Логотип Казан Утлары
Хикәя

АНЫҢ РӘСЕМЕ


Кич. Тәрәзәмнән кергән көн яктысы сүнеп бара. Бүлмәмә, бөтен шәһәргә, дөньядагы бөтен нәрсәгә тирән кайгы шәүләсе төшкән. Радиодан үзәк өзгеч авыр, хәсрәтле көй тапшыралар. Соңгы чиккә кадәр тартылган, өзелергә торган скрипка кыллары елый. Үзенең даһи юлбашчысын, дустын, иң якын кешесен, атасын, бөек Сталинын югалткан халыкның чиксез кайгысын, чамасыз тирән әрнүен сөйли ул. Өстәл өстендә рәсеме тора. Аның рамасын кечкенә кызым үзенең кызыл галстугы, кара ефәк лентасы белән ураган. Рәсемне кулыма алам. Кызымның тамган күз яшьләре әле кибеп тә җитмәгән. Күз алдымны каплаган тирән кайгы сөреме аша рәсемгә карыйм. Аның приказы белән үтелгән юлыбызны тагын бер мәртәбә исемә төше- рәм. Мин кайда гына булмадым, бу кадерле рәсемне кайда гына күрмәдем, аның бөек исемен кайда гына ишетмәдем!.. Онытылмас кайгы белән аралашып, кинәт минем күз алдымнан Германия шәһәрләре, Монголия далалары, Хинган таулары, кытай авыллары, кытай юллары яшен тизлеге белән бер-бер артлы йөгереп үтәләр. Күңелем ирексездән шул йөзләрчә, меңнәрчә нокталарның берсенә, кечкенә генә кытай авылына туктала. Мифу авылы... Мин аны яңабаштан бөтен торышы, бөтен күренеше, аерым кешеләрнең төс- битләре, аяк атлаулары белән күз алдыма китерәм, хәтта аларның тамак төбе белән сөйләшкән тавышларын да ишеткәндәй булам... 
Кырык бишенче ел. Безнең частьлар, япон оборона-ныгытмаларын җимереп, Зур Хинган тавын каты сугышлар белән үттеләр һәм бөтен Маньчжурия буйлап һөҗүмгә күчтеләр. Без дүртәү — фронт газетасы работниклары — яшенә караганда иртәрәк агара башлаган чәчле, аз сүзле, ләкин беренче күрүдә үк кешене үзенә җәлеп итә торган йомшак, җылы күз карашлы майор ДАихайлов, монгол егете булса да, төсе-бите белән үз халкына аз охшаган, монгол икәнен бары чем-кара күзләре генә сиздергән лейтенант Дугаров, олы күренергә тырышып, мыек үстереп азапланган сержант Шакиров һәм мин, газетабыз өчен материаллар оештырып, ике тәүлек буенча бер дивизиядән икенче дивизиягә күчеп йөргәннән соң, фронтның сул флангысына барырга булдык.
11 
 
Чигенгән чагында японнар күперләрне шартлатканнар, буаларны җимергәннәр. Урыиы-урыны белән кара туфраклы уйсулыклар бөтенләй сазга әверелгән, юллар бозылган, казылып беткән, йөри алмаслык хәлгә килгән. Без, машинабызның көченә ышанып, ике урында шундый сазга барып кердек һәм, батып, чыга алмыйча озак азапланганнан соң, картада күрсәтелмәгән юл белән киттек. Ахырда юнәлешебезне югалттык. Шактый озак урап йөрдек. Тик бер кытай авылы янына барып чыккач кына без, халыктан сорашып һәм компасыбыз белән тикшереп, элекке юнәлешебезне таптык. Кузгалып китәр алдыннан сержант Шакиров, бензин күрсәткеченә күз төшереп алып, майорга таба борылды. — Иптәш майор, әгәр без болай йөрсәк, ике сәгатьтән машинаны үзебезгә өстерәргә туры киләчәк, — диде. — Бензин табасы иде. — Ә синең кул тидерми торган запасың нинди хәлдә?—диде майор, зәңгәр күзләре белән генә елмаеп. Чөнки ул сержантның бер бакны иң соңгы чиктә, бензин табарга бөтен мөмкинлекләр беткәч кенә сала торган гадәтен белә иде. Шакиров кулын гына селтәде. Димәк, беткән. Бер ярты сәгатьтән соң без Ахурсу — Таонань юлына барып чыктык. Таш түшәлмәгән бу юл да, без очраткан башка юллар шикелле үк, казылып, җимерелеп беткән иде. Хәзер инде безгә юл начар булганга түгел, ә һөҗүм итеп баручы частьларыбызның икенче эшелонына, алар- ның транспортлары арасына барып кергәнгә шактый акрын барырга туры килде. Алда я бер машина, я икенче машина туктый, урап узарга мөмкинлек булмый, я ватылган, төзәтелеп өлгермәгән күперләр, уңайсыз кичүләр очрый... Тармакланып киткән өч юл чатында, алгы частьларның юнәлешен күрсәтергә калдырылган бер төркем сугышчылар янында туктарга, юынырга һәм бераз тамак ялгап алырга булдык. Якында гына озынча бер күл ялтырап ята. Аның буенда зур-зур агачлар үсеп тора. Шулар күләгәсенә ниндидер бер транспорт туктаган. Кешеләр юыналар, чистарыналар, машиналары тирәсендә кайнашалар, ә бер читтә поход кухнясыннан күңелле генә булып зәңгәрсу төтен бөркелеп чыга. Без дә машинабызны күл буена бордык. Сержант, гадәте буенча, шоферлар янына йөгерде. Юынып, сөртенеп бетерергә дә өлгермәдек, ул аннан, ниндидер матур, дәртле бер көйне авыз эченнән сызгыра-сыз- гыра, күтәренке күңел белән кайтып килде һәм шунда ук, ике кулына яссы ике буш бак тотып, яңадан китте, тик лейтенантка гына серле итеп күз кысып куйды: «Эш пеште», дигән ишарәсе иде аның. — Монда да дусларымны очраттым,—диде ул, бакларын тутырып кайткач һәм яшел чирәм өстенә җәелгән плащ-палатка янына тезелешеп утыргач.— Москва яныннан Берлинга хәтле бардым, хәзер Сары диңгезгә таба барабыз. Бер җирдә дә шоферның шоферны авыр хәлдә калдырганын күргәнем булмады. Кирәк икән, соңгы тамчы бензинын уртаклаша. Алтын безнең кешеләр... — Димәк, синең ике бак бензиның бар?—диде лейтенант, аның сүзен бүлеп. — Күпмегә җитә ул? — Юк, өч. Майор сержантка күтәрелеп карады. Аның күз карашы җитди һәм шелтәле иде. — Гафу итегез, иптәш майор, — диде Шакиров һаман да әле күтәренке күңел белән, — бая мин запасымның барлыгын исемнән чыгарып җибәргәнмен... Аннары юлда-фәләндә берәр шоферның бәлагә очравы мөмкинлеген дә күз алдында тоттым. Нәрсә әйтсәң дә, шофер шоферны авыр хәлдә калдырырга тиеш түгел...  
12 
 
