Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИҢ ҮТКЕН, ИҢ КӨЧЛЕ КОРАЛ


 Илебезнең хезмәт ияләре быел беренче тапкыр матбугат көнен совет халыкларының һәм бөтен прогрессив кешелек дөньясының даһи юлбашчысы иптәш Сталиннан башка үткәрәләр. Әле күптән түгел генә Ватаныбызның данын арттыру хакына гигант эшләргә җитәкчелек итү белән бергә, совет матбугатының көн саен, сәгать саен үсүен тәэмин итү турында кайгыртып торган даһи фикер иясенең безнең арабызда булмавы — бик һәм бик авыр. Ләкин совет кешеләренә сыкрану, төшенкелеккә бирелү һич хас нәрсә түгел. Чөнки безне—совет кешеләрен — бөек Сталин ныклы характерда булу рухында тәрбияләде; горизонтта ниндидер кыенлыклар күренгәндә, каушап калмау рухында тәрбияләде. Безгә Сталинның даһи өйрәтүләре, аның бөек фикер хәзинәләре калды. И. В. Сталинның барлык башка даһи хезмәтләре белән бер- рәттәи, аның «СССРда социализмның экономик проблемалары» исемле гсииаль әсәре совет кешеләрен илебездә коммунизм төзүнең бөек программасы белән коралландыра. ш И. В. Сталинның нәкъ шушы әсәре коммунизмга баруның якты юлларын, совет кешеләренең өметләрен һәм теләкләрен ачык яктыртып тора. Безнең төп максатыбыз билгеле: ул коммунизм төзү. Лны төзү юллары безгә кояш кебек ачык, аңа бару юлларын тоткарлап торырлык һичбер көч юк! Сөекле юлбашчыбыз коммунизмга баруның ачык • программасын бирү белән бергә, аны тормышка ашыру юлларын да күрсәтте. И. В. Сталин: мөмкинлекләрнең булуы — ул әле чынбарлык, дигән сүз түгел, ул мөмкинлекләрне чынбарлыкка әверелдерү өчен көрәшергә кирәк, дип өйрәтте. Даһи юлбашчы безнең илебездә коммунистик җәмгыять төзү өчен материаль һәм рухи байлыклар, революцион колач җитәрлек, аларны хәрәкәткә китерергә кирәк, дип күрсәтте, җәмгыятьне язмыш ихтыярына калдырырга ярамаган- лыгын, аңа җитәкчелек һәм юнәлеш биреп торырга кирәклеген, безнең партиябезнең сугышчанлыгын, җитәкчелек сәләтен күтәрә барырга, партия һәм совет кадрларын тәрбияләү турында өзлексез кайгыртырга кирәклеген әйтте. Ачык расларга мөмкин: ул кадрлар бездә бар — алар миллионнарча! Совет җәмгыятенең бөтен тормышына җитәкчелек итүче Коммунистлар партиясе бар, Ленин — Сталин партиясе тәрбияләп үстергән кадрлар бар, партиябезнең сталинчыл Үзәк Комитеты, аның ныклы, корычтай җитәкчелек үзәге бар. Совет кешеләре беләләр: илебезнең язмышы ышанычлы кулларда. И. В. Сталин васыятьләрен үтәү өчен совет кешеләренең көчле омтылышын, безнең алга, коммунизмга баруыбызны туктата алырлык көчләр юк. Матбугат, безнең партиябез кулында иң үткен, иң көчле корал
100 
 
буларак, илебезнең хезмәт ияләрен коммунистик җәмгыять төзү бурычларын үтәүгә туплауда гаять куәтле чара. Ул совет кешеләрен коммунистик рухта тәрбияләүдә, Ленинның һәм Сталинның бөек идеяләрен массага җиткерүдә тиңдәшсез корал булу ролен үти. II Илебезнең хезмәт ияләре һәр елны 5 майда матбугат көнен зур бәйрәм итеп үткәрәләр. Мәгълүм ки, 1912 елның 5 маенда «Правда» газетасының беренче номеры чыкты. Патша Россиясенең реакцион көчләре котырынган бер вакытта «Правда» газетасының чыга башлавын эшчеләр сыйныфы гаять зур күтәренкелек белән” каршы алды, газетага зур өметләр баглады. Бу вакыйга эшчеләр өчен шатлыклы бәйрәм булды. «Правда» — чыи-чын- лап большевистик газета. Коммунистларны ул вакытта «правдист- лар» дип йөртү юкка түгел иде, әлбәттә. «Правда» белән берлектә революцион пролетариатның бөтен бер буыны үсте, бу буын Октябрь социалистик революциясен хәзерләде һәм аңа җитәкчелек итте. «Правда» ягында уннарча һәм йөзләрчә меңләгән эшчеләр тордылар. Революцион күтәрелеш елларында (1912—1914) Коммунистлар партиясенең ныклы фундаменты салынды, империалистик сугыш чорында царизмның бернинди эзәрлекләүләре дә бу фундаментны җимерә алмады. «1912 ел «Правда»сы— 1917 елда большевизмның җиңүе өчен фундамент салу ул» (Сталин). Хезмәт ияләренең бөек юлбашчылары Ленин һәм Сталин матбугатка, аиы үстерүгә, аның идея эчтәлеген баетуга гаять зур игътибар бирделәр. Коммунистлар партиясенең төзелү фактының матбугатка бәйләнгән булуы да моны бик ачык күрсәтә. Мәгълүм ки, В. И. Ленин эшчеләр сыйныфының политик партиясен төзүне сугышчан политик газета — революцион социалдемократия карашлары өчен пропаганда һәм агитация алып баручы газета оештырудан башларга кирәк, мондый газетаны оештыру партия!# төзүдә беренче адым булырга тиеш, дип санады. Ленин үзенең «Нәрсәдән башларга?» исемле мәкаләсендә 
