Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ХАЛЫК ШАГЫЙРЕ ГАБДУЛЛА ТУКАЙ

ТАТАР ХАЛЫК ШАГЫЙРЕ ГАБДУЛЛА ТУКАЙ (Үлүенә 40 ел тулуга карата)
 Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай кече яшьтән үк үз халкының газаплы авыр тормышын үз күзе белән күреп, ярым ач крестьяннар, вак кустарьлар, ярлы шәкертләр, эшчеләр һәм хезмәткәрләр арасында яшәде. Турылыкны сөюче, ялкынлы хисле, сизгер акыллы һәм нык характерлы бу яшүсмер дөньяның иксез-чиксез киңлеген, аның табигатенең байлыгын һәм матурлыгын, ләкин шул иксез-чиксез табигатьнең һәм аның байлык- ларының хуҗасы булырга тиешле хезмәтчел халыкның иң авыр шартларда хокуксыз яшәвен күреп үсте, һич шик юк ки, Габдулла Тукай кебек шундый сизгер йөрәкле үсмернең уена һәрвакытта: «Дөнья нигә шулай корылган, моның сәбәбе нәрсәдә?» — дигән фикернең килмәве мөмкин түгел иде. Шулай булмаганда, бу үсмердән соңыннан бөек халык шагыйренең чыгуы мөмкин дә түгел иде. Шуның белән бергә, Габдулла Тукайның аңлы тормышының беренче еллары менә шул хокуксыз- лыкта, бәхетсезлектә, ярлылыкта изелеп яшәүче бөтен хезмәт халкын дулкынландырган, аякка бастырган һәм көрәшкә күтәргән беренче рус революциясе елларына туры килде. Шуның да өстенә, нәкъ шушы революция елларында татар телендә беренче газета һәм журналлар чыга башлады. Кечкенәдән әдәбият белән кызыксынган, рус һәм татар телендәге мөмкин булган барлык әдәбиятны укып барган һәм үзендә каләм тибрәтергә сәләт барлыгын сизгән Тукай шушы шартларда кулына каләм алды. Рус халкының бөек революцион- демократ шагыйре Н. А. Некрасов турында «Правда» газетасы революциягә кадәрге бер мәкаләсендә бо- лай дип язган иде: «Некрасовның бөеклеге рус табигатенең һәм тормышының Некрасовка кадәр әле чагылдырылмаган яңа матурлыкларын күрә белгән, алар турында рус җыры кебек яңгыравыклы һәм киң күңелле — хәсрәтле тел белән сөйләп бирә белгән, сизгер, көчле һәм теләктәш художник булуында гына түгел. Юк, аның бөеклеге шунда ки, аның поэтик уйлары халыкның уйлары белән аерылгысыз иде, аның хәсрәте халыкның бөтен рус җирен каплап алган бөек хәсрәтеннән аерылгысыз иде, ул караңгы халык массасында күтәрелеп килә торган бөек көчләргә ышана иде һәм яңа, яхшы язмышка борылуны бары тик халыкның уянуынңан көтә иде>. Габдудла Тукайның кулына каләм алуы да матур шигырьләр белән кешеләрнең йөрәкләрен сихерләү өчен, табигатьнең матурлыкларын сокландыргыч тел белән җырлау өчен генә түгел иде, шулай ук тормышның әле аңа кадәр беркем та р а ф ы н н а и да ч а гы лдырыл маган яңа якларын үзенә генә хас булган шигъри тел белән чагылдыру өчен генә дә түгел иде, ә бәлки хезмәт иясе татар халкының газаплы авыр тормышын ачып күрсәтү, аның ирекле, якты тормыш турындагы иң тирән хыялларын үзенең иҗатында чагылдырып, халыкның иң тирән
97 
 
хисләрен уяту, аны алга, матурлыкка өндәү өчен иде. һәм ул шундый бөек максатлар белән әдәбият мәйданына аяк басты, туган халкының уйларын, теләкләрен һәм өметләрен җырларга кереште, революцияне һәм халык азатлыгы өчен көрәшүчеләрне, шул юлда үзләрен корбан итүче батыр йөрәклеләрне данлыклап җырлады. Тукай үзенең беренче шигырьләрендә татар халкын гасырларча килгән йокыдан уянырга, белем бакчасында йөрергә, алга бару һәм бөеклеккә күтәрелү юлына аяк басарга, мәгариф мәйданында үзеңә тиешле урынны алырга, һәртөрле артталыкка, наданлыкка каршы көрәшергә өндәде. Ул татар халкының якты киләчәге революциянең җиңүе белән бәйләнгән икәнлеген күрсәтергә омтылды. 
Голумең бакчасында дулашалым, идәлем сәйран; Сәгадәт бәхтемезгә калсын инее, җиннн- ләр 64 хәйран... Борынгы уйкуларны дошенубән улалым надим 65 Тәрәкъкый 66 вә тәгали67 юлларына улалым кадим 68 —, дип язды ул матбугатта беренче чыккан шигырендә. «Дусларга бер сүз» исемле шигырен ул: 
Барып керик хөрриятнең кочагына, Тәрәкъкыйнең күкләренә очма гына, — 
дигән чакыру белән тәмамлады. Дөресен әйтергә кирәк, Тукай беренче рус революциясе көннәрендә ул революциянең буржуаз характерын, бу революцияне әле ахырына кадәр җиткерү — буржуаз-демократик революцияне социалистик революциягә әверелдерү кирәклеген аңлый алмады. Ул шулай ук 17 октябрь манифестының патша хөкүмәте тарафыннан ясалган бер маневр, халык массасын алдау булып торганлыгына да төшенеп җитә алмады. Шунлыктан, Тукайның: Бу хөррият — манифесты государьдыр. Кадерен белеп, кирәкләрне сорыйк имди... («Дусларга бер сүз».) Күрең патша хәзрәтен, Җуйды халык хәсрәтен, Күргәч фетнә кәсрәтен Киңлек бирде бәдәвам («Иттифак хакында».),— 
                     64 Кешеләр Һәм җеннәр. 65 Уянучы. 66 Алга китү. 67 Биеклеккә күтәрелү. 68 Аяк басучы. 
