Логотип Казан Утлары
Роман

АК КАЕН

Икенче китап V Волость полиция коменданты булып эшли башлавының беренче көненнән үк Лозиевой партизаннарны тар-мар итү өчен җиң сызганып хәзерләнергә кереште. Бу эш белән хәзер аның бөтен язмышы бәйләнгән иде. Ләкин партизаннарны чынлап торып тар-мар итәр өчен, аларның урмандагы яшерен урыннарын табарга кирәк иде. Эзләү эше исә, Лозне- вой көткәнгә караганда, бик акрын бара иде. Шул ук вакытта комендатурага көн саен, волостьның төрле якларыннан партизаннар һөҗүме турында хәбәрләр килеп тора. Партизаннар авыллардагы староста һәм полицайларга көн бирмиләр, еш кына олы юлдан узучы машиналарга яшеренгән урыннарыннан аталар; күптән түгел Журавлиха станциясендә азык складын яндырдылар, Ржевка баручы поездны юлдан чыгардылар... Хәрби комендант Гобельман бу хәлдән утлар чәчә иде. Немец комендатурасының каратель отряды волость буенча бәргәләнеп чапса да, партизаннарны һич тота алмый иде. Алар урынына немец карательләре һичбер гаебе булмаган авыл кешеләрендотып Болотныйга, концлагерьга китерәләр иде. Гобельман моңардан хикмәт чыкмасын белеп тора. Иң элек партизаннарның кайда яшеренеп ятуларын белергә, аннан чолгап алып, алар белән эшне берьюлы һәм бөтенләйгә бетерергә кирәк. Шуңа күрә Гобельман көн саен Лозневойдан партизаннар оясы^^изрәк табуны таләп итә иде. Лозиевой исә, тагын берничә көннән бу авыр задание- не үтәячәкмен, дип ант итә тора иде... Ләкин көннәрдән бер көнне Лозневойның башына көтмәгәндә генә яңа уй килде: аныңча, хәзер волостьта хәрәкәт итүче партизаннарның берсен бер калдырмый кырып бетергән тәкъдирдә дә, партизан хәрәкәтен юкка чыгарып булмаячак. Ул күрә: немец оккупантларына каршы партизан сугышы алып барырга кирәк дигән идея, аның тискәре юравына һәм ышанмыйча йөрүенә карамастан, халык арасында тирән тамыр җибәрде. Җирле халыкның дошманнан үч алучыларга һәртөрле ярдәм күрсәтүләре, кулына корал тотардай кешеләрнең авыллардан һаман урманга качып китүләре турында төрле яктан хәбәрләр килеп кенә тора... Хәзер инде партизаннарны кырып бетерү генә җптмәгәнлеген, моның өчен партизан көрәше дигән идеянең үзен бетерергә кирәклеген Лозиевой аңлап алды. Ләкин бу соңгысын булдыру — ансат эш түгел ул. Моның өчен халык
                     I Дәвамы» Башы журналның 1952 елгы 11, 12 һәм 1953 елгы 1, 2, 3 саннарында. 
48 
 
партизаннарга карата үзенең мөнәсәбәтен кискен рәвештә үзгәртергә, партизаннардан читкә тайпылырга тиеш. һәм Лозневойда провокация планы туды. Гобельман тарафыннан бик хуплап каршы алынган бу провокация белән Лозневой, бөтен комендатурадан яшерен рәвештә, бары үзе генә шөгыльләнергә булды. Үзенә ярдәмгә ул иң ышанычлы өч полицайны сайлап алды. Караңгы төннәрдә Лозневой шул ярдәмчеләре белән бергә партизаннар булган булып Болотный тирәсендәге авылларда йөри башлады. Бер-ике шундый төнне үткәргәннән соң, халык арасында, урманда ятучы партизаннар ачыга башлаганнар, үзләренең изге максатларын онытканнар, дошманны ж иңә алуга ышанычларын югалтканнар һәм, гитлерчылардан да яманрак, халыкны талый башлаганнар, дигән сүзләр таралды... ...Кичә кич белән Болотныйга, партизаннарның урман өендә берничә көн үткәргән, Усачев кайтты. Ул Шошинның ябылуын хәбәр итте һәм хәзер генә әле партизаннар лагерена бару мөмкин түгеллеген әйтте. Шулай итеп, Лозневойга партизаннарны басып алу уен вакытлыча калдырып торырга туры килде, һәм ул, Шошиннан яңа хәбәр килгәнче, үзенең провокациясе белән ныграк шөгыльләнергә булды. ... Шул ук кичне Лозневой яңадан, дүртенче тапкыр, юлга хәзерләнә башлады. Анна Чернявкина, аңа бияләйләрен биргән чакта, турсаеп кына сорап куйды: — Тагын китәсеңме? — Ә нигә кирәк ул сиңа? — Беләсем килә,—диде Анна, бөдрәләрен селкеп, — төннәр буе нинди җен куып йөртә соң сине? Нәрсә күзләреңне чекрәйтәсең? Сорарга да ярамыймы әллә? — Бу — яшерен эш, Анна... — Бәлкем, икенче берәүне табып алгансыңдыр? — Карале, Анна, — диде Лозневой, ачуы килә башлап, — бетер мондый сүзләреңне! Туйдырдың инде! Ят та йокла, ә мин таң алдыннан кайтырмын... Комендатурада Лозневойны полицай Трифон Сысаев көтеп утыра иде инде: аны күптән түгел генә Семснкина авылыннан Болотныйга күчерделәр. Ул полиция комендантының бүлмәсендә үз кеше булып, самогон эчеп һәм, тырыша-тырыша, кыздырган сарык ите ашап утыра. — Я, эшләр ничек?—дип сорады Лозневой аңардан. Сысоев майлы бармакларын тузган җирән чәченә сөртеп алды һәм, күз кысып, җавап бирде: — Эшләр майлагандай бара! — Ярыгин белән Чикин әзерләрме? — Әзер булмыйча? Сызгырганны гына көтәләр... — Атларны яхшы туйдырдыгызмы? — Бик әйбәт. Әйдә, утыр. Юлга берәрне эчеп җибәр... Лозневой бик теләп самогонның зәңгәрләнеп яна торганын бер стакан эчеп җибәрде. Ашаган чакта сорап куйды: — Берәү дә шалтыратмадымы? — Сохнино авылыннан шалтыраттылар. — Ереминмы? Нәрсә диде ул? — Син кирәксең диде... Лозневой Сохнино авылын алды. Телефонда Еремин үзе иде. Ул көндез күрше Иваньково авылында булуын, анда үткән төнне партизаннарның булып китүен хәбәр итте. Алар ике йортны талаганнар: крестьяннарның барлык ашлыкларын, оннарын, берничә сарыкларын, туннарын һәм киез итекләрен алып киткәннәр... — Бу шул бандитлар инде бөтен җирдә хәзер халыкны талап йөри
49 
 
ләр,— диде Лозневой. — Үткән төнне алар өч авылда булып өлгергәннәр икән. Сезнең авылда моны беләләрме? — Әйе, бар да беләләр,—диде Еремин. — Я, халык ни сөйли соң ул турыда? — Халык төрлечә сөйли... . — Шулай да? — Бездә халыкның нинди икәнен сез үзегез дә беләсез, господин комендант... — Еремин тукталып калды һәм ачуыннан сулап куйды. — Ачык кына әйткәндә, күпләр ул сүзләргә ышанмыйлар да. Партизаннар талап йөрмәсләр, дип әйтәләр. Күрәсезме, нинди халык? — Тыңла әле, Еремин, бер генә минут көтеп тор... — Лозневой, учы белән телефонны каплап, Сысоевка борылды. — Авылда партизаннарның талап йөрүләренә ышанмыйлар, дип әйтә. Бәлкем, ышанырга мәҗбүр итәрбез? Сохнино авылына еракмы? Барып кайтабызмы? — Сысоев ризалык белдереп башын селекте, Лозневой телефоннан кулын алды. — Еремин, син тыңлыйсыңмы? Димәк, партизаннарның талауларына ышанмыйлар? Зарар юк, бүген ышанмасалар, иртәгә ышанырлар! ... Бүлмәдә, полицай Еремин тирәсендә Ерофей Кузьмич, Хахай, Крылатов, Марийка һәм тагын берничә партизан утыралар иде. Алар бар да бик игътибар белән телефон кыштырдавын тыңлап торалар. Еремин- ның Лозневой белән сөйләшүен аеруча дулкынланып Марийка тыңлый иде. Ул хәтта берничә тапкыр телефон трубкасына колагын да куеп торды. Лозневойны Сохнинога алдап китерә алуларына ул ышана иде һәм, тиздән үч кайтару мөмкин буласын сизеп, үзенең калтырануын көчкә генә тыеп тора иде... Телефон трубкасын куйгач, Еремин пиджак җиңе белән шабыр тиргә баткан табактай битен, чикәләренә ябышкан чәчен сөртеп алды, аннан волость полиция комендантының аңа нәрсә әйтүен бер дә үзгәртмичә сөйләп бирде. — Булды!—диде Марийка, кычкырып. — Киләләр! Кар җиргә кыеклап төшә иде. Атлар чананы юньләп тапталмаган юлдан көчкә сөйрәп баралар. Лозневой исәбенчә, Сохнино авылы күптән ңүренергә тиеш, ләкин алда авыл барлыгын хәтерләткән бер генә нәрсә дә күзгә чагылмый иде. Калкулыклы кырлар өстен каплап алган ак томанга текәлеп карый- карый, Лозневой сорап куйды: — Бәлкем, адашканбыздыр, ә? — Юк, юл монда бер генә, — диде Сысоев. — Әнә алар, телеграф баганаларын әйтәм... — Кайда баганалар? — Әнә, уңгарак кара!.. — Әйе, әшәке төн!—диде Лозневой, сукранып, һәм Сысоевның артына сыена төште. — Кара син карны, торган саен куерак сала бит... Буран чыкмас микән? — Шайтан белсенме аны? — Әллә кире борылабызмы? — Юк инде, чыккач, барып җитәргә кирәк... — Әллә бүтән авылга керәбезме? — Кая тагын? Озакламый Сохнино инде. — Әйе, бүген юкка кузгалдык... — Сукранма, тиздән җитәбез! Алда биек агачларның һәм каралтыларның шәүләләре күренде. — Менә сиңа Сохнино. Күрәсеңме? Лозневой җәһәт кенә торып тезләнде. — Ерак бармабыз бит? — Юк, тагын кырыйдан гына башларга кирәк. 4. WC. Ә.- №5.

$0 
 
— Әйе, кырыйдан кирәк—ныграк ышаналар... Авыл кар көртләренә күмелеп йоклый иде. Урам очына килеп кергәч, полицайлар таза каралтылы, койма буенда яшь юкәләр үсеп утырган бер яңа йорт каршына туктадылар. Күренеп тора — сугышка чаклы бу йортта бик хәлле тормыш иткәннәр булырга тиеш. Кыска туннары карланып беткән полицайлар, мылтыкларын тотып, алгы чана тирәсенә җыелдылар. Ерак та түгел бер көчек, әллә нидә бер үзенең уяулыгын күрсәтергә җай чыгудан куанып, урамны яңгыратып өреп җибәрде. — Ну, акрын кыймылдарга ярамый, тиз генә эшкә тотыныйк,—диде Лозневой, команда биреп. — Мии Сысоев белән өйгә керәм, ә сез абзарга узыгыз!.. Хуҗалар озак вакыт тавыш бирмәделәр, йорт алдына караган тәрәзәне дә, ишекне дә озак шакырга туры килде. Ниһаять, өйалдында аяк тавышы ишетелде. — Хуҗалар, ачыгыз әле!—диде Лозневой, акрын гына. Кемдер сакланып кына ишеккә килде. — Кем бар анда? — дип сорады хатын-кыз тавышы. — Үз кешеләр, урманнан... — Кем соң ул урманнан? — Я, анысы билгеле инде... — Ә-ә-ә!..—дип сузды хатын, уйчан гына. — Хәзер! Ишекне ачучы хозяйка олы яшьтәге таза, озын буйлы бер хатын булып чыкты; аның тулы яңаклары соңгы вакытларда гына шиңеп, асылынып төшкән һәм хәсрәтле караган соры күз төпләре күгәргән булса кирәк... Хозяйкадан башка өйдә тагын утыз яшьләр тирәсендәге, тулы күкрәкле, бөтен җиреннән яшьлек һәм тазалык аңкып торган бер хатын бар икән. Аның ике малае мич башында шыңшып, билгесез кешеләргә шомлы карап яталар. Әниләре, мич буендагы скамьяга басып, тулы ак куллары белән малайларының урыннарын рәтли, өсләренә яба һәм юатырга тырыша. — Я, җитәр, җитәр, берәү дә сезгә тими... — Болар, улларым, үзебезнең кешеләр,—диде әбиләре. — Нинди ул үзебезнең кешеләр? — дип сорады кайсыдыр одеял астыннан. — Болар партизаннар, Петюша... Ак башлы Петя шунда ук торып тезләнде һәм, акыллы зәңгәр күзләрен зур ачып, билгесез килүчеләргә текәлде. — Партизаннар? Урманнанмы? Чынлапмы? — Әйе, урманнан, — диде Сысоев. Петя одеял астында үксеп яткан энесенең кабыргасына йодрыгы белән тиз генә төртеп алды да, кычкырып җибәрде: — Сенька, елама! Үзебезнең кешеләр, партизаннар! Лозневой белән Сысоев бусага төбендә бүрекләреннән һәм туннарыннан карларын кагып, чакыруны көтмичә, түр почмакка уздылар һәм шунда торган аш өстәленең ике ягына — скамьяга утырып, мылтыкларын яннарына куйдылар. Аннан Лозневой сорады: — Өегездә бүтән беркем дә юкмы? — Тагын кем булсын?—диде хозяйка. — Барыбыз да шушында... — Ә ирләрегез кайда? — - Хуҗа үлде, улым сугышта... Карт хозяйка, кулдан бәйләгән кара шәлен иңенә салып, мич буена, килененә һәм шыпырт кына сөйләшеп яткан оныкларына якынрак барып басты.. Гүя ул үзенең семьясын якларга җыена иде. Дөрес, ул өенә килгән кешеләрнең партизаннар булуына ышана, ләкин шулай да үзенең дулкынлануын һәм борчылуын яшерә алмый, — озын, арык бармаклары белән күкрәгендәге шәлен бертуктаусыз йолыккалап тора. Тонык, хәсрәтле бер тавыш белән ул сорап куйды:

51 
 
— Сез бит ике чанада килдегез? — Әйе, ике чанада, — диде Лозневой; ул хозяйканың, ишекне ачканчы, тәрәзәдән карагай булуын белеп алды. —: Ә нигә соң башкаларыгыз кермиләр? — Барыбызга да ярамый. — Ә-ә, аңлашыла... Самовар куйыйм, булмаса! — Кирәкми, хозяйка, безнең чәйдә кайгыбыз юк... — диде Лозневой, коры гына; ул мәсьәләгә якын килергә булды, ләкин, ихтыярсыздан, һәр- вакытны менә шулай сүзне сыйдан баш тартудан башлап алып китәргә туры килүен уйлап куйды. — Безгә ашыгыч приказ бирелде. Без аны үтәргә дә, тизрәк отрядка кайтырга тиешбез. Безнең отрядта, хозяйка, эшләр начар... йорт алдыннан кинәт дуңгыз чинавы ишетелде. Хозяйка сискәнеп китте, тиз генә тәрәзәгә ташланып, киндер япманың читен ачып карады. — Нәрсә бар анда? Сезнекеләрме алар? — Әйе, безнекеләр, — диде Лозневой, тыныч кына. . — Нишлиләр соң алар? — Алар сездә дуңгыз тапканнар булса кирәк... — Дуңгыз? — диде хозяйка, кычкырып. — Ни өчен дуңгызны? Яшь хозяйка куркып әйтә куйды: — Әнкәй, болар тегеләр... — Алайса, сез икән ул авылдан-авылга халыкны талап йөрүчеләр? — диде карт хозяйка, кинәт усалланып һәм Лозневойның алдына басып. — Менә сез нинди хәлгә килеп җиткәнсез, иптәш партизаннар! Сез безне талаучылардан якларга тиеш идегез, ә хәзер үзегез талый башладыгызмы? — Ә сезнеңчә, без ачтан кәкрәергә тиешбезмени?—диде Лозневой, зәһәрләнеп. — Сабыр ит, карчык, кычкырма, ярдәм итмәс ул! Сез әнә ничек торасыз әле! Җитмәсә, дуңгызыгыз да бар. Сез тук, шуңа күрә ачларның кадерен белмисез! Партизаннар, сезнеңчә, урманда ач ерткычлар шикелле йөрсеннәрмени? — Яхшылап сорарга кирәк, ә таламаска! — Сорарсың сездән! Беләбез без!.. — Лозневой скамьядан торды.— Тагын нәрсәгез бар? — Бүтән бернәрсәбез дә юк, — диде хозяйка, караңгы чырай белән. — Ә идән астыгызда? Яле, Трифон, төшеп кара! Сысоев ашыгып баз капкачын ача башлады; колхозчылар хәзер азыктөлекләрен күбрәк идән астында, үзләренә якынрак тоталар иде. Хозяйка Сысоевны этәреп җибәрмәкче булды, ләкин аның ачулы карашын күреп, читкә тайпылды һәм кычкырып елый башлады. Мич башыннан оныклары аңа кушылып еларга тотындылар. —Ә-ә, алайса, бөтенләй үк юк түгел икән? — диде Сысоев, идән астына төшеп. — Нәрсә булсын анда! Нәрсә булсын!—дип кычкырды карчык, тагын баз капкачына якын килеп. — Нәрсә генә калды соң анда? Әллә сезнең җаныгыз юкмы? Күрмисезмени, әнә яшь балалар!.. Ничек инде моннан, соң сезне партизаннар дип була? Лозневой карчыкны этәреп җибәрде: — Я, кит әле! — Әнкәй, кит! — дип куркып кычкырды килене. Карчык мич буена китеп, битен куллары белән каплады да сыкранып әйтте: — Чәнчелеп кенә китегез, сез, бәдбәхет бандитлар! — Тик кенә тор, карт убыр! Идән астыннан Сысоевның тавышы ишетелде: — Бар, таптым!  
52 
 
— Нәрсә таптың? Тиз бул! — Менә үзе, он! Тот! Лозневой баз авызыннан ярты капчык он тартып чыгарды. Ике хозяйка да һәм балалар да бертавыштан үкереп еларга тотындылар. Кинәт урамда кычкырган, мылтыктан аткан тавышлар яңгырады. Лозневойның йөрәген нидер чәнчеп алды. Ул тәрәзәгә ташланды, киндер япманың читен күтәрде, чана тирәсендә ниндидер кешеләрнең чабып йөрүләрен күреп алды һәм ишеккә ыргытылды. — Сысоев, минем арттан! Болдырда кемдер аның колак төбенә бик яман китереп сукты; ул, авыртудан, кычкырып җибәрде, мылтыгы кулыннан төшеп китте, ә үзе карга очты... Кемдер, бөтен гәүдәсе белән аның өстепә ятты да, шашып кычкыракычкыра, буарга тотынды: — Монда килегез! Менә ул, гад! Лозневой Сергей Хахайның тавышын танып алды һәм ычкынырга тырышып, хырылдады: — Тукта, бума, бу мин! — Син, кабахәт, кирәксең дә шул! Марийка йөгереп килеп җитте һәм Лозневойның йөзен кесә фонаре белән яктыртты да читкә борылып кычкырды: — Монда килегез! Шул секундта ук Лозневойның күз аллары караңгыланып китте... VI Кояш, ноябрьда булмаганча, бик ачык балкый иде. Урман эче тын һәм якты. Ара-тирә агачлар ботакларыннан артык карны коеп төшерәләр. Ата көртлекләр көтүе җим эзләп, яшь каен үсентеләре күбрәк булган, урман авызларына һәм аланлыкларга очып киләләр. Лозневой төп башына утырып кар йота... Аның артында, җил аударган коры нарат өстендә партизаннар тезелешеп утыралар. Алар тәмәке тартып, акрын гына үзара сөйләшәләр: — Ә монысын кая илтәбез? Ни өчен илтәбез? — Командирлар нәрсә эшләргә кирәклеген беләләр... — Ә соңыннан аны да пуля астына куярбыздыр, шәт? * — Юк, монысын атмыйсыз... — Асабыз, алайса? — Юк, асмыйсыз да... — Алайса, нишләтәбез, тозлыйбызмыни? — Тереләй җиргә күмәбез, менә шул! — Юк, туганкай, алай ярамый! — Ни өчен ярамый? Начармыни? — Аны бит җир тере килеш үзенә алмаячак! Партизаннар тотып алган минуттан башлап Лозневой үзен тәмам бушап калган бер хәлдә тоя иде. Үткән төнне һәм бүген иртән үзе белән ни булды, аның тирәсендә ниләр эшләнә — туларның берсе белән дә ул һич кызыксынмый. Ул кухняның караңгы почмагында, идәндә бөкрәеп хәрәкәтсез утыра, үз тирәсенә җыелган партизаннарга карый, ләкин аларны күрми, карт хозяйканың кычкырып нидер сөйләвен тыңлый, ләкин аны ишетми иде. Иртән иртүк авыл уртасына халык җыелды. Илья Крылатов колхозчыларга Лозневойның нинди кабахәт максат белән халык талап йөрүен сөйләде һәм алардан Сохнино авылында ниләр булганын һич кичекмәстән бөтен күрше авылларга җиткерүләрен сорады. Шуннан соң Ерофей Кузьмич белән Марийка аның пичек хыянәтче булып китүен сөйләп бирделәр... Ләкин Лозневой шул вакытта да бөтен кешегә, ничектер, тонган күзләре белән карап, партизаннарның сөйләгәннәрен, һич үзенә кагылмаган, гүя бөтенләй икенче бер кеше турында сүз баргандай бер кыяфәт белән тыңлап, тыныч кына басып торды...  
53 
 