партияне төзүнең конкрет планын бирде, соңыннан «Нәрсә эшләргә?» дигән атаклы хезмәтендә яңа тип партияне төзү буенча алда торган бурычларны киң итеп аңлатты. Ленин болан дип язды: «Безнең фикеребезчә, теләктә тотылган оешманы (сүз партия төз^ турында бара. Ред.) төзү юлындагы эшнең башлангыч пункты, беренче практик адым, ниһаять, бухоешма- ны тайпылышсыз рәвештә үстерергә, тирәнәйтергә һәм киңәйтергә мөмкин булсын өчен без тотынып барырга тиешле булган төп җеп — бөтен Россия күләмендә политик газета чыгару булырга тиеш... Принципиаль тотнаклы һәм һәрьяклы пропаганда һәм агитацияне системалы рәвештә алып бару шундый газетадан башка мөмкин түгел; андый пропаганда һәм агитацияне алып бару исә гомумән социал-демократиянең даими һәм төп бурычын һәм, бигрәк тә, халыкның иң кин катлауларында политикага һәм социализм мәсьәләләренә кызыксыну уятылган хәзерге моментның ин кирәкле бурычын тәшкил итә> («ВКП(б) тарихы. Кыскача курс». 34— 35 битләр. Татгосиздат). Ленин газетага партияне идея ягыннан туплау коралы итеп кенә түгел, бәлки урыннардагы оешмаларны организацией яктан партиягә берләштерү коралы итеп тә карады. «Газета коллектив пропагандист һәм коллектив агитатор гына түгел, бәлки коллектив оештыручы да». Газетаның бөтен идея эчтәлеген һәм оештыручылык ролен ачык чагылдырган бу бик мәгълүм лозунг Ленин тарафыннан нәкъ әнә шул вакытта әйтелгән. В. И. Ленин тарафыннан оештырылган һәм 1900 иче елда чыга* башлаган «Искра» газетасы Россия коммунистларының нәкъ әнә шундый газетасы иде. «Искра» газетасының тарихы безнең партиябез тарихы белән аерылгысыз рәвештә нык бәйләнгән. «Искра» газетасы Ленинның партияне төзү планнарын 
101 
 
тормышка ашыру өчен килешмәү- чән көрәш алып барды, партиянең көчләрен туплауда һәм аларны царизмга каршы көрәшкә юнәлдерүдә зур урын тотты, «экономистларны» һәм төрле оппортунистларны рәхимсез рәвештә фаш итте. «Искра» иың иц әһәмиятле эше партия программасының проектын эшләүдән гыйбарәт булды. Бу, әлбәттә, җиңел эш түгел иде. Программа эшчеләр сыйныфының көрәш максатларын һәм бурычларын фәнни нигезләрдәге формулировкалар белән кыскача бәян итәргә тиеш иде. Ул пролетариатның революцион хәрәкәтенең ахыр максатын да, шулай ук ахыр максатка бару юлында партия көрәшә торган таләпләрне дә билгеләргә тиеш иде. В. И. Ленин җитәкчелегендә «Искра» газетасы әнә шул катлаулы бурычларны гүзәл рәвештә башкарып чыкты. Мәгълүм ки, соңыннан партиянең II съезды «Искра» тарафыннан тәкъдим ителгән программаны кабул итте. Коммунистлар партиясе тарихында «Брдзола» («Көрәш») газетасы да гаять зур урын тота. Грузин телендә чыккан бу газетаны оештыруның инициаторы И. В. Сталин булды. Бу газетадагы революцион марксистик партиянең программа һәм тактика мәсьәләләре буенча мәкаләләр И. В. Сталин тарафыннан язылганнар. «Брдзола» газетасы «Искра»дан кала марксизмны пропагандалаучы иң яхшы һәм иң принципиаль газета иде. «Брдзола» газетасы Закавказье пролетариатының революцион көрәшен Россия пролетариатының революцион көрәшенә кушу өчен гаять көчле көрәш алып барды. Революцион марксизмның теоретик нигезләрен яклап, «Брдзола» газетасы, «Искра» газетасы кебек үк, социал-демократик оешмаларның масса күләмендә политик агитациягә күчүләрен, самодержавиегә каршы кискен көрәш оештыруларын яклап чыкты, буржуаз-демократик революциядә пролетариатның гегемон роль уйнарга тиешлеге турында ленинчыл идеяне яклады. «14скра» газетасы «Брдзола»ның беренче номеры чыгуын гаять зур политик вакыйга итеп бәяләде. «Искра» һәм «Брдзола» газеталары ябылганнан соң, безнең партиябез «Вперед», «Пролетарий», «Новая 
жизнь», «Социал-демократ», «Рабочая газета» кебек большевистик газеталар чыгарды. Ниһаять, 1912 нче елда «Правда» газетасы чыга башлады, шуның белән партия матбугаты тарихы үсешендә яңа чор башланып китте. 
