Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘҖИТ ГАФУРИНЫҢ ДҮРТЕНЧЕ ТОМЫ ТУРЫНДА


 1950 елның 3 августында Совет җәмәгатьчелеге халык шагыйре, башкорт һәм татар әдәбиятларының классигы Мәҗит Гафуриның тууына 70 ел тулу көнен билгеләп үтте. Бу уңай белән Башкорт- станда һәм Татарстанда чыга торган газеталар башкорт һәм татар халыкларының гүзәл улы, Бөек Советлар иленең күренекле, ялкынлы патриоты /VI. Гафури турында үз битләрендә мәкаләләр дә урнаштырдылар, һәм бу дата алдыннан Татгосиздат М. Гафуриның әсәрләр җыентыгының 4 томын татар телендә басып чыгарды. Дүртенче том матбугатка СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институты тарафыннан хәзерләнгән !. Мәҗит Гафуриның башкорт һәм татар совет әдәбиятларын тудыру һәм үстерүдә бик зур роль уйнаганлыгы киң укучылар массасына ачык билгеле. Ул башкорт һәм татар совет язучыларының өйрәтүчесе булып санала. Мәҗит Гафури башкорт һәм татар халыклары арасында иң популяр язучыларның берсе. Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр үк аның әсәрләре Урал һәм Волга буйларында күп таралган иде, аның әсәрләре белән казах, үзбәк, кыргыз, азербайҗан, төркмән, чуваш һәм удмурт интеллигенциясе дә таныш иде. Ә революциядән соң, бигрәк тә 1930—52 елларда М. Гафуриның байтак әсәрләре рус һәм украин 
1 Мэҗпт Га фу р и. Әсәрләр җыентыгы, 4 том. Төзүчесе Г. Халит, М. Гайнуллин (председатель), Г. Канниаф (җаваплы редактор), М. Гали, X. Хисмәтуллин редакциясендә. 35 басма табак. Тиражы 5000 данә, хакы 11 сум. телләренә дә тәрҗемә ителде. М. Гафуриның тормыш һәм иҗат юлы башкорт һәм татар урта мәктәпләрендә, педагогия училищеларында, Башкортстандагы һәм Татарстандагы укытучылар институтларында һәм педогогия вузларында өйрәнелә. Аның күп сандагы әсәрләре уку китапларына һәм хрестоматияләргә кертелгән. Үзенең утыз ике елга сузылган иҗат гомерендә М. .Гафури бик күп санда шигырьләр, поэмалар, мәсәлләр, хикәяләр, очерклар, повестьлар һәм пьесалар тудырды, йөзгә якын публицистик мәкаләләр язды. Аның 
иҗади мирасы бай һәм күп кырлы. Башкорт һәм татар укучыларының киң массасы күптәннән инде М. Гафури әсәрләренең тулы җыелмасын күрергә телиләр һәм аның басылып чыгуын көтәләр. Ләкин, кызганычка каршы, бу кирәкле һәм почетлы эш соңгы елларга кадәр ныклап эшләнгәне һәм укучыларның сораулары үтәлгәне юк. М. Гафури әсәрләренең тулы җыентыгы булмау башкорт һәм татар совет әдәбиятларының тарихын язуда да, аның иҗатын фәнни яктан тикшерүдә дә һәм монографияләр тудыруда да зур кыенлыклар китереп чыгара. Татар Дәүләт издательствосы һәм СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы каршындагы Тел, әдәбият һәм тарих институты зур һәм яхшы эшкә тотындылар. Бу ике оешма М. Гафури әсәрләренең тулы җыелмасын матбугатка хәзерли һәм басып чыгара башладылар. Бу — җаваплы һәм катлаулы эш. Классикларның тулы җыелмалары, гадәттә,
126 
 
 
