Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗНЕҢ ЯҢА ТАНЫШЛАРЫБЫЗ

Тормышта еш кына шулай була: берәр төрле хәл (мәсәлән, юлда йөрү) сине кыска гына вакытка яңа кешеләр белән очраштыра. Берничә минут яки сәгать, күп дигәндә берничә көн дәвам иткән танышлык кына, әлбәттә, сиңа яңа дусларыңның бөтен тормышын белер өчен дә, алар характерындагы бөтен гүзәл якларны үз күзең белән күрү өчен дә җитми. Ләкин шундагы кечкенә генә бер вакыйга яки хәтта берничә сүз кайчагында кешенең берәр эчке гүзәл сыйфатын синең алда шулкадәр тулы итеп ача, инде ул кеше синең күңелеңә бик озакка кереп утыра, соңыннан күп еллар буена аның турында син иң якының турында уйлаган кебек уйлыйсың, кайдадыр шул кешенең яшәвенә, аның бу дөньяда барлыгына шатланасың, үз күңелеңдә аның образын яңа сыйфатлар белән баетасың. Менә шундый хәлләр сиңа үз халкыңның, совет халкының бөеклеген, аның күп кырлы мәһабәт сыйфатларын тулырак аңларга, тоярга ярдәм итә. Яхшы китап та шуның кебек. Аның геройлары белән таныша да укучы инде мәңге аларны оныта алмый, үз тормышының һәр адымында аларның катнашы барлыгын сизә, аларга соклануын үзенең бөтен гомере аша илтә. Монда, хәтта, геройлар яшәгән заман белән укучы заманы арасында узган вакыт та көчсез булып кала. Бөек Ватан сугышының утлы көннәрендә Павел Корчагинның сулышын уз янәшәсендә тоймаган сугышчы булдымы икән? Бездән сон, бик күп буыннар Олег Кошевой, Любовь Шевцова, Ульяна Г ромоваларны үзләренең замандашлары, чордашлары, хезмәттәшләре дип хис итәчәкләр. Яхшы китап та укучыга дөньяны, халыкны яхшырак танырга ярдәм итә, аның дуслары, танышлары даирәсен киңәйтә; димәк, аның күңелен кеше өчен иң кыйммәтле булган коллективизм тойгысы белән тутыра. •:* Безнең кулыбызда Сибгать Хәкимнең яңа китабы — «Бакчачылар» поэмасы Ч Поэманың беренче юлларыннан безнең күз алдыбызга бөек туган илебезнең кешегә яшәү, сулыш алу өчен иркен, рәхәт почмакларыннан берсе килеп баса. Бер авылның «хисләреңә киң ачылган басу капкасы», яңа ак фермалар, алар тирәсеннән үк «җәелеп киткән алма бакчасы». Хыялыңнан матур бу бакчалар... Бакчачы соң үзе кайда йөри? Эзләсәң дә хәзер тирәңнән, Табалмассың, елга буендагы Юкәгә ул барып сөялгән, Ак күлмәген җилләр җилфердәтә, Эшләпәсен салган башыннан... Як-ягында алмагачлар нинди, Гомере аның әрәм үтмәгән; Илле гектар бакча азмыни соң, Аңа тагын нәрсә җитмәгән, Сәлим абзый нишләп уйга талган? Менә поэмада безнең беренче танышыбыз. Дикъкать ит, укучы, әле шагыйрь монда Сәлим абзыйның биографиясен дә сөйләмәде, аның турында бернинди «мәгълүматлар» 1 С. Хәким. Бакчачылар. Поэма. Татгос- издат. 1952 ел. 45 бит. Бәясе 1 сум 05 тиен.
119 
 
да бирмәде кебек, ә бу кешегә карата бездә никадәр җылы хис, дуслык хисе уянды, нинди обаятельный образ безнең күз алдына килеп басты , инде! Нигә соң бу болай? Нинди чаралар белән шагыйрь моңа ирешә? Кабатлау булса да, без поэманың шушы кыска гына өлешен тагын бер күзәтеп чыгыйк. Монда һәрбер юл, һәрбер деталь образны үзенең бөтен матурлыгы белән гәүдәләндерүгә хезмәт итә. Менә шагыйрь «хыялыңнан матур бакчалар»ны күрсәтә, аннан синең күңелеңдә дә туган бер сорауны куеп, бөтен уйларыңны шушы гүзәллекнең иҗатчысына — кешегә юнәлдерә: «Бакчачы соң үзе кайда йөри?» Чыннан да, кайда ул? Ул бит монда булырга, бу гүзәллек уртасында аның образы үзенең иҗат шатлыгы, хаклы горурлыгы белән балкып, әллә каян күренеп торырга тиеш! Юк, ул бүген шатлыклы да түгел, күзгә дә бәрелеп тормый. Без аны, озак эзләгәннән соң гына, бер агачка сөялеп тирән уйга талган килеш табабыз. Чәчәк аткан бакча фонында йөзенә авыр кичерешләр билгесе чыккан бакчачы... Менә нәрсә бездә геройга карата кызыксыну гына түгел, ә аның кайгысын .чын күңелдән уртаклашу хисләрен дә уята. Әйе, бу гүзәллекләрне иҗат итүченең кайгысы да тирән, изге кайгы, хисләре дә бөек булырга тиеш. Поэманың төп идеясе шулайсачы- ла башлый, төп конфликтның нигезе безгә шунда күренә башлый. 
