Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЫНЫЧЛЫК ЙӨКЛӘРЕ

(Сталинград гидростройчылары турында язмалардан)
 Фикер алышулар тәнәфес вакытында да туктамады. Киресенчә, тагын да кыза төшеп, тагын да иркенрәк җәелеп, бәхәс төсен алды. «Өч-дүрт тонна йөк күтәрешле ЗИС машинасына биш-алты тонна төяп буламы-юкмы?» — бәхәс шул турыда иде. Юрпйның күңелендә күптән инде «була» дигән җавап йөри. Бүген ул биредә, менә бу техник конференциядә дә, шуны әйтергә тиеш. Сүз сорап, президиумга записка җибәрде, тәнәфестән соң, бәлки, аңа да чират җитәр. Ләкин, биш йөздән артык механизатор алдында чыгып әйткәнгә кадәр, менә хәзер, фикерен үз иптәшләре, үз автоколоннасы шоферлары белән үзара сөйләшүләрдә тагын бер кат сынап, тикшереп карарга теләде ул. Ләкин фикерен хуплаучы булмады. — Куегыз әле, егетләр, кәҗә бәтиеннән үгез йөген тарттырып буламы соң. Степ а н Гаврилович Ла ктио и о в шулай дип кырт кисте, аның башка фикерне тыңларга да теләмәве сизелә иде. — Миңа калса,—диде Шматов,— ЗИСта мотор көчле, бәлки өстери •алыр иде. Алай дисәң — нигә заводның үз исәбе алты тонна түгел. Ярамыйдыр шул... Аннары тагы шунсы да бар — йөкне бит аны юлыңа карап саласың. Юрпйның алмашчысы Андрей Захаров та аның яклы түгел. Ул шүрли һәм бу шүрләвен туп-туры, һич курыкмыйча әйтә ала. •— Авария ясап, машина ватып рульдән коры калмагаек... Женя Гайдамакованың фикере дә башкалариыкыннан ерак йөрми шикелле: — Бервакыт мин фронтта биш ярым тонна салганым бар барын. ЗИСым уйнап кына чапкан иде. Ләкин фронт бит... Снарядлар... Юрийга үзенекен исбат итәргә вакыт җитмәде, ул, еш-еш суырып, бары бер төрем тәмәке тартырга гына өлгерде. Нигәдер тәне кыза, үзен җилгә каршы й ө г е р гә н дә ге кебек сизә иде ул: кызурак чапкан саен ”каршылык күбрәк. Та гын урыннарга утырыштылар. Конференция тагын дәвам итә. Трибунага бер-бер артлы менеп, экскаваторчылар һәм шоферлар, скреперчылар һәм насосчылар, бульдозерчылар һәм мотористлар үз эшләре һәм механизмнары турында сөйлиләр, яңа алымнарын уртаклашалар, эштәге, комачаулыклар һәм тоткарлыкларны ачалар. Юрий тынычсыз һәм борчулы утырды. Нәрсәгәдер үкенү, кемнедер шелтәләү, кемгәдер үпкәләү хисләре бар иде аның күңелендә. Сөйләүчеләрнең авызыннан күз дә алмыйча тыңлады, бик дулкынланды һәм һаман уйланды ул. Егет башыннан әлеге «буламы-юкмы» соравына җавап турында, «булмый»ны яклаучы иптәшләре турында төрле
92 
 
 
төрле уйлар чагылып үтте. Аның күңеле һаман бәхәсләшә иде әле. «Әллә чыннан да юк белән маташам, юкка котыраммы мин? Нигә берәү дә якламый, тотынып карарга, кушылырга теләми? Җитмәсә тагын, менә дигән, макталган шоферлар үзләре. Дядя Степан,—Юрий шулай дип Степан Гаврилович Лактионов- ны искә алды, — нинди тәҗрибәле кеше бит, никадәр осталыгы бар! Күпме машина күргән, күпме йөк ташыган да. ничәмә мең километр юл йөргән. Мең генәме соң, ничәмә миллион километр диген... Почет тактасыннан төшкәне юк... Мөз илле меңче... Тыңлап та карарга теләми, ичмасам. «Кәҗә бәтие»ң, имеш. Куәтле техникага яла ягу, кимсетү түгелме бу... Шматов та дөрес сөйләми. Сизәм, килешмәгәнен дә белеп тора, ләкин бәхәсләшә. Ничек инде ул: моторның көче җитәчәк, һәм шул ук вакытта: «Ярамыйдыр шул». Юлына карап дигән була