Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕК ҮРНӘК


 1934 елда. Совет язучыларыиың I съездында А. А. Жданов безнең матур әдәбиятыбызны дөньядагы иң алдынгы, иң идеяле, иң революцион әдәбият дип атады. Әдәбиятыбызга мондый югары бәя бирелгән ул заманда Н. А. Островскийның «Корыч ничек чыныкты:». А. С. Макаренконыц «Педагогик поэма», А. Н. Толстой- ның «Болытлы иртә» дигән әсәрләре, М. А. Шолоховның «Тын Дон» романының дүртенче кисәге һәм совет әдәбиятының дөнья-күләм данын арттырган тагын башка күп кенә гүзәл әсәрләре дөньяга чыкмаганнар иде әле. Ул заманнан бирле егерме елга якын вакыт үтеп китте. Безнең әдәбиятыбыз элек танылган авто.р- лар белән беррәттән, киң катлау халык арасыннан күтәрелеп чыккай яңа авторлар иҗат иткән бик күп гүзәл китапларга баеды. Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә, аның зирәк юлбашчысы һәм остазы иптәш Сталинның көндәлек игътибары һәм аталарча кайгыртуы белән иҗат ителгән әдәбиятыбыз, халык бәхете өчен, тынычлык һәм демократия өчен армый-талмый көрәшүче яңа кешене югары художестволы образларда сурәтләүнең матур үрнәкләрен бирде. Совет әдәбиятының бөтен дөнья прогрессив әдәбиятын үстерүдәге алдынгы, әйдәүче роле тагын да ныгыды һәм хәзер совет әдәбияты бөтен дөнья әдәбияты өчен бөек бер үрнәк булык тора. Совет әдәбияты илебезнең һәм чит илләрнең хезмәт ияләре арасында бик зур популярлык казанды. Совет әдәбияты, дөньядагы беренче                      II Мәкалә «'Совет әдәбияты* өчен махсус язылды. социалистик илнең җанлы тәҗрибәсен һәм тарихын образларда сурәтләп. капиталистик илләрнең хезмәт ияләренә аларның эксплуататорлар изүеннән котылу өчен алып барган көрәшләрендә турыдаи-туры практик ярдәм күрсәтә, дөньяга Ленин — Сталин идеяләре яктысын илтә. Ул халык демократиясе илләренә, Германия Демократик Республикасына, Кытай Халык Республикасына һәм героик Кореяга социалистик җәмгыять төзү, азатлык һәм бәйсезлек өчен көрәшү, бөтен дөньяда тынычлыкны яклау эшендә ярдәм итә. Безнең әдәбиятыбыз чит илләрдә искиткеч киң масштабларда тарала. Халык демократиясе илләрендә бер 1951 ел эчендә генә совет язучы- ларының 2000 гә якын исемдәге китабы тулай алганда 30 миллион экземпляр басылып таралган. Анда совет китабына булган сорау елдан- ел үсә бара. Мәсәлән, Чехослова- киядә совет китабының таралуы 1947 ел белән чагыштырганда 1948 елда ике тапкыр, 1949 елда биш тапкыр, 1950 елда упбер тапкыр, 1951 елда унсигез тапкыр үскән, ә 1952 елның I кварталында гына да Чехословакия хезмәт ияләре совет китапларын бөтен 1949 ел эчендә алган кадәрле күләмдә сатып алганнар. Болгариядә басылып чыга
111 
 
торгам китапларның яртысы — совет авторларының китабы. Бик үк тулы булмаган саннар буенча, Кытайда 1950 елда совет матур әдәбиятыннан 400, ә 1951 елда 1000 нән артык исемдә китап басылып чыккан. Безнең әдәбиятыбыз чит илләрдәге укучыларны иң элек үзенең идея көче белән, тирәннән партияле булуы белән һәм коммунистик максатка туры хезмәт итүе белән, патриотизмы һәм азатлыкны сөюе белән тарта. Совет әдәбияты, коммунизмның бөек идеяләрен конкрет образларда гәүдәләндереп, массаларны