән кояшның ялкынлы мәхәббәте ни белән бетәсе билгеле инде. Мәхәббәт ялкыны кызны көйдерә һәм ул гөрләвек булып ага. Ул бәхетле, «Сөю һәм яшьлек утын кабызып», сөйгәне куенында эри. Әкият эчтәлеге шунда туктый, ләкин шигырьнең эчке мәгънәсе дәвам итә. Мәхәбәтнең тормыш һәм яшәү алып килүен сурәтләп, шагыйрь болай яза: Ул тынды узган яшь гомер төсле, Тик соңгы яше җирне чылатты. Кыз җырлап аккан җирдә гөл үсте, Ул кояш төсле ал чәчәк атты. Карбикә белән кояш мәхәббәте илгә 
ал чәчәк үстергән кебек, шагыйрь күңеле дә шундый мәхәббәткә омтыла, шундый ук таң төсле чәчәкләр бирү уе белән яна: Сөю сугарган гомерем юлында Гөлләр таң төсле чәчәк атсыннар. Сөю әнә шулай тормыш китерә, яшәү көче бирә, авыруны терелтә. Бу темага Муса Җәлилнең берничә шигыре бар. «Дару» исемле шигырьдә доктор авыру кызны берничек тә савыктыра алмый. Ә менә походтан атасы кайтып төшә һәм кыз дару эчми генә савыга. Чөнки аның иң көчле даруы — яра эзе алып кайткан әтисенә мәхәббәт. «Белмәдеңме җирдә «сөю» дигән иң куәтле дава барлыгын!» Шул ук фикер «Терелү» исемле шигырьдә дә кабатлана. Скрипканың ялгыз бер кылын гына чиртеп җибәргән кебек, озын симфонияләр җырламаган мондый кыска оккорд- ларда да Муса Җәлилнең художниклык таланты бик нык сизелә. Чын шагыйрь буларак, ул мәхәббәтне реаль бернәрсә итеп күрә, аны төчеләндерми, балландырмый, реаль тормыштан, кешелек, яшьлек дәртеннән аерып алмый. Кеше хисенең, әйтергә мөмкин, аерым бер кыска вакытлы чагылышын да, үзенчәлекле бер эчтәлек аша күз алдына бастыра белә. Менә лирик героебыз авыру, ул аптекадагы барлык даруны эчеп бетергән. Ләкин аңа «тәннән бигрәк җан даруы, күңел даруы» кирәк икән. Кайвакыт кешене савыктыру өчен, аның күңелен күтәрү өчен, аның кулларын эшкә, иҗатка юнәлтү өчен бик аз гына нәрсә кирәк була, иптәшеңнең җылы сүзе, дусның ягымлы карашы, сөйгәнеңнең елмаюлы йөзе дә рухыңны күтәрергә, йөрәгендә яшеренгән авыр тойгыларны алып ташларга җитә. «Те
121 
 
 
релү»дә нәкъ шундый табигый хәл бирелгән. Җан даруы кирәклеген сизгән аптека кызы: ...Үлчәде йөрәк көчемне, Дару итеп назлы күз карашын Елмаюын миңа эчерде. Гаҗәп матур әйтелгән. Кыз бик кешелекле, игътибарлы булып аңа караган, ә тыйнак табигатьле егеткә ул дару кебек файдалы. Лирик герой яшерми, «бәлки тәнемдә дә бер-бер чирем булгандыр», ди. Ләкин аның эч пошуына да, тән саулыгына да кызның назлы карашы кирәк. Шигырь мәхәббәт музыкасы белән тәмамлана: Рәхмәт сиңа җылы назың өчен Татлы сүзең өчен, күреклем! Шулар белән мине кеше иттең, Шулар белән мине терелттең! Нинди генә вариантларда җырланмый бу мәхәббәт темасы. Нинди генә музыкаль авазлар яңгырамый анда. Нинди канатлар үстерми ул кешегә, нинди ачы сагышлар белән газ а пл а м ы й, ни иди омты л ышл а р уятмый, кемнәрне борчымый яки гам ьсез ты н ы чл ы кта талды р м ы й. Муса Җәлил бу теманы мөмкин кадәр киңрәк һәм тулырак чагылдыру өчен мавыктыргыч сюжетлар таба, үткен фикерләр әйтә, аерым