ӘБДҮШ ЯЛАЯПОВ
Әбдүш Ялаяп өстәл янында язып утыра. Үзенең нечкә озын җебен суза-суза, аның тузган чәче өстенә түшәмнән үрмәкүч асылынып төште. Әлегә чаклы бер очып, бер кунып, Әбдүш- нең маңгаен маятник шикелле өзлексез чукып, кыйнап торган чебен биредән кая булса да китеп югалуны артыграк күрде. Әбдүш, язуыннан аерылды да, үзенең ике япьле сәнәк төсле карашы белән өстәл өстендәге блокнотны чәнчеп торды. Шактый калын иде бу блокнот. Аның тышына «Әбдүш Ялаяпов. Блокнот № 12. 23 март, 1952 ел» дип язылган. Ялаяпов, блокнотның урта битләрен ачып, аннан нидер укып алды һәм каләмен, тешкә тидерерлек итеп чытырдатып, яңадан кәгазь бите буйлап йөртә башлады: «Шулай итеп, Сәлимовның бабасы совет кешесе булмаган. Чөнки сугышка китәсе көнне бик нык эчкән. Моны аның 1914 елда фронтта үлеп калуы раслый. Әбисе һичкем белән сөйләшми торган бюрократ булган. Пожарный командадан рөхсәт алмыйча, үлеп киткән. Сәлимовның әтисе Хафиз Сәлимов элек-электән куркак кеше. Аның җөмлә саен «куркам» дигән сүзне кыстыруы юкка гына түгел. Минем күзәтүләр блокнотымда аның сүзләре җыелган. «Фашистларны күбрәк кыра алмам, дип куркам». (1941 ел. Телдән әйтелгән.) «Сездән тиз генә хатлар ала алмам, дип куркам». (1942 ел. Хатта язылган.) «Командир итеп куярлар, дип куркам». (1943 ел. Хат.) «Безнең часть Берлинга кермичә, читкәрәк тайпылыр. дип куркам». (1945 ел. Хат.) «Завод директоры итеп куярлар, дип куркам». (1946 ел. Телдән.) «Еллык планны тугыз айда үтәп чыгып булмас, дип куркам». (1949 ел. Телдән.) Хәтта әле ул шушы көннәрдә генә болай дигән: «Орден биреп куймагайлары, дип куркам». (1952 ел.) Монысы инде бигрәк тә! Ничек инде ул «куркам»? Сәлимовның әнисе — корткыч. Заманында йортлар идарәсендә чыгып килгән стена газетасының 1940 елгы авторитетлы күрсәтүенә караганда, ул явыз һәм усал ният белән коридорда утын ярган, йортны җимерергә теләгән. Абыйсы Хәбир пожар салучы булган. Моны аның исеменә язылган бер хат раслый: Сәлимовлар өендә булган чакта, мин бик яшертен генә аның архивын караган идем. Бу хат шуннан килеп чыкты. Анда туры- дан-туры болай язылган: «Хәбирем, ут салдың син миңа». Икенче җирдә «Янам, көям» диелгән. Шулай ук аның кеше тормышына куркынычлы булган хулиганлык акты эшләве дә бик ачык исбат ителә. Моны икенче бер хат раслый. Анда: «Хәбирем, үзең теләп фронтка киттең, йөрәгемне яралап, бәгъремне турап, тәмам үтереп киттең», — диелгән.
14
Сәлимовның дүрт яшьлек энесе, бер кичне мпн аларда чакта, контр сүзләр сөйләде: — Әти, үзең «сугыш начар нәрсә», дисең, ник соң алай булгач, үзең сугышта сугышын йөрдең? — ди. Әтисен Ватан сугышында булуы өчен гаепли. Димәк, мондый контр карашлар Сәлимовлар нәселенең канына ук сеңгән. Сәлимовның моннан алда (9—20 битләрне кара) язылган барлык җинаятьләренә өстәмә итеп, тагын шуны белдерергә кирәк саныйм: Сәли- мов 1936 елда детсад баласы дигән мактаулы исемне пычраткан: Власть органнарында эшләүче җаваплы работник — хөрмәтле иптәш Л4орта- зинга һөҗүм иткән. Максат — үтерү. Сәлимов, алдан җентекләп уйланган план буенча, аңлы рәвештә аның тәрәзәсенә рогаткадан аткан. Мопы аның күршесе Агреппина Семеновна Степанова дигән карчык хәбәр итте. Менә аның сүзләре: «Нинди малай иде бит, хәзер менә нинди гаҗәп кеше булды!» (Телдән күрсәтү, №17.) Соңгы көннәрдә Сәлимов ниндидер серле кеше белән дуслашып йөри. Бик еш кына,, бакчага чыгып, озак сөйләшеп утыралар. Берничә ай буе күзәтеп йөрим. Сәлимовның мондый сүзләрен ишеттем: «Син, дус кеше, үзеңнең әсәреңдә дошман тибын яхшы бирмәгәнсең». (Монда дошманнарга яхшы карарга кирәк булып чыга.) Тегесе әйтә: «Әйе шул, ди, мин, ди, бу турыда уйлармын әле»,— ди. «Теге героемны үтерергә туры килер, ахры», — ди. «Үлемгә чирканып карау идеясе ярылып ятсын», — ди. (Нинди үлем турында сүз бара?) ■ Сәлимов әйтә: «Шулай, шулай, әйдә, җиренә җиткер моны», — ди. Артларыннан күзәтең. сагалап йөрүемне дәвам итәм. Кемне үтерергә телиләр, хәзергә документаль ачык түгел. Минем менә шушы 27 биттән торган күзәтүләрем кире кагылмаслык фактларга нигезләнгән. Мин бу хакта бик күп органнарга язган идем инде. Ләкин Сәлимовны яклыйлар. Монда зур бер группа булуына һичбер шик юк. Аерым югары органнарга язган хатларымны һәм ул оешмалардан килгән кәгазьләремне сигез битле махсус исемлек белән теркәп җибәрәм. Минем шушы хезмәтләремне исәпкә алуыгызны, Сәлимов кебек караңгы элементларны яклаучы аерым кешеләргә, группаларга, оешмаларга карата чара күрүегезне үтенәм...» Үрмәкүч, куркып, сискәнеп китте. Үзенең җеп кебек озын һәм нечкә булып, буын-буын бөкләнеп торган аягын югары күтәреп куйды. Тфү,— диде ул үрмәкүч җирәнүе белән, — мондый эшләрдән соң почмакта чебеннәр өчен пәрәвез коруы да оят! Баягы чебен яңадан Әбдүшнең маңгаена килеп кунды. Тик ул кара чәчләр арасыннан үрмәкүч аякларын күрмәгән булса кирәк: үрмәкүч аны эләктереп тә алды. — Тыпырчынма, юләр!—диде үрмәкүч, — акыл өйрәтү өчен генә тоттым ич мин сине! Әйдә, моннан тайыйк, күрә-иитә калса, өстән жалобалар язып, теңкәгә тияр! Үрмәкүч, чебенне култык астына кыстырып, үзенең түбәнгә асылынып төшкән озын нечкә җебе буенча почмакка менеп китте. Әбдүш Ялаяп үзенең ручкасын соңгы тапкыр «чарт» итеп кара савытына бастырды да, бер як почмакка число куйды. Жалоба язучының имзасы, исемфамилиясе куелырга тиеш булган мөбарәк урынга бик зур итеп, янәшә ике Z билгесе ясады. Аноним хат әзер иде. Кайдадыр чикерткә чырылдап куйды, өстәлгә яткырып куйган килеш кенә йөри торган будильник ялгыш кына зырылдап җибәрде, теге якта иренең эшенә тирәң ихтирам хисе белән изелеп йоклап киткән хатыны Хәсисә гырылдап алды, кичтән бирле сакта торган уткүз песи, үзенең мәче йөрәгендә тычканга карата туган тирән сагыну хисләрен белдереп, моңсу гына мырылдап торды: аноним хат әзер иде. Әбдүш елмаеп куйды. Аның ничек елмаюын язар өчен Салтыков- Щедрин каләме кирәк. Мондый әшәке елмаюны» косасыны китерә тор
15
ran мондый сасы елмаюны һич тә күз алдына китерү мөмкин түгел. Шулай! да көч барынча моны тасвир итәргә тырышыйк. Әбдүш елмая. Аның шома итеп кырылган түгәрәк аксыл-тоиык йөзе серле төс ала. Нечкә һәм киң булып җәелгән күксел иреннәре, кыекланып, колагына кадәр җитә. Тешләре — скелет тешләре шикелле, ыржаеп, җансыз, салкын булып кала. Аның бите, ирене, колагы елмая, хәтта, кыеграк итеп, югарыга таба борып куйган башы да елмая, бары тик сирәк керфекләр арасына яшеренеп, качып торган соры күзләре генә елмаймый. Алар әйләнчек сарык күзен яки тонык бер сыра шешәсе валчыгын хәтерләтеп торалар. Әбдүш елмая. Андый елмаюга түзеп торуы да кыен. Ул ияген чалыш итеп алга чыгара да, башын кыеграк итеп артка ташлый, бәбәкләрен югарыга, өйдә булса — түшәмгә, тышта булса — болытка элеп куя да, үзенең җиңүен алдан сизгәнсыман, оятсыз мәкер белән елмая. Ул сөенеч булганда елмая торган кеше түгел. Елмаю аның үчле, ачулы чагында, читтән нинди дә булса бер удар алган чагында гына була торган нәрсә. Менә шундый аның елмаюы. Моннан соң без кирәк урында «Әбдүш елмаюы» дип кенә чикләнеп китәргә уйлыйбыз... ...Әбдүш Ялаяп зур бер канәгатьлек белән төкереген йотып куйды, саңгырау гына итеп тамак кырды, йокы аралаш булса да, хәләл җефетенең һәр сулыш алуын тоеп яткан кайгыртучан хатынының кроватьтан сикереп төшүе ишетелде. Ямьсез итеп шыгырдап ишек ачылды. Кабинетка тузган чәчле, кечкенә буйлы, ябык хатын — Хәсисә килеп керде. Аның өстендә изгәләнеп, таушалып беткән ефәк күлмәк. Ул аны салмыйча гына йоклаган булса кирәк. — Я нәрсә, Әп, бетердеңме? — Үтердем, Хәсисә. Эләгер үзенә хәзер! Әйдә, алты данә итеп күчер. Иртәгә җибәрербез. Икесен Елена Марковнадан машинкада бастырырбыз. Алары еракка. Калганын кулдан гына. — Елена Марковна басарга теләми. «Ерундалар белән йөрмәсәгез икән», — ди. Акча да алмый. — Ә син аның дьякон кызы икәнен әйтер идең. — Әйткән идем. — Нәрсә диде? — Минем өчен яңалык түгел, дигән була ул. Безнең оешмада моны белеп оныттылар инде, ди. — Ярый, мин аның белән башка урында сөйләшә белермен. Кара әле, ни, Хәсисә! Ящиктан бүгенге почтаны карадыңмы, юкмы? — Юк әле, Әп. — Карап кер! Хәсисә чыгып китте, бераздан берничә хат һәм, аркылыга кәгазь ябыштырып, өстенә адрес язылган газета алып керде. — Район газетасы икән!—диде Әбдүш, — дүрт номер килде инде. — Нигә кирәк соң ул сиңа? Шәһәрдә торып, район газетасы алдырасың. Бүтән бер дә газета алмаган килеш... — Ә-ә! Аның сере бар шул! Аның редакторы Атнабаев белән минем исәпхисабым бар. Газетасын тикшерә барам. Артына төшәргә кирәк! Киңәшмәдә мине тәнкыйть итеп маташкан булды. Әбдүш канәгатьлек белдерә торган бер тон белән тамак кырып куйды. — Ачып карыйк, хатлар каян икән... Әһә! Эш пеште. Монысы — Москвадан... Ялаяп, көне буена көтеп-көтеп тә, төнлә генә тычкан тоткан ач мәче комсызлыгы белән конвертны ачып, күтәренке тавыш белән укый башлады: — Иптәш Ялаяпов! Сезнең җаваплы работник Мортазин турындагы жалобагыз буенча... җентекләп тикшерү... — кинәт аның тавышы кысылды һәм үз алдына гына мыгырдап куйды: — фактлар расланмады...