тагын, әйтерсең, безнең юллар нинди икәнен белми. Таш та асфальт инде — көн саен түшәп кенә торалар. Рессорлар чыдармы дисә, бер хәл иде, ә кисеп әйтә бит: «Ярамыйдыр шул...» Эзләнергә, тырышырга, чарасын күрергә кирәк, иптәш Шматов, ә менә тикмәгә кырт кисеп куярга ярамый... Яки Андрей тагын, хәер әле аны гафу итәргә дә мөмкин. Минем кебек үк җилбәзәк әле ул — яшь, дөнья күрмәгән, шомармаган таш әле. Ә менә Женя Гайдамакова безнең дистәдән генә түгел бит. Машинада ул йөз меңләп чакрым авыр сугыш юлларын үткән. Ике тапкыр яраланса да, рульдән аерылмыйча, Берлинның үзенә кадәр барып җиткән. Рейхстаг ташын чукып нәрсә яздым дигән иде әле: «Сталинград кызы Гайдамакова Берлинга килде!» Әйе, шулай дигәнен үз авызыннан ишеткәнем бар. Әйтеп үк тора бит, биш ярым тонна салганым да бар, ди. Ә нигә хәзер дә салып карамаска!.. Юк, туган, фронтта снарядларны гына күп ташырга димәгән, монда, төзелештә, кирпечне, агачны, тимерне дә күбрәк ташырга кирәк.' Безңең бүгенге эшебез нәрсәсе белән фронт түгел? Нинди генә ФРОИТ әле: тынычлык фронты!.. Шулай итеп, болар мине күтәреп алмадылар әле. Юк, күтәрүен күтәрделәр, ләкин — штыкка. Менә шулдыр инде ул диалектика дигәнең: яңа нәрсә 
көрәшсез генә туа алмый, көчәнеп, азап белән туа. Ләкин, ничек кенә булмасын, үз уемда калам мин: ЗИСка нагрузканы арттырмый була! Була, була! Менә сүз генә4 бирсеннәр, уйлаганымны әйтермен, хәлемнән килгәнчә исбат итәрмен, сөйләп ышандыра алмыйм икән — эштә күрсәтергә тырышырмын. Миңа бары тик рөхсәт кенә кирәк...» Үзенә сүз бирелгәнне Юрий шундый уйлар белән көтте, һәм менә сүз бирелде. Трибунага кинәт калыккан үткен күзле егеткә — комсомолец Юрий Пронинга — йөзләп күз текәлде. Үзен беренче тапкыр шушы трибунада күреп, «менә нинди икән ул Пронин» дип уйлаучылар да булгандыр. Чөнки әле күптән түгел генә гидрострой газетасында аның турында матур бер очерк басылган иде. Юрий төзелешкә килгән көненнән башлап көндәлек язып бара икән. Очеркта шул көндәлектән бик күп юллар китерелгән. Мәсәлән, Гидростройга эшкә алынгач, ул болай дип язып куйган: «Ватан сугышы фронтына мине әнием озаткан иде. Әтинең истәлеккә саклаган комсомол значогын тагып киттем. Ул һәлак булды — мин аны фронтта алмаштырдым. Хәзер, хезмәт фронтында да, аның урыны буш булмас: төзелеш вахтасына мин әтием өчен дә басам». Кыскасы, егетнең биографиясе һәм, алдынгы шофер буларак, үрнәк эше күпләргә инде билгеле. Бүген аның йөзенә аеруча игътибар белән карыйлар икән, бу бер дә гаҗәп түгел. — Иптәшләр, — дип башлады Юрий нечкә һәм акрын тавыш белән, — барыбыз да яхшы ишеттек,, безгә, шоферларга, төзелеш өчен 44 миллион тонна чамасы таш, бетон, металл һәм агач ташырга туры киләчәк. Моннан тыш тагын плотинага һәм каналлардан йөз меңләп кубометр балчык күчерелергә тиеш. Докладчы бик матур әйтте: әгәр бу йөкләрне төягән машиналар колон
93 
 