Майор Михайлов һәр эштә төгәллекме, дөреслекне яратучы кеше иде. Без аның Шакировка замечание ясавын, моннан соң андый «шаяруларны» кабатламаска тәкъдим итүен көттек, ләкин безнең янга килеп баскан, акцентына караганда, украинец икәне сизелеп торган бер өлкән сержант аның сүзен икенче юнәлешкә борды. — Иптәш майор, мөрәҗәгать итәргә рөхсәт итегез,—диде ул, кулын пилоткасы янына күтәреп. — Итегез, — диде майор һәм ашавыннан туктады. Өлкән сержант кулын төшерде. — Сезнең тәрҗемәчегез бар дип ишеттем, иптәш майор. Бер кытай картыннан сорау аласы иде. — Нинди карттан? Шиклеме әллә?.. Өлкән сержант аптырашлы караш белән кулларын җәеп җибәрде: — Кем белә бит аны?.. Бик сәер карт шунда. Шикле дип тә, шикле түгел дип тә әйтеп булмый... — Кайда соң ул? Өлкән сержант кулы белән юл чатына таба күрсәтте: — Әнә анда басып тора... Мин частьларыбызның юнәлешен күрсәтергә калдырылган отделение командиры. Бу урынга без кичә кич килеп урнаштык. Ул карт без килгәндә үк шунда иде. Чал чәчле, яланаяклы. Хәер, сорау алырга теләсәгез, күрерсез... — Кулга алдыгызмыни? — диде майор. — Юк, алмадык. Киресенчә, без аны китсен дип куабыз, ә ул китми. Теләнчедер дип, ипи дә, акча да биреп карадык, алмады. Гвардия рядовое Степанов, кызганып, үзенең иске ботинкасын биргән иде. Китсен дип куа башлагач, үпкәләп, кире кайтарды. Шундый сәер карт... Кугач та китми. Ә яныбызда тотарга ярамый. Өзлексез гаскәр, корал, обоз үтеп тора. Кем белә бит аны... — Нигә басып тора соң ул? — Кем белә бит аны, — диде өлкән сержант, яңадан шул ук сүзләрен кабатлап. — Безне ул каядыр чакыра кебек. Җиңебездән тотып өстери. Кулын авызына китереп, ашагансыман булып күрсәтә. Анысын да аңлап булмый, иптәш майор. Әллә ул безне кунакка чакыра, әллә инде безнең каядыр барып, кемнедер ашатып кайтуыбызны сорый. Кем белә бит аны. Аннары без ничек итеп постыбызны ташлап китик? Акылы булган кеше аңларга тиеш бит инде. Болай акылсыз карт дип әйтеп булмый үзен. — Ни сөйли соң ул? Өлкән сержант, гаеплесыман елмаеп, яңадан кулларын җәеп җибәрде: — Бөтен бәла шунда. Ни сөйләгәнен белмибез шул менә. Хәтта шпион түгелме икән дип, шикләнә дә башладык. Үзегез беләсез, өзлексез гаскәр узып тора. Дус бар, дошман бар, дигәндәй... Дөресен әйтим, иптәш майор,—диде өлкән сержант, бераз уңайсызланып, — автомат белән куркытып та карадык үзен, орыштык та, юк, китми дә китми. Теләсәң нишлә менә! Ә үзе узганбарганнарны күзләрен чекрәйтеп карап тора, кулларын болгап, аларга нәрсәдер кычкырып кала. Нәрсә кычкыра, ни әйтмәкче була? Белгән юк... Тәрҗемәче лейтенант Дугаров, гимнастеркасын рәтли-рәтли, урыныннан сикереп торды: — Мин аның нинди карт икәнен хәзер белеп киләм. Майор аны кул ишарәсе белән генә туктатты һәм каршында басып торган өлкән сержантка әйтте: — Монда алып кил син аны. Сорашырбыз. Син дә бар,— диде ул, Шакировка карап. — Ләкин куркытасы булмагыз. Чыннан да, кем белә бит аны.  
13 
 
Бериичә минуттан безнең янга, Шакиров һәм әлеге өлкән сержант белән бергә, ябык иңбашларына хәтле төшеп торган конуссыман зур камыш эшләпәле, яланаяклы, бераз бөкрерәк бер кытай карты килеп туктады. Ул үзенең җыерчыклы саргылт бите, ияк очына гына эленеп торган берничә бөртек чал сакалы, кара кысык күзләре, хәтта өстендәге шактый иске киемсалымы белән дә безгә шушы берничә көн эчендә бик күп очраган мондагы картлардан бернәрсәсе белән дә аерылып тормый иде. Без аның да, башка кытайлар кебек уң кулының баш бармагын күтәреп, «шанго!» дип исәнләшүен көткән идек. Әмма ул алай итмәде, башыннан ашыкмый гына эшләпәсен салды (кыркытып алдырган чал чәчләре кояш нурында көмеш бөртекләредәй җемелди башлады) һәм, кулларын күкрәгенә куеп, тамак төбе белән бер үк сүзләрне кабатлый-кабатлый, барыбызга да өчәр тапкыр бик олылап баш иде. Лейтенант Дугаров шунда ук аның сүзләрен тәрҗемә итте: — Ашыгыз тәмле булсын, гомерегез озын булсын,— ди. Майор картка табын янында кулы белән урын күрсәтте: — Утырыгыз. Безнең белән аштан рәхим итегез! Карт, кояшта янган, катып һәм сыдырылып беткән ябык аякларын ансат кына бөкләп, плащ-палатка кырыена тезләнеп утырды, читләре ашалып, сүтелә башлаган иске камыш эшләпәсен янына, чирәм өстеиә куйды, майор аңа аштан рәхим итәргә тагын бер мәртәбә ишарә итүгә карамастан, табынга сузылмады, бары рәхмәт әйтеп, аз гына елмаеп, башын иде, — күзләре тагын да кысыла төште, күз тирәләре вак кына җыерчыклар белән капланды һәм таза сакланган алгы саргылт тешләре күренеп китте. Аның елмаюында, бераз бөкрәя төшеп, кулларын тыйнак кына тезләре өстенә куеп утыруында, әле беребезгә, әле икенчебезгә тиз-тиз генә төшергәләп алган күз карашында, хәтта бөтен торышында беркадәр аптырашка калу, нәрсәдер көтү һәм шул ук вакытта үзенең мөстәкыйльлеген сакларга тырышу да бар иде. Лейтенант Дугаров, майор сүзләрен кытайчага тәрҗемә итеп: — Кыстатмагыз, аштан рәхим итегез,—диде һәм колбаса, ипи кисәкләрен аның алдынарак этеп куйды. Карт башта, үз колакларына үзе ышанмагандай, тынып, гаҗәпләнеп, берничә секунд аңа текәп карап торды, аннары кинәт аның кара күзләре очкынланып китте, һәм ул, урыныннан яшьләрчә диярлек җиңел сикереп торып, кызу-кызу нәрсәдер әйтеп, лейтенантның кулын барып кысты, безнең белән дә күрешеп чыкты. Карт инде бу юл чатында икенче көн басып тора икән. Аны тау арасына утырган, моннан 25—30 километр ераклыктагы Мифу авылы картлары совет сугышчыларын кунакка чакырырга җибәргәннәр: «Чжу Фан, син авылыбызның иң өлкән карты, үзең белән ике егетне ал да, олы юлга барып, безне азат итүче совет сугышчыларын кунакка алып кил, — дигәннәр аңа. — Килсеннәр, әзерләгән сыйларыбызны ашап, кунак булып китсеннәр, рәхмәтебезне бөек Сталинга җиткерсеннәр», — дигәннәр. Карт, авылның ике яшь егетен ияртеп, олы юлга кичә таң белән килеп баскан, совет сугышчылары кытайча, ә кытайлар русча белмәгәнгә, үзенең теләген аңлата алмыйча аптырап беткән. Кичә иртән, аннары бераз соңрак кытайча белүче берничә кеше очраган да булган, ләкин алар аңа бары рәхмәт әйтеп кенә, бик ашыгып китеп барганнар. «Чакыруыгыз өчен бик рәхмәт, кызганычка каршы, кунак булып бара алмыйбыз, вакытыбыз сыйдырмый, японнарны тар-мар итеп бетерергә кирәк. Әгәр кире әйләнеп кайтканда, юлыбыз моннан узса, бик рәхәтләнеп керәчәкбез»,—дигәннәр алар һәм ашыгып китеп барганнар, шулай да иптәш Сталинга авыл халкының рәхмәтен җиткерергә вәгъдә биргәннәр. Чжу карт белән бергә килгән ике егет, кунак алып кайтудан өмет өзеп, кичә кич авылларына кайтып киткәннәр. Чжу калган, үзенең зур
14 
 
