„ТУКАЙ“
Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай турында язылган китапны укучылар дүрт күз белән көтәләр иде. Язучы Әхмәт Фәйзи, киң полотнода Тукай образын күрсәтергә алынып, татар халкының теләген тормышка ашыру юлында мактаулы эшкә кереште. Романның беренче китабы басылып чыкты Г Бу китапта Тукай образы бөтен яктан тулы чагылмый әле. Укучы Тукайны дүрт яшьлек бала вакытыннан күрә башлый һәм Тукай 8—9 яшькә җиткәнче аның белән була. Аннан соңгы еллары әле язылмаган. Шуңа карамастан, китапта бушлык һәм төгәлсезлек сизелми. Чөнки, бердән, китап социаль-тарихи материалларга бай, икенчедән, автор тарафыннан бирелгән нәни Тукай без белгән халык шагыйре образына һич тә каршы килми. Аның табигый сыйфатларын уз эченә ала. Автор романын язганда ике максат куйган: Тукайның тулы һәм дөрес образын бирү һәм эпоханы күрсәтү. Соңгы максат романның беренче китабы өчен төп бурыч итеп саналырга тиеш, чөнки ул китаптагы материалның күләмен һәм характерын, шулай ук төп образны ачу юлларын билгели. Беренче китапта Әхмәт Фәйзи социальтарихи обстановканы, Тукай фигурасы үсеп чыккан фонны күрсәтә, аның акылына һәм җанына азык биреп килгән халык тормышын, Тукай поэзиясенең һәм эшчән- легснең пафосын билгеләгән халыкның аһ-зарын тасвирлый.
1 Ә. Фәйзи. Тукай. Роман. Татгосиздат. 301 бит. Бәясе 5 сум 45 тиен. Романда халыкның кайгылы тормышын эченә алган, художество ягыннан нык эшләнгән картиналар бирелә. Капитализм җәмгыяте шартларында халык тормышының күңелле, шатлыклы яклары да шул җәмгыятьнең кыргый законнары нәтиҗәсендә бозылалар. Акыл һәм талант, көч һәм матурлык барысы да капиталга корбан булалар. Камытчы Нигъмәтҗан һәм аның хатыны Әсманың иҗат хезмәтен Са- гыйтьҗан бай урлый. Моңарчы беркемдә дә күренмәгән, күз явыңны алырлык матур, җыйнак иярне эшләүгә бу гади кешеләр күпме көч куйган булалар, ничек илһамланып эшлиләр.
«Берсе каешчы, берсе чигүче булып, алар бервакыт Сәгыйтьҗан байның заказы буенча ияр эшләделәр. — Берәүдә дә булмаган ияр эшләп китер!—дип заказ бирде аңа Сәгыйтьҗан. Бу иярне эшләп алар ирле-хатынлы көнтөн диярлек утырдылар: «берәүдә дә булмаган иярне» эшләп бирү уен эш түгел бит! Ләкин, гаҗәп, бу эш никадәр катлаулы булса, аларны ул шулкадәр тирәнрәк кызыксындырды. Иярне эшләргә тотыну алдыннан Нигъмәтҗан хатыны белән озак кына киңәште, кәгазьдән әллә никадәр өлгеләр кисте, тагын ертты, тагын кисте. Икәүләп алар иярне бер айга якын эшләделәр... Күңелләрендә туган бөтен матур сурәтләрне һәм бизәкләрне алар шушы ияргә биреп бетерергә тырыштылар. — Бу каюны менә болай кыйгачлап китерсәк, нишләр, Бибиәсма?
116
— Бик әйбәт булыр, тик аны кызыл ефәк белән каесак матур булмас микән? — Менә монда аркылы юл салып, ике чачакны тоташтырганда һәйбәтрәк булыр иде... — Утыручыга уңай булса, ул да ярый. Тик утыручысын да онытмыйк әле без... Бөтен якларын төпчеп, тикшереп, бөтен күңелләрен һәм зәвыкларын шуңа биреп эшләделәр алар бу иярне. Тәмам итеп, эшне Сәгыйтьҗан кибетенә китергәч, аны күргән кешеләр, сокланып, ирексездән «ах!» дип куйдылар... Сәгыйтьҗан байга да ияр бик ошады. Ул «берәүдә дә булмаган» ияр өчен «берәү дә түләмәгән» акча түләргә дә җыенган иде, әмма Нигъмәтҗанның: «Ярый, күпме бирсәгез дә, Сәгыйтьҗан абзый... Акча дип түгел, эш булсын дип эшләдек инде!» — дигәнне ишеткәч, Сәгыйтьҗан да кыстап тормады, базарга чыга торган гади ияр бәясенә өстәп, ике кадак шикәр белән бер чирек чәйне күчтәнәч итеп бирде...» Нигъмәтҗан белән Әсма тарафыннан сөеп эшләнгән һәм бүләк ителгән бу ияр Сәгыйтьҗан байга байлык кына түгел, шөһрәт тә китерә, ә иярне ясаучыларның хезмәте шулай йомылып кала. Безнең күз алдында ярлы, ләкин горур, киң күңелле һәм зур ихтыярлы Җаббарның газаплы гомере җанлана. Ул да Белмим Хафизның ерткыч тырнакларыннан котыла алмый, кулакка эшләп һәлакәткә очрый. Сәләтле җырчы, батыр көрәшче, мәһабәт Фазылны авыл байлары, аның яраткан кызып алыр өчен, солдатка бирәләр. Ярлы Гарәфине үзләренә баш имәгән өчен авылдан куалар. Көчле, тап-таза Сабира кызу урак өстендә акылдан язып, авыр" газаплар эчендә үлә, юкка чыга. һәртөрле татар буржуа милләтчеләре, шул исәптән чит ил капиталының сатлык ялчыларына әйләнгән солтангалиевчылар да, татар милләте бер бөтен милләт, аның бае да, ярлысы да гомуми бер милли интерес белән генә яшиләр, дип исбат итәргә маташтылар. Татарлар арасындагы сыйнфый көрәшне инкарь итеп, алар татар пролетариатын рус пролетариатыннан аерырга һәм татар халкын революцион юлдан читкә борырга теләделәр. Әхмәт Фәйзи татар халкы дошманнарының кабахәт йөзләрен фаш итә һәм үзенең романында алар әйткәннең бөтенләй киресен күрсәтә. Романның беренче китабы татарлар арасындагы сыйнфый көрәш күренешләрен күрсәтүгә