бер музыкаль яңгырашын бирә. «Гашыйк һәм сыер», «Томаулы гыйшык» кебек әсәрләрендә ул мәхәббәт белән исергән геройларын кызык хәлгә куеп сурәтли. Без чын күңелдән көләбез. Гашыйк сөйгәненә чәчәкләр китерә. Сөйгәне чәчәкләрне тәрәзәдән атып ташлый, алариы сыер ашый. Икенчесе, кыз чакырган җиргә томау белән авырганда килеп, көлкегә кала. Бу ике гашыйк икесе дә үзләрен тынычландыралар, берсе, чәчәк ташу хезмәте бушка китми бит, сөйгән кыз каймак кебек үсә дигән «фәлсәфә» белән эш итә, икенчесе, аптекага барып дару алып кайта. «Назлы сөяркә» исемле шигырьдә исә, Муса Җәлил шаһзәда белән аның иркә сөяркәсе мәхәббәтен сурәтли. Монда кешелекле мөнәсәбәт юк, монда кыргыйлык, кансызлык, вәхшилек өстенлек ала. Кыз, мине сөйсәң туган абыеңны үтер, дип әйтә. Мәхәббәттән акылын җуйган егет иң әшәке «батырлыкка» бара. Кызның кушуы буенча, ул ир кардәшен үтереп, баш сөяген кызга китереп тапшыра. Монда һичнинди олылык, һичнинди матурлык һәм һичнинди батырлык юк! 
Совет кешеләренең мәхәббәтендә иҗтимагый максатка юнәлгән батырлык адымы ятканда, мәхәббәт белән үлемне җиңеп, илгә, сөйгәненә шатлык китергәндә, шаһзәда «батырлыгы» үзенең мәгънәсезлеге белән, тупаслыгы белән, вәхшилеге белән күзгә ташлана. Шуңа күрә аның мәхәббәте дә бәхет, шатлык китерми, ул үз ахмаклыгының корбаны булып кала. Кыз баш сөягенә агу салып бирә, егет эчә, чөнки гыйшык аның өчен реаль матурлык түгел, яшәү көче түгел, бәлки «бер тылсымлы, серле көч иде». Совет кешесенең чын күңелдән сөюдән туган сагышын шагыйрь «Балыкчылар» шигырендә сурәтли, аның сагыш хисен күтәрә алмаслык итеп күрсәтә. Шагыйрьнең бу темага язылган җырларында да оптимистик рух, реалистик көч, табигыйлек бар. Алар да чын күңелдән, фальшьсез язылганнар. Алар да көрәшкә, иҗатка рухландыралар, нәфис итеп сөяргә өйрәтәләр. 
IX Муса Җәлил, социалистик реализм поэзиясенең көчле вәкиле буларак, тормышны аның революцион үсешендә, перспективасында ала, аның киләчәген, алдагы көнен хис итә. Шуңа күрә ул дөньяга фашист төрмәсендәге челтәрле тәрәзә аша гына карамый, газапланган йөрәгенең авыр сызлануы белән генә чикләнми, еракта, көнчыгышта батырларча сугышып яшәүче туган илнең шул көндәге тормышын сурәтләү белән бергә, алга, сугыштай соңгы көннәргә илһамланып күз ташлый, алдагы иҗади эш көннәрен сагынып көтә. Күңелем риза туган туфрагымда Бөтен авырлыкка түзәргә. Теләр идем илдә мин иректә Иҗат дәрьясында йөзәргә, — («Двинага»)
122 
 
 
ди шагыйрь, үткәндәге тыныч иҗат эшләрен искә төшереп. «Сугыштан соң» исемле шигырьдә ул Ватан сугышында җимерелгән хуҗалыкларны аякка бастыру эшенең зурлыгын, мөһимлеген җанландыра. Ватык юллар, янган зур шәһәрләрнең эшчән кулларны көтеп ятуларын әйтеп шагыйрь: Уянсыннар батыр тракторлар, Уйнасыннар кулда балталар, — ди Һәм җиңгән илнең хезмәт тире белән тормышны чәчәкләндерергә өнди. Бу — туган илнең иҗади хезмәткә сусап тилмерүен поэтик хис итү Һәм шул хезмәтнең матурлыгын тою. 1943 