дигән юллары аның буржуаз-демократик революцияне инде тәмам ахырына җиткерелгән революция сыйфатында каршылавын, бу революцияне һәм 17 октябрь манифестын халык хәсрәтен җуя торган һәм тулы киңлек бирә торган бернәрсә итеп каравын күрсәтәләр иде. Шулай ук Тукайның халыкны һичбер төрле сыйныфларга бүлмичә, бөтен бернәрсә итеп карап, аны гомуми бердәмлеккә чакыра торган «Иттифак хакында» исемле шигыре дә әле ул вакытта яшь шагыйрьнең җәмгыятькә сыйныфлардан өстен нәрсә итеп каравын күрсәтәләр иде. Ләкин шунсы бик ачык ки, ул 1905 елгы беренче рус революциясен гаять зур өметләр белән, шатланып каршы алды һәм аны үзенең туган халкына азатлык бирүнең бердәнбер юлы сыйфатында кабул итте, революция патша самодержавиесе тарафыннан канлы рәвештә бастырылганнан соц да, шушы революцияне җырлаудан туктамады. Ул үзе шушы революция тарафыннан тудырылган шагыйрь булды. Тукай үз иҗатының иц беренче көннәреннән үк хезмәт халкының интересларын яклау позициясенә басты, үзенең иц яхшы хисләрен хезмәт халкына багышлады, аны изүчеләрне тирәнтен дошман күрергә өйрәнде. Әйдә, халыкка хезмәткә, Хезмәт эчендә йөзмәккә, Бу юлда һәртөрле хурлыкка, зорлыкларга 2 түзмәккә, — дип язды ул «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?» дигән шигырендә. «Ләззәт вә тәм нәрсәдә?» исемле шигырендә дә ул тормышның бөтен 
1 Күплеген. 2 Кимсетелүләргә.
7 .С Ә.- № 4. 
98 
 
яме һәм ләззәте халыкка хезмәт итүдә икәнлеген белдерде. Тукай башкаларны халыкка хезмәт итүгә чакыру белән бергә, үзенең дә шул өндәүне ничек үтәвен һәрвакыт тикшереп торды: Жырлыймын, ләкин җырымнан Файда бармы халкыма? — х диде ул, тирәнтен борчылып. Соңыннанрак, «Гомер юлына керүчеләргә» исемле шигырендә дә ул шул ук мәсьәләне, яшәүнең максаты — халыкка хезмәт итүдән гыйбарәт, дигән мәсьәләне куйды һәм гомернең халыкка хезмәт итү белән үтәргә тиешлеген күрсәтте. Тагын бер шигырендә ул халыкны сөяргә чакырып, шушы хис белән янмаган кешенең үз гомерен файда- сызга үткәргән булачагын һәм соңыннан ул кешегә моның өчен үкенергә туры киләчәген белдерде: Сөй халыкны, сөй гомерне, Сөй халыкның дөньясын. Без үләрбез, билгеле, тик Үкенечкә калмасын, — диде. Габдулла Тукайда халыкны һәм аның азатлыгын сөю, халыкны азатлык өчен көрәшкә күтәрү өчен аны агартуның иң мөһим чаралардан берсе булуын аңлау, шуның өчен көрәшү тойгыларын һәм револю- цион-демократик идеяләрне тәрбияләүдә реалистик рус әдәбияты белән, аның гигант вәкилләренең— Пушкин, Лермонтов һәм Некрасовның үлемсез әсәрләре белән тирәнтен таныш булу, аларны сөеп уку һәм алар белән рухлану, аларның демократик традицияләрен үз иҗаты өчен нигез итеп алу шулай ук гаять зур роль уйнады. Тукайның Пушкин белән Лермонтовка булган мәхәббәте турында әйтеп тә торасы юк. Бу һәркемгә билгеле. Тукай аларны куп кенә шигырьләрендә үзенең остазлары дип атады, аларның үзе өчен иң зур үрнәк булуларын кабат-кабат белдерде. Толстойны ул рус язучыла- рыннан тезелгән изге тәсбихның иң беренче төймәсе дип, Максим Горь- кийны шул ук тәсбихның бер төймәсе дип атады. Ул Некрасовның әсәрләрен сөеп укыды, аның кайбер шигырьләрен тәрҗемә итте һәм үзенең күп кенә әсәрләрен Некрасов шигырьләре йогынтысында язды, һәм ул үз иҗатының характеры ягыннан һәркемнән бигрәк Некрасовка якын тора иде. Бу урында бик характерлы бер күренешне әйтеп үтәргә кирәк: заманының 
иң культуралы, иң алдынгы кешеләреннән берсе булган Тукай борынгы татар поэзиясе па- мятниклары һәм көнчыгышның классик поэзиясе белән, шулай ук көнбатышның күп кенә классик поэзиясе әсәрләре белән тирәнтен таныш булуына карамастан, үзенең иҗаты өчен рухи азыкны һәрвакыт рус классик поэзиясе үрнәкләреннән алды, алардан үз рухына якын килә торган бик күп әсәрләрне тәрҗемә итте, аларга ияреп бик күп шигырьләр язды һәм алардагы иц алдынгы идеяләрне үзенең иҗатында чагылдырды. Ул гына да түгел, без аның күп кенә хәлләрдә үз поэтик реченең стилистик алымнары өчен рус поэзиясе үрнәкләреннән файдалануын, аның шигырьләрендә күп кенә чагыштыруларның, образларның, кинаяләрнең һ. б. рус поэзиясендәге шундый үрнәкләргә якын торуын күрәбез. Көнчыгышның дини- мистик поэзиясе үрнәкләрен Тукай күп вакытта үзенең сатирик әсәрләре өчен пародиягә калып формасында гына файдаланды. Тукайның дөньяга карашы формалашу мәсьәләсен шулай ук заманнан аерып карап булмый. Югарыда әйтелгәнчә, Тукай иҗатының башлангыч чоры беренче рус революциясе вакытына туры килде. Тукайның Уральскида чыга торган «Уралең» газетасы типографиясендә эшләве, анда большевистик ячейканың булуы, типографиядә наборщик булып эшләгәндә, аның рус эшчеләре белән берлектә социал-демократик матбугат белән танышуы һәм революцион брошюралар укуы, социал-демократлар тарафыннан оештырылган митингларга йөрүе, эшчеләр арасында социал-демократик листовкалар таратуда катнашуы, ә соңга табарак исә татар телендәге беренче социал-демократик газета