патриотизм һәм интернационализм рухында, коммунизм рухында тәрбияли, совет кешеләренең бөек мораль сыйфатларын, аларның тор-: мышыи, тынычлык өчен һәм халыклар арасындагы дуслык өчен көрәшүләрен дөрес чагылдыра, үлеп бара торган нәрсәгә каршы, яңа, алдынгы нәрсәнең җиңүе өчен көрәшә, кешелек дөньясының бәхете өчен көрәшә. Совет әдәбиятының бөеклеге, көче менә шунда. А. М. Горький һәм В. В. Мая- ковскийның совет әдәбиятының алтын фондына кергән бөек китаплары, Н. Островскийның «Корыч ничек чыныкты», А. Макаренконың «Педагогик поэма», А. Фадеевның «Тар- мар» һәм «Яшь гвардия», А. Точ- стойның «Азаплар эчендә йөрүе» һәм «Петр I», К. Симоновның «Көннәр һәм төннәр» һәм «Дуслар һәм дошманнар», В. Ажаевиың «Москвадан еракта», М. Бубеннов- ның «Ак каен», С. Бабаевскийның «Алтын йолдыз кавалеры», И. Эрен- бургның «Давыл» һәм «Тугызынчы вал», К. Федннның «Беренче шат- -лыклар» һәм «Гадәттән тыш җәй», Б. Полевойның «Чын кеше» исемле һәм башка бик күп әсәрләр менә шуңа күрә дә чит илләрдәге хезмәт иясе укучыларына шундый кадерле. Совет драматургиясенең иң яхшы әсәрләре чит илләрдә бик зур популярлык казандылар. К. Треневның «Любовь Яровая», Б. Лавреневның «Разлом» һәм «Америка авазы», А. Кориейчукның «Макар Дубрава» һәм «Балан куаклыгы», К. Симоновның «Безнең шәһәр егете» һәм башка бик күп совет пьесалары халык демократиясе илләренең театр сәхнәләреннән төшмиләр. Алдынгы, җитәкләп баручы урында 
торган рус совет әдәбияты әсәрләре белән беррәттән, Советлар Союзы халыкларының әдәбияты да чит илләрдә бик яратып укыла. Сталин Конституциясе кояшы астында чәчәк атып үсә торган бу әдәбиятның чит илләрдә ничек укылуын күрсәтү өчен татар совет j әдәбиятының Сталин премиясе белән бүләкләнгән ике иң яхшы әсәренә тукталу да җитә. Без Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» һәм Го- мәр БәшировНың «Намус» дигән романнары турында сөйлибез. Күптән түгел Москвада чех һәм словак китаплары күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә совет әдәбияты ярдәмендә чех һәм словак китабының тынычлык өчен, социализм төзү өчен гаять зур көрәш коралы булып әверелүен күрсәтү максат итеп куелган иде. Күргәзмәдә өч меңгә якын китап бар иде. Ике зур залда совет язу- чыларының чех һәм словак телләренә тәрҗемә ителгән китаплары тезелеп тора, шулар арасында «Намус» романының ике китабы куелган. Аларның берсе караучыларның игътибарын аеруча үзенә тарта. Романның матур итеп эшләнгән тышлыгында романның төп герое, совет укучысына бик таныш, мөлаем йөзле татар кызы Нәфисә карап тора. Гомәр Бәшировның Бөек Ватан сугышының беренче башлангыч чорында татар колхозын һәм аның кешеләрен сурәтләгән «Намус» романы «Советская литература» журналында инглиз, француз, испан, поляк һәм немец телләрендә басылып чыкты. Моннан тыш халык демократиясе илләренең күбесендә ул аерым китап итеп чыгарылды. Мәсәлән, 1951 елда бу романны Болгариянең «Народна культура» издательствосы болгар телендә басып чыгарды, 1952 елда ул роман Венгриядә һәм Чехословакиядә басылып чыкты. «Намус» һәм «Язгы җилләр» романнары турында чит ил матбугатларында күп кенә рецензияләр бирелде. j^a Bи Нәҗми рома


 
