Логотип Казан Утлары
Роман

АК КАЕН


★  
XIX Гвардии майор Озеров та, барысы белән бер үк, ирешелгән җиңү шатлыгын кичерә иде. Ул һәрвакытта дошманның үз канына үзе тончьь гып, туктар көнен күрү өмете белән яшәп килде. Ләкин Озеровның бик нык бер гадәте бар. һәм ул бу гадәтеннән, үзен бер дә көчләп тормас- тан, беркайчан да чигенми торган иде. Берәр эшнең уңышыннан шатлану белән бергә, ул шунда ук яңа уңышлар китерергә тиешле икенче эшләр турында уйлана башлый иде. Бу — эштән туя белмәүдән, бары бер генә шатлыктан (бик зур булса да ул) канәгатьләнеп бетмәүдән һәм шул шатлыкны иртәгәге көн турында уйлану белән тутырырга теләүдән килеп чыккан бер гадәт иде. Күпләр исә бары бер шатлык белән генә — бигрәк тә ул сугыш китергән шатлык булгач — рәхәтләнергә яраталар һәм рәхәтләнә беләләр дә иде. Озеров кайбер штабчы офицерларның тынычлануга, гамьсез- леккә һәм эшсезлеккә илтә торган үзенә бер күтәренке кәеф белән йөрүләрен дә сизә башлады. Бу аңа ошамый иде, һәм ул үз янына полкның штаб начальнигын чакыртып алды. Смольяниновның озынча зур бите бүген көтелмәгән бәхеттән җыеп ала алмаслык булып гел елмаеп кына тора, штабтагы бөтен кешеләрдән дә бигрәк ул җиңү шатлыгының рәхәтен кичерә иде. — Син нәрсә, бераз төшердеңме әллә? — дип сорады Озеров. — Бер генә тамчы да! — Нык кеше икәнсең син, Василий Петрович, ә менә мин түзә алмыйм бит.— һәм Озеров, дусларча сөйләшеп утыру булачагын аңлатып, елмаеп куйды.— Минемчә, бүген эчәргә дә ярый... Син ничек уйлыйсың? Әллә, бәләкәй генә төшереп алабызмы? Көпе бит нинди бүген, ә? — Әйе, көн әкияттәге шикелле! Эчәргә була. — Ләкин берәр генә стопка,— диде Озеров. — Берәр стакан,— дип сак кына төзәтте Смольянинов. — Сатулашма! Петя өстәлгә фляга һәм закуска китереп куйды. — Кызганыч, комиссар өйдә юк,— диде Озеров. — Тиз кайтамы соң ул? — Бүген кайтып җитәргә тиеш...  
                     4 Ахры. Башы журналның 1952 елгы 11, 12 һәм 1953 елгы 1, 2, 3, 5 саннарында. 
37 
 
Чәкештеләр, күтәргән стопкалары аша сүзсез генә, әмма ихлас күңелдән бер-берсен һәм бу җиңүне китерүдә катнашы булучыларның барысын да котлап, бер-берсенә башларын селектеләр... Кинәт Озеровның кулындагы стопкасы дерелдәргә тотынды, аракысы читеннән түгелО башлады. Озеров стопкасын өстәлгә куеп, урындыгы артына авышты. Күзләре аның якты зәңгәрлек белән өртелгән кебек булды. — Әйе, сүзебездә тордык,— диде Смольянинов, дулкынлануын басарга тырышып. — Әйе, әйе...— дип ишетелер-ишетелмәс кенә пышылдады Озеров. Тынычлангач, алар эчеп куйдылар һәм закуска капкалап алдылар. — Менә нәрсә, Василий Петрович, шатлык — шатлык белән, ләкин алда торган эшләр турында уйларга кирәк,— диде Озеров, берәр минут сүзсез утырганнан соң.— Биредә без озак булырга тиеш түгелбез, һәм булмаячакбыз, һөҗүмгә күчәргә кирәк, никадәр тизрәк күчсәк, шулкадәр яхшырак булачак. Минемчә, безнең контрһөҗүм әзерләнеп беткән булырга тиеш. Шуңа күрә бернинди приказлар көтеп тормыйча, полкны һөҗүм сугышларына әзерли башларга кирәк. — Хәзер үкме? — һич кичекмәстән! Озеров, әйткән шартын онытып, яңадан стопкаларга аракы койды. — Иң элек,— диде ул, сүзен дәвам итеп,— солдатлар турында уйларга кирәк. Алар, барысыннан да элек, алар безгә җиңү китерүчеләр. Бүген үк батальон командирларына сугышта аеруча үзен күрсәткән барлык солдат һәм офицерларны орден һәм медальләр белән бүләкләргә тәкъдим итүләрен кушып, боерык бирергә кирәк. Реляцияләр, яхшы поэма кебек, язылган булсын. Сугышта батырлык һәм геройлык күрсәтүчеләрнең берсе дә онытылып калмасын! Югыйсә бит бездә кайчак шулайрак була... Сугыштан соң командирлар җыелалар да юрый башлыйлар: кемне наградага тәкъдим итәргә? һәм тоталар да стройда калганнарны тәкъдим итә башлыйлар, ә стройдан чыкканнарны онытып калдыралар... Ә дөресен генә әйткәндә бит, әнә шул үлеп яки яраланып калучыларның күбесе чын геройлар! — Истә тотарбыз, Сергей Михайлович,— дип җавап бирде Смольянинов.— Ләкин мин безнең писарьлар тарафыннан язылган реляцияләрнең яхшы поэма кебек булып чыгуына ышанып бетмим. Үзегез беләсез, яхшы поэма шагыйрьләрнең үзләреннән дә сирәк чыга ул... — Чыгар!—диде Озеров, кистереп.— Әгәр реляцияләрдә безнең батырларның геройлыкларын һичбер буяусыз, ачык, төгәл итеп, чын сугыш обстаиовкасын күрсәтеп язсагыз, чыгар! — Сержант Лопухов турында, бәлкем, безнең үзебезнең штабта язарга кирәк булыр. — Языгыз. — Димәк, башта сөйләшкәнчә, иң югары наградагамы? — Әйе, иң югары наградага! Телефон шалтырады. Полк комиссары Брянцев икән. Ул әле кичә көндез үк армия политбүлегенә ниндидер киңәшмәгә киткән иде. Хәзер ул дивизия штабына кайткан. Телефонда сөйләшеп бетәр-бетмәс, Озеров Петяга, Умрнхинны хәзер үк Гучковога җибәрергә кушып приказ бирде, — шулкадәр аның Брянцевны тизрәк күрәсе килә иде. Озеров комиссарның бик мөһим яңа хәбәрләр китерүеннән шикләнми иде. Трубканы куйгач, ул бик куанып әйтте: — Кайта! Сөйләр нәрсәләр күп ди! Тар тәрәзәләре бозланып каткан зур крестьян өенең бер почмагыннан икенче почмагына сабырсызланып йөреп алгач, Озеров яңадан өстәл янына утырып, сүзен башлады:— Әйе, иң элек солдатлар турында уйларга кирәк... Күрдеңме, алар нинди кыяфәттә? Ике атнадан артыграк мунча кергәннәре юк, гел җирдә дә пычракта аунадылар. Батальон
38 
 
нарга приказ бирегез: хәзер үк мунча тапсыннар, юк икән, теләсә нинди каралтыны яраклаштырсыннар, тимер мичкәләр әзерләсеннәр, күбрәк сабын алсыннар, күлмәк-штан китерсеннәр... Төи үткәнче бөтен полк юынган булырга тиеш! Алгы сызыктай солдатларны группалап, чиратлап китерергә кирәк. Бөтен медработниклар мунчалар янында булсыннар. Кирәк кешегә шунда тиешле ярдәмне күрсәтсеннәр. Аннан парикмахерлар тапсыннар. Бөтенесенең чәчләрен алырга, сакал-мыекларын кырырга! — Есть, барысы да эшләнгән булыр! — Ә мунчалар өлгергәнче, бөтен полкта коралларны җентекләп тикшереп чыгарга кирәк. Ремонт кирәк булганнарын шунда ук мастерскойга тапшырырга һәм көн-төн ремонт ясарга! Коралсыз калучылар булса, аларга корал бирергә! һәм бүген үк тиешле боеприпасларны ташып куярга! — Эшләрбез! — Инде менә нәрсә...— диде Озеров, бераз уйланып торганнан соң,— Автоматчылар ротасын формировать игү белән эш ничек тора? Башламадыгызмы әле? Ул безгә гаять кирәк бит, бигрәк тә һөҗүм вакытында! Смольянинов, гаепле кешесыман, авыр сулап куйды. — Кешеләребез аз бит безнең! — Әйе, белом. Бик яхшы белом! Кешеләр аз. Шуңа күрә син пополнение көтәсеңме? Озеров кисәк кенә өстәл яныннан торды. Смольянинов та тормакчы булган иде дә, Озеров, кулы белән ишарә ясап, аны шунда ук кире урынына утыртты. — Син миңа шуны әйт, Василий Петрович,— диде ул, кинәт тавышын үзгәртеп,— ни өчен син шушы көнгә кадәр минем тыловой под- разделениеләрдәге кешеләр санын кыскартырга дигән боерыгымны үтәмисең? Янәсе, аларның штатлары шундый булырга тиеш дип әйтмәкче буласыңмы? Тиеш булса соң! Менә миңа да бит штат буенча адъютант тиешле, ләкин мин аны тотмыйм,—әйдә, ул сугыша бирсен, ә миңа хәзергә вестовой да ярап тора. Ни өчен тылдагы берәр командир адъютанттан башка яши алмый? Үзең беләсәң ич, безнең югалтуларыбыз зур. Шулай булгач, иске штатлар турында онытып торырга, ә кешеләрне акыл-исәп белән файдаланырга кирәк. Югыйсә, кайберәүләр склад, кухнялар тирәсендә эшсез буталып йөриләр, ә алгы сызыкта кеше җитми... — Есть, эшләрбез! — Бүген үк тыловой подразделениеләрнең шәхси составын яртылаш кыскарт. Әйтик, әнә анда химиклар утыралар... Нәрсә эшли алар? Берничәсен генә калдыр да, бүтәннәрен укчы роталарга җибәр... Әнә шулай җыен артыкпортык кладовщикларны, вестовойларны, химикларны, поварларны да ездовойларны батальоннарга җибәргәч, аннан яшь, таза, сугышчан һәм чаңгыда йөри белүче егетләрне сайлап ал. Шулай итеп, бер йөзләп кешене алыштырып алып булыр бит? — һичшиксез була, Сергей Михайлович! — Менә сиңа, алайса, автоматчылар ротасы да! 
...Смольянинов киткәннән соң, Озеров тыл буенча ярдәмчесен, нач- продны, транспорт, санитария, элемтә роталарының һәм комендант взводының командирларын, артиллерия начальнигын, штаб начальнигының разведка буенча ярдәмчесен һәм башка штаб офицерларын бер-бер артлы үзенә чакыртып алды. Ул аларның һәркайсына әллә никадәр төрле-төрле боерыклар бирде. Хәтта сугыш барган чакта да кичектермәс ашыгыч эшләрнең бу кадәр куп булганы юк иде. Офицерлар, үзара очрашкач, иңбашларын җыерып, тирләгән маңгайларын ышкып тордылар.  
39 
 