тәҗрибәсеннән чыгып: «Сые булганда, сыйланучы табылыр», дигән. Әмма сыйланырга теләүче табылмаган. — Капэтан,— диде ул, майорга карап, аны, башка кытайлар кебек үк, капэтан дип олылап, — Чжу картның, чакыруын кире какмагыз, авылыбызга кереп, кунак булып чыгыгыз, — диде һәм, кулларын күкрәгенә куеп, чал чәчле башын тагын түбән иде. — Кеше аштан олы түгел. Тик дошманнар гына аштан баш тарталар, ә сез, Сталин солдатлары, руслар, иң якын дусларыбыз, туганнарыбыз. Сез азат иттегез безне... Майор да урыныннан торган иде, ул аны, аркасыннан сыйпап, олылап, яңадан табын янына утыртты. " . — Башта безнең белән бергә аштан рәхим итегез, — диде ул аңа,— соңыннан уйлашырбыз. Лейтенант Дугаров аның сүзләрен тагын тәрҗемә итте. Әмма Чжу карт табындагы азыкка кул сузмады, елмаеп, тагын бер мәртәбә башын иеп, җавап бирде: — Беренче булып без сезне кунакка чакырабыз. Безнең чакыруны башта сез кабул итәргә тиеш. Майор Михайлов аның чакыруын кабул итмичә булдыра алмады. Чжу карт тик шуннан соң гына табындагы азыкка кулын сузды. Аның ашыйсы килгәне, хәтта ач икәне сизелеп тора иде, ләкин ул, нәфесен тыярга тырышып, кулындагы икмәк белән колбасаны ашыкмый гына капты һәм. ләззәтен озаграк татырга теләп булса кирәк, башын бер якка кыйшайта төшеп, тәмләп чәйнәргә тотынды. Бераз капкалаганнан соң гына ул, лейтенантка карап, аның тәрҗемә итүем үтенде: — Безнең авыл янында совет сугышчылары булмадылар түгел, булдылар,— диде ул, — тик алар бик каты сугышып уздылар, танклары эченнән чыкмадылар. Атышлар тынгач, без, хәлебез хәленчә, күчтәнәчләр күтәреп чыктык, ләкин ул вакыт инде танклар бик ерак киткәннәр иде. Шулай итеп, алар сыйларыбызны татып карамыйча узып киттеләр. Безнең халыкта бер мәкаль бар: туй күрке кунак белән, дигән мәкаль. Без хәзер азатлык туен үткәрәбез. Ә безне азат иткән кунаклар авылыбызга кермичә үтәләр дә үтәләр. Шулай булгач, рәхим итеп әйт, капэтан, — диде ул, һаман да майорга карап сөйләвендә дәвам итеп,— пң кадерле кунакларыбыз түрдә утырмагач, туебызның нинди күрке булсын? Шуннан соң без нинди йөз белән башка авылларга күреник? Аннары мин, Чжу карт, ничек итеп кунаксыз кайтып керим? Авыл халкы күзенә ничек күреним? Башсыз кайту артыграк булыр иде миңа! Бездә болай диләр: ашны кире кагуга караганда, таш белән ору артыграк, диләр. Рәхмәт сиңа, капэтан, ашны кире какмадың, Чжү картның ак чәчен хур итмәдең. Күктәге таң йолдызы шикелле җемелдәп яшә, вансуй! 1 —диде һәм тагын бер тапкыр башыи иде. Без Мифу авылына барыр өчен, Чжу картны яныбызга утыртып, өч юл чатына барып җиткәч, шунда басып торган әлеге өлкән сержант кулындагы кызыл флажогын күтәрде, машинабызны туктатырга кушты. Л1ашина туктагач, ул, майор янына килеп, кытайга карамаска тырышып, пышылдап кына әйтте: — Иптәш майор, тау араларында бүленеп калган япон подразделе- ниеләре бар. Әле кичә төнлә генә ул якта каты атышлар булып алды. Мин ул кадәр еракка аерылып кермәскә киңәш итәр идем. Нәрсә әйтсәң дә, иптәш майор... Провокация булмасын... гоминдапчы кытай түгелме икән? Гоминданчыларны үзегез беләсез, аркага пычак кадарга гына торалар. Тикшердегезме соң үзен?.. Майор Чжу картка карап алды. Карт, өлкән сержантның ни сөйләгәнен аңларга’теләгәндәй, үзенең кара кысык күзләре белән аңа таба жылы, якын итеп карап тора идс. Майор бераз уйланып торганнан соң гына җавап бирде: 
                     1 Вансуй — ун мең ел яшә! 
15 
 
— Сораштыргаладык. Мондый кешенең алдакчы булуы мөмкич түгел. — Мин дә болай әллә ни шикләнерлек нәрсә күрмим күрүен, — диде өлкән сержант, аның фикере белән килешә төшен, — шулай да, иптәш майор, саклану зарар итми. Сезнең пистолетлардан башка коралыгыз юк бугай? Әгәр теләсәгез, мин сезгә ике граната бирә алам. Майор башын селкеде. Бу аның кирәкми дигән сүзе иде. — Алайса, бер генә минутка, — диде өлкән сержант һәм, палатка янындагы иптәшләренә таба борылып, кулын изәп кычкырды: — Степанов, ботинкаңны алып кил! Палатка янында нәрсәдер эшләп йөргән солдатларның берсе өлкән сержантка таба борылып карады да, ишеткәнлеген белдереп, кулын күтәреп алды һәм шунда ук, иелеп, палатка эченә абаланып кереп китте. Бер минут та үтмәде, ул аннан бер пар ботинка алып чыкты, күкрәгенә аскан автоматын уң. кулы белән тота төшеп, таза, җиңел адымнар белән безнең янга йөгереп килде. Бөтен тәртибен китереп сәлам биргәч, кулындагы калын олтанлы шактый таза ботинкасын Чжу картка сузды һәм, сап-сары кашларын сикертеп җибәреп: — Мә, картлач, рәхәтләнеп ки, минем төсем булсын!—диде. Аның киң күңелле, шаян һәм сөйләшергә ярата торган егет икәне бөтен хәрәкәтеннән сизелеп тора иде. — Гвардия рядовое Степановны исеңнән чыгарма! Ул ботинка белән мин Германияне адымлап таптап чыктым. Син аның олтанына гына кара. Никадәр кадак кагылган аңа!—диде ул һәм бер-берсенә янәшә китерелеп, тыгызлап кагылган, шомарып беткән зур эшләпәле кадакларга кулы белән шапылдатып сугып куйды.— Нинди кадак дип беләсең син моны, картлач? Безнең армия сугышып алган немец шәһәре яисә зуррак пункты саен бер кадак кагылган аңа. Менә нинди кадаклар алар. Юкса, мин ничә шәһәр, ничә пункт алганыбызны каян хәтерләп бетерер идем. Эшем ул гынамыни минем! Өлкән сержант, елмаюын басарга тырышып, аның беләгеннән тотты: — Я, җитәр инде, тел бистәсе! Майордан яхшы түгел. — Нәрсә яхшы түгел?—диде солдат һәм чаткыланып торган шаян соргылт күзләрен майорга текәде. Л1айор аңа сөеп карап тора иде. — Иптәш майор да гвардеец Степановны белеп китсен, бер исенә төшер- мәсә, бер исенә төшерер. Бу ботинканы мин Сары диңгезгә хәтле киеп барырмын дип уйлаган идем, иптәш майор. Булмады. Каһәр төшкән японнар, кәрлә булсалар да, бик каты йөгерәләр. Бер туздырып ташлагач, артларыннан куып җитеп булмый. Җиңелрәкне кияргә туры килде. — һәм ул чын дегет исе аңкытып торган күн итегенең балтырына шап итеп сугып алды. — Җиңел дә, уңай да! Хуш, картлач, салмый ки. Барыбер, нәсел-нәсәбеңә җитәр. Ул, безнең барыбызда да җанны рәхәтләндергәч шаян, күңелле тойгы калдырып, таза-таза атлап китеп барды. Чжу карт, рядовой Степановка рәхмәт әйтә алмыйча калуына борчылып, урыныннан тора башлаган иде, ләкин аны майор кул ишарәсе белән яңадан урынына утыртты. — Утыр. Безнең гвардеецларга бөтен дөнья рәхмәт әйтә. Ул рәхмәтләр арасында, бәлки, синеке дә бардыр. Чжу карт, гвардеец Степановның һәм майорның тәрҗемә ителмичә калган сүзләрен аңламаса да, аларның бик яхшы нәрсә турында сөйләгәннәрен күңеленнән төшенә һәм рәхмәтле күзләре белән бер ераклашып барган Степановка, бер үзенең аяк астында яткан калын табанлы ботинкага карый иде. Безнең машинабыз сулга борылып, як 2 һәм дагасыз ат аяк эзләре белән чуарланган, шинасыз көпчәк эзләре беленеп яткан тар юл буйлап
                     2 Як — йорт .хайваны; өстено йөк төяп то, җигеп тә йөриләр. 
16 
 