нына чхСовегская литература» жур- налъп 1ыц 1951 слгы 11 санында һәм 1952 елның 1 санында рецензияләр басылды.. «Ж. и р һәм халТш» дигән немец газетасының. 1952 елгы апрель санында Гомәр Бәшировныц романына рецензия чыкты. -Менә шул көннән башлап «Советская литература» журналы редакциясенә һәм издательстволарга укучылардан күпләп-күпләп хатлар килә башлады. Ул хатларны чит илләр халыкларының, төрле катлау кешеләре язалар. Алар арасында эшчеләр, крестьяннар, хезмәткәрләр, студентлар, язучылар, гыйльми работниклар, педагоглар һ. б. лар бар. София университетының бер студенткасы болан дип яза: «Сезнең бәхетле илегездән читтә яшәүче укучылар, аерым милли республпкалар- ЕЧИ тормышларын иелергә телиләр. Менә ШУНЫҢ өчен татар язучыла- рынңаң Кави Нәҗминең. «Язгы жил- .әр» _һәм Гомәр Бәпптпппныц «На- романын мин ШУНДЫ» ком- саздан ып укыдым. Бу әсәрләргә югары бәя бирелүе совет социалистик республикаларның культуралары нинди нык үсә барганын тагын бер тапкыр раслый. Каен Нәҗминең китабы аркылы мин татап халкының ррволюпипн- •көрәше белән беренче, тапкыр та? ныштым». Болгариянең тәмәке (Ьабрикала- рьшьтҗсерсенең эшчесе үзенең хатында болай яза: «Бездә хәзер совцг ЯЗУЧЫЛ арының, китаплары күпләп басылып чыга, шуңа күрә кайчакмы кайсыца тукталырга да_ белмисең? A1 ин бер җурңялла Кави Нәҗминең «ЯГзгы җилләр» дигән китабына рецензия укыдым һәм бу китапны сатып алырга булдым,. «Язгы ҖИЛЛӘР» романын минем барлык иптәшләрем укып чыкты. Ул китап Юныр бай фабрикасы эшчеләренең, тормышын Һә м к ө н к үрешен б и к ост а и те п кисәтә. ЬӘШИРОВ белән' Нәҗминең’ әсәрләре дөньяның бөтен намуслы кешеләренә хәзерге заманның мөһим мәсьәләләрен хәл кылырга, аларга хезмәтләрендә һәм бәхетле тормыш өчен көрәшләрендә ярдәм итәләр». Болгариянең _ б а шла и г ьн£ ә KI укытузыларгяицщ|^бе~р иптәш Кави П2 
 
Нәҗминең китабына бик югары бәз бирә: ««Язгы җилләр» романыңда сурәтләнгән вакыйгалар социалистик револТоциянең башлангыч чорына карасалар да, алар безцец укучы- ларыбызпы капиталистик- илләрнең хезмәт ияләре эксплуататорлар изүеннән нинди юл белән котылырга тиещ^ дигән мәсьәлөстендә уцгз калдыра. Яшьләрдә"^ прогресс һәм тынычлык эш^иә мәхәббәт тудыру — vл_. _мпңем изге > бурычым. Совет цптабы. һәркайчан - мушем беренче ярдәмчем булыр», — ди бу укытучы. Хатның авторы аннан соң А—Фадеевның «Тармар», А. Серафиме- ццчның «Тимер ташкын», Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» романы кебек әсәрләрнең тәрбия_ягы инанма искиткеч йогынтыга ия булуларын әйтә._ Венгриядән Барга Альфредис, Гомәр Бәшировныц «Намус» романын укып чыккач, бу роман белән бәйләнештә үзендә шәхеснең язмышы турында тугай фикерләр белән уртаклаша. Ул, капиталистик җәмгыятьтә бер өер паразит монополистларның гади кешеләрне изүе индивидуалыюстьның иркен рәвештә үсүен юкка чыгара, кеше шәхсен гарипләтә һәм харап итә, ди. Советлар Союзында эш бөтенләй башкача, дип яза ул. Аида барлык гражданнарга да үзләренең сәләтләрен, ягъни индивидуаль сыйфатларын үстерергә мөмкинлек бирегә. «Бәширов үзенең героинясын хорафатлардан