— Ни булган аңа бүген? Әллә сулъягы белән торганмы? — Акыл җитәрлек түгел. Шул хәтле күп эш биреп ташлады» — Эш нидә соң? Ни булды икән? һәм барлык офицерлар да, Озеровның боерыклары турыпда баш ватып, ныклы бер нәтиҗәгә килделәр: полк командиры дивизия штабыннан ниндидер аеруча бер яшерен приказ алган булырга тиеш... Полкның КПсында эш кайный башлады. Өлгер элемтәчеләр штаб урнашкан өйләрдән йөгереп чыгып, авыл буйлап төрле якка тавыш-тынсыз гына чаптылар. Телефон аппаратлары бертуктаусыз эшләп торды. Химвзвод сугышчылары төрле сумкалар һәм противогаз бәйләмнәре күтәреп, каядыр илтә киттеләр. Комендант взводы торган өй янында ике солдат тимер мичкә төбен төшереп маташалар. Ак маскхалатлар кигән разведчиклар төркеме алгы сызыкка таба китеп барды. Команда пунктында, нәкъ сугыш барган чактагы шикелле, ыгы-зыгы, шау-шу көчәйде. Ә бөтен әйләнә-тирәдә күптән инде Москва җирләрендә күренмәгән җиңел, якты тынлык хөкем сөрә иде. 
XX 
Комиссар Брянцев, армия штабында ниләр ишеткән, дивизиягә кайтышлый юлда нәрсәләр күргән булса, шуларның барысыннан, ниһаять, алгы сызыкта урнашкан гаҗәеп бер тынлыктан тирән дулкынлану кичерә иде. Ул полкка бары бер уй — безнең гаскәрләрнең контрһөҗүмгә күчүләре турындагы уй белән кайтты. Бу уй аны шулкадәр биләп алды ки, электән кайнар табигатьле кеше буларак, ул дошманнан рәхимсез үч алу ләззәтен алдан ук татый башлады. Шуңа күрә, ахрысы, ул үзен нәкъ утта янгандай тоя иде. Озеровның Брянцевтан Москва фронтындагы хәлләр турында бөтен белеп кайтканнарын тизрәк сорашасы килә иде. Ул аңа юлдан соң ашап алырга да ирек бирмәде. Комиссарның янәшәсенә утырып (дусларча сөйләшү вакытында ул шулай утырырга ярата иде) һәм сабырсызланудан бармаклары белән аның тезенә тигәләп, сорашырга кереште: — Я, нинди яңалыклар бар? Сөйлә! Брянцев, уйга төшкәндәй, башындагы беркайчан да салмый торган кечкенә бүреген төзәтеп куйды, куе бөдрә чәчләрен рәтләштерде, аннан ишеккә карап алды да тавышын түбәнәйтеп кенә әйтте: — Яңалыклар күп. Аңа үзенең дулкынлануын басу бик кыен иде. — Аңлыйсыңмы, Сергей, бөтен тәнем дерелдәп тора минем!— диде ул. — Юк, бу салкыннан түгел... Дерелдәтә һәм яндыра! Чатлама суык, ә мин изүемне ачып кайтам... Эчкәнмендер, дип уйлыйсыңмы? һич юк! Син нәрсә булганын һәм булырга тиешлеген яхшы аңлыйсыңмы? Әйе, болар бар да тарихта язылып калачак... Безнең гаскәрләр, әле моңарчы беркем дә эшли алмаганны эшләделәр инде, хәзер алар бөтен кешелекне фашистлар шакшысыннан коткарачак зур җиңүләр алдында торалар! Озеров аның сүзен бүлде: — Армия штабында ниләр бар? — Армия штабындамы? — Брянцев, нәкъ җәйге челләдәге шикелле, бер стакан суны күтәреп, эчеп җибәрде. — Гаять сугышчан атмосфера анда! Штабның бөтен эше һөҗүм итү рухы белән сугарылган, мин моны шунда ук сизеп алдым! Аңлыйсыңмы, Сергей, анда һөҗүм турында уйламыйча яшәргә дә мөмкин түгел. Белсәң иде, анда ниләр эшләнгәнен! һәм Брянцев армия штабының Москва фронтына килгән яңа дивизия һәм бригада вәкилләре белән тулы булуын, караңгы төннәрдә фронтка
40 
 
таба беренче класслы техника белән коралланган очсыз-кырыйсыз гаскәр колонналарының агып торуын сөйләп бирде... Озеров, дулкынланып, берничә тапкыр сорап куйды: — Чынлап та шулкадәр күпме? Себер егетләреме? — Ант итеп әйтәм, Сергей, санап бетергесез гаскәр килә! — Брянцев ак тешләрен елтыратып елмаеп куйды. — Син дә янасың, ә? Әйтергә оныта язганмын, күптән түгел генә Себердән килгән бер дивизиянең, вәкилләре мине үз яннарына утыртып алып кайттылар. Хәзер алар безнең дивизия командиры янында утыралар. Сүзләренә караганда, алгы сызыктан үзләренә участок алыр өчен килгән булырга тиешләр. Димәк, озакламый безнең сафлар тыгызланачак. Иртәгәдән дә калмый дивизия штабында бик мөһим утырыш булыр дип уйлыйм. Әйе, тиздән, тиздән! Я. тагын нәрсә көтеп торырга? Никадәр тизрәк башласак, шулкадәр яхшырак булачак. Дөрес, оборонадан һөҗүмгә күчүне борынгы стратеглар сугышта иң авыр эшләрнең берсе итеп саныйлар. — Борынгы һәм, башлыча, немец стратеглары, — диде Озеров. — Әйдә, ул стратеглар тик шулай уйлый бирсеннәр! Озеров кинәт урыныннан атылып торды да бүлмә буйлап эре-эре атлап йөри башлады. Немецлар стратегиясе турында кайчан гына сүз чыкмасын, ул аның җен ачуларын кузгата иде. һәм менә шул чакта гына Брянцев полк командирын ничек бар, нәкъ шулай, бөтен эчке дөньясы белән күргәндәй була: көчле дә, кайнар да, дәһшәтле дә ул... — Ә-ә, шакшы хәреф күшәүчеләр!—дип кычкырды Озеров, гүя кемнедер якасыннан буып алгандай, уң кулын алга сузып. — Әйдә, ул ахмаклар үзләре уйлап чыгарганны дөрескә санап йөрсеннәр! Тик юана бирсеннәр! Ул туң башларгамы соң безнең күптән инде һөҗүмгә әзерләнүебезне сизү? Алар белмиләр аны! Каян белсеннәр соң? Ул табуретканы эләктереп алды да, аны өстәл янына кырын яткырып, Брянцевның йөзенә яхшылабрак карар өчен, шуңа утырды. Аннан үзенең сабырсызлануына ачуы килгәндәй, акрын, тынычрак сөйләргә кереште: — Ә син, Иван, беләсең бит, безнең кешеләр ничек чигенделәр! Гел генә һөҗүм турында уйлана-уйлана чигенделәр бит! Бервакытны минем бер күзәтүчем агач ботагына элгән биноклен онытып калдырган: шул миңа әйтә: «Я. ярар, иптәш гвардии майор, беркая да китмәс ул, ди. Менә кире борылып кайткач, мин аны бик тиз табып алырмын», ди. Соң мин үзем дә бит, оборона сугышы алып барган чакта полкны кая таба чигендерергә кирәклеген онытып, карта өстендә кая, ничек итеп һөҗүм итү турында уйланып утыра торган идем. Күрәсеңме, без күпме генә чигенсәк тә, һөҗүм итү уе гел безнең күңелдә яшәп килде, — димәк, без мораль яктан контрһөҗүмгә күптән әзер инде. Ә бу бит әзерлекнең нигезе дигән сүз. һөҗүм өчен кирәк булган башка нәрсәләрне без бик тиз өлгертә алабыз. Аннан һөҗүм сугышлары алып баруда безнең тәҗрибәбез дэ бар инде. Без аны — командирлар да, солдатлар да — Скирмаиово белән Козлово өчен сугышкан чакта алдык. Кыйбатка төште ул тәҗрибә безгә, әмма безнең кешеләрнең шунда түккән каннары әрәмгә югалмаячак! Без көнбатышка бара башлагач, гитлерчылар бөтен дөньяларын нәләтләячәкләр әле! Ә яңа килгән частьлар турында сөйләп торасы да юк. Алар туп-туры марштан сугышка керә алалар, һәм мин шикләнмим, җиңәчәк- ләренә тулы ышанып керәчәкләр. Ә- менә немец стратеглары шуны белмиләр! Нәрсә генә беләләр соң алар? Озеров ярсуын тыя алмыйча, яңадан сикереп торып, сүзен ачу белән бетерде: Алар бер генә нәрсәне беләләр: оборонадан һөҗүмгә күчү — авыр, катлаулы эш. Алар үзләре уйлап чыгарганны бик шәпләп ятлап алганнар. Ләкин алар озакламый безнең хәрби фәннең көчен татыячаклар. Алар әле үзләренең масаюларын һәм стратегияләрен нәләтләячәкләр!
XXI 
41 
 
 
Кичкырын көтмәгәндә генә полкка сержант Олейник кайтып төште. Егерме көн ул кыр госпиталендә төрле чирләрдән дәваланып ятты. Шул вакыт эчендә ул кеше язмышының, көтелмәгән хәлләре турында бик күп уйланды. Госпитальдә ятучы яралы солдатлар сугышта үзләре күргән бик күп вакыйгалар турында сөйләделәр. Аларның барысы да диярлек, сугыш вакытында кеше үлем турында уйламый, дип әйтәләр иде. Хәтта берәүсе бик җитди итеп: — Тере каласын, килсә— курыкмыйча сугыш!—диде. — Ә ничек яраландың?—дип сорый иде Олейник һәрбер солдаттан. — Уйламаганда гына булды ул, — дип җавап бирә иде аларның күбесе. Чыннан да, солдатларның сөйләүләренә караганда, аларның һәр- кайсы уйламаганда гына яраланган булып чыга иде. Шуннан Олейник үзенең мәкерле соравын бирә: — Ә үлүчеләр бармы? — Үлүчеләр дә була... Солдатларның сөйләгәннәренә ышансаң, кешеләрнең үлүләре дә уйламаганнан гына килеп чыга, ә үлмичә калу мөмкин булмаганлыктан түгел, имеш: кеше я үзенең саксызлыгы аркасында, я куркудан, я кыюлык күрсәтәм дип балаларча шапырынудан үлә икән... Солдатларның болай сөйләүләрен Олейник ахмаклык дип саный иде. Яралылар белән булган сөйләшүләрдән һәм бик озак уйланудан соң, ул бары бер нәтиҗәгә килде: бөтен нәрсә язмышка бәйләнгән, язмыш ни кушса — шул булачак... «Э-э, чәнчелеп китсен лә! — дип бервакыт үз-үзенә кисәк кенә әйтеп куйды ул. — Бүтән үземне саклап калырга маташып йөрмим! Ни булса, шул! Инде ул-бу була калса, нишлисең? Димәк, язмыш!» Тагын бер уй Олейникны тынычландырып тора иде: аның исәбенчә, сугышырга да күп калмаган булырга тиеш инде. Дөрес, ноябрь аенда немецлар, октябрь аена, яки җәйге айларга караганда, бик акрын алга бара башладылар. Шуның өстенә алгы сызыктан килгән барлык яралылар да безнең гаскәрләрнең дошман атакасын уңышлы кире кайтаруы, немецларның Москва янында хәлләре бик авыр булуы турында сөйлиләр иде. Ләкин Олейникның, үзе әйтмешли, бу мактанып сөйләүләргә артык исе китми иде. Ул безнекеләргә дә бик авырга килүен сизә иде, — фронттан яралыларны бертуктаусыз ташып кына торалар. Ә күпме кеше сугыш кырында үлеп кала? Кыска гына хәрби сводкадан чыгып, Москва янында фронт сызыгының хәзер каян үтүен белүе читен иде, ләкин Олейник немецларның башкаланы өч яктан уратып алуларын сизенә иде. Ул безнең гаскәрләрнең артык каршылык күрсәтә алуына ышанмый иде. Анын исәбенчә, безнең оборона озакламый шартларга һәм немецлар Москвага бәреп керергә тиешләр. Шул чакта инде сугыш та бетәчәк. Димәк, күп көтәсе калмады, язмыштан узмыш юк... Әнә шундый уйлар белән Олейник алгы сызыкка китте. Фронттагы тынлыкны Олейник, алгы сызыктагы солдатларга караганда, бөтенләй башкача аңлады. «Димәк, көчләрен тарттыралар, — дип уйлады ул немецлар турында. — Озакламый эшләр хәл ителәчәк», һәм ул ихтыярсыздан үз взводының күңелсез тормышын күз алдына китерергә тырышты. Бөтен солдатлар көн-төн сугышудан хәлсезләнеп беткәннәр, куркудан тәмам кыргыйланганнар; пычраклар, боеклар, өсләреннән тир, туфрак, кан, төрле шакшы исләр килеп тора; үзләренең караңгы почмакларында алар кыймылдап маташалар, гадәтләре буенча нидер эшләгән булалар, ләкин эшнең төбен аңламыйлар, котлары чыгып тынлыкка
42 
 
