Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАЛИӘСКӘР КАМАЛ


 Татар халкының классик язучысы һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Галиәсгар Камалның үлүенә быел 16 июньдә 20 ел тулды. һәрбер халыкның культура хәрәкәте үсешендә эз калдырган, борылыш тудырган тарихи шәхесләр, тарихи исемнәр була. Аларның иткән хезмәтләре, калдырган мираслары гасырлар үтү белән һич тә искермиләр, бәлки халыкның социаль тормышы, культура дәрәҗәсе күтәрелгән саен, аларның кадере һәм кыйммәте арта бара. Рус әдәбияты тарихында А. С. Пушкинны, Н. В. Гогольне, А. М. Горькийны, В. В. Маяковскийны, Европа әдәбиятында В. Шекспир. Д. Байрон, В. Гюго һ. б. мисал итеп алырга мөмкин. Г. Тукай, Ш. Камал, һ. Такташ. Г. Камал татар әдәбияты тарихында әнә шундый урынны тоталар. Галиәсгар Камал әдәбиятка килгәндә, драма әсәре дип атарга азмы- күпме лаеклы булган икесе оригинал, берсе компиляция, берсе тәрҗемә булган кечкснә-кечкенә дүрт пьеса бар иде. Димәк, Г. Камал бөтенләй диярлек буш җиргә, «казыксыз җиргә казык какты» һәм татар драматургиясен рус һәм Европа классик реалистик драматургиясе сызыгында үстереп җибәрде. Шуңа күрә Г. Камалның әдәби-тарихи хезмәтенең кыйммәте ул иҗат иткән әсәрләрнең саны һәм күләме белән түгел, бәлки бер халыкның культура һәм әдәбият тарихында бөтен бер жанрны иҗат итүе белән, бөтен бер әдәби мәктәп тудыруы белән үлчәнә. Галиәсгар Камал Россиядә һәм татар тормышында бөек борылышлар эпохасында—туып, үсеп килә торган яңаның әле ул чакта хаким булган искегә каршы, прогресснын һәм революциянең реакциягә каршы кискен көрәш эпохасында, шул көрәшнең бер хәбәрчесе булып матбугат, әдәбият дөньясына килде. Шул көрәш процессында ул үсә һәм чыныга барды. Гомеренең соңгы сәгатьләренә тикле ул яңа өчен көрәшүчеләр сафында булды, аның бөтен ижа- тында шул көрәшнең ниндидер әһәмиятле һәм кирәкле булган моментларын, этапларын чагылдырды. Иске белән яңаның көрәше Г. Камал әсәрләрендә драматик конфликтның нигезе булды. Г. Камалның беренче эзләнү рәвешендә язылган «Бәхетсез егет» (беренче редакция) һәм «Өч бәдбәхет» пьесалары, әдәби әсәр буларак, зур кыйммәткә ия түгелләр иле. Боларда ул бераз дидактизм һәм бераз натурализмга тартым алым белән эш итте; аның бу методка тартылуы да билгеле бер әдәби мәктәп, әдәби юнәлеш кешесе булудан бигрәк, беркадәр интуициягә нигезләнгән стихияле бер күренеш иде. Халыкка хезмәт дәрте белән ялкынланган һәм шуның бер чарасы итеп әдәбият һәм театрны сайларга омтылган бу яшь язучы, табигый, үзенең баштагы баскычында торып кала алмый. Тормышны тирәнтенрәк аңлау, әдәбият һәм сәнгать буенча үзенең белемен күтәрү максаты белән ул рус театрларына йөри. Рус классик әдәбиятын, Островский. Чехов, Горький әсәрләрен укый. Хөсәен Ямашев, Гафур Коләхметов һ. 6. революционерлар белән аралашу аның политик аңын тәрбияли. 