кызу гына китте. Каршыбызда ялангач тау тармаклары күренә. Алар минут саен якынлашканнан-якынлаша баралар, безне үз урталарына алырга теләгәндәй, уңга һәм сулга җәеләләр. Колакларыбыз янында җил сызгыра. Көпчәк асларына туры килгән кайбер вак ташлар машина канатларына шакылдап килеп бәреләләр, я жыелдап һавага атылалар. Картыбызның машинага беренче утыруы булса кирәк. Ул, майор белән минем арада утыруына карамастан, эшләпәсен ике тез арасына кысып, күзләрен йомган, тамырлары беленеп торган ябык куллары белән утыргыч кырыена чатырдап ябышкан. Майор аңа тәрҗемәче аркылы бер-ике сорау биреп караган иде, ләкин аннан җавап ала алмады. Ул бары, машинаның шулкадәр тиз йөрешенә исе китеп, башын гына селкеде. Аннары майор да, аның хәлен төшенеп, сорашуыннан туктады. Без, кечерәк бер сыртны үтеп, ике тау тармагы арасында җәелеп яткан, бәрәңгеләр, гаоляннар, чумизалар шаулап үсеп торган уйсулыкка барып төштек. Уйсулыкны ниндидер тар, йөгерек елга кисеп үтә. Еракта кечкенә генә авыл күренә. Чжу карт аның үз авыллары икәнен кул ишарәсе белән аңлатты. Без яшь урманнар шикелле куе булып, калкып үсеп торган, әлегә өлгереп җитмәгән гаоляннарга, җеп белән тигезләп сызылгандай туп- туры сузылып яткан бәрәңге буразналарына, анда-санда күренеп калган карбыз җирләренә карый-карый барабыз. Күпер төбенә җитәрәк, шофер машинаның йөрешен әкренәйтте. Чжу карт күзләрен ачты. — Сезнең җирләрме бу?—диде майор аңа тәрҗемәче аркылы. Карт әркүле һәм мәсхәрәле елмайды: — Каян килеп безнеке булсын ул?! Ван Ю-чан җирләре бу. Алпавытныкы. Аның җире бик күп. Тегендә дә, монда да. — Чжу карт кулларын уңга таба да. сулга таба да киң итеп изәде. — Барысы да аныкы. — Ә сезнеке кайда? Карт тау итәкләренә таба күрсәтте: — Әнә анда. Дымсыз ‘урыннарда. — Боларны кем эшли соң? Алпавыт җирләрен? — Без,—диде карт һәм тагын әрнүле елмайды. — Кем эшләсен тагы. Без сукалыйбыз, без чәчәбез, без урып-җыеп бирәбез. — Моның өчен күпме түли ул сезгә? Карт сул кулын гына селтәде һәм нәрсәдер мыгырданды. Тәрҗемәче кайтарып сорамады, чөнки без кытай крестьяннарының алпавытлар тарафыннан бик каты эксплуатацияләнгәнен белә идек. Машинабыз, җимерелеп төшәргә торган күперне сакланып кына үтеп, йөрешен тагын кызулатты. Чжу карт күзләрен тагын йомды, тагын куллары белән утыргычка ябышты. Берничә минуттан инде без Мифу авылы янында идек. Бу авыл да, бу тирәдәге башка бик күп авыллар шикелле, балчык крепость белән уратылып алынган. Мылтыктан атар өчен аның кайбер урыннарына кечкенә-кечкенә тар тәрәзәләр ясалган. Крепость капкасы ачык. Капка янында бала-чагалар чабышып йөри, берничә кеше, безнең якынлашканны көтеп, туктап карап тора... Без, машинабыз белән капканы үтеп, бер-берсеиә бик якын китерелеп, тыгыз итеп салынган, сөзәк түбәле, кәгазь тәрәзәле, карасу балчык фанзалар арасына барып кердек. Капка янындагы кешеләр безнең арттан йөгерешеп керделәр. Машина туктады. Чжу карт аяк өстенә торды, кулындагы камыш эшләпәсен һавада болгап, тәбәнәк фанзаларга таба карап, тантаналы тавыш белән нәрсәдер кычкырды. Мин, аның сүзләрен аңламасам да, тавышының горур һәм тантаналы икәнен, хәтта бу горурлыкның, бу тантананың 
2. ,С. Ә.- № G. 17 
 
Чжу картның йөзенә дә чыкканын сизеп алдым. Аның кара күзләре яңадан очкынланып яна, ә үзе очарга теләгәндәй җилпенә иде. Без машинадан төштек, ә Чжу карт баскан килеш калды һәм миңа билгеле булмаган тантаналы сүзләрен кычкыруында дәва4м итте. Балчыклы салам түбәле вак-вак фанзалардан, ишек алларыннан башта ялангач һәм ярым ялангач бала-чагалар атылып килеп чыкты, аннары яланбашлы, барысы да берүк төсле дип әйтерлек киемле ирләр, хатын- кызлар чыга башлады. Алар, шау-гөр килеп, шатланышып, безгә таба йөгерешеп килделәр һәм, безне сырып алып, нәрсәдер әйтә-әйтә, кул- ларыбыздан кысарга, киемнәребезгә орынырга, аркаларыбыздан сөяргә тотындылар. Без инде тәрҗемәсез генә, кул кысышулар, күзгә-күз карап елмаешулар һәм мәгънәсе барыбызга да бик ачык билгеле булган «Сталин!», «Совет!», «Шанго!» сүзләре белән генә аңлаша башладык. Майор янына килеп туктаган җөйле яңаклы бер карт, нәрсәдер әйтеп, хәтта аны кочып та алды, ә бала-чагалар, безгә булган шундый яхшы мөнәсәбәтне күргәч, бөтенләй кыюланып киттеләр, бер-берләрен этеп-төртеп машинага, Чжу карт янына менеп кунакладылар. Чжу карт, бу шау-шуны берничә минут елмаеп карап торганнан соң, тагын нәрсәдер кычкырды һәм янындагы балаларны, эшләпәсе белән өркетеп, машинадан куып төшерде, бармак янады. Аннары ул, җыелып торган халыкка таба борылып, кулын күтәрде, аларны тәмам тынычландырырга тырышып, ашыкмый гына сөйли башлады. Минем янда басып торган лейтенант Дугаров аның сүзләрен миңа кыскача тәрҗемә итә барды. Ул болай дигән икән: — Болар дөньяның иң зур кешесе бөек Сталин тарафыннан җибәрелгән солдатлар. Сталин аларга әйткән: барыгыз, кытай халкын япон ерткычларыннан азат итегез, дигән, аннары кытайлар үз еланнарын үзләре нишләтәсен белерләр, үзләренә кирәк туры юлны табарлар, дигән. Ул юлны табарбыз без. Безнең улларыбыз инде бик күптән шундый туры юлны эзләп киттеләр. Алар, ояларына кайткан ирекле кошлардай, озакламыйча кайтып килерләр, ничек яшәргә кирәк икәнен өйрәтерләр. Карт, әллә матуррак сүз эзләп, әллә инде каядыр еракка киткән улын сагынып, берничә секунд туктап, уйланып торды. — Дусларыбыз кунакка килделәр, чакыруыбызны кире какмадылар,— диде аннары ул. — Кадерле кунак алар безгә... Алар мине, гомерендә яктан башка хайванга атланмаган картны, үзләренең атсыз арбаларына утыртып алып кайттылар. Бу арба шундый кызу йөри, аны һавадагы бөркет тә, тау араларындагы кискен җил дә КУЫП җитә алмый... Алармине олы юлда утырттылар. Мин һавадан кайттыммы,әллә җирдән кайттыммы, — белмәдем. Күземне йомып, ачарга да өлгермәдем, Мифуга кайтып җиттем. Менә нинди арба ул! Мин аларның яшь капэ- таннарыннан сорашып белдем (безнеңчә кош кебек оста сайрый ул): алар илендә тормыш та шушы атсыз арба кебек җиңел бара икән. Менә нинди икән аларда тормыш! Безнең бабайлар әйтәләр иде: җәйге муссон җиле диңгездән исә, ә бәхет көнбатыштан килә, диләр иде... Без ул бәхетне бик озак көттек. Жил диңгездән дә исте, диңгезгә дә исте, ә бәхет һаман килмәде. Менә ул бәхетне безгә алар алып киләләр. Руслар! Менә кемнәр алар! Чжу карт, сүзе беткәнлеген белдереп, эшләпәсен селкеде дә, эрелеген саклап, машинадан ашыкмый гына төште, балаларга тагын, нәрсәдер әйтеп, бармак янады, — машинага якын килмәскә кушты булса кирәк. Халык яңадан шауларга, гөрләргә тотынды. Карт безне үзе белән бергә барырга чакырды. — Сез бара торыгыз, — диде миңа майор, — мин бу ыбыр-чыбырны бераз әйләндереп килим әле. Күрәсеңме, машинага нинди гаҗәпләнеп
18 
 