16
Ләкин бу хәл аның өчен бик үк гаҗәп түгел иде. «Фактлар расланмады» дигән сүзләрне үзенең гомерендә бик күп укыды ул. Хәсисә, икенче бер хатны ачып, аның алдына салды. «Сезнең Хаҗиен турындагы жалобагыз... Фактлар расланмады...» «Дубаева турындагы гаризагыз... Фактлар расланмады...» Дүртенче хат: «Фактлар расланмады...» «Жалоба кире кагыла...» «Дөрес булып чыкмады». — Мироновны күрәләтә яклыйлар!—диде Әбдүш. — Икенче урында сөйләшергә туры килер... Әйдә, күчерә башла. Сәлимовны бетерергә кирәк. Аннан .Мироновны... Алар дуслар. Кичә артларыннан күзәтеп йөрдем. Ресторанга кереп, коньяк эчтеләр. Әбдүш. үзенең йөгәнсез хыялында уралган корбаннарын күз алдына китереп, туйганчы елмайды да, иң соңгы корреспонденциягә— сигезгә бөкләнеп, урта бер җиреннән адреслы кәгазь белән уратып алынган район газетасына күзен төшерде. Газетаны кәгазьдән салдырып, аньгя бөкләнгән битләрен ачты һәм шул вакыт аның эченнән өстәлгә кечкенә бер язу килеп төште. — Әп. хат бар. — Мифтах абыйдандыр. Мә әле, син укы. Хәсисә язуны укый башлады: «Әбдүш энем, сиңа сәлам бездән һәм дә Хәсисә киленгә күндер. Шуның белән хәбәр итмәк булдык, үзебезнең исән-сау торуыбызны. Әбдүш энем, хатыңны алдык. Шуны әйтмәкче булам, эчем пошты, дип. Снн миңа, безнең редактор Атнабаевны сагалап йөр, дигәнсең. Бу нинди эш инде, үзен уйлап кара. Мин дошман күрәм андый эшне. Минем эшем бик күп, калмый вакытым кеше артыннан сагалап йөрү өчен. Фермада азыклар хәзерлисем бар, малтуарга. Әйтәмен, Атнабаевның яхшы кеше икәнлеген. Сиңа газета җибәрәм шуның өчен, безнең тормыш белән танышып тор, дип. һәм дә шуны әйтәм, Атнабаевның алтын кеше икәнен. Безгә ул коммунизм стройкалары турында сөйләде, яшьләр акты минем күземнән. Энем, йөрмә юк-бар эшләр белән. Абыең әйтте дип әйтерсең, кешедән сора, үзең белмәсәң, яме? Каян белдең дисәләр, белдем, диген үзем...» Әбдүш артык тыңлый алмады. Хәсисә кулыннан язуны тартып алды да, тиз генә өстснә номер сугып, булавка белән үзенең махсус папкасына теркәп куйды. — Узган елмы әле, ул эшли торган фермада ике баш сарык үлде? — Абыең ич ул, Әп! — Булса ни. Мин аның белән икенче урында сөйләшә белермен. — Әбдүш, теге кәгазьне рәтлә инде. Әлеге йорт управляющие өстеннән. Кичә тагын йортка помой түккән өчен бәйләнде. — Бүген аның артына төштем инде. Аның малае кичә мәктәп комсомол оешмасында шелтә алган. Димәк, монда нидер бар. Юкка түгел бу! Аннан соң әле, беләсеңме, урам якка зур бер тимер капка ясатырга йөри икән. Димәк, нәрсә? Беренчедән, никтер курка. Икенчедән, тимер капка ясатып, безнең кешеләргә ышанычсыз карый. Менә каба инде ул бу әйбер белән! Әбдүш елмаюы. Кинәт күрше квартирадан, тонык кына булып, радиола авазы һәм бию көенә ритмлы рәвештә еш-еш кул чабу тавышлары ишетелде. Ялаяп хәтта идәннең бераз гына дерелдәп торуын да сизде. «Северңевлар бәйрәм итәләр, димәк кунаклар бар», — дип уйлады Әбдүш. Кемнәр икән? Беренчедән, шуны ачыкларга кирәк, икенчедән, мондый тәртипсез эшне туктатырга кирәк. Кеше эшләп утыра, ә алар тыпыр-тыпыр бииләр... Әбдүш, иңенә пиджагын салып, алгы якка узды. Галошын киде дәэ лаштырлоштыр басып, коридорга чыкты.
Аның чыгуын күрү белән үк, күрше Мәдинәнең ике яшьлек .малае абынасөртенә йөгереп кача башлады. — Әни! Әни! Әбдүш бар! Әни, дим, ач тизрәк! Коридорда үзенең сөйгән кызын озата килгән егет «саубуллашу хөрмәтенә» үбешеп алырга гына җыенган иде, кыз, Әбдүш?не күрүгә, тиз генә аның беләгеннән эләктереп, ишек артына өстерәде. — Тавышыңны чыгара күрмә. Җанга тиеп бетәр. Эт белән эт буласы килми. Әбдүш Ялаяп борынын өскә таба сузып, тәбәнәк юан гәүдәсен эре генә боргалап, киң коридорның урта бер җиреннән атлап китте. Анда да, монда да «шалт-шолт» итеп ишекләр ябыла башлады. Әбдүш Северцевлар ишек төбенә килде. Сыңар күзен, ачкыч тыга торган тишеккә куеп, эчкә карамакчы булды. Ләкин ачкыч йозак эчендә булганга, берни күрә алмады. Аптырагач, ишекне шакырга булды, тик аңа озак шакырга туры килде. Ниһаять, ишек ачылды. Аннан өстенә жилет кигән, озын буйлы, киң һәм түгәрәк йөзле, кара бөдрә чәчле таза бер ир кеше килеп чыкты. — Иптәш Северцев, сезне кисәтеп куям: сез миңа эшләргә ирек бирмисез... — Иптәш Ялаяпов,—диде Северцев, — иртәгә ял көне бит. Биесәк ни булган? Шуның өстенә бәйрәм дә: хатынның энесе флоттан кунакка кайткан... Сезгә кем дә тими, шау-шу ишетелми. Тынычланып эшли бирегез!.. — Анысын икенче урында сөйләшербез. Әйтерсең, белмиләр кемнең кайтуын, кемнең китүен... Тиешле органнар тикшерер... иртәгә ачыкларбыз. Әбдүш елмаюы. — Нинди кеше соң бу, җизни? Нигә өркетә ул?—дип сүзгә катнашты әлегә хәтле Северцев артыннан тыңлап торган моряк, алгарак чыгып,— аның җилкә тамыры белән якыннанрак танышырга мөмкин түгелме? — Сасыга тимә, сасыма!—диде Северцев һәм үз алды ид а басып торган Әбдүшнең борын төбендә үк, «шалт» иттереп, ишекне ябып куйды. Ялаяп бераз басып торды да, зәһәр елмаеп, үз квартирасына таба юнәлде. ...Ялаяп биредә барлык кешеләрнең канына тиеп беткән иде инде. Биредә торучылар аның ниндидер юллар белән бу йорттан ике бүлмәле квартира алган көнен икенче катның тынычлыгы бозылган бер көн итеп карыйлар. ...Башын кыек салып, мәкер белән елмая-елмая, коридор буйлап барган чагында, Әбдүш күзенә күрше егете Иванов чагылды. Иванов Әбдүш өчен караңгы булган ниндидер сәбәп белән бүген заводыннан төнге унбердә генә кайтты. — Белергә кирәк әле! — дип уйлады Әбдүш,— кайда булган, нишләп йөргән? — һәм ул, имән бармагы белән изәп, Ивановны чакырып алды. — Кайда йөрисең болай соң? — дип ябышты аңа Әбдүш, — беләсеңме, хәзер сәгать ничә? — Аида синең ни эшең бар? — Икенче урында сөйләшербез! — Интриган! Әбдүш Ялаяп турнепс шикелле агарып китте; кабалана-кабалана өенә чабып керде дә, Хәсисәгә барып ябышты. Аның күзләре, мәче күзләре төсле булып, янып тора иде. — Миңа... миңа интриган диделәр! — Китсәнә! Яз судка! Чү әле, нәрсә дигән сүз соң ул, Әп? — Анысын судта тикшерерләр. 2. „С. ә." № 5. 17
18
— Әйе шул. Сиңа кем дә яхшы сүз әйтмәс; Судлык сүз инде ул, алай булгач. Әбдүш өстәл янына килеп утырды, кара тышлы блокнотын тартын чыгарды да тиз генә яза башлады: «Северцев. Мәҗлес. Караңгы типлар. Эшли торган җиренә язарга. Хатыны турындагы мәгълүматларны...» — Тукта әле!—дип башын күтәрде Әбдүш, — башта Иванов өстеннән судка языйм. Ялаяп, алфавитлы блокнотын алып, аның «И» хәрефе битен ачты һәм «Иванов С. П.» дигән фамилиягә тукталды. Монда Иванов турында Ялаяповлар семьясы җыйган шактый гына гайбәтләр бар иде. Кинәт урамнан яңгыравыклы һәм шатлыклы җыр тавышы ишетелде. Бу җыр шулкадәр көчле иде ки, Әбдүш квартирасының тәрәзәләре зыңгылдап китте. Чөнки бездә хәзер һәркем дә яшь, Безнең яшь һәм гүзәл Ватанда! Әбдүш тәрәзә янына килеп тыңлап торды. Унбишләп егет һәм кыз, озын бер рәт булып, култыклашып җырлап бара. Әбдүш белә: болар студентлар. Моннан ерак түгел генә гомуми торакта яшиләр. Менә каршы яктан, дыңгыр-дыңгыр итеп, грузовик килеп чыкты. Машина кузовында эшче кызлар, эшче егетләр. Урам фонарьлары яктысында аларның көләч йөзләре балкып китте. Җәяүләп килүче яшьләр белән машинада килүчеләр үзара тигезләнгәч, барысы да бер-берсеиә куллар болгый, кепкалар изи һәм нидер кычкыра башладылар. — Гаҗәп, — диде Әбдүш эчтән генә, — кара аны, бер-берсе белән бөтенләй таныш булмаган кешеләр ничек итеп үзара әшнәлек күрсәтәләр! Машина номеры Т-07-77. Сәгать 11. 