Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОҢГЫ СӘЛАМ! 


Сталин! — Нинди тиңсез хөрмәт, нинди якын туганлык хисе, нинди тирән шатлык уята бу сөекле исем. Барыр юлларыбызда кыенлыклар килеп чыкса, авыр көрәш кырларында сафларыбызны тагын да ныгытырга, адымнарыбызны тагын да кызулатырга кирәк булса, без һәрвакыт дәрт һәм илһам көтеп, туган атабызга мөрәҗәгать иткәндәй, иң элек аңа дәшәбез: —- Хөрмәтлебез, остазыбыз иптәш Сталин! Иң бөек, иң мөкатдәс теләкләребезгә ирешеп, куанычыбыз кояш нурыдай балкыган вакытларда да без, дөньяның нигез бәхетен тудыручы иң бөек кеше итеп, якыннарыбызның да иң якыны итеп аңа дәшәбез: — Туганыбыз, кадерлебез бөек Сталин! Бөек илнең һәр почмагында, һәр авылында, һәр шәһәрендә утыз ел буенча һәрвакыт шулай иде. Ләкин... Кара төннең авыр болытлары арасында, табигатьнең бу матәм караңгысын җиңәргә теләгәндәй дәһшәтле үкереп, зур самолет оча. Башларын игән, күз яшьләрен йота-йота, авыр хәсрәт белән оеп барган кайгылы кешеләр, күңелләрендә өметле уй чаткысы кабынып киткәндәй, ара-тирә башларын күтәргәлиләр: —- Бәлки ялгыш хәбәрдер? Бәлки алай ук түгелдер әле?.. Ләкин каршыда, һава дулкыннары тибрәткән уңайга авыр чайкалып, кара тасмалар белән уралган зур-зур веноклар бара. — «Кадерлебез, бөек юлбашчыбыз Иосиф Виссарионович Сталинга...» Илле еллап гомерен заводта уздырган чал чәчле эшченең кайгылы чырае, бара торгач, кечкенә тәрәзәдән таң шәүләсе төшкәндәй, әллә нидә бер яктырып киткәли. Нинди бәхет, ул бит Сталин кулы астында яшь совет дәүләтен саклап калу өчен революция елларында ничәмә- ничә сугышларның ялкыннарын айкап чыкты. Ленин белән Сталин Татарстан Совет Социалистик Республикасына нигез салганда катнашу ул бит үзе генә дә буыннан буынга истәлек итеп сөйләрдәй мәңге тарихта каласы бер куаныч. Аннары—Москва Кремленең залы, партиянең XVII нче съезды. Карт эшче Сталинның президиум өстәле янына чыгуын, бүтән делегатлар кебек үк, һәр көнне сагынып каршы ала торган иде. Менә хәзергедәй күз алдында: бөтен залның аягүрә басып куана-куана алкышлавына каршы иптәш Сталин, иң якын туганыңдай сөйкемле һәм самими елмаеп, үзе кул чаба. Ә менә хәзер ул юк инде... Каршыда әлеге шул веноклар гына чайкала. 
