Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗУР ЯЗУЧЫНЫҢ ТОРМЫШ юлы 


(Таҗик халкының күренекле язучысы Садретдин Ай нигә 75 яшь тулу уңае белән)
 Әй сез, коллар! Кузгалыгыз бердәм булып, Ал байрактан балкытыгыз бар дөньяны! Буйсыну һәм куркуларны ташлагыз сез, Атты хәзер азатлыкның якты таңы. Юкка чыгар кайгы-хәсрәт күңелләрдән, Гаделсезлек төтен кебек очар җилгә, Без золымны йолкып алып тамырыннан Булдырырбыз мәңге бәхет бөтен җирдә! 
— дип яза Садретдин Айни үзенең «Азатлык маршы» исемле шигырендә. Бу—1918 елда була. Бөек Октябрь социалистик революциясенең беренче җиңү залплары Россиянең иң ерак почмакларында яшәүче изелгән халыкларны да уятты, аларны яңа җиңүләр өчен көрәшергә чакырды. Бохара әмиренең җәберзолымыннан котылып, иреккә чыгу бәхетенә ирешкән көнчыгыш хезмәт ияләре бу «Азатлык мар- шы»н «Марсельеза» көенә җырлый башлыйлар. Бу җыр халык арасына бик тиз тарала. Менә шушы пафослы шигъри юллар белән беренче таҗик совет әдәбияты башланып китә. Садретдин Айни таҗик совет әдәбиятының лаеклы нигез салучысы .булып әверелә. Ул* вакытта инде Айни өлгереп җиткән шагыйрь була. Аның үз сүзе белән әйтсәк, — ул октябрь мәктәбенә 40 яшьлек укучы булып керә, Ленин — Сталинның бөек мәктәбе аның күзен ача һәм аны яңа кеше итеп тәрбияли. - Айнинең феодал Бохарасында үткән гомере читлектә сакланган лачын гомерен хәтерләтә. Ләкин бу лачын читлектә тоткын булып калырга теләми, аннан котылу өчен өзлексез көрәш алып бара, җәрәхәтләнә... Айнинең бу көрәш мотивлары аның революциягәчә язылган 
шигырьләрендә бик якты чагылалар. Садретдин Айни 1878 елны хәзерге Бохара облаете, Гыждуван районы, Соктар кышлагында ярлы крестьян семьясында туа. Ул бик яшьләй атаанасыннан ятим кала. 12 яшьлек чагында ул Бохарага килеп, мәдрәсәгә укырга керә. Материаль яктан бик авыр хәлдә яшәвенә карамастан, аның белем алуга булган мәхәббәте һич суынмый, мәдрәсәне уңышлы рәвештә тәмамлап чыга. Мәдрәсәдә уку ел- ларында*ул поэзия белән кызыксына башлый. Айни хезмәтенең беренче адымнарында җәдитчеләр хәрәкәтенә катнаша. Җәд итч е л ә р н ең җитәкч ел ә р е бай балалары һәм либераль буржуа, вәкилләре булып, алар турыдан-туры милли буржуазиянең интересларын күздә тоталар, реакцион пантюркизм һәм панисламизм идеяләрен тараталар, бервакытта да алар хезмәт ияләрен азат итүне кайгыртмыйлар. 1920 елны Бохара революциясе вакытында үзләрен «яшь бо- харачылар» дип йөрткән җәдитчеләр турыдан-туры революциягә каршы чыгалар. Хезмәт халкының иң авыр шартларда яшәвен күреп үткән Садретдин Айни, яшь бохарачылар- ның реакцион позициясен аңлап, катгый рәвештә алардан ераклаша һәм Коммунистлар партиясе тарафыннан җитәкчелек ителгән революцион халык ягына күчә. Бөтен дәрте
116 
 