30. Урам буйлап, кузовын фанера белән каплаган икенче бер машина узып китте. Аның стенасында «икмәк» дигән язу бар. Тыкрыктан, үзенең звоногын шалтыратып, трамвай узганы күренеп калды. Каршыдагы тегү фабрикасы бинасының барлык тәрәзәләре балкып тора. Цехта кызлар кием тегәләр. Аның белән янәшә генә булган икенче йортның өченче катында галим-зоолог эшләп утыра. Астагы квартирада пионер дәрес хәзерли. Менә подъезддан, кулына себерке тотып, дворник килеп чыкты... Чатта, яңа төзелеп тора торган йорт янында, күтәргеч кран эшли. Биектә басып торучы ниндидер кеше, аска карап, «әшнә»сенә кул изи. Менә, бер-берсенә якын ук сыенып, егет белән кыз үтеп бара. Егет нидер сөйли, кыз аның авызына керердәй булып, дикъкать белән тыңлап бара. Тормыш, тормыш кайный урамда! Ерактан-ерактан завод гудогының тонык тавышы ишетелде. Аңа кушылып, якындагы завод гудок бирә башлады. Төнге уникенче ярты... Менә радио соңгы хәбәрләр тапшыра. Донбасста стахановчы Панченко, күмер комбайнында эшләп, рекорд биргән. Магнитогорск металлисты Благонравов яңа, зур җиңү яулап алган. Ивановода алдынгы тукучы Галина Петрушина, алты станокта эшләп, гүзәл уңыш казанган. Чуваш- станда «Малалла» колхозы яңа, зур электр станциясе салган. Күптән түгел генә Баку нефтьчеләре бораулау эшендә өр-яңа метод кулланганнар. Башкалада гадәттән тыш биек яңа бина салынып беткән. Татар совет язучысының атаклы романы Москвада басылып чыккан. Болгариядә совет операсы триумфаль уңыш казанган. Румыниядә токарьлар совет методы белән эшлиләр... Тормыш, тормыш кайный дөньяда! Кешеләр эшлиләр, иҗат итәләр, тырышалар, ашыгалар, омтылалар, уйланалар, сөяләр, сөеләләр, бәйрәм итәләр, яшьлек һәм мәхәббәт шатлыгын, дуслык һәм туганлык бәхетен татыйлар. Бер кеше өчен мең кеше, мең кеше өчен бер кеше борчыла. Ил өчен ир, ир өчен ил кайгырта. Әбдүш һаман тәрәзәдән карап тора. Бөтен шәһәр электр нуры белән
19
балкый. Менә, бик әче итеп сызгыртып, беренче ярдәм машинасы узып китте. Бәлки, кеше үлем алдында ятадыр. Врач, үзенең көн буе көтеп алган татлы йокысын калдырып, авыру янына ашыга. Шәһәр йокысын, урам тәртибен саклап, йокламыйча, арлы-бирле милиционер йөреп тора... Тормыш бара, заман үзенең ышанычлы адымы белән алга атлый. Ләкин Әбдүш өчен боларның барысы да ят. Тормышның мондый агымы аның өчен аңлаешсыз. Ул бу тормыштан ләззәт таба алмый. Аның кешеләргә булган ышанычы күптән беткән инде. Аның өчен хәзер бары тик, бары тик кәгазь чүпләре генә өелеп калды: Жалоба. Донос. Гариза. Аңлатма. Алдында бөтерелеп-бөтерелеп очкан кәгазь өерләре аркылы тормышны, якты көйне, кояшны күрә алмый иде инде ул. Хәтта хәзер төн дә аның өчен үзенең тылсымлы матурлыгын югалтты. Бары тик бер генә нәрсә аның эчен тырный: аны һаман кимсетәләр, аны санга санамыйлар. Аның сәләтен, талантын аңламыйлар, аңа буйсынмыйлар, аны тыңламыйлар, аңардан курыкмыйлар, аннан һичкайда һичнәрсә сорашмыйлар. Гомумән, тормыш ничектер аннан рөхсәт алмый гына узып тора. Аңардан берни бәйле түгел. Гаҗәп! Ә бит аны хөрмәт итәргә, аңа колак салырга тиеш булган кешеләр шактый гына төсле. Ләкин юк, юк! Аның «ничек инде минсез?» дигән тормыш принцибы һаман җимерелә, юкка чыга бара. Кешеләр хәтта дөньяда Әбдүш Ялая- пов дигән бәндәнең барлыгы белән дә бик сирәк кызыксына башладылар. Аның «ничек инде минсез?» дигән уена җавап итеп, тормыш бары тик бер генә сүзне әйтте: «Шулай!» Әбдүш Ялаяп, тәрәзәдән китеп, өстәл янына таба атлады. Хәсисә инде икенче данәне күчереп язарга тотынган. Менә кәкре-бөкре хәрефләр белән зур итеп язылган һәм астына дулкынлы сызык сызылган әлеге дә баягы бер сүз «Жалоба». Идән буйлап күсе чабып үтте...
Әбдүш Ялаяпов туган елны инде авыл советы йорты өстендә кызыл флаг җилфердәп тора иде. Авыл халкы телендә «совет», «комбед», «коммунист», «комсомол» дигән сүзләр йөри иде. Хәер... ...Аның сигез яшькә кадәр булган гөнаһсыз балачагын калдырып торыйк. Аның яшьлеге, аның тормышы бүтән юнәлеш белән китәргә тиеш иде. Чөнки аның алдындагы якты киң юл, җемелдәп, балкып, үзенә чакырып тора иде. Аның өчен совет мәктәбе бар иде, пионер оешмасы бар иде... Ләкин болай булып чыкмады. Аның революциягә чаклы ниндидер байда кучер булып эшләгән һәм үз хуҗасына эттәй турылык саклаган атасы төпчек баланы үзенчә тәрбияләргә уйлады. Әбдүш бервакыт, күрше бакчасына кереп, кыяр урлады. Атасы аны, бик каты итеп, йөгән белән кыйнады. «Урлаганың өчен түгел, тотылганың өчен ярам,—диде аңа атасы, — моннан соң тотыласы булма!» Шуннан соң ата үзенең «гали приказы» белән олы улы Мифтах артыннан күзәтеп йөрү өчен Әбдүшие шымчы итеп билгеләде. Мифтах ячейка җыелышына барамы, сөйгән кызы янына китәме, энесе, аның артыннан бертоташ күзәтеп йөреп, күргән-белгәннәрен түкми-чәчми әтисенә кайтып сөйли торган иде. Кичен Мифтах кайту белән өйдә тавыш куба, ә Әбдүш, кесәсенә кулын тыгып, үзенә иртәгесен акча уйнар өчен әтисе биргән өч, биш тиенлек бакырны капшап утыра иде. Ачык күңелле, тыйнак холыклы һәм һәркемгә ышаныч белән карый торган самими бер егет—Мифтах үз энесенең мондый эшен башына да китерми иде. Шулай ук ул комсомол җыелышында үзенең кулакларга, муллаларга, алар- ның иярченнәренә каршы сөйләгән сүзләрен энесенең, тәрәзә артыннан яки эчтә, мич буена сыенып тыңлап торуын, әтисенә кайтып әйтүен, 2*
20
әтисенең исә, үз чиратында, моны кулак Хәнәфигә җиткерә баруын уйлап та карамый иде. Мифтах һәм ана, Әбдүш һәм ата — семьяда менә шундый төп ике лагерь барлыкка килде. Элек төпчек улны артыграк яратып килгән ана семья күз алдында үзгәреп китте. Мифтах аның соңгы өмете, якын дусты, сердәше булып әверелде. Ләкин артык самими һәм соң дәрәҗәдә гади булган Мифтах барыбер эшнең хикмәтенә төшенә алмады. Мифтах, Мифтах! Бәлки, ул әле дә үз энесе турында яхшы фикердәдер! Әбдүш укырга керде. Ләкин укучы балалар арасында аның авторитеты юк иде. Аңарда теләсә нинди чүп-чар өчен дә үз иптәшләре өстеннән укытучыга әләкләү, үзенең берәр гаебен күз дә йоммыйча кешегә сылтау гадәтләре «чәчәк атты». Бүтән балалар икәү-икәү дә, өчәрләп тә, дүртәрләп тә дус, сердәш, уендаш булып йөргәндә, аның бер генә дусты да. бер генә якын кешесе дә юк иде. Укытучы аны үз күзәтүе астына алырга уйлады. Аның белән учком кызыксынды, пионер оешмасы эшләде; аны шефка алдылар, аңа ярдәм иттеләр. Ләкин Әбдүш мәсьәләгә бүтәнчәрәк карый иде: «Ничек инде менә шушы шадра Хәмит мине шефка алсын?> Аңарда үз-үзен сөю чире, үзен башкалардан өстен итеп сизү хисе көчле иде. Ләкин масаю өчен, үзенең берәр төрле өстенлеген исбат итеп бирү өчен, аңарда бер генә терәк тә юк иде. Ул бик начар укучы, тупас, аңгыра булып үсте. Ләкин берәр иптәшенең аңарга караганда яхшырак укуы, мәсьәләне алдан чишүе, сорауларга тулы итеп җавап бирүе аның эчен пошыра иде. Берәр бала белән талашса, теге яки бу укучыдан әче сүз ишетсә, ул аны еллар буена эчендә саклап йөртә, туры килгән саен аңардан үч ала торган иде. Ләкин аның үч алуы да намуслы рәвештә күкрәккә күкрәк терәп түгел, бәлки астыртын, яшертен була иде. Әйтик, менә укытучы арифметикадан өйгә эшләр бирә. Теге укучы, мәсьәләне чишеп, дәфтәренә язып килә. Укучылар тәнәфескә чыгу белән Әбдүш аның дәфтәрен урлый да тиз генә шул битен ертып ала һәм, дәрес баш- .лангач, үзенең дәфтәренә күчерә дә куя. Теге укучы, мескен, өйгә бирелгән эшләрне-тикшергән чакта, кичтән чишеп килгән мәсьәләсен таба алмыйча, ояла, кызара, парта астына иелеп елый. Әбдүш, сөенеп, рәхәтләнеп утыра. Теге малай үзен аклар өчен кыюлык белән такта янына чыккач, Әбдүш иренен чәйни башлый. Ул менә шундый бала иде. Шуның өстенә әтисенең «акыллы» киңәшләре дә ана нигез ташы булды. — Өстеңә кешене мендермә. Синнән куркып торсыннар, — диде аңа ата кеше. — Мин шулай итәм дә! —диде бала кеше. Дүртенче класста укыган чакта, Әбдүш турында стена газетасына яздылар, аның көлкеле рәсемен төшерделәр. Рәсемдә Әбдүш төш күреп ята: гүяки зур бер бизмән. Үлчәү табасыныд бер ягында мәктәп, икенче бер ягында — Әбдүш. Хәбәрне язучы да, рәсемне ясаучы да үз исемнәрен яшереп тормаганнар. Берсе—Гомәр, икенчесе — Фәезхан. Әбдүш бик озак баш ватып йөрде: ничек болардаи үч алырга, алар мине кем дип беләләр икән? — Әти, — диде ул өенә кайтып җитү белән,— мине мыскыллыйлар, үч алу юлын өйрәт! Уйладым, уйладым, берни чыкмый... — һм, — диде ата кеше, — уйлап багыйк. Әгәр болай итсәң... Иртәгесен мәктәпкә Әбдүш һәркемнән иртә килде. Класска керде дә мич капкачын ачып карады. Утын агачы белән көлне бутап куйды. — Булды, — диде ул,—эш пешә! Беренче дәрес — тарих. Мәктәп директоры укыта. Унбиш минут чамасы утыргач, класска әшәке, тынчу булып, резинка сасысы җәелде. Укытучы, гаҗәпләнеп, мичне ачып карады. — Кем эше бу, балалар?—диде ул. — Кайсыгыз мичкә резинка ташлады?
