ХӘЛИМОВНЫҢ ЧЫН ФАМИЛИЯСЕ
Бүлмәдә телефон шалтырады. Нәрсәнедер сизгән кебек, Хәлимов эчке бер дулкынлану белән трубканы алды. Ул үзе ир кеше, шуның өстәвенә яхшы ук кына юан гәүдәле булса да, ншөчендер, тавышы аның нечкә иде. Шуңа күрәдер инде, гадәттә, телефон аша тамак төбе белән сөйләшергә ярата ул. — Мин, әйе, мин,—дип, чыраен сытып, эре генә башлаган иде, кинәт...— Ә... ә... Зариф ага-а, — дип сузды, шунда ук киң, тулы йөзе яктырып җәелеп китте. Авыз колакка таба сузылды; күзләр, кысылып, нечкә бер сызык кына булып калды. Кая ул тамак төбе белән сөйләшү! Телефонда сөйләшүченең үзен күрмәсә дә, Хәлимов бер сүз әйткән саен башын түбән игәләп куя, елмая,, үзе ике сүзнең берендә: — Була, есть, Зариф Кәримов ага, була, есть!—ди. Шуннан Хәлимов кулларын бик хәтәр селтәп сөйли башлады. Хәтта тумбочка өстендәге стаканны да бәреп төшерә язды. — Үзара әйткәндә, Зариф ага, минем анда танышлык зур. Ә, әйе, табам. Есть, Зариф ага, була, есть! Хушыгыз, рәхмәт. Шушы минутта Хәлимовның бәхет ташыган йөзенә карап кына да, аның начальнигы белән сөйләшкәнен белеп була иде. Бер үк оешмада, бер үк коридорда эшләсәләр дә, алар күп вакыт телефон аркылы гына эш йөртәләр. — Пыяла!—диде ул, ниһаять, сөйләшеп бетергәч, трубканы куеп,— тоташ, зур бер табак пыяла табарга кирәк... — Ул кулларын җәеп җибәрде,— аның бит квартиры... һу... табам, начальникка тапмыйча ярамый... Ул, үз-үзенә мыгырданып, ашыга-ашыга, киенә дә башлады. Ләкин шул вакыт ишек шакыдылар. — Керегез! —диде ул, коры гына һәм чыраен сытты. Керүче Хәлимовка таныш кеше, — алар учреждениесенең кочегары иде. Хәлимов андыйлар белән эшне коры тота. Кочегар, нәрсәдер әйтергә дип, авызын ачкан иде, Хәлимов: — Зинһар өчен кыскарак тотыгыз. Үзара әйткәндә, күрәсез, эш...— диде, бармакларын өстәлдә чәчелеп яткан кәгазьләр өстендә селкет- кәләп алды. Янәсе, аның дөнья күләмендә әһәмияте булган мәсьәләләрне хәл итәсе бар. Кочегарның кәефе китте. Әмма, ул ачуланыбрак сөйләгән саен, Хәлимов тәрәзәгә карап, бер тон белән: — Я, я!—дип торды. — Сез «я» белән сыйламагыз мине, иптәш Хәлимов, ягулык кирәк миңа! Җавап өчен кайчан керим?
Хәлимов, бер дә уйлап тормыйча: — Ике-өч көннән, ике-өч көннән, — дип кенә куйды. «Иртәгә» сүзен бер дә яратмый ул. «Иртәгә белән туйдыралар» дип, фельетоннарда күп әйтелгәнне яхшы белә. Чөнки, дөресен әйтергә кирәк, Хәлимов, укымаса да, берничә газета алдыра һәм алардан күз йөртеп чыкмый калмый. Мәкалә-фәлән булса, аларның кереш һәм чыгыш өлешләрен укып тормый. Факт-фәләннәрен карый да сызып куя. Кайберәүләр аның бик күп китап укуына да аптырыйлар. — Вәт ичмасам,, Хәлимов укый да укый. Бөтен яңа китаплар белән таныш ул! —диләр. Чыннан да, берәр җирдә, берәр әсәрдәге геройлар турында сүз кузгалса, яисә берәр кеше берәр әсәрдәге берәр геройның фамилиясен хәтереннән чыгарса, Хәлимов шунда ук «Фәләнев» дип җавап бирә. Белә. Китапның эчтәлеген дә, геройларның фамилияләрен дә яхшы белә. Серен, серен әйтегез, дисезме? Рәхим итегез. Хәлимов ул китапларны үзе укымаса да, укыган кешеләр тарафыннан шул китапка язылган аннотация яисә рецензияне укып чыга. Аларның күбесенең күп өлеше әсәрнең эчтәлегеннән тора бит. Менә Хәлимовның күп белүенең сере әллә кайда да түгел, әллә ни катлаулы да түгел. Кочегар чыгып китүгә, Хәлимов: — Үзара әйткәндә, эч пошырып йөриләр!—дип, башта чыраен сытты, аннан үзалдына елмайды да ишеккә юнәлде.