белән революциягә хезмәт итәргә керешә. Әмир хөкүмәте хөкем сөргән кара реакция елларында С. Айни, үз халкын агарту теләге белән, Боха- рада яңа ысулдагы мәктәпләр оештыруда актив катнаша. Бу мәктәпләрдә кайбер фәнни дәресләр дә укытыла башлый. Ул яца мәктәпләр өчен дәреслекләр төзи һәм үзе дә шул мәктәптә укыта. Айни үзенең бу прогрессив адымнары өчен әмир хөкүмәте һәм фанатик руханиларның эзәрлекләвеннән котылып кала алмый. 1917 елда әмир янычарлары Айнине кулга алалар, әмирнең боерыгы буенча Садретдинның аркасына 75 тапкыр таяк белән сугалар. Аның тәнендә кара кан сауган таяк эзләре ярылып кала, соңыннан үзен караңгы зинданга ташлыйлар. Бары тик Каган станциясендә эшләүче рус эшчеләре һәм Айнинең якын дуслары гына аны бу үлемнән коткарып калалар. Айнинең аркасына .сугылган таяк эзләре, язучының бөтен гомере буена әмирлек деспотиясенең иң вәхши җәберзолымына нәфрәт уята торган истәлек булып кала. Революциянең беренче елларында ук Айни һич икеләнмичә турыдан- туры Советлар платформасына баса һәм, җиң сызганып, таҗик халкының яңа социалистик культурасын төзү өчен көрәшкә керешә. Социалистик төзелеш елларында С. Айнинең язучылык таланты киң колач җәеп китә. Ул үзенең 35 еллык иҗат юлын чын мәгънәсе белән реалистик рухта сугарылган художество әсәрләре булдыруга һәм фәнни-тикшеренү өлкәсендә өзлексез эзләнүләргә багышлый. Айни — тарихчы, тел галиме, әдәбият тарихын өйрәнүче. Аның зур таланты һәм бай тормыш тәҗрибәләре, аңа таҗик әдәбияты тарихында әле тиңе булмаган киң күләмдәге әсәрләр тудырырга мөмкинлек бирә. 1925 елда ул үзенең «Одииа» дигән беренче зур повестен яза. Әсәрдә ул революциягә кадәр яшәгән ярлы таҗик егетенең башыннан кичергән авыр газапларын чагылдыра. 1930 елда Айни «Дохунда» исемле романын бастыра. 1935 елда «Коллар» дигән зур романын тәмамлый. Бу зур полотнодагы эпик әсәрләрдә Айни, революциягәчә күп 
газаплар кичереп яшәп, соңыннан ирекле, якты көннәргә чыгу бәхетенә ирешкән таҗик халкының тормыш юлларын тасвирлый. Айнинең романнары — хезмәт ияләренең хо- куксызлыгын, әмир һәм рус патшалыгы тарафыннан икеләтә изелеп килгән таҗик, үзбәк халыкларының Бохара әмирлеген җимерүдә Кызыл Армия частьларына актив булышуларын, Таҗикстапда социалистик тормыш төзү өчен көрәш мотивларын гәүдәләндерә. Айни үзенең «Дохунда» һәм «Коллар» романнарында җәдитчеләрнең контрреволюцион буржуаз милләтчеләр икәнен фаш итә, хезмәт ияләренең ничек итеп җәдитчеләр йогынтысыннан арынып, Коммунистлар партиясе байрагы астына туплануларын бик оста итеп чагылдыра. Айни 1935 елда «Иске мәктәп» һәм 1939 елда «Ростовщикның үлеме» исемле повестьларын яза, күп сандагы очерклар җыентыгы бастыра. Әдәбият тарихын өйрәнү өлкәсендә Айни бик зур хезмәт күрсәтә. Бөек Ватан сугышы елларында ул күп кенә публицистик мәкаләләр яза, халыкны дошманга каршы көрәшкә, җиңүләргә өнди. Сугыштан соңгы елларда язучы «Истәлекләр» дигән зур әсәрен иҗат итә. Бу әсәрнең I—II бүлекләре «Бохара» исеме белән аерым китап булып рус теленә тәрҗемә ителә. Айни 1950 елны бу әсәре өчен икенче дәрәҗәдәге Сталин премиясе белән бүләкләнә. С. Айни — чын мәгънәсе белән халык язучысы. Ул киң халык массасына органик тоташкан. Ул әсәрләрен саф халык теле белән яза. Шуңа күрә дә бу әсәрләрдәге образлар укучының йөрәгенә онытылмаслык булып кереп урнашалар. С. Айни язучылык осталыгына бөек рус язучысы Максим Горькийның’ реалистик әсәрләреннән өйрәнә. Ул Горькийны үзенең иң бөек остазы итеп хөрмәт белән искә ала:
117 
 
«Революциягә кадәр мин Горь- кийны белми идем. Беренче тапкыр мин ЛА. Горькийныц «Балачакта» һәм «Малайлыкта» дигән әсәрләрен укыдым. Бу әсәрләр минем йөрәгемдә мәңге югалмаслык тирән эз калдырдылар... Горький иҗатын өйрәнү минем киләчәктәге бөтен иҗат юлыма зур йогынты ясады. Аның повесть һәм хикәяләрендә мин яңа образлар күрдем һәм үз әсәрләремдәге геройларның характерларын шулар нигезендә иҗат итәргә тырышам. Мин Горькийдан халыкның тел байлыгы хәзинәсеннән файдалану юлларын өйрәндем». С. Айни чыннан да үзенең иң яхшы әсәрләрен Максим Горький йогынтысы астында яза. Бөек рус язучысыннан нигезле рәвештә өйрәнү аңа «Истәлекләр» дигән монументаль әсәрен иҗат итәргә илһам бирә. Бу әсәрендә язучы революциягәчә булган Бохарадагы иҗтимагый катлаулар н ы ң то р м ы ш ы н якты картиналар, онытылмас образлар белән күрсәтә. Садретдин Айни —таҗик совет әдәбиятына нигез салучы булу белән берлектә, тел өлкәсендә дә иң зур новатор. Ул үзенең әсәрләрендә борынгы таҗик әдәбиятының гүзәл үрнәкләрен бүгенге җанлы халык теле 
байлыклары белән бик оста рәвештә бәйли белә. Айнииең күп кенә әсәрләре СССР халыклары телләренә һәм шулай ук чит телләргә тәрҗемә ителәләр. С. Айни таҗик совет әдәбиятын үстерүдә күрсәткән хезмәтләре өчен хөкүмәт тарафыннан өч тапкыр Ленин ордены белән бүләкләнә. Таҗик әдәбияты һәм таҗик телен өйрәнү өлкәсендә зур әһәмияткә ия булган фәнни эзләнү әсәрләре тудырганы өчен, Айнигә филология фәннәре докторы дәрәҗәсе бирелә,- Таҗикстан республикасында Фәннәр академиясе төзелгәннән соң, С. Айни Академиянең президенты итеп сайлана. Таҗикстан хезмәт ияләре үзләренең сөекле язучысын СССР Верховный Советына депутат итеп сайлыйлар. С. Айни үзенең тормышын, барлык иҗат эшчәнлеген үз халкы белән аерылгысыз бәйли. Язучының 75 яшь тулу тантанасын бер таҗик халкы гына түгел, бәлки күп милләтле туган илебезнең барлык халыклары билгеләп үтәләр. Бу — Ленин — Сталин милли политикасын дөрес гамәлгә ашыручы безнең Совет илендә халыклар дуслыгының чәчәк атуына җанлы шаһит булып тора.