21
Бүлмәдә резинка исенә чыдап торырлык түгел иде. Укытучы кабатлап сорады: — Я, бик кыю икән — үзе әйтсен! Кем эше бу, балалар? Нәрсә, Әбдүш, әллә синме? Нигә кул күтәрдең? — Абый, резинканы Фәезхан белән Гомәр ташлады. Үзем күрдем, бая мич янында торалар иде. Менә бөтенесе күрде. Чын. Валлаһи! Директор исә бик коры кеше иде, бер дә тәфтишләп-нитеп тормады: — Гомәр, Фәезхан, хәзер үк класстай чыгып китегез! — диде. Гомәр, урыныннан торып, горур кыяфәт белән ишеккә таба атлады. — Чыгам, абый. Ләкин без түгел! Фәезхан бераз йомшаграк бала иде. Бу хәл апа бик нык тәэсир итте. Ул, күз яшьләрен йота-йота, берни әйтмичә генә коридорга чыгып китте. Класста авыр тынлык урнашты... Фәкать Әбдүш кенә эчтән сөенеп утыра иде. Икенче көнне алты-җиде малай, бергә җыелып, Гомәр белән Фәезхан өчен Әбдүштәи матурлап үч алдылар. Мәктәп артындагы аулак чокырда Әбдүш тенор беләнме, баритон беләнме, нинди тавыш белән улагандыр, аның авызборыныннан күпме кан аккандыр, кызганычка каршы, мондый әһәмиятле мәгълүматлар тарихка билгеле түгел. Әмма Әбдүш- нең яңадан, моны әтисенә сөйләп, малайлардан ничек игеп үч алу юлын өйрәнү кадәресе безгә билгеле. Әбдүш малайлардан үч ала башлады. Я, сиздермичә генә, арттан килеп таш ыргыта да, тиз генә качып китә, я төнлә берәрсенең тәрәзәсен бәреп вата, я берәр малайның бияләен урлый да аны икенче укучының сумкасына илтеп тыга, я белдермичә генә берәресенең кесәсенә әтисеннән алган тәмәкене сала да, җае туры килү белән укытучыга донос бирә. Үзенә «дошман» булган малайлардан Әбдүш, менә шулай итеп, мәкерле юллар белән куркакларча үч ала. Еллар үтте. Семьядагы ике лагерьдан ике генә кеше исән калды. Мифтах. Әбдүш. Мифтах авылда колхоз эшенә кереп чумды. Әбдүш шәһәргә китте, укырга керде. Ләкин хәзер ул шактый гына «акылга утырган» иде инде. Ул хәзер үзенең көнләшүен, үчен, әшәкелеген тышка ачыктан- ачык чыгармый, бик нык уйлап, соны еракка, тирәнгә китә торган акыллы план буенча гына эш итә. Ул инде кирәкле кеше белән дуслашуны да, җыелышларда эшлекле чыгышлар белән катнашуны да, хәтта өлкә газетасына язышуны да үз теләгенә ирешүнең мөһим чаралары итеп карый иде. Берәр нәрсә өчен берәр кешедән үч алу принцибына да үзгәреш керде. Хәзер Ялаяп тупас һәм ап-ачык күзгә бәреп торган төстә хәрәкәт итми, бәлки кәлтә елан төсле, үлән асларыннан гына шуыша, җыелышта үзен тәнкыйть итүченең берәр гаебен эзли, таба икән — бетте! Тиешле оешмага гариза арты гариза яудырып тора. Тапмый икән, аптырап калмый: берәр уйдырма нәрсә укмаштыра да, үз исемен куймый гына, ялган күрсәтүләр язып җибәрә. Әлбәттә, моның белән ул берни дә эшли алмый, ләкин кешегә азмы-күпме борчу китерә. Аңа күп эләкте: исемен куеп язган хатлар өчен дә, аноним хатлар өчен дә. Аны ничәмә-ничә тапкыр кабинеттан куып чыгардылар, аны җыелышларда тикшерделәр. Ләкин Әбдүш Ялаяп — Әбдүш Ялаяп булып калды. Кешедән көнләшү аның йөрәген тырный, эчен яндыра, төнен аңа йокы бирми. Алдынгы кешенең макталуы, хөрмәт ителүе аның өчен үлем белән бер. Берәү матур итеп рәсем ясый, Әбдүш аны күрә алмый. Берәү оста итеп шигырь яза, Әбдүш — аңа дошман. Берәү яхшы эшли — хурланудан Әбдүш йөзен чыта. Берәү әйбәт укый, Әбдүш көнләшүдән тешен кыса. Үзе дә тик тормый: ансына тотынып карый, эш чыкмый, монсына ябышкан була — сәләт җитми... «Нигә соң ул шулай да, мин болай? _______________________________________ дип, үз-үзенә сорау бирә ул һәм җавап таба алмый. Бары тик бер генә
22
әмәл бар, тегене ничек кенә булса да тиз арада юлдан алып ташларга. Мәсәлән, нигә теге кыз тота да Галләмне ярата, нигә Әбдүшне түгел? Галләмне көлке итәргә кирәк. Моның өчен... Нигә укытучы теге Гро- мовны якын күрә, аңа гел отлично куеп килә? Нигә Әбдүшкә түгел? Моның өчен...» — Хәйләкәр булырга кирәк, — ди иде аның әтисе, — кирәк урында таш, кирәк урында — аш. Моны бик нык исендә тот! Әбдүш моны исендә тотты. Аңарда ялагайлык сыйфатлары тамыр җәйде. Озак та үтми, ул үзенә генә хас бер елмаю ысулы уйлап чыгарды. Хәзер өлкән кешенең «әп-чхи»енә «исән булыгыз!» дип, тиз генә торып □асып, җәенке елмаю белән җавап бирү берни түгел иде инде аңа. Төрле-төрле кешеләр очрый иде бу дөньяда. Андый-мондый эшләр артыннан йөргәндә, кесәсенә яртыны тыгып бару, күрше урамда гына булуга карамастан, кирәк кешегә почта аркылы посылка салу кебек үткенлеккә дә бик тиз өйрәнеп китте ул. Берәр кешегә ялагайлану кирәк булганда, ул аңа, имештер, фәлән кеше синең турыда шулай әйтте, төгән кеше болан сөйләде, «синең хакта безгә фәлән нәрсә билгеле» дип, юк-бар гайбәт гашып йөрде. Нәрсә дисең? Дөньяда нинди кешеләр юк? Юкмыни чүп- чарга алданучы вак адәмнәр? Ләкин шулай да, аны хурлык белән тамгалап, кабинеттан сөреп чыгаручы кешеләр чагыштыргысыз рәвештә күбрәк булды. Әбдүш егерме яшькә җитте. Аның замандаш, яшьтәш кешеләре бишьеллык планнарны үтәделәр, Хасан күле буенда, Халхин-Голда сугыштылар, дипломнар якладылар, шигырьләр бастырдылар, мәхәббәт утында яндылар, шатландылар, кайгырдылар, ләкин Әбдүш боларның берсен дә, берсен дә күрми, белми, сизми, кичерми иде. Аның өчен бары тик «мин» дөньясы гына яши һәм «мин»гә бәйләнмәгән һичнәрсә булырга тиеш түгел шикелле иде. Әбдүш Ялаяповның исеме хәзерге камил хәленә килеп җиткәнче бик зур эволюцион процессларга дучар булды. Дөньяга туган көненнән алып, сигез яшенә чаклы «Габдулла» дип, аны үзенең тулы исеме белән атап йөрттеләр. Соңыннан исә, бу исемнең койрыгы киселеп, «Абдул» калды. Яшькә-буйга үскән саен, Ялаяповның исеме һаман кечерәюгә таба барды. Кеше инде тәмам олыгайгач, аның исеме «Әбдүш» хәленә килеп җитте. Ниһаять, бара-тора бу исемнең «Әп» дигән варианты да еш кына очрый башлады. Нишлисең, исеме— җисеменә туры килә! Сугыш башланганчы Әбдүш Ялаяпов педагогия институтын «бетереп» чыкты. Аның институтны «бетереп» чыгуы, чыгарыш кичәсенә катнашудан һәм ике профессор һәм дүрт укытучы өстеннән уннарча гариза җибәрүдән гыйбарәт булды. Чөнки аның кулында бүтәннәрдә булган кечкенә генә нәрсә — диплом юк иде. Аңа бары тик «Институтның дүрт курсын тыңлады» дигән белешмә генә бирделәр. Әбдүш бөтен сугыш буена кайсыдыр запас полкта ягты. Сугыш бетү белән шәһәргә кайтып, икенче тапкыр шул ук институтны «бетереп» чыкты. Ләкин бу юлы аны ни өчендер «контр кешеләр» чыгарыш кичәсенә дә кертмәделәр, «Институтның дүрт курсын тыңлады» дигән белешмәне дә бирмәделәр. Әбдүш исә бу институтны чын-чынлап «бетерү» өчен уннарча гариза язды, йөзләрчә аноним хатлар яудырып торды, әмма директор кешенең дә, деканның да, укытучылар составының да «үз кешеләре, якын әшнәләре», бик күп булып чыкты: Әбдүштән булмаган кайбер сәбәпләр аркасында, институт бинасы да аумады, директор кеше дә «очмады». Институтны «бетерә» алмагач, Әбдүш, үзенең атаклы елмаюын ходка җибәреп, учреждениеләр буенча йөри башлады. Ниһаять, елмаю ярдәм итте: Ялаяповтаи өстәмә документлар таләп итүче булмады. Әбдүш шактый гына җаваплы булган «авторитетлы» эшкә урнашты.
23
Ялаяпов биредә портфель өчен энергияле көрәш җәеп җибәрде. Мәсәлән, нигә Шәфи Хәйретдинов дигән кеше урынбасар, ә ул исә гади хезмәткәр генә? Әйтик, нигә төгән кеше учреждение башлыгы, ә ул исә аның авызына карап торырга тиеш? Әбдүш үзенең сыналган методын да киң кулланды. Бер яктан — провокацион чыгышлар, ялалар, ялган до- нослар, аноним хатлар, икенче яктан — ялагайлык, начальникның табанын яларга хәзер тору, әлеге дә баягы идиот елмаю; өченче яктан — эшлекле булып күренергә тырышу, кирәклекирәксез урыннарда кызыл сүзләр белән бизәнү кебек нәрсәләрдән тора иде бу метод. Аның үз-үзен тотышы турындагы мәсьәләне җыелышка куярга мәҗбүр булдылар. Ялаяповның исне сизүчән борыны эшнең хөрти якка борылуын бик тиз тоеп алды. Җыелышта утырганда Әбдүш мондый стратегик план эшләде: а) вакытлыча чигенергә; б) әйбәтләп тыңлап торып, кара тышлы блокнотка терки барырга; в) каршы якнын йомшак урыннарын җентекләп өйрәнергә; г) аерым кешеләргә каршы һөҗүм хәзерләргә; д) каршы якның җанлы көчен берәм-берәм кыйнарга; е) гомумән, Әбдүш Ялаяп булып калуны дәвам итәргә. — Тәнкыйть итәргә һәркемнең хакы бар,—дип акланырга тырышты «тәнкыйтьче» җыелышта. Әмма аңа, «юк, тәнкыйть болай булмый», диделәр. Соңгы өмете юкка чыккач, Әбдүш Ялаяп «крокодил яше» коя башлады. «Гаеплемен, — диде ул, — моннан соң төзәлергә тырышырмын». «Әлбәттә төзәлер», — диде йомшак күңелле Сафия ханым. «Булышлык итәрбез», — диде урынбасар Шәфи Хәйретдинов. Әбдүш «төзәлү»нең беренче адымын атлады: өенә кайтып, өстәл янына утырды да, киң күңелле Сафия ханым турында аноним хатлар язарга тотынды. Шуларның берсен исә ул аның иренә язды. Әбдүш белә: Сафия ханымның ире бик көнче кеше. Димәк берәр нәрсә килеп чыгуы мөмкин. «Хөрмәтле иптәш... сезгә счёт җибәрәм. Сезнең сөекле хатыныгыз, мине алдап, икенче кеше белән йөри башлады. Дүрт тапкыр кинога алып кердем — егерме сум. Мороженое — уналты сум. Портвейн — унҗиде сум. Барлыгы...» Әбдүш үзен дүрт гамәл остасы дип саный иде. Шуңа күрә ул бу саннарны кушу өчен ярты сәгать кенә утырды. — Була инде хәзер кан-яшь! — дип уйлады ул тинтәк канәгатьлек белән. ...Икенче көнне Әбдүш әлеге хатны, Хәсисәдән күчертеп, почта ящи- гына илтеп салды. Өченче көнне инде Сафия ханым үзенең иптәш хатын- кызларына шатлык белән болай дип сөйли иде: — Нәрсә булгандыр, картым бөтенләй үзгәреп китте. Гафу ит, ди, элек бер дә юкка гына көнләшеп йөргәнмен икән, ди. Юләр булганмын икән, ди. Урынбасар Хәйретдинов турында да хәзергә аноним хат белән генә чикләнергә туры килде. Чөнки хәзер аеруча сак һәм уйлап хәрәкәт итәргә кирәк иде. Әбдүш язды, Хәсисә күчерде. Семья өчен эш күп иде. Портфель өчен көрәш Ялаяповның тулысынча тар-мар ителүе белән тәмам булды: учреждение стенасына «үзенең хезмәт урынына муафыйк булмавы сәбәпле, Әбдүш Ялаяповны эштән азат итәргә» дигән приказ эленде. Яңадан уннарча гаризалар, жалобалар... Янәсе, Әбдүшне туры сүзе өчен яратмыйлар, имештер, Әбдүшне тәнкыйть өчен кысрыклап чыгардылар, гүяки, Әбдүшне дошман күрәләр. Имештер, Әбдүшне читкә этәреп, контрлар үзләренең пычрак эшләрен дәвам итәргә телиләр... Берәр атна эшсез селкенеп йөргәч, Әбдүш икенче урынга керде. Ошатмадылар — өрделәр. Өченче урынга керде — сөрделәр. Дүртенче урынга җитте, моннан биш ай элек аннан да «тю-тю»! Дүрт урыннан куыл, имеш. Җыела бит, мин сиңа әйтәм, дошманнар! Менә бер үзең мең кешегә каршы көрәшеп кара! Шуңа күрә Әбдүш көне-төне «эшли» ял һәм
24
йокы белми, бөтен дөньяга каршы, чынбарлыкка каршы сугыш игълан итә ул! Ялаяп яхшы сизә: үзен яклаучылар гына түгел, бәлки ана «нейтраль» караучылар да бер-бер артлы бетә бара. Кешеләрнең эше күп. Алар Әбдүш белән кызыксынуны мәгънәсез бер эш итеп саныйлар. Булса соң? Әбдүш үзе бар ич әле. Шуның өстенә Хәсисә бар! Шуның өстенә... ...Соңгы хезмәт урыныннан расчёт алган чакта, секретарьның гамьсез- леге белән аның кесәсендә утырып калган кызыл тышлы, көмеш язулы удостоверение дә бар. Кечкенә генә. Ләкин тәэсирле. Срогы чыгарга тугыз ай әле. Әбдүш, гомумән, алдан уйлый торган кеше. Шушы документның ара-тирә аңа кайбер урыннарда ярдәм иткән чаклары да бар. Шулай булгач...