Ул Сысоев белән Ярыгинны аткан чакта да ваемсыз гына күзәтеп торды (Чнкин төнлә бәрелеш вакытында үтерелгән иде). Шулай ук аңа, отрядта синнән әйбәтләп сорау алганчыга кадәр үзеңне үтерми торабыз, дип әйткән минутта да аның йөзендә берни дә үзгәрмәде, һәм менә хәзер, урмандагы партизаннар өенә илтә торган сукмак буендагы төпкә утырып, үзенең тиздән үтерелүе турында партизаннарның сөйләшүләрен дә ул һич әһәмият бирмичә тыңлый иде. Иртәдән бирле Лозневой үзе турында бер генә тапкыр да уйлап карамады, гүя ул бу дөньяда реаль рәвештә яшәүдән туктаган иде инде. Гомумән ул шундый бер сәер уйсызлыкка төште ки, мондый уйсыз- лыкка дучар булган һәрбер тере кеше, караңгы бушлыкка эләккәндәй, тетрәп китәр иде. Уйласа да Лозневой җыен юк-бар (элек аның игътибарын һич җәлеп итмәгән) нәрсәләр турында гына, анда да бик томанлы итеп, уйлый иде... Менә хәзер партизаннарны тыңлап утырган чакта да ул «кызык бу кар,—дип уйлады, — хәзер кыш лабаса, бик суык, ә кар кулда шундый тиз эри..; Кар түгел, су инде бу... Кулны селеккәч, бер ни дә калмый... Гаҗәп!» Арттарак калган Крылатов белән Марийка да чаңгыларында килен җиттеләр. Алар арасында ниндидер үзләре өчен генә кызыклы сөйләшү булган, ахрысы, икесенең дә йөзләре шатлыклы дулкынланудан балкып яна иде. — Ни өчен утырасыз? — дип җитез генә сорап куйды Крылатов. Партизаннар ашыкмыйча гына җавап бирделәр: — Бармый, сволочь! — Аягын көчкә сөйри. Лозневой тавышка борылды һәм Марийканың карашын очратты, һәм ул кинәт үзенең көз көне, гитлерчылар тарафыннан кыйналган хәлдә, пленныйлар колоннасы белән Ольховкага килүен, кое янында, тузанлы җирдә үлем көтеп утыруын исенә төшерде. Шул чакта Марийка курку белмәс бер катгыйлык белән ярсып конвой начальнигыннан сораган иде: — Калдыр аны! Җибәр! Хәзер ул сүзсез тора. Лозневой, шулай да ул түзмәс, сүз кушар, бәлкем, ачу, нәфрәт сүзе әйтер, дип көтә иде. «Әйдә, әйтсен, мин барын да тыңларга хәзер» дип уйлады ул... Ләкин Марийка аңа, гүя бер бушлыкка караган төсле итеп кенә карады да,- күзләрен ашыкмыйча гына читкә алды... Марийканың шушы минутта аңа, Лозневойга, хәтта каһәрләү сүзләре дә әйтергә теләмәвеннән аның йөрәге һич көтмәгәндә генә яман сызланып авырта башлады. Ул кинәт чынбарлыкка кайтты, партизан нарның баядан бирле аның үлеме турында сөйләгән сүзләрен, ниһаять, ишетте (хәер, ул моны күптән ишетергә тиеш иде), һәм аңа шулкадәр куркыныч булып китте ки, ул кычкырып, йөзтүбән карга капланды... — Озак тукталып тормагыз, — диде Крылатов, приказ биреп. Алда чаңгылары белән эре-эре атлап, Марийка бара иде. Крылатов аның артыннан бер йөз метр чамасы баргач, кычкырып аны туктатты һәм килеп җитеп, саклык белән генә сорады: — Шул кеше, җитмәсә, сезнең арттан ухаживать итеп йөргән идеме? Марийка кызарып китте, Крылатовка хурлангандай карап алды һәм тиз-тиз генә китеп барды... Крылатов аның алга омтылган сыны артыннан, чаңгыда нинди җиңел, матур баруына сокланып карап калды. «Я, шундый кешене ярата аламы соң ул?—дип уйлады Крылатов.— Лозневой чүп бит ул! Нәҗес! Җитмәсә, шул шакшы бу чибәрне үзенә тиң итеп уйларга батырчылык иткән?» Марийка вак чыршылык арасына кереп югалды. «Юк, минем хәл башка, — дип уйлады Крылатов, ?Аарий- каны куып җитәргә ашыкмыйча; аның үз уйлары белән ялгыз гына буласы килә иде.— Юк, юк өметсезләнергә һич ярамый! Билгеле, Марийка аңа ошаган, ләкин ул аны яратмаган булырга тиеш. Ул аның артыннан
54 
 
яраткан өчен ухаживать итмәгән, бу бик ачык. Ләкин Марийка шун^ сизмәгәнмени? Әлбәттә^ сизгән... Я, хатын-кыз өчен шуңардан да хуР' лыклырак нәрсә булырга мөмкин? Шуның өстенә Марийка хыянәтчене ничек ярата алсын ди? Юк, минем хәлем бөтенләй башка!..» Крылатов кинәт йодрыгы белән наратка китереп сукты һәм, йодрыгын алмыйча*, кайнарланып, тирән ышаныч белән кычкырып әйтә куйды: — Дөрес түгел, яратачак! Партизаннар ничек житте алай Лозиевойны аягына бастырдылар. Илектәй ак иде ул; берничә адым атлады да тукталды, хрусталь (.шикелле жем-жем итеп торган урманга, кышкы зәңгәр күккә күтәрелеп карады, аннан күкрәге белән сазанак куагына капланды. Шул чакта аның бите тырмалып бетте. Якадан аягына бастыргач, ул кулларында кан күрде һәм һушыннан язды... Урман өенә чаклы партизаннар аны култыклап илттеләр. Мунчага сөйрәп кертеп салгач кына Лозневой, ниһаять, аңына килде. Шошинны күреп алгач, ул яргакланып беткән салкын идәннән ашыгып торды, һәм кинәт башында туган анык бер уй аңа яшен тизлеге беләк югалган көчен кире кайтарды. — Бу синме? — диде ул, ыжгырып чыккан кайнар сулышын тыярга тырышып. — Чү-чү, әкрен! — диде теш арасыннан пышылдап кына, почмакка сыенган Шошин; ул волость полиция комендантының һич көтмәгәндә мунчага килеп керүеннән коты алынып, шаккатып калган иде. — Коткар!—диде Лозневой, кычкырмаска тырышып. — йолып ал? — Ничек эшли алыйм мин аны? Ни сөйлисең син? — Теләсәң ничек коткар! — Ничек итеп коткарырга соң? Ничек? — Уйла! Коткар! Коткар! Үзенең язмышы өчен көрәшергә теләп ярсудан Лозневой такталарны тырный иде. Ул яшәргә, яшәргә һәм яшәргә тели иде... тормышка һәм азатлыкка сусап яналар иде. — Тукта! — диде Шошин, пышылдап. — Сабыр ит! 
Күзләре аның. 
Афанасий Шошин бизгәк тоткандай калтырый иде. Ул ишеккә килеп йодрыклары белән сугарга тотынды. Часовой тиз генә ишетмәде; ул мунча тирәсендә кояшка жылынып йөри иде. Ишекне ачмыйча гына ул мунча алдыннан ачуланып кычкырды: — Кем анда ишекне җимерә? Нәрсә бар? — Пятышевны чакыр! — дип акырды Шошин. — Ә-ә, бу синмени әле... Нигә кирәк ул сиңа? — Теләмим мин бу сволочь белән бергә утырырга! Часовой мунча алдыннан чыкты да, авызына бармакларын куеп, берничә тапкыр сызгырды. — Булды, бик шәп уйлап чыгардың!—дип пышылдады Лозневой, шатлыклы өметтән буылып. — Нык тор! Таләп ит! Чыккач та йолып ал мине. Ни дә булса уйлап табарсың бит, ә? — Аида инде мин уйлап табармын... — Өйләренә ут төрт! Паника куптар! — Дәшмә, анысы минем эш... Пятышев килде. Ухылдап тәбәнәк ишектән керде, аннан турайды да > иң элек Лозневойга карады. Лозневой идәндә, печән өстендә, кара киез итекләр кигән аякларын сузып, ләүкәгә янтыгы белән сөялгән килеш утыра иде; аның кипкән арык йөзе тирләгән, кошныкыдай түбән салынган борын яфраклары тирән сулыш алудан бер өрелеп, бер шиңеп торалар, күзләре ут булып янудан түгәрәкләнеп калганнар... — Нишли ул монда? — дип сорады Пятышев, карашын Шошинга күчереп. 
55 
 
— Билгеле инде кабахәтнең! — диде Шошин, нечкә тавыш белән кычкырып һәм кызып киткән булып. — Әҗәле җиткәнен сизә, шунлыктан ерткычтай котырына ул! Күрәсеңме, бәбәкләрен ничек ялтырата? Ул бит, сволочь, мине көчләп полицай итмәкче булган иде дә, барып чыкмады! Ә менә хәзер минем отрядта булуымны күреп алгач, төкереген чәчәргә тотынды! Кабахәт инде, билгеле! — Син ул кабахәт! — диде Лозневой, чинап. — Тик тор!—дип кычкырды Пятышев аңа. — Ул, хәшәрәт, гел менә шулай!—диде Шошин; аның карт чырайлы, җир төсле бите кисәк-кисәк кенә тартышып куя иде. — Ул монда бертуктаусыз, эт шикелле, өреп тора! Мин бетәм, ләкин сез дә бетәчәксез, ди! Гел шундый сүзләр... Инде әйтегез: шушыннан соң мин аның белән бергә монда утыра аламмы, ә? Юк, булмый! Җитми минем чыдамым! Бер генә минут та мин бу сволочь белән янәшә утыра алмыйм! — Тукта, акырма! —диде Пятышев, аны туктатып. — Син беләсең ич. сине отряд командиры утыртты. Ничек итеп мин аның приказын үзгәртә алыйм? — Ә мин монда ничек утырыйм? Партизанны хыянәтче белән бергә ябып тотарга, дигән закон кайда бар? Юк андый закон! Урын бушагач, яңадан кереп, утырып чыгармын. Мин беркая да китмим лә! — Юк, Шошин, кычкырма, файдасыз бу! — Алайса, мине бүтән җиргә утыртыгыз! — Ә кая? Үземнең кесәмә утыртыйммы? — Димәк, мин түзәргә тиеш, шулаймы? — Әйдә түзә бир, бер төнгә үлмәссең әле! Пятышев борылды да мунчадан чыгып китте. Лозневой ярсып пышылдады: — У-у ид-диот! Шошин мунча ташы янындагы скамьяга утырды. Аның кара көйгән иреннәре дерелди иде. — Ни өчен бу? — Булдыра алмадың? Кундерә белмәдең! — Мин кулымнан килгәннең барын да эшләдем... — Ялганлыйсың, барын да түгел! Уйла! — Соң мин ни эшли алам? — Уйла! Коткармасаң, сине дә тоттырам! — Мине дә? — диде Шошин, сискәнеп. — Бетәргә икән, бергә бетәргә! Шошин үзенең һәлак булачагын, шундый кинәт, уйламаганда һәлак булачагын коты очып аңлап алды. «Әйе, әйтер! Әйтер!—диде ул үз- үзенә, коты алынудан боздай туңып. — Аңа хәзер барыбер...» Ишеккә куркынып карап алды да, күз яше белән, тавышсыз диярлек, ялварып •сорады ул: — Харап итмә! Аңардан сиңа ни файда? — Коткар! Коткар, югыйсә тоттырам! Хәсрәттән ыңгырашып Шошин мунча ташына ауды һәм шул секундта ук ул, үзе өчен дә һич көтелмәгән, бу хәлдә бердәнбер мөмкин булган карарга килде. Күкрәге астыннан бер йомры ташны капшап алды да кисәк кенә борылып, ул, тайпылырга да өлгермәгән Лозневойның башына ерткычларча үкереп, китереп сукты, — аяусыз һәлакәттән котылуның бердәнбер ышанычы булганга күрә, барлык көчен җыеп сукты. 
VII Икенче көнне иртә белән, берәү дә көтмәгән чакта, урман өенә Степан Бояркин килеп чыкты. Ул Лозневойның нинди шартларда үтерелүе белән бик кызыксынды. Лозневойны саклау өчен тиешле чараны күр
56 
 
мәгән кешеләргә карата ул үзенең ачуын яшереп тормады. Барысыннан күбрәк Пятышевны сүкте һәм ахырда аны алгы постның командиры булудан азат итте, һәркем өчен ачык иде: волость полиция коменданты якын киләчәктә үткәреләчәк операцияләр уңае белән Степан Бояркинга бик кирәк булган икән. Афанасии Шошин белән ул бик озак сөйләште. Моннан өч көн элек Шошинны, поши аткан өчен, ябып куйганнан соң, Степан Бояркин Заболотье авылына бер ышанычлы кешесен җибәрде: бу кеше аннан элекке лесник турында бөтен нәрсәне белеп кайтырга тиеш иде. Нәтиҗәдә билгеле булды: Шошин Заболотье авылына лесничестводан җибәрелгән икән, соңгы берничә елны ул ялгыз, урманда яшәгән, колхозчылар аны сирәк очратканнар, шуңа күрә аның турында начар бернәрсә дә әйтә алмыйлар икән. Колхозчыларга тагын шунысы билгеле,— Шошин полициядә хезмәт итүдән баш тарткан һәм эзәрлекләүдән куркып партизаннар янына китәргә булган... Болар бар да Шошинның үзе турында сөйләгәннәренә бик туры килә иде. Шуны әйтергә кирәк, ул чакларда безнең кешеләрнең полициядә хезмәт итүдән баш тартып һәм фашистлар үченнән куркып тизрәк урманга качулары еш була торган иде. Андый кешеләргә берәү дә шикләнеп карамый, шулай булгач, Шошинга ничек итеп ышанмаска мөмкин? Тик менә элекке урман каравылчысының пошиларны саклау турындагы дәүләт законын белә торып аны ансат кына бозуы Степан Бояркинга бик сәер тоелды. Ләкин бу нәрсә дә әле, Шошин — чит кеше, дип нәтиҗә ясарга нигез була алмый иде... ул инде гаебен икърар итте һәм кичерү сорады; пошины бит ул, партизаннар өчен чын күңелдән кайгыртканга күрә генә үтергән ләбаса... Ни өчен бу вакыйга, ул әйткәнчә, нәкъ шулай булмаска тиеш ди? Шошин, Лозневойны, бик кызып китеп, үземне-үзем белештермичә үтердем, дип бара. Соң бит ул үзен халык хыянәтчесе белән бергә- икәүдәникәү генә калдырмауларын сорады лабаса. Бу — һәркемгә билгеле ич! Пятышев аның соравын тыңламыйча, мунчада калдырып киткәннән соң, Лозневой аңа партизаннар турында төрле кабахәт сүзләр әйтә башлаган, барыбер сезне немецлар кырып бетерәчәкләр дигән, хәтта аның битенә дә төкергән. Шуннан инде ул түзеп кала алмаган: аның нервлары бик начар бит. Ул хәтта ничек итеп кулына таш алуын да, хыянәтченең башына сугуын да юньләп хәтерләми... Чыннан да, нинди партизан үзенең битенә хыянәтченең төкерүен күтәрә алсын ди? Әмма шулай да Шошин белән булган вакыйга Степан Бояркинны шикләнеп уйланырга һәм бик борчылырга мәҗбүр итте. Ни эшләргә аның белән? Тагын бер кат җәзаларгамы? Ләкин ничек итеп? Әгәр Шошинны, бүген булмаса, иртәгә барыбер атып үтереләчәк хыянәтче аркасында җәзаласаң, партизаннар ни әйтерләр? Ачык бер карарга килү ансат түгел иде. Бояркин бу хакта Воронин белән киңәшергә, ә шуңарчы Шошинны күздән ычкындырмаска булды. Шошинга ачуы килеп, нинди җәза бирергә белмичә аптыраган чакта, Бояркин кайберләрнең киңәшен кабул итте: ул аңа суыктан таштай каткан җирне бер үзе казып, шунда Лозневойны күмәргә кушты. Ничек кенә булмасын бу үзенә күрә бер җәза иде: җирне казу да авыр, мәет белән ялгыз булашу да чирканыч эш... Ләкин Афанасий Шошин, җиде кат тир чыкканчы эшләргә туры киләсен белсә дә, бик куанып кабер казырга китте. Ул бии дөрес уйлап алды: Лозневойны тизрәк күмеп, эзен югалту хәерлерәк булачак. Озак та үтмәс, бар да хыянәтчене онытырлар. ...Каберне казып бетергәч кенә, Шошин янына Костя килде һәм> бераз карап торганнан соң, әйтә куйды: — Булышыйммы үзеңә? — Теләсәң, булыш...  
57 
 
Алар Лозневойның каткан, канлы гәүдәсен сөйрәп китерделәр дә, кабергә ташладылар, — ул кабер эченә йөзтүбән төште. Костя, кулына көрәк алгач, кабер читенә басып, Лозневойга аз гына карап торды,— күрәсец, ул хыянәтченең билгесез кабер төбендә ничек аунап ятасын карар өчен генә килгән булган... Аннан уйчан гына әйтеп куйды: — Эткә — эт үлеме. — Әйе, бу шулай, — диде Шошин, дәшми калырга ярамаганлыгын сизеп, авыз эченнән генә. — Кызганыч, миңа аны дөмектерергә туры килмәде! — Син дә түзмәгән булыр идең! Менә мин әйтәм дә... — Я, башладык! Төнлә белән буран каберне күмеп китте, һәм шул вакыттан алып хыянәтченең җирдәге эзе бөтенләйгә югалды... 
VIII Төнлә белән Грибки авылы янына Москвадан килгән беренче самолет төшәргә тиеш иде. Ул шартлаткычлар, яңа рация, газеталар һәм тоз китерергә тиеш (соңгы вакытларда отряд тозга бик мохтаҗ иде). Самолетны каршы алырга Черек һәАм Поши урманнарыннан партизаннар килде. Төн уртасында алар, самолетка урын күрсәтер өчен, костерлар яндырдылар. Авыл очындагы бер өйдә отряд командиры Воронин белән десантчылар группасының командиры капитан Румянцев самолет килгәнне көтеп утыралар иде. Солдат хатыны ялгыз хозяйка кадерле кунак-' ларын буы күтәрелеп торган кайнар бәрәңге белән сыйлады, соңра, аларның икесенә аулакта сөйләшеп утырырга кирәклеген аңлап, күршеләренә чыгып китте. Воронин ашыкмыйча бик тәмләп кенә крестьян сые белән туенды, ә Румянцев — бер дә ашыйсы килмичә, әледән-әле өстәл яныннан торып китте, яңадан утырып, куен дәфтәренә ниләрдер язып та куйды, аннан тагын торды. — Нәрсә син бәргәләнәсең?—диде Воронин аңа.— Утыр да аша! Әллә, ашагач, самолет күтәрә алмас дип куркасыңмы? Күтәрер! Озын буйлы, киң җилкәле Румянцев бүлмә уртасында, башы белән өрлеккә тия язганчы, бөтен гәүдәсенә турайды; аннан ул озын кулларын җәеп җибәрде, шул чакта аның озынча, какча йөзендә тирән борчылу чагылды. — Беләсеңме, башта әллә нинди чуалчыклык шунда... — Москвага барып җиткәнче җилләнер әле! Утыр! Черек урманга килгәннән соң, Румянцев группасы берничә көн разведка оештыру һәм диверсия хәрәкәтләренә әзерләнү белән шөгыльләнде. Соңгы атнада инде десантчылар, партизаннар белән бергәләп, зур территориядә актив хәрәкәт итәргә тотындылар. Вязьма — Ржев юлында алар ике хәрби эшелонны тау астына җибәрделәр, берничә урыннан тимер юл полотносын җимерделәр, Журавлиха станциясендә бик зур азык складын юкка чыгардылар. Шул ук вакытта дошман турында һәртөрле мәгълүматлар җыйдылар. Ләкин болар да әле десант группасы үтәргә тиешле эшләрнең башлангычы гына иде. Якын арада ул тагы да киңрәк операцияләр үткәрергә тиеш иде, һәм менә көтмәгәндә генә радиограмма килеп төште. Бу радиограммада капитан Румянцевка, Ржев районындагы дошман турында бөтен мәгълүматларны алып, һич кичекмәстән Москвага очып кайтырга кушылган иде. — Ничек уйлыйсың, бөтенләйгә очуың микән?—дип сорады Воронин. — Юк, берничә көнгә генәдер дип уйлыйм... — Ләкин ни өчен болан кинәт кенә икән?  
58 
 
— Үзең беләсең, сугышта бар да кинәт кенә була... — диде Румянцев, шулай да ашарга тотынып.— Димәк, безнең мәгълүматлар ашыгыч кирәк булган. Радиограмма нәкъ шул турыда сөйли түгелме соң? — Әгәр шулай булса, бу бик хикмәтле эш, — Воронин күзләрен кыса төшеп, сораулы караш белән Румянцевның йөзенә бераз текәлеп торды.— Ничек уйлыйсың, анда, бәлкем, контрһөҗүмгә ашыгыч рәвештә әзерләнә торганнардыр? — һичшиксез. — Әйе, вакыт, вакыт! — Әлбәттә, вакыт! Артык чигенер урын юк. Димәк, һөҗүм итәргә кирәк, инде кирәк икән — һөҗүм итәчәкләр, ихтимал, бик тиз арада. Хәзер бик уңайлы чак. Шуңа күрә дә дошман турында тулы мәгълүматлар ашыгыч кирәк булгандыр да. Шуның өстенә, бәлкем, Ржев районындагы барлык партизан отрядларына нинди дә булса махсус заданиеләр дә бирерләр. — Әйе, анысы да бик мөһим,—диде Воронин, килешеп.—Тагын урыныңнан куптың? Утыр әле, зинһар, утыр, сәгатеңә карама! Иртәәле! Син әнә бәрәңгене кара. Ашап туймаслык ич! Менә шулай, капитан... Нәрсә әйтмәкче идем әле? Әйе, шуны әйтмәкче идем, безгә хәзер Москваның күрсәтмәләре гаять кирәк. Ноябрь ае эчендә безнең отрядлар бик ныгыдылар, чыныктылар, күп кенә эшләр эшләп ташладылар... Без авылларда тормыйбыз, бу дөрес, ләкин бит бөтен район асылда безнең кулда. Үзең беләсең, хәзер без Болотныйдагы немец гарнизонын тулысынча юкка чыгарырга һәм зур бер районны немецлардан азат итәргә әзербез. Немецлар инде Болотныйда, бизгәк тоткан шикелле, калтыранып торалар. Өстәмә көч китертәләр, безгә каршы киң каратель операцияләр үткәрергә җыеналар, ә үзләре шулай да калтыраналар... Бүген әле Болот- ныйдан хәбәр алдым: самолетларын юкка чыгару һәм Сохиинода булган вакыйга бөтен гарнизонны аякка бастырган! — Самохваловны үтерерләр, — диде Румянцев, кинәт авыр сулап.— Кызганыч, алтын егет иде! — Юк. үтермәсләр, сакларлар әле. — Ә ни өчен? — Кирәк булыр, дип исәпләрләр. — Безне ауларбыз, дип ышаналармы? — Әлбәттә. — Юкка хыяллану! — Алар күп нәрсә турында юкка хыялланалар. — Аны коткарып булмасмы икән? — Хәзергә мөмкин түгел. Ашап туйганнан соң, алар алсуланып кызарган тимер мич янына тәмәке тартырга утырдылар. — Алайса, Болотныйда ыгы-зыгы икән?—дип сорады Румянцев. — Нинди генә ыгы-зыгы әле! — Воронин бөтен бите белән кәефләнеп елмайды. — Ольховкадагы комендатураны тар-мар иткәннән соң бу икенчесе инде. Эш шунда ки, комендант Гобельманны начальствосы тагын бик яман кыздырачак. Партизаннардан сугышчан самолетны юкка чыгарту, — уен эш түгел ул! Бичара Гобельман! Тимер тәрене көтеп алалмас инде ул! Әйе, рус "җирләрен үзләштерү, алай бик ансаттан түгел икән! — Воронин ярым хәрбичә теккән яшел гимнастеркасының түш кесәсеннән кечкенә блокнот тартып чыгарды. — Гаҗәп, немецлар үзләренең иң зур хәрби теоретиклары Клаузевициы да укымыйлар, күрәсең. Ул, дөрес, буржуа теоретигы, ләкин аның бик тапкыр фикерләре бар, менә нәрсә дин яза ул... Менә, таптым! Ул болай дип яза: «...каршы якның армиясе халык массасы белән күбрәк аралашкан саен, димәк, бу аралашу киңрәк җәелгән саен, халык сугышының йогынтысы шул чаклы
59 
 