елның Октябрь бәйрәме көннәрендә шагыйрь күңел сафлыгы Һәм якты өмет белән совет балаларына эндәшә: Җыегыз, балалар, сез җирнең Бу нәфис һәм иркә гөлләрен, Китерегез данлыклы хөр илнең Тәбрикләп шатлыклы көннәрен, («Чәчәкләр»). Балалар тормышны алга илтүчеләр, аңа тагын да матуррак төс бирүче — киләчәк иҗатчылар. Хезмәтнең кеше күңелен нурландыруын поэтик сурәтләп, язучы балаларны да тормышта эз калдырырлык иҗатка димли. Аның «Бакчачы» шигыре дә нәкъ шул эшне, нәтиҗәле хезмәтне сурәтләве белән матур: Үлсә дә бер көн безнең бакчачы, һәр яз яшәреп яшәр бакчасы. Шаулар сагынып дусты карагай, Нинди бәхетле бакчачы бабай. Мондагы өндәү образ эченә яше- релгән, хезмәтнең күңелле нәтиҗәсен күрсәтү аша бирелгән. «Яралар» исемле лирик шигырь яшьләрнең иҗади эшен, алдагы изге адымнарын тойдыра. Ватанны, тормышны, кешеләрне өзелеп сөюдән туган бу шигырь, төрмәдә утырганда да шагыйрьнең искиткеч оптимистик рух саклап, яшәү турында, алдагы көн турында кайгыртуын, илнең сәламәтлеге, үксезләрнең язмышы турында борчылуын сөйли. Саф күңелдән ташыган бу җыр сугыш елларында күп авырлыклар кичергән кызларга багышланган. Яралылар сезнең җылы кулдан Савыгып кире җиргә бастылар. Рәхмәт сезгә, илнең иркәләре, Көләч йөзле, кыйгач кашлылар! Җиңү белән куып бар кайгыны Гөлләр кочып илгә кайттыгыз. Сөендерде талган күңелләрне Йөзегездән төшкән яктыгыз! Тик, сеңелләр, чибәр кыз кәрдәшләр. Бик күп әле илдә яралар. Яраланып ауган зур калалар, Аналары үлгән балалар. 
Кызларның Ватан сугышы чорындагы патриотик хезмәтләренә югары бәя биргәннән соң, йөзләреннән төшкән яктының күңелләрне сөендерүен тәкъдир итү белән бергә, шагыйрь алда торган эшләрнен чиксез күплеген сурәтли. Ул инде сугышны җиңү белән тәмамланган итеп күрә, кызларны илгә кайттыгыз, тыныч хезмәткә кайттыгыз, ди. Шуңа күрә хәзер алда яңа җиңү бурычлары тора: Авыр сулап яткан таш йортларга Хәят бирсен җитез кулыгыз. Терелтегез үлгән шәһәрләрне Үксезләргә ана булыгыз! Батыр каны сеңгән басуларга Тамсын хәзер алтын тирегез! Сез җиңдегез яуны, Җимереклекне, Бөлгенлекне инде җиңегез! Тыныч тормышның чиксез киң эш программасы әйтелгән монда: үлгән шәһәрләргә җан керсен, колхоз кырлары яңадан хезмәт тире белән сугарылсын, үксезләр аналы булсын! Бөтен халыкның тыныч хезмәткә сусаганын, совет халкының иҗади эштә могҗизалар күрсәтүен ул дулкынланып җырлый. Бу тема да Муса Җәлилдә коры декларация төсендә түгел, бәлки образлы хис итү аша, ачык, якты картиналар бирү аша хәл ителә. ЛАенә, мәсәлән, «Төзүче» исемле шигырьдә яңа салына торган биек йорт биләүдәге яшь бала төсендә сурәтләнә. «Яз өмәсе» исемле шигырьдә безне бүләкләүче җир — ананы кардан-боз- дан арчу турында сөйли, бөтен нәрсәне каплап, тормыш сулышын туңдырып торган кышны җиңү, җиргә тормыш кайтару хезмәтен тасвирлый. Җир тын алсын кардан арчынып, Баш калкытсын чирәм кырларда. Эшлик, дуслар, ярсып, кабынып, Көч һәм корал безнең кулларда,— («Яз өмәсе»). 