Иртә белән, — әгәр шулай дияргә яраса, чөнки көндезге сәгать уникеләр бар иде инде, — Әбдүш уянып китте. Хәсисә мышный-мышный әле дә йоклап ята иде. Кинәт Әбдүш, бүген күргән төшен хәтерләргә тырышып. уйга батты. Матур төш иде, каһәр! Әйе, искә төште... Менә-менә... Сәли.мов, Гафиятуллин, Хаҗиев, Дубаева, Хәсәнов, Мортазин, Солтанов, Смирнов, Долгин... Менә алар, башларын иеп, күз яшьләренә тыгылган килеш, райкомнан чыгып киләләр. Аларның партия билетлары янмый торган шкаф эчендә калган... Ялаяп үзенең корбаннары белән барып күрешә, эчтән сөенә, ләкин шатлыгын тышка чыгармый, хәтта аларның кайгыларын уртаклашу кебек бөек рыцарьлыкка да әзер ул... Матур төш... Татлы төш... Ләкин хәзер ул уяу, бу — төш түгел, өн иде инде... Эшкә тотынырга вакыт! Әбдүш буявы кыршылып беткәй өстәл тартмасыннан кара тышлы блокнотны тартып чыгарды. Кинәт аның күзе «шигырьләр» дигән сүзгә төште. Ялаяп корт чаккан кеше төсле кисәк кенә урыныннан сикереп торды. — Хәсисә, дим, Хәсисә! Тор тизрәк. Почта килде бугай. Шалтырыйлар. Алып кер әле. Редакциядән җавап юкмы икән? Минем теге шигырьләрем... Нәрсә соң бу, шайтан алгыры? Шигырьләрдә, лирикада, поэзиядә анын ни катнашы бар? Шагыйрьме соң ул, язучымы? Әйе. эше бар шул аның. Соңгы арада ул бу өлкәгә дә аяк тыга башлады. /Моның тарихы болай булды: Әбдүш Ялаяп Хәсисәгә өйләнү белән үзенең шәхси тормышын шактый гына җайга салып җибәрде. Чөнки Хәсисә үткен характерлы,, шома куллы хатын булып чыкты. Карточка системасы бетерелеп, акча реформасы кергәнчегә чаклы, Хәсисә базар тирәсендә буталып йөрде. Баштарак ефәк һәм йон мана торган буяулар белән сату итте, соңыннан шикәргә күчте, ахырдан кара борыч белән сәүдә итеп маташты. Семьяга шактый гына доход керә иде. Әбдүш исә бу эшкә үзенең шикле танышлары аркылы сизелерлек булышлык итеп тора иде. Соңыннан эшләр үзгәрде. Карточка системасы бетерелде, акча реформасы үткәрелде. Элекке кызыл утызлык урынына, зәңгәрсу егерме бишлек акчалар килеп чыкты. Спекуляция өчен урын калмады. Кибетләрдә нәрсә телисең, шул бар. Димәк, бүтән юлны табарга кирәк. Әбдүш каяндыр мензурка табып алды. Хәзер инде ул, аны кесәсенә тыгып, алкогольле эчемлекләр сата торган киосклар, лареклар буйлап йөри башлады. Әйтик, менә кичке сәгать тугыз. Әбдүш ларекка керә дә йөз грамм аракы салдыра. Стакандагы аракыны мензуркага бушата да, янәсе, аның күпме салынуын үлчәгән булып кылана. Соңыннан өстәл өстенә бераз аракы түгә һәм аны яндырып карый. Янәсе, аның процентын ачыкларга тели. Әлбәттә, намуслы сатучы аның мондый эшенә җирәнеп кенә карый. Әмма, бер дә бер көнне
25
берсе килеп капты бит! Ходаяров дигән сатучы чыннан да алдакчы булып чыкты. Әбдүш аны җинаять өстендә тотты. Шуннан соң ниләр булгандыр, әмма Әбдүш аннан ел буе акча сыгып торды. Бер дә бер көн ялган ревизор ишектән чыгып киткәч тә, чын ревизор килде һәм «дус егет» Ходаяров тимер рәшәткә артына кереп утырды. Әбдүш өчен ахыргы доход чыганагы да бетте. Ул үзе дә соңгы хезмәт урыныннан куылды. ЛАенә шуннан соң инде Әбдүш бүтән юллар белән акча табу планын кора башлады. Ялаяп поэзия белән шөгыльләнергә карар бирде. Материаллар, гайбәтләр тупланган кара тышлы блокнотыннан бер бит ертып алды да, өс- тенә «Саф йөрәк белән» дип, шигырьнең исемен язып куйды. Шигырь, үзе исә болай башланып китте: Үзебезнең сөям кешеләрне, Мин! Саф йөрәк белән!!! Миндә балкый вөҗдан яктылыгы, Мин — Саф намус рыцаре! Яшәсен! Мин һәм минем башым! Ул, аны язып бетереп, конвертка салып ябыштырды да, зур канәгатьлек белән почта ящигына илтеп салды. Редакциядән җавап бик тиз килде: «Хөрмәтле иптәш Ялаяпов! Шигырегезне укып чыктым. Идея-худо- жество ягыннан бик үк яхшы эшләнмәгән. Әмма каләмегез шома күренә, язгалап торыгыз. Сәлам белән: Ч. ЛАәхмүтов-Ямбо-Хорейский». Редакциядән килгән бу хат аның күңелен күтәреп җибәрде. «Хөрмәтле иптәш Ялаяпов...» Нинди матур сүз бит! «Каләмегез шома күренә». Даһи әйтелгән сүзләр. «Язгалап торыгыз». Димәк, минем талантны ихтирам итәләр. Ура! Ура! Тагын бер ура! Әбдүш үзенең хәрәкәт планын кора башлады: 1) үзләре килеп, эзләп тапканчы редакциягә бармаска; 2) газетада бастыру өчен фоторәсем хәзерләп куярга (зурлыгы 9X12); 3) редакциядән алган акчаны Хәсисә белергә тиеш түгел; 4) беренче шигырь басылу белән үк төрле фамилияләр куеп, редакциягә ким дигәндә йөз хат язарга (укучылар фикере). Әбдүш бер кич эчендә тугыз шигырь язды. «Кара син, моннан да җиңел эш юк икән!» Икенче көн исә, аеруча рекордлы булды. Ялаяп унөч шигырь язды. Таңга калсыннар. «Каян килеп чыкты соң әле мондый талант!» — дисеннәр. Фоторәсем дә тиз өлгерде. Әбдүш рәсемгә үзенең бөтен даһилыгы белән төшкән: алдында — кәгазь, кулында — шариклы ручка. Әбдүш, изге поэтик уйларга батып, чәчен учлаган. Хәсисәгә тагын да бер эш артты. Шигырьләрне унар данә күчерергә кирәк булды. Чөнки Әбдүш берьюлы унлап редакцияне бомбага тотарга карар бирде. Ялаяп, шулай тирән уйга батып, үзенең данлыклы иҗат юлын искә төшереп торган бәхетле минутта, кулына бер хат тотын, Хәсисә килеп керде. — Әйтәм ич!—дип сөенеп китте Әбдүш. — Мине онытмыйлар. Димәк авторитет! «Нечкә була шагыйрь күңепе һәм саф була шагыйрь йөрәге» дип, авыз эченнән тын гына көйләп, Әбдүш Ялаяп, өстенә штамп сугылган кадерле конвертны каерып ачты да, зур түземсезлек белән укый башлады: «Хөрмәтле иптәш Ялаяпов, әсәрләрегезнең күбесе миңа ошады. Күзгә« күренеп үсәсез. Сездә шагыйрь йөрәге тибә. Аеруча сезнең «Ай, башым ла башым!», «Ялаяпов намусы», «Мокамай», «Мәхәббәт тәүбәсе»> «Парат», «Юксыну» дигән шигырьләрегез миндә яхшы тәэсир калдырды. Минем «Урман кызы» исемле шигыремне дә бик матур язгансыз. «Евге-
2G
ннй Онегин» дигән озын шигырь өстендә эшлим, дигәнсез. Язылып беткәч. мица җибәрегез. Ләкин шунысын хәбәр итәм, дустым, синең фоторәсемен, белән югарыда исемнәре аталган шигырьләрне бастыру өчен редакторга кертеп биргән идем, шаркылдап көлде генә. Нәрсәгә көлгәндер, белмим. Д1ине яратмыйлар монда, малай. Талантымны аңламыйлар. Бөек шагыйрьләрне күбрәк укы. дус: Мине һәм С. П. Лермонтовны! Сиңа тирән ихтирам һәм күп сәлам белән: Ч. Мәхмүтов-Ямбо-Хо- рейскпй». Әбдүш өчен бу хат коточкыч удар булды. «Тукта әле, диде ул, ничек редактор шулай минем өстән шаркылдап көләргә батырчылык иткән? Әһә! Ул шулаймыни? Димәк, мине белми икән әле ул!» Кимсетелгән иҗат кешесе, койрыгына ут капкан ата мәче төсле, кабаланып. арлы-бирле йөренә башлады. — Бәлки, гаеп үземдәдер. Нигә бер дә бармыйм соң мин анда? Тукта, хәзер сәгать ничә? Әһә, ике. Якты Күлгә поезд дүргтә китә. Өлгереп була әле. Тукта, барып килим бер... Командировка кәгазе аласы да бар. Ял аяп. бик тиз генә киенеп, урамга чыгып китте. Гадәтенчә, ул, ике кулын кесәсенә тыгып, борынын югары чөйгән килеш җилкәсенә үзенең Әбдүш елмаюын асып, мостовойдан атлап барды. Редакциягә килеп җитү белән ул, иң беренче зур эш итеп, Ч. /Мәхмү- товЯмбо-Хорейскийны ззләп табарга дигән гүзәл фикергә килде. Кинәт аның күзенә приказлар эленә торган витрина чагылды. «Бәлки, кирәкле материаллар бардыр»,—дип уйлады ул һәм кип-кинәт аның эче «жу!» итеп китте. Анда: «Иптәш Ч. Мәхмүтов-Ямбо-Хорейскийиы... сәбәпле эштән азат итәргә», — дигән приказ эленеп тора иде. Ялаяповка иптәш Сәлимҗанов янына керергә киңәш бирделәр. Иптәш Сәлимҗанов, аның «Үтерелгән пәйгамбәр» дигән шигырен алып кулына тоту белән үк, бик гаҗәпләнеп, Әбдүшкә күтәрелеп карады. — Такташ әсәре бит бу, иптәш Ялаяпов. Мондый эшләр белән шөгыльләнеп йөрмәскә киңәш бирәм. Шигырь язар өчен талант кирәк. — Алайса сезнең белән икенче урында сөйләшербез. Сезнең турыда кайбер мәгълүматлар миңа билгеле инде! Әбдүш ишекне «шалт» итеп ябып чыгып китте һәм шул ук бинадагы икенче иҗат оешмасына барып керде. Мәһабәт гәүдәле, тулы ачык түгәрәк йөзле председатель аны, киң күңел белән, елмаеп каршы алды: — Ә, ә... Сез... иптәш Ялаяпов! Сезнең әсәрләр кайдадыр тикшерелә бугай... — Әйе, әйе. Әле генә редакциядән чыгып килешем. Тормышны тирәннән өйрәнәсе килә... — Шәп эш, яхшы уйланган... Менә иптәш Хәмиди белән таныш булыгыз. — Менә нәрсә, иптәш Сәләй... Миңа ике ай срок белән командировка кирәк иде... йөреп кайтыйм әле, тормышны өйрәнеп... — Ай, ул чаклы булмас шул. Ни бит, бездә моны правление генә хәл итә ала, — дип сүзгә кушылды председатель. — .Мин бит сездән акчасын хәзер үк сорамыйм... Кәгазен генә бирегез! — һм... ни... Кара әле, ни бит...—дип тотлыгып калды председатель,— әй егетләр, без бит, ни бит... Стандарт командировка кәгазен бирергә була шул. Барыгыз, тормышны... Ләкин акчасыз... — Ярый, алайса. Мин бүген үк Якты Күл районына китәм. Аннан соң Таллыга, аннан соң Акшарга, аннан Карасуга... Тормышны өйрәнергә кирәк. — Ни, кем, Хәмиди, әзерлә әйдә командировка кәгазьләрен!—диде яшь кадр үсүенә шатланган председатель.