III «Правда» газетасы партиянең урыннардагы оешмаларын берләштерүне һәм ныгытуны, массаларга йогынты ясауны, патша строеның череклеген фаш итүне, массалар арасында марксизм идеяләрен таратуны үзенең максаты итеп куйды. «Правда» газетасы В. И. Ленинның күрсәтүе буенча И. В. Сталин инициативасы белән оештырылды. Ул эшчеләрнең иң яраткан газетасы иде, партия тарафыннан куелгап бурычларны ул намус белән үтәп килде. Анда эшчеләр үзләре актив катнашалар, патша строеның кабахәт тәртипләрен, капиталистларның ерткыч эксплуатацияләрен, вәхшилекләрен фаш итәләр иде. Мондый хәл ул вакыттагы . строй чиновникларының кәефен боза иде һәм алар газетаны төрлечә эзәрлекләүләр оештырдылар. Патша властьлары «Правда»ның ике ел ярым яшәү чорында аны сигез тапкыр ябуга ирештеләр, ләкин репрессия чаралары белән партия органының эшчеләргә революцион йогынтысын сүндерә алмадылар. Ул башка исемнәр астында, ләкин шул ук эчтәлек белән, яңадай чыга башлавын дәвам иттерде. Эшчеләр сыйныфы «Правда» газетасының— «За правду», «Путь правды», «Трудовая правда» исеме астында чыкканлыгын яхшы белә. «Правда» газетасы эшчеләр сыйныфының дошманнарына каршы һәм капиталистларның эшчеләр хәрәкәтендәге агентларына каршы көрәштә коммунистлар партиясенә искиткеч зур ярдәм күрсәтте, партиянең эшчеләр сыйныфы белән 

Ш2 
 
элемтәләрен ныгыту га булышлык итте. «Революцион агитация өчен дума трибунасыннан киң файдаланып һәм бик яхшы массовый эшчеләр газетасы булган «Правда»ны оештырып, партия революцион эшчеләрнең яңа буынын — правдпстларны тәрбияләде. Эшчеләрнең бу катлавы империалистик сугыш елларында интернационализм һәм пролетар революция байрагына турылыклы булып калды. Соңыннан шул ук катлау 1917 елгы Октябрь революциясе көннәрендә большевистик партиянең ядросын тәшкил итте» («ВКП(б) тарихы. Кыскача курс». 165 бит. Татгосиздат). «Правда» хезмәт ияләренә дөреслекне җиткерүдә, Бөек Октябрь социалистик революциясен хәзерләүдә һәм илебездә алпавытлар Һәм капиталистлар властен бәреп төшерүдә, пролетариат диктатурасын урнаштыруда бәя биреп бетергесез роль уйнады. Партия матбугатының бөтен үсеш тарихы безнең партиябез тарихы белән, аның героик көрәше белән аерылгысыз рәвештә нык бәйләнгән. Матбугат безнең партиябезнең үсеше тарихында һәрвакытта да үзенең коллектив пропагандист һәм коллектив агитатор булу ролен намус белән үтәп килде. Ул партия кулында сугышчан оештыручы булу бурычын уңышлы башкарды һәм шулай булып кала. Безнең партиябезне, яңа тип партияне, дөньяда беренче Совет дәүләтен оештыручылар һәм аларның даһи җитәкчеләре В. И. Ленин һәм И. В. Сталин илебездә совет власте урнаштыруның беренче көннәреннән үк матбугатны яңа шартларда бик нык үстерүгә, аның идея эчтәлеген һичкайчан булмаган рәвештә югары күтәрүгә зур игътибар бирделәр. Совет власте елларында матбугатның үсеше өчен зур мөмкинлекләр туды. Билгеле, моның башкача булуы да мөмкин түгел иде. Чөнки илдә бөтен тормышны революцион үзгәртеп кору өчен бөек көрәшкә хезмәт ияләренең • киң массасын тартырга, миллионнарга безнең партиябезнең һәм Совет хөкүмәтенең политикасын аңлатырга, ал арны илебез алдында торган бөек бурычларны үтәү өчен көрәшкә күтәрергә кирәк иде. Гражданнар сугышы һәм чит ил дәүләтләренең интервенциясе нәтиҗәсендә килеп 
чыккан зур кыенлыкларны җиңеп чыгарга кирәк иде. Мондый шартларда матбугатның роле аеруча күтәрелде. Безнең илебездә матбугат Ленин- Сталин партиясе җитәкчелегендә үсә. Партия политикасын тормышка ашыру өчен көрәшеп, матбугат хезмәт ияләренең киц массасы белән тыгыз элемтә тота, дәүләт интереслары, халык интереслары өчен көрәш оештыра. Партия эшенә турылыклы булу, принципиальлек үрнәге күрсәтү — безнең матбугатыбызның изге бурычы ул. Илебезнең тарихи үсешендәге һәрбер яңа этапта Коммунистлар партиясе илебез халкы алдына яңа төп бурычны билгели торган лозунглар куеп килде. Хезмәт ияләрен партия куйган әнә шундый бурычны үтәүгә оештыру, яңа шартларда яңа бурычларны тормышка ашыру өчен көрәшү — матбугатның иң мөһим практик эше шуннан гыйбарәт булды. Бу чит ил интервенциясе һәм гражданнар сугышы елларында да, илне торгызу һәм халык хуҗалыгын реконструкцияләү елларында да, сталинчыл бишьеллыклар чорында да шулай булды. Бөек Ватан сугышы елларында партия матбугаты совет кешеләрен «Барысы да — дошманны җиңү өчеи!» дигән лозунг астында бөек көрәшкә туплады. һәр яңа тарихи этапта безнен партиябез «Правда» аркылы һәм меңнәрчә исемнәрдә чыга торган совет матбугаты аркылы илебезнең хезмәт ияләрен яңа, катлаулы бурычларны тормышка ашыру өчен көрәшкә чакырып мөрәҗәгать итте. Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендәге совет кешеләре яңа тормыш төзү эшендә героик юл үттеләр. Коммунистлар партиясе үз матбугаты аркылы хезмәт ияләренә партиянең генеральный линиясен аңлатты, аерым алынган бер илдә социализмның җиңүе мөмкинлеге турында Ленинның һәм Сталинның өйрәтүләрен, илне индустрияләштерү политикасын, авыл хуҗалыгын 

103 
 