карап торалар, беренче тапкыр күрәләр булса кирәк. Рәхәтләнеп калсыннар бер. Ул машинага бик кызыксынып карап торган балалардан бер читкә баскан, кояшта янып, бакыр төсле булган, бөтенләй ялангач җиде-сигез яшьлек бер малайга карап, кулын изәде, аны үз янына чакырды. Малай башта, бераз шикләнеп, кашларын җыерып, аңа маңгай астыннан карап торды, урыныннан кузгалмады, аннары майорның зәңгәр күзләре һаман да җылылык чәчеп елмаеп торганын күргәч, әкрен генә көлеп җибәрде, шулай да килергә теләмәде. Чакырып та килмәгәч, майор аның янына үзе китте. Малай, атылып качарга әзер булып, талпынып куйды, сагайды, ләкин курку катыш гаҗәпләнгән кысык күзләрен майордан ала алмыйча, нәрсәдер көтеп, үзен көчхәл белән тотып калды, бары читкәрәк кенә авышты. Майор аның янына иелде, елмаеп, иягеннән тотып сөйде, аркасыннан сыйпады, шуннан соң бала яңадан тавышсыз гына көлә башлады. — Әйдә, машинага утыртам үзеңне, — диде майор аңа, кулы белән машинаны күрсәтеп, бала аңламагач, аны ике кулы белән күтәреп алды. Малай, куркып, чәрелдәп кычкырып җибәрде, әмма шунда ук ул, куркыныч түгел икәнен, ә, киресенчә, таныш булмаган, гомерендә беренче тапкыр күргән бу зәңгәр күзле, яхшы ниятле кешенең кочагында рәхәт икәнен сизеп, тынып калды, шулай да әле аның кара күзләре зур булып ачылган иде. Майор /Михайлов аны, кочаклап сөйгәннән соң, машинага алып килеп утыртты. Тирә-юньдәге балалар, моны күреп, күз ачып йомганчы майор янына өелештеләр, барысы да дип әйтерлек, аның кочагына керергә теләп, кояшта кап-кара булып янган кечкенә генә кулларын аңа суздылар. Майор аларны, берәм-берәм күтәреп, машинага утырта башлады. Кайбер зуррак малайлар, урын калмавыннан куркып, каяндыр килеп чыккан бу яхшы кешенең утыртканын көтмичә, үзләре үк менеп утырыштылар. Бу хәлне күргән кытайлар, тынып калып, нәрсә әйтергә белмичә, гаҗәпләнеп һәм Шатлыкларыннан елмаеп карап торалар иде. Чжу карт, минем беләгемнән тотып, әлеге ялангач малайга төртеп күрсәтте: — Анасыннан башка беркем янына да бармый торган малай ул. Бик ятсына торган. Өркетелгән кыр кәҗәсе кебек. Кыр кәҗәсе дип атыйлар да аны. Күрәсеңме син, ә капэтаннан ятсынмады... Ятсынмады... Аңа барды. Хәтта кочып та алды... Я алла, русларның кем икәнен алар да беләләр... Хәер, балалардан да сизгер җан юк дөньяда... Чжу картның бик нык әсәрләнгәнен, күзләре яшь белән тулганын мин тик шунда гына күреп алдым. Дугаров, аны юатырга теләп булса кирәк, аркасыннан сөя-сөя, аңа нәрсәдер әйтте. Чжу Фан, борынын еш-еш тарткалап, яңаклары буйлап тәгәрәгән күз яшьләрен кул аркасы белән сыпырып алды. Майор руль янына үзе менеп утырды һәм машинаны урам буйлап алып китте. Бер-берсенә тотынышып утырган балалар шаулыйлар, нәрсәдер әйтеп кычкыралар, көләләр, ә берсе өзлексез гудок кнопкасына баса, өзек-өзек сигнал бирә иде. Чжу карт безне, бик олылап, үз өенә алып китте. Әгәр мондагы тар тыкрыкларны урам дип атарга мөмкин булса, без, вак балчык фанзалар тезелешеп утырган шундый урамнарның берсен үтеп, уңга борылдык һәм Чжу карт фанзасына таба киттек. Әле генә узган урам шикелле үк, бу урамны да, мондагы өй тирәләрен дә, безне көтеп булса кирәк, чиста итеп себергәннәр. Ике фанза арасына кереп кысылган капкалар янында ак ташлар өелеп тора һәм, безнең якны хәтерләтеп, анда-санда колга башларына куелган сыерчык
2* 19 
 
оялары күренә. Тар, кысрык ишек алларында яссы гәүдәле, салынкы корсаклы кара дуңгызлар йөри, озын тәртәле кул арбалары, җигеп йөри торган ике көпчәкле зур арбалар, килбәтсез агач сукалар, хуҗалыкта кирәк булган башка нәрсәләр күренеп-күренеп калалар. Тавыкларның куркытып кытаклаганы, әтәчләрнең, аларны борчылмаска, курыкмаска өндәп, гайрәтләнеп кычкырган тавышлары ишетелгәләп китә. Урам башында сиртмәсе койрыгына зур ак таш тагылган, сусыз чиләген ачуланып югары күтәргән бер кое күренә. Ул да, нәрсәсе беләндер, бала чагымны, иске авылны хәтерләтә. Кайбер фанзаларның тәрәзәләре ачык, ә кайберләренең ябык булса да, пыяла урынына ябыштырылган, кайчандыр ак булган, ләкин вакыт узу белән инде саргайган, каралган кәгазьләре теткәләнеп беткән. Аларның тасмаланып, телем-телем салынып торган кисәкләре, нәрсәдер сөйләргә, нәрсәдер аңлатырга теләгәндәй, әкрен генә, моң гына җилфердиләр. Бу тәрәзәләрнең барысыннан да — ябыгыннан да, ачыгыннан да — тонык күзләрен чекрәйтеп, мәрхәмәтсез ярлылык, мохтаҗлык карап тора. Без Чжу карт фанзасы янына барып җитәрәк, төсе уңган, берничә җиренә пөхтә итеп ямау салынган соры кофта белән күк чалбар кигән, сумаладай кара толымнарын салындырып җибәргән бер яшүсмер кыз, безнең яннан йөгереп узып, урамга караган фанза ишеген ачты һәм, яңа өлгергән карлыган төсле чем-кара күзләрен безгә текәп, баскан урынында туктап калды. Карт, кызга таба башы белән ымлап, безгә әйтте: — Кызымның кызы. Анасы үлде. Без, кулыбызны пилоткабыз янына күтәреп, аңа ихтирам белән сәлам бирдек, — Әйт,—дидем мин тәрҗемәчегә, — кызы бик матур икән, аның да бәхетле булуын телибез. Дугаров, минем сүзне тәрҗемә иткәч, карт канәгатьләнеп хихылдап көлеп җибәрде һәм, мактавыбыз өчен рәхмәтен белдереп, биленә хәтле бөгелде. Ул арада майор да, машинасы белән каяндыр әйләнеп, каршы яктан килеп чыкты һәм Чжу карт фанзасы янына килеп туктады. Шатлыкларыннан нишләргә белмәгән балалар һаман да нәрсәдер әйтеп кычкыралар, шаулашалар, гөрләшәләр, туктагач та, машинадан төшәргә теләмиләр иде. Чжу карт фанзасы да тышкы күренеше белән мондагы тәбәнәк балчык фанзалардан бернәрсәсе белән дә аерылып тормый иде. Без, бер почмакка зур казан куелган, тәбәнәк түшәмле, җир идәнле кара якны үтеп, шундый ук җир идәнле, ләкин яктырак та, зуррак та булган икенче бүлмәгә барып кердек. Бу терлек-туар кертелми торган ак як иде. Бүлмәдә мичле таш сәке өстенә аякларын бөкләп менеп утырган, яртылаш агара башлаган чәчен башы артына җыйнак кына өеп куйган,, кечкенә, ябык гәүдәле карчыктан башка берәү дә юк иде. Ул безнең керүебезне һәм сәламебезне кара кысык күзләре белән сизелер-сизелмәс кенә елмаеп каршы алды, кулларын тезенә куйган килеш, сәҗдагә киткәндәй берничә мәртәбә иелеп, башын иде. Без, аның Чжу Фан карчыгы икәнен белгәч, тагын бер мәртәбә кулларыбызны пилоткабыз янына күтәреп алдык. Безнең килү хөрмәтенә булса кирәк, идәнгә, бүлмәнең яртысын алып буйдан-буйга сузылган сәке кырыйларына, тәрәзә төпләренә зәңгәр һәм сары кыр чәчәкләре белән аралашкан ямь-яшел үлән сибелгән. Аңа шиңмәсен өчен су бөркегәннәр булса кирәк, — салкын бәреп тора һәм шиңеп барган кыр чәчәкләре исе килә. Безнең белән бергә, өй хуҗасыннан башка, тагын биш-алты кеше керде. Алар арасында әлеге җөйле яңаклы, бер күзен өзлексез кыскалап тора торган карт та бар иде.  
20 
 