99 
 
булган «Урал» газетасы белән һәм аны чыгаручы беренче татар большевигы Хөсәен Ямашев белән танышуы һәм дуслашуы, шулай ук гатар демократик язучылары белән аралашуы һәм хезмәттәшлек итүе — болар барысы да, һичшиксез, Тукайның революциондемократик позициягә көннән-көн ныграк аяк басуында зур роль уйнадылар. Тукай хезмәтчел халыкның яклаучысы сыйфатында чыгып, аны изүчеләрнең эксплуататорлык йөзләрен ачып күрсәтте, халыкның бәхете юлында киртә булып торган барлык төр дошманнарны — капиталист, сәүдәгәр, мулла, ишан һәм буржуаз милләтчеләрне, аларның икейөзлелекләрен фаш итте, хезмәт халкының иң коточкыч авыр шартларда яшәвен ачып күрсәтте, шул коточкыч авыр шартларны бетерү өчен көрәшкә өндәде. Тукай тарафыннан 1911 елда язылган атаклы «Көзге җилләр» шигыре аның үз халкының язмышы ечен ни дәрәҗәдә әрнүен күрсәтә. Бу шигырьнең халык ачтан үлгән бер вакытта алтын теш куйдырып йөрүче байларга карата язылган юллары тирән нәфрәтләнү белән сугарылганнар. Көзге төн. Мин йоклый алмыйм. Өй түрендә җил елый. /Кил еламый, ач үлемнең куркусыннан нл елый. — Иң сөекле эшче зүладым быел ач калды, дип, Изге, шәфкатьле анабыз — мәрхәмәтле җир елый. Куйса монда корткалар төшкән тешен алтын белән, Бер телем икмәк, дип, анда назлы нечкә бил елый. Шәһәрдәге рәхимсез капиталистик эксплуатация күренешен ачып күрсәтеп, кешенең нинди түзә алмаслык авыр шартларда эшләргә мәҗбүр булуын күрсәтеп, ул Казан турындагы шигырендә: Ут, төтен, фабрик-завод берлән һаман кайный Казан, И.чгәтсп ташлап савын, сау эшчеләр сайлый Казан, — лип язды. Аның, һичшиксез, Некрасовның «Балалар елавы» исемле шигыре тәэсирендә язылган «Карха- иэдә» исемле шигыре дә шулай ук капиталистик эксплуатация шартларында эшчеләрнең нинди коточкыч шартларда эшләвен күрсәтүгә багышланган иде. Билгеле булганча, Тукай 1905 ел революциясен Уральск шәһәрендә каршы алды. Замандашларының сүзләренә караганда, декабрь восстаниесе башланганга кадәр үк Тукай, аның башланачагын сизенгәндәй, аның турында белгәндәй, түземсезлек белән көтеп торган. Восстание башлангач, ул урамга 
чыккан, бу вакыйгага бик нык шатланган. Восстаниенең бастырылуына карамастан, ул революциянең кайчан да булса җиңәчәгенә өметен өзмәгән һәм: «Байлар бетәргә тиеш», — дип белдергән. Бу өмет Тукайның йөрәгендә бервакытта да сүнмәде. Аның 1912 елда патша реакциясенең иң кара көннәрендә язылган «Татар яшьләре» исемле шигыре моның шаһите булып тора: Өстә бу ямьсез болыт баштан китәр, яңгыр явар, Җиргә рәхмәт күк төшәр яшьләрнең изге кастлары; Күк булып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары; Ялтырар изге көрәшнең хәнҗәре, алмазлары! Бу юллар шагыйрьнең самодержавиегә каршы революцион көрәшнең котылгысызлыгы турындагы фикергә тәмам якын килеп җитүе турында сөйлиләр һәм асылда аның, бу шигыре шундый көрәшкә объектив рәвештә чакыру булып хезмәт итте. Нәкъ менә шушы урында җәдитчелек хәрәкәтенә Туканның мөнәсәбәте турындагы мәсьәләгә тукталып үтәргә кирәк. Эш шунда ки, безнең әдәби тәнкыйть өлкәсендә эшләүче кайбер иптәшләр тарафыннан җәдитчелек хәрәкәтен гүяки прогрессив күренеш итеп, аны мәгърифәтчелек хәрәкәте белән бернәрсә итеп күрсәтергә һәм Тукайның бөтен эшчәнлеген шушы җәдитчелек хәрәкәте белән бәйләргә маташулар булды. Хәзерге вакытта мәгърифәтчелек хәрәкәтенең прогрессив ролен һәм җәдитчелек хәрәкәтенең реакцион йөзен, аның па- иисламистик, пантюркистик буржуаз 

р 0 
 
милләтчелекнең идеологиясе булуын, безнен. илебездә совет власте ур- наштырыл ганнан соң, җәдитчел әр - нең турыдан-туры контрреволюция лагерена күчүләрен һәм советка каршы көрәш алып баруларын күрсәтә торган кайбер материаллар басылып чыкты. Бу яктан караганда, мәсьәлә шактый ачыкланды. Шулай ук җәдитчелек хәрәкәтенең политик нигезе булган панисламизмга һәм пантюркизмга каршы Тукайның кискен көрәш алып барганлыгы да күрсәтелде. Ләкин җәдитчелек хәрәкәтенә Тукайның мөнәсәбәте турындагы мәсьәлә һаман да әле томанлы хәлендә калуда дәвам итә. Эш шунда ки, бу материаллар: Тукай җәдитчелеккә каршы идеме, юкмы? — дигән сорауга тулы һәм ачык җавап бирмиләр, югарыда әйтелгәнчә, Тукайның панисламизмга һәм пантюркизмга каршы көрәшкәнлеген билгеләп үтү белән чикләнеп, бу сорауны читләтеп узарга омтылалар. Шулай итеп, бу материалларны укыгач, җәдитчелек хәрәкәте гүяки панисламизмнан һәм пантюркизмнан аерым бернәрсә булган икән дигән нәтиҗәгә килергә мөмкинлек кала. Моның сәбәбе