27
Әбдүш Ялаяп, гадәте буенча, үзенең квартира адресын биреп калдырып, хикмәтле кәгазьләрне кесәсенә бөкләп тыкты да, башын игән көе, төче генә саубуллашып, урамга чыгып китте.
...Әбдүш, өенә кайту белән, язылып беткән жалобаларны конвертлар эченә тыкты да, бер сүз дә әйтмичә, яңадай чыгып китте. Сәгать дүрттә Якты Күл ягына поезд китәргә тиеш. Шуңа өлгерергә кирәк. Гадәтенчә, Әбдүш билет алмады. Поезд ярты сәгать баргач, вагонга ревизор килеп керде. — Сезнең билет? Әбдүш елмаюы. — Сезнең билет? Әбдүш елмаюы. — Билетыгыз бармы, юкмы? Булса — күрсәтегез. Булмаса... — Минем хакта иптәш Смирновтан сорашыгыз, аның задаииесе •буенча барам. — Билет? — Ярый, ярый, кычкырмагыз, икенче урында сөйләшербез. — - Хәзер поезд станциягә җитә, төшеп китегез. — Сезнең исем-фамилиягез? Номерыгыз? Поезд туктады. Әбдүш вагоннан чыгарга мәҗбүр булды. «Куян» пассажир вагон баскычы янында көтеп тора башлады. Поезд озак тормады, гудок бирде дә, үз юлына китте. Ләкин Әбдүш вагон баскычына сикереп менәргә өлгергән иде инде. Баскычта, аннан башка, ниндидер капчыклы малай асылынып бара иде. — Я әле, кем, тегендәрәк! — Урын юк, кая китим? — Сиңа әйтәләр! — Урын юк, дим. — Әһә! Син шулаймы? Алай булса, икенче урында сөйләшербез! Шулай итеп, Әбдүш җиңде, үзенең баскычтагы хокукын яулап алды Бу исә аның куркыту ысулы белән булган беренче җиңүе иде. Поезд бара, вагон баскычына асылынып, Әбдүш бара... * — Чш! Чш! Чш! Якты Күл районының зур гына бер авылындагы зәңгәр түбәле өйдә 1952 елның 27 июль иртәсе шушы чышылдаулар белән башланды. — Язучы абыең эшләп утыра, тавышланма, Шамил! Озын буйлы, чандыр гына хатын Мәликә апай, үзенең дүрт яшьлек малаен чоланнан ишек алдына төртеп чыгарып җибәрде. Артык карт булуына карамастан, өенә эшләр алып, колхоз камытларын типчеп утырган Мәрдән бабай ризасызлык белән йөзен җыерды. — Тимә инде дим, балага! Таптың бер сүз — язучы да язучы! Атасының башы! Колхоздан алганы гына җитмәгән, инде менә балага күкәй дә юк. Кичә кәкре Низами белән эчеп йөргәннәр. Кәкре Низаминың кемлеген белмиммени соң мин? Язучы, имеш! Бөтенесе мөкиббән киткән! Нәрсә язган соң ул? Әрәм тамак... Әмма Мәрдән бабай бик нык ялгышты. Чөнки «язучы абый» эчке өйдә үзенең тирән иҗади эшенә чумып утыра иде бу вакытта. Аның соңгы иҗади хезмәте менә шуннан гыйбарәт булды: «Иптәш Таштимеров! Миңа тагын ике кило бал, ун кило ит, ике йөз данә күкәй җибәрсәгез, яхшы булыр иде. Хәзер сезнең образ өстендә эшлим. Шикәр булмасмы, акыл хезмәте өчен ул бик әһәмиятле. Өченче
28
*
көнге җыелышта сезне тәнкыйтьләгән Габделхаков турындагы эшне тәмам итеп киләм. Сезгә иртәнге сәлам белән: Язучы Әбдүш Ялаяп.» Әбдүш Ялаяп, чоланга чыгып, конверт эченә салынган «иҗат» ны Мәлпкә апага сузды. — Үзенә бирерсең, яме. Ләкин тиз булсын. — Ярый, ярый, Әбдүш иптәш. Хәзер барып кайтырмын. Мәрдән бабай авыз эченнән нидер мыгырдап алды. Мәликә чыгып китү белән бабай, безен күнгә кадап куйды да, серле бер караш белән Ялаяповка текәлде: — һм, исемең кем әле? Ни... Кичә укытучы Гарәфидән сораган идем, «андый язучы юк», ди. Алай булгач соң син ниндие инде? — Икенче урында сөйләшербез. — Юк, юк, алай булгач, әйт әле, кем син? — Сиңа гына тикшерәсе калмагандыр инде. — Соң, юк та бит, шулай да, ни... — Менә нәрсә, картлач, без бит псевдоним белән язабыз. — Псевдоним? Нәрсә соң ул? — Менә инде! Ялган исем белән, ялган исем белән! Беләсеңме? — Шулайдыр шул. Үзем дә шулай уйлап торам... Дөресен генә әйткәндә, соңгы араларда авылда Әбдүш Ялаяповныи авторитеты шактый кимеде. Гел-гел сорашалар. Нинди әсәрегез чыкты, кайда басылды? дигән булып, аның теңкәсенә тияләр. Баштарак ул, үзе белгән күренекле язучылар исеме белән йөрде. — Әбдүш Ялаяп — минем паспорттагы исем-фамнлия.м ул. Ә «йөрәк ялкыны» исемле романның язучысы — мин! — Бездә әсәрне псевдонимнар белән чыгару гадәткә кереп киткән. Әмма, Әбдүш Ялаяповның мондый аңлатулары гына тиешле нәтиҗәне бирмәде. Шуңа күрә «язучы» бүген моннан таюны планлаштырып куйды. һәм тайды да... Әбдүш Ялаяп Таллы районы чикләренә килеп керде. Биредә аның беренче төп эше журналист Сәлимҗанов өстеннән аноним хат язу булды.
Әбдүш Ялаяп үзенең тормышны өйрәнү максаты белән башлаган героик юлын Акшар районына таба дәвам итте. Хәзер инде ул үзен гел «язучы» дип кенә атамый иде. Бер урында үзен ңирк клоуны итеп танытты, икенче урында — теге яки бу министрлык вәкиле итеп... һәм һәр җирдә дә дип әйтерлек, бик тиз ышанучан председатель биргән командировка кәгазе белән кызыл тышлы, көмеш язулы удостоверение аңа ярдәм итте. Командировка кәгазендә килүкитүне билгеләп, печать басар урын да калмаган иде инде. Шуңа күрә ул, күп кенә урыннарда аны күрсә- теп-нитеп тә тормады... Шулай да эш яхшы барды! Әбдүш, Акшар рай- торгы машинасына утырып, Карасу ягына юнәлде... ...Карасу МТСына килеп җиткәч, Әбдүш машинадан төште һәм тиз генә конторага таба атлады. Ишек алды. Өсләренә брезент ябылган төрле-төрле машиналар тезелеп киткән. Ремонт мастерское эченнән колак яргыч чыжлау тавышы килә. Әнә бер якта ике-өч кеше, нидер эшләп, комбайн тирәсендә маташа. Әбдүш, башын югары күтәреп, тәкәббер генә атлап бара. Кинәт ул юл буенда әйләндереп капланган җилгәргечне күреп алды. Әбдүш, баруыннан туктап, җилгәргеч өстенә килеп утырды, кесәсеннән блокнот чыгарды һәм, бик җилле генә итеп, бер-ике җөмлә тырнап куйды. ...Ялаяп рөхсәтсез-нисез килеп кергәндә, директор читлектәге күгәрчен белән мавыгып тора иде.
