ЙӨРӘК ТАВЫШЫ
1953 нче елның март ае! Без сине йөрәкләргә яшьлек дәрте уята торган кояшлы язның беренче ае итеп көтеп алган идек. Без сине, март ае, илебезнең барлык халыкларына һәм бөтен дөнья хезмәт ияләренә әйтеп бетергесез зур югалту алып килерсең, дип бервакытта да уйламый идек. Радио сөекле даһиебыз Сталинның үлүе турында бөтен дөньяга хәбәр итте. Бөтен урамнар, завод-фабрика- лар, колхоз, совхозлар кайгы байраклары белән чолганып алынды. Сталинның рәсемен кара кайма эченә алып чыгарылган газеталарны күрү йөрәкләрне тетрәтте. Бу авыр көннәрнең тирән эзләре кешеләрнең йөрәкләрендә мәңге-мәңге онытылмый сакланачак. Сөекле атабыз Сталинны югалту көннәрендә һәрбер кешенең даһига булган мәхәббәтен, бу югалтуның әйтеп бетергесез тирәнлеген үз теле белән әйтеп бирәсе килде. Үз гомерендә шигырь язармын дип һичбер уйламаган кешеләр дә, йөрәкләрендәге кайгы хисләренең ялкыны астында, бу кайгының авырлыгын, тирәнлеген шигырь теленә салып әйтү теләге белән, кулларына каләм алдылар. Редакциягә илебезнең төрле почмакларыннан — колхозчылардан, заводфабрика стахановчыларыннан, илебезнең чикләрен саклаучы батыр сугышчылардан, хәрби диңгез флотында хезмәт итүче диңгезчеләрдән, укучы яшьләрдән, тагын бик күп, бик күп кешеләрдән дистәләрчә хатлар ява. Алар бар да илебез кичергән уртак кайгының авырлыгын чагылдыралар. Даһи Сталинга булган мәхәббәтләрен һәм бөек партиябезгә үзләренең бирелгәнлекләрен белдерәләр. Менә Ульяновск өлкәсеннән 3. Хә- литова иптәш яза: «Шушы авыр кайгылы көннәрдә, гомуми халык кайгысын уртаклашу теләге белән, мин шагыйрь булып түгел, бәлки Совет иленең гади бер кешесе буларак, шушы кечкенә генә шигыремне җибә- рәм. Яшь аралаш язылган сүзләрем белән мин кайгымның бер өлешен генә булса да белдерәсем килә», ди. һәм ул үзенең шигырен:
Туган ата, син үлемең белән йөрәкләрне өзеп аласың, Барыр юлыбызда син нур булып
Күңелләрдә мәңге каласың, — дип тәмамлый. «Сталин үлде!» дигән йөрәк тетрәткеч бу хәбәргә берәүнең дә ышанасы килми, шулай ук бу зур йөрәк тибүеннән туктар микәнни? дип кабатлый һәркем үзенең күңеленнән. Чиләбе өлкәсендә яшәүче Ш. Абил иптәш «Зур югалту» дигән шигырендә:
Ул үлмәгән, Син ышанма, йөрәк, Безнең арабызда кала ул, Сафыбызның байракчысы 6ҮЛЫП, Безнең алдан һаман бара ул,— дип Сталинның үлемсезлеген, Сталин исеме белән үлемнең һич вакытта да бергә була алмаслыгын раслый. Шул ук шигырендә:
Төпсез океаннарның төбе була, Чиксез сахраларның чиге бар, Безнең югалтуның юк чикләре, Шул кадәрле авыр кайгылар! — дип, кадерле юлбашчыбызны югалту безнең өчен никадәр авыр икәнен чагылдыра. Телеграф чыбыклары елый-олын Кайгы хәбәрләрен тарата... Болытларга төренеп кояш чыга. Кайгы-хәсрәт белән таң ата,— ди үзенең шигырендә Н. Латыпов иптәш (Куйбышев өлкәсе). Казан заводларының берсендә эшләүче слесарь Рифгать Шарапов иптәш бөтен халык кайгысына кушылып үзенең кичерешләрен шигырь белән әйтергә тели:
Илдә кайгы.
Шәһәр, авылларда Кайгы флаглары эленгән. Бар кешеләр башын түбән неп Тирән кайгыларга бирелгән. Ләкин халык кайгы килде дип башын түбән иеп, югалып калмый, Сталинга үзенең антын әйтә:
Сталинга биргән вәгъдәбезне Тулы намус белән акларбыз, Үзе үлсә дә, аның исемен Йөрәкләрдә мәңге сакларбыз, — ди слесарь Шарапов. Казан шәһәренең 95 нче номерлы ашханәсендә эшләүче Хәлимә Камалетдинова иптәш үзенең тирән кичерешләрен шигырь аркылы белдерә, гәрчә бу юллар художество эшләнеше ягыннан шигырь булуны дәгъва итә алмасалар да, ләкин аның һәр юлында авторның юлбашчыга булган кайнар мәхәббәте һәм бу югалтуның никадәр авыр икәнлеге самими тойгылар белән чагылдырыла.