багышланган да. Милли бердәмлек идеясен сөйрәп йөрүче карун Сәгыйтьҗан байның үзенең эшчеләренә булган мөгамәләсе буржуаз милләтчелекнең социаль-сыйнфый эчтәлеген бик ачык күрсәтә. Шул ук Сәгыйтьҗан байның караңгы, сасы һәм эссе завод цехы фонында бирелгән ялангач эшче хатын образы үзенең көче һәм монументальлеге белән укучыны тетрәтә. Китаптагы бала образлары көчле бирелгән. Аларның' язмышлары шулай ук аянычлы. Тормыш балаларның аңына тирән эз сала, аларның уеннарының, хыялларының эчтәлеген һәм характерын билгели. Китапның 75 иче битендә кечкенә Әптелбәр, казна өйрәсен көткәндә, менә нәрсә турында хыяллана: « — Бишмәтне әни Нәсимәгә кигезде... Алар икәүләп казна ашы алып кайтырга киттеләр... — Нигә? — Нигә булсын, казна ул бай бит, тиле! Ач кешеләр шунда табак күтәреп киләләр дә, тары өйрәсе салдырып алып китәләр. Кайсы көнне җитми кала... Шуңа күрә әни белән Нәсимә бүген иртүк торып киттеләр. Мине алып бармакчылар иде, аягыма булмады. Әти кайткач, без анда дүртәүләп барабыз да бер казан өйрә алып кайтабыз. Аннан соң аны бик озак утырып ашыйбыз. Аннан мин туям. Юк, иң элек мин үзем туям, күзем туймый. Аннан соң күзем дә туя, үзем дә туям... — Кара, нинди кызык сөйли,— дип уйлады Габдулла һәм иптәшен, гаҗәпләнеп, авызын ача төшеп, тыңлады...» Гомер буена ачлы-туклы яшәгән баланың беренче хыялы — туйганчы
117
ашау. Язучы болармы балаларга хас беркатлылык һәм саф күңеллелекме саклап бирә белгәм. Шуңа күрә бу юллар укучыны тагын да ныграк тәэсирләндерәләр. Халык тормышының коточкыч картиналарын тасвирлаганда, язучы тарихи перспективаны югалтмый. Китапта күрсәтелгән тормыш нинди генә аяныч булмасын, язучы сугышчан оптимистик рухын сүрелдерми. Менә шул перспективаны дөрес хис итү язучыга халык тормышының караңгы якларын, халыкның хәерчелеген һәм хокуксызлыгын, буяуларны куертмыйча, реалистик такт белән чагылдыруда ярдәм итә. Художник-реалист Фәйзи халык тормышының якты һәм караңгы якларын бер-берсеинән аерым түгел, ә киресенчә, диалектик берлектә, тормыштагыча итеп күрсәтә. Автор хакыйкатьтән курыкмый, ул халыкның йомшак якларын, гасырлар буенча тәрбияләнеп килгән коллык сыйфатларын, наданлык, язмышка буй- сынучаилык, «закон» һәм «алла»дан курку, таркаулык һ. б. күрә. Ләкин аннан да бигрәк ул халыкның рухи матурлыгын, аның талантын, югары мораль сыйфатларын, гаделлеген һәм, кирәк икән, үзен-үзе аямавын күрсәтә. Халык вәкилләре образларын автор яратып тасвирлый. Менә эшлекле, намуслы, бала җанлы Вәли белән Газизә — Тукайны асрамага алган киң күңелле кешеләр. Менә бер-берсен өзелеп сөюче Фазыл белән Гөләнвәр. Тыйнак татар кызы аяусыз шәригать богауларын өзәргә үзендә көч таба һәм чын мәхәббәтенә турылыклы булып кала. Халык вәкилләр образларының һәрберсе укучыда җылы хис уяталар. Халык баһадиры Нигъмәтҗан образы безне тирәннән дулкынландыра. Бу көчле ир кешедә балаларча беркатлылык һәм сафлык бар. Ул басынкы, түзәргә мөмкин булганча түзә белә, аның сөю хисе дә, нәфрәте дә чамасыз. Бу образда халык үзе гәүдәләнә кебек. Аның язмышы — халык язмышы. Аның байга булган нәфрәте чигеннән ташын чыга һәм ул үч ала. Нигъмәтханның бунты халыкның уяна башлавы турында сөйли. Халыкны тасвирлаганда Ә. Фәйзи тарихи дөреслекне бозмый. Романда 80 нче еллар һәм 90 нчы елларның башы күрсәтелә. Бу еллар эшчеләр сыйныфының буржуазиягә каршы оешкан рәвештә көрәш алып бара башлавы,