азат булган, көчле ихтыярлы, тормышта үзенең максатын яхшы белә торган кеше итеп күрсәтә», — ди. Ерак Сиднейдан (Австралиядән) язган бер төркем укучылар Гомәр Бәшировныц «Намус», В. Закрут- кииның «йөзмә станица», А. Кожевниковның «Тереклек суы» кебек, кешегә һәм аның азат хезмәтенә дан җырлый торган китапларның бары тик тыныч иҗади хезмәт атмосферасында яши торган илдә генә туа алуына ышанганнарын әйтәләр. Алар болай дип язалар: «Империалистлар котырынып яңа сугышка хәзерләнәләр. Билгеле, мондый шартларда без Сезнең илдәге тормышка бары тик сокланып кына

 
карый алабыз, безнең үзебезгә Сезнең илдәге кебек тыныч һәм шат тормыш төзү мөмкин түгел икәнен тирән кайгыру белән әйтергә тиешбез. Без Сезнең зур төзү эше алып баруыгызга һәм илегезне тагы да баерак һәм культуралырак итү өчен бары тик тынычлык теләгәнегезгә һаман ныграк төшенә барабыз». Берлиннан Зигрид Бруке исемле бер укытучы хатын түбәндәгечә яза: «Сезне миңа кайсы роман күбрәк ошаганы кызыксындырамы? Миңа Гомәр Бәшировиың «Намус» романы бик ошады. Намус — бу сүз безгә юл күрсәтә, алай гына да түгел, ул безне тәрбияли. Романның баш героинясы Нәфисә, минемчә, безнең заман совет кешеләренең морален һәм асылын гәүдәләндерә. Барысыннан да битәр бу романда ир кеше белән хатын кеше арасындагы гүзәл һәм саф үзара мөнәсәбәт бик гади итеп һәм шул ук вакытта ышандыра торган итеп күрсәтелә. Мин, гомумән без барыбыз да, үзебез күптән инде күнегеп беткән буржуаз карашларны җиңеп чыгарга тиешбез. Ә безнең юлыбызда нинди генә кыенлыклар тормый! Ко м м у нистик карашта и кил гәндә моральнең нәрсә икәненә мин акрынлап төшендем. Кайчакны миңа, бигрәк тә ир кеше белән хатын кеше арасындагы мөнәсәбәтләр турында, үзем бик беркатлы фикер йөртәм кебек тоела иде. Ләкин чын мәхәббәт ул- бик кадерле нәрсә бит, ул тапланмаска тиеш бит. «Намус» романында Хәйдәр яхшы итеп сөйли, Нәфисәнең һәрбер адымында бу нәрсә нинди .матур гәүдәләнә». И н ди я дә н д ул к ы н л а н ы п язылган тирән эчтәлекле хатлар күп килә. Бомбей һәм Делидән, Көнбатыш Бенгалияпең шәһәрләре һәм авылларыннан, Пенәжабтаи һәм көньяк провинцияләрдән эшчеләр белән крестьяннар, студентлар белән журналистлар язалар. Алар үзләренең хатларында бик күп төрле мәсьәләләргә кагылалар һәм бу хатлар барысы да Индиянең күп миллионлы халкының киң катлауларында җир шарындагы барлык халыклар белән тыныч һәм дус яшәргә теләү һәм башка илләр белән, бигрәк тә Советлар Союзы белән культура элемтәләрен ныгытырга теләү үсә барганлыгын бик күренешле итеп 
гәүдәләндерәләр. Көнбатыш Бенгалиядән, Г. Бэши- I ровның китабын кулына төшерә ал- ’ ган бер студент, «үзенең йөрәк I түреннән кайнап чыккан хисләре турында» бик дулкынланып яза. Ул болай ди: «Мин бик сокландым, минем бөтен семьям сокланды... мин бу китапның һәрбер битеннән совет илен хис итәм». Индиянең прогрессив язучылары ассоциациясенең Аидхар бүлеге члены булган бер әдип хат язган вакытында өстәлендә яткан китапларның исемнәрен әйтеп чыга. Алар — К. Фединның «Беренче шатлыклар», А. Степановның «Порт- Артур», Гомәр Бәшировиың «Намус» романнары. Бу әдип совет китапларында аны