Моннан ерак Дуга кырларында Төннәрен дә хәтта тынмаган Азатлыгы өчен туган илнең Җирдә әле тиңе булмаган Сугыш бара, туплар төтененә Күмелә Төньяк Донец ярлары. Калтырана, тетри бертуктаусыз Белгородның ап-ак таулары. Тыныч тормыш өчен бара сугыш, Фронт әле алга күчмәгән, Бөтен көчен тыл җиңүгә туплый, Авырлыклар өстән төшмәгән, Бакча микән кешеләр йөрәгендә? Сәлимне менә нәрсә унга талдырган. Нинди зур йөрәк бу! Шагыйрь бу юлларда иң көчле тәэсирлелеккә •ирешә. Эш шунда ки, ул Бөек Ватан сугышы турында гомуми сүзләр сөйләми, героеннан дошманга карата декларатив нәфрәт сүзләрен дә әйттерми. Бөек сугышның онытылмас бер конкрет этабын гына безнең исебезгә төшерә. Дуга кырлары, Төньяк Донец, Белгород. Бу исемнәргә кайчандыр бөтен совет кешеләренең күңелләре кадакланган иде. Шагыйрь безнең күңелебездә шул көннәрдәге хисләрне яңадан уята. Туплар төтененә 
күмелгән ярлар, калтыранып, тетрәнеп торган таулар... Безнең өчен никадәр конкрет штрихлар болар. Авыр, салмак шигъри юллар, җөмләдә киеренкелекнең һаман үсә баруы — бөтен чаралар Сәлим уйларының изге тирәнлеген күрсәтү аша образны бөекләндерүгә хезмәт итәләр. Сәлим менә бу юлларда иң нык гомумиләштерелгән образ дәрәҗәсенә күтәрелә. Аның уйлары — ул көннәрдә миллионлаган совет кешеләренең уйлары. Бөтен иҗат көчләре ташып торган азат совет халкы җирдә иң бөек нәрсәне — кешенең чын бәхетен — коммунизмны ' төзегәндә, аның өстенә явыз дошман, кан дошманы ташлана. Халыкның куәте, ихтыяры, омтылышлары дошманны бууга туплана. Ләкин, киләчәкне төзүче халык нинди генә шартларда да алга таба хәрәкәттән туктала алмый. Нишләргә? Ничек миллион үлемнәр белән өскә килгән фашизм афәтенә каршы көрәш белән бергә киләчәкне төзүне дә алып барырга? Сәлим күңелендәге бу сорауларга җавап бирүче табыла. Ул — илнең киләчәген раслау, барлык дошманнарны аяусыз көрәштә җиңә-җиңә яңа, якты тормыш коруда җитәкчелек йөген үз өстенә алган бөек партия вәкиле, райком секретаре. Бу образны бирүдә дә авторның уңышын күрсәтеп китмичә булмый. Барыннан да элек, без аны кеше буларак күрәбез. Аның үзенең җа- ны-тәне белән бирелгән хезмәте бар, үзенең уйлары, шатлыгы һәм кайгысы, үзенең яраткан нәрсәләре бар. Аның хезмәте— кешеләрне җиңүгә илтү, армый-талмый, яңгырына-кы- зуына карамый («җәен, көзен плащ төшми аның кулыннан») кешеләр
120 
 
белән бергә булу, аның шатлыгы кешеләрнең яңа, якты тормышны төзү көрәшендәге уңышлары шатлыгы («кайчан гына утыралар иде (алмагачлар) тик берничә яфрак чыгарып. Хәзер күр син нинди!»), аның кайгысы илгә, кешеләргә килгән кайгы (« — Әйе, дошман кайгы алып килде, үз кызыңның бармы хатлары?»), аның яратканы — яңа тормыш, шул тормышта туа торган һәм үсә торган һәрбер нәрсә («үсентене иелеп карады, сөяр өчен, гүя. кулларына күтәрмәкче була баланы»). Бу кеше турында гаҗәп тыйнак итеп язылган юлларда (шагыйрь ул турыда безгә бернәрсә дә әйт- мәсә дә) ниндидер сизенү белән без хәтта аның ару.ын да тоябыз. Шуңа күрә дә, аның чын кешелек сыйфатлары безнең алдыбызда бик зур җылылык белән ачып бирелгәнгә күрә дә, аның Сәлимгә әйткән сүзләрен, киңәшләрен без, коры сүзләр итеп түгел, ә авыр чакта иң якын кешең биргән рухи булышлык итеп, кайгыдан гәүдәң сыгылганда сине тотып калган чын дусыңның ярдәм кулының җылысы итеп каршы алабыз: Киләчәк ул, Сәлим, матуррак, Якты, аяз аның иртәсе, Читен хәзер, ләкин йөкне бергә Күтәрә зур илнең җилкәсе. Бу сөекле кешенең җылы сүзләре Сәлимнең уйларын ачыкландыра, гәүдәсен турайта, аның, нинди генә авырлыкларга да карамастан, яшәүне, якты тормышны раслау өчен көрәштә тәвәккәллеген ныгыта. Аның үз шөбһәләрен җиңеп, ныклык белән әйткән сүзләре инде илбасарларга, явыз үлемгә хезмәт итүче һәртөрле дошманга карата көчле кисәтү булып яңгырый: ... үсә алмагачлар, Кайгыртабыз бакча хакында. Белсен дошман, безнең өметләрне Көйдерә алмас ут та, ялкын да. Әле поэманың беренче бүлеге генә бетте, поэманың төп геройлары белән безнең беренче танышлык кына булды. Ләкин инде без бу кешеләрне, чын мәгънәсе белән яхшы, мәһабәт һәм гади совет кешеләрен, тирән итеп аңлап, яратып, бер дә онытмас өчен йөрәгс,- бсзгә алып өлгердек. Поэманың бу өлешенең чиксез тәэсирле булуы, бер яктан, без югарыда 
