Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ҮЛЕМСЕЗЛЕК 
Без яз көттек. Җылы, кояшлы Март башлары җитте. Кинәт хәбәр: бөек юлбашчы Арабыздан, китте. 
Байракларда кара тасманы һич күрәсе килми. Шуны әйтәм, белмим башканы: Даһи мәңге үлми! Ышанабыз,. Сталин үлемнән Мең кат өстен кеше. Аерылмас ул мәңге иленнән, Мәңге яшәр эше. 
Якты юл бар җирдә кешегә — Сталин сызган юл ул. Юлбашчыга, аның эшенә Үлемсезлек шул ул. Тыгыз туплыйк, дуслар, сафларны, Көрәш ныклык өстәр. Ишет, Ватан, кайнар антларны, Тапшыр бөек эшләр, 
Сталинча барысын үтәрбез — Кыю," төгәл, оста. Коммунизм язына җитәрбез, •Сталинчыл постта. 
Яшәү өчен аяз таң итеп Бөтен җирне бизәп, Алып барыр Үзәк Комитет — • Сталинчыл үзәк. ЗӘКИ НУРИ  
30 
 
БЕЗНЕҢ ҖАВАП 
Ил ЯЗМЫШЫН авыр минутларда һәлакәттән саклап калучы, һәрбер эштә, безгә юл күрсәтеп, Җиңүләргә алып баручы — Бөек кеше белән хушлашканда — Җиңелмени! Бу минутта миңа бөтен дөнья Ятим калган булып күренде. Партиябез исәнлеген уйлап, Юаттым мин ләкин күңелне. Үзүземә әйттем: нык тор, чыда. Уйлап кара Ленин көннәрен. Исендәме, совет кешеләре Ничек тотты ул чак үзләрен. Кайгы зур дип, баш имәде халык, Кыю барды тормыш юлында: Социализм төзеде илебездә һәйкәл итеп бөек Ленинга. 
Иптәш Сталин белән хушлашабыз^ Сталинча нык тот үзеңне. Барлык үлемнәргә үч итеп, без Төзик тизрәк коммунизмны! 
ЗЫЯ МАНСУР 6 март, 1953 ел.
31. 
 
ЫШАНАСЫ КИЛМИ! 
Кайгы уртак безнең, Сүзсез аңлый Берсен-берсе кешеләр шуңарга, һәм аларның кайнар күз яшеннән Җепшек карлар эри урамда... Сөенмәсен дошман, хәсрәт бар дип, Кайгы бар дип безнең йөрәктә, Без бик уяу! Кайгыбыз да безнең, Күкрәү булып, аны тетрәтә. Кайгыбыз да безне чыныктыра, Рухы сүнгән мескен түгел без, Сталинчыл Партиябез белән Мәңге-мәңге бергә күңлебез. Бу сүзләрне Аның баш очында Ялкынлы ант итеп әйтәбез. — Хуш, бөек дус! — Хуш, сөекле туган! Күз нурыбыз, даһи әткәбез! Тел хушлаша, Күңел: исән ул, ди, һаман яши ул, ди, һаман бар, Коммунизм өчен атакага Илтә торган бөек командарм. Ул Москвада Кремль бүлмәсендә.. Эшләп утыра кебек бүген дә... һич теләми күңел әткәбезне Семьяда юк итеп күрергә. Ничек инде шундый титан акыл Сүрелсен ди, кинәт сүнсен ди?! Ничек инде шундый гигант кеше. Югалсын ди, кинәт үлсен ди?! Мөмкин түгел, Юк, ышанмый күңел, Үлемсезлек — Аның юлдашы; Ленин кебек, яшәртеп җир шарын, Мәңге яшәр бөек юлбашчы. МӘХМҮТ ХӨСӘЕН