Ул тоташ, зур, ялтырап торган пыяланы күтәреп, бик сак адымнар белән генә басып килә. Үзе бара, үзе уйлый: Ах, Зариф аганың кәефе килер дә соң! Ул, һичшиксез, иптәш Хәлимов, молодец та кеше инде син!—дияр. Дияр, димичә калмас. Аннан соң инде ул минем эшемә дә, аның барышына да бик үк бәйләнеп тормас. Бәйләнеп дигәч, ялт итеп, тагын баягы кеше Хәлимовның исенә төште. Ул — үзләрендә кочегаркада эшләүче кеше. Ай, усал да кеше инде! Җыелыш саен Хәлимов- ка бәйләнә. Янәсе, ул, Хәлимов, юньләп эшләми, бүлмәдән бүлмәгә кереп, ләчтит сатып йөри. Бервакытны, әнә шул кочегар: «Хәлимовның фамилиясен бик аз гына үзгәртергә дә Подхалимов дип йөртергә кирәк», — дип әйтеп салмасынмы. Тукта, туры китерермен әле мин сине, Зариф ага белән генә эшне көйләп бетерим... Әнә шундый берсеииән-берсе татлы, берсеннән-берсе ләззәтле уйларына күмелеп, Хәлимов зур начальник квартирасына да килеп җитә. Менә ул борылмалы баскычтан да күтәрелә башлады. Ай, шул чакта сез Хәлимовның йөзен күрсәгез иде! Болай да тулы йөзе аның бу вакыт тагын да түгәрәкләнгән. Ә авыз — колак артында! Күзләр бәхетле елмаялар. ДАенә ул хәзер өченче катка менеп җитәр... Ничек дип тапшырырга соң? Хәлимовның аяклары баскычтан атлыйлар, ә башы аның бу вакыт тулы нагрузка белән йөз илле процентка уйлый. Ничек итеп тапшырырга?.. — Зариф ага дияргәме, әллә... иптәш Зариф Кәримович, юк, Зариф Кәримович дигәч, иптәше кирәкмәс, Зариф Кәримович, менә сезгә пыяла. Бик кыенлык белән генә, зур танышлык белән генә, гаять мәшәкатьлек белән генә таптым дияргә? Юк, алай ярамас,, бераз тыйнаграк булырга кирәк. — Менә, иптәш начальник, сезгә пыяла! дияргә дә., хушыгыз дип, шундук чыгып та китәргә... Шулай итәм. Ә алар, Зариф ага да, Мөнирә ханым да: — Иптәш Хәлимов, иптәш Хәлимов, чәй эчеп китегез, — дигән булырлар, яисә тегесен дә... — Тегесе дигәне графин һәм рюмка мәсьәләләре инде. Хәлимов эчми эчүен. Алай да, начальство салып биргәч, ул эчми
3. „С, Ә.“ № 6. оо
34
булдыра алмый. Чыраен сытып, чәчәлә-чәчәлә булса да, күтәреп куя. Мондый вакытта ул никадәр генә теләмәсә дә, никадәр генә ачы булса да, төче итеп елмаерга тырыша. Ниһаять, менә өченче кат. Әнә, дәү начальникның квартирасы. Хәли- мовның йөрәге дөп-дөп тибә... Шатлыктан битләре уттай яна... Тантаналы вакытлар якынлаша... Менә ул ишек төбенә килеп җитү бәхетенә дә иреште. Хәзер звонокның кечкенә, ак төймәсенә басасы гына калды. Аннан соң инде ишектән Зариф аганың елмаюлы йөзе күренер... Хәлимов буе кыска булуга еш кына борчыла иде. Ул юкка гына түгел иде, билгеле. Менә хәзер дә аңа звонок төймәсенә нык кына үрелергә кирәк. Ләкин ул үзенең инде бәхет бусагасында басып торуын, хәзер начальниктан: «Молодец син, Хәлимов»,— дигән мөлаем сүзен ишетәчәген уйлап, аягының бармак очларына гына басып, звонок төймәсенә үрелде... Ай, шул буйның кыскалыгы! Аның ачы хәсрәтен Хәлимов чак кына тагын бер тапкыр күрми калды. Звонокка инде бармак тиде дигәндә генә, аяк таеп китә язды. Ай! Ләкин, бәхетле икән Хәлимов. Куркынычлы хәл булмый калды. Менә хәзер ул ашыкмый гына, бик сак кына звонок бирер. Звонок матур гына итеп, челтер-р итеп китәр. «Хәлимов бу, иптәш начальник, тоташ, зур пыяла алып килгән ул, Зариф ага!» — дигән хәбәрне китерер ул звонок! Хәлимов шәмәхә карага буялып беткән кыска, юан бармагын яңадан звонок төймәсенә таба сузды. Ләкин шул чак икенче бер ишек ачылып китмәсенме! Ишек булгач, ачылыр да, ябылыр да, аның ни куркынычы бар, дисезме? Ансы дөрес. Хәлимов та