тарих һәм хәзерге заман темалары, халык көрәшенең эпик картиналары, мәхәббәт, семья һәм көнкүреш темалары — барысы да бертигез кызыксындырганлыгын әйтә. «Мин кулыма төшерә алган бик аз сандагы бу гүзәл әсәрләрне зур бер горурлану белән, хөрмәт һәм рухлану белән укыйм»,— ди ул. Ираннан язган бер көрә _<<Срвет- су<ая литература» журналында Кави Нәҗминең «Язгы филләр» роКтаңы- на рецензияне укыганлыгын ^Дел_- дерә һәм бу китап көрә телеңә тәҗемә ителмәдеме дип сорый. «Сез күз алдына да китерә алмассыз. — дип яза ул, — ана телемдә сөйләргә баты^чыл:ык иткән өчен мш-ie бер- ^ичә^тәртәбә мәктәптән куып чыгар- долар? Һә^т меңә хәзер/совет власте булуы аркасында, 'ңин Пушкин әсәрләрен көрә телендә, укы^ алам». Годда11Д11ядән Цәлт/башка күп кенә идЛацдән ,1\ави Ңәҗмиңең «Язгы җилләр» романың срратып аңы н+уңе^үтенеп хатлап килә. Австралиядә яшәүче укучылардан берәү эшчеләр һәм интеллигенциядән торган бер группаның инициативасы белән үзләренең махсус бер җыелыш үткәрүләрен һәм шул җыелышта Гомәр Бәшировиың «Намус» романын укып чыккан бер укучы
s. „с. ә.- № 5. 113 

114 
 
ның шушы роман нигезендә совет морале турында, намусны советча аңлау турында доклад ясавын белдерә. Бу доклад анда бик зур укыш казанган, доклад буенча бик кызыклы фикер алышу булып алган. Бу укучы болан ди: «Күрәсезме: совет кешеләренең тормыш проблемаларын тикшерүне бурычы итеп куйган роман хәтта ерак Австралиядә дә капиталистик илләрдә яшәүче кешеләргә ярдәм итә ала». Болгариянең бер крестьяны, Кави Ңәҗмң романын басып чыгарган «Народна культура» издательство- сына хат язып, болай ди:___ «Мин «Язгы җилләр» романын укып бик сокландым, рус халкының ярдәмендә иске стройны бәреп төшерү өчен көрәщкәң татар ___ халкы тормышын дөрес һәм яхшы итеп язган авторга һәм ул китапңы бастырып чыгарган өчең сезгә миң _,чын_ күңелемнән рәхмәт әйтәм, БУ романда революциянең дошманнары, шул исәптән 1Рныс Вәлишин, бик дөрес күрсәтелгәннәр һәм фаш ителгәннәр. Романның геройларыннан Мостафа һәм аның УЛЫ -1әран Хәсән Айвзов, Гриша Соколов, Андрей П етр о - вич, Алексей Халявин, КсёНия, Нәсимә, Фәйрүзә миңа бик 
ошадылар. Бу кешеләр эшчеләр сыйиыфы эше өчёй бөтен гомерләрен __биpen көрәшкәннәр" Без биредә Кави Нәҗми белән Гомәр Бәшировның романнары чит илләрдәге укучыларда тудырган от- кликларның йөздән бер өлешен дә китерә алмадык. Без бу ике китап турында фикерләрне язган кайбер хатлардан аерым өзекләрне китерү белән генә чикләндек. Ләкин алар да татар совет язучыларының иң яхшы әсәрләре, рус совет әдәбиятының дан казанган бөек әсәрләре белән беррәттән, хезмәт ияләренә нинди яхшы тәэсир итүе турында бик матур итеп сөйләп торалар. Бу откликлар совет язучыларын яңа әсәрләр иҗат итәргә рухландырыр, аларның иҗат энергиясен һәм көчен тагын да үстерер, коммунизм идеяләрен художестволы образларда гәүдәләндерү, совет кешеләренең тойгыларын һәм хисләрен, халык массаларының хезмәт батырлыкларын чагылдыру өчен тагын да ныграк эшләргә рухландырыр. Илебезнең һәм чит илләрнең хезмәт ияләренең хатларына һәм сорауларына җавап итеп безнең язучыларыбыз яңадан-яңа әсәрләр иҗат итәрләр.