көчәя бара. Халык сугышы, акрын көйрәгән ут шикелле, каршы як армиянең төп нигезләрен җимерә». — Син Москваның күрсәтмәләре кирәк дип сөйли башлаган идең, — диде Румянцев, сүзнең очын Воронинның исенә төшереп. — Әйе, күрсәтмәләр бик кирәк! Воронин торып, әрле-бирле йөри башлады. — Менә мин сиңа, без Болотныйдагы гарнизонны тар-мар итәргә һәм бөтен районны азат итәргә әзербез, дип әйткән идем,—диде ул.— Партизан районы, — бу бик мавыктыргыч нәрсә! Ләкин миндә шундый сорау туа: без менә хәзер үк, һич кичекмәстән, үзебезнең планыбызны эшкә ашыра алабызмы? Әйтик, без Болотныйны һәм бөтен районны кулга алдык та ди. Шикләнмим, әгәр шулай була калса, немецлар безгә каршы зур көч ташлаячаклар һәм безнең хәл авыр булачак... Инде без, безнең армия килгәнче, аларга каршы тора алырбызмы? Безнең контрһөҗүм кайчан башланачак, — ул кадәресе безгә билгеле түгел бит әле. Бәлкем, бераз көтү хәерлерәк булыр? Басып алу, диверсия эшләрен дәвам иттерергә, Болотныйдагы гарнизонны ятьмәгә әләккәй хәлдә тотарга, инде безнекеләр һөҗүм башлагач, территорияне азат итү максаты белән киң хәрәкәт башларга кирәктер? — Минемчә, көтү яхшырак булыр... Икенче яктан, ничек без көтеп тора алабыз?—дип сүзен дәвам иттерде Воронин. — Партизаннар белән шаярырга ярамаганлыгын немецлар аңлап алдылар инде, һәм безгә каршы каратель отрядлары чыгардылар. Кайбер районнарда алар партизан отрядларын шактый нык теткәләделәр. Бик ихтимал, озакламый алар безнең районда да партизаннарны камап ала башларлар. Безнең өчен исә аларның актив хәрәкәтләрен өзү, үзебез башлап атаковать итү һәм аларны Болотныйда тар-мар итү файдалырак булыр. Килешәсезме? — Әйе, бу турыда уйлап карарга ярый... — диде Румянцев. — Кыскасы, безнең хәзерге вакытта нинди тактика тотуыбыз турында сүз бара, һәм менә шуңа күрә дә без Москваның ярдәменә аеруча мохтаҗ, — Воронин тимер мич янына килеп, кире үз урынына утырды. — Беләсеңме, мин хәзер нәрсә турында уйлыйм? Минем уемча, Москвада партизанчылык хәрәкәте белән җитәкчелек итүнең үзәк штабын булдырырга кирәк. Көчләрне берләштерергә, армия тибындагы партизан частьлары оештырырга, аларның хәрәкәтләрен координацияләп торырга кирәк... Син менә безнең шушы фикерләребезне Москвада тиешле кешеләргә җиткер әле. — Бөтенесе турында да сөйләп бирербез, — диде Румянцев. — Берике көннән бөтен мәсьәләләр буенча радиограмма көтегез. — Ул сәгатенә карап алды. — Безгә кузгалырга вакыт түгелме? — Сабыр ит, иртә әле... Степан Бояркин килде (ул самолет төшәсе мәйданда хәзерлек эшләре алып барган иде). Аның күз карашы гаять җанлы иде. Мех бияләйләрен скамьяга ташлап, ул тиз үк мич янына килде дә туңган кулларын аның өстендә кыштыркыштыр уарга тотынды. — Я, анда эшләр ничек? — дип сорады Воронин. — Бар да әзер. Көтәбез. — Ай яктымы? — Якты. — Утын күп әзерләдегезме? — Төн буена җитәрлек итеп. — Менә шулай, Степан Егорыч, — диде Воронин, сүзгә керешеп, — синең сугышчан сводкаңны укыдым. Нәрсә дим? Барысына да бик шат- мын. Самолет өчен аерата рәхмәт. Ул турыда Совинформбюро сводкасында да булыр дип уйлыйм... Ә менә Лозневойны иртәрәк сугып үтер
60 
 
гәнсез. Эйс, Шошин белән махсус шөгыльләнергә кирәк. Аны, ихтимал, эштә сынап карарга кирәк булыр... — Куркам... — Без аны шундый итеп эшләрбез, куркырга һич урын калмас, — диде Воронин. — Инде менә нәрсә... Отрядыңның яртысын иртәгә үк безгә, Черек урманга җибәрерсең. Синең кешеләрең десантчыларга ярдәм итәрләр. Аларның эшләре бик күп. — Озаккамы? — Анда күз күрер. — Була, эшләрмен!—диде Бояркин. Румянцев торып, үзенең мех курткасын алды: — Дуслар, кузгалырга кирәк! 
Ак ялан өстендә костерлар ялкынланып яналар. Ерак түгел, киң чаңгыларга куелган «ПО-2» самолеты тора. Партизаннар, бер-берсенә әкрен генә дәшә-дәшә, самолеттан капчыклар чыгарып, чаналарга салалар. Очучы бертуктаусыз партизаннарны ашыктыра: ул эченнән генә немецлардан шүрли, шуңа күрә аның тизрәк җирдән күтәреләсе килә иде. Костерларның берсе янында, чыршы ботаклары өстендә Марийка утыра. Ашыгып, дулкынланып, әледән-әле самолетка караштыргалап, ул Андрейга хат яза. Бу хатны Румянцев белән җибәрү уе, Марийканың башына шундый көтмәгәндә килде ки, ул хәтта каушап калды: фронт аша Андрейга хат җибәрү өчен шул хәтле уңай очрактан чак кына файдалана алмыйча калуыннан да, хатны бик тиз һәм кыска гына итеп язарга кирәклектән дә каушады ул... Ә аның, сагынудан сызланган йөрәге ни белән тулы булса, шуларның барысын да, барысын да язасы килә, үзенең мәхәббәтен белдерәсе, кайгы-сагышлары белән уртаклашасы килә. Ул шулкадәр дулкынлана һәм ашыга, күзләренә аның хәтта яшьләре килеп тыгылган иде. Румянцев самолетка утыргач инде, Марийка партизаннар арасыннан йөгереп чыгып, аңа ташланды һәм мех курткасының чабуыннан тотып алды. — Иптәш капитан, туктагыз! — Ни булды? Кем тота мине? — Хат алып китегез! Менә ул! Самолетны озатканнан соң, Марийка ялгыз гына тигез ялан буйлап китте һәм самолетның җирдән аерылган урынына җитеп туктады. Шунда ул шактый озак төнге зәңгәр күккә карап торды, һәм аның бөтен йөрәге көтелмәгән бәхеттән гөрләп кабынгандай булды. 
IX 
... Бородин дивизиясе дошманны Скирманово чикләрендә күкрәк киереп каршы алды. Немец-фашист гаскәрләре дивизия өстенә исәпсез күп тапкырлар ярсып, зәһәрләнеп һөҗүм иттеләр. Ләкин алар аны һич кенә бер чигендерә дә һәм Волоколам шоссесын кисеп үтә дә алмадылар. Бородин дивизиясе, әйтерсең, җиргә берегеп үскән иде, һәм бернинди утның аны биләп торган позицияләреннән көйдереп чыгарырга кодрәте җитмәде. 18 ноябрьның иртәсендә совет хөкүмәтенең, башка частьлар белән беррәттән, Бородин дивизиясенә дә гвардия званиесе бирүе билгеле булды. Шуннан соң Бородин дивизиясе тагын ике көн буена Скирманово чикләрендә дошманның атакасына, үзен аямыйча, батырларча каршы торды. Бары тик 20 ноябрьга каршы төндә, армиянең уң флапгысы Волоколамск районыннан Истра сусаклагычына чигенеп, дивизия белән тиңләшкәннән соң гына, ул, Рокоссовский приказы буенча, үзенең пози
61 
 
иияләреи калдырды һәм унике километр чамасы көнчыгышка таба чигенде. Шулай итеп, дивизия Волоколам шоссесына якын ук килде. Биредә, яңа рубежда, көнбатыш фронтының командующие армия генералы Жуков үз кулыннан Бородин дивизиясенә алтын ука белән чиккән, чит-читләренә авыр чачаклар таккан ал байрак — гвардия байрагын тапшырды. Байрак тапшыру церемониясенә дивизиянең барлык частьларыннан, бөтен җирдә каты сугышлар баруга карамастан, иң яхшы командир һәм сугышчыларны җыеп китерделәр. Жуков кулыннан байракны алган чакта, гвардии генерал-майор Бородин сул тезе белән карга тезләнде, папахасын салды һәм мәһабәт мыеклы йөзен югары күтәрде; аның артыннан тантанага катнашучылар да тезләнделәр. Беркайчан да әле Бородинның йөзе, бу минуттагы шикелле, гаҗәеп бер кыяфәткә кергәне юк иде. Ул йөздә шундый бер нурлы балкыш, һәр сызыгында шулкадәр рухи дәрт, бәхет, горурлык, катгыйлык, ышаныч бар иде ки, бер үк вакытта боларның барысы да үзенең җирдәге бөек вазифасын аңлаган һәм теләсә генә нинди үлемсез, изге эшкә барырга хәзер торган кешедә генә булырга мөмкин иде. — Ант итәбез!—диде Бородин ят бер тавыш белән, Жуковка туп- туры һәм бик җитди карап. Ант итәбез! — дип бертавыштан бөтен тирә-юньне яңгыратып кабатлады урмандагы аланлыкка тезелгән гвардеец сафлары. — Ант итә-без! — дип ерактан кабатлап кайтарды урман, һәм бик күпләргә бу мәһабәт яңгырау шушы сәгатьтә сугыш эчендә булучыларның анты шикелле булып ишетелде. Бородин һәр сүзен акрын, ачык итеп, өзеп-өзеп әйтеп бара, гүя ул Ватанга һәм Сталинга биргән изге антын, үзе артыннан гвардеецларына гына түгеп, урманга да кабатлап барыр өчен вакыт бирергә тели иде. Ахырдан генерал байракның бер кырыен күтәреп, аны каты итеп үпте. Барда бу күренешне гаять киеренке бер игътибар белән карап тордылар. ... Бер тәүлектән соң дивизия Истрага якынлашты. Истра өчен сугыш биш тәүлек барды; бу сугышка төрле соединение- ләр һәм частьлар катнаштылар. Башка частьлардагы шикелле үк Бородин дивизиясендә дә көн саен кешеләр һәм кораллар кими барды, ләкин моңа карап аның дошманга каршы нык торуы һич кимемәде: гвардеецлар арасында, үзең өчен генә түгел, сафтан чыккан иптәшләрең өчен дә сугышырга, дигән телдән әйтелмәгән закон яшәп килә иде. Бар да вакытның исәбен югалттылар. Бар да ял итүне оныттылар. Кайберәүләр көн буе сугышып шулкадәр арыйлар иде, кичкә таба инде мылтык затворын ачарлык хәлләре дә калмый иде... Шулай да дошман 27 ноябрьда Истрага бәреп керде... Яңадан Бородин дивизиясенә чигенергә туры килде... Салкын буранлы көннәр иде. Бөтенесенә дә — командирларга да, солдатларга да — гаять авыр иде. Иртәдән кичкә кадәр сугыш бара. Көн буена җылы аш күрмичә, сохари белән туңган ипи кимереп, салкын карда ятарга туры килә. Тагы да яманрагы шул, — гел генә боеприпаслар да җитешеп тормый; хәтта мылтык патроннарын да бик исәпләп кенә тотарга туры килгән чаклар була. Ә төн кергәч—кардан машиналарны, орудиеләрне, йөк төягән чаналарны сөйрәп чыгара-чыгара тагын чигенергә туры килә, тагын яңадан дошманның атакасын каршы алыр өчен хәзерләнергә кирәк була... Москваны яклаучы батыр сугышчыларның чигенү вакытында күргән авырлыклары һәм газаплары әйтеп бетергесез иде. Көн үткән саен сугышларның башкалага якынлаша баруын белеп тору — барлык фронтовиклар өчен дә чыдамаслык бер газап иде. Бигрәк тә Волоколам шоссесы буйлап чигенүчеләргә авыр: алар әледән-әле ике санлы цифр төшерелгән юл баганаларын очрата торалар...  
62 
 
Ләкин бөтен газап-авырлыкларны безнең сугышчылар искиткеч бер чыдамлык белән күтәрәләр. 7 нче ноябрьдән соң күп вакыт та үтмәдег безнең сугышчылар һаман әле үзләренең юлбашчысы һәм Верховный Башкомандующие Сталинны башкаланың биек трибунасында басып торган итеп күрәләр, һаман әле аның дошманны җиңүгә тирән ышаныч белән тулы сабыр, зирәк сүзләрен ишетеп торалар иде, шуңа күрә дә алардагы сугышчан батырлыкның чиге юк иде. Дошман һөҗүменең беренче көнендә ук—16 ноябрьда — генерал Панфилов дивизиясеннән егерме сигез гвардеец Дубосеково разъезды янында мәңге онытылмас геройлык күрсәттеләр. 1\өн саен Москва фронтының барлык участокларында, Москвага илтә торган барлык юлларда меңнәрчә башка сугышчылар да аларнын батыр геройлыкларын һаман кабатлап торалар иде. 

Немец-фашист гаскәрләренең һөҗүме башлануга ике атна үткәннән соң. 30 ноябрьга каршы төндә, Волоколам шоссесы буйлап Истрадан чигенүче Бородин дивизиясе зур бер завод поселогы янындагы рубеж- ларын калдырды. Бу поселокның исеме—бик матур бер кош исеме- белән Снегири дип йөртелә иде. Иң ахырдан Шаракшанэ батальоны чигенде. Ул Снегиридан таң атканда чыгып китте. Снегири поселогыннан башлап Москва тирәсе күренешләре бик нык үзгәрде. Әле тегендә, әле монда завод трубалары, зур таш йортлар, су- күтәргеч башнялар, югары вольтлы электр мачталары, биек тимер юл платформалары, шосседан төрле юл күрсәткечләр, урман эчләрендә матур дачалар күренә башлады. Боларга карап зур шәһәрнең якынлыгын сизеп була иде инде. Москваның читләренә ерак калмады. Солдатлар караңгы чырай белән боек кына сөйләшеп баралар. — Москвага еракмы икән инде? — Кемгә ничек бит: безгә якын, немецларга ерак. — Син дә әйттең сүз! Мин бит синнән чынлап сорыйм. — Кырыктан аз гына артыграк калды. — Әйе, якын, якын! Бу тирәләргә карап та күреп була. — Озакламый Нахабино, ә аннан инде Павшино белән Тушино да... — Кайчан гына соң кире борылырбыз икән, ә? — Халыкның сафларын китерсеннәр иде. — Ә син сөрсегәнмени? — Халык болай да күп! Эш анда түгел! Кояш чыккан чакта батальон Садки авылына җитеп тукталды. Бу авылдан Москвага чаклы төгәл кырык километр калды. Солдатлар тиз генә авыл буйлап таралышып, хуҗасыз калган өйләрдә утлар ягып җибәрделәр. Садки — кечкенә авыл. Ул Волоколам шоссесының ике ягында, урманлы биек калкулык өстендә тора. Әгәр көнбатышка карасаң, шоссеның уң ягында — өянке һәм юкәләр ышыгында торган унлап крестьян өе, кечкенә буа, куе яшь урманчык, урманчык эчендә ниндидер каралтыларның яшел түбәләре күренә; сулга карасаң— гаять зур иске парк, парк уртасында ике катлы таш йорт, биек манаралы ташландык чиркәү, аның тирәсендә кечкенә өйләр, алардан ары киң генә үзәнлек, ә үзәнлектән ары — каршы як калкулыкның итәгеннән узган тимер юлы күренеп тора. Биредә оборона өчен гаҗәеп җайлы урын иде. Авылның көнбатыш читендә — зур канау: бу канау сугышчан сак өчен траншея була ала. Шосседан унда — яшелчә бакчаларында һәм сулда — парк читендә туплардан туры төзәп атар өчен бик әйбәт позиция корып була. Сугыш артыннан күзәтүне калкулыкның теләсәң кай җиреннән
63 
 
алып барырга да уңай. Ленино авылына хәтле (ул авылга озакламый дошман керергә тиеш), әгәр шоссе буйлап туп-туры барсаң, бер километрдан артыграк тип-тигез, ачык үзәнлек җәелеп ята; үзәнлекнең нәкъ уртасыннан боргаланып кечкенә, кипкән елгачык уза. Ут астында пехота да, танклар да бу үзәнлекне һич үтә алачак түгел... ... Калкулыкның көнбатыш итәгенә, шоссе буена утыртылган һәм эре хәрефләр белән «Садки» дип язылган багана янына зур төркем солдатлар җыелдылар. Көнбатышка карап алар шаулап һәм дулкынланып сөйләшергә тотындылар. Яңа гына бушап калган Ленино авылын иртәнге кояш ап-ачык яктыртып тора. Снегири поселогында, биек завод трубаларыннан уңдарак, нидер яна булса кирәк, аннан әче-сары төтен күтәрелә. Шосседан төньякта артиллерия гөрселди. Ерак түгел генә чикләвек куагында песнәкләр көтүе утыра. Москва тирәсенә кунак булып кыш үткәрергә килгән бу төньяк чибәрләре тын гына, хәрәкәтсез генә утыралар һәм тирә-якларына, кешеләргә генә хас, үтә бер хәсрәтле сагыш белән караналар төсле... Юл баганасы янында җыелышкан солдатларга таба гвардии лейтенант Юргин да китте. Моннан бер атна элек кенә аны, Кудрявцев авыр яраланганнан соң, рота командиры итеп куйганнар иде. Юргин ерактан ук Андрей Лопуховның тавышын ишетеп алды; Андрей көннән-көн шаулабрак һәм сукраныбрак сөйли башлады, шуның белән ул әтисен бик хәтерләтә торган булды. — Оборона монда, үзеннән-үзе күренеп тора, бик әйбәт булачак. Сөйләп торасы да юк, — дип, бер дә сәбәпсезгә диярлек, шаулый иде ул. — Син һөҗүм итү турында уйла! Менә моннан, билгеле инде, Ленино- га бара алмассың! Монда пулеметтан урып салачаклар! Ә син менә бу якка кара!.. Әнә шул урман буйлап Лениноның сул як флангысына чыгып булмыймы — була! Урманнан — тимер юлга... Тимер юлдан атака башларга була. Күрәсеңме? Туп-туры авылга! Ә уң флангтан, Лениноның үзенә түгел, ә әнә теге урман авызыннан авылның көнбатыш ягына чыгып, Снегири юлын кисәргә кирәк! Менә шунда инде аларга мунча булачак! Пары да күп, исе дә җитәрлек! Төркемнән кемдер акрын гына әйтеп куйды: — Егетләр, гвардии лейтенант килә... Берничә секунд дәвамында солдатлар кашларын җыерып сүзсез генә, әмма нидер өмет итеп, командирларына карап тордылар. Ниһаять, Андрей Лопухов, түзә алмыйча, алга чыкты һәм, караңгыланып күзләрен түбән төшерде. Тирән бер эчке киеренкелек һәм тамак төбен кымырҗыткан бер тавыш белән ул Матвей Юргинга, әлеге Ольховка каршындагы ялгыз каен янында биргән соравын, үзе дә сизмәстән, кабатлап әйтте: — Күпме вакытка кадәр, кайсы җирләргә чаклы без чигенергә тиешбез? Бар да көрсенеп, авыр сулап куйдылар. — Менә шушы җирләргә чаклы, — диде Юргин, кулы белән тирә- ягына күрсәтеп. Андрей тиз генә башын күтәреп, аңа карады. — Артык бер адым да чигенү юк!—диде Юргин, солдатлар өчен дә, үзе өчен дә кистереп. — Иптәш Сталин приказы бу! Без хәзер үк шушы авылда ныгып калырга һәм дошманны туктатырга тиешбез! Үлсәк — үләргә, әмма туктатырга! 
X» Озеров полкы яңа оборона рубежын ныгытырга тотынды. Шарак- шаиэ батальоны — Садки авылының көнбатыш читенә; Журавский батальоны шосседан ундарак, Нефедьевага илтә торган юлны аркылы
64 
 
кисеп, урман эченә урнашты (анда балалар йортының бинасы һәм пионерлар лагеры тора иде); Головко батальоны — шосседан сулдарак, гимер юлдан көньякка таба Рождествено авылына кадәр араны биләп алды. Гвардии майор Озеровның полк штабы алгы сызыктан бер километр ярым чамасы артта, Волоколам шоссесы өстендә торган Талица авылына тукталды. Бөтен рубеж буйлап артиллерия һәм танк частьлары да урнаштылар. Гвардии лейтенант Юргин ротасына шосседай сулдарак, яшелчә сакчалары һәм парк буйлап узган канау участогы тиде; торыр өчен чиркәү янындагы йорт, каравыл өе һәм элек яшелчә сакланган зур жир аран бирелгән иде. Болар бары да алгы сызыктан бик якын гына... Верховный Башкомандуюшийның приказын ишетеп дәртләнгән рота сугышчылары җиң сызганып оборона рубежын ныгытырга тотындылар: берәүләре канауны кардан арчып, траншея казыдылар һәм брустверларны су белән катырдылар, икенчеләре өй подвалына дзот эшләделәр, пулеметлар өчен ачык мәйданчыклар хәзерләделәр, өченчеләре исә торак җирләрне рәткә китерделәр... Бөтен рубеж буйлап — унда да, сулда да — кайнар эш бара иде. Дошманның Ленино авылына һаман әле килеп кергәне юк, шунлыктан бар да дошман күренгәнче позицияләрен ныгытып калырга ашыгалар: танкистлар машиналарын засадаларга куялар, артиллеристлар күзәтү пунктлары коралар һәм тупларын, туп-туры төзәп атар өчен, алгы сызыкка тәгәрәтеп чыгаралар, минометчылар үзләре өчен уңай булган авыл артындагы үзәнлеккә урнашып маташалар, ездовойлар чаналарда бое- припаслар ташыйлар, элемтәчеләр чыбыклар сузалар... Кояш шактый гына югары күтәрелде һәм ноябрь ахырында күпме яктырта алса, шулкадәр яктырта башлады, ләкин, шуңа карамастан, суык һаман көчәя барды. Төньяк җиле, агачлардагы бәсләрне коймаслык дәрәҗәдә акрын иссә дә, үтәдән-үтә көйдереп ала иде. Якын тирәдә бу якларның бер генә кошы да күренми, тик кар баскан куакларда кабарынып песнәкләр генә утыралар һәм ара-тирә уйчан-моңлы итеп кенә чырылдашып куялар... Андрей Лопухов яшелчә саклагычны торак урыны итеп җиһазлау, шунда учак ясау, утын әзерләү эшләре белән җитәкчелек итте: солдатлар. икмәктән дә бигрәк, җылыга интегәләр иде. Учакны ясап бетергәч, Андрей солдатларны такта һәм салам табып китерергә җибәрде, ә үзе ут ягып җибәрде дә, буш минуттан файдаланып, кесәсеннән «Правда» газетасын чыгарды. Моннан өч көн элек, 27 ноябрьда (бу көнне безнең гаскәрләр Истраны калдырганнар иде) «Правда» газетасында «Москва янында дошманны тар-мар итү башланырга тиеш!» дигән баш мәкалә басылып чыккан иде. Газетаның бу номеры алгы сызыктагы частьларга бүген иртән генә килеп җитте (ул көннәрдә газеталар еш кына кичегеп киләләр иде), һәм шунда ук взводның яңа командиры, өлкән сержант Дубровка аны, төшке аш вакытында солдатларга укыр өчен, Андрейга бирде. Бу мөһим мәкаләне солдатларга укыган чакта хур булмас өчен, иң элек аны үзең укырга, һәрбер сүзен алдан белеп, уйлап куярга кирәк иде. Хәер, Дубровка тапшырмаса да Андрей мәкаләне укырга сабырсызланып тора иде: озакламый дошманны тар-мар итү турында Москва нәрсә әйтә—аның тизрәк шуны беләсе килә иде. Андрей башын күтәрмичә, тын да алмыйча диярлек, мәкаләнең гаять әһәмиятле, дулкынландыргыч һәм өметләндергеч һәр сүзен бирелеп укырга кереште. Газета аның акрын гына калтыранган кулларында кыштырдый иде. Мәкаләдән артык дулкынланып киткән Андрей, үзе дә сизмәстән, аны кычкырып укый башлады. — «...Биредә, Москва янында, — дип, солдатларга укыгандай, көчле тавыш белән укый иде ул, — немец оккупантларын тар-мар итү башла


 
нырга тиеш. Әйдә биредә, Москва янында, ерткыч Гитлер фашизмы үзенең барлык җинаятьләре өчен каны белән түли башласын». Ишек төбеннән кычкырып дәшкән карлыга төшкән таныш тавыш ишетелде: — Гвардии сержант Лопухов мондамы? — һа, Иван Андреич, уз әйдә! Андрей белән Умрихин очрашу куанычыннан бик озак бер-берсенең кулларын селкеп тордылар. Аларның ике атна чамасы күрешкәннәре юк иде: Козловода чакта ук әле Умрихин яраланып, санбатка эләккән иде, ә ике атна — сугышта озак вакыт ул... Аннан алар ут каршына янәшә утырып, тансык очрашу вакытындагы гадәт буенча, тәмәке төреп җибәрделәр. — Шулай итеп, син монда бер үзең утырасың икән? — диде Умрихин. — Бер үзем. Хәзер егетләр салам китерәләр... — Алай булгач, нигә син шулкадәр кычкырып укый идең? — Бу мәкаләне, Иван Андреич, бар булган тавышың белән кычкырып укырга кирәк тә, — Андрей күзе белән газетага күрсәтте. — Күрәсеңме, нәрсә турында язган! Әгәр минем тавышым җитсә, мин аны бөтен дөньяга кычкырып укыр идем! Москва токтымалга гына сөйләргә яратмый. Күңелем менә сизеп тора: озакламый кире борылырбыз! — Әйе, эшләр шуңа таба бара кебек, — диде Умрихин, килешеп. — Әнә Ростовтан үзләрен ничек этәреп ташладылар! Инде хәзер безнең чират җиткәндер, дип уйлыйм мин... — Безнең чират җитте, Иван Андреич, безнең чират! Син кайчан санбаттан чыктың? — Менә бүген генә әле... — Ишеттеңме, бездәге хәлләрне? — Ишеттем! — Умрихин авыр сулап куйды, — еш-еш кына күзләрен йомгалап алды һәм уттан йөзен саклагандай булып, читкә борылды.— Кочетковның Истрада ничек үлүен дә, Ковальчукның ничек яралануын да ишеттем... Ә Нургалине санбатта үзем күрдем. Бик каты яраланган, ләкин шулай да терелер кебек... Ул кайнар кеше, ә кайнар баштан барын да эшләп була, хәтта терелеп тә була, чынлап әгәр! Әйе, күп кырылды безнекеләр, һай, күп кырылды! Күрдем мин санбатта, гарык булганчы күрдем. Анда, туган, алгы сызыкка караганда, канны күбрәк күрәсең. Туганнар кабере янында торгандай, бераз дәшми утырдылар. Аннан Андрей сорап куйды: — Алайса, бармагың төзәлде инде? — Бармак төзәлде! Вакытлы гына бәйләп йөрим. — Я, хәзер эшләрең синең кай тирәдәрәк соң? — Минем бөтен эш, Андрей, менә шушы бармак аркасында, кирегә китте,—диде Умрихин, авыр сулап, һәм шунда ук карлыга төшкән тавыш белән көлеп тә җибәрде. — Телисеңме, барысын да рәттән сөйләп бирәм? — Сөйлә. — Ә син бераз утын өстәп җибәр. Санбатта ике атна ятып, Умрихин тазарып, тулыланып киткән иде; кырган шома бите аның елкылдап тора, күзләре тере, кәефле карыйлар. — Санбат мине нишләткән дип гаҗәпләнәсеңме?—диде Умрихин, һәм тагын шаркылдап көлеп җибәрде. — Анда, туган, май җыеп була! Үзең беләсең, минем яра пүчтәк кенә иде, тазалыкка бернинди дә зарары юк дияргә була, шулай итеп мин анда дәваланып түгел, ял итеп яттым! Кыйпылчык минем бармакны, үткен пәке белән кискәндәй, өзеп чыгарган иде, валлаһи менә! Шундый шәп кискән, врачка мәшәкатлә- неп торырга да кирәк булмады. Бармак төбен ни беләндер сылаган булдылар, аннан-моннан тегештерделәр дә бәйләп куйдылар, шуның беләк 
5. ,С. Ә.** № 5. сс

66 
 
минем дәвалану да бетте. Эх, туган, тордым мин ул ике атнаны! Тәмам ялкауланып беттем, чынлап әгәр! Одеял астында, ак җәймә өстендә ятам, ә үзем эчемнән: «Менә бу ичмасам сугыш! /Менә бу сугышның рәхәте кая икән!» дип уйлыйм. Ә бит, беләсеңме, минем белән шундый бер хәл булган иде... Бервакытны мин бер солдатны очраттым. Госпитальдән кайтып бара бу, кыяфәтнамәсе минекенә караганда да шәбрәк булыр. Күренеп тора — артиллерист: үзе ямап таза һәм борынын да бик югары тота. Менә без икәү тәмәке тартырга утырдык, шул чакта бу миннән сорый: «Я, служба ничек соң?» ди. — «Безнең пехотада, — мин әйтәм,— служба борын-борыннаи билгеле инде ул! Авыр служба! һәрвакыт алгы сызыкта, җирдә, ут эчендә булырга туры килә... Кайчан ашар икмәге дә, эчәр суы да булмый. Пехотада югалту да һәркайчан күп була: я үтерәләр, я яралыйлар. Ә менә сездә, артиллериядә, — мин әйтәм, — башка эш. Алгы сызыкта сирәк буласыз, күбрәк арттан йөрисез; ә теге корпус, армия тупчылары бөтенләй тылда яталар. Анда тормыш түгел, бал да май инде!..» Шуңа каршы бу бәлеш бит миңа әйтә: «Олы яшьтәге кеше булсаң да, син сугыш эшен бер дә белмисен икән, — ди. — Мин үзем, — ди, — чын пехотачы — укчы, шуңа күрә дөп-дөресен әйтә алам: пехотада хезмәт итү — иң шәп эш! Иң ансат һәм күңелле эш! — ди. — Сирәк үтерәләр, тик бу турыда күп сөйләргә генә яраталар, ә менә яралану еш була, бусы дөрес. Моның белән мин килешәм,— ди. — /Менәмин үземдә сугыш башланганнан бирле ике тапкыр яраландым, — ди. — Я, шуннан ни килеп чыга инде?—ди. — Мин ике- өч көн алгы сызыкта булам, җирдә ятам, аннан яраланам да госпитальгә китеп барам! Шулай итеп, минем алгы сызыкта булуым, барысын исәпләгәндә бер атнадан артмый, ә бөтен калган вакытны мин госпитальләрдә йөреп уздырам! Якты бүлмәләр! Ак җәймәләр! Кызлар синең арттан карыйлары мендәреңне төзәтеп куялар, я одеялыңны кыстырып куялар, эчәсең килсә — су бирәләр, үзләре синең белән назлы гына итеп сөйләшәләр дә... Менә бу ичмасам служба, бу инде бал да май түгел!» Үзе шулай ди, ә үзе, бәлеш битле җен, шаркылдап көлә! Шундый шаяртырга ярата торган ачык егет! «Ә менә, — ди, — артиллеристларны, әйтик, алгы сызыктан еракта торган авыр артиллериядә хезмәт итүчеләрне алып карасак, аларның хәлләре ничек соң? Аларны аз үтерәләр, ә яралаулар тагы да азрак була. Менә шуңа күрә дә инде алар бөтен вакытларын гел фронтта үткәрәләр. Дөрес, һаман саен алгы сызыкта булмыйлар, ләкин шулай ук ак җәймәләрдә дә ятып тормыйлар! Аларга да төрлесен татырга туры килә; җирдә дә утыралар, кайчан ашарларына да җитми, командирлары да сүгәләр... Ә эшләре күпме? Ни чаклы алар җир генә казып чыгаралар! Орудиеләрен үзләре сөйриләр. Кыскасы, билгеле хезмәт... Инде хәзер,—ди бу, — чагыштырып кара: кемгә җиңелрәк?» Үзе, җитмәсә, иблис, һаман шаркылдап көлә! Мин дә, билгеле, көлгән булам: шук кеше икәнсең син, мин әйтәм! Хәзер инде менә мин аның белән ту- лысынча килешәм! Санбатка эләгеп, ял иткәннән соң үземә тәгаен сүз бирдем: әллә ниләргә дә пехотадан китәсем юк! — Ярга якынрак кил,—диде Андрей. —Хәзер якын киләбез, — дип сүзен дәвам итте Умрихин. — Шулай, одеял астында, ак җәймәдә ятам мин, э үзем: «Менә ял итәм дә кире пехотага, үземнең туган взводыма китом! дип уйлыйм. Менә бервакытны мин, түзә алмыйча, врач белән пехотага китү турында сүз кузгаттым. Ә врач моңа каршы миңа әйтә: «Дөрес, синең тәнендә кимчелек бик кечкенә, бары имән бармагыңның яртысы гына өзелеп төшкән, кешеләр урта бармак белән дә атарга өйрәнәләр, әмма шулай да сине, тугап, мондый брак белән стройга җибәреп булмый, юк андый закон», ди._ Менә сиңа кирәк булса, иске авыздан яңа сүз! Үзең уйлап кара инде, мин хәзер армиядән кая китә алам? Өйгәме? Ә минем өй, үзең беләсең, Великие Луки янында ук! Минем өчен бер генә юл бар — ул да булса,
5» 67 
 
армиядә булу, шул чакта гыш! мин өемә тизрәк эләгә алам. «Инде кайтып китәргә теләмәгәч, — ди шуннан врач миңа, — без сине берәр җирдә— тылда, яки штаб тирәсендә — калдыра алабыз», ди... Менә уйлап кара инде: я, миңа нишләргә генә кала? — Кем итеп билгеләделәр соң сине? — дип сорады Андрей. — һич уйламаганча килеп чыкты, туган!—диде Умрихин, сүзен дәвам иттереп. —Ышанмассың: бик җаваплы пост бирделәр миңа! Хәзер мин, туган, бик югарыда утырам! Мактанып әйтмим, может сиңа файдам тигән чагым да булыр әле... — Шулай да нинди пост соң ул? — диде Андрей, әкрен генә көлеп. — Полк командирына адъютант итеп җибәрделәрме әллә? Аның адъютанты юк бит... — Адъютант булу эшмени ул! Сөйли күрмә, алла сакласын! Кәгазьләр ташып йөрергәме? — Бәлкем, штаб начальнигының ярдәмчесе итеп куйганнардыр? — Юк, Андрей, көлмә, инде чынлап беләсең килсә, мин сиңа туп- пры әйтеп бирим: мине иске һөнәрем буенча эшләргә җибәрделәр. — Нинди һөнәрең буенча? — Атлар белән эшләү буенча. — Атлар белән? — Әйе. Майорның үзенә ездовой итеп куйдылар! Умрихин сабыр гына Андрейның көлеп беткәнен көтеп торды. — Ә эш менә болай булды,—дип, берни булмагандай яңадан сүзен башлады ул. — Врач белән сөйләшкәннән соң бер көн үткәч, санбатка ниндидер бер лейтенант килеп чыкты. «Гвардии рядовой Умрихин мондамы?» дип сорый бу. Ә мин чыннан да одеял белән авызыма чаклы ябынып ята идем, — беләсеңме, бөтенләй үземне ялкаулык басты! Шулай да мин моңа җавап бирәм: «Так точно, монда!» дим. «Синең кайсы бармагың өзелде?» ди. «Уң кулымдагы имән бармак», дим. «Демобилизоваться итәргә теләмисең?» — «Юк, теләмим!» — «Колхозда ат караучы булып күпме эшләдең?» — «Ун ел». — «Алайса, — ди бу, — минем карамакка килерсең, полк командирының ездовое булырсың. Синең бармагың,— ди, — бу эштә әллә ни кирәк тә түгел. Әгәр сул кулыңның имән бармагы булмаса, башка эш: ул чакта ат тоту авыр булыр иде,—ди. — Ә уң бармакның кирәге юк: атлар таза, куганны да көтмиләр». Шулай итеп, туган, мин ездовой булып киттем. Дөрес, башта җиңел пехота тормышыннан китәсе килмәгән иде, ләкин нишләмәк кирәк? Аннан болай да уйлап алдым: эш бик җитди, барырга кирәк, мин әйтәм. Әллә син, полк командирын апа йөртү — уен эш дип беләсеңме? О, бу эштә зур осталык кирәк! Атларны да яхшы карарга, вакытында җигеп тә китерергә, командирны барасы җиренә соңга калдырмыйча илтеп тә җиткерергә, си- кәлтә-мазар булса, үзен төшереп тә калдырмаска, эче пошмасын өчен юлда сөйләшеп тә барырга кирәк ләбаса. Ә ул бик еш йөри: әле анда, әле монда йөреп кенә тора. Инде үзең уйлап кара: майорга кем белән ешрак сөйләшергә туры килә? Штаб начальнигы беләнме, адъютант беләнме, әллә минем беләнме? һәм кем белән ул ихлас күңелдән сөйләшә ала? Штаб начальнигы белән дә адъютант белән полк командирлары бары талашалар да сүгешәләр генә бит, бу билгеле нәрсә инде... Ә минем белән майор нигә дип сүгешсен! Дөрес, сикәлтәдә үзен бик яман сикертсәм, сүгеп ташлый ташлавын, ә болай бүтәнчә миңа тел тидергәне юк. Мин бит үз эшемне бик әйбәт беләм. Инде майор, эшләреннән аерылып, берәр яры чыгып китсә, тынычланып бер урманкыр- ларга карый, ни дә булса исенә төшерә, һәм шул чакта аның күңеле нечкәреп, сүгешмичә-нитмичә генә сөйләшәсе килеп китә... Ә мин инде теләсә кем белән дә сөйләшә беләм! Менә уйлап кара инде: аның белән кем, — штаб начальнигымы, әллә булмаса, ездовоймы,— ихлас күңелдән сөйләшә ала? Әле менә монда килгән чакта да...

G8 
 
Якында гына туп атып җибәрде. Андрей белән Умрихин бер-бер артлы яшелчә саклагычтан йөгерешеп чыктылар да көнбатышка карадылар. Ленино авылының морҗаларыннан төтен күтәрелә иде. — Килгәннәр, — диде Андрей. — Озакламый сугыш булыр. — Разведка җибәргәннәрдер әле? — Тукта, күрәсеңме танк? Башладылар! Шоссеның уң ягында торган туплар йөгерек ут ачтылар... 
XII 
Яшен суккан агач җилдә дөрләп янгандай, гвардии майор Озеровта ике атна буена сугыш утында янды. Москвага якынрак чигенә барган саен аның бөтен акылын биләп, тетрәтеп торган бер хис, — һәр адымы, һәр сүзе өчен Ватаны алдында әйтеп бетергесез зур җаваплылык тою хисе көннән-көн үскәннән-үсә барды. Ул аңлый — аның һәрбер хәрәкәте ватан тарафыннан аңа тапшырылган һәм аның дошманны җиңә алуына ышанган йөзләрчә кешеләрнең омтылыш һәм сугышчан бурычларына һәрвакыт туры килеп торырга тиеш. Гвардии майор Озеров шулай ук сугышның бу дәһшәтле сәгатендә Сергей Михайлович Озеров дигән гади бер шәхес кенә булмыйча, барысыннан да элек, үзен Кызыл Армия командиры итеп, ихтимал, бары тик командир гына итеп таный иде. Дөрес, ул элек тә моны яхшы аңлый иде, ләкин хәзер бу аңлау аның бөтен акылын биләп алды, тормышының бөтенесен үз эченә йоткан төп, асыл эчтәлеге булып әверелде, һәм бу хәл Озеровны, шәхес буларак, бер дә изми — борчымый иде. Ул, полк командиры дигән исем йөкләгән гаять олы җаваплылык хисе белән көн-төн яшәп, бу хистән аруталуны, яки аптырап-югалып калуны һич белми иде... Ләкин бу иртәдә, генерал Бородин, дошманны Волоколам шоссесында, Садки авылы янында туктатырга, дигән приказның Верховный Башкомандующий тарафыннан бирелгән булуын ачык белдергәч, гвардии майор Озеров ил каршындагы җаваплылыгының никадәр авыр булуын физик рәвештә диярлек сизеп алды. Сынабрак караган кеше шунда ук майорның агарган йөзенә аптырап, каушап калу билгеләре чыкканлыгын күргән булыр иде. Мондый чырай, гадәттә, көче җитмәслек авыр йөк күтәргәнен һәм, бер саксыз адым ясады исә, шул йөк астында калып изеләчәген барган җиреннән сизеп алган грузчик йөзенә чыгучан була. Яна рубежларга урнашкан чагында, ниләр эшләнсә, Садки авылы янында оборона торгызу өчен дә шул ук эшләрне башкарырга кирәк иде, ләкин хәзер шушы күнегелгән эш майорга гаять катлаулы бер нәрсә булып тоелды. Озеров шунда ук дивизия штабыннан Садкига чыгып китте (ул бу авылда үзенең күзәтү пунктын корырга булган иде). Тәмам тынычлыгын җуеп, ул юлга чыкты: барышлый Умрихинга берничә тапкыр атын туктатырга кушты, җилдән толып якасы белән ышыкланып, авыз эченнән һаман нидер сөйләнә-сөйләнә, картасын карады, әледән-әле тартып бетермәгән папиросын төрле якка ташлап калдыра барды... Иван Умрихин майор Озеровның дивизия штабыннан бик дулкынланып чыгуын шунда ук сизеп алды. Үткен солдат сизгерлеге аңа полк командирының күңелендә ниләр туганын аңлап алырга ярдәм итте. Талица авылына җитәрәк ул, кузладан сикереп төшеп, сикелтәләрдә чананы терәп бара-бара Озеров белән әңгәмә башлап җибәрергә чамалады. — Тфү, нинди әшәке юл!—дип мыгырданды ул. — Апайлар юлы кебек. Озеров толыбының якасын төшерде. — Ничек ул алай, апайларныкы кебек?

69 
 
— Менә шулай, иптәш гвардии майор, — диде Умрихин, чанага тотынып, янәшә атлый-атлый. — Безнең взводтагы бер Голубцов дигән солдат, — бәлкем үзен белә дә торгансыздыр?.. — Менә шул малаеннан хат алды. Семьясы аның Ульяповскидан ерак түгел, Идел буенда гына тора икән. Ә малаена бер унөч яшьләр булыр, йортта, үзенә күрә түгел, семья башы булып калган. Менә шул малай атасына төрле колхоз эшләре турында, күбрәк хатынкызны сүгеп, хатлар яза. «Хөрмәтле әткәй, бу апайларны һич кенә бер рәткә кертеп булмый, — дип яза әлеге шул Васька. — Күп йөрелә, әле икмәген, әле армия өчен итен илтергә кирәк була, ә алар бөтен юлны бозып бетерделәр. Ир кеше ул гел генә юлны карап бара, чокыр-чакыр ясамас өчен кирәк урында чанасын терәп бара, ә бу апайлар, кадерле әткәем, шуны белмиләр: шәлләренә уранып алалар да чаналарында утыра бирәләр, я йөк артыннан ияреп баралар, ә юлны күзәтү уйларында да юк. Менә шуның аркасында бездә юллар шулкадәр бозылып беттеләр, берәр яры бара башласаң, үзең дә, атың да эштән чыга. Бернинди буран тигезли алмый бу апайлар юлын!» Менә мин дә әле, иптәш гвардии майор, шул Васька Голубңовиы искә төшердем, может ул да хәзер, кая да булса шунда, «апайлар юлында» җәфа чигә торгандыр... Озеров бик ачык итеп күз алдына бозылып беткән, чокыр-чакырлы юлны, акрын гына китеп барган олауларны китерде. Ватык чана, юл читендәге канауга тәгәрәп төшкән капчыклар янына җыелган, карга буялып, туңып беткән хатыннарны күргәндәй булды. Хәтта Васька Голубцов та аның күз алдына килде: менә ул, әтисенең кыска тунын кигән чая малай, тездәй карга бата-бата, уңмаган хатыннар янына килә дә, чыбыркысын болгап, аларга ачуланып кычкыра... — Утыр!—диде Озеров, кисәк кенә. — Куала! Полк штабы урнашкан йорт янына килеп җиткәч, Озеров чанадан төшеп тормыйча гына капитан Смольяниновка тиешле боерыкларын бирде дә атын тагы да кызурак куаларга кушты. Садки авылына килеп җиткәндә, Озеровның кәефе нәкъ сугышка хәзерләнгән чагында була торган табигый хәлендә иде, ихтимал, күзләре генә аның гадәттәгедән көчлерәк янгандыр. Ташландык чиркәүгә урнашкан үзенең күзәтү пунктында ул Шаракшанэның рапортын тыңлады, телефон буенча батальон командирлары Журавский һәм Головко белән, полкның артиллерия начальнигы, элемтә ротасының командиры, танковый полк һәм танкка каршы аерым артдивизион вәкилләре белән сөйләште. Сугышчан обстановка белән тиз генә танышканнан соң, штабның полк буенча яңа оборона рубежы тоту турында биргән приказына кайбер ашыгыч төзәтмәләр кертүне кирәк тапты. Шунда ук ниндидер бер ящик өстенә утырып, ул планшетын тартып чыгарды да, картасына ашыга- ашыга билгеләр куя башлады. Ләкин нәкъ шул вакытта сугыш башланып китте. Башлаган эшен төгәлли алмавына бик ачынып, Озеров чиркәүдән атылып чыкты. Авылның көнбатыш читеннән безнең туплар йөгерек ут алып баралар иде. Садки белән Ленино арасындагы киң үзәнлектә немец танкысы яна, — кара төтен, җил куудан, ат ялыдай дулкынланып җир өстенә сузылган. Чиркәү яныннан торып парк артында, тимер юл буенда ниләр булганын яхшы күреп булмый иде, шунлыктан Озеров күрше йортка йөгереп барырга булды, ләкин чиркәү киртәсеннән ун адым да китәргә өлгермәде — алда гына авыр немец снаряды яман шартлап, туң җирне актарып ташлады. Озеров чалкан барып төште. Үзенең чанасында гына инде ул һушына килде. Чанасы аның парк түрендәге зур таш йорт янында тора иде. Озеров, әлеге чиркәү күршесендәге йортка бармыйча (ул бит шунда барырга дип чыккан иде), ни өчендер чанада, толып өстендә ятуына хәйран
70 
 
калды. Аның тирәсендә куркудан агарынган кешеләр чуалалар һәм, савышсыз кинодагы шикелле, иреннәрен кыймылдаталар,— бу да аны бик гаҗәпләндерде. Ул тормакчы булып карады, ләкин төрле яктан тиз генә сузылган берничә кул аңа торырга ирек бирмәделәр... 
ХН1 Берничә минутган соң Садкига баштанаяк карга баткан, җилекләренә кадәр өшегән, суыктан күм-күк күгәргән полк комиссары Брянцев килеп җитте. Караңгы чырайлы Шаракшанэ комиссарга бәхетсезлек турында ничек итеп әйтергә дә белмичә, Озеровның планшеты белән картасын аның алдына чыгарып салды. Куркудан Брянцевнең йөзе чытылды. — Яраланды? Ничек яраланды? Кай төшенә? — Ярасын тапмадылар... — Алайса контузия? Авыр контузияме? — Аңын югалткан хәлдә алып киттеләр. Озеровның картасын карап, ашыгып куелган билгеләрне күргәч, Брянцев тагын сорашырга тотынды: — Сугыш башланганчы ул нишләде? — Картасын карап, уйланып утырды... — Берәр нәрсә әйттеме? — Рубежны начар ныгытканбыз әле, диде. — Шулай да ничегрәк дип әйтте? — Конкрет бернәрсә дә әйтмәде. Иртәдән бирле Брянцев төрле тыл подразделениеләрен яңа пунктларга урнаштырып йөрде, аннан бәхетсезлек буласын сизгәндәй, ашы- га-ашыга Садкига китте. Бирегә ул, полк штабына тиеп тормыйча, туры урман юлы белән килде, шунлыктан контузия алган Озеровны Воло- колам шоссесында очратмады. Моннан ике атна элек, Озеров полкына килгәч, комиссар Брянцев үзенең төп кимчелегеннән — сугыш вакытында кызып китүдән ничек тә котылырга карар бирде. Кыенлык белән булса да ул бу максатына иреште. Ил чигеннән башлап бергә чигенгән иптәшләре аны хәзер сугышчан шартларда күрсәләр, чынлап гаҗәпләнерләр иде. Дөрес, хәзер дә әле ул күзәтү пунктында торган чакта ара-тирә кинәт юкка гына да, кызып китеп сугыш эченә, солдатлар янына атылып керергә теләгәндәй, туны белән бүреген салып ташлый, һәм ят тавыш белән кычкырып, кискен итеп приказлар бирергә тотына. Мондый минутларда аның карасу ябык йөзендә яңак сөякләре тагы да калка төшә, калын иреннәре тагы да кабарып киткәндәй була, бер-берсенә тартылган куе кара кашлары астыннан караган күзләре уттай яна башлый. Ләкин аның мондый чагы бик сирәк була торган иде инде. Гадәттә исә ул хәзер сугыш барганда үзен тыныч, сабыр тота иде. Үзен болай тотарга мәҗбүр иткән бик мөһим бер сәбәп бар иде: Брянцев белә — аның белән янәшә яки аның артында, бөтен полк кешеләрен бик уяу күзәтеп, гвардии майор Озеров басып тора. Инде менә Озеров юк. Брянцев алдында аның ашыгып ниндидер билгеләр төшергән картасы гына ята... Бу билгеләр нәрсәне аңлаталар? Полкның оборона сәләтен яхшырту өчен Озеров нинди чаралар күр- мәкче булган? Озеровны борчыган фикерләрне белү бик читен, аннан ул турыда уйлап торырга вакыт та юк: һич кичекмәстән полк белән командалык итүне өстенә алырга һәм- үзең белгәнчә сугышны алып барырга кирәк иде. Менә хәзер инде тынычлыкны югалтырга мөмкин иде, ләкин Брянцевның акылы бу минутта шундый тигез, анык эшли башлады ки, бөтен йөрәге аның бозланып каткандай булды. — Смольянинов кайда хәзер?—дин сорады ул Шаракшанэдан. 
71 
 
— Озакламый монда килергә тиеш. — Мин рациягә киттем. Шулай итеп ул полк белән командалык итүне өстенә алды. Бөтен рубежда каты сугыш бара иде. Немец танкларының Сад- кига һөҗүме кире кайтарылды инде: үзәнлектә ике дошман машинасы янып бетеп киләләр, ә калганнары кире борылып, Ленино авылына кереп югалдылар. Ләкин шул ук үзәклектә, шосседан ике яклап, безнең ут баш күтәрергә ирек бирмәгәнлектән, качып котылырга өлгермәгән немец пехотасы җиргә ябышып ятып калды. Шаракшанэ батальоны аны рәхимсез рәвештә кырырга тотынды. Калкулыкның бөтен төшеннән, крестьян өйләренең чардакларыннан пулеметлар бертуктаусыз ут алып бардылар. Бөтен җирдән укчылар һәм снайперлар чак кына селкенеп куйган дошман башына ата тордылар. Авыл артына урнашкан миномет батареялары йөгерек ут ачтылар. Үзәнлекне каплап алган ут, төтен эченнән өзлексез котырып акырулар ишетелеп торды. Шул ук вакытта авыр артиллерия үзенең улап очкан снарядларын үзәнлектән ары, Снегири поселогына кадәр җибәрә башлады. Шунда таба ук, шоссеның ике ягыннан, безнең көчле штурмовиклар, звено артыннан звено, канатлары белән кырынаеп түбәннән генә очып уздылар; аларны гитлерчылар «кара үлем» дип атап өлгергәннәр иде инде. ...Капитан Смольянинов Брянцев белән Шаракшанэны галәмәт калын стеналы иске ташландык чиркәү эченә урнашкан күзәтү пунктында тапты. Сугышка чаклы бу чиркәү колхоз склады иде: көнбатышка караган тышкы ишекләре төбендә зур ташкүмер өеме ята, ә уртада — тимер-томыр, утын, төрле әрҗә, буш мичкәләр аунап яталар... Брянцев белән Шаракшанэ әрҗәләр өстенә басып, үзара сөйләшкәләп, тутыккан рәшәткәле ватык тәрәзәдән сугыш кырын күзәтәләр. Чиркәүнең бөтен почмакларында элемтәчеләр ял итеп, сохари кимереп утыралар, ә телефонистлар бертуктаусыз төрле чәчәк исемнәрен кабатлыйлар, әйтерсең, аларны гомергә онытырбыз дип куркалар: — Роза! Роза! Мин — Тюльпан! — Астра! Астра! Астра! Смольянинов килгәнче, Брянцев барлык батальоннардагы сугышчан обстановка белән танышып, Озеровның сугыш алдыннан аны борчыган уйларын, картага төшергән билгеләрен аңлап өлгергән иде. Штаб начальнигын чиркәүнең михрабына (анда радистлар гына утырып торалар иде) алып китеп, картасын тәрәзә төбенә җәеп салды да, якындагы туплар атуын басарга тырышып, бәхетле тавыш белән кычкырып сөйләргә тотынды: —- Алдамакчы булалар, бәдбәхетләр, ләкин алдый алмаслар! Алар башта Шаракшанэ өстенә ташландылар, һәм бу урында муеннарын сындырдылар... Ике танк долой! Ә пехоталарының көле күккә очты! Ләкин алар, безне шосседан этәреп ташлыйбыз, дип юри алдар өчен генә бирегә һөҗүм иткән булдылар! Әйе, бу шулай! Ә асылда исә алар менә моннан, уң флангтан үтәргә чамалыйлар! Менә монда инде алар Журавскийга каршы танкларын җибәрделәр, әйтергә кирәк, Садки өстенә караганда, шактый күбрәк җибәрделәр! Сизәсеңме, ничек алдамакчы булганнар? Ә майор алариың Садки өстенә килмичә, аны уң яктан читләтеп узарга чамалауларын шунда ук сизеп алган! Менә ул уң флангта төрле билгеләр ясаган да, күрәсеңме? Смольяниновның озынча олы бите артык нык уйланудан бик җитди булып күренә иде. Ул, мужикныкыдай калын мыегына ябышкан бозларны куптарып ташлады да: — Журавскийның хәзер хәле ничек?—дип сорады. — Яхшы! Нык тора! Аңа ярдәмгә танкка каршы артиллерия, бер пулеметный, ике укчы взвод җибәрдек... Безнең танклар да шүнда киттеләр! Журавский бирешмәс! - 
72 
 
— Ә Головкода эшләр ничек? — Аны да алдап маташалар! Коры хәйлә! Соңгы көннәрдә полк кешеләре сул флангта — шосседан көньякка — артиллерия атышының торган саен акрынрак һәм сирәгрәк, ә уң флангта — шосседан шактый төньяктарак — иртә таңнан караңгы төшкәнчегә кадәр ишетелүенә игътибар итә башладылар. Шуның өстенә бу якта атыш тавышлары һаман артка таба күчә барган кебек иде... Берәү дә сугышның ул якта тәгаен кайда барганлыгын ачык белми иде, ләкин күпләр Волоколам һәм Ленинград шосселары буйлап һөҗүм итүче немец-фашист группировкаларының каядыр шунда, Крюково районы тирәсендә, бергә кушылуларын һәм иң кыска юл белән Москвага үтәргә тырышуларын сизенәләр иде. — Алар үзләренең төп көчләрен хәзер шосседан уң якка ташлыйлар, бу ачык!—диде Брянцев, картасын төреп.— Билгеле, алар бу төштән дә бәреп үтәргә тырышып карарлар. Ул бәдбәхетләрдәй барында көтәргә була! Ләкин минем өчен бер нәрсә ачык: алар инде хәзер киң фронт белән һөҗүм итә алмыйлар, алар безнең зәгыйфь урынны эзләп, бер яктан икенче якка ташланалар, алар соңгы көчләрен җыеп, тырматалар! Менә ничек тырмашалар!..— Брянцев, куллары белән җирне тырнагандай итеп күрсәтте.— Үз каннарына тончыга-тончыга, тырматып үрмәлиләр! Күптәнге штаб эшчесе буларак, Смольянинов армия политработник- ларының хәрби белемнәренә эченнән генә ышанмыйча йөри иде. Шулай ук, Яхно белән танышлык та аның бу карашын көчәйтте. Смольянинов, армиянең барлык политработниклары да Яхно шикелле булырга тиеш, дип уйлый иде; аныңча, аларның асыл көче большевистик сүзгә ия булуда, бөтен йөрәкләре белән солдат массасының эченә керә белүдә, шәхси үрнәкләре белән аларны зур батырлыкларга рухландыра алуда иде... Берничә ай дәвамында комиссарлар һәм политрукларның тәҗрибәле командирлар белән янәшә торып сугышулары нәтиҗәсендә шактый хәрби белем алуларын һәм күбесенең хәзер мөстәкыйль рәвештә зур сугышлар белән җитәкчелек итә алуларын ул белми иде. Хәзер исә Смольянинов күрә,— аның алдында бөтенләй башка тип комиссар басып тора. Ул Брянцевны тыңлый һәм шул ук вакытта- аның илһамлы уйлардан яктырып киткән шатлыклы йөзенә гаҗәпләнеп карый иде. Инде Брянцев аны сугыш кырын чиркәү манарасына менеп карарга чакыргач, Смольянинов кисәк кенә комиссарның кулын тотып алды (көтелмәгән бәхет татыган чагында, иң якын дусларына карата гына ул моны эшли торган иде) һәм дәртләнеп селкергә тотынды: — Киттек! 
XIV Талица авылына җитмәс борын, юлда гвардии майор Озеров тагын чанасыннан башын күтәрде, гаҗәпләнеп тирә-ягына каранды һәм үзен кире Садкига илтүне таләп итә башлады. Ләкин аны озата баручы кечкенә буйлы, җирән, ачулы военфельдшер медицина законы буенча үзенә бирелгән хокукын кинәт шундый бер катылык белән күрсәтте ки, Озеров ихтыярсыздан ана буйсынырга мәҗбүр булды. «Иреннәрен нинди кызу кыймылдата, ә тавышы юк», — дип Озеров эченнән генә военфельдшер өстеннән көлеп куйды. Шул ук вакытта ул бөтен тәненең хәлсезләнүен һәм оеп баруын тоя иде. Озеровны авылның көнчыгыш читенә урнашкан санротага китерделәр. Зифа буйлы, соры күзле яшь хәрби врач Ольга Николаевна Елецкая тәрәзәдән Озеровның чанада кырын ятуын күргәч, кинәт агарып китте һәм атылып болдырга чыкты.  
73 
 
— Нәрсә булды? Бу ни бу? Ни булды сезнең белән? Озеровның колакларыннан, әйтерсең, су агып китте һәм ул врачның куркынып дәшкән сүзләрен ишетте... — Котчыгарлык бер ни дә булмады, Ольга Николаевна,— диде ул, елмаеп, — бераз колакны гына тондырды, бары шул гына... Моны ишетеп, Умрихин белән военфельдшер шактый гаҗәпләнеп калдылар. Ольга Николаевна: — Санитарлар, килегез!—дип боерык бирде. Ләкин Озеров, санитарларны якын җибәрмичә, үзе чанадан төшеп болдырга күтәрелде һәм өйгә керде. — Алай, сугышта гаҗәеп хәлләр аз булмый икән ул,— диде Умрихин, санитарларның берсенә дәшеп.— Миңа бер танкист, Козловода. чакта әле, шундый бер вакыйга сөйләгән иде. Немец снаряды танкның башнясына килеп тия дә, аны кырынайтып ташлый: алайга да, болайга да борып булмый! Ничек атарга? Хоть кыр уртасында разбой сал! Белмим, күпме вакыт үткәндер, менә бер заман башняга икенче снаряд килеп тия, тия дә башняны турайтып та куя! Ышанасыңмы? Монда да шуның төсле: снаряд шартлап колагын тондырган иде, яңадан шартлап... — Нинди снаряд булсын сиңа? — диде санитар, мыгырданып; ул Умрихиииың чагыштыруында үзенең ротасын мыскыл итүне сизгән кебек булды. — Алайса, мина инде. — Их син, коновал! Озеровны өйнең җылы түр ягына салдылар. Карагач, аны санбатка җибәрүнең һич кирәк түгеллеге билгеле булды. Алсуланып киткән Ольга Николаевна Озеровның кровате өстендә тураеп, аңардан сорады: — Башыгыз азрак авырта, шулаймы? — Әйе, азрак авырта. — Мин сезгә хәзер таблетка бирәм. — Баш авыртуданмы? — Әйе, әйе! — Ләкин сез мине тиз җибәрерсезме? — Бик тиз! Борчылмагыз! Озеров шунда ук йокыга да китте, ә уянганда инде кич булган һәм бөтен җирдә туплар гөрелтесе тынган иде. Озеров урыныннан сикереп торды һәм берәүне дә күрмәстәи кычкырып җибәрде: — Бу ни бу? Кич тә булдымыни? Ни өчен мин йоклап калдым? — йоклап бик шәп иттегез,— диде куанычлы тавыш белән Ольга Николаевна, аның янына килеп; ул Озеров алдында үзен һич гаепле дип тоймый иде. Озеров аңардан бик әкрен генә сорады: — Димәк, сез мине алдадыгыз? Шулаймы? — Моны һичшиксез эшләргә кирәк иде. — Алдарга кирәк идеме? — Врачка кайчагында алдау ярый да һәм кирәк тә... — Ә минемчә, алдау берәүгә дә килешә торган эш түгел,— диде Озеров шулай ук бик әкрен тавыш белән, ләкин врачның хәтерен калдырырга теләвен һич яшермичә.— Сез нәрсә эшләвегезне аңлыйсызмы? Шундый җаваплы сугыш, ә сез миңа үземнең исәпләремне полк комиссарына яки штаб начальнигына хат белән булса да хәбәр итәргә мөмкинлек бирмәдегез! Ольга Николаена яшьләрен көчкә тыеп калды. — Иптәш гвардии майор, ул биредә... — Кем? Штаб начальнигымы? — дип кычкырды Озеров. 
74 
 
— Әйе, ул сезне көтә. — Көтә! Күптәнме? Чакырыгыз! Смольянинов килеп керде. Озеров артык дулкынланып, әледән-әле кроватеннан сикереп торырга омтылып, сугыш турында берьюлы шулкадәр сораулар биреп ташлады ки, штаб начальнигы үзенең докладын нәрсәдән башларга да белмичә аптырап калды... — Сергей Михайлович, ни өчен сез бу кадәр борчыласыз? — диде, ниһаять, Смольянинов.— Бездә бөтен эш майлагандай. Дошманның барлык атакасын кире кайтардык. — Алдыйсың? — Ни сөйлисез сез, ярыймы соң! — Ә менә монда, кайчакта алдарга да ярый дип әйтәләр,— диде Озеров, башы белән бүлмәнең ябык ишегенә ымлап.— Син миңа ин элек рәтләп кенә сөйләп бир: уң флангта, Журавскийда хәлләр ничек? Каршы тора алдылармы? Бер төштә .дә чигенмәделәрме? Капитан Смольянинов кровать янында торган табуреткага утырып, барын да бәйнә-бәйнә сөйләргә кереште: Брянцев полк белән командалык итүне өстенә алгач та, Озеровның картага төшергән билгеләрен өйрәнергә керешә, бик тиз дошманның ниятен аңлап ала һәм вакытында Журавский батальонына ярдәмгә подкрепление җибәреп өлгерә. Бу — сугышның барышын хәл итә: дошман берничә танкысын һәм бер ротага якын пехотасын югалтып, кич булганчыга кадәр үк инде атакасын туктата һәм кире Ленино авылына чигенә. Озеров, тынычланып, башын мендәргә салды. — Молодец! — диде ул, Брянцев турында уйлап; аннан бераз тынып торганнан соң, өстәп куйды:—Молодецлар! Ольга Николаевна кереп Смольяниновка, полк командирының тагын бер төнне биредә тыныч кына үткәрергә тиешлеген белдерде. Озеров моңа каршы килмәде (Ольга Николаевна аның берсүзсез риза булуына гаҗәпләнмичә кала алмады), ә штаб начальнигы чыгып киткәч, уңайсызланып әйтте: — Мине кичерегез, Ольга Николаевна! — Ни сөйлисез сез, минем сезгә хәтерем калганы юк... — Алай түгел, мин сезне рәнҗеттем, сезнең белән бергә, күз артларында булса да, тагын бик күпләрне рәнҗеттем,— диде Озеров, һәм терсәгенә таянып, күтәрелә төште.— Әйе, яшерә алмыйм, көн буе йоклавымны белгәч, мин бик курыктым. Бик курыктым! Бүген бит—шундый сугыш... Ләкин шулай да мин бу кадәр борчылмаска тиеш идем: минем борчылуым бит ул кешеләргә ышанмаудан килеп чыккан нәрсә. Әйе, мин, димәк, кешеләргә аз, бик аз ышанам икән әле! Ә һәрбер чын совет кешесенә ышанырга кирәк, Ольга Николаевна! Нинди талантлы, нинди кодрәтле безнең кешеләребез! Озеров чалкан ятып, тынып калды, күзләрен йомды: полкның бик күп таныш командирлары һәм солдатлары аның күз алдына килде. Ул аларны Великие Луки янында үткәрелгән хәрби өйрәнүләрдә, Ржев урманнарындагы юлларда ял иткән чакларында, Вазузы елгасы буенда барган сугышларда, дошман басып алган туган җирләрдән чигенгән вакытларда, Бурсык тавын алган чакта, Истраны яклаган чакларда күргән кебек булды... — Ольга Николаевна, яраланучылар күпме? — Юк, бүген күп түгел... — Барын да санбатка озаттыгызмы? — Хәзер соңгыларын алып китәләр. — Азык-төлек, медикаментлар белән эш ничек тора? — Бар да җитәрлек. — Сезнең обход тиз буламы? — Әйе, хәзер китәм...  
75 
 
— Көн буена бик арыдыгызмы? — Белмим, ни өчендер, әмма бүген — бик ардым... Ольга Николаевнаны күзләре белән озатып калгач, Озеров үз полкындагы кешеләрнең, шулай да шактый аз өлешен генә белүе турында уйлап алды. Әйе, стройдан чыкканнар урынына полкка яңадан-яңа кешеләр килеп торалар, алар белән танышырга вакыт җитми: каршы ала, азрак сөйләшә — аннан тизрәк роталарга, сугышка җибәрә... Ләкин бит ул, Озеров, үзе белән күптәннән бергә булган кешеләрнең дә кайберләрең яхшы белеп бетерми. Менә, әйтик, хәрби врач Ольга Николаевна Елецкая... Ул полкта җәйдән бирле, ә Озеров, полк командиры, моңарчыга кадәр аның белән яхшылап танышканы юк: врач — врач, үз эшен эшли, ләкин шул үз эшеннән башка бу яшь, чибәр хатын тагын ниләр белән кызыксынып яши, көн саен кешеләрнең газап, кан эчендә ягуларын күреп, ниләр уйлый? ...Ольга Николаевна яңадан бүлмәгә килеп кергәч, Озеров аңа кровате янына табуреткага утырырга кушты. Ольга Николаевна шунда ук Озеровның бу юлы аның белән эше турында булмыйча, ә ничек торуы, ниләр уйлавы турында сөйләшергә, һәм, әйтергә кирәк, гади кызыксынудан бигрәк, ничектер җанын тартканга күрә сөйләшергә теләвен сизеп алды. Бу хәл Ольга Николаевнаны бер үк вакытта куандырды да һәм оялтып та җибәрде; кызарып киткән йөзен яшерер өчен ул, бер дә кирәксезгә, тәрәзәләрнең плащпалаткалар белән ничек корылган икәнен ашыкмыйча гына тикшергән булды. Әйе, ул ялгышмады, аңа үзенең тормышындагы бөтен әһәмиятле вакыйгаларны сөйләп бирергә туры килде: хәрби госпитальдә хирург булып эшләүче карт әтисе турында да, үзенең институтта укуы, иренең моннан өч ел элек самолет сынаган чакта һәлак булуы, кечкенә кызының Уралда, әбисендә торуы, үзенең Москваны бик яратуы турында да сөйләде ул... Боларның барысын да сөйләгән чакта Ольга Николаевна Озеровның әле аклыгы китеп бетмәгән, аз-аз гына вак шадрасы беленгән мөлаем, ачык йөзенең бер караңгыланып, бер ачылып китүен күреп торды. Аның язмышын Озеровның шулкадәр йөрәгенә якын алуы Ольга Николаевнаны гаять сөендерде. Озеров Ольга Николаевнага күптәннән ошый иде инде, һәм менә хәзер аның, Озеровның, аңа игътибар итүе (ни генә уйлап булмасын) Ольга Николаевнаны чиксез куандырды. Ләкин ул үзенең бу иң яшерен серен Озеров сизә күрмәсен дип курка иде... Әмма ул яшереп кала алмады. Москваны яратуын сөйләгән чакта, Ольга Николаевна Озеровның йөзе азрак дымлана төшүен күрде һәм борчылып сорады: — Сезнең температурагыз күтәреләме? Юк, пульсы яхшы иде аның. Тынычланырга да мөмкин, ләкин Ольга Николаевна, тынычлана алмыйча, кулын Озеровның маңгаена салды һәм шул килеш бик озак, кирәгеннән артык озак, тотып торды... Озеров ни өчендер күзләрен йомды. Ольга Николаевна, полк командиры менә хәзер, бер сүз әйтмичә, усал чырай белән кулымны алып ташлар, дип коты очып уйлады, ләкин ул алай итмәде, һәм шул чакта инде Ольга •Николаевна, үзеи-үзе белештермичә, аның аксыл чәчләрен бармаклары белән тараштыргалап куйды. Шул минутта Озеров беренче тапкыр үзенең соңгы ике ай эчендә никадәр арганлыгын — авыр солдат йончуы белән арганлыгын тойды. Ул ихтыярсыздан, менә шулай берничә тәүлек тоташтан, хатын-кыз кулының кыюсыз гына иркәләвең тоеп, ятсаң да ятсаң иде, дип уйлады. Нинди рәхәт бу! Әйтерсең, тугайда, яңа чапкан җылы печән чүмәләсе төбендә ятасың, ә җил синең чәчләреңне акрын гына тараткалый, төрле үләннәрнең, пешкән җиләкнең һәм яңа төшкән балның хуш исен битеңә бөрки, ә кояш, кашларыңны күпме генә җыерсаң да, керфекләрең ара
76 
 
сына керә, инде күзләреңне чытырдатып йомсаң да — барыбер эссе яктылык, рәшә шикелле, күз алдында җем-җем уйнаклап тора. Әйе, кайчандыр бик күптән менә шулай булганы бар иде... Күзләрен ачмыйча һәм селкенмичә, Озеров кисәк кенә сорап куйды: Сез минем өчен бер яхшы эш эшлисезме? — Ни теләсәгез, шуны, — диде Ольга Николаевна, акрын гына. — Мин хәзер үк штабка китәргә тиешмен. Ольга Николаевна хәзер үзенең врачлык хокукын югалтканлыгын аңлады; ашыкмый гына урыныннан торып, ул кайгылы тавыш белән әйтте: — Яхшы, бар да сез дигәнчә булыр. 
XV Артиллерия гөрелтесе туктау белән, караңгы төшүгә, кырлар өстендә җиңелчә буран акрын гына уйнаклый башлады. Аңа каты сугышларның. Москва җирләрендә калган эзләрен бетерер өчен төн буена тырышырга кирәк иде: үле гәүдәләрне һәм таралып яткан ватык коралларны кар астында калдырырга, снаряд чокырларын һәм җәелеп яткан каннарны күмәргә, янган танкларны һәм авыллардагы уттан калган йорт нигезләрен кар белән, аз гына булса да, каплап китәргә тиеш иде ул... һәм буран, үз язмышыннан акрын гына сукранып, теләр-теләмәс кенә көенечле эшен үтәргә кереште. Лена борынгы парк түрендәге зур таш йорт янында тукталды. Бу йортка Шаракшанэ батальонының күзәтү пункты һәм беренче медицина ярдәм пункты урнашкан иде. Биредә Лена Талнца авылында торган санвзводка бергәләп барыр өчен, үзенең иптәш кызларын көтеп алырга тиеш иде. Ул этләрен акация куагына бәйләп куйды. Этләр, җирдән себергән зәһәр җилдән котылырга теләп, шыңшыйлар, койрыкларын кысалар, бөкрәяләр яки арт аякларына утыралар иде. Лена назлап, аларның колакларын уарга тотынды. — Туннарыгыз да җылытмыймыни соң? Я, я, шыңшымагыз! йортның тәбәнәк болдырына Юргин чыгып басты. — Лена, син кая барасың? ...Аларның Бурсык тавы янында беренче тапкыр очрашуларына унтугыз көн узды. Тыныч тормышта бу бик аз вакыт булса да, сугышта бик озын гомер иде: Юргин белән Ленага аларның танышулары бик күптән булып үткән шикелле тоела иде. Козловодан чигенә башлагач, Матвей Юргин Ленаны әллә ничә тапкыр күрде, ләкин һәрвакыт диярлек кыска арада гына, очраклы рәвештә генә — я сугыш барганда, я ялга тукталганда, я юлда гына күреп кала иде... Бары бер өч тапкыр гына аларга икәүдәп-икәү генә сөйләшергә туры килде. Ләкин, үч иткәндәй, Юргин, үзенең көтелмәгән бәхетеннән исереп, гел генә, аның өчен һич табигый булмаган рәвештә, шаяртып сөйләшергә тотына иде, ә аннан инде күпме генә җитди сөйләшүгә күчәргә тырышмасын, һич кирәкле моментны тотып ала белми иде... «Чынлап әгәр, тилегә әйләнеп барам, ахрысы, — дип, Юргин эченнән генә үзен сүгә торган иде. — Ни лыгырдыйм соң мин? Ни лыгырдыйм? Ярый әле, токтымалга көлеп җибәрмим!» һәм Юргин, үземне болай тота торган булсам, адәм көлкесенә калырмын, дип курка иде: Лена тотар да аны, күңелендә һичбер җитди уе булмаган, буш бугазга санар. Ләкин кайчагында Юргинга, үз ихтыярыннан тыш та мәгънәсез буш сүз алып барырга туры килә иде. Ул юк-бар нәрсәләр турында сөйләгәндә, Лена бик җанлана, шат була, инде җитди сүзгә күчәр өчен аз гына тынып торса, кызыбыз шунда ук саклык күрсәтә башлый һәм китәргә ашыга. Бу хәл Юргиниы куркыта иде. «Нигә ул минем.
77 
 
берәр җитди сүз әйтүемнән курка?—дип Юргин баш вата.— Эш пидә? Әллә мин аңа ошамыйммы?» Тик кичә генә, Снегири поселогында, күптән көтелгән хәл, ниһаять, булды, һәм, ул алар һич уйламаганча үзеннән-үзе килеп чыкты... Алар, сугыш беткәч, кичкырын, бер жимерек таш йорт эчендә очраштылар, Лена шунда яралылар эзләп йөри иде. Юргин, үзенең элемтәчесен каядыр жибәреп, кирпеч өемнәре өстеннән сикерә-сикерә, жимерек •өйгә йөгереп керде — менә дүртенче тапкыр аларга икәүдән-икәү генә сөйләшер өчен жай чыкты. «Я, дүрткә кадәр көтәргә була иде, инде хәзер чынлап сөйләшер вакыт житте»,— дип, өметләнеп уйлады Юргин. Ленаны күргәч, ул баскан урынында катып калды: кызның ике бит алмасы ап-ак агарган иде. — Лена, битеңне өшеткәнсең бит син! — Ә кай төшем? Кай төшем?—диде Лена, куркып.— Яңакларым җылы... Борынымнымы әллә? Шулаймы? — Юк, яңакларыңны шул! Юргин, Ленаның ай-ваена карамыйча, аны кочаклап алды да, яңакларын кар белән каты итеп ышкырга тотынды, чөнки ул мондый очракта һич кичекмәстән хәрәкәт итәргә кирәклеген белә иде. Бераздан кызның бит алмалары, ут капкандай, кызарып киткәч, ул күптән көтеп йөргән минут килеп житте дип уйлады. Ләкин Лена, Юргинның күз карашы үзгәрүен күргәч, түзмичә алдан ашыгып әйтте: — Юк, юк! Дәшмә! — Алайса син дә дәшмә!—диде Юргин һәм Ленаны яңадан күкрәгенә кысып, уттай янган иреннәреннән үпте... ...Юргин Ленаны өйнең түбәнге катындагы кечкенә бер бүлмәгә алып керде, ул үзе биредә төн кунарга булган иде. Бүлмә идәненең яртысын тутырып коры салам түшәлгән; ишеккә якынрак урында нәкъ тулай торакларда очрый торган тумбочка белән ике табуретка тора. — Чишен,— диде Юргин. Лена кыска тунының төймәләрен ычкындырды, ләкин ул үзенең сырган калын чалбардан булуын кинәт исенә төшерде (кызлар, жай чыккан саен, аның бу чалбарыннан көләләр иде) һәм катгый рәвештә өстен салудан баш тартты: — Юк, биредә суык. Аннан нигә салып торырга? Мин тиздән китәм... — Чишен,— диде Юргин, кабатлап. — һай, нигә инде? — Без хәзер синең белән ашарга утырабыз. — Ашарга? Юк, без Талицада ашыйбыз... — Башта монда, кайткач — анда да ашарсың. — Берьюлы ике тапкырмы? — Сугышта әйбәт булып кала ул! — Ә беләсеңме нәрсә, Д4атвей? — диде Лена.— Чыннан да шулай бит. Мин бүген шул хәтле ачыктым! — Ул көлеп җибәрде һәм тиз генә тунын салып ташлады.— һай, юләр дә инде мин, ә? Гел генә менә шулай була минем белән! Юргинның вестовое — яшь кенә сугышчы котелок белән плитада җылытып алган итле токмач китереп куйды, юл капчыгыннан бер кисәк арыш икмәге чыгарып, тумбочкага салды. Аннан, чыгып китү хәерлерәк буласын исәпләп алгач, Юргиннан: — Онытмассыз бит, иптәш гвардии лейтенант?— дип сорады. — Җыелыш турындамы? Юк, онытмам. — Нинди җыелыш ул?—дип кызыксынды Лена. — Партия җыелышы. Нәкъ җидедә.  
78 
 
— Ә безнең комсомол җыелышы, Козловодан киткәннән бирле, булганы юк әле. Хәер, вакыты кайда соц? Бер генә көн ял булсачы... һай, токмачлы ашмыни? — Яратасыңмы? — Иң яраткан ашым. Әни, шулай...— Лена сүзен әйтеп бетермәде, авыр сулап, табуреткага утырды.— Әни, әни! —диде ул, шыпырт кына һәм ачынып башын чайкап куйды.— Әни белми дә бит, минем аңардан никадәр якын йөрүемне! Ә якын йөргәч, очрашу да тиз генә булмас. Син беләсеңме, Матвей, минем әнием бик еш елый ул. Нидән икән бу, ә? — Димәк, синең әниең акыллы, йомшак күңелле хатын,— диде Юргин.— һәрбер солдатның кашыгы үзе белән йөри инде, билгеле? Чыгар да ашый башла. Ипи ал. Берничә минут Лена, авызын пешерә-пешерә, үзенең яраткан, хәзер исә аеруча тәмле булып тоелган шулпасын ашады, шунлыктан аның бөтен игътибары бары котелок эченә тупланган иде. Бу хәлдән файдаланып, Матвей Юргин бер-ике тапкыр Ленага уйчан гына карап торды. Әйе, сугыш аны җиңел күлмәген, туфляларын салып, солдат киемнәре- гимнастерка, сырган чалбар, киез итекләр кияргә мәҗбүр иткән; сугыш аны авыр фронт тормышы белән торырга — юньләп йокламаска, туйганчы ашамаска, иртәдән кичкә кадәр яралылар ыңгырашуын тыңларга, йөрәгенә якын кешеләрнең каннарын күрергә, еш кына үлем белән очрашырга өйрәткән... Ләкин менә хәзер дә, һич нигә карамастан, Лена гаҗәеп дәрәҗәдә үзенең асыл табигатен саклаган бер кыз булып күренә иде,— ихтимал, шуңа күрәдер ул Юргинга, сугыш көннәрендә очрашырга туры килгән барлык кешеләрдән дә гүзәлрәк булып тоела иде. Кинәт Лена, кашыгын тоткан килеш, ашавыннан тукталып калды: аның энҗедәй елтыраган кара-коңгырт күзләре, гаҗәпләнүдән ябалак баласыныкыдай, түгәрәкләнеп киттеләр. — Син ни өчен ашамыйсың?—дип сорады ул Матвейдан. — Сиңа карыйм... — Соң аш суына бит! — Ә хәтерлисеңме, без синең белән урманда, таң атканда бергә ашаган идек? — Юргин шатлыктан кысыла төшкән күзләре алдына Бурсык тавы итәген, хәтеренә сеңеп калган әлеге таң вакытын китерде.— Онытмадыңмы? Ул чакта да без менә шулай, тик чыршы ботаклары өстендә, кара-каршы утырган идек, ә бөтен әйләнәдә алсу урман, алсу кар иде. Хәтерлисеңме? Тик ул чакта без һәркайсыбыз үз котелогыбыздан ашадык. Лена хәйләкәр-шаян гына елмаеп куйды: — Бер котелоктан ашау әйбәтрәк тә, тәмлерәк тә. — Шулаймы? Чынлап әйтәсеңме? Мин дә нәкъ шулай уйлыйм. — Ул чагында син дә аша! — Юк, миңа хәзер шулкадәр яхшы, ашка кагыласым да килми,— диде Юргин, җитди генә.— Хәер, дөресен әйткәндә, икәү бер котелоктан ашаганга күрә дә миңа яхшы. Гел менә шулай булса, нинди әйбәт булыр иде, ә? Ләкин Лена моның белән килешмәде: — Юк, Матвей, ул чагында син гел генә ач калыр идең... — Алай түгел, Лена, мин күнегер идем, билгеле. Хәзер бит минг беренче тапкыр менә шулай туры килгәнгә күрә, ашый алмыйм... — Әгәр инде бу еш кабатланса, син күнегеп тә китсәң, ул чагында болай яхшы да булмас... 
 _  Куй, Лена, тузга язмаганны сөйләмә!—дип кычкырып куйды Юргин, бераз хәтере калып.— Синең белән миңа һәрвакытта яхшы бу*
79 
 
лачак. һәр вакытта, һәр җирдә дә. Менә син ипи кабасың, ә мин күземне алмыйча карыйм... — Карыйсың? Ә ничек мин кабам? — Бик мәзәк итеп, иәкъ балаларча... — Юкны сөйләмә, Матвей! Аша! — Әйе, менә мин карыйм, синең йөзеңә карыйм, синең иреннәреңә, синең тешләреңә карыйм.— Юргин сулап куйды һәм, елмаеп, өстәде:— Телисеңме, мин тагын бер котелок синең яраткан ашыңны китерәм. Син төн буе аша да аша, ә мин төн буе сиңа карап кына утырырмын. Көләсең? У-у, синең бу шаян күзләреңне! Ленаның күзләренә туры карап, Юргин сугыштан соң аларны ни көтә — шул турыда көтмәгәндә илһамланып акрын гына сөйләргә кереште. Элек Юргин үзенең киләчәген, майлы буяу белән язылган картинаны зәгыйфь ут яктысында карагандай, ни өчендер бик тонык итеп, бары аерым өлешләрен генә күрә иде; хәзер исә Ленага булган мәхәббәте белән яктыртылган киләчәге аның күз алдында бөтен бизәкләре белән балкып тора иде, һәм ул бу киләчәк турында, рәссамлыкны яхшы таныган кеше яраткан картинасы турында сөйләгәндәй, бертуктаусыз сөйли алыр иде. Әйе, сугыштан соң алар Москвага барачаклар һәм икесе дә укырга керәчәкләр: Лена төзүче — техник булыр, ә ул,, армиядә бөтенләйгә калыр өчен, хәрби белем алыр; алар бергәләп Енисей буйларына кайтырлар һәм, әлеге ул балачагында менеп, киң, билгесез дөньяны күргән тау түбәсендә икәү янәшә басып торырлар... Тынып калган Лена, соклануын һәм шатлыгын яшерә алмыйча, Юргин- ның киләчәкне шундый яхшы күрә алуына, үзенең дә, аның да киләчәк тормышы турында шундый кыю, матур итеп хыяллана белүенә эченнән хәйран калып утыра иде. Политрук Гончаров, бүлмәнең ишеген ачып, кар кунган бүреге белән сузылып карады. — Син әле мондамыни? — дип сорады ул, — онытмадыңмы? — Мин беләм, беләм!—диде Юргин, урыныннан торып, һәм сәгатенә карап алды.— Минем ихтыярда тагын бер минут вакыт бар әле. Ә син, иптәш политрук, сугышта бер минутның нәрсә икәнен яхшы беләсең ич! Ишек ябылгач, Матвей Юргин Ленаның кулларын күкрәгенә кысып, акрын гына әйтте: — Шушы калган бер минутта мин синең миңа карап торуыңны телим, ә мин сиңа карап торырмын... Бер генә сүз дә әйтмичә! һәм алар чыннан да бер минут дәвамында сүзсез генә, бер-берсенең күзләренә текәлеп карашып тордылар, инде аерылышыр вакыт җиткәч, Лена кинәт алга омтылып, башын Юргинның күкрәгенә салды... 
XVI Батальонның бөтен рубежыннан, барлык подразделениеләрдән коммунистлар парктагы зур таш йортка дәррәү җыелдылар. Җыелыш түбәнге каттагы көнчыгышка караган бүлмәләрнең берсендә булырга тиеш иде. Кайберәүләр өсләреннән карларын кагар, тәмәке тартыр, яңалыклар турында сөйләшеп алыр өчен аз гына вакытка коридорда тукталып тордылар. Икенче берәүләр, бигрәк тә командирлар, туп-туры җыелыш буласы бүлмәгә уздылар. Алар түрдәге өстәл тирәсенә җыелдылар: өстәл артында, соңгы вакытларда бик ябыгып киткән партбюро секретаре Возняков кыр сумкасын актарып утыра иде. Ул, кәгазьләрен бер читкәрәк этәреп, янына килүчеләрне борчулы караш белән көтеп ала, инде тегеләр, караңгы чырай белән, сүзсез генә планшетларын ача башлагач, аягүрә торып, хәсрәттән тоныкланып калган тавыш белән сорый: — Кем?  
80 
 
һәлак булган коммунистларның документларын кулына алгач, Возняков аларны игътибар белән карый һәм алдына бер төшкә генә салып куя. -Аннан ул бу документларны әле бүген иртән генә йөрәкләренең җылысы белән җылытып йөргән кешеләрнең ничек, нинди шартларда сафтан чыгуларын җентекләп сораша, һәлак булган коммунистлар турында сөйләнгән бөтен сүзләрне ул кара коленкор тышлы аерым дәфтәргә язын бара. Ике ай эчендә бу дәфтәргә соңгы сулышларына кадәр туган җирләренең бәхете өчен дошманга каршы сугышкан коммунистларның батырлыклары турында гади сүзләр белән төгәл итеп язылган күп кенә мәгълүматлар җыелган иде инде. Возняковның шулай кыска гына язып баруыннан полк партия оешмасының сугышның иң авыр чорындагы елъязмасы барлыкка килде. Бу хәсрәтле дәфтәр иде. Аның һәр бите үлем турында сөйли. Әмма шуңа карамастан, аны укыган һәрбер кеше үлем тантанасы турында түгел, ә мәңге бетмәс тормыш тантанасы турында уйлар иде,— чөнки һәр коммунистның үлемен сөйләгән кечкенә генә язмада да партиянең бөеклеге һәм үлемсезлеге турында уйларга мәҗбүр иткән әйтүе читен нәрсәдер бар иде. Шуңа күрә Возняков бу дәфтәрне иң авыр минутларда да укудан курыкмый иде. Үзенең дәфтәренә ишеткәннәрен язып куйганнан соң, Возняков гадәттә сорый торган иде: — Гаризалар бармы? — Бар, менә алар... Сугышта һәлак булучылар урынына партия сафына керергә теләүчеләрнең гаризаларын ул партия документлары белән янәшә әйбәтләп кенә салып куя. Нәкъ җиде ноль нольдә Возняков урыныннан торды. Бүлмә фронтта кулланыла торган ике гадәти коптилка белән тонык кына яктыртылган иде, шунлыктан булса кирәк, партбюро секретаре җыелыш өстеннән бик акрын гына күз йөртеп чыкты. Коптилкаларның кызгылт яктылыгында ул, гәрчә тумыштан бераз гына җирән кеше булса да, бу минутта бик күпләргә бөтенләй җирән булып һәм үтә ябык, арыган, кайгылы булып күренде. Ниһаять, җыелышны ачык дип белдергәннән соң, ул кулын партия документлары өстенә сузып, шул хәлдә тота төште. — Иптәшләр, бүген безнең батальонда тугыз коммунист һәлак булган.— диде ул, акрын тавыш белән, һәм аларның исемнәрен атап чыкты. Аннан тавышының калтырануын басарга тырышып, сүзен дәвам иттерде. — Бу иптәшләр барысы да бүген сугыш кырында батырлар үлеме белән һәлак булдылар, безнең бөек партиябезнең байрагы өчен, безнең хаклы эшебез өчен һәлак булдылар. Яраткан Москвабыз өчен, туган атабыз Сталин өчен тормышларын биргән тугрылыклы һәм батыр халык улларына мәңгелек дан! Аларның Москва җирләренә түккән каннары бушка әрәм булмас!.. Иптәшләр, аларны аягүрә торып искә алыйк!.. Бар да берьюлы, скамьяларны, табуреткаларны, ящикларны, тактайларны дөбердәтеп, урыннарыннан тордылар... Барлык ишек-тәрәзәләрне гәүдәләре белән капладылар. Партбюро секретаре Возняковка кинәт бүлмәдә коммунистлар күбәеп киткән төсле күренде; алар утырып торган чагында ул, бу кадәр булырлар, дип һич уйламаган иде. Бу сәер тойгы аны башын иеп, басып тору дәвамында бер генә минутка да ташламады һәгч ул, җай чыгу белән, моны тикшереп карарга булды: Ләкин мондый тойгы бер Возняковта гына түгел иде. Барлык коммунистлар да, утырып торган чакларында, үзләрен болай күптер дип белмиләр иде, ә аягүрә торгач — бүлмә эче тыгыз, бик тыгыз булып китте... Искә алу минуты тәмам булды. Партбюро секретаре Возняков җәһәт кенә күзләрен күтәрде — һәм тагы да гаҗәпләнә төште: коммунистларның иелгән башлары ярым караңгылыкның түрендә, әллә кайда еракта
81 
 
ук күренә иде, әйтерсең, җыелыш бүлмә эчендә түгел, ә киң, ачык кырда •бара иде. Коммунистлар урыннарына утырып беткәч, Возняков өстәлдән берничә язылып беткән кәгазьне алды да, тавышын күтәрә төшеп сөйләргә кереште: — Әйе, иптәшләр, һәлак булган геройлар урынына безнең сафларга яңа геройлар киләләр. Менә алариың гаризалары! Әйе, авыр безнең югалтулар. Ләкин большевиклар партиясенең сафлары көннән-көн үсә, ныгый бара. Алар санап бетергесез! Чөнки безнең партия ул — бөтен совет халкының үз партиясе! һәм безнең партия күпме генә авыр югалтуларга дучар булмасын, халык аның сафларына үзенең иң яхшы улларын бирәчәк... Партия халык бәхете өчен мәңге яшәсен, дип бирәчәк! 
XVII Партия җыелышында бер мәсьәлә тора: батальон коммунистлары соңгы сугышчан приказны ничек үтәргә тиешләр. Күп кенә командирлар, политруклар, рядовой сугышчылар чыгыш ясадылар. Алар, фронтта урнашкан гадәт буенча, бик кыска, әмма гаять ялкынлы итеп сөйләделәр: һәркайсының сөйләгәне Москва язмышы турында иде. Бөтен җыелыш коммунистларның коллектив рәвештә ант бирүенә әверелде. Алар үлемне бар дип тә белмичә дошман белән сугышырга һәм бөтен батальонны шулай үлемгә нәфрәт белән карарга өйрәтергә ант иттеләр. Алар Верховный Башкомаидующийның, дошманны Волоколам юлында туктатырга, дигән приказын намус белән үтәргә ант иттеләр. Коммунистлар япа-ялгыз гына аңлавы читен булган күп нәрсәләрне бигрәк тә партия җыелышында аңлыйлар. Иптәшләренең чыгышын тыңлап утырган чакта, Л4атвей Юргин сугышның иң дәһшәтле сәгате килеп җиткәнлеген моңарчы тоймаган дәрәҗәдә, бөтен йөрәге белән тойды. Ул фронттагы хәлне, соңгы сугышчан приказны үзе дә белә иде, һәм иптәшләренең чыгышлары әллә ни яңа нәрсә дә өстәмәде. Ләкин җыелышта хөкем сөргән, ниндидер бер хакимлеге булган атмосфера үзе Москва өчен туган куркынычны аеруча тирәнтен сизәргә мәҗбүр итте, һәм моннан бер сәгать кенә элек һәммә нәрсәдән көчлерәк булып тоелган, Юргинның бөтен йөрәген биләп алган шәхси бәхет әлеге куркынычны сизү алдында шунда ук- артка чигенде. Җыелыш беткәч тә Матвей Юргин, батальон коммунистларының ант бирүләреннән дулкынланган һәм Москва язмышы өчен гаять борчылган хәлдә, үз ротасының барлык взводларын йөреп чыкты; ул аларның сугышка әзер булып торуларын, сугышчан сакның үз эшен’ ничек үтәвен тикшерде, солдатларның күбесе белән сөйләште һәм аларга моңарчы әле сугышта берәүгә дә кичерергә туры килмәгән иң дәһшәтле сәгатьнең якынлашуын тәмам йөрәкләренә барып җиткәнче аңлатырга тырышты. Яшелчә саклагыч янында Юргин посттан кайтып килүче Андрей Лопуховны очратты. Биек гәүдәсеннән һәм йөрешеннән танып, Юргин аны кычкырып туктатты: — Посттанмы? Бик туңдыңмы? — Әйе, куыра! Ә син җыелыштанмы? — Җыелыштан. Кайчан бергәләп йөри башларбыз? — Җыелышкамы? һаман уйлыйм әле... — Гаҗәп акрын уйлый торган кеше син, ә? — Уйламыйча булмый! Мәсьәлә бик җитди бит... — Тарсынып торырга кирәкми, Андрей, сиңа вакыт инде! — Тулаем әйткәндә, дөрес тә булыр бу... Җиңел чә буран җир өстендә сак кына капшанып кыштырдый. Төн болытлы, ләкин ике якның да авиациясе бик актив хәрәкәт итәләр (сонгы вакытларда һәр төнне бу шулай). Безнең җиңел бомбардировщиклар 6. „С. Ә.“ № 5.
82 
 
немецларның фронт сызыгы артында бертуктаусыз гүләп очалар, бомбаларын сирәк-мирәк кенә, әмма тач туры китереп бигрәк тә дошман колонналары өстеиә ыргыталар. Немец бомбардировщиклары, Москвага үтәр өчен, гадәттә бик биектән очалар. Безнең санап бетергесез зенит батареялары әледән-әле котырып ут ачалар, — снарядлар шартлавыннан күкнең көнчыгыш кырые тоташ кып-кызыл янып тора. — Синдә эшләр ничек? — дип сорады Юргин дусыннан. — Отделениедә бар да тәртиптә... — Егетләрнең кәефләре ничек? — Кәефләр билгеле инде ул, — диде Андрей. — Бар да хәсрәттән һәм ачудан яналар. Кояштыр менә, һәркайсы бронебойный снаряд шикелле. Кая гына жибәрмә үзләрен, бөтенесен челпәрәмә китерәчәкләр. Үзең уйлап кара, кырык километр — еракмыни ул? Машинада ярты сәгатьлек юл. Нинди кәеф булсын ди монда,, уйлап кына кара? Дөрес, без бүген каты тордык, дошманның бөтен атакасын кире кайтардык, ә шулай да масаерга иртәрәк әле... — Иртә әле, Андрей, бик нртә!—диде Юргин, авыр сулап, һәм, сүзләрен жил алып китмәсен өчен, иптәшенә кырын борылды. — Иң хәлиткеч көннәр килеп житте, Андрей. Моны бөтен егетләр дә бик яхшы аңлап торсыннар иде. Эх, Андрей, Андрей! Менә без монда сөйләшеп торабыз, ә нәкъ шушы минутта иптәш Сталин үзенең ярдәмчеләреннән: «Волоколам юлында эшләр ничек соң? Садки авылын кулларында тоталармы? Ә иртәгә — тота алырлармы?» дип сорый торгандыр. Булырга мөмкинме шул, ә? Юргинның болай уйлавы Андрейга бик дөрес булып тоелды. Ул кинәт бик ачык итеп Верховный Башкомандующийның ярдәмчеләре белән Волоколам юлындагы хәлләр турында сөйләшүен күз алдына китерде. «Әйе, әйе, ул менә шушы Садки авылына каләме белән төртеп күрсәтә торгандыр, монда эшләр ничек, безнең гаскәрләр нык торалармы?—дип сорый торгандыр... Я, ничек сорамасын ул? Садки авылы—Москвага туп-туры илтә торган юл өстендә бит!» — дип уйланды Андрей, һәм Юргинга иелә төшеп әйтте: — Әйе, ул безнең турыда аерым сораячак. — Менә шул-шул! Бүген дә сорар, иртәгә дә сорар! — Ярый, мин егетләр белән тагын бер сөйләшәм әле... — Сөйләш, Андрей, сөйләш! Бик биектән, шоссе өстеннән очкан немец моторларының үкереп улавы ишетелде. Андрей ихтыярсыз башын югары күтәреп, сорап куйды: — Безнең өскә берәр нәрсә төшереп китмәсме? — Юк, Москвага бара ул... Самолет фронт сызыгын үтүгә, шоссе буенда торган безнең зенит батареялары шунда ук һава тетрәтеп ут ачтылар. — Уңган егетләр, дәррәү каршы алдылар!—дип кычкырып жибәрде Андрей. — Яман тукмаклыйлар хәзер аларны һавада! Зенитчылар да, очучылар да! Самолеттай йомычкалар гына оча! Егерме жидеиче ноябрь- да Москва янында унбиш самолет бәреп төшерделәр, егерме сигезендә — унтугыз самолет... Мин аларның барысын да исәпләп барам. Тик менә кичә аларны күпме бәреп төшергәннәр — шул турыда хәбәр юк. Күкнең көнчыгыш ягында озын телдәй ялкын кабынды. — Тукта, әнә кара!—дип кычкырды Юргин. — Эләкте! Ох, пичек бәрделәр! Менә, ичмасам, бәрделәр! Ялкын жиргә таба сузылып төшеп китте. — Шә-әп! — диде Андрей, сокланып. — Аларның бөтен токымнарың менә шулай итәргә кирәк! Көлләре күккә очсын! Духлары калмасын! Кал керделәр бит, ә? Кая керделәр! Ох, Матвей, күңелләрем болгана! Ачудан эчәгеләрем укмаша! Ох, Матвей, себерке аласы иде дә, җир өстеннәң
ь* 83 
 
менә шулай себереп китәсе, китәсе иде, бөтен шакшыны себереп ташлыйсы иде! Бөтен җир өсте чистарып калсын иде! Бары ярты төи узгач кына, ротаның сугышка әзер торуын, иртәгә дә арсландай сугышачагын белгәч кенә, Матвей Юргин бераз тынычланды һәм яңадан күптән түгел генә тапкан бәхетенең җылысын тоя башлады. Ул бары Лена турында гына уйланып йокыга китте һәм йоклаган килеш бик озак елмаеп ятты. 
Матвей Юргин гү килеп торган йорттан (аның бөтен ишекләре шап- шап ачылып ябыла, бөтен бүлмәләреннән һәм коридорларыннан кычкырган тавышлар яңгырап тора иде) атылып чыгуы белән мылтык-пулемет тавышларының батальон оборона рубежының төрле участокларыннан бер үк вакытта ишетелүен тотып алды/Ләким бу атышлар аның рота участогында аеруча көчле ишетелә иде. Нәкъ кичә, партия җыелышында утырган чагындагы шикелле, аны бер мизгел эчендә Москваның язмышы өчен тирән борчылу биләп алды? һәм шул ук вакытта ул үзендә күптән таныш бер көчнең уянуын тойды; бу көч аны һәркайчан сугышкан чакта курку белмәс усал, кыю-чая итә торган иде. Тунының уң җиңенә кулын көчкә туры китереп, төймәләрен дә каптырып тормыйча, Юргин паркның көнбатыш кырыена ташланды. Чабып барган җиреннән башта кар баскан юан карамага бәрелеп, аннан акация куагына эләгеп исенә килгәч кенә, 1Матвей Юргин аңлап алды: гитлерчылар һөҗүмнәрен гадәттәгедән иртәрәк башлаганнар икән, — җир өстендә таң әле чак беленеп кенә килә. Парк эчендә җил өргәли һәм азрак кына кар сибәли; ачык кырда һаман буран уйнап маташа булса кирәк... һәм Юргин эшнең ни дә икәнен сизде: гитлерчылар артиллерия хәзерлегеннән башка, бер пехота ярдәме белән генә Садки авылын капыл басып алырга булганнар. Бураннан файдаланып, алар сиздермичә генә шоссеның ике ягына — үзәнлектәге вак куаклыклар белән капланган елга чокыры буена тупланганнар, ә хәзер исә шуннан торып кинәт кенә атакага ташланганнар; аларның максатлары — уң флангта урман эченә кереп (анда пионерлар лагереның өйләре тора), сул флангта тимер юл буйлап паркка үтеп, Садки авылын ике яктан читләтеп узу һәм шоссе өстендә яңадан кушылу булырга тиеш. «Ю-юк, бәдбәхетләр, барып чыкмас!» — дип эченнән кычкырып куйды Юргин; ул үзеннән унда да, сулда да, карга бата-бата, бер-берсенә кычкыракыч- кыра, мылтык тавышларына каршы йөгереп барган солдатларын күрде. Юргин парк почмагындагы сугышчан сак торган кечкенә өйгә йөгереп килеп җиткәч тә иң элек, ачык кырда чыннан да буран уйнаклап торуын күреп алды. Таң караңгылыгында, буран күтәргән кар пәрдәсе аша тимер юл полотносы да, аңардан ары урманлы тау да, Ленино авылы да күренми иде... Бөтен төштә, өйдән унда да, сулда да, яртылаш кар белән күмелгән сай канау буенда (биредән паркның көнбатыш чиге уза) солдатлар күренәләр. «Кемгә аталар соң алар?»—дип уйлап куйды Юргин, һәм бары шуннан соң гына буран эченнән, үзәнлектән” паркка таба килгән немецлар цепен шәйләп алды. Юргин кечкенә өйдә хәзер беркемнең дә юклыгын белеп туп-туры канауга ташланды һәм шунда гына солдатларның кычкырып сөйләшүләрен ишетте. — «Психика» белән алмакчы булалар, сволочьлар! — Ә-ә, кабахәтләр, шашынасызмы? — Гранаталарны әзерлә! — Дискны бир! Юргин сикереп торды һәм төрле яктан канауга чабып килгән солдатларны күреп, сугыш вакытындагыча нечкә, югары тавыш белән кычкырды: — Иптәшләр, нык торырга! Бер адым да чигенмәскә! Ләкин ул моиы, башлыча, солдатларга үзенең биредә, алар белән янәшә алгы цепьта булуын белдерү өчен кычкырды булса кирәк....
84 
 
Шушы секундта Матвей Юргиниың бик күп нәрсәләрне беләсе килә иде: яшелчә саклагычында, Дубровка взводында кунган политрук Гончаров кайда, ни өчен парк уртасына каршы куелган станоклы пулемет тынып тора, ярдәмгә танклар чыкмыйлармы?.. Ләкин хәзер бары бер генә нәрсәне эшләргә мөмкин һәм эшләргә кирәк иде: теләсә нинди коралны эләктереп алырга да атарга, атарга, бары атарга! Зур төркем гитлерчылар инде кыр буйлап акыраакыра, автоматларыннан ата-ата, карга егылган үлекләрне һәАм яралыларны таптап, безнең утка каршы киләләр... Янәшәдә торган кул пулеметы тынып калды. Пулеметчы Юргинга борылып кычкырды: — Исерекләр икән, сволочьлар! Пулеметны алыгыз, иптәш командир. мин яраландым, күз алларым караңгылана... * Юргин пулемет артына ятып, днскысын алыштыра башлады. һаман сирәкләнеп барган гитлерчыларның зур бер төркеме кар баскан ачык яланда хәлдән тайды инде, ләкин ул кычкырырга, атарга тырышып һаман килә дә килә, акылыннан язып, үзенең котылгысыз һәлакәтенә таба килә. Бу талпа чыннан да һәлакәткә дучар ителгән иде. Аңа туктарга да, кире борылырга да ярамый, артларында, атакага күтәрелгән җирләрендә, немец пулеметлары тора; бу пулеметлар кире борылган солдатларны рәхимсез рәвештә кырып салачак. Пулемет бруствер өстендә нык, ипле утыра. Юргин терсәкләренә нык таянып, пулеметка тотынды, тиз генә төзәп спускка басарга җыенуы булды — нәкъ шул секундта немец пулясы аның иңбашын тишеп, үпкәсенә кереп утырды. Юргин җыерылып куйды, ләкин шунда ук аңын югалтты һәм башын пулеметны кысып тоткан куллары арасына төшерде. Бер секундтан Юргиниың спускта катып калган бармагы, көчле көзән җыерудан, тартышып куйды һәм пулемет кинәт калтыранып, ут чәчәргә тотынды. — Лейтенант үлде! — Лейтенантны үтерделәр! Бу кычкырулар, мылтык-пулеметларның көчле атыш тавышлары аша, рота рубежы буйлап яшен тизлеге белән очып узды. Андрей ачык кырда, буран өермәсе эчендә бәргәләнеп чапкан аерым немец солдатларын атып торуга бөтен игътибарын биргән булса да, уң ягындагы солдатка борылып, кычкырды: — Лейтенант үтерелгән! һәм бары шушы сүзләрне кычкырганнан соң гына Андрей тетрәнеп, уйлап куйды: «Кайсы лейтенантны?» Тиз генә тезләнеп, ул әлеге үзе дә белештермичә кабатлаган сүзләр ишетелгән якка — канау буена карады; ул берәрсеннән, кайсы лейтенант һәлак булды, дип сорамакчы булган иде, ләкин шунда ук сорап торуның кирәксезлеген коты очып аңлап алды: ротада бары бер генә лейтенант — Матвей Юргин, ә взводлар белән ике кече лейтенант һәм өлкән сержант Дубровка командалык итәләр. Андрейга кинәт кулында автомат түгел, ә берничә потлык кызган таш тотып торган шикелле тоелды. Андрей, таштай катып, һичнәрсә ишетмичә, йөзенә кар бәрсә дә, күзләрен зур ачып, берничә секунд канауда тезләнеп торды... Ул хәтта «катюшалар» дивизионының залп бирүен дә ишетмәде, бары тик Ленино авылы янында, күк ишелеп төшкәндәй, нәрсәнеңдер шатырдап, гөрселдәп җимерелүен ишеткәч кенә исенә килде һәм алда тонык кар өермәсе урынына утлы-төтеннең, бөтен көнбатышны каплап, һавага үрмәләвен күрде. Үзәнлектә котырынган утка карап, Андрей үткәй төнне Сталин турында, Садки авылын, хәтта тормышын корбан итү бәрабәренә булса да, дошманга бирмәү турында Юргин белән сөйләшүен хәтерләде... «Эх, кабахәтләр, кемне үтерделәр! Кемне үтерделәр бит!»—дип сыкранып,
85 
 
үксеп үзалдына кычкырды Андрей һәм, нишләргә теләвен белмичә, әмма кайгыныц ниндидер бер көч белән аны аяусыз алга этәрүен, менә хәзер нидер эшләргә кушуын тоеп, сикереп торды. Әйе, ул соңгы сулышы чыкканчыга, күзләре йомылганчыга кадәр нидер эшләргә тиеш! Аның артында көчле мотор шаулавы ишетелде. Агач куакларын изеп, кар көртләрен туздырып, «Т-34» танкысы килеп чыкты һәм киң гусеницаларын канау өстенә җәеп, тукталып калды. Сырма һәм шлем кигән танкист, люктан башын чыгарып, кычкырды: — Әй, пехота, утыр! Бу — гвардии өлкән сержант Борисов иде. Ул кичә генә Москвадан ремонтланып кайткан үз танкысында гитлерчыларга каршы барырга чыккан. Андрей безнекеләрнең хәзер контратака башлавын аңлап алты. Җитез, өлгер генә танкның уң бортына сикереп менде дә, люк читенә тотынып һәм автоматын югары күтәреп солдатларына кычкырды: — Минем арттан! Дәррәү! Тиз булыгыз! — Лопухов, бу синме? — Борисов Андрейга карап алды. — Танымадым! Тавышың үзгәргән! Яраланмагансындыр бит? Алайса нык тотын! Цельне күрсәтеп бар! Ишетәсеңме? — Була ул, карап барырмын! — Югыйсә буран, күрерлек түгел... — Булды, әйдә, кузгал! «Катюшалар» дивизионы тагын бер залп бирде, шуннан соң пехотачылар сырып алган безнең танклар төтенле кара буран котырынган үзәнлеккә таба ыргылдылар... ... Ике ай буена чигенү нәтиҗәсендә Андрейның фашист илбасарларына булган нәфрәте бөтен җанын биләп алган олы бер тойгыга әверелде. Инде дусты һәм командирының һәлакәтен ишеткәч, ул бу тойгыны, менә хәзерге шикелле, беркайчан да мондый тирәнлек белән үзендә сизгәне юк иде әле. Элек гитлерчыларга булган нәфрәте аның бүтән хисләрен, әйтик, Марийкага булган көчле мәхәббәтен, басып тормый иде, әмма хәзер исә нәфрәт хисе барлык җанын биләгән бердәнбер тойгы булып калды. Андрей моннан берничә минут кына элек үзе белән ни булганын, билгеле, аңламый иде әле. Ул бары бер генә нәрсәне тоя: аңарда шулкадәр көч кайнап тора, аның шулкадәр дошман өстенә ташланасы килә, моның өчен ул тормышының иң кадерле нәрсәсен дә корбан итәргә риза булыр иде. Шуның өстенә Андрей сизә: менә хәзер аңа, нп өчендер, сугышуы бик җиңел булыр кебек һәм ул, һич уйланып тормастап, үлми калачагына ышанып, теләсә нинди ут эченә ташланыр иде. Ул, билгеле, нидән мондый хәлдә булуын аңламый иде, ләкин бу аңардагы яшәү көче һәм куркусызлыкның моңарчы тотылмаган бер тирәнлек белән уянуы иде. Безнең контратака башланганчы ук, Садки авылына һөҗүм итүче гитлерчыларның күп өлеше тигез ялан өстендә ятып калган иде инде; ниндидер бер могҗиза белән тере калганнары исә кая керер тишек тапмыйча, үзәнлектә шашып, чабышып йөриләр, акыра-акыра үрмәләп, кар сылап киткән мәетләр артына яшеренергә тырышалар иде... Безнең танклар өченче тизлектә, буран туздырып, юлда очраган акылдан шашып чабучы гитлерчыларны пулеметларыннан ата-ата, үзәнлек аша, Ленино авылына таба киттеләр. Танкистларга пехотачылар булыштылар: алар мылтык һәм автоматларыннан немец шинелендә күзгә чагылган һәрбер карачкылга атып бардылар. Сугыш башлануга унбиш минут вакыт үтмәгәндер, җир өстен йөзләрчә мәетләр каплады, кар каннан кызарды... Көн акрын гына яктыра. Буранның һаман әле басылганы юк. Ленино авылының көнчыгыш очында, «катюшалар» җибәргән снарят- лар аеруча күп төшеп шартлаган урында, бер йорт белән бер сарай ча
86 
 
тырдап яна: төтен бөтерелеп, чайкалып югары күтәрелә дә авыл өстенә таралып китә. Безнең танклар тиз генә авыл читенә җитеп тукталдылар, кардан ап-ак булган пехотачылар танклар өстеннән төшеп, җиргә сибелделәр. Бары Андрей гына танк өстендә калды. — Командуй!—дип кычкырды Борисов ана. — Есть! Әйдә, алга! Урам очына кереп, бөтерелеп уйнаган төтен аша үтеп киткәч, Андрей сулъяктагы күрше тыкрыктан чыгып килгән немец таикысыи күреп алды. Танкның бортына атып, аны җимерергә бик уңай момент иде хәзер, һәм Андрей моны сизүдән, шул ук вакытта бу моментны ычкындырудан куркып берьюлы тирләп китте. — Сулга! Ат!—дип кычкырды ул Борисовка. Кинәт танкның ачык люгыннан немец башы күренде. Борисов дошманны күреп өлгермәгән иде әле, ләкин атарга әзерләнеп таикысыи туктатты. Андрей шунда ук автоматын төзәп, гитлерчыга бер очередь җибәрде. Гитлерчы, куркыныч барын сизеп алса да, яшеренергә өлгермичә калды; башы тишелеп, люк эченә ауды. Шул гына кирәк тә иде. Борисов, ниһаять, немец танкысын күреп алып, аның бортына бер-бер артлы өч снаряд утыртты... ... Бер сәгать чамасы дәвам итте бу контратака. Безнең танклар авылның көнчыгыш яртысын үтүкләгәндәй изеп чыктылар, бик күп дошманны кырдылар, калганнарын котларын очырып качарга мәҗбүр иттеләр. Бары кояш чыккан чакта гына, бөтен боеприпасларын атып бетереп, алар кире Садки авылына борылып кайттылар. Бөтен атака дәвамында Андрей танк өстеннән төшмәде. Сугыш беткәч тә немец гаскәрләре арасында, Москвага якын фронтта бер үлем алмый торган рус солдаты килеп чыкты, дигән хәбәр яшен тизлеге белән таралып өлгерде. Хорафатка ышанучан, безнең армиянең нык торуыннан тәмам куркуга төшкән гитлерчылар, шул солдатның, үзенең куәтле танкысына баскан килеш, сугышкан чакта нинди могҗизалар күрсәтүен котлары алынып сөйләделәр. Ул солдатның йөрәгенә бернинди дә пуля үтеп керә алмый, дип ант итә-итә, бер-берсен ышандырырга тырыштылар. Шулай итеп сугышта яңа бер легенда туды. 
Солдатлар теләр-теләмәс кенә, бары гадәтләнгән бер эшне үткәреп җибәрер өчен генә дигәндәй, котелокларыннан боткаларын капкалап утырдылар да ашап бетәр-бетмәс сүлпән генә үз урыннарына таралдылар. Алар инде икенче төнне яшелчә саклагычта үткәрәләр иде. йоклар алдыннан солдатлар, гадәттә, сугыш вакытында күргәннәрен исләренә төшереп, шул турыда шаулап сөйләшеп ала торганнар иде, ләкин менә хәзер исә алар дәшми генә тәмәке тартып, Лена Малышевага ара-тирә күз төшереп һәм аның тынычланып, рота командиры турында берәр яңа нәрсә сөйләвен көтеп яталар. Лена утка каршы, Андрей белән Янәшә, бүкән өстендә утыра һәм солдатлардан йөзен борып тавышсыз гына елый, яшеренеп кенә кечкенә кулъяулыгы белән күзен сөртеп-сөртеп ала. Ул, үксеп елап җибәрүдән куркып, Юргии турында сүз башлаудан тыелып утыра. Андрей янган утка хәсрәтлеуйчаи карап утырган килеш Ленаның бөгелә төшкән һәм акрын гына калтыранган аркасына кулын салган, гүя шуның белән ул кызның кайгысын уртаклашуын, аның ялгыз түгеллеген сиздерергә тели иде. Таң белән сугыш башлангач та Лена, тревога буенча торып, ашыга- ашыга Садкига барышлый юлда җигүле ат очратты: чанада одеялга әйбәтләп төреп, өстенә канлы тунын ябып Матвей Юргиииы алып киләләр иде. Юргии аңын югалткан хәлдә иде. Озата килүче санитарның әйтүенә
87 
 
караганда, аиың ярасы бик авыр, өметсез булырга тиеш. Бу көтелмәгән хәсрәттән тәмам хәлсезләнеп калган Ленаны иптәш кызлары үзләренең җигүле этләренә салып Садкига китерделәр. Ничек җитте алай аягына 'басып, Лена таш йорттагы беренче ярдәм пунктында сугыш беткәнче эшләде, бары кичкырын, бөтен җирдә сугыш тынгач кына, санротага барып, Юргин турында барысын да сорашып белде. Шуннан соң анын Юргиниың бөтен сугыш буена бер тормыш белән яшәгән иптәшләре арасында буласы килде. Ниһаять, Андрей тонык тавыш белән сорап куйды: — Аны санбатка алып киткәннәр дип әйтәләр, дөресме? Лена бераз көттереп, үзенең үксеп җибәрмәвенә ышангач кына, пышылдап җавап бирде: — Әйе, аны алып киттеләр... — Син санротада үзен күреп өлгердеңме? — Юк, мин барганда аны алып киткәннәр иде инде. — Ә, ничек соң, һушына килгәнме? — Юк, гел һушсыз яткан. — Врачлар нәрсә әйтәләр? — Бернәрсә дә әйтмиләр. Күрәсең, аның хәле начар. — Аларның бернәрсә дә әйтмәүләре, аның хәле начар дигән сүз түгел әле! — Юк, аиың хәле начар, — диде Лена һәм, үзенең үксеп җибәрүдән хәзер тыела алуына нык ышанып, яшьле күзләре белән Андрейга туп- туры карады. — Аңа биредәге шартларда операция ясарга ярамый. Москвага илтергә дә ярамый: үпкәсенә тигән, кан китүе көчәергә мөмкин. Санротада кайберәүләр аны озаткан чакта елаганнар да. Аны хәтта полк командиры үзе озатып калган. — Гвардии майор, әлбәттә, еламаган инде, — ул берни дә булмасын белеп тора,—диде Андрей. — Әйе. ул еламаган, — диде Лена. — Ләкин Матвейны машинага алып чыгар алдыннан, ул бик озак аның носилкасы янында тезләнеп торган... ... Ленаны озаткач, Андрей Лопухов ротаның политругына кереп, аңа үзен большевиклар партиясе сафына кабул итүләрен сорап язган гаризасын бирде. Бары шуннан соң гына ул бераз тынычланып, ләкин дус командиры турында уйланудан туктамыйча, гадәттәге кичке эшенә — «иртәгәге сугышка әзерләнергә кереште. 
XVIII Озеров полкы немецлар һөҗүме дәвам иткән бу ике атна эчендә һәр көннең иртәсен ничек каршы алган булса, 2 декабрь иртәсен дә шулай каршы алды. Солдатлар, котелокларын тиз генә бушатып, мылтык-авто- 'матларын карадылар, җитәрлек итеп патрон һәм гранаталар алдылар, яраларын бәйләгән бинтларын төзәттеләр. Озакламый немец батарея- лары гөрселди башларга тиеш иде. Ләкин тиешле вакыт үтеп китте, ә гитлерчылар тавыш-тыннарын чыгармадылар. Тагын бер сәгать узды, әмма бер генә орудие дә атмады. Төньяклап еракта күптән инде артиллерия ут алып бара, ә якын-тирәдә— дивизия биләп торган бөтен участокта — тирән бер тынлык эчендә көн акрын гына яктырып килә. Бу хәл солдатларны бик гаҗәпкә калдырды. Алар өйләрдән, подваллардан, базлардан, кыскасы, ияләшеп өлгергән барлык урыннарыннан сибелеп тышка чыктылар. Бу ни хикмәт бу? Солдатлар сугыш башланыр алдыннан урнаша торган тынлыкны бик яхшы беләләр иде: шомлы, караңгы, сулышны кысучан була торган иде ул тынлык; изеп, җиргә ныграк сылап тора иде ул... Юк, бүген дивизиянең барлык участоклары
88 
 
өстендә бөтенләй башка тынлык — якты, җиңел. йөрәкләрне канатлап- дыручан тынлык урнашкан иде... 1\өн аяз һәм салкын иде. Төнлә белән калын булып яңа кар төшкән. Кар бөтен дөньяны өр-яңадан агарткан, кичәге сугышның эзләрен күмеп киткән. Колакка гаять сизгер булган солдатлар шунда ук тоеп алдылар: ниһаять, күптән инде булмаган яна бер тынлык урнашты. Бу тынлыктан рәхәтләнеп ак таллыкта тик кенә утырган песнәкләрне күргәч, Андрей ни өчендер кисәк кенә башыннан бүркен сыдырып алды, әйтерсең, ул үзен җем-җем нур чәчеп торган сарай эчендә итеп күрде, һәм аның суыктан яргаланган карасу йөзе тирән куанычтан яктырып китте. — Бетте, егетләр!—диде ул, тавышын тыя төшеп: гүя, бу җиңел, рәхәт тынлыкның бөтен сугыш кыры өстендә тәмам урнашып калуын бозудан курка иде ул. — Шаулап тындылар, хәшәрәтләр! — Әйе. шаулап тындылар, сволочьлар! — диде Тихон Кудеяров та; ул да түбәсе мамыгына чаклы көйгән бүреген сыпырып алып, дәртләнеп җиргә бәрде. — Хәлдән тайдылар, кабахәт җаннар!—Ул торган саен кызып, гитлерчылар ягына йодрыгын селкергә тотынды: — Әһә, койрыкларыгызны кыстыгызмы? Каныгызга буылдыгызмы? Дәшмисез? Яшелчә саклагычтан взвод командиры гвардии өлкән сержант Дубровканың чыгып килгәне күренде. — Тукта, Тихон! Чак кына сабыр ит! — диде Петро Семиглаз. — Әнә, комвзводтан сорап карыйк! — Ә нәрсә монда сорап торырга? Әллә ишетмисеңме? — Туктасана! — Иптәш гвардии өлкән сержант, — диде Семиглаз, Дубровкага мөрәҗәгать итеп. — Ишетәсеңме, ә? Дубровка сабыр гына Ленино авылына карап алды. — Ишетәм, — диде ул, ашыкмыйча гына. — Хәтта бик яхшы ишетәм.- — Сезнеңчә дә дөрес, алайса? — Әйе, шулайга охшый, — диде Дубровка, бераз уйлап торып. Бар да дәртләнеп, шаулап сөйләшергә тотындылар. ... Бу иртәдә гвардии майор Озеров гадәттәгедән озаграк йоклады. Ул моны күзен ачмас борын ук, озак һәм тыныч йокыдан соң гына була торган бер җиңеллекне үзендә тою белән үк аңлап алды. Һәм бу хәл аны шулкадәр гаҗәпләндерде, ул бер омтылу белән сулъягыннан уңъягына борылып, шинелен ташлап, сикереп тә торды. Тәрәзәгә кышкы кояш карый. Өстәл янында Петя Уралең бик тырышып, пистолет чистартып утыра. — Петя, мин йоклап калдыммы әллә? — диде Озеров, борчылып. — Юк ла, иптәш гвардии майор, ни сөйлисез! — Ялганларга өйрәнмә! Нишләп син мине уятмадың? — Уятырга приказ булмады, иптәш гвардии майор, — диде Петя, хәйләкәр генә елмаеп. — Кара син аны, приказ булмады, имеш! — Озеров Петя биргән киез итекләрне ашыгып кия башлады. — Белом мин сине, минем озак йоклавыма син куанасың гына! Туктале, моның өчен сиңа миннән бер эләгер әле! Минем сина да кулым җитәр! — Иптәш гвардии майор, ә нигә сезне уятып торырга кирәк иде? — диде мона каршы Петя. — Әгәр, әйтик, сугыш башланса — икенче мәсьәлә, ул чагында уятырга кирәген мин үзем дә беләм, югыйсә бит бөтен җирдә тыптыи. — Ничек тып-тыи? — Озеров хәтта шаккатып калды. — Бөтенләй тыптынмы? һәм бары хәзер генә оборона рубежыинан гадәттәге атыш тавышы ишетелмәвен сизеп, ул вестовоен чыи-чыилап ачуланырга тотынды —
89 
 
Ни пычагыма син мине уятмадың соң? Аңлыйсыңмы син, бәхетсез баш. моның нәрсә икәнен? Ул телефонга ташланды. Барлык батальоннарның командирлары аңа, якын участоклардагы гитлерчылар бер төн эчендә, әйтерсең, үлеп беткәннәр, үзләренең рубеж- ларында бернинди җан әсәре күрсәтмиләр, дип хәбәр иттеләр. Озеров белә, әгәр дошман күзәтеп торучыларга сиздермичә генә юкка чыга икән, әгәр аның нәрсә эшләргә теләве билгесез булып кала икән, ул чакта барлык командирлар да һәм солдатлар да үзләрен бик тынычсыз тоталар: чөнки һәрбер билгесезлек кешеләрне бик борчый ул. Мондый вакытларда дошманнан һәртөрле этлекне көтәргә була. Ләкин бу юлы батальон командирлары бик кәефләнеп хәбәр иттеләр, алардан берәү дә шомландырырлык бернәрсә дә әйтмәде. Соң, дошманның болай тын ятуын ничек аңларга?—дигән сорауга каршы, гвардии капитан Шарак- шанэ бик гади генә итеп җавап бирде: — Ә сез, иптәш «бишенче», өйдән чыгып, үзегез тыңлагыз әле! — Нәрсә тыңлыйм? — Ә сез ишетерсез! Гвардии майор Озеров, тунын, бүреген дә киеп тормыйча, өйдән йөгереп чыкты. Штабчылар, комендант взводы, саперлар, зенитчылар урнашкан барлык күрше өйләрдән кычкырып сөйләшкән, көлгән тавышлар ишетелә, кухня янында солдатлар чаналардан авыр ящиклар, капчыклар бушаталар, яшь каенлыкта кемдер балта чаба... Ләкин бу тавышлар бар да бөтен әйләнәдә хөкем сөргән әлеге тантаналы тынлык эчендә’ бик тиз югалып кала иде. һәм Озеров та ни булганын аңлап алды. — Петя!—дип дәште ул, артына борылып карамый гына. — Мин биредә, иптәш гвардии майор! — Онытма, бу иртәне, Петя!—дип кычкырып куйды Озеров. — Ә нәрсә, иптәш гвардии майор? — Бу — безнең җиңү иртәбез! Өйдән элемтәче йөгереп чыкты: — Дивизиядән, ка-пэдән сезгә шалтыраталар, иптәш гвардии майор! Трубкада озак кына ютәлләгән тавыш ишетелеп торды. («Генерал бу, — дип уйлады Озеров. — Карт авырый».) Аннан гвардии генерал- майор Бородинның салкын тиюдән карлыккан тавышы ишетелде: — Бу синме, Сергей Михайлович? Я, ничек? Дәшмиләрме? — Дәшмиләр, иптәш «унҗиденче!» — Синең фикерең? — Тончыктылар, дип уйлыйм, — диде Озеров, бик катгый итеп. — Ышандырасың? Әгәр килә башласалар? Генерал Бородин трубкасын адъютантка бирде, сулъягына куйган грелкасын төзәтте һәм тунының чабуын иягенә чаклы тартып куйды. — Бар да ышаналар, — диде ул, түшәмгә карап. — Хәер, алар белмичә, кем белсен соң? Җиңүне тою хисе бигрәк тә аларда көчле инде ул. — Генерал туи астында бөтен гәүдәсе белән селкенеп ютәлли башлады. Нинди бөек көн туды, ә?—диде ул, ютәлләп туктагач, һәм аның керфекләрендә яшьләр күренде. — Нишләп ятам соң мин? Торырга иде... — Ярамый, иптәш генерал, — диде адъютант. — Ярамаган нәрсә юк, — диде генерал, яңадан бары бу иртәдә, булган хәлләр турында уйлап. — Армия штабына донесение җибәрдегезме? — Җибәрелде, иптәш генерал! — Ах, безнең солдатларыбыз! — диде Бородин тирән соклану белән, акрын гына. — Изге кешеләр! Алариың барысына да — үлгәннәренә һәм тереләренә — менә биредә, Москва янында һәйкәл куясы иде! — Китәргә рөхсәт итегез, иптәш генерал?. — Барыгыз, миңа уйларга кирәк.


 
 
...Бу иртәдә армия штабы тарафыннан алынган сугышчан донесе- ниеләрнең күбесендә гитлерчыларның, бүген актив һөжүм хәрәкәтләреннән туктаулары турында хәбәр ителгән иде. Ә күзәтүчеләрнең хәбәрләренә караганда, дошман һөжүм башларга жыенмый да иде. Тик аерым участокларда гына ул ярты-йорты батальоннары белән атакага ташланып маташа. Армия штабында бу моментны күптән көтәләр иде. Тирән разведканың мәгълүматларына карап, дошманның ике атна буена һөжүм итүе нәтиҗәсендә күпме кешесен һәм техникасын югалтуына, аның атакасы көннән-көн йомшара баруына, бик күп пленныйларның үз частьларының авыр хәлдә булулары турында бик теләп сөйли башлауларына карап, армия штабында немец гаскәренең көче кими һәм сугышчан рухы төшә баруын бик игътибар белән күзәтеп торалар иде. Һәм бүген армия штабына бик ачык билгеле булды: дошманның һөжүмен дәвам иттерерлек көче калмаган инде. Армия командующие генерал-лейтенант Рокоссовский кабинетында Хәрби Совет члены, штаб начальнигы, разведка бүлеге начальнигы утыралар. Алар бар да бик дулкынланганнар һәм үзләренең бу дулкынлануларын көчкәкөчкә генә тыялар. — Безнең сүзебез бик төгәл булырга тиеш, — диде Рокоссовский. — Без. нәкъ менә шул көткән момент килеп житте дип, катгый рәвештә әйтә алабызмы? — һичшиксез, әйтә алабыз!—диде штаб начальнигы. Кабинетның ишеген ачып, командующий адъютанты кыска гына хәбәр итте: — Иптәш генерал-лейтенант, проводта — Москва! Рокоссовский тиз генә торып, аппаратура бүлмәсенә кереп китте. Инде ул кабинетка кире борылып кергәч, сугышчан дуслары, аның илһамланып киткән йөзен күреп һәм йөрәкләре белән нидер тоеп, кинәт барысы берьюлы урыннарыннан тордылар да, стройдагы шикелле, катып калдылар. — Әйе ул,—диде Рокоссовский, үзенә төбәлгән сораулы карашларга жавап биреп. — Әйе ул, дошман активлык күрсәтәме, дип туп- туры сорады. — һәм командующий кинәт сугышчан дусларын кочаклап, үбә башлады... Ә. Еники тәрҗемәсе 
(Ахры киләсе санда)