Озата килгән кешеләр ишек төбендә калдылар. Аларның үзара тамак төбе^белән сөйләшкәннәре, бала-чагаларның, уйнашып булса кирәк, бсрберсенә эндәшеп кычкырган тавышлары гына ишетелә. Без күрсәтелгән урыннарыбызга утырырга да өлгермәдек, сәке өстендәге карчык, урыныннан торып, тәрәзә өстенә кыстырып куйган озын агач саплы, бизәкләп эшләнгән бакыр башлы трубкасын кулына алды. Шунда ук ул яңадан аякларын бөкләп урынына утырды һәм камыштай коры бармаклары белән ашыкмый гына трубкасына тәмәке төя башлады. Чжу карт исә, фокус күрсәтүче артист осталыгы белән чакма чагып, ут кабызды, аңа бераз өреп торды һәм пыскып төтенләп торган мамыкны карчыгына сузды. Карчык, трубкасын бер-ике мәртәбә шаулатып суырып, чал чәче һәм ямаулы чалбары төсле үк соргылт төтенне кечкенә борын тишекләреннән нечкә генә сузып чыгаргач, бер кулын күкрәгенә куеп, икенче кулы белән трубканы майорга тәкъдим итте. Без инде мондагы халыкларның кадерле кунакларны башта трубка белән сыйлаганнарын белә идек. Майор трубканы бер-ике суырды да миңа бирде. Өй эчендә, безнең баш очыбызда, тармакланып сузылган, ниндидер үлән кушылган хуш исле тәмәке төтене талпынып йөзә башлады. Трубка лейтенант Дутаров һәм сержант Шакиров кулыннан үткәч кенә әлеге җөйле картка күчте. Бу инде аның мондагылар арасында ихтирамга иң лаеклы кеше икәнен күрсәтә иде. Трубка шулай кулдан-кулга күчеп чыкканнан соң гына карчык, сәкедән төшеп, кара якка чыгып китте. Майор белән картлар арасында кызу әңгәмә башланды. Картлар сугыш хәлләрен һәм Советлар Союзындагы тормышны сорашалар иде. Ләкин мин аякларын бик оста бөкләп, я сәкегә, я идәнгә утырган картларның тавышларына, Дугаровның тәрҗемә иткән сүзләренә колак салмадым. Минем бөтен күңелемне ике тәрәзә арасына күпереп торган ал кәгазь чәчәкләр белән бизәп куелган, безнең барыбызга да бик якын, бик кадерле булган, безгә Зур Хинган таулары аша үтәргә, кытай халкын япон империалистларыннан азат итәргә приказ биргән кешенең рәсеме биләгән иде. Дөресен әйтергә кирәк, мин аның рәсемен таулар арасындагы кытай авылында күрүемә гаҗәпләнмәдем, аларның бу рәсемне берәр журналдан, китаптан кисеп алулары яисә совет сугыш- чыларыннан алып калулары бик мөмкин. Мине гаҗәпләндергән нәрсә: бу кадерле рәсемдә кытай халкына гына хас булган, башка бер халыкта да кабатланмый торган ниндидер бер чалымның барлыгы иде. Ул гына да түгел: бу чалым бер караганда бик ачык сизелә, ә икенче караганда, инде син аны таба алмыйсың. Бу гаҗәп рәсемгә минем бик зур игътибар белән карап утыруымны җөйле карт сизгән булса кирәк. Ул, буыннары калкып чыгып торган бармаклары белән теземә орынып, күзләрен рәсемгә юнәлтте: — Сталин! — һәм, аны олылап, бөеклеген аңлатырга теләп, кулын күтәрә алган кадәр күтәрде: — Сталин! Картлар сөйләтүләреннән туктадылар. Л1ин рәсемне алып карарга рөхсәт сорадым. Чжу карт, сәке өстенә менеп (ул инде аягына киндер чүвәк кигән иде), аны бик зур ихтирам белән алып бирде. Рәсем художник каләме белән ясалган иде. Бары тик тушь белән генә эшләнгән, китап бите күләменнән зур булмаган бу рәсемгә художник бөтен иҗат көчен, бөтен дәртен, сәләтен салган булса кирәк. Иптәш Сталин безгә таба, һәрвакыттагыча якын итеп, җанлы шикелле карап тора. Рәсем астына шул ук чем-кара кытай тушы белән «1939» цифрлары куелган. Димәк, художник оу рәсемне Маньчжурия өчен иң авыр, иң караңгы елларда ясаган. Әгәр бу иҗатның авторы япон жандармнары 
21 
 
кулына эләккән булса, алар художникны, канга батырганчы кыйнап, төрмәгә утырту белән генә канәгатьләнмәсләр, бәлки самурай кылычы белән аның башын да чабып өзәрләр иде. Билгесез художник курыкмаган, ясаган. Мин, әлеге чалымны эзләп, рәсемне ераккарак тотып карадым. Ул чалым яңадан күренеп китте һәм шуның белән бергә рәсемдә яшьлек көче нурланып янып торганын да күреп алдым. — Карагыз әле, иптәш майор, болай карагач, рәсемнән яшьлек көче ташып тора, иптәш Сталинның яшь чагын бик хәтерләтә. Майор, кызыксынып, рәсемне кулына алды, аны бер якын, бер ерак тотып карый башлады. Чжу карт, безнең нигә алай каравыбызны төшенеп, мәгънәле елмайды: — Бөек кешеләр бервакытта да картаймыйлар,—диде. — Алар мәңге яшь калалар. Рәсем остасы аның өлкән ир икәнен дә һәм мәңге яшь икәнен дә күрсәткән. Моны бик, бик осталар гына ясый беләләр. Дөрес булса, бу рәсемне Ци Бай-шинең 1 иң яраткан, иң оста шәкерте ясаган, диләр. Ци Бай-ши исә рәсемгә табигатьнең үзеннән өйрәнгән. Табигать кебек оста ул. — Кайдан алдыгыз бу рәсемне? — диде майор. Дугаров аның соравын тәрҗемә итте. — Аның тарихы озын,—диде карт. — Сөйли башласаң, аны бер таңнан алып икенче таңга чаклы сөйләргә кирәк. Без аның кыска гына сөйләп бирүен үтендек. Карт сәкегә җәелгән камыш палас өстенә уңайлабрак утырды, тезләре астына туры килгән, шиңә башлаган чәчәкле үләннәрне кулы белән учлап алып, түр башынарак ыргытты да, алдына карап, бармаклары белән сакалын сыйпый-сыйпый уйланып торды. Шулай берничә секунд утырганнан соң, ул башын күтәрде һәм, безгә карап, ашыкмый гына сөйли башлады. Менә нәрсә сөйләде ул: — Илебезне японнар килеп баскач, хәлебез тагын да читенләште. Элек безнең җилкәдә үз алпавытларыбыз белән үз чиновникларыбыз гына утыралар иде. Аннары японнар да менеп атландылар. Барысы да безнең җилкәдә, менә монда, — диде Чжу карт һәм, әрнүле елмаеп, кулы белән җилкәсенә сугып куйды. — Тормышыбызның болай да яме юк иде, бөтенләй ямьсезләнде. Ышанмассыз, асыл кошлар да бизде илебездән. Ә козгыннар артты. Козгыннар алар үлек күп җирдә очалар. Хайван үләксәләре дип уйламагыз тагы, кеше үлекләре күбәйде. Кешеләр юлда егылып үлә башладылар... Без—чыдамлы халык. Ачлыкка да, газапка да чыдарга өйрәнгән. Ләкин, диңгезнең чиге булган кебек, чыдамлылыкның да чиге бар. Сез күргәнсез, без як җигеп йөрибез. Атланып та йөрибез аңа. Бик чыдамлы хайван. Теләсә нинди тауга менә ала. Ашатырга да әллә ни кирәкми. Үзебез кебек үк талымсыз. Бик чыдамлы. Әмма аның чыдамлылыгының да чиге бар. Әгәр син аның өстенә бер капчык борчак саласың икән, ул аны «эһ» тә итми күтәрә. Тауга да менә. Тагын бер капчык салсаң, аны да күтәрә. Тез буыннары калтырый калтыравын, шулай да көч-хәл белән алып бара. Әгәр инде шуның өстенә үзең дә менеп атлансаң, чыдамый, сыгыла да төшә. ЛАенә без дә шулай сыгылып төштек... Як сыгылып төшә дә ята, тормый. Ә кеше торырга азаплана, тырмаша, юл эзли. Бар шундый кешеләр: җилкәләрендәге йөкне алып ташлап, йөк салучының муенын буарга телиләр. Бездә аларны тау бөркете диләр. Күп булды андыйлар бездә. Ләкин берәм-берәм аларнын канатларын каердылар. Канатлары каерылган бөркетләр нишли алсыннар, — һавага күтәрелә алмыйлар. Ләкин алар һаман да бөркет булып 
’ Ци Б а н-ш и — атаклы халык художнигы. Хәзер ул 93 яшендә.
22 
 