Даһи ата, якты юлың калды, Исемең калды Миллионлаган халык күңлендә. Шигырь язам сиңа, даһи Сталин, Матур әйтә алмыйм фикеремне, Гасырларга киткән даһи исемең — Шул матурлар минем шигыремне. Әйе, бу — безнең өчен бик зур югалту. Ләкин Сталин даһилыгы яктысында тәрбияләнгән совет халыклары бервакытта да кыенлыклар алдында югалып калмыйлар, үзләренең бара торган туры юлларыннан читкә тайпылмыйлар. Бу авыр көннәрдә барлык совет кешеләре Ленин — Сталин партиясе тирәсенә тагын да ныграк тупланалар. Сталинның бөек идеяләрен, әйтеп калдырган васыятьләрен тулы килеш үтәр өчен юлбашчының табуты алдында ант итәләр. Менә бу героик мотивлар редакциягә килгән һәрбер шигырьдә тирән хисләр белән якты гәүдәләнә. Менә Әлки районыннан язучы Шакиров Таһир иптәш «Хуш, кадерле
Сталин!» исемле шигырендә:
Ант итәбез сиңа, даһи Сталин, Партиянең бөек бердәмлеген Күз карасы кебек сакларбыз, Без бер семья булып тупланышып, Җирдә тынычлыкны якларбыз. ...Синең эшең, синең, якты йөзен йөрәкләрдә мәңге сакланыр, Син төзегән Совет дәүләтендә Коммунизм чоры башланыр,—
дип, безнең туган Коммунистлар партиябезнең Сталин сызган юлдан илебезне коммунизмга алып барачагына тирән ышаныч белдерә. Балтик диңгезе флотында хезмәт итүче матрос Л. Шаһимуллин «Матрос анты» исемле шигырендә Сталинның җирдә тынычлык байракчысы булуын әйтеп, һәм үзенең тынычлык өчен көрәшергә бөтен көчен бирергә хәзер икәнлеген белдерә.
Мин тынычлык яклы! Без тынычлык яклы! Мин ант итәм илем алдында: Халкым өчен, юлбашчыбыз өчен Көрәшергә һәрбер адымда. Әгәр усал җилләр иссә безгә, Давыл купса әгәр диңгездә, Мин үтәрмен биргән антымны, Илем өчен, юлбашчыбыз өчен Кызганмыйча соңгы тамчы канымны.
Сталин исеме бөтен дөньядагы прогрессив кешеләр өчен азатлыкка чыгу юлында якты маяк булып янып тора. Аның исеме йөрәкләрдә тамыр җәйгән. Авыр минутларда Сталин исеме кешеләргә җиңеллек бирә, якты перспективалар тудыра. Үз илләренең бәйсезлеге өчен көрәш алып барган Корея һәм Вьетнам солдатлары, Сталин исемен телләрендә кабатлап, дошманнарга каршы атакаларга ташланалар.
Иң кадерле булган бу исемне,—. Сталинның исемен кабатлап, Корея һәм Вьетнам солдатлары Утка керә бүген нык атлап, —
дип яза Шәйхетдииов иптәш. Бөек юлбашчыбыз Сталин белән саубуллашу көннәрендә барлык ханыкларның уртак кайгыларын чагылдырып, М. Шакиров иптәш (Кызыл Юл районы, Ия баш авылы) — «Хуш юлбашчы» дигән шигырендә болай ди: Хуш, кадерле бөек юлбашчыбыз, Тыныч йокла мавзолееңда, Чәчәкләргә күмелеп гәүдәң ятыр Якын дустың Ленин янында. Башкортстаида яшәүче Азнаев, Хәйдәров иптәшләр, Кызыл йолдыз районыннан Вил Шәрәфетдинов, Казан шәһәрендә торучы Шәрипов һәм башка бик күп, бик күп иптәшләр безгә язып җибәргән шигырьләрендә бөек юлбашчыга булган бетмәс-төкәнмәс мәхәббәтләрен, Сталин байрагы астында
коммунизм төзү өчен батыр көрәшәчәкләрен белдерәләр. Совет кешеләре юлда очраган бә- хетсезлекләр алдында югалып калмыйлар. Чөнки Сталинның бөек исеме, аның сызып калдырган туры юлы аларны яңадан-яңа җиңүләргә алып бара. Халкыбызга хас булган шушы якты сыйфатларны X. Салих иптәш шигырь теленә салып болай ди:
Шушы исем белән җиңеп килдек, Шушы исем белән җиңәрбез, Шушы исем белән Туган җирне Коммунизм иле итәрбез!