Агарынган чырайлы кыз бала, тәрәзә пәрдәсенә битен куеп, авыр унга талган. \з атасы сугышта үлеп калганнан соң ул күңеленнән, кыяр-кынмас кына, үзен Сталинның үз кызы итеп хис итәргә гадәт; эн- ггн пде. Чыннан да бит, балалар бакчасыннан алып институтның дүртенче курсына кадәр. Сталин аны үз кызыдай якын итеп, үз каналы астында тәрбияләп үстерде. Үз иңендә һәрвакыт аның аталарча җылы кулын тоеп тору, аңа ошарга, аныңча булырга омтылу нинди рәхәз, нинди зур куаныч иде! Шунлыктан ул нәни тормышына зур кыенлыклар каршы төшкәндә дә горур башын югары тотты. Менә хәзер ул юк инде... _ Бу кайгылы төндә, Москва аеруча бер киеренкелек эчендә яши. ретен илнең күзе Москвага төбәлгән. Башкала бөек юлбашчыны?, башы очында аның белән саубуллашу сәгатьләрен уздырганда, бөтен дөнья халкының күңеле аңа юнәлгән. Аэропортларның прожекторлар сузган ак юлларына берсе артыннан берсе әле диңгез буйларыннан, әле казах далаларыннан яисә Берлиннан, Пекиннан, Варшавадан күтәрелгән һава корабльләре килеп төшә. Киләчәк тормышларын бөек юлбашчының даһи акылы белән, коммунизм төзү турындагы тәгълиматының сүнмәс нуры белән яктыртып, кешелек дөньясының алдынгы сафына чыккан халык демократиясе илләре, сөекле Сталинга соңгы сәламнәрен тапшыру өчен, ерак җирләрне якын итеп, үзләренең иң кадерле кешеләрен, халык вәкилләрен жибәрәләр. Дистәләрчә вокзаллардан, аэропортлардан, көндезге кебек үк кызу .хәрәкәт дәвам иткән исәпсез күп шосселардан җир шарының үзәге, бөтен алдынгы кешелек дөньясының күз төбәгән урыны булган ак колонналы зур сарайга өзлексез бер ташкын булып машиналар ашыга. Шәһәр читендәге завод корпусларыннан башлап колонналы залга таба кайгы әләмнәре эленгән моңсу урамнардан, таң алды тынлыгында акрын гына атлап, иксез-чиксез халык дәрьясы агыла. Монда Сталин белән бергә Октябрь баррикадаларын узып, туган илне социализмның тантанасына кадәр алып килеп җиткергән барлык совет халкы: хәзер генә заводыннан чыккан чал чәчле карт эшче, юлбашчыны күреп калыр өчен ераклардан килгән колхозчылар, корабленнан ялга кайткан яшь матрос, солдат, студент, хатын-кызлар, яшьләр... Әгәр тыңлый калсан, аларнын барысының да йөрәге бер кайгы, күтәрә алмастай бер хәсрәт белән януын, барысының да йөрәге бер генә уй белән тилпенүен тояр идең: — Сталин!.. — Сөекле юлбашчыбыз, күз нурыбыз Иосиф Виссарионович! 
Советлар иленең тормышында бик күп тантаналы вакыйгаларның, бик күп куанычлы җыелышларның шаһиты булган данлыклы Союзлар йорты бүген тышыннан ук кайгыга төренгән. Чәчәкләр, байраклар, сүз белән әйтеп бирергә көчең җитмәстәй авыр хәсрәт баскан меңнәр... Владивостоктан алып Карелиягәчә, Кара диңгез буйларыннан Боз океанынача бөек Советлар иленең һәр почмагыннан, һәр өлкә һәм һәр республикадан китерелгән исәпсез-сансыз веноклар, чәчәк бәйләмнәре, кара тасма тагылган байраклар бу мәһабәт залларга моңсу һәм кайгылы төс биреп торалар. Өзлексез агылып торган кайгы музыкасы күңелләрне тетрәтә. Үзе белән бергә бөтен илнең кайгысын алып килгән халык колоннасы, башын игән хәлдә, тавышсыз-тынсыз һаман уза да уза. Менә киң баскычлар. Кайчандыр ак мәрмәреннән көләч шатлык бөө- кеп торган бу баскычлардай һәм мәһабәт колонналардан хәзер музыка моңнары белән бергә авыр хәсрәт агыла кебек.  