коллективлаштыру һәм шуның нигезендә кулакларны сыйныф булу ягыннан бетерү политикасын пропагандалады. Илебездә социализмның җиңеп чыгуында, совет халкының мораль-политик бердәмлеге урнаштырылуда, халыклар дуслыгының һәм совет патриотизмының туктаусыз үсүендә партия матбугатының роле гаять зур. Илебездә социализмның җиңүе — миллионнарча совет кешеләренең гүзәл иҗаты булды. Коммунистлар партиясенең чакыруы буенча совет кешеләре алда торган гигант бурычларны үтәүдә хезмәт геройлыгының матур үрнәкләрен бирделәр, зур инициатива, тапкырлык һәм политик активлык күрсәттеләр. Беренче бишьеллыкның гүзәл хәрәкәте булып үсеп киткән ударчылык, аннары, социалистик ярышның иң югары формасы — стахановчылык хәрәкәтенең ташкындай киң җәелеп китүе — әнә шулар безнең халкыбызның иҗади активлыгын ачык гәүдәләндерәләр. Совет матбугаты алдынгылар иҗатын бөтен халык байлыгы итеп әверелдерү өчен кирәк булганнарның барысын да эшләде, алдынгыларны, новаторларны тәрбияләүдә партиябез кулында көчле корал булды. Совет матбугатының .характерлы яклары шунда ки, ул гаять дәрәҗәдә оператив хәрәкәт итә, илебездә яңалыкларны, зур вакыйгаларны үзенең укучыларына шунда ук җиткерә бара, партиябез куйган яңа бурычларны үтәү өчен көрәшкә массаларны оештыруга бик тиз яраклаша—үз эшен бик тиз үзгәртеп кора ала. 1941 елда совет кешеләренең тыныч хезмәтен бозып, фашистлар Германиясе илебезгә басып кергәч, совет матбугаты үз эшен бик кыска вакытта хәрби лад- ка көйләп җибәрде. Сугыш елларында безнең матбугатыбыз совет патриотизмының бөек идеяләрен зур көч белән пропагандалаучы, фронтта сугышчыларны, тылда хезмәт ияләрен яңа батырлыкларга оештыручы булды, бөек полководец И. В. Сталин приказларын, партиябез күрсәтмәләрен намус белән үтәү өчен массаларны туплауга хезмәт итте. IV 
Коммунистлар партиясенең илебез алдындагы бурычларны уңышлы башкарып чыгу өчен файдалана торган иң кирәкле чаралары арасында матбугат мактаулы урын алып тора. Йптәш Сталин сүзләре белән әйткәндә, партия матбугат аркылы көн саен, сәгать саен халык белән үзенә кирәкле телдә сөйләшә ала, ул партия белән хезмәт ияләре арасында рухи җепләр сузарга мөмкинлек бирә. Партия матбугатының, совет матбугатының капиталистик илләрдә һич тә булуы мөмкин булмаган кызу темплар белән үсүе дә шуның белән аңлатыла. Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының көндәлек җитәкчелек итүе нәтиҗәсендә бездә матбугат сан һәм сыйфат ягыннан үсә, аның күп санлы кадрлары чыныга. Хәзер безнең илебездә 8 меңнән артык газета чыга. Аларның бер көнлек тиражы 40 миллионнан артып китә. Бер мең ярым журнал чыгарыла. Китап басып чыгаручы ике йөздән артык издательство эшләп килә, шул исәптән Советлар Союзы халыклары телләрендә әдәбият бастырып чыгаручы сиксәнгә якын издательство бар. Коммунистлар партиясенең теориясе һәм практикасы буенча В. И. Ленинның һәм И. В. Сталинның гениаль әсәрләре безнең илебез хезмәт ияләре өчен генә түгел, бәлки бөтен дөнья хезмәт ияләре өчен дә идея байлыгы, культура хәзинәсе булып әверелделәр. Аларның хезмәтләре дөньядагы һәрбер телдә зур тиражлар белән басыла, бөтен дөнья хезмәт ияләре ул хезмәтләрне тирән кызыксыну белән өйрәнәләр. Безнең илебездә, Бөтенсоюз китап палатасының мәгълүматларына караганда, Маркс, Энгельс, Ленин, Сталинның хезмәтләре 101 телдә бер миллиардка якын данәдә басылып чыккан. Советлар Союзында В. И. Ленин әсәрләре 78 телдә 5.685 тапкыр басып чыгарылган. Аларның гомуми тиражы 246 миллион 591 мең данә тәшкил итә. Владимир Ильичның аерым әсәрләре берничә тапкыр чыгарылды. Мә


 
сәлән, аның: «Империализм — капитализмның иң югары стадиясе» — 170 басмада, «Дәүләт һәм революция» исемле китап—126 басмада, «Социал демократиянең демократик революциядә ике тактикасы» дигән әсәр 117 басмада чыккан. Чорыбызның бөек фикер иясе II. В. Сталин марксизм-ленинизм хәзинәсенә гаять зур өлеш кертте. Аның хезмәтләре илебездә киң таралды, аларны миллионнарча эшчеләр, колхозчылар һәм совет интеллигенциясе зур кызыксыну белән өйрәнәләр. Безнең илебездә И. В. Сталин хезмәтләре 101 телдә 9 меңнән артык басмада чыккан. Аларның гомуми тиражы 672 миллион 58 мең данә тәшкил итә. Иптәш Сталинның «Бөтенсоюз Коммунистлар (большевиклар) партиясе тарихы. Кыскача курс» китабы, «Марксизм һәм тел гыйлеме мәсьәләләре» һәм «СССРда социализмның экономик проблемалары» исемле гениаль хезмәтләре безнең партиябезнең идея тормышында һәм хезмәт ияләре тормышында гаять зур вакыйга булдылар. Алар инде берничә тапкыр басылып чыктылар. Мәсәлән, «Бөтенсоюз Коммунистлар (большевиклар) партиясе тарихы. Кыскача курс» китабы 301 тапкыр басылып чыкты. Юлбашчының бу әсәре һәр совет кешесенең иң яратып укый торган китабы булып әверелде. «Ленинизм мәсьәләләре» 55 телгә тәрҗемә ителеп, 260 тапкыр басылып чыккан. И. В. Сталинның Советларның Гадәттән тыш VIII Бөтенсоюз съездында ССР Союзы Конституциясе проекты турындагы доклады 700 дән артык басмада чыккан. «Советлар Союзының Бөек Ватан сугышы» турындагы китап 377 тапкыр чыгарылган. Безнең республикабызда да марксизм-ленинизм классиклары хезмәтләрен татар теленә тәрҗемә итеп чыгару эше киң колач алды. В. И. Ленинның «Нәрсә ул «халык дуслары» һәм алар социал-демократларга каршы ничек сугышалар», «Империализм — капитализмның иң югары стадиясе», «Дәүләт һәм революция», «Нәрсә эшләргә?ъ «Материализм һәм эмпириокритицизм» кебек күләмнәре ягыннан да зур хезмәтләре һәм башка әсәрләре (барлыгы 200 исемдә) күп 