нәрсәдә соң? Сәбәп, минемчә, шунда ки, кайбер иптәшләр, Тукайның бөек исеменә тап төшерүдән куркып, җәдитчелек хәрәкәтенең культура өлкәсендәге таләпләренә Тукайның уңай карашта булганлыгын әйтүдән тартыналар. Тукайның каршылыклы якларын ачып күрсәтүдән бервакытта да тартынырга кирәкми. Билгеле булганча, Тукай тулысынча револю- иион-демократлык позициясендә торган хәлендә дөньяга килмәде. Аңа бу дәрәҗәгә җиткәнче бик күп эчке һәм тышкы каршылыклар белән көрәшергә һәм аларны җиңәргә туры килде. Тукай кызыл буяуларга буялып бирелүгә һич тә мохтаҗ түгел. Тукайның политик карашларында булган каршылыкларны һәм аның бу каршылыкларны җиңә баруын күрсәтмәгәндә, аның «Иттифак хакында» исемле шигырендә халыкны һичбер төрле сыйныфларга аермыйча бөтен милләтне берләшергә өндәве белән, шундый берләшүгә өндәүче «Мөселман иттифакы» исемле буржуаз партияне кабат-кабат фаш итүе арасындагы каршылыкны һәм шулай ук аның карашындагы башка к а р ш ы л ы к л а р н ы н и чек а ңл атырга мөмкин булсын? Җәдитчелек хәрәкәтенә Тукайның, 
мөнәсәбәте турындагы мәсьәләдә дә Тукайда булган каршылыклы моментны күрсәтеп һәм аңлатып үтмәскә мөмкин түгел. Татар милли буржуазиясе үзенең идеологиясе булган җәдитчелек хәрәкәтен күтәреп чыкканда, бу хәрәкәтнең культура өлкәсендәге таләбе сыйфатында, мәдрәсәләрдә һәм мәктәпләрдә уку-укыту ысулын (методын) үзгәртү турындагы таләпне алга куйды. Шуңа күрә дә бу хәрәкәт «ысулы җәдитчелек» хәрәкәте, ягъни «яңа методчылык» хәрәкәте дип аталды, бу үзгәртүне таләп итүчеләр үзләрен «ысулы җәдитчеләр», «җәдитчеләр», ягъни «яңа методчылар», «яңачылар» дип атадылар. Бу ысулга, ягъни методка каршы килүчеләрне алар «ысулы кадимчеләр», «кадимчеләр», ягъни «иске методчылар», «искечеләр» дип атадылар. Уку-укыту методын үзгәртүне таләп итүе белән татар милли буржуазиясе үзенең алдагы үсеше юлында торган киртәләрдән берсен алып ташлауны максат итеп куйды. Бу таләпләрне ул демагогик рәвештә, гүяки, бөтен «милләтне агарту», бөтен «халыкны агарту» лозунгысы астында күтәреп чыкты. Шуның белән бергә, татар милли буржуазиясе культура өлкәсендә хатын- кызларны (ягъни, җәмгыятьнең югары катлаулары хатын-кызларын) ирләр белән бертигез хокуклы итү мәсьәләсен дә, шулай ук татарча театрлар кую, киемсалымда Европага охшау һ. б. мәсьәләләрен дә алга сөрде. Бу, билгеле, культура ягыннан артта калган һәм белемгә сусаган татар халкының барлык диярлек катлаулары өчен бик мавыктыргыч таләп булып күренде һәм бу катлауларның барысында да диярлек үзен яклаучыларны тапты. Ләкин бу әле җәдитчелек хәрәкәтенең бары бер генә ягы иле. Ул культура өлкәсендә булган таләпләр белән бер үк вакытта, ислам 

101 
 
диненә кайбер реформалар кертү турындагы мәсьәләне дә, үсеп барган татар милли буржуазиясенең, политик таләпләрен дә, панисламизм һәм соңга табарак пантюркизм ру- w хындагы таләпләрне дә куйды. Җәдитчелек хәрәкәте, шулай итеп, исеменең, бер таләпкә генә нигезләнгән булуына карамастан, бу таләпләрнең барысын да берьюлы һәм бер-берсе белән бик нык бәйләп куйды. Ләкин шул ук вакытта, барыннан да бигрәк политик таләпләрен беренче планга куйды. Шунлыктан, тоташ бу хәрәкәтне җәдитчелек, милләтчелек, панисламистлык һәм пантюркистлык дигән бер-бер- сеннән аерылган ’хәрәкәтләргә бүлеп йөртергә һичбер урын юк иде. Күп кенә алдынгы татар укымыш- лылары милли буржуазиянең бу хәрәкәтенең менә шул «халыкны агарту» турындагы демагогик лозунгларга өртелгән бер ягын гына — аның культура өлкәсендә куйган таләпләре ягын гына күрделәр, җәдитчелек хәрәкәтенең баштанаяк тоташ бер реакцион хәрәкәт икәнлеген аңламадылар, үзләренең карашларын шушы хәрәкәт белән бәйләделәр һәм үзләрен «җәдитчеләр» дип йөртә башладылар. Чөнки,, җәдитчеләр тарафыннан культура өлкәсендә куелган таләпләр демократлык һәм мәгърифәтчелек позициясендә торган алдынгы укы мыш- лылар тарафыннан да куелалар иде. Ләкин мәсьәләнең куелышында аерма бар иде: әгәр дә культура өлкәсендәге бу таләпләр татар милли буржуазиясенә «милләтнең» өске катлауларын агарту өчен кирәк булган булса, мәгърифәтчеләргә ул бөтен халык массасын агарту өчен кирәк иде. Җәдитчелекнең культура өлкәсендә куйган менә шул таләпләрен демократлык, мәгърифәтчелек позициясендә торган Тукайның яклавы, бу өлкәдә аның «кадимчеләргә» каршы кискен көрәш алып баруы, аларны татар халкын артка, искелеккә өстерәүчеләр сыйфатында өзлексез фаш итүе, алардан ачы рәвештә көлүе менә шуннан килен чыкты. Ләкин, шуның белән бергә, культура өлкәсендә җәдитчеләр тарафыннан куелган таләпләр белән Тукай тарафыннан                      69 Вакытлы. ' Кимсетелү. 71 Түбәнлек. 72 Наданлыгың. 3 Ачыктан-ачык җәбер. 