күрсәткәнчә, шагыйрьнең үзенчәлекле осталыгында, әлбәттә. Ләкин, дөресен әйтергә кирәк, әгәр шагыйрь безнең өчен әһәмиятсез, ят нәрсәләр турында сөйләсә, анык нинди генә оста алымнары да безнең күңелебезне җилкендермәс, безнең йөрәгебездә яңгырау бирмәс, безне бу кадәр дулкынландырмас иде. Бөек Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә, Ленин — Сталин җитәкчелегендә безнең совет халкы җирдә яңа эраны ачты. Бу — кеше бәхетенең, җирнең бердәнбер лаеклы хуҗасы — хезмәт кешесе бәхетенең тантана итү эрасы; караңгылыкка каршы көрәштә — яктылыкның, үлемгә каршы көрәштә — яшәүнең, җимерүгә каршы көрәштә төзүнең тантана итүе эрасы. Совет халкы кеше бәхетенең, яктылыкның, яшәүнең, төзүнең байракчысы, көрәшчесе булып тора. Аның фашист варварларга, җимерүчеләргә, үтерүчеләргә каршы көрәше кешелек дөньясының күңелендә мәңге сакланачак. Ул үзенең бөек сугышында афәткә каршы көрәшеп кенә калмады, ә бәхетне дә раслады, җимерүчеләргә каршы көрәшеп кенә калмады, ә төзеде дә, үтерүчеләргә каршы көрәшеп кенә калмады, ә бөтен матурлыгындагы тормышны да раслады, яшәүнең барлык мәгърур көчләрен уятып, аның бар нәрсәне җиңүчәнлеген күрсәтте. Совет халкына җиңү яулап алу җиңел булмады. Дошманның явыз удары көчле иде. Мондый ударлар астында Европаның байтак кына илләре егылган, байтак кына халыклары дошман табаны астында калган иде инде. Совет халкы куркынычның зурлыгына бөтен айныклык белән карады. Ләкин аның алга таба җиңүчән хәрәкәт итүче сафларының башында какшамас җитәкчесе, юл күрсәтүчесе, оештыручысы бар. Ул — Коммунистлар партиясе. Ленин — Сталин партиясе. Аның зирәк җитәкчелегендә, кешеләрне армыйталмый бөек ком-*
121 
 
мунизм идеяләре беләи коралландыруында совет кешеләре дошманга каршы аяусыз сугыш өчен генә түгел, ә шул сугыш белән бер үк вакытта яңаны иҗат итү, төзү өчен дә көч таптылар. Шуны тою совет кешеләренең йөрәкләрен канатландыра. Шуңа күрә дә без Сибгать Хәкимнең поэмасындагы югарыда китерелгән күренешләрне тирән дулкынлану белән күңелебездән кичерәбез. Димәк, моңардан шул килеп чыга, бу әсәрнең көче аның «билгеле бер социаль тарихи күренешне», «билгеле бер социаль көчнең асылын иң тулы һәм үткен итеп гәүдәләндерә торган» күренешне ачып бирүендә, ягъни чын типиклыкта! 
Поэманың икенче бүлегендә төп конфликтның — сугыш вакыты кыенлыкларына бирешмәү, ал арны җиңеп, якты тормыш төзү процессын дәвам иттерү өчен көрәш к о н ф л и кт ы н ы ң конкрет чагылыш ы күренә. Бакчаның бригадиры Гали халыкның ил табигатен үзгәртү өчен алып барган көрәшен сугыш шартларында дәвам иттерү мөмкинлегенә ышанмый, ягъни киләчәккә ышанмый. Ул Сәлимне дә бүгенге турында гына кайгыртырга чакыра. Уннарча колхозлар өчен алмагач үсентеләре җитештерүче питомникны бозып, аны «бүген файда бирә торган» кәбестә, кыяр утырту өчен файдаланырга тәкъдим итә. Ләкин (без инде моңа шикләнмибез) үз күңелендәге шөбһәләрне җиңгән Сәлим бу адымга һич бара алмый. Алар арасында бәхәс башлана. Поэманы тикшерүне һаман бер рухта дәвам иттерергә, аның уңай якларын барган саен күбрәк ачып бирергә никадәр генә теләсәк тә, поэманың икенче бүлегенә күчкәч, безгә ирексездән кинәт борылыш ясарга туры килә. Нишлисең бит! Шагыйрь үзенең зур көчен, бай мөмкинлекләрен һәм ул көчне кирәкмәгәнгә файдалану нинди зыян китерүен күрсәтергә теләгән шикелле, шушы ике бүлекне янәшә куйган. 