насын беррәттәи сузсаң, аның озынлыгы җир шарын ике тапкыр уратып алырлык булыр иде. Менә никадәр икән ул! 11әрсә сорала соң бездән? Шул йөкләрне участокларга вакытында һәм кирәк кадәр ташып, өләшеп торырга. Лозунг шундый: күп булсын, тиз булсын! Биредә йөреш тизлеген арттыру, про- стойларны киметү турында тәҗри- бә уртаклашылды. Сүз дә юк, бик яхшы тәҗрибә һәм бик әйбәт башлангыч. Минем шуларга тагын бер нәрсә өстисем килә. Менә, киңәшен карыйк, сез ничек диярсез. Минем тәкъдимем шундый, дөрес, китап буенча исәпләп караганым юк, расчетлар да китерә алмыйм, ләкин, иптәшләр, йөрешеннән сизеп бе- ләм, — ЗИСның егәрлеге шактый зур. Без әле аны тулысынча файдаланмыйбыз. Минемчә, машинага рейс нагрузкасын бик рәхәтләнеп тагын 1—2 тоннага арттырырга мөмкин. Моның өчен рессорларны ныгытырга һәм бортны биегәйтергә • кирәк һәм дөрес обкат ясарга... Күңелләрдә дәрт кабызган кыю фикер булды бу. Күп кенә яңа уй- >лар уятты, җитди бәхәс кузгатты г.Юрий моның белән. Барыннан да ^'бигрәк егетнең үзенә җан кертте ул. ^Инженерлар һәм техниклар, хәтта V баш инженер 1Медведев үзе, Пронин ‘ тәкъдимен яклап сөйләделәр, һәм расчет ясауда аңа булышырбыз диделәр. Тәкъдимгә шоферларның да күпчелеге кушылды: «Сынап ка- Ipapra кирәк, нәтиҗә, һичшиксез, булачак». Шунсы кызык, әле бая гына аяк терәп каршы торган иптәшләре— Шматов, Женя һәм Андрей да 1 шуңа күнделәр. Ләкин күндерү бер нәрсә, ә эшләп күрсәтү, җиңүгә, нәтиҗәгә ирешү — икенче иде. Пронин турында сөйләүчеләр аның характерын һәрвакыт мактап телгә алалар: «Бер кирпеч күреп тә зур бер бин а туры ңда __ _хыялл анаГЗелә. Күз алдына мул җимешле иркен бакча китерү өчен кечкенә бер алма орлыгы яки чия төше күрү дә җитә ада. Ләкин бакчаның тиз генә һәм лщцел генә үсмәгәнен, моның өчен куп хезмәт, күп тырышлык кирәк икәнен дә бик яхшы аңлый ул». Безииокы-Юрийньщ әлеге тәкъдимен эшкә ашыру өчен иксез-чиксез тырышуында да күрдек. 
Конференция бетүгә үк, ул көтеп- ханәгә йөгерде, аннан механика дәреслеге һәм сопромат китаплары алып, шулар ө*стёндә бик озак баш ватты. Бу китапларны әле хәзер дә аның ^кабинасында күрергә мөмкин. Сменадан бушадымы — Юрийны гаражда яки мастерскойда күрәләр иде. Хәтта шунда кунып эшләгән көннәре дә булды. Моның өчен колонна начальнигы аны бер-ике тапкыр әрләп, шелтәләп тә алгалады. Ләкин егет үзен аклау өчен хәйләдән дә баш тартмады. Берсендә: «Автобус китеп барды, утырып өлгерә алмадым», — диде ул, ә икенче юлы исә тагын да ышанырлык итеп алдады: «Бу бөркүдә гомуми торакта ничек* итеп чыдамак кирәк. Монда, катыда булса да, салкынча, саф һавада йоклыйсың ичмасам. Бик ачуланмасагыз, әле тагын берничә көн биредә генә кунарга исәп...» Эш җаваплы иде, кыен иде. Ләкин Пронин кыенлыклар белән инде беренче тапкыр гына очрашмый. Юлында бик күп авырлык һәм кыенлык киртәләре күрде ул. Ләкин тырышлык белән, дуслары-иптәшлә- ре белән аларның барысын да җиңә, җимерә килде. Үзе өчен авыр һәм җаваплы санаган һәр минутта шулай исенә төшергәнчә, менә ул хәзер дә җиңелгән һәм җимерелгән кыенлыкларны исенә төшерде. Кинәт аңа дәрт өстәлгәндәй, йөрәгендә көч һәм кыюлык арткандай булды. Истә калган кыенлыклар, аларны жиңү тантанасы белән тулы минутлары аз түгел иде аның. Төзелештә беренче көннәре үк аны авырлыклар белән йөзгә-йөз очраштырды. Ком бураны котырган җилле, кайнар көн иде. Менә аның беренче путевкасы язылды. Менә ул, тездән ком ерып, сменага ашыга. Абына- сөртенә диярлек атлый. Менә ул үзенә беркетелгән ЗИСны, алмашчы- сы Андрей Захаровны эзләп тапты. Таныштылар. Юрнй сүзне шаяртып башлады: — Куәт телибез егеткә!