берничә еллар, хәтта унар еллар буена басылалар. М. Гафуриның Татгоснздат басып чыгарган 4 нче томы ике бүлектән тора: беренче бүлеккә шагыйрьнең революциядән соң язылган хикәяләре, повестьлары һәм пьесалары, икенче бүлеккә балалар өчен язылган хикәяләре тупланган. Ләкин шунсы күңелсез — 4 нче том җитди кимчелекләрне үз эченә ала. Бу том әле тулы булудан ерак тора. Барыннан да элек томга сүз башы бирелмәгән. Сүз башында М. Гафуриның Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соңгы прозасына популяр гыйльми анализ ясарга кирәк иде. Бу тәңгәлдә томны төзүчеләр һәм редакторлар М. Гафури прозасының ныклап өйрәнел мәгәнлеген, аның хикәячелек эшчәнлеге турында яхшы мәкаләләр, монографияләрнең булмавын күз алдында тотарга тиешләр иде. Ә аерым тәнкыйтьчеләр, әдәбиятчылар тарафыннан бу темага язылган мәкаләләрдә вульгар һәм социалогик төстәге буталчык һәм каршылыклы карашлар, төрле хаталар очрыйлар. Мәсәлән, башкорт әдәбиятында тәнкыйтьче Җ. Локма- нов иптәш М. Гафуриның хикәяләр жыентыгына язган сүз башында болан ди: «...үз хикәя һәм шигырьләрендә шул дәвердәге татар авылының чобар һәм трагик картиналарын күрсәтте... Капиталистик тормышны нәфрәтләү мотивлары бу дәвердә әле. бөтен киңлегендә чагылмадылар». Иптәш Җ. ЛокмановМ. Гафуриның революциягә кадәр язылган хикәяләренең диапазонын шулай итеп революциягә кадәрге татар авылы белән генә чикләп куя һәм аның идея тирәнлеген, реалистик көчен томан эчендә калдыра. Дүртенче томда М. Гафуриның революциядән соң язылган татар һәм башкорт әдәбиятчыларының күпчелегенә билгеле булган уннан артык хикәя һәм очерклары кертелмәгәннәр. Соңгы елларга кадәр гражданнар сугышы чорында М. Гафури яшь Советлар илен ак бандитлардан һәм империалистик интервентлардан саклау темасына художестволы хикәяләр язмаган, аның иҗаты бу елларда поэзия тармагында гына үскән дигән версия йөри иде. Ләкин соңгы еллардагы эзләнү һәм 
тикшеренүләр бу карашның дөрес түгеллеген күрсәттеләр. Моңа М. Гафуриның 1920 елның беренче яртысында язылып, шул елда Уфада, «Шәрекъ ярлылары* газетасында басылган «Талмас кул, сүнмәс йөрәк» исемле хикәясе мисал булып тора. Бу хикәясендә М. Гафури гражданнар сугышы фронтларында актив катнашып һәм сугышып йөргән Каһарман Илдаров исемле Кызыл Армия командирының образын гәүдәләндерә. Моннан башка 4 иче томга М. Га- фурииың төрле темаларга язылган «Урал тауларында», «Аучы карт», «Хокуксызлар», «Үз башына үзе җитте», «Гармонь тавышы», «Денщик Мәхмүт», «Октябрь революциясе таңы алдында», «Дәртле яшьләр», «йөзгә йөз каршы килгәндә», «Без аларның йөзләреннән беләбез» исемле прозаик әсәрләре кертелми калганнар. Бу әсәрләрдән «Хокуксызлар»ның язылу тарихы аеруча әһәмиятле. 1928 елның августында М. Гафури Казанда Алексей Максимович Горький белән очраша. М. Гафури күңелендә бу очрашу тирән эз калдыра һәм ул моны һәрвакыт күтәренке күңел белән искә ала иде. Шушы очрашудан соң М. Гафури Максим Горь- кийның «Фома Гордеев», «Дело Артамоновых» һәм «Жизнь Клима Самгина» дигән мәшһүр романнарын тагын да бер кабат укып чыга һәм бо- лай ди: «Революциягә кадәр татар һәм башкорт иҗтимагый тормышында да мондый хәлләр, күренешләр һәм кешеләр бар иде бит. Мин әле язып яткан «Хокуксызлар» дигән әсәремдә милли буржуазиянең һәм милли буржуаз интеллигенциянең үсүен һәм революция алдыннан череп таркалуын күрсәтергә уйлыем». Ләкин, Гафури тарафыннан зур прозаик полотно итеп уйлаиылган бу әсәр бәләкәй хикәя рәвешендә торып калды, моңа үлем сәбәп булды. Димәк, бу факт М. Гафуриның үз хикәяләрен турыдан-туры бөек Горький йогынтысында язуы турында сөйли. Дүртенче томның азагында М. Гафури әсәрләренең кайбер вариантлары һәм искәрмәләр урнаштырылган. Ләкин, вариантларның кайбер- 