29
— Иптәш директорны күгәрчен проблемасы ныграк кызыксындыра булса кирәк... Директор сискәнеп китте: — Ә... ә... һәм... утырыгыз. Сез, ни, иптәш, каян? Күгәрчен? Әйе шул, бик кызык... — Анысы шулай, иптәш директор. Сезнең фамилиягез ничек? Котду- сов? Яхшы. Таныш булыйк. Казаннан. Ялаяпов. Менә нәрсә, сезнең соңгы конструкция буенча ясалган җилгәргеч машинагыз юлда аунап ята ич. Моңа ничек карыйсыз? — Ул бит, ул бит...— директор, тәрәзә янына килеп, тышка карады һәм кул изәде.— Әй, кем, Хәйбул, нигә һаман алып китмәделәр? Алсыннар, шалтырат. Ай-яй! Бүген үк диген!— Аннан соң Әбдүшкә таба борылды да гаепле төс белән әйтеп куйды: — Ул, ни, 28 иче елгы җилгәргеч. Эшкә ярый торган частьлары да юк. Утильгә бирдек без аны, иптәш... — Менә нәрсә, иптәш директор, минем вакытым юк. Сез моннан өч ел элек үзегездә эшләгән Солтанов дигән кеше турында ниләр беләсез? — һм, ни... Беләм, беләм. Менә дигән механик иде... Иң алдынгы. Казаннан иде ул... Яхшы кеше... гүзәл егет... Ай-яй! ...Ярты сәгатьтән соң, өйләрдә утлар кабынгач, МТС йортыннан җиңел машина чыгып китте. Шофер янында, күкрәген киереп, Әбдүш урнашты. Машина фарасыннан төшкән яктылык мастерской артына кереп югалганчы, директор тәрәзә янында басып торды, һәм ул кинәт кенә сискәнеп китте. — Тукта әле, кем иде соң әле ул? Казаннан. Ялаяпов. Кем ул? Газета эшчесеме? Министрлыктанмы? Эх, мин! Документны?.. Карыйсы калган, шайтан алгыры. Җитмәсә, Солтановның уңышсыз мәхәббәте турында да сөйләдем. Анкеталарын да күрсәттем! Эх, мин, ачык авыз! Ачык авыз. Шуның өстенә станциягә чаклы машина бирдем, шайтан алгыры! Ә бу вакыт җиңел машина, тигез грейдер буйлап, алга, станциягә таба оча иде... Әбдүш Ялаяп шоферның беләгеннән тотып алды. — Иптәш шофер, сезнең директорыгыз нинди кеше? — Әйбәт кеше, эшЛекле. Аны бик яраталар бездә. — Кулак малае түгелме? — Нишләп? Заманында кулаклар аның үзенә почмактан торып атканнар. — Казанга кайчан барып җитәрбез? — Нишләп? Миңа сезне станциягә чаклы гына илтергә кушты ул. — Кем? — Үзе. — Менә хәзер мин кушам. Шәһәргә чаклы. — Кем соң син, алай кушарга? — Икенче урында сөйләшербез. — Нишләп? Хәзер үк әйт! — Син кем белән болай сөйләшәсең? — Шайтан белсен кем белән... — Шәһәргә барып җиткәч, танытырмын. Шофер кинәт кенә машинаны туктатты да, ялт итеп, тышка сикереп чыкты. — Я әле, агай-эне, төш әле. Бер, ике... — Я, я, син шаярмыйча гына. Барып җиткәч, сыйланырсың... — Юк инде, агай-эне. Төш, төш әйдә. Бер, ике... Әбдүш акрын гына, теләмичә генә машинадан чыкты. Шофер исә, анымоны уйлап тормый, тиз генә машина эченә керде дә, газ биреп, алга ыргылып китте. Бераз баргач, кире борылды да, МТС ягыча таба юнәлде.
30
Әбдүш, япа-ялгыз, пычрак юл өстендә, көзге ялангач кырда басып: калды. Инде төн иде. Җил. Караңгы. Аз-маз гына яңгыр сибәли. Тирә- якта бер уг әсәре дә юк. Юлдан читтә зуратлар, әвеннәр каралып тора- Канатлары белән пырхылдап, ниндидер бер кош очып китте. — Икенче урында сөйләшербез!—диде Әбдүш, кискен генә әйтеп, гадәтенчә, блокнотын тартып чыгарды, һәм ул, шырпы сызып, шариклы ручкасы белән «материал» язып куйды. «Директор Котдусов. Машина номеры — Т-99-11. Кичке сәгать сигез». Яңгыр торган саен көчәя барды. Әбдүш, көзге юеш юл буйлап, станциягә таба атлап бара. Караңгы. Җил. Аякка авыр. Әллә зурат астына кереп йокларгамы? Юк, юк, куркыныч. Бүген кайтып җитәргә кирәк. Нишләргә? Берәр өй яки шалаш очрасын икән. Кеше очрасын икән. Кеше... кеше... Кинәт юл аркылы ниндидер авыр гәүдә сикереп чыккан төсле булды. «Бүре», — дип, коты алынып уйлады Әбдүш. Бүре! Ичмасам, бер генә,, бер генә кеше булса икән? Кеше... Кеше! Әбдүш бизгәк тоткан төсле калтырана башлады. Электән куркак җан тәмам чүпрәккә әйләнде. Нишләргә? Басып торыргамы? Атлап китәргәме? «Нигә соң бу юлда беркем дә юк? Нигә кем дә килеп чыкмый. Нинди аулак юл бит. Моның хакында икенче урында сөйләшергә туры килер...» Әбдүш автомат рәвештә блокнотын чыгара башлады. Ләкин бүре, нидер сизенгән кебек, сискәнеп китте, тешләрен шыгырдата-шыгырдата, кызу гына Әбдүш тирәсеннән әйләнеп чыкты. «Донос» диде, куркуыннан үзе дә сизмәстән Ялаяп. Чөнки аның өчен биредә аннан да зуррак, аннан да шәбрәк корал юк иде.— Икенче урында сөйләшербез!—диде ул, калтыранудан тешләрен тешкә бәрә-бәрә. Ләкин... теләсә нинди кеше өстеннән теләсә нинди жалоба, донос, гариза, аноним хатлар язып була... Ә соң менә... менә бүре өстеннән кая һәм кемгә язарга? Башына шушы ачы һәм ялангач хакыйкать барып җитү белән, Әбдүш хәлсезләнеп җиргә утырды һәм... һуштан язды. Әбдүш арба шыгырдавы тавышыннан аңына килде. Ул салам өстендә ятып килә иде. Өстенә плащ капланган. Ике үгез арбаны ялкау гына тартып бара. Тукта, бу кем? Янында ниндидер карчык утырган. Чү, кая барам мин? Алда — якты утлар. Станция икән... Әбдүш, башын күтәреп, карчыкка текәп карады: — Син кем? — Чү, чү, улым, ачуланып әйтмә. Тәкатем калмады. Авыр икәнсең. Ярый инде карчык кеше булсам да... Аллага шөкер, сыйхәтем җитәрлек икән әле... Мәлгунь, адашкан этне таяк белән куып җибәрдем... Кайсы авыл этедер инде, каһәр төшкере! Тәкъдир инде, тәкъдир. Хәлең яхшырдымы соң, улым? — Икенче урында сөйләшербез. — Сөбханалла, нәрсә дисең? — Син кайсы колхоздан? Кая барган идең? — Менә, ни, кем, улым, станциядән багаж алырга барам. Улым белән киленем... — Болай, сиңа ышанып, ке.м ике үгез бирде? — Ай алла... Кем булсын, үзебезнең председатель. «Якты маяк» председателе. Бар, әби, диде, төнлә курыкмасаң, диде. Нәрсәдән куркыйм? Кәпирәтивкә товар да алып кайтам әле... анда безнең кибетчебез... Әбдүш, кесәсенә тыгылып, үзенең кара тышлы блокнотын эзләде... Ләкин анда блокнот юк иде. Бу аңа яшен суккан кебек тәэсир игте. Ялаяп мондый тирән кайгыны кичерә алмады... һәм ул яңадан һушыннан язды. Станциягә җиткәч, әби аны саклык белән генә арбадан төшерде. Әбдүш, карчык яныннан киткәндә, бары бер генә сүз ычкындырды: — Икенче урында сөйләшербез.
31
Карчык, үзенең мамык шәлен бөтереп, нәфрәт белән: — Ходаем, рәхмәт кенә дә әйтә белми бит. Нинди кеше бу? Ничек үзен жир күтәрә?—диде.
Төнге сәгать унда ике ай буена сузылган героик поход тәмам булды. Әбдүш өенә кайтып житте. Хәсисә туфлясын салмый гына койкада аунап ята иде. Кабинетка килеп керү белән, аның күзе өстәлдәге хатка төште. — Мифтах абый хаты. Укыйк, нәрсә язган икән. Әбдүш хатны ачты һәм ачу белән йөзен жыерды. Абыйсының хаты эчендә икенче бер хат бар иде. Әбдүшкә таныш конверт. Ялаяп үзенең абыйсына моннан ике ай элек жибәргән иде аны. Әбдүш башта абыйсьь ның хатын укып чыкты. «Энем Әбдүш, сиңа бездән сәлам һәм Хәсисә киленгә күндер. Шуның белән хәбәр итмәк булдык, үзебезнең исән-сау торуыбызны, һәм дә дөреслим синең хатыңны алтайлыгымны. Шуңа эчем пошты, ник син миңа андый хатны жибәрдең? Кемгә язылган ул хат? Ни өчен дип син аны безнең авылдан салырга куштың? Тизрәк җитмәс идеме, шәһәрдә торып, шәһәрдән генә салсаң? Шикләнеп калдым мин, бу яхшылыкка түгел дип. Кире җибәрәм хатны. Теләсәң нишләт. Мине бутама һәм дә моннан соң кушма син миңа андый эшләрне. Минем вакытым юк, шик төшерә торган эшләр артыннан йөрү өчен. Фермада азыклар хәзерлисем бар мал- туарга...» Икенче конвертның эчтәлеге таныш иде аңа. Шулай булмый тагын! Ялаяп аны үзе язган иде ич! Әлеге дә баягы — шомлы аноним хат... Авылдай салып җибәрергә дигән хат. Ләкин Мифтах юньләп әйткәнне тыңламый. Икенче урында сөйләшербез!.. Югалган блокнот исеиә төшү белән, Әбдүшнең тәне чымырдап китте. «Ойой, минем блокнотым!»—диде ул һәм сызланып башын тотты. Нинди мәгълүматлар, адреслар, материаллар һәлак булды бит! Кемгә жалоба язарга бу хакта? Ә бит бу блокнот эчендә Әбдүшкә бик зур материаллар биргән тулы бер чор, аның дүрт район буйлап сәяхәт иткән чоры ята иде... Әбдүш, арткы бүлмәгә керде, кроватьта мышный-мышный йоклап яткан Хәсисәне яңадан уятты. — Хәсисә! Ашарга бармы? — Берни юк шул, Әп. — Базарга чыктыңмы? — Ничек чыгыйм, көн-төн эш тә эш. Утыр монда азапланып, мәгънәсез жалобалар белән... — Нәрсә дисең? — Мәгънәсез жалобалар белән, дим. — Ничек инде? — Әп, дим, житте. Бик күп түздем. Ичмаса, кеше кебек, эшкә кереп» әйбәтләп эшләр идең... — Нәрсә?.. — Әйбәтләп эшләр идең, ичмаса, дим. — Минме? — Син. — Кем? — Син, сии! — Нәрсә сөйләгәнеңне беләсеңме, юкмы? — Беләм, бик-бик беләм... — Кара аны, кем икәнеңне онытма! — Кем соң? — Мәзин кызы. Спекулянт. — Өрмә! — Икенче урында сөйләшербез!
32
* Ц: Иртәгесен Әбдүш Ялаяп. күгәргән бакыр акча кебек яңадан әйләнеп, иҗат оешмасына барып керде. Бик тиз ышанучан председатель алдында үзенең героик сәяхәте турында әйтергә ярый торганнарын гына әйтеп, өстән-өстән генә отчёт бирде һәм өч мең сум акча таләп итте. — Менә рәхим итеп карагыз, килгән-киткән числолар, печатьләр, имзалар... Әбдүш елмаюы. — Соң бит... Әй егетләр... Сез үз теләгегез белән киттегез бит. Бездән кәгазь генә сорап алдыгыз. Юк, без акча бирә алмыйбыз. — Икенче урында сөйләшербез! Әбдүш елмаюы. Әбдүш. тантаналы адым белән атлап, кабинеттан чыгып китте. Председатель «Әй егетләр!» диде һәм «уф» дип, авыр сулап, башын тотып калды... Әбдүш үзенең җиңәчәгенә шикләнми дә иде. Шуңа күрә урам буйлап барганда, аның уйлары бүтән нәрсәләр тирәсендә генә йөрде. ...Шулай итеп, беренчедән, яңа блокнот алырга... Икенчедәй, иртәгә үк эш эзләргә. Почта, телеграф, телефон тирәсенә керсәң, әйбәтрәк. Чөнки ни дисәң дә элемтә! Аның өчен шул гына кирәк тә! Әмма хәйлә белән. Яңа эш урынына кирәк, портфель мәсьәләсе... Иске дошманнарны ахырынача кыйнап бетерү проблемасы. Аннан соң әле Хәсисә эше дә бар. аны берәр нәрсә белән базарга җибәрергә дә... шап! Берәр акчалырак хатынга өйләнергә... Утыз-кырык конверт кирәк. Марка... Хәер, маркасыз да бик яхшы. Түләп алсыннар. Әллә тагын шигырь язып караргамы? Мәсәлән. «Мин, минемчә, минеке» дигән исемнәр белән. Тукта әле. чү... ниндидер бер язу-сызу белән шөгыльләнеп йөрүче кеше мина «Үзен турында сөйлә, синнән фельетон язам», — дигән иде... Әлбәттә, мине мыскыллап кына әйтте ул бу сүзне. Әгәр дә... Әгәр дә аңар үзем турында сөйләп бирсәм? Ичмаса, тарихка кереп калыр идем. Әбдүш Ялаяп! Юк, юк, һич тә үз исемем белән яздырырга ярамый. Җинаять кодексы дигән нәрсә дә бар ич дөньяда... Тагын, әлеге дә баягы, эш мәсьәләсе... Элемтә эшенә алмаслар төсле. Кибеткә керергә кирәк. Яки әнә фотоательега, йөреп торучы агент булып. Гомумән, эш ул кайда да бар, эшлә генә. Миңа эшли торган урын түгел, боерып тора торган урын кирәк. Юк, иң яхшысы утильсырье складына... Бетте, утиль складына!