калалар. Бөркет каны яши аларда. Канатлары каерылса да, бирешмә- сәләр, аларны инде бездә арслан егет диләр. Чжу карт, чем-каралыгын югалткан, ләкин һаман да әле очкынланып торган күзләре белән я майорга, я Дугаровка карап, тамак төбе белән ашыкмый гына сөйли, әйткән сүзләренең чын мәгънәсен тәрҗемәсез генә аңлатырга теләгәндәй, какча гәүдәсе белән алга таба ята төшеп, кулларын бер күтәрә, бер төшерә, күңел кичерешен чагылдырып, секунд саен үзгәрә барган, яңаклары эчкә батып кергән саргылт йөзе тимгелләнеп кызара бара. Ул Дугаров ишарә иткәч кенә туктый һәм аның тәрҗемәсен, аңламаса да, бирелеп тыңлап тора, аннары яңадан кызып, янып сөйләргә тотына. Мин аның кулларына, йөзенә карап торам, сүзләрен тәрҗемәсез генә аңларга тырышам. Бу минутта ул миңа үзе дә канаты каерылган, ләкин һаман да әле һавага күтәрелергә азапланучы хәлсез карт бөркетне хәтерләтә. Ул, очып китәргә теләгәндәй, кулларын бер күтәрә, бер төшерә. Картлар, аның сүзләрен раслап, башларын селкештергәләп алалар һәм ялгыз иҗектән торган ниндидер сүз әйтеп куялар. Кара якта хатын-кызларның кыштырдап йөргәннәре ишетелә, әлеге чемкара күзле кыз, әллә бабасының сөйләгәнен ишетергә теләп, әллә башкага, аратирә ишектән башын тыгып, караштыргалап ала. Тышта бала-чагалар тавышы әле һаман яңгырый. Алар кайдадыр уйныйлар булса кирәк. Карчык бер тотам ниндидер кипкән үлән алып керде, аларның озынракларын, юанракларын сайлап алып, шүрлекләрдә, тәрәзә төпләрендә торган вак-вак шешәләргә утыртып чыкты. Аның артыннан ук кергән кызы кулындагы утлы күмер белән шешәдәге үләннәргә ут төртте. Үлән-, нәр, хуш ис аңкытып, сизелер-сизелмәс кенә пыскып яна башладылар. Чжу карт, аяк очлары белән тавышсыз гына басып йөргән карчыгының һәм кызының хәрәкәтен күз кырые белән күзәтеп, сөйләвендә дәва.м итте: — Күптән инде, моннан җиде-сигез ел элек, шундый арслан егетләрнең берсе безнең авылга килеп чыкты. Кайтты дисәк, дөресрәк булыр. Авылыбызныкы иде ул. Аны бала чагында ук Хайларга, бер байга сатканнар иде. Кайткан, җаны тарткан, күрәсең. Улымның дусты иде ул. Беркөнне шул егет белән улым миңа әйтте: «Без китәбез, рөхсәтеңне бир», — диделәр. «Кая китәсез?» — дидем мин. «Кызыл Армиягә, — диде Ку Лан, әлеге егет. — Түзәрлек калмады. Без — кеше. Кеше булып яшисебез килә», — диде. Мин аның күзләренә карадым. Күзләрендә моңсулык та, кабынып, гөрләп китәргә торган’ чаткылар да бар иде. Мин аңа әйттем: «Әгәр син Мао Цзе-дун армиясенә бара торган юлны беләсең икән, алайса, син тагын бер нәрсәне белергә тиеш, — дидем. — Әйт син миңа: Мао армиясенә бөек Сталин үзе килгән, диләр. Дөресме шул. юкмы?»—дидем мин аңа. Егет бераз уйлап торды да әйтте: «Ачык белмим, әмма халык шулай сөйли»,—диде. Мин рөхсәт бирмичә булдыра алмадым: «Барыгыз, бөек Сталинга күктәге йолдызлар сапынча безнең авыл халкыннан сәлам әйтегез, Мао гаскәрен безнең якка да җибәрүен баш орып үтенегез»,—дидем мин. Алар, барысы биш егет, төнлә чыгып киттеләр... Сержант Шакиров, Дугаровның тәрҗемә итүен бүлеп, әйтеп куйды: - - Иптәш лейтенант, сез аңа әйтегез: иптәш Сталинның Мао Цзе-дун армиясендә бервакытта да булганы юк, диегез. Дугаров кытайча сөйли башлады,—тәрҗемә итте булса кирәк. Чжу карт Шакировка таба борылды һәм ашыкмый гына нәрсәләрдер әйтте. Лейтенант Дугаров кычкырып көлеп җибәрде. — Нигә көләсең?—диде майор. Дугаров аңлатып бирде. «Бөркетләр очканда, чыпчыклар посып яталар», дигән мәкаль бар икән аларда. Шакировка менә ул шуны әйткән,
23 
 