94 
 
Андрей бик җитди күренергә тырышып, хәтта елмаймыйча да: — Шөкер, брат, куәтнең булганы дд җитәрлек. Мотор түгел, шайтандыр бу, дөньяңны тартырлык,— дип җавап бирде. — Көчле дисең алайса?!. — Начар диярлек урын юк. Ни әйтсәң дә, әйбәт машина. Әйбәт! — Шуңа күрә ЗНСта ул... Завод имени Сталина! Аннары егегләр эш турында сөйләштеләр. Андрей: «Кыенрак әле, орат, миндә тәҗрибә чамалы», — дип зарланды. Юрий үзе дә тәҗрибәсе белән артык мактана алмый иде, шуны туп- туры әйтеп бирде һәм, алмашчысын да, үзен дә тынычландырырга, юмаларга теләгәндәй итеп, өстәде: «Тәҗрибә ул эштә туа, теләк кенә булсын». Кыскасы, уртак тел тиз табылды, дуслашып, татулашып эшли башладылар. Башта Юрий машинаны смена беткәч алмашчысына тапшыру өчен хәзерләүгә игътибар итте. Андрейга ул аны техник карауны үзе үткәреп, маена кадәр салып, хәтта тузанын да сөртеп тапшыра башлады. Шул уңай белән Юрийның исеме беренче тапкыр автоколонна газетасында телгә алынды. «Бәйрәм ашы — кара каршы» дип уйлап, тиздән Андрей үзе дә шулай итә торган булды. Аннары дуслар машинаның эчен дә, тышын да һәрвакыт чиста тоту турында сүз куештылар. Берсеннән- берсе уздырырга теләгәндәй, берсе алдында икенчесе кызармаска тырышып, кабинага хәтта коры, чиста аякларын да сөртеп, өсләреннән кунар-кунмас тузанны да кагып керүләр башланды. Юрийның һәр тәкъдиме Андрейның кәефен китерә, куандыра иде. Ләкин озакка бармады бу куанулар. Бер ай үтүгә үк икесенең дә кәефе берьюлы кырылды: алар айлык заданиене үти алмадылар. «Тыштан ялтырап та эчтән калтырау түгелме бу?» — Читләтебрәк булса да, Андрей шундыйрак бер нәрсә әйтеп ташламасынмы! Яңача эзләнергә, тирә-якка күзне ачыбрак карарга кирәк иде. Төрлечә киңәшеп карадылар, төрлечә сү^ ишетергә туры килде. Шоферлардан берәү — Юрий аныи фамилиясен дә хәтерләми, алар кадрлар бүлегендә генә бер күрештеләр — 
Пронинга бөтенләй икенче эшкә яки участокка күчәргә тәкъдим ясады. Җиңел машинага, берәр начальникны йөртергә эләгү ягын карап кара, менә — минем кебек...— диде ул, күзләрен уйнатып. — Кышкы салкыннарда бу самосвалың үзәгеңә болай гына үтмәс әле...» Шуны әйтү өчен егетнең теле ничек күтәрелә алуына Юрийның исс- акылы китте. Алмашчысының да киңәше аңа шулай ук сәер тоелды: — Азрак йокларга кирәктер, ахры, безгә, брат, — диде Андрей эчтән янып. — Смена саен берәр сәгать кенә артык эшләсәк тә, күнме тонна-километр җыелыр иде... — Юк, — диде аңа Юрий, — йокламыйча эшләргә аны юләр дә булдыра. Эшнең асылын ничек аңларга да, мәсьәләне кайсы башыннан тотып чишә белергә диген син. Түземле булырга, тәҗрибә тудырырга, иҗат итәргә кирәк монда, туган. Тәҗрибә акрынлап туды, дуслар торган саен эшнең асылына ныграк тешенә бардылар. Комсомолец Куликов йөк ташуда сәгатьлек график кулланды дигән хәбәр таралды — Юрий беренче булып Куликов янына китте: «Сөйлә, туган, өйрәнергә телибез!» Машиналар автобазадан 4—5 километр читтә торган ерак объектка кирпеч ташыйлар, ләкин ягулык салырга һәм сменалар алмаштырырга көйгә ике-өч тапкыр гаражга кайталар иде. «Бераз Пошехондагы- чарак — түбәдә үлән үсә дип, сыер- пы шунда менгезеп ашаткан шикел- лерәк бу...» Үзеннәи-үзе сорау туды: буш рейслар түгелме болар? Башта һәрьяклап үзара, шоферлар арасында уйланылган, соңыннан начальникларга, парткомга җиткерелгән бу сорау нәтиҗә бирде: ягулыкны эш урынына бензовоз белән ташый башладылар, шоферларны сменага махсус автобус белән йөртү тәртипкә салынды. 