Югарыда әйткәнчә, конфликтның конкрет чагылышын күрсәтү ягыннан бу бүлек гаять әһәмиятле. Мо н д а ко н ф л и кти ы чагылдыру ч ы көчләр турыдантуры бәрелештә күрсәтеләләр. Ләкин бу 
бүлек безне бик аз дулкынландыра, һәм истә бик тонык кала. Моның берничә сәбәбе бар. Беренче бүлектә без Сәлимнең эчке дөньясы белән тирәнтен таныштык, ул көчле, мәһабәт образ булып безнең йөрәккә кереп урнашты. Үз эше өчен көрәштә аның кискен тәвәккәллеге безгә билгеле инде. Хәзер, без әнә шул көчле натураны зур бер вакыйга уртасында, ягъни үзенең идеяләре өчен көрәш уртасында күрәсебез килә. Һәм шундый вакыйга, көрәш булганда безнең өче^н аның тагын да яңа гүзәл сыйфатлары, әле безгә күренер-күренмәс яткан яңа көчләре бәреп чыгачагын без ышанып көтәбез. Шагыйрь бит образны үстерергә тиеш! Каршы көчләр белән бәрелеш никадәр кискен булса, безнең яраткан героебызның гүзәл сыйфатлары да шулкадәр ныграк һәм тулырак ачылачак. Кешеләрнең тормышында, әлбәттә, бик күп зур һәм вак вакыйгалар, хәлләр була. Әгәр дә язучы аларның барысын да берәмтекләп язуны үз өстенә алса, аның бөтен бер романы геройның бер көнен яки күп дигәндә аен гына сыйдырыр иде; әлбәттә, бу бик күңелсез нәрсә булыр иде. Бурыч шул, геройның характерын, дөресрәге, герой характерының язучы күрсәтергә теләгән, тиеш булган якларын, авторның идеясен шушы образ аша актив рәвештә ачып бирүгә ярдәм итә торган якларын иң зур тулылык белән күрсәтә торган вакыйгалар гына сайланып алынырга тиеш. Язучы моның белән генә дә чикләнә алмый әле, ул аңлы, реалистик арттырып, күпертеп күрсәтү көче белән бу вакыйгаларның әһәмнят- лелеген тагын да күтәрергә, геройларның характерындагы көчле якларны тагын да үткенләштерергә' тиеш. Бу — әдәбиятта типиклык таләпләренең иң мөһиме. 
122 
 
Менә шул яктан караганда, «Бакчачылар» поэмасының икенче бүлегендә безнең көткәнебез акланмый. Автор, соңгы вакытларда безнең гадәтебезгә кереп киткәнчә, конфликтны үткен бәрелешле хәрәкәттә һәм шул нигездә геройларның тирән хисләре аша чагылдырмыйча, персонажларның берәр мәсьәләгә карата кара-каршы әйтешүләрен коры һәм озын итеп стенографияләп бирергә көчәнүдән артык ерак китә алмаган. Монда каршы персонажның хәрәкәте юк, алай гына да түгел, хәтта бәхәстә дә аның билгеле бер активлыгы юк. Питомникны бетереп бакча ясау турындагы сүзләре дикъкатькә дә лаексыз булып ишетеләләр. Менә шундый пассив кешегә генә каршы куелган Сәлим нишләсен? Әлбәттә, монда аның да Галигә иаршы сүзләре файдасыз, омтылышсыз сукрану булып кына яңгырый. Менә шул әйтешү бөтен бүлекне алып тора. Нәтижәдә, Сәлим образына монда бернәрсә дә өстәлми, киресенчә, аның вакчыл тарткалашу шартларына куелуы образның мәһабәтлеген генә киметә, куркак, бүгенге көн файдасын гына күзәтүче Гали образы да монда әле беленер-беленмәс билгеләнеп кенә кала. Шагыйрьнең алдагы бүлектәге беренче чиратта үз героеның эчке дөньясын ачып бирергә тырышу принцибыннан бу бүлектә читкә китүе никадәр кызганыч. Сигез бит дәвам иткән коры бәхәс урынына куркак, сутенер Галигә каршы Сәлимдә уянган тирән көчле хисләрне ачучы берничә генә юлны да без никадәр дулкынланып укыр идек. Геройлар характерын сүлпән бәхәстә генә бирү, бәхәсне никадәр озын сузсаң да, кыен, бик кыен. Нәтиҗәдә авторга укучыны кызыксындыру өчен ясалма чаралар эзләргә туры килә. Сибгать Хәкимнең күпьеллык иҗаты мондый нәрсәләрнең аңа ят икәнлеген күрсәтә. Шуңа күрә Сәлим белән Гали арасындагы бәхәсне бизәр, кызыкландырыр өчен китерелгән кайбер юлларның аныкы булуына күңел хәтта ышанырга да теләми. Мәсәлән, Сәлимнең Гали белән бәхәстә: — Ерак юлга чыгарга Күчәре түзәр микән дим Син утырган арбаның, яки: Алтынны алыр идең син Өстә күренеп ятканын, — 