өлкәннәр сөйләшкәндә, кечеләр тыдлап кына торалар, дияргә теләгән. «Үпкәләмә, яшь егет, мин сине чыпчык белән тиңләштерергә теләмим. Син дә бөркет баласы. Тик әле синең каурыйларың ныгымаган. Ныгыр, син дә һавага күтәрелерсең», дигән. Картның сүзен майор Михайлов та ошатты һәм, аңа карап башын иеп, елмаеп куйды. Карт рухланып сөйләвендә дәвам итте: — Сталин апда булган. Походларда юл күрсәтеп барган. Сугышырга, җиңәргә өйрәткән. Аларпы таулар, елгалар аша үткәргән, унөч мең километр ияртеп барган, Шэньси, Ганьсу, Нинся провинцияләренә алып килгән. Ә син, яшь капэтан, булмаган, дисең! Әгәр Сталин булмаса, ул өйрәтмәсә, алар кара болыт кебек өерелеп килгән дошманнарын шулай кырып-себереп ташлый алырлар идемени? •Аннары син миңа шуны да әйт, яшь капэтан, әгәр ул булмаса, ул өйрәтмәсә, алар һавадагы кошлар кебек ирекле яшәрләр идемени? Сталин анда булган, /Мао Цзе-дунга үз теле белән әйткән: алпавытларны куыгыз, җирләрен крестьяннарга бүлеп бирегез, җирсезләр җирле булсын, ачлар тук булсын, дигән. Ә син, булмаган, дисең!.. Бер елдан Ку Лан тагын кайтты. Мин аның күзләренә тагын карадым. Анда инде моңсулык юк, бары чаткылар гына яна иде. Барысын да аңладым, йөрәгемә җыелган таш эреп китте. ДАин аннан сорадым: «Сталинны күрдеңме?» — дидем. «Күрүен күрмәдем, әмма күргән кешеләрне күрдем», — диде. Ә син, булмаган, дисең! Булмаса, Ку Лан шулай әйтер идемени?.. «Ә Маоны?» — дидем. «Күрдем»,— диде. Бәхетле егет. Картлар, аның сүзен юпьләп булса кирәк, башларын селкеп куйдылар һәм ялгыз иҗектән торган әлеге сүзләрен яңадан кабатладылар. — Бу рәсемне ул алып кайтып бирде, — диде карт, һәм лейтенант аның сүзләрен яңадан тәрҗемә итә башлады. — Аны миңа улым җибәргән. Авыр минутларда шуңа карасын, дигән... Ку Лан дусларын алырга кайткан иде. Алар киттеләр, без калдык... Авыр минутлар гына түгел, авыр көннәр, авыр айлар күп булды. Дөресе, җиңел минутлар булмады. Без менә бергә-бергә җыелыша идек тә аңа карый идек, зарыбызны сөйли идек... Җиңел булып китә торган иде... — Сора әле син аннан, бу рәсемне японнар ничек күрмәгән? — диде майор тәрҗемәчегә. Лейтенант аның сүзләрен тәрҗемә итте. Карт, хәзер әйтәм дигәндәй, уң кулын күтәрде һәм башын иде. — Без аны дошманнарга күрсәтмәскә, белдермәскә тырыштык. Японнар гына түгел, безгә дошман булганнарның барысына да. Стенаның да күзләре, колаклары .бар, диләр бездә. Дөрес, күрәсең... Сездә сугыш башланган ел иде. Без, картлар, шулай бүгенге кебек җыелган идек. Тагын да зураеп киткән кайгыларыбызны уртаклашырга, зарыбызны аңа сөйләргә теләгән идек. Сизми дә калдык, япон полицейскийлары акырып килеп керделәр. Алар алпавытта кунакта булганнар икән. Сүгенеп, кулларындагы камчылары белән каерылып суга-суга, котырган эт кебек, өстебезгә ташландылар. Мин шулай да рәсемне палас астына яшереп өлгердем. Мине аяк астына егып салдылар: «Кая яшердең?»— диләр. Дустым Ли Юнның яңагын камчы белән сугып ярдылар. Күзе шунда зәгыйфьләнеп калды. — Чжу карт җөйле яңаклы дустына таба ишарә итте. Дусты, нәрсәдер әйтеп, яралы яңагын безгә күрсәтте. Җөйләнеп калган яра эзе бармак киңлеге булып кызарып тора иде. — Өйнең астын өскә китерделәр. Бөтен нәрсәне ватып, җимереп бетерделәр. Хәтта сәке мичендәге көлне дә актарып чыгардылар. Таба алмагач, мине, урамга алып чыгып, тагын камчы белән кыйнадылар. /Менә, — диде карт һәм, күк күлмәген күтәреп, аркасы белән безгә таба борылды. Аның кабыргалары беленеп торган ябык аркасында камчы эзләре әле һаман ярылып ята иде.  
24 
 
— Рәсемне ничек тапмаганнар соң алар? — диде майор. — Тапмаулары гаҗәп иде шул, — диде карт. — Полицейскийлар китте. Мин егылган җиремнән тора алмадым. Күтәреп, сәкегә кертеп салдылар. Минем белән бергә өйдә булган кешеләр килеп, хәлемне белеп киттеләр. Ал ардан да сорадым, карчыктан да сорадым. «Алмадык»,— диләр. Яраларым гына түгел, йөрәгем дә әрни иде инде. Беләм, японнар тапмаганнар. Тапкан булсалар, алар мине шунда ук кыйнап үтергән булырлар иде. Фанзамны да яндырырлар иде. Алар миңа моны үзләре дә әйттеләр: «Бар, — дигәннәр иде, — бәхетең, ялганлаганнар икән»,—- диделәр... Бернәрсә төшенмичә, бик озак әрнеп, сызланып яттым... Уемда аның рәсеме генә: «Кая китте икән ул?» Шуышып, бөтен өйне актарып чыктым. Юк... Янымда бер кеше дә калмагач, кызым килеп утырды. Колагыма гына пышылдый: «Бабай, мин алдым аны, — ди. — Алар сине кыйнаганда, күлмәк эченә яшереп чыгып киттем», ди. Ул чагында әле кызым унбердә генә иде... Җаным рәхәтләнеп китте, әрнүләрем онытылды... Без бабасының сүзләрен ишек төбендә басып тыңлап торган әлеге чемкара күзле кызга карадык. Кыз, оялып, башын түбән иде, куллары белән кофта итәген уарга тотынды. — Күрәсең, Сталин безнең зарыбызны ишеткән, — диде карт, сүзендә дәвам итеп. — Сез аңа бездән, кытай халкыннан, агачтагы яфраклар санынча рәхмәт әйтегез, вансуй, диегез. Аның рәсеме тагын түребездә. Исеме мәңге телебездә булыр. Чжу карт сүзен бетерде булса кирәк, ишеккә таба борылып, нәрсәдер кычкырды һәм кулын изәде. Ишектән, тәбәнәк өстәлләр күтәреп, ике хатын килеп керде; безне олылап, өстәлләрен кулларында тоткан килеш билләренә хәтле бөгелделәр. Аннары өстәлләрне, бер-берсенә янәшә китереп, сәкегә уңайлап куйдылар. Яшүсмер кыз күк чәчәкле җамыяклар белән карандаш озынлыгындагы нечкә, очлы таяклар алып керде һәм алармы өстәл өстенә тезәргә тотынды. Бу таякларның инде без кашык урыныма тотылганын белә идек. Без, табын хәзерләүчеләргә комачауламас өчен, урыииарыбыздан торып, урамга чыктык. Анда безне юындырырга, сөлге тотып, көтеп торалар иде. ... Без, кунак булганнан соң, саубуллашып, машинага менеп утырганда, инде күләгәләр озынайган, кояш, кичке кызгылт нурларын сибеп. Зур Хинган артына керергә якынлашып бара иде. Чжу карт белән аның дусты Ли Юн безне бераз озатырга теләделәр, машинага менеп утырдылар. Ирләр, хатын-кызлар, бала-чагалар, безнең белән саубуллашып, кулларын селкеп: — Вансуй!.. Вансуй!..—дип кычкырып, безнең арттан кырга хәтле йөгереп чыктылар. Без тезләребезгә утырткан, гаҗәпләнүдән һәм Шатлыкларыннан күзләре шардай булган, бая утыру бәхетенә ирешмәгән балаларны капка чыккач төшереп калдырдык. Күпергә җиткәч, машинабызны яңадан туктаттык. Картлар төштеләр. Ли карт, майорның кулын җибәрмичә, аны батып барган кояшка таба борды. — Кояш һәр көнне, Сары диңгездән чыгып, Москва ягына китә,— диде Ли Юн һәм аның юлын кулы белән изәп күрсәтте. — Ул һәр көнне безнең зарыбызны, кайгыбызны алып китә иде, хәзер инде шатлыгыбызны алып китәр. — Аннары ул майор янынарак килде дә ярым пышылдап әйтте: — Алпавыт җирләрен нишләтик без?.. Алпавытның үзен?.. Мондый сорауларны инде без бик күп ишеткән идек. 
25 
 
— Үз властегыз урнаша башлады инде. Алар ничек кушсалар, шулай эшләрсез, — диде майор. Карт, аның фикере белән килешкәндәй булып башын селкесә дә, үзенекен әйтте: — Без үзебез власть... Безгә жир кирәк... Чжу картның да соравы бар икән. — Әйт әле, капэтан,—диде ул, майорның зәңгәр күзләренә төбәп карап, — яшерми әйт миңа: сезнең белән бергә Сталин килдеме, юкмы?., Мин аңа, башымны орып, үз телем белән рәхмәт әйтергә телим. Майор башын селкеде. Бу аның «юк» дигән сүзе иде. Карт ышанмады. Аның ышанмавы күзләренә чыккан иде. — Беләм,—диде ул, майорның кулын ике кулы белән кысып селкеп, — әйтергә ярамый... Сталин килмәсә, японнар шулай качкан булырлар идемени?!. Машинабыз яңадан кузгалып китте. Мин, борылышка житәрәк, артыма әйләнеп карадым. Картлар күпер төбендә басып торалар, безнең белән саубуллашып, зур камыш эшләпәләрен һаман селкиләр иде. 
« * Бу вакыйганы мин бүген, сөекле юлбашчыбызның рәсеменә карап, авыр кайгы аралаш исемә төшердем һәм... таулар арасына кереп утырган, бер картада да урыны күрсәтелмәгән, исеме язылмаган Мифу авылы халкының бөек Сталинга булган чиксез мәхәббәте, рәхмәте турында укучылар белән уртаклашырга теләдем. Март, 1953 ел.