Көннәр үтте. Айлар үтте. Әмма Әбдүш беркая да эшкә кермәде «Утиль складына керергә өлгерермен әле,— диде ул,— шуның өстенә ике айлык командировка өчен әле шактый гына акча керү мөмкинлеге дә бар. Судның карары һәрхәлдә минем файдага булачак. Өч мең бит ул! Өч мен! Мең сумны эләктердехм инде! Шулай утырталар аны, дус егет, сезнең кебек ачык авызларны!» Күп тә үтми, суд булды. Бик тиз ышанучан председатель шыбыр тиргә батты. «Әй егетләр!—диде ул судта, — мин моны белмәгән идем. Мин бит анар командировка кәгазен болай гына бирдем. Бездән мең сум алды бит инде! Әй егетләр! Кара әле син, нәрсә килеп чыкты?» — Ачык авызлык!—дип япты да куйды аның авызын судья. Ләкин Әбдүш үзе дә ярык тагарак янына утырып калды. Әмма акча һаман кирәк. Инде нишләргә, каян акча табарга? Әбдүш янадан мескен поэзиягә ябышырга карар бирде: бер көн, бер төн буе утырып, унбер шигырь язды. Хәсисә һәркайсын бишәр данә күчерә-күчерә аптырап бетте.
Берничә көннән соң, аңа биш хат килде. Ләкин алар коточкыч иде. «Шигырьләрегезиең әдәби-художество әһәмияте юк», «Эшләнмәгән», «Ашыкпошык», «Йомшак», «Сыек», «Чи», «Су» һәм... Әллә инде барысы да сүз куешканнар: беравыздан Әбдүш Ялаяповны плагиатта гаеплиләр. Тегеләре — Такташ шигырьләре, имеш, болары... Әбдүш яңадан план корды: а) Ч. Мәхмүтов-Ямбо-Хорейскийньг эзләп табып, аның белән элемтәне ныгытырга, б) бездән көлгән теге редакторны күздән җибәрмәскә, в) Такташ дигән кешенең кем булып һәм кайда эшләвен ачыкларга, г) Әбдүш исеменә шундый оятсыз хатлар язган кешеләрне акылга утыртырга. Әбдүш ике көн буена башлангыч материаллар туплап йөрде. Беренче объект — шагыйрь Мәрдәнов. Ялаяп аның утызынчы, кырыгынчы елларда язган шигырьләрен эзләп тапты. Икенче объект—язучы Ханнанов... Ялаяп югалып кала торган кеше түгел. Төн буе утырып, «Алсу» дигән шигырь язды. Газзә дигән исемне үзгәртергә туры килде. Чөнки дүртенче урында эшләгәндә Газзә дигән бер кыз аны нык кына тәнкыйть итеп чыккан иде. Шигырьдә Алсу дәфтәр читенә профессорның рәсемен ясап куя бит әле — шул өлешенә дә аз гына үзгәреш керде. Алсу рәсемне ясый да соңыннан профессор өстеннән жалоба яза. Әбдүш шул ук көнне «Намус яктысы» дигән шигырь язды. Хөрмәтле иптәш Сәлимҗанов аның бу шигырен алу белән, гаҗәпләнеп, җилкәсен генә җыерды. — Болай булмый,—диде Әбдүш, — пьеса язарга кирәк. Драматурглар шактый акча эшлиләр икән... Д1әсәлән, аларга постановка саен алты процент акча килеп тора. Әгәр дә мәгәр, бер пьеса язсаң, доходы гомер буена... Әбдүш Ялаяп бер пьеса язды: исеме — «Әгәр кем ирсә, төшендә мине күрсә». Машинкада бастырды, илтте, укыды. Ләкин аңа «бу — пьеса түгел» генә диделәр. Шуннан китте эшләр! Әбдүш драматурглар өстеннән дә, режиссерлар, артистлар, театр швейцары Газиз бабай өстеннән дә материаллар туплый башлады. Ниһаять, ул «сәүдә базасына эшкә керергә кирәк!» дигән «акыллы» фикергә килде, ләкин алмадылар. «Сез күп укыган кеше. Дәүләт сезгә бик зур расход тоткан, үзегезнең профессиягез буенча эшләгез»,—диделәр. Әмма «үзенең» профессиясе аның өчен бөтенләй аңлаешсыз, иң-иң четерекле өлкә иде шул. Әбдүш блокнотын актара һәм аңа кинәттән акыллы уйлар килә: чыннан да мин нәрсә эшлим? Йөзләгән кеше өстеннән жалоба язам. Кире кагалар. Берәүне пычратсам, аны йөз кеше яклый. Йөзгә каршы көрәшсәм — меңәү яклый. Димәк, мин бер үзем генә калам. Нәрсә соң бу? Моның очы да, кырые да юк бит. йөзләргә, меңнәргә каршы көрәшеп буламыни? Халык бит ул — төпсез диңгез. Ничек очына чыгасың? Әйе, ул шулай да уйлап куя. Чынын гына әйткәндә, ул да совет властен дошман күрми. Совет власте аның өчен файдалы. Чөнки Әбдүш теләсә кайчан, теләсә кайда, теләсә нинди сүз әйтә ала, бездә демократия чикләнмәгән, һәркем дә үз илендә үзен хуҗа итеп саный. Совет власте аңа бик күпне бирде. Әмма Әбдүш үзе аңа нәрсә бирде? Моны исә ул башына да китерми. Чөнки ул үзен гел «алучы» итеп кенә саный, ә дәүләтне исә, гел «бирүче» генә дип исәпли иде.
Әбдүш Ялаяповтан рөхсәт алмыйча гына 1953 ел килеп җитте — Көрәшергә, көрәшергә кирәк! — диде Ялаяп һәм яңа дәрт белән учреждение бусагаларын таптый башлады. Нинди гаҗәптер, Сәлимҗа- 3. .C. ә.- № 5.
34
нов һаман редакциядә. Җитмәсә, кичә ниндидер бер ачык авыз турыңда фельетон да язып чыккан. Хәсәновның исе дә китми, база мөдире булып эшләвен генә белә. Сәлнмовны инде әйтеп торасы да юк. Дубаева, Мор- тазин, Долгин, Смирнов. Барысы да эшлиләр. «Юк, бер үзең генә берни эшләп булмый икән шул», дип уйлады Әбдүш һәм үзе белән фикердәш ярдәмчеләр булдыру эшенә яңадан ныклап кереште. «Теге кеше дә үзе генә эшләмәгән ич әнә!» Берәр сәбәп белән эштән азат ителгән «кимсетелгән», «мыскылланган» кешеләрне эзләп табарга кирәк. Ләкин аның ошбу юлдагы беренче адымы бик каты отпорга очрады. — Миңа дөрес җәза бирделәр, үзем гаепле, — диде Әбдүшкә троллейбус йөртүче. — Мин сез әйткән пычрак эшләр белән буталып йөрергә теләмим. Мине әле дә берничә урынга чакырып торалар. Страхкасса кешесе аның белән бигрәк тә тупас кыланды. Үзенең йөнтәс йодрыгын Әбдүшнең борын төбенә үк китереп куйды да «вон моннан!» дип кычкырды. Әбдүш Ялаяп, мәсьәләне икенче урында сөйләшергә калдырып, аннан таярга мәҗбүр булды. Шулай итеп, аның тозагына кабучы очрамады. Әмма бара-тора ул үзе «сәер» хәлгә очрады. Шушы арада гына төнлә аның квартира ишеген килеп шакыдылар. Әбдүш бу сәер һәм көтелмәгән хәлдән сискәнеп китте. Чөнки аларга һичкайчан һичкем шакымый, аларга һичкем керми, аларда һичкемнең һичнинди йомышы юк иде. Әбдүш курка-курка гына ишеккә барды. — 1\ем бар анда? — Бу мин, иптәш Ялаяпов, сезнең белән киңәшергә килгән идем. Ишек ачылды. Өстенә кыршыла башлаган гади генә пальто, башына мескен бүрек, аягына Казанда «Сау бул, яшьлек» дигән юмористик исем казанган җылы галош кигән урта яшьләрдәге бер ир кеше килеп керде. — Иптәш Ялаяпов, — диде ул, — мин сезне күптән беләм. Сез бик башлы, эшлекле кеше. Миңа сез бик кирәк... Өйдә сездән башка бүтән кеше юкмы? Шуннан соң ул нәрсә дигәндер, ул кеше кем булгандыр, безгә бу билгесез. Алар арасында ниләр сөйләнгән — монысы да караңгы. Әмма безгә шунысы мәгълүм: Әбдүш Ялаяп соңгы араларда акчага аптырамый башлады. Учреждениеләр, предприятиеләр буйлап чабып йөрүен дә бик ешлатты. Хәсисә белән дә ара яхшырды. Ни уйлый ул хәзер, нәрсә эшли — белмәссең. Ә бәлки ул... кем белә, шулай булуы да бик мөмкин... Безнең арада сарык тиресе ябынган бүре йөрмәс дисеңме? һәрхәлдә урамнарга, йортларга, кибетләргә, вокзалларга, учреждение стеналарына «автомобильдән сакланыгыз», «поезддай сакланыгыз», «янгыннан сакланыгыз», дигән кисәтү язулар белән янәшә тагын бер язу куярга кирәк: — «Ачык авыз булмагыз, Әбдүш Ялаяптан сакланыгыз!» нең өр-яңа методын сыный. Учреждение хезмәткәре Дубаева беренче чыганаклар буенча КПСС тарихын өйрәнә. Аспирант Сәлимов унынчы гасыр язмаларын укый. База мөдире Хәсәнов станциядә вагоннарга төялеп килгән товарларны кабул итеп йөри...
35
Шәһәр тын. Өстәлгә яткырып куйган килеш кенә йөри торган будил- ник келт-келт итеп тора. Хәсисә йоклый. Мәче йоклый. Моннан файдаланып, идән буйлап тычкан чабып китә... Шәһәр йоклый. Әбдүш Ялаяп торган квартирадан ике генә йорт аша — прокурор йоклый. Ләкин аның портфелендә саклана торган «Җинаять кодексы» гына йокламый. Аеруча бер статьяны йокы алмый. Алай гына түгел, Әбдүш Ялаяповны сагына. «Яла ябу, ягъни бүтән бер кешене мәсхәрәли торган һәм күрәләтә ялган булган уйдырмалар өчен... алты ай срок белән хезмәт төзәтү ла- герына...» Ә икенчесе исә бигрәк тә каты икән... Чөнки анда моңа караганда күп өлеш ныграк әйтелгән... Ә бәлки, кем белә... Бәлки, аннан да ныграк статья бардыр... Шәһәр тын... Тып-тын торган Черек Күл бульварына кар ява... Ялая- повлар бүлмәсендә өстәл лампасы яиып тора. Почмакта үрмәкүч үзенен пәрәвезен кора. Әбдүш Ялаяп өстәл янында язып утыра.