днп күрәләтә «үткен сүзлеләнеп» маташулары образны ачуда С. Хәким чаралары рәтенә керә алмыйлар. Вакыйганың югары дәрәҗәгә күтәрелә алмавы сурәтләү чараларының төссезлеген дә китереп чыгара. Сәлим аңа якын килде, — Әйтер сүзе бетмәгән: — Бригадирлык итүеңә Елдан артык үтмәгән, Нәрсә үстердең әле син, Кулың эшкә тимәгән. Бакча өчен синең йөрәк Янмаган да көймәгән... Мондагы тел чаралары вакыйганың ваклыгын күрсәтеп торалар. Бу юллар урамда ике хатынның кара- каршы әйтешүенә бик аваздаш. Нәкъ шундый әйтешүләрдә генә булганча, «бетмәгән», «үтмәгән», «тимәгән», «көймәгән» кебек фигыльләрнең бер-бер артлы атылып торулары (бигрәк тә рифма булып) шигырьне урам такмагы дәрәҗәсенә төшерәләр. Поэмада мондый юлларның бармак белән генә санарлык дәрәҗәдә аз булуы никадәр яхшы! 
Китапны укыганда да, мәкаләдә дә икенче бүлекне тизрәк узып китүебезгә без шатланабыз, алда безне тагын матур юллар, Сәлимнең дә, башка геройларның да яңа сыйфатларын ачып бирә торган вакыйгалар, яңа онытылмас күренешләр көтә. Райком секретареның ныклы сүзләрендә таяныч тапкай Сәлим питомник әрәм булмасын, элекке кебек үк тирәяктагы туган җирне бизәүгә хезмәт итсен өчен канатланып хәрәкәт итә башлый. Ул авылларда халык арасында йөри, халыкның теләкләре үзенең уйлары белән туры килгәнен белә. Питомнигын һәм бакчасын тәрбияләргә тагын да рухланыбрак керешә. 
123 
 
Менә без аны тагын бакчада кү- г рәбез* Ләкин инде ул хәзер «кешеләр күңелендә бакча бармы, юкмы?» дигән шөбһәле уйлар кочагында түгел, ул эштә, ул хәрәкәттә. Аның тирәсендә якын ярдәмчеләре — украин кыз<ы Марина, Зөһрә, кайнар йөрәкле башка колхозчылар. Бакчада, питомникта хезмәт кай- ,ный. Димәк, Сәлимнең омтылышы җиңә. Үзенең яраткан хезмәте процессында күрү безгә Сәлимнең яңа гүзәл сыйфатларын ачарга ярдәм итә. Сәлим эшне кайнар сөюче энтузиаст булып кына калмый, ул үз эшен яхшы белә дә. Монда совет кешесенең көче яңадан бер тирәнлек белән чагыла. Ул — коры хыялланучы тына түгел, ә чынчыннан төзүче, натурасы белән генә түгел, ә үзенең рухи байлыгы, югары аңы, •белеме белән дә төзүче. Ул Дон- кихотча табигать законнарына күсәк күтәрми, ә ул законнарны үзләштерә, аларга ия була һәм җирдә тормышны яхшырак итү өчен, табигатьнең үзен тирән үзгәртү өчен аларны файдалана. Бу тирән философик фикер автор тарафыннан бик оста нечкәлек белән бирелә. Менә аның, «яз дип хискә бирелми» торган шафран бөресен алмагачларга күбрәк ялгау турындагы сүзләре. Монда шагыйрь кешеләр күңелендә алмагачның поэтик образлылы- гыннан урынлы файдалана. Саргая яфрак бакчада, Ноябрь җиле өрә, Аның бер дә исе кИтми, Туңмый, бирешми кышын... Шафран шундый ул... Табигать законнарына ия булган совет кешесенең табигатьтән өстен •чыгуы соңра икенче бер күренештә, котырынган стихия белән кешеләрнең турыдан-туры бәрелешендә күренә. Менә еракта, юллар өстендә «җилләр тузан өерә». Бакчага котырып давыл килә. Үсентеләрне егып китә. «Ләкин бу коточкыч бәла — табигать стихиясенең вакытлы өстенлеге генә. Сәлим моның да җиңеләчәгенә шикләнми. Тик үзенең моңа кадәр бу турыда уйламавына һәм питомникны аяусыз җилләрдән саклап калырлык урман полосасы утырта алмавына ачына гына. Стихия үзенең дуамаллыгын дәвам итә. Куәтле яңгыр таулардан ташкын кузгата. Алар җиләклекне ком белән басып китәргә әзер торалар. Сәлим бакчада ялгыз, ул каушый, хәтта беразга 
туган колхозының бердәм коллективы барын да онытып куя. Ләкин кешеләр бакчаны онытмыйлар. Алар таулардан төшкән агымнарга каршы үзләре .мәгърур ташкын булып киләләр һәм җиңәләр. Давыл тына, тик бакчага китерелгән зыянны уйлап Сәлимнең күңеле генә тынмый. Ул барына да үзен гаепле саный. Правлениегә кергәндә шелтә сүзләре әйтелүен көтә. Ләкин шелтә урынына кешеләр Сәлимне юаталар, аңарга йомшак саклык белән дәшәләр. Чөнки аларга Сәлимгә килгән яңа зур кайгы билгеле: фронтта Сәлимнең кыз<ы үлгән. Шагыйрь шулай вакыйгаларны һаман катлауландыра, безнең кү- ңелләребездәге киеренкелекне һаман арттыра бара. Сәлим правлениегә кергәндә, бүлмә эчендәге тынлык, кешеләрнең аңа әле яңа кайгысын белдермәстән, «күңелең төшермә», «давылның җиле һәркемгә тиде» дип юатулары, ниһаять, өенә кайтып җиткәч, җан өзгеч авыр хәбәрне ишетүе барган саен безнең күңелдә тревоганы зурайта бара. Бу инде коры бәхәс стенограммасы түгел! Менә Сәлим, кайгысын кая куярга белмичә, бакчага чыгып китә. 