123 
 
 
Рухына азык биреп торган татлы хыяллар аны җиңү таңына илтә. Муса Җәлилнең «Юату» исемле лирик шигыре шундый өмет һәм ыша- н ы ч н ы 11. көчл ел егеи су рәтл и. Илгә кайткач урының түрдә булыр, Яшь балалар алыр уратып. Кайгы сине хәзер кыерсытса, Шатлык назлар, җиңү юатыр. Син сөйләрсең җанлы әкият итеп Безнең авыр яшерен көрәшне, Бу әкияттә күпме ялкын барын Зирәк яшьләр әллә күрмәсме? ► һәм ул илнең уртак җиңү бәйрәме барыбызга да бүләк булып килүен яза. 
X Шагыйрьнең баһадир йөрәгенә сокланмыйча калу мөмкин түгел. Бу кадәр куәтне, мондый ныклыкны, тиңдәшсез чыдамлылыкны ул кайдан алган, нинди батырлык үрнәкләре аның канына көч салып торган? Муса Җәлил үзе дә, сугышта җиңүче батырларның көрәш юлын сурәтләп: Кайдан алды егет бу куәтне, Кайдан алды мондый ялкынны? — дип сорый. Моңа җавап ачык: ул — бөек Коммунистлар партиясе чыныктырган көрәшче, совет халкына, партиягә, юлбашчыга турылыклы шагыйрь, һәм аның иң самими хисләре дә юлбашчы образына килеп тоташа: Аның исеме белән ачылган тел, Үлгәндә дә аны кабатлар. Ул изге антына турылыклы көрәшче. Байрак итеп илгә турылыкны Утны, суны кичте бу егет, Автоматы түгел, аты түгел, Анты белән көчле бу егет. Муса Җәлил үзен бөек Ватанның турылыклы улы итеп күрә, совет халыкларының курку белмәс вәкиле булуын онытмый. Совет халыкларының тарихи казанышларында, ге- роик көрәш тарихында үз өлешен күрүдән туктамый. Революция өчен көрәшүче якты исемнәр, рус халкының мәһабәт гуманистик йөрәге, туган халкының саф намусы — аңа көч биреп, илһамландырып торалар. Патша төрмәсендә үлемгә хөкем ителгәннән соң да чит телләр өйрәнеп яткан Фрунзе образы, 
гражданнар сугышы батырлары Чапаев, Лазо образлары, фашист ерткычлар өнендә тоткынлыкта яшәгәндә дә, фашизмны гаепләп, бөтен дөньяга кычкырган Димитров обра зы, ниһаять, Муса Җәлил белән бер үк төрмәдә, бәлки янәшә үк камерага бикләнгән килеш ялкынлы көрәшен дәвам иттерүче Тельман образы — болар барысы да көрәшче шагыйрьне ныклыкка, үлемсезлеккә чакыралар, каләменә ялкынлы көч бирәләр. Муса Җәлил шулай ук бөек рус язучыларының пафослары белән яши. Аның батырлык һәм. көрәш турындагы җырлары рус әдәбиятының героик традициясен дәвам иттерү. Н. Островскнйдан, Александр Невскийдан эпиграфлар алып кую да бик күп нәрсә сөйли. Аның җырларында Горький, Маяковский пафослары яши. Ул гаять милли, көчле татар совет шагыйре булып калганы хәлдә, тар милли чикләнүчәнлеккә һич бирелми, интернационалист-коммунист булып кала. Совет халыкларының гүзәл традицияләре белән милли культураны баета, безнең поэзиябезне югары баскычка күтәрә. Шуңа күрә ул үзенең якты акылы, саф намусы белән барлык совет халкына, туган иленә эндәшә. «Катыйльгә» (үтерүчегә) исемле шигырендә ул, башы киселсә дә аягүрә үлүе турында белдереп, ил каршында исә тезләнүен әйтә, чөнки үтерүченең меңен түгел, йөзен генә юк иткән: Һәм халкымнан кайткач шуның өчен Мин тезләнеп гафу сорармын. Монда да ул үзен бөтен совет халкының улы итеп күрә. Ул барлык халыкларны изге көрәшкә өнди, явызлыкны җиңү өчен эз калдырып, нәтиҗә күрсәтеп яшәүнең изгелеген сурәтли. Берлин төрмәсендә газаплануына карамастан, ул немец халкына ачу тотмый, нәфрәт сакламый. «Алман илендә» исемле шигырьдә шагыйрьнең карашлары бик ачык әйтелә. Ул Германия ту- 