куелган таләпләр нәкъ бертөсле түгел иде. Тукай чын мәгънәсендә халыкны, аның түбән катлауларында агарту, шушы юл белән аны үз азатлыгы өчен көрәш кирәклеген аңлау дәрәҗәсенә җиткерү өчен көрәште. Тукайның «Шәкерт яхут бер тә- садеф» («Шәкерт яки бер очрашу») исемле шигыре үзе генә дә аның кемне агарту турында кайгыртканлыгын ачык күрсәтә. Бу шигырендә ул, «тишек пима, тишек бишмәт» кигән хәлдә, суыктан калтырый- калтырый мәктәпкә баручы ярлы шәкерткә мөрәҗәгать итеп, аны үзенең бу ярлылыгыннан оялмаска, ярлылыкның аның өчен кимчелек түгел, бәлки горурлык булуын онытмаска, ачлыкка сер бирми түзәргә, үзен байлардан ким күрмәскә, бөтен тырышлыгын куеп белем алырга өнди, бу дөньяның ярлылык дөньясы булуын, ләкин моның вакытлы бер хәл генә булуын белдерә: Бу галәм, бел, фәкыйрьлек галәмедер, Мүәккать69 бер хакыйрьлек70 галәмедер,— ди ул үзенең бу шигырендә. «Золым» дигән шигырендә ул, ач үлемгә хөкем ителгән фәкыйрь кешегә мөрәҗәгать итеп, аның наданлыгыннан изүчеләрнең корал сыйфатында файдаланулары турындагы фикерне куя: Тагып сиңа иярченлек сәфаләтен 71, Корал итеп йөретәләр җәһаләтең...72 Көчләү сине сарих золым73 иман белән, Иртәгә ач үлмәм дип тә ышанмыйсын,— дип белдерә. «Бәрәңге вә гыйлем» шигырендә ул авыл халкының бәрәңге яңа чыккан вакытларда аннан курыкканлыгын, ә торабара аны иң кадерле нәрсә итеп саный башлаганлыгын күрсәтеп, гыйлемгә мөрәҗәгать итә һәм аны хезмәтчел авыл халкы арасына керергә чакыра: Син алып үрнәк сабырлы бу бәрәңгедән, гыйлем! Аз гына нурландыра башла мужикларның миен! 
102 
 
Тукай татар буржуаз милләтчеләренең икейөзлелеген, аларның «милләт», «халык» мәнфәгатен күзәткән булып, алдашып йөрүләрен, ә чынлыкта исә халыкны тагын да ныграк изелүгә дучар итү өчен тырышып йөрүләрен үзенең «Милләтчеләр» исемле шигырендә бик ачык фаш итте: 
Татар халкы! син үләргә мәхкум инде. Дару үтмәс дәрәҗәдә мәсмүм инде... Милләтчеләр сине фәкать алдый гына, Дигән булып: җанланасың син тиз менә; Алданма син, калган акчаң өчен алар Укыйлар ич баш очында ясин гына! — 
дип язды ул бу шигырендә. Тукайның поэзиясендә һәм прозасында панисламизмның һәм пантюркизмның ата идеологларыннан берсе булган, солтан Төркиясе һәм шул ук вакытта патша охранкасы агенты булган кырымлы Исмәгыйль Гаспринскийның политик шарлатанлыгын фаш итә торган юлларны бик күп табарга мөмкин. Тукайның, шул ук Гаспринскийның «Тәрҗеман» газетасына ияреп, үзләрен «без госманлылар» дип йөрүче татар пантюркистларыннан көлүе, аларның татар телен госманлы төрекләре теле белән алыштырырга маташуларының татар халык массасы тарафыннан кире кагылганлыгын белдерүе һәркемгә билгеле. Ул үзенең «Халык әдәбияты» исемле лекциясенең конспектында, пантюркистларга каршы чыгып: «Без, татарлар, һаман да татарлар булып калдык. Төрекләр — Истамбулда, без — монда. Хәерле юлга!» дип белдерде. Тукай татар телен госманлы төрекләре теле белән алыштыруга гына түгел, аны гарәп-фарсы һ. б. сүзләре белән чүпләүгә дә каршы чыкты. Ул үзенең шул ук лекциясендә татар халык теленә булган кайнар мәхәббәте турында сөйләде, татар әдәби теленең алдагы үсеш юлын шушы халык теле белән бәйләде. Татар халык җырларын ул «бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале бер мирас» дип атады. «Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятыбызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр», дип белдерде. Пантюркистик татар милләтчеләренең татар халкын төрекләштерергә һәм, Россияне ташлап, солтан Төркиясенә күчеп китәргә чакыруларына һәм карагруһ рус шовинистларының татар халкын солтан Төркиясенә күчеп китәргә тәкъдим итүләренә җавап итеп, Тукай үзенең «Китмибез» исемле атаклы шигырен язды, 
солтан Төркиясенең ул вакытта халыклар төрмәсе булып торган патша Россиясеннән дә коточкычрак изү иле икәнлеген күрсәтеп, юк, без Россиядә тудык, шунда үстек һәм, кирәк булса, шунда үләрбез, дип белдерде. Иң бөек максат безем — хөр мәмләкәт, хөр Русия! — дип, Тукай революцион-демократ- лыкның иң югары таләбе булган азат Россия турындагы таләпне куйды. Югарыда китерелгән фактлар барысы да Тукайның иҗатын җәдитчелек хәрәкәте белән бәйләргә һичбер нигез юк икәнлекне ачык күрсәтәләр. Ул, җәдитчелек хәрәкәтенең культура өлкәсендә куйган кайбер таләпләрен яклаган булуына карамастан, тулай алганда, татар милли буржуазиясенең реакцион идеологиясе булган җәдитчелек хәрәкәтенә каршы иде һәм бу хәрәкәткә каршы кискен көрәш алып барды. Тукай бервакытта да татар буржуаз укымышлылары арасында хөкем сөргән милләтчелек сөременә бирелмәде, бервакытта да нинди дә булса берәр милләткә карата дошманлык позициясендә тормады, ул һәр милләт халкының үзенә хас булган лаеклы якларын күрергә омтылды, үзенең иҗатында халыклар арасында дуслык һәм тигезлек идеяләрен җырлады. Татар һәм рус халкы арасындагы дуслык идеясе, Россиядә яшәүче халыклар арасында өлкән туган булган бөек рус халкын тирәнтеи ихтирам итү хисе Тукай иҗатында аеруча зур урын тотты. Бөек рус халкын ул «рус кардәшләр» дип атады, рус алдынгы культурасын татар культурасы үзенә көч алырга тиешле чыганак дип санады.  