 
колак салалар һәм секунд саен баш очларында яңадан менә-менә сугыш гөрелтесе башлануын көтеп торалар... ...Госпитальдән чыккан бер төркем солдатлар белән Олейник дивизия штабына килеп җитте, һәм аны шунда ук Озеров полкына җибәрделәр. Полкка ул Шаракшанэ батальоныннан ниндидер йомыш белән дивизия штабына килгән бер солдатка ияреп китте. Талица авылының көнчыгыш читенә килеп җиткәч (биредә полкының команда пункты тора иде), Олейникның юлдашы тукталды һәм, бияләе белән уң колагын уа-уа, аңардан: — Сезгә штабка барырга кирәкме, иптәш сержант?—дип сорады — Бәлкем, берәр минутка гына мунчага тиеп китәрбез? — Ни өчен мунчага! — Ә бүген анда безнең батальоннан кешеләр күп буласы, — диде юлдаш солдат. — Мунча керәләр. Бәлкем, сезнең дусларыгыз да очрар... Әнә ул мунча! — Солдат юлдан төньякка, киң үзәнлеккә бияләе белән селкеп күрсәтте; нечкә бәс челтәре белән бизәлгән өянкеләр арасыннан үзәнлектә бер йортның почмагы һәм ярым җимерек каралтыларның ялангач кайчылары күренә иде. — Анда хәзер безнең хозрота тЪра. Мин киткәндә күченеп калганнар иде. — Әйдә, барыйк, — диде Олейник. Тар гына юл, куаклык аша узып, үзәнлеккә төшә. Ачык яланга чыккач, Олейник шактый пычранып өлгергән кыска ак тун кигән, биленә пистолет таккан бер кешене күреп алды. Кеше яңарак кына берьяк читтән юлга чыккан булса кирәк, көньякка карап, дәшми генә бүреген болгый. — Менә шул инде Дубровка, — диде солдат: юлда килешли ул Олейник хезмәт иткән ротадагы үзгәрешләр турында сөйләп өлгергән иде инде. — Шәп егет! Батыр да, акыллы да! Олейникның алдында җәелеп яткан үзәнлек бөтенләй тапталып беткән иде. Ерактан бер төркем солдатларның, карда борылмалы тирән буразналар калдырып, шуып килүләре күренә. Аларга ниндидер ишарә ясап, Дубровка бүреген тагын болгады. Солдатлар тезмәсеннән кычкырган тавыш ишетелде. — Ал-га-а! Солдатлар барысы берьюлы диярлек җирдән тордылар һәм мылтыкларын алга сузып, цепь булып үзәнлектән взвод командирына таба килә башладылар. — Кызурак!—дип кычкырды Дубровка. Солдатлар адымнарын ешайттылар, аннан дәррәү генә алга ташландылар, һәм үзәнлек өстендә аларның бергә кушылган, көчле тавышлары яңгырады: — Ура-а... ра-а-а! Солдатларның нәрсә эшләүләре бик ачык күренеп торса да, Олейник бу хәлне анлаудан тәмам гаҗиз булып калган иде. Ул Дубровка янына килеп, үзе турында хәбәр итте. — Беләм, беләм,—диде Дубровка. — Синең хакта ишеткәнем бар. Үз полкыңа кайтып яхшы иткәнсең, ләкин хәзер үзеңне сержант дип түгел, ә гвардии сержант дип атап йөрт! Хаклы исемең бу! Ә менә без... күрәсеңме, нәрсә эшлибез? Алар сөйләшеп торган арада, солдатлар да юлга йөгереп килеп җиттеләр. Солдатлардан аерылып, бер озын буйлы таза егет Дубровкага таба ашыгып килә башлады. — Менә гвардии сержант Лопухов,— диде Дубровка.— Таныйсыңмы? — Андрей? Пичек танымыйм ди, дуслар без, бергә сугыштык! Кызарып тирләгән Андрей Лопухов килеп тә җитте. Үз группасының сугышчан бурычны үтәвен белдергәч, ул Дубровкага сораулы карашын төбәде.  
43 
 
 
— Начар түгел, иптәш гвардии сержант!—диде Дубровка, чак сизелерлек назлау белән Андрейның сораулы карашына жавап итеп.— «Ләкин исендә тот, бар да бик шәптән булып чыкмады әле. Соң, атакага шулай баралармыни? Үзеңнең көчеңнән, ярсып ташлануыңнан, кыюлыгыңнан бер фашистларга гына түгел, синең үзеңә дә куркыныч булып китсен, — менә шулай атакага барырга кирәк! Атлыгып бару житеп бетми, ә бу бит атака өчен иң кирәге. Аннан барыгыз да атмадыгыз да. — Кар тирән, иптәш гвардии өлкән сержант!—диде Лопухов, гаепле кешесыман һәм аякларын күрсәтте: киез итегенең кунычлары кар белән тулы иде. — Салып селек! Андрей Олейникны иске дусы кебек каршы алды. Ул ашыга-ашыга аңа берьюлы унлап сорау бирде, ләкин күбесенә аның жавап биргәнен көтеп тормыйча, үзе үк сөйли башлады: — Күрдеңме, ничек чабып килдек? Көч, атлыгу сизеләме, ә? Башкалар юынып чыкканчы, без бераз өйрәнә торырга булдык... Олейник елгага чаклы үзәнлеккә күз ташлап алды. — Әйе, иык таптагансыз... Шаулап сөйләшә-сөйләшә, карларын кага-кага һәм тәмәкеләрен көй- рәтәкөйрәтә, солдатлар да алар янына килделәр. Солдатлар бар да әйбәтләп кырынганнар, аларның суыктан кайрыланып, көрән төскә кергән йөзләре янып тора иде. — Син, Кудеяров, нәкъ поши төсле чабасың! Күзләрең маңгаеңа менә! — Ә син аяк астына кермә! — Эх, кар саерак булса иде! — Асфальт жәйгән юлдан гына чабар идеңмени? Кара син аны, ■акыллы башны! — Ә синең үзеңә җиңелмени? Әнә ничек өстеңнән бу күтәрелеп тора! Мунчадан кычкырдылар. Дубровка солдатларга команда бирде: — Мунчага таба, марш! — Аннан Андрейга карап, сорады: — Шулай итеп, себерке булмадымыни инде? — Бөтен жирне актарып чыктым, — диде Андрей. — Себеркесез мунча — мунчамыни ул! — Сабыр итегез, иптәш гвардии өлкән сержант, себерке булыр! — Андрей тирә-ягына каранып алды. — Булды! Сез барып чишенә торыгыз, ә мин хәзер табып китерәм... — Ул Олейникка дәште: — Безнең белән* барасыңмы, ә? Алайса киттек, берәр пар себерке бәйләп китерәбез! Андрей юлдан төшеп, тездән карга бата-бата. калкулыкка таба китте: калкулык итәгендә кар баскан берничә ялгыз карт агач күренә иде. — һай, мунчаны яман керә дә!—дип, Дубровка турында сөйләргә тотынды Андрей. — Нәкъ сугыштагы төсле, парны шундый сала — башындагы чәчләрең кыштырдый башлый. Аннан тотына чабынырга! Ча- быначабына да, тышка йөгереп чыгып, карга чума. Карда бер ун тапкыр тәгәрәгәч, яңадан кереп себеркегә ябыша. Менә бу үзеңне чыныктыру, ичмасам! — Син кая керәсең соң? — дип сорады Олейник. — Ә әнә күрәсеңме, снаряд имәннең очын кисеп төшергән? Аның әле күпме шиңгән яфраклары бар? «Кышкы» имән дип атала бу. Себерке аңардан шәп чыкмас, билгеле, яфраклары тиз коелып бетәр, шулай да, юктан бар дигәндәй, үзеңне бераз кыйнарга була. Дөресен генә әйткәндә, минем дә чабынасым килә... Имәннең чатлы-ботлы очыннан шиңгән, кара-сары яфраклы кәкре чыбыкларны сындырган арада, Андрей Олейникка полктагы төрле яңалыкларны — яхшыларын һәм күңелсезләрен — сөйләп алды. Юргин турында ул берничә генә сүз әйтте дә тынды: иреннәре калтырап, тавышы «өзелеп калды аның...  
44 
 
 
Без бу ай эчендә дошман утына шактый нык күнектек, — диде ул бераздан, үзен кулга алып, тынычлана төшкәч. — Егетләрнең баштагы шикелле, куркып торулары хәзер үтте инде ул. Ә немец танкларыннан бөтенләй курыкмас булдылар! Мин үзем дә дүрт танкның башына җиттем. Дөрес, бер тапкыр шулай куркыбрак калган идем калуын. Син әйт, ничек булды диген! Бер сай гына чокырда ап-ачык күренеп ятам, ә ул килә. Ярый, көтәм мин моны, күзем белән чамалап карыйм. Тыныч кына көтеп ятам. Менә ул миңа бөтенләй якынлаша. Инде мин тора гына башлаган идем, ул, чуар иблис, кинәт артка таба чигенмәсенме? Бер илле метрга чигенде шул. Менә шунда инде мин шыр җибәрдем! Ну, мин әй- тәм, бәхил бул, Россия! Гранатаны минаңа ыргытып җиткерә алмыйм, ә ачык кырдан шуып барырга да ярамый. Ул мине күреп алгандыр дип уйлыйм, менә хәзер миңа пулеметтан сыптырыр дип көтәм! Ләкин ул да булмады, бу тагын миңа таба килә башлады! Уф, шул чакта никадәр куануымны хәзер дә әле әйтеп бирә алмыйм! Ну, мин әйтәм, аллага шөкер, инде тере калам икән, дим! Билгеле, корсагы астына гранатаны кундырдым... Кыскасы, бөтен егетләр дә шулай... һәркайсы сугышка күнегеп бетте. Олейник, сындырган чыбыкларын карга ташлый-ташлый, сорап куйды: — Ә шулай да... авыр булгандыр, ә? — Авыр булмаган кая ул! — Андрей хәтта эшеннән тукталды. — Кайчакларда көн буена шулкадәр эштән чыгасың, йокларга яткач, инде бүтән тора алмам, дип уйлыйсың! Менә ничек авырга килә иде! Ә көн яктыру белән — тагын аяк өстендә. Кичә дә менә бик яман эләккән иде... Ә бүген иртән торып, немецның тончыкканын күргәч, — һәркемнең көче унлата артып китте! Беләсеңме, безнең кешеләр ниндиләр? Олейник та эшен куеп торды. — Тончыктылар дисеңме? Немецлармы? — Чыннан тончыктылар! — Чынлапмы икән? — Менә күрерсең!—диде Андрей һәм яңадан .вак ботакларны сындырып, бергә җыя башлады. — Без моны бик яхшы белеп торабыз! Соңгы көннәрдә инде без аларның актык көчләреннән язып тырматуларын сизеп тора идек. Ә кичәгенәк без аларның танауларына шундый итеп бирдек — шабыр канга баттылар. Күрәсеңме, нинди тынлык? — Инде хәзер ни булыр? Андрей тирә-ягына каранып алды да акрын гына әйтте: — һөҗүм башлыйбыз. — һөҗүм?! — һичшиксез! Хәзер нәкъ вакыты. Андрей агачка утырып, кулы белән аның ботагына таянды. — Хәзер барда шуны гына көтәләр,—диде ул, уйчан гына. — Әгәр, кире борылып китсәк, — һай, яман булачак аларга! Инде миңа килгәндә, мин... — Ул торып, тоткан ботагын шундый тартып җибәрде, коргак яфраклар кыштырдашып куйдылар. — ...Мин үземә ирек бирәчәкмен! Себеркене бау белән бәйләгәч, ул уйчан гына әйтеп куйды: — Бәлкем, озакламый өйдә дә булырмын... Андрей батальоны белән Ольховкага килгән кичне хәтерләде. Марийка белән бергә мунча ягып, чокырга төшеп, саргайган каеннан себерке бәйләп йөрүләрен исенә төшерде. Аның суыктан кара янган йөзенә куе кан йөгерде. — Күрсәтәчәкмен мин ул сволочьларга! — ул себеркесен яман болгады.— Күрсәтәчәкмен! Олейник аның тавышыннан хәтта тетрәп китте...