Башы ялангач, бара ул Агачлар арасыннан, Моң гына шаулап, яфраклар Аны юатасыман. йолдызлар да аяз күктә Күбәя, арта барды. Ауган алмагач янында Сәлим нигә юанды? Туктатты барыр җиреннән йөрәгенең ярасы. Әйтерсең, сарылды аның Кочагына баласы... 
Бакчадан тәмле ис аңкый, Тузанны яңгыр юган. Йоклый давылдан соң кырлар, йоклый инде Иштуган. Ан нуры төшкән сукмакка, Түбә кыекларына, Арганын сизсә дә, Сәлим Ышанмый йокларына. 
124 
 
Бәрелде икс давылның Җиле аңа берьюлы, Бөтен җир ял ию, гүя. Тик ул гына борчулы. Сәлимнең бу тойгылары никадәр табигый. Авыр шәхси кайгы һәрвакыт ялгызлык хисен уята... Ләкин безнең җәмгыятьтә, кеше белән кеше арасында туганлык принңиплары иң югары дәрәҗәгә күтәрелгән, кешенең шәхси интереслары, омтылышлары иҗтимагый интереслар, омтылышлар белән, хисапсыз күп саф чишмәләрнең ярга сыймыйча ташып ага торган бөек, мәгърур елгага берләшкәне шикелле, нык берләшкән илдә ялгызлык хисе кеше күңелен мәңгегә изә торган таш булып озак ятмый. «Бөтен җир ял итә, гүя. тик ул гына борчулы», — хәтта бу сүзләрдә дә без, — күтәренке, моң белән яңгыраган «гүя» сүзе аркылымы, Сәлимнең, авыр кайгыдан иелгән башын күтәреп, «бөтен җир»не күрә алуы аркылымы, — геройның тирә-як белән бәйләнешен тоябыз. Шагыйрь кабатламаса да, безнең хәтеребезгә кичен Сәлимнең кайгысын «сүзләрнең иң җылысы» белән уртаклашырга агылган кешеләр, хәсрәтле татар карчыгына, «Мамо... не плачь...» дип дәшкән зәңгәр күзле украин кызы Марина килә. Сәлимнең үзендә дә ялгызлык хисе озакка бармый. Төн уртасында аның янына райком секретаре килә. Ул, кыенлыклар белән көрәштә чакма кебек ныг.ыган, кешеләрнең шатлыгынкайгысын да сыйдырырлык тирән күңелле һәм ал арны ут- су аша алга алып барырлык көчле йөрәкле кеше, әлбәттә, Сәлимнең кайгысын аңлый, тоя, уртаклаша, ләкин (дөресрәге шуңа күрә дә) ул Сәлимгә таушалып беткән формаль юату сүзләре белән мөрәҗәгать итми. Ул Сәлимнең зур кайгыдан караңгылыкта калган йөрәгенә алда балкып торган җиңелмәс яктылыкны гына күрсәтә, һәм без Сәлимнең бөтен ихтыяры шул яктылыкка таба бару өчен туплануын тоябыз. Исәпләсәң, күпме бакча Яндырылган, киселгән, Сталин моның берсен дә Чыгармаган исеннән, Кушкан яңа бакчаларның Салырга нигезләрен... Тыңлый бакча, тыңлый Сәлим Секретарьның сүзләрен. Бу сүзләрдә чын хакыйкать, ныклык һәм җылылык бар. Әйе, безнең өскә 
килгән авырлык зур, «күпме бакча яндырылган, киселгән», ләкин без көрәштә җебеп калмыйбыз, без өскә килгән афәттән ничек кирәк, алай котылу өчен генә көрәшмибез, без җирдә яңа тормышны, яңа гүзәллекне яклыйбыз, раслыйбыз һәм төзибез, шуңа күрә «Сталин берсен дә чыгармаган исеннән», яңа бакчаларның нигезләрен салырга кушкан. Менә безнең максатыбызның бөеклеге, менә бездә шәхси кайгыларның һәм омтылышларның иҗтимагый кайгылар һәм омтылышлар белән бердәмлеге. «Тыңлый бакча, тыңлый Сәлим секретарьның сүзләрен» дигән юллар инде безнең өчен көчле гомумиләштерү булып яңгырыйлар. Шуңа күрә бу юллардан соң шагыйрьнең тагын беразга гына булса да коры стенографиягә күчүе безнед өчен бик аяныч тоела. Сәлимнән сорый секретарь: — Ничек синең уеңча