1933 1953 
77 
 
 
Г'. Камал шундый хәзерлек белән 1905 елны каршылый һәм бөтен көче белән иҗтимагый көрәш эченә килеп керә. Россия самодержавиесенә һәм буржуаз-алпавытлык властена нык сизелерлек удар ясаган бу революция нәтиҗәсендә татар халкы эченнән демократик һәм революцион язучылар к үтә р ел дел әр, в а к ытл ы матбугат туды, массовый театр оештыруга юл ачылды. Шул чордагы демократик һәм революцион идеяләр белән рухланып, рус классик драматургиясенең тәҗрибәләрен файдаланып, Г. Камал үзенең драма әдәбияты өлкәсендәге эшчәнлеген киң күләмдә җәеп җибәрде һәм 1907— 1917 еллар арасында реалистик нигездә күп санлы драма һәм комедия әсәрләре мәйданга китерде, рус һәм Европа классик драматургларының әсәрләрен тәрҗемә итте. ВКП(б)ның XIX съездында иптәш Маленков реалистик сәнгатьтә типик образ мәсьәләсен марксистик аңлауны тагын да тирәнәйтте, ачыклан- дырды. Бер күренешнең, образның типик булуы өчен аның иң күп таралган булуы кирәк, сирәк очрый торган хәл берчакта да типик була алмый дип карап, марксизмның реалистик сәнгать турындагы тәгълиматын вульгарлаштыручыларга каршы иптәш Маленков: «...иң күп очрый торган нәрсә генә түгел, бәлки билгеле бер социаль көчнең асылын иң тулы һәм үткен итеп гәүдәләндерә торган нәрсә типик була» — диде. Партия, типик образ мәсьәләсендә ачык күрсәтмә биреп, югары художестволы әсәрләр иҗат итү өчен бик әһәмиятле юллар сызды. Шулай ук классик әдәбият әсәрләрен дә марксистик аңлау юлларын билгеләде. Галиәсгар Камал үзенең комедияләрендә һәм драмаларында татар җәмгыятендәге искелеккә, мещан баткаклыгына каршы көрәш алып барды. Шул көрәшнең иң көчле бер чарасы итеп, самодержавиенең ныклы терәге булып килгән сәүдә буржуазиясенең сатирик образларын иҗат итте. Бер тиен өчен җанын сатарга әзер торган Кәрим бай, һәртөрле культура хәрәкәтен буу өчен бөтен көчен куен йөрүче Хәмзә бай, баер өчен һәр әшәкелеккә әзер торучы Сираҗетдин Туктагаев, бөтен иҗтимагый 
интереслардан мәхрүм, бары шәхси ләззәт артыннан куучы Әнвәр — болар XX йөз башындагы татар сәүдәгәрләренең нәкъ асылына туры килә торган сыйфатларны үзләренә туплаган кешеләр. Г. Камал аларның әнә шул тискәре сыйфатларын аеруча көчәйтеп, тулыландырып бирә, ә «образны аңлы рәвештә тулыландырып күрсәтү, үткен- ләндерү типиклыкны юкка чыгармый, бәлки аны тулырак ачып бирә һәм күрсәтә» (Г. Маленков). Г. Камал тискәре типларны аеруча көчәйтеп һәм тулыландырып күрсәтү юлы белән халык массала- р ы ида к а п итал и сти к эксплуатациягә каршы нәфрәт һәм дошманлык тойгылары тәрбияләде. Г. Камал үз әсәрләре аркылы тискәре типларны фаш итү белән генә чикләнмәде, бәлки күп төрле сыйнфый төркемнәрне һәм идеологии юнәлешләрне эченә алган капитализм җәмгыятендә сәламәт көчләрне, уңай типларны эзләде һәм аларны хезмәт белән көн күрүчеләр арасыннан, рус халкының алдынгы культурасы, алдынгы фәне белән рухланган яшьләр арасыннан тапты. Драматург үзенең бу уңай типларын буржуа-мещан тормышындагы комсызлыкка, наданлыкка һәм череп таркалучыларга каршы куйды. Халык интересларын яклап, социаль тигезсезлекне фаш итеп, эксплуатациягә нигезләнгән тормышның һәлак булуы котылгысыз икәнен күрсәтеп, Галиәсгар Камал һәм башка демократик язучылар татар халкын социалистик революциягә хәзерләү эшенә зур ярдәм күрсәттеләр. Г. Камал Бөек Октябрь социалистик революциясен зур шатлык белән каршы алды, аны караңгы көннәргә алмашка килүче якты таң белән тиңләштерде. Төн бетте, яктырды таң. Күк йөзе алтын нурга чумган, Күңелләр кайгыдан котылган. Күкрәкләр ирек 11 авасы белән тулган, — дип язды ул «Таң» исемле шигырендә.