марксизм теориясенең Россиядә таралу һәм ныгуы* беренче социал-демократик түгәрәкләр төзелә башлавы белән билгеләнә. Эшчеләр хәрәкәтен бөтен күләмендә күрсәтүне бурыч итеп куймаса да, автор, халык тормышын күрсәткәндә, бу моментларны онытмаган. Укучы романда эпоханың, сулышын тоя ала. Романда Алафузов эшчеләренең забастовкасы турында сөйләнелә. Сәгыйтьҗан бай эшчеләре хуҗага каршы оешкан рәвештә көрәш алып баралар, байны судка бирәләр һәм җиңеп чыгалар. Хуҗалар шундый зур көч белән — эшчеләр белән исәпләшергә мәҗбүр булалар һәм көрәш тактикаларын үзгәртәләр. Бу җәһәттән шәһәр башлыгы Дьяченко- ның Сәгыйтьҗан белән сөйләшүе бик характерлы. Крестьяннар һәм бистәнең вак кустарьлары уяна башлыйлар. Яшәп килә торган стройның гаделсезле- ген күрәләр. Алар берләшү кирәклеген сизәләр, үзләренең көчләрен, хаклыкларын аңлыйлар. Байларга һәм аларны яклаучы аллага карата иронияле караш уяна. Кулаклар һәм руханилар тарафыннан оештырылган «тал-намаз»ны бозганы өчен халык юләр Ваһабига ачуланмый. Сәгъди абзый калган намазлары өчен үзен, шикләнеп кенә булса да, акларга тырыша. Халык байлардан көлә, аларны юха елан, дип хурлый, үзен җирдән һәм яшәүдән мәхрүм иткән законны гадел булмаган закон, дип ап-ачык әйтә. Язучы халыкның аңы үсү диалектикасын күрсәтә. Башта тонык кына булып әкиятләрдә һәм легендаларда, аннан соң ачыграк булып тормышта протест настросниеләре туа, үсә башлый. Шәһәрдән авылга социалистик аң керә башлый. Китапта аларны алып килүчеләрдән отставной солдат Шабра Кузьмич, авылдан куылганнан соң шәһәргә килгәч, пролетар
118
га әверелгән Гарэфи, социал-демократ Гөргөри күрсәтелә. Ә. Фәйзи 90 нчы еллардагы крестьян хәрәкәтендәге оешканлык моментын чын художникка хас булган такт белән сурәтли: һичбер күпертми, ләкин хәрәкәтнец үсү перспективасын күрсәтә. Китапның соңгы битләренә таба халык хәрәкәте үсә бара, психологик яктан халык инде көрәшкә хәзер. Нигъмәтҗанның индивидуаль бунтарьлыгыннан крестьяннарның стихияле, ләкин коллектив чыгышларына кадәр («Яңа хуҗалар» бүлеге) бик зур ара бар һәм ул халык аңының ни дәрәҗәдә үсүен күрсәтә. Бу урында кыю крестьян хатынының гүзәл образын искә төшереп китмичә булмый. Ул үзенең авылдашларын кузгатып, аларда кулакларга карата ачу уты кабыза, көрәшкә чакыра. Менә аның кулак Хафизга каршы әйткән кыю сүзләре яңгырап китә: «— Чакыр үрәтнигеңне! Берне түгел, унны чакыр! Итәкләребезне күтәреп суктыра алмаслар! Юк, без ирләребез кебек аларның чыбыклары астына ятмабыз! Сез безгә җир бирдегезме, чыбык астына яткырырга? Сез нәрсә алмакчы буласыз бездән! Ә? Дәшмисеңмени инде, авызың томаландымы?» Рус классик әдәбияты традицияләрен дәвам итеп, Фәйзи хезмәт иясе хатынкызга дан җырлап кына калмый, ул аны халыкның теләкләрен, омтылышларын гәүдәләндерүче итеп тә күрсәтә. Язучы шул халык тормышы фонында Тукай образын бирә. Тукайның тормышын сурәтләүне Ә. Фәйзи аның бала вакытыннан ук башлый. Бу һәрбер биографик роман өчен мәҗбүри булмаса да, бу очракта Тукайның бала чагының үзенчәлекләре белән бик нык аклана. Романда Тукай чын мәгънәсендә халык баласы, халыкның үзе тәрбияләп үстергән баласы игеп күрсәтелә. Бу — билгеле, авторның уңышы. Тугач та ятим калган, балалык шатлыкларын күрмәгән һәм иркәләнүне белмәгән Тукай бик иртә үзен артык тамак итеп сизә башлый. Тукайның бала чагын тасвирлаганда, автор халык йөрәгенең чиксез йом. таклыгын, күңеленең чиксез киплеген ача. Үзе үлеп барганда да, ул яклаучысы булмаган кечкенә сабыйны үлемгә бирми, саклап кала. Тукайның үзен тәрбиягә алган әти- әниләренең характерлары нинди генә булмасын, язучы
аларда иң элек халыкка хас булган бөек сыйфатларны — киң күңеллелек, балаларны сөю хисен — күрсәтә. Китапка эпиграф итеп алынган шигырь юлларында Тукайның халыкка карата туган тирән рәхмәте чагыла: Күпме какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим. Азрак үстерде сыйпап тик маңгаемнан милләтем. Кечкенә Тукайның, образ буларак, үсеше психологик анализ юлы белән күрсәтелә. Бәлки монда автор урыныурыны белән коры сөйләп бирүдән бөтенләйгә үк котылып җитә алмагандыр, логик схеманың кайбер моментларын художестволы парчага төреп бетерә алмагандыр. Мәсәлән, «Тәүге юллар» дигән бүлектә Тукайның тормышы үзенең формасы белән экспозиция рәвешендә генә бирелә. Ләкин баланың үсеш логикасы романда, безнеңчә, бик дөрес һәм психологик нечкәлек белән тасвирланган. Баланың тормышны тою үзенчәлекләрен, тормыш тәэсирләреннән туган уйларын сурәтләүдә автор үзен тәҗрибәле язучы Ъә.м балаларның эчке дөньясына үтеп керә белүче итеп күрсәтә. һәрнәрсәне йөрәгенә якын алучы, табигый сәләте зур булган акыллы бала кешеләрнең кайгы-хәсрәтләре белән, тормыштагы гаделсезлек белән бик иртә таныша. Аның тормыштан алган беренче мәгълүматы әбисе авызыннан ишеткән ач әрвахлар хикәяте белән бәйле. — Алар кечкенә балаларның өлешләрен урлыйлар... иртән торып, ашарга сорасаң, икмәк юк. Ачар- баклар урлап киткән,—ди кечкенә Габдулла һәм үзенең бу «зур» тормыш тәҗрибәсен аны иркәләп каршы алган әтисе һәм әнисе белән бүлешергә ашыга. Тормыш адым саен баланың аңындагы яхшылык