Тәҗрибәң, эшең турында Райкомда, дим, куелса, Начар булмас бит, шунда ук Кузгатылса полоса? Без шундый киеренке минутларда райком секретареның моны әйтүенә, бигрәк тә мондый тел («райкомда, дим, куелса» һ. б. — ясалма җиңел оборотлар) белән әйтүенә һич ышанмыйбыз. Аннан, әле аның бу карарына бернинди сәбәп тә булмады бит. Шуңа күрә бу моментны автор поэманың алдагы юлларында үстерми дә. Китерелгән юллар райком секретареның безнең күңелебездәге чын кешелекле матур образын корылатып кына куялар. Секретарьга Сәлимнең җавабы да шул корылыкка каршы кунак ашы булып яңгырый: — Әйбәт ул, ярдәм итүне Райком кирәк санаса. Әйтерсең, секретарьның коры формаль сүзләре Сәлимнең тирән хисле натурасын үзенең башын яшерүче керпе кебек йомарланырга
125 
 
мәҗбүр итте. Ә автор моиы бер дә теләмәгән иде бит! Шунысы яхшы, автор алтынчы бүлекне Сәлимнең эчке дулкынлануын матур итеп сурәтләү белән төгәлли. Бу безнең аянычны киметә. Сәлим шулай зур кайгысын, сугыш вакыты кыенлыкларын, Гали кебек вак йөрәкле кешеләрнең сукрануларын җиңеп, уз максатына бара, питомник саклана һәм бакчачының сөеп үстергән үсентеләре кешеләр тормышын бизәр өчен «шәһәр урамнарына», «колхозларга», «авыл яннарына», «мәктәп...», «завод тирәләренә» таралалар. Яңа тормышны, гүзәллекне раслауда совет кешеләренең шатлыклы уңышлары фашизмга каршы аяусыз сугыштагы бөек җиңүләр белән бергә киләләр. Хезмәт кешесе бәхете — паразитларның пычрак омтылышлары өстеннән, яңаны төзү — җимерү өстеннән, яшәү — үлем өстеннән тантана итә. 
Инде совет солдатлары Днепр суын кичә. Анда янган авылларның Суынмаган көлләре, Тылда юллар буйлап күченә Бакча үсентеләре. Алмагачларның бәхетле, Якты гомерләрендә, Аларның тулып ачылган Яшел бөреләрендә Бер җыр шаулап барыр һаман, Киләчәк буыннарга Сөйләр: тынычлык байрагын Менә сезнең кулларга Илтер өчен тапшырабыз; Җир канга буялмасын, Алмагачлар һәр таң саен Куркынып уянмасын! Шулай итеп поэма бетте. Без аны шагыйрьгә рәхмәт тойгылары белән ябабыз. Бу рәхмәт халкыбызның геройлыгын, бөеклеген иң зур ачыклык белән чагылдырган онытылмас көннәрне — авыр сугыш елларын безнең күз алдыбызда осталык белән гәүдәләндергән өчен генә түгел, ә безнең хәтеребезне чын кешелекле матур образлар белән баеткан, безгә йөрәктә мәңге яшәрлек һәм күп еллар аша безнең белән янәшә барырлык яңа танышлар алып килгән өчен дә. Тирән лирикалы шагыйрь Сибгать Хәким бу юлы да безнең өметебезне алдамады. Ул кеше характерының эчке тирәнлегенә үтеп, кайчандыр безгә вәгъдә иткәнемчә, аннан «җәүһәрләр алып», алариы үзенә генә хас булган тыйнак һәм ниндидер йомшак нурлар кебек балкытты. Поэма, беренчедән, — Сибгать 
Хәкимнең ягымлы үзенчәлекле шагыйрь икәнлеген күрсәтсә, икенчедән, — ул поэзиянең, кайчагында бездә күренгәнчә, протоколлар, стенограммалар яки берәр вакыйганың булуы турында актлар язу өчен түгел, ә кешеләрнең эчке дөньясын, шатлыгын һәм кайгысын, сөюен һәм нәфрәтен җырлау өчен, совет кешеләрен кешелек дәрәҗәсенең бөтен байлыгында күрсәтү өчен яшәгәнен тагын бер кат безнең исебезгә төшерә. Китапның уңышлары да, кимчелекләре дә моңа шаһитлар. 