XXII 
 
 Кичтән буранлый башлады. Күпләр төнлә белән буран көчәеп китәр дин көткәннәр иде, ләкин ул һаман бер көе генә, артык котырынмыйча, хәтта ыжгырып та маташмыйча, тигез генә уйнаклап торды; биек агачларның. карын койды, вак куакларны кар белән ныграк сылады, чокыр битләренә киртләчләр салды, юлларны, сукмакларны, җәнлек эзләрен күмеп китте... Төн буена суык көчәйгәннән көчәйде. Барлык солдат торакларында утны бер дә өзмәскә туры килде, бөтен оборона рубежы буйлап һавага төтен күтәрелеп торды. Немецлар ягында ара-тирә пулемет такылдап куйгалый, яки, базда үскән зәгыйфь сабактай, аксыл ракета тынычсыз төнге караңгылыкта сызылып кына күрснгәли иде. Дубровка взводының солдатлары бу төнне яшелчә саклагычта рәхәтләнеп бер йокладылар. Бары тик Яков Олейник кына озак йоклый алмады. Ярты төнгә кадәр ул яшелчә саклагычның стенасына чокып ясалган киң мөешкә ут ягып утырды; бу мөештә, учактагы шикелле, гел утлы күмер өелеп торганда гына җылы чыгарга мөмкин иде; солдатлар, бөтен җир шарын җылыткан чагында гына, безнең бу сараебызда җылы торыр, дип көләләр иде. Утка карап утырганда, уйлар, настрог астыннан очкан йомычкалар төсле, җиңел агалар. Ә Яков Олейникка кайтадан бик күп нәрсәләр турында уйларга туры килә иде. Учакка әледән-әле утын ташлап, ул һаман утка карап утырды. Учакта искиткеч бизәк-рәсемнәр туып тора, бер карасаң, балта белән •яргаланып утка салынган җансыз агачка ачык яшел, сыек зәңгәр, шәмәхә һәм алсу төстәге яфраклар үсеп чыккандай була; алар төтен юлыннан кергән һавадан селкенешәләр, алар төсләрен үзгәртәләр, алар нәкъ тере агачтагы тере яфраклар кебек күренәләр... Инде бер генә секундка күзеңне читкә алды исәң, — учакта бөтенләй башка күренеш туа... Утлы кисәүләр өстенә төрле төстәге кошлар килеп куна (мондый кошларны эссе як табигатен сурәтләгән картиналарда күрергә була), һәм менә алар зәңгәр-яшькелт канатларын кага- кага, бер урыннан икенче урынга сикерә-сикерә шаярырга, черелдәшергә тотыналар... Инде утыннар янып беткәч — тагын яңа картина. Учак сихри бер бакчаның аулак бер почмагы төсле булып күренә; анда һич күз күрмәгән төстәге гаять матур, эре чәчәкләр бер-берсен көй- дерә-көйдерә үсеп утыралар, һәм акрын искән җил аларның алтын, куе- кызыл, кызгылт-сары яфракчаларын койгалый. 
7 нче ноябрьга чаклы Олейник үзенең ышанмыйча йөрүендә ялгыз түгел кебек иде. Ләкин менә хәзер, солдатлар арасына кайтып керүе белән, ул үзен гаять ялгыз итеп тойды. Ул госпитальдә аунап яткан арада биредәге солдатларның, көрәш никадәр авыр булуга карамастан, үз көчләренә һәм җиңәчәкләренә ышанулары шулкадәр көчәйгән иде ки, алар икмәксез, бары шул һич сүнмәс ышанулары белән генә дә яши алырлар кебек иде. Олейник өчен бу һич көтелмәгән бер хәл булып чыкты. «Яки алар бар да акылдан язганнар, яки мин бер ялгызым тилергәнмен» — дип уйлады ул. Ләкин берни эшләр хәл юк. — Сугыш башыннан бирле ышанмыйча йөргән нәрсәгә менә хәзер ышанырга туры килә. «Билгеле, болан булгач, һөҗүм итә башларлар, ләкин моңардан хикмәт чыгармы?»— дип уйланды Олейник, һаман әле бүген алгы сызыкта күргәннәренә ышанып бетәргә теләмичә. Бары ярты төн узгач кына, нәүбәттәге сменага сакчыларны озатып һәм учакка күбрәк утын салып, Олейник сәке кырыена менеп ятты. Ярты сәгать чамасы ул һаман уйларыннан арына алмыйча газапланды, аннан кинәт кенә әллә нинди, сөрем шикелле, алама, авыр йокыга талды... һәм Олейник шундый төш күрде: ул бер ярым җимерек блиндажда 
45

46 
 
 
ялгызы, имеш, ә тирә-әйләнәдә каты сугыш бара икән. Аның исәбе, безнекеләр чигенсәләр, шул блиндажда утырып калу, имеш, ләкин һич көтмәгәндә блиндажга авыр сулап, борын тишекләрен яман киереп, бер немец килеп кермәсенме... Олейник сискәнеп китте, күзләрен ачты — һәм коты алынудан катып калды. Бу ни хикмәт бу? Яшелчә саклагычның ачык ишегеннән баштанаяк карга буялган соры шинельле немец солдаты кереп килә. Олейник, күз ачып йомганчы сикереп торып, автоматына ташланды. Тыштан тавышлар ишетелде: — Кер әйдә, кер, нәрсә терәлдең? — Сез җылына торыгыз, ә мин барып хәб$р итәм... — Есть, иптәш лейтенант! Олейник калтыранып кына автоматын кире урынына куйды. Бу кайтып керүчеләр — алар батальонының участогына төнге ауга чыккан полк разведчиклары иде. Димәк, алар «тел» алып кайтканнар. Немец артыннан блиндажга ак маскхалатлардан, йөзләре кардан юешләнеп кызарган өч разведчик килеп керделәр. Аларның берсе, киң битлесе (арада өлкәннәре булса кирәк) Олейникның автоматын кире куюын күреп алды. — йокы аралаш куркып киттегезме, иптәш сержант! — дип сорады ул кәефле тавыш белән һәм битен ышкырга тотынды. — Әнә ничек булып чыгасы икән? Безнең «телне» харап иткән булыр идегез ләбаса! Ә ул. күрәсез, нинди, тәнендә чак җаны, без менә аны тизрәк җылыга этәрдек тә. Ай-Һай, тышта суык, менә хәзер генә тоя башладым! Солдатлар уяна башладылар. Кайберәүләре сәкедән башларын күтәреп, ят кешеләргә борчылып карадылар. — Ягез, егетләр, торыгыз! — диде өлкән разведчик, сәке кырыена утырып, иптәшләре аның буш стена буена чүгәләп утырдылар.— Немецны карарга торыгыз. Күрәсезме, Москва янына килеп җиткәч, алар ничек булып калганнар? Шәпме? Олейник кайчандыр Андрей Лопухов пленга алган гитлерчыны исенә төшерде. Ул гитлерчы таза, көчле иде, ә бу... бу шундый бер кыяфәттә иде ки, Олейник шактый вакыт күзләренә ышанмыйча торды. Гитлерчы ботинка кигән аякларын хәлсез сузып, як-якка ташлап почмакта утыра. Аның өстендәге шинеле, идән чүпрәгедәй, әллә нәрсәләргә буялып, тәпәрләнеп беткән, ә башын пилоткасы өстеннән шарф кисәге һәм аяк чолгавы белән бәйләп куйган. Ул битен күптән өшеткән булган инде. Пычрак, җирән төк белән капланган һәм нидер сөрткән яңак сөякләре кутырланып тора. Аның өстендәге кары бик тиз эри башлады, ләкин ул өстеннән юеш карны селкеп төшерер өчен хәтта кыймылдамый да. Бөкресен чыгарып, перчатка кигән, туңган кулларын күкрәгенә куеп, тик утыра ул. — Немецмы соң бу? — диде хәйран калган Олейник. — Ха-ха! Синеңчә, кем соң ул? — диде шадра битле разведчик.— Саф канлы фриц инде бу! Әй син, дускай, — дип кычкырды ул пленный- га, — битеңне сөрт! — һәм аңлатыр өчен кулы белән күрсәткән булды.— Битеңне сөрт диләр сиңа, югыйсә, безнең егетләр үзеңне танымыйлар! Пленный дәшми генә разведчикка карап алды, аннан үзеннән-үзе төшкән кулларын яңадан күтәреп күкрәгенә куйды; аның перчаткасы очыннан тамчы тама иде. — Күрәсең, кулларын туңдырган,—диде разведчик. — Бигрәк тә бетешкән халык булып чыкты бу немецлар! Суык егерме градуска җитәр- җит.мәс алар урамда аягүрә каталар... Я, егетләр, кайсыгызда тәмәке бар? Олейникны урыннарыннан кузгалган солдатларның пленный белой артык кызыксынмаулары, хәтта тәмле йокыларыннан аерылулары өчен үкенүләре бик гаҗәпләндерде. Разведчиклар белән бергәләп тәмәке тарт
47 
 
