Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ИОГАННЕС БЕХЕР Германия демократик республикасы шагыйре 
ҮЛЕМСЕЗГӘ 
Кимемәсен көчләребез кайгы килгәч, — Шулай диеп өйрәтте ул Ленин үлгәч. Соңгы юлга озатканда якын дусын Әйтте Сталин: кайгыбыздан зур көч тусын. Ленинның баш очына басты тып-тын калып. «Карагыз, ул елый бит...» дип әйтте халык. Миллионнар тупланды аның тирәсенә — Тупландылар буылып кайнар күз яшенә. Кинәт Сталин баш калкыта һәм күзләрен Алга текәп, әйтә изге ант сүзләрен: «Юлыбыз туры, илнең рухы тыныч, көчле. Үтәрбез без, иптәш Ленин, синең эшне!» Җир күкрәге киң сулады көчкә тыелып, Ленин чәчкән үсентеләр чыкты куерып. Халык әйтте: «Сүзләренең барысын-барысын Үти Сталин! Кешеләр уңыш җыеп алсын!» Сталин салды йөрәкләргә нур һәм ялкын Бөек җиңү иртәсендә котлап халкын. Онытылмас, ди, бу корбаннар бик тиз генә, Халык белән елады ул сүзсез генә. Халык әйтте: «Юк, калмадык без Ленинсыз, Ул — Сталин йөрәгендә, Ул — үлемсез. Үлмәс мәңге һичбер герой кеше бездә — Сталин кебек, яшәтербез эшебездә». Зур заводлар күтәрелде. Урман үсте. Чәчәк белән бизәкләнде чүлләр өсте. Киң каналлар туды. Еллар, айлар үтте... Төзү тантанасын халык бәйрәм итте. Әйтте һәрбер авыл, әйтте һәрбер кала: «Сталин монда тынычлык крепосте сала. Кемнәр яуда корбан булды һәм кан түкте — Алар да безнең бу эшкә хезмәт итте...» Кинәт җиргә авыр кайгы якынайгач, Бөек йөрәк тибеше кинәт акрынайгач,

 
Сызланулы сулышларын тиз-тиз алып, Бар халыклар еладылар сүзсез калып. ...«Кимемәсен көчләребез кайгы килгәч, — Шулай диеп өйрәттең Син Ленин үлгәч, — Диде халык. Күздән акты кайнар яшьләр... Ленин үлмәгән кебек үк. Сталин яшәр! Син үлгәндә бөтен халык елап калды, Йөрәкләрдә исемең мәңге урын алды. Синең сулыш белән сулый безнең байрак, Синең исемне кабатлый җирдә һәр як. Яңа чорны — Сталин чоры дип атыйбыз, Ленин, Сталин — безнең бәхет! дип атлыйбыз. Кайгырабыз юлбашчыдан аерылганда, Көч өстәлер ләкин безгә кайгыдан да. Кремль өстендә — ак күгәрчен. Ана — киң юл Азатлык, ирек, тынычлык — Сталин ул. Сталин—көрәш байрагы ул, Сталин—вөҗдан ! Әйтәбез без: Үлемсезгә — үлемсез дан!» Март, 1953 Русчадан тәрҗемә итте 3. Нури