103 
 
Бөек рус халкына булган ихтирам һәм мәхәббәт тойгыларын ул 1913 елда язылган «Олуг юбилей мөнәсәбәте илә халык өметләре» дигән шигырендә бик ачык чагылдырды: Рус белән тормыш кичердек сайрашып, Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып; һич бетәрме тарихи бу бергәлек? Без туган бер җепкә бергә теркәлеп, — дип язды Һәм Россияне «уртак ва- таи» дип атады. Россияне «уртак ватан» дип һәм рус халкын «кардәшләр» дип атау өчен ике Россия — изүчеләр Россиясе һәм изелүчеләр Россиясе бар икәнлеген, аларның бер-берсеннән аерым, капмакаршы Россия икәнлекләрен тирәнтен аңлау кирәк иде һәм Тукай шуны ачык аңлады. Ул Россияне үзенең туган җире, ватаны сыйфатында җырлап кына калмады, аны кирәк булганда барлык чит ил дошманнарыннан саклау кирәклеге мәсьәләсен дә куйды. Ул үзенең мәкаләләреннән берсендә: гасырлар буенча руслар белән бергә яшәгән без, татарлар, бу бөек дәүләтне яклаучылар булырга, аның чын гражданнары һәм патриотлары булырга тиешбез, дигән фикерне белдерде. Тукайның бөтен иҗатында туган җирне, тугай халыкны һәм туган телне сөю тойгысы кызыл җеп булып сызылып үтә: Кая барсам, канда торсам, нишләсәм дә, Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем... Сөи гомерне, сөй халыкны, Сөй халыкның дөньясын... И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле, Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Бу хисләрен шагыйрь шундый саф халыкчыл патриотизм рухында җырлады ки, теләсә нинди милләт кешесе аларны үзенең туган иленә, үзенең туган халкына һәм үзенең туган теленә карата юнәлдерелгән патриотик хисләр сыйфатында кабул итә алыр иде. Тукайның туган илгә, туган халыкка һәм туган телгә булган мондый тирән мәхәббәте, туган халкының азатлыгын һәм бәхетен сөюе, туган телнең сафлыгы өчен көрәшүе, хезмәт халкының һәртөрле һәм барлык дошманнарын һәр адымда фаш итеп торуы, билгеле, татар милли буржуазиясенә һич тә ошамады. Алар Тукайның талантының бөек көче алдында баш ияргә мәҗбүр булганнары хәлдә, һәр адымда аны дошман күреп, эзәрлекләп килделәр. Тукай моны үзе дә ачык күрде, аңлады һәм үзенең шундый хәленә кимсенмәде генә түгел, бәлки, киресенчә, горурланды: 
Булды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым, Чөнки залимнәрне, өстеннәрне яклый алмадым, — диде ул үзенең 1913 елда язылган «Кыйтга» («Өзек») исемле шигырендә һәм аның бу юллары үзенең бөтен эшенә йомгак ясаган, үзенә һәйкәл булып калырлык юллар булдылар. Тукай үлгәннән соң, татар буржуаз милләтчеләре һәм хәтта Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң да шул буржуаз милләтчеләрнең төрле битлекләр астына яшеренеп калган һәм яшәргә омтылган калдыклары аны татар хезмәт халкыннан аерып алырга, совет халкыннан аерып алырга, буржуаз милләтчелек позициясендә торган, ләкин кайвакытларда гына «ялгыш- калаган» «гөнаһлы бала» итеп күрсәтергә, көрәштән кул селтәгән пессимист һәм хәтта соңгы көннәрендә патша самодержавиесе алдында баш ияргә мәҗбүр булган, «тәүбә иткән» «гөнаһлы бала» итеп күрсәтергә маташтылар. Ләкин болар барысы да Тукайга карата ачыктан- ачык яла ягу һәм фактларга карата иң оятсыз фальсификация генә иде. Татар буржуаз милләтчеләренә каршы Тукайның килешмәүчән көрәш алып баруы турында югарыда китерелгән фактлар аның буржуаз милләтчелек позициясендә бервакытта да тормаганлыгын үзләреннән- үзләре раслыйлар. Шулай ук Тукайның бөтен иҗаты аның нигездә оптимистик иҗат булганлыгын күрсәтәләр. Дөрес, аның кайбер әсәрләрендә кайвакыт моңлану, хәсрәтләнү, әрнү һәм ачыну настроеиие
104 
 
ләре чагылып китә. Ләкин бу на- строенисләр һичбер вакытта буржуаз декадентлардагыча тормышның авырлыкл арыннан, көрәштән кул селтәүгә өндәгән, ачыктан-ачык пессимизм төсен алмый, киресенчә, тормышның авырлыкларын ’ачып күрсәтә торган, укучыларның игътибарын шул авырлыкларга юнәлдерә һәм шуңа каршы көрәшкә туплый торган, чынбарлыкта булган фактларны хәсрәтле, моңлы, ачыну- лы ноталар белән җырлау төсен алалар. Биредә шуны да искә алырга кирәк: бу моментларның иң зур күпчелеген Тукай нәкъ менә шул авыр шартларга каршы көрәшкә өнди торган алым сыйфатында аңлы рәвештә куллана. «Сәрләүхәсез» исемле шигырендә Тукай моны үзе дә ачык итеп әйтә: Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен, Тнбрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын, Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен, Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен... Безнең гомер уен түгел, бәйрәм түгел, һич кайгысыз кеше булса, адәм түгел,— ди ул үзенең бу шигырендә. Бу яктан Тукайның халык хәсрәтен җырлау турындагы фикере Н. А. Некрасовның: Кто живет без печали и гнева, Тот не любит отчизны своей,— дигән юлларына бик нык туры килә, һәм монда һичбер төрле пессимизм турында уйларга нигез юк. Тукай тормышының һәм сәламәтлегенең иң авыр вакытларында да пессимизмга бирелмәде, тормыш аны күңел сезлекл әргә бирелергә мәҗбүр иткән вакытларда да ул шуның артыннан ук үзен кулга алырга һәм үзенең якты өметен югалтмаганлы- гын белдерергә ашыкты: Юк, кояшым, мин беләм, син батмагансың мәңгегә... («Өмет.») Ничаклы изсә дөнья, ирке бар, куркытмыйдыр безне, Елар җирдә көләм мин, һич чытып тормыйм ана йөзне... Озаттылар миңа кул төрле мәлгунь көч, кара көчләр, Теләп сундермәгә күклемдә янган изге йолдызны. Вә ләкин сүнмәде ул, йолдызым якты, һаман нурлы... («Күңел йолдызы.») Алга сәвык ит 74 сахибыңны 75, бул чыдауда таш кеби, Ән, фәләкнең76 төрлетөрле золмына күнгән күңел! («Күңеле) Тукай иҗатыннан пессимизм табарга маташучы кайбер фальсификаторлар аның                      74 Илт. 75 Үзеңнең ияңне. 76 Күкнең. 