 
кан чагында алар пленный турында вак-төяк сүзләр әйтү яки разведканың ничек үтүе турында кыскача гына сорашу белән чикләнделәр. — Тфү, үзенә каравы да чирканыч! — Кайда тоттыгыз үзен? Әлеге кечкенә урманчыкта түгелме? йокыдан соң бик алсуланып киткән Тихон Кудеяров кына, авызын ачып исни-исни, сәкедән төште дә, пленный алдына чүгәләп аның калтыранган тезенә бармагын тидереп алды: — Әй син, сасы эчәк, нишләп әле син бу кадәр көязләнеп киттең? Ни^п дәшмисең, ә? Москвага парадка җыендыңмы? Пленный, мәгънәсез күзләрен күтәреп, Кудеяровка карады. — Капут...—диде ул, юеш иреннәрен көчкә-көчкә генә кыймылдатып. — Нәрсә дисең? — Кудеяров аңа якыная төште. — Гитлер капут... — дип көчкә кабатлады пленный. — Ә-ә, капутмыни? — Кудеяров солдатларга борылып, кычкырып җибәрде: — Әй, егетләр, ишеттегезме, нәрсә ди ул? Ах, шайтан алгыры, грамотный булып киткән ләбаса! Каәа син аны, ничек акылга утырган! Яле, яле, тагын бер кат «капут» диген әле? Менә син, сасы эчәк, нинди акыллы баш булгансың! Аллага шөкер, инде хәзер безнең арада эшчән сүз башланды дияргә ярый! Шулаймы? Капут, алайса? Шул чакта, Кудеяров тавышыннан уянган Андрей урыныннан торды. Аның бөтен сулъяк бите, ниндидер каты әйбер өстенә ятканлыктан, сырланып беткән иде. Пленныйга карап алды да ул разведчикларга дәште: — Сез сөйрәп китердегезме бу үләксәне? Юкка китергәнсез! Нәрсә әйтә ала ул? Ул инде үзенең туган анасының исемен дә оныткандыр! Нәрсә белеп була аңардан! Болай да, ул әйтмәсә дә, бөтенесе ачык! Пленный өшегәндәй иңбашларын җыерып куйды. — Чыннан да, ни өчен әле сез аны монда сөйрәп китердегез? — дип кинәт шаулый башлады Андрей. — Җыен шакшыны китереп аудара торган урынмы әллә бу сезгә? — Нәрсә чәпчисең син?—диде өлкән разведчик. — Алама төш күрдеңме әллә? — Төрле заразаны китереп ташлый торган урын түгел бу! Мондый үләксәгә тап булгансыз икән инде, тиешле җиренә илтегез, ә бирегә сөйрәмәгез!.. Яле, чыгарып ташла үзен! Теләмисең? Алайса, мин үзем чыгарып атам! Андрей сәкедән сикереп төште дә, пленныйны якасыннан эләктереп, ишеккә таба сөйрәп алып китте. Төрле урыннан солдатлар кычкырдылар: — Андрей, юләрләнмә! — Нишлисең син? — Бу сволочьны!.. Бу хәшәрәтне!.. — дип кычкырды Андрей, ярсудан сүзләрен әйтеп бетерә алмыйча. — Бәлкем, шушы сволочь безнең лейтенантны яралагандыр, сез шуны аңлыйсызмы? Пленный, төшендәге шикелле, ачы тавыш белән кычкырып куйды. Андрей, исенә килеп, аны идәнгә ташлады һәм, башын күтәрүгә һич көтмәгәндә яшелчә саклагыч ишегеннән килеп кергән полк командирын күреп алды; аның артында Петя Уралең һәм тагын кемдер бүрекләреннән карларын кагып торалар иде. — Нәрсә бар монда?—дип кычкырды Озеров. ... Ярты сәгатьтән соң Андрей зур таш йортта, батальон КПсында утыра иде инде. Ул стеналары тырналган кечкенә буш бүлмәдә, тоташ калын пәрдә корылган тәрәзә турында табуреткада утырып тора; тәрәзә төбендә фронт коптилкасы яна, — ә гвардии майор Озеров үзе әле Андрей каршында басып тора, әле бүлмә буйлап йөреп ала, һәм аның һәр хәрәкәтендә, һәр сүзендә бер үк вакытта төрле хисләр — үпкә ачу гаҗәпләнү сизелә иде... 
48 
 
 
— 5тыр. утыр! — диде Озеров, Андрейның командир алдында басып торырга чамалавын күреп. — Миңа йөреп торырга кирәк ул... Әйе, менә мин сиңа шуны әйтмәкче идем: нәфрәтнең төрлесе була. Без дошманга карата нәфрәт, аяусыз нәфрәт булырга тиеш дибез, чөнки шунсыз сугышка кереп, дошманны җиңеп булмый. Безнең нәфрәт — бик табигый ул. һичшиксез кирәк ул. Нәфрәт тойгысы безнең һәрбер кешебезнең йөрәгендә сакланырга һәм кирәк минутта иң куркыныч, иң аяусыз көч булып тышка чыгарга тиеш. Ләкин бездәге нәфрәт — сукыр нәфрәт түгел ул. аңа һәртөрле ерткычлык сыйфатлары ят, ул акылга буйсынган кешелекле нәфрәт. — Иптәш гвардии майор!—дип кычкырды Андрей, тавышына буылып: аның тынгысыз, борчулы күз карашы газап һәм ялвару белән тулы иде. — Тукта, ачуланма һәм борчылма, — Озеров ерактан торып, кулы белән ике тапкыр шундый хәрәкәт ясады, Андрей ихтыярсыз урынында утырып калды. — Сугыш, билгеле, рәхимсез нәрсә... Берничә айдан бирле инде без нәфрәт тойгысына бирелеп яшибез. Көн-төн нәфрәт белән яшибез! Әйе. бу һичшиксез шулай булырга тиеш, ләкин шуның белән бергә, һичнигә карамастан, без үз халкыбызның иң кадерле милли сыйфатларын, — аның йомшак, җылы, татулык сөючәи хисләрен дә сакларга тиешбез. Менә, әйтик, Гитлер армиясе белән нәрсә булды? Бу армиядә бары ерткычлык инстинктларын гына тәрбияләгәннәр һәм көчәйткәннәр. Ул кешеләрдән җыелган армия булса да, нормаль кыяфәтен югалткан, ул ерткыч җанварлар армиясе булып калган. Шуңа күрә дә аның һәлакәте котылгысыз! Син беләсең инде, иптәш Сталин үзенең докладында нәкъ шулай дип әйтә бит. Хәтерлисеңме? Ә безнең армия, дошманга карата үзенең рәхимсез, әмма гадел нәфрәте белән көчле булган армиябез, бернинди шартларда да үзенең бүтән кешелек сыйфатларын югалтмый һәм югалтмаячак та! Шуның белән көчле дә ул! — Алайса, мин ерткыч җанвар булып чыгам инде?—диде Андрей, көчкәкөчкә генә. — Ерткыч җанвар белән мин бер бүлмәдә калмас идем,—дип җавап бирде Озеров. — Синнән ерткыч җанвар бер вакытта да чыкмаячак: тәрбияң андый түгел, Совет Армиясендәге кеше син. Ләкин без үзебезнең нәфрәтебезне акыллы файдаланырга, ягъни кирәк чакта аңа тулы ирек бирергә, ә кирәк чакта исә аны тыя да белергә тиешбез... Мин инде синең кайчандыр пленга төшкән бер фашист-офицерны . атарга омтылуыңны беләм. Ул чакта сине тотып калганнар. Әйе, ул фашист бик кабахәт нәрсә булган, сиңа әшәке сүзләр әйткән. Миңа билгеле болар... Ләкин шул чакта да син үзеңнең совет солдаты булуыңны онытмаска тиеш идең. Инде менә бүген... — Озеров Андрей алдында тукталды, тавышын күтәрә төште. — Ничек итеп син аны сөйрәп алып киттең! Ничек итеп спн аны идәнгә ташладың! Ничек синең иреннәрең калтырый иде! Күзләрең синең нинди иде! Хәтерлисеңме син шул секундтагы хәлеңне? Андрей башын тәрәзә төбенә салды. — Онытыйк ул секундларны, — диде Озеров, әкрен генә. Андрейның башын йомшак кына үзенә кысып. — Секундлар гына иде алар... 
XXIII 
Генерал Бородин, врачның тыюына карамастан, төнлә белән армия штабына барып кайтты. Анда бик мөһим киңәшмә булган иде. Үзенең командный пунктына кайткач, машинасыннан да төшмичә, Бородин штаб начальнигына сәгать ун ноль — нольгә барлык полк һәм аерым подраз- делениеләриең командирларын һәм комиссарларын җыярга кушып приказ бирде.


 
 
Озеров киңәшмәгә барырга бик иртә җыена башлады. Төнлә белән үк әле ул, элемтә урнаштырырга һәм алгы сызыктан үзләренә тиешле участокларлы алырга, дип килгән Себер дивизияләренең вәкилләре арасында бергә хезмәт иткән борынгы дусты — капитан Зыряновның да барлыгын ишетеп белгән иде. Шуңа күрә аның, Бородинда киңәшмә башланганчыга кадәр, якташы белән очрашып сөйләшәсе килде. Озеров белән бергә, бер чанага утырып, комиссар Брянңев та китте. — Генерал суык»та сезнең якташмы?—дип сорады комиссар, кузгалып киткәч. - Безнең якташ, — диде Озеров, теләр-теләмәс кенә. — Кызганычка каршы, безнең якташ. — Ни өчен кызганычка каршы? — Мин бу суык безгә, кайберәүләр уйлаганча, ярдәм итмәс, ә мешать кенә итәр, дип куркам. Ух, ничек көйдерә, ә? Безнең солдатлар да бит, Иван Иванович, сөяктән дә иттән. Немецны җылы оясыннан суыкка куып чыгарганчы, монда үзеңнең җаның, кәбестә башыдай, үтәдән-үтә туңар. Шуңа күрә суыкның йомшаграк булуы хәерле! Чатлама суык иде. Берничә минут эчендә һәркайсының кашлары, керфекләре һәм йонлач тун якалары бәсләнеп өлгерде. Киез итек эчендә аяклары өши башлады. Иркен итеп суласаң — һава, спирт шикелле, күкрәкне көйдереп ала; шунлыктан аны сарык йоны аша сак кына суырырга туры килә. Куе томан. Алда кояш бик тонык кына булып күренә. Юлның ике ягында озын чабулы ак дохалар кигән чыршылар тора. Бәсләнгән ботакларын түбән салындырган каеннар ак төлке һәм кеш койрыкларының гаять зур бәйләменә охшыйлар. Бөтен күренеш Себерне хәтерләтә. Озеров Себерне чын күңеленнән яратучы бер кеше иде. Ул аның очсызкырыйсыз җир-сулары, байлыклары һәм кешеләре белән горурлана иде. Ул аның Маньчжурия калкулыкларында, Карпат тауларында, Финляндиянең кар баскан кырларында героизм үрнәге күрсәткән укчылары белән мактана иде. Фронтка яңа Себер частьларының килүен белгәч, гвардии майор Озеров, үткәннәрне хәтерләүдән дулкынланып, хәзер эченнән генә үзенең Себере өчен куанып бара иде. — Минем якташларым ничек соң? — диде ул, Брянцевка терсәге белән төртеп. — Карап торырга әйбәтләрме? Брянцев бозланган якасының бер читен төшерде. . — Мактыйммы? — Макта! — Бер анадан туган кебекләр! — Эх, шайтан алгыры! — Озеров, чанадагы печәнне кыштырдатып, кузгалып куйды. Шушы минутта ул үзенең Себер частенда хезмәт итмәве турында тирән үкенү белән уйлап алды. Ләкин шунда ук ул, әгәр менә хәзер аңа якташлары янына күчәргә тәкъдим итсәләр, үз полкын ташлап китә алмаячагын да аңлады. Комиссарга таба борылып, аның борыны яныннан ак пар өреп: — Ә безнекеләр ничек? — дип сорады. — Себернекеләрдән начар түгел бит? — һич начар түгел! — Бәлкем, минем якташлардан калышмабыз? — Калышмабыз дип уйлыйм. — Яхшы булыр иде! Калган юлны, штабка барып җиткәнче, гвардии майор Озеров үз полкының Москва янында булачак сугышларда яңа Себер частьларыннан калышмаска тиешлеге турында уйланып барды. «Юк әле, кадерле якташлар, без сезнең белән ярышып карарбыз!—дип хиресләнеп уйлады 4. „с. ә.- № 6. 49 
5Э 
 