95 
 
Күп кенә нәрсәдә комсомол контроль постларының ярдәме тиде. Юрий контроль постлар рейдында беренче тапкыр катнашуын хәтерли. Парткомның һәм төзелеш идарәсе комсомол комитетының поручениесе иде бу. Яшьләр, участокларда йөреп, нарядтагы автомашиналарның ничек файдаланылуын тикшерделәр. Кычкырып торган кимчелекләр, тәртип- сезлекләр ачылды: бер җирдә, мәсәлән, күптән җайланган транспортер эшләми, йөкне кул белән төяп азапланалар; цемент ташырга билгеләнгән бер машина складка якын ук килеп туктый алмый — юлга тимер-томыр аударылган, цемент капчыкларын машинага күтәреп ташырга туры килә; материаль склад юлында шактый тирән бер чокыр бар — әйләнеп үтәргә кирәк. Рейд сигналлары буенча нәтиҗәне Юрий икенче көнне үк үзе эшләгән участокта да күреп куанды: линиягә юл төзәтүчеләр чыккан, йөк төяүче барлык механизмнар ходка җибәрелгән иде. Шундый чакларда аның башына: «Йокым калды, йөреп ял сәгатьләремне әрәм иттем» дигән уй килмәдеме соң? Юк, килмәде. Чөнки бит алар эш вакытында кадерле минутлар әрәм булмасын өчен йөрделәр. Бәлки бу Юрийны башкалардан да күбрәк куандыргандыр. Сменадан соң ялга ашыгырга яки участокларда йөрергә түгел, ә яңадан эштә калырга, яна смена башлап эшләргә туры килгән чаклар да булгалады. Беркөнне шулай, ничектер, Андрей сменага чыкмады. Башкалар инде барысы да алышындылар, машиналар бер-бер артлы рейска китеп торды, ә Юрпйга алмаш юк та юк. «Көтәргәме, әллә гаражга кайтып китәргәме?» Егерме километр чамасы ара, — сәгатьтән артык вакыт үтәчәк. «Юк, берәр рейс ясый торыйм әле, авырып аяктан егылмаган булса, үзе дә килер...» Андрей ул көнне чыннан да авырып калган иде, эшкә килә алмады. Юрийның «бер рейс» дип башлаган эше смена буе дәвам итте. Ләкин кая киткәндер ару-талулар?! Егет икеләтә көч һәм дәрт белән эшләде. Чөнки күңелдә шундый бер уй бар, әйтерсең, машина шуңа иярергә тырышып ашыга иде: «Мин бүген ком ташыйм. Әгәр кохМ килмәсә, ташчылар тик торачак, ташчылар тик торса — төзелеш 
соңгарыр!» «Төзелеш соңгармасын!»—кая йөрсә дә, нәрсә ташыса да төзүчене шул уй ашыктыра, шул уй ярсыта. Көннәрнең берендә ул Дубовка карьерыннан таш белән кайта иде. Ничектер юлдан таеп, машина бозлавыкка эләкте. Әйләнәләр генә бит көпчәкләр бер урында. Асларында боз эри, су җыела, ә машинаны ничек тә юлга чыгара алмыйлар. Ярдәмгә иптәшләрне дә чакырып булмый — алар еракка, алга үткәннәр. Арттан килүчеләр дә юк. Теләсәң нишлә, ә машинаны чыгар. Егет башына килгән беренче уй: «Тоткарланам... төзелеш тоткарлана...» булды. Аннары ул ашыгып фуфайкасын салды һәм аны көпчәк астына җәйде. Әгәр кирәк булса, фуфайкасын гына түгел, бәлки пиджагын, бүреген, хәтта күлмәген дә салган булыр иде ул... һәм машина буйсынды... Күңелдә яшен яктысы булып бербер артлы чагылып үткән бу истәлекләре Юрийны рухландырды, кыю итте. Уйлады һәм эшләде, эшләде һәм уйлады егет. Күп тә үтмәде, төзүчеләр линиядә бортлары сәер биегәйтелгән бер ЗИС күрделәр. Җентекләбрәк карасаң, борты гына түгел, башка сәерлекләре дә бар иде аның: көпчәкләренең заводта куелган подрессор- никлары барысы да арткы рессорлар белән алмаштырылган. Рессорлары — калын, нык. Ләкин барысыннан да «сәеррәге» шул иде: машинага 4 кенә тонна түгел, 6 тонна' йөк төялгән! Берүзе, берьюлы 1500 кирпеч алып бара! һәм шундый ук тизлек, шул ук юлдан йөри, шулкадәр үк рейслар! . Бу «сәер» бортлы ЗИСның кабинасында Пронин иде һәм шул көннән башлап төзелеш юлларында пронинчылар торган саен күбрәк күренә башлады. ... Машина әле күптән түгел генә өлгертелгән яңа юл буйлап бара.