тапкырлар яңадан басылып чыктылар. И. В. Сталинның бик күп хезмәтләре татар теленә тәрҗемә итеп чыгарылдылар. Мәсәлән, аның «Ленинизм мәсьәләләре», «Диалектик һә:: тарихи материализм турында», «Советлар Союзының Бөек Ватан сугышы турында», «Марксизм һәм милли мәсьәлә» исемле әсәрләре һәм башка бик күп хезмәтләре, партиябезнең съездларында ясаган докладлары, төрле вакытларда сөйләгән речьләре берничә тапкыр татар телендә чыгарылдылар. И. В. Сталин әсәрләренең 13 томлыгы татар телендә басылып чыгу республика партия оешмалары өчен, татар хезмәт ияләре өчен аеруча зур вакыйга булды. Иптәш Сталинның «Бөтенсоюз Коммунистлар (большевиклар) партиясе тарихы. Кыскача курс» исемле даһи әсәре татар телендә 8 тапкыр басылып чыкты, аның гомуми тиражы 250 мең данә тәшкил итә. Юлбашчының «СССРда социализмның экономик проблемалары» исемле хезмәте һәм партиябезнең XIX съездында сөйләгән тарихи рече татар телендә ике тапкыр басылып чыкты инде. Марксизм-ленинизм классиклары хезмәтләренең әнә шундый күләмнәрдә чыгарылулары, матур әдәбият өлкәсендә рус классиклары әсәрләренең һәм бөтен дөнья әдәбияты хәзинәләренең киң таралуы һәм, ниһаять, совет әдәбиятының гүзәл китаплары — болар барысы да илебез культурасының бәя биреп бетергесез байлыгын тәшкил итәләр. Ленин — Сталин партиясе совет әдәбиятының үсеше турында, совет халкының рухи байлыгын арттыра бару, аның идея югарылыгы, художество мастерлыгы белән сугарылгач булуы турында өзлексез кай- гыртучанлык күрсәтә. «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турында, гомумән, идеологии мәсьәләләр буенча партиябезнең Үзәк Комитеты 

105 
 
карарлары әнә шул кайгыртучан- лыкның ачык үрнәге булып хезмәт итә. Коммунистлар партиясе язучыларны безнең яшьләребезне дөрес тәрбияләүдә, аның сорауларына җавап бирүдә, яшь буынны үз эшенә нык ышанган, кыенлыклардан курыкмаучы, батыр көрәшче итеп тәрбияләүдә Совет хөкүмәтенә ярдәм итәргә чакырды. Иптәш Сталин «чынлыкны языгыз», дип өйрәтте. Совет әдәбиятының гүзәл үсеше партия чакыруына матур җавап булып тора. Партия һәм Совет хөкүмәте совет әдәбиятының иң яхшы әсәрләрен Сталин премиясе бирү белән һәр ел саен билгеләп үтә һәм бу хәл әдәбиятның киң үсешенә зур йогынты ясый. Совет әдәбиятының, совет матбугатының халык интересларын чагылдырудан бүтән интереслары юк. Безнең әдәбиятыбыз, иң алдынгы идеяләр — коммунизм идеяләре белән сугарылган хәлдә, совет кешеләрен патриотизмның югары үрнәкләре белән, социалистик Ватанга, Ленин — Сталин партиясе эшенә чын күңелдән бирелгәнлек рухында, халыклар арасында дуслык һәм туганлык, бөек интернационализм рухында тәрбияләүгә ярдәм итә. Совет әдәбияты—дөньяда иң алдынгы әдәбият, дөньяның барлык халыклары арасында хаклы рәвештә киң танылган әдәбият. Бөек рус язучысы Максим Горький 1935 елда ук инде безнең әдәбиятыбыз «бөтен дөнья әдәбиятының остазы булып әверелә» дигән иде. Совет әдәбияты үрнәгендә халык демократиясе илләре, Кытай халык республикасы язучылары, капиталистик илләрнең алдынгы язучылары өйрәнәләр, социалистик реализм принципларын үзләштерәләр. Совет матбугатының өстенлеге шунда ки, анда хезмәт ияләре үзләре катнашалар, аның меңнәрчә эшче һәм авыл хәбәрчеләре бар. Газеталарда һәм журналларда җәмәгатьчелек фикеренә зур урый бирелә. Хәбәрчеләр, җәмәгатьчелек фикерен чагылдыручылар буларак, безнең уңышлы якларыбыз турында язалар, алариы барлык совет кешеләренең уртак байлыгы итеп әверелдерүгә ярдәм итәләр, кимчелекле якларыбызны каты тәнкыйть уты астына алалар һәм җитешсезлек- ләрне бетерүгә булышлык итәләр. 
Тәнкыйть һәм үзара тәнкыйтьне киң җәелдерүдә матбугатның роле гаять зур. Бөек юлбашчыбыз И. В. Сталин: үзара тәнкыйть — партия кадрларын һәм гомумән эшчеләр сыйныфын революцион үсеш рухында тәрбияләүнең аерым методы, дип өйрәтте. Үзара тәнкыйтьтән башка — партияне, сыйныфны, массаларны дөрес тәрбия- • ләп булмый; партияне, сыйныфны, массаларны дөрес тәрбияләүдән башка — большевизм булмый, диде. Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең XIX съезд кабул иткән Уставында үзара тәнкыйтьне һәм түбәннән тәнкыйтьне үстерүгә бик зур игътибар бирелгән. Тәнкыйтьне кысу зур явызлык була. Тәнкыйтьне буучы, аны парадчылык һәм макташу белән алмаштыручы кеше партия сафларында тора алмый, дип күрсәтелгән. Совет матбугаты тәнкыйтьне һәм үзара тәнкыйтьне үстерүгә ярдәм итәргә, үз хәбәрчеләренең һәм гомумән хезмәт ияләренең сигналларына һәм жалобаларына зур игътибар бирергә һәм ачылган кимчелекләрнең бетерелүенә ирешергә тиеш. Моның өчен газеталар һәм журналлар масса белән элемтәләрен ныгытырга, хезмәт ияләренең иҗат активлыгын үстерүгә ярдәм итәргә тиешләр. «Эштәге кимчелекләргә һәм безнең җәмгыятебез тормышындагы тискәре күренешләргә каршы көрәштә хезмәт ияләренең киң массасының актив катнашуы совет строеның чын демократизмын һәм совет кешеләренең югары дәрәҗәдә политик аңлылыгын бик ачык күрсәтә. Түбәннән тәнкыйтьтә миллионнарча хезмәт ияләренең иҗади инициативасы һәм үзешчәнлеге, Совет дәүләтен ныгыту турында аларныи. кайгыртучанлык күрсәтүләре чагыла. Үзара тәнкыйть һәм түбәннән тәнкыйть никадәр киңрәк җәелдс- релсә, безнең халкыбызның иҗади’ көчләре һәм энергиясе шулкадәр... көчлерәк үсәр һәм ныгыр.  