119
һәм гаделлек турындагы беренче төшенчәләрен җимерә бара. Ни өчен шундый зур һәм көчле Нигъмәтҗан абзый, баз кебек, караңгы, дымлы, тар өйдә яши? Ни өчен үзе берни дә эшләмичә, эшчеләргә кычкырынып кына йөри торган юан кәрлә Садыйк бай, үрелеп, Нигъмәтҗан абзыйның (Тукай каршында кеше матурлыгы ҺӘхМ көченең идеалы булган кешенең) яңагына суга? «Габдулланың тыны кысылды. Менә, менә хәзер нәрсәдер була: Нигъмәтҗан абзыйның ачуы килә дә, ул бу кәрләне күтәреп һавага чөеп җибәрә, кәрлә болытлар эченә кереп җүздән югала... Я ул әнә теге олы кисмәкне күтәреп ала да эчендәге акбур изентәсе-ние белән кәрләнең башына каплый, давыл куба, җир тетрәп китә, кешеләр аякларыннан егылалар... Ләкин, гаҗәпкә каршы, боларның берсе дә булмады. Нигъмәтҗан абзый кәрлә алдында тик кенә басып торуын дәвам итте. Тегесе тагын кычкырындыкычкырындьг да куллары белән янап: — Матри син!—диде һәм кире өенә кереп китте». Эш нәрсәдә соң? Ни өчен көчле баһадир Нигъмәтҗан абзый үзен усал кәрләдән кыйнаттыра? Көне буе, шундый борчулы уйларга бирелеп йөргәннән соң, Габдулла моңа үзе каршында бердәнбер дөрес аңлатма таба: — Юк, әле Нигъмәтҗан абзыйның ачуы килеп өлгермәде. Менә аның бервакыт ачуы килеп җитәр дә, ул бөтен дөньяны дер селкетә башлар, — дип уйлады. Бала логикасының беркатлылыгына карамастан, кечкенә Тукай бу очракта хакыйкатьтән ерак түгел. Тормыш нәни Габдулла алдына «нигә», «ни өчен?» сорауларын әле- дәи-әле куя, ул сораулар акыллы баланы уйланырга мәҗбүр итәләр. Бала алдында тормышның мәгънә- •се торган саен күбрәк ачыла — көчле, яхшы, әйбәт кешеләргә тормыштагы ниндидер гаделсезлек яшәргә комачаулый. Баланың күңеле бу усал законнарга каршы күтәрелә, тормыштагы нәрсәләрнең яхшылык күрсәтмәүләре белән килешә алмый Габдулла зурларның сүзләренә колак сала, бу сүзләрдән үзен аптыраткан сорауларга җавап эзли. «— «Бәхет юк» дигән сүз дөрес түгел, бар ул, Вәли абзый,—диде Григорий, бу юлы Газизә апага карап, — аны тутый кош итеп алтын читлеккә бикләп куйганнар. Бәхетне, мин әйтәм. (Бу сүзне ишетеп,
Габдулла урыныннан ук торып утырды.) Ә читлек Сәгыйтов, Сабитов дигән байлар кулында. Безгә бәхетне алар шуннан процентлап кына биреп торалар. Ачтан үлмәслек кенә. Сәдака итеп. Анда да көенә килсәң генә...» Шуның артыннан ук сөйләнгән җиде баҗа хикәясе бала алдында тормышның бөтенләй икенче ягын ачып күрсәтә һәм авырлыкны җиңә торган ниндидер юллар булуына киная ясый. Кырлайга килгәч, Тукай халык тормышына тагын да якыная төшә. Ул үзенең яраткан, якын кешеләренең ярлылыгын, кайгы-хәсрәтләрен күрә, шундый аяныч күренешләрнең байларның комсызлыклары һәм явызлыклары белән турыдан-туры бәйләнгән икәнен аңлый башлый. Ул балаларга хас сабырсызлык һәм беркатлылык белән авылда барган сыйнфый көрәшкә үзенең мөнәсәбәтен белдерә. Авыл кулагы Хафизны бала үзенең хыялында кеше булып әверелгән, кеше канын эчүче юха еланга әйләндерә. Габдулла бәхет кошын табып ярлыларга бүләк итү турында бик озак хыялланып йөри. Барысыннан да бигрәк аны зур кешеләрнең үз-үзләрен тотулары гаҗәпләндерә. «Чыннан да кешеләр нигә алай күркә кебек бик тиз кабаралар да шулай ук тиз шиңәләр? Кизәнгәч- кнзәнгәч инде, сугарга да кирәк иде. Җиһан апа дөрес әйтте шул: сукмас олы күтәрер, шул сүз инде ул, — диде. Габдулланың исенә кайчандыр Яңа бистәдәге әтисенең «Ватам тәрәзәгезне!» дип сикереп торуы һәм, килеп тотучы булмагач, суынып урынына кире утыруы килеп төште». Хафиз байдан алданган Җаббарның фаҗигасе кечкенә Тукайны бө
120