J24 
 
 
рында сөйли. Немец халкының фашистлар табаны астында изелүе өчен кайгыра: Хөр йөрәкле Гейне гашыйгына Хуҗаң тимер богау кигезде... ...Нигә мине — Клара әбисенең Сөйгән улын — кыйнап елаттын? — дигән юллардагы әрнешү сүзләре бик аңлаешлы. Муса Җәлил үзен Клара Цеткинның улы итеп таный, Германиянең революцион шаулы — «Рот фронт»лы көннәрен сагына, Тельман егетләрен чакыра. Шагыйрь Гётены да искә ала, Бетховенның кыю симфониясен дә ишетергә тели, Роза Люксембург, К. Либкнехтлар- ны, К. Маркс, Э. Тельман сүзләренә колак салучыларны түземсезлек белән көтә, аларның үз илләренә кайтуларын тели! Арагызда кем бар Цеткин улы, Тельман егетләре кайсыгыз? Ишетегез корыч ирек тавышын, Төрмәләрне безнең ачыгыз! Ул шул төрмәләрнең хуҗасын — Гитлерны кандала итеп, сытып үтерергә өнди. 
Муса Җәлил — Моабит төрмәсенең таш капчыгыннан киң дөньяга чыккан, кайнар йөрәге белән салкынны эреткән, үлемне җиңгән шагыйрь. Аз вакыт эчендә, иҗат өчен һичбер шарт булмаган хәлдә дә ул гаять җимешле бай иҗат мирасы калдыра алды. Бу мирасның сан ягыннан гына түгел, сыйфат ягыннан да төгәлләнгән бер формада эшләнүе иҗат эшен аңлаучы һәркемне таң калдырырлык. Социалистик реализмның күренекле вәкиле буларак, шагыйрь төрле жанрлар, төрле буяулар, төрле интонацияләр, төрле мелодияләр куллана. Ул үзенең авыр кичерешләрен дә көрәш 
коралы итеп файдалана- Ул ерткыч фашизмны камчылый, патша — кандаладан (Гитлердан) ачы рәвештә көлә. Штык белән патшаның Эчен төртеп тишегез! дип, кеше сөяген тегермәндә тартучы Гитлерны юк итәргә өнди. Ерткычларның вәхшилекләрен уз тәнендә татып торганда да ул һичбер төшенкелеккә бирелмичә, омти- мистик көлү белән көлә. Ул палач балтасы астында да юмористик, сатирик әсәрләр язып, үзенең көчен таныта, башкаларны да рухны төшермәскә, башиы имәскә чакыра. Муса Җәлил шигырьләренең тоткынлыкта һәм концлагерьда газап чиккән кешеләр тарафыннан күчереп алынулары, кулъязма килеш тә күп таралу факты бик әһәмиятле. Бу — аның бервакытта да көрәшне туктатмавын тагын бер кат раслый. Ул партияле принципны бик нык чагылдырган әсәрләре белән көрәш байрагын югары тота. Изге антына турылыклы булып калган батыр көрәшче, совет офн- церыкоммунист, чын йөрәктән: Ышан илем, шушы ант сугарды Йөрәгемнең соңгы тибешен! дип илгә мөрәҗәгать итте. Туган ил батыр көрәшчене, герой шагыйрьне тәкъдир итә һәм кешелек турында язылган юлларны шагыйрьнең үзенә әйтә: Янып калсын гомерең маяк булып, Үзеңнән соң килгән буынга. Утта булган балчык кире купмас, Эштә булган тимер тутыкмас. Эш күрсәткән ирне ил онытмас, Каберенә эзне суытмас! Тиңдәшсез батырлыгы белән дан алган, якты таланты белән нур чәчеп торган шагыйрь Муса Җәлилне совет халыклары бервакытта да онытмас!