45 
 
Эсседән йомшаган асфальт көпчәкләр астында сыгыла. Җил, жил, жил! Дала жиле һәм машиналар жиле. Бертуктаусыз һәм әрле-бирле чапкан ЗИСлар җиле, Г АЗлар җиле, Ярославль, Минск, Урал, Кутаиси һәм Ульяновск машиналары уйнаткан күңелле жил! йөкләр, йөкләр, йөкләр!.. Таш һәм цемент, металл һәм агач, икмәк һәм китап, приборлар һәм медикаментлар агымы! Каршыга, искиткеч тизлек белән тузан сарган яшь куаклар, ак баганаларга кадакланган язулы такталар йөгерә. «Төзүче иптәш! Син бүген ничә норма үтәдең? Онытма: син никадәр яхшы эшләсәң, төзелеш шулкадәр тизрәк өлгерер,» — ди язуларның берсе. Икенчесе, эштә экономияле булырга, материалларны һәм ягулыкны әрәмшәрәм итмәскә чакыра/ Юрий, күзгә чагылып үткән һәр плакатка ишарәләп, елмаеп куя. Бу елмаю: «Менә бездә ничек!» дип, аның шатлыгын да, горурлыгын да аңлата шикелле. «Шофер иптәш! Төзүчеләр синнән йөкләрне күп һәм тиз китергәнне көтә. Күп йөреЧзәм тиз йөре! Машинаны һәм юлларны сакла!» _— Болары турыдан-туры безгә әйтелгән.—ди Пронин һәм узып барган машиналарга күрсәтә. — Ә эшебез безнең — әнә! Машиналар ишегенә рәт-рәт итеп тезгән йолдызларга, кабина һәм бортларга язган төрле-төрле саннар һәм кыска сүзләргә ирексездән күз саласын. Беренче карауга әле аңла- шылмасалар да, күп нәрсә турында сөйлиләр алар. — Бер йолдыз — капиталь ремонтка туктамыйча үтелгән 10 мең километр юл ул. Әнә Шматов үтте. Аның инде ун йолдызы бар. Тагын унны яздырырга тиеш әле — чөнки кабинасында «200000» диелгән. Йөкләмәләре шундый. Әйтергә генә җиңел — 200 мен километр! Счетчикның бөтен нольләре- ике мәртәбә тулысыича күренгәнче йөрергә, җир шарын берничә тапкыр әйләнеп чыгарлык юл үтәргә дигән сүз бу! һәм капиталь ремонтка тукталмаска! Әйе, Гидрострой шоферлары ремонтка туктамыйча шундый араларны үтәләр. Чөнки аларның машина бортлары һәм кабиналарына гына түгел, ә йөрәкләренә язылган бөек саннар бар: төзелеш мәйданнарына көн саен 34 мең 
тонна йөк ташып торырга кирәк. Аңа барлыгы 10 миллионнан артык кубометр таш, 5 миллион кубометр ком һәм 1,5 миллион кубометр агач материаллары гына тотылачак. Плотинага салынырга тиеш бетон гына да Москва белән Сочи арасында 5 метрлы тоташ стена салырга җитәр иде. Кызу эшләр чорында Ватан бу төзелешкә һәр көнне 2000 вагон йөк җибәреп торачак. Боларның барысы да төзелешне иптәш Сталин билгеләгән, бишьеллык план билгеләгән срокка өлгертү өчен кирәк... Йөкләр, йөкләр... Саннар, саннар... Менә кабинасы өстенә беркетелгән тактада «170 процент» дигән сүзләрне ялтыратып ЗИС-150 үтте. — Петр Зуй ул. Нормасын 170 проценттан ким үтәми. Бер ЗИСның артында «Август — 235 мең» дигән сүзләрне укыйбыз. — Бу машиналар колоннасы август аенда 235 мең тонна йөк ташу өчен көрәшә... Бер төркем машина кинәт Волга ярына борылды. Аннан торак йортлар төзелешенә ком алалар икән. Бүген Пронин да шул участокта эшли. Сменаны учетчы кыз Елена Ананская каршы ала. — Водолазларга сәлам!—ди ул, шаян елмаеп. Кем дә булса Волга ярында, плотина салыначак урыннан югарырак жирдә эшкә эләгә икән, аны шунда ук «водолаз» дип атый башлыйлар. Чөнки плотина өлгергәч, ул җирләргә Сталинград диңгезе җәеләчәк, ә диңгез төбендә йөрүчеләрне исә водолаз димичә кем диярсең?! Машиналар өстендә экскаватор чүмечләре уйный башлый, ком сибелә, тузан күтәрелә. Экскаваторчылар да, йөкне озатып һәм кабул итеп торучылар да ашыга, чөнки аларга шоферлар шундый таләп куйган:

97 
 
— Без бу айда 235 мен тонна йөк ташырга тиешбез. Төяү һәм бушату эшләрен тоткарламагыз! — Безгә яхшы юллар булсын! — Төннәрен эш урыннарын яктыртыгыз. һәр ике сменаның бер генә минуты да бушка әрәм булмасын! — Путевкаларыбызны дөрес һәм тиз языгыз... Самосваллар бер-бер артлы төялеп һәм китеп торалар. Учетчы кыз кенәгәсе ниндидер саннар, сызыклар, тамгалар белән чуарлана. Менә, көчле моторын кинәт гүләтеп, Юрий ЗИСы да кузгалды. Ул асфальтка алып чыккан юлның сай уйсулыкларында салмак чайкала, алга узган саен кызулыгын арттыра бара. Башкаларныкы кебек үк, аның да үз билгеләре бар: сигез йолдыз, 200 процент, 200 мең километр һәм алгы буферның буеинан-буена сузылган ялкынлы өч сүз: «Хезмәт • тынычлыкны яклый». Тынычлык! Биредә, Сталинград җирләрендә, бу сүз аеруча кадерле, аеруча дулкынландыра. Сталинград авыр сугыш газабын бөтенесеннән дә күбрәк кичерде. Аиың һәр карыш җире өчен бик күп батырларның башы куелды, изге туфрагы кан белән, металл белән аралаш аның. • Менә хәзер дә, бераз өскәрәк менгәч, юл чатында шоферлар кызыл йолдызлы һәйкәл куйган бер кабер күрделәр. Берәү дә аңа күз салмыйча, батырлар исемен хөрмәт белән искә алмыйча үтмәс: «1943 ел, январь. Бирегә Поздняков, Кучеренко һәм Сулома күмелде. Геройларга мәңгелек дан!» Бик күп, бик күп биредә андый каберләр... Ватан сугышы солдаты Юрий Пронин, аиың иптәшләре, совет кешеләре моны оныта аламы соң? Юк, без моны онытмабыз һәм дусның да, дошманның да һәрвакыт исенә төшереп торырбыз! 1950 елның көзендә Сталинградта Американың җәмәгать эшлеклеләре делегациясе булган. Алар бирегә тынычлыкны яклаучыларның Икенче Бөтендөнья конгрессыннан, Варшавадан, кайтышлый кергәннәр. Сталинградның атаклы кешеләре һәм гидрострой стахановчылары кунакларга, Американың тынычлыкны яклау комитетына тапшыру өчен, өч 
бүләк һәм бер хат тапшырганнар. «Бу бүләкләрне Америка халкына җиткерүегезне үтенәбез, — дип язылган хатта. — Бүләкләребез менә шундый: Фашистлар җимергән йорттан бер таш кисәге — совет халкының кара көчләрне җиңүе истәлеге; Изге Сталинград җирләренең бер уч туфрагы — бу туфракны без илбасарлардан таптатмадык. Сез аны кунакчыллыгыбыз билгесе итеп кабул итегез. Безнең җирләр дусларны каршыларга һәрвакыт хәзер. Бер уч бодай бөртеге—без аны батырлар каны сугарган җирләрдә үстердек. Безнең басуларның уңдырышлы булуы, тынычлык сөюче барлык халыкларга тәмле икмәк тәкъдим итәргә теләвебез турында сөйләсен ул. Яшәсен бөтен дөньяда тынычлык!» Бу хатка Пронин үз имзасын куя алмаган, Америкада аны белмәсләр дә. Ләкин ул бу сүзләрне чын йөрәктән яклый, башка бик күпләрнеке кебек үк, аның да әйтмичә, сөйләмичә түзәргә мөмкин булмаган бер теләге бар: «Мин Волгада гигант ГЭС салышырга килдем. Җирдә тынычлык булмаса — бу эшне дә башкарып булмый. Илебездә ГЭС- ларны без тынычлык җиңсен өчен салабыз. Җирдә тынычлык яшәргә тиеш!» Юл буендагы каберләрдә яткан дуслары өчен дә, туган җирләрендә шундый каберләрне яңадан булдырмас өчен дә тырышып эшлиләр гидростройчылар. «Җирдә мине дә, тынычлык сөюче һәм тынычлык йөкләре ташучы Юрий ,Пронинны да белергә, минем тавышымны да ишетергә тиешләр,» дигәндер егет һәм ЗИС буферына үзенең имзасын куйгандыр: — Хезмәт тынычлыкны яклый! һәм беләләр Юрийны, ишетәләр аның турында. Кичен, смена беткәндә, егетләр тагын учетчы кыз янына җыела. Барысы да, шаярта-шаярта, Еленаны ашыктыра:
7. „с. Ә.“ № 5. 


