Логотип Казан Утлары
Романнан өзек

ЖАЕККА КИЛГӘЧ 


(«Тукай» романының, икенче китабыннан өзек) 
Габдулланы Сапый абзый иң. элек? үз өенә алып кайтты. Бу — Җаекның читендәрәк бер тыкрыкта читән коймалы йортта эче-тышы белән җыйнак кына бер катлы агач өй иде. Хуҗаларның кайтып төшүе өйдә биниһая ыгы-зыгы кузгатты. Әллә нинди карчыклар, яшь кенә кызлар’ һәм зур киез итек кигән бер аксак малай чыр-чу килеп аларны каршы алдылар. Сапый абзый өйгә килеп керү белән: — Җитәрлек якмагансыз. Болай буламыни? Өстәргә кирәк,—дип боерык бирде. Бер таза гына карчык белән әлеге аксак малай тиз генә йортка чыгып утын алып керделәр. Озак та үтмәде, күрше бүлмәдән четер- четер итеп утынның яңа башлау тавышы ишетелде һәм бу якка хуш- исле булып каен тузы исе чыкты. Зарыктыргыч озын һәм авыр юлның, ниһаять, очына чыгуына ышан- магансымаи, аптырабрак торган Габдулланың билбауларын чиштеләр, бишмәтен һәм. бүреген салдырдылар. Ул берьюлы җиңеләеп калды. Авыр киемнәр эчендә хәрәкәтсезлектән оеп каткан кулларын бер алга, бер артка чайкап, Габдулла идән буйлап йөреп китте. Сапый абзый, киез итекләрен салганнан соң, читекләрен киеп алды һәм аларның куныч сырларын тигезләп сыпыра-сыпыра сөйләнде: — Аллага шөкер, исән-сау кайтып җиттек әле, юл газабы — гүр газабы, дип белми әйтмәгәннәр шул. Мондый юлдан соң үзеңнең начар гына өең дә гүриәчә кебек!.. Ләкин Сапый абзыйга үз «гүрнәчәсс»нең рәхәтенә озак кинәнеп утырырга туры килмәде. Мич ягындагы бүлмәдән ишетелә башлаган сүзләр берьюлы аның игътибарын үзләренә тарттылар. Ул кинәт утырган җиреннән кура', кебек тураеп китте һәм, күрше бүлмәдәге сүзләргә колак салган килеш, хәрәкәтсез тынып калды. Тик аның күзләре генә әрле-бирле әйләнә башладылар, һәм бу әйләнү теге яктагы сүзләрне ишетеп кенә калмый, күреп тә өлгерергә тырышусымаи тоелды Габдуллага. Күрше бүлмәдәге сүзләр башта акрын-акрын гына, тора-бара шәбәя төшеп, дәвам иттеләр: — Кара, кара, ни ди бит, гарьлегеңнән егылып үләрсең. Үзең соң үзең... Нәрсәң белән килеп төштең син Сафиулла йортына? Карт хатыны булып спн нәрсә җыйдың? Нәрсә арттырдың? Бу Сапый абзыйның әлеге яшь хатынының тавышы иде. Карт хатынныкы булырга кирәк, бераз тынычрак һәм коры тавыш аңа җавап бирде: 
40 
 
— Син җыярсың инде, син арттырырсың, Сафиулла белән кунак- тан-купакка, туйдан-туйга йөреп, күрмәгәнеңне күрдең инде безгә килен булып төшеп... югыйсә нәсел-нәсәбегез белән... — Син минем нәсел-нәсәбемә тимә, яме! Мин синең кебек Сафиулланың мәһәренә кызыгып килмәдем. Бер куып чыгаргач, әйләнеп кайттың бит, оныттыңмыни? — Вакыты җиткәч, сине дә артыңнан бәйләп тотмаслар. Мин бер әйләнеп кайтсам, син ике әйләнеп кайтырсың! — Үз башыңа юра, убырлы! Сафиулла сине кызганып кына асрый бит. — Кычкырма миңа, юха! Комгансыз, тәһарәтсез йөргәнеңне Сафиуллага әйтермен... Сафиулла елт! итеп сикереп торды һәм, җиңеләеп,, хатыннар ягына чыгып китте. — Туктыйсызмы, юкмы, сминҗәләр!—дип кычкырды ул. Габдулла аның тавышын танымады, бу бөтенләй Сапый абзый тавышы түгел, әллә нинди күклеяшелле тавыш иде. Аңа җавап итеп ике хатын ике яклап аңа бер-берсе өстеннән әләкләргә, әллә нинди оятсыз сүзләр белән бер-берсен Сапый алдында әшәке күрсәтергә тотындылар. Дөбер- шатыр нәрсәдер ауды, нәрсәдер чылтырап китте, хатыннар чыр-чу килергә, елашырга тотындылар. Сапый тагын: — Бәрәкәт очырмагыз моннан болай! Мин сезне! Нибуч! — дип әлеге күклеяшелле тавышы белән кычкырынды. Бу тавыш ни дәрәҗәгә җитәр, ни белән бетәр иде, кем белә, ләкин алгы якта тышкы ишекләрнең шыгырдап ачылуы һәм кемдер килеп керүе җәнҗалның теләр- теләмәс өзелеп калуына сәбәп булды. Ишек төбендә кемнәрдер чыш- пыш сөйләшеп алдылар, аннан соң Хәят апа ниндидер үпкәләгән өзек- өзек тавыш белән: — Әйдә, Газизә җаным, түрдән уз! — диде. Газизә дип дәшелгәне кычкырыбрак сөйләшә башлады: — Рәхмәт, узып тормыйм, кайтканыгызны күреп, кереп әйттеләр. Ашыгаашыга килеп җиттем. Минем энекәш... Габдулла Газизәнең үз апасы икәнлегенә төшенде һәм тиз генә ал якка йөгереп чыкты. Башыннан ук чапан бөркәнгән һәм буйга шактый җиткән кыз зур кара күзләре белән Габдуллага карап елмайды һәм чапан астыннан ике кулын чыгарып, аңа сузды: — Апаң бу синең, Габдулла, күреш!—диде Хәят апа. Апасы һәм энесе бер-берсен танымый гына күрештеләр. Аталары үлеп, сак белән сок шикелле, Кушлавычтан икесе ике якка аерылып киткәндә, Газизәзгә 7—8 яшь, ә Габдулла 4—5 айлык имчәк баласы гына иде бит! Шуннан соң ун ел узып киткән! Язмыш аларны икесен ике якта хәбәрсез-нисез куып йөртте-йөртте дә, менә алар яңа гына Җаекта олау йөртүче вак сәүдәгәр Сафиулла абзыйның бусагасында очраштылар! Хатыннары белән ызгышып тәмам хәлдән тайган Сапый абзыйның Габдулла белән Газизәне чәй эчәргә кыставы ул кадәр көчле булмады. Шуның өстәвенә берберсен табышкан туганнарның бу җәнҗаллы өйдә артык юаиып торасылары килмәде, алар тизрәк чыгып китәргә ашыктылар. Габдулла, киенеп алып, апасы белән урамга чыкканда караңгы төшеп җиткән, шуның өстенә, жиңелчә генә буранлап ябалак кар ява иде. Госмановлариың йорты чаттан борылып урам аша гына чыгасы икән, энесе белән апасы озак бармадылар, асты таш, өсте агач аслы- өсле җидешәр тәрәзәсе белән урамга караган йортның таш капкасыннан кереп, сары буяулы баскычтан өйнең өске катына менеп киттеләр.  
41 
 
Апасы белән Габдулла биек түшәмле һәм берничә бүлмәле зур гына өйгә килеп керделәр. Көн җылы булуга карамастан, өй эссе итеп ягылган һәм пешеп чыккай итле токмач исе белән аңкып тора иде. Габдулла нәкъ аш вакытына тап булган икән, бүлмәләрдә кашык-аяк шалтыраган тавышлар ишетелеп тора, хатын-кыз, савыт-саба күтәреп, ыгы-зыгы килеп йөри. Ул ара булмады, чыбылдыклы ишектән урта буйлы, тулы гәүдәле, түгәрәк йөзле, ике итәкле күлмәк өстеннән күгелҗем төстә хәтфә камзол кигән ягымлы гына хатын чыкты. — Күреш дәү апаң белән, — дип/ Газизә Габдулланың җиңеннән тартты. Габдулла дәү апасына ике кулын сузды. — Зур шәкерт икән, гомерле генә була күрсен, бәрәкәтле аяклар белән килсен, — дип каршы алды дәү апа һәхм Газизәгә Габдулланы чишендерергә булышты. Ул арада бүлмәдән тагын кемнәрдер чыкты һә.м, түбәнге каттан булса кирәк, керле генә ак алъяпкыч япкан бер яшь хатын килеп керде. Алар һәммәсе Габдулланы кызыксынып күзәтергә тотындылар. Габдулла аларны күреп бетерергә өлгермәде, дәү апа аны урта ишек янына алып килде һәм, чаршауны ачып, эчтәгеләргә күренми генә дәште: — Син, монда кара әле, менә шәкертебез килеп төште... һәм ул Габдулланы, аркасыннан җиңел генә этәреп, бүлмәгә кертеп җибәрде. Арттан чаршау ябылды һәм Габдулла стеналарына чиккән намазлыклар, сөлгеләр, пыялаланган шамаилләр эленгән, зур асылмалы лампа белән яктыртылган көзгеле бүлмәдә әллә нинди өч ят кеше алдында басып калды. Алар өстәл тирәсендә утырган җирләреннән, ашауларыннан туктап, Габдуллага карадылар. Габдулла бераз каушап калды. Беренче булып зур гына борынлы, җирән мыеклы кеше дәште: — Ә-ә-ә! Каениш бу минем, каениш! Казан кунагы! Я, кил. күрешик! Җизнәсенең елмаеп торган ягымлы йөзен күргәч, Габдулланың каушавы бетте. — Әнә, кода абыең белән, аннан кунак абыең белән дә күреш, — диде аңа җизнәсе. Кода абый дигәне чандыр гына сары йөзле, мыегын җеп кебек кенә калдырып кырган, күзләренә сөрмә тарткан кырыс чырайлы берәү иде. Габдулланың кечкенә куллары аның көрәктән зур, тупас куллары эчендә бөтенләй югалып калды. Габдулла аның киеменнәнме, кечкенә кәҗә сакалыннанмы кандала исенә ошаулы гатырша мае исе сизеп алды. — Кечкенә икән әле, мин аны шактый дәү шәкерт, дип гоман кылган идем!—дип мыгырдап алды кода абый. Аның мыгырдаулы тавышы һәм «гоман» дигән сүзе ни өчендер Габдуллага ошамады. «Кечкенә», имеш! Әйтерсең, Габдулла моның алдына моңарчы үзен бик зур кеше дип дәгъва кылып йөргән! —- Казанның кече молдасы ул Җаекның өлкән молдасы гой!—дип куйды кунак, абый дигәне һәм күркә голдыравысымаи мәзәк тавыш белән кычкырып көлде. Габдулла аңа әйләнеп карады. Бу — сакал- мыексыз маемсырап торган киң калын битле, кыек күзле казах иде. Ул кесәсеннән янчыгын чыгарды да, аның эченнән өч тиен бакырны алып, Габдуллага тоттырды. Ал, ал, җае молда, сәдаканың гаебе җок, — дип кыстады ул тартынып торган Габдулланы. — Биргәнне кире кагу тәкәбберлек була, шәкерт кешегә килешми ул,— дин өйрәтте кода абый,— менә шулап! Дога кылып ал! Габдулла битен сыйпап алды, олылар аны кабатладылар*  
42 
 
Кода абый дигәне бәйләнде бит: — Гукта әле, тукта, сәдаканы алу белән генә түгел, аның фәтвасын белергә кирәк. Беләсеңме фәтвасын? Сәдака бирү кайсы гамәлгә керә? Менә әйт, Казан «молдасы» булсаң? һәм ул алдан ук бу сүз көрәштерүдә үзенең җиңеп чыгасын сизгән кебек, симез казахка горур гына карап куйды. j— Сәдака бирү — сөннәт, алу- мөстәхәп — дип ярып салды Габдулла. Бу шулкадәр көтмәгәнчә килеп чыкты, кода кеше авызын ачып. Габдуллага карап калды. — Ай, рәхмәт, җае молда!—дип сокланды казах,— минем айтканны рас’чыгардың гой! Ләкин кода кеше һич бирешергә теләмәде. Аның ни өчендер менә бу казах алдында Казанның яшь «молдасын» күздән төшерәсе һәм үзен күтәрәсе килде һәм ул, салынкы җирән кашлары астыннан карап торган кечкенә, чәнечкеле күзләрен Габдуллага кадап, дәвам итте: — Юк, туктале, син, тукта, моның белән генә бетмәде әле... Хатыннарның нифас вакытында... — Я, куй әле, кияү, — дип шып туктатты аны җизни кеше,— бала сулса да ул мосафир кеше бит, ял итсен, тамагына капсын! Ул Габдулланы җитәкләп бүлмәдән алып чыкты һәм хатын-кызга аны үз яннарына утыртып, аш салып бирергә кушты. Габдулланы чыбылдыклы бүлмәгә алып керделәр. Бу бүлмәнең ике почмагында зур-зур яшел калай сандыклар өстенә кат-кат итеп көрпәлә^ һәм түшәкләр өелгән, лампасы теге бүлмәдәге кебек асылмалы түгел, өстәлгә утыртылган озынча гәүдәле унбишле лампа иде. — Әйдә, апаң белән янәшә утыр, — дип, дәү апа Габдулланы Газизә апасы янына утыртты һәм аңа тәлинкә тутырып токмач салын бирде. Өстәл тирәсендә дәү апа белән Газизәдән тыш тагын ниндидер ике яшь һәм бер картрак хатын ашап утыралар иде. Ашаган арада Габдулладан юл килүләрен, Кырлай һәхм Казан хәлләрен, аның авылда укулары турында сораштылар. Габдулла бу бүлмәдә иркенләбрәк һәм теләбрәк сөйләште. Бер сорауны да ул җавапсыз калдырмады. Аны кызыксынып тыңладылар. Кыяфәтендә, төсендә дәү апасы һәм Газизә апасы белән уртак сыйфатлар таптылар. — Юк, үги әни күгелҗем күзле иде, Габдулла безнең әтигә ошаган,— диде Газизә апасы. Дәү апасы да аның белән килеште: — Нәкъ, нәкъ әтисе инде: күзләреме, дисең, борыннарымы, дисен... Шундый калку борынлы иде безнең Мөхәммәтгариф. Чибәр егет булыр, алла боерса... Шуның артыннан ук ул көрсенеп куйды: — Әй, хәзер Гобәйдуллам исән булса, менә нәкъ Габдуллам белән тиң булырлар иде. Икәү бергәләп сабакка йөрерләр иде, — диде һәм. күңеле йомшап, яулык почмагы белән күзләрен сөртеп алды. Габдулланың күңеленә «кылт!» итеп бернәрсә килеп төште. Ул Кырлайга килгәч, Зөһрә апа да нәкъ менә шулай: «Әй, хәзер Садретдиным исән булса иде!» — дип көрсенгән иде бит. Карале: ул һаман һәм һәр жирдәбер үлгән баланы алыштырырга килеп төшә. Менә бит! — Марзияга да хәзер сигез тулган булыр иде инде, — диде юантык кына, карсак буйлы, соры күзле сөйкемле генә кыз. — Бигрбк гомерсез булдылар шул. Бу Галиәсгариең кияүдәге кече кызы Фатыйма иде. Мәҗлестә тагын бер какча гәүдәле, шешенкерәк зур күзле, нечкә иренле яшь кенә хатын әңгәмәгә катнашмый, дәшми утырды. 
1 Сөннәт, мөстәхәп — шәригатьнең төрле дәрәҗәдәге йөкләмәләре. (Ә. Ф.)
43 
 
— Әллә телсез микән?—дип уйлап алды аның турында Габдулла. Ул аның телсезлегенә тәмам ышанып җиткән иде инде. Ләкин шунда көтелмәгән хәл булып кунды. Ашау-эчүдән сон. дога кылып алгач, дәү апа: — Бибизөһрә, табынны җыеп алырсың инде,—дип әлеге «телсез» хатынга. дәште. Теге терт итеп сикереп торды да табын уртасында бушап калган зур агач табакны кинәт кенә күтәреп алды. Аннан ул пшеккә юнәлде һәм юл өстендә туры килгән мәчене бик каты тибеп җибәрде дә аермачык итеп: — Кит әле моннан ч-ч-чурт, атаңа нәләт!—дип кычкырды. Моның белән ул үзенең телсез түгел, бәлки, киресенчә, бик әче телле хатын икәнлеген күрсәтте. Икәү генә калганнан соң, Газизә апасы Габдуллага бу хатынны җизнинең кияүдән аерылып кайткан өлкән кызы дип аңлатты. Аннан соң Габдулла беренче бүлмәдә күргән әлеге сакалсыз-мыексыз юан кешенең кем икәнен сорады. — Ул Тургайдай килгән кыргыз сәүдәгәре Кунарбай, — диде Газизә.— Ул монда куйлар куып алып килгән. Җизни белән бергә эш ' йөртә. — Ул бик кызык сөйли инде. Сүз саен гел «гуй, гуй!» диеп куя. Анысы нәрсә тагы? — Кыргызча сөйли ул. Тора-бара үзең дә аңлый башларсың әле. Монда аларның телен татарлар, гына түгел, урыслар да аңлыйлар... Кунарбай белән кызыксынып, Габдулланың әлеге гатырша исе белән аңкып утырган кода абый турында сорашырга да хәтеренә килмәде. Аннан соң кода абыйсы аның күңелендә ни өчендер күңелсез тәэсир генә калдырды, бәлкем, шуңа күрә Габдулла аның турында сорашуның кирәген тапмагандыр... Зур сандык өстеиә җәелгән йомшак түшәк өстенә яткач, Габдулла рәхәтләнеп бер киерелеп куйды. Унсигез көнлек уңайсыз, зарыктыргыч юлдан соң бай өйдә йомшак түшәк өстендә тук әрлән кебек йомарланып ятудан да рәхәтрәк нәрсә бар?! Менә өстәлдәге утны каядыр икенче якка алып чыгып киттеләр. Габдулла караңгыда, түшәк өстендә үз уйлары белән ялгыз калды. Бүген күргәннәре бер-бер артлы аның күз алдыннан кичте. Аны бай өйгә, тук һәм һәр яктан канәгать семья эченә кабул иттеләр. Начар кабул итмәделәр. Бу кабул итүдә, ни әйтсәң дә кардәшлек җылылыгы сизелеп торды. Инде аның үзен кызыктырган төп мәсьәләгә тизрәк ирешәсе калды: яңа мәдрәсәне күрү, яңа хәлфә һәм яңа иптәшләр белән очрашу, яңа китаплар кулга төшерү... Ә, бәлкем, ул иртәгә иртүк торып мәктәпкә дә китәр әле, аны озакка сузып тору нигә кирәк? 
Икенче көнне Габдулла уятканны да көтми, мәктәпкә бару дәрте белән, үзе үк сикереп торып утырды. Аның уянганын күреп, Газизә апасы: — Габдулла, җаным, идәнгә басмый тор, мин хәзер киез итегеңне алып кнләм,— диде һәм киптерер өчен кичтән үк мич башына ыргытылган киез итекләрне алып килергә йөгерде. Ләкин кире әйләнеп килгән чакта аңа җизнәсе очрады һәм аның кулыннан киез итекне алып, табанын әйләндереп карады. — Үкчәсе тузып килә, — диде ул, — тишелеп чыкканчы төп салдырып алырга кирәк. Кертеп бирегез теге кемгә, төп салып бирсен. Шулай итеп мәктәпкә бару бүген булмый калды. Ләкин бу мәҗбүри рәвештә өйдә утыру бер көн белән генә бетмәде. Галиәсгарнең «теге кем» дип әйткән кешесе киез итекне; ике көн тотты. Аннан соң Габдул
44 
 
ланың бишмәт эче өзгәләнгән икән, шул билгеле булды. Җөйче Зөбәйдәне чакыртып, бишмәткә көрән кытаттан яңа эчлек куйдырдылар. Дәү апа Габдулланың, сөннәтле авыл бүреген килештермәде. — Калада мондый бүрек кимиләр, улым,—дип, ул Габдулланың бүрек читенә жизнәсепең иске бүрегеннән сүтеп алынган каманы тотып чыкты. Габдулла бүрекне киеп алды да: — Камалы бүрек кидек, инде камалы тун гына киясе калды,—дип, «пуф, пуф!» итеп, корсагын киереп йөрде. Шулай итеп өч-дүрт көн узып китте. Шул арада Габдулла өйнең өске каты һәм аскы каты белән, анда торучы кешеләр һәм кереп-чыгып йөрүче күршеләр белән танышып өлгерде. Өйнең аскы катында торучы ирле-хатынлы хезмәтчеләр — Гыймади һәм Гайниямал белән ул аеруча кызыксынды. Гайниямалның себерке я идән чүпрәге тоткан килеш бүлмәдән бүлмәгә жил кебек өерелеп йөрүен Габдулла бу йортка төшкән көннән алып күрә килде. Күлмәк итәкләрен кыстырган ябык гәүдәле әрлән кебек җитез яшь кенә хатын иде ул үзе. Габдулла аңа тиз ияләшеп китте. Беренче көн аштан соң ук өстәлдәге савыт-сабаны җыешып йөргән арада. Гайниямал аңа кечкенә, әмма үткер күзләре белән карап елмайды да, кыю гына: — Казан шәкертенә безнең Җаек авыл булып кына күренәдер инде. Казанны бик зур) кала, дип сөйлиләр бит, — дип куйды. Ә икенче көнне иртә белән: — Габдулла, акыллым, менә бу жирне сөртеп алганчы гына аякларыңны сандыкка күтәреп утырчы, я булмаса, аска, абыең янына төш, ул да синең кебек мәдрәсәдә укыган шәкерт, — диде. Габдулла башта «абыең» дигән сүзне төшенмәде. Ул арада кемдер берәү, тышкы ишектән башын тыгып: — Гайниямал. бала уянды, төшеп кенә мен әле,— дип дәште. — И алла, ходаем, яңа гына имезгән идем ләбаса, — дип, Гайниямал шулай ук әрлән кебек йомылып чыгып китте. Аның инде бала анасы булып, «абыең» дигәне әлеге ишекне ачып дәшкән ире икәнне Габдулла шунда гына төшенде. Кичкә таба ул Газизә апасы белән бергә алар янына төште. Бу ике тәрәзәсе белән ишек алдына, бер тәрәзәсе белән урамга караган уртача зурлыктагы бер бүлмә булып, түрдәге сәкесе белән бераз Кырлайдагы сабак абыстаеның кызлар укыта торган бүлмәсен хәтерләтә иде. Гайниямалның ире Гыймадетдин (бае аңа Гый- малттин дип дәшә иде) Габдулла кергәндә, бүлмә уртасында бүкәнсы- ман тәбәнәк кенә әйбер өстендә, бик бирелеп балта сабы юнып утыра иде. — Вәгаләйкүмәч сала-а-ам!—дип шаяртып кайтарды ул Габдулланың сәламен. Кулындагы балта сабып мылтык төзәгәисымаи күзләренә күтәреп, аның өсте тигез юнылганмы, юкмы икәнен карый-карый,. сорашып китте: — Я, нихәл, шәкерт! Исән-сау гына килеп җиттеңме? Казан бит ул анавы Җембете белән Тургай түгел, өч атналык юл диләр бит аны. Аннан соң ул, эшеннән күзен алмыйча гына, Габдулланың канда, нәрсә укыганнарын сорашырга тотынды. Габдулла сөйләп бирде. Аны бәләкәйсетеп каршы алган Гыймади хәзер инде эшен бер якка куеп, Габдулланы үзенең тиидәшесыман итеп сөйләшеп алып китте: — Карале, син!.. Синең яшендә без ул китапларны белми идек әле. Син бик югары киткәнсең, алайса. Болай булгач, хәзрәт сине мокыт нугай балалары белән утыртмый инде, үзенә утырта инде дәрескә. Ул арада Гайниямал сәкегә үз пары белән шыбыр тиргә баткан калай самовар китереп утыртты һәм Газизә белән Габдулланы табынга дәште. 
45 
 
— Юк, юк, рәхмәт, утырып тормыйбыз,—дип сикереп торды Газизә.— Әйдә, Габдулла, безне көтә торганнардыр. — Алай ярамый инде. Безне сансынмау була ич ул,—диде Гайния мал. — Әйе ләбаса. Кеше кешедән өстен, әмма берәү дә аштан өстен түгел,—дип фәлсәфәгә керешеп китте Гыймади, Габдуллага карап,— гукта, торып тор, менә мин сиңа’бер китап күрсәтим әле. Ул, шүрлеккә үрелеп, битләре саргаеп, керләнеп беткән тышсыз бер китапны алды да Габдуллага бирде. — Бу китап; берәүдә дә юк. Гурьевтан килеп монда укып яткан минем шәрик мәрхүм Зәйнетдин шәкерттән мирас урынына калган китап бу. Менә син аны укып кара әле. Габдулла китапны кулына алды һәм һәрвакыттагыча кулына төшкән яна китапка ничек ташланса, моны да аеруча зәвык белән йотлыгып карый һәм укый башлады. Соң бу аның элек электән ишетеп, моңарчы ничек кулга төшерергә белми йөргән китабы «Әбугалисина» бит! Агалы- энеле ике егетнең бер ел буена тау тишегенә бикләнеп гыйлем алулары һәм аннан дөньяны таң калдырган «нөҗүм» гыйлемен өйрәнеп зур галимнәр булып чыгулары турында гаҗәп кызык хикәя бит бу! Китапның Габдуллага берьюлы ошавын күреп, Гыймади ярым шаяру, ярым мактану рәвешендә: — Күрдеңме, бездә нәстәләр бар!?—дип куйды. — Кычкырып укычы, Габдулла!—дип үтенде Гайниямал. Габдулла укып китте. Бер битен укып икенче биткә күчкәч, Габдулла, өзелеп калган җөмләне ялгый алмый, тынып калды. Аннан соң икенче битнең юклыгы билгеле булды. — Ә ул бите аның элек-электән юк иде... Анда ниндидер бер тылсымлы сүз булган, шуңа күрә аны берәү йолкып алган, — дип аңлатты моны Гыймади һәм дәвам итте: — Бу китапның хикмәте дә шунда бит. Моны һәркем үзенчә аңларга тиеш. Менә миңа бер хәлфә кеше укып күрсәтте моны. Китапта бертөрле язылган, ә ул аны икенче төрле аңлатып бирә: «Бу китапның һәрбер сүзендә зур хикмәт ята. Аны укый белергә генә кирәк»,—ди. Патшалар турында серле итеп язылган урыннары бар моның. Теләсәң тегеләй аңла, теләсәң — болан. — Әй, бүлдермә әле, укысын кеше, — днп туктатты аны Гайпия- мал. — Ничек язылган, шулай аңлый инде кеше. Тотасың да үзенчә бер мөгез чыгарырга тотынасың. Я, я, укы, Габдулла! Габдулла тагын укып алып китте һәм бу китапта язылган мәсьәлә Гыймадиның күңелен аеруча кытыклаган мәсьәлә булып чыкты. Ул тагын Габдулланы бүлми түзә алмады: — Күрдеңме, гыйльме кимия нишләтә?! Вәт менә шулай, гыйльме кимияне өйрәнеп алып, кеше күзенә күренми йөрсәң икән! — Әбәү, сине берәү дә күрмәгәч, бик күңелсездер ул!—дип келтерәтеп көлеп җибәрде Гайниямал. Гыймадпга бу гыйльме кимияне кимсетү булып тоелды. — Әлбәттә. Синең сипкелләрең белән төймә борыныңны кеше күрмәгәч, кызык буламыни? — Әй, дөньяның чибәре каян килгән! — днп ачы телләнде Гайниямал. — Син үзеңнең әнә шул тукмак кебек борыныңны кешедән яшерер өчен күренми йөрисең киләдер әле. Габдулла укудан тукталды, гыйльме кимиянең нәтиҗәсе әлеге Гыймади белән Гайннямалның бер-берсен менә шундый сүзләр белән чеметешүдән ары китә алмады. Габдулла бу әче телле әңгәмәнең шактый катлаулы булып бетәссп көткән иде. Юкка гына хәвефләнгән икән. Шушы кичне үк ул Гыймади белән Гайннямалның яратышып сөйләшү рәвешләре шулай икәнен төшенде. Алариың әңгәмәсе дәвам итте.  
46 
 
— Бер дә харап инде, — дип карулашты Гайниямал. — Харап шул, — дип җавап кайтарды Гыймади. — Сезнең сүз өскә чыкмаса ярыймыни? — Чыга шул. — Чыкты ди, чыкмый ни! — Чыкты да бәреп екты. — Мәхәббәтсез! — Мәхәббәтле! Әңгәмә буйдан-буйга ир белән хатынның бер-берсеиә куллары белән төртешү, шаярып сугу белән аралашып барды. Ахырда Гыймади, хатынының кабыргасыннан кытыкларга, тегесе сәкегә чалкан егылып, үрсәләнә-үрсәләнә кеткелдәп көләргә тотынды, бер киерелде, бер бөгәрләнде, ахырда тыны бетеп кычкырды. — Кит, каһәр суккан, баланы уяттырырсың... ... Габдулла апасы белән үзләренә менгәч, сорашып, Гыймадиның кайчандыр мәдрәсәдә укый башлаган ярлы шәкерт булуын, ачтан үлмәс өчен өлкән шәкертләргә самовар куеп, байларга көнлекче булып көн .үрүен, ахырда уку белән эшне берьюлы алып бара алмый, менә шулай бай ялчысы булып калуын, аннан соң шушында асрау булып торучы Гайниямалга, бикә димләве белән, өйләнүен белеп алды. 
— Утыз биш баш куй... Менә сиңа хәзрәтеңә шыгырдап торган кәгазь акча белән йөз дә биш сум... — ди Әбугалнсина үзенең энесе Әбу- хариска. — Куй, Әбугали, өч сумнан куян елны кузы да сатып алмыйсын гой, — дип сатулаша аның белән Әбухарис... Габдулла уянып китә һәм гаҗәпләнә: төшендәге сатулашу аның өнендә дәвам итә. Такта стенаның теге ягында җизни тавышы: — Уй-буй, Кунарбай, бу ни кылуың? Үткән базарда Җембете казаклары куйны икешәр сумнан сатып киттеләр, беләсеңме? Габдулла алгы якка юынырга чыкты һәм ишек төбендәге караңгы- лы-яктылы бүлмәнең уртасына өелгән ниндидер төеннәргә һәм бүк- тэрләргә чак кына абынып егылмады. Аннан соң ул боларның Кунарбай төеннәре икәнен, аның бүген кызыл мал төяп, үзенә, далага кайтып китә торган көне икәнен аңлады. v Ишектән сәләмә киемле ябык кына бер казах кереп сәлам бирде. — Ә, Айсагул, килдеңбә? — дип сәламенә җавап биреп-нитеп тормый, каршы алды аны Кунарбай. — Анавы зур төенне бире китерсәңче! Төргәкләрне барлау, чишкәләп, икесен бергә кушу, алар эченнән чаршауныкысыман эре чәчәкле кызыл ситсыларны, аллы-кызыллы шәльяулыкларны, күк һәм кызыл билбаулыкларны алып икенче төргәкләргә күчерү', кушу, алыштыру китте. Өй эче яңа комач малның ашлау- лы фабрик исе белән тулды. — Җаксы мал икән гой үзе!—дип бер эре бизәкле арзанлы ситсыга сокланып калды Айсагол дигәннәре. — Я, әйтче, Айсагол, усының бер кисәгенә казах күпме куй бирә- де?—дип сорады Галиәсгар. — Байгыш берне дә бирмәйде, бай икесен дә аямайды,— диде Айсагол һәм авызында берән-сәрән генә калган тешләрен күрсәтеп, көлеп куйды. — Тук ел булса, гидай казах та моңа куй табып бирер, әмма корылык казахты бик ямап шалкай салды, каян алып бирсен! — Казах Җаек базарында печән сатты, киҗәк сатты, егерме адәм хаҗга китте, быел уел ярминкәсен казах сырып алган иде, уй-буй, акчаны кая куя бу казах шуннан соң? --дип гаҗәпләнгәндәй иттр Галиәсгар бай.  
47 
 
Авырткан җиренә китереп басты ахыры Галиәсгар, Айсагол әрнеп алды: — Налог түләп бөлде казах. Җорт башыннан салганны бае да, байгысы да 4 сум 50 тиеннән түләп котылды. Байга ул бернәрсә түгел, гидәй аны каян алсын? -—Әйдә, нәзер әйтәен,— диде Кунарбай,— минем малны исән-сау алып кайтып җиткезсәң, мин саган бу кисәкне бер кун бәрабәренә бирәеи! Айсаголиың битләрен кинәт җыерчык басты: — Апырмай, нәзер дип айтканың шулмый? Мин сине ярминкәдән ярминкәгә йөрттем, күпме йомыш күрсәттем. Инде шуның өстәвенә бер куй да бир, анысы' нәрсә? Син үзең маган ике куй тиеш! — Уй-буй, Айсагол, куйсачы, — дип сүзне уенга борып җибәрде Кунарбай. — Мөселман мөселманны кайчан хур иткәне бар? Әйдә, күп сөйләнмә, төеннәрне чыгара башла! Айсагол бәйләнгән төргәкләрне җилкәсенә күтәреп чыгара башлады. Кунарбай үзе дә карап тормады, аңа булышты. Аннан соң Гыймади, кереп, калган төргәкләрне алып чыгып китте, Галиәсгар аның артыннан чыга-чыга, шыпырт кына: — Гыймади, карап кал, чана төбеңә капчыкларны салып алып китмәсеннәр, казахка ышанма! — диде. 
Кичен Габдулла аскы өйгә төште һәм тагын калай самовар янында Әбугалисннаны уку булды. Бу ирле-хатынлы яшь семьяның үзара аеруча гади, хәтта бераз тупас мөнәсәбәте астында Габдулла ниндидер эчке җылылык сизде. Тормышлары мул, иркен булуга карамастан, бетә, җизниләрендә бу җылылык һәм ягымлылык юк иде. — Габдулла, менеп утыр абыең кырыннан,—диде Гайниямал һәм иренә дәште: — Ә син, карт, тәртәләреңне бераз җыя төш, сәкегә сыймый утырасың. — Кунак егет, кара инде,— диде Гыймади, шикаять иткәндәй булып,— мине карт дип җаныма тия бит, нигә генә мине яратмый икән минем хатын? — Яратыр җирең юкка!—дип карулашты хатыны аңа, кырып гына елмаеп. — Юк, болан булмады бу, — диде Гыймади, — Әбугалисинаның нөҗүм гыйлеме белән кеше күзенә .күренми генә патша сараена үтеп патшаның кече кызын ябештереп алып кайтмый булмый инде, ахрысы! — Ни исемле патша кызы,—ди ул? Кәкре койрыклы Кәлбениса түгелме? — Ниса да булыр, — сыйса! — Я, телеңә бетеп утырма, әнә кулыңны сузып баланы тирбәтеп җибәр, мин менә бу җепне генә йомгакка чорнап бетерим. Бияләй бәйлисем бар, бикә киләсе җомгага өлгертергә кушты... Гайниямал бер йомгакны икенчегә күчерә; иске йомгак идәндә тәгәри; соры мәче баласы аны күреп колакларын торгыза; ул, зәвыкланып, алгы тәпиләрен йомгакка каршы күтәреп-күтәреп куя; ахырда түзми, томырылып, йомгак өстенә ташлана. — Кая алып киттең йомгакны, ах син!—дип Гайниямал аңа бармак селки. Габдулла сәке астына ук кереп китә язган йомгакны алып» Гайниямалга бирә... Бу вакыт Гыймади баланы кулына алып, тезләренә утырткан да, аны әкрен генә тирбәтә һәм көйли: Деңпи, деңни, деңнәсе, Кызлармыни әннәсе... Габдуллага җылы, рәхәт...  
48 
 
Шул вакыт өйалды ишеге кинәт тартылып ачыла, караңгыда кемдер кабаланып капшана, өй ишегенең тоткасын табарга тырыша. Аннан кинәт ишек ачылып китә, кемдер килеп керә һәм бүлмә буйлап йөреп китә. Кем бу? Бу теге беренче көнне җизни белән бер бүлмәдә утырган кода абзый бит? Шул! Аңа нәрсә булган? Ник ул озын һәм зур кулларын селтәп, саташкан кеше кебек тулгана? Ул сәлам дә биреп тормады, коры гына: — Җиңгәгез кая? — дип сорады һәм җавапны да көтми, ни өчендер, мич аралыгына кереп, кечкенә чыбылдыкны ачып карады. — Кибеткә барасым, кәрәчин алып кайтасым бар, дигән иде, шунда киткәндер, — диде Гайниямал. Кода, кергәндәге җитезлек белән, җилтерәп, чыгып та китте. — Тагы нәрсә булган бу салам торханга?—дип Гыймади әйтергә дә өлгермәде, стена артында дөбер-шатыр купты, нидер авып төште, кемдер әрнеп кычкырып җибәрде. — Хәлфә тагын Вәрәкыя апаны кыйный, — диде Гайниямал һәм, борчылып, кузгалып куйды. — Әллә кереп чыгасыңмы үзләренә! Гыймади кул гына селтәде. Күрәсең, ул шундый чакларда анда кергәләгән һәм аралашып йөргән, әмма моның барыбер мәгънәсе булмавына төшенгән. — Нинди хәлфә ул?—дип сорады Габдулла, гаҗәпләнеп. — Соң менә әле генә шунда кереп чыккай синең кода абыең соң...— диде Гыймади. Габдулла аның хәлфә булуын берничек тә күз алдына китерә алмады, ләкин яңадан моны төпчеп тә тормады. Кем белә, хәлфә, бәлки, аның кушаматымазарыдыр? һәм бу турыда ул шунда ук онытты да... 
Җаекның атаклы мәдрәсәсенә барыр көй килеп җитте. Әлеге кода абыйның улы Талип, озын муенлы, күтәрелеп тора торган җәлпәк борынлы, уйнак күзле малай, букчасын иңенә аркылы аскай хәлдә килеп керде. Алдан сөйләшү буенча ул Габдулланы мәдрәсәгә ияртеп алып барырга тиеш иде. Мәдрәсәдә Габдулланы кай сыйныфка утырту, кайсы хәлфәгә тапшыру мәсьәләсе дә хәл итеп куелган иде инде. Габдулла, Талипка ияреп, мәдрәсәгә китте. Өйдәгеләр аны һәрберсе үзенчә: — Тырышып укы, улым, бар! — Изге сәгатьтә! — Аллага тапшырдык!—дип озатып калдылар. Кырлайдан киткән көннән алып бу мәдрәсә Габдулланың күз алдында әллә нинди серле шәүлә булып балкып торды. Соңга таба ул аның төшләренә керә башлады. Аныңча бу мәдрәсә, әлбәттә, Кырлайныкы- сыман тау битендә инешкә таба авышып утыра торган беркатлы иске агач өй түгел, бәлки Казанның күл буе мәдрәсәсе кебек таш пулат. Моның хәлфәсе дә Кырлайның Хәбри хәлфә төсле бишбилле иске бишмәт, бөкрәеп йөри торган, мужикка охшаган, ябык чырайлы хәлфә түгел, бәлки озын мәһабәт буйлы, тулы ак йөзле, сөрмә тарткач тирән карашлы күзле, ак бикасәп чапан, яшел чалма кигән кеше. Тамак кыру да монда Хәбри хәлфәнеке төсле кәҗә йөткергәндәй кәһ! кәһ! итеп түгел, Ташъяк ярминкәсендәге кәмит алдында зур җиз быргы кычкырткандай, күкрәп чыга, мөгаен... һәрхәлдә Габдуллага бу мәдрәсә юлы зур бер батырлык юлы булып, бу көн бәйрәм көне кебек тантаналы булып тоелды. Бу — гади йөреш түгел, балалыктан — олылыкка, бүгеннән — киләчәккә батыр бер омтылыш, кыю бер сикереш ясау иде.


 
Юл өстендә бер төркем бала-чаганың пыр тузып, якага-яка килеп сугышулары Габдулланың уйларын тузгытып җибәрде. Бу сугыш читтән карап торыр өчен никадәр генә кызык булса да, мәктәпкә соңга калудан куркып, Габдулла юлый дәвам иттерергә теләде. Әмма аның юлдашы Талип: — Кая барасың, мәдрәсә шушы бит инде,—дип аны шып туктатты һәм ике катлы йортка төртеп күрсәтте. Бу мәчеттән йөз таяк чамасы ераклыкта, Чаган елгасына караган ярның өстенә салынган нәкъ Габдулла килеп төшкән Галиәсгар бай йортысыман асты таш, өсте агач һәм зурлыгы белән дә аңардан кайтыш булмаса, бер дә генә артык түгел искерәк бер йорт иде. Аның яртылаш җимерек агач капкасы аша йортның эче ялтырап күренеп ята, түрдә кечкенә беркатлы йорт һәм сул якта мунчамы-нәрсәнеңдер почмагы чыгып тора, алар артында яр астында туңган Чаган өсте җәелеп ята иде. Пыр тузып| сугышучы малайлар шушы мәдрәсәнең укучылары булып чыктылар. Бу дөмбәсләшү мәктәпнең йозагын фәррәш 60 килеп ачканчы туңмас өчен һәм вакыт уздыру теләге белән ясала торган көндәлек маҗара икән. Габдулла белән Талип килеп җиткәндә, дөмбәсләшүнең иң кызган чагы булып, шау-шу, кычкырыш, көлеш эчендә кычкырып елау һәм оятсыз сүгенүләр дә ишетелеп куя, борыны җимерелгән бер малай, чит- кәрәк китеп, зур гына кар кисәге белән борыныннан килгән канны туктатырга тырыша, кан ак кар аша кызарыр саркып тора иде. Талип Габдулланы мәдрәсә йортының эченә алып керде. Габдулла йозак белән бикләнгән ишектән тыш икенче баштарак тагын бер ишек күрде. Анысы ачык иде. — Әнә теге ишектән кереп булмыймыни? — дип сорады ул Талиптан. — Юк, анысы ятып укый торган өлкән шәкертләрнең ашханәсе. Аннан үтеп була булуын, тик олы шәкертләр безне анда, җибәрмиләр. һәм шул сүзне дөресләгәнсыман, ишектән нәкъ Габдулланыкы төсле камалы бүрек очып чыкты да, ерак түгел генә бәдрәф янындагы бозлавык өстенә барып төште. Аның артыннан, кызарынып, бүртенеп, букча таккан бүрексез малай, сүгенәсүгенә, чыгып йөгерде. — Ашханә аша үтсәң, олы шәкертләр бүрекне алып менә шулай тышка ыргыталар,—дип аңлатты бу күренешне Талип. Ниһаять, фәррәш дигәннәре килде. Ул чандыр гына озын буйлы, нәзек кенә калдырып кыркылган сары мыеклы, кечкенә сакаллы кеше иде. Ул килеп йозакны ача башлагач, балаларның бердәм төркеме аны ишеккә китереп кысты. Ул балалар белән төрткәләшеп һәм әрепләшеп, йозакны бераз вакыт ача алмый торды. Ниһаять, ишек ачылды, һәм балалар ташкыны ишеккә бәреп кереп китте. Фәррәш, агым белән читкә тибәрелеп, аягында чак-чак кына басып кала алды. Балалар артыннан ГабдулЛа да Талипка ияреп сыйныфка килеп керде. Сыйныф кечерәк кенә өч тәрәзәле тәбәнәк түшәмле бик гади бүлмә иде. Бер нәрсә генә Габдулланың игътибарын үзенә тартты: балалар Кырлай мәдрәсәсендәге кебек сәкегә яисә коры идәнгә түгел, бәлки тәбәнәк кенә тар һәм озын өстәлләр арасына кереп дүртәр-дүртәр булып тезелеп утыралар. Габдулланың билгеле урыны булмаганга күрә, ул Талип янына сыенып, бишенче булып утырды. Аны шунда ук кысрыклап төрткәли башладылар: — Бар, бар, үз көрсиеңә барып утыр! Кеше көрсиенә килеп тыгылма! Габдулла шунда ук икс төрле сабак алды: бердән, бу тәбәнәк озын өстәл «көрси» дип атала, икенчедән, монда бишенче булып утырырга ярамый икән!
                     60 Фәррәш — мәчст-мәдрәсәне карап торучы сторож. < .с ә - № 4. 
49 

50 
 
Төрткәләү дәвам итте. Талипның: — Юк, ул я да шәкерт, ул шушы сыйныфныкы, Галпәсгар байлык ! каенише, — дип торып аңлатуы да ярдәм итмәде. Габдулланы, бәлки, ай-ваена куймый, төртеп чыгарган да булырлар иде, әмма шул вакыт әлеге фәррәшпең кереп шаушуны басар өчен кулындагы пеше чыбыгы белән шәкертләр өстеннән уңлы-суллы чажлатып, селтәнеп алуы, берничә шәкертнең: «Әллләлләлә!» дип чын күңелдән әрнеп куюлары белән” Габдулла мәсьәләсе онытылды. Кырлай һәм Кушлавыч мәдрәсәләрен күргән Габдулланы бу мәдрәсәнең тәртибе һәм балаларның үзенә мөнәсәбәте гаҗәпләндермәде. Аны әлеге мәдрәсәләр белән бу мәдрәсәнең әллә ни аермасы юклык гаҗәпләндерде. Ләкин ул аерманың бер дә булмавына ышанмады һәм әле сыйныфка килеп керәчәк хәлфә аның бу турыдагы бөтен шикләрен җуеп ташларга тиеш иде. Ул өйдән үк үзенең Шәпеш хәлфәдә укыячагын белеп килгән иде, шуңа күрә ул Талипның колагына ятып шыпырт кына сорады: — Шәпеш хәлфә кем ул, зур хәлфәме? Җавап бирү урынына Талип Габдуллага әйләнеп, аңа ни өчендер гаҗәпләнеп карады. Шәпеш хәлфәне дә белмисеңме? — дигән караш иде бу. Габдулла кызарып куйды. Ул бу соравы белән: «Кояш нәрсә, ул кайсы! яктан чыга?» дигән кирәксез һәм көлке сорау биргәнсыман тойды үзен. Димәк, Шәпеш хәлфә ул монда Җаекта бик зур кеше һәм аны белмәү — гаеп! Габдулланың күз алдына тагын хыялындагы әлеге ак бикасәп чапанлы, яшел чалмалы мәһабәт буйлы, сөрмә тарткан күзле, җиз быргыдан күкрәп чыккан тавыш белән тамак кыра торган зур галим килеп басты. — Шәпеш хәлфә кереп килә! — дип ысылдады кемдер. Сыйныф кинәт тып-тын булды. Ишектән зур кулларын кая куярга белми, селтәнгәләп һәм аунаклап, Талипның атасы, әлеге кода абзый килеп керде. Габдулла: — Бәй, бу нишләп килеп керде әле монда? Әллә тагын Вәрәкыя апаны эзләп йөриме? — дип уйлап та бетермәде, шәкертләр дөр килеп аякка бастылар. Габдулла, аптырап, авызын ачып калды: — Менә кем икән ул Шәпеш хәлфә! 
— Әнә шәкертебез дә кайтты. Я, ошадымы безнең мәдрәсә? — Ошамыйчани, монда мең чакрымнан килеп укучылар бар. Симидән. Сарытаудан, Гурьевтаи... Казанның үзеннән килеп укучылар бар монда. Сиңа нәрсә булды? Ник турсайдың? Малайлар кыйнап кайтардылармы әллә? Әллә хәлфә колагыңны бордымы? Шундый сүзләр белән каршы алдылар өйдә Габдулланы. Ул үзенең кичерешен берничек тә аңлата алмады һәм моңа үзе дә гаҗәпләнде. Ничек аңлатасың? Аны малайлар кыйнамады, хәлфә кыерсытмады. Ләкин ул куанып кайтып сөйләрлек әйбер дә тапмады. Юк. Кырлай һәм Кушлавыч мәктәпләреннән артык җирен тапмады ул бу мәдрәсәнең. Хәлфәсе белән дә, укыган дәресләре белән дә. Хәтта киресенчә: авыл мәктәпләренә ул ияләшкән,, шәкертләре һәм хәлфәләре белән үзләшеп беткән иде. Монда бар да ят, салкын, тупас. Шәпеш хәлфә үзе генә ни тора! Икәү генә калгач, Газизә апасы энесенең, хәлен төшенеп булса кирәк: — Күнегерсең, әле, күгәрченем, ияләшмәгәннеке ул, — дип, аның башыннан сыйпап куйды.  

51 
 
Дөрес, кеше вакыты белән бар нәрсәгә дә ияләшә, күнегә. Ләкин Габдулла өчен бу мәктәпкә ияләшү аеруча авыр булды. Шәпеш хәлфәгә ул бөтенләй ияләшә алмады. Эш Шәпеш хәлфәнең, усаллыгында, анын. балаларны суккан чагында өзеп ала торган, очына агач шакмак таккан камчысында да түгел иде. Әгәр бөтен дөнья хөкеме алдында Шәпеш хәлфә чыгып: «Мин балаларга башка хәлфәләрдән дә артыграк кул якканым юк»,— дип ант итсә, ул хаклы булыр иде. Шундый заман иде бу, кыйнамый укыту укытуга саналмый, аталар балаларын мәктәпкә: «Хәлфә мә, ите сиңа, сөяге миңа!»—дип китереп тапшыралар иде. Шәпеш хәлфә шәкертне кыйнаудан битәр, кыйнамый гына үзәгенә үтә белә, һәм ул моның тиңе юк остасы иде. — Якуб, Шакир, чыгып басыгыз, — дип әкрен генә боерык бирә ул сабагын тыңлата алмаган шәкертләргә. Ике шәкерт, чыгып, бер- берсенә каршы басалар, — аларны ничек басарга өйрәтәсе юк, алар өйрәтелгәннәр. — Якуб, ялтырат Шакирның яңагына берне! Күзләреннән утлар күренсен! Кызганып суктың. Шакир! Яле син ничек сугарга кирәклекне күрсәтеп бир! Менә шулай! йомшак суккан өчен тагы берне! Якуб, белдеңме инде ничек сугарга кирәклекне? Яле, Шакирның үз яңагына! Киерелебрәк, киерелебрәк! Менә шулай! Менә шулай! Ай, рәхмәт! Якуб. хәзер син җавап бир! Җавабың сөаленнән 61 катырак булсын! Менә шулай ясалма рәвештә ярсытылган ике шәкерт, ниһаять, йөрәкләренә тулышкан әрнүне кая куярга белми, үкереп елап җибәрәләр. Хәлфә алариың әрнүенә рәхәтләнеп, зур кулларын тезләренә ышкый- ышкый, ләззәтләнгән хәлдә, тамашаны Карап тора. Әгәр дә ул, урта йөзләрдә туып, тәхеттә утыручы булган булсгГ, бу, колларны цирк мәйданына чыгарып, берсенә-берсен тереләтә ашатыр иде! һәм Шәпеш хәлфәнең бу шәкерт җәзалап ләззәтләнүе һәр көн диярлек кабатлана бирә. Соңгарак Габдулла мәдрәсәдәге биш хәлфәдән иң астыртыны һәм иң мәкерлесе, шәкертләр тарафыннан иң сөелмәгәне шушы Шәпеш хәлфә икәнен белде. Тора-бара ул олыраклардан ишетеп Шәпеш хәлфәнең калган хәлфәләрдән иң наданы икәнен дә белеп алды. Ләкин гаҗәп: мәдрәсә ачылганнан бирле монда никадәр мөгаллим килеп китте, китмәгәнен китәргә мәҗбүр иттеләр, бу—кала бирде. Ничек? Мәсьәлә ачык: шәкертләрне укыта белүдән бигрәк! аларны каты кул астында тота белү монда артыграк санала, ә Шәпеш «тота белә» иде. Шуның өчен аның кай елларны байлар тарафыннан ялланып бәдәлче хаҗи булып Гарәб- станга китүен һәм мәдрәсәдә яртышар ел югалып торуын кичерәләр, белә торып, аның эчүен һәм әфиюн белән мавыгуын да сизмәмешкә салышалар иде. Ләкин Габдулла өчен иң авыры бу түгел иде әле. Мәсьәлә шунда ки, үзенең мәдрәсәдә яшәве өчен кемгә, нинди байга һәм нинди көчле куллы кешегә бурычлы булса, Шәпеш моның рәхмәтен тегеләрнең балаларына мөнәсәбәте белән кайтара килде. Андый балаларның ул сабак белмәүләрен дә, шуклыкларын да сизмәмешкә салынды, аларга төшәргә тиеш җәза һәм шелтәне дә икенчеләргә күчерде. Шәпеш өчен Галиәсгар бай, бердән, кардәш, икенчедән, аның мәдрәсәдә яшәвенә иң нык таяныч булып килде. Ә Габдулла Галиәсгар бай кардәше. Бу—мәсьәләне хәл итте. Шәкертләрнең иң сөймәгән кешесе, аларның тән һәм җан җәлләте Шәпеш Габдулланы үз'; химаясенә алды. Бу берьюлы шәкертләрнең күпчелеген Габдуллага каршы аякландырды, хәтта Талип, Шәпешнең үз улы, Габдулладан ераклашты. Ник дисәң, Талип үз әтисен яратмый иде. Башка балалар Шәпешнең шак
                     61 Соравыннан. 
52 
 
маклы камчысы һәм мыскыллауларыннан өйләренә кайтып котылалар, Талип аңардан өенә кайтып та котыла алмый иде бит! Иптәшләренең, алар белән бергә Талипның (Габдулла аңа ияләшеп килә иде инде), кырыс мөнәсәбәте Габдулланы бөтенләй ялгыз калдырды. Бөтенесеннән авыррак кичерде ул моны. Бу борчылу Кырлайны. Казанны сагыну тойгылары белән кушылып, Габдулланың күңелен әзме әрнетте, һәм ачы яшь аның күзләрен әзме томалады! Нинди бәхетсез ул хәзер! Шәпеш аны яклап чыккан саен Габдулланың аңа җен ачуы кузгалды, ул аңа һаман дошманлаша барды. Кырлайның ябык кына чырайлы, бөкрәя төшкән, кәҗә кебек кәһ! кәһ! итеп тамак кыра торган Хәбри хәлфә, Габдулланың башлап телен ачкан яхшы күңелле хәлфә, кайда ул хәзер, кайда?! Ничек, ничек күрәсе килә аны хәзер Габдулланың! Нинди әйбәт хәлфә булган, ничек Кырлайда чагында аның кадерен белмәгән ул! Кырлайдан, Сәгъди абзыйлардан, Кушлавычтан, Гайшә апалардай. Яңа Бистәдән, Вәли абзый белән Газизә ападан аерылып, мең бәлаләр белән Җаекка килү, күргән җәфалар, аерылу үкенечләре — һәммәсе, һәммәсе Габдуллага бушка бирелгән корбаннар булып күренделәр. Шул хәтле аның Кырлайдан китәсе, Казаннан аерыласы килмәгән иде бит! Ләкин Җаек һәм андагы зур мәктәпкә кереп уку хыялы барын да җиңде, һәм менәтерә сиңа нәрсә килеп чыкты?! 
Ләкин шуңа да карамастан, Габдулла хәлфәнең: «Менә тушыннан тушында хәтле» дип биргән сабакларын һәрвакыт төгәл хәзерләп килде, чатнатып тыңлатты, үзенең ярты кыштан гына тотынуына карамастан, сыйныфта иң алдынгы шәкерт булып китте. Аермачык: эш хәлфәдә түгел иде, әлбәттә. Шәпеш дөньяда бер кешене дә белемле ясамады. Аңардан укыган шәкертләр үзе шикелле томана, дорфа булып чыктылар, адәм рәтле эшкә ярамадылар. Габдулланың үз тырышлыгы, укуга һәм китапка булган үз һәвәслелеге тантана итте монда. Ләкин Габдулланы болай да үз канаты астына алырга әзер торган Шәпеш аның алдынгылыгы белән үсенеп китте. Урыны чыкса-чыкмаса, шәкертләр алдында да, хәлфәләр алдында да, үзенең еш кына йөри торган аш мәҗлесләрендә дә ул Габдулла белән мактанырга тотынды. Галиәсгар мәчеттәнме, берәр мәҗлестәнме кайтып керсә, каеиише белән горурланды. — Габдулланы хәлфәсе бик мактап торды әле. Имтиханга яңа казаки тектерми булмас үзенә. Җизнәсенең аның белән горурлануы, ике апасының да моңа куанулары Габдуллага башта бик күңелле булды. Ләкин тора-бара бу хәл үзенең киресенә әйләнде. Балалар ачуны озак саклап йөрмиләр, балалык — балалык инде ул! Габдулланың да иптәшләре белән арасы төзәлеп килә, кайбере белән ул хәтта дуслашып та өлгергән иде инде. Шәпешнең мактануы һичшиксез аны тагы да иптәшләренә каршы куячак. Ни хакы, ни хакы бар аның Габдулла белән мактанырга?! Әйтерсең, Габдулланы үзе тәрбияләп үстергән, үзе башлап телен ачкан, үзе аның күкрәген ачып, аңа үз гыйлемен тутырган! Юк, шатланмады Габдулла бу мактауларга, киресенчә аны эч пошуы басты. Бер көнне бөтен сыйныфтан ике шәкерт кенә сабакларын әйбәт тыңлаттылар: берсе Габдулла, икенчесе Гарәпша купең малае Яхъя. — Басыгыз!—дип, бөтен сыйныфны аякка бастырды хәлфә. Аннан сон. ул Габдулла белән Яхъяны алар арасыннан аерып алды'да аларга. саф саен йөреп, һәрбер баланың яңагына берәр тапкыр чабып чыгарга кушты. Габдулла аптырап калды. Утызлап баланың күзләре аңа һәм 
53 
 
Яхъяга текәлделәр. Аларның һәркайсы белән диярлек Габдулланың, көрмәкләшкәне, шаярып дөмбәсләшкәне бар. Ләкин менә монда сиңа каршы торырга мөмкинлеге булмаган иптәшнең тик торганда ничек итеп, чынлап, яңагына китереп сугарга мөмкин? Габдулланың күзе Та- липка төште. Ул Габдуллага: «Яле, син минем яңакка ничегрәк китереп сугарсың икән?» — дигәнсыман, мыскыллы караш ташлап, басып тора иде. — Габдулла, я!—дип ашыктырды Шәпеш. Терәлеп торып булмый, бер карарга килергә кирәк иде. һәм әллә каян үзлегеннән сүзләре табылды: — Сабакка килгәндә сала кешесенең чанасы чалулап китте дә, иңбашыма китереп сукты. Өзелеп чыктымы, дип торам, менә әле дә сөм тонмый, — дип Габдулла уң кулын асылындырып, чайкап күрсәтте һәм ялганының мондый шома килеп чыгуына үзенең дә исе китте. Хәлфә аңа нәрсәдер әйтмәкче булып, ышаныр-ышанмас, карап торды торды да. коры гына: — Бар алайса, урыныңа утыр, — диде. Иптәшләре өстеннән җәлләдлек хезмәтен Яхъяның бер үзенә башкарырга туры килде. Соңыннан иптәшләре! дә Габдулланың бу хәйләсен яхшы таптылар. Ә башка көннәрне аңардан аерылып йөри торган Талип, бүген мәктәптән Габдулла белән бергә кайтты. — Син шәп уйлап таптың, әй! Ничек, ничек әле? Чалулап китте дә калак сөягемне сындырып ташлады, — дидеңме? Ул рәхәтләнеп көлде. Габдулланың да күңеле күтәрелеп китте. Алар юл буе һәр сүздән бер! кызык табып, көлә-көлә, шаулашып кайттылар. Шәпеш белән беренче алыш, шулай итеп, Габдулла файдасына хәл ителде һәм шактый шома гына үтеп китте. Ләкин икенче алыш шактый җәнҗаллы булды, һәм Габдулла белән хәлфәсенең үзара мөнәсәбәтен бөтенләй өзеп ташлады. 
Март урталарының язга караган кояшлы көннәреннән берсе иде. Мәктәптә балаларның һәммәсен бер сыйныфка җыйдылар. Мөдәррис 62 үзе керергә һәм имтиханнар алдыннан балаларның белемнәрен сынау булырга тиеш иде. Ул авырып киткән икән, аның урынына сыйныфка Сираҗетдин дигән карт хәлфә керде. Бөтен шәкерт дөр! килеп аягүрә басты. Бу калын түгел, ләкин таза гәүдәле, кечкенә мыеклы, сакалын кырган тулы битле, көләчрәк соры күзле кеше иде. Ул мәһабәт түгел, ләкин аның өстендәге казакие һәм кыска гына чәчен маңгай тиңентен каплап, тигез генә итеп кигән кара хәтфә кәләпүше аның кыяфәтенә ниндидер тулылык, спайлык биреп тора иде. Ул кулын күтәрер-күтәрмәс кыска гына хәрәкәт белән балаларга утырырга кушты. Үзе көрсиләр алдындагы өстәлнең бер башына шәкертләргә кабыргасы белән килеп утырды да, ашыкмый гына, башын аларга таба борып, күзләрен кысыбрак елмаеп куйды. Балаларга бу: — Мин сез наяннарны беләм бит,—дигәнсыман хәйләкәр, шуның белән бергә дусларча сердәшлекне белгертә торган караш иде. Балаларга бу ошады, ахры, алар бер-берсенә шыпырт кына нидер әйтешеп I алдылар. Шәпеш хәлфә өстәл янына килеп балаларга каршы утырды һәм Сираҗи хәлфәгә акрын тавыш белән нидер сөйләргә тотынды. Габдулла йотардай булып Сираҗи хәлфәне күзәтте. Шәпеш сөйләгән вакытта, Сираҗи яки аңа бөтенләй карамады, я ышанмаган кешесыман ана күз ташлаштыргалап кына алды, һәрхәлдә, бу Габдуллага шулай
                     62 Дәрес бирүченең иц өлкәне, гадәттә мулла. 
54 
 
тоелды. Бу — кыяфәте белән үк акыллы, әйбәт кешенең Шәпешкә икенче төрле мөнәсәбәтен ул күз алдына да китерә алмады. Ә Сираҗи хәлфә бөтен сыйныф ишетерлек аермачык тавыш белән: — Юк, туктагыз әле, Шәфигулла әфәнде, без аны калдырып торыйк!— дип, Шәпешнең ниндидер сүзен кире каккач, Габдулла бөтенләй рәхәтләнеп китте. Аннан соң Сираҗи хәлфә шәкертләргә үтелгән дәресләре буенча сораулар бирде. Ара-тирә Шәпеш тә үзенең сорауларын кыстыргалады- Габдулла Сираҗи хәлфәнең аңардан соравын бик теләп көтеп утырды- Ләкин эш Габдуллага килеп җнтәрәк, Шәпеш хәлфә аңа карап алды да башка сыйныфның шәкертенә төбәп: — Сәдака бирү һәм алу фарызмы, сөннәтме? — дигән сорауш бирде. Габдулланың исенә төште: Җаекка килеп төшүнең беренче көнендә үк Шәпеш аңа шул сорауны бирде, һәм чатнатып кайтарган җавабы өчен Габдулланы барысы да мактадылар. Шәпешнең соравына әлеге шәкерт җавап бирә алмады. Шәпеш тагын Габдуллага күз төшереп алды һәм теге шәкерткә үзенең соравын кабатлады. Габдулла сорауның кабатлануын һәм Шәпешнең үзенә ка- рап-карап куюын яхшыга юрамады. Шул сорауның ул хәзер үзенә би- реләсен һәм Шәпешнең күрәләтә аның белән мактанырга җыенуын Габдулла сизеп алды. Һәм бу нәкъ ул уйлаганча килеп чыкты да. Шәпеш мыскыллырак тавыш белән: — Җавап бирә алмадың алайса, — диде. Җавап бирә алмаган шәкерткә мыскыллы караш ташлап, Шәпеш тантаналы рәвештә Габдуллага таба борылды. Габдулланың эче жу итеп китте. Әгәр дә ул хәзер үзе белгән җавапны кычкырып әйтеп бирсә, Шәпешнең Сираҗи алдында түбәсе түшәмгә тиячәк: әйтерсең, бу белемне Габдулланың күкрәген ярып, ул салып куйган! Әгәр дә инде Шәпеш хәлфәнең шәмкәчөен төшерер өчен «белмим» дип җавап бирсә, Сираҗи хәлфә алдында оят... — Яле, Габдулла, бәлки син белә торгансың?—дип аңа мөрәҗәгать итте Шәпеш хәлфә һәм, Габдулланың һичшиксез җавап бирәчәгенә ышанган хәлдә, урындык аркасына чөйкәлеп һәм елмаебрак күзләре!! йомды. Габдулла башын түбән иде. — Я! — диде, күзләрен ачып Шәпеш һәм борчулы бер кузгалыш ясап куйды. Габдулла дәшмәде һәм маңгай астыннан гына хәлфәсенә карап алды. — Телең йотмагансыңдыр бит?—диде, кызыбрак, хәлфә,— я, әйт, син аны беләсең бит! — Белмим, — диде Габдулла акрын тавыш белән һәм Сираҗи хәлфәгә карап куйды. — Ишетмим, ни диде?—дип түземсезләнеп кычкырды Шәпеш хәлфә. Утызлап тавыш бик зур канәгатьлек белән Габдулланың җавабын кабатлады: — Белмим,—диде. 
Габдулла аркасында бөтен мәдрәсә алдында оятлы булган Шәпеш хәлфә вакыйганы аның җизнәсенә кайтып сөйләде. — Белә торып әйтмәде. Юри хәлфәсен оятка калдырыр өчен шулай итте ул, астыртынлык эшләде остазына карата, —дип әрнеде ул. Бу дәү апасына һәм Зөһрә белән Фатыймага иреште. Габдуллага һәрберсеннән өлеш чыкты.   Син нәрсә!—дип мөмкин хәтле ачы итеп әйтергә тырышты җизнәсе. ____ Эшләмә дә, юньләп укыма да, сии монда атаң малын ашал
55 
 
ятам дип белдеңме? Алай булса, әнә мичкә белән су ташы, югыйсә мин суны акча түләп ташытам. — Атап, урынына калган җизнәңиең хәтерен калдырдың бит, — диде дәү апасы. — Имтиханга казаки белән чалбар тектерәм, дип тора иде үзеңә, хәзер нишләр инде менә. Ашарга утыргач, Зөһрә аның алдына кечкенә агач табак белән ботканы дык иттереп китереп утыртты һәм авыз эченнән нәрсәдер мыгырданып алды. Башкалар ишетмәделәр, ләкин Габдулла аның «әрәмтамак» дигән сүзен аермачык ишетте. Ул табакны этәреп куйды да өстәл яныннан торып китте. Газизә аны юатып, яңадан утыртырга теләп ! карады. Ләкин Габдулла тәмам үзсүзләнеп утырмады һәм коры гына: — Әрәм тамак булса, боткасын үзе ашасын!—диде. — Кара, мин сиңа әрәм тамак дидеммени,—дип, бераз куркынып, акланырга теләп карады Зөһрә. Габдулла дәшмәде. Аннан соң ул Гыймадиларга төшеп китте. Гайииямал өстәге хәлне, төшеп, Гыймадига сөйләп тора иде. — Кит инде! — дип кычкырды Гыймади һәм кереп килүче Габдулланы күрү белән: — Габдулла, карале, син хәлфәгә белә торып әйтмәдеңме, әллә чыннан да белмичәме?—дип сорады. — Әйтәсем килмәде дә әйтмәдем, — диде Габдулла, — мин әйткән белән мактана бит ул... Шәпеш! Гыймади кычкырып көлде һәм Габдулланың аркасыннан кагып: — Афәрин, дус кеше! Билләһи, дөрес эшләгәнсең!—дип куйды. Ул үзе кайчандыр Шәпеш шәкерте булып, аның аркасында ул бөтен мәдрәсәсен нәләтләп чыккай кеше иде. Газизә төште һәм «дәү апа чакыра» дип, Габдулланы өскә дәште. — Мин анда менмим,—дип кырт кисте Габдулла. —Менми кая барасың, юләр!—дип йомшак кына кызып куйды Газизә апасы. — Мин Гыймади абзый белән су ташыйм. Үзем эшләп ашыйм,— диде Габдулла. Дәү апа, үзе төшеп, шактый вакыт юаткач һәм өндәгәч кенә ул кире менәргә риза булды. Бу кәҗәләнүе өчен Габдулла җизнәсенең тагын да тузынуын көткән иде. Ләкин җизнәсе дә, башкалар да бу турыда ләм-мим бер сүз катмадылар: әйтерсең, берни дә булмаган. Үзләре чакырып алдырган ятимне ашавы белән битәрләүнең кызулык белән эшләнеп ташланган гаделсезлек икәнен үзләре дә сизделәр булырга кирәк, һәммәсе эчләреннән тындылар. Шәпеш хәлфәнең генә шәкертенә мөнәсәбәте тәмам бозылды. Бервакыт шаярып тәрәзә ваткан өчен Шәпеш хәлфә гаеплене тотып бирүне таләп итте. Дәшүче булмады. Шуннан соң ул бөтен сыйныфны аякка бастырып, фәррәштән яңаклатты. Бу җәзадан Габдулла да читтә калмады. Гаҗәп: ул моны бик тыныч каршылады. Беренче тапкыр иптәшләре белән беррәттәи җәзалануына ул куанып һәм горурланып йөрде хәтта. Ул инде иптәшләре арасында үз кеше, сердәш булып китте. Та- лип белән алар хәзер аерылмас дуслар булдылар. Имтиханнар җитте. Габдулла сынауларны җиңел үтте. Шәпеш инде бу юлы Габдулладан ничек кенә булса да үч алырга тырышты. Арага Сираҗи хәлфә төште һәм Габдулланы мәгънәви аралап калды. Мәдрәсә ишегенә көзгә кадәр зур йозак эленде. 
Кар эреп язгы шарлавыклар китеп беткән булса да, җир әле кипмәгән, Җаекиың урамнары тез тиңентен пычрак иде. Габдулла, сукмак төшмәгәнме әле дип (ул соңгы көннәрне һәр нртә шуны чыгып карый
56 
 
иде), оекчан гына болдырга йөгереп чыкты. Бәрәңге пәрәмәченең ашалып бетмәгән кисәген кулына тоткан иде ул. Аның янына шунда ук, койрыгын бол гыйбол гый, Акколак килеп җитте. Габдулла пәрәмәчнең яртысын сындырып аңа каптырды. Этнең дымлы авызына тнгәз кулын ул штанына сөртеп алды да, пәрәмәчнең калганын, чеметеп- чеметеп, йорт уртасындагы күгәрченнәргә ыргыта башлады. Күгәрченнәр валчыклар төшкән җиргә килеп ябырылдылар. Габдулла аларга пәрәмәчне чеметкәләп ыргытып бетерде. Күгәрченнәр күз ачып, күз йомганчы валчыкларны чүпләп бетерделәр дә, бөтерелешеп, һаман нәрсәдер эзләнделәр, нәрсәдер чукыдылар. Сонга калып кына лапас астыннан зур бер саргылт әтәч йөгереп килеп чыкты һәм күгәрченнәр уртасына атылып керде. Күгәрченнәр пырх итеп күтәрелеп киттеләр һәм лапас башына кундылар. Әтәч, бөте- ренгәләп, тибенеп һәм чукынып алды, берни дә таба алмагач, гаҗәплән- гәнсыман «кур, кур, кур!» дип куйды. Габдуллага бу «кара, кара, кара, миңа калдырмаганнар!» дип сукрангансыман тоелды һәм ул, моннан кызык табып, елмаеп куйды. Әллә каян даладан яз җиле исеп кипе һәм Габдулла, күзләрен четчет йомгалап, күккә карады. Аида сирәк- сирәк кенә ак болытлар, якты зәңгәр күкне чуарлап, сирпелеп торалар, ә алар астында төркем-төркем булып чәүкәләрме, үзгә кошлармы очалар» иде. Габдулла аларга: — һәй, һәй, һәй, һә-ә-ә-әй!—дип, йөрәгенә сыеша алмый, кычкырып җибәрде. Аңа хәзер бик-бик рәхәт иде. Аның тавышына җавап биргәнсыман кайдадыр әтәч кычкырды, сыермы, бозаумы мөгрәп куйды. Габдулла кинәт ямансулап китте. Кырлайда хәзер терлекләр кырга чыкканнардыр инде, ак алъяпкыч кигән әтисе, Сәгъди абзый, арбаны лапастан чыгарып, тәгәрмәчләр майлап йөридер. Сукага чыгарга вакыт инде. Сафуш белән Тимри нишлиләр микән хәзер? Гөләнвәр апа, яңа күлмәкләрен киеп, хат яздыра микән хәзер? Фазыл абзый үзе, әй, чынлап та, үзе кайтмады микән? Тиз генә очып Кырлайга кайтып килсәң икән! Нигә, Әбугалисина күз ачып, күз йомганчы меңәр чакрымнарны гизеп, күреп өлгергән лә! ... Сукмаклар төшә башлаган иде инде, — Җаек кузгалган!—дигән хәбәр таралды. Талип Габдулланы үзе белән бергә боз карарга алып китте. Җаекның атаклы язгы пычраклары эченнән беләүләнеп төшкән сукмаклар күп урыннарда озын булып тоташ сузылып китәләр һәм үрыны белән алар кибеп җитмәгән сыек сазлыкка һәм суларга очрап киселеп калалар. Андый урыннарга үтеп йөрүчеләр тактамы, ташмы ыргыткан булалар, кешеләр шуларга басып, туры килгәндә кнңкин сикерешләр ясап, аркылы чыгалар һәм тагын тапталган сукмакка төшеп, юлларын дәвам иттерәләр. Сукмак төшкән җирдә дә^ әле күп урыннар кибеп өлгермәгән йомшак балчык хәлендә булып, аларда Талип белән Габдулланыкысыман яланаякларның эзләре аермачык ярылып яталар. Малайлар шактый урамнарны үтеп ярга килеп җиткәндә анда боз карарга килгән балалар, үсмерләр, зурлар төркем-төркем булып торалар иде инде. Моңарчы ап-ак, тип-тигез, тып-тыныч киң тасма булып сузылып яткан Җаек хәзер меңгә сынгаланып, кайнашып, тынгысыз яу булып бер якка агыла, агыла... Эреле-ваклы ак һәм соры боз кисәкләре бер-берсен куышып каядыр алга, алга омтылалар, кайбер кечерәк, көчсезрәк бозчыклар зур бозлар арасыннан бөтерелеп килеп чыгалар да ярга елышып калырга тырышалар, кайберләре елышып калалар да. Ләкин көчле агым барыбер аларны кереп тукталган кечкенә култыклардан кагып чыгара һәм, теләсәләр-теләмәсәләр дә, зур бозлар эченә кертеп җибәрә. — Әыә нинди зур боз,— дип күрсәтте Габдулла Талипка. Елганын уртасыннан чынлап та зур боз кисәге сал шикелле булып, җай гына
57 
 
агылып килә иде. Аның бер очыннан икенче очына кыеклап атлы чана юлы сызылып үткән, һәм ул юлның чит-читенә чаналардан коелып калган салам һәм печән чәчелеп ята иде. — Шул бозның өстенә эләгеп агып китсәңие, әй!—дип канатланып куйды Талип. Габдулла Талиптан мондый кыю фикерне көтмәгән иде, шуңа күрә ул гаҗәпләнеп аңа карады. — Нигә, — диде аның гаҗәпләнүен күреп Талип, — узган елны бер авыл кешесен аты-иие белән алып китте боз. Үзен коткардылар, аты белән чанасы су төбенә китте. Аның «бозга) эләгеп агып китсәң иде» дигән сүзе тикмәгә түгел иде. Әтисенең шакмаклы камчысы да, өйдәге көн-төн булып тора торган ызгыш та аны тәмам биздергән иде инде. Беркөн Талип Габдуллага: — Менә берничә елдан минем әти картая, аның көче бетә, ә мин үсеп беләкләргә көч җыеп алам да, әти дулый башласа, әнинең кер элә торган бавы белән урап бүлмә баганасына бәйләп куям, белдеңме? — диде. Шул ни өчендер Габдулланың хәтеренә әле килеп төште: — Нигә син әтиеңне яратмыйсың, ярыймыни алай?—дип гаҗәпләнде Габдулла. — Ә нигә ул әнине кыйный? — дип сорауга каршы сорау белән җавап бирде Талип. Габдуллага бу шактый хаклы җавап булып күренде. Ләкин аның «әтине яратмаска ярыймыни» — дигән сүзе Талипка ничектер тәэсир итте бугай, ул җирдән каты балчык алды да селтәнеп аны Җаекка таба, бозлар өстенә ыргытып җибәрде. Аннан бераз теш арасыннан сызгырынып торды-торды да: — Юк, каян булса» да итек кенә табып аласым бар, аннан мин диңгез буена качам...—диде. — Кайда ул?—дип сорады Габдулла. — Менә шушы Җаек белән түбән таба җиде көн барып, Гурьев дигән калага җиткәч... — Анда нишлисең? — Гурьевта минем әни белән бертуган абый тора. Балыкчы ул... Аның белән бергә көймәдә диңгезгә балык сөзәргә чыгам... 
Быел җәй Габдулланың Җаек тормышында шактый әһәмиятле үзгәрешләр булып алды. Язгы пычраклар бетеп, юл тәмам ачылгач та Галиәсгар бай хатыны белән Казанга киттеләр. Алар анда кардәш-ыругларында кунак булып, ике атна чамасы торып кайттылар. Казаннан Галиәсгар буш кул белән кайтмады, казах далаларында аеруча үтемле Казан кызыл малы, читекләр, кәләпүш һәм такъялар, комганнар төяп алып кайтты. Олауның берсендә Казан байларының Мәкәрҗәдә сатылмый әйләнеп кайткан кызыл мал товарлары, үтемсез, ләкин җете кызыл бизәкле ситсылары, шундый ук сыйфатсыз сабын һәм чәйләр төялгән иде. Бусы билгеле бер процент бәрабәренә казах арасында алдап-юл дап сатып бирер өчен алынган комиссион товар иде. Ярминкәләрдә һәм зур базарлы шәһәрләрдә! үтемсез арзанлы товар гадәттә «кыргыз товары» дип атала һәм казах далаларында тере малга алыштырып алу юлы белән ул үз бәясеннән күп тапкыр кыйммәт үтә иде. Чын мөселман кирәкярагы: теш чистарта торган мисвәк агачлары, дарчин һәм гатырша майлары, канәфер, бадъян, сагыз, сары тамыр, күкташ, шайтан бармагы шикелле дару Һәм имтом әйберләре, Габидулла хаҗига кереп алган ике шешә «зәмзәм суы», рәсүлнең Өфедән «Мәхкәмәи шәргия»дән килгән берничә мыскал чәче һәм тырнагы — һәммәсе шул ук «кыргыз товары» исәбеннән кайтты. Үз семьясы өчен кирәк кыйммәтле кием-салым, өй җиһазы, копюшнясы өчен таза сбруйлар һәм башка кирәк-ярактан тыш ул
58 
 
Җаекның күп кешеләренә аларның үтенүе буенча күп кенә әйберләр алып кайтты. Алар арасында хәзрәт үтенүе буенча мәчет өчен палас, «Брадәрән 1\әримовлар»га кереп шул ук хәзрәт өчен «Истилахс мөдәррис» дигән китап, мәдрәсә өчен дини китаплар, шамаилләр, догалыклар, Әхмәтша учительнең язуы буенча ниндидер калын гына русча китап, сөяк башлы таяк, Шәпеш хәлфә өчен печән базары мәчете чатындагы каптырмачы Мөхәммәтханнан шыпырт кына, хәтта хатынына да сиздерми сатып алынган әфиюн һәм башка нәрсәләр бар иде. Аннан сон. Госмановлар икәү китеп, дүртәү кайттылар. Галиәсгар белән якын туган-тумачаның ятим балалары ниндидер бер чыбык очы кардәшләрендә калып, алар кулында бик кадерсез көн күрәләр икән. Шуларны Галиәсгар «Җиде ятим асрасам да дәүләтем бар, әлхәмдел- лилла!» дип, ә эченнән генә: «Хужалык үсә, үземә дә, хатынга да булышчы кирәк, ни булса да өй эчендә чит кеше тотканчы үз кешеңнең булуы ышанычлырак», — дип, ятимнәрне Җаекка алып кайтырга умады. Хатынының: j— Алып кайтыйк, Гобәйдуллам һәм Марзиям урынына булырлар, Габдуллага таянып булмый, бик үз белдекле булып үсәр күренә,— дигән сүзе аның карарын ныгытырга җитә калды. — Менә, Габдулла, без сиңа иптәшләр алып кайттык, — диясе урынга Галиәсгар: j— Галекәй, Фәйрүзә, менә ул да сезнең белән бергә булыр,— дип Габдуллага ымлап күрсәтте. Габдулла сынык күңеле белән үзенең, бу балалардан соң өченче булып калуын днуидук сизеп алды. Моны хәтта дәү апа да сизде, ахры: — Бер-берегезне дус күрегез, сез өчегез дә бертөсле үксезләр,— диебрәк төзәтеп куйды. Габдулла яшь кунакларга күтәрелеп карады. Галекәй нечкә борынлы, сызылып торган кара кашлы чибәр генә малай иде. Кечкенә борынлы Фәйрүзә ул кадәр үк чибәр булмаса да, аның һәрнәрсәгә ышанып карый торган һәм җылылык чәчеп торган зур соры күзләре Габдуллага берьюлы ошадылар. Абыйлы-сеңелле алар, сандык өстенә менеп, аякларын салындырып, кулларын әдәпле генә тезләренә салып, дәшергә дә кыймый, бераз ятсынып янәшә утыралар иде. Газизә, балаларның бер-берсенә ничек якынаерга белми торган нарын сизеп, Габдуллага дәште: 
 _  Габдулла, бар, кунакларны йортка алып чык, аш өлгергәнче бераз уйнап йөрегез! Кунаклар Габдулла белән йортка чыктылар. Аккол ак ят балаларны күреп ырылдый һәм өрә башлады. Кунаклар шып туктап калдылар. — Тешләми ул, болай гына шәбәя!—дип Габдулла аларны тынычларга тырышты һәм сүзен дөресләп күрсәтер өчен, барып, этнең колак артын кашырга тотынды. Акколак кинәт борынын күтәреп, Габдулланың кашуына рәхәтләнеп калды. Гали дә якынлашты. Акколак башын Габдулланың бармаклары иркенә куйган килеш аны кузгатырга теләмәде’ тик Галигә күзләрен әйләндереп кенә карады һәм бүтән ырылдамады. Гали дә аның колак артын кашыды һәм эт аның белән шундук дуслашып китте. Аннан акрын-акрын Фәйрүзә дә алар янына килде. Гыймади келәтләрнең ин аргысыннаи яңа гына ярылган такталар күтәреп чыкты. Ул үзенә кереп китәр алдыннан такталарны жиргә куйды да балаларга карап: — Габдулла, бай абзый сиңа берәр сүз әйттеме?—дип сорады. — Пи дип? — Моннан соң син үзеңнең яна иптәшләрең белән бездә тора башларсың, дип. — Юк, әйтмәде.  
59 
 
— Алайса, бүген безгә төшәсез. Менә мин сезгә сәкеләр корыштырып йөрим. Әлбәттә, өстәге кебек булмас. Безнең өй кысык та, тәбәнәк тә, тәрәзәләре дә кояшка карамый. Әйтеп карадым да бит, безнең сүз нәрсә... 
Шул көннән алып, Габдулла үзенең яңа иптәшләре белән бергә аскы кат өйдә яши башлады. Габдулла үзе генә төшсә, Гыймади белән хатыны моңа каршы килмәсләр, хәтта аны өйрәнгән, күнеккән кеше итеп, шатланып каршы алырлар иде, бәлкем. Инде аңа ияреп тагын ике баланың төшүе аларны тарсындырды. Ни әйтсәң дә, бала-чагага күз- колак булырга, алар артыннан җыештырып йөрергә кирәк. Моның өчен Гайни белән Гыймадиның үз кайгылары да җитәрлек. Гали белән Фәйрүзә бу хәлне сизмәделәр. Ә сизсәләр, аларга нәрсә? Аларны монда алып килделәр һәм алар кайда булса да, ничек булса, да торырга тиешләр бит. Моңарчы өстә, апасы янында, яхшы урында, яхшы тәрбия күреп яшәгән Габдулла өчен генә бу төшү аның яңа семьяда кадере кимүне бик ачык күрсәтте. Икенче яктан, үз балаларын юньләп карарга вакыт җиткерә алмаган Гайни белән Гыймади өчен ул үзен һәм иптәшләрен артык йөк итеп тойды. Ләкин шул ук вакыт бу өй аның җанына якын, хуҗалар белән ул һәрвакыт уртак тел таба, моңарчы ул монда тормышының күңелле кичләрен уздыра иде. Әбугалисина китабын ул шушында укыды һәм аннан тыш алар монда нихәтле кызык нәрсәләр укыдылар: кырык вәзир, кырык бакча, Каюм Насыйриның календарьлары... Хәйләкәр егет Шомбай, яки зирәк кыз Гөл нәзек, яки кыз-аккошлар турындагы әкиятне Габдулла беренче кат менә шунда Гыймадидан ишетте. Ә Гайни үзенең күршеләрдә, кибеттә, базарда ишеткән сүзләрен, түкми-чәчми, алып кайтып сөйли торды. Мортаза бай Галиәсгарнең кызы Зөһрәне аергач, яшь хатынга өйләнүен, юаш кына булып килеп кергән яшь хатынның хәзер юха кебек зәһәргә әйләнүен, Латыйф хаҗи асравының бала төшерүен, Мамашев- лар прикащигы Әбулгатаның рус кызы белән йөрүен, хуҗасы сизеп аны куып чыгаруын, хәзрәт малае Камилнең Мисырдан укып кайтуын, Гурьев байларының мәчет салыр өчен халыктан акча җыеп йөрүләрен Габдулла шунда ишетте. Монда төшү белән Габдулла бер нәрсәдән котылды. Өстә ул һәр вакыт җизнәсенең күз уңында иде. Җизнәсе үзенең сары керфекле чәнечкеле күзләре белән һәрвакыт Габдулланы күреп, аның ни эшләгәнен төпчеп тора иде. Күрмәгәндә исә ул аны сорашмын, аның белән кызыксынмый, әмма күреп алу белән: — Ә кем, Габдулла, бар әле, йортка чыгып карап кер, Гыймади атларны сугарып кайтты микән ә теге нишләде микән, бу кая булды микән?—дип Габдулланы темтекләп торды. Кайвакыт базардан кәефе кырылып кайткан арада бер дә юкка: — Син нәрсә тик утырасың, китабың качмас, кул астына кер, эш тап, ярамый бит, әнә баскычка кемдер ярма түгеп киткән, бер дә бул- маса, шуны соскыга җыеп алып, кош-кортка илтеп сал, — дип бәйләнергә тотына иде. Бервакыт кич белән дәү апасы Габдуллага ләгәндәге сабыйлы суны чыгарып түгәргә кушты. Габдулла ләгәннең ике читеннән тотып караңгы баскычтан төшеп килә иде, түбәндә ишек ачылды һәм кемдер баскычтан менә башлады. Габдулла искәреп тә өлгермәде, менеп килүче аңа кагылды, һәм ләгән Габдулланың кулыннан ычкынып, эчендәге суны түгә-түгә, тәгәрәп төшеп китте. Кагылучы мәчеттәнме, кунактанмы кайтып килүче җизни булып чыкты. — Ах, кулың коргыры нәрсә, — дип сүгенеп алып китте ул, — карап йөрергә булмадымыни? Намаз киемемне пычраттың ич, атаңа нәләт! Атасына кагылган бу авыр сүз Габдулланың йөрәгендә авыр төер булып утырып калды. Шуннан бирле җизнәсе кушканны эшләргә аның 

€0 
 
ханы тартмады. Ул кушкан бер эшне дә Габдулла үз эше итеп, яратып эшләмәде. Аска төшеп җизнәсенең күз уныннан киткәч: — Теге эшлексез, атасына нәләт, нишләп ята монда, — дип җизнәсе эзләп керер, тпкшерерсыман тоелды. Шуңа күрә ул, аның белән очрашмас өчен йортта үзенең кулыннан килердәй эшне, әйткәнне дә көтми, эшләргә ашыкты. Ул йорт себерде, кош-кортка җим болгатып бирде, Гыймади янына мичкәгә менеп утырып Чаганга су алырга төште, чиләк белән өйгә су кертте, Гайнигә идән юарга булышты. Беркөнне кичкә таба ул чәй эчеп утырган җиреннән кинәт сикереп торды да өске катка менеп төште. — Нәрсәңне оныткан идең анда? — дип сорады аңардан Гыймади. — Өстә чагында.— диде Габдулла,— атна саен мин лампаларның филтәләрен кисеп, куыкларын тазарта идем. Шуның вакыты килеп җитте. Җизни лампаларны күрер дә, мин аның исенә төшәрмен... Гыймади кычкырып көлде: — Җизниеңнең исенә төшәсең килмимени бер дә? — Бичара!—дип кызганып куйды йомшак күңелле Гайни, — бигрәк үзәгенә үткән икән... Җизнәсенең тавышыннан ул беравык бөтенләй диярлек котылды һәм җаны тынып калды. Китап укыганда я уйнаганда ул гадәтенчә «җизни килмиме?» дип каранудан туктады, иркенләп укый, иркенләп уйный башлады. Әй, күп уйнады ул быел ашыкны! Отуга караганда күбрәк оттырды ул, әмма оту түгел, уен үзе кызык иде аның өчен. Уйный-уйный шомарып беткән ашыкларны такыр җир өстенә араларын тигез калдырып тезеп утыртасың: син икене, Талип икене, Галекәй икене. Дүртне утыртсаң, тегеләр бер тапкыр бәргәндә син ике тапкыр бәрәсең. Ләкин бәрүдән элек кулыңдагы бәрә торган авыр ашыкларны чөясең әле: ничек төшә, элчеме, чөкме, әллә таугамы? Шуңа карап, кем элек, кем соңыннан бәрергә тиешлек билгеле була. Кем ашык уйнаганы бар, ул белә: иң кызыгы, әлбәттә, солдатларсыман тезелеп торган ашыклар өстенә беренче булып бәрү. Бервакыт тезелгән ашыкларга карап, сул аягың белән ярты адым алгарак баскан килеш, бәрә торган ашыкны күз турына китереп төзисең! Йөрәкнең «леп! леп!» итеп типкәне ишетелә, егетләр, — эх, тиярме, юкмы? Бу минутта син дөньядагы бөтен нәрсәне оныткансың, яки бөтен дөнья әйтерсең сиңа карап тора,-—син шуны гына күрәсең! Менә бервакыт кулыңдагы кургашланган ашык белән ашык-солдатлар өстенә җибәрәсең! Ашык томрылып я тезелгән ашыкларның нәкъ буена туры килә һәм күңелләргә музыка ләззәте бирә торган сөяккә сөяк сугылу, шыкылдау, шылтырау, кырылу тавышлары чыга, тузан күтәрелә, я ашыклар кырылу тавышы урынына үз ашыгың- ның коры җир өстенә дөп итеп килеп сугылу тавышыннан тыш берни ишетелми. Беренчесе — тантана, икенчесе — җиңелү, әрәм киткән көч, оттырылган ашыклар! Бушка киткән бәрүнең үкенече йөрәкне җиңел генә булса да тырнап ала. Ә ашыкка ашык сугылу тавышлары йөрәгеңне канатландырып җибәрә, син иркен сулыш аласың! Рәхәт! Отып алган ашыкларны кесәгә, я кечкенә киндер капчыкка тутырудан да кызык нәрсә бар! Беркөн Габдулла, шундый дәрт һәм шуклык белой ашык уйнап, берьюлы дүрт ашыкны бәреп екты да .аларны бик зур тантана белән кесәсенә тутырып тора иде, өске кат тәрәзәдән җизнәсенең тавышы ишетелде: — Габдулла, кер әле бирегә! Бу чакыруның хәерлегә булмавын Габдулла җизнәсенең тавышыннан ук сизеп алды.  _  Әйдә, уз, уз, курыкма, мин сине ашамам, — дип каршы алды аны җизни кеше.— Утыр шунда!

61 
 
Габдулла өстәл янына, җизчәсенең каршысына утырды. Җизни, ничектер, башын артка чөеп, каенишенә өстән һәм кырынрак карап, сүзләрне теш арасыннан чыгарып әйтте: — Җизнине җенем сөйми, күземә күрсәтәсем килми, — дип әйтеп әйттем диген, ә?! Шуның артыннан ук ул бармаклары белән барабан суккандай өстәлгә каккалап куйды. — Әйт, шулай дип әйтмәдем дип!.. Габдулланың әйткәне бөтенләй алай түгел иде, шуңа күрә ул табигый рәвештә: — Мин алай дип әйтмәдем, җизни! — диде. Җизни моңа ышанырга якын да бармады. Ул Габдулланың җавабын бөтенләй ишеТмәгәнсымаи дәвам итте. — Әй, Габдулла, Габдулла!—дип ачуланмый гына көрсенеп, тирән сулап куйды ул. — Кайгыртып, күпме расходлар чыгарып, эзләттермәдеммени мин сине? Каян кая китертеп, туганнарың белән кавыштырмадыммы, өстеңне бөтәйтеп, менә дигән хәлфәгә сабакка утыртучы мин булмадыммы? Башта сиңа хәлфә ярамады. Инде килеп син мине күрә алмыйсың... Габдулла нәрсә дисен: җизнәсенең бөтен әйткәне дөрес иде. Ул хәтта җизнәсен кызганып куйды һәм үзен аның алдында бик-бик гаепле санады. — Чынлап та китаптагы «нигъмәт кадерен белмәгән ишәк» шул мин түгелме?— дип уйлады ул. Каршы бер сүз дә әйтми, аска карап борынын гына тартып куйды ул. — Мондый сүзләр өчен, чит кеше булса, сине урамга куып чыгарган булыр иде. Бу кәрәхтерең белән беркая да сыя алмас иде синең башың. Син миңа туган-тумача шул. Бик шөкранә итәрлегең бар. Мин сине куып чыгара алмыйм. Минем шулай эшли алмавымны белеп шулай дип әйттеңме? Беркөнге битәрләүнең бик җайсыз килеп чыгуын истә тотып, Галиәс- гар Габдуллага мөмкин хәтле каты кагылмаска, йомшак сүзләр белән генә сеңдереп әйтергә теләгән иде. Булмады. Монда да аның җизнилек, олылык, байлык, дәрәҗә тойгылары җиңеп чыктылар, һәм ул инде үзен тыя алмады, китте, китте... — Мин бер дәшмәм, ике дәшмәм, аннан соң, юк, мин синең, тотып, арка тиреңне тунармын моның өчен, белдеңме? Бер сынык икмәккә зар булып йөрерсең, мин сине шул көнгә калдырырмын, сукин сын! Мин белермен нишләтергә! Ялангач йөрерсең, кеше күзенә карап тилмертермен мин сине... Ул тагын әллә никадәр битәрләү, шелтәләү сүзләре әйтте, мыекларын тарткалады, бармак буыннары белән өстәл какты. Габдулла үзен инде капчык күтәреп, соранып йөри торган, тәнендә җаны чак эләгеп торган, ач һәм эштән чыккан сәләмә теләнче һәм бәхетсез малай итеп күрде. Шуның белән бергә ул бер нәрсәнең очына чыга алмады: — Каян ишеткән соң ул Габдулланың аскы өйдә сөйләгән сүзен? Тыңлап торган? Гайни кереп әйткән? Гыймади сөйләгән? Фәйрүзә лыкылдаган? Галекәй әләкләгән?.. 
— Соңгы әйтүем булсын, — дигән һәм бөтен эченә җыеп килгәнне чыгарып салган, ахры, җизни, шуннан соң гомеренең соңгы сәгатенә хәтле Габдуллага бер каты сүз белән дә кагылмады. Аңа эш, йомыш кушулар да сирәгәйде. Моңарчы ул Габдулланы алдан кисәтеп киендерә иде:  
62 
 
— Сүз тыңлаучан булсаң, менә бәйрәмгә камзол тектерербез, сабагыңны тырышып укысаң, язга чалбар тектерербез, фәлән-фәсмән, — ди торган иде. Бу юлы ул, кисәтми-нптми, Галекәй белән икесенә бер очтан камзол белән чалбар, читек белән кәвеш, күлмәк белән кәләпүш тектереп кидерде. Икесенә дә бертөрле мөнәсәбәттә булды. Габдулла җизнәсенең соңгы битәрләүләрен инде оныткан, тик аннан элекке «атаңа нәләт!» дигән сүзе генә һаман аның кечкенә йөрәгендә әрнеткеч төер булып тора иде. Ләкин җизнәсенең теге сүзләрне каян ишетүе аның өчен һаман табышмак булып торды. Ниһаять, бер вакыйга аңа бу табышмакның серен ачарга ярдәм итте. Беркөн алар өч малай, Габдулла, Талип, Галекәй, кармакларын алып. Чаган буена балыкка киттеләр. Балыкны өскәрәк менеп тотар өчен алар яр буйлап шактый бардылар һәм кемнеңдер бакчасы артындагы комлыкны иң тыныч урын санап, шунда утырдылар. Бакча коймасының эчендә коймага терәп салынган каралтысыман әйбер, аның белән янәшә зур гына печән кибәне өелеп тора иде. Кармакларын суга ыргытып, алар шактый утырдылар. Ниһаять, Талип бер кечкенә балык тартып алды. Габдулла белән Галекәйгә сукыр балык та эләкмәде. Малайларның балык тоту дәрте суына төште, һәм алар кармак чыбыкларын ярга кадап, ком өстендә тәгәри-тәгәри, күп нәрсәләр сөйләштеләр. — Мин тәмәке тарта беләм,—дип мактанды Галекәй. — Алдыйсың. — диде Талип ышанмый гына. — Билләһи! .Менә хәзер тәмәке булса тартып күрсәтер идем. Шул арада Талип кесәсеннән кечкенә итеп кәгазьгә төргән бакча тәмәкесе һәм шырпы чыгарып күрсәтте. — Берәүгә дә әйтмәссезме,—диде ул, куркып кына. Иң элек Галекәй кычкырып җибәрде: — Юк! Шту син! Аны әйтергә ярыймыни? Ул чынлап та тәмәке тарта белә икән: кәгазьне ертып алып, юан гына итеп тәмәке чорнап алды да, кабызып, төтәп җибәрде. Аның белән бергә Талип та төреп капты. Алар икәүләп Габдулланы да төреп кабарга кыстадылар. Габдулла төрә башлады. Ләкин аныкы төргән саен сүтелә барды. — Кая, ясап бирим, — дип, Галекәй Габдулла өчен төреп бирде, Талип көйрәтер өчен аңа үз тәмәкесен сузды. — Мә, кабыз, үзеңнекен минем тәмәкенең утына терә дә эчкә суыр, хәзер кабынып китә... — Беләм инде! Мин төрә белмәсәм дә, тарта беләм,— дип мактанды Габдулла, иптәшләреннән калышасы килмичә. Тәмәке чынлап та кабынды, ләкин Габдулла төтенгә чәчәп бертуктаусыз йөткерергә тотынды һәм тәмәкене атып бәрде. — Эх син, — диде Галекәй, — тарта да белмисең. — Белмәс!—диде Габдулла, үчегеп, — тартасы килгәндә, мин синнән шәбрәк тартам, әле минем тартасым гына килми. Шул вакыт койма артыннан карт кына ирләр тавышы белән кемдер кычкырды: — Кем анда ут белән уйный, малайлар тәмәке тарталар түгелме сон? Печәнне яндырырлар бит, кем малайлары икән, чыгып карале! Моны ишетү белән малайлар тәмәкеләрен суга ыргытып, кармакларын ничек кирәк алай эләктереп, тизрәк моннан сызу ягын карадылар. * Аннан соң алар өйгә юнәлделәр. Юлда Габдулла тәкъдим ясады: — Әйдәгез, олы урам белән кайтабыз. Анда бер кибет тәрәзәсендә шундый зур, жәнтәфи аю басып тора. Күзләре ут кебек, нәкъ тере аю диярсең! Габдулла бейән Талип шунда юнәлделәр. Галекәй:


 
— Әй, аның ни кызыгы бар, мин аскы урамнан кайтам, — дип турыга китте. Габдулла белән Талип басып торган җиз дуңгызны да, коммерческий банк башындагы пешнә 63 һәм кылыч тотып торган бакыр казакларны да, яна гына салынган чиркәүнең кояшка ялтырап торган тәреләрен дә карадылар. Урамның теге ягыннан күкрәгенә зур алтын тәре таккан поп үтеп барганын күрделәр һәм, аңа сиздерми генә, олылар өйрәткәнчә, төкереп киттеләр һәм эчләреннән «әшһәдс» укыдылар. Талип бер кыш Әхмәтша учительдән укыган һәм вывескалардагы алтын белән язылган эре-эре хәрефләрне укый белә иде. Габдулла аңа вывескаларны, урамдагы әйләнмә витриналарны күрсәтеп: «Укып кара әле, монда нәрсә язган?» дип сораша килде. Тәрәзәсенә өр-яңа киемнәр киеп торучы кеше сыннары куелган кибет өстенә «Шубников, Логашев и К°» дип язылган иде... Галип моны кибет хуҗаларының исемнәре дип аңлатты, тик менә «К°»ның гына нәрсә икәнен аңлатып бирә алмады. Балык алып кайтмасалар да бүгенге йөрүләреннән канәгать булып, ике иптәш өйләренә якынлаштылар. Талип алдарак иде, шуңа күрә ул капкага башлап керде һәм... бу нихәл? Шундук аны капка артыннан кемдер зур кулларын сузып эләктереп алды. Габдулла исен җыеп өлгермәде, капка артында Талипны тотып алган Шәпеш күренде. Ул бер кулы белән улының ике кулын, җиңеннән эләктереп, бергә кысып тоткан да икенче кулы белән аның кесәсенә тыгылып, нидер эзләнә иде. Ниһаять, ул аннан әлеге тәмәке төргәге белән шырпы кабы тартып чыгарды. ААалайны аягы белән почмакка кысрыклап тоткан хәлдә ул кәгазьне актарып карады һәм анда нәрсә төрелгәнне анык белгәннән соң, Талипны җилкәсённән умырып тоткан килеш, җилтерәтеп өйгә алып кереп китте. Моның алдан белеп эшләнгән эш икәнен Габдулла шунда ук төшенеп алды, һәм бу теге вакытны кемнеңдер аны җизнәсенә әләкләү вакыйгасын исенә төшерде. Аның башыннан яшен кебек бер уй чагылып үтте: димәк, Галекәй! Ул ара булмады, келәт почмагыннан Галекәй килеп чыкты, һәм Габдулланы күрмәстән, Талиплар тәрәзәсенә текәлгән һәм анда Талипның әрнеп кычкыруына сак кына колак салган килеш Гыймадилар ишегенә юнәлде. Шунда гына Габдулла аны куып җитеп: — Син әләкләдеңме?— дип сорады. Галекәй кинәт әйләнеп: — Аны сиңа кем әйтте? Үзең күрдеңме? — дип сорады һәм Гый- мадиларга керәсе урынга янәшә ишеккә тайпылып өскә йөгереп менеп китте. Габдулла аңа сүз әйтергә дә өлгерә алмый калды. Шул көнне кич Гыймадиларга Вәрәкыя җиңги керде һәм акрын гына иңрәгән кебек итеп: — Сездә юкмы Талип? — дип сорады. — Юк, ул бүген безгә бөтенләй кермәде, — дип җавап бирде Гайни, — кая соң ул? — Әтисе бик каты кыйнагач, чыгып киткән иде, шуннан бирле кайтканы юк, — диде Вәрәкыя апа һәм яулыгын кайтарып күзләрен каплады. Аннан соң яшь аркылы өзек-өзек тавыш белән дәвам итте:— Күңелемә әллә ниләр килә, ходаем! Өч тапкыр Чаган буена барып кайттым. Бик йөрәкчел малай, суга ташлануы-нитүе бар, алла сакласын!.. ...Талип ул көнне дә, икенче көнне дә кайтмады. Ул чынлап та суга төшкән кебек юк булды...