ишектән курыкмый. Ләкин ачылган ишектән караган башны күргәч, ни өчендер, Хәлимовиың башына пүлән белән суккан күк булды, тезләре сыгылды,, бизгәк тоткандагы кебек, куллары дерелдәп киттеләр дә... Шуннан соң нәрсә булганын Хәлимов үзе дә яхшылап хәтерләмәде. Хәтта ишекнең яңадан ябылуын да сизмәде ул. Аның колагына бары тик ниндидер шумовой оркестрга охшаган чылтыр-р, чалтырр иткән тавышлар гына ишетелеп китте. Ләкин бу Хәлимовның килүен начальникка белдерә торган мөлаем челтерәү түгел иде. Хәлимов аягын кузгатты исә, аяк астында нәрсәләрдер чытырдады. Ул, гадәттәгечә, күзлеген рәтләп, кечкенә күзләрен зуррак ачарга тырышып, аяк астына карады. Я, нинди күңелсез хәл! Нинди куркыныч күренеш! Икеләтә зур күзлек аша менгә вакланган пыяла кисәкләре күренә. Әле генә ялтырап торган тоташ, зур, чиста пыяла ишек төбендә вак кисәкләргә әверелеп сибелеп ята. Үзе белән бергә ишектән керергә торган йонлач мәче дә каядыр качкан иде инде. Хәлимов нишләргә дә белмәде. Үзенең пыяла ватыклары өстендә басып торуын күргәч, тиз генә кире чигенде. Маңгаена бәреп чыккан салкын тирләрен сөртергә дә онытты. Пыяла ватылды. Әле генә уйлап килгән ләззәтле минутлар, иртәнге томан кебек, бик тиз таралдылар, югалдылар. Хәлимовның колак төбеннән пыяланы тапшыргач әйтелергә тиешле ягымлы сүзләр яңгырап китте: «Я, молодец та инде син, Хәлимов!», «Иптәш Хәлимов, чәй эчеп китәрсез!..» Менә сиңа молодец! Менә сиңа чәй!.. Хәлимов тиз генә пыяла кисәкләрен дая башлады. Ярый әле күрүче юк, чыгучы юк. Тиз генә жыеп аламда... Ул арада булмый, кинәт зур, авыр ишек шыгырдап ачылып китте һәм... Хәлимов, аякларын жәеп жибәргән хәлдә, ватылган пыяла кисәкләре өстендә утырып калды. Ул бер сүз дә, хәтта Зариф Кәримович дип тә әйтә алмады. Кызганычлы рәвештә моңаеп начальнигына күз генә ташлап өлгерле. Ишек, көтелмәгәндә ачылып киткән кебек, бик тиз генә ябылды да. Ләкин аның ябылуы, ничектер, _ ачылуына караганда кинәтрәк тә, катырак та булды кебек, һәрхәлдә, Хәлимов начальникның кәефе китүен яхшы аңлады. Югыйсә, башка вакытта ул, чын күңеленнәнме, түгелме, начальникның: «Вәт молодец, безнең Хәлимов булдыра,
35
ичмасам»,—дип мактап куюын яхшы хәтерли. Ә бу юлы, бу юлы, Хә- лимов начальникның ишек төбен пыяла ватыклары белән чүпләде генә ич... Баскычтан менеп барган кызыл галстуклы бер пионер, пыяла ватыклары өстендә аптырап утыручы Хәлимовны күргәч, бер дә исе китмичә генә, саф, яңгыравыклы тавыш белән: — Әй, абый, пыялагыз ватылган икән, аягыгыз тайдымыни?—дигәч кенә, Хәлимов бик тиз генә сикереп торды. Яңа гына йокыдан уянган кешесыман, күзләрен уа-уа: — Тәлинкә ватылды дисеңме, ничек тәлинкә булсын ди ул?.. Пионер аптырап, кашларын дугаландырып, күзләрен түгәрәкләндереп Хәлимовка карады. Бая куркып йөгергән йонлач мәче дә яңадан ишек төбенә килеп баскан иде инде. Ул, Хәлимовка килеп сыенды да, моңлы итеп мырларга тотынды. Әйтерсең, «икебез дә пар килгәнбез...» дигән җырны суза иде бу ялагай мәче. Пионер звонок бирүгә, баягы ишек ачылды һәм анда әлеге куркыныч баш күренде. Ул Хәлимовның «дусты» кочегар башы иде. Ул, үзенең мәһабәт, озын кара мыегын бөтәрләп: — Ә, Подхалимов! Синмени әле бу!?—диде, — Подхалимовлар- ныц кулына тоткан пыяласы да, начальствога тоткан тарелкасы да челпәрәмә килгән икән. Шулай инде, безнең заманда аларга яшәү юк, тиз ватылалар алар... Озын мыеклы кочегар бу юлы Хәлимовны чын фамилиясе белән атады. Әйе, андыйларның чын фамилияләрен табарга, чын йөзләрен ачарга кирәк.