 
— Бармаклар җитәме, сецелкәш? Кубометрларны санарга дим. Җитмәсә, мә, безнекеләрне кушып тор. — Бармак дисен син, счет төймәләрең дә җитмәс монда... Фамилияләрен берәм-берәм кычкырып, кыз аларның путевкаларын өләшә: — Шматов 18, Ильченко 16, Поляков 19, Пронин 23... Төнен сводкалар төзелеш идарәсенә барып җитәр, аларны төрлечә исәпләп, чагыштырып, анализ ясап карарлар, һәм кем дә булса, бәлки тезелеш начальнигы үзе, әйтер: «23 репс... 260 процент... шәп бу, шәп!..» Пронин белән бөек төзелештә, Сталинград юлларында беренче очрашканда аның турында без шулар- ны белдек. Бу очрашуга инде шактый вакыт үтте. Аннан соң күп сулар акты һәм күп йөкләр ташылгандыр... Ләкин урта буйлы, чандыр йөзле бу егет безгә торган саен якынрак, торган саен билгелерәк була барды. Бөтен төзелешләр белде, бөтен кеше диярлек сөйләде аның турында. 1952 елның җәендә Пронин МАЗ- 525 маркалы үзбушаткыч машинада эшли башлады. Төзелеш тарихында зур вакыйга иде бу. МАЗ — гигант автомобиль, атлап йөрүче экскаваторның тиңдәше диләр аны. 25 тонна йөк күтәрә — кузовы гына ике вагон зурлыгы! Моторы 300 ат көчле, көпчәкләре дә «Москвич»тан биегрәк. Кабинасына баскычсыз менеп булмый, йөген ярты минут ,<-эчендә бушата ала. Пронин Гидро- стройда беренче булып шул гигантка утыра. Волга — Урал каналы төзелешендә комсомолецяшьләр бригадасы оештырып эшли башлый. Минск автозаводына хат язып, 
машинаның конструкторы Борис Шапошников белән хәбәрләшеп тә тора икән. Борис Львович хәзер 40 тонналы үзбушаткыч прицеп конструкциясен эшли, ди. Ихтимал, Юрий шул прицепта эшләргә ниятләнәдер. Теләге һәм өметләре уңышлы булсын! Аннары Пронин турында Москвада да белделәр. Ул анда Министерство коллегиясенә доклад белән килде — җир эшләрен комплекслы механизацияләү тәҗрибәсен сөйләде. Аның шоферлар, экскаваторчылар һәм скреперчылардан торган комплекслы хозрасчет бригадасы методы бөтен төзелешләрдә хәзер кулланыла. Ниһаять, Пронинны «Гидрострой- чы язмалары» авторы буларак бөтен ил белә. «Язмалар» — аның без алдарак телгә алып үткән көндәлекләре. Стахановчыл бригаданың көндәлек эшләре, эш барышында ишетелгән кызыклы сөйләшүләр, яңа фикерләр һәм хыяллар, очрашкан кешеләренең характеристикасы теркәлгән язмалар ул. Төзелеш тормышы зур һәм кызыклы. Шунлыктан көндәлек тә көн саен үсә, зурая барган. Соңыннан аңа комсомолец иптәшләре көндәлекне матбугатка бирергә тәкъдим итәләр. Шундый кызык биографияле яңа бу китапны тормыш үзе тудыра! Сталинградгидрострой шоферы Юрий Пронинның бу китабын бик күпләр укый, җирдә бик күп халыклар безнең тыныч төзелеш кешеләре булуыбызны күрә. Без—тыныч төзелеш кешеләре. Безнең төзелешлә- ребездә йөзләгән, меңләгән Прониннар эшли. Империалистларның сугыш уты кабызырга, безнең тыныч эшләребезне бүлдерергә маташулары барып чыкмас! Барып чыкмас!