106 
 
Түбәннән тәнкыйть үзеннән-үзе, үзагым тәртибендә үсә ала, дип уйлау ялгыш. Түбәннән тәнкыйть бары тик сәламәт тәнкыйть белән чыгучы һәр кеше безнең оешмала- рыбыздан үзенә булышлык табачагына, ә ул күрсәткән кимчелекләрнең эштә бетереләчәгенә ышанган шартларда гына үсә һәм киңәя ала. Партия оешмалары һәм партия работниклары, безнең барлык җитәкчеләребез бу эшкә җитәкчелек итәргә һәм тәнкыйтькә вөҗданлы һәм • намуслы караш үрнәге күрсәтергә тиешләр. Барлык җитәкчеләрнең, бигрәк тә партия работникларының бурычы — барлык намуслы совет кешеләренең оешмалар1 һәм учреждениеләр эшендәге кимчелекләрне кыю һәм куркусыз тәнкыйть итеп чыга алулары өчен шартлар тудыру. Барлык оешмаларда җыелышлар, активлар, пленумнар, конференцияләр асылда кимчелекләрне кыю. һәм үткен тәнкыйтьләүнең киң трибунасына әверелергә тиешләр» (Партиянең XIX съездында иптәш Маленков докладыннан). Совет матбугатының изге бурычы әнә шундый. Газеталарда һәм журналларда катнашу өчен актив үстерүнең әһәмияте һәркемгә билгеле. А^ассалар- ның киң катнашыннан башка сугышчан газета яки журнал чыгарырга мөмкин түгел. Эшчеләрнең, колхозчыларның, совет интеллигенциясенең газетага язуларының әһәмияте шунда ки, алар матбугатның тематикасын киңәйтәләр, газе- тажурналларның яңа мәсьәләләр күтәрүләренә ярдәм итәләр, аларның фикер байлыгын арттыралар. Газеталарда язучыларның катнашы мәсьәләсе зур әһәмияткә ия. Ачык әйтергә кирәк, язучыларның аерым мәсьәләләр буенча чыгыш ясаулары, һичшиксез, матбугатның ролен күтәрүдә зур урын тота. Язучылар коммунистик җәмгыятьнең бөек бурычларын тормышка ашыру өчен көрәшүче совет кешеләрен күрсәтергә, аларның тормышны үзгәртүче героик хезмәтләрен яктыртырга, хезмәт ияләрен коммунизмның яңа уңышлары өчен көрәшкә рухландырырга тиешләр. Язучыларның ныгышларыннан безнең зур армияне тәшкил иткән хәбәрчеләребез өйрәнәләр, язучы сүзеннән үрнәк алалар. 
Бу исә, үз чиратында, журналист кадрлар хәзерләүгә дә ярдәм итә. Безнең республикабыз язучылары өчен рус язучыларыныц матбугатта актив катнашулары матур үрнәк була ала. Күренекле рус шагыйре М. Исаковский үзенең «Шагыйрь газетада» дигән мәкаләсендә болай дип яза: — Газетада эшләүче кеше тормышта булган нәрсәләр белән — фактлар, аерым хәлләр, күренешләр һәм вакыйгалар белән бик якыннан таныш булырга тиеш, һәм ул, әгәр дә газетаның яхшы работнигы булырга теләсә, бай тормыш материалын көн саен, сәгать саен өйрәнергә, анализ ясарга, нәтиҗәләр чыгарырга, төп бурычны икенче дәрәҗәдәге бурычлардан аера белергә тиеш. Газетага мин шулкадәр күнегеп беттем ки, мин үземнең шигырьләремне иң алда газетада бастырып чыгарырга тырышам. Мәсәлән, сугыш елларында мин бөтен язган нәрсәләремне «Правда»да чыгардым. һәм мин шигырьләремнең газета өчен кызыклы булып чыгуы турында кайгырттым, шигырьләрнең поэтик сыйфаты түбән булмавына ирешергә тырыштым. — Безнең күбебез,—ди язучы Ы. Вирта, — язучы булып үскәнебез өчен газеталарга бурычлы. Мин газетада басылган һәрбер мәкаләм өчен китап яки пьеса чыккан кебек үк шатланам. Газета миңа язучы булырга ярдәхм итте. Тормышымның ахырына кадәр мин газета белән бергә булырмын. Татар совет язучыларыныц да күбесе газетада эшләп күтәрелгәннәр һәм язучы булып үскәннәр. Сталин премиясе лауреатлары Кави Нәҗми һәм Гомәр Бәширов иптәшләр, язучылардан Мирсәй Әмир, Шәйхи Маннур, Әхмәт Ерикәй электә төрле газеталарда эшләгән иптәшләр. һәм алар — язучы булу белән бер үк вакытта журналистлар да. Алар бүген дә безнең газеталарыбызда!! аерылганнары юк. Безнең
107 
 
күп кенә язучыларыбыз газеталарда актив катнашалар. Ләкин татар совет язучылары матбугатта үз фикерләре белән бер үк дәрәҗәдә актив катнашалар, дип әйтеп булмый. Мәсәлән, танылган язучылардай иптәш Г. Әпсәләмов, Ә. Исхак, Г. Гобәй, Н. Исәнбәт, Т. Гыйззәт һәм кайбер башка иптәшләр бу яктан алганда пассивлык күрсәтәләр. Язучы фикере бик кадерле һәм аның аерым мәсьәләләр буенча чыгышын газета укучылар көтеп алалар. Шунлыктан, язучыларның матбугатта катнашулары газета укучыларга һава белән су кебек үк кирәк. Республикабызда вакытлы матбугатның бик нык үсүе уңае белән газета работникларына мохтаҗлык бик зур. Язучылар яшь кадрлар — журналистлар тәрбияләүдә зур урын тоталар. Алар үзләренең язу үрнәкләре, тел байлыгыннан оста файдаланулары белән яшьләрне эшкә өйрәтә алалар. Мәгълүм ки, Татарстан дәүләт издательствосы фәннең, культураның барлык тармаклары буенча китаплар чыгаруда гаять зур эш .