 
Колонналы зал өзлексез агылып торган хәсрәтле халык дәрьясын тирән моң белән каршы ала. Түшәмдәге кандилләргә матәм билгесе булып кара челтәрләр уралган. Мәһабәт мәрмәр колонналарга эленгән алсу бархатта уналты союздаш республиканың дәүләт герблары. Советлар Союзының зур ал байрагы түбән иелгән, калку урында чәчәкләр арасында ал ефәк белән бизәлгән табут Тын гына узып баручы халык, йөрәге сызланган, бөтен барлыгын авыр хәсрәт кысып алган хәлдә, шушы берничә секундта сөекле чыраен, газиз йөз сызыкларын мәңге истә калдырырлык итеп шул табутта тын гына яткан Иосиф Виссарио- новичка күз теки. Нинди якын, нинди таныш бу йөз, шул ук вакытта бу гади йөздә нинди тирән акыл нуры, нинди горур бөеклек яктысы балкый. Ул шулкадәр тыныч, шундый үзгәрешсез, хәтта күңелләр сыкрап, күзләрдән ихтыярсыз яшь агуга карамастан, аның үлүенә, аның тәнен үлем салкыны урап алуга һаман да ышанасы килми. Юк, алай түгелдер, безнең сөекле атабыз, безнең кадерле остазыбыз болай гына тын ятадыр, аның бик ераклардан күрүче, элекке заманның караңгы тормышыннан торып коммунизм таңын күрә алучы үткен күзләре, үз гомерендә бик күп изге эшләргә нигез салган, кешелек тарихының киләчәгенә бик күп туры юллар сызып калдырган ару-талуны белмәс әнә ул куллары вакытлы гына шулай тынгандыр кебек... Халык дәрьясы бертуктаусыз агыла да агыла. Бөек Ленин үлгәннән соң аның эшен даһиларча дәвам иттерүче Иосиф Виссарионовичның һәр сүзен, һәр киңәшен сагынып көтеп алган, аны һәр зур эшнең башында күрергә, үз яннарында, үзләре белән янәшә хис итәргә күнеккән совет кешеләре — Урал эшчеләре, совет колхозчылары, Донбасс шахтерлары узалар. Сөекле Иосиф Виссарионовичның чал керә башлап артка таралган йомшак чәченнән, зирәклек нуры сирпелеп торган калку ачык маңгаеннан, йөзенә горурлык биреп торучы куе кашларыннан күзләрен ала алмыйча, онытылып карыйлар. Күбесенең күзләрендә яшь, ачылыр-ачылмас иреннәре кыймылдыйлар, алар хезмәт иясе кешеләренең тормышы якты һәм бәхетле булсын өчен даһи акылын, гигант көчен, тиңсез оештыру сәләтен һәм баһадир тормышын кызганмаган бөек даһига чын күңелдән рәхмәт әйтәләрдер, иң соңгы саубуллашу кебек шушы тарихи бер минутта аның васыятьләрен тормышка ашырырга ант итәләрдер кебек тоела иде. Мәңге яшел төньяк ылыслары, көньякның хуш ис аңкытып торган роза гөлләре уртасында алсу нур сирпеп торган бу табут яныннан узучы җанлы дәрьяның очы юк, аның очы Москва урамнарыннан, туган ил чикләреннән узып, океаннар, биек таулар кичеп, җир шарының бөтен материкларында, барлык хезмәт ияләренең йөрәкләренә барып тоташа. Халыкның юлбашчыга булган кайнар мәхәббәтенең чиге һәм үлчәве булмаган кебек, аңа иң соңгы сәламен тапшырып, күңел түрендәге иң кадерле йөрәк җылыларын белдерергә килүчеләрнең дә чиге-саны юк иде. Әгәр шулай мөмкин була торган булса, халык үзенең сөекле юлбашчысын бер генә күрер өчен дә монда еллар, ун еллар буе йөрер, әгәр без, тора-бара, совет колхозчылары, Москва эшчеләре белән янәшә, һиндстан