 
ул. — Бездә дә әле дары җитәрлек!» Шулай итеп, якташларының фронтка килүе Озеров өчен четерекле сугыш һөнәрен тагын да ныграк камилләштерүдә яңа бер этәргеч булып төште. ... Дивизия штабы ике завод трубасы һавага сузылган зур поселокнын читенә урнашкан иде. Умрихин атын печән калдыклары аунап яткан карт тирәк төбенә китереп туктаткач, Озеров белән Брянцев бер катлы таш йортның болдырында басып торган, өсләренә өр-яңа, ап-ак кыска туннар кигән өч офицерны күрделәр. — Әнә алар, синең якташларың! — диде Брянцев. Шул Себер кешеләренең берсе, киң битле, кечкенә кара мыеклысы, иптәшләреннән аерылды да, Озеровның чанадан төшүен күреп, кычкырып җибәрде: — Ул! Кояштыр, ул! Ниһаять, килеп җитте! Дуслар, карап торучы иптәшләрен шактый гаҗәпләндереп, бик сәер күрештеләр. Капитан Зырянов Озеров янына йөгереп барды да, бик аз гына аның йөзенә карап торды, соңра шатлыктан яктырып китеп, күзләрен кыса төшеп: — Ух сии, Сережка! —диде һәхМ Озеровның иңбашына китереп төртте. — Васька, җен, Себер түләмәсе! — дип кычкырды Озеров һәм үз нәүбәтендә Зыряновның иңбашына шундый китереп төртте, теге артка таба чайкалып китте. Аннан алар, көрәшчеләрдәй, кинәт кенә билләреннән тотышып алдылар да, чана янында бер-берсен әйләндерә, күтәреп чөяргә тырыша башладылар, — күрәсең, яшь чакларында алар көрәшергә бик яратканнар. Карап торучы иптәшләре шаркылдашып, төрле киңәшләр биреп, кычкырырга тотындылар.. — Озеров, бәр үзен, бәр! — Эх, шайтан алгыры, алай түгел! — Менә монысы шә-әп! Я, тагын бер кат! Кинәт Озеров белән Зырянов көрәшүдән туктадылар да, бер-берсенә текәлеп карап тора башладылар. — Я, мин бик шат! —диде Зырянов. — Әйтеп бетергесез шат! — Мин дә, брат, бик шат! Я, булмаса! Алар кочаклашып, өч тапкыр каты гына үбешеп алдылар. Озак та үтми, алар бер кечкенә буш бүлмәдә сорашып-сөйләшеп утыралар иде инде. Хәер, күбрәк Озеров сораша иде. — Я, сөйлә, Себердә эшләр ничек? Минекеләр анда ничек торалар? — Таня, — менә мондый булды! — Зырянов кулы белән өстәлдән югарырак итеп күрсәтте. — Чибәр кыз! Ларинадан шәбрәк булыр. Шуның өстенә даһи ул. Кыскасы, сиңа охшамаган. — Куйсана! Ә Володька? Володька ничек? — Анысы сина охшаган. Шундый бәйләнчек, чыдар хәл юк! Күптән түгел генә ул минем Мишканың борынын кирпеч белән сугып җимерде. — Володькамы? Менә молодец! — Шәп молодец! Малайны имгәтеп ташлады, ә син... Тукта, нигә көләсең әле, тиле баш? Карыйм, малай кайтып килә, ә борын урынында — боламык, кан чишмәдәй ага! Молодец, имеш! — Ә хатын ничек? Әнкәй? — Менә хатының, ичмасам, молодец, ул районда хәзер Максимов урынында калды, барлык мәктәпләр белән җитәкчелек итә. Ә әниең фронт өчен гел пилмән бөгә... — Пилмән? — Әйе шул, бездә бит анда фронт өчен җылы киемнәр җыю белән генә чикләнмиләр, вагонлап пилмән дә әзерлиләр... — Эх син, түләмә, Себер түләмәсе! — Озеров хәтта ачынып күкрәген уып алды. — Нигә әле син миңа пилмән турында әйттең? Нигә син минем җанымны көйдерәсең?  

 
 
Соңра хезмәт эшләренә күчтеләр. — Я, син ничек? — диде Зырянов. — Сугышабыз! — Димәк, майор ук булдың? Гвардеец? Кая инде ул безгә синең арттан куып җитү! — Ә син нәрсә белән командалык итәсең? — Аерым чаңгычылар батальоны белән. — Менә мин, синең арттан ничек куып җитәргә икән, дип кайгырам әле, — диде Озеров. — Син чаңгыларда, ә миндә алар юк, Хәер, борчылма, калмаска тырышырбыз. — Калырсың син! Бүген төнлә «телне» сии җибәрдеңме? — Минем егетләр тотып китерделәр. Ә нәрсә? Зырянов елмаеп куйды. — Ах, Сергей, бичара немецны нинди хәлгә китереп җиткергәнсең син? — Ошадымы? — Бик тә. Беләсеңме, без сезнең генералдан аны бер генә көнгә безгә җибәреп торуын сорамакчы булабыз әле. Безнең солдатларга аны күрсәтергә кирәк. Әйдә, Москва янындагы немецның нинди булуын күрсеннәр... — Кара аны, барлык немецлар да шундыйлар икән, дип уйлый күрмә, — диде Озеров. — Бу немец бик өшәнгән частьтан эләкте. Аларда көч бар әле. һөҗүм итә алмыйлар алуын, әмма оборонада яман каршы торачаклар. Шуңа күрә мин сиңа бу немецны солдатларыңа күрсәтергә киңәш бирмим. Себердән күптән килдегезме? — Моннан ике атна элек. — Ике атна? Кайда буталдыгыз соң сез? — Бер атна булыр инде шушында, сезнең белән янәшә... — Янәшә? — Әйе, сезнең туп тавышларын тыңлап яттык... Ә үткән төнне сезгә бөтенләй үк якын килдек, барлык полклар да күрше авылларда гына торалар. Инде бүген сезнең белән бергә алгы сызыкка басарбыз дип уйлыйм. — Сезнеке кебек частьлар биредә, тылда бик күпме инде? — һай, күп тә, Сергей! Барлык авыллар, урманнар тулы. Көтмәгәндә генә Озеровны дивизия командиры янына чакырдылар. Генерал Бородин, өй җылы булса да, мундир өстеннән цигейка жилет кигән иде. Ул авырып торган шушы көннәрдә бик ябыкты һәм хәлсезләнде, ләкин үзен һаман егәр тотарга тырыша иде. — «Тел» өчен рәхмәт, — диде ул, Озеровны үзе белән янәшә кызу яккан мич янына утыртып.— Карап торырга начар булса да, бик лыгырдык булып чыкты... Ләкин менә бу нәрсә? — Ул язып тутырылган кәгазь битен селкеп күрсәтте. — Синең бу донесениеңне укып, шаккаттым! Ни өчен син минем башымны харап итмәкче буласың? Яхшы түгел! Бер дә яхшы түгел! — Аңламыйм, иптәш гвардии генерал-майор! — Тагын бер тапкыр әйтәм: яхшы түгел! — Бородин, уйларын ачык- ландырырга теләгәндәй, кулы белән чал йөгергән чәчен артка таба сыпырып куйды. — Нәрсә була инде бу? Сугыш тынарга өлгермәде, сии әллә никадәр эш уйлап чыгаргансың! Кара син аны, приказ алганны да көтеп тормаган! Озеров, җиңеләеп, урындыгы өстендә кузгалып куйды. Бородин портсигарын ачты. — Тарт. Бөтенесен дә хуп күрәм. Ләкин уйлама, мин сиңа тагын шактый эшләр өстим әле! Зур эшләр! һич көтмәгәндә генә генерал ямансу уйга бирелеп, берникадәр вакыт Озеровтан читкә карап торды, һәм Озеров аңлап алды: дивизия командиры элек беркайчан да күңеленә килмәгән нәрсә турында уйлый иде.

52 
 
 
— Авырыйм мин, — диде генерал, кисәк кенә шундый бер тавыш белән, мондый тавыш белән, ихтимал, бары хатынына гына әйтә алган булыр иде: ул хәтта арудан төсе качкан йөзен чытып куйды. — Бирешмәскә тырышам, ләкин файдасыз... Иске яралар интектерә! Стройда миңа авыр була башлады. Тик бераз гына булса да көнбатышка таба барасы килә! Әйе, бераз гына булса да! Аннан дивизияне ышанычлы кулларга биреп калдырасы килә... Озеров бик уңайсызланып урыныннан торды. — Юк, бу 4наярып кына, билгеле, — дип ашыгып сүзен төзәтергә тырышты Бородин, ләкин шулай да аның йөзеннән ямансылау һәм борчылу билгеләре китмәде. — Юк, без әле сугышачакбыз! — ул, кузгаткан темасыннан уңайсызлануын яшерә алмыйча, урыныннан торды һәм сүзне икенчегә борды. — Якташларыңны күрдеңме? — Менә хәзер генә... — Әйе, аларның дивизиясендә кешеләр, безнекенә караганда, ике өлеш артыграк, һәм бу хәл кайберәүләрдә безнең дивизия турында, ихтимал, күңелсез уйлар тудырыр... — Кинәт генерал бүлмә буйлап гадәттәгечә киң, таза адымнар белән атлап йөри башлады, һәм аңардан тагын элекке тигез, олы көч бөркелде. — Чепуха! Чепуханың да чепухасы!— диде ул күтәренке тавыш белән. — Аларның кыйналганнары юк әле, ә безне кыйнадылар инде! Ә бер кыйналганга ике кыйналмаганны бирәләр — бу һәркемгә билгеле нәрсә. Шулай булгач, дивизияләрдәге кешеләр санын тип-тигез дип әйтергә ярый! Шуның өстенә, аларның сугыш тәҗрибәсе юк әле, ә безнең шактый зур тәҗрибәбез бар. Без — гвардия! Шуның өстенә тагын, безнең дивизиягә танкка каршы артдивизион һәм аерым чаңгычылар батальоны биреләчәк! — Капитан Зырянов батальонымы? — Әйе, аныкы! Сез танышлармы? — Якташ һәм иске дус. — Әнә ничек! Я, шуннан кем көчлерәк булып чыга инде? Бородин һәрвакыттагыча тагын яшь, дәртле иде. — Хәер, нигә, кем көчлерәк дип юрап торырга? Без барыбыз бергә — сугышта булганнар да һәм озакламый сугышка керергә торганнар да, безнең бөтен армиябез — менә көч ул! Тарихта күренмәгән көч! һәм ул көчне ныклы, ышанычлы куллар алга илтә! Бородин Озеровны иңбашыннан кочаклап алды. — Беләсеңме, күпме гаскәр килде? — диде ул аның колагына. — Без зур, тарихи җиңү алдында торабыз! Сугышны бу кадәр акыллы алып бару — безнең бәхетебез, дустым!.. ...Кичтән резервтагы гаскәрләр алгы сызыкка күчә башладылар. Бөтен юллар буйлап озын-озыи колонналар сузылды. Бөтен төн буена хәрәкәттәге Армиягә яңа көч килә тордык Таза, чиртсәң, кан чыгардай, сугышка керергә ашкынып торган пехота белән бөтен фронт тирәсендәге авыллар тулды. Артиллерия һәм миномет батареялары уңай позицияләргә урнашты. Танк частьлары урманнарны тутырды... 
XXIV Немец-фашист гаскәрләренең Москваны башта уратып, аннан бөтенләйгә алу нияте белән 16 ноябрьда башлаган икенче һөҗүмнәре алты йөз километр озынлыктагы көнбатыш фронтның барлык участокларында да туктатылган иде и иуде. Бу юлы да Гитлерның планы җимерелде... Гитлерчыларның Төньяк удар группировкасы иоябрьиың соңгы көннәрендә бик зур кыенлык белән Рогачев, Клин, Солнечногорск шәһәрләрен кулларына төшерә алдылар һәм үзләренең танковой частьлары белән бары Яхромага кадәр генә үттеләр.  
53 
 