алып бара. Яңа китапларның уңышлы һәм кимчелекле яклары турында өлкә матбугаты квалификацияле күзәтүләр биреп барырга бурычлы. Ләкин газеталар бу бурычны тулы- сынча үти алмыйлар. Күп кенә әсәрләр матбугатта бернинди дә бәя ала алмый калалар. Чөнки квалификацияле рецензия бирү өчен квалификацияле рецензент кирәк. Хәлбуки, алар әле бик аз. Язучылар бу өлкәдә дә зур эш башкара алалар һәм башкарырга тиешләр. Ләкин күп кенә язучылар мондый мактаулы эштә һич активлык күрсәтмиләр әле. Әгәр дә язучылар бу өлкәдә пассивлыкка юл куймасалар, авторларга, ал арның үсүләренә зур ярдәм иткән булырлар иде. V Халык демократиясе илләрендә һәм Кытай халык республикасында яңа дәүләт строеның үсүе һәм ныгуы белән бергә, матбугат та кызу темплар белән үсә, хезмәт ияләрен марксизм-ленинизм идеяләре рухында тәрбияләүнең көчле коралы булып әверелә. Бу илләрдәге матбугат «Правда» газетасы традицияләрен, совет матбугаты тәҗрибәсен уңышлы рәвештә үзләштерә. Башкача булуы да 
мөмкин түгел аның. Чөнки коммунистик һәм эшчеләр партияләре матбугатның үсешенә һәм аның идея эчтәлеген баетуга зур игътибар бирәләр. Хәзерге вакытта Кытай халык республикасында 800 чамасы газета чыгарыла. Халык Польшасында газеталар һәм журналлар саны 1939 нчы елгыдан алты тапкыр күбрәк. Болгариядә, Румыниядә, Чехословакиядә, Венгриядә, Албаниядә газеталарның һәм журналларның күбәюендә, м а р кс из м - л е н и н из м к л а сси к Л а р ы әсәрләрен бастырып чыгаруның арта баруында хезмәт ияләре чын- чыннан матбугат ирегенең нәрсә икәнлеген ачык күрәләр. Халык демократиясе илләрендә дә, Советлар Союзының бөек үрнәгендә, матбугатның производство- техника базасы ныгып бара, полиграфия промышленносте комбинатлары салына, алар катлаулы машиналар белән җиһазландырылалар, журналисток кадрлар хәзерләнә. Мәсәлән, Венгриядә журналистлар хәзерләү буенча махсус мәктәп ачылган. Анда укучылар марксистик белем алу белән бергә, совет журналистларының, Юлиус Фучик, Гавриэль Пери, Андре Стиль кебек атаклы журналистларның тәҗрибәләрен өйрәнәләр һәм каләм осталыгын үзләштерәләр. Халык демократиясе илләре матбугаты, социализм төзүнең көчле пропагандисты буларак, хезмәт ияләрен халык хуҗалыгы һәм культура төзелеше планнарын үтәү һәм арттырып үтәү, эшчеләр сыйныфының крестьяннар белән союзын ныгыту өчен көрәшкә туплый. Хезмәтнең алдынгы методларын массаларның уртак байлыгы итеп әверелдерү, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, продукциянең үзкыйммәтен киметә бару, чималны һәм электр энергиясен экономия белән тоту өчен, техник прогресс өчен көрәшә. Демократик матбугатның кө
108 
 
че шунда ки. ул үзенең эшен эшче һәм авыл хәбәрчеләренең, актив катнашында башкара. Газеталарда һәм жу р н а л л а р да хәбәрчеләр саны н ы 11 даими рәвештә артуы хматбугат аша тәнкыйтьнең һәм үзара тәнкыйтьнең киң җәелүенә, социализмның, демократик тәртипләрнең ныгуына ярдәм итә. Халык демократиясе илләре матбугатының эшчәнлеге тынычлык өчен көрәш темасын киң һәм оста яктыртуында аеруча ачык күренә. Газеталар һәм журналлар Советлар Союзы җитәкчелегендәге тынычлык, демократия һәм социализм лагереның халыклар арасында дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыруын, тынычлык өчен көрәшен системалы яктырталар, яңа бөтендөнья сугыш уты кабызучыларның пропагандасын рәхимсез рәвештә фаш итәләр. Халык массасы сугыш теләми. Аңа тынычлык һәм иминлек кирәк. Аның теләге — фидакарь хезмәт белән тынычлык лагереның ныгуын тәэмин итү, бәхетле тормыш төзү. Венгрия крестьяны Надь болан ди: — Минем җиремне хәзер трактор сөрә, машина чәчеп бирә. Минем тормышым бәхетле һәм шатлыклы булып әверелде. Бөтен теләгән нәрсәм — ул да булса — тынычлык. Мин бу тормышымны Тынычлык пактына кул кую белән генә түгел, бәлки үземнең хезмәтем белән дә яклармын. Советлар Союзы һәм халык демократиясе илләре матбугатының тынычлык турындагы тавышы куәтле яңгырый, ул тынычлык байрагын югары тотарга, И. В. Сталинның: әгәр дә халыклар тынычлыкны саклау эшен үз кулларына алсалар һәм аны ахырына кадәр якласалар, тынычлык сакланыр һәм ныгыр, дигән күрсәтмәсен бер генә минутка да онытмаска чакыра. Тынычлык өчен көрәш — социализм лагере матбугатының изге бурычы ул. Капиталистик илләрдәге коммунистик һәм эшчеләр партияләренең матбугаты да, полициянең эзәрлекләүләренә һәм террорына карамастан, хезмәт ияләренең интересларын яклауда, массаларны тынычлык байрагы астына туплауга, илнең экономикасын сугыш интересларына буйсындыруга каршы көрәштә мактаулы эш алып бара. Хезмәт ияләренең 