127 
 
 
ләре төшеп калганнар, күп кенә әсәрләрнең язылу даталары күрсәтелмәгән. Томны төзүчеләр һәм редакторлар М. Гафури әсәрләренең басылып чыгу даталарын күрсәтү белән генә чикләнгәннәр. Мәсәлән: М. Гафуриның «Шагыйрьнең алтын прииска- сында» дигән мәшһүр повесте турында «Текст 1931 елгы беренче басмасыннан алынды» дип әйтелгән. Бу — җитәрлек түгел. Чөнки М. Гафури бу әсәрен 1929 елның азагында > яза башлый һәм 1930 елның июнь аенда тәмамлый. Повесть тәүбашлап Уфада чыга торган «Октябрь» журналында 1930 елда (1—7) татар телендә басыла. Азак килеп, тагы да вариантлар турында берничә сүз. Дүртенче томның «Искәрмәләр» бүлегендә М. Гафуриның «Кара йөзләр» исемле атаклы повесте 1926 елда язылган дип әйтелә һәм «Язучының бу повесть өстендә эшләү процессын күрсәтү ягыннан әһәмиятле булганлыктан, «вариантлар» бүлегендә башлангыч вариант та урнаштырылды» дигән сүзләр бар. Ләкин, бу фикерләр белән һич тә кушылып булмый. Чөнки «Кара йөзләр» повестеның язылу тарихы бөтенләй икенче төрле. М. Гафури бу мәшһүр әсәрен үзе авыл мәдрәсәсендә укыганда үз күзе белән күргән вакыйгага (бер егет белән бер кызны урам себертү) таянып язган. Шул вакытларда ук М. Гафури бу турыда җырлар чыгарган. Инде революциядән соң, утыз елдан артык вакыт үткәч, М. Гафури бу трагик вакыйгага тагын да әйләнеп карый һәм 1923 елның беренче яртысында «Кара йөзләр»не яза башлый, һәм шул ук елда «Кара йөзләр» бәләкәй хикәя рәвешендә Уфада «Яңа юл» журналында (№ 2) «Шәмгун» имзасы белән «Кара йөзләр» исеме 
астында басылып чыга. Димәк, бу факт Гафуриның «Кара йөзләр» повесте өстендә 3—4 еллар буена эшләве турында сөйли. Дүртенче томга «Кара йөзләр» повестеның бу чын беренче варианты кертелмәгән. М. Гафури әсәрләренең дүртенче томында булган бу җитешсезлекләр һәм хаталар кайдан килеп чыккан соң? Ике тугандаш республика — БАССР һәм ТАССРдагы Тел, әдәбият һәм тарих гыйльми-тикшеренү и н ститу тл ары арасы н д а ду сл а р ч а элемтә юк һәм М. Гафури әсәрләрен өйрәнү, матбугатка хәзерләү һәм бастырып чыгару эше координировать ителмәгән. М. Гафуриның үз әсәрләрен татар һәм башкорт телләрендә язуына һәм аның бу ике тугандаш халыкның классигы булуына карамастан, халык шагыйренең кулъязмалары, әсәрләренең оригиналлары ике республикага сибелгән. М. Гафуриның аерым әсәрләре (бигрәк тә басылып чыкмаганнары) Казан гыйльми работникларына, ә икенче берләре Башкортстан әдәбиятчыларына билгеле түгел. Киләчәктә М. Гафуриның бай иҗади мирасын өйрәнү, матбугатка хәзерләү һәм басып чыгару эше ике республиканың гыйльми һәм культура учреждениеләре арасында аңлашу, тыгыз элемтә һәм координация нигезендә башкарылырга тиеш. Халык шагыйре М. Гафури әсәрләренең тулы җыелмасын басып чыгаруда киң укучылар массасының, башкорт һәм татар халыкларының хаклы һәм законлы сораулары һәм таләпләре һич кичектермичә үтәлергә тиеш. А. КУДАШ 
Филология