«Яшьләр» исемле шигырендәге һәм «Кыйтга» исемле шигырендәге аерым юлларны контексттан аерып алып, аларны пессимизм үрнәге итеп күрсәтергә азапландылар. Дөрес, «Яшьләр» шигырендә: Егылдык без, ике-өч адым да китми,— Егетләр! бездә көч юк, ахры булмас,— дигән һәм аерым алганда көрәштән кул селтәргә өндәүне күрсәтерлек юллар чынлап та бар. Ләкин бу юллар көрәштәй кул селтәү яки шуңа чакырудан бигрәк, киресенчә, халык интереслары өчен көрәш байрагын күтәреп юлга чыккан, ләкин ике-өч адым да китми, кыенлыклар алдында егылган кайбер татар яшьләрен шелтәләү, аларны гарьләндерү өчен әйтелгән мөрәҗәгать булып торалар. Шулай ук «Кыйтга» шигырендәге: Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч, шул булды эш; Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым, — дигән һәм шагыйрьнең үлеме алдыннан гына язылган юллар да пессимизмга бирелүдән бигрәк, үзе белән булган фактик хәлне раслап күрсәтүдән гыйбарәт иде. Моның шулай булуын күрү өчен барлыгы алты юлдан торган бу шигырьне тулы килеш карап чыгу да җитә. Бу шигырендә Тукай үзенең шул вакытта кичерә торган көннәренең кара булуы, шундый кара көннәргә көчләрен саклап калдыра алмаганлыгы, чөнки тормышында кара көннәргә көчләрен саклап калдырырга мөмкинлек бирерлек ак көннәрнең булмаганлыгы турында, ә үзенең юлында торган киртәләрнең бик күп булуы, аңа комачаулап торучы дошманнарның эттән дә күбрәк булуы һәм, шуларның барысы
105 
 
нәтиҗәсендә, көрәштә көченең бетүе, кылычының сынуы, үченең алыпмын калуы, ничаклы тырышса да, дөньяны пакьли алмыйча, үзенең генә керләнеп калуы турында сөйли. Бу шигырендә ул үзенә каршы дошманнарның ни өчен шулкадәр күп булуының сәбәпләрен дә ачык күрсәтә: чөнки залимнарны, өстеннәрне яклый алмадым, — ди. Бу шигырь, тирәитен караганда, шагыйрьнең үз тормышына һәм үзенең көрәшенә салкын кан һәм аек күз белән карап, батырларча йомгак ясавы булып тора иде һәм бу юлларда елау, үкенү эзләрен түгел, бәлки шул ачы хакыйкатькә горурлык белән, куркусыз карау эзләрен генә күрергә мөмкин. Тот, кто постоянно ясен, Тот, по-моему, просто глуп, — диде совет чорының иң талантлы шагыйре В. В. Маяковский. Ә Ту- / кан яшәгән коточкыч замандагы иң авыр шартларда чат елмаеп кына йөрү хәтта ахмаклык кына да булмас иде! Тукай .хәтта үләренә берничә ай калгач язган һәм авыруының ни дәрәҗәдә кискенләшүен сөйләгән «Хәстә хәле» исемле шигырендә дә үлемнән ниндидер бер хәсрәт һәм шул ук вакытта ниндидер бер шатлык көтүе турында әйткәннән соң, үзенең башына мондый уйлар килүеннән ризасызлыгын белдерде: Тик болан бер авырумынмы? Әллә Обломов тамы? К&н саен йөз сулса сулсын, җанда ник кытлык күрәм? — дип үз-үзсн шелтәләде. Тукайның самодержавие алдында гүяки баш июе турындагы фальсификация белән дә эш нәкъ шулай тора. Билгеле булганча, Россиядә Романовлар нәселенең хөкем сөрүенә 300 ел тулу уңае белән 1913 елда I үткәрелгән юбилей көннәрендә Тукай үзенең «Олуг юбилей мөнәсәбәте илә халык өметләре» дигән шигырен язды. Бу шигырендә ул шул вакытта яшәгән цензура шартларына туры килә торган һәм тышкы яктан тантаналы булып күренгән шигъри калыпка төреп, юбилей уңае белән патша тарафыннан чыгарылган манифесттан ризасызлык белдереп, татар халкының өметләре сыйфатында патша самодержавиесе алдына таләпләр куйды. Һәр күренгәндә шимальдән ак болыт. Без көтеп тордык, өметләр шат булып, — Дип аны: ул 
падишаһ һәм тәхтедер, Дип: шушында без татарның бәхтедср, Дип: гарип башларга энҗүләр төшәр, Мәңге михнәт, мәңге рәнҗүләр кичәр... Төшсен әзрәк, дип, күләпкә безгә дә, Бәлки кипмәсме бу яшь, дип, күздә дә,— диде ул бу шигырендә һәм бу манифесттан татар халкының үзенә карата нинди җиңеллекләр өмет иткәнен, мондый җиңеллекләрне таләп итәргә аның тулы хокукы барлыгын белдерде. Чөнки, — диде ул, — Рус җирендә без әсәрле, эзле без, Тарихында бер дә тапсыз көзге без; Рус белән тормыш кичердек сайрашып, Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып. Без сугышта юлбарыстан көчлебез, Без тынычта аттан артык эшлибез. Тукай татар һәм рус халкы арасындагы бу тарихи бергәлекнең мәңге бетмәслек булуын, чөнки бу ике халыкның бер җепкә теркәлеп, бергә туганлыгын, татар халкының ватан өчен сугышларда арсланнар- ча көрәшеп килгәнлеген һәм тынычта аттан артык эшләп килгәнлеген, менә шул халыкның уртак ватан булган Россиядә башка халыклар белән беррәттән тулы хокук алырга хаклы икәнлеген белдерде. Эш шигырьнең цензура шартларына туры китерергә теләү аркасында килеп чыккан алымы һәм тышкы формасында түгел. Эш шунда ки, Тукай ул замандагы цензура шартларында башкача мөмкин булмаган шушы алымны кулланып, шулай да патша самодержавиесе алдына татар халкының таләпләрен куйды. Бу шигырьне заманында укыган кеше һич тә: «Менә Тукай патшалыкны ничек мактаган!» дигән фикергә түгел, бәлки, киресенчә: «Тукай дөрес әйтә: бер ишарә белән меңнәрчә җинаятьләрне гафу итәргә кулыннан килгән шундый көчле патша ватан каршында һичбер табы булмаган шундый халыкка ни өчен бернинди җиңеллекләр дә бир
106 
 
ми?» дигән фикергә килергә тиеш иде. Юк, бу Тукайның самодержавие алдында баш июе түгел, бәлки, югарыда әйтелгәнчә, легаль матбугатта мөмкин булган дәрәҗәдә халыкның таләпләрен куюы иде. 