Татар совет поэзиясендә илебез халыкларының дуслыгы — аерым зур тема. Бу өлкәдә Сибгать Хәким биргән гаять матур үрнәкләр дә аерым тикшерүгә лаеклар. «Бакчачылар» поэмасында халыклар дуслыгы мотивының әсәрне укыганда күңелдә көмеш агым кебек буйдан буйга яңгырап торуы моны тагын бер кат раслый. Шуңа күрә өскә артык зур бурыч йөкләмичә, без монда Апарина образына кыска гына тукталуны кирәк табабыз. Әле поэманың сюжетыннан читкә китәргә теләмичә, без бу танышыбыз турында сөйләшә дә алмадык. Ә шагыйрьнең әз генә сүзләр белән күпне әйтә алуына, нечкә генә штрихлар белән зур образлар тудыра алуына Марина образы бик характерлы үрнәк булып тора. Марина турында шагыйрь артык аз сөйли. Менә бакчада: ялгыз җыр ишетелә: «Реве та стогне Дш’пр широкий, Сердитий в1тер завива...» Без шунда, ут астында калган туган җире өчен янып җырлаган кызның моңлы тавышы бөтен бакчага яңгыраганын тоябыз. — Кайсы җырлый болай? Маринамы? — Ул — Марина. Бөтен туганын 
126 
 
Югалткан бит сугыш башында ук, Җырын, хәлен аңлыйм мин аның. Бу юллар һәм шунда ук райком секретареның, бакчачының, үз кызы турында сүз кузгатуы безгә бу кешеләр арасында зур туганлык мөнәсәбәтләре яшәвен гаҗәп нечкәлек белән күрсәтә. Марина һәм аңа карата кешеләрнең саф туганлык тойгылары бу юллардан башлап ук поэмага шулкадәр органик килеп керә ки, без инде поэманың Марина бөтенләй искә алынмаган өлешләрендә аны истән чыгара алмыйбыз, аның шунда барлыгына шикләнмибез. Марина турында тагын без берничә җирдә генә укыйбыз. Менә кызлар арасында: Марина уртага баскан,— Барыннан ул яшь әле, Чуар косынка бәйләгән, Күзләр — җитен чәчәге... Иптәшләре аңа җылы дикъкать күрсәтәләр, шау-гөр килеп аны Иштуганда калырга димлиләр... Ниһаять, Маринаның азат ителгән туган җиренә кайтып китү вакыты җитә. 'Марина белән аерылганда кызларның моңаюын, ана карата кайнар хисләрен без чын күңелдән уртаклашабыз: Кайтыр көннәрен билгеләп Көтте октябрь аен. Җилкенә йөрәге, моннан Олаулар узган саен. Кызлар питомник эчендә Моңаешып йөрделәр, Яшь кенә бер алмагачны Чыпта белән төрделәр, Китерделәр Маринага: — Безнең дуслыкның төсе, Днепр ярына барсын Иштуган үсентесе... Китаптагы бу образга безнең дә дәшәсе килә: — Сау бул, безнең ягымлы танышыбыз! Бел, бөек илебездә халыклар туганлыгының, дуслыгының якты чагылышы булып син озакка безнең күңелебездә каласың! Поэмада безнең сине күбрәк күрәсебез бик килгән иде. Сәлим абый белән икегезнең арадагы ата һәм кыз мөнәсәбәтләрен, бер теләк белән янган көрәштәшләр мөнәсәбәтләрен күбрәк беләсебез килгән иде. Бәлки, поэмасын яңадан эшләгәндә, шагыйрь безнең бу теләкләребезне канәгатьләндерер?! Ә сиңа барыбер рәхмәт, Марина! 
Шагыйрьнең поэма өстендә эшлә- вен дәвам иттерүе безгә билгеле. Кыска гына тикшерү дә безгә поэмада өстенлек алып торган уңай яклар белән бергә, күңелне ачын- дыра торган кимчелекләрнең дә барлыгын күрсәтте. Алариың иң мөһиме Гали образының эшләнеп бетмәвендә, шул образ аша, «җәмгыятьтә булган начарлыкларны, кимчелекләрне, авыру күренешләрне камчылау»ның йомшак булуында, безнең тормышыбызда иске белән яңаның көрәше поэмадагы уңай һәм кире образларның бәрелешендә кирәгенчә кискенлек белән күрсәтелмәвендә. Икенче бүлекнең йомшаклыгы да, поэманың башка бүлекләрендә Галинең образы бик пассив күренүе дә моны исбат итәләр. Без, әлбәттә, бу җитешсезлекнең бетүенә ышанабыз. Шулай ук үз-үзенә та- ләпчәнлектә күбебезгә үрнәк булырлык шагыйрьнең үз әсәрен башка кимчелекләрдән, бик сирәк булса да очраштырган прозаизм (мәсәлән: «бакчасына карап Сәлим кызык ныграк сагынды» һ. б.), диалоглардагы корылык, образның үз характерына яки рухи халәтенә туры килмәү кебек нәрсәләрдән арындыруына да шикләнмибез. Бу — өмет, теләк, ә поэманы кулдан куйганда, безнең күңелдә тирән эз, зур хисләр, матур образлар кала.