7R 
 
 
Октябрь социалистик революциясе һәм гражданнар сугышы чорында Г. Камал бик зур әдәби һәм иҗтимагый эшчәнлек күрсәтте. 1905 алгы революция чорында ул беренче татар театрына нигез салучылардан булса, Октябрьдан соңгы татар совет театрын беренче оештыручылардан һәм анык беренче артистларыннан булды. Октябрьның, беренче елларында татар культурасы, театры, әдәбияты фронтында кискен көрәш барган чорда талантлы артист, күренекле җәмәгать эшчесе һәм атаклы драматургның, социалистик революция позициясенә һичбер икеләнүсез басуы яңа, совет әдәбияты, совет театры тудыру юлында эшләүчеләр өчен чиксез әһәмиятле бер хәл иде. Галиәсгар Камалның Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы чорында язылган политик лирикасы һәм үткен сатирасы тирән патриотик тойгылар, үз Ватанына чиксез мәхәббәт белән тулы. Аның бу патриотизмы патша хөкүмәте һәм империалистик буржуазия кулындагы Вакытлы хөкүмәт тарафыннан һәлакәт чокырына китерелгән изге Ватанны бары большевиклар җитәкчелегендәге пролетариат власте гына коткара һәм якты дөньяга чыгара ала дигән какшамас ышануга нигезләнгән иде. Шуңа күрә аның бу чордагы политик лирикасы халык массалары арасында советчылык һәм пролетариат диктатурасын ныгыту идеясен көчәйтүгә, сатирасы исә эчке һәм тышкы контрреволюциям каршы юнәлдерелде. Илне социалистик индустрияләштерү чорында Галиәсгар Камал Казандагы эшчеләр, бигрәк тә Мех- комбинат эшчеләре белән бик тыгыз бәйләнештә яшәде, алар арасында агитация-пропаганда һәм культура- агитация эшләре алып барды. Бу чорда эшче клублары өчен күп санлы инсценировкалар язды. Бу инсценировкаларда производстводагы өзеклекләргә, прогулга, ялкаулыкка каршы көчле ут ачарга, социализм ярышы һәм ударчылык методлары белән эшләп, промфинплаины үтәргә һәм арттырып үтәргә чакырыла иде. Г. Камал Октябрь революциясеннән сонгы чорда күп санлы сәхнә әсәрләре язды һәм рус теленнән тәрҗемә итте. 1929 елда басылган «Хафизалам, 
иркәм» исемле дүрт пәрдәлек әсәрендә ярлы һәм урта хәлле крестьян яшьләре арасында саф мәхәббәт һәм шул мәхәббәт нигезендә бергәләп матур тормыш корырга омтылышлары һәм шуна ирешү өчен кулакларга һәм кулак иярченнәренә каршы көрәшләре һәм жиңеп чыгулары типик образда сурәтләнә. Клуб сәхнәләре өчен язылып, 1933 елда басылган «Өч тормыш» исемле пьесада Г. Камал капитализм чорында һәм совет власте шартларында эшчеләр тормышын сурәтли. Бу пьесада Г. Камал бер үк эшче семьясының ике социаль төзелеш шартларында ничек яшәүләрен берберсеиә контраст куеп күрсәтү юлы белән ике төрле иҗтимагый система арасындагы аерманы калку итеп күрсәткән. Октябрьга чаклы чорда Г. Камал шәһәр мещаннары һәм интеллигенция тормышын тасвир иткән әсәрләр язган иде. Октябрь социалистик революциясеннән соң Г. Камал иҗаты, югарыда күрелгәнчә, бөтенләй яна тематикага, совет тормышы һәм социализм төзү өчен көрәш темасына багышланды. Галиәсгар Камал татар әдәбияты тарихында гаять зур урын тота. Ул — драматург, комедия остасы, көчле сатирик, ялкынлы публицист һәм шагыйрь, тәҗрибәле тәрҗемәче. Ул үзенең бөтен гомерен, бөтен сәләтен татар халкына хезмәт итүгә багышлады, ул үз халкын якты тормышка чыгару өчен көрәште һәм гомеренең соңгы 15 елын халкы белән бергә бәхетле һәм шатлыклы тормыш, социалистик җәмгыять төзү өчен иҗади хезмәт эчендә үткәрде. Шуңа [күрә совет халкы, совет кешеләре Галиәсгар Камалга һәрвакыт зур хөрмәт күрсәттеләр һәм үлүенең 20 еллыгы көннәрендә дә аның армый- талмый иткән 35 еллык хезмәтен зур ихтирам белән искә алалар.