Тукай үз иҗатында туган халкының барлык уйларын, теләкләрен һәм өметләрен чагылдырган чын халык шагыйре иде. Татар поэзиясендә генә түгел, бәлки революциягә кадәрге бөтен татар әдәбиятында халыкның уйларын һәм өметләрен ана кадәр шундый көчле итеп беркемнең дә чагылдырганы юк иде әле. Тукай татар әдәбиятына чын мәгънәсендә яңалык алып килүче шагыйрь булды. Ул әдәбиятка беренче буларак халык арасыннан алынган яңа геройлар, чын тормыштан алынган яңа темалар, сюжетлар һәм образлар алып килүе белән бергә, политик лирика һәм публицистика, юмор һәм сатира, балалар өчен язылган шигырьләр кебек бөтен бер яна жанрларны алып килде. Ул реаль чынбарлыкны дөрес чагылдыруга омтылды. Ул татар поэзиясе телен борынгы көнчыгыш әдәбияты һәм төрек әдәбияты йогынтысыннан арындыру өчен бик күп эшләде, чын халык телендә шигырьләр һәм поэмалар иҗат итте. Ул халык әдәбиятын тирәнтен өйрәнде, үзенең иҗаты өчен эчке һәм тышкы чыганакларны халык әдәбиятыннан алды һәм башкаларны да халык әдәбиятыннан өйрәнергә чакырды, татар әдәбиятының киләчәк үсешен халык әдәбияты белән бәйләде. Поэзияне халык әдәбиятыннан алынган яңа образлар, яна формалар һәм яңа ритмнар белән баетты. Ул татар поэзиясендә үзенә кадәр яшәп килгән иске формаларны бозды, бик күп яңа сүзләр кертте һәм поэтик сло- варьны баетты. Ул бөек рус халкының классик поэзиясе үрнәкләрен чын художестволы рәвештә беренче тәрҗемә итүчеләрдән берсе булды, үзенең иҗаты өчен төп чыганаклардан берсе итеп рус демократик поэзиясе үрнәкләрен алды һәм татар әдәбиятының алдагы үсешен рус алдынгы әдәбиятының үсеше белән бәйләп карады. Тукай татар поэзиясенең һәм поэтик теленең нигезен салып калдырды. Революциои-демократик идеяләрне алга сөрүе, тирән идеяле әсәрләр иҗат итүе 
өчен аны татар буржуаз милләтчеләре дошман күрделәр, аның поэзиясен инкарь итәргә, аиы шагыйрь түгел, бәлки такмакчы, бәетче генә итеп күрсәтергә омтылдылар, аның үзен һәм иҗатын өзлексез эзәрлекләп тордылар. Әдәби тәнкыйтьнең чын әдәбиятны үстерү өчен һава кебек кирәкле бернәрсә булуы турында беренче мәкалә белән чыгучы нәкъ менә Тукай булды. Шуның белән бергә, ул буржуаз милләтчеләрнең чын әдәбиятка яла ягудан гыйбарәт булган ялган тәнкыйтьләрен дә һәрвакыт фаш итеп килде. Беренче рус революциясе нәтиҗәсендә барлыкка килгән яңа укучылар — эшче һәм крестьяннар — аның чын халык телендә язылган әсәрләрен яратып каршы алдылар. Аның һәрбер шигыре, поэмасы һәм мәкаләсе киң укучылар массасы тарафыннан зур бер вакыйга сыйфатында каршы алынды. Тукайга кадәр татар халкынын шундый яраткан бер шагыйре һәм язучысы да юк иде. Тукай үзенең бөтен иҗатын гаять зур тормыш авырлыклары, эзәрлекләнүләр һәм көинән-көн кискенләшә барган авыру шартларында алып барды, һәм ул татар милли буржуазиясе тарафыннан ясалма рәвештә тудырылган шундый авыр шартларда, бары тик 27 яшендә, иҗатының иң югары дәрәҗәгә җитеп чәчәк аткан вакытында, туберкулёз авыруыннан, 1913 елның 15 апрелендә үлде. Кыска гына вакыт эчендә үзен бөтен дөнья классиклары белән бер сафка куйган әсәрләр иҗат иткән бөек халык шагыйренең гүзәл тормышы шундый фаҗигале рәвештә өзелде. 
107 
 
Ул азат Россия турында хыялланып яшәде. Без бүген менә шундый азат Россиядә — халыклар үзләренең чын бәхетләрен тапкан социалистик Совет Россиясендә яшибез. Бөек Совет Россиясе халыклары үзләренең бу бәхетле азат тормышларын өлкән туганыбыз рус халкының ярдәме белән, Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә яулап алдылар, яңа, шатлыклы тормыш төзеделәр һәм җиңүләрдән җиңүләргә барып, коммунистик җәмгыять төзүгә тәмам якын килеп җиттеләр. Тукай үзенең бер шигырендә, әгәр дә халкым мине бер заман исенә төшерсә, 
миннән бәхетле кеше булмас иде, дигән фикерне әйткән иде. Без бүген сөекле шагыйребезнең бу сүзләренә җавап итеп әйтә алабыз: Без синең исемеңне мәңге онытмыйбыз. Синең җырларың .безнең күңелләрдә көннән-көн көчлерәк яңгырыйлар. Синең иҗатың Сталин Конституциясе яктылыгында яшәүче һәм чәчәк атучы барлык халыкларның культура мирасы арасында үзенә лаеклы урынны тапты. Алар барысы да синең бөек әсәрләреңне үз телләрендә укыйлар һәм синең бөек исемеңне зур ихтирам белән телгә алалар!