ярлыларын, Африка негрларын, Австралия юксылларын күрә башласак, һич гаҗәпләнмәс идек. Чөнки бөек Сталин һиндның да, негрның да, гарәпнең дә сулышы иркен, күз карашы якты, тамагы тук, туган иле имин булсын өчен бөтен гомере буенча көрәшкән тиңсез даһиларның берсе.' Татарстан делегациясе Иосиф Виссарионовичның табуты янына почетлы каравылга басканда, без бөтен Татарстан халкын үзебез белән бергә хис иттек. Кешелек җәмгыятен бөек Ленин белән бергә коммунизм юлына алып чыккан даһи юлбашчыга, үлемсез тәгълиматы гасырларны яктыртачак бу тиңсез фикер иясенә тирән хөрмәт белән һәм сокланып баш игәндә, бөтен илнең аңа рәхмәтен, бөтен халыкның аңа кайнар сәламен тапшырганда, күңелләрне иң газиз уйлар дулкынландырды: «Әй, халыкларның бөек остазы, сөекле атабыз даһи Сталин! Ленин белән Сез икегез ирек һәм бәхет юлына, коммунизм юлына әйдәп чыккан, хәзер дус милләтләр белән бергә ленинизм байрагы астында алга баручы татар халкыннан кайнар сәлам һәм Синең зирәк киңәшен, Синең исемең, Синең даһи акылың нуры белән эшкә ашкан гүзәл коммунизм яңалыклары санынча — меңнәрчә рәхмәт Сиңа! Социалистик илебезнең яшәү күгендә мәңге сүнмәс якты кояшыбыз булып, барыр юлларыбызны яктырттың, төрле милләт халыкларын коммунизмның мәңге җиңелмәс дуслык байрагы астына жыйдың, алга әйдәдең. Синең чорыңда яшәү, Ленин — Сталин байрагы астында коммунизм «чен көрәшеп яшәү тиңсез зур бәхет ул, бөек Сталин. Синең васыятең юлыбызны якты йолдыз булып яктыртып торыр, синең изге истәлегең Ленин белән Син үстергән бөек Партиядә, иң кадерле уйларыбызда, иң якты хыялларыбызда, фидакарь эшебездә йөз еллар, мең еллар яшәр». 
Советлар иленең тантаналы бәйрәмнәре көнендә бөек юлбашчыны без һәрвакыт мавзолей өстендәге трибунада күреп гадәтләнгән идек. Соңгы саубуллашу көнне Сталинның исеме Ленин исеме янына мавзолей стенасына язылган иде. Сталинның иң якын көрәштәшләре, иң якын шәкертләре бөек юлбашчының табутын мавзолейга алып кергәндә, Кызыл мәйдандагы ун меңнәрчә халык, чиксез кайгыдан башын игән хәлдә, аны күз яшьләре белән озата. Борынгы Кремль өстендә салют яңгырый, һавада завод- фабрикаларның йөрәкләрне тетрәткеч кайгы гудоклары иңри. Ләкин юлбашчыдан аерылу кайгысы никадәр генә авыр булмасын, аның үлем хәсрәте никадәр генә тирәнгә китмәсен, совет халкы Ленин үлгәннән соң беренче тапкыр бөтен илне биләп алган шундый тирән кайгы кичергәндә дә, сөекле остазны иң соңгы юлга озатканда да аның кулы дерелдәмәде, күңеле төшенкелеккә бирелмәде. Чөнки зирәк акыллы Сталин, даһи акылы белән бөтенесен алдан күреп, коммунизмга барасы юлыбызны бик күп елларга кадәр алга таба туп-туры һәм ачык итеп сызып калдырды. Чөнки туган ил, совет халкы, даһи Ленин белән Сталин чыныктырып үстергән бөек Партия дәүләт эшләре белән җитәкчелек итүне ышанычлы кулларга — Сталинның үзе белән бергә эшләгән көрәштәшләренә, аның иң якын шәкертләренә тапшырды. Чөнки Сталин — ул яшәү дигән сүз, Сталин — ул көрәш һәм бәхет байрагы. 1953 ел, март