Логотип Казан Утлары
Хикәя

 МИКРОСКОП КҮРСӘТТЕ

 I Иртән торганда, өй эче кичә ничек булса, бүген дә шулай иде. Ишек бусагасы янында, яңа таз эчендә тоткасыз юл чәйнеге утыра, шунда ук борыны кителгән балта ята, мич буендагы сандык өстендә нәрсәләр барлыкны бер карау белән генә аерып булмый, анда һәммә нәрсә бергә өелгән. Тәрәзә төбе икмәк катылары, кабак төшләре, тәмәке төпчекләре белән капланган, өстәл өсте исә берничә каткан агач кашык, тоз салынган консерв банкасы, сабы төшкән пычак, тутыгып беткән кайчы һәм башка шундый әйберләр белән тулган. Өстәл турысында стенага дәү генә көзге эленгән. Самовар пары белән каралып беткән һәм берничә урыннан чатнаган бу көзге артыннан жеп уралган орчык очлары күренеп тора. Сәке түрендә дә бөтен нәрсә бергә буталган: бер урында—ниндидер буш чүлмәкләр, икенче урында — агач тәпән, өченче урында — су чиләкләре, алао белән янәшә куелган керосин шешәсе һәм зур чүмеч күренә. Шәйхерази урыныннан торып, идәнгә аяк басуга беркетелмәгән сайгак башы кинәт батып китте һәм ул аз гына егылмый калды. Хатыны /Чаһидә ишек бусагасындагы әлеге юл чәйнегенә су салган иде. Шәйхерази шактый кыенлык белән битен-кулып юды да, сөлге карап, уңга- сулга борылып алды. Ләкин сөлге күренмәде, ул мич буендагы сандык артына төшкән иде. Шуннан соң Шәйхерази өстәл өстендә яткан ниндидер бер ак нәрсә белән сөртенеп чәйгә утырды. Ләкин утырган урыныннан бик тиз торырга мәжбүр булды. Чөнки такталары какшап беткән бу урындык шыгыр-шыгыр итеп тора һәм көтмәгәндә аның таралып китүе мөмкин иде. Шәйхерази урындыкның кайбер такталарың рәтләгәнсыман итте, арт аякларын бәргәләп-суккалап, элекке хәленә китерде һәм шуннан соң яңадан чәйгә утырды. Аягына зур кара киез итек, өстсиә сәдәпләре төшкән телогрейка кигән, ындыр табагы кадәр киң йөзле, озын муенлы, җитү чәчле, сары мыеклы Шәйхерази үзенең килешкилбәте белән өй эчендәге күренешкә ябышып тора, хәтга аны тулыландыра да кебек иде. Тиз арада Маһидә өстәлгә аз дигәндә ун кешегә житәрлек итеп бер таба тәбикмәк китерде, һәм үзе дә чәйгә утырды. — Бүген каядыр барам дигән идең, юлга ашарыңа кирәк булырмы?— дип сорады ул, Шәйхерази утырган өстәл башына таба карап. Ләкин уртада самовар биеклегендә тәбикмәк өеме торганлыктан, ул Шәйхеразиныи, йөзен күрә алмады, тик аның: — Мин көн үзәгендә кайтып килермен әле, — дигән тавышын гына ишетте.  
37 
 
Тәбикмәк өеме үзенең биеклеген озак саклый алмады, бик үк нечкә тамаклардан булмаган һәм бернәрсәне дә талымламый торган Шәйхе- рази аны бик тиз таба читенә төшерде. Тәбикмәк ашаганнан соң ул озак юанмады, җиде-сигез стакан чәй эчте дә, урыныннан торып, бөтен авырлыгы белән асылынган ишеккә килде. Аны көч-хәл белән этеп ачты да/у тышка чыкты. Ишек, әлбәттә, ябылып җитмичә калды. Ул колхоз правлениесенә таба атлады. — Сине чакыртып кеше җибәрергә генә тора идем, үзеңнең килеп керүең бик яхшы булды әле, — диде хисапчы Сәлах, Шәйхерази бусагадан атлауга. Аның җитди тавыш белән әйтүеннән шөбһәгә төшкән Шәйхерази шунда ук: — Кирәк булдыммыни? — дип сорау бирде. — Бик кирәк булдың,—дип җавап кайтарды Сәлах. Берәр ашыгыч эш бармы әллә? — Бар, — диде хисапчы, шалт итеп счёт төймәләрен сала-сала,— әле генә район авыл хуҗалыгы бүлегенең бухгалтеры Василий Максимович шалтыратты. Сарыкларны ясалма орлыкландыру вакытында, расписка биреп, алардан бер атнага микроскоп алгансың икән. Шуны бүген үк китереп тапшырырга кушты. Үзең хуҗалык мөдире, үзең шуны вакытында илтеп бирмәгәнсең! — Ул бит янды, фермада пожар чыккач, — диде Шәйхерази, бер дә исе китмичә. Сәлах телефон аркылы авыл хуҗалыгы бүлеген алып, аның бухгалтеры белән сөйләште, аңа микроскопның фермада пожар вакытында янганлыгын әйтте. — Анда минем эшем юк, алайса хәзер үк микроскопның бәясен түләгез. Инвентаризация комиссиясе шул микроскоп аркасында үзенең эшен тәмам итә алмыйча тора,—диде телефоннан авыл хуҗалыгы бүлегенең бухгалтеры. Сәлах бу приборның бик үк арзан тормаганлыгын чамалап белә иде. Шунлыктан ул, хисапчы буларак, колхозны яклау юлына басты'—микроскопның янганлыгы турында акт төзеп котылуны алга сөрде. Бухгалтерны шуңа күндерергә тырышты: — Василий Максимович, акт белән генә рәсмиләштерик инде,— диде. — Мондый очракта әйбернең бәясен түләүдән башка бернинди дә чара юк, закон!—диде бухгалтер кискен тавыш белән. Шулай да Сәлах, күп ялвара торгач, аны күндерде. Бухгалтер: — Ярый алайса, акт төзеп китерегез,-—диде һәм шуның белән сүзен бетерде. Сәлах өстәл янында һичбер борчылусыз-нисез басып торган Шәй- херазига әйтте: — Микроскопның янганлыгы турында ферма мөдире, колхоз председателе һәм үзеңнең имзаңны куеп акт төзе дә, хәзер үк аны Василий Максимовичның үз кулына илтеп тапшыр. — Ярар алайса, — дип, Шәйхерази чыгып китте. 
II Көн буранга әйләнгән иде. Шәйхерази актны кесәсенә салып, кар ярдырып, кире әйләнеп кайтты. Район авыл хуҗалыгы бүлегендә актны тиешле формада- төзелмәгән дип таптылар һәм аны яңадан төзәтеп китерергә куштылар. Шул көнне кич актны кабат язып, иртәгесен Шәйхерази тагы район үзәгенә китте.  
38 
 
Аның бу баруы да файдасыз булды. Авыл хуҗалыгы бүлегендә актны икенче тапкыр яраксыз дип таптылар һәм аны Шәйхеразига кире бирделәр. Бу хәлгә дә Шәйхеразиның исе китмәде, гүяки бернәрсә булмаган кебек, бик тыныч кына кайтып төште ул һәм правление бинасына кереп, хисапчыга әйтте: — Актны алмадылар, тагы ярамады,, — диде. — Ярамаса. үзеңнән түләтербез, — диде хисапчы ачулы тавыш белән.— тәмам башны катырдың инде... Шәйхерази кинәт кызып китте: — Ничек үзеңнән түләтербез, мин аны үзем өчен алып кайтмаган ла! Председатель кушты, мин барып алдым һәм ферма мөдиренә илтеп тапшырдым. Шуннан соң күргәнем дә юк минем ул микроскопны. — Расписка биреп алып кашучы синме? — Булса соң! — Безнең өчен шул җитә, аның бәясен синең өчен колхоз түләмәс. Расписка биреп алып кайткансың икәң, вакытында илтеп тапшыру кирәк иде. Аның бәясен синнән башка берәү дә түләмәс. — Мин дә түләмәм!—дип кычкырды Шәйхерази. — Түләрсең! Шәйхерази пыр тузып чыгып китте: — Түләмәм дигәч, түләмәм! 
HI 
Нәкъ шул көнне колхоз правлениесенең чираттагы утырышы булды. Утырышка бу мәсьәлә куелмаган иде куелуын. Ләкин утырыш ахырында ул үзеннән-үзе кузгалды. — Бер бәлале эш килеп чыкты әле, — дип сүз башлады колхоз председателе Сәүбән, утырышны япканда гына. Ул чыраен сытып, кашларын җыерып, берничә секунд сүзсез торды да, аннары микроскоп турында кузгалган мәсьәләне сөйләп бирде. Бу мәсьәлә белән таныш булмаган правление членнары аптырап калдылар һәм барысы да берьюлы шунда правлениедә утыручы Шәйхеразига борылып карадылар: ничек булды бу эш? Шәйхерази ык-мык итте, ләкин төпле җавап бирә алмады: — Янгач янган инде, аны нишләтим... Шул арада өстенә кара тун, аягына калын олтанлы киез итек, башына колаклары төшерелгән күн тышлы бүрек кигән., озынча яңаклы, бик пөхтә итеп тигезләнгән кечкенә мыеклы, җыерчыклана төшкән тар маңгайлы, кылыч кебек юка борынлы Мөҗәһит агай килеп керде. Яше алтмыштан узган бу агай фермада терлек караучы булып эшли һәм ул үзенең аз сүзлелеге, юашлыгы, бер вакытта да ашыкмавы белән башкалардан нык кына аерыла иде. Ул микроскоп турында сөйләнгән сүзләргә колак салып торды да, Шәйхеразидан сорады: — Теге, баш-башына пыяла кигертелгән, трубалы әйбер түгел идеме ул? — Шул инде, шул, — дип жавап бирде Шәйхерази. — Кара син аны, бик бәяле нәрсә икән, ә? Мии дә хәтерлим аны... Мөҗәһит агай тагы нәрсәдер әйтергә теләгән иде, ләкин, нишләптер, әйтә алмады. Беркадәр вакыт стена буендагы скамьяда утырып торды да. гадәтенчә, әкрен генә атлап чыгып китте. Правлениедәгеләр арасында башланган сүз дәвам итте. Бераздан хЧөҗәһит агай, тузан белән каплану аркасында нәрсә икәнен аеру да кыен булган бер әйбер тотып, яңадан правление бинасына килеп керде һәм аны Шәйхеразига сузды:  
39 
 
— Шушы нәмәстб түгелдер бит ул? — Үзе инде, үзе,—диде Шәйхерази, гаҗәпләнеп, — каян табып китердең син аны? — Югалганы да юк аның, — диде Мөҗәһит агай тыныч кына тавыш белән. — Ә нишләп соң ул синең кулда? — Мин аны фермада күргән идем, таш койма өстендә. Шунда яткан да яткан ул. Бүген сезнең тавышланганыгызны ишеткәч, келт итеп исемә төште дә алып кердем. — Ферма янган вакытта янгандыр дип уйлаган идем мин,—диде аптырашта калган Шәйхерази. — Күрәсең, кемдер алып куйган аны... Башкалар микроскопны аның кулыннан алып, өстәл өстенә китереп куйдылар. Берничә минут башын селкеп торган Сәүбән Шәйхеразига карап, әрнеп әйтте: — Бу кадәр гамьсез булырсың икән инде! Шулай диде дә, тәрәзә төбендәге гөл чүлмәгеннән бер чеметем туфрак алып, әлеге микроскоп тактасына салды. Аннары микроскопның трубасын боргалый башлады. Бер үк вакытта Мөҗәһит агайны үз янына чакырды: — Кил әле бирегә, менә нинди корал ул, болай гади күз белән караганда күренми торган бөтен микропларны күрсәтә. Мөҗәһит агай, өстәл янына килеп, бераз вакыт микроскоп трубасыннан карап торды. Аннары: — Алай икән шул. Бу пыяла аркылы Шәйхеразины карасаң... Хәеро аның кем икәнлеген барыбер шушы микроскоп күрсәтте инде, — диде ул, күзен трубадан алып. Сәүбән аның болай тапкыр әйтүеннән шатланып көлде: — Әмма дөрес әйттең, Мөҗәһит абзый. — Әле әйтеп бетермәдем. Шәйхеразины гына түгед, синең дә, Кәримнең дә кем икәнлеген күрсәтте бу микроскоп,—диде Мөҗәһит агай, мәгънәле генә итеп. — Ничек?—дип аңламыйча тордылар Сәүбән белән Кәрим берничә секунд вакыт. — Ә нигә тикшерми-нитми, микроскоп янды, дип акт төзедегез? Кем кушты сезгә үзегез ачык белмәгән эшне дөресләп кул куярга. Кем диләр әле сезнең кебекләрне... Ачык авызлар диләрме? Сәүбән дәп Кәрим дә аптырап калдылар. — Ә, чыннан да ачык авызлар булып чыктык без, Кәрим,—диде Сәүбән, — әйе, ачык авызлар булып чыктык шул, — дип өстәп куйды.