тормыш шартларын яхшырту өчен, коточкыч эксплуатациягә каршы, демократик хокукларны империалистларның һөҗүменнән саклап калу өчен көрәш — капиталистик илләрдәге прогрессив матбугатның игътибар үзәгендә торган темалар әнә шундый. Франция компартиясенең үзәк органы «Юманите», Италия компартиясе органы «Унитаз I Кытай компартиясе органы «Җень- мииьжибао», Англия компартиясе органы «Дейлн Уоркер» газеталары һәм башка демократик газеталар империалистларның котырынып сугышка хәзерләнүләрен фаш итү белән бергә, чит ил хезмәт ияләренә Советлар Союзы турында дөреслекне җиткерәләр, коммунизмның бөек төзелешләре турында, СССРда һәм халык демократиясе илләрендә экономиканың һәм культураның кызу темплар белән үсеше турында ялкынлы пропаганда алып баралар. Капиталистик илләрдә коммунистик матбугатның массалар алдында авторитеты көннән-көн үсә, чөнки ул хезмәт ияләренең интересларын чагылдыручы, алариы дөньяда иң алдынгы идеяләр—марксизм-ленинизм идеяләре белән коралландыручы бердәнбер корал. Прогрессив кешелек дөньясы яңа бөтендөнья сугышына хәзерлеккә карШы, тынычлык өчен каты көрәш алып барганда, капиталистик илләрнең реакцион матбугаты, үзләренең хуҗалары алдында ялагайланып, яңа сугышка хәзерләнергә котырынып пропаганда алып бара, тынычлык өчен актив көрәшчеләрне эзәрлекләргә өнди, Советлар Союзына һәм халык демократиясе илләренә карата яла ягып, кабахәт хәбәрләр тарата. Реакцион газеталар һәм журналлар бик тырышып матбугат иреге турында кычкырыналар һәм, төрле ялган таратып, хезмәт ияләренең аңын томаларга, аларны капиталның күндәм колларына әверелдерергә маташалар. Полицейскийлар һәм жандармнар прогрессив язучыларны, журналистларны эзәрлекли
109 
 
ләр, төрмәләргә ябалар, прогрессив юнәлештәге газеталарның, һәм журналларның чыгуын туктаталар, аларның редакцияләренә погромнар ясыйлар һәм шул ук вакытта матбугат иреге турында акрыналар. Заманында Владимир Ильич Ленин: капиталистик илләрдә «матбугат иреге» — ул байлар өчен матбугатны сатып алу иреге, буржуаз матбугатның байлар файдасына халыкны ялган белән туйдыру иреге, дип күрсәткән иде. Юлбашчының бу күрсәтмәсе бүген аеруча көчле яңгырый. Американың һәм Англиянең реакцион матбугаты монополистик капиталның максималь табыш алу максаты белән хезмәт ияләрен коточкыч төстә эксплуатацияләвең, шул ук максат белән яңа сугыш уты кабызырга хәзерләнүен, Кореяда ерткыч сугыш алып баруын мактап яза икән — бу инде «матбугат ирегенең» кем файдасына икәнлеген бик ачык күрсәтә. Ләкин газета гангстерлары, кулларына каләм тоткан бандитлар бер хакыйкатьне оныталар: халык сугыш теләми, миллиардерларның доллар капчыгын тутыру өчен гади кешеләр ут эченә керергә теләмиләр. Капиталистик илләрнең хезмәт ияләре сугышның кем файдасына икәнлеген көннәи-көн ачыграк аңлый башладылар. Тынычлык өчен, биш бөек держава арасында Тынычлык пакты төзү өчен! Сугышка каршы гади кешеләр лозунгысы әнә шундый. 
$ Совет матбугатының бурычлары гаять зур һәм бик мактаулы. Иптәш Сталинның «СССРда социализмның экономик проблемалары» исемле даһи әсәрен, партиябезнең XIX съездында аның тарихи речен һәм съезд карарларын пропагандалау матбугатның төп бурычын тәшкил итә. Газеталар теоретик мәсьәләләр буенча мәкаләләрне, лекцияләрне, консультацияләрне системалы рәвештә биреп барырга, укучыларның сорауларына җаваплар урнаштырырга, партия оешмалары үткәрә торган агитация-пропаганда эшенең уңай тәҗрибәләрен гомумиләштерергә тиешләр. Матбугатның бурычы — империалистик пропаганданың ялганлыгын, империалистларның яңа 
сугышка хәзерләнүләрен ачып салудан, буржуаз идеология калдыкларын һәм аларны йөртүчеләрне рәхимсез рәвештә фаш итүдән, ачык авызлыкка һәм гамьсезлеккә каршы көрәшүдән, совет кешеләренең уяулыгын күтәрергә ярдәм итүдән, агитациянең һәм пропаганданың бөтен көчен хезмәт ияләрен коммунистик рухта тәрбияләүгә юнәлдерүдән гыйбарәт. Бишенче бишьеллыкны киң пропагандалау, экономиканы үстерүнең конкрет мәсьәләләрен күтәрү, яңа бишьеллыкны үтәү һәм арттырып үтәү өчен хезмәт ияләренең социалистик ярышын киң яктырту — матбугатның мөһим бурычы. Хезмәт җнтештерүчәнлеген күтәрү, яңа техниканы кертү өчен көрәштә хезмәт ияләренә һәрьяклап ярдәм итү, продукциянең сыйфатын яхшырту, һәм үзкыйммәтен киметү, экономия режимы өчен көрәшү, эчке резервлардан тулы файдалану зур әһәмияткә ия. ДУатбугат бу мәсьәләләрне киң һәм оста яктыртырга тиеш. Авыл хуҗалыгының төп бурычын — барлык авыл хуҗалыгы культураларының уңышын күтәрү, җәмәгать терлекчелеген үстерү һәм бер үк вакытта аның продуктлылы- гын арттыру бурычын үтәү өчен авыл хезмәт ияләрен фидакарь хезмәткә туплау, Авыл хуҗалыгы артеле уставын нык саклау өчен көрәш оештыру — матбугатның изге бурычы. Матбугат хуҗалыкның һәм культура төзелешенең һәр тармагында үзенең оештыручылык ролен, сугышчаилыгыи күтәрә барырга . тиеш.