 
ЛЮЙ цзянь Кытай шагыйре. 
СТАЛИННЫ КОТЛЫЙ ЙӨРӘКЛӘР 
1 Кешелекнең ирек йолдызы, Юлбашчысы бөек көрәшнең. Нинди бүләк бирсәк, аңлатыр Рәхмәт сүзен сиңа йөрәкнең? 2 Халык сөйли: шундый үлән бар, «Линьчжи» дип йөри аталып, Кеше шуны кабып караса, Китә икән кинәт яшәреп. Әгәр чынлап шулай икән бу — Мондый әкият безгә кирәкле! — Бик күп мең ли ара үтәрмен, Табар өчен шушы бүләкне. Чыгып китеп таңда Пекиннан, Көне-төне төшми иярдән, Мин атымны һаман куармын, Чап, диярмен, узып җилләрдән. Төнлә үтеп Яшма капкасын, Ял итмичә юлда бер тамчы, Мин ашыгырмын ерак Куньлуньга Җитү өчен кояш чыкканчы. Балкып тора Куньлуньшань тавы,— Балкый кары, балкый бозлары. Яхшы беләм, һәрбер кешенең Гомердә юк монда узганы. Мин айкармын шул тау түбәсен, Актарырмын һәр боз кисәген, — Тылсымлы һәм серле «Линьчжи» Шул җирләрдә бәлки үсәдер? 3 Мин ишеттем: Болыт Сарайда Үсә диләр шундый бер җимеш, Кеше аны татып караса, һәркемнән күп яшидер, имеш. Әгәр чынлап шулай икән бу —  

 
Мондый әкият безгә кирәкле! — Мин йөз мең ли ара үтәрмен Табар өчен шушы бүләкне. Канат итеп ике кулымны, Коштай очып күккә менәрмен, Кагылганын шунда сизәрмен Канатыма язгы җилләрнең. Болыг булыр бөтен тирә-як, Таңда алар алга манчылыр, Кызыл чәчәк чуклар итеп Мин күтәрермен һәрбер тамчыны. Омтылырмын һаман югары, Тыя алмам ярсу күңелне, һәм эзләрмен — Болыт Сарае Шул болытта, шунда түгелме? Өскә менеп, аска атылып Мин айкармын болыт арасын — Үлемсезлек җимешен шулай Мин эзләрмен табу чарасын. Яшен җитез, аңа тизлектә Тиңләп булмый һичбер бөркетне; 
4 Әһ дигәнче йөз мең ли үтә, һәм балкыта яшен җир-күкне. Мин дә очам нәкъ шул яшендәй — Тота алмас куып һичкем дә. Телим икән, очып җир шарын Әйләнермен тәүлек эчендә... ... Юлларымда һич тә армам мин, Очармын мин керфек какмыйча. Мин үземә тынгы табалмам Юлбашчыга бүләк тапмыйча. 
5 Шул вакытта юлда тавышын Ишеттем мин гүзәл бер җырның; Яңгыратты җыр кинәт барысын — Урман, болын, тау һәм киң кырның. Ул җыр өчен җирдә чикләр юк, Җырлый аны бөтен якты җир, Сталин исеме яңгырый ул җырда. Дөньяда юк аннан яхшы җыр: «Якты итеп җирнең юлларын Таңы балкый язгы көннәрнең, Карлар эри аның нурында һәм бозлары эри күлләрнең. Ләкин, безне бәхет таңына Җитәкләүче бөек юлбашчы, Әйтеп булмый Сиңа тиң диеп Язгы көн һәм якты кояшны. Кадерле һәм бөек кеше син, Кремльдән безгә балкыдың, Кояштан да көчле җылыттың йөрәген син хезмәт халкының...  

 
... Син тупладың безне бер сафка, Тынычлыкны, дидең, яклагыз. Халыкларның бердәй йөрәге Сине котлый, Сталин — атабыз! 
Нигә миңа атым тирләтеп Чаба-чаба дөнья гизәргә, Карлы-бозлы таулар башына Менеп нигә «Линьчжи» эзләргә?. Күрелмәгән Сарайлар эзләп Ник очарга миңа болытка? Үлемсезлек Җимеше бар икән, — Кирәге юк, калсын болытта. Серле Җимеш, «Линьчжи» тылсымы Кемгә кирәк җирдә һәм нигә? — Сине сөя, даһи, халыклар, Бу мәхәббәт сүнмәс мәңге дә. Үлемсезлек Сиңа — Син үзең, Якты юллар мәңге салырсың. Җиңүләргә, якты бәхеткә Халыкларны алып барырсың. 
7 Кешелекнең ирек йолдызы, Юлбашчысы бөек көрәшнең, Ниләр әйтик аңлату өчен Рәхмәт сүзен Сиңа йөрәкнең? Син тупладың безне бер сафка, Тынычлыкны, дидең, яклагыз. Халыкларның бердәм йөрәге Сине котлый, Сталин — атабыз. Русчадан тәрҗемә итте 3. Н у р н

 
ФРАНТИШЕК ГРУБИН Чехсловак шагыйре 
ПРАГАДА МАЙ 
Авырайганнан-авырая бара, Ватан-ана, йөгең. Байракларын элә бар йортларга Беренче Май бүген. Хатын-кызлар тавышы тәрәзләрдә — Елый, көлә. Елый, көлә. Мастерскойлар, подвал төпләрендә Ирләр корал бүлә. Вакыт көтә алар үч алырга Иблисләрдән бүген. Авырайганнан-авырая бара, Ватан-ана, йөгең! 
Менә хәзер революция өчен Янсын залплар илдә. Кил син, тизрәк, автоматлы кеше, Кил, коралсыз кеше, син дә! Кычкыра йөрәктә алты ел! Кычкыра йөрәктә алты ел! Ирексездән, агуланган тынлык Сакладык без алты ел буена. Бүген шундый менә безнең боерык: Халык солдатлары булырга! Этләрне юк итәргә! Этләрне юк итәргә! 
Прага өстендә май болытлары — Төтенле әләме янгыннарның. Без үлемнәрне һәм җәзаларны, һәлак булуын хатын һәм балаларның Хәтерлибез кысып тешне; Күздә яшь юк, күздә яшь юк. Бер удар, икенчесе, өченчесе, Дүртенчесе — нур сүнә шундук: Син үлек хәзер баррикадада, Безгә булды — ударның дүртенчесе, Кем булса да, хәзер безнең отрядта Егылырга тиеш бер кеше. Халыкның билгесез солдаты мин, Дошман камаган тирәягымны.


 
Кызыл Армия, ярдәм ит син, Ишет минем кайгымны! 
Юл ерак минем туган ягыма, Революция хакына, зинһар, дим, Ярдәм ит миңа: ялгызым гына, Яланкул белән булдыра алмыйм. Юк итәргә бу этләрне! Юк итәргә бу этләрне! 
Мин, билгесез солдат, синнән Сабыйларым хакына сорыйм: Кызыл Армия, итә күр ярдәм, Тизрәк шул этләрне кырыйм! 
Ярдәм ит, Сталин! Ярдәм ит, Сталин! 
Торган саен карарак болытлар Җәелә бара күгемә. Каныма сусаганнар этләр — Җиңә алмыйм үзем генә! 
Җибәрегез хәзер үк, соңламый, Гаубицалар һәм самолетларны. Безне кара роталар камый, Үзәктә инде — дошман роталары. Җибәрегез күбрәк кораллар, Хәзер үк, — без мохтаҗ аңа. Удар ясасыннар партизаннар, Безнекеләр ыргылсын алга! Мин, билгесез солдат, юкка гына Тормас идехМ чакырып, — Кызыл Армия минем чакыруыма Килә инде уктай атылып. Уттан да тизрәк, янгын канатларында Килә ул Берлин ягыннан Дошман тырнагыннан мине котка рырга. Коткарырга озын тырнагыннан. 
Рәхмәт Сталинга! Рәхмәт Сталинга! 
Кырыласы бар әле күпме башларның, Үлем кыскычлары чыңлый һаман. Дошман ата әле тупларын, Ата бар якка — мылтыклардан. 
Тик ул үләчәк! Тик ул үләчәк! 
Барам мин Прага буйлап, Мин, билгесез җәяүлең, Ватан! Җырлый миңа флаглар, ялкынланып, Май нурларын сибеп, йортлардан.

10 
 
Шат кешеләр ыгы-зыгы килә, йөзләрдә—елмаю, күзләрдә—яшьләр, һәркемнән дә яңгыратыбрак көлә Танклардан кызылармеецлар. Күренә рус кышы очкыннары, Киң далалар тынлыгы карашларында. Кызыл Армия сугышчылары, Сталинград — сезгә дан! 
Тагын тетрәү, гүләү! Тагын тетрәү, гүләү! 
Баррикадалар тарагы тарады Давыллы күкрәүләр каласын. Немец еланы шартлата алмады, — Соң иде инде моңа — соң! 
Дан һәлак булганнарга! Дан һәлак булганнарга! 
Русчадан тәрҗемә итте Әхмәт Исхак.
11 
 
СЕ МАН ИР Корея шагыйре 
КОРЕЕЦ СҮЗЕ 
Ул авыру... Бу сүз энә кебек Безнең йөрәкләрне чәнечте. Эх, йөрәкләр шундый әрнеште... Секунд саен тыңладык без аның һаман сула торган сулышын, Иң кадерле кеше йөрәгенең һаман сүнә торган тибешен. Бөек остаз, Без бу сәгатьләрдә Кичтек иң зур кайгы диңгезен, Үзең корыч иткән йөрәкләргә Кан савылды, Болыт каплады Син кояшлы иткән җир йөзен. Үлдең... Ләкин тиңсез кайгыда да Югалтмадык көчебез ныклыгын, Халыкларга биргән байрагыңны Кулда ныграк кыстык без тагын. Юк, Килешми Хәсрәттән канатлары сынган Кешеләр кебек безгә еларга. Тезеп киттең, разводящийсыман, Безне син сугышчан постларга. Сүзләреңне мәңге ишетербез, Күзләреңне мәңге күрербез, Күкрәгендә мәгърур заводларын Куәтлерәк гөрләтеп тагын, Көрәшә бүген безнең җиребез. Кан сугарган дымлы басуда Игенчеләр Тырышыбрак чәчә тагын да, Алар белә, килер шундый чак — Бу бөртекләр Җиңү булып җирдә шытачак. Пхеньянда горур байрак балкый, Ул байракта синең нурың бар. Юк, бирешмәс Кореяның халкы. Гадел сугышка керә геройлар. Русчадан тәрҗемә итте Ә. Давыдов  
12 
 
А. БАКОНСКИ Румын шагыйре. ★ ЮЛБАШЧЫ МОНУМЕНТЫ (Волга-Дон каналы ачылуга) Далада, Сталинград янында, Елгалар очрашкан урында, Чагылып зәңгәрсу агымда, Ялтырап аяз көн нурында Тора ул. Караган еракка. — Волга-Дон киңлеген күрергә, Әйтерсең, чыккан ул парадка. Мәңгегә баскан ул бу җиргә!., һәр якта — имәннәр... — Үз кулы үстергән имән ул. Ерактан күрәләр килгәннәр, Бронзадан киң плащ кигән ул. Монда ил бәхетле юл ачты, Очрашты ике зур су монда. Чагыла, кояштай, юлбашчы Шул бөек каналның суында. Илтәләр даһиның шәүләсен Мәңгелек дулкыннар еракка... Халыклар кабатлый һәммәсе: Сталин! ди. Бу исем — йөрәктә. Аңарга мәхәббәт — зур елга, Иң тирән һәм иң киң елга ул... Сөйли күк тынычлык турында Мәңгегә баскан да монда ул. ... Киң Дунай еракта ямь-яшел Даладан һәм бөек Волгадан, Еракта юлбашчы шәүләсе Кояштай чагылган елгадан. Дунайның ләкин шат ярында Җәелде зур эшләр байрагы, Экскаватор гөрли тавында, Волга-Дон шикелле һәр ягы. Тиздән ул зур бәйрәм җитәчәк — Җир күптән көткәнчә булачак! Добруджам! Яныңнан саф Дунай үтәчәк, — Сулары каналга тулачак. Торса да Сталинград янында, Еракта, Волга-Дон буенда, Күрермен: кояштай чагылыр Юлбашчы киң Дунай суында. Русчадан тәрҗемә итте 3. Нури