 
Гитлерчыларның көньяк удар группировкасы Туланы ала алмагач, аны көнчыгыштан читләтеп узды һәм Ока елгасына бәреп чыгарга тырышып, Сталиногорск, Венев шәһәрләрен кулына төшерде, ләкин Каширадан җиде километр көньяктарак туктатылды. Гитлерчыларның үзәк ярдәмче группировкасы, бер урында озак таптанганнан соң, Нар елгасын берничә урыннан кичеп чыкты, ләкин безнең гаскәрләр аларны кире артка ташладылар. Москваны урату һәм алу булмый калды. һөҗүм вакытында авыр сугышларга кереп баткан немец-фашист гаскәрләре зур югалтуларга дучар булды, йөзләрчә яндырылган һәм ватылган танклар, орудиеләр һәм машиналар Москва кырларында каралып яталар. Илле меңнән артыграк гитлерчылар биредәге җирләрне сөякләре белән түшәделәр... Фронтның күп участокларында немец- фашист гаскәрләре оборонага күчтеләр. Гитлер ставкасы Москвага һөҗүм итү турында мактанчык сводкалар бирүдән туктады. Рус кышы зур һөҗүм операцияләре алып барырга мөмкинлек бирми дип, ышандырырга тотынды. Ләкин мәсьәлә бер рус кышында гына түгел иде, әлбәттә... Көнбатыш фронтының гаскәрләре, дошман сан ягыннан икеләтә, өчләтә артык булуга карамастан, Совет иленең башкаласын яклауда искиткеч нык тордылар. Туган җирнең һәрбер карышын алар батырларча якладылар. Алар, арсландай, өзлексез контратакага ташландылар. Москва тирәсен Гитлер гаскәрләренең һәм техникасының гаять олы каберлегенә әйләндерделәр. Хәзер инде каты сугышларда ныгыган һәм чыныккан Көнбатыш фронт гаскәрләре үзләренең калган көчләре белән бөтен җирдә, бигрәк тә флангларда, дошманга сизелерлек контрударлар ясый башладылар. Ләкин Гитлер үзенең гаскәрләрен якын киләчәктә Москва янында нәрсә көткәнен сизми дә иде. Москваны уратып алырга тырышып, немец-фашист гаскәрләренең удар группировкалары фронтның төп сызыгыннан шактый алга киттеләр һәм, Кызыл Армиянең көче бетә, аның бернинди дә стратег резервы, юк, дип үзләренең флангларын юньләп ныгытмыйча, безнең гаскәрләрнең удары астына куйдылар. 20 ноябрьдан башлап, ягъни немецлар һөҗүменең дүртенче көнендә, Сталин планы һәхМ приказы буенча ерак тылдан Москва фронтына безнең яңа резервлар килә башлады. Аларны китерү зур саклык белән уздырылды. Караңгы төннәрдә пехота, танклар, артиллерия төягән эшелоннар берсе артыннан берсе Москвадан көнчыгыштарак аулак станцияләргә килеп, шунда бушана тордылар. Биредән резервлар төннәрен, яшерен рәвештә генә билгеләгән урыннарына күчеп бардылар. Көнбатыш фронтның гаскәрләре Москваның якын чикләрен күкрәк киереп яклаган арада, дошманның төньяк группировкасы флангысына, Дмитров һәм Загорск шәһәрләре районына, шулай ук көньяк группировка флангысына, Кашира районына һәм Рязаньнан көньяктарак җирләргә совет гаскәрләренең иң яхшы сугыш техникасы белән коралланган өч яңа армиясе тупланды. Бу армияләрнең коралларын, дошманны тар-мар итәр өчен, безнең героик тылыбыз әзерләп бирде. Яңа гаскәрләр башкаладан көнбатыштарак та күренә башладылар. Москвага якын чикләрдә хәлләр вакыт-вакыт никадәр куркыныч булып китмәсен, Москваның батыр яклаучыларына никадәр авырга килмәсен, ләкин Сталин ул резервларны саклады, сугышка кертмәде. Дошманнан үч алыр сәгать якынлашты. Бу көннәрдә Сталин безнең гаскәрләрнең булачак контрһөҗүмнәре турында күп уйланды. Яхшы әзерләнгән һәм оештырылган бу контрһөҗүм, Сталин фикеренчә, бик үзенчәлекле бер һөҗүм булырга тиеш иде; бу һөҗүм нәтиҗәсендә безнең гаскәрләр дошманны Москва янында
54 
 
 
Тар-мар итү генә түгел, аңа төньякта да һәм көньякта да бик каты удар ясарга тиешләр иде. Шулай итеп, контрһөҗүмне билгеләнгән план буенча үтәгәндә, ул Бөек Ватан сугышының беренче елы өчен хәлиткеч хәрби бер вакыйга була алыр иде. Москва янында барган сугышларда Совет Армиясе безнең җиңү байрагын күтәрергә, ә аннан инде ул байракны Берлинга илтеп җиткерергә тиеш иде... Контрһөҗүм турында һаман уйланган һәм апы башлау моментын уяу көткән хәлдә, Сталин бу көннәрдә Москва фронтының төрле участокларындагы сугышчан обстановка белән үзе танышып йөрде. Хәзер Сталинның хәрәкәттәге Армиягә мөмкин кадәр якынрак буласы килә иде. 
...Безнең оборонаның алгы кырыена барышлый, Волоколам шоссесы буендагы бер зур авылда Сталин таш йортның ишеге башына элгән, уртасында ачык кызыл тәре төшерелгән кечкенә ак флаг күрде. Бу — армиянең кыр госпитале иде. Сталин көтмәгәндә генә машинаны туктатырга кушты. Берничә минуттан инде ул палата эчендә иде: биредә соңгы сугышларда яраланучылар яталар. Алар дүртәү иде. Барысы да акка буяган бер үк төрле больница кроватьларында яталар: кроватьлар беррәттән, кеше үтәрлек кенә ара калдырып, башлары белән тәрәзәсез стенага терәп куелганнар. Ә каршы стенада көньякка караган ике тәрәзә бар,— яралылар мендәрдән башларын күтәрмичә генә урамның икенче ягындагы өйләр өстеннән түбән генә үткән кызгылт кояшны күреп яталар. Көтмәгәндә генә палатага Верховный Башкомандующийның бер төркем генераллар, госпиталь начальнигын һәм дежур врачны ияртеп килеп керүе яралыларны әйтеп бетергесез дулкынландырды. Алар дүр- тәвесе дә бер үк вакытта, йон одеял астында яткан җирләреннән, үз- үзләренә хисап бирмичә диярлек, Сталинны хәрбиләрчә аягүрә басып каршы алыр өчен кискен хәрәкәт ясадылар. Тик ал арның бары тик берсе, күкрәген һәм муенын ак бинт белән уратып бәйләгәне генә, көчкә торып кроватена утыра алды. Калганнары исә тагын бер тапкыр үзләренең хәл- сезлекләрен генә тойдылар. Бу аларны хәзер аеруча нык хәсрәтләндерде. Теләсә нинди физик авыртуны алар сүзсез күтәрә алалар, әмма менә Сталинны аягүрә басып каршы алырга хәлләре җитмәүдән туган җан сызлануын алар яшерә алмыйлар иде: берәүсе тирән газап белән ыңгырашып куйды, икенчесе, өзгәләнеп, мендәр өстендә башын селкеп алды, өченчесе, ачынудан, әрнеп тешләрен шыкырдатты... Сталин яралыларның дулкынланган булуларын күрде. — Исәнмесез, иптәшләр, исәнмесез!—диде ул, шуңа күрә тавышын бераз күтәрә төшеп, һәм ишектән беренче кровать янында тукталды: кроватьта калку яңаклы яшь йөзенә гаҗәпләнү һәм шатлык җәелгән яралы утырып тора иде. Яралылар исәнләшүгә каршы җавап биргәч, Сталин: — Ләкин минем сезгә, иптәшләр, бер үтенечем бар,— диде.— Сез тыныч кына ятарга тиешсез... Әйе, әйе, сезгә ятарга кирәк. Ә без сезнең алда басып та тора алабыз һәм торырга да тиешбез... Кроватьта утырып торган яралының җитез соры күзләрендә аптырап калу чагылды. — Рөхсәт итегез, иптәш Сталин, «миңа утырып торырга,—диде ул, ябык куллары белән кроватеның читенә тотынып. — Чынлап менә, яту туйдырып бетерде. Дүртенче көнме инде... — Яхшы, утырып торыгыз,— диде Сталин, аның үтенече белән килешеп. — Сезнең» мин күрәм, чәчегезне күптән түгел генә алганнар... Сез командирмы? — Так точно! Гвардии лейтенант... — Фамилиягез?  
55 
 
 
— Мурашев. Сталин дежур врачка күтәрелеп карады, һәм врач, ашыгып, Мурашев- ның йомшак тукымасында берничә кыйпылчык ярасы барлыгын әйтте: ике кыйпылчыкны тәненнән өченче көнне алганнар, ә дүртесен алдагы операциягә кадәр калдырганнар. — Әйдә, тик шунда кадалып торсыннар!—диде Мурашев, кинәт җанланып.— Ныграк булырмын, бары шул гына! Ул чакта миңа бары броня тишә торган пуля гына үтсә үтәр. Сталин бу егетнең пошынмый торган, ә гади тормышта, ихтимал, шат күңелле бер кеше булуын шунда ук сизеп алды. — Сез фронтта күптәнме, иптәш Мурашев? — Сугышның беренче көненнән, иптәш Сталин! — Беренче тапкыр стройдан чыгуыгызмы? — Так точно! — Әйтегез әле, иптәш Мурашев, — диде Сталин, кровать башына тотынып,— сугышның кайсы чоры сезнең өчен аеруча читен булды? — Беренче ае, иптәш Сталин! — Аңлашыла. Ә хәзер ничек? Мурашев сулап куйды, ләкин елмаеп җавап бирде: — Сугышу хәзер дә җиңел түгел, билгеле, мин моны ачыктан-ачык әйтәм. Немецларда һаман әле техника ягыннан өстенлек бар. Аннан немецларның Москвага шулкадәр якын булуларын күрү дә бик авыр. Ләкин шулай да сугышуы хәзер шактый җиңел, моннан бер ай элек сугышуга караганда да җиңелрәк... — Ә ни өчен шулай да җиңелрәк? — дип сорады Сталин. — Беренчедән, иптәш Сталин, без хәзер теге вакыттагы кешеләр түгел инде...— дип җавап бирде Мурашев.— Безнең сугышчылар әлеге шул фашистларның йөзләрен күрделәр, аларның кем икәнлеген фактларда белделәр, һәм безнең илгә нинди зур куркыныч туганлыгын яхшы, бик яхшы аңладылар... Аңлагач, бар да усалланып, сугышта тагы да рәхимсезрәк булып киттеләр. Шунлыктан көч тә артып киткәндәй булды. Аннан тагы бар да, сез әйткәнчә, җеннең ул хәтле бүкәй булмавын да аңладылар... Хәзер инде безнекеләр, немец армиясе — җиңелмәс армия, дип сөйләнүләрнең ахмак бер әкият, коры лыгырдау гына булуын бик яхшы беләләр. Немецлар хәзер бездән качалар, ничек кенә әле качалар! Менә шуңа күрә дә җиңел була башлады... — Ә икенчедән?—дип сорады Сталин. — Ә икенчедән, немецлар да хәзер элекке кебек түгелләр инде...— дип сүзен дәвам итте Мурашев.— Кыскасы, ил талап йөрүнең хәтәр эш икәнен аңладылар. Миңа пленныйлар белән сөйләшергә туры килде, иптәш Сталин. Моннан бер ай элек кенә әле алар тиздән Москваны алачакларына ышаналар иде, ә хәзер исә Москва турында уйлап та карамыйлар... — Уйлап та карамыйлар? — Так точно! Мурашевны тыңлаган чакта, Сталин берничә тапкыр калган яралыларга да, лейтенантның сүзләренә ничек карыйлар икән, дип белергә теләгәндәй, күз төшереп алды. — Менә алар да расларлар моны,— диде Мурашев, палатадагы дусларына борылып.— Дөрес әйтәмме мин, егетләр? Күрше кроватьта уң кулы киселгән ап-ак чырайлы яралы ята иде. Сталин аның янына килгәч, ул бик дулкынланды, ләкин шунда да аның киң, ягымлы йөзенә бер генә тамчы да кан әсәре чыкмады. Бары күкрәге өстенә салган бердәнбер кулы одеял астында бер өч тапкыр рәттән калтыранып куйды. Ул иптәшенең сүзләрен акрын тавыш белән генә раслады: — Бу дөрес, немец яман хәлсезләнде...


 
 
Өченче кроватьта башы ак бинт белән чорналган яралы хәрәкәтсез ята,— аның турсайган авызы, өскә таба чөелгән борыны да зур кара күзләре генә ачык калган. Ул күптән инде кровать янына Сталинның килүен көтә, һәм шул бәхетле минутны сабырсызланып көтүдәй хәтта бөтенләй тирләп чыкты. Ул да, дулкынланып, иптәшенең сүзләрен раслады. — Немец гырылдый, аны хәзер кыйнарга да кыйнарга кирәк... Дежур врач бу ике яралының хәле турында әйтә башлагач, Сталин уң кулы белән жиңелчә генә хәрәкәт ясап, аны сүзеннән туктатты; болан да аларның авыр хәле ачык, бөтенләйгә булмаса да, озак вакытка сафтан чыгулары күренеп тора, һәм Сталин үзалдына гына сулап куйды да, бу кешеләрнең врач күрмәгән иң зур йөрәк яраларына кагылмаска тырышып, бик сак кына сорашырга тотынды: тумышлары белән кай җирдән алар, сугышка чаклы кайда, кем булып эшләгәннәр, семьялары ничек тора, балалары бармы, өйләреннән хат алалармы, наградага тәкъдим ителгәннәрме әле, юкмы... ...Стена буендагы дүртенче кроватьта Матвей Юргин ята иде. Ул берничә мендәр өстендә, күкрәгенә чаклы одеял белән ябылган хәлдә текә генә ятып тора иде. Янына килгән Сталинга ул шундый көтелмәгән гадәттән тыш бер гажәпләнү белән шаккатып карады ки, бу минутта кеше кычкырып җибәрүдән чак-чак кына тыелып кала алыр иде... Ул гүя Сталинны палатада яңа гына күрде һәм Сталин, үзе башка яралылар белән сөйләшеп үткәргән берничә минут дәвамында, Юргинның онытылып ятканын, бары хәзер генә һушына килгәнлеген аңлап алды. — Бу... сез?—дип сорады Юргин, гыжлап чыккай кайнар сулыш белән.— Бу... чынмы? — Әйе, бу мин,— диде Сталин. Юргинның эчкә баткан яңакларын кара төк каплаган, җир төсенә кергән йөзенә һәм бизгәк уты белән елтырап торган күзләренә карагач. Сталин яралының хәле бик авыр булуын аңлады. Кинәт Сталинның күз карашы караңгыланып китте, ул, арып, кровать янында торган табуреткага утырды, Юргинның баш астындагы мендәрен сак кына төзәтеп куйды. — Авырмы?—дип сорады ул. Юргин күз карашы белән генә Сталинга жавап бирде: әйе, ул ялганлый алмый, аңа үлем белән көрәшүе бик авыр, әле белеп тә булмый — бу көрәштән кем җиңеп чыгар... — Бирешмәгез,— диде Сталин. Юргин, бу киңәшне кабул итеп, жиңелчә генә керфекләрен төшерде, ләкин шунда ук күз карашы белән Сталиннан якынрак иелүен үтенде, һәм Сталин иелгәч, пышылдап кына сорады: — Тиздәнме? Сталин сорауны аңлады һәм Юргин өстеиә тагы да иелә төшеп, шулай ук шыпырт кына әйтте: — Бик тиздән... Барлык яралыларның сәламәтләнүләрен теләп, Сталин палатадан чыкты һәм дежур врач кабинетына үтеп, тәрәзә каршында тукталды; бер минут чамасы ул сүзсез генә, кояштан җем-җем итеп көмешләнеп торган кышкы урманга карап торды... Аннан борылмыйча гына, артында басып торган дежур врачтан акрын гына сорады: — Терелерме ул? Врач гаепле кешесыман җавап бирде: — Безнең бернинди дә өметебез юк. Сталин кисәк кенә борылды. — Сезнең өметегез булырга тиеш! — диде ул. Аннан акрын гына дулкынланып өстәде: — Үлемсез халык!

57 
 
 
...Кичкырыи Сталин безнең оборонаның алгы кырыенда—Волоко- лам шоссесы буендагы урманлы биек калкулык түбәсендә булды. Өченче көн инде биредә тынлык хөкем сөрә. Калкулык түбәсендә, тузганак орлыкларыдай, җиңел кар бөртекләре очкалыйлар; һава бик тын булса да, алар, җирдә үзләренә урын тапмагандай, бертуктаусыз бөтерелеп торалар. Сталин һәм аны озатучы кечкенә бер төркем генераллар урманның көнбатыш кырыена чыктылар; биредән, кар баскан зирек куаклары арасыннан гади күз белән бик киң җирне күреп була иде. — Алай, бу Ленино авылымыни?—дип сорады Сталин һәм йон бияләй кигән кулын алга сузды; шул чакта аның кулы ялгыш кына зирек ботагына тиеп китте дә, ботактан коры кар коелып төште. Тиешле җавапны алганнан соң ул уйчан гына:—Ленино...— дип кабатлады, аннан кисәк кенә генералларга таба борылды.— Әйтегез әле, бу авыл элек ипчек дип йөртелгән? Янәшә торган ике генерал бер үк вакытта, үз-үзләренә һич хисап бирмәстән, тизрәк карталарына карадылар, ләкин алларында торган авыл картада, табигый буларак, моннан күп еллар элек бирелгән хәзерге исеме белән генә аталган иде. Генералларның бер-берсенә һич охшамаган йөзләренә үзләренең хәбәрсез булулары өчен бер үк төрле үкенү билгесе бик ачык булып бәреп чыкты. Шулай ук бер үк вакытта алар Бородинга, аның бу авыр хәлдән коткаруын өмет итеп, күтәрелеп карадылар, ләкин аларның шулай карауларын көтеп, эченнән әзерләнеп торган дивизия командиры бары мыегын гына кыймылдатып куйды һәм үз нәүбәтендә Озеровка борылып карады... Ләкин Озеров та авылның иске исемен белми иде. Мондый хәбәрсезлек өчен ул бөтенесен гафу итсә дә, үзен һич тә гафу итә алмый иде, чөнки берничә көннән бирле бит инде ул үзенең полкы белән шушы Ленино авылы каршында тора. Минут эчендә кып-кызыл булып өлгергән гвардии майор Озеров, ярдәм эзләп, янында басып торган солдатларга борылып карады. — Күрәсең, берәү дә белми? — диде Сталин. Шул моментта солдатлар төркемендә басып торган гвардии сержант Андрей Лопухов, гүя ниндидер бер эчке этәрештән, баскан җирендә турая төште, автоматын күкрәге өстеиә тагы да күтәребрәк куйды. Сталин Андрейның хәрәкәтен шунда ук күреп алды һәм тыныч, сынау карашы белән аңа бераз карап торды. Маскхалат кигән озын буйлы яшь егетнең нур бөркегән кара күзләрендә, җилдән каралган, әмма бәхет белән балкыган нәкъ русныкыдай чибәр йөзендә нидер әйтергә кыюланып тору барлыгын күрде ул. — Сез беләсез, шулаймы? — дип сорады Сталин Лопуховтан. Андрей бер адым алга атлады. — Так точно, иптәш Верховный Башкомандующий! — Ничек дип аталган соң элек бу авыл? — Иптәш Верховный Башкомандующий, бу авыл элек Лупиха дип аталган,— диде Андрей өзеп, бик ачык итеп һәм бу минутта бары үзенең шулай тотлыкмыйча әйтә алуына куанып. Сталин да Андрейга таба бер адым атлады. — Сез Ленино авылыннанмы, иптәш Лопухов? — һич юк, иптәш Сталин! — Каян соң сез аның элекке исемен беләсез? — Бу тирәләрдә яшәгән бер сугышчыны очраткан идем, иптәш Сталин! Сөйләшеп киттек тә, мин кызыксынып бу авылның элекке исемен сорадым? — Ә ни өчен сез кызыксындыгыз? — Кирәк-мазар булып китәр дип, иптәш Сталин! Сталин сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйды.


 
 
w—^Юкка сорамагансыз икән,— диде ул, әкрен һәм уйчан гына.— Әйе, безнең сугышчылар һәрвакытта, бөтенесен дә белеп торырга тиешләр. Сез әйтмешли, кирәк булуы бар. Димәк, бу элекке Лупихаикән? — дип сүзен дәвам итте ул, янында торучыларның барысына да мөрәҗәгать итеп.— Туры килә торган исем бу...— Ул көнбатышка башы белән ымлап, тавышын күтәрә төште.— Менә шушында инде немец илбасарларын, Ленин иленә пычрак кулларын күтәрергә батырчылык иткән өчен, рәхимсез рәвештә дөмбәсләргә 5 кирәк. Сталин муенына элгән биноклен кулына алды, ләкин шунда ук якадан солдатларга борылды. — Сүз юк, аларга биредә дә нык эләкте инде, — диде ул, Андрейгә карап; Андрей аңа үзенең яшьлеге һәм хәрбиләрчә җыйнак-пөхтә булуы белән бик ошаган иде.— Ләкин мин уйлыйм ки, алариы тагы да катырак, тагы да рәхимсезрәк кыйнарга кирәк. Беләсе килә, бу турыда сезнең, иптәш гвардеецлар, уегыз ничек? Андрей «смирно» хәленә күчте. — Иптәш Верховный Башкомандующий,— диде ул, ачык, кыю итеп, — барлык гвардеецлар да бу ерткычларның үкчәләрен күтәртер вакыт җитте, дип уйлыйлар! Без приказ гына көтәбез! — Дөрес, бик дөрес уйлыйсыз, иптәш гвардеецлар!—диде Сталин, җитди генә. — Әйе, бу ерткыч илбасарларны безнең җирләрдән куар вакыт җитте! Немец-фашист гаскәрләренең Москвага икенче һөҗүмнәре, беренчесе шикелле үк өзелде. Москваны уратып, кулга алу планы, сабын күбегедәй, шартлады. Бу безгә дә һәм немец илбасарларына да бик ачык... Шуңа күрә дә Гитлер көнчыгыш фронтыннан китеп барды. Үзенең прогулкасы өчен аулаграк тыкрык сайларга булды. Качты. Курыкты. Ләкин ул җавап бирүдән качып котыла алмас! Барысы өчен дә җавап бирер ул! Яңадан биноклен кулына алгач кына, Сталин кинәт әйтеп куйды: — Буран булыр. Бар да тиз генә тирә-якларына карандылар һәм Сталинны тыңлаган арада, берничә минут эчендә, табигатьнең үзгәреп китүен күреп гаҗәпләнә калдылар. Күк караңгыланып киткән, урман томан белән өртелгән, кар бөртекләре тагы да кызурак, тынгысызрак бөтерелә башлаганнар иде, кырдан әче җил исеп куйды... һәм бар да ихтыярсыз калтырану белән сизеп алдылар: әйе, тагын күп тә, күп тә үтмәс, бөтен Москва җирләре өстеннән дәһшәтле рус бураны тоташ күккә кадәр күтәрелер, дөньясын шаулатып котырынырга, сызгырынырга тотыныр...

Ә Еники тәрҗемәсе.