тенләй ярсытып җпбәрә, байга карата аның ачуы кабара. «Габдулла, кызуланып, өенә кайтып җиткәнен сизми дә калды. Әле генә күргән һәм ишеткәне белән ул чккгәп тыш ярсыган, башы ут кебек кызган иде. Капка келәсенә тотыну белән ул кинәт исенә килде һәм тукталып калды. Юк, ул өйгә кергәнче нидер эшләргә тиеш иде, ул аны эшләмәде әле. Шунда гына аның кулына бик нык кысып тоткан чыбыркы күзенә чалынды. Карале, ул аны кулына тотып кайтканын да сизмәгән, ә бит ул Җаббардан йортка чыгу белән аны шартлатып карарга уйлаган иде. Пх. хәзер шушы чыбыркы белән теге әшәке юханы телгәләп, өзгәләп ташларга! Менә болай! Менә болан! һәм әллә каян килгән ярсу белән Габдулла капка алдына үскән куе һәм биек кычытканлыкны чыбыркы белән телгәли башлады. Бер минут эчендә кычытканлык өзгәләнеп бетте». Олылар белән бергә ул да Җиһан апаның кыюлыгына соклана. «Урам буйлап өенә кайтып барган Җиһанның тавышы һәм аның мылтыктан чыккан шикелле усал бәрә торган сүзләре бөтен авылга, шулай ук, әлбәггә, Хафизга аермачык булып ишетелеп торды һәм Җиһан үз өенә кайтып керү белән генә тынды. Әмма Габдулланың җанында ул тавыш күкрәү булып һаман яңгырап торды. Габдулла җаны, йөрәге, йөзе, күзләре белән бәйрәм итте». Бу хәл баланың йөрәгеннән ниндидер авыр төенне алып ташлагандай була, икеләнүләрне чишә, халыкның җиңүенә ышаныч тудыра. Бала аңының үсешен язучы халык аңының үсү процессы белән янәшә күрсәтә. Бала, шифалы яңгырга сусаган уңдырышлы җир кебек, тирә-ягындагы настроениеләрнс үзенә сендерә бара. Әхмәт Фәйзинең балалар тормышын оста сурәтләве балалар дөньясына үтеп керә алуы турында бик күп сөйләргә мөмкин. Эчке тормышлары бик житди булуга карамастан, аның китабындагы балалар үзләренең балалык сыйфатларын югалтмыйлар— балаларча эчкерсез һәм беркатлы булып калалар. Алар шуклыкны яраталар, тормышның нинди авыр минутларында да уен- кө л кедән аер ы л м ы й л а р, төшенкелеккә бирелмиләр. Китапка кергән бай тормыш материалын бер бөтен итеп оештыра торган
идея, безнеңчә, шуннан гыйбарәт: Тукай, шагыйрь буларак, халык җирлегендә үсеп чыкты. Ул үзенең бөтен тамырлары белән халыкка барып тоташа. Шуның өчен дә ул халык зарын җырлаучы, халык бәхете өчен көрәшүче шагыйрь булып җитлекте. Бу идея әсәрдәге Тукай образын югарырак күтәрә, романның гомуми идея эчтәлегендә аның әһәмиятен тагын да үстерә һәм китап зур биографик романның башы итеп кенә каралмый, бәлки бер төгәлләнгән әсәр булып кабул ителә. Җанрның үз рамкалары да киңәя. Күренекле шәхеснең биографиясе булудан бигрәк, ул зур социаль-тарихи романга әверелә. Сүз арасында шуны әйтеп үтәргә кирәк, үзенең романын язу процессында автор алган жанрның коры биографизм моментларын җиңеп чыгу белән генә калмый, беренче китапның пигезенә Тукайның «Исемдә калганнар»ын алуы белән шагыйрьнең үз истәлекләренә колларча иярми, тормышны хикәяләү рамкаларын бик нык киңәйтә. Заман рухына һәм Тукай биографиясенең төп моментларына тугры булып калган хәлдә, автор үзенең иҗади фантазиясенә дә киң урын бирә. Менә шуңа күрә дә «Тукай» романының беренче китабы чын сәнгать әсәре булып туа алган. Халык вәкилләре образлары, кай- берләрен исәпкә алмаганда, автор тарафыннан уңышлы эшләнгәннәр. Алар схематик түгел, үзләренә аерым бер характерлары һәм бай эчке тормышлары булган җанлы кешеләрне күз алдына китереп бастыралар. Шул исәптән, күренекле татар мәгърифәтчесе Каюм Насый- риның образы да художество ягыннан камил һәм ышандырырлык итеп бирелгән. Шулай да Гөргөри образы эскизлыктан һәм схематик булудан котыла алмаган. Бу бик зур идея
121
алып килүче образ. Ләкин автор образның идея эчтәлеге аша аның кешелек хәятын күреп бетерә алмаган. Халык хәрәкәтендә, бигрәк тә киләчәктә, Гөргөри роленең бөтен зурлыгын белә торып та, без аны, Җанлы характер буларак, йомшак сизәбез. Өстен сыйныф вәкилләреннән Белмим Хафиз образын иң уңышлы- лардаи санарга кирәк. Бу — авыл буржуасының бик ачык тибы. Ул ниндидер бер могҗиза («могҗиза»- ның реаль ягы романда күрсәтелә) аркасында кинәт баеп китә. «Кырлай крестьянының үзе белән бергә күз алдында үскән, үзе төсле үк, хәтта әле кордаш малайлары тарафын н а и « булдыксыз! сел әгә й!» дип түбәнсетелгән күрше малай Хафиз нинди юл беләндер акча көченә ия булып ала да, мин сицайтим, көннәрдән бер көнне, син күр дә мин күр, «Тыңламас» алпавыты тикле алпавытны, үзе кебек үк берничә «акча капчыгы» белән сүз беркетеп, йотып куя. Сәлам биреп тә тормый. Кичә гади генә авыл мужигы булып йокларга яткан Белмим Хафиз бүген зур җир биләүче, тегермән тотучы черегән бай булып уяна». Шул кеше ялангач, ач авылны бурычлар белән урап, халыкның канын эчеп ята. Капиталистик лагерьны күрсәткәндә автор зәһәр ирониядән урыны белән үткен сатирага кадәр күтәрелә. Укучы Белмим Хафизга, хәшәрәткә караган кебек, җирәнеп карый. Ләкин бу хисне, образның үзеннән бигрәк, халыкның аңа булган мөгамәләсе уята. Садыйк байның калку итеп бирелгән сатирик образы китапта башка идея — композиция бурычын үти. Дуамал кәрлә Садыйк бай Нигъмәтҗанның мәһабәт фигурасы янында бөтенләй пигмей булып кала. Автор «акча капчыкларының» ’ кеше буларак түбәнлекләрен һәм ваклыкларын, алариың халык тәнендә сөлек булуларын сурәтли һәм халыкның рухи матурлыгына капма- каршы куя. Бу урында портрет зур' роль уйный. Крестьяннарның үз җирләрен чәч- мәүдәренең сәбәбен өйрәнү өчен төзелгән комиссиянең эше сатира аша күрсәтелә. Буржуазиянең өске катлавына автор киң характеристика бирергә теләгән. Ләкин бу эштә, аңа материалны бөтен тарихи-тормышча конкретлыгында тирән итеп белеп җиткермәү комачаулаган. Сәгыйть- җан һәм шул төркем кешеләрнең образлары я схематик, я берьяклы. Автор Сәгыйтьҗан тормышының тышкы
фактлары турында хәбәр итә, ләкин аның, кеше буларак, эчке дөньясын ачмый, идеясыйнфый позициясен ачыкламый. Романда зур роль уйный торган Сәгыйтьҗан образы укучыны ышандырырлык рәвештә идея һәм художество ягыннан эшләнүне сорый. Гомумән, авторга буржуаз лагерьны киңрәк сурәтләүне киңәш итәсе килә. Бу үз уңаенда, авторга буржуазияне халыкка тагын да кискенрәк итеп каршы куярга, халыкның эксплуататорларга каршы көрәшен бөтен кие- р ен ке л еген дә к ү р сәте р гә ки ңр ә к мөмкинлек бирер иде. Капиталистик югары катлауны күрсәтү бу хәлендә булганда, Ибраһим бай бакчасында барган әңгәмә романның сюжет-композиция рамкаларына керми кала һәм коры декларатив рольне генә үти. Әхмәт Фәйзинең иҗат манерасы турында берничә сүз әйтәсе килә. Китапның жанр үзенчәлеге, биографиягә кереп китеп, тарихи обста- иовканы читләтеп үтү куркынычын тудырган. Ләкин автор Тукайның тормышын сөйләп чыгуны гына күз алдында тотмаган. Язучы авыррак юлны сайлаган, һәм ул юл Тукайның реалистик образын иҗат итү, шул ук вакытта аны тәрбияләп үстергән, кеше иткән халык среда- сын күрсәтү өчен иң зур мөмкинлек биргән. Бу юлның авырлыгы — әдәби замыселны ачу алымнарының каршылыклы булуында. Бер яктан, тормышны баланың субъектив сизүе аша киләчәк халык шагыйренең аңы һәм характеры үсү процессын бик ачык күз алдына китереп бастырса, икенче яктан, китапта баланың бик кечкенә булуы зурлар
122
тормышын, олы дөньяны объектив тирәнлектә күрсәтүгә комачаулый. Автор бу каршылыкны җиңеп чыга алган. Кечкенә Габдулла аңына сыймаслык тормыш күренешләрен тасвирлаганда, тирән һәм җитди нәтиҗәләр ясарга кирәк булганда, автор, героен читтә калдырып, сиздерми генә, зур такт белән аның урынына баса да хикәяләүне үз кулына ала. Билгеле, бу алым күбрәк һәм ешрак китапның, беренче яртысында кулланыла, чөнки монда Тукай әле бик кечкенә, катлаулы, каршылыклы тормыш вакыйгаларына төшенерлек түгел. Шулай да. тормышның объектив күренешләрен китапта тагын да күбрәк күрәсе килә. Тормышны бата күзлегеннән чыгып сурәтләү аны тулырак характерлау өчен кайвакыт авторга комачаулык итә, аның кулын тота. Дүртенче бүлекнең башында («Авыр төшсыман» бүлеге), чиркәү кагу вакыйгасы халыкта төрле истәлекләр уята, халык моны үзенчә төрле нәрсәгә юрый. Язучы бу урында, Тукай күп нәрсәне аңлый алмады, дигән искәрмә ясарга мәҗбүр була. Ибраһим бай бакчасында Тукай ишетеп торган әңгәмә дә, аның акылына сыярлык түгел, һәм авторга бу әңгәмәнең азагында баланы йоклатырга туры килә. Шулай итеп, язучы авыр хәлдән бераз чыга, кечкенә Тукайның аңлау дәрәҗәсеннән югары торган вакыйгалар, сөйләүләр өчен аның өстеннән җаваплылыкны алырга тырыша. Ә. Фәйзинең шагыйрь булуы романның стиленә беркадәр үзенең тәэсирен ясамый кала алмаган. Романда шактый гына урын алып тора торган публицистика, һәртөрле аңлатмалар, авторның фикер йөртүләре, зур лиро-эпик әсәрдәге лирик чигенеш һәм уйлануларны хәтерләтеп, китапның сюжеты белән органик рәвештә бәйләнәләр. Мондый алым образны баета, аңар лирик интонация бирә, көчле хис уята. Мисал итеп 61 иче биттәге чиркәү чаңын сурәтләгәннән соң бирелгән лирик коментарийны алырга мөмкин: «Әйе, Газизә апа белеп әйтте. Падишалар үлгәндә дә чаң суктылар, үлемнән калганда да чаң суктылар... Тик тормыш үзгәрмәде, һаман үзенең җелекләрне суыра торган бертөрле төссез агымы белән ага бирде...» 90 нчы биттә автор халыкның сәнгатькә сусавы турында яза. Бу өзектә публицистика үткен политик мәгънәгә ия, чөнки монда халыкның кул ьт у р а
омтылышына тот к а р л ы к ясауларга протест белдерелә, фольклорның халык тормышында аның күңелен чагылдыручы якты бер көзге булуы күрсәтелә. Роман поэтик образларга бай. Бу романның телен матурлый, аны җанлы, картиналы, сәнгатьчә бизәкле итә. Мәсәлән, Ә. Фәйзи, ике бистә арасына су керде, дип кенә әйтми, «Идел бәреп керде», дип эмоциональ картинаны көчәйтеп җибәрә. Романда матур-матур пейзажлар күп, язучы табигать күренешләрен фон өчен генә сурәтләми, шуның аша геройларның настроениеләрен бирә, бу настроение укучыга да күчә. Кеше һәм табигать романда динамик берлектә бирелгән. Табигать кешеләр тормышына актив катнаша, үзе үзгәргән саен, кеше тормышына да яңа сыйфатлар өсти. «Язгы елмаюлар» бүлегендәге пейзаж — кышкы йокысыннан әкрен генә уянып килгән яз картинасы — буыннарның рәхәт талчыгуына бирелеп ләззәтләнү хисен тудыра, бу ләззәтләнү тора-бара язгы шатлыклы тойгылар бәйрәменә әйләнә. «Кешеләр язны сагыйылган матур төш шикелле итеп каршы алалар. Габдулла капкадан чыга да, башын бер якка салып, яз ихтыярына тапшырылып тора. Каршы капкадан чыгып, шулай ук карап торучы берәү, сәбәпсез-нисез, Габдуллага елмая. — Бу көнне дә күрдек, — ди инде аның бу елмаюы. Извозчик Шаяхмәт бүген башка көндәге кебек атына сукмый, тиргәнми, атының ялкау адымына риза булган хәлдә, кузласында изрәп бара... ... Кояш нурлары өй түбәләреннән җиргә түгелә, ерганакларга кереп, терекөмеш булып йөгерә, ксшеләр
123
нец йөзләрендә, күзләрендә чагыла. Бөтен нәрсә йокыдан уянып, сузыла, киерелә. Үлем, бетү, сүнү дигән мәгънәләр кинәт юкка чыга. Бөтен нәрсә үсү, үрчү, тоташу, ишәю омтылышының көчле өермәсе белән кайный... Аннан соң ташу башлана. Ике бистә арасына Идел бәреп керә...» Табигатьнең матур күренешләрен, шул рәвешчә, Ә. Фәйзи, күп кенә урыннарда кеше хисе белән җанландырып, кешеләренең тормыш тәҗрибәләре белән баетып алып бара. «Тукай» романының иң зур уңыш- ларыннан берсе итеп милли колоритның оста бирелүен күрсәтергә кирәк. Бу колорит татар халкының аерым группа һәм категорияләрендә, тарихи чорга хас булган көнкүреш, дөньяга караш, үзара мөнәсәбәтләрне күрсәткән художество детальләрендә, нечкә аһәңнәрдә чагыла һәм алар авторның халык һәм милләт тормышын барлык нечкәлекләре белән белүен күрсәтә. Романның стилендәге тагын бер үзенчәлеккә күз ташлыйсы килә. Ә. Фәйзи бик җыйнак итеп тасвирлый белә һәм моңа, прозадан бигрәк, поэзия чаралары аша ирешә, шуның белән проза жанрының үзен дә баета. Автор хикәяләүне өзмичә, тоташ бер агым белән алып барырга омтылмый, укучыга һәрбер вак- төякне, сюжетның кечкенә генә үзгәрешләрен дә аңлатып барырга тырышмый (аның төрле комментарийлары да күбрәк публицистик максатка юнәлдерелгәннәр һәм укучыга эмоциональ тәэсир итү бурычын үтиләр). Ә. Фәйзи художество образлары, картиналар, настроениеләр тудыра һәм алар, барысы да бер идея белән сугарылганга күрә, тормышның бөтен бер җанлы картинасын күз алдына бастыралар. Икенче төрле әйткәндә, Ә. Фәйзи өчен фабула зур роль уйнамый. Ул сюжетның хәлиткеч моментларын гына күрсәтә. Калганнарын укучы үзе чамалый, үзе өстәп бара. Мәсәлән, китапның «Кемдә акча, шул алпавыт хәзер» бүлеген карыйк. Байлар халыкка үрмәкүч кебек тозак коралар. Автор укучыга җепнең очын гыиа тоттыра, укучы, шул җепкә тотынып, йомгакны үзе сүтә, картиналардан үзе нәтиҗә чыгара. Гарә- финең йортына ут төртеп, бердән, Хафиз бай аңардан үч ала, авылын ташлап китәргә мәҗбүр итә. Икенчедән, шушы ук хәлне авыл байлары халыкның дини хисләрен уяту өчен дә файдаланалар.
Тукайны асрамага тәкъдим итү (базар күренеше); Сәгыйтьжан байның фәхешханә тотучы Маһри белән сөйләшеп сүз беркетүе; Нигъмәт балаларының язмышы; Габдулланың Сәгыйтьҗан кучеры белән очрашуы; ятим балалардан арзан эшче көче җыйнаучы Сөнгать хәлфә — хикәядә менә бу эпизодлар яки, югарыда әйткәнчә, сюжет моментлары— Сәгыйтьҗан бай һәм аның төркеме эшли торган җинаятьләрнең бөтен бер тезмәсе булып тора. Ә карасаң, бу эпизодлар романның буеннан-буена сибелгәннәр, тоташ бармыйлар. Шуңа да карамастан, китапны укыганда бу чылбыр өзелми, укучы элек укыганнарына яңа эпизодларны өсти бара, чылбырның яңа боҗраларын беркетә килә. Чәчелеп бирелгән эпизодларны бердәм зур идея тоташтыра һәм үзенә бер эчке фабула тудыра. Романда Ә. Фәйзи диалог мастеры булып күренә. Аның диалоглары тормыштагыча җыйнак һәм образларның индивидуаль характерларын ачалар. Романның кайбер вак җитешсез- лекләрен күрсәтмичә булмый. Саҗидәнең энесе кечкенә Габдулланы яратуы декларатив рәвештә генә игълан ителә. Ул Тукайның ятимлеге һәм күргән газаплары өчен җибәрелгән фәрештә булып кына кала. Бу мәхәббәтнең реалистик сәбәпләре ачылмаган. Тукай тормышында Саҗидә — бик зур роль уйнаган кеше. Ул Тукай өчен бердәнбер якын кеше булган, аның яратуының чынлыгына, эчкерсез булуына Тукай кечкенәдән ышанып килгән. Бу якынлык аның күңелен йомшарткан һәм үзен бөтенләй ятим, артык, кирәкмәс кеше итеп сизеп, төшенкелеккә бирелүдән саклап килгән. Саҗидәнең образы киңрәк сурәтләүне сорый. Саҗидәнең эчке матурлыгын ачарга кирәк иде.
124
1Тбраһим байга, башка кунаклар белән беррәттән, татар галиме — этнограф Габдрахман Ильяси да килә (190 бит). Китапның. 120 битендә Гөргөри шул ук Ильясины Каюм Насыйри белән бер рәткә куеп сөйли. Габдрахман Ильяси консерватив байлар кругыннан прогрессив мәгърифәтче Каюм Насыйри янына бик җиңел күчә икән, дигән мәгънә кала. Бу укучыны бутый. Авторга Ильясиның идея-сониаль позициясен ачыкларга кирәк иде. Автор Тукайның яшен бик сирәк кенә, анда да чама белән генә билгели. Укучыга күп вакыт ничә яшьтә соң әле ул, дип уйланырга туры килә. Яшенең билгесез булуы кай- чакта образны да тоныкландырып җибәрә. Бу мәсьәләдә автор нәни Габдулланың, гади бала гына булмыйча, бик сиземле, искиткеч сәләтле, һәм тормышны бик иртә аңлый башлаган кеше булуын истә тотарга тиеш иде кебек. Язучы 15 биттә Тукайның үги атасының әнисенә булган мәхәббәте хакында әйтсә дә, без аңар ышана алмыйбыз. Фактлар моның киресен сөйлиләр. Хәтта ул хатынын кыйнап үтерә. Автор моның сәбәпләрен күрсәтергә дә оныта. Урыны-урыны белән автор, тормышны күрсәтеп бирү урынына, сөйләп бирүгә күчә. Бу Әхмәт Фәйзинең проза жанрында әле тәҗрибәсе җитеп бетмәүдән килә булса кирәк, һәм бу нәрсә романның художество кыйммәтенә азмы-күпме кимчелек китерә. Романның киләсе китапларында бу кимчелек булмас дип ышанабыз. «Тукай» романы Ә. Фәйзинең халык шагыйре Г. Тукай турында беренче хезмәте генә түгел. 1939—1941 елларда ул «Тукай» исемле драма һәм «Тукай Җаекта» дигән драматик поэма язган иде. Ә. Фәйзи Тукайның биографиясен һәм Тукай яшәгән чорны тярәнтен һәм җентекләп өйрәнгән. Бу аның «Тукай» турындагы яңа әсәренең, уңышлы чыгуына зур сәбәп булып тора. «Татарстан партия оешмасында массаполитик һәм идеологии эшләрнең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында» 1944 нче елның август карарында ВКП(б) Үзәк Комитеты татар язучылары алдына, татар халкының тарихын дөрес яктырткан, халыкның царизм, алпавыт һәм капиталистларга каршы рус, татар һ. б. халыкларның бердәм көрәшен гәүдәләндергән әсәрләр тудыру бурычын куйды. Шул бурычны үтәү юлында татар
язучылары берникадәр уңышларга ирештеләр инде. Бу мисалда Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» романы, Нәкый Исәнбәтнең «Мулланур Вахитов» драмасы һәм Ибраһим Газиның «Онытылмас еллар» повестеның беренче китабын күрсәтә алабыз. Әхмәт Фәйзинең «Тукай» романы Үзәк Комитетның бу күрсәтмәләрен үтәүдә яңа адым булып тора. Партия Үзәк Комитетының идеология мәсьәләләренә багышлангач соңгы карарлары татар әдәбиятының үсешендә яңа омтылыш һәм борылыш билгеләделәр, әдәбиятыбыз идея-художество ягыннан тагып да югарырак баскычка күтәрелә башлады. Бу тарихи карарлардан сон чыккан яхшы әсәрләр арасында «Тукай» романы, һичшиксез, күренекле урыннарның берсен ала. Романның беренче китабы, татар әдәбиятында тиз көндә бөек халык шагыйре Тукайның реалистик образы туар, дигән ышанычын ныгыта. Үзенең тууына илле ел, әдәби эш- чәнлегенә 30 ел тулу бәйрәме көннәрендә Әхмәт Фәйзигә чын күңелдән бер теләк телик: ул бу зур һәм мактаулы хезмәтен тиз арада уңышлы тәмамласын! һ