Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хроника

ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ОТЧЕТ-САЙЛАУ ҖЫЕЛЫШЫ 4 апрельдә Татарстан Язучылар союзының отчет-сайлау җыелышы булды. Язучылар союзы правлениесе председателе иптәш Гариф Гобәй Татарстан язучылары- ның икенче съездыннан соң өч еллык чор дәвамында Язучылар союзының эше турында доклад ясады. Доклад буенча фикер алышуда чыгып сөйләүче С. Батыев, X. Госман, Г. Халит, С. Хәким, 3. Нури, Ә. Давыдов, һ. Хөсәенова, Г. Әпсәләмов, Б. Гыйззәтуллин һәм башка иптәшләр Язучылар союзы правлениесе эшендәге кимчелекләрне тәнкыйть иттеләр һәм яңа составка Язучылар союзы эшен җанландыру буенча конкрет тәкъдимнәр ясадылар. Җыелыш Язучылар союзының яңа прав- лениесен Гомәр Бәширов, Әнвәр Давыдов, Мирсәй Әмир, Сибгать Хәким, Гази Каш- шаф, Таҗи Гыйззәт, Гали Халит, Константин Лебедев һәм Фатих Хөсни иптәшләр составында сайлады. Җыелышка катнашучылар зур күтәренкелек белән КПСС Үзәк Комитеты исеменә хат кабул иттеләр. 
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ ПРАВЛЕНИЕСЕ УТЫРЫШЫ Татарстан Язучылар союзының яңа правлениесе үзенең беренче утырышында правлениенең председателе итеп Сталин премиясе лауреаты Гомәр Бәшировны, председательнең урынбасарлары итеп ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе драматург Мирсәй Әмирне һәм шагыйрь Сибгать Хәкимне, правление секретаре итеп шагыйрь Әнвәр Давыдовны сайлады. 
ТУКАЙНЫ ИСКӘ АЛУ 
15 апрельдә СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалындагы конференц-залда татар халык шагыйре Габдулла Тукайның үлүенә 40 ел тулу уңае белән җыелыш булды. Җыелышта фәнни работниклар, язучылар, журналистлар, укытучылар, партия, совет оешмалары работниклары, аспирантлар һәм студентлар катнашты. Җыелышны Сталин премиясе лауреаты язучы Гомәр Бәширов ачты. Тукайның тормышы 
һәм иҗади эшчәнлеге турында филология фәннәре кандидаты Г. Халит докладыннан соң Габдулла Тукай әсәрләреннән ике бүлектә зур концерт бирелде. Концергта Г. Камал исемендәге татар Дәүләт академия театры артистлары һәм татар Дәүләт җыр-бию ансамбле катнашты. Шулай ук Тукайны искә алу кичәләре Республика Үзәк китапханәсендә, ТАССРның Дәүләт музеенда, В. И. Ленин исемендәге Казан Дәүләт университетында һәм Казанның башка күп кенә предприятиеләрендә һәм уку йортларында булды. 
ИҖАТ СЕКЦИЯСЕНДӘ Прозаиклар секциясе 14 апрельдәге чираттагы утырышта яңа хикәяләр буенча фикер алышу үткәрде. Утырышта А. Әхмәтнең «Үзара әйткәндә», М. Хәсәновның «Корыч җыры», Г. Ахунов- ның «Совет әдәбияты» журналында басылып чыккан «Бөреләр» исемле хикәяләре укып тикшерелде. Иң беренче сүз алган Фатих Хөсни хикәя жанрының быел бездә җанлана башлавын шатлыклы факт итеп билгеләде, хикәяләрнең уңышлы-җитешсез якларына тукталды. Яшь язучыларның хикәяләрендә, яңа темаларга кыю тотыну булса да, геройларның эчке дөньясын гәүдәләндерү тиешле югарылыкка күтәрелеп җитә алмавын күрсәтте. Г. Ахуновның студент-яшьләр тормышына багышланган «Бөреләр» исемле хикәясен секция нигездә уңышлы дип тапты. j Хикәядә геройларга индивидуаль характер бирергә тырышу сизелә. Эмоциональ диалог төзү осталыгы күренә, ләкин әле образлар тулы ачылып бетмиләр. Хикәядәге артык детальләр, сюжет таркаулыгы образларның гәүдәләнешен ярлыландыра. ~ Фатих Хөсни А. Әхмәтнең «Үзара әйткәндә» һәм М. Хәсәновның «Корыч җыры» j хикәяләренең дә үңышлы һәм кимчелекле - якларына киң тукталды. Шулай ук сүз алып сөйләүче И. Гази, Г. Әпсәләмов, И. Юзиев, Я. Халитов, С. Ибраһимова һ. б. иптәшләр хикәяләр турында үз фикерләрен әйттеләр, кимчелекләрне